Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Тау тәкәсе Кыя ташта тау тәкәсе, Мин — мин микән, Мин кем икән, Дигән кебек кыяфәте. Тәкәббер һәм горур тора Югарыда. Әйтерсең ул күктән иңгән Тау башына яңа гына. Ә мөгезе, Мөгезе аның Бөдрәләнеп тора, Бөтерелеп. Бер карасаң, Кыя ташка Менгереп куйган һәйкәл кебек. Бар син аны Кара тотып, Артыннан куып җитеп. Яраткандыр аны дөнья Горурлык символы итеп. Камчы Бохарада әмир резиденциясенә керә торган зур парадный капкага камчы элеп куелган Адәм Кара Яман Камчы буйлап Тып-тып итеп, Тама сыман Кызыл тамчы. кулы күтәрәлмәс, камчы. камчы. Кызыл тамчы — Кеше каны. Чыгар-чыкмас кеше җаны. Буйсындырмак булган әмир Камчы белән бу дөньяны. Язган тарих язмышларны, Язган адәм каны белән. Күпме җаннар изге юлда Кансыз калып, янып үлгән. Янган балкып Яшь егетләр, Өлкән ирләр, Чая кызлар. Алар һаман Яши янып, Тираннарны тарих сызган, Бөтенләйгә, Мәңгелеккә сызган. Миражлы Үткән кеше Кәрван белән Ком сәхрәсен, Далаларны. Сизмәгән дә Эссе чүлдә Кара чәче Агарганны. Җил югында Ком чүлләре Тора тып-тын. Җил кузгалса, Диңгез кебек Дулкындулкын. Көпә-көндез Кеше монда Мираж күргән. Бер йотым су Табалмыйча Янып үлгән. Су патшасы Үтте моннан Комны ярып. Алда арык, Уңда арык, Сулда арык. Сазкамышлар, Төнбоеклар Тирә-якта. Акчарлаклар, Тәкәрлекләр Оча хәтта. Пешә карбыз, Пешә кавын, Пешә җиләк. Мираж инде Бөтенләйгә Киткән, димәк. Дәхканнарның Күңеле шат, Йөзе якты. Виноградлар, Г ранатлар Балдан татлы. Дөя йөргән Юллар буйлап, Корыч айгыр Гөжләп үтә. Газапланмый Кеше җаны Кәрваннарны Көтә-көтә. «Миражлыпга 1 Корыч атлар Килеп туктый Җилеп-җилеп. Бер коеп яусын иде Кара-Комда кызык исе, Кемдер ут якканмыни, Табаннарга, чыдап булмый, Дөрләп ут капканмыни. Без түгел, дөяләрнең дә Юк чыдар әмәлләре. Мираж күрәләр гел алар: Чишмәле, әрәмәле... Муеннарын алга сузып, Дөяләр йөгерешә. Инде су эчәм дигәндә, Дулкыннар ары күчә. Кайнар ком. Бата аяклар, Буыннар шундый арый. Дөяләр бара-бара да Тукталып күккә карый. Ичмасам яңгыр дигәнең Бер коеп яусын иде. «Ходайның» сулы чиләге Дөбердәп аусын иде. Сөенер иде тереклек, Шатланыр иде кырлар. Далалар буйлап еракка Китәрләр иде җырлар. Чигенә Эссе чүл. Күктә ут шары, Миләрең кайнап чыгар. Кайдадыр елан сызгыра. Кайдадыр шаулый чинар. Су. Канал. Зәңгәр арыклар, Сулышы далаларның. Ясала исем туйлары Яшь, яңа калаларның. Чигенә Кара-Ком чүле, Чигенә яшел ярга. Бәйрәме, сабан туйлары Бар әле аның алда. 1 Миражлы — ком даласындагы тимер юл станциясе. Ерак җирне Якынайтып Килде бәхет, Килде ирек. Рәхмәт Кызыл Октябрьга Зәңгәр үзән, Зәңгәр шәһәр, Зәңгәр икән йортлары. Безнең поезд зәңгәр вокзал Перронына туктады. Арыклар да зәңгәр икән, Каналлары да зәңгәр. Күкләре, офыклары да, Базарлары да зәңгәр. Әй, Фирганә, Фирганә, Кергәнсең син җырга да. Мондагы кебек чинарлар Юктыр бөтен дөньяда. Бу урамнардан Чанышлар Ат чаптырып үткәннәр. Җилферҗилфер байракларны Көчле куллар күтәргән. Фирганәдә Гөлчәһрәләр Хәтерлиләр үткәннеи — Рәхмәт Кызыл Октябрьга, Чадраларны күтәрде. Кузгала алга турпоезд Коканда якларына. Әйтерсең очып барабыз Буденный атларында. Үзбәк сәнгатенең беренче карлыгачы Нурхан Юлдашева истәлегенә Утызынчы еллар. Фирганә зал тутырып җыйган халыкны. Әйтерсең лә сәхнә түрендә таң йолдызы балкып кабынды. Җырлый Нурхан. Җырлый һәм бии, әсир итә залны, дөньяны. Сүтелә дә, шулай сүтелә кабатланмас җырлар йомгагы. Сыешалмый җырлар залларга, ташны ярып чыга урамга. Моң чишмәсе булып, чылтырап, ята җиргә, ята юлларга. Җыр дигәнең шундый хикмәтле, бер башланса, алар тынмыйлар. Бар дөньясын онытып, кыз-кыркын чадраларын ачып тыңлыйлар... Күрә алмый җырны дошманнар: «Кыз эчендә шайтан бар», — диләр. Чакырып алып җырны «кунакка», Йөрәгенә пычак кадыйлар. ...Театрлар — Нурхан исемендә, шәһәрләрдә — Нурхан урамы. Чадраларны салган кичләрнең төште җирг* якты нурлары.