КИТЕК КҮҢЕЛ
1
Ир кеше елмаеп куйды: — Хак әйттегез, сөйкемле туташ! Малай чагымда мин җәй буена ат саклап тамак туйдыра торган идем... «Мустанг* — «Ат» дигән сүз, дөрес. Әмма бит минем исемем «Му» дип башланмый, татарча «о» белән әйтелә: Мос-таң-гир! — Гаҗәп, татарда андый исем ишеткәнем юк! Мос-таң-гир! — Бабам Мостафа, атам Җиһангир... Менә сиңа — Мостаңгир! Әти шулай хыялый булган дип сөйлиләр... — Матур исем килеп чыккан... Мостаңгир... Мостаңгир хатынны үбә... Тышта әкренләп яктыра. — Ә син кемне үпкәнеңне беләсеңме, Мостаңгир? — Беләм... Сәлимә исемле тол хатынны үптем! Сәлимәнең йөзендә гаҗәпләнү чагыла. Кызыксынуын яшерә алмыйча. Сәлимә Мостаңгирга карый: • Менә сиңа — мә! Каян килеп минем исемне белә әле бу иптәш сизеп тора, үзе елмая, озаграк сузу өчен, үрелеп шырпы ала да тәмәке кабыза. әһәр йоклый. Бер тәрәзәдә генә ут һаман сүнми дә сүнми. Яшь кенә бер ир белән яшь кенә бер хатын сөй- ләшәсөйләшә таң аттыра. — Исемең ничек синең? — дип башланган иде аларның сүзләре. — Мостаңгир! — диде ир кеше. — Мостаңгир?! — дип гаҗәпләнеп кабатлады хатын. — Ул нинди исем тагы? «Мустаңгир» кайсыдыр бер телдә «ат көтүчесе* дигән сүз түгелме соң? Мостаңгир?» —дип уйлый үзе. Мостаңгир елмаеп Сәлимәгә карап тора. — Каян белдең? — дип сорый Сәлимә. Мостаңгир серне тиз генә ачарга теләми. Сәлимәне бераз көттерәсе килә. Сәлимәнең кызыксынуы артканнан-арта. Мостаңгир моны Сәлимә аны күзәтә: «Тәмәкене дә әллә ничек, матур итеп тарта бу Мостаңгир». Сәлимә тәмәке төтенен куллары белән җилпеп тарата. — Әйт инде, Мостаңгир?.. Каян белдең? — Мин сихерче бит! — Әйт әле, тылсым иясе, миңа ничә яшь? — Әйтмим! — Тотылды, тотылды... Алайса, монысын беләлмисең! — Беләм! — Әйт, белсәң, әйт! — Егермедә дисәм — ялган! Утызга җитеп киләсең дисәм — яратмассың! Сәлимә Мостаңгирга сокланып карый: «Кара, нинди дипломат бу Мостаңгир!» ди эчтән генә. — ...Шулай да ике яшькә киметеп булса да әйтим инде: сиңа... Мостаңгир Сәлимәнең күзләренә сөзеп, төбәлеп, аның эчке дөньясына үтеп керердәй итеп карый. — Сиңа егерме дүрт яшь! — ди Мостаңгир. Бу юлы да Сәлимәнең карашында сорау кыймылдый: «Каян белә соң ул барысын да? Берәрсе яллап җибәрмәгәндер бит! Юк, бу күзләр сатлык кеше күзләре түгел!» — Карале, — диде ул кычкырып. — Нәкъ өстенә бастың — миңа егерме алты тулды... Мөгаен, син юристыр! Мостаңгирның күзләре хәйләкәр очкыннар чәчә. Ул башын селки. янәсе, беләлмәдең. — Мъ! — ди ул. — Алайса, язучы яки журналист! — Мъ! — Алайса, артист яки режиссер! — Юк! Син күзәтә белмисең, Сәлимә! Мин — инженер, дустым! — Менә сиңа — мә! — Әле җитмәсә, цех башлыгы, белдеңме? — Син профессияңне ялгыш сайлагансың... — Нигә, Сәлимәҗан? — һәр премьера саен син театрда, һәр вакыт синең кесәңдә яңа китаплар, газеталар була... Синең эштән соңгы вакытың сәнгатькә бирелә... — Юк! Сәнгать миңа бирелә... — Син сәнгать кешесе, Мостаңгир! — Бу юлы да син хаклы түгел! Мин сәнгатьне яратучы гына... Беркайчан да артист яки музыкант булырга хыялланганым булмады... Сәлимә бу юлы дәшмәде. Ул тирән итеп көрсенде дә Мостаңгирның күкрәгенә башын куйды. Мостаңгир рәхәтләнеп күзләрен йомды. Сәлимәнең чәченнән тәмле бер ис бөркелә. Борынны ярып керә торган хушбуй исе түгел ул. Җир җиләге аралашкан урман печәне исен хәтерләтә ул ис... — Мостаңгир!.. Син барысын да каян белдең? Безнең уртак танышыбыз да юк шикелле! — һичнәрсәдән шикләнмәгез, туташ! Мантыйкый фикерләү ысулы! — Сез бик борынгы китаплар телендә сөйлисез, бәлки төшендереп бирерсез? — Фикер эзлеклелеге һәм күзәтүчәнлек! Логика! Мантыйк! «Хуҗа Насретдин» тамашасын карарга фәкыйрегез дә барган иде. Менә шул тамашаны карарга театрга ике кыз килде. Алар һәр вакыт премьераның беренче көненә йөриләр... Аларның берсе чем-кара, икенчесе сап-сары чәчле иде. Тәкъдир шулай кушкандыр инде: бу ике кыз без фәкыйрегез утырган рәтнең алдына гына утырды. Колак дигәнең бик сак нәмәрсә бит, каһәрең, ишетә. Кара чәчлесе сары чәч- лесенә «Фирая» дип мөрәҗәгать итә, сары чәчлесе кара чәчлесенә «Сәлимә* дип дәшә... Сәлимә чын күңелдән көлә башлады. — Очлы колак! — дип ул Мостаңгирның колагыннан тарткан була. — Аннан соң, синең тол хатын икәнлегеңне альбомдагы рәсемнәр сөйләде... — Очлы күз! — Я инде, Сәлимә! Аннан башка да минем кушаматларым аллага шөкер... — Нинди кушаматларың бар тагын? Әйт әле, әйт! — Кыяр баш! — Ни өчен бирделәр? — Баш түбәм ике бөтерчекле минем! — Кая әле, кая! — дип, Сәлимә Мостаңгирның чәчен актарырга тотынды. — Чынлап та! Ике галактика! Пауза. Мостаңгир сүз башлады: — Нигә аерылыштыгыз дип сорасам, бу сорауны сиңа атлаган саен бирә торганнардыр... Шаяру бетте. Икесе дә җитди, уйчан. — Тормыш гаять кызык икән, Мостаңгир! — диде Сәлимә. — Катлаулы дип әйтергә теләгән идеңме? — Кызык та, катлаулы да!.. Без аның белән озак йөреп кавыштык... Беренчегә бергә кердек... Унынчыны бергә бетердек... Бөтен кеше безне «Йосыф белән Зөләйха» дип йөртә иде. Өйләнештек... Бер ел да тора алмадык... Өйләнешкәнче яратышмадык түгел... Яраттык... һәрхәлдә, шулай тоела иде... Бергә тора башлагач, ике-өч ай уздымы, юкмы, мин коточкыч хата эшләгәнемне аңладым... Хата дип әйтеп булмый... Юк-юк, хата түгел ул. Әгәр мин аңа чыга алмасам. бу коточкыч үкенеч, хәтта бәхетсезлек булып күренер иде. Менә ш>шы хатаны аңлау өчен, аңа чыгарга, шушы хатаны эшләргә кирәк булгандыр... — Эчә идемени? Бу сүзләрдән Сәлимәнең кәефе китте. — Кызык инде бу кешеләр... — диде ул кырыс кына. — Гафу ит, Сәлимә, мин сине рәнҗетергә теләмәгән идем. — Бөтен кеше «начар идеме, ямьсез идеме» дип теңкәмә тиеп беттеләр инде. Эш начарлыктамыни? Эш ямьсезлектәмени? Әни фи- керенчо, дус кызларым уенча, ул алтын ир. Барча таныш-белешлә- рем, дус-ишләрем аннан киткәнгә аптырый. Әни мине гомере буена аңламаячак... Хәзер, Мостаңгир, ана кызын, кыз анасын аңламаган чаклар була. Хәтта мин үземне дә аңламыйм. Начар түгел иде ул, яМьсез дә түгел иде. Белмим... белмим... Аңа кияүгә чыгуны бер ялгыш итеп карасаң, аның белән торырга маташуны мең ялгыш итеп карарга кирәктер... Беләсеңме, дустым, сәбәбе ни икәнен һич әйтә алмыйм... Элеккеге яратып йөргәннәрне искә төшереп, мин аны яратырга тырыштым. Юк!.. Нигә аны да, үзеңне дә җәфаларга? Тынлык. Почмактагы электр «хисапчы» чикерткә кебек черелди, аш бүлмәсендәге суыткыч гүелди... Бәләкәй өстәлдә кул сәгатенең текелдәве ишетелә... — Альбомыңда саклыйсың... —Альбом —ул кеше тарихы. Мостаңгир!.. Кечкенә бер адәмнең бәләкәй генә тарихы ул... Замана үзгәргән саен, альбомдагы, стенада БАТУЛЛА ф КИТЕК КҮҢЕЛ гы рәсемнәрне утка якмыйм мин... Рәсемен ертып кына кешене күңелдән юып булса икән! Яхшымы, яманмы — ул булган! Озак тынлык. Сәлимәнең фикерен Мостаңгир кабатлый: «Рәсемнәрен ягып кына кешене онытып булса икән!» Тышта буран котыра. Сәлимә Мостаңгирга елыша төшә. Сәлимә күңеленнән генә: «Язмыш безне ни өчен очраштырды икән, Мостаңгир? Нигә болай бик тиз, бик җиңел ияләшеп киттек соң әле без?» Бүлмәдәге тынлыкны сискәндереп, сәгать тырылдый башлады. Бәләкәй өстәлдә Мостаңгирның кул сәгате бии. Мостаңгир сикереп тора. — Сәлимә, сәгать җиде! Ул юынып та тормыйча киенде. Сәлимә халатын бөркәнде. — Чәй эчеп кит ичмасам! — диде Сәлимә. — Соңга калам, юлга сәгать ярым китә дә китә! — диде дә Мостаңгир ишекне ачты. — Килерсеңме? — диде Сәлимә өмет белән. — Килермен, Сәлимә, килермен... Сәлимә пальто кесәсеннән күн янчык чыгарды. —Менә сиңа ачкыч! Син бу ишекне теләсәң кай вакытта ачып керә аласың! Мостаңгир Сәлимәне кочаклап үпте. — Туңасын, яп ишекне! Я, хуш, Сәлимә! 2 Сәлимә аны көтте, көнозын, төнозын көтте. Тәрәзәдә ут юклыгын күреп борылып китмәсен дип, Сәлимә утны сүндермәде. Почмактагы «хисапчы» армый-талмый черелдәвен белә, аш бүлмәсендәге суыткыч вакыты-вакыты белән гүелдәп ала да тагын тына... «Әгәр килмәсә? Мине аңламаеа?» «Көтәргә кирәк! Көтәргә! Вакыт хәл итәр! Бер көн! Ике көн! Өч!.. Бер атна көтәргә кирәк! Әгәр мин аңа бер кичкә генә кирәк булганмын икән — фаҗига! Әгәр ул мине үз итә икән — җаным-тәнем, бар хисләрем, тырышлыгым аңа булыр!» Көн дә үтте, төн дә бетте. Шимбә көн башланды... Сәлимә һаман көтә... Ишек кагалар!! Сәлимә атылып ишеккә килә, ашыга-ашыга, кабалана-кабалана келәне күтәрә. Юк! Хат ташучы карчык булып чыкты... Газета-журналлар... Кич җитте... ' Тагын ишек шакыйлар! Ишек ачык... Юк! Сөт китерүче апа икән! - Сәлимә, сөт шешәсен суыткычка куеп, көзге алдына килде. Күз төпләренә сөрем кунган, бит урталары сулып, эчкә баткан. Бик йончылган кыяфәтле хатын күренә көзгедә. Ул Сәлимәгә мыскыллы итеп карый да сагышлы итеп елмая. «Юләр дә инде син, Сәлимә! Котлар очкыч тинтәк бер хатын... Килер димсең?» — Белмим, өздереп кенә әйтә алмыйм! Күңелем ышана! «Күңел! Күңел! Китек күңелле хатын син, Сәлимә!» — Тулган күңелле хатын мин! «Тулган күңел — китек күңел! Килмәсә Мостаңгирың?» — Яман булыр... Күңелем һаман тулган булыр... Сәлимә чөйдән шарф алып бөркәнде дә тахтага менеп, аякларын җыеп утырды. «Хисапчы» чер-чер итә. Суыткыч та ял итә... Баш һични уйлый алмый. Сәлимәне авыр йокы баса. ...Әллә каян гына Идрис килеп чыкты. Чыкты да Сәлимәгә карамый гына сөйли башлады. — Гафу ит, мин синең ирең була алмыйм! ♦ «Нигә гаепле кеше сыман чыраен яшерә ул? Минем алда гаебе юк ла аның... Мин аны үземә өйләнергә дә кыстамыйм! Нигә туры 2 карамыйсың син, Идрис?» 2 Идрис нигәдер учлары белән битен каплый. — Син мине яратасың, Идрис! Әйтмәсәң дә, хатын-кыз яраткан с кешенең карашын укый белә ул... Мин бит сиңа бик тә ошыйм... * Мине дусларың белән таныштырганда синең күзләреңдә һәр вакыт ♦ горурлык, мактану чаткылары күрәм... Синең карашың: күрәсезме, < Идрис абзагыз нинди кызлар белән генә йөри, ди иде бит. — Яратам, Сәлимә! Син күңелемә кереп утырдың! Ләкин мин > сиңа өйләнә алмыйм... £ — Ихтыярың... мин тагылмыйм... Син начар кеше түгел... Мин л үзең өчен әйтәм бит. Идрис... Мин сине яратам, дип әйтә алмыйм... Ләкин мин сиңа тугры хатын була алам... Үзеңне яраткан кешенең тормышын тутырып тору үзе бәхет булыр иде миңа... Син мәхәббәтеңнән качасың... Кире кайтырсың, ләкин соң булыр, Идрис... Тагын әллә ниләр әйтте Сәлимә. Идрис тә нидер сөйләнеп азапланды. Сәлимәнең колагында тик бер сүз генә чыңлап калган: — Сәлимә, син бит... Сине бит миңа кадәр кемнәрдер сөйгән, үпкән, ләззәтләнгән... Хуш... Беләм, тегеләй дә, болай да миңа газап... Томан Идрис шәүләсен юып бетерде. Томан артыннан икенче күләгә пәйда булды. Кем соң бусы? Кем булыр бу? — Кем син? — дип кычкырды Сәлимә. — Бу мин! — дип пышылдый шәүлә, — Бу мин — Сергей! — Ә-ә, Сережа... Нигә килдең? Мин бит сиңа әйттем, кабат килмә, дидем. — Өйләнгәнемне әйтергә дип килдем... — Ишеттем... — Матур яшибез, Сәлимә! — Теге чакта, синнән башка яши алмыйм, язылышыйк дип ялвардың! — Хәтта еладым да! Ләкин боларның берсе дә ялган түгел иде. — Ышанам, Сергей! Син эчкерсез кеше, син хатын-кызны кадерли беләсең... — Соң, нигә миңа чыкмадың! — Күңелем бигүк тартмаса да, мин синеке идем... Ләкин ми» башка өчен, син башка өчен яратылган... — Ни әйтсәң дә... без бит... — ...Безнең мөнәсәбәт безне бәйли алмый, аера гына. — Соң инде, бит без... — Ни өчен соң... — Белмим! Белмим! Белмим! Сәлимә, ачынып, Сергейның китүен таләп итеп кычкырды. Шәүлә юкка чыкты. Суыткыч тагын гүли. Гүелдәү бөтен дөньяны тутыра. «Хисапчы» инде пулемет тавышлары чыгарып тырылдый. Галәмне гарасат тавышы каплый. Таулар ишелә... Йортлар, манаралар упкынга җимерелеп төшә... Җир шары урталай ярыла... Котылгысыз, дәһшәтле кыямәт башлана кебек. Сәлимә берүзе! Берүзе Сәлимә! Кая соң кешеләр? Нишләп берүзе калды Сәлимә? Ичмасам Идрис яки Сергей да юк! Тузан, төтен, томан, кан давылында талгын гына булып таныш йөзләр күренеп-күренеп китә. Йөзләр, чырайлар, битләр! Кайсылары айгылдыйайгылдый көләләр. Кемнәрдер елый... Кемдер Сәлимәгә бармагы белән төртәтөртә оятсыз сүзләр кычкыра. Ә-ә, сүгенүче аның иренә охшаган түгелме соң! Берәү дә коткармас микәнни аны? Упкынга оча кебек Сәлимә, аста коточкыч тәмуг, җәһәннәм... Төш бит бу! Төш кенә... Уянырга кирәк, уянырга! «Мин бит ялгыш ятканмын, шуңа күрә бастырылам, саташам гына бит! Уянырга кирәк, берәрсе төртеп уятсын иде, менә-менә уянам... Хәзер уянып китәм... Кычкырам, кычкырам да үз тавышыма уянырмын...» — A-а... а-а... Тавыш ишетелми! Әйтерсең тын кысыла... Кинәт калтырарга, сикереп торырга кирәк, шунда саташудан ычкынып китеп була, диләр. Упкын төбенә якыная кебек Сәлимә. Берәү дә юкмыни соң? Кем бар? Кем?.. Күктән куәтле ике кул сузыла... Бу бит Мостаңгир! — Мостаңгир! Син мине алдамадыңмыни? Нигә болай озак көттердең?.. — Сәлимә, саташасың... Сәлимә!.. Мостаңгир Сәлимәне селки. Сәлимә күзләрен ача, аның күзләре түшәмгә карый, аннан соң Сәлимә Мостаңгирны таный. Ул Мостаңгирның кочагына ташлана да үкси башлый. Куркыныч төшнең бетүенә сөенепме, көткән кешесенең килүенә куаныпмы. Сәлимә үзе дә белми елый. Ул Мостаңгирны чытырдатып кыскан да үкси дә үкси... Мостаңгир аны иркәләп тә, селкетеп тә, хәтта ачуланып та карый. Ләкин Сәлимә туктый алмый. — Булды... булды... мин монда бит... Сәлимә тынычлана төшә. — Йә, йә, бетте... Мостаңгир аның юеш битен сөртә. Балаларча елавыннан уңайсызланып, Сәлимә юыну бүлмәсенә чыгып битен юа. чәчен тарый. Мостаңгир радионы борып җибәрә. Сәлимә аш бүлмәсендә чәй хәстәрләргә керешә. Эфирдан дәртле музыка агыла. Мостаңгир кухня ишеге яңагына сөялеп тәмәке кабыза. «Хисапчы» ның черелдәве дә, суыткычның гүелдәве дә ишетелми. Бүлмәдә музыка, бүлмәдә мәхәббәт. Берсе зарыгып көтте. Икенчесе ашкынып килде. Чәй эчкәндә дә, чәй эчкәч тә сөйләшергә базмадылар. Икесе дә сүз башларга форсат көтә. Ләкин уңай вакыт килми дә килми. Сәлимә нидер әйтергә сулыш алды. — Син мине гафу ит! — диде шул чак Мостаңгир. — Килә алмадым! Сәлимә «нигә озак көттердең?» дип сорарга гына уйлаган иде, җавап та килде. — Эштәге хәлләр! Бүген дә көнозын шуның белән йөрдем... Кабат бер сүз дә әйтүче булмады. Мостаңгир Сәлимәгә карый. Сәлимә Мостаңгирга караган килеш рәхәтләнеп, сокланып, сөенеп утыра. Бүлмәдә музыка, бүлмәдә мәхәббәт! 3 Ишекне шыгырдатмаска тырышып кына Мостаңгир эштән кайта. Сәлимәне эзли. — Бу нинди игътибарсызлык!.. Берәү дә мине каршы алмый. Балалар качыш-качыш уйнаган сыман, Мостаңгир бөтен җирдән •Сәлимәсен эзли, ләкин табалмый. Аннан өстәлдәге язуны күрә: «Мостаңгир! Чәй куя тор. Мин кибеткә киттем. Хәзер кайтам. Сәлимә». ' Мостаңгир чәйнеккә су агызып плитәгә куя да креслога җайлап утыра. «Мин мәхәббәтемне болай табармын дип уйламаган идем. Әкияттәге кебек, суга батучы бер кызны коткарам, аннан соң ул миңа гашыйк була. Яки караңгы почмакта юлбасарлар тырнагыннан бер кызны тартып алам, ул зур берәүнең кызы булып чыга, ул кыз миңа гашыйк була, мин дә аны яратам, тормыш ал да гөл бара... Бу әллә ничек булды шунда...» — Мостаңгир! Кабул ит! — дигән тавышка Мостаңгир сискәнеп куя. Ул Сәлимәне каршы ала. — Менә син яраткан сыр! — Рәхмәт! — Мостаңгир Сәлимәгә булыша. — Карының ачкандыр инде синең, балакай! — ди Сәлимә. — Тук дип ялганламас идем! Син пешергән аштан соң, завод ашханәсендәге ризыкларны кабасым да килми! — Көнозын ач йөрдеңме? Мостаңгир иңнәрен сикертеп куя. — Алланың каһәре суккыры дисәм, бик зур каргыш булыр инде... Юләр баш, шулай ашамый йөриләрмени инде?.. Түзәр хәлең калмаса, чәй эчеп алыйк. Чәй эчәләр. — Сәлимә! — Әү1 — Мин фатир алдым бит бүген! Мостаңгир портфеленнән шешә чыгарып өстәлгә куя. — Нинди фатир? — Законный фатир! Бер бүлмәле, яңа йорттан. Заводка якын гына... Сәлимәнең йөзендә сагаю, шикләнү, сорау чагыла. Озак тынлык. Сәлимә кәсасен өстәлгә куя. — Синең фатирың юк идемени әле? — Бер түтәйләрдә тора идем! — Котлыйм! — диде Сәлимә күңелсез генә. — Кайчан күченергә уйлыйсың? — Нигә мин генә? Кайчан күченәбез, диген! — Сүзеңне уйлап сөйлә, Мостаңгир!.. Үкенерлек булмасын! — Үткәннәргә үкенгән кеше — арты белән күлгә чумучы үрдәк!.. Бу якшәмбе машинага заказ бирдем. Башта моннан ташыйбыз, аннан теге түтәйләргә барып Мостаңгир карт буйдакның алама-сәләмә- сен алабыз. Сәлимә уйлый, шикләнә. — Нигә алай? Ике бүлмәле фатир ташлап, кайсы тинтәге бер бүлмәгә күченә инде. Балта биреп шөшле алдым, алдаладым татарны! Мостаңгирның йөзе кинәт уйчанлана. Тынлык. Чәй эчүнең яме китте. Сәлимә җавап көтә. Мостаңгир чәшкәсен этеп куеп тәмәке кабыза. — Заводка якын бит... Сәлимә бу җавапның нигезле сәбәп түгеллеген белә. — Әйтерсең моннан ерак... — Шулай да тегендә уңайрак бит, Сәлимә... — Шулайдыр инде... Анда завод, шау-шу. һава сөрем белән тулы БАТУЛЛА ф КИТЕК КҮҢЕЛ Ә монда уңайсыз, Идел дә борын төбендә, яшеллек тә күп, һавасы да чиста, урыны да тыныч... Мостаңгир бу ярым шаяру, ярым төрттереп әйтелгән сүзләргә игътибар итми: . — Татарлыгым көчле... Борынгыдан ир кеше хатынга йортка кермәгән... Сәлимә чын күңелдән көлә-көлә Мостаңгирны коча. — Их, син, Мостаңгир — хан! Алайса йортка керәсең килмәгәннән генә шул тар бүлмәгә күчәргә уйладыңмыни?.. Әллә шәһәрдә туып үскәнгә, мин ата-бабаларның ул гадәтләрен кагыйдә итеп тота алмыйм. • — Ярый, мин ордерны фатирга мохтаҗ кешегә тапшырдым, ди..., Тагын зур тынлык. Мостаңгир нидер әйтеп бетермәде. Сәлимә аның нәрсә әйтергә теләгәнен сизде кебек. «Әгәр аерылышырга туры килсә?» дигәнне аңлата иде бу тынлык. Сүз югында сүз булсын: ата казың күкәй саламы, дигәндәй, Мостаңгир әйтә куйды: — Тәмле генә әзерлиләр икән... Сыр яратмый идем... Синең белән үтә тагын. Мостаңгирның уйлары һич кенә дә сыр тирәсендә түгел иде шул. Ул ике ут арасында! — Мостаңгир, катлаулы тормышны тагын да катлауландырмыйк әле. Анда күчтең ни, монда күчендең ни... Без вакытлыча гына торырга җыенмыйбыздыр бит... — Ә? — Мин әйтәм, без вакытлыча гына өйләнешергә уйламыйбыздыр бит, дим! — Безнең авылда Зиннәт бабай духалегә генә дип өйләнгән, диләр. Духалесе вакытлыча дигән сүздер инде. Менә шул Духале Зиннәт бабай духалегә генә алган карчыгы белән сиксән ел гомер кичергән. Әллә ничә малай, әллә ничә кыз үстергән. Икенче карт, Сәфәр абзый әллә ничә өйләнде. Өйләнгән саен гомерлеккә дип ант итә, мескен, ике атнадан соң аерылышалар иде. Мостаңгир телефон трубкасын ала. — Кая шалтыратасың? — Месткомга!.. Мостаңгир телефон номеры җыя. — Рәсүл! «Мин!» — Рәсүл! Бу мин әле... «Ишетәм». — Карале, ордерны Сибай абзыйга яз! «Кайсы Сибай ул?» — Бәрәкалла. Гайнуллин Сибайны белмәскә син! «Ә-ә, синең цехтагы... Нигә алай тиз генә борылыш!» — Шулай, минем ордерны Сибай абзыйга язып бир! «Кичә генә фатир кирәк дип йөргән идең...» — Кичә кирәк иде, бүген кирәк түгел! Берүк корреспондентлар чакырып китерә күрмә тагы! Берәү акча янчыгы тапкан да иясенә кайтарган! Берәү үз теләге белән ордерны икенче мохтаҗ кешегә тапшырган!.. Фатир кирәк булса, алган булыр идем. Сибай абыйга карап тормас идем! Начармы, яманмы, әле аның торагы бар бит! Кыскасы, ордерны төзәт! ♦ Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр алайса! Каян алдың фатир, әллә» йортка кердеңме?» Мостаңгир телефон трубкасын шалт итеп ташлады. Сәлимә әкрен генә килеп аны коча. Алар «күккү, чыпчык, тәрәзәдән очып чык» уены уйнаган кебек итәләр. Озак сөйләшмиләр, үз уйлары белән мәшгульләр. «Каян белмәк кирәк, — дип уйлый Сәлимә. — Менә без бик якын... Ничә ел узар, унмы, егермеме, әллә бер ел да узмасмы... Безнең дуслык, безнең хисләр бер атнага да сузылмасмы... Әгәр дистә- ф ләрчә ел буена яратып-яратып та тормыш үзенең рәхимсез шартла- - рын куйса, мәхәббәт чәлпәрәмә килсә...» «Ул минем хатыным... — дип уйлый Мостаңгир. — Иң-иң якын 2 кешем. Вакытлар үтү белән үкенмәмме соң мин?.. Ничек булыр икән соң биш-алты елдан... Бер-беребезне сөймәс кешеләр булмабызмы? Е Гүзәл гаилә корырбызмы? Әллә этле-мәчеле торырбызмы? Хисләр 2 тузса?.. Болай уйласаң, гомергә дә өйләнә алмассың! Тфү-тфү, мин ф аны яратам, калганы турында бүгеннән баш ватасы юк! • < Мостаңгир шешә ача. 4 — Кайчан өйрәндең әле син шампанское ачарга? Тавышы да чыкмады. — Бөкесен кыссаң тавыш я каты чыга, я бөтенләй чыкмый. Me- но мин газын артык каты кысып чыгардым! Чәркәләр тулы шампанское. Ике чәркә чәкәшә. Озак тынлык. 4 Ишек кыңгыравы шалтырый. Сәлимә, халатын кия-кия, ишеккә килә. — Хәзер, хәзер! Ишекне ача. Сәлимә каршында бер ир. — Саумы, Сәлимә! — ди ир. — Ә-ә, синмени әле бу? — Мин, мин... О, син йокларга яткан идеңмени инде! Керергә рөхсәттер бит! Комачауламаганмындыр бит? Сәлимә дәшми. Ир кеше эчкә уза. — Менә сиңа бүләк! Каклаган каз! — Каян килеп? Ир кеше, рөхсот-ни сорап тормыйча, чишенә... — Журналистның хезмәте шулай инде аның... Сезнең авылда командировкада булдым... .Нәфисә апага фатирга керттеләр... Әнә, Нәфисә апа сиңа каклаган каз җибәрде... — Ә-ә... Сәлимә казны урындыкка куя. — Син Нәфисә апаңа бик тә охшагансың икән... Ир кеше, кемнедер эзләгәндәй, бүлмәне тикшереп чыга. Шиклә- ләнерлек нәрсә тапмагач, креслога утыра. — Я, нихәлдә яшисең? Сине күптәннән күргән юк. Вакыт булмады... Я командировка... я нәрсә шунда... Син гел уйдан чыкмыйсың... Кәефең юк мәллә?.. — Миша!.. Мин кияүгә чыктым... Тынлык. Ир кеше тагын бүлмәне карашы белән тенти. — Чынлапмы? — Чынлап, күптән инде... — Менә сиңа! Ә мин ашыга-ашыга киләм тагы... Ирең... — Мәскәүдә! — Командировкадамыни? — Ие... — Алай икән... Сәлимә ишек яныннан китми. Тегенең чыгып китүен көтә. — Тәбриклим, бәхетле булыгыз! Сәлимә дәшми. — Нигә бик иртә яттың? Телевидениеда эстрада концерты бара бит, шәп җырчылар бар... Телевизорга үрелә. — Михаил! Мин эстрада җырлары белән ул кадәр кызыксынмыйм... Михаил нишләргә белми аптырап кала, ләкин үзенең китәсе килми, бераз утыру өчен, тиз генә сәбәп табарга исәпли... — Хәтереңдәме, шушындый бер кичне чәй эчә-эчә телевизор караган идек! Ә? — Үткән эшкә салават! — Оһо! Шулай укмени? Ярый, мин бит тутаңның әманәтен тапшырырга гына дип кергән идем... Алай кугач, чыгам, чыгам! Китәм..; Сандугач, сандугач, син китәсең, мин калам! — дип җырлый-җырлый киенгән була. Ул, җаен туры китереп, Сәлимәнең кулыннан тота, кочакламак- чы була. Сәлимә читкә тартыла. — Шундый суыкта, элеккеге дустыңны куасыңмы? Миһербанлы бәндәләр бу буранда этне дә урамга чыгармыйлар! — Син. Михаил, үзең акыллы, сәләтле кеше, шулай да син бик примитив. Күңелең белән башка бозыклардан әллә ни ерак китмәгән бер бәндә икәнсең! Бәя күтәрергә тырышмаганымны күреп торасың бит инде! һаман мескенләнәсең, этләшәсең, ә бәлки: кал, Михаил, ирем бүген кайтмый әле! — дип әйтүемне көтәсеңдер... Миша Сәлимәгә җитди итеп карый: чыннан да, аны аңлый. — Ярый алайса, гафу ит! — ди дә чыгып китә. Аның артыннан ишекне ябып. Сәлимә бүлмәгә уза. Утны сүндереп ята. Ләкин йокыга китә алмый. Борсалана, уйлана... Звонок шалтырый. Сәлимә кузгалмый. Тагын звонок. Сәлимә торып утыра. Ут кабыза. Тагын звонок. Ишеккә килә. Шикләнеп кенә ишекне ача. Бусагада Мостаңгир. Ярым гаҗәпләнеп, ярым куанып Сәлимә ирен каршылый. — Мостаңгир?! — Көтмәгән идеңмени? Бүлмәгә узалар. — Син сишәмбе көн кайтырга тиеш идең түгелме соң! — Күрәм, хатыным мин кайтканга сөенми! — Юләр, чишен! Хәзер чәй куям! Мостаңгир бүлмәне карап чыга. Сәлимә җәһәт кенә кухняга кереп китә. — Юлларың уңдымы соң? Мостаңгир урындыктагы казны күрә. Әйләндереп карый. — Уңды... уңганнары, уңмаганнары уңмады... — Мин сораганны таптыңмы? — Таптым... — Мостаңгир һаман каз белән мәшгуль. — Син яңа гына кайттыңмыни? — Юк. көне буе өйдә утырдым... Нигә алай дисең? — Бу нәрсә соң? Әле яңа гына урамнан кергәндәй каткан! Сәлимә кухнядан чыгып карый, Мостаңгир кулындагы казны күрә. — Ә-ә, каклаган каз... Авылдан апа җибәргән, әле генә кертеп чыктылар... — Авылданмыни? — Ие... Мостаңгир казны кире куя. Тәмәке кабыза. Сәлимә чыгып чәй әзерли, казны сүтә, кунага салып турый башлый. Үзе каз турый Сәлимә, үзе һаман сөйләнә: — Каклаган каз яратасыңмы син? Апа минем нәрсә яратканны белә шул... — Ашыйсым Килми! — ди Мостаңгир. Аның тавышында риза- ♦ сызлык сизелә. Сәлимәнең Мостаңгирга сузылган кулы ярты юлда туктап кала. — Син каклаган каз ярата идең бит... Мостаңгир дәшми. Ул чишенеп ята. Сәлимә дә бер сүз дә әйтми, озак гына аптырап торганнан соң ул да чишенеп ята. Ләкин берсен дә йокы алмый. Ике арада киеренке тынлык! Мостаңгир: «Теге ир безнең ишектән чыктымы, әллә башка кешеләрдәнме? Йөзе таныш кебек күренде. Шикләнгәнгә генәме... Сәлимә белән кинодан кайтканда очрап исәнләшкән кеше түгелме соң ул? Теге исәнләшкәч, Сәлимә күрмәмешкә салышкан кебек тоелган иде... Бу йортта тора микәнни соң ул?.. Тагын бу каклаган казы. Менә сиңа бәхетле, тыныч тормыш... Неужели ярату аркасында кеше шулай түбәнлеккә төшә икән, ә? Вак җанлы кеше кебек, ышанмаска, шикләнергә, сөйгәнеңнең артыннан шымчыдай күзәтергә, сагаларга өйрәтә микәнни соң бу чын мәхәббәт?!.» Сәлимә: «Кәефсез... Башка чакта бер-ике көн күрешми торсак, еллар буе күрешмәгән кебек, атылып, шатланып кайтып керә иде. Бүген ни булган?.. Әллә юри иртә кайттымы икән? Бу ни? Көнләшүме? Димәк, ул миңа ышанмый... Әгәр ышанмый икән, ул үзен гомерлеккә хәсрәткә сала... Ул хәсрәттә булса, миңа ни ямь?!. Көчле мәхәббәт иллюзия генә микәнни соң?!.» Мостаңгир: «Ичмасам бер сүз әйтсен иде... Ятты да йоклады... Ни булды, Мостаңгир, дип иркәләсен иде, юатсын иде...» Сәлимә: «Куйган чәемне дә эчмәде, ичмасам болайга борылып ятсын иде... Ятты да йоклады...» Мостаңгир: «Шайтан белсен, нигә шул кадәр йөрәгем авыртканчы ярата торганмындыр... Башка хатын-кызлардан аерылып торган җире дә юк... Бер кимчелеген дә табып булмый шуның ичмасам, берәр җире оша- маса, җиңелрәк булыр иде...» Сәлимә: «Ни булса булыр... борылам да, чытырдатып кочаклыйм...» — ди һәм уйлаганын башкара да. Мостаңгир да, шуны гына көткән шикелле, эчтән сөенә. Бөтен шик-шөбһә онытылды. Бөтен шикләр юкка чыкты. Бөтен дөньясында аларның мәхәббәт хисләре генә калды кебек. 5 Бүлмәдә тәртипсезлек. Мостаңгир физзарядка ясап азаплана. Сәлимә кер үтүкли. — Мостаңгир! — ди Сәлимә. — Кем тия? — ди Мостаңгир. — Ике куян койрыгын берьюлы тоткан кешене күргәнең бармы? — Нинди куяннар бит?.. БАТУЛЛА ф КИТЕК КҮҢЕЛ — Әнә шкаф астында идән ялтыраткыч, ике аягыңа ки! Менә сиңа рух күтәренкелеге өчен музыка! Сәлимә радиоланы бора. — Гүзәл хатыннар акылга таман булалар дип кайсы ахмагы әйтте икән! Каян килә ул сиңа хәйләкәрлек, дипломатия? 4 — Гади логика! Үзең әйткәндәй, мантыйк фәне! Тимер аякта шуганыңны ңүрәсем килә! Эфирдан музыка ишетелә, Мостаңгир Сәлимә кушканнарның барын да үти. Сәлимә үз эшләре белән мәшгуль. Мостаңгир Сәлимәне күзәтә. Ул аңа сөеп, яратып карый. «Шайтан алгыры, мин үз башыма гына гашыйк булдым, ахрысы...» — Син гел бер төшен генә ялтыратасың түгелме соң... Бар әле әнә тегендә — аяк тимәгән җире калган... — Сәлимә, чәйнек кайный... — Ишетәм... Хатын йөгереп кухняга китә. Сәлимә: «Юкка борчылганмын икән... И-и, үз башыма үзем әллә ниләр уйлап чыгарам... Юлда арган булгандыр...» — Сәлимә! — Әү! — Ташла эшеңне! Бу боерык!1 Бу минем тайпылышсыз әмерем. — Сәбәп? — Кемгәдер бүген егерме җиде тулган түгелме соң! — Ай аллам!.. Менә юләр! Берәүләр утызга якынлаша, икенчеләр шуңа шатланып йөри... • Мостаңгир өстәлгә бер шешә шәраб, тагын уенчык чыгарып куя. — Шешәсе миңа! Ә менә монысы утызга якынлашып килүчегә! — Егерме җиде яшь тулган көнне ире хатынына кәҗә бүләк иткән! Сәлимә кәҗәнең башын селкетеп җибәрде дә, балаларча куанып, көлә башлады. — Рәхмәт, Мостаңгир! — Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән, менә кәҗә карап тора тәрәзәдән! Гали аны печән белән кунак итә, кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә! — Хулиган! — Тукай' шигырьләрен яттан белгән бер кеше дә хулиган булал- мый! Илле еллыгыңда әле мин сиңа чын дөя бүләк итәрмен! Сәлимә, ачуы килгән шикелле итеп, Мостаңгирны бүлмә буйлап куьут йөри. Мостаңгир аннан куркып качкан итә. — Үтерәләр! — дип кычкыра Мостаңгир. Куышып, шаярышып аргач, табын янына утыралар. Сәлимә Мостаңгирыннан күзен ала алмый, үзе уйлый: «Амин берүк, Мостаңгир! Чыннан да, иллегә чаклы синең белән яшәсәң иде... Әгәр без иллегә кадәр бергә яшибез икән, безнең арада төзәтә алмаслык хаталар булмый, дигән сүз». Мостаңгир шәраб эчә-эчә дә. ләззәтләнеп күзләрен йома. — Их. шәрабы ла шәрабы! Тик кабарга гына әйбер юк! Сәлимә үпкәләгән шикелле итеп: — Мостаңгир. мыскыл итмә инде! Якшәмбе көнне дә җикмә инде мине! Кибетләргә чыгарга өлгермәдем бит әле... Борыч тел! — Кемнеке борычтыр бит әле! Сәлимә кинәт әйтеп куя: — Сыр бар суыткычта! Сәлимә суыткычтан сырны барып алырга тели, ләкин Мостаңгир •аны ишарә белән кире утырта да үзе суыткыч янына килә. Суыткычны ача, бер кап сыр ала. — һо! Сыр булганда кеше ярлы буламыни!., һо! Монда сыр бер ♦ кабарлык кына! g — Сыр бетсә, каз бар бит безнең’ Каклаган каз менә дигән за- = куска инде! х Мостаңгир суыткычтан казны ала. Кинәт аның йөзе үзгәрә. < «Каклаган каз.. Дуңгыздан да яман күренә... Казкай-казкай, син Е гөнаһсыз ризык. Тик гаҗәп татлы аш ашаганда кашыкка килеп х төшкән кыргаяк сыман син! Кем алып килде монда сине төн урта ♦ сында, мин өйдә юкта! Менә бит күпме сораулар, казкай...» Мостаңгир казны тиз генә суыткычка куя. Тәрәзә янына килеп. бер чәркә шәраб эчә. «Юк... бу хатынга ышанмаска ярыймы соң?! Мин тинтәк, үземне “ дә борчыйм, аны да тынычсызлыйм, мин мескен...» Сәлимә әле һични сизенми. — Син мине яратасыңмы, Мостаңгир? — дип ул ирен кочаклый. Сәлимәнең башына шәраб киткән, ахрысы, ул бу сорауны көтмәгәндә бирде. Мостаңгирга бу сүзләр әллә ничек ике мәгънәле булып ишетелде, ул Сәлимәнең кулларын муеныннан кискен генә алып ташлады. — Сәлимә, соравыңа җавап бирми калырга мөмкинме? — диде Мостаңгир Сәлимәнең күзләренә карап. Сәлимә гаепле кеше сыман тиз генә сүрелә, бер кавымнан әйтеп куя: — Мөмкин... Гафу ит! Бу бик ахмак сорау булды бугай... — Кайсы очракта бит... Мостаңгир тагын шәраб салып эчә. Сәлимә дә, Мостаңгир да өстәл арасында сүзсез байтак утыралар. Мостаңгир аракы шешәсенә караган килеш утыра. Сәлимә почмакка бастырылган шаян кыз шикелле, үпкәләгән дә, аптыраган да. «Яратаммы соң мин Сәлимәне? — дип уйлый Мостаңгир. — Һм... кызык... Нәрсә соң ул ярату... Нәрсә соң ул яратмау! Билгеле. Сәлимәне яратмыйм дип әйтеп булмас... Димәк, формаль логика мин аны яратам!» ди. Ул ишетелерлек итеп сөйләшә башлый: — Күрәсең, мин сине яратамдыр, Сәлимә! — Ни өчен, Мостаңгир? — Ни өчен? Ник? Нигә? Мин бу сорауларны яратмыйм. Сәлимә! — Ни өчен? Мостаңгир тагын бер чәркә салып эчте дә кабат тәмәке кабызды. — Беләсеңме... — дип башлады ул йотлыгып төтен суыра* суыра. — «Ни өчен* дигән сорауда ришвәт, сәүдә мәгънәсе дә бар. Әгәр кеше «ни өчен яратасың?» дигән сорауга җавап бирә ала икән, ул сәүдәгәр, ул ришвәтче! — Кызык икән... — Ни өчен яратасың? Җавап: «матурлыгың өчен, батырлыгың өчен, куәтең өчен, даның өчен, машинаң булганы өчен, дачаң, акчаң күп булганы өчеи*гә кадәр барып җитеп була. Сәлимә, беренче мәртәбә күргән кебек, Мостаңгирга сәерсенеп карый. — Ерунда, Мостаңгир! • — Ә үзең инде курка калдың, бу ни сөйли, бу бит хаклы, дип уйлыйсың! Сәлимә, чыннан да, шулай уйлый, Мостаңгирның сүзләрендә ниндидер хаклык барын сизә, ләкин бу хаклык — бәхет китерә микән? Сәлимә бу фикерне башына кертергә теләми: тәрәзә аша керергә маташкан чебенне сөлге белән куган кебек, Сәлимә кулын селти башлады. — Ни сөйлисең син, Мостаңгир, чепуха бу! — Ихтимал, Сәлимә, ихтимал.. Алайса җавап бир: матурлыгы булмаган кешенең сөелергә хакы юкмыни? Мостаңгир Сәлимәгә уйларга ирек бирә, бераздан Мостаңгир дәвам итә: — Даны булмаган кешенең яратылырга хакы юкмыни? Мостаңгир тагын юри тынып кала да дәвам итә: — Ярлы кешенең, фәкыйрь адәмнең сөяргә, сөелергә хакы юкмыни? Берәү батыр да, матур да түгел, ә форсат аны батыр итә, дөнья шаулый аның турында... Элек аңа игътибар итмәгән кызлар моның артыннан өерелеп йөри башлый. — Ләкин бит бу мәхәббәт түгел! Бу — дан ярату гына! Бозык кешеләрнең яки тәҗрибәсез кызларның ялгышулары гына... — Алайса син чын мәхәббәт белән сәүдә, расчет мәхәббәте арасындагы сызыкны күрсәт! — Белмим... Соравыңны аңлап бетермәдем... Мостаңгир бик нык гасабиланган, аның хәрәкәтләре кискен, тәмәке тоткан бармаклары калтырый, тәмәкене дә ул еш-еш суыра, хәтта төтен йотканлыгын үзе сизми дә кебек. — Гейне нигә Матильдасын яратты икән? Матур булгангамы? Тынлык. — Ярый, матурлыгы өчендер, ә ул бозык кыздан башка матур кызлар беткәнме? Бөек шагыйрь үзенә тиң берәр башка хатын таба алмаган булыр идеме? Үзен газапка салып, шагыйрь шуны сөя, әллә аңа җиңел булган дисеңме? Ир затының иң авырткан җире, ул да булса, аның хатыны. Әгәр сине, бармак төртеп, әнә бу ир шул хатын белән тора дип мыскыл итәләр икән, аннан да зур хурлык юк! Ләкин Гейне түзгән! Димәк, эш матурлыкта гына түгел! — Сәлимә көтә, кая борыр икән бу дип, кызыксынып көтә. — Бәлки мин тиледер... Әмма Гейне аны шул формада, шул эчтәлектә, шул килеш, шулай булган заманда яраткан... Ни өчен яраттың? дип сорасаң, Гейне үзе дә җавап бирә алмаган булыр иде. Ләкин монда мең төрле сәбәпләр бар, социаль шартлар, мохит... мәхәббәтнең аңлатып булмый торган миллион сәбәпләре бар. Бәлки Матильда шул ук гәүдәсе, шул ук матурлыгы, шул ук беркатлылыгы белән бер бай кызы булса, Гейне аңарга игътибар да итмәгән булыр иде. — Мостаңгир, синең башың әллә ниләр белән тулган... Син нәрсә әйтмәкче буласың, моның безгә ни катнашы бар? Сәер кеше син, Мостаңгир. Нәрсәдер сизенеп, Сәлимә кинәт туктап кала. Тик ул сүзнең кая барганын әле ачык белми. Чыннан да, Мостаңгир бит боларны тикмәгә генә сөйләми торгандыр! — Юк, Сәлимә! — ди Мостаңгир бераз торганнан соң. — Мин үзгәрмәдем... Тик мин бүген күп сөйләшәм... Шул гына... Икесе дә тынып кала. Сәлимә бу сөйләшүдән ниндидер нәтиҗә эзли. Мостаңгир кызганнан-кыза бара: — Без, Сәлимә, стандарт уй-фикерләр белән яшәргә күнеккәнбез. Иске гадәтләр белән, иске кануннар белән... Ата-бабада булмаган инде ул хатын йортына төшү, шу^ың аркасында күпме нервы, күпме күңелсезлек... Рамкадан чыксаң, сине фаҗига көтә, сүз. гайбәт көтә... Беләсеңме, авылда минем турыда нәрсә сөйлиләр... «Мостаңгир бер карт хатынга йортка кергән, имеш, һәй, шул да булдымы ир кеше... Ата-бабасы менә дигән иде... Бу җебегән авыз булып чыкты», диләр. Менә мин рамкадан, авыл стандартыннан чыктым... Яхшылык, матурлык өчен кем дә яратырга риза! Ә менә син гарип, фәкыйрь бер җанны яратып, аңа гашыйк булып кара. Шуңа көчең җитәме синең, юкмы? Син дип мин синең турыда сөйләмим... Син аны күз алдына да китерә алмыйсың! Бар әдәбиятта андый кешеләр, тор- ф мышта да бар. Мәхәббәтнең нигезендә мең төрле сәбәп ятарга - мөмкин... =; Мостаңгир, артык эчкәре кереп киткәнлеген сизенеп, тәрәзә яны- 2 на килә. Урамда тынлы оркестр уйный. Сәлимә дә Мостаңгир янына g килеп баса. — Кемнедер күмәләр... — диде Мостаңгир сүзне икенчегә борасы 2 килеп бугай. ф Ләкин Сәлимә дәшми. < — Берәүләр ял итә, берәүләр кабергә керә! — ди Мостаңгир. — 4 Яшь кыз, ахры. — Баш очында егете бугай... — ди Сәлимә. — Яратышкан чаклары да, безнең кебек ачуланышкан чаклары * да булгандыр... Мәхәббәт булгандыр! Хәзер юк инде ул мәхәббәт! — Нигә юк булсын! Аны ире һаман яратадыр. — Аны түгел, Сәлимә! Табутта ятучыны түгел! Аның җанын. Ә җан ярату ул абстракция... Символ. Хәтер. Томанлы хыял. Һич шигем юк, аларны чын мәхәббәт бәйләгәндер. Ләкин кая ул? Кыз үлде... Ул инде кеше түгел, ул өмет! Кайчандыр егет сөйгән кызның калыбы. Ә мәет белән тере кеше арасында мәхәббәт булуы мөмкин түгел! Димәк, ире аның рухын яраткан. Үтәр берничә ел, вакыт, вакыйгалар, егет аңында бу кыз образы юылыр. Егет көнкүреш мәшәкатьләренә кереп батар. Икенче мәхәббәт монысын кысрыклап чыгарыр. Чөнки абстракт мәхәббәткә караганда реаль мәхәббәт куәтлерәк, көчлерәк... — Җитте, Мостаңгир! Сәлимә өстәлне җыештыра башлый. — Килешмисеңмени? — диде Мостаңгир, Сәлимәгә булыша-бу- лыша. Белмим, Мостаңгир... Ләкин сине тыңлавы имәнгеч! — Нишләмәк кирәк, кайвакыт кешеләр реальлектән китеп, иллюзияләр белән яшәүне рәхәтрәк табалар, икенче очракта шул ук кешеләр, ерак иллюзиягә ымсынмыйча, чынбарлыкка омтылалар. — Синең бүген кәефең әллә нинди... Сәбәп нәрсәдә, белгән юк! — Сәбәбе бар, Сәлимә! — Нәрсә сәбәп? — Каз? — Нинди каз? Мостаңгир Сәлимәнең ике яңагыннан тотып күзләренә карый. Үбә. Ләкин бу салкын үбү. — Мин шаяртмыйм... Менә бу каһәр суккан казны китерүче миңа каршы очрады. Аның исеме Михаил! — диде Мостаңгир салмак кына. — һәм ул синең күптәнге танышың... Кичер мине, Сәлимә, мең тапкыр кичер... Сөям сине, үлеп яратам... Ләкин бу сөюнең ләззәтенә караганда михнәте күбрәк... Шпкләнәм, үрсәләнәм... Сәлимә, Мостаңгирга караган килеш, ни әйтергә белми аптырап, басып тора. «Мостаңгир, ни сөйлисең син!..» дип уйлый Сәлимә. — Мостаңгир, — диде Сәлимә пышылдап, — Мостаңгир, зинһар, кабат бер сүз дә әйтмә... Сәлимә кухняга чыгып китә. Мостаңгир уйлый: «Сиңа җиңел... Син миннән шикләнмисең!.. Син хатын-кыз... сизенәсең... хыянәт булдымы, юкмы!» Ишетелерлек итеп кухняга таба борылып кычкыра: — Ә мин белмим... белмим!.. Сөйдем сине, ә кая соң бәхет?!. Кая ■соң тыныч тормыш, бер-береңне аңлап яшәү?!. Кухнядай сулкылдап елаган тавыш ишетелә. 6 • ...Бу хәлләрдән соң Мостаңгир бөтенләй үзгәрде. Үткен сүзле, саусәламәт кеше боекланды, аның каш араларында җыерчыклар хасил булды. Мостаңгирны көнләшү, икеләнү, ышанмау эчтән әкрен генә кимерә башлады. Ул эштә дә сүлпәнләнде. Завод өчен үләрдәй булып янып-көюләре сизелеп сүрелде. Инде ул хәзер атлыгып өйгә кайтмый. Кайда да булса тоткарлану, сыныкка сылтау табу ягын карый. Ә сыныкка сылтау һәр сәгать, һәр очрак, һәр почмак саен табыла да тора. Бу үзгәреш, бу киеренке хәлләр Сәлимәне дә йончытты. Нишләсен соң ул? Гафу үтенсенме? Ни өчен? Аның гаебе нәрсәдә? «Үтәр әле... тора-бара бар да рәткә керер», — дип, Сәлимә юкка гына хыялланды. Бу юлы да Мостаңгир төн уртасында гына кайтты. — Бик соң... кайда булдың? — дип сорады Сәлимә ирен чишендергәндә. Мостаңгир ирен кырыйлары белән генә елмайгандай итте дә: — Синең ни эшең бар? — дип әйтеп салды. Сәлимә дәшмәде. Менә хәзер хатыны битәрләргә тотыныр, нигә эчәсең, ни кайгың бар, фәлән-фәсмәтән, кебек сүзләр белән сүгәр, дип уйлаган иде. Ләкин Сәлимә аны тыныч кына чишендерүендә булды. Көткәне расланмагач, Мостаңгирның ачуы кабарды. Аның кем белән булса да әрләшәсе килә иде. Әле бер якка, әле икенче якка байтак вакыт чайкалып утырганнан соң Мостаңгир: — Синең ни эшең бар? — дип кычкырды. — Актык акчамны эчәммени? Яисә балам авызыннан ризык тартып алып эчәмме? Сәлимә, исерек кешене котыртканчы, дәшми калуың яхшырак дигәндәй, артык тынычлык белән, пөхтәлек белән Мостаңгирның киемнәрен төреп куйды. Мостаңгир сикереп торды да Сәлимәнең ике беләгеннән каты итеп тотты. Сәлимә чыраен сытты. Ләкин бер сүз дә әйтмәде. — Ник дәшмисең? Ник син ирең белән сөйләшмисең?! Мостаңгир гадәттән тыш каты кычкырды. Гомердә булмаган бу тавыш Сәлимәне чыгырыннан чыгара язды. — Бик нык үзгәрдең син, Мостаңгир! — диде Сәлимә. Матур гына башланган тормышның кинәт үзгәрүенә аяныч та, ирен кызгану, хәтта кимсетү дә бар иде аның сүзләрендә. Мостаңгир кинәт айнып китте. Аның куллары сәлперәеп төште. Әле яңа гына ажгырып торган кыяфәтле ир, кыйнап ташланган кеше сыман, бөкшәеп калды. Сәлимә кухняга кереп тәрәзә яңагына сөялде дә, тыела алмыйча, үкси башлады. Бу елау куркудан түгел! Гарьлектән дә түгел! Ни өчен елаганын ул үзе дә белми. Бу елау зур бәхетне каплап килә торган билгесез кара болытның котылгысыз якынаюын сизенеп елау иде. Мостаңгир, нишләргә белмичә, Сәлимәнең елаганын тыңлап тора... Ул тирән көрсенеп куйды. Мостаңгирның җилкәсеннән авыр йөк төш- кән сыман булды... Ничектер аңа җиңел булып китте... Ә-ә, менә нәрсә кирәк булган икән аңа! Сәлимәнең елавы... Мескен хатын-кызның шушы таза ире алдында яшь түгүенә мохтаҗ икән Мостаңгир. Елый бит... Димәк, мин хуҗа монда! Мостаңгир ипләп кенә урынына барып ята. Мостаңгирга хәзер җиңел... Бик тә җиңел... ♦ Аның каравы, хәзер Сәлимәгә авыр. Бик авыр... =. Мостаңгир Сәлимәне кызганып куйды... Кызгану идеме соң бу?.. = Әллә Сәлимәне иркәләү, ярату теләге идеме?.. х Ул торып утырды. Кухнядан Сәлимәнең еш-еш сулкылдавы һа- ж ман ишетелә иде... Ниндидер карарга килеп, Мостаңгир кухняга = юнәлде. * Ул, нәрсәдән башларга, нинди сәбәп табып юатырга дигән сыман, ф аптырашта калды. Әйдә, ятыйк инде, дип әйтеп булмый бит. Тик « кенә торганда, кулыннан тотып та булмый. Үзләре янәшә генә тора- == лар. Араларында упкын. Башка чакта Мостаңгир Сәлимәне тота иде дә кочаклый иде. Тота иде дә теләгән чаклы үбә иде. Теләсә, көне - буе күтәреп йөри иде. Бүген... арада упкын бар... Бу упкынны чыгу 1 өчен нишләргә соң? Менә мәсьәлә! Бәй! Үз хатыны ла! Тотарга да күтәреп алып чыгарга! Мостаңгир Сәлимәгә үрелде. Ләкин, кайнар самаварга тигәндәй, кулын тартып алды. Болай торуы икесенә дә авыр газап иде. Сәлимә бүлмәгә чыгып китте. Мостаңгир, тугры маэмай шикелле, аңа иярде. Сәлимә тахтага утырды. Мостаңгир да кыюсыз гына аның янына килеп басты. Сәлимә инде тынычланды. Бик озак азапланганнан соң, ни булса да булыр дип, Мостаңгир аның кулын алды. Мостаңгирның йөрәге дөнья куптарып дулый. Ул каушый, әйтерсең лә беренче мәртәбә кызлар кулына үрелә! Кулын тартып алмаса ярар иде дип курка. Сәлимәнең кулы ихтыярсыз иде. Кул җылысы тән буйлап йөгерә- йөгерә йөрәккә кадәр барып җитә. Мостаңгир Сәлимәнең кх лын кысты да үз яңагына куйды. Кул һаман ихтыярсыз. Мостаңгир сакланып кына хатынының беләгеннән тартты. Сәлимә, карышмыйча, иренең күкрәгенә ауды. Ауды да тагын елый башлады. Мостаңгир тәмам айныды, чын күңелдән хатынын юата башлады: — Я, я, бетте, Сәлимә! Мостаңгир аның күз яшьләре белән юешләнгән тозлы бит алмаларын үпте. Сәлимә дә Мостаңгирны кочаклады. Кайнар сулыш, тузган чәч, күз яшьләре катнаш мәхәббәттән башка барысы да: көнләшү дә, ачыну да юкка чыкты. 7 Иртәгесен алар икесе дә. кичен бернәрсә дә булмагандай, көр күңел белән уяндылар. Сәлимә көзге каршында чәч төзәтә. Авызындагы каптырмаларын берәм-берәм алып, чәченә кадый. Мостаңгир аны көзгедә күрә. Байтак вакыт карап ятканнан соң ул. сикереп тора да, көзге янына килеп, Сәлимәне кочаклап ала. Мостаңгир Сәлимәнең беләген үбәргә үрелә, шул чак кара янган җирне күреп, туктап кала. Кичә булган хәлләр, сүзләр хәтеренә килә. Аңа шулкадәр уңайсыз, читен, оят булып китә. Ул: — Кичер. Сәлимә! — дип пышылдый. Сәлимә, бер сүз дә әйтмичә генә, Мостаңгирга сарыла. Шулай итеп җил-яңгыр үтеп китә. Ялт итеп кояш чыга. Бик озакка сузыла бу кояшлы, кызу көннәр. Ләкин гомер буе кояш булып торса, игеннәр корый, амбарлар, чоланнар бөртексез кала. Менә шул вакыт әллә каян гына яңгыр болыты килеп чыга да атналар буе яварга тотына. 8 Мостаңгир күңелен тагын шик баса. Көнләшү талый аның бәгырен. Инде чыдар хәле калмагач, йотлыгып-йотлыгып сыра эчә. Күңел ачыла. Мостаңгир уйлары: «Чукынсын ла дөньясы! Китәргә кирәк хатыннан. Чибәрләр бетмәгән... Иргә чыкмаган яшь кызлар күпме йөри, үз цехында гына никадәр... Болай аны да, үземне дә тилмертәм генә...» Мостаңгир тагын сыра каба. Сыра шактый ук тәэсир итә. Ул ниндидер көй шыңшый башлый... — Башкалар да-ай... бетмәгә-ән... Аңа хәзер җиңел. Бөтен дөнья матураеп киткән шикелле тоелды аңа. Хәтта җырлыйсы ук килә. — Бете-рәдер хәсе-рәтле уй-ларны... , Якында гына «сыйланасыңмы»? дигән тавыш ишетелде. Мостаңгир күтәрелеп карады. Бу Сәлимә булып чыкты. — Күзәтәсеңме? — диде Мостаңгир. — Күзәтәм! — диде Сәлимә. — һм... ире эчә, хатыны интегә инде... — Мостаңгир, әйдә кайтыйк, монда уңайсыз! 9 Мостаңгир ике кулы белән башын тотып утыра. Сәлимә аңа чәй ясый. Мостаңгир, гаепле кеше сыман, идән тактасындагы ботак эзенә текәлгән дә дәшми. Сәлимә дә дәшми. «Юләрлек... беткә ачу итеп, тунны утка ыргыттым бугай... юләрлек... Кичә тузынмадым микән... сүгенмәдем микән...» Мостаңгир көрсенеп куя. «Җитте... яхшы гына яшәргә кирәк... Болай булмый... Вакыт үтәр... бераздан онытылыр... юньләп кенә яшәргә кирәк...» — Яңа ел килеп җитә бит... нишлибез, Мостаңгир? — диде Сәлимә. Мостаңгир моны көтмәгән иде, бераз аптырап калды. — Бер кая да барасым килми... Өйдә генә, икәү генә утырырбыз. — Тел очымнан алып әйттең... Мин дә шулай итәсе иде дип торам... 10 Бәйрәм алдыннан Мостаңгир белән Сәлимә өй җыештырырга булдылар. Келәмнәрне чыгарып кактылар. Идәннәрне яхшылап ялтыраттылар. Гөлләрнең тузаннарын сөрттеләр. Бәйрәмгә бар нәрсә дә әзер. — Ибне Мостафа Җиһангир улы Мостаңгир хәзрәтләре, боерыгыз! Сәлимә Мостаңгирны өстәл янына чакыра. Мостаңгир буй-буй халат кигән, башында ак сөлгедән ясалган чалма. Ул, чыннан да, хан шикелле, гаять зур тантана белән килеп, аякларын бөкләп тахтага утыра. — Икенче сортлы хуш исле һинд чәеннән җитешегез, солтаным! — Әй, хезмәтчеләр! — Мостаңгир өч тапкыр кул чаба. — Ибне Мостафа Җиһангир углы Мостаңгирның хәләл җефете Сәлимә ханымга яңа ел бүләген китерегез! Мостаңгир, сикереп төшә дә, икенче бүлмәгә чыгып нидер алып керә. Ул Сәлимә алдына килеп баш ия, бүләкне тапшыра да тиз генә тахтага менеп баягыча аяк бөкләп утыра. — Җарияләр! — дип кычкыра Мостаңгир. — Җарияләр! Сәлимә ханымбикәгезгә киенергә булышыгыз! Сәлимә төргәкне ача. — Энекәйләрем! — дип аптырап, гаҗәпләнеп кала ул. — Калфак! — Ошбу энҗеле калфакны сезләргә безләрнең әнкәсе Васбиҗи- һан карчык бүләк итә. Васбиҗиһан карчык үлгәндә углы Мостаңгир- га: «Углым, өйләнгәч, хатыныңа бүләк итеп тапшырырсың! Бу калфак сигез киленчәк туйга кигәннән генә туза торганнардан түгел. Сигез буын кыз-кыркыны аны киеп гомер кичергән, ләкин аның энҗеләре, асылташлары кыршылмаган да! Әманәтем шул: бәхетле булсын хатының синең белән!» дип әйтеп калдырды. Алыгыз. Сәлимә ханым, алыгыз да әнкәмнең васыятенә тугры булыгыз! Сәлимә калфакны кия. Калфак шундый матур, Сәлимәгә бик тә килешә. Сәлимә көзге янына килә. Соңгы мода белән тегелгән, бәбәй итәкле кыска күлмәге дә, калын олтанлы бизәкле читеге дә, әле генә • кигән калфагы да Сәлимәне гаҗәп бизиләр: нур өстенә нур өстиләр. Шул чак Кремль сәгате суга башлый. Мостаңгир шампанское ача. Ике чәркә дә чемердәп торган эчемлек белән мөлдерәмә булып тула. Ике чәркә зеңгелдәп чәкәшә. Зеңел- дәү тынып бетми, звонокка басалар. — Яңа елны гына көтеп торган соңга калган бер юлаучы! Керегез, аягыгыз төкле булсын! — ди Сәлимә. Мостаңгир ишекне ача. Ишектә яшь кыз белән бер егет. — Гафу итегез! — ди кыз һәм эчкә уза. — Сәлимә апа шушында торамы? — Сәлимә, сиңа! — дип кычкыра Мостаңгир. Сәлимә йөгереп килә. — Исәнмесез, Сәлимә апа! Сез мине танымыйсыздыр инде! Мин Иштирәктән... Сәлимә кызны кочаклап ала. — Үтегез... үтегез... Мостаңгир, булыш! Мостаңгир егет кулындагы төргәкне алып урындыкка куя. Сәлимә кызны чишендерә. — Бик вакытлы килдегез... Узыгыз, уз! — Гөлчирә белән икебез дә яңа ел белән котлыйбыз сезне! — ди егет һәм Сәлимәгә чәчәк суза. — Бу — минем ирем Сәмит була! — ди Иштирәк кызы. — Уһу, алайса ике бәйрәм... — Без бер техникумда укыйбыз... Сәлимә апа, мин сезне хәтерлим әле... Сез авылда, малайлар шикелле, атка атланып йөри идегез. Барсы да көлә. — Булды... булды... мин абыйның атын кардунга меңгерә торган идем... Сөйләнә-сөйләнә өстәл тирәли утыралар. — Мин Гыйлаҗетдин кызы булам... — Ә-ә, шулай уйлаган идем аны, нәкъ Гайшә апага охшагансың.« — Мине әнигә дә, әтигә дә охшаталар... — Син бит әле менә болай гына идең... Инде кияүгә чыгарга да өлгергәнсең... Мостаңгир аларның сүзен бүлде: — Әйдәгез әле, яңа ел хөрмәтенә... — Танышу хөрмәтенә... — Яшь гаилә хөрмәтенә... Дүрт чәркә бергә чәкәшә. 65A Т У Л Л А ф КИТЕК КҮҢЕЛ ф Шәраб эчкәннән соң чәнечке-пычак тавышлары гына кала. Тынлык. Бар да ашау белән мәшгуль. — Кайда укыйсыз? — дип сорый Сәлимә, егетне сүзгә тарту йә- зеннән. м Егетнең авызында азык. Ул тиз генә җавап бирә алмый. Бу пауза аңа бик тә кыен. Ул тиз-тиз чәйнәп азыгын йота. Тончыга. Йөткерә башлый. — Ашыкма, Сәмит! — дип кыз аның аркасына йодрыгы белән суга. Көлешәләр. Егеткә уңайсыз. Җитмәсә, галстугы да комачаулап тора. Аның өчен кыз җавап бирә... — Без кулинарныйда... — Мм... алайса каты-коты яратасызДыр... ~ — Юк шул, Сәмит баллы нәрсәләр яратмый... Ул ветеринарныйга кермәкче иде... Ашауны дәвам итәләр. — Без укып бетерүгә район үзәгендә кулинарный цех ачыла... Икәүләшеп шунда кайтырга исәплибез... — Чәркәгезне болайрак куегыз әле, яшьләр! — ди Мостаңгир. Чәркәләр шәраб белән мөлдерәмә тула. Гөлчирә кинәт сикереп куя: — И-и, Сәмит, син дә әйтмисең тагы... Онытып торам икән лә... Туган апагыз, Сәлимә апа, сезгә яңа ел бүләге җибәрде... Инде узган атнанук алып килгән иек... Юри бүгенгә саклап тоттык китермичә... Сәмит!.. Сәмит алгы бүлмәдән төргәкне алып керә. Кыз төргәкне Сәлимәгә тоттыра. Сәлимә төргәкне сүтә. — Туган апагыз, Сәлимә каклаган каз ярата, ди... Мин әйтәм, Сәлимә апа ач түгел ләбаса. Казанга азык төяп йөрергә... Барыбер биреп җибәрде... — Бик зур рәхмәт, Гөлчирә сеңелем! Хәзер без аны... Мәле, Мостаңгир, туракла әле казны... Ике канаты безгә — кызларга. Тәпиләре сезгә... Кыз рәхәтләнеп көлә. Егет елмайгандай итә. Сәлимә дә көлә. Мостаңгир җитди. — Ярый, Сәлимә апа, без кузгалдык. Сәмит! Сәмит тә, кыз да тора. — Нигә, кая барасыз?.. — ди Сәлимә. — Без шулай, Сәлимә апа../ Без төне буе кунактан-кунакка йөрергә сүз бирдек Сәмит белән... Үзебез кунак чакырмадык. Үзебезне дә чакырмадылар... Менә шулай итеп, бүген таң атканчы танышларны әйләнеп чыгарга исәп... Общежитие туйдырды инде... Болай ичмасам кызыграк... Ярый, хушыгыз! Яшьләр чыгып китте. Мостаңгир белән Сәлимә икәүдән-икәү генә калды. — Бәй, син әле һаман казны кискәләмәдеңмени? Каяле... * һични абайламыйча Сәлимә каз турый башлый. Сәлимә зур бер кисәкне Мостаңгирга суза. • Урамда яңа ел каршылаучылар шаулаша. Күршеләрдән музыка ишетелә. Мостаңгир бер сүз дә дәшмичә Сәлимә сузган ит кисәген ипләп кенә ала. Сәлимә үзенә дә кисә. Икесе дә чәркәләрен күтәрәләр. — Яңа ел белән котлыйм сине, Мостаңгир! — ди Сәлимә. — Мин дә сине тәбриклим! — ди Мостаңгир. Шәраб тулы чәркәләр тияр-тимәс кенә чәкәшә: һавага ыргытылган пычкы тавышыдай, пыяла зыңгылдый.