Поэзия
Рифкать Имаев Тынгысызлар Тынгысызлар кабат юлда, Кабат вокзал шау-шуы. Кала таллар кочагында Зур күлләрнең тын суы. Ияләнгән җирләр кала, Кала якын танышлар. Тез тиңентен суга кереп Озатып кала камышлар. Мин туган якларга кайтам, Ә син, егет, кайдагы? — Тынгысызлар нәселе мин, Алда көрәш мәйданы. Маңгайларда юл тузаны, Эзләр сызып ага тир. Алда олы төзелешләр, Дәшә Ватан-баһадир. Кызлар көлә Һәммәсе бергә кушылган, һавада чишмә чыңы. Их, бу көмеш чишмәләрнең Йөрәккә якын моңы. Нәрсә булды көзге төнгә? Нур белән тулды урам. Кызлар көлә, шундый рәхәт. Елмаеп басып торам. Мондый чиста чын көлүне Белмәдем күпме яшәп. Әйтерсең җирдә җылы яз — Әйләнәм тулы чәчәк. Көлегез, кызлар, көлегез! Әйдә көздән яз ясыйк. Тормышка, көләч язларга Мин гашыйк, гашыйк, гашыйк! Китәр иде Син ярларга күңел биреп кара, Аңлый алсаң килмәс көләсең. И тартыла көймә, и тартыла, Тоткын булу кыен, күрәсең. И чакыра дулкын, и чакыра, һәр минуты сорый түземлек. Чылбырлары нык шул, чылбырлары... Китәр иде юкса бүген үк. Болгар таңы Җылы, назлы яңгыр белән Май төне битен юа. Таң яктысы оялып кына Офыкка ишек уя. Каршы як талын сәламли Таң җиле Идел аша. Җир-ана көлеп, сөенеп, Нурлы күзләрен ача. Алда әнә шәһәр йоклый, Йокысы гаҗәп тирән. Йортлары җир белән тигез, Урамы яшел чирәм. Белмим күңелдә нигәдер Язга ят авыр моңнар. Җирдә яз, уяну чоры, Ач күзләреңне, Болгар! Мизхәт Хәбибуллин Йолдызларга күктә кыен микән? Елгаларга агу кыенмы? Ә тауларга таулар булып калу Гомергәчә... әллә уенмы? Көрәш белән тулы бу җиһанда Аларны да нидер җиңә бит. Йолдыз сүнә. Таулар җиргә иңә, Ә елгалар корый, кибә бит. Тау-йолдызлар һәлакәттә ялгыз, Ах, аларга шундый кыендыр!.. Ә син кеше... Авыр минутларда Кешеләргә сыен... сыендыр... Яшәп була Яшәп була башны иеп, билне бөгеп, Юк хәсрәттән хәсрәтләнеп, кара көеп. Кеше бәхетен күрәлмыйча комарланып, Көннең буе йоклап ятып, йомарланып. Алга барам, мин дә диеп газапланып, Ташбакадай кыймылдарга азапланып. Яшәп була матур-матур уйлар уйлап, Җырлар җырлап: илне зурлап, җирне зурлап, Бер шатлыгым мең кайгыны җиңәр диеп, Гайрәтемнән таулар җиргә иңәр диеп. Алга барам, яктылыкка хакым бар, дип, Рухландырып торган батыр халкым бар, дип. Түбән Камага Такыр юллар эзләп кенә Килмәдем сиңа, кала. Көннәрем түгел, елларым, Яшьлегем синдә кала. Эш белән үрелеп калалар, Чын ихлас күңел белән Якын күреп, шуңа «син» дип, Сөйләшәм синең белән. Тибри-тибри карлар ява, Ява ак теләкләрем... Тибрәнде синдә беренче Шигъри яшь тирәкләрем Тибритибри карлар ява, Аклыдан урамнарың, ...Ә миңа юллар ярасы Ерып кар буранннарын... Сөйлә миңа серләреңне, Идел-елга, Ишеттер син җыр-авазын үткәннәрнең, һәм ышанып тапшыр изге әманәтен Мең ел элек монда гомер иткәннәрнең. Көйлә моңлы көйләреңне, Идел-елга, Сызсын йөрәк, сызласын җан, күңел тулсын. Гамьсезләрнең юлы сине урап узсын, Гүзәл моңнар миңа мәңге юлдаш булсын. Мин җырлармын сөеп синең горур җырны, Отып калыр аны миннән балаларым һәм буыннан-буыннарга күчәр шулай — Бу меңнән бер әманәте бабамнарның. Кәүсәрия Шафикова — Яратам, дип кычкырмыйлар, пышылдыйлар, — Яратам, дип, әнә яшьлек пышылдасын, Мин кычкырам, яратам, дип, Кычкырам мин бар тавышка. Барыннан да көчле минем Мәхәббәтем бу тормышка. — Яратам дип кычкырмыйлар. — Өйрәтмәгез, үзем беләм, Кычкырам мин ишетсен дип, һәрбер яфрак, һәрбер үлән. Яратам мин искән җилне, Якты айны, зур кояшны. Ярга каккан дулкыннарны, һаваларда очкан кошны. Кешеләрнең елар чакта Көлгәннәрен янып сөям. Янып сөям, шул сөюем Ялкынында үзем көям. «Мин яратам, мин яратам»— Кабатлана назлы аваз. Дөнья тулып йөз, мең кабат Кабатлансын бу кайтаваз: Мин яратам, мин яратам! Сер сөйләдем Искән җилгә, Үскән гөлгә, Ак болытка, Янган утка, Очкан кошка, Якын дуска. Җил — тыначак, Гөл — сулачак, Ут — сүнәчәк, Кош — үләчәк, Явар болыт Яңгыр булып, Сер калачак Онытылып. Дус — дус булып Калыр әле, Серне саклый Алыр әле. Мөхәммәтнәкыйга Латыйпов ■zzzzzzzzzzzzzzzzzzzz.-zzzzzzzzzzzzzzzzzz.-.-z.-.-z.-zzzzzzzzzzzzzw Яңара уйларым Йомшак кына искән язгы җилдә Яңаралар минем уйларым. Искә төшә сабый вакытларым, Аунап үскән Сарман буйларым. Ак ташлары, салкын суы белән Көлеп торган Бакый чишмәсе. Шаулап үскән иген басулары Ничек инде искә төшмәсен?! Чишмә янындагы пар каеным Башын игән урман ягына. Бәлки аны җилләр шул урманнан Китергәндер орлык чагында?.. Мине дә бит туган якларымнан Алып килде язмыш давылы, һәркемгә дә шулай газиз микән Туган йорты, туган авылы? Әреме дә бөтнекләрдән татлы, Кулларыма алып иснәсәм. Ашкынмас та идем искән җилдәй, Синдә туып, синдә үсмәсәм Кошлар кайта туган якларына, Канатлары булгач очарга. Җырым кайтсын туган Сарманыма, Сарман каеннарын кочарга. Ак буразналар Көне буе кар өстендә Игенченең ак юлыдай сузыла алар. Кар гөрли машина. астында иген ята иркен басуда. Игенчеләр хыялында иген диңгезе. Ак далага сузылалар ак буразналар. Ә бүген ул ак мамыкка төрә җир йөзен. Күңел күзең әгәр күрмәсә... Күңел күзем белән күреп йөрим Туган илем чәчәк атканын. Шат көлүдән дусларымны таныйм, Сөйгәнемнең сизәм атлавын... Якындагы йортның түбәсеннән Күгәрченнәр герен ишетәм. Димәк, тагын бер йорт күтәрелгән — Биеклеген аның хис итәм. Мин бәхетле булыр идемме соң, Ярсу йөрәк тормыш сөймәсә. Гүзәллекне танып, күреп булмый, Күңел күзең әгәр күрмәсә