Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ҺӘМ ТАТАРЛАРДА ИҖТИМАГЫЙ ФИКЕР ТАРИХЫ

Илдә капиталистик мөнәсәбәтләр усеп, социаль-экономик каршылыклар кискенләшкән чорда, халыкның милли узаңы уяну билгесе буларак, татарларның мәдәни тарихлары, шул исәптән мәдәниятнең мөһим бер өлкәсе булган иҗтимагый фикер тарихы белән кызыксынуы да көчәя. Моны без мәгърифәтчеләребез хезмәтләрендә, аерым алганда, Ш. Мәрҗани һәм К. Насыйри әсәрләрендә үк күрә башлыйбыз. 1905 ел революциясе, татар дөньясындагы барлык катлауларның социаль активлыгын уятып, бу юнәлештә дә көчле этәргеч ясый. Мәгълүм ки, революция дулкыннарында татар көндәлек матбугаты туа. Газета-журнал битләрендә халык тарихы һәм аның культура хәзинәләренә багышланган мәкаләләр күпләп басыла башлый. К. Насыйри, Ш. Мәрҗани. X. Фәезханов, Хәлфиннәр хакында күләмле язмалар күренә 1915 елда, Ш. Мәрҗаниның йөз еллыгы уңае белән, зур гына күләмле җыентык дөньяга чыга. Әмма татар иҗтимагый фикер тарихы бу этапта мөстәкыйль бер тикшеренү тармагы буларак аерылып чыкмый әле. Күп кенә басмаларда ул әдәби хәрәкәтнең аерылгысыз бер өлеше итеп карала. Октябрь революциясеннән соң да бу традиция әле үзен сиздереп килә. Г. Сәгъди, Җ Вәлиди, Г. Рәхим, Г. Газиз кебек тикшеренүче галимнәр үзләренең монографик хезмәтләрендә иҗтимагый фикер тарихы мәсьәләләренә зур игътибар бирсәләр дә. аларны саф әдәби күренешләр белән бер рәткә куеп карыйлар. Мондый хәл, әлбәттә, бер яктан, шул дәвердәге җәмгыять белеме һәм тарихи- философик хезмәтләрнең гомуми дәрәҗәсенә бу өлкәдә ныклы традицияләр һәм теоретик пландагы гомумиләштерүләр булмавына бәйле булса, икенче яктан, татар әдәбиятындагы синкретизмнан, әдәби күренешләр белән гыйльми-философик проблемаларның үзара нык үрелгән булуыннан да килә иде. Синкретизм — үткән чорларның бик күп әдипләре өчен характерлы күренеш. Синкретик тенденцияләр урта гасырда шәрык илләрендә иҗат иткән Фирдәүси. Сәгъди. Низами. Нәвои, Руми. Ясәви. Аллаяр-суфи кебек бик күл күренекле язучы һәм шагыйрьләр мирасында ачык сизелеп тора. XII йөздә яшәгән гарәп философы ибн Түфәйл үзенең философик карашларын «Якзан углы Хәй» исемле романында бәян иткән. Антик дөнья яисә Көнбатыш Европа әдәбиятларында да мондый мисаллар аз түгел. Мәгълүм булганча, антик чорның иң атаклы фикер ияләреннән берсе Пяатонның күп әсәрләре диалог формасында әдәби стиль белән язылган Икенче бер И күренекле философ Лукреций Карның «Әйберләр һәм аларның табигате* исемле китабында да философия һәм шигърият бербөтен тәшкил итә. Дантеның «Илаһи ко- медиявсендә дә фәлсәфи идеяләр шигъри калыпка салып язылган. Французларның Вольтер, Руссо, Дидро кебек гыйлем ияләре дә мәгърифәтчелек идеяләрен художестволы формага төреп бирергә омтылганнар. Урта гасыр татар әдипләре ф әсәрләрендә без шул ук хәлне күрәбез. Үзенең шигъри хикмәтләре белән Мәүле Колый философ шагыйрь буларак күз алдына килә. Г. Утыз Имәни әл Болгарииың * фәлсәфи идеяләре шигърият бишегендә безгә килеп җиткән. Мөхәммәдьяр шагыйрь £ һәм фикер иясе булган. Аның «Нуры содур*, «Төхфәи мәрдән» әсәрләре кешелек ь һәм гаделлек хакындагы фикерләр белән сугарылган. Котбинең «Хөсрәү вә Ширин о. хикәятевндә кеше проблемасы космоска нисбәттә хәл ителә. Инде килеп, К Насыйри х әсәрләрен, бигрәк тә аның «Фәвакиһелҗөләсавсын алсак та, без аларның асылда шул е ук синкретик жанрда язылган булуын күрәбез. Нәкъ менә шуңа күрә дә халкыбызның Е әдәби мирасын тикшергән галимнәр әдәби процессларны өйрәнгәндә фәлсәфи 2 проблемаларны, җәмгыять һәм дөньяга караш мәсьәләләрен дә анализларга тиеш I булганнар. Г. Ибраһимов исә беренче булып иҗтимагый-философик яссылыкны әдәби- х художество проблемаларыннан аерып караган. £ Мондый башлангычны иң элек без аның «Иҗтимагый, әдәби хәрәкәтләр тарихын s тикшерүдә марксизм ысулыв («Безнең юлв, 1922 ел, 1 сан), «Татарның соңгы тари- ң хында өч дәверв («Татарстан хәбәрләрев, 1922 ел, 22 март саны) кебек хезмәтләрен- < дә очратабыз. Шул ук елны чыккан «Каюм Насыйрив җыентыгында Г. Ибраһимов 5 «Насыйриларның тарихи урыннарыв исемле күләмле мәкаләсен бастыра. Ул анда н татар мәгърифәтчеләре калдырган мирасны, аларның иҗтимагый-политик карашларын •- күздән үткәрә, үзенчәлекләрен билгели. Иҗтимагый фикер тарихы мәсьәләләренә ул г шулай ук «Татарлар арасында революция хәрәкәтләрев (Казан. 1925 ел). «1905 ел 2 революциясендә татарларв (Казан. 1926 ел) дигән хезмәтләрендә дә зур урын бирә. ® о Иҗтимагый фикер тарихын өйрәнүне фәннең мөстәкыйль бер тармагы буларак S аерып чыгаруы белән Г. Ибраһимов татар мәдәнияте тарихын өйрәнүгә зур өлеш х кертте. Татар иҗтимагый фикер тарихын тикшерүдә марксистик-ленинчыл методология £ принципларын куллануы аның бу өлкәгә алып килгән икенче зур казанышы булды. X «Иҗтимагый, әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулыв. «Татарның u соңгы тарихында өч дәверв дигән хезмәтләрендә Г. Ибраһимов иҗтимагый фикер ф тарихын иҗтимагый-экономик формацияләр турындагы марксистик-ленинчыл тәгьли- маттан чыгып тикшерә, материалистик методологияне нигезләп, иҗтимагый фикер х үсешен халыкның социальэкономик тормыш шартларына бәйле рәвештә анализлый. *5 «Әдәбиятлар, фәлсәфәләр, гыйльми ысуллар, диннәр, әхлаклар,— кыскасы, бөтен идеология хезмәтләренең һичбере күктән яумаган кебек, нинди дә булса бер даһи- ц ның тик үз башыннан уйлап чыгаруы белән дөньяга килмиләр. Боларның фикерләре, рухлары, мөндәриҗәләре — һәммәсе тарихның мәгълүм бер дәверендәге мәгълүм бер мадди, иҗтимагый катлаулар туфрагында үсеп чыга торган чәчәкләр генөдер... Шуңа ° күрә әдәбиятлар, фәлсәфәләр, гыйльми ысулларны тикшерүдә, аеруда бердәнбер х дөрес юл — боларны җиткергән иҗтимагый-икътисади нигезләр буенча бару һәм ® шул нигез мизаны белән бәһа, кыйммәт куюдырв. («Иҗтимагый, әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулыв.) Менә шушы диалектикматериалистик принципка нигезләнеп, Г. Ибраһимов иҗтимагый хәрәкәтләр һем иҗтимагый аң үсешенә бәя бирә, татар иҗтимагый фикере тарихындагы терле дәверләрнең үзенчәлекләрен ача. Аның «Татарлар арасында революция хәрәкәтләрев. «1905 ел революциясендә татарларв исемле әсәрләре бу җәһәттән аеруча характерлы. «Татарлар арасында революция хәрәкәтләрев дигән хезмәтендә ул татар халкының рухи тормышы озак вакытлар мөселман дине һәм шәрык йогынтысында баруы һәм аның эчтәлеге да феодаль мөнәсәбәтләргә бәйле булуы хакында яза Әмма «реформадан соң санагатъ күтәрелүе аркасында,— ди Г. Ибраһимов,— яшь татар буржуазиясенең нык көчәев китүе белән бу сыйныфның татар җәмгыяте эчендә роле-куәте зурайды; аннан да бигрәк бу сыйныф элеккечә монополист хәлендә Бохара-Үргәнҗ буе белея зур кәрваннар йөртүдән, ягъни көнчыгыштан Мәскәүгә. Европага, көнбатышка таба борылды. Бу сыйныф үзенең үсүендә шундый дәрәҗәгә килде ки, хәзер инде аңа иске феодализм нигезендәге идеология һәм тормыш тарлык итә башлады Ул аннан үсеп чыкты. Яңа заман яңа җырлар кирәксендерде. Бу яшь сыйныфның алдынгы элементлары үзенең бетен сәүдә эшләре, кен итешләре буенча рус-европа мәдәниятеннән багландылар, шуның дулкыны, конкуренцияләре белән йөзгә-йөз очраштылар. Татар тормышы менә шул яңарып, реформалар ясап барган рус-европа мәдәнияте, сәүдә-санагаты эчендә калды, һәм шушы үзгәрешләр идеология дөньясында чатнаулар тудырып, алдынгы сафларның миләрен кузгаттылар. Татар дөньясында XIX йөзнең соңгы яртысында ...күренгән яңаруга омтылулар менә шуның җимешедер». («Татарлар арасында революция хәрәкәтләре».) Бөек революцион вакыйгаларның иҗтимагый фикер үсешенә куәтле йогынты ясавы хакындагы марксистик тәгълимат шулай ук Г. Ибраһимовның игътибарыннан читтә калмый. Ул 1905 ел революциясенең татар халкы рухи тормышына гаять тирән эз салуын басым ясап күрсәтә. Революция дулкыннары татар җәмгыятенең барлык хатлауларына үтеп кереп, йөзләрчә мең кешеләрнең аңын уята, алар алдында үткен социаль-политик проблемалар куя һәм халык массаларын азатлык көрәшенә этәрә. Татар иҗтимагый фикер тарихын тикшергәндә Г. Ибраһимов диалектик позицияләрдән торып эш итә. Аның фикер диалектикасы, мәсәлән, 1915 елда ° Аң» журналының беренче санында басылып чыккан «Бөек остаэымызның кайбер тәәллифләре» дигән мәкаләсеннән үк күренә. Бу чорда әле ул өлгергән марксист түгел иде. Әмма тормыш күренешләренең эчке асылын аңлауда диалектикада аның өчен инде ят нәрсә булмый. Ш. Мәрҗани иҗатына һәм эшчәнлегенә ул диалектик каршылыклар турындагы тәгълиматтан чыгып бәя бирә. Аның күзаллавынча, Ш. Мәрҗани — олы. шул ук вакытта каршылыклы шәхес. Үз-үзен тотышы, фикерләү рәвеше, тышкы кыяфәте ягыннан ул әле мөселман укымышлысы булып кала. Ә менә аның гыйльми эшчән- яеге, фикер юнәлеше, иҗатының мәгънәсе һич тә ортодоксаль дини кысаларга туры килми, алардан күп өстен тора. Иске руханилардан аермалы буларак, ул элекке традицияләр һәм авторитетларга сукырларча иярми, аның күңел күзе киләчәккә төбәлгән. Мәгърифәт нурлары балкыган шул киләчәк хакына ул схоластика сөременә каршы чыга, кеше акылының хакыйкатьне мөстәкыйль эзләү хокукын яклап көрәшә. Ш. Мәрҗанидагы шушы каршылыклар аның хезмәтләрендә чагылыш таба. Шуңа мисал рәвешендә Г. Ибраһимов мәгърифәтченең «Назурәт әл-хак» дигән хезмәтен ала. Үз вакытында ислам дөньясында шау-шу тудырган бу әсәр өслүбе һәм башка күп кенә тышкы билгеләре белән гарәп галимнәренең биш яки ун гасыр элек Бәгъдад яисә Кордова шәһәрләрендә язылган китапларыннан аерылып тормый. Бу яктан ул «Кәшф әззонун»да (Мостафи бине Габдулла тарафыннан төзелгән зур күләмле биобиблиографии җыелма) теркәлгән хисапсыз күп әсәрләрне хәтерләтә. Әмма хезмәтнең эчтәлек ягына игътибарны юнәлтеп, ул алып килгән фикер һәм идеяләр белән таныша башласаң, Мәрҗани йөзендә без мөселман дөньясын каплап алган фикер торгынлыгына, акылны бәйләп торучы дини фанатизмга кыю рәвештә каршы чыккан, шәхескә ирекле фикер йөртү хокукы даулаган зур фикер иясен күрәбез, дип яза Г. Ибраһимов. Резолюциядән соңгы хезмәтләрендә әдип татар культурасы һәм иҗтимагый фи- хер вәкилләренең иҗат эшчәнлеген төпле марксистик методология принципларыннан чыгып анализлый, иҗтимагый тарих күренешләрен эзлекле диалектик позициядән торып тикшерә. Иҗтимагый хәрәкәтләр, алдынгы фикер ияләре күтәргән проблемаларны анализлаганда ул теге яки бу мәсьәләнең эчке мәгънәсен ачарга, төрле күренешләр арасындагы күпьяклы бәйләнеш һәм каршылыклы мөнәсәбәтләрнең асылына үтеп керергә омтыла. Иҗтимагый фикер Һәм мәдәният тарихы мәсьәләләрен тикшергәндә ул һәрчак диалектик-материалистик үсеш тәгълиматы һәм үсешнең төрле этаплары арасындагы дәвамлылык принцибыннан чыгып эш итә. Урта гасырлардан халган феодаль мөнәсәбәтләр таркалып, тормышта капиталистик мөнәсәбәтләр ныгып урнашкан чорда, дип яза ул, Г. Курсави, Ш Мәрҗани, К. Насыйри, М. Акмулла. М. Акъегетзадәләр кебек фикер ияләре мәйданга чыга. Иҗтимагый мөнәсәбәтләр үсү Зелән бергә рухи тормыш үзенә яңа куәтләр җыя, яңа эчтәлек белән байый. «Орлыктан сабак, яфрак чыгып үскән кебек, тамчылар белән башланган чишмәләр зураеп елгага әйләнгән кебек, уп икенче дәвер хәрәкәте дә бер ноктада тукталып калмады, баскыч-баскыч күтәрелде, үсте, киңәйде, барлыгы бер кыйблага, Европа мәдәниятен, гыйлемен алуга карап юнәлүдә дәвам итте». («Иҗтимагый, әдәби хәрәкәтләр тарн- »ын тикшерүдә марксизм ысулы», 34—35 битләр.) Соңга табан сыйнфый антагонизмнарның кискенләшүе, революцион хәрәкәтнең көчәюе татар иҗтимагый хәрәкәте үсешен яңа этапка алып килә. Г. Ибраһимов бу чорны татар иҗтимагый фикер үсешенең өченче этабы дип атый. Бу этапта Г. Тукан Ф. Әмирхан. Г. Камал, М. Гафури һәм башка революцион-демократик фикер ияләренең эшчәнлеге җәелеп китә, ниһаять, X. Ямашев, Г. Сәйфетдинов һәм алар тирәсендә ф тупланган эшче-революционерлар хезмәт халкы арасында марксистик-ленинчыл идеяләр тарата башлый. Әмма татар иҗтимагый фикер үсеше этаплары бер-берсенә аерылгысыз рәвештә бәйләнгән, «һичбер дәвер,—дип яза Г. Ибраһимов — бөтен көенчә ясалып күктән төшми, алдагы дәверләр эчендә аның азмы-күпме матдәләре ясала, болар азмы-күпме хәрәкәт итеп куялар...» Татар иҗтимагый фикере үсешендәге өченче этапны революцион үзгәрешләр эпохасы тудырган, һәм ул башка чорлардан үзгә сыйфатлары белән аерылып тора. Тик шулай да ул башка этаплардан бәйсез рәвештә үзеннән-үзе генә барлыкка килмәгән. Нәкъ менә шушы фикерне исбатлап, Г. Ибраһимов болай ди: «Икенче дәвер үзенең байтак хезмәтләрен беренче дәвер эченнән алган кебек, хәзерге өченче дәвернең байтак терәкләре икенче дәвер аркылы үтеп килделәр». (Шунда ук, 40 бит.) Әдип фикеренчә, иҗтимагый фикер үсеше этаплары арасындагы дәвамлылык аның башка халыклар культурасы һәм фикер тарихы белән үзара бәйләнешен инкарь итми. «Халыклар, җәмгыятьләр, милләтләр бер-беренә багланып яшиләр. Дини, әдәби, фикри, мәдәни хәрәкәтләр үз эчендә бикләнеп калмый, азмы-күпме читләргә әсәр итә...» — дип яза ул. «һичбер милләт үз эченнән, тик уз тамырыннан гына үсеп, бәйнәлмиләл хәлләрдән башка түгеллеге һәркемгә мәгълүм». (Шунда ук, 39 бит.) Татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикере үсешенә башка халыклар, аеруча рус халкының, культурасы көчле йогынты ясый. Чөнки татарлар бик күптәнге чорлардан бирле руслар белән күрше яшиләр, башка күп кенә халыклардан элегрәк рус дәүләте составына керәләр. Үзенең хезмәтләрендә Г. Ибраһимов бу мәсьәләгә дә аерым игътибар бирә: «Без татарлар,— ди ул,— тарихи исәп белән алганда. Россиягә иң элек кушылган халыкларның берсе. Бу момент ике коллектив арасында самодержавиенең кара сәясәтенә... карамастан, тормышның байтак якларында уртак сыйфатлар тудырды... Җәгърәфи хәлебез буенча без элекке Россиядә һәр яктан рус халкы белән чолганган, катнаш, аның үзәк калаларына якын яшәдек. Халык хуҗалыгы 1_- ягыннан да татарлар бик күп турыларда урыслар белән бер төрле баскычта, бер үк техникада, бер үк экономиядә иделәр. Менә шулар һәм башка бик күп сәбәпләр татар белән рус халыклары арасында тел, гореф аермаларына карамастан, көнкүреш ~ ягыннан бик күп уртаклыклар тудырганнар». («Бу биш ел татар мәдәниятенә нәрсә ң бирде». «Биш ел эчендә» исемле җыентык. Казан, 1925 ел, 107—108 битләр.) Алдын- Ч гы рус культурасы, фәнни фикере һәм философиясенең татар тормышына күрсәткән йогынтысын әдип әнә шулай бәяли. из Г. Ибраһимов иҗтимагый фикер тарихы проблемаларын тикшергәндә партиялелек * һәм сыйнфыйлык принцибын эзлекле үткәреп килә. Әйтик, Р Фәхретдинов. Ж Вә- w лиди, Г. Рәхим, Г. Газиз хезмәтләрен күздән кичергәндә, без иҗтимагый фикер тари- * хь өлкәсеннән дә аларда бай фактик материал таба алабыз. Әмма бу мәгълүматлар а еш кына битарафлык позициясеннән торып яктыртыла. Аларның замандашы Г. Ибраһимов мондый тенденциядән өстен тора белде һәм төрлетөрле иҗтимагый-политик агымнар көрәше артында сыйнфый мәнфәгатьләр бәрелеше ятуын күрә алды Мәсәлән, аның 1924 елда дөньяга чыккан «Кара маяклар һәм ак әдәбиятлар» исемле мәкаләсе нәкъ әнә шундый тайпылышсыз партиялелек рухы белән сугарылган. Бу хезмәтендә ул революциягә кадәрге татар иҗтимагый фикер хәрәкәтенең төрле агымнарына һәрьяклап сыйнфый анализ бирә, татар ак эмиграциясенең контрреволюцион асылын ачып сала. Әдипнең «Урал» һәм уралчылар» дигән хезмәтендә дә иҗтимагый көчләр һәм аларның идея-политик позицияләренә төгәл һәм кискен бәя бирелә. 1905 ел революциясе тәэсирендә туган иҗтимагый хәрәкәтләрне күздән үткәреп. Г Ибраһимов аларның башында торган төркемнәрнең һәркайсы татар халкы исеменнән эш итүе, әмма халкыбыз мәнфәгатьләрен һәм киләчәген төрлечә күз алдына китерүләре турында яза. Мондый төрлелек һәм аерымлыклар ул агымнарны җитәкләүче кешеләр аңында үзеннән-үзе генә тумый, ә алар артында торган сыйныфларның социаль хәле белән билгеләнә. «Әгәр без ул хисапсыз исемнәр, фикерләр, ИБРАҺИМОВ ҺӘМ ТАТАРЛАРДА ИҖТИМАГЫИ ФИКЕР ТАРИХЫ чаралар туфаны эченә кереп, анда бер анализ ясаячак булсак,— дип яза әдип, бербереннән ачык кискен сыйнфый сызыклар буенча аерылган дүрт төп агымны күрәчәкбез, һәр агымның үзәген, принципларын, өметләрен, хыялларын, программаларын ачып бирә торган газеталар журналлар табачакбыз». («Урал» һәм уралчылар» Казан, 1927 ел, 10—11 битләр.) Болар арасында пролетар агымны тәшкил итүчеләр «Урал» газетасы тирәсенә тупланган булсалар, феодаль-кадими агым тарафдарлары «Дин вә мәгыйшәт» журналы тирәсендә берләшәләр. Буржуаз-либераль агымның карашларын «Өлфәт», «Казан мөхбире», «Вакыт» чагылдыра, «Таң» һәм «Дума» газеталары битләрендә исә вак буржуазия программасы гәүдәләнеш таба. Иҗтимагый хәрәкәтләрне тикшергәндә Г Ибраһимоа партиялелек принцибын тарихилык принцибы белән ныклы бәйләнештә үткәреп бара, идеологии максатларның асылы аларны тудырган тарихи шартлар белән билгеләнә дип саный. Мәсәлән, мәгь- рифәтчелек хәрәкәте, аның фикеренчә, буржуаз идея агымы буларак туа. аны феодаль- хадими яшәеш нигезләренә һөҗүм итүче алдынгы буржуазия мәйданга чыгара. «Сыйн- фый-иҗтимагый яктан каралса, бу хәрәкәт татар буржуазиясе хәрәкәтенең мәгълүм бер идеологиясе рәвешендә сурәтләнә иде. Фәезхановлар. Насыйрилар. Мәрҗанилар үзләре белмәгән хәлдә шул сыйныфның тарихи хәрәкәте эчендә, электәге шәркый феодализм калдыкларын җимереп, яңага юл ачучылар иде » («Каюм Насыйриларның тарихи урыннары». «Каюм Насыйри» мәҗмугасы. Казан, 1922 ел, 12 бит ) Буржуаз характерда булуына карамастан, мәгърифәтчелек хәрәкәте «татарның бөтен катлаулары өчен кирәкле, файдалы кузгалыш» була. Татар буржуазиясе «малы, сәүдәсе, ярышы белән дә. мәдәни катнашы белән дә Урта Азиядән Европага табан борыла башлый. Шуңа идеология хәрәкәте дә багланып, кадимнән җәдиткә, туң схоластикадан реформага йөз тота. Бөтен татар халкын бәйләп торган иске караңгылык томаныннан яңага — гыйлемгә, мәдәнияткә чакыру өчен көрәш китә» («Урал» һәм уралчылар», 15 бит.) Хәзер татар буржуазиясе, дип дәвам итә әдип, бөтен күңеле белән контрреволюция яклы сыйныф буларак, тарихи процессны туктатырга тырыша, ө аларның аерым вәкилләре революция һәм гражданнар сугышы елларында татар хезмәт ияләренең канын аз коймыйлар. Әмма «...татар-мишәр буржуазиясенең кайчандыр бер ислахчылык юлында, иске шәркый феодализм караңгылыгын җимереп, алга барырга теләүче ролен үтәгән заманы бар иде. Хөсәен Фәезхановлар Мәрҗанилар. Насыйрилар әнә шул баскычта эшләүчеләр иде. Шул баскычта алар әдәби тел. гыйлем, әдәбият мәсьәләләрендә яңа нигез салдылар.— дип яза Г Ибраһимов. («Каюм Насыйриларның тарихи урыннары», 15 бит.) Менә шуңа күрә дә элгәрге буржуаз идеологларының эш- чәнлегенә алар яшәгән тарихи шартлардан чыгыл бәя бирелергә тиеш. Сыйнфый көрәшләрнең төрле этапларында буржуазия вәкилләре уйнаган рольгә анализ ясап, Г. Ибраһимов әнә шундый нәтиҗәгә килә. Шул рәвешчә. Г. Ибраһимов татар иҗтимагый фикер тарихын мөстәкыйль фән тармагы буларак аерып ала һәм марксистик-ленинчыл методология принциплары нигезендә бу өлкәдә киң тикшеренүләр алып бара. Нигезен Г. Ибраһимов салган традицияләр татар иҗтимагый-философик фикер тарихы өлкәсендәге бүгенге тикшеренүләр өчен дә гаять әһәмиятле. Татар иҗтимагый фикере элегрәк К. Насыйри һәм Г. Тукайдан башлап кына •йрәнелә килде. Мондый карашның чикләнгәнлеге бүген инде һәркемгә диярлек мәгълүм. Бу фикер ияләренең дөньяга карашларын тәрбияләүдә аларның элгәрләренең җитди роле булган. Татар иҗтимагый фикеренең рационалистик һәм гумани- лик традицияләре ерак гасырларга барып тоташа. Урта гасырларда яшәгән күп кенә фикер ияләре үк инде дөньяга караш мәсьәләләренә зур әһәмият биргәннәр, гаделлек һәм фикер иреге идеяләрен яклап чыкканнар. Аларның мирасын киң колач 5елән тирәнтен тикшерү — иҗтимагый фикер тарихын өйрәнүче галимнәребезнең мөһим бурычы Г Ибраһимов башлаган эшне дәвам иттереп, татар иҗтимагый фикере үсешендә марксистикленинчыл иҗтимагый-политик һәм фәлсәфи идеяләрнең ныгып урнашуы һәм киң таралыш алуы тарихы да махсус тикшерелергә тиеш. Социалистик төзелеш, буожуаэ идеология һәм дини карашларның җиңелеп юкка чыгуы шартларында ке- теләр аңында тамырдан үзгәрешләр барлыкка килде, социалистик иҗтимагый фикер үсеп җитте. Рухи тормышыбыздагы бу үзгәрешләрне һәрьяклап тикшерү һәм өйрәнү дэ безнең кичектергесез бурычыбыз. Татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикере тарихында, әйтик, җәдитчелек хәрәкәте зур гына урын алып тора. Гыйльми тикшеренүләрдә бу хәрәкәткә карата каршылыклы фикерләр әйтелгән. Ә бу исә үз вакытында татар халкы тормышында зур гына * урын алып торган җәдитчелек хәрәкәтен чыганакларга таянып тирәнтен һәм җентек- - лвп тикшеренүләрнең җитенкерәмәвеннән дә килә. XIX йөзнең ахыры. XX йөз ба- ? шында татар иҗтимагый фикере мәйданында барган идея көрәшләре мәсьәләләре тарихчылар, философлар һәм әдипләрнең уртак тырышлык куеп комплекслы тикше- . ренүләрен көтә. Мондый тикшеренүләр җәдитчелек хәрәкәтенең урынын, кадимче- - леккә каршы көрәштәге әһәмиятен тирәнрәк ачарга ярдәм итәчәк. Г. Ибраһимов тара- = фыннан кулланылган методологик принциплар бу эштә дә ныклы нигез була ала. 2 Г. Ибраһимов җәдитчелекне шул чор тарихи шартлары белән тыгыз бәйләнештә з карый Аның фикеренчә, җәдитчелек хәрәкәте халкыбызның социаль-экономик һәм ? мәдәниидеологик тормыш шартлары җимеше буларак туган, һәм идеология күрене- х ше буларак, ул иҗтимагый фикер үсешенең элгәрге этапларына бәйсез рәвештә 2 карала алмый. Әдип шул ук вакытта бу хәрәкәтнең катлаулы һәм каршылыклы — күренеш булуына да игътибарны юнәлтә. Г. Ибраһимов аларны шул чорның < каршылыклы тормыш шартларына бәйләп аңлата. Аның хезмәтләрендә социаль* £? экономик һәм политик хәлләр үзгәрү белән җәдитчелек хәрәкәтенең дә эволюция ег кичерүе күрсәтелә. XIX йөз ахыры, XX йөз башы татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикеренең аерым £ вәкилләре эшчәнлеген өйрәнгәндә дә без Г. Ибраһимов хезмәтләреннән күп нәрсә __ ала алабыз. Мәсәлән, ул Р. Фәхретдинов, Ф. Кәрими эшчәнлегенә еш мөрәҗәгать ф итә. аларның социаль позицияләрен, татар культурасы һәм мәгарифе тарихында ~ тоткан урынын билгели. Әдип бу эшлеклеләрнең хезмәтләрен һәм тормышын берьяк- g лы гына бәяләүгә каршы чыга һәм аларның каршылыклы шәхесләр булуын күрсәтә. ? Билгеле булуынча, Р. Фәхретдинов һәм Ф. Кәрими буржуаз фикер йөртү ысулы, - фикер дөньясы белән араны өзә алмыйлар һәм аларны капитализмның явыз асылын тулысынча аңлаган шәхесләр итеп күрсәтү дөрес булмас иде. Үз әсәрләрендә — алар изелүче катлауларның бәхетсез тормышын күрел нәфрәтләнәләр үзләре t- яшәгән җәмгыятьнең әхлаки бозыклыкларын тәнкыйть итәләр. Әмма бу әле кали- ф тали^тик эксплуатация системасын эзлекле һәм принципиаль рәвештә тәнкыйтьләү _ түгел. Алар кыерсытылган милләттәшләре язмышына әрнеп караучы гуманистлар Z булып калалар. Икенче яктан, бу эшлеклеләрне катып калган милли чикләнгәнлектә гаепләү дә Г дөрес булмас. Алар рус һәм Европа культурасы, фән казанышларыннан читләшмә- rt деләр генә түгел, аны якыннан торып өйрәнергә дә чакырдылар. Мәсәлән. Р Фәх- - ретдинов «милләтне мәсъгут итмәк исә. аларга җиңел укытмак вә гүзәл кәсеп итеп байлык тапмак юлларыны күстәрмәк илә. һөнәр вә сәнагать илә улыр. Русча яхшы ® белмәгәндә бонларны мәйданга куймак мөмкин дәгел идеге шөбһәсездер», дип язды. . (М, Гайнуллин. Татар әдәбияты. XIX йөз. Казан, 1968 ел. 621 бит ) Ф. Кәрими дә үз халкының якты киләчәген азатлык сөюче рус кешеләре белән бергәләп патша самодержавиесенә каршы көрәшүендә күрә. 1907 елдагы бер чыгышында ул самодержавиенең милли политикасын, татарлар белән руслар арасында милли дошманлык таратырга тырышуларны кискен тәнкыйть итә, рус халкының уянуын, азатлык, тигезлек, гаделлек өчен көрәш байрагын югары күтәрүен күреп шатлануын белдерә. Россия мөселманнары, ди ул, «үзләреннән күл, үзләреннән мәдәниятле улан рус кардәшләренең уйганып, бөтен золымнарны җимерүләрен күптән бирле көтәләр иде...» мөселманнар «һәрвакыт тәрәкъкый пәрвәр илә бергә барачаклар. октәбристларның тәкъдир вә тәхсиннәрен һичвакыт кабул итмәячәкләр». («Вакыт», 1907 ел, 15 февраль саны.) Р. Фәхретдинов һәм ф, Кәрими —татар мәдәнияте тарихында шактый тирән эз калдырган шәхесләр һәм аларның эшчәнлеге партияле позициядән торып гадел бәяләнүгә хаклы. Мәгълүм булганча. Р Фәхретдинов күренекле тарихчы галим, пуб лицист һәм язучы иде. Ул гадәт Һәм шәригатьнең консерватив нормаларына, караңгылык һәм наданлык, фанатизм һәм схоластикага кискен каршы чыгып, мөселман хатын-кызларына азатлык бирүне, мәдрәсәләрдә укыту тәртипләрен үзгәртү, табигать фәннәрен өйрәнү, халык аңында мәгърифәт һәм фәнни белемнәр таратуны таләп Дөрес, Р. Фәхретдинов та, Ф. Кәрими дә буржуаз демократизм лозунгларыннан югары күтәрелмәделәр, «бердәм милләт» идеясе тарафдарлары булып калган килеш, милләт эчендә үзара «партияләр көрәшен» хупламадылар. Мондый позиция алар җитәкли торган «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы битләрендә дә чагылыш тапмый калмады. Шушы ук нәрсә аларга Октябрь революциясеннән соң кискен рәвештә искелек тарафдарлары белән араны өзүгә дә комачаулады. Әмма шул ук вакытта Р. Фәхретдинов та, Ф Кәрими дә үзләрен контрреволюцион эмиграция лагерена тартуга да юл куймадылар, халыкка хыянәт юлына басмадылар. Ф. Кәрими гомеренең ахырынача совет дәүләте культура органнарында хезмәт Бу чор мәдәниятебезнең башка күп кенә вәкилләре тормышын күздән кичергәндә дә без шундый ук характердагы каршылыклар белән очрашабыз. Аларның гыйльми һәм әдәби мирасын өйрәнүдә Г. Ибраһимов калдырган традицияләр әнә шуның өчен дә аеруча зур әһәмияткә ия. Бу традициянең нигезендә, әйткәнебезчә, марксистик-ленинчыл методологик принциплар ята. Бары тик шул принципларга таянганда гына үткән чорлар мирасына, тарихи вакыйгаларга төгәл фәнни аңлатма бирергә, иҗтимагый хәрәкәтләр һәм культура эшлеклеләренең тарихи урынын һәм әһәмиятләрен дөрес билгеләргә мөмкин