БОРЫНГЫ БОЛГАР ТАРИХИ РИВАЯТЬЛӘРЕ
Язма культура туганчы ук борынгы халыклар үзләренең тарихындагы дул* кынландыргыч вакыйгаларны легендаларга салып, телдән-телгә сейләл килгәннәр. Мәсәлән, беренче дәүләт берләшмәләре барлыкка килгән чорда тудырылган Скандинавия, Ирландия сагаларын, рус былиналарын, карел-фин руннарын искә төшерергә мөмкин. Татарларда һәм аларның бабалары Идел-Кама болгарларында бу рольне тарихи риваятьләр башкарган Халык аларда этник бөтен буларак үзенең килеп чыгышы, формалашуы хакында фикер йөрткән, тарихындагы теге яки бу вакыйгаларга бәя биргән. Риваятьләрдә тасвирланган героик шәхесләр һәм вакыйгалар кешеләрне көрәшкә рухландырган, яшь буынны илгә, халыкка бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә әһәмиятле роль үтәгән. Идел-Кама болгарларының рухи культурасы, шул исәптән тарихи риваятьләр һәм легендалары, фәндә бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек. Шулай да халык телендә яшәп килгән кайбер тарихи риваятьләрнең болгарларда ук билгеле булу ихтималы хакында Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Әхмәров, С. Г. Вахидов, А. Ф Лихачев, С. М Шпилев- ский, Н. Ф. Калинин, А. П. Смирнов, А. X. Халиков, Н. Исәнбәт хезмәтләрендә шактый ачык әйтеп үтелә. Борынгы болгар тарихи риваятьләренең аз өйрәнелүе, һичшиксез, шул чорда язып алынган һәм менә нәкъ болгарларныкы дип әйтерлек текстларның аз булуы белән аңлатыла. Ләкин язма истәлекләрнең сакланмавы әле ул борынгы риваятьләр эзсез югалган дигән сүз түгел. Борынгы һәм соңгы чорларга караган язма, археологик, этнографик, тел. фольклор материаллары Казан татарларына билгеле булган кайбер сюжетларның IX—XIII йөзләрдә, болгар чорында ук тууы, таралуы хакында сөйли. «Без кайдан һәм кемнәрдән?» дигән сорауны болгарлар үзләренә борынгы заманнарда ук куйганнар Чыгышлары, нәсел тамырлары белән кызыксыу Идел төркиләре бер этник бөтен буларак формалашкан чорда көчәя төшә. XII гасыр башларында аерым болгар кабиләләреннән бер бөтен халык (народность) формалашу өчен бөтен шартлар була. Болгар иленең тотрыклы территориясе билгеләнә, аның һәр төбәге үзара шактый тыгыз экономик бәйләнештә тора, культура, тел аерымлыкларының кими баруы күзәтелә. Бу процесс болгар халкының үзаңы, патриотик хисләре, халыкның үз үткәне болан кызыксынуы үсә баруына ярдәм итә. Дөрес, бик борынгы чорларда болгарлар үзләренең килеп чыгышлары хакында, башка борынгы халыклар кебек үк. бик примитив фикер йөрткәннәр. Алар уйлавынча, ыруг-кабилә башлангычында ниндидер тотем хайван-баба торган. Борынгы төрки чорда таралган генеалогик легендаларның берсендә хуннарның зур бер сазлык янында дошманнар тарафыннан кырып бетерелүләре хакында сөйләнелә. Бу сугышта ун яшьлек бер малай гына исән кала. Аны да дошманнар табып Я елып уң кулын, бер аягын чабып өзәләр Һәм бер кузен чокып чыгарып, сазлыкка ташлыйлар. Үлемгә дучар ителгән малайны ана буре табып тәрбияләп устерә Ун елдан сон дошманнар белән сугышта бу егет үтерелә. Ә ана бүре таулар белән әйләндереп ♦ алынган далага кереп яшеренә һәм анда ун ир бала тудыра. Шуннан инде ул төрки _j кабиләнең тарихы башлана. Легенданың башка вариантларында малай урынында кыз 5 бала, ә ана бүре урынында ата бүре хакында сөйләнелә . Бу риваятьнең кайбер де- 3 тальләре кабилә, халык исемнәрендә дә сакланып калган. Азак диңгезе буе болгар- к ларының бер кабиләсен «онугурлар» (ун ук кабиләсе) дип йөрткәннәр. Татар халык = әкиятләрендә дә ун ир бала тууы турында телгә алына. S Фәндә гарипләр» дип йөртелгән сыннарның Болгар шәһәрлекләрендә еш очра- _ вы югарыда китерелгән легенданың болгарларда да киң таралганлыгы хакында сөйли. *** ††† Археологлар мөгезле барс рәвешендәге болгар йозаклары табалар. Татарстанның — Маклашеевка авылы янында табылган бронза йозак мөгезле барс өстенә утырган һәм исән калган сул кулы белән баласын күкрәгенә кыскан хатын-кыз җайдакны сурәтли - л Аның сул боты чабылган, бер күзе чокылган. Болгар кабиләләре арасында үзләренең ки- j леп чыгышын барс белән бәйләгән кабилә булган булса кирәк. Чыннан да, болгар каби- - ләләре арасында «Барсил» исемле кабилә бар. Ул «Барс иле. Барс кешеләре» дигәнне ' аңлата. Болгар мөһерләрендә барс канатлы итеп тә бирелә Аңа табынучы кабилә 3 кешеләре барсны җирдә генә түгел, күктә дә кодрәтле җан иясе итеп күрергә телә- 3 тәннәрдер Барсның мөгезле булуы аның дәрәҗәле һәм башка хайваннардан өстен ? саналуы турында сөйли. Татар мифологиясендә мөгез тылсым көченә ия булуны ? белдерә Әкиятләрдә бәхет китерүче еланнар патшасы мөгезле итеп сурәтләнә. Бол- тарларның мөгезне магик нәрсә итеп күз аллауларын ибн Фадлан да язып үтә. Ул ~ болгар урманнарында бик зур кодрәткә ия булган мөгезле җанвар яши дип күрсәтә - Әгәр дә барс болгар кабиләләреннән берсенең нәсел башы ител саналган булса, ~ бүре культы үзенең тамырлары белән борынгы төрки чорларга ук китә. Борынгы £ кытай чыганаклары хәбәр итүенчә, төрки атлы гаскәрләренең иң яхшылары «бүреп ләр» дип йөртелгән, байракларында бүре башы сурәтләнгән булган. X—XII гасырларда угыэ-кыпчакларның төп тотемы бүз бүре булган. Борынгылыкта бүрегә табыну баш- о корт исемендә дә сакланып калган. Нәсел башы дип уйланылган җанвар, борынгы кеше фикерләвенчә, аның бөтен тормышында әһәмиятле роль уйнаган. Иген уңышы о. да, ауның нәтиҗәле булуы да, явыз көчләрдән, табигать стихияләреннән саклану да тотем бабаның ни дәрәҗәдә күңелен күрүгә бәйләнгән. Нәсел башы белән бәйлә- иешле күл төрле ышану, йола, горефгадәтләр барлыкка килгән — Бу җәһәттән Идел, Урал буйларында казыл тикшерелгән археологик истәлекләр кызыклы материал бирә. Борынгы башкорт курганнарында бүре бите кыяфәтендәге көмеш маскалар очрый. Борынгы кешеләр гүр иясенә шундый маскалар кигереп, теге дөньяда хәвеф-хәтәрсез гомер кичерсен өчен аңа тотемга хас кыяфәт, көч-кодрәт бирергә теләгәннәр Бу гади бер кеше түгел, янәсе, ә бар нәрсәдән дә көчле — Бүре Болгарларның Олы Тархан, Танкеевка, Салтау каберлекләрендә табылган бүре тешләре дә шул ук хакта сөйли. Бүрене үзләренең нәсел башы дип уйлаган төрки кабилә союзлары тора-бара таркала. Бу очракта кабилә союзының символы булган тотем баба билгесе дә бүлгәләнә башлый. Җанварның аерым әгъзасы яисә конкрет бер төстәге бүре тотем ител алына. Фольклор материалларына таянып, татарларның борынгы бер тотемы Ак бүре булган дип әйтә алабыз. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бер риваятьтә сөйләнелгәнчә, татарларның борынгы бабалары таулы, урманлы җирләрдән күченеп барганда адашалар. Шул вакыт аларны дошманнар уратыл ала Үлем котылгысыз кебек була. Ләкин шул чак каяндыр ак бүре килеп чыга һәм аларны яшерен юллар белән чолганыштан алып чыга ' Моннан тыш, ак бүре элек татарларда халык авыз иҗатын яклаучы да булып йөргән Көндезен әкият сөйләү, табышмак әйтү тыелган. «Көндез әкият сөйләгән кешене ак бүре ашар» яки «Табышмакны көндез әйтсәң, ак бүре очрый» дип куркыт- 1 Н Я. Бнчурнн Борынгы заманнарда Урта Азиядә яшәгән халыклар турында хәбәрләр жыентыгы Рус телендә. | том. Мәскәү Ленинград. 1960 ал. ЗН. 215. 220 битләр ’ A X Халиков Маклашеевка җайдагы «Совет археологиясе> журналы. Рус телендә. Мәскәү. 19'1 ел. I сан ††† Кара. Н Исәнбәт Татар халык мәкальләре Казан, 1967 ел. 3 том. 565 бит 129 .4 9. каннар. Татарлар карт бүре улавын еллар иминлегенә юраганнар. Болгарлар каракның кем икәнлеген белү эчен бүренең сеңерен утта яндырганнар, шуның белән җинаятьченең кул-аягы тартыша, кибә дип уйлаганнар. Шунысы кызык, бүре культы Дунай болгарларында да сакланып калган. Бүрегә багышлап алар аерым бәйрәм үткәргәннәр. Аның сынын бронзадан койганнар. Болгар патшасы Симеон улы Баян (IX гасыр) бүре кыяфәтенә керә алган, имеш. Мәгълүм булуынча, бүре культы белән янәшә болгарларда этне дә хөрмәтләү таралган булган. Ибн Фадлан, «болгарлар эт улавын бик яхшыга юрыйлар һәм муллык, иркенлек, иминлек елы булачагын әйтәләр», дип яза. Унике еллык хайван календаре буенча эт елы татарларда һәм аларның бабаларында муллык, иминлек елы дип уйла- нылган. Бу җәһәттән безгә археологик материаллар да кызыклы мәгълүматлар бирә ала. Кайчакта элгәреге болгар каберләрендә эт скелетлары табыла. Эт болгарларда аллаларга корбан ителә торган хайван булган. Теге яки бу шәһәр яки зур биналарның нигезенә эт гәүдәсен күмгәннәр. Бер риваятьтә Казанның нигезенә тере эт күмелү хакында әйтелә ’. Халык фикерләвендә эт төрле явыз көчләрдән, авырулардан саклаучы да булган. Бу нисбәттән элек татарларда яңа туган балага «көчек күлмәге» кидерү йоласы яшә- вен генә искә төшерик. Бу әйтелгәннәрдән чыгып, борынгы төрки кабиләләренең бертөрлесе үзләренең килеп чыгышларын бүрегә, икенчесе эткә, өченчесе барска илтеп тоташтырган дияргә мөмкин. Соңрак чорларда Идел-Кама болгарлары үзләренең чыгышларын Алып белән дә бәйләнештә аңлыйлар. Риваятьләрнең берсендә11 12 Нух улы Яфетнең Гази, Төрек, Алып исемле уллары булган дип сөйләнелә. Шулай бер вакыт, матур гына гомер кичергәндә, шайтан котыртуы буенча алар арасында талаш башлана һәм сугыш кабынып та китә. Нәтиҗәдә Гази Терек тарафыннан җиңелә. Бу сугыштан соң олы һәм кече туган инде бергә яши алмыйлар. Төрек җиңүче булса да, бу шайтан каргаган җирдән ераккарак китүне артык күрә. Ул Алып белән бергә ерак салкын илгә, зур бер елга буена килеп урнаша. Ул җирләр баткаклы һәм карурманнар белән капланган була. Бу урыннардан йөргәндә Алыпның аяк киеме вакыт-вакыт пычрак яки тузан белән тула һәм ул аны юл уңаенда кага бара. Шул каккан балчыктан түгәрәк кечкенә калкулыклар барлыкка килә. Мондый урыннар халыкта хәзер дә «Алып кабере» яки «Алып чабатасын каккан җирләр» дип йөртелә. Нигездә мондый урыннар элекке Болгар дәүләте биләгән җирләргә карый. Бу хакта әл-Гарнати да аермачык итеп, бу пәһлеваннарның кабере Болгар һәм Башкорт җирендә, дип язып калдырган. Димәк, бу риваять тә инде болгарлар арасында ук таралган булган. Бервакыт ау вакытында Алып бик еракка китеп адаша да үзенең туганы Төрек янына кайта алмый. Карурманда бик озак каңгырып йөргәннән соң, бик зур елга — Этил буена килеп чыга. Бу елга буенда алыплар телен белүче кешеләр яши икән. Ләкин алар бөтенләй икенче ырудан булалар. Алып шунда яшәп кала һәм җирле кабиләләр арасыннан бер кызга өйләнә, аннан ике улы туа. Алып аларга Болгар һәм Буртас дигән исемнәр куша. Үсеп җиткәч, Болгар — Болгар шәһәренә, Буртас — Буртас шәһәренә нигез сала һәм шунда яшәп калалар. Тора-бара бу ике шәһәрнең халкы күбәя һәм бер ырудан чыккан ике халык барлыкка килә. һичшиксез, татарларда таралган бу риваятьнең бөтен сюжеты, структурасы болгарларга да билгеле булган. XII гасырда яшәгән исеме билгесез бер фарсы авторының әсәрендә Болгар белән Буртас Яфетның якын оныклары дип бирелә. Татар риваяте белән XV гасыр фарсы язучысы Мирхонд версиясе13 дә гаҗәп охшаш. Мәгълүм ки, тарихи риваятьләр һәм легендалар тарихи күренеш һәм вакыйгаларны аерым шәхесләр иркенә кайтарып калдыра. Әмма риваять фантазиягә, героик пафоска никадәр генә бай булмасын, аның нигезендә тарихи чынбарлык ята. Югарыда китерелгән Алып, Болгар, Буртас турындагы риваятьләр болгарлар тарихындагы аерым 11 С. Г. Вахидов Кама-Идел краеның үткәне турында татар риваятьләре. «Вестник научного общество татароведения». Рус телендә. Казан, 1926 ел. 4 сан. 59 бит, 12Кара: С. Г. Вахидов. Күрсәтелгән хезмәт. 82—84 битләр 2 Мирхонд хәбәрен С. М Шпилевскнй Гербелотның «Канчыгыш библиотекасы» китабына кертелгән «Болгар» дигән язмасыннан , китерә Монда Алып урынына Гомари дип бирелә Ә калганы татар рнваятендәгечә. Кара: С М. ШпиленскиП Казан губернасындагы борынгы шәһәрләр һәм башка болгар-татар истәлекләре. Рус телендә, Казан. 1877 ел. 23 бит. вакыйгалар белән бик аваздаш. Билгеле булганча, Азов буендагы Бөек Болгар дәуләте Кубрат хан үлгәннән соңгы эчке низаглар һәм хазарларның кысрыклавы нәтиҗәсендә VII гасырда җимерелүгә дучар ителә. Кубратның тәхет өчен көрәшүче уллары бергә яши алмыйлар. Аларның берсе халыкның бер өлеше белән Дунай буена, икенчесе Урта Идел-Кама буена күчеп китәләр, ә өченчеләр элекке җирләрдә калуны артыграк күрәләр. , Н Риваятьтә Идел Болгарстанының табигате, климаты да нәкъ көнчыгыш сәяхәтче- 5 ләре язмаларындагыча сурәтләнә. Алар да Болгар җирендәге кеше үтә алмаслык £ карурманнар, сазлыклар, климатның кырыс булуы турында язалар Риваятьтә телгә алынган җирле халык зур елга — Идел буенда яши һәм Алып телен аңлый, ягъни т шул телгә якын телдә сөйләшә, диелә Бу Казан археологларының соңгы еллардагы г тикшеренү нәтиҗәләре белән туры килә. Алар болгарлар килгәнче үк Идел буеның х төркиләшә башлавын әйтәләр. < Әлеге риваять белән алып Нимрат уллары Гунор һәм Могор турындагы борынгы венгр легендасы да бик аваздаш. Бервакыт Гунор белән Могор таныш булмаган бер урында ау вакытында адашалар. Бик озак каңгырып йөргәннән соң гына алар өйлә- 5 ренә кайтып җитәләр. Ауда йөргән ил аларга бик ошый һәм аталары ризалыгы бе- - лән алар анда биш ел яшиләр. Шулай бервакыт алар далада Биләрнең улларын һәм хатыннарын очраталар һәм урлап китәләр. Әсирләр арасында аланнар патшасы Дуло Е кызлары да була. Гунор белән Могор шуларга өйләнәләр. Менә шулардай инде с. бөтен гуннар һәм венгрлар ыруы башлана, имеш. Бу риваятьләрдә болгар һәм мадьярларның тарихи вакыйгалары чагылып китә, ф Ярым күчмә венгр-мадьяр кабиләләре шактый вакыт Идел-Кама буе болгарлары = белән күрше яшиләр. Соңгы елларда Биләрдән утыз чакрым җирдә. Зур Тигәнәле = авылы янында, мадьяр каберлегеннән казып алынган материаллар борынгы венгр- = ларның Идел Болгарстаны белән этник һәм культура багланышларында яшәвен ~ күрсәтте. R Бу легендаларның аерым мотивлары Сак-Сок турындагы риваятьтә дә кабатлана. * Анда ике туганның тимер ук өчен талашы, әнкәләре тарафыннан каргалуы һәм ле- сс гендар кошларга әверелеп, дөнья беткәнче аерылып яшәргә дучар булулары хакында а. сөйләнелә. Легенда татарлар арасында бик популяр булган бәет рәвешендә яши һәм — бик моңлы көйгә башкарыла. Әйтерсең халык үзенең үткәнендә булган драматик * вакыйгаларны сөйли. Бу бәет эчтәлегендә алда сөйләнгән риваятьләр белән уртак момент бар: туганнар арасында гауга һәм сугыш чыга, алар мәңгелеккә аерылып яшәргә мәҗбүр була. Бәеттәге тимер ук детале аның борынгылыгы турында сейли. Аерылган Сак белән Сок карурманда яшиләр. Бу элемент та легендаларда кабатлана. »Сак-Сок» бәетенең Г. Сәмитова язып алган вариантында Дон елгасы телгә алына Беренче карашка сәер күренеш. Ләкин безнең бабаларыбыз — болгарларның V—VII гасырларда шул тирәләрдә яшәвен искә төшерсәк, бу бик тә аңлашыла, һәм сюжетның борынгы болгар чорында ук барлыхка килүенә өстәмә дәлил дә була. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бәет жанрында гомумән халык тарихындагы аерым вакыйгалар чагыла. Дөрес, Сак-Сок турындагы легенда үзенең тамырлары белән бик борынгы заманнарга китә. Аның нигезендә борынгы кешенең хайван, кошлар һәм гомумән табигать күренешләренә әверелү мөмкинлегенә ышану ята. Бу миф әле кеше үзен табигатьтән һәм шул исәптән кош-кортлардан аерып куя алмаган дәверләрдә үк барлыкка килгән. Ярым кеше, ярым кош яки кошка хас кеше сурәтләре безнең якларда бик борынгы заманнарга ук караган археологик истәлекләрдә күзәтелә. Моннан тыш «Сак-Сок» бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән игезәкләр культы белән аваздаш. Күп кенә борынгы халыклар, шул исәптән кайбер төрки кабиләләр дә. үзләренең ыру башлангычында игезәкләр тора дип ышанган. Борынгы кеше өчен игезәк бала туу гадәттән тыш хәл булган Ул игезәкнең берсе тууына тотем баба сәбәпче дип уйлаган, һәм шуңа күрә дә бу игезәкләрне нәсел башын хөрмәтләгән кебек хөрмәт иткәннәр. Без югарыда Болгар-Буртас, Гунор-Могор кебек игезәкләрнең дә кабилә, ыру башлангычында торуын күрдек. Бу очракта Сак-Сок та 1 Ь 'I .1 » р — болгар дигәнме аңлата Венгр хроникаларында болгарлар bilers янп бирел» 1 Г. Сәмитова СаП.танма әсәрләр. Казан. 1965. 110 бит шулар рәтенә керә. Димәк, бик борынгы заманнарда барлыкка килгән бу легенда болгарлардагы тарихи вакыйгалар һәм генеалогик риваятьләр белән аваздаш яңа трактовка ала. Ә Сак һәм Сок дигән кеше исемнәренең болгар кабер ташларында очравы бу риваятьнең Болгар халкында ныклап таралган булуы хакында сөйли. Инде тагын «алыплар» темасына әйләнеп кайтыйк. VIII—X гасырларда болгар кабиләләре авыз иҗатында алыплар фольклоры зур урын алып торган. Идел болгарларының башлангыч дәверендә ул аеруча көчле булган. Бу Идел Болгарстанының шул чордагы социаль-политик хәле белән аңлатыла. Багдад илчелеге килгән вакытта Бөек Болгар нигездә хәрби демократия калдыклары сакланып калган элгәрге феодаль дәүләт була. Хәрби демократия — кабилә- ыруглык җәмгыятеннән сыйнфый җәмгыятькә күчү баскычы. Шактый югары хәрби системага ия булу аркасында Дунай һәм Идел-Кама болгарлары кыска вакыт эчендә җирле халыкларны бер дәүләткә туплыйлар. Хәрби демократия билгеләре әле ибн Фадлан ракытында да көчле була. Күрше кабиләләргә яу чабулар дәвам итә һәм хәрби табыш дәүләт килеренең төп чыганакларыннан берсе исәпләнә, һәм шушы җирлектә борынгы заманда ук туган алыплар турындагы фольклор сюжетлары да популяр була. Болгар алыплары турындагы беренче мәгълүматны ибн Фадлан китерә Ул бер алыпның агачка асылган скелетын күрүен яза. Болгарлар патшасы Алмыш сүзләренә караганда, алып кеше елга буйлап төньяктан йөзеп килә. Патша терсәге белән үлчәгәндә, пәһлеванның озынлыгы унике терсәк, башы зур казан чаклы, борыны һәм бармаклары һәркайсы чиректән озын булган, имеш. Бу якларга ибн Фадланнан ике гасырга соң килгән Әбү Хәмид әл-Гарнати югарыда китерелгәннәргә кайбер детальләр өсти. Сәяхәтче алыпны реаль кеше итеп күрсәтергә тырыша. Шуның белән бергә, ул аны коръәндәге адитлар (мифик великан- нар) нәселе белән дә бәйли. Биләр пәһлеваны — шәһәрдәге бик биек һәм киң ишекле бер генә мунчага сыярлык гадәттән тыш зур гәүдәле, ифрат куәтле зат. Әл-Гарнати аның бер мизгелдә ат сөякләрен ватуын, тиресен, сеңерләрен җыр- туын сөили. Шул тизлектә балта белән дә чабып булмас иде. ди. Әл-Гарнати тарафыннан тасвирланган алып, беренче чиратта, болгар гаскәрендәге иң батыр, гайрәтле сугышчы. Болгар патшасы аның сугыш коралларын һәм киемнәрен сугыш кырына алып чыгар өчен махсус арба әзерләткән, имеш '. Алыплар батырлыгы турындагы сюжетлар төрле фольклор жанрларында чагылыш тапкан. Әл-Гарнати тасвирлаган алып һәм татар әкиятләрендәге баһадирлар күп кенә детальләрдә берберсен кабатлыйлар. Әкиятләрдәге сугыш-бәрелешләр баһадир теләгән як файдасына тәмамлана. Бу мотив та инде болгарларда ук билгеле була. Әл-Гарнати Якуб углы Ногманның «Болгар тарихы»на таянып, үз белдеге белән ислам динен кабул иткән Болгар иленә хазар хаканының зур гаскәр җибәрүен яза. Болгарлар атлы алып сугышчылар ярдәмендә хазар гаскәрен җиңәләрМондый сюжетлар төрки халыкларның героик әкиятләренә тартым. Алып батырлыгы әкиятләрдәге табигать стихиясен сынландырган явыз көчләргә, фантастик җан ияләренә каршы көрәштән нык аерылып тора. Алыплар чынбарлыкка якынрак. Чөнки ул демократия җирлегендә туган иҗат. Анда реаль сугышчы гиперболалаштырылып бирелә. Алып турындагы сюжет татарларның «Алпамша» әкиятендә шактый тулы чагылыш таба. Ул тамыры белән борынгы төрки чорга китә һәм гомуми төрки эпосның бер варианты булып тора. Бу сюжет Алтай тауларыннан алып Идел, Урал буйларына кадәр, Кече Азия, угыз, кыпчак, хазарларда да таралган була. Болгарлар белән тыгыз бәйләнештә торган хазарларда бу сюжетның таралышы хакында Коцк шәһәрендә табылган һәм шушы сюжетның аерым фрагментлары сурәтләнгән чүлмәк рәсемнәре сөйли 3 «Алпамшаида башка төрки халыклар фольклорында очрамаган детальләр дә бар. Анда шәһәрләр искә алына, игенчелек турында әйтелә. Бу үзгәрешләр Болгар дәү1 Путешествие Абу Хамида ал Тарнати в Восточную и центральную Европу Публикация О. Г Большакова н А Л. Монгайта. Маскәү, 1971 ел. 43. 6! битләр 2 Путешествие Абу Хамида ал-Гарнати Күрсәтелгән хеэмэт 15 бит ' В П Даркевич Ковш из Хазарин и тюркский героический эпос Краткие сообщения института археологии НО номер. Маскәү, 1974 ел, 28—32 битләр. Шулай итеп, берьяктан, алыплар белән бәйләнештә болгарларның генеалогик легендалары үрелсә, икенче яктан, ул риваятьләрдә хәрби демократия чоры фольклоры чагыла. Алыплар турындагы сюжетлар бөтен нечкәлекләре белән Казан татарларында да яшәвен дәвам итә. Болгарлар арасында шулай ук хатын-кыз алыплар, хатын-кыз сугышчылар турында да легендалар таралган була. Болар турында безгә әл-Гарнати хәбәр итә Болгар илендә бик озын һәм көчле бер хатынкыз булган, имеш. Аның ире Әдәм дә куәтле ир икән. Шуңа да карамастан, ул ирен күкрәгенә кысып, аның кабыргаларын сындыра '. Амазонкалар — пәһлеван хатын-кызлар турындагы легендалар антик авторларда ук очрый. Амазонкаларның яшәгән урынын алар Кече Азия, Кавказ, Скифил җирләрендә дип күрсәтәләр. Гомумән, борынгы чорлардан ук күчмә төрки халыкларда хатын-кызларның роле зур икәнлеге күренә. Алар ирләр белән беррәттән атта чабалар, хәтта сугышларда да катнашалар. Моны алардан нәкъ шушы күчмә тормыш шартлары таләп итә. Терки халыклар тарихында хатын-кыз патшалар да очрый. Мәсәлән. 527 елда сувар-сабирлар белән князь Болах Бояриксның тол хатыны, 576 елда Төньяк Кавказның бер етсәсе белән утигурлар хөкемдары Анагей тарафыннан куелган Аккага исемле хатын идарә итә 2 . Болгар хатын-кызларының иркенлектә йөрүләрен һәм хөрмәт ителүләрен ибн Фадлан да бик әйбәтләп языһ калдырган. Ул монда хатын-кызларнь ң ирләр белән бергә су керүләрен күреп гаҗәпкә кала. Болгарларның гадәтләре һәм законнары буенча патшаның хатыны ире белән янәшә тәхеттә утыра. Йола буенча, кеше күмгәндә хатын-кызлар түгел, ирләр елый-елый үзләрен-узләре кыйныйлар. Гарәп сәяхәтчесе ибн Рустә: буртас кызлары балигъ булгач, әтисенә буйсынмый башлый һәм иреккә чыгып, булачак ирен үзе сайлап ала. дип яза. Хатын-кызга мондый хөрмәт ислам дине тарала башлаган чорда да әле көчле була. Ибн Фадлан болгар хатын-кызларының ирләр белән бергә су коенуларына каршы бернәрсә дә эшли алмавы хакында юкка гына ачынып сөйләми. Болгар илендә хатын-кызлардан гына торган шәһәрләр, аларның көч-күәтен, сугышчан батырлыкларын сурәтләгән легендалар да таралышта була. Урта Идел буе төбәкләрендә «Кыз каласы» дигән урыннар очрый. Мондый урыннар кагыйдә буларак, болгарларга караган археологик истәлекләр белән бәйләнә. «Кыз кала». «Кыз тау» дигән исемнәрнең «Алып чабатасын каккан урын» дигән кебек үк конкрет урымнарга бирелүендә борынгы бабаларыбызның амазонкалар турындагы легендага ышәләтендә шәһәрләр үскән һәм игенчелек зур урын алган чорда барлыкка килгән дне уйларга кирәк. нуы чагыла. Сугышчы хатын-кызлар турындагы сюжет «Алпамыш» эпосы вариантларының бер өлешен тәшкил итә. Алар кияүгә чыгар алдыннан булачак ирләре белен бергә сугышка китәләр, ирләре белән бергә дошманнарга каршы керәшәләр. «Ал- памыш» әкиятендә дә шул хәл күзәтелә Сандугач үзенең ире белән атка атланып сугышка китә, ире юк чакта дошманнарны җиңә. Бу мотив та болгарларга VIII—IX гасырда ук билгеле була. Коцк шәһәрендә табылган Һәм кыпчак-угызлар эпосын чагылдырган әлеге чүлмәктәге сурәтләрдә алып ир Һәм алып хатын-кыз көрәше сюжетның бер үзәген тәшкил итә. Сугышчы кыз турындагы риваятьләрнең берсе Мишә буенда Ташкирмән авылы янындагы курган һәм зират белән бәйле. Монда бер бәк кызы үзенең гаскәре белән әтисенә каршы көрәшә. Сугыш шул дәрәҗәдә аяусыз була ки. ике як та бер-берсен тураклап бетерә. Ниһаять, баш күтәргән кыз әтисен һәм аннары үэен-үэе үтерә* *. Болгар археологик истәлегенә нисбәтле бу риваять амазонкалар турындагы легендаларның бер сюжеты итеп каралырга хаклы. Болгарларның күп кенә легендаларында төньяк халыклары турында сөйләнел*. Бу халыклар һәм аларның яшәгән урыннары гадәттән тыш куркыныч итеп бирелә. Мондый легендалар таралуга нәрсә сәбәп булган соң! Идел Болгарстаны — Көнчыгыш Европаның иң зур сәүдә үзәкләреннән берсе. Ул көнчыгыш белән көнбатыш, төньяк белән көньяк арасында арадашчылык ролен үти. Ил экономикасында сәүдә гаять әһәмиятле роль уйный. Болгар патшасы сатылган товарның уннач берен алырга хаклы була. Болгар сәүдәгәрләре шәрык сәүдәгәрләренә Идел һәм Кама буйлап югары менәргә, анда яшәгән халыклар белән турыдан-туры сәүдә итәргә ирек бирмәскә тырышканнар. Бу халыклар һәм аларның яшәгән җирләре турында алар куркыныч имеш-мимешләр уйлап чыгарганнар. Төньяк халыклары үзләре дә Болгар иленә килеп сәүдә итәргә тиеш булмаганнар. Моны аклау өчен болгар сәүдәгәрләре: «Алар Болгар иленә салкын алып киләләр, шуның белән уҗымнарны харап итәләр»,— дигәннәр. Бу уйдырмаларның асылында бер нәрсә — шәрык сәүдәгәрләренә төньяк халыклары белән турыдан-туры эш итүгә юл куймау, арадашчылык нәтиҗәсендә килгән зур табышны кулдан ычкындырмау максаты яткан. Дөрес, бу уйдырмаларның таралуында гарәп географиясе тәэсирен күрү дә кыен түгел. Гарәпләр дөньяны җиде климатка бүлеп караганнар. Үзләре яшәгән дүртенче климат, алар фикеренчә, цивилизация үзәге, табигатьнең кеше яшәү өчен иң кулай урыны булган. Ә инде җиденче климат — төньяк районнар — иң кыргый урыннар дип исәпләнгән. Шулай итеп, төньяк халыклары турындагы уйдырманы шәрык сәүдәгәрләре үзләре белән үк алып килгәннәр. Ә болгарларга шул гына кирәк булган. Алар бу әзер уйдырмаларны куркыныч детальләр белән баета гына төшкәннәр. Чыннан да, болгарлар төньяк районнарны «җиде диңгез, тугыз патшалык артында», күп кенә әкият вакыйгалары барган, мифик җаннар яшәгән җир дип күз алдына китергәннәр. Ибн Фадлан хәбәр иткән Алып Болгар иленә Идел буйлап төньяктан йөзеп килә, шунда ук тау куышында бик зур бер агачта гигант мифик кош яши. Төньяк халыклары турындагы легендалар Борынгы Русь дәүләтендә дә билгеле була. Бу аңлашыла да, чөнки рус сәүдәгәрләре дә төньяк халыклары белән турыдан- туры сәүдә итәргә болгарлардан ким омтылмаганнар. В. Н. Татищевның «Россия та- рихыянда китерелгән легенда төньяк халыклары турындагы болгар легендасына охшаш. Төньяк кабиләләре чыга алмаслык таш тау яки дивар артына бикләнгәннәр. Алар русларга мех. хайван тиреләре саталар. Болар бәрабәренә сәүдәгәрләр аларга тимер, кылыч алып киләләр. Болгарлар да, руслар да аларның телен аңламыйлар. Руслар аларны телсез дип беләләр, болгарлар алар белән «телсез» сәүдә итәләр. Шунысы кызыклы, Урта Азия халыклары һәм башкортларда Каф тавын, төньякта урнашкан дип күзаллау бар. Моны болгарлар чорында ук барлыкка килгән легенданың таралышы дип карарга кирәк. Болгарларда шәһәр төзү һәм шуның белән бәйләнешле риваятьләр дә таралган була. Киләчәктә шәһәрнең иминлеген тәэмин итү өчен төзелеш урынын явыз көчләрдән арындыру таләп ителә. Мәсәлән, Казан шәһәре урынында бик күп еланнар, аждаһалар оялаган булуы турында сөйләнелә. Тылсым һәм ут белән аждаһалар юкка чыгарыла ’. Шәһәр салынасы урынны аждаһалардан азат итү Һәм аларга каршы көрәш сюжеты Фирдәүсинең «Шаһнамәвсендә очрый. Мондый легендаларның болгарларда киң таралганлыгына тагын бер дәлил — ибн Фадлан һәм әл-Гарнати хәбәрләре. Ибн Фадлан шәһәр буласы урында бүрәнә юанлыгы еланнар яшәгән дип яза. Бу чагыштыру Казан шәһәре турындагы риваятьтә дә очрый. Мондый легендалар шулай ук болгарларның Биләр, Юкәтау. Алабуга янындагы Шайтан шәһәрлеге, соңрак чорга кара.ан Зөя шәһәрләре белән дә бәйләнә. Шунысы кызыклы, бу соңгылары Болгарның дәүләт чигенә туры киләләр. Казан. Шайтан шәһәрләре чик крепость-кальгә- ләр буларак барлыкка килгәннәр. Менә шулардан чыгып, профессор А. X. Халиков болгарларда аждаһаның ил куркынычсызлыгын саклаучы көч буларак фикерләнүен әйтә2 . Бу аеруча Шайтан шәһәрлеге легендасында ачык күренә. XVI гасырда яшәгән «Казан тарихы» авторы бу урынның борынгыдан ук болгарларда гыйбадәтханә булуын яза. Анда зур елан-аждаһа яши, аңа тирә-юнь халкы бик күп корбаннар китерә, аңа табынып, теге яки бу кыен эшне башкаруда, тыныч, бәхетле тормыш итүдә ярдәм Кара К. Насыйри Сайланма әсәрләр. I том. Казан. 1974 ел. 63 бит; Казан тарихы XVI гасыр, тарихи повесте Рус телендә. Мәскәү-Ленннград, 1954 ел. 47 ___________ 48 битләр 1 ' Халиков Казан шәһәренсн кайчан һәм кайда барлыкка кнлүе. исеме турында. «Татар халкы һәм авын бабаларының культурасы һәм көнкүреше тарихыннан». Рус телендә. Казан. I97H РП 1Я Лит сорый. Монголлар һөҗүме алдыннан елан шәһәрдән очып китә. Киткәндә, озакламый илнең дошманнар тарафыннан яулап алыначагын, үзенең ярдәм итә алмавын әйтә. Ил сакчысыз кала. Аждаһа, елан сурәтләре археологик материалларда да еш очрый. Бу геральдик сурәтләр соңрак Идел Болгарстанының дәүләт гербына әверелә. Шулай итеп, болгарларда төрле эчтәлектәге, шактый катлаулы риваятьләр таралган булган. Аларны генеалогик һәм тарихи, тормыш-кенкүреш, мифологик, космогоник риваять һәм легендаларга төркемләргә булыр иде. Болгар риваятьләренең шактый өлеше гомумтөрки чорда ук барлыкка килгән. Яңа политик, социаль-экономик, географик шартлар тәэсирендә борынгы риваятьләр төрле үзгәрешләр кичергәннәр яки яңалары туган. Алар болгар халкы өчен бер үк вакытта тарих та һәм эстетик ләззәт чыганагы да булган, рухи тормышта зур урый тоткан. Риваятьләр болгар фольклорының башка жанрларына тәэсир ясаганнар, сюжетлары сынлы сәнгатькә дә күчкән. Болгар шәһәрлекләрендә табылган сыннар һәм сурәтләр риваятьләрдәге сюжетлар, образлар белән бик тә аваздаш. Риваятьләр болгар халык авыз иҗатында әле ныклап мөстәкыйль жанр булып өлгереп җитми. Аларда әкият, эпос, бәет кебек жанрларга хас үзенчәлекләр д» сизелә. Болгар ру*и культурасы, аеруча башлангыч чорларда, синкретик характерда булган. Болгар риваятьләре һәм легендалары халык идеологиясенең бер чагылышы уя. Фольклорның шушы жанрлары аша ул үзенең тарихына, бүгенгесенә мөнәсәбәтен белдергән. Аларда гади халыкның омтылышлары, теләк, хыяллары да чагылыш тапкан. Алар, бигрәк тә болгар тарих фәне үзенең беренче адымнарын ясаганда, язма рәсми дәүләт тарихына да тәэсир иткәннәр. Иң эре болгар аксөякләреннән булган Болгар иле башкаласы казие тарихчы Якуб улы Ногман халыкта билгеле тарихи риваять һәм легендаларны үзенең китабында тарихи чыганак итеп тә файдаланган. Дөрес, Якуб улы Ногман тарихи риваятьләрне һәм легендаларны үз сыйныфы идеологиясенә яраклаштырган, болгар тарихын патшалар, дин тарихы итеп күрсәтергә тырышкан. Бөтен рухи культура кебек үк, риваятьләр һәм легендалар билгеле дәрәҗәдә хакимлек итүче болгар аксөякләре идеологиясенең тәэсирен кичергәннәр Бу аерым патшаларның, ислам диненең һәм аның әһелләренең роленә басым ясау, аерым сюжет, образларны коръән аша аңлатуда күренә. Эчтәлекләре ягыннан болгар риваятьләре күрше угыз, кыпчак кабиләләре авыв иҗаты белән аваздаш. Мифологик һәм космогоник легендаларда җирле фин-угор халыклары тәэсире дә сизелә. Аерым сюжетлар һәм образлар шәрык халыклары фольклоры яки борынгы рус легендалары белән уртак. Болгар риваятьләренең зур күпчелеге татар халык иҗатында сакланып калган. Тукай сүзләре белән әйткәндә, аларны «...туплар да ватмады, уклар да кадамады. Алар һаман халык күңелендә...»