ИДЕЛ ТУГАЕНДА
Идел-Кама дәүләт заповеднигы үзенә аерым ике участоктан тора. Раифа заповеднигы Казаннан көнбатышта рак, егерме биш чакрым читтә, автобуста барсаң, бер сәгатьлек юл. Икенчесе Сара- лан заповеднигы. Шәһәрдән көньякта, Каманың Иделгә койган җиренә урнашкан. Биредә Куйбышев сусаклагычының нык җәелгән җире. Сара- лан участогының югары өлеше Идел ярында, түбәнгесе — берничә утраудан тора. Көньякта, Идел белән Кама кушылган җирдә «Орнитология утравы» бар. Аның көньяккөнбатыш ярын Идел, ә көньяк-көнчыгыш ярын Кама суы юа. Идел буйлап өстәрәк — «Зур утрау» һом су астына китми калган берничә вак утрау бар. Заповедникның Саралан участогы Идел буе калкулыгының үзәк өлешендә, катнаш урманнар белән урман-далалар чигендә утыра. Артык зур булмаган мәйданда (3686 гектар) ылыслы, яфраклы агачлар үсә, дала җирләр, сазлыклар очрый һәм сусаклагычның яшь агачлар белән капланып килгән ярлары күренә. Элек биредә Идел буйлап уннарча чакрымнарга чабулык болыннар сузылган, язгы ташу вакытында ярларыннан чыккан Идел суы күз күреме еракларга җәелгән. Утлауларны да су баскан. Түбә җирләрдәге яшел агачлар гына башларын җилгә чайкап утырган. Май ахырларында су киткән, елга иске эзенә төшкән, су астында яткан вакытны кайтарып алырга ашыккандай, котырып печән үскән, очар кошларны, җитез җанварларны яман күздән саклап, тирә-якны яшеллек каплаган, печән шундый калын булып үскән, кай елларны болын каравылчысының атын да күмәрлек булган, ат өстендә барган каравылчы үзе чәчәкле үлән өстеннән шуышып барган кебек күренә икән. Сул якның тәбәнәк ярында сыек тал чыбыклары арасыннан якты күзләрен елтыратып утырган күлләр теземе китә. Күл өстеннән уктай җитез шәүлегән очып үтә, төркеме белән үрдәкләр күтәрелә дә, бер биеклеккә җиткәч, таудан шуып баргандай иркен хәрәкәт белән сары камышлар арасына төшеп утыра. Озын тәпиле чөлдиләр сыз- гырынгалап комлы яр буеннан йөгереп үтә. Тартай муенын сузып үлән арасыннан нидер эзли. Торымтай яр буеннан үрелеп тузбаш ОЧЕРКЛАР елан күзли; югарыда, биектә, нәкъ болытлар астында, ак койрык — бөркет канат какмый оча, Идел култыгында акчарлаклар балык аулый, сазлыктагы юлбасартекә түшле челән канатларын авыр селтәп очып китә. Болын өстендә гаҗәеп бер тынлык хөкем сөрә. Кем дә юк, тик йокысыз балыкчылар гына әледән-әле күченеп урын сайлыйлар һәм күл төбендә май җыеп яткан алабугаларга кармак салалар. Күлләрдән табан балык та, бәртәс, чабак, кара балык та тотып була торган иде. Чуртаннар күп булган, хәтта язгы ташуда кереп калган җәеннәр дә очраштыргалаган. Августта пәрәвез сарган кара карлыганнарны чиләкләп җыясын, аның артыннан кара бөрлегән өлгерә, октябрьда инде гөлҗимешкә йөрисең. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, РСФСРның атказанган урманчысы, тумышы белән шушы яклар кешесе булган Николай Владимирович Напалков Тәтештән алып Кама тамагына кадәр Идел буенда тоташ болыннар җәелеп яткан вакытларны сөйләде миңа. Язларын аларны су баскан. Ә җәен печән үскән. Бер көч куймыйча ел саен гектардан 65 әр центнер печән чабып ала торган булганнар. Кама Тамагында әзерләнгән печәнне пресслап бәйләгәннәр дә хәрби складларга озатканнар. Рус кавалериясе тулысынча Кама Тамагы печәне белән тукланган. Менә шул байлык хәзер су астында калган. Зур су балык үрчетер өчен уңайлы булыр дип уйлаган идек. Киресенчә булып чыкты. Июльдә елга өсте яшькелт-зәңгәр үсемнәр белән каплана һәм балык тончыга. Элегрәк Иделдә чөгә балыгы күп иде. 1921 елның кышында балыкчы ятьмәсенә җитмеш ике потлы кырпы балыгы эләгүен Тәтештә әле дә сөйлиләр. Бәкедән аны атлар белән тарттырганнар. Кырпының башы әле дә Казан университетының зоология музеенда саклана. Хәзер су ярдан-ярга егерме километрлап җәелгән. Диңгез дип әйтерлек, бер генә дә тыныч көне юк, ак тәпиле көчле дулкыннар ярга кага һәм язгы ташкында йомшаган җирдән зур-зур кантарлар китеп ала... Сусаклагычны проектта күрсәтелгән тирәнлеккә кадәр су белән тутыру язгы ташу вакытларына туры килә. Болыннарны су басканда калку җирләр утырып кала һәм шунда сукыр тычканнар, кәлтә һәм тузбашлар, бакалар җыела. Әмма су күтәрелә бара, бу җирләрне дә күмеп китә, шул вакыт төрле авырулар таратучы канечкеч хәшәрәтләрне, авыл хуҗалыгы һәм урман корткычларын юк итүче барлык җир-су җәнлекләре кырылып бетә. Зоологлар: гөберле бака — ачык җирләрне, сасы бака, йорт бакасы, кәлтәләр, бигрәк тә җизбаш елан, гади кара еланнар — урманнарны, яшел бакалар, су еланнары, тузбашлар суларны һәм яр буйларын «чистарта» дип сөйлиләр. Бүгенге көндә амфибияләрдән күл бакасы, гөберле һәм сасы бакалар, сөйрәлүчеләрдән тузбаш, кара елан, җизбаш еланнар гына сакланып калган. Аларның яшәргә сәләтле булуларын, яңа шартларга яраклаша алуларын галимнәр «экологик пластиклык» дип атыйлар. Сусаклагыч төзелгәнгә кадәр кошлар өчен азык булып хезмәт иткән күп санлы тереклек ияләре шундый сыйфатлары булмау аркасында су астында калып һәлак булдылар. Гагара, чөлди. елга һәм диңгез акчарлакларының күбесе җир-су хайваннары белән туклана, бүдәнә карчыгасы, бөркетләрнең кайберләре һәм чөлдиләрнең аерым төрләре сөйрәлүчеләрне аулый, болганчык суда балык тоту кыен булганда буа бакасын һәм аның уылдыгын кыр үрдәге ашый. Шул азыклар җитәрлек бул- маса, кечкенә кошлар үлеп бетә, зурраклары үрчүдән туктый — зоологлар шулай ди. Болыннар су астында калгач, кошлар яңа җирләргә китәргә мәҗбүр булдылар. Су буе болыннарында тилгән, торымтай, мәче башлы ябалак, аккойрык-диңгез бөркете яши иде. Хәзер саз карчыгалары да бирегә көньякка очышлый гына утыралар. Элек су буе болыннарында яшәгән кайбер кошлар үзләренә хас булмаган урыннарга оя кора башлаганнар, кайбер кошларның исә, гомумән, оя кормыйча, ф бала чыгармыйча яшәүләре билгеле булды. Туган йорт инстинкты < аларда бер квадрат метрга кадәр генә. Бу кошлар таныш җирләр өс- g теннән очып йөриләр, әмма ояларын таба алмыйлар. Яңа шартларга S кара каргалар, күкшәләр, шәүлегән, песнәк, уткойрыклар гына ярак- £ лаша алды. Елга буе болыннарында яшәмәгән кошларга сусаклагыч •" тәэсир итмәде. Чөнки тургай, кара бүрек, чечет, кыр тавыклары бу 5 болыннарга очып барышлый гына тукталалар иде. Соңгы елларда балык ашаучы ерткыч кошлар — тилгәннәр, ак- . койрыкдиңгез бөркетләре ишәйде. Куйбышев сусаклагычында суның _ бер артып, бер кимеп торуы, көчле җилләрнең зур дулкыннар куба- “ руы аркасында, балыклар ташларга, агач төпләренә бәрелә, су ас- * тындагы ботак араларына кереп кысыла. Үлгән балыклар кошлар 3 өчен җиңел табыш була. Язын, ермак һәм култыкларның төбе ачыл- * ган чакта, алабуга һәм чуртаннарның сай җиргә чәчкән уылдыклары с һәлак була. с Су басу проектын эшләгәндә бу мәсьәләләрне искә алдылармы = соң? Сараланда СССР Фәннәр академиясе Казан биологик институты- х ның зоология лабораториясе эшли. Аның беренче мөдире биология = фәннәре докторы Виктор Алексеевич Попов булды. Хәзер ул Казан “ дәүләт университетының табигатьне саклау һәм биогеоценология кафедрасын җитәкли. Заповедникның Саралан участогы, махсус әдәбиятта күрсәтелгәнчә, «Сусаклагычның урман, болын һәм сазлы җирләре флорасын озак еллар буе күзәтергә, су басу күренешләренең тәэсирен өйрәнергә бик җайлы урын». Казан галимнәренең тикшеренүләре тугайда яшәгән җәнлекләрнең бик азы гына күчеп китүен, күбесенең, бүленеп калып, су басканда һәлак булуын раслый. Шуның өстенә җилләрдә һәм бигрәк тә язгы ташуларда, су белән ашалып, яр буйлары җимерелә, су читендәге туфрак һәм үсемлекләрне ком баса. Лаборатория яр буе геобиоценозларының формалашуын инде егерме ел өйрәнә, һәр өч ел саен яр буйларын фоторәсемгә төшерә. Су һәм җил эрозиясенең нәтиҗәләре Иделнең сул як ярындагы Пеләш тауда бигрәк тә ачык күренде. Аның үлән баскан җире соңгы егерме елда 57 метрга кимеде. Саралан участогында эшләүче Казан университеты галимнәренең яр буе биогеоценозы һәм табигый комплексларның үзгәреше турындагы мәсьәләләргә багышланган ике дистәгә якын фәнни хезмәтләре бар. Саралан стационарындагы эшләрнең нәтиҗәсе профессор В. А. Попов редакциясендә бер том булып басылып та чыкты. Ә икенче томы әзерләнеп ята. Казан галимнәренең тикшеренү нәтиҗәләре тугайлы елгаларда сусаклагыч төзергә ярамый дигән фикерне ныгыта. Егерме ел эчендә 60—65 метр киңлектәге яр буе су астында калган. Азык ресурсларының күплегенә тоткан өмет тә акланмады. Яр буе туфрагын ел саен ком баса (вак кортлар мыжлап торган ләм урынына ком); су һәм җил эрозиясе ярларның шәрәләнүенә китерә; хәтта урман массивларындагы туфракны да ком күмә. Сусаклагычның төбенә ләм утыра бара. — Бездә кайчан су җыярга өйрәнерләр икән? — дип сорыйлар миннән таныш балыкчыларым. — Әнә, Иделнең түбән агымында елга тармагы һәм ермаклар саега башлагач, Әстерханнан югарырак тимер-бетон плотина төзеделәр дә, елга суын диңгезгә агызмыйча, Идел ермагы булган Бузан елгасына җибәрделәр. Язгы ташу дельтага җәелмәсен өчен дамбалар ясадылар. Дельтада елына уннарча мең центнер балык үрчетүче хуҗалыклар оештырыла. Ә бездә ничек? Бездәге балык бернигә дә ярамыймы икәнни? Вобланы көндез ут ягып эзләсәң дә тапмассың. Пиво залларында бармак буе балыкларның берсен илле тиенгә яшереп кенә саталар. Кулга да тими. Кипкән бәртәсләр бер сум. Менә нинди бәя тора безнең балыклар. Кайчан рәткә салыныр шул эш? Бу сорау белән мин университетның табигатьне саклау кафедрасына килдем. — Күптән түгел генә Куйбышев өлкәсендәге Сускан култыгына экспедиция җибәрдек, — диде профессор В. А. Попов. — Култыкның җиде мең гектар җирен бау белән киртәләп алдык, сусаклагыч ягыннан унике километр озынлыгында бетон плотина төзедек. Сусканга агып килгән саф су кислородны күбәйтә, насос станциясе суның тирәнлеген билгеле бер биеклектә тота, затлы балыклар үрчетелә — карп һәм пелядь күпләп тотыла. Шушы җиде мең гектар җирдә бөтен сусаклагычта тотылганнан күбрәк балык алына. Корылышка тотылган сумма артыгы белән кайтты. — Шулай итеп, сез тәҗрибә ясарга бардыгызмыни? — Әйе. экспедициянең эше бик кызыклы һәм уңышлы булды. Хәзер Камадагы Карташиха тирәсендә 70 гектар суны киртәләп алдылар. Илле метрлы плотина корып, суны бер тирәнлектә тоталар. Анда ак амур, пелядь, карп үрчетелә. Тотылган чыгымнар шулай ук үзләрен акладылар. Сай сулы барлык җирләрне шулай киртәләп алырга мөмкин булыр иде. Болынында печән чабасың, тирән сулы җирләрдә балык тотасың. Тик бу эшкә административ органнарны, диул тирәдәге колхоз, совхозларны тартырга кирәк. 2 Татарстанда табигать һәйкәлләре һәм ау урыннары күп. Махсус картада аларны республиканың бөтен территориясеннән — Печшце- дан алып Баулы районы янындагы сөрелмәгән җирләргә кадәр табарга була. Бигрәк тә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында <күп алар. Сугыштан соң бу якларда нефть ятмаларын үзләштерү кызу темплар белән барды, яңа шәһәрләр, поселоклар үсеп чыкты, ә хәзер нефтехимия (Түбән Кама производство берләшмәсе) тһрмагы алга китте, Кама автогиганты һәм Яр Чаллы шәһәре төзелә. Кайчандыр тын яткан, күбесенчә авыл хуҗалыгы белән генә шөгыльләнгән җирләр соңгы егерме ел эчендә Урал белән Идел арасындагы иң алдынгы промышленность үзәкләренең берсенә әйләнде, һәм биредә табигатьне саклау проблемасы аеруча кискен төс алды. ♦ Искегә тимә, исең китәр» дигәннәр борынгылар, ләкин чагыштыру өчен фактлар алмый булмый, һәм мин илленче елларны, әледән- әле нефть районнарына йөреп торган елларымны, зур рекордлар биргән бораулаучы осталар турында язган чакларымны хәтерләдем. Урман аланнарында — буровойлар, колхоз кырларында — буровойлар, яшел тау битләрендә — буровойлар; юл буйларында, ишегал- ларында газ факеллары, төннәрен сүнмәс утларның ялкынына карасаң, хискә биреләсең, күңел ашкына, ә шагыйрьләр әлегә кадәр күрелмәгән бу утларга багышлап шигырь язалар... Бары бер генә кеше — ♦Известия» корреспонденты гына ♦Алтын факеллар» дигән фельетон бастырып, шаккаткыч сумма турында сөйләде. Миллион! — бу ♦алтын» факелларда тәүлегенә шул кадәр сумлык газ яна икән бит. Ләкин фельетончы гына иҗат дәртебезне сүндерә алмадыу мастерларыбызның уңышлары турында ашкынып язуыбызны дәвам иттек. Тик бервакыт язгы матур көнебезне табигать кочагында үткәрергә дип Зәй буена чыккан идек, үзебез дә аптырап калдык: тугай уттан калган кебек кара көйгән! Яр буендагы куаклар кара күмер булып утыра, үлән өстен мазут баскан. Нефть үткәргечтән елгага . төшкән кара ермакка, су өстенә җәелгән зәңгәрсу шәмәхә элпәгә ка- * рап-карап тордык та, машиналарга утырып, тугайдан ераккарак кит5 тек. Бер-ике көннән соң район газетасында мәкалә басылып чыкты: 5 корреспондент торбадан аккан нефть өчен бораулау конторасын җи- £ ңелчә шелтәләп алган иде. * Хәзер булса, бөтен кешене аякка бастырыр иде бу хәл, бер-ике 5 минутта аварияне туктатырлар, гаеплеләргә җәза бирерләр һәм күзгә 3 бәреп торган бу факт турында җыелышларда, киңәшмәләрдә ел буе сөйләрләр иде. Вакыт табигатькә булган мөнәсәбәтебезне үзгәртте. Совет законнары һәм тирә-як мохитны яклаучы җәмәгатьчелек фикере үзләренең эшләрен эшләделәр. СССР Министрлар Советының 1970 елдагы 14 май Указында табигатьне саклау чараларының комплекслы, перспектив һәм еллык планнарын булдыру кирәклеге әйтелә. Табигать байлыкларын рациональ файдалану, гомумән, табигатьне саклау буенча министрлыклар һәм ведомстволарның, предприятиеләр, колхоз һәм совхоз җитәкчеләренең җаваплылыгы күтәрелде. Табигый ресурслардан файдалануны, берсен эксплуатацияләгәндә икенчесенә зыян китермәүне хөкүмәт тарафыннан күзәтү эшлекле төс алды, һәм инде күренеп торган уңышлар турында да сөйләргә була. Әле күптән түгел нефть белән чыга торган суларны агызу нәтиҗәсендә нефть районнарындагы. Кама буендагы барлык вак елгаларның сулары төрле тозларга туенган иде. Нәтиҗәдә вак кортлар гына түгел, балыкларга хәтле үлә башлады. Кама балыгыннан уха пешереп булмый торган чакларны хәтерлим әле. Бензин исе килгән балыкны иң элек тозларга туры килә иде. Ә тозлы балыктан нинди уха булсын ди! КамАЗның кою цехы эшчесе, бер шәп балыкчы күптән түгел мина уха белән сыйлады. Химия тәме килми торган менә дигән уха. Полкташ дустым, «Гигант» колхозы председателе Зыя Закирович Закиров белән үземнең дә Камага кушылган елга буенда уха пешергәнем бар. Бик тәмле булды. Болар барысы да, әлбәттә, шатлыклы хәл иде. Республикабызның көньяк-көнчыгышы — Татарстанның иң матур Ясирләре. Биредә Шишкин урманнарын без натурада күрәбез, биредә Аксаков калдырган кыйммәтле истәлекләр бар. Бөгелмә аэропортыннан нефть районнарына илтә торган юл әле куе катнаш урманга керә, әле далага чыга. Шул юлда син фәнни хезмәтләрдә телгә еш алына торган урман-дала читеннән баруыңны төшенәсең. Биредә кызык бер күренешкә тап буласың — кара ылыслы көньяк тайгасы катнаш урманнарга, ә урманнар кылганлы, шалфейлы далага, йомраннар сызгырган, байбаклар йөгергән, ала каргалар, бүш- дәкләр очкан далага әйләнә. Татарстанның көньягында, кара туфраклы далаларда, иген шәп уңа, ләкин анда да нефть скважиналары. Хәзер җир турында аеруча зур кайгыртучанлык сизелә. Шунысы характерлы: җирне «коткару» эшен нефтехимиклар үзләре башладылар. Соңгы вакытта алар скважина утыртыла торган урынны тарайтып (элек ул дүрт гектар җир били иде, хәзер исә бер гектардан да ким мәйданга сыя), колхозларга ун меңнәрчә гектар уңдырышлы җирләрне кайтардылар. Үткәргеч торбалар өчен траншеялар казыганда кара җир катлавын җыеп аля ГЕННАДИЯ II А У ф К и Н лар да, эш беткәч яңадан җәеп куялар — сөр, чәч, уңыш җыеп ал. Скважиналар һәм аларга кирәкле җиһазларның төзеклеге, нефть продуктларының чисталыгы җитди контроль астында тора. Татарстанның Әлмәткә урнашкан нефть-газ табу идарәсе, фәнни оешмалар һәм предприятиеләр белән килешү төзеп, хәзерге заманның иң камил чистарту корылмаларын сала, шул эш өчен зур суммалар тота. Идарәдә табигатьне саклау үзәк лабораториясе оештырылды. Анда Казан университетының табигатьне саклау һәм биогеоценология кафедрасын тәмамлаган Владимир Подольский эшли. Үзенең законлы урынын — тирә-як мохитны саклау мәсьәләсе бик җитди торган нефть районнарында үз эшен тапкан бердәнбер кеше ул. Юкса СССР Югары һәм махсус урта белем министрлыгы бу кафедраны тәмамлаучыларны әле бүген дә кая урнаштырырга белми. Аларның белгечлек номерлары юк һәм алар төрле ведомстволарга, учреждениеләргә урнашырга мәҗбүр булалар. (Берәүләр — чәчәк үстерүче, икенчеләре — балык саклау инспекторы, ә өченчеләре милиция хезмәткәре булып китәләр.). Владимир үзенең һәр сүзен, һәр тәкъдимен хуплап алуларын, объектларда ачык йөз белән каршылауларын сөйли. Барысы да ягулыкның җиргә түгелүен булдырмау өчен, нефтьчеләрне тирә-як мохитны сакламауда гаепләмәсеннәр дип тырыша. Билгеле, әле барысы да эшләнеп беткән дип будмый. Су, мәсәлән, зур мәшәкать тудыра. Басым булдыру өчен җир астына тозларга туенган су куыла, әмма кайвакыт аның бер өлеше елгага да үтеп керә. Моңа каршы кискен көрәш бара, ләкин чистарту корылмалары комплексына кергән барлык эшләрне ахырына кадәр җиткерү өчен вакыт кирәк. Шулай да әйбәт башлангыч бар инде. 3 Табигатьнең иң кызыклы җирләре республиканың көньяк-көнчыгышында. Ул — Баулы районының бер кайчан да сука кермәгән җирләре. Биредә аз уңдырышлы, вак ташлы кара туфрак. Кылган, кыргый миндаль, шалфей һәм башка төрле дала үләннәре үсә. Урыны зур түгел, өч гектар чамасы, ләкин бу мәйдан моннан 200 ел элек немецның атаклы галиме Паллас тарафыннан сурәтләнгән уникаль җир буларак саклана. Паллас Петербург академиясендә эшләргә дип Россиягә килгәч, Идел буе районнарына экспедиция оештыра. Баш- кортстанга барышлый Баулы якларының сөрелмәгән җирләренә керә, кызыксына һәм «Россия дәүләтенең төрле провинцияләренә сәяхәт» дигән китабының берничә битендә шул җирләрне тасвирлый. Акбаш авылы янындагы участок шул вакыттан бирле бер тапкыр да сөрелмәгән. Казан университеты профессоры ботаник М. В. Марков табигатьнең бу гүзәл һәйкәленә тулы аңлатма бирде. Лениногорск районының Түбән Чыршылы урманчылыгына караган төньяк өлешендә далага әйләнеп барган җирләрдә моннан берничә ел элек байбаклар колониясе табылган. Кайчандыр байбаклар Кама буе һәм Иделнең уң як ярындагы затлы мех промыселлары өчен әһәмиятле булган. 1921—22 елгы ачлыкта аларны ашап бетерә язганнар. Хөкүмәт тарафыннан сак астына алынган кечкенә-кечкенә берничә колония генә калган. 1971 елның 15 сентябрендә Татарстан АССР Министрлар Советы Шөгер дәүләт заказнигы оештыру һәм Татарстан территориясендә байбакларны аулауны тыю турында карар кабул итте. Байбаклар сөрү өчен яраксыз булган ачык тау битләрендә яшиләр. Өннәреннән кояш белән бергә чыгалар, намаз укыган карт-коры ч кебек, кояшка карап юыналар. Бәлки шуңадыр, татар халкы аларны ш борын-борыннан изге җәнлек дип санаган, бу тирәләрдә аларның 2 £ меңгә якын баштан торган зур гына колонияләре дә сакланган. н Җәнлекләр дала үләне белән тукланалар, чәчүлекләрне бозмый- 5 лар. Шунысы кызык, алар ояларын шау-шулы җирләргә корганнар. 3 Өстә, тау башында нефть сиртмәләре атынып тора, ә аста колхоз кыр- . лары җәелгән. Әгәр байбакларга ти.мәсәң, кешегә тиз ияләшәләр һәм аларны якыннан күзәтеп була. Байбакларны күзәткән натуралистлар һәм аучылар бу җәнлекләр турында күп кызыклы нәрсәләр сөйлиләр. Байбаклар ашаганда арадан берсе аягүрә басып каравыл тора, ул бераздан сызгырып сигнал бирә дә, урынына икенче байбак баскач, үзе дә ашарга керешә. Берәр куркыныч була калса, «каравылчы» сызгырып җибәрә һәм байбаклар колонияләре белән өннәренә йөгерәләр. Каравылчы иң арттан китә. Алар бик пөхтә җәнлек: эш көнен өннәрен җыештырудан башлыйлар, коелган балчыкны, чүп-чарны чыгаралар, яңа үлән түшиләр. Бөтенсоюз табигатьне саклау җәмгыяте Татарстан оешмасының җәнлекләрне һәм кошларны саклау секциясе члены, өлкән инспектор Николай Николаевич Гребнев миңа байбакларның уеннары турында сөйләгән иде. — Саклык белән генә яннарына барып, селкенми торсаң, алар сиңа әһәмият бирми, — дигән иде Николай Николаевич, — үз эшләре белән мәшгуль була... Нәкъ шулай икән. Сиздерми генә колониягә якын килдек тә, тын гына күзәтә башладык: өлкән һәм яшь байбаклар ярым түгәрәкләнеп өннәре тирәсендә арт тәпиләренә утырганнар да уртада калган ике байбакны тамаша кылалар иде. Тегеләр ава-түнә бер-берсенә бик якын килгәч, алгы тәпиләре белән кочаклашып көрәшергә тотындылар. Берсен икенчесе ега башлагач, түгәрәк читендәгеләрнең игътибары артты. Өлкәннәр әле бер, әле икенче тәпиләренә басып, як-якка чайкала башладылар, яшьләре уйнаудан туктады. Беренче алышу нәтиҗә бирмәде, көрәшчеләр тынычланып икесе ике якка китте. Ял итеп, тын алулары тигезләнгәч, тагын очраштылар. Шулай берничә тапкыр кабатланды, ләкин бер як та җиңмәде. Бераздан сакчы, мине күреп, сызгырып җибәрде һәм байбаклар өннәренә кереп качтылар. — Авыл халкы байбакларга тими, аларны саклый, дип ишеттем, дөресме? — дип сорадым мин Николай Николаевичтан. — Шулай, — диде ул. — Ләкин кырда йөргәндә мин җәнлекләрне бер дә юкка харап иткәннәрен күргәләдем. Байбакларны бульдозерлар, экскаваторлар белән казып чыгарулар, өннәренә таш тутырган, автоцистерна суы агызган очраклар бар. Ниндидер вандализм бу. Хәзер аңа чик куелды. Дөрес, әле дә байбакларның дошманнары юк түгел, мәсәлән, иясез этләр. Без авыл кешеләрен табигатьне саклау эшенә тартырга тырышабыз, алар арасында аңлату эшләре алып барабыз, төрле плакатлар чыгарабыз. Ау инспекциясе инициативасы белән республикада 15 заказник булдырылды, шуларның яртысын дип әйтерлек, шул исәптән байбак колонияләрен дә, галимнәр табигать һәйкәлләре итеп таный. — Хәтерләгез әле, — диде Гребнев, — бервакыт ау турында бәхәс булган идеме? Аучыларның оппонентлары кызып-кызып сөйләделәр, о без аларга ничектер сүлпән җавап бирдек. Аучыга алар җәнлекләрне һәм кошларны үтерүче итеп кенә карыйлар. Дөрес, аучылык җәмгыятьләрендә тәртипсезлекләр күп әле. Җәмгыятьнең членлык билетын алган бар кешегә дә корал бирергә ярамый. Ләкин чын ауГЕННАДИЙ ПАУШКИН чы — кирәксезгә мылтык атучы түгел. Иң элек ул үзенең аучылык итәсе урынын кайгырта, җәнлекләргә кышлык өчен азык әзерли, көртлек һәм суерлар өчен ташлык, пошилар, кыр кәҗәләренә тозлыклар ясый. Кошлар һәм җәнлекләрне чынлап кайгырткан беренче кеше — ул. 1969 елның карлы кышында республикабызда кыр кәҗәләре күренә башлады. Туклана-туклана көнбатышка таба күченеп барган хайваннарны безнең халык яхшы каршылады. Урман хуҗалыгы эшчеләре, ау башлыклары һәм аучылар аларны тукландырдылар һәм браконьерлардан сакладылар. Кыр кәҗәләре хәзер бездә 509 башка җитте. Бу якларда кабаннар да үрчи башлады. Күптән түгел Белоруссиядән кондызлар кайтарттык. Алар Чирмешән, Илет, Берсут елгаларында һәм Кама утрауларында яшиләр. Гаҗәеп җәнлекләр алар — каналлар, туннельләр казыйлар, плотиналар төзиләр, керер юлларын су астында калдырып йортлар салалар. Плотиналарны шундый нык итеп төзиләр, өстеннән кешеләр үтеп йөрерлек була. Менә шул кондызларның заказниклары булдырылды һәм аларда өч йөзгә якын җәнлек яши. Кыргый җәнлекләрне үрчетү һәм таратуга аучылар күп көч куялар. Браконьерлар белән көрәшү һәм аңлату эшләре алып бару да алар вазифасына керә. Кыргый җәнлекләрне бер мәгънәсезгә кызык өчен генә тотып үтергән кешеләр дә бар әле. Бака үтерү, коеларны туздыру, кош балаларын тоту да бер ни тормый аларга. Табигатькә мәхәббәтне кешеләрдә мәктәптән үк тәрбияләргә, укуның беренче елларыннан ук экология дәресләре бирергә кирәк. Экология белемнәре хәзер һәрбер кешегә кирәк. Экология барлык вузларда мәҗбүри укытылырга тиешле фән, чөнки хезмәтнең табигый байлыкларны файдалануга кагылмаган бер генә өлкәсе дә юк. Ә аны ничек файдалану, дөресрәге, югалтканны ничек кайтаруны белү өчен бөтен табигый комплексны өйрәнү зарур. Зоология, ботаника дәресләрендә нәрсә өйрәндек соң без? Бака ярыргамы? Ә үзебез аларның табигатьтәге әһәмиятен хәтердә дә калдырмадык. Хәер, бу хакта безгә сөйләмәделәр дә. Дәреслекләр алышынып торса да, бу турыда әле дә әйтмиләр. Ә менә галимнәр хисаплап чыгарганнар: бер гектарда 25 бака булса, бернинди химик агулар да кирәкми икән. Барыбыз да Сергей Есенинның: «Кече туганнарыбыз кебек булган җәнлекләрнең бервакытта да башына сукмадым» дигән юлларын хәтерлибез. Ни өчен сугарга? Кеше үсемлекләрдән, тере табигатьтән башка яши аламыни? Һәрхәлдә, Идел үзенең мең еллардан килгән гүзәллеген, бөеклеген, кешеләр өчен әһәмиятен тере табигатьтән башка саклый алмаган булыр иде. Л. ИХСАНОВА тәрҗемәсе