Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ИҖАТ ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯСЕ УКЫЙ 14—15 июнь көннәрендә республикабыз «жат интеллигенциясенең партия мәгарифе челтәрендә 1977—78 уку елы тәмамланды Бу укуларны КПССнын Татарстан өлкә комитеты оештыра. Соңгы занятие янача итеп төзелгән Актаныш район үзәгендә үткәрелде. Татарстан язучылары, композиторлары, рәссамнары, артистлары, башкаручылары, кино, радио, телевидение хезмәткәрләре бүгенге заманның индустриаль авыл төзелеше белән таныштылар, яна авыл төзелеше турында доклад тыңладылар. Актаныш районы хезмәт ияләре белән әдәбн-музыкаль очрашулар үткәрделәр. әдәбиятлары институты профессоры, филология фәннәре докторы Б. А Бялик, филология фәннәре докторы Юрьева (Мәс- кәү). филология фәннәре кандидаты М. Маннурова (Казан) чыктылар, драматург А. П. Штейн (Мәскәү) М. Горький турында истәлекләр сөйләде. 15 майда әдәбият бәйрәме Яр-Чаллыга күчте. Шәһәрнең «Энергетика» культура сараенда атаклы КамАЗ эшчеләре кунакларны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Яна шәһәр, андагы гигант корылышлар. КамАЗ эшчеләре тормышы язучыларда онытылмас тәэсир калдырды. ХӘРБИ ОКРУГ БӘЙРӘМЕНДӘ Май аенда Кызыл Байрак орденлы Идел буе Хәрби округына 60 ел тулды. Көнчыгыш фронтта революцион байраклар астында Идел буе территориясендә оешкан Беренче революцион. Икенче. Дүртенче. Бишенче армияләр. Егерме дүртенче Самара-Ульяновск тимер дивизиясе, 25 нче Чапаев, 15 нче Инза дивизиясе, 1 нче Идел буе татар бригадасы һәм башка частьлар сугышчылары, комиссарлары һәм командирлары тиңдәшсез зур батырлыклар күрсәттеләр. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларында Идел буе Хәрби округы кадрлар әзерләү мәктәбенә әверелде Биредә өйрәтелгән һәм оештырылган подразделе- ниеләр, частьлар, училищеларда укып чыккан ун меңнәрчә офицерлар мәкерле дошманга каршы аяусыз көрәштеләр. Идел буеның 1400 ләп сугышчысына Советлар Союзы Герое исеме бирелде Александр Матросов. Газинур Гафиятуллин, Василий Клочков. Михаил Девятаев. Виктор Талалихин. Муса Җәлил һәм башка геройларыбызның исемнәре бөтен дөньяга билгеле. Идел буе Хәрби округының 60 еллыгын билгеләп үтү тантанасында катнашу өчен республикабыз нжат коллективлары вәкилләреннән КПСС өлкә комитеты культура бүлеге мөдире М. М. Мусин жнтәкчёле- гендә бер төркем иптәшләр Куйбышев шәһәрендә булдылар. Юбилей тантанасында М. М. Мусин һәм язучы Шамил Рәкыйпов иптәшләр чыгыш ясадылар, республика язучыларының автографлы китапларын бүләк иттеләр. Сәхнә осталарыннан Э. Җәләлетдинов. М Снра- жетдиновлар татар һәм рус Халык көйләрен башкардылар. КАЗАНДА ГОРЬКИЙ КӨННӘРЕ Бөек әдип Максим Горькнйның тууына 110 ел тулу унае белән Идел буе автономияле республикаларында һәм өлкәләрендә зур әдәби бәйрәм узды. Советлар иленең танылган язучыларыннан зур бер төркем «Козьма Минин» теплоходында сәяхәт итеп, Татарстан. Чувашстан АССР, Горький. Куйбышев. Саратов, Ульяновск өлкәләре хезмәт ияләре белән очраштылар. Татарстаннан шагыйрьләр Илдар Юзеев. Рәдиф Гатауллин кунакларны Горький шәһәрендә каршыладылар. Горь- кийда һәм Чебоксарда булган әдәби кичәләрдә катнаштылар. Бу интернациональ ■бәйрәмнең Татарстанда үткән көннәре 14 15 майда булды. Казан елга портында Татарстан язучылары белән очрашканнан соң кунаклар Казан университетының Ленин мемориалын. М. Горький исеме белән бәйле урыннарны карап йөрделәр. В И. Ленин. М. Горький. Г. Тукай. М. Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар. шәһәр предприятиеләрендә эшчеләр белән очраштылар. • Кичен Яшьләр үзәге йортында зур әдәби кичә булды. Анда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлиев һәм кунаклар исеменнән В. М. Озеров чыгыш ясадылар һәм күп төрле милләт язучылары үзләренең шигырьләрен укыдылар. Икенче көнне В. И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының актлар залында «М. Горький һәм дөнья әдәбияты» дигән темага фәнни конференция уздырылды. Конференцияне Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов ачты. Докладлар белән Дөнья М. М. Мусин һәм Ш Рәкыйпов хәрбиләрне патриотик тәрбияләү буенча актив эшләүләре өчен Почет грамоталары белән бүләкләнделәр. Н Г ЧЕРНЫШЕВСКИЙГА БАГЫШЛАНГАН КОНФЕРЕНЦИЯ 18 майда СССР Фәннәр академиясенен Казан филиалы конференцияләр залында бөек революционер фикер иясе Н. Г. Чер- нышевскийиыц тууына 150 ел тулуга багышланган фәнни конференция булып узды. Конференцияне СССР философия җәмгыятенең Татарстан бүлеге, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһнмов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты һәм В И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты оештырды. Конференция «Бөек революционерфикер иясе Н. Г Чернышевский һәм хәзерге заман» дигән темага багышланды Конференцияне Н. Г Чернышевский турында кереш сүз белән СССР философия җәмгыятенең Татарстан бүлеге бюросы председателе, проф. К Ф Фасеев ачты. Ул үзенең чыгышында Н. Г. Чериышенскийиы революционер демократ, философ, күренекле фикер иясе һәм социолог буларак күрсәтеп, аның илебез иҗтимагый фикер тарихында тоткан урыны һәм хәзерге заманда аның мирасының әһәмияте турында сөйләде. Доцент А. И. Вахитов «Н. Г. Чернышевский күренекле галим экономист» дигән темага чыгыш ясады. Казан дәүләт университеты доценты В Н. Коновалов Н Г Чернышевскнйның әдәби һәм тәнкыйди эшчәнлегенә тукталып үтте. «Н. Г Чернышевский һәм «Җир һәм нрек»нен Казан бүлекчәсе» исемле чыгышы белән Казан дәүләт университеты профессоры Г. II. Вульфсон конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Философия фәннәре кандидаты, доцент ' Я Г. Абдуллннның «Н. Г Чернышевский һәм татар иҗтимагый фикере» дигән чыгышында Н Г. Чернышевский идеяләренең татар мәгърифәтчеләренә һәм рево- люцнондемократларына йогынтысы чагылыш тапт»ы Филология фәннәре докторы. профессор М. Г Гайнуллин үзенең чыгышында Н. Г. Чернышевскнйны татар телен өйрәнүче буларак күрсәтте. УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Апае районының Борнаш авылында «Казан утлары» журналын укучылар кон- ’ференцнясе уздырылды. Колхозчылар, авыл интеллигенциясе, мәктәп укучылары журналда басылган әсәрләрне яратулары турында сөйләделәр. Журналның уңай якларын билгеләп үттеләр, аны тагын да яхшырту буенча фикерләр әйттеләр Кон ференцнядә «Казан утлары» журналының баш редактор урынбасары Әхсән Баяноэ һәм хатлар бүлеге редакторы Роберт Миң- нуллин катнашты. Алар укучыларны редакциянең эше белән таныштырдылар, үзләренең иҗат планнары белән уртаклаштылар. сорауларга җаваплар бирделәр. МӘСКӘҮДӘ ОЧРАШУ Июнь аенда Мәскәү' шәһәренең Некрасов исемендәге китапханәсе чакыруы буенча драматург. ТАССР Язучылар союзы партоешмасы секретаре Туфан Мнннуллн» укучылар белән әдәби очрашу үткәрде. БӨТЕНСОЮЗ ФЕСТИВАЛЕНДӘ Май азагында ВЛКСМ Үзәк Комитеты һәм СССР Язучылар союзы Украинаның Полтава шәһәрендә тугандаш республикалар яшь шагыйрьләренең X Бөтенсоюз фестивален уздырды. Анда йөздән артык яшь шагыйрьнең нжаты семинарларда тикшерелде. Безнең республикадан яшь язучы Марсель Галиев катнашты. ЧИЛӘБЕ ҖИРЕНДӘ Июнь башында Муса Җәлил исемендәге татарбашкорт әдәби берләшмәсе һәм татар-башкорт китапханәсе чакыруы буенча шагыйрьләр Мәхмүт Хөсәен һәм Рәдиф Гатауллин Чнләбе шәһәрендә булдылар. Металлургларның ял паркында булган сабантуйда зур әдәбн-музыкаль кичә уздырылды. Казан кунаклары белән бергә Чнләбе әдәбн берләшмәсе членнары Рамазан Шагалнев. Салисә Гәрәсва. Энже Гыйрфановалар да үзләренең әсәрләрен укыдылар. Шундый ук кичәләр шәһәрнең татар-башкорт китапханәсендә һәм металлургларның культура сараенда да үткәрелде. ИҖАДИ ОЧРХШУЛХР 20—26 май көннәрендә язучы Мәҗит Рафиков белән шагыйрь Мөдәррис Әгьлә- мов Башкортстанның Күгәрчен районы хез мәтчәннәре белән очраштылар Язучы М. Рафнковнын туган авылы Күгәрчен культура йортында урта мәктәп балллары һәм совхоз бүлекчәсе хезмәтчәннәре белән очрашулар оештырылды, ә Күгәрчен урта мәктәбенең Павлик Морозов исемендәге пионер отряды белән аерым очрашу булып узды Каран рус сигезьеллык мәктәбендә нсә М. Рафиков үзенең 5—7 классларда бергә укыган сабакташ дуслары белән күреште. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Бүлек утырышында яшь шагыйрь Роберт Рәкыйповнын «Сагыну» исемле шигырьләр жыентыгы тикшерелде. Фикер алышуда катнашучылар Г Афзал, С. Сө- ләйманова. Р Төхфәтуллнн, Ә. Маликов һәм әдәбият берләшмәсе членнары авторның күпчелек шигырьләренә уңай бәя бирделәр, аларда тормышчан детальләр, матур табышлар барлыгын билгеләп үттеләр. Р Рәкыйповка җыентыгын камилләштерү юнәлешендә файдалы киңәшләр әйтелде. Шул ук җыелышта нефть районнарында яшәүче яшь язучыларның республика семинарына хәзерлек мәсьәләсе каралды. * * Чехословакиядә үткәрелгән Совет китап айлыгында Совет язучылары Владимир Солоухин. Николай Доризо. Лев Бондарев белән бергә «Каты токым» романының авторы Шамил Бнкчурин (делегация җитәкчесе) катнашты Братислава университетының рус теле һәм әдәбияты факультеты профессорлары һәм студентлары алдында 111. Бнкчурин Г Тукай. М. Җәлил иҗатлары турында сөйләде, тыңлаучыларның сораулары буенча. бу бөек шагыйрьләрнең шигырьләрен татар телендә күңелдән укыды. Аңа татар әдәбияты һәм сәнгате турында күп төрле сораулар бирделәр. Ул шулай ук «Каты токым» романын словак теленә тәрҗемә итүче Вера Крнова һәм нәшрият работниклары беләи очрашты. Ш Бнкчурин һәм В. Солоухин группасы ВанскаБистрпца шәһәрләрендәге никель. алюминий заводлары эшчеләре алдында. Братислава телевидениесе һәм радиосы буенча, аннары китап күргәзмәсе залында. Ледица музеенда. Словакия Язучылар союзында — барлыгы уналты урында чыгыш ясады Чехословакиядән алып кайткан тәэсирләре турында Ш Бнкчурин Әлмәт бүлеге язучылары җыелышында сөйләде, бик күп сорауларга җаваплар бирде. ЮБИЛЯРНЫ КОТЛАУ Р. Ишморат. Р. Ишморатова Андижанда Ахунбаев исемендәге үзбәк театрының режиссеры. Үзбәкстан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гомәр Исмәгыйловның 70 яшьлек юбилеен билгеләргә бардылар. Г. Исмәгыйлов — Татар дәүләт академия театрында күп еллар эшләгән, беренче тапкыр сәхнәгә Ш. Камалның «Томан арты». Тежн Гыйззәтнең «Ташкыннар»ыи сәхнәгә куйган режиссер. Юбилярны шулай ук Рәшидә Җиһаншина. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы исеменнән Гали Арсланов котладылар. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет әдәбияты өлкәсендә укышлы эшләве һәм 50 яшь тулу уңае белән тәрҗемәче Рәис Нәүширван улы Даутовка Татарстанның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. Музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен’ Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең художество җитәкчесе Илгиз Габидулла улы Мәжитовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Филармониянең эстрада артисты Гайсә Хәмит улы Сәйфул- лннга һәм филармониянең эстрада җырчысы Вафирә Мөхәммәт кызы Гыйззәтуллн- нага Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелде. ЯЗУЧЫГА ПОЧЕТ ГРАМОТАСЫ Эчке эшләр органнарында эшләүчеләр тормышын киң пропагандалаганы өчен һәм Совет милициясенең 60 еллыгы хнаеннан язучы Рәйсә Ишморатова СССР Эчке эшләр министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.