КЫЗЫМ ХИКӘЯЛӘРЕ
Әтинең эше көн саен эшли ин өйгә кайтып кергәндә, бездә Хәерниса апалары утыра иде. Гөлнарасы, кече буларак, Хәерниса апасының алдына ук менеп утырган, ә Гүзәле апасының тезенә сөялеп тора. Гәпләшәләр. Күбрәк Гөлнарасы тәтелди. Хәерниса апасы аны сөйләндерә : — Әниең бүген өйдәемени? — Әйе, өйдә. — Нигә эшкә бармады соң? Гөлнара бераз тоткарланып торды, әмма аптырап калмады: — Әниемнең эше эшләми. — Эшли. Әтиемнең эше көн саен эшли. Ул бер дә өйдә тормый. . Сүтәбез дә үрәбез Әнисе Гүзәлнең чәчен учына җыеп чамалап карады да: — Кызым, чәчең үремгә керерлек булып үскән инде, кил әле, үреп карыйк, — дип, аны көзге янына чакырды. Гүзәл, шуны көткән кебек, ленталарын күтәреп, әнисе янына көзге алдына килеп басты. Бер тапкыр үреп карадылар, нәрсәдер килеп чыкмады, сүтеп, тагын үрә башладылар. Әнисенә үрем тагы охшап бетмәде. Сүтеп кабат үрә башладылар, аннан тагын сүттеләр. Шунда безгә Хәерниса апалары килеп керде. Аларны көзге алдында күреп, каңгылдап, алар янына килде дә: — Нишлиләр болар көзге алдында? — диде. Әнисе җавап бирим дип авызын ачканчы, Гүзәл: — Сүтәбез дә үрәбез, сүтәбез дә үрәбез, сүтәбез дә үрәбез... — дип саный башлады. Хәерниса апа елмаеп куйды. Баланы уңайсыз хәлдә калдырмас өчен, шундук балалар теленә күчте: — Ә әтиеңнең эше эшлиме соң? Мин күбәләк түгел ләбаса! Урманга баргач, Гүзәл күбәләк артыннан йөгерә башлады. Менә тотам дигәндә генә оча да китә бит күбәләге, һич кенә дә тоттырмый, ф Шуның өстенә күбәләге дә чатыр-чотыр арасыннан, кычытканнар а өстеннән оча. — Йөгермә, кызым, күбәләкне куып җитеп булмый аны! — Мин бик тиз йөгерәм. S — Йөгерергә түгел, очарга кирәк күбәләкне тоту өчен! — Мин күбәләк түгел ләбаса! g Әтиемне сөткә алып барам « и Гөлнара белән икебез әбиләре капка төбендә кояш баеганын ка- ° pan бүрәнә өстендә утыра идек. Әнисе килеп чыкты: — Барыгыз әле, Зәйнәп апалардан сөт алып чыгыгыз.— дип. кы- £ зыма бидон тоттырды. Кызым белән җитәкләшеп Зәйнәп апаларына < киттек. Гөлнара атлавын да җәһәтрәк атлый, бидонын да җирдән ° өстерәтми. Кыланышы да бик җитди — эшкә ярый, янәсе! Безгә кар- * шы Хәерниса апасы очрады: и> — Кая киттеләр болар? Гөлнара очрашкан саен үзе белән чәңгелдәшеп туймый торган Хәерниса апасы алдында туктап та тормыйча: — Әтиемне сөткә алып барам, — диде дә эре кыяфәт белән узып китте. «Начальник» апа Эш бетәр алдыннан минем яныма Гүзәл белән Гөлнара килеп керделәр. Аптырап киттем. «Ничек инде бакча балалары бакчада түгел?» дигән шик йөгерде күңелгә. Әмма Гүзәл яныма килеп җиткәнче үк: — Әни тышта калды, сине көтә.— дип, минем шикне юкка чыгарды, өстәл өстендәге вентиляторга барып ябышты. Гөлнарасы тезләнеп, өстәл янындагы урындыкка менә үк башлады. Әмма минем эшләп бетерәсе ашыгыч эшем булганга, кирәкле кәгазьләрне алып, күрше бүлмәгә кереп киттем. Балалар да миңа иярделәр. Күрше бүлмәдә биш кеше утыра иде. Шуларның дүртесе минем кызларны каңгылдашып каршы алды. Икесенә ике открытка да бүләк иттеләр. Сүзгә кызыл кофталы апа гына кушылмады. Гүзәлне бу хәл пошаманга төшерде. Ул ымлап мине чакырды да, янына килеп иелгәч, колагыма пышылдап: — Кызыл кофталы апа сезнең начальникмыни? — дип сорады. — Юк, кызым, ул начальник түгел. Ә ник алай дисең? — Соң, ул апа безнең белән дә, башкалар белән дә сөйләшми ич! Миңа эссе! Кичләрен шактый салкын була башлады. Гөлнара җәйге күлмәген салды, әнисе аңа кышкы күлмәк кигезде. Аңа күлмәк бик ошады, ул аны йокларга ятканда да ирексездән генә сала. Аның мондый күлмәкне беренче киюе. Аны күрсәтеп күлмәкчән генә йөрисе иде дә бит — салкын. Күлмәк өстеннән кофта кияргә туры килә. Безгә Хәерниса апасы килеп керде. Балалар уеннарын ташлап Хәерниса апаларына каршы йөгерделәр. Әле генә салкынга зарланып йөри торган Гөлнарага кинәт эссе булып китте. Ул ашыга-ашыга чишенә башлады. Әнисе аны орышып: — Кызым, нигә кофтаңны саласың? — Миңа эссе! — Нинди эссе ди ул көз көне, әле генә туңам дигән идең бит! — Хәерниса апа Гөлнараның тәти күлмәген күргәне юк бит әле!— дип, Гүзәл мәсьәләне ачыклады. Сыер саугач Гүзәл миңа ияреп күрше Зәйнәп апаларына сөткә керде. Сыерлары савылмаган икән әле. Безгә сыер сауганны карап торырга туры килде. Савып бетергәч, Гүзәл аптырап калды: — Әти, сыерның имчәкләре нигә картайды? Яңгыр чүбе генә яуган ич! Быел җәй башы артык коры килде. Табан астыннан тузан күтәрелә. Менә бер заман яңгыр җиле сыман дымлы җил исеп куйды һәм, чыннан да, яңгыр тамчылый башлады. Балалар белән шатланышып урамга чыктык. — Яңгыр булса, мин өйгә кермим, яңгыр астында торам, — ди Гүзәл. Гөлнарасы да яңгыр тели: — Яңгыр яуса, курчагымны да альт чыгар идем, — ди. Әмма яңгыр сибәләп кенә узды. — Эх, яумады бит, — дип куйдым мин сызланып. Гөлнараның күзе юл тузанында. Яңгыр тамчылары тузан өстенә төшеп төерләр ясаган. Ул аларны бераз карап торды да. — Әти, кара әле, яңгыр чүбе генә яуган ич! — диде. Сыер күземә карый! Кызым белән Зәйнәп апаларына сөткә кергәндә, аларның сыерлары, сауганны көтеп, ишегалдында тора иде. Гөлнараны тышта калдырдым да, өйгә кереп киттем. Кинәт кызым черелдәп кычкырып җибәрде. Тиз генә кире борылдым. Карыйм, болай берни дә булмаган кебек: кызым—мин калдырган җирдә, ә каршында, иреннәрен ялап, сыер басып тора. — Ни булды, кызым? — дим борчылып. Күзләрен сыердан алмыйча, Гөлнара кырын-кырын минем якка атлый: — Сыер күземә карый! Кәҗә, пожолысты, минем печәнне аша! Авылга бардык. Мияҗиһан алаларына. Килгән саен Мияҗиһан апалары балаларны бетмәс-төкәнмәс сораулар белән каршы ала. Әмма бу юлы балалар ишегалдында кәҗә күрделәр дә, апаларына игътибар итмичә, кәҗә янына йөгерделәр. Аларга яшьтәшләре Равил дә иярде: — Әйдә, кәҗәгә ипи ашатабыз! Минҗиһан апа — безнең белән мавыктымы, әллә инде кирәген тапмадымы — Равилгә ипи бирмәде. Равил кочаклап печән алып килде. Гүзәл Равил кочагыннан бер уч печән алды да кәҗәгә сузды: — Аша, кәҗә, аша, бу — тәмле үлән! Равил кеткеләп көлеп җибәрде: — Нинди үлән булсын бу, бу бит — печән! Гөлнара да бер уч печән алып кәҗә алдына килеп басты: — Мә, кәҗә, печән аша! Кәҗә минем кызларга карап торуын дәвам итте, әмма печәнгә үрелмәде. Равил печәнне күрсәтүе булды, аның кулыннан ашый башлады. Бу хәл шәһәр кызларын аптырашта калдырды. Гүзәл белән Гөлнара бер-берсенә тирән мәгънәле караш белән күз атышып алдылар. — Хәерниса апаны сыйлаганда, әби «пожалысты» дип дәшә, әйдә, без дә шулай дип карыйк! — дип, Гөлнара бер уч печән тотып кәҗә алдына килеп басты: — Кәҗә, пожалысты, минем печәнне аша! Ә кояш кемнеке? Әбиләрнең капкасы төбендә утырабыз. Бүрәнә өстендә. Кояш батып килә. Көнбатыш кызарган, кояш зур китек шар булып, каршыдагы Зәйнәп апаларның өйләре артыннан безгә карап тора. Кызым сорау артыннан сорау яудыра: — Бу өй кемнәрнеке? — Зәйнәп апаларыңныкы. — Ә капка? — Капка да Зәйнәп апаларыңныкы. — Ә тополь? — Тополь дә Зәйнәп апаларыңныкы. — Ә кояш?.. Кызымның соңгы соравына җавап биреп өлгермәдем. Китәргә вакыт иде. Җитәкләшеп урам буйлап киттек. Гөлнараның күзенә яңадан кояш чагылды, әмма бу юлы Зәйнәп апаларның өе артыннан түгел, урам уртасыннан күренә. Бала аптырап калды: — Ә кояш Зәйнәп апаларныкы түгелмени?