Логотип Казан Утлары
Повесть

ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ

Кояш мәрхәмәтсез кыздыра, һава авыл мунчасындагы кебек эссе, хәлне ала. Күк йөзендә ник кенә бер болыт әсәре күренсен — зәп-зәңгәр. Күз күреме җитмәслек ераклыкларга сузылган Идел үзенең йомшак дулкыннарын бетонга төренгән яссы ярга чәпелдәтеп бәрә дә бәрә. Аның аръягында, биек тау итәгендә, кечкенә шәһәрчек күренә. Аңа ике яклап та яшел урман килеп тоташа. Өйләре шырпы кабыннан да кечкенә булып күренгән, яр буйлап тезелеп киткән авыллар турысыннан өчәр- дүртәр баржа таккан буксирлар, озын-озын үзйөдагы тыныч су өстендә зур-зур дулкыннар калдырып, причалларга пароходлар, теплоходлар килеп туктый. Әнә хәзер дә берьюлы өч теплоход туктаган. Июль кояшы суда чагылып аларнын түбәсендә, корпусында уйный, күзләрне камаштыра. Елгадан искән тымызык җил битләргә бәрелә. Су өстендә, балык чирткәнен күзләп, акчарлаклар оча. Икенче причалга тәбәнәк юан торбалы иске бер пароход сшынган. Ул үзенең озакламый, кискәләнеп, мартеннарга озатылачагыннан уңайсызланган кыяфәттә тора. Иске пароход янәшәсенә, үзенең матур һәм яшь, өр-яңа булуы белән горурлангандай башын югары күтәреп, кит балыгына охшаганрак гәүдәле ак «Метеор» килеп туктады. Трап салынуга пассажирлар берәм-берәм ярга агыла башлады. Кайберләре шунда ук туганнары, якыннары кочагына эләгә, күбесе трамвай, троллейбуска агыла; вокзалга, көтү залына керүчеләр дә шактый күп. Яшь кенә бер кызны кулына чәчәк бәйләме тоткан егет каршы алды һәм, халыкның күплегенә дә игътибар итмәстән, кочаклап үпте. Кыз, ачуланган булып, егетнең битенә букет белән суккандай итте. Ә үзе аның көчле кулларына тоты решле баржалар, ак теплоходлар, кечкенә су трамвайлары, суга тняр-тнмәс кенә йөзүче «Ракета», «Метеор»лар узып торалар. Киң Иделдә җәелеп, салмак кына саллар ага. Елга портында озын дамба Иделне икегә аера. Дамбаның бу ягын нып, башын егетнең җилкәсенә салды һәм алар вокзал буйлап киттеләр. Әлеге кыз артыннан гына бер кулына уртача зурлыктагы кара чемодан, икенчесенә ак плащ тоткан яшүсмер төште. Аның өстендә вак шакмаклы аксыл пиджак, изүен ычкындырган ак күлмәк. Ул плащын икенче кулына авыштырып, барган уңайга тез башлары кабарыбрак торган тар балаклы чалбарын каккалап алды Басмадан күтәрелеп, бер читкә китте дә, чемоданын җиргә кунды. Кая барырга белмичә аптырап, аннан да бигрәк зур кызыксыну белән, тирә-якка күз салды. Елга пристаненда халык гөж килә. Пассажирлар — зур-зур чемодан күтәргән ирләр, кечкенә сумка, ридикюль тоткан хатын-кызлар, юл чемоданы яисә иңнәренә спорт сумкасы аскан яшьләр, таякка таянган картлар һәм җылы чүәк кигән карчыклар, челләдә дә ялтыравык козыреклы фуражка киеп йөрүче хәрбиләр — һәрберсе каядыр ашыга. Җиңнәренә алтын тасмалар таккан, киң балаклы кара чалбар кигән курсантлар һәм тельняшка жиннәрен терсәкләренә кадәр сызганып куйган матрослар теплоходларга бер кереп, бер чыгып йөриләр. Эшсезлектән кая барып сугылырга белмәгән уналты-унжиде яшьлек үсмерләр килә. Берсе кызыл тасма белән муенына гитара аскан, кулларын кесәләренә тыккан, башкалары папирос чәйни, түгәрәк төтеннәр чыгара, авылдан килүчеләргә карап йөз чыера, җилкә аркылы читкә төкерәләр һәм гитарага кушылып, авыз эченнән ишетелер-ишетелмәс кенә нәрсәдер көйлиләр. Репродуктордан килгән-киткән пароход-тепло- ходларны әйтеп торучы хатын-кыз тавышы ишетелә. Сирәк-мирәк, я бала елаган, я ашыгыч ярдәм машинасы тавышы чыгарып, буксирлар кычкыртып куя. Пароход, теплоход гудоклары Идел аръягындагы тауларга бәрелеп, уфылдап кире әйләнеп кайта. Баягы яшүсмер пыяла, бетон һәм алюминийдан эшләнгән вокзал бинасына аеруча озак карап торды. Рәсемнәрдә ничә тапкыр күрсә дә, менә шулай якыннан, үз күзләре белән бу мәһабәт бинаны аның беренче күрүе иде. Уң якта биек аяклы куәтле краннар баржалардан йөк бушата. Арырак, кечерәк тауны хәтерләтеп, ташкүмер өеме каралып тора. Сулда ямь-яшел тополь һәм өрәңге агачлары арасыннан кара-сар- гылт, ак төтеннәрен чыгарып утыручы торбалары, биек телебашнясы, хисапсыз күп йортлары, яшел бакчалары белән ул яшәячәк зур шәһәр күренә. Менә нинди икән ул туганнан бирле диярлек ишетеп, укып белгән, күрер өчен күптән хыялланып йөргән шәһәр! «И ямьле, нурлы шәһәр! Менә сиңа тагын бер яшь кеше килеп баш ия, үзенә сыеныр урын, әле берни дә эшли белмәгән, шулай да хезмәткә сусаган кулларына эш сорый. Кире какма аның үтенечен, фатихаңны бир! Сине тагын да нурландыру өчен әллә ни майтара алмаса да, якты йөзеңне каралтмас, аңа кызыллык китермәс ул. Кире какма аның үтенечен». Үсмер үзенең инде шактый вакыт басып торганын абайлап, чемоданын кулына алды һәм, кулын артка куеп, вокзал тирәсендә әкрен генә атлап йөрүче тәбәнәк гәүдәле милиционер янына килде. Милиционер аңа кулы белән нәрсәдер аңлатты, шәһәргә таба төртеп күрсәтте. Үсмер егет рәхмәт әйтеп булса кирәк, баш кагып, шәһәргә чыга торган юл белән вокзалның икенче ягына юнәлде. Вокзал каршындагы киң мәйданда җиңел таксилар кызган асфальт өстендә тәгәрмәч эзләре калдырып, чабып килгән уңайга кинәт туктыйлар. Автобус, троллейбус һәм трамвайлар пассажирларын көтәләр. Тәгәрмәчле арбалар янында утыручы ак халатлы юан апалар үтеп баручыларны сыра, квас эчәгә чакыралар. Трамвай тукталышындагы афишалар халыкны кинога, театрга; белдерүләр яшьләрне югару уку йортларына, техникум һәм техник училищеларга, һөнәр ияләрен завод- фабрикаларга, төзелешләргә эшкә; зур-зур плакатлар акчаны саклык кассасына салырга, ял итәргә ял йортларына, Кырымга, Кавказга барырга чакыралар; рекламалар кафе һәм рестораннарга өндиләр.. Егет трамвайга керү белән билет алды да тәрәзә янына җайлабрак утырды. Тавыш-тынсыз кузгалып киткән трамвай күперләр астыннан чыгып, тугызар катлы йортлар яныннан үтте. Биредә иске белән яңа ♦ күзгә кискен бәрелеп тора иде. һәр җирдә күтәрү краннары, тырыш бульдозерлар, тынгысыз машиналар, искеләрне ваталар, җимерәләр, яңаларны төзиләр. Тимер юл вокзалында аңа икенче трамвайга күчеп утырырга туры килде. Монысы әле бер, әле икенче якка бәргәләнеп, чытыр арба кебек, шалтыр-шолтыр чаба иде. Менә бераздан үсмернең сулышы тукталгандай булды — каршыда биек стеналы мәшһүр Кремль иде. Әнә кызыл кирпечтән салынган очлы башлы Сөембикә манарасы, ә арырак ап-ак Спас башнясы. Менә кайчан аңа бу тарихи урыннарны күрергә насыйп булган икән! «Әллә киләсе тукталышта төшеп, якыннан караргамы?» — дип тә уйлады ул. Ләкин бу уеннан кире кайтты. Өлгерер әле, ул бит хәзер шушында яшәячәк, теләсә атна саен, хәтта көненә әллә ничә килергә була. Ял көннәрне барысын да карап чыгар әле! Кремльне дә, музейны да, зоопарк... и-и, монда йөрисе урыннар бик күп әле! Казанка елгасы буенда — ком өстендә дә, эре-эре шома ташлар өстендә дә — халык. Елга уртасында көймәләрдә балыкчылар кармак салып утыра, кайберләре бауга бәйләгән кечкенә түгәрәк ятьмә белән балык сөзә. Озын бауга ябышкан батыр йөрәкле таза егетләрне үз артыннан ияртеп, тиз йөрешле катерлар уза. Аякларына киң табанлы, кыска чаңгылар таккан егетләр, әле унга, әле сулга янтаеп, чүгәләп, шуып баралар, кечкенә трамплиннардан сикерәләр. Кайберләре, аягында тора алмыйча, барган уңайга мәтәлеп суга чума. Кыскасы, кая карама шәһәр үзенә хас бер ритм белән яши, кешеләр үз эшләре белән мәшгуль. Каяндыр ерактан килүче бер үсмер егетнең һәрнәрсәгә хәйран калып, гаҗәпләнеп карап баруына аларның исе китми, аңа игътибар итүче дә юк. Ә трамвай бер җирдә озак тукталып тормый, төшәселәрне төшереп, утырасыларны үзе белән ала да, тагын алга китә. Восстание тукталышында трамвай вак шакмаклы аксыл пиджак кигән, кулына кара чемодан һәм ак плащ тоткан пассажирны да төшереп калдырды. Ул урам аркылы чыгып, түбәсенә күтәрү краннары, төрле зурлыктагы чаннар, башка корылма макетлары ясалган һәм зур хәрефләр белән «Хезмәткә дан!» дип язылган биш катлы йортка килеп керде. Монда «Химстрой» тресты урнашкан иде. II Трестта безнең таныш егетне — Гөлүсне — озак тоткарламадылар. Кадрлар бүлегенә һәм комсомол комитетына кереп чыккач, аңа бишенче төзү идарәсенә барырга куштылар. Гөлүс уникенче номерлы автобуска утырып, шәһәрдән шактый еракта урнашкан үзенә аерым бер поселок сыманрак җиргә килеп чыкты. Бер катлы озын конторага кереп документларын калдырды һәм янәшә генә дип әйтерлек урнашкан тулай торакка китте. Ике катлы таш бинаның бер башында эшләрне механикалаштыру идарәсе, ә икенче башында егетләр тулай торагы иде. Комендант, менә сиңа карават, урын-җир, өеңдәге кебек бул. ләкин җәмәгать урынында икәнеңне онытма, дип чыгып киткәч, Гөлүс бүлмәдә берүзе калды. РӘФКАТЬ КЭРАМИ ф ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ Көн кояшлы булганга бүлмә эче яп-якты иде. Никельле карават башларында кояш уйный. Яшел эскәтер белән ябылган өстәл өстендә сап тәлинкә, сулы графин һәм яшел чәйник утыра. Анын артына будильник кереп поскан. Өстәл әйләнәсендә урындыклар. Тәрәзә тупсасындагы сулы банкада чәчәкләр. Ишек катында көзгеле кием шкафы. Аның өстендә кечкенә репродуктор, бер як стенада дөньяның политик картасы. Гөлүс, тулай торак шушы була микәнни, дип, һәрнәрсәне күздән кичерде. Бүлмә, бер карасаң, ниндидер кабинетны хәтерләтә, ә караватлар моның яшәү урыны икәнен әйтеп тора. Үзе чиста. Бүлмә идәне әле генә юылган, ахры, идән ярыкларында су да кибеп җитмәгән. Урын-җирләр пөхтә итеп җыештырылган, җәймәләр, мендәр тышы, сөлгеләр, салфеткалар — барысы да сөт кебек ап-ак, чиста. Идәндә аяк эзләре калдырмаска тырышып, Гөлүс саклык белән генә басты. Аннан, кире уйлап, туфлиларын ишек катына, чемоданы янына салып куйды. Ул әле һаман урын кирәк-яракларын култык астына кыстырган килеш иде. Аларны буш караватның сеткасына куйды. Үзе дә шунда утырды. Бүлмәдә тынлык. Аңа ничектер кызык та, уңайсыз да. Чөнки әле аның моңарчы тулай торакта яшәгәне юк иде. Дөрес, абыйсы сөйләве буенча, ул тулай торакның нәрсә икәнен күз алдына китерә иде. Ләкин йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү яхшырак диләр бит! Менә хәзер күрде инде. Дөресен әйткәндә, ул анда көне- төне шау-шу, җыр, музыка буладыр дип уйлаган иде. Ә монда үлек чыккан өйдәге кебек тынлык. Бер мәлгә аңа ямансу булып китте. Ул әнисен, аның, китмә, китсәң дә абыең янына Түбән Камага гына бар, дигән сүзләрен исенә төшерде. Абыйсы армиядән шунда кайткан иде. Кайту белән техник училищега керде, кич белән укып аны бетергәч, үзе төзи торган заводта эшләячәк. Ә Гөлүс нигәдер аның янына барырга теләмәде. Чөнки аның үзе генә, әнисеннән, абыйсыннан, гомумән, аны белгән кешеләрдән читтә яшисе килә иде. Аны яңа җирләр, яна кешеләр тарта иде. Ул әле үзенең булачак тормышын яхшылап күз алдына да китерми, каядыр еракта, томан артындагы кебек кенә үзенең төзелештә эшләвен һәм кич белән институтта укуын күрә иде. Менә килде. Әзергә бәзер дигәндәй, рәхим ит, тулай торак. Ә Гөлүс нигәдер, төзелештән ерак түгел төзүчеләр шәһәрчеге — палаткалар булыр, аңа да шуларның берсеннән урын бирерләр, яз-көз яңгыр үтәр, ә кыш көне чыдый алмаслык салкын булыр, дип уйлаган иде. Соңгарак калган икән шул. Төзүчеләр шәһәрчеге бар-барын, исеме дә матур яңгырый— «Яшьлек», ләкин анда палаткалар түгел, ә дүрт-биш катлы таш пулатлар. Нигәдер егетнең күңеле төште. Себер якларында бардыр әле ул хыялыңда йөрткән төзелешләр. Әллә... Шулчак бүлмәгә бер егет килеп керде. — Ә-ә, кунак бар икән! Сәлам бирдек! Таныш булыйк — Альберт,— диде егет, колачларын җәеп килеп. Гөлүс тә үз исемен әйтеп күреште. — Исемең матур икән. Әниең гөл кебек матур булып үссен дигәндер инде. Димәк, бергә торачакбыз. Бик яхшы,— дип, Альберт түргә узды. — Миңа вахтер хатын әйтте. Кем икән, мин әйтәм, картмы, яшьме, дисәм, үзебезнең чама икән. Әйдә, үз өеңдәге кебек бул, чишен, урын-җиреңне җыештыр. Юлда аргансыңдыр, ял итеп алырсың. Кайсы яктан дидең әле? — Алабугадан, — диде Гөлүс, егеткә туры карап. Альберт озын буйлы, юка гәүдәле, егерме яшьләр тирәсендәге егет иде. Ул күпчелек озын кешеләр кебек бераз бөкрерәк, калку җилкәле. Шотландка дип йөртелә торган кара сакалы аны үз яшенә караганда олырак күрсәтә. — О, алайса, син Шишкинның якташы! Дөньяда иң хөрмәт иткән кешем, җирдә табына торган аллам шул,— диде Альберт, кара күзләрен зур ачып. Аның күзләре үткен, ялт та нолт килеп тора. Ул бернәрсәгә дә артык озак тукталып тормый, һәр вакыт күзәтә, күзләрен уйнатып кына тора иде. Альберт пиджагын салып урындык артына элде. Икенче урындык- ф ны Гөлүскә якынрак китереп, тездән аска киңәеп киткән һәм үкчәсенә үк төшеп торган чалбар балакларын озын бармаклары белән чеметеп кенә тотып, бераз күтәрде дә урындыкка утырды. — Син болай гынамы, әллә кызыл кенәгә — путевка беләнме? Ә-ә, ну да, алар хәзер модада. Ә мин үз теләгем белән. Туры килде һнде, художество училищесыннан киткәч, кая да булса урнашырга кирәк иде. Шайтан, хәзер мин өченче курста була идем инде. — Нишләп киттең соң? — Мәҗбүр иттеләр. Булды инде хәлләр. Сөйләсәң озак, үткән эшкә салават. Зарар юк, мин әле үземнекен итәрмен. Синең соң берәр һөнәр бармы? — Юк. Альберт егетнең буй-сынына, төс-битенә карап алды һәм әгәр портретын, я сынын ясарга туры килсә, Гөлүснең ярыйсы ук истә калырдай фигура икәнен чамалады. Уртачадан озынрак буй. кул-беләкләр таза, җилкә киң, дөрес, Давид яисә Антей түгел, тик шулай да спорт белән ныклабрак шөгыльләнсә, менә дигән фигура чыгачак. Башы чагыштырмача зуррак, киң, текә маңгай, чем-кара чәч һәм тулып торган, җитлегү чорын билгеләүче бетчәләр чыккан түгәрәк йөз, яңаклары алсуланып тора. Кашлары калын, кара. Дөрес, күзләре ничектер бик кычкырып тормыйлар, шулай да ихлас күңелдән, алдамыйча карый торганнар. — Ә эшкә кая? Әйттеләрме әле? — Ңиндидер комплекслы бригадага. — Кайсы СУ да? — Ничек? Альберт көлеп җибәрде. — Монда төзелеш идарәсе дигәнне татарча да, урысча да СУ гына дип йөриләр. Строительное управление була. — Ә-ә, алай икән. Бишенче. — Ну, алайса, бер идарәдә. Ә кем бригадасы? — Сафиуллин. Бәлки әле башка участокка да булыр диделәр. — Алар бездән ерак эшләми. Мин дә шул участокта. — Бүген эшләмисеңмени? — Отгул за прогул. Аңларсың әле Да, менә ничек, ә! Бергә эшлибез дисең. Әлбәттә, анда эшләргә була. Но минем исәп башкачарак. Монда тамыр җәяргә җыенмыйм. Менә берничә картина язам да, берәр училищега китәм. Бер Казан гына дигәнмени! Дөнья киң бит! Альберт урыныннан торып, тәрәзә янындагы тумбочкадан бер кочак кәгазьләр тартып чыгарды. Аларны караватка җәеп салды да Гөлүсне чакырды. — Менә, кара, болар эскизлар. Гөлүс аларны берәм-берәм карый башлады. Ә Альберт, рәсемнәр күргәзмәсендәге экскурсовод кебек, аларның һәрберсенә аңлатма биреп барды. — Менә монысы химкомбинатның гомуми күренеше Фенол, ацетон цехлары, арырак — факел. Краннар полиэтиленның беренче чиратында. Алар хәзер анда бик сирәк. Ә бу, — дип, егет икенче кәгазьне алды, - фрагмент. Монда — ташчылар, болары — монтажчылар. Ә. гомумән. картина триптих булачак. Син аны аңламыйсың — Өч кисәктәнме? РӘФКАТЬ КӘРАМ И ф ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ — Дөрес. Молодец икәнсең. Беренче кисәк химкомбинатны төзи башлау чоры. Бәлки кыш көне, көчле буран, кар фонында беренче казыкны кагучы кадровый төзүче булыр ул. Брезент кием, брезент бияләй кигән, зур куллар бер потлы кувалда белән тимер казык кага. Ә икенчесе төзелешнең иң кызган чагын, гомуми күренешен сурәтләячәк, һәм шул гомуми фонда яшь кыз белән яшь егет. Символично яңгырасын өчен мин аларга кызыл кием киертәячәкмен. Гөлүс көлеп җибәрде. — Көлмә, кызыл кием, именно шулай, — диде Альберт һәм тәрәзә каршына басып кулларын өскә күтәрде. — Миңа дан, шөһрәт алып киләчәк, зур юлга алып чыгачак, әле күңелемдә генә ясаган картинам ул. Өченчесе — төзүчеләрдән химикларга символик ачкыч тапшыру белән тәмамлана. Гөлүс рәсем сәнгатендә бик үк тирән йөзмәсә дә, Альбертның эскизлары аңа әллә ни ошамады. Кешеләр балта белән юнып ясалган кебек тупас, йөзләре җансыз, йончыган кыяфәтле иде. Хәзерге заман эшчесен Гөлүс алай күз алдына китерергә күнекмәгән. Химкомбинат күренеше дә болытлы, көндәгедәй караңгы иде. Шуңа күрә ул: — Рәсемнәрең ярыйсы, — дип кенә куйды. Альберт егетнең җавабыннан канәгать түгел иде. Кая инде ул ана сәнгатьне, бигрәк тә рәсем сәнгатен аңлау. Монда бит талант, хис һәм нечкә тойгылар кирәк, ә алар һәркемгә дә бертигез бирелми... «Авыл карчыгына футбол ни дә, сиңа рәсем ни», — дип куйды ул эченнән генә. Шулай да әллә үзе дә рәсемнәренең бик үк шәптән түгеллеген сизенгәнгәме: — Билгеле, болар әле эшләнеп бетмәгән, — диде. — Шуңа күрә эскизлар гына да. - Ул кәгазьләрен җыеп алды һәм тумбочкасына салып куйды. Аннан сәгатенә карап: — О. сәгать биш тула икән бит инде. Ашханәгә барып кайтабызмы? Якын гына, югыйсә минем эчтә бүреләр улый,— диде. Гөлүс, миндә пешкән тавык, тагын вак-төяк бар, — дип чемоданына үрелде. Альбертның кара күзләре елтырап китте. Ул зур кулларын угалап куйды. — Бик хуп, мәйле, үзбәк әйтмешли. Тавык янына чебие кирәк булыр инде аның. Алайса, син, Гөлүс, чемоданыңны селкә тор, ә мин кибет тирәсен әйләнеп кайтыйм. Без бу вакыйганы джентельменнарча билгеләп үтәргә тиешбез. Альберт пиджагын җилкәсенә салды да. көзге каршына килеп, кара бөдрә чәчләрен төзәткәләп куйды. Аның чәчләренең алды да, арты да бертигез иде. Шуңа күрә кечкенә башы зур булып күренә. Чәчләре кара булгангамы, ач яңаклары ап-ак. — Минем кәеф бүген болай ярыйсы. Иртән мөшкел иде менә, яшермим. Кичә бераз булынган. Иртәнге сәгать белән иске чүпрәгә бераз өстәгәч, үзе ярыйсы булып куйган иде тагын. Хәзер тагын чүт-чүт кенә булса, бездәге бер абзый әйтмешли, ищщу да ничаваланыр. Шулай бит? Ул сул күзен кысып, Гөлүскә елмайды һәм инде чыгып китәргә борылгач, көзгегә янә бер карап алды да җәһәт кенә ишекне шартлатып япты. Гөлүс башка койкаларга карап урын-җнрен җыештырды. Майкадан гына калып, юынып керде. Чемоданыннан берәм-берәм ашау әйберләрен чыгарып өстәлгә куюга, кәгазьгә төргән ике шешә һәм тагын нәрсәләрдер күтәреп, Альберт кайтып керде. Ул шешәләрне тумбочкага тыкты да өстәл тартмасыннан тәлинкәләр, пычак, ипи, суган алды. Яна алып кайткан колбаса белән сырны матурлап турап, алар янына тозлаган кыяр, суган да кискәләп куйды. Гөлүскә дүрт стакан тоттырды һәм үзе консерва банкасы ача башлады. Гөлүс стаканнарны чайкап керүгә ипи дә киселгән иде инде. — Менә монысы ярый, молодец, — диде ул, стаканнарны җентекләп карап. — Кая әле, әниең нәрсәләр җибәрде икән? О, пешкән тавык, йомыркалар, коймак! Так, так, вакыт күпме әле? Алтынчы ярты. Берничә минуттан егетләр пәйда булыр. Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, өстәлдәге ризыклар өстенә газета каплады. Урындыкларны өстәл тирәли тезеп куйды, кроватьларга күз салып чыкты. Шул вакыт ишек ачылды һәм бүлмәгә бер-бер артлы ике егет килеп керде. — Сәлам, — диделәр алар икесе бертавыштан. — Сәлам, сәлам. Менә, егетләр, кунак бар, дөресрәге, безнең белән торачак. Гөлүс. — Безнең полк арта, алайса, — диде уртача буйлы, киң җилкәле, төптән юан гәүдәле егет. — Таныш булыйк — Илфир. Кызгылт битле бу егет егерме дүрт-егерме биш яшьләр тирәсендә иде. Маңгай өстендә чәче коела башлаган, беренче карашка куллары кыска, кечкенә сыман. Ләкин ул Гөлүснең кулын шундый итеп кысты, тегесе ирексездән елмаеп: «Кул түгел — тиски!» — дип куйды эчтән генә. Икенче егет моны сизде, ахры. — Син, Илфир, әкренрәк. Юкса кеше әле үзенең хезмәт юлын башламаган, ә син аны инде больничныйда йөртмәкче буласың. Николай,— диде ул, Гөлүснең кулын юри йомшак кына кысып. Николай озын буйлы, киң текә җилкәле, егерме өч- егерме дүрт яшьләрдә булыр. Кыска, сары чәчләре керпе инәсе кебек тырпаеп торалар. Илфир кыска җиңле сары ефәк күлмәк һәм аксыл чалбардан иде. Ә Николай яшел күлмәк, кара чалбардан. Икесенең дә аякларында сандали. Илфир әкрен басып өстәл янына килде дә газетаның читен күтәреп карады һәм: —Коля, кара әле, ресторанмыни! Болай булгач, ахшанәгә барып йөрисе юк. Шулаймы, Альберт? Кара әле, әллә кибеттән урап кайтасыңмы? — дип, кесәсенә тыгылды. Альберт булдыклы кыяфәт белән: — Анысы күптән әзер!—диде һәм тумбочкадан шешәләрне өстәлгә алып куйды. Николай, «молодец!» дигәч, Альбертның түбәсе түшәмгә тигәндәй булды. Ул кулына тастымал тотып: — «Әфәнделәр», өстәлгә рәхим итегез! Кичке аш бирелгән! — диде һәм официантларча урталай бөгелде. Егетләр рәхәтләнеп көлделәр. Альберт үзе башкаларга караганда да . ныграк көлде һәм, барысы да утыргач, стаканнарны тутырып, тост тәкъдим итте. — Хөрмәтле иптәшләр! Без бүген данлыклы төзүчеләр семьясына яшь дустыбыз Гөлүсне кабул итәбез. Әгәр дә бер-ике айдан әнисе янына шылмаса, аннан менә дигән, ягъни беренче сортлы төзүче чыгачак. Чөнки ул таза, көр күңелле, эшкә дә, мин әйтер идем, кулы йогып тора булса кирәк. Иң мөһиме, — аның яшьлеге бар. Ә бездә яшьләр өчен юллар ачык! Аның исәнлегенә! Элеккесе, соңгысы булмасын! Илфир, бер йотымнан калганы сиңа. Әйдә, егеткә төзүчеләрчә чәкәшеп тә, эчеп тә күрсәтик әле. Альберт белән Илфир стаканнарын уч төбе белән каплап күтәрделәр дә чәкәшеп алдылар. Нәкъ кирпечне кирпечкә бәргән тавыш чыкты. Гөлүс елмаеп куйды, ә Николай күз кысып алды, янәсе, күр безнекеләрне. РӘФКАТЬ КӘРАМИ ф ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ Альберт тирән итеп сулыш алды һәм бер йотуда стаканын бушатып та куйды. Гөлүс, күзләрен зур ачып, моңа ышанырга да, ышанмаска да белмичә карап торды. Ул арада Илфир белән Николайның да стаканнары бушаган һәм алар тавыкны «чистарта» башлаганнар иде. — Гөлүс, син нәрсә? Әйдә, әйдә, — диде Альберт, егетнең эчәргә ' кыймыйча утыруын күреп. — Мин... Николай ана сүз әйтергә ирек бирмәде. — Тартынма, Гөлүс, син монда хәзер үз кеше. — Гөлүс, син болар эчкечеләр икән дип уйлама. Безнең алай тора салып эчеп утырган юк. Кунак килгәндә, дуслар булганда гына. — Ә кунаклар безгә еш килә, дусларга да мохтаҗлык юк. — Синең өчен шулай. Менә ул гына ешрак төшергәли, — диде Илфир, тәмләп кенә ашап утырган Альбертка күрсәтеп. — Кая инде, Илфир, син гел арттырырга яратасың. Илфир көлеп: — Я. бетте, бетте. Син бит акыллы малай,—диде һәм көлеп Гөлүскә дәште.— Я. күрсәт егетлегеңне, безнең мәрхүм мәче кебек утырма. Ул шулай, кайнар аш куйгач, башын чайкап, әйләнәсендә йөрер иде. Гөлүс стаканны учлап тотты һәм күзләрен йомып, эчеп җибәрде. Аның күзләреннән яшь атылып чыкты, бер-ике тапкыр йөткереп тә алды. Альберт чәнечке белән кулына тоттырган тозлы кыярны кабып җибәргәч кенә хәле бераз җиңеләйде. Аракының куәте аның бөтен тәне буйлап, аяк табаннарына кадәр йөгерде, калтыратып куйды, каз тәне барлыкка килде. Ул йөзен чытып алды. — Бигрәк әшәке, минем акны татыган юк иде әле. — Беренче тапкыр гына шулай ул, аннары бер куркынычы да юк,— диде Альберт, стаканнарга тагын сала башлап. Гөлүс үз стаканын кулына тотты. — Миңа кирәк түгел. — Әйдә, Гөлүс, син бит кызлар түгел. Белгән булсам, кызылны алган булыр идем дә бит, нишлисең... үзеңә сер итеп кенә әйтәм: кызылда буяу күп була, ашказанына зарарлы, язва-фәлән эләктерүең бар. Ә бу файдалы гына. Аннан ничек диләр әле, аз булсын, яхшы булсын, диләрме? Илфир Альбертның кулын тотты: — Аңа җитәр. Әйдә үзебезгә генә. Югыйсә кешенең бөтенләй бизүе бар. — Ничего, — диде Николай, — сал әйдә тигезләп. Бераз исерә төшкәч, Гөлүс гаҗәпләнеп Альбертка карап торды. Юк. ул беркайчан да алай булдыра алмас. Әнә. Илфир белән Николай да йотып-йотып кына эчәләр бит. Гөлүснең күңеле күтәрелеп, ирексез- дән авызы ерылды, гәүдәсе җиңеләйде. Ул үзенең хәлен космонавтларның авырлыкны югалту хәле белән чагыштырды һәм утырган урыныннан салмак кына күтәрелеп китәр төсле тоела иде. Альберт урыныннан торып, кием шкафыннан гитара алды һәм кызыл тасмасын иңенә киеп, үзенең озын бармаклары белән аккорд бирде. Аның бармаклары нәзек, чәнтиенең тырнаклары очлы итеп киселгән, шактый озын иде. Ул Илфирга күз кысып, дәртле, җиңел көй уйнап җибәрде. Егетнең бармаклары гитара кыллары өстендә күз иярмәс тизлек белән йөри. Бераздан Гөлүскә кыллар өстендә ике кул күренде, аннан тагын берәү генә калды. Кызык, әллә Гөлүс исерде инде? Юк. ул исерек түгел. Ул хәзер урыныннан тора һәм... чайкалып киткән егетне Илфирның каты, көчле куллары тотып өлгерде. Бераздан Альберт сагышлы, озын көн уйный башлады. Уйнап бетергәндә каты гына итеп соңгы аккордны бирде дә, гитарасын кочаклап, ачу белән: — ...И никто не узнает, где могилка моя! — дип әйтеп куйды. — Олы телдән үтмәде, кече телгә җитмәде. Тагын әйләнеп кайтырга кирәк, ахрысы, Николай, ә? Монда рәт бар әле. — Юк, җитте, һәр нәрсәнең чамасы бар, — диде Илфир.— Күпкә китсә кызыгы бетә. — Альберт, бар тагын алып кайт. Әйдә, икәү барабыз, бу юлы мин алам, — дип, Гөлүс урыныннан кузгалды. — Миндә дә акча бар. — Юкны сөйләмә, утыр, — диде Илфир, каты гына тавыш белән һәм егетне җилкәсенә басып урынына утыртты. — Әзрәк сөйләшеп утырыйк. Югыйсә без сине, син безне белмисең. — Минем нәрсәне белергә: тудым, үстем, мәктәп һәм... бетте. — Ярар, Илфир, карчыклар шикелле сөйләшеп утыру кызык түгел әйдә, кинога киттек, — диде Николай. Аның бу тәкъдимен Альберт та хуплады. Шулай да Илфир үз сүзендә торды. — Алай ярамый, егетләр. Бераз танышмыйча булмый. Гөлүс, сөйлә. Егет бераз вакыт нидән башларга белмичә, җәелгән авызын җыеп ала алмыйча утырды: — Өйдә әни калды. Абый Түбән Камада эшли, — диде сүлпән генә. — Ә әтиең? — дип сорады Николай. — Әтине үтерделәр. Ул милиция работнигы иде. Бүлмәдә ниндидер гадәти булмаган тынлык урнашты. Ачык тәрәзәдән каты җил исте. Кайсыдыр бүлмәдә пластинка әйләндерәләр. Күптән модадан чыккан «Кара мәче»не акырталар — Мин дөнья гизәм. Монда да командировкада гына. Әти-әни Саратовта. Белемем — урта, буем — бер дә сиксән, авырлыгым — җитмеш сигез, кырык дүртенче размер туфли киям. Моны Николай теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды. Аның соңгы сүзләреннән, юморга тартым булса да, көлүче булмады. — Ә мин баш механик бүлегендә эшлим, электрик. Эшләү күбрәк участокларда. Нигәдер, егетләр, әткәй искә төште Минеке тимерче иде, — диде Илфир, бер ноктага текәлеп. — Авылда бер иде Мин башка малайлар алдында һәрчак мактана идем. Аның эшләмәгән эше, ясамаган әйбсрсе юк иде. Кем генә йомыш белән килсә дә, кире борып җибәрми торган иде. Аны әле хәзер дә гел яхшылык белән генә искә алалар. Сугышка кадәр ул авылда иң куәтле кешеләрнең берсе булган, сабан туйларында батыр калган. Сугыш, сугыш харап иткән үзен. Тәки мантый алмады шуннан кайткач... — Ә синең әти-әниләрең кайда? — дип сорады Гөлүс, Альбертка борылып. Кинәт егетнең көләч йөзе, болытлар арасына кергән кояш кебек, караңгыланды, сүрелде. Кара сакалы, куе кара кашлары җыерылды — Белмим, — диде ул ачу белән. Гөлүс ни әйтергә белмичә аптырап калды һәм егетнең авырткан җиренә кагылганын аңлады. Альберт кинәт урыныннан торды һәм беркемгә берни әйтми бүлмәдән чыгып китте — Илфир, аңа нәрсә булды? — диде Гөлүс, үзенең гаебен сизеп.— Сорыйсым калмаган икән, әйеме? — Әйе. Аның әтисе дә, әнисе дә исәннәр. Әмма ул аларны белми. Альберт балалар йортында тәрбияләнгән — Ә ничек соң ул аларның исән икәнен белә? — - Балалар йортыннан киткәндә тәрбиячеләр әйткәннәр. — Менә ничек! РӘФКАТЬ КӘРАМ И ф ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ Гөлүс бераз вакыт ишеккә карап торды да түзмәде, урыныннан күтәрелде. Ул айнып киткәндәй булды. — Кирәкми. Альберт андый егет түгел, хәзер керер, — диде моңа кадәр дәшми утырган Николай. Гөлүс кире утырса да, аның тынычлыгы югалды. Ул Альберт алдында үзен гаепле сизде һәм урынсыз сорау биргәненә үкенеп бетә алмый иде. Ләкин сүз чыпчык түгел, чыгып китсә, тотып булмый. Илфир байтак вакыт төзелеш турында, аның үткәне, киләчәге, анда эшләгән кешеләр турында сөйләде. Гөлүс аны кызыксынып тыңлады. Ә Илфир сөйли белә иде. Чөнки ул һәр нәрсәне үз күзләре белән күргән, күп объектларны төзүдә катнашкан. — Гөлүс, химкомбинат әле бик яшь, яңа гына эшли башлады. Ә безнең трест шушы комбинатны төзү өчен хөкүмәт карары нигезендә оештырылган. Хәзер бездә өч меңнән артык кеше эшли. Комбинатның беренче комплекслары моннан биш ел элек сафка баскан. Комплексның нәрсә икәнен аңлыйсыңмы? — Юк, — диде Гөлүс. — Ул — завод эчендә завод дигән сүз. Чөнки комплекс үзе дистәгә якын цехлардан тора. Менә шундый комплекслар анда дистәдән артачак. Полиэтиленның комплекслары гына да өч-дүрт булачак, этилен, перекись, этилен окисы һәм башка комплекслар төзеләчәк. Ә күпчелек җиһазлар чит илдән сатып алына, алтын бәрабәренә. Аңладыңмы инде нинди зур төзелешкә килгәнеңне? — Аңладым. Мин газеталардан укып беләдер идем инде. — Ну, егет, — диде Илфир, кулларын җәеп җибәреп, — газетадан син берике сурәт тә, ике-өч мәкалә генә таба аласын. Ә монда эшләү, әнә шуның казанында кайнау бу бөтенләй икенче нәрсә. Теләгән кешегә, чүлмәге буш булмаган кешегә монда үсәргә дә була. Әнә мастер булып килгән инженерлар хәзер идарә начальниклары, баш инженерлар. Монда, егет, перспектива бар, романтика гына түгел. Бигрәк тә синең ише яшьләргә... ... Альберт, тулай торак каршындагы эскәмиягә терәлеп, башын тотып утырган. Тере күзләре ничектер боегып калган, бернигә дә төбәлеп карамыйлар. Каяндыр килеп чыккан өермә тузан туздырып, җилләтеп узды. Әллә яңгыр буласы. Тулай торак каршында кемнеңдер юган керләре эленгән иде. Хатын-кыз киеме, бала чүпрәкләре дә бар. Әйе, тормыш аны да әнә шул кемнеңдер онытылып калган керләре кебек айкал- дырды. чайкалдырды. Күпме кирәк иде яшь егеткә. Тормыш дулкынына, аның каты җиленә каршы торырлык түгел иде Альберт, буыннары сыек иде. Сыеныр куен, таяныр җилкә булмады һәм аны кая кирәк шул якка бөктеләр, һәм менә хәзер Шундый идеме соң аның хыяллары! Шушы куллары, кайнап торган хисләре, таланты белән шушында утырасы кеше идеме соң ул? Их! Дөньясын актарырдай көч тә бар бит аның үзендә! Әллә нәрсәгә генә сарыф итә ул аны, үзе дә аңламый. Бераздан Альберт бүлмәгә керде, һәм егетләр кинога киттеләр. III Клубта иске фильм икән. Бер егет, бүген кызларда ниндидер кичә, дигәч, җыйнаулашып шунда юнәлделәр. Илфир китапханәгә кереп китте. Кызлар тулай торагы биш катлы таш йорттан гыйбарәт иде. Ерактан ук музыка тавышы ишетелә. Ишек төбендә, тәрәзә яннарында сөйләшеп торучы егетләр-кызлар күренә. Коридорда кыска итәкле күлмәк, биек үкчәле туфли кигән кызлар шак-шык басып тыз-быз йөриләр. Вахтер янында ак күлмәкле бер кыз телефоннан сөйләшеп тора иде. Ул трубкасын куйды да: Егетләр, анда «ашыгыч ярдәм» күренмиме? — дип сорады. — Юк,— диде Николай һәм кызыл почмакка таба борылгач, кызның яшьләнгән күзләренә, борчулы йөзенә карап сорап куйды.— Нәрсә булды? Берәрсен роддомга илтәсе бардыр! — диде Альберт һәм шаркылдап көлеп җибәрде. Аның ник көлгәнен юньләп аңламаса да, Гөлүс тә авызын ерды. Николай үзе дә елмайды. — Монда булгалый анысы да. Ә шулай да нәрсә бар? Ак күлмәкле кыз кулларын угалап, өзгәләнеп: — Бүлмәдәш кызыбыз авырый. Әллә кайчан шалтыраттым, машина 5 һаман юк, — диде. — Югыйсә инде чыгып та киткән. Кечерәк буйлы бер кыз килеп: — Әле һаман юкмыни? —дип сорады. Ак күлмәклесе башын гына селкеде. — Хәле ничек? 2 — Елый. п. — Боларның моң-зарын тынлап торудан файда юк, — диде Нико-g лай һәм егетләргә дәште. — Әйдә, урамга чыгыйк әле. Алар, айкала-чайкала тиз-тиз атлап, киң асфальт юлдан киттеләр. * Бераздан арттан килүче машина тавышы аларны читкә тайпылырга = мәҗбүр итте. Борылып карадылар. Өр-яңа зәңгәр «Москвич» иде бу. < — Альберт, әйдә туктатабыз, бәлки илтеп куяр, — диде Николай, оУл арада Гөлүс яңадан юлга чыкты һәм аякларын җәеп басты да, 2 кулларын югары күтәрде. Машина тормозларын чыелдатып туктап өл- л герде. н Шофер үзе генә иде. — Чак тапталмадың бит, ахмак. е Аның сүзенә игътибар итүче булмады. Николай иелеп аңа: — Дус, эш бар, — диде. — Обшягада бер кыз авырый, әйдә шуны0, илтеп куйыйк әле. Шофер, ябык йөзле яшь кенә егет: — Булмый, агайне, начальник янына ашыгам, болай да соңга калдым,— диде, сәгатенә карап. — «Ашыгыч ярдәм» чакыртмадыгызмынн? — Дәшкәннәр, юк бит һаман. Унбиш-егерме минуттан әллә ни булмас, илтеп куй инде, кеше бул. — Булмый, егетләр, ачуланмагыз. Шул арада Николай Альбертка күз кысып алды һәм тегесе машина артына чыгып, бик җитди кыяфәт белән: — Шеф, синең фараң ватылган бит. Бәрелдеңме әллә? — дип сорады. Шофер, беркатлы бәндә, кабинадан чыгып аның янына килгән иде. Николай ялт—руль артына кереп утырды. Альбертның озын куллары шоферны урап алды. Әле һаман машина алдында торган Гөлүсне чак кына бәреп екмыйча. Николай кузгалып та китте. Машина, кырт борылып, кире тулай торак янына элдергәч кенә Альберт акыра-бакыра тыпырчынып маташучы шоферны кулыннан ычкындырды. Шофер, аның артыннан Альберт һәм Гөлүс тулай торакка йөгерделәр. Алар килеп җиткәндә, авыруны ике кыз култыклап баскыч төбенә алып чыгып киләләр иде. Кертеп утырттылар. Николай кузгалып китим дигәндә генә шофер рульгә'ябышты. Николайның җен ачулары чыккан иде, ахры. Җәһәт кенә кабинадан чыкты да, күз ачып йомганчы, шоферның кул-аякларыннан эләктереп, баш аркылы юл буена чөеп атты. Мескен шоферга авырткан сөякләрен сыпырып, уфылдап, машинасын күз карашы белән озатырга гына калды. Аннан ул, нәрсәдер исенә төшеп, билен уа-уа тулай торакка кереп китте. !Э Ун-унбиш минуттан Николай кайтып та җитте. Бу вакытта аны ишек төбендә зәңгәр билле саргылт машина һәм ике милиционер көтеп тора иде. Әдәп белән генә култыклап, аны тулай торакның беренче катындагы участок уполномоченные кабинетына, бүлмәдәшләре янына алып кереп киттеләр. Гөлүс төнге берләр тирәсендә уянды. Башы чатный, авызында әллә нинди ят тәмнәр Тамагы кипкән. Күзен ачар-ачмас үрелеп, өстәлдәге графинны алды. Суы җылы икән, сусавы басылмады. Ялан аяк чап- чоп басып, коридорга чыкты һәм юыну бүлмәсенә кереп, краннан салкын су эчте. Бераз хәлләнгән сыман булды. Коридорда тумбочкага борынын төртеп утырган вахтер хатын яңа килгән егеткә карап башын чайкады һәм кулын селтәде. Гөлүс сүз дәшәрлек түгел, үз хәле хәл иде. Ул бүлмәгә кереп караватына ауды, йокыга киттем дигәндә генә кемнеңдер түшәм җимерердәй гырлаганы ишетелә башлады. Гөлүс көч-хәл белән торып, почмактагы карават янына килде һәм: — Николай, борылып ят, — дип, аның күкрәгенә кагылды. Шулчак чыр итеп хатын-кыз кычкырды. Гөлүс куркып китте. Бары шунда гына үзенең кулы ниндидер йомшак һәм түгәрәк җылы әйберне учлап торганын абайлады. Ул корт чаккандай кулын тартып алды һәм үз караватына таба чигенә башлады. — Коля, кем ул? Мин куркам, — диде хатын-кыз тавышы пышылдап. Николай ыңгырашып уянды да: — Ят, егетләрдер,— диде. Альберт та уянган икән. Ул: — Ну, Гөлүс, өлгер дә үзең. Не теряешься!—диде. — Минем аның әле кулын да тотып караганым юк, ә син с ходу... Чиратсыз кермәкче буласың, ә? Тәртипсез икәнсең. Ул хихылдап көлде дә озын гәүдәсен иренеп кенә күтәрде. Гөлүс бу вакытта яткан иде инде. — Коля, ә, Коля, — диде Альберт киерелеп, — әллә ниме... — Мин каршы түгел, — диде Николай һәм аңа елышып яткан хатынкызга дәште. — Барасыңмы? — Коленька, ни сөйлисең син? Хатынның тавышы куркудан калтыранып чыкты. Альбертның Николай караваты янына килүен күреп, ул мышык-мышык елый башлады. — Син миңа әйләнәм дигән идең бит, Коленька. — Белен ашадыңмы әллә? Тапкан юләрләрне. Моңарчы дәшми-тынмый яткан Илфир башын калкытып, кырыс кына: — Альберт, ну-ка марш койкаңа! — диде. — Ә син, кыз димме, хатын димме, тагын кердеңмени? Кыскасы, дуй моннан башың исән чакта. Әнә, арыш арасы да бик таман синең ишеләргә. Юкса йомшак җиреңне солдат каешы белән ярырмын. Ул шулай диюгә, хатын сикереп торды, ашык-пошык күлмәген киде дә, урындыкка басып, тәрәзә тупсасына менде һәм җиргә сикереп төште. — Ашка таракан төште. Альбертка җавап кайтаручы булмады. Бераздан урамнан теге хатынның ашыга-ашыга атлаган тавышы, ә бүлмәдә Николайның тагын каты итеп гырлаганы ишетелә иде. Ләкин Гөлүснең бу төнне күрәселәре моның белән генә бетмәгән икән әле. Яртымы, берме сәгатьтән ул үзен утлы табага баскандай тоеп, аякларын бутый-бутый уянып китте. — Егетләр, торыгыз! Юл бирегез, велосипедчы килә! Альбертның бу сүзләрен ишетеп, бүлмәдәшләре йокылы-уяулы торып утырдылар һәм эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, эчләрен тотып көлә башладылар. Альберт Гөлүснең аяк бармагы арасына кәгазь кыстырган да ут төрткән икән. — Әнә, җәймәң белән сүндер, исерек баштан чылаткансың. Гөлүс, ни көләргә, ни еларга белмичә, идәндә таптана иде, караса — урынҗире дә, трусигы да юпь-юеш... — Булды, егетләр, чирканчык алды, хәзер безнең коллективның тулы члены, — диде Николай тәмамысы уянып. Альберт кулындагы стаканны Гөлүскә бирде. — Мә, калганын аягыңа сип. ♦ — Әй, кәмитче, — диде Илфир, — йокларга да ирек бирмисең. 2 Ләкин аның тавышында шелтә генә бар, күрәсең, бүлмә традиция- о сен дәвам иттерүе өчен ул да Альбертка әллә ни ачуланмаган иде. 5 IV Гөлүс йокыдан уянганда сәгать биш кенә иде әле. Егетләр алтыда торырга тиеш. Ул да әле бераз черем итеп алмакчы булып, одеалын башыннан ук бөркәнеп ятты. Алай нык булмаса да, башы да чатнап тора иде. Кая ул йоклау! Хәтта Альбертның төнге шуклыгы- да аның кәефен җибәрмәде. Бүген бит аның беренче эш көне! Беренче тапкыр хезмәт юлына аяк басачак! Бер караганда, сәеррәк тә. Әле күптәнме ваемсыз, берни уйламый йөргән чаклары? Кү птәнме әде укуны бетерүе? Ә бүген эшкә. Ничек каршы алырлар? Эш авыр булыр микән? Башына төрле уйлар килә. Әнисе исенә төшә. Хат язасы булыр инде. Әнисе бит бәрде дә сикереп торды — Старшина, куда пойдем?—диде Николай аны үчекләп. — Атаң башына. Альберт, подъем! — Ишеттем, хәзер. Альберт бөрешеп, иңбашларын угалап, күзен йомып ята бирде. Гөлүс тә сикереп торды, урын-җирен җыештыра башлады. Николай тәрәзәләрне ачып җибәрде. Иртәнге салкынча һава бөтен бүлмәне тутырды Илфир белән Николай трико чалбар, аякларына кедылар киеп, тәрәзәдән генә сикереп төштеләр дә, җиңел, бер ритмдагы адымнар белән . каршыдагы куаклыкларга таба йөгереп киттеләр. Бераздан аларның тулай торактан читтә физзарядка ясаганнары күренде Альберт та теләр-теләмәс кенә торды. Ябык, озын кулларын бер ике селсккәләде дә урынын җыйды, юынып керде Тәрәзәдә Илфирныц түгәрәк башы күренде. — Алып бир әле, — диде ул көзге каршында сакалын һәм чәчен тарап торган Альбертка барып җиткәч тә яз дигән иде. Әле эшкә тотынмас борын нәрсә язасың? Көне нинди бүген! Гөлүснең беренче мәртәбә эшкә барасын белгән кебек. Гел шулай гына булып торсачы. Юк, алай кызык булмас иде. Яңгыры да булсын, кышкы бураннары да. Менә кайчан үз-үзеңне сынап карарга мөмкин! Менә характерны кайда чыныктырырга була! Гөлүснең күз алдыннан берәмберәм бергә укыган иптәшләре уза. Алар да хәзер төрлесе төрле җирдә инде. Алабугада калганнары бик аз. Берничә елдан барың бергә җыеласы иде дә, бер сөйләшеп утырасы иде Ничә елдан? Биш. Юк, ун елдан. Гөлүс ул вакытта кем булыр иде икән? Институт тәмамланган була инде ул чакта. Төзүче инженер. Кызык, яңгыравы ук матур, үзе — төзүче, үзе —инженер. Дөньяда ип изге һөнәрләрнең берсе бит ул. Ә хәрби училищега киткән классташ малайлар — офицерлар, кызлар — врачлар, укытучылар... тагын әллә кемнәр. һе, кызык булыр иде... Гөлүс байтак вакыт уйланып яткан икән инде, өстәлдәге будильник шалтырый башлады. Бер үк вакытта радио да кыштырдап алды һәм, озак та үтмәде, бөтен бүлмәне яңгыратып Гимн уйный башлады. — Подъем! —дип кычкырып җибәрде Илфир һәм одеалын атып РӘФКАТЬ КӘРАМ II ф ОЧАР KOI Егет шифоньерның аскы тартмасыннан гантельләр һәм эспандер тартып чыгарды. — Да, брат, чак котылдык, — диде Альберт. — Нәрсәдән? — дип сорады ап-ак шадра сөлге белән битен сөртеп торучы Гөлүс. — Кичә, милициядән. — Нигә, без милициягә эләктекмени? — Вот те на, фраер! — Мин хәтерләмим. — Кызларга рәхмәт. Алар якламаса, без бүген, кыркылган башларыбызны тотып, казна сәкесендә утырасы кешеләр идек. Кичәге вакыйгалар әкренләп Гөлүснең исенә төште, йоклагач онытып җибәргән, күрәсең. — Нигә, без хаклы идек бит, — диде ул. — Хаклы сиңа! Машина кадәр машина алып киткәч, нинди хак ди ул... Бары хәзер генә Гөлүс эшнең, үз «батырлыкларының» чын асылын төшенде. Егетләр тулай торактан бергәләп чыктылар да, җитлеккән арыш арасындагы тар сукмактан химкомбинат ягына таба киттеләр. Көн чалт аяз, кояш шактый күтәрелгән, иртәнге алсу нурларын жир өстенә мул сипкән. Әрәмәлек ягыннан кошларның иртәнге серенадасы ишетелә. Табигать, тереклек уяна, мәшәкать-борчулары, шатлык-бәхет- ләре белән тагын бер көн туып килә. Гөлүс өчен ул бигрәк тә куанычлы. Бергәбергә уен-көлке сөйләшеп, шаярышып баруы бик рәхәт. Ул әле алга, әле артка карый — яңа җирләр, ят җирләр. Алда химкомбинатның зур-зур цехлары, биек-биек ректификация колонналары, төтен торбалары, башнялы күтәрү краннары күренә. Алар арасында биек торбадан чыккан газ яна. Кызыл факел, көчле җилдә җилфердәгән әләм кебек, ерак-ерактан ук күренеп тора, һәм гүя ул тәүге мәртәбә төзелешкә килүче Гөлүсне сәламли... Сул якта — яшел урман, тимер-бетон заводы, ә уңда — биек бина салынып ята. Егетләр Гөлүскә бу бинаның химфарм- завод булачагын әйттеләр. Ә артта — төзүчеләр шәһәрчеге. Анда озын бараклар да, бер-ике катлы йортлар да, бишәр этажлы таш пулатлар да бар. Алар ап-ак булып әллә каян күренеп торалар. Шәһәрчеккә исемне белмичә кушмаганнар — «Яшьлек» — җисеменә туры килә, кемнәр яшәвен белгертеп тора. Шәһәрчек ягыннан химкомбинатка таба берөзлексез халык агыла. Болар — төзүчеләр, химиклар. Бераздан Гөлүсләр дә ике яклап эшләнгән киң юлга чыктылар. Ике юл уртасында трамвай йөриячәк икән. Биек итеп ком, вак таш өйгәннәр, кайбер урыннарга рельслар китереп аударганнар, кара шпал өемнәре ята. Юл тулы кызлар, егетләр. Барысы да бериш — уналты-унҗн- де белән егерме дүртегерме биш арасы. Арада өлкәнрәкләр дә күрен- гәли, ләкин алар сирәк. Яшьләр шаян сүзләр әйтешәләр, җыр, көлгән тавышлар бөтен тирә-якны яңгырата. Аларның эшкә шушылай баруына Гөлүс хәтта гаҗәпләнеп куйды, гадәттә бәйрәмгә, демонстрацияләргә генә шундый күтәренке кәеф, көр күңел белән баралар. Кызлар күбесе тар балаклы чалбар, төрле төстәге кофтадан, егетләр төрлечә киенгән, погонсыз гимнастерка, галифе, матрос фланелкалары, кирза итекләр, ботинкалар, яшел, зәңгәр күлмәкләр, свитерлар, пиджаклар — бар да бар. Аларны җитез автобуслар узып китә. Барысы да халык белән тулы, кайберләренең ишекләренә дә кысылып баралар. Әйтерсең бөтен шәһәр халкы монда җыела. Химкомбинатка житәрәк Гөлүс зур капка сыман нәрсә күрде. Аның өстендә кызил флаг җилферди һәм эре хәрефләр белән «Комсомолның Бөтенсоюз удар төзелеше» дип язылгаң иде. Әле вакыт иртә булса да, юлда бетон, измә, колонналар, балкалар, такта төягән машиналар, автокраннар, арба, эретеп ябыштыру агрегатлары таккан бәләкәй тракторлар, бульдозерлар күренә башлады. Ашханәгә кереп тамак ялгагач, егетләрнен юллары аерылды. Мәс- кәү монтаж идарәсендә эшләүче Николай белән Илфир бер якка, ә Гөлүс белән Альберт проходнойдан химкомбинат эченә кереп киттеләр. ♦ Киң асфальт юлны тутырып, тегеләйгә дә, болайга да эшчеләр, төзүчеләр агыла. Юлның сул ягы буйлап тимер-бетон эстакадада ятучы төрле юанлыктагы торбалар еракка сузылганнар. Азрак баргач, бу торбалар тагын очрый: юлны аркылы кисеп уңга, ә аннан сулга китәләр һәм бер цехны икенчесе белән тоташтыралар, аларга кайнар су, пар һәм чимал алып киләләр. Альберт әле бер, әле икенче якка күрсәтеп, Гөлүскә аңлатып бара. — Менә монысы комбинатның үзәк лабораториясе була, ә бусы — уңга кара — эксперименталь, заводтагы бөтен процессларны эшли торган цех, завод в миниатюре булачак. Медицина хезмәте күрсәтү пункты, газ коткару станцияләрен язуларыннан укып Гөлүс үзе дә белде. — Ә болары — газ бүлгеч цехлары, — диде Альберт кырыгар метрлы ректификация установкалары һәм тимер-бетон этажеркалар белән янәшә салынган биек, кызыл корпусларга күрсәтеп. Чимал бирә башлаган цехлар яныннан узганда, Гөлүс борынын жыерып куйды: авыз тәмен ала торган газ исе килә иде. Цехларның зур ишекләре киң итеп ачып куелган. Эчтә кызылга, сарыга, тагын әллә нинди төсләргә буялган торбалар, җиһазлар, мичләр, приборлар. Зур тәрәзәләр аша цех эчендәге күперле краннар да күренеп кала. Комбинат эчендә дә үтә зур ашханә төзелеп ята. Ә аның артында, бер караганда, яртылаш җиргә күмелгән чүлмәкне, икенче караганда, меңләгән литр су сыешлы самаварны хәтерләтүче ниндидер корылмалар. Егерме-егерме биш метрлы бу «чүлмәкләр»гә карап Гөлүс: — Ә болары нәрсә? — дип сорады. — Самаварлар, тик аларда су кайнатмыйлар, ә, киресенчә, суыталар һәм чистарталар. Болар — градириялар, — диде Альберт. — Ә арырак фенол, ацетон цехлары, сулда — полиэтилен комплексының беренче чираты. Цехларның, корпусларның төзелеше дә Гөлүсне сокландырды. Алар берсеннән берсе биек, тәрәзәләр биш-алты метрлы, я кызыл, ак кирпечне аралаштырып бизәкләп, я тимер-бетон һәм пыяладан салынганнар. Тышкы яклары да яшел, сары, зәңгәр кебек ачык төсләргә буялган. Төрле-төрле чакырулар, лозунглар, плакатлар эленгән. Асфальт тротуарлар тирәли утыртылган куаклар, агачлар, чәчәкләр — барысы да эшчеләр күңеленә хуш килердәй нечкә зәвык белән эшләнгәннәр. Ниһаять, егетләр цехлар арасыннан зур гына төзелеш мәйданына килеп чыктылар. Анда кирпеч стенасы өелеп бетмәгән озын корпус, күтәрү краны, төзүчеләр өчен ясалган будкалар бар иде. Мәйдан агач материалы, арматура, кирпеч өемнәре, измә, бетон кабул итә торган тимер әрҗәләр һәм <көймә»ләр белән чуарланган иде. Бер будка янында Альберт туктады һәм моннан ике-өч йөз метр ераклыктагы икенче корпуска күрсәтте. — Гөлүс, сезнекеләр ә-әнә тегендә булыр. Аннары ул будка янында басып торучы уртача буйлы, калын гәүдәле ир белән күреште. — Сәлам, бригадир. — Сәлам. Кем ул? — дип сорады кызыл битле, утыз биш-кырык яшьләрендәге бригадир, узып киткән Гөлүскә күрсәтеп. — Новичок. Сафнуллинга бара. — Бәй, үзебезгә алырга кирәк аны. Әй, егет, бире кил әле. 17РӘФКАТЬ КЭРАМИ ф ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ Гөлүс актына борылып, минме, дип сорады һәм Альбертның да кул изәвен күреп, кире килә башлады. — Бригадир, сүзе булмасмы соң? — Курыкма. Миңа яшьләр кирәк, таза егетләр. Ул Гөлүскә үзенең зур, дымлы кулын сузды. — Яббаров. Таныштылар. — Миндә эшләргә телисеңме? Бригадир чиртсәң кан чыгардай кызыл йөзенә сәер елмаю чыгарып, сул күзен кыса төшеп, базардан мал сайлагандай, Гөлүсне башыннан аягынача сөзеп карады. Гөлүснең аптыраулы карашы Альбертка төбәлде. — Әйдә, кайда да бер саз инде, — диде бүлмәдәше салкын гына. — Әйдәгез будкага. Бездә күбесе яшьләр, күңелсез булмас,— диде Яббаров. Будка төзүчеләр белән шыгрым тулы иде. Тәмәке төтене, өстәлгә шалтшолт домино суккан, чалт-чолт кәрт килеп төшкән тавышлар ишетелә. Берәүләр пычкы үткенли, балта кайрый, кадаклар салынган тартмаларын актара, хатын-кыз көнбагыш чиртә, кычкырыш, шау-шу, барысы да берьюлы сөйләшкән кебек, будка эче колхоз базарыдай гөж килеп тора. — Атась! — дип кычкырды берсе, ят кешене күреп. Өстәлнең аргы башына тиз генә газета капладылар. — Давай, дуплись! — диде домино уйнаучыларның кайсыдыр. Өченчесе, тычкан аулаган мәче кебек, әкрен генә урыныннан торды, уң кулын күтәрде һәм: — Ну, әйдә чыгар!Ста-ать!—дип будка яңгыратып акырып җибәрде һәм өстәлгә шартлатып сукты. Стенадагы бердәнбер плакат селкенеп куйды һәм кыйшаеп калды. Альберт берничәсе белән кул биреп, калганнары белән баш кагып исәнләште. — Альберт, нинди бөркет ияртеп килдең? — дип сорады озын буйлы, сары чәчле берәү. — Бездә эшләячәк. — Ә-ә, шулай гынамыни?! — Ул өстәлдәге газетаны алып атты һә.м каршыда утырган егеткә дәште. — Сана кәртеңне. Ничә? — Свара. — Тагын отты! — диде сары чәчле һәм әшәке сүгенеп алды. — Бугор, берлек бир әле, получкадан кайтарырмын. Яббаров, Гөлүс алдында бераз уңайсызланды, ахры, шулай да кесәсеннән бер сумлык чыгарып, теге егеткә бирде. Гөлүс тә игътибарсыз калмады. Озынча буйлы яшь егеткә берьюлы берничә пар күз текәлде. Ул каушап калды. Егетләр әле бер хәер, җитмәсә, хатын-кызларның да күзе анда. Кызыктыр инде, күрәсең, яңа кеше бит. Бригада членнары төрлесе-төрлечә карый. Берәүләр дусларча, иптәшләрчә якын итеп, икенчеләр астан гына, бу егет ни эш майтарыр икән дигәндәй, өченчеләр исә болай гына, күз күрер өчен бирелгәнгә генә. — Барыгыз да монда карагыз. Менә яңа иптәш—Гөлүс Хәйруллин. Бер эшче: — Әле үзебезгә дә юньле эш юк, ә син һаман кеше җыясың,—диде бригадирга. Аның сүзе игътибарсыз калды. Чөнки Яббаров ни эшләгәнен үзе белә иде. Бригада менә-менә сүрүе ертылырга торган мендәр кебек, ә яшьҗилбәзәк, юашрак егетләр беркайчан да артык кашык булмый. Гөлүскә төрле сораулар, шаяртулар ява башлады. — Егете ярыйсы күренә. — Тик ни икән, мыегы юк икән әле. — Авылданмы? Бик ыспай күренә. — Өйләнмәгән микән, чукынган, астыртын карый. — Ярарыгыз инде, оялтырсыз. — Оялтты ди, хәзерге яшьләрдә аның әчмүхәсе дә юк. — Гөлсинә, син моның да башын әйләндерерсең инде, күзенә керердәй булып карап та утырасын, — диде кәрт сугучы сары чәчле. — И-и, кәбих, синең уенда гел шул гына! — дигән булды кып-кызыл иренле, кап-кара нечкә кашлы бер хатын, тегеңә бик үк ачуланмыйча. Яна кеше килгәндә була торган гадәти шаяртулар бераз басылгач. Яббаров: — Зиннәт, синең звенога булыр. Ризамы? — диде. — Ярый,— дип, Гөлүскә карады өстенә тельняшка кигән егет. V Бригадир звеноларга эш бүлеп бирде һәм Гөлүскә, киттек, диде. Алар ярты метр биеклегендәге озын тимер чана өстенә утыртылган прораб будкасына керделәр. Гөлүснең направление кәгазен Яббаров участок начальнигына бирде һәм колагына нидер әйтте. Участок начальнигы— калын кара мыеклы егет — баш какты һәм Гөлүскә карап алды. Аннары ул тагын өстәлдәге сызымга иелде. Мастер инструктаж уздыргач, бригадир белән складка кереп балта, кул пычкысы, игәү, чүкеч, бияләй алдылар. — Тартманы үзең ясарсың, — диде бригадир, алар яңадан будкага әйләнеп кайтканда. Юлда ул Гөлүснең каян килүе, белеме, семьяда кемнәр калуы һәм башкалар белән кызыксынды. Будка тынып, бушап калган. Тик болыт кебек асылынып торган тәмәке төтене генә берничә минут элек монда кефләр булганын искәртеп тора иде. — Утыр. Эш коралларыңны куеп тор. Хәзер мине тыңла. Яббаров өстәлнең икенче ягына, Гөлүс каршына килеп утырды. Тәмәке кабызды. — Эштә сак бул, — дип башлады ул сүзен һәм биш-ун минут чамасы техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, нинди эшләр башкарырга туры киләчәген сөйләде. — Берсеннән дә йөз чыермыйбыз. опалубка, басмалар ясыйбыз, бетон салабыз, кирәк икән, җир дә казыйбыз, түбә ябу, столярный эшләр, тәрәзә пыялалары кую да безнең җилкәдә Соңгы икесен әлегә сиңа эшләргә туры килмәс, аның осталары бар. Шулай да күз салгалап йөр, өйрән, сине берәү дә кил әле, дус, өйрәтим әле дип чакырмас, һәркемнең үз эше бар. Аңладыңмы? Алайса, эш турында җитәр, өйрәнерсең әле. Ә болары икебезнең арада гына каласы сүзләр: безнең бригада үзенең бердәмлеге белән аерылып тора. Беребез дә фәрештә түгел, шулай булгач, төрле хәлләр булуы мөмкин, ләкин чүп өйдән чыкмаска тиеш Кыска җиңле буйлы күлмәк кигән Яббаров тагын тынып калды Әмма саргылт күзләре Гөлүскә төбәлгән. Ул сүзен бетереп туктаган кеше сыман күренмәкче була, ләкин әле сүз башлана гына һәм беренче тәэсирне белү аның өчен бик мөһим иде. Егет дәшми Димәк, аңлый, акылы үзе белән. Дәвам итәргә мөмкин. Вакытвакыт фәлсәфәгә бирелеп китү дә комачауламас, юкса яшь-җилбәзәк унны бетерүе, күп белүе белән масаючан. — Менә шулай: агай-эне ак мыек, бер-беребезне какмаек, каккан- суккан чаклар булса, бер-беребезне екмаек, дигәннәр борынгылар. Түрәләр килеп сораштыра башласа, бригадирыңны бик үтереп мактама — РӘФКАТЬ КӘРАМ II ф ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ ялаган диярләр, артык хурлама да — үчле кеше диярләр, үзен турында начар фикер калыр. Алай-болай берәр хәл булып, тыкшына башласалар, мин белмим, яна кеше диген. Аның дөресе дә шулай бит: син яна кеше, яшь төзүче, бригада членнарын да, аларның кемлеген дә белеп бетермисен. Обедта нишлисез дисәләр, шахмат-шашка, домино уйныйбыз, диген. Бездә иң мөһиме — бердәмлек, русчалап әйткәндә, один за всех, все за одного. Ягъни, беребез өчен беребез үләек, беребез өчен беребез утка керәек. Монысын шаярып кына әйтәм, утка да, суга да керәсе юк. Сүзнең аның мәгънәсе бик күп төрле, егет. Бераздан алар будкадан чыктылар. Озын корпусның әйләнә-тирәсендә халык мәж килә. Ташчылар поддоннарга кирпеч өя, балта осталары такта кисә, кадаклый, бетон кабул итү өчен опалубкалар— тактадан фигуралы әржәләр ясый. Дөнья бетереп кранчыны сүгәләр. — Тагын олаккан. Бар әле, Гөлүс, шуны алып кил,— диде Ябба- ров. — Кранчынымы? — Әйе. Әнә тегендә тагын бер кран күрәсеңме, шунда булыр ул, чәчбикәсе янында. Гөлүс бригадир күрсәткән якка карады. Ике-өч йөз метр ераклыктагы бер корпус янында иде ул кран. Гөлүс кранчыны алып килгәч, аның өчен гауга башланды. Ата малын бүлүче усал агай-энеләр кебек, аты- юлы белән сүгенеп, аны бүлешә башладылар. Күрәсең, бу хәл беренче мәртәбә генә кабатланмый, кранчы, ташчыларга һәм балта осталарына әллә ни игътибар бирмичә, үзенең «карга оясына» менеп китте. Циркта бау баскычтан менүче гимнаст кебек, ул йөгереп кенә менде дә, кабинасына кереп утырды һәм озын итеп сигнал бирде. Аннары Яббаров күрсәткән якка озын угын бора башлады. Ташчылар бригадиры бөтен ачуын кранчыдан Яббаровка күчерде. Гөлүскә бу галәмәтне аңлавы кыен иде әле, шуңа күрә бригадирның икенче эш кушуына ул бик шатланып риза булды. Бу юлы бригадир аңа төзелеш мәйданына килеп туктаган машинадан такта|бушатырга кушты. Аны бушатып бетергәч, ул трактор чанасына арматура төяште. — Кая алып баралар соң моны? — дип сорады Гөлүс үзе белән бергә эшләүче урта яшьләрдәге, ябык чырайлы Садыйктан. — Күп белсәң, тиз картаерсың. Сиңа барыбер түгелмени? Кушалар икән, эшлә. Безнең эш — бери больше, кидай дальше, акчасын гына түләсеннәр, — диде тегесе һәм шуның белән сүз бетте. Төштән соң Гөлүс Садыйк белән иртән үзе бушаткан тактаны икенче урынга ташый башлады. Садыйк: — Китәм мин бу шарашка конторасыннан,— дип сукранды. — Нигә? — Бүген инде унжиденче число, әле булса получка алган юк. Кайчан булыр, беркем белми. Главкадан кайтмаганнар ди әле. Анасын эт оргыры, ике начальник, өч баш инженер, ә бернинди тулык юк. Гөлүс төзелеш структурасын юньләп белмәсә дә, начальник та, баш инженер дә берәр генә булырга тиеш дип уйлый иде. — Ничек алай соң ул? — Начальник авырый диме шунда, судлашып йөри диме, вакытлыча тресттан берәүне куйдылар. ВРИО дигән сүзне ишеткәнең бармы? — Юк. — Временно исполняющий обязанностей... Менә шул: искесе кичә килеп киткән, ВРИО да йөри. Ә баш инженерны өч айга түбәнрәк баскычка төшерделәр, несчастный случай. Аның урынына ПТО I начальни I П Т О — производство — техника бүлеге. гы йөри иде. Дөресе, алар икесе дә йөриләр. Ә кичә уже өченчесенә приказ килгән ди, хак булса. — Ничек? сының... — Син гел сүгенәсең. — Ә син кисейная барышня булма. Сүгенми кара, юаш диярләр. Ә юашларны басалар. — Усал булсаң — асарлар, — диде Гөлүс, нигәдер аның бу кешегә ачуы килми иде. — Әгәр урта булсаң — ил агасы ясарлар. — Син булып кара ил агасы. Миннән чыкмас, пожалый. Садыйк белән такта ташып бетергәч, Гөлүсне тагын бүтән эшкә һәм башка кеше янына куйдылар. Кырык биш-илле яшьләр тирәсендәге бер балта остасы белән алар пыяла кистеләр. Тәрәзә рамнары авыл өенекедәй кечкенә иде. Шуңа аптырап Гөлүс сорап куйды: — Фатыйх абый, бу корпусның тәрәзәләре бик зур бит. Болар кая куела? Шадрарак, түгәрәк битле оста чак кына елмаеп, башын чайкады. — Күзең очлы икән. Гөлүс аның сүзләрендә нинди мәгънә ятканын аңлап бетермәде. Кайтарып сорарга кыймады. Фатыйх абыйга пыяла тотышып, дәшми-тынмый эшләвендә булды. — Нигә тынып калдың? —диде оста. —Заказ бирүче шулай кушкандыр. Мә әле, тот әле кискечне, бер сызып җибәр әле. Гөлүс курка-курка гына пыяла кискечне кулына алды да Фатыйх абый урынына басты. Кәгазьдән өлгенең үлчәмен карады. Әзерлек эшләрен төгәлләгәч, пыяла өстенә иелде Карап торуга әллә ни хәйләсе булмаган эш үзенә бик тә игътибарлы булуны сорый икән. Гөлүснең кискеч тоткан уң кулы өлгенең яртысына да җитмәде, һич кирәкмәгәндә калтырап, инструментын читкә алып китте. Егет яңабаштан сызып, өстәл кырыенда сындырмакчы иде, пыяла буйга гына түгел, аркылыга да ярылды. Фатыйх абый кечкенә күзләрен челт-челт йомгалап, көлеп тора иде. Егетнең кулыннан кискечне алды. — Беренчесе шулай булырга тиеш инде аның. Ату эшнең кызыгы да булмас иде. — ПТОныкы үз урынында кала, Коновны чөяләр, ә яңасы... — Садыйк көлеп җибәрде. — Ә яңасы кем була соң? Чыннан да. Анысы баш инженер була инде. Ә бүгенгә ничәү булып чыга? Өчәү. Хак булса, «хуҗа» да алышынасы икән. Әле бүген берәү сөйләп торды, аның абыйсы трестта эшли, шул әйткән. —1 Алайса, начальниклар да өчәү була бит, — дип көлеп җибәрде Гөлүс. — Шулай килеп чыга. Ә бернинди тулык юк. Эшнең дә рәте юк монда. Менә такта китергәннәр, яртысы бозык. Шушы каен тактадан опалубка ясап буламы инде? Мин Урта Азиядә дә мондый такта белән эшләмәдем, инде нинди урмансыз жир, югыйсә. Садыйк такта өеменә төртеп күрсәтте. Кәкре-бөкре такталар, бер башы калын, ә икенче башы, я уртасы — юка — Болардан табут ясап, начальник урынбасарының аякларын бөкләп тыгып куясы иде, тәре бугаз, ятсын иде шунда. Икенче юлы юньле такта алып кайтырмын, дигәч кенә чыгарасы иде. — Син бигрәк инде. — Бигрәкме, тәбәнәгрәкме, какая разница сиңа, — диде Садыйк ачу белән. — Күтәр, әйдә, ташуыңны бел. Тәре бугазлар, кеше җәфалап шушында аудармасалар. Мастеры ни карагандыр, алкаш. Ә шоферга нәрсә, кая кушса — шунда аудара. Аннан безгә чиләнәсе. Иман такта РӘФКАТЬ КӘРАМ II ф ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ Әллә егетнең гел үк өметсез түгеллеген күреп, әллә болай кәефе яхшы иде, аның теле ачылды. — Теләгеңдә булса өйрәнерсең. Минем тирәдә ешрак чуал. Әнә, Зиннәт аптыратып бетерә торганые. Тегесе ничек тә, монысы ничек, нигә алай да, нигә болай, дип теңкәгә тия иде. Армиягә киткәндә кулы остарып менә дигән плутник-столәр булып китте. Башта ул да нәкъ синек шикелле юаш кына бер егет иде. Сүз иярә сүз чыгып, Фатыйх абый тагын бер-ике шәкерте турында сөйләп алды. Аннан алар Гөлүс белән ныклап таныштылар. Бер-ике сәгать эчендә бер-бере турында шактый күп нәрсә белделәр. Фатыйх абый сорауларын да, эше кебек, бер жай белән ипләп кенә бирә. Анда да үзе сөйләгән арада гына. Хәзер Гөлүс Фатыйх абыйның авылда туып-үсүен, сугышка кадәр Мәскәү метросын төзүен, аннан кайткач Казанда төпләнүен генә түгел, семьясында кемнәре барын, төзелештә кемнәр белән эшләвен, хәтта • нәрсәләр яратуын да белә иде. Артык укымышлы булмаса да, ил һәм дөнья күләм вакыйгалардан хәбәрдар торучы, чын намус белән эшләп, эшләгән эше белән горурланып, вак-төяккә әллә ни исе китми торган кеше иде Фатыйх абый. — Минем малай да кармакка йөрергә ярата. Килеп чык ял көнне, бергәләп Казанкага, я Иделгә төшәрбез, — диде ул, тагын бер көйрәтеп, хәл алырга утыргач. — Анда сәхрә бит, малай, рәхәтләнеп ял итәсең. Ну, шулай да безнең Кама әйбәтрәк, ә? И-и, ана җитәме сон! Бигрәк тә безнең Берсут яклары! Исән булсак, безнең әти картларга бер кайтып килербез әле, чакырсаң, Алабугадан да урап әйләнербез. — Чакырам, билгеле, — диде Гөлүс. — Иртән сәгать өчләрдә торып чыгасың да, көймә белән кереп китәсең, мин сиңа әйтим. Әй, рәхәт тә инде шул вакытларда! йокы да ту- яр-туймас кына, әзрәк салкынча да, ну шулай да беренче корбан балыкны тартып чыгаргач, кош тоткандай буласың инде. Аның менә шунысы рәхәт бит, балыкның авырлыгын кулыңда тоеп, тартып чыгаруы. Беренчесен чыгарып өлгермисең, икенчесе чиртә... Менә шулай иркенләп сөйләшә, рәхәтләнеп эшли иде Фатыйх абый. Төштән соң Гөлүскә эш тә алай ук бертөрле ялыктыргыч булып тоелмады, кешеләр дә ягымлырак сыман күренде. Ниһаять, сәгать биш булды. Берничә кеше кәрт уйнап будкада калды. Гөлүс егетләр белән уен-көлке сөйләшә-сөйләшә кайтып китте. Эш авыр булды. Белмәгән-күрмәгән дигәндәй, күз алдына да китермәгән яңа жир, яңа кешеләр... Кул башлары, беләкләре сызлый, бармаклары авырта иде егетнең. Шулай да аның кәефе шәп иде. Ул кайту белән койкага ауды һәм тирән йокыга талды. Ә икенче көнне, эшкә соңга калмыйм тагы дип, бүредәй ачыгып, иң беренче булып уянды. VI Садыйкның сүзләренә Гөлүс бик үк ышанып җитмәгән иде, әлбәттә, шулай да кайберсе дөрескә чыкты: төзелеш идарәсенә яңа начальник билгеләделәр. ... Ислам Бакирович Мәхмүтов иртәнге сигезенче яртыда конторга килде дә кабинетына кереп, зур өстәл артына барып утырды. Урындык кичә шыгырдап кына куйган иде, бүген ыңгырашып әкрен генә янтая башлады. Мәхмүтов өстәлгә чак тотынып өлгерде. Урындыкны алыштырып куярга туры килде. Ул таза беләкләрен өстәлгә жәеп куйды, аннары, сул кулы белән ия- ген сыпыргалап, берничә минут тын утырды. Кичәге хәлләрне янә бер исенә төшерде. Шушы кабинетта трест управляющие Кабышев белән кадрлар бүлеге начальнигы аны идарәнең инженер-техник работниклары һәм хезмәткәрләре белән таныштырдылар. Әзме-күпме яхшы якларын искә алып, кыскача биографиясен әйтеп уздылар, ана зур өмет баглауларын ис- * кәрттеләр һәм алда торган бурычлар, зур эшләр турында сөйләделәр. - Мәхмүтов күрсәтелгән ышанычны коллективка таянып, аның көче | белән акларга тырышачагын әйтте. Дөрес, ул үзенең кая килүен, нин5 ди арбага жигелүен белә иде. Кайчандыр трестта дан тоткан, күркәм х традицияләре булган, район һәм шәһәр күләмендә шаулаган төзелеш 5 идарәсе — башка идарәләр өчен буй җитмәслек гранит тау — бүген “ җимерелергә тора, ул чатный, ярыла һәм менә-менә ишелеп төшәр ши- < келле. Үзе дә әле ничек икәнен анык белмәсә дә. Мәхмүтов идарәне = торгынлыктан чыгару турында бик нык ышаныч белән әйтте һәм моны g барысы да сизделәр. Беренче максатына иреште кебек. Эшләвенең тәү- а. ге минутларыннан ук кешеләрдә ышаныч, өмет тудыру иде аның мак- ? саты. Менә шул кыска гына танышудан соң, кем әйтмешли, тәхеткә ме- ° нүенен тантаналы өлеше тәмамланды ♦ Упоавляюшпй, әлбәттә, ярдәм итәрбез, диде. Монын ничек буласын = Мәхмүтов төшенә иде һәм шуңа күрә ул үзен йөзәргә өйрәтү өчен суга * ыргытылган малай кебегрәк хис итте. Әйе, кичә аның башында гомуми картина ачыкланган кебек булды, чөнки ул бик озак уйланып ятты. Ка- ® ян, пичек башларга, кешеләрдә үзеңә һәм үзләрендә ничек ышаныч уя- , тырга, беренче көннәрдә, әйе, бигрәк тә беренче көннәрдә соңыннан тө- ь зәтүе авыр булачак хаталар җибәрмәскә кирәк иде. Башта синең һәр '' сүзең, һәр хәрәкәтең уйланган булырга тиеш, чөнки син күз алдында, 1 сине барысы да белә, ә син беркемне дә белмисен. Аннары килеп, син о «яңа себерке», ничек «себерүеңне» дә чамалап торачаклар. Мәхмүтовнын уң аягы урындык янындагы тимергә тиеп китте. Ул аңа кичә дә игътибар йткән иде. Бу — зурлыгы белән өстәлдәге папка чамалы шактый калын тимергә өч кыска торба беркетеп, кызыл байраклар кую өчен ясалган подставка иде. «Әйе, хәзер эшсез тора, әле тиз генә кирәге дә чыкмас», — дип уйлады идарә башлыгы һәм аны китап шкафы астына этәреп куйды. Шуннан соң аңа фәлсәфәгә бирелеп, уйланып утырырга туры килмәде. Эш көне башланды. Ишектән кысылып диярлек бер яшүсмер кабинетка керде. Өрсәң очарга торган озынча ябык гәүдә ишек төбендә тукталды. Әллә исәнләште, әллә юк, Мәхмүтов ишетмәде. — Я, тыңлыйм, — диде ул, беравык үсмергә карап торгач, чөнки тегенең сүз башларга исәбе юк иде. — Менә килдем. Тагын тынлык. — Күрәм, —диде идарә башлыгы, үзе дә сизмәстән елмаеп. — Сөйлә алай булгач, ни йомыш? Кһл, утыр, менә монда. Үсмер утырмады. Яны белән борылып, тәрәзәгә карап торуын дәвам — Мине җибәрделәр. — Кем җибәрде? — Бригадир. — Кемгә? Кадрлар бүлегенә. — Кердеңме соң? — Булдым Начальнигы юк, бер апа сезгә керергә кушты — Сөйлә, алайса. Менә килдем. Бригадир җибәрде — Тукта әле, мин монысын ишеттем. Син рәтләп сөйлә. Башта үзең белән таныштыр: кем син, кайсы бригададан... — Крючкин мин, Валерий. Бетончылар бригадасыннан. — Я,шуннан? — Менә килдем. Мәхмүтов бөтен гәүдәсе белән калтырап, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — Ишеттем бит инде. Шуннан нәрсә? — Өч көн эшкә чыкмаган идем. — Прогул, димәк. Сәбәп? — Чалбар эзләдем. — Ничек? Чалбарыңны югалттыңмыни? — Юк. Магазиннан эзләдем. — Ә-ә, яңаны. Таптыңмы соң? — Таптым. Аның белән сөйләшкән арада идарә башлыгы өр-яна блокнот алып, беренче битенә бу үсмер турындагы мәгълүматларны язып куйды. — Менә нәрсә, Валерий, син аңлы егет — икенче юлы чалбар эзләргә эштән соң чык. Килештекме? — Ярар. — Син комсомолмы? — Әйе. Аннары үсмергә идарәнең комсомол оешмасы секретарен чакырып керергә кушты. — Исәнмесез, — диде уртача буйлы, җиңел сөякле секретарь ишектән керә-керешкә. — Тыңлыйм, Ислам Бакирович. — Исәнмесез. Гафу ит, исемеңне белмим. Секретарь үз исемен әйтте. — Менә нәрсә, Әзһәм, бу егет эшкә чыкмаган, кадрлар бүлеге начальнигы килгәнче ныклап сөйләш, аннан бергә керерсез. Егетне кире үз бригадасына илтеп куйсын, җибәрмәсен, ә илтеп куйсын. Аңладыңмы? — Ислам Бакирович, бәлки Валерканы үзем генә илтермен. Иннокентий Федорович авырый бит, ул кабат эшләмәячәк тә инде. — Әйе, шулай бугай. Истән чыккан. Алайса, яхшы, үзең озат. Бригадирга да, участок начальнигына да әйт: моннан ары кешеләрне кадрлар бүлегенә җибәрмәсеннәр. Башта бригадада, участокта тикшерсеннәр, тиешле җәзасын бирсеннәр, в конце концов, тәрбияләсеннәр. Бу—алар- ның да эше. Килештекме? — Яхшы. — Төштән соң минем янга кереп чык, ныклабрак танышырбыз. Егетләрне озаткач, Мәхмүтов инженер-техник работникларның исемлеген алып, һәрберсен җентекләп күздән кичерде. Күбесе махсус урта һәм югары белемле, практиклар да шактый. Ләкин аларның байтагы кайда да булса укый иде. Шулай да беркайда да укымаучылары да юк түгел. «Боларны нәрсә дип тоталар икән, карап карарбыз», — диде үз- үзенә. Хезмәткәрләр исемлеген карагач, канәгать калды: производство- техник, план, эш һәм хезмәт хакы бүлекләре, бухгалтерия — барысы да махсус белемле кешеләрдән тора. Бригадирлар исемлеге белән дә танышып чыкты идарә башлыгы. Монда күбрәк тәҗрибә һәм оештыру сәләтләренә карап эш иткәннәр булса кирәк, белем дәрәҗәләре шактый чуар иде. «Монысы әле чыдарлык», — дип куйды ул. Ишек шакыдылар. — Рөхсәтме? һәм шунда ук, җил-җил атлап, тәбәнәгрәк буйлы, күлмәкчән бер егет керде дә, начальник өстәле янына ук килеп тә җитте. — Исәнмесез. Мин гариза белән кергән идем. — Исәнмесез. Утырыгыз. — Ярар безгә басып та, — диде егет. Шулай да үзе утырды. Мәхмүтов аның гаризасын кулына алды. Кызыл каләм белән резолюция салды. • — Ялгамыни? — Әйе. — Кайсы бригададан үзең? Ни эш башкарасыз? — Гоголевтан. Торба салабыз. — Эшләр барамы соң? — Тәгәри. Начальник көлеп җибәрде һәм гаризасын егетнең кулына тоттырды. — Түбән таба инде, алайса. — Сыер икәнсез, нәкъ өстенә бастыгыз. — Егет үз сүзләреннән үзе уңайсызланып булса кирәк, тора башлады. — Гафу итегез, ялгыш ычкынды. — Зыян юк. мин дә мулла кызы түгел. Ә нишләп аска тәгәри соң ул? Аңламадым. — Аңларсыз әле, бераз эшләгез. Мәхмүтовны балыкчыларда кабына торган комар биләп алды. Әйтерсең син кармак салдың да, балык чиртеп куйды, ә аннары тынды. Юк, чирткәч, ул кабарга да тиеш бит дип уйлыйсың һәм бөтен игътибарың суга юнәлә. — Ә минем синнән ишетәсем килә. Эш нәрсәдә? — Бөтен бәла дә шунда шул, бернәрсәдә дә түгел. Эше юк. Бишен- чеалтынчы разряд сварщиклар, газорезчиклар чүп җыеп йөрибез.— Тора-бара егетнең теле ачылды. — Ә нәрәт яба башлагач, эшләмәдегез, акча каян алыйк, диләр. Аңа без гаеплемени? — Билгеле сез түгел. — Ә бит семья туйдырырга да кирәк. Кием-салымы, киносы дигәндәй. Менә минем хатын эшләми, бала белән утыра Фатирга утыз тәңкә түләп торам. — Частныйдамыни? — Әйе. — Ничә ел эшлисең? — Ике. Өченче китте. — Алай. Ялга кая барасың инде? — Кая барыйм? Бармыйм. Сипушка салам. Кешедә утыз тәңкә түләп торганчы, эт куышы кадәр генә булса да, үземнеке булыр. — Материалың бармы соң? — Әз-мәз. Әле менә кирпеч юк. Контордан сораган идем, бирмәделәр, не положено диләр. — Дөрес әйтәләр. — Ә мин нишләргә тиеш? Үзем стройкада эшлим, ә морҗага кирпеч таба алмыйм. Егет чак кына сүгенеп ташламады. Моны Мәхмүтов та абайлады. — Менә нәрсә, иптәш Кәлимуллнн, син минем исемгә гариза яз. Кирпеч димә, ә ярты-йорты диген, русча половняк була. Мин сиңа бирермен. — Чынмы? —диде эшче һәм Мәхмүтовның күзенә туры карады. — Егет сүзе. — Әй, баш бухгалтер барыбер уздырмый. Кем монда начальник? Минме, әллә баш бухгалтермы? — Аңладым. Егет Мәхмүтов сузган чиста кәгазьгә тиз генә гариза яза башлады. РӘФКАТЬ КӘРАМ II ф ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ Начальникның фамилиясен белә икән, исемен, атасының исемен генә сорады. Аннары ышаныр-ышанмас кына гаризасын аңа сузды. Идарә башлыгы резолюция салды. Участокта да кул куйдырырга кирәген әйтте. — Анысын гына беләм. Рәхмәт, Ислам Бакирович, — диде егет һәм кош тоткандай куанып чыгып китте. Диспетчерлыкта эшләре беткәч, идарә башлыгы янына баш инженер Канов керде. Ул кырык-кырык биш яшьләрдәге, бөтенләй агарып беткән озын, куе чәчле, тәбәнәк, калынча гәүдәле мөлаем кеше иде. — Бераз тоткарландым. «УМ» II га кереп чыктым. Водозаборда кичәдән бирле кранчы юк, бүген дә җибәрмәгәннәр, — диде Конов, кул биреп күрешкәч, начальник каршына урындыкка утырып. — Булдымы соң? — Таптылар. Үземнең машина белән озаттым. — Сергей Макарович, миндә әле генә бер эшче булды. Кәлимуллин фамилияле, Гоголев бригадасыннан. Эш юк, ди. — Әйе, беләм. Мин аларны вакытлыча башка идарәгә биреп торыйк дигән идем, Михайлов каршы төште. Бригадирның да теләге юк. — Ничек инде ул теләге юк! Ә кеше эшсез утыра. Хезмәт хакы юк, план үтәлеше юк. Моны бит барыбыз да яхшы аңлый. — Алар эшсез утырмый анысы, ләкин вак-төяк. Иртәгә ЖБИга җибәрәбез аларны, эш фронты ачылды. Ә анда бетерүгә яңа комплекска тотынырлар. — Алай булса ярый, — диде Мәхмүтов, бераз тынычланып. Начальник белән баш инженер байтак вакыт кабинетта сөйләшеп утырдылар. Бер-бере белән ныклап танышудан (чөнки алар моңарчы трест киңәшмәләрендә берничә тапкыр гына очрашканнар иде) башланган сүз эшкә, идарәдәге хәлләргә, кадрларга, объектларга, алдагы планнарга күчте. Мәхмүтовка гомуми картинаны ачыкларга кирәк иде: объектлар ни хәлдә, акча, механизмнар, транспорт, төзү материаллары белән тәэмин ителү ничек куелган. Ул баш инженерның җир асты коммуникацияләре коруда тәҗрибәсе зур икәнен белеп бик шатланды, чөнки аның үзенә күбрәк гомумтөзелеш эшләре белән шөгыльләнергә туры килде. — Сергей Макарович, миңа бер-ике көн сызымнар белән танышыр га, һәр объектны җентекләп өйрәнергә кирәк. Сез үзегез монда хуҗа булырсыз. Бүген бүлек начальниклары белән сөйләшеп чыгам. Аннары партия, профсоюз, комсомол җитәкчеләре белән дә ныклабрак танышырга кирәк. Калганын соңыннан, эш процессында сөйләшербез, хәл итәрбез. t Конов урыныннан торгач, начальник та күтәрелде һәм баш инженерның күзенә туры карап әйтте. — Сергей Макарович, уртак тел табып, кулга-кул тотынышып эшләрбез дип уйлыйм. — Әлбәттә. Ансыз булмый да. — Мин бик шат. Мәхмүтов аңа үзенең дәү кулын сузды. Аның кулын каты кысып, Конов: — Мин дә, — диде. ... Көндезге ашка Мәхмүтов һәрчак өенә кайта иде. Бүген дә машинадан Восстание урамында төщеп калды. Милиция бүлегенең паспорт өстәле бинасы яныннан узганда ул зур пыяла ишектән чыгып килүче бер кешегә тап булды. Тәбәнәк буйлы, ябык гәүдәле, күзлекле бу кешене кайдадыр күргәне бар шикелле. Ләкин аның кем икәнен тәгаен генә әйтеп бирә алмас иде. Йөз чалымнары белән ул кемнедер хәтерләтә, II У М — механизация идарәсе. әмма күзлеге ят сыман иде. Теге дә ана текәлеп карады һәм катып калды. — Ислам, син түгелме? — Мин, үзе. Тик... „ Таныш кеше җанланып китте, күзендә шатлык очкыннары кабынды Әйтерсең ул аның танымыйча узып китүеннән курыккандай, ашыгып ♦ — Саша, мин Саша! — диде. — Әллә оныттың? Новороссийскины g хәтерлә... — Син?!—дип кенә әйтә алды Мәхмүтов танып һәм кулларын җә- 5 еп аны кочагына алды. = Читтән караганда бик сәер күренеш иде бу: берсе озын, ике метрга £ якын буйлы, таза, икенчесе аннан бер башка түбән һәм ябык гәүдәле. - Ике кеше урам уртасында, онытылып, бернигә игътибар итми кочакла- < шып торалар. 5 Икесенең дә күзендә яшь иде. Әйтергә сүз таба алмадылар, бер-бе- : ренә телсез кешеләрдәй ымлап эндәштеләр, аркаларыннан кактылар. Бераз хәл алгач, әле һаман да терсәкләреннән тотышкан хәлдә сорашу ? башланды. — Син исәнмени, Сашок? Семагин! Ничек, сине бит... ♦ — Менә күрәсең. = — Ай, Сашок, Сашок! Күпме дусларны югалттык бит. Синең исән икәнлегеңә һич ышанып җитмим, — дип, Мәхмүтов фронтташының олы- а гайган йөзенә, сирәк саргылт чәчләренә карады. — Госпитальдән ямаштырып, сөякләрне җыеп чыгардылар. Сөяге * булса ите үсәр, дигән иде хирург. Үзең күрәсең. — Сезнең катер шартлагач, без, беттеләр, дип уйлаган ндек. Со- - ныннан да шундый хәбәр таралды. — Без икәү генә исән калдык. Хәтерлисеңдер, Карпенко фамилияле а украин егете бар иде. ° - — Ничек хәтерләмәскә! Җырлап утырганы әле булса колак төбендә шикелле. Аннан отып калган украин җырларын салып алгач үзем дә сузгалыйм. — Менә шул да мин исән калганбыз. Аннары госпиталь, демобилизация. — Мин дә Берлинга барып җитә алмадым Кырык бишнең февралендә госпитальгә эләктем, менә — аяк. Янгыр булса, әле дә сызлыйлар Ә син сугыштан сон кайларда яшәдең соң? Ник бер хәбәр салмадың? — Мәшәкать белән үткән инде. Ульяновскида пединститут бетердем, авылда мәктәптә эшләдем, семьялы, бала-чагалы булдым. Ә сине Казанда дип ишеткән идем. Моннан бер-ике ел элек кенә.. — Нигә килеп чыкмадың соң? Тапкан булыр идең. — Ара да ерак, вакыт та булмады. Менә монда урнашкач эзләп карарга исәп бар иде барын — Ничек, син дә Казандамыни? — Әйе, шуланрак була инде. Әле менә эшкә урнашып, пропискага кереп йөрим Хатын мондагы бит. Югыйсә торыр урыны да юк инде, һаман кайтыйк дип аптыратты. — Ә эшкә кая керәсең? — Бер төзү-монтаж идарәсенә, кадрлар бүлеге инспекторы булып Укыту буенча юньле эш тәкъдим итмәделәр, көтәргә куштылар. Эшсез ятып булмый бит. Мәхмүтов кисәк кенә аның кулына кагылып сорады Саша, әйдә безгә керик әле. Өй янында нишләп урамда торабыз сон без? Мин төшке ашка кайтам. Барын да өйдә сөйләшербез. Дөрес, мин эш вакытында салмыйм, анысы очрашу хөрмәтенә кнч булыр Ә болай сөйләшеп утырырбыз, фронт хәлләрен, дусларны искә алырбыз Семагин сәгатенә күз салды. — Юк, булмый, гафу ит. Мина сәгате-минуты белән барып җитәргә кирәк. Квартир хуҗасы белән очрашасы бар, ул ялга китәсе. — Тукта әле, ничек була соң әле бу. Ниме... Сашок... һич башым эшләми... Кич кил, алайса. — Мәхмүтов адресын әйтте дә, үз-үзенә ышанмагандай, кесәсеннән блокнот алып язып ук бирде. — Менә шушы йорт артында гына. — Ярар, кич килеп чыгармын. Бүген булмаса, иртәгә. — Юк, юк, бүген. Обязательно. Мин өйдә кисәтеп куям. Әзерләнеп, көтеп торырлар. Китәргә җыенганда Мәхмүтов, кинәт нидер исенә төшеп: — Сашок... тукта әле. Бәлки син эшкә безгә генә керерсең? Минем кадрлар бүлеге начальнигы авыру, яңадан эшли алмас, диделәр, яше дә пенсия яшендә. — Аңламыйм. Син кайда, кем булып эшлисең сон? Сине бит кайдадыр баш инженер дип ишеткән идем. Мәхмүтовка хәлне аңлатып бирергә туры килде. Семагин аны тәбрикләде һәм бераз икеләнеп: — Белмим, мин вәгъдә иткән идем бит,—диде. — Бераздан, вакытлыча, тулай торактан булса да бер бүлмә биреп торырбыз, дип тә ышандырдылар. Мәхмүтов аның ничәнче трестның кайсы төзү идарәсенә урнашырга җыенуын сорады да, эшне беткәнгә санады. — Алардан мин үзем гафу үтенермен. Әйдә, безгә... — Белмим, Ислам, ничек дип әйтергә дә белмим. — Курыкма, көйләрбез, фронтовикка безнең трестта да бер бүлмә генә табылыр. Булмаса үземдә торып торырсың, өч бүлмәнең берсе барыбер буш. VII Гөлүс үзенең хезмәт юлын башкачарак күз алдына китергән иде, ләкин язмыштан узмыш юк дип килешергә туры килде. Көннәр нигәдер бертөрлерәк узалар. Көне буе эштә, кич кайтып әзрәк ял итәсең. Беренче көннәрне кайту белән караватка ава иде. Хәзер инде бераз ияләнде. Башта әзрәк волейбол уйнап ала, аннан кинога баргалый, кызлар тулай торагы янында «Пятачок»та танцыларда булгалый, китаплар караштыра. Хезмәт хакы һәм аванс алган көннәр генә бераз бәйрәм төсенә керә. Кичә дә акча алганнар иде. Касса янында күч аерган умарта кортлары кебек гөж килгән халыкны икегә аерып, тирләп-пешеп урамга чыкканда, кемдер аны җиңеннән тартты. Әйләнеп караса, Альберт икән. — Мине көт, бергә кайтырбыз. Гөлүс теләр-теләмәс кенә ярар диде. Бераздан Альберт һәм тагын берничә егет контордан чыгып «Яшьлек» шәһәрчегенә таба киттеләр. Кибеткә кереп чыктылар да, элекке күчмә халыклар өенә охшаган, фанера һәм пыяладан түгәрәк итеп эшләнгән, очлы башлы «Маруся рестораны»на керделәр. Аны кем һәм ни өчен шулай атагандыр, тәгаен берәү дә әйтә алмас, ләкин аны башкача атаучы юк иде. Ресторан эчендә элсәң балта асылынып торырлык зәңгәр төтен. Эштән кайтышлый монда кагылган ир-атлар инде кызара төшеп, бер- берсе белән гәпләшәләр, бәхәсләшәләр, кычкырып-кычкырып сөйләшәләр, кайберләре мәлҗерәп борынын өстәлгә төртә башлаган. Гөлүс кечкенә буйлы, сакал-мыегы җиткән, кызыл борынлы бер абзый артына басты да үзенә нәүбәт җиткәнне көтә башлады. Ак халат кигән, юан гәүдәле, кызыл иренле буфетчы хатын үзенең күпереп торган кулларын бик җәһәт йөрткәнгәме, яисә Гөлүс үзе беркая да ашыкмагангамы, чират бик тиз килеп җиткән кебек тоелды. Ул арада бригадир да килеп керде. Урын юкка аптырап тормадылар, кая туры килсә шунда түнделәр. Гөлүс буш сыра мичкәсенә «кунаклады». Альберт як-ягына карангалап, тиз генә шешәне ачты, бокалларга — сыра өстенә — аракы салды. — Әйдә, пүскәй безгә хуже булсын, — дип, ул бокалын күтәрде. — «Керпе» дусны «чеметеп» карыйк әле. . Чәкештеләр. Чыннан да, болай бик тәмле икән, хәмер тәме дә, сыра тәме дә бар, бер үк вакытта ниндидер ят эчемлек кебек тә. Бригадирга да ошый икән бу эчемлек. — Иртән махмырга ике йөз грамм каймакны бер кружка сырада болгатып эчсәң, башка берни кирәкми, егетләр, — диде ул. Шулай сүз иярә сүз чыкты, тегесен-монысын сөйләштеләр, эш турыннан башланган сүз семья хәлләренә күчте. — Гөлүс, әниеңә хат язасыңмы? — дип сорады Яббаров. — Әйе. — Яз, яз, онытма. Дүрт-биш көн саен язсаң да зыян итми. Рәхмәт кенә әйтер. Монда ничек, күнегеп җиттеңме ннде? Ә? Күңелсез түгелме? — Әкренләп, — диде Гөлүс иренеп кенә. — Бер ияләнгәч, әллә ни түгел. — Өйрәнә инде, өйрәнә, — диде Альберт, Гөлүскә күз кысып — Авыз тутырып аракы эчә. Кызларны гына яратмый. ’ . — Хотя сезнең яшьләрчә инде. Барыр җир дә, күрер кеше дә була. Шулай бит, Альберт? Шайтан, молодец малай син! Үз алдында булса да әйтәм, Гөлүс, Альберт во! — диде Яббаров, уң кулының баш бармагын тырпайтып. — Ә син Гөлүсне обижать иттермә. Чит-ят җирдә беренче вакытта кыен ул. Үзем беләм. Ә ничек өйрәнсәң, шулай китә. Яббаров сөйләгәндә бокалын күтәргәли, як-ягына карап ала, Гөлүсне дә онытмый. Ничектер аңлап җиткерә алмый ул бу егетне. Альберт белән баштан ук алар уртак тел таптылар. Ул чакта Яббаров әле звено башлыгы гына иде. Бригадир авырып больницага кергәч, ул аның уры* нына калды. Әле хәзергә үзен ышанычлы сизми, чөнки Зиннәттән шикләнә. Дөресрәге, курка. Әгәр бригадир үз урынында эшли алмаса, я пенсиягә китеп барса, аның урынына Яббаровны түгел, Зиннәтне куюлары бар. Шуңа күрә ул хәзер һәрбер яңа кешене үзенчә эшкәртергә исәп тота иде. Аның бердәмлек турында сөйләгәннәре дә, өйдәге чүпне читкә чыгармыйк диюе дә, бригада членнарының кыңгыр эшләренә күз йомып каравы да — барысы да шул бер максатка юнәлгән иде Чөнки коллектив бригадирдан канәгать булса һәм аны калдырыйк дисә, бу инде ярты җиңү дигән сүз. Шуңа күрә ул бүген Альбертны кисәтеп куйган иде. Ә яшьжнлбәзәкнең ни әйтәсен алдан белеп булмый, чөнки аның кендеге бу төзелешкә берекмәгән. Аңа акчаны, тулай торакны кая барса да бирәләр. Кем әйтмешли, бер башы да, үзе. Семьялы булса икенче мәсьәлә, аңа тегесе кирәк, монысы кирәк, бугаз кнереп, бөеренә таянып сөйләшә алмый. — Менә мин сиңа карап торам, Гөлүс дус,— диде Яббаров шулай уйланып утырганнан соң. — Әллә мине бик өнәп бетермисең инде? Бәлки син, бигрәк тә әрсез кеше бу безнең бригадир, дип уйлыйсыңдыр? Ә әрсез булмасац, бу дөньяда яшәп тә булмый бит ул, Гөлүс дус. Менә гәҗитләрдә Америкада, тагын әллә кайларда, фәләнчә кеше асылынып, фәләне атылып, тагын күпмеседер күперләрдән ташланып үләләр, дип язалар. Мин аларны кызганмыйм. Әйе, әйе, аптырама. Чөнки алар көчсезләр, әрсез түгелләр, алар тормышны белмәүчеләр Бераз читкә тайпылдык. Менә син яшь әле, эшләвең дә, руслар әйтмешли, без году неделя. Юк, син үпкәләмә... Беләм, икенче аең эшлисең. Ә нәрсә беләсең? Берни белмисең. Без эшлибез, ай азагы җиткәч, нәрәт ябабыз. Хотя закон буенча безгә аны ай башында ук ябарга тиешләр. Эшче кеше РӘФКАТЬ КӘРАМ II ф ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ нәрәтсез кулына инструмент та алмаска тиеш. Ну, анысы белән чорт с ним, минем өчен ай башы ни, ай азагы ни, тияре генә булсын. Менә шуның өчен минем ничек дәгъвалашканны беләсеңме син? Сезнең хәләл көчегез кергән бер генә тиенегез дә югалмасын өчен ничек тырышканны беләсеңме син? Юк. Белмисең. Ә ярый ла белергә теләсәң... Башта теләр-теләмәс кенә тыңлаган Гөлүсне Яббаровның сөйләве торабара үзенә җәлеп итте. Альберт инде аны баядан ук күзенә керердәй булып тыңлый иде. — Мин күп йөрдем,—дип дәвам итте сүзен бригадир.—Төрле якларда — Себердә дә, Алтайда да, Камчаткада да булдым, «йөргән таш шомара», диләр бит. Шулай икән ул, күп йөргәч, дөньяның серенә ныграк төшенәсең икән аны. Кешесенә карап кайчан һәм ничек сөйләшергә кирәген генә әйтәм, простой пример. Әйтик, менә безнең участок хуҗасы Әхмәтов белән аяк терәп сөйләшсәң дә була, ул безнең кебек тәҗрибәле специалистлар белән сатулашмый. Ә менә баш инженер белән алай ярамый. Ул үзенә каршы әйткәнне күтәрә торган кеше түгел. «Иелгән башны кылыч кисмәс» дип юкка гына әйтмәгәннәр борынгылар. Аның янында май ашап тотылган мәче кебек посып кына торсаң да таманга килә. Шулай да үзе белән килешергә була. Син тагын, Гөлүс, участок начальнигына теләсә ни әйтсәң дә ярый икән дип уйлама. Ул кешене уважать итә, эшли торган кешене, әлбәттә. Аны да уважать итәргә кирәк. Димәк, сүзен тыңламыйча булмый. Әйтик, без, бригадирлар, аның сүзен санга сукмасак, ә сез — бригадирныкын, Альберт, бу нәрсә була? — Анархия! — Вот, вот, анархия! — дип, Яббаров элеп алып сөйләп китмәкче иде, ләкин Альберт өстәде. — Мать порядка! Бригадир бераз уңайсызланса да сиздермәде, елмаеп Альбертка карады. — Шаян син, шайтан малай! Яратам үзеңне! Мә, бер акны алып кил. Альберт, кирәк түгел, үземдә бар, дисә дә, бригадир, ай-ваена карамыйча, аның учына акча төртте. Альберт «Маруся рестораны»ннан чыгып киткәч, Гөлүс бригадирның чөгендердәй кызыл йөзенә, зәңгәрс\ иягенә һәм яңакларына карады. Калын кара кашлары тоташканнар. Гөлүс кайчандыр андый кешеләрнең бәхетле булуы турында ишеткән иде. Ә Яббаров бәхетле микән? — Аннан, Гөлүс дус, син шуны аңла: тормыш ул бик катлаулы да, жиңел дә. Катлаулы — чөнки дуслар күп, ә дошманнар алардан күбрәк. һәркем үзенә симез калҗаны эләктерергә тырыша. Тормыш — жиңел дә, әгәр җаена төшенсәң. Ә җаена төшенүе бик җиңел түгел. Менә, әйтик, бәхетле булу өчен кешегә нәрсә кирәк? Белмисең... Без хәзер Зур химия төзибез. Бик әйбәт нәрсә, әйтергә кирәк, изге эш. Яшьләр күп килә безгә. Күбесен монда нәрсә китерә, беләсеңме? Романтика — менә нәрсә! Ә ул ни? Гәҗиткә язылган коры бер буш сүз. Тездән пычрак ярып эшлисең — менә нәрсә ул романтика. Ярар иде акчасы булса. Хәзер ул ягын да кыса башладылар. Яббаров тәртәне бераз артыграк бөгеп ташлаганын сизеп, (чөнки аның романтика турындагы сафсатасы Гөлүскә бик үк хуш килмәде булса кирәк), үзенең Камчаткада чакта күпме акча алып эшләве, андагы тормыш турында сөйли башлады. Ул арада Альберт та әйләнеп кайтты... Сүз бетәмени андый чакта. Альберт белән Гөлүс тыңлыйлар, күбрәк Яббаров сөйли. Аның бөтен сөйләвеннән Гөлүс шуны аңлады, кеше бәхетле булырга тиеш, бәхет ул — рәхәт яшәү, акча, дуслар булса, рәхәт яшәп була, димәк, син бәхетле. Гөлүс газета битләреннән Зур химия төзүчеләре турындагы һәр мәкаләне йотлыгып укып бара иде. Аның бөтен теләге шунда эшләү иде. Менә хәзер ул үзе дә шул төзүчеләр арасында. Менә анын каршында Яббаров. Ул яши белә, яшәүнең жаен белә. Аның ике бүлмәле аерым квартирасы, өч тәгәрмәчле мотоциклы һәм моторлы көймәсе бар. ф Чибәр хатыны, ике баласы Ана нәрсә кирәк тагын? Ул бәхетле. Аның ж сөйләмендә дә «мин», «минеке» дигән сүзләр еш кабатлана. «Минеке» дип куйды Гөлүс. Аның да әтисе шулай идеме? Ул милиция оператив работнигы иде. Көн дими, төн дими, кайчан кирәк булса шунда чыгып китә иде. Икешәр ел рәттән ял алмыйча эшләде. Больницада да ятып чыккалады. Терелеп җитәме, юкмы, тагын эшкә тотына иде. Беркөнне (ул вакытта Гөлүскә унөч яшь иде) әтисе, тиз генә кайта алмам, дип шалтыратты. Көзге караңгы төннәрнең берсе иде. Гөлүс ишегалдында бик озак утырды. Суык башта аның кулын, битләрен чеметтереп алды. Аннары әкрен генә, әмма торган саен ныграк эчкәрәк, күлмәк эченә дә үтеп керде. Гөлүс кулы белән иңнәрен кочаклап, кечкенә эскәмиядә әтисен көтеп утырды. Кама ягыннан искән көчле, салкын җил, ниндидер шомлы хәбәр алып килергә теләгәндәй, телефон, электр чыбыкларында ыжгырды, өй түбәләрен, юан-юан топольләрне кубарып атардай булып шашып-шашып исте. Ә унөч яшьлек малай һаман әтисен көтеп ишегалдындагы кечкенә эскәмиядә утырды. Бик озак утырды Гөлүс әтисен көтеп, бик озак. Урамда бер җан иясе калмады диярлек, хәтта яшьләр дә күренмәс булдылар. Яна көн башланды. Ләкин әтисе кайтмады. Әнисе чыгып дәшмәсә, Гөлүс бәлки төне буе шулай утырган булыр иде... Өченче көн тулганда аны алып кайттылар... Ни өчен яшәгән соң ул аның әтисе? Нигә Гөлүс бервакытта да «минеке» дигән сүзен, акча юк, фәлән аның авызыннан юк дип зарланга РӘФКАТЬ КӘРАМ II *ф ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ нын ишетмәде. Ул бит югыйсә миллионер булмагандыр? Аның да акчасы җитмәгән чаклары булгандыр. Аның да «минеке» дип әйтергә хакы булгандыр. Ләкин нигә соң Гөлүс аны ишетмәде. Әллә ул гомер буе эчтән янып, бәхетсез булып яшәде микән? Юк, мең кабат юк, аның әтисе андый кеше түгел иде. Ул үзен бервакытта да бәхетсез кеше дип санамады, өенә кайтса, аның йөзеннән елмаю китмәде, аның кайтып керүе өйдәгеләр өчен дә, үзе өчен дә бәйрәм иде. Аның әтисе бәхетле кеше иде! Бәлки ул дөньяда иң бәхетле кеше булгандыр . Менә Яббаров та бәхетле. Әгәр әтисе улының монда эчеп утырганын күрсә, нәрсә әйтер иде икән? Ул бит үзе бик сирәк, анда да мәҗлесләрдә генә бераз тота иде. Ни өчен яшәгән соң аның әтисе? Ә, гомумән, кеше ни өчен яши? Ни өчен? Бәхетле булыр өчен! Ә бәхет нәрсә соң ул? Яббаров бәхетле. Гөлүснең әтисе дә бәхетле иде. Ә Гөлүс? Ул бәхетлеме соң? VIII Табельчы кыз журналын күтәреп бытовкага керде. Кешеләрне берәм-берәм барлап, журналына төртке куя башлады — Низами абый. Альберт кайда? — Мин аны КСМУ 1 га торба алырга җибәрдем. — Әйе, мең ике йөзле тимер торба, буе ун метр,—диде өстәл артында домино сугып утырган сары чәчле егет Ул астыртын елмаеп, иптәшләренә күз кысып куйды. Ә бригадир ана усал гына карап алды 1 Кячан махсус монтаж нларәсе. — Теге көнне дә сез монда дидегез, ә аны көндез кибет янында күргәннәр, — диде күзлекле, алсу йөзле табельчы кыз, бик үк ышанып җитмичә.— Бүген үзен күрмичә тамга куймыйм. — Я инде, акыллым, монда бит ул. — Юк, ялынмагыз, Низами абый. Кызны болай гына күндереп булмасын аңлагач, сары чәчле егет: — Чибәрем, патшалар җәяү йөри торган җиргә китте ул, — диде. Кыз аңламыйча: — Кайда сон ул? — дип сорады. Егетләр будка яңгыратып көлеп җибәрделәр. — Ну, учудил! — БУ кадәр дә мәнсез булырсың икән, сеңелем! — Эчемне тот, эчемне, шартлыйм! Ха-ха-ха..! Табельчы кыз гарьләнеп, тагын да ныграк кызарды һәм Альберт фамилиясе турына нокта куеп тизрәк будкадан чыгып китте. — Гөлүс, бир әле ножовкаңны, — диде Зиннәт, үз пычкысын кайрап бетергәч. — Күз салгалап утыр, икенче юлы үзең үткенләрсең. Бераздан бригада членнары эшкә таралыштылар. Төшке аш вакытында бригадир конторга барырга җыена иде. Гөлүс: — Низами абый, минем дә барасы бар, — диде. — Кая? Конторгамы? Нәрсәгә? — Әле һаман спецовка алмаган бит. — Ярар. Участоктан килгән машина аларны бер катлы бина янында калдырып, каядыр китте. Идарә каршында комсомол оешмасы секретаре Әз- һәм Шәрипов очрады. — Исәнме, Яббаров абый! Сәлам, Гөлүс! Кул биреп исәнләшкәч, бригадир конторга кереп китте, Әзһәм белән Гөлүс сөйләшә калдылар. Секретарь аның нигә килүе, бригададагы хәлләр белән кызыксынды. Аннары, складта эше беткәч, парткабинетка кереп чыгарга кушты. Гөлүс башта бухгалтериягә кереп чыкты, аннан складка кереп китте. Тәбәнәк кечкенә сарайның эчендә арт борырга да урын юк — кысан иде. Озын буйлы, таза гына склад мөдире кием-салым өеменә күрсәтте. — Ә-нә... сайлап ал. Үзе нигәдер елмаеп куйды. Гөлүс әле чалбар, әле куртка ала, барысы да илле дүрт тә илле алтынчы размер. Аптырагач. — Миңа илленче кирәк, — дип куйды. — Тагын юкмыни? Мөдир хатын шуны гына көткәндәй: — Юк шул, җанкисәгем. Ничә әйттем тәэминатчыларга, бездә Власов белән Жаботинский эшләми дип, юк, тыңламыйлар,— дип тезеп китте.— Шулай була инде ул вакытында заявка бирмәгәч. Борынгылар чанаңны җәйдән, арбаңны кыштан әзерлә дигәннәр. Әнә СУ-4 ләр- нең инде җәй башыннан кышкы киемнәре әзер. Ә безнең әле бер пар киез итек тә юк. Кыш җитә ул, озакламый, һаман шулай пошмыйча гулять итеп кенә йөрсәләр, гел бернәрсәсез калырбыз әле. Оят, валлаһи, оят... Гөлүс аның моң-зарын тыңлап бетерә алмады, чыдамы җитмәде, беренче эләккән костюмны эләктерде дә тизрәк чыгып китте. Ул парткабинет ишеген каты гына шакыды да, ачып: — Мөмкинме? — дип сорады. Комсомол оешмасы секретаре тигез итеп газета-журналлар тезеп куелган өстәл артында нидер язып утыра иде. Ул коңгырт чәчле башын күтәрде дә, уз-уз, дип, тагын язуын дәвам итте. Кабинетта Әзһәм үзе генә түгел, төзелеш комитеты председателе Сәлахов һәм тагын бер карт бар иде. Йөзен каралы-аклы төк баскан, авызы бераз кыйшайган, күзләрен ничектер мәзәк итеп йомгалап, әле- артыннан карап калды. Ул арада машина китеп тә барды. Гөлүс белән Әзһәм яңадан парткабинетка керделәр. — Утыр. Гөлүс.— диде секретарь аңа урындык этәреп.—Син утыр, нәрсә чит кеше кебек басып торасың. Шәрипов тимер сейфтан ниндидер кәгазьләр алып актара башлады. Әзһәмгә болай карап торуга егерме өч-егерме дүрттән ары биреп булмый. Коңгырт чәчле, үткер күзле. Йокы аз эләгә, ахры, күз төпләре батыбрак тора. Сул яңагында ярадан калган жөй бар. Гөлүс аның дружиначылар белән патрульдә чагында яралануын ишеткән иде инде. БУ жөй аның битен ямьсезләми, бары елмайганда гына үзен сиздереп, бер як яңагын озынчарак итеп күрсәтә иде. — Менә, Гөлүс, шундый ул картлык. Ул безнең кадрлар бүлеге инспекторы. Моннан ары эшли алмас инде—каты авырый. Сугыш ветераны. Икс мәртәбә контузия алган, пленда булган. Шәрипов кәгазьләрен бер кырыйга этәрде. Бераз елмаеп Гөлүскә карады. — Синең хәлләр ничек соң? Юньләп сөйләшкән дә юк. Вакыт дигәнең тәүлегенә утыз сәгать булса да жнтмәс. Я бер нәрсә, ә икенче... Ләкин син, болар минем дөньяда барлыгымны да оныттылар, ахры, взнос түләп барсам, шул жнткән, дип уйлама. Әле бик зурлап сөйләшәсе бар. Бригадада ничек? — Ярыйсы. — Кыерсытмыйлармы? — Юк. — Ә бригадир? — дип Әзһәм Гөлүскә сынаулы караш ташлады. — Нәрсә әйтим, ярыйсы. — Синең сәхнәдә чыгыш ясарлык һөнәрләр юкмы? Биергә, жырларга... — Юк. Оркестрда уйнаган идем. — Ну! Минем күптән хыялланып йөргән нәрсә бит бу. Менә бераз тын алыйм да, без синең белән мировой оркестр оештырабыз, алайса. Секретарь күзгә күренеп җанланды. Әйтмәсә дә, күренеп тора, үзе дә берәр музыка коралында уйный булса кирәк. з <к У • № 9 дән-әле каты итеп тамак кырып утыручы бу картны Гөлүснең мона кадәр күргәне юк иде. Алтмыш биш яшьләр тирәсендәге бу карт йомшак урындыкта утырса да, бер кулы белән таякка таянган, ә икенчесе белән Сәлаховка тотынган. Әзһәм авторучкасын куйды да, язган кәгазен тотып, карт янына килде. Аның йөзе тулы борчу иде. — Иннокентий Федорович, менә сезгә акча — айлык хезмәт хакыгыз. Ә монысын сезгә идарә начальнигы бирергә кушты. Идарә ярдәме — утыз сум. Менә шулай эчке кесәгезгә салып куегыз... Больница хакында без сөйләштек, Иннокентий Федорович, сезне кабул итәрләр. Кирәкле даруларны да табарга тырышырбыз. Карт калтыранган бармаклары белән Шәриповның кулын кысып, рәхмәт әйтте. Сөйләшкәндә ул кайчак катырак кычкырып жибәрә иде. Секретарь бер ягыннан, Сәлахов икенче яктан култыклап, картны контора янында көтеп торучы машина кабинасына утырттылар. Алар артыннан чыккан Гөлүсне күреп. Яббаров: — Нәрсә, эшең беттеме? — дип сорады. Гөлүс башы белән авыру картка ымлап, күрмисеңмени, дигәнне аңлатты. Бригадир йөзен чытып куйды. — Подумаешь, эчкән-эчкән дә, паралич суккан үзен. Бик шәп булган, ату, эшкә кергән бер кешенең жиденче буынына кадәр төпченә иде. Әле ул синнәнминнән озак яшәр, шыгырдаган арба озакка чыдый. Ни әйтергә белмәгән Гөлүс мастерской ягына таба киткән бригадир РӘФКАТЬ КӘРАМ И ф ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ 33 — Син теге вакытны волейбол уйныйм дигән идеи. — Сон анысын уйныйм, — диде егет уңайсызланып кына. — Хәзер эшкәме? Ярый, алайса. Мина әйтер сүзен юкмы? — Юк. — Ярый, алайса, тоткарламыйм. Пока, Гөлүс. — Сау булыгыз. Бу егет янында Гөлүскә ничектер рәхәт иде. Югыйсә артык җәлеп итәрдәй берние дә юк. Нскитәрдәй сүзләр дә әйтмәде, әмма нигәдер аның белән рәхәт иде. ...Контордан чыккач, Гөлүс белән Яббаров яшел үлән арасыннан асфальт юлга таба атладылар. Гөлүснең колагына юлның бер ягындагы әрәмәлектә чикләвек куакларының әкрен генә шаулавы ишетелә. Әрәмәлек артына берничә урында бәрәңге түтәлләре күренә. Аларга тоташып диярлек, тыныч диңгезне хәтерләтеп, арыш басуы җәелеп ята. Тук башакларын күтәреп тора алмыйча, арыш сабаклары, боз суккандай, бер якка сөрлеккәннәр. Арыш басуының бер башы «Яшьлек» шәһәрчегенә барып тоташа. Манаралы краннарның уклары әйтерсең лә болытларга ашкан, алар биш катлы пулатлардан да әллә никадәр биек. Ә арыш басуының икенче ягы таш койма белән әйләндереп алынган химия комбинатына барып терәлә. Комбинат эчендәге колонналар ерактан стартка тезелгән баллистик ракеталарны хәтерләтәләр. Гүя берничә секундтан команда булыр һәм алар үз артларыннан кызыл ут I өлтәсе бөркеп очып китәрләр төсле. Факел бүген җилфердәми, ә ут баганасы булып өскә ургый. Асфальт юлның икенче ягында күз күреме җитәрлек ераклыктагы урман Гөлүскә яшел хәтфә юрган ябынгандай тоелды. Урман белән юл арасында тимер-бетон эстакадаларда торбалар сузылган. Гөлүс аларның суык үтмәслек итеп пыяла мамык белән җылытылган булуын да, алар буйлап шәһәр читендәге ТЭЦ тан химкомбинатка пар, җылы су килүен дә белә. Ләкин хәзер ул ялтыравык ак калай белән тышланган бу торбаларның ни өчен кирәклеге турында уйламый, ә аларны бер караганда үтә озын күпер белән чагыштыра, ә икенче караганда кояш нурларында ялтыраган, бер-бер артлы тезелешкән самолетлар итеп күрә. Як-ягына өрәңге, юкә агачлары утыртылган күгелҗем-шәмәхә юлдан берөзлексез алагаем зур «КрАЗ»лар, үгезле «МАЗ»лар, эшчән «ЗИЛ»лар. юртак аттай җитез <-ГАЗ»лар уза. Кайчагында алар арасында кечкенә җиңел машиналар да очрый. Тирә-якны күзәтеп, тыз-быз узып торучы машиналар җиленең рәхәтлеген тоеп баручы Гөлүс түзмәде: — Низами абый, бу тирә нинди матур! — диде. — Мпн рәссам булсам. көннәр буе өйгә кайтып кермәс идем. — Бездә бер художник бар инде, шул җиткән.— диде Яббарбв. мыскыллы елмаеп. — Аннары эшләргә кеше дә калмас. Бригадирның сүзләре Гөлүснең кәефен җибәрде. Бара-бара ул сорап куйды: — Нигә син теге картны эчкече дидең? — Эчкече дими нәрсә дим, паралич суккач. — Ә син үзең күрдеңме соң аның эчеп йөргәнен? Яббаров ялт борылып. Гөлүскә карады. — Мин күрмәсәм. күрүчеләр күп. — Ә комсорг бер дә алай димәде. Бригадир Гөлүскә бала-чагага караган кебек көлемсерәп карады. — Бигрәк тә инде беркатлы үзең. Гөлүс. Сон. карга күзен карга чукыймыни?! Юк. билгеле. Начальнигы да. замнары. постройкомы да — барысы бер калыптан инде. Ә комсорг читтә калсынмы? Булмас хәл. Начальство килеп өч ай эшләми, уже фатир бирәләр. Ә безнең ише ка ра халык жан тирен чыгарып, муеныннан саз ерып, дүрт-биш ел эшли, и то әле бирәләрме, юкмы. Чиратың җитсә дә, көтә-көтә көтек буласың — Ә син үзең ничә ел көттең?—дип сорады Гөлүс, бригадирга яннан карап. Яббаровның зур авызы колак очларына кадәр җитеп, җәелеп китте, ф — һе, мин мин инде ул! Мин дә-алмасам, кем алсын тагын! Ике ел дигәндә — шалт Мөхәммәтҗан! Әзрәк тарыш булды булуын, но ниче- а го — үтте! Постройком председателен чөйделәр. Ә мине ике бала, хатын = белән кая куйсыннар? Элек торган баракта уже яна хуҗалар. Менә * шулай, энем, яши белергә кирәк. — Ә бит синең аркада кешене урыныннан алганнар. — Нишләп минем аркада булсын. Мин бит аны рәнҗетмәдем. Ал- 7 дынартын чамаласын иде. Керәсеннән алда чыгасынны уйла, дигәннәр. һәй, мина дисә, ник чукынып китмиләр! Ул үзе дә алай мүкләнеп ята 3 торганнардан түгел, тагын җылы урын тапты. Яббаров асфальт кырыннан адымнарын зур итеп, башын өскәкүтә- - pen, үзүзеннән канәгать булып атлый бирә. Арттан куып җитеп, әле- § дән-әле узып торучы машиналарга игътибар итми. Шушы бәләкәй ге- . нә арыш басуы буйлап атлавы ана бик рәхәт иде. Жил искән саен бо- _ рынга җитлеккән арыш исе килеп бәрелә. Аннан кыр тәме килә, авыл - исе аңкый. Ни әйтсәң дә ул бит шәһәрдә туыпүскән кеше түгел. Күз 7 алдына ипчәмә ел күрмәгән туган авылы килеп басты. Яшьләр үсәләр- - дер, ә картларны әкренләп авыл очындагы, озын-озын, колач җитмәслек л юан топольләре шаулап утыручы зиратка озаталардыр. Ул да әнисе _ каберенә тополь утырткан иде. Үскәндер инде хәзер. Әйе, унбиш елдан артык вакыт узды инде аның авылдан китүенә. Шул вакыт эчендә бары бер генә —әнисен җирләргә генә кайтып кил- * де. Тагын берәр кайтырмы, юкмы, билгесез. Нишләптер күңеле сүрел- ? де теге вакыйгадан сон, хәер, колач җәеп каршылар туганнары да юк, ~ чыбык очы, тал очы гына. Теге вакыйга... Бик үк күңелле түгел иде ул. Низаминың беләгенә көч, йөрәгенә дәрт кереп, егет булып җиткән чагы иде. Холкы кырысрак булганга, аннан үз яшьтәшләре генә түгел, бер-ике яшькә өлкәнрәкләр дә шөлләп йөри иде. Шулай булмыйча — үзе үгездәй таза, чат саен дус-иш, кесәсе дә буш тормый, чөнки ул тик торуны белми иде. аты белән көндез дә, төнлә дә юырттырып кына тора. Ул теләсә кайсы кызны озатып, ни теләсә шуны эшләп, ни кыланса шул килешә өйләнмәгән егеткә, дип йөри иде. Тик Фираяны гына ул бервакытта да озатмады. Аның янына башка егетләрне дә-җибәрмәде. Фираяга ул җәйне унҗиде яңа тулган иде. Зәп-зәңгәр күзле, көнбагыш чәчәгедәй сары чәчле, зифа буйлы бу кыз белән Низами сирәк очраша. Ә очрашкан чакларында егет кызга гадәтенчә усал итеп, кашларын җимереп түгел, ә ниндидер үзгә булган, ягымлы караш белән, күзләрен зур ачып, җылы елмаеп карый иде. Фирая аңа сүз куша алмый, йөзе, алсу пәрдә каплагандай, кызыллана. оялуыннан кулларын кая куярга белмичә аптырый иде. Фираяга Низаминың дәртле йөрәк тибеше ишетелә кебек. Егет аңа бер-ике гали, ләкин ШУЛ ук вакытта күңел тибрәтерлек сүз әйтә дә китеп бара Аннан. Фирая кузгалып киткәч, туктап, кыз күздән югалганчы сокланып карап тора Шуннан соң юлында берәр кеше очраса, ул тагын Усал Низамига әйләнә. Үзенең андый булуына ул үзе дә аптырый иде. Дөрес, кечкенәдән үк каты бәгырьле, бер дә елый белми иде. Әтисе белән өлкән абыйсын сугышка озатканда да еламады. Ә аннан соң инде балавыз сыгарга вакыт та тимәде. Унбер-упике яшьлек малайлар да кырысланды... Тигез асфальт юл кырыннан баруы бик рәхәт иде. Кояш җылысыннан Низаминың тәне эсселәнде, киемнәре аркасына ябышты. Ул күлмәк изүен ычкындырды. Сал кынча җил йөнтәс күкрәгенә кагылып үт- те. Низами иркен сулап, һавага карап алды. Катлы-катлы болытларны жил көнчыгышка куа. Өстәге болытлар мамык эскертләре кебек ап-ак, ә түбәндәгеләре кар таулары кебек бераз зәнгәрсу. Ә ерактан әле яңа гына күтәрелгәннәре химкомбинат эчендәге факел төтене кебек кап- кара. Янгыр булыр, ахрысы, көн бик эссе. Гөлүс пошмыйча уйланып барган бригадирга, аннан сәгатенә күз салды. — Кызурак барыйк, соңга калабыз бит. Гөлүснең сүзләре Яббаровка тагын ошамады. Кая ашыга бу егет? Эш — бүре түгел, урманга качмас. Ашыксаң, ашка пешүеңне кәттә тор. Ул уйлары белән тагын туган авылына кайтты. Шул ашыгу дигән нәрсә харап итте дә инде аны. Теге вакытта ашыкмаган булса... Ул кичне Низами күрше карчыгына урманнан утын алып кайтып бирде. Утынны бушатып, чиннеккә кертеп өюгә, табын әзер иде инде. Ә аннан чыкканда егетнең кәеф күтәренке иде. Ул өенә кереп, өстен алыштырды да клубка ашыкты. Ләкин ярты юлда аңа шау-гөр килеп клубтан кайтучы яшьләр очрады. Низами кире борылды һәм яшьтәше Фәррахтан клубта кемнәр булганын сораштыра башлады. Фәррах, аны- моны уйлап тормастан, бер кунак егете булуын һәм аның Фираяны озата барырга жыенуын әйтте. Низами яшьтәшен изүеннән эләктереп алды. — Нәрсә?! Җавап көтеп тормады, тиз генә борылды да түбән очка Фираяларга йөгерде. Ул килгәндә Фирая белән кунак егет капка төбендә тарткалашып торалар иде. Ерактан ук Фираяның: — Җибәрегез, мин керәм! — дип әрнеп әйткән сүзләрен ишетте Низами. Кызның бу сүзләре егет күңелендә моңарчы тышка бәреп чыкмаган ләззәтле тойгылар һәм бер үк вакытта аны кызгану хисе уятты. Әгәр аның каршында арыслан булса, ул аңа да берсүзсез ташланачак иде. Бары кызны гына коткарсын. Низами килеп тә җитте, егетнең буй-сынына да карап тормыйча, каршына чыгып, яңагына салып та җибәрде. Кунак егете дә Низамига бирешерлек түгел иде — бурычлы булып калмады. Фирая кереп киткәнне күреп, Низами кесәсеннән велосипед чылбыры тартып чыгарды һәм кунак егеткә селтәнде. Егет «аһ!» дип башын тотты һәм бөгелеп төште. Шул кызудан Низами аның аркасында да чылбыр эзе калдырып өлгерде. Үгез кебек ярсыган Низамины иптәш егетләре килеп араладылар... Клубта, сәхнә алдына куелган иске эскәмиядә Низами башын аска иеп шактый вакыт утырды. Үзләрен күрмәсә дә. ул клубка җыелган авылдашларының ачулы йөзләрен, әле генә больницадан чыккан, башы акка уралган кунак егетенең карашын сизеп торды. Алар авылында элек-электән үк кунакны кыерсыту юк иде. Низами бары тизрәк үзен моннан алып чыгып китүләрен генә теләде. Ачу китергеч сөйләүләрдән, баш катыргыч сораулардан соң суд үзенең эшен тәмамлады. Аңа өч ел бирделәр. Низами төньякның җан өшеткеч әче җилләренә дә. йөрәкләргә төшә торган салкынына да әллә ни игътибар бирмәде. Яшьлеге белән ул аларны сизмәде. Әмма бер нәрсә аның җанын борчыды: Фираяның күз яшьләренә чыланган ике хатыннан соң башка җавабы булмады. Байтак вакытлар егетнең күз алдында торды ул сары чәчле, зәңгәр күзле түбән оч кызы Фирая. Ахырда Низами аңа да кул селтәде һәм күңелсез тормышын аз гына ямьләндерү нияте белән үзенә дуслар эзли башлады. Алар анда җитәрлек иде. Йкешәр-өчәр мәртәбә утырып чыгарга өл- гергән яңа дуслары аны ничек яшәргә өйрәтә башладылар. «Тормыш— көрәш ул, кем көчле — шул өстен чыга», «тормышны шулай яшәргә кирәк — артыңа борылып карагач, буш шешәләр тавы һәм итәкләрен төшерергә өлгермәгән хатынкызлар өере күренсен», «эш, син бездән курыкма, без сиңа тимәбез» һәм башка шуның ише мәгънәсез, пычрак < мораль белән яшәргә өндиләр иде алар. Яхшылык аз керә, яманлык тиз керә, дигәннәр бит, Низамига да боларны үзләштерү өчен күп вакыт кирәк булмады... — Читкәрәк чык, машина бәрә бит үзеңне! Гөлүснең тавышы Низамины сискәндереп җибәрде. «Фу, шайтан, нәрсә, хатын-кыз сыман уйган бирелдем соң әле мин?— дип куйды Яббаров үз-үзенә. Алар килеп җиткәндә бил тиңентен чишенгән, тәннәре кызыллы- каралы булып кояшта янган төзүчеләр эшкә тотынганнар иде инде. Зиннәт алып килгән пәрәмәч белән тамак ялгап алгач, Гөлүс тә кулына инструмент тартмасын алды. Төшкә кадәр бетон кабул итү өчен опалубка ясый башлаганнар иде. Зиннәт белән шунда юнәлделәр. Алар эшли торган корпустан йөз адымнар чамасы ары монтажчылар киртле балкалар урнаштыралар иде. Утыз тонналы кран әледән- әле әче итеп кычкыртып куя. Башына сары каска, брезент куртка өс* теннән чылбырлы киң каеш буган ике монтажчы егерме метр чамасы биеклектәге балкаларда җәһәтҗәһәт йөри. Гөлүс тә андый балкалардан йөгереп кенә үтәр иде. Ул бит физкультура дәресендә бик шәп йөгерә иде. Дөрес, анда буш җирдән бер генә метр биеклектә иде. Көянтә кебек итеп эшләнгән тимер ыргакларга эләктерелгән бал* * каны кранчы колонналар башына якын ук китергәч, өстән аңа кул бол* м ran, кайсы якка һәм күпме борырга икәнен күрсәтәләр. Балка үз уры* • нына төшеп утыруга, электросварщиклар башларына кара пыялалы 2 битлек киеп, тирә-якка ут очкыннары чәчрәтеп, балканы беркетеп тә куялар. Гөлүс, күзен дә йоммыйча, хәтта бераз авызын ачып, монтажчыларга карап торды. Аның йөзе җанланып китте. «Менә боларның эш ичмаса! Безнең кебек, тактага кадак сугып йөрмиләр». Зиннәт эшкә тотынган иде инде. Гөлүс тә такталар арасыннан ярар- даен сайлап алды да җыелмалы тимер метр белән буен үлчәде. Инструмент тартмасыннан кул пычкысы алып, тактаны билгеләнгән турыннан кисеп ташлады. Шундый ук озынлыкта тагын дүрт такта кисеп, аларны бергә җыеп, җирдә яткан ике такта өстенә җәеп салды. Такталарны бер-беренә елыштырып, кысып куйды. Башларыннан тигезлеген тикшерде. Аннары, бер озын нарат такта алып, җәелгән такталар өстенә аркылы куйды. Кадак сугып беркеткәч, тактаның артыгын кисеп төшерде. Гөлүс такталарның икенче башын да шулай беркетте. «Нинди ялыктыргыч эш» дип уйлады ул һәм әзер щитны Зиннәт янына илтеп куйды. Зиннәтнең көрәк кадәр куллары күз иярмәс тизлек белән йөри. Ул шабыр тиргә баткан. Тәне көрән төскә кергән, көрән генә дә түгел, чегән кебек каралган. Эшләгәндә яңак сөякләре кыймылдап куя. Ә кадак сукканда ул авызын кыйшайтып, тешләрен кысып, бөтен көче белән бәрә. Нинди генә кадак булмасын, ул ике-өчтән артык сукмый. Әйтерсең тактага түгел, ә майга кадак кага. — Зиннәт, арымадыңмы әле? — дип сорады Гөлүс, аның янына килеп баскач. — һәй, юләр, эшләп кеше арыймыни?! — дип куйды Зиннәт ннндя- дер мәгънә белән.— Мә, бу щитны тотып тор әле. Менә шулай... Хәзер икенчесен тот... Минемчә, һәр эштән тәм табарга кирәк, һәр эшнең үзенә күрә ләззәт бирә торган ягы була. Әйтик, укытучы үз укучыларының яхшы укып, белемле, илгә кирәкле кешеләр булуы белән горурлана, врач өчен авыру терелүдән дә зуррак сөенеч юк, игенче фәлән к а р А м и ф ОЧАР КОШЛАР вялен яната ментнер уңыш үстерәм дип горурлана, шуның өчен янып-көеп, төн йокысын жәлләмичә йөри. Ә төзүче — жпрдәге иң борынгы, ин кирәкле һәм гуманлы һөнәрләрнең берсе. Күпме шәп төзүчеләрнең исеме тарихта саклана, ә?! — Ну. алайга китсәң, Герострат та тарих битендә үз урынын алган. — Син ялгышма, егет, монысы бөтенләй икенче операдан. Гомумән, нинди генә эш булса да, изге эш турында сүз бара, күңел биреп эшләсәң— ул сиңа хөрмәт тә. дан да китерә. Безнең идарәдә, Тукай әйтмешли, аттан артык эшләүче хөрмәт казанган агайлар шактый. Гөлүс Зиннәткә астыртын гына карап алды — Тукайны бик яратасың икән. Зиннәт моңа ачуланмады. Үзе дә бераз көлемсерәп каш астыннан карап торучы егеткә төрттереп алды. — Яратам, билгеле. Кирәк икән, рус. француз, инглиз классикларыннан да өзекләр китерергә мөмкин. Шулай, энекәш, үзеңне артык белдеклегә санама. Син белгәнне без әллә кайчан киптереп элгән инде. Гөлүс, беренче тапкыр күргәндәй, ике ел элек армиядән кайткан егерме дүрт яшьлек Зиннәткә текәлеп карады. Гәүдәсе уртача Анын җилкәләренә һәм аркасына карагач, ирексездән Гөлүснең күз алдына Алабуга пристанендагы йөк бушатучылар килеп басты. Күкрәге кин, куллары каты. Кара чәчләре кыска, тигез булып артка ятып торалар, йөзе һәр вакыт тыныч. Ләкин күзләре үткен, сирәк-мирәк алардан очкын чәчелеп киткәндәй була. — Зиннәт, син спорт белән шөгыльләнмисенме? Гөлүс бу сорауны бирүен үзе дә сизми калды. — Булгалый. Кил. әзрәк мускулларыңны тыгызлап китәрсен. — Кая? — Спортзалга. — диде Зиннәт елмаеп. — Әлегә икенче тулай торакның подвалында мәшәләнәбез. Беркөн Кабышев янына барган идек, спортзал вәгъдә итте Тик үзебезгә дә салышырга т/ры килер. Спортның нинди төре белән шөгыльләнүен сорарга Гөлүснең горурлыгы. мин-минлеге ирек бирмәде. Күк йөзе кара юрган ябынды. Кояш, башта бирешергә теләмичә, әле анда, әле монда юрганны ертып карады да. каршы тора алмагач, бөтенләй юк булды. Каяндыр килеп чыккан җил Зиннәтнең күлмәген яодтоварниклар өстеннән очырып төшерде, газеталарны бөтереп өскә күтәрде. Кешеләрне кисәтергә теләгәндәй, башта бер-пке эре тамчы шык-шык тактага килеп төште, аннан, сез әле һаман минем көчемә ышанмыйсызмыни дигәндәй, яңгыр будка түбәләрендә шыбырдап биергә һәм ахырда чиләкләп коярга тотынды. Балта осталары, ташчылар, монтажчылар — барысы да шау-гөр килеп будкаларга таба йөгерә башладылар

Ахыры киләсе санда