Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дуслар җыры

Җуманияз Җаббаров, үзбәк шагыйре Мәңгелек Муса Җәлилга Яшен атты биек таш кыяны, Яралады пуля бөркетне. Әмма илгә калкан булган ирне Яу кырында берни өркетми. Җаны — мәңгелек! Даны — мәңгелек! Аңа — гөл! Аңа — җыр! Аңа — дан! Батыр ир үлми, Ул үлә белми — Батырлар туачак яңадан! Үз улына көч һәм кодрәт биргән Туган илен улы юксына. Аның карашыннан зиндан ава, Тимер балта эри, ук сына. Сүзе дә корыч, Үзе дә корыч, Өйрәник җиңелеп калмаска. Батыр ир үлми, Ул үлә белми — Батырлар туачак алмашка! Шигырьләре аның — яңа матдә: Анда нур да, рух та, көч тә бар, Дусларына дигән мәхәббәт тә, Дошманнарга дигән үч тә бар. Ул халык даны, Ватан вөжданы, Ул данны җир меңгә тапкырлар. Батыр ир үлми, Ул үлә белми — Туачак Җәлилдәй батырлар! Муса Гали, /VVVSAZ^AAAAAAZVWWVW'AIVV башкорт шагыйре СИГЕЗЬЮЛЛЫКЛ АР ... Әй, кан-кызыл офык, җанны ярып, Әллә кая тартты уйларны. Хәтерләтте шушы кичке шәфәкъ Кургаш яуган утлы юлларны. Дертләп киттем*. Анда-монда бастым, Чөнки кызым йоклый изерәп. Гармун тартып үтте тышта яшьләр... Тизерәк сүн, шәфәкъ, тизерәк. • Сандугачым, нишләдең син болай, Ярыла бит инде йөрәгең, Дөньяларны моңга чолгасаң да, Аңламыйлар мәллә теләгең?.. Тынып куйдың. Әллә сине дәме Бәхетлеләр килеп өркетте? ... Алармыни аңлый бәхет җырын, — Бәхетсезләр аңлый бәхетне. • Йолдызлы төн. Мин арбада кайтам Яңа чапкан печән өстендә. Күпме тургай җыры, җилләр моңы Яши сыман үлән исендә. Сеңгән анда җирнең авазлары Ай-кояштан яуган җырларга. ...Йолдызлы төн. Мин арбада кайтам, Әсир төшеп кайтам моңнарга. • Нәҗәгайның ялтыравы булды гомер... Ялтырадым — сүндем. Ә бит шуның эчендә дә белдем, көлдем, Күпме юлда җилдем. Янып-көйдем, сөйдем, күпме яшьләр койдым — Белдем бары үзем. Бер ялтырау... Ләкин ничек шушы Ялтырауга түздем? Азмы миңа үлем янап килде, — Чалгы тоткан карчык аяусыз. Күкрәгендә аның юк йөрәге. Мәкерләре чиксез, санаусыз. Мин хәйләләп аны, юкә чөйләп, Яшәп киләм әле шулай да... Шул чалгысын кулга төшерәм дә, Печән чабам яшел тугайда. Хыялымдай кызыл иде таңнар, Кызыл иде иркәм ирене... Шуңадыр да барлык дөньямны мин Шау кызылдан күреп йөредем. Кышкы урман... Иркәм киткән юллар Туңган балан белән тулганнар. Әллә балан туңган, әллә минем Кызыл хыялларым туңганнар. Василий Давыдов-- Анатри, VWVWWWIAMMMAMM/VV\MAMMMAMM чуваш шагыйре Эшче Вәкил Сабитов янында кунакта Утыр, Вәкил, минем янга. Эшеңне ташла әле. Мин яраткан теге моңлы Җырыңны башла әле. Син җырласаң, килер дуслар Хәтеремә, уема: Шагыйрь дустым шигырь укыр Күз йоммый төн буена. Җырла әле, дөньядагы Иң матур җыр шушыдыр. Такташ белән Җәлил килер, Җырга Шәрәф кушылыр. Килеп керер Тукай үзе Җырыңны тыңлар өчен. Әллә ниләр бирер идем Мин шушы моңнар өчен. Татарның җаны туп-тулы Ярсулы хис, җыр, җегәр: Утыр, Вәкил, яннарыма, Татарча җырлап җибәр! Миклай Казаков, VVW'AAAAA/V\AAAZWVVWVWVVV«VVWl/ WWb мери шагыйре Яңа икмәк Мичтән чыккан кайнар ипекәйне Кулларыма алам ипләп кенә. Дөньядагы тылсымнарга тылсым Менә шушы кайнар икмәк кенә. Яңа икмәк — күз карасы кебек, Аңа — кадер-хөрмәт, аңа — дикъкать. Яңа икмәк игенченең көче, Игенченең җыры — яңа икмәк. Тук башаклар, нәни бала кебек, Тирбәләләр кояш нурларында. Яңа шатлык, яңа өмет булып Арыш уңа мари кырларында. Өлешенә тигән көмешедер: Мари халкы күптән иген иккән. Бала кебек кадерләгән җирне, Кара җирне хәтта иген иткән. Күңелдәге шатлык-куанычлар, Елмаюлар түгел тиккә генә: Игенче бар җирдә ипекәй бар! Мин баш иям хәләл икмәгемә. Казан каласына Килгәнем бар ак буранда, Килгәнем бар көзләрен, Килдем яшел чакларында... Тагын килдем — түзмәдем. Килгән саен Казан— якты, Казан һаман мәһабәт. Гомергә дә сүнмәс, ахры, Аңа булган мәхәббәт. Дулкынланып дәшәм аңа: — Сәлам мари халкыннан! Без инде ул — гомер буе Сиңа карап талпынган. Белем эзләп килгәннәргә Синдә җылы табылган. Мәгърифәтле кочагыңда Күпме акыл кабынган. Карап йөрим мин Казанны. Казан якты, нур гына... Гасырлардан күңелемә Мари җыры ургыла: «Сөйгәнемнең-чибәремнең Алъяпкычы камаулы. Казан тавы—бакыр тавы, Дагалы ат таймалы». Ә җыр һаман китми җаннан, Агыла ул, агыла. Үткәннәрнең кайтавазы Күңелләргә кагыла: «Казан безнең күрше генә, Карыйм Казан ягына. Анда капка — бакыр капка, Ачыла да ябыла». Хәсрәтләргә ачылган ул, Шатлыкларга — ябылган. Хәсрәткә дә, өметкә дә Синдә урын табылган. Бүген исә ул капканы Кемнәр генә ачмасын, — Кунак булып кит! Рәхим ит! — Ачык Казан капкасы» Кешеләре — кояш җанлы, Кояш монда күченгән. Казан шундый якты бүген, Нур ташый һәр төшеннән! РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН тәржемаларв.