Логотип Казан Утлары
Мәзәк

Әз-мәз мәзәк яки КОТБЕТДИННЕҢ КЫРЫК ТАРТМАСЫ

АВТОРДАН. Үзем дә уйламаганда язылган китап булып чыкты бит эле бу.' Менә мәзәк — көтмәгәндә туган ул китап үзе... чирек гасыр буе диярлек язылган! Йөзләгән куен дәфтәрләрендә җыелып килгән мәзәкләремнең бер өлешен сезгә дә укытырга булдым, кадерле укучылар. Ә кызыксызларын сылтарга Котбетдин бар! Әгәр дә мәгәр әзрәк елмайтырдайлары очрый калса- «Мәзәген генә түгел. Котбетдинен дә үзем тудырдым!» — дия алам. Котбетдиннең «метрикасы» яңадан чыга башлаган «Чаян» журналының 1952 елгы 1 санында теркәлгән. Ялгызына күңелсез булыр дип. 1958 елны Сәйфетдин белән дуслаштырдым. Үстереп мәшәкатьләнмәс өчен, туганда ук «сакаллы сабый* иткән идем мин аларны. Ул чакта үземнән ике тапкыр олырак иделәр, инде кордашлар булдык... Шаян кешеләр картаймый ди бит — Котбетдин белән Сәйфетдин дә һаман бер чама. Ә без картайсак та шул шаяннарны кайгыртып кына картаербыз инде... Минемчә, мәзәк—бәләкәй генә спектакль ул. Вакыйга безнең көннәрдә бара, темалары актуаль, катнашалар: Котбетдин белән Сәйфетдин һәм башкалар... Беренче пәрдәне, юк ла... беренче тартманы ачар алдыннан мәзәкнең кырык тартмачысы Котбетдиннең бер теләген җиткерергә тиешмен: зинһар өчен, эш вакытында укый күрмәгез бу мәзәкләрне! Начальнигыгыз сытык чыраегызны күреп: «Ник шул кадәр кәефсез син!? Артыграк арып җибәрдеңме әллә?» — дип. яраткан эшегездән аерып, берәр ял йортына җибәреп куюы бар... Ә ял йортында инде мәзәк укырга була. . Белмимнең белеме артмый ЙӨЗҮ Сәйфетдин бер галим турында сөйли: — Бик мәгълүматлы кеше фәндә ул йөзә генә! Котбетдиннең бик белеп әйткән сүзе. — Белом мин аны, бер аягы белән җирдән тырнап бара! — ди Котбетдин. — Әллә ни тирәнгә керә алмый... ҮЗ БИЗМӘНЕ — Үземнең әллә ни вакыт калмый, әмма күршем китапны су кебек эчә! — ди Сәйфетдин мактанып. — Минем күршегә җиткерәлми икән, — ди Котбетдин. — Минем күрше аракы кебек эчә... ХӘСТӘРЛЕ Берәү һәр вакыт аркасына капчык белән китаплар асып йери. — Нәрсәгә алар? — Сөйләшкәндә цитата кирәк булса, өйгә чабыйммы? — Шунда ук калын бер китап ала, актара торгач, эзләп таба: «Китап— белем чишмәсе!» АКЫЛЛЫ — Кичә акыллы дигән сүзләреңнең бүген беркатлы икәненә төшенәсең,— дип көрсенгән Сәйфетдин. — Анысы ярый! Былтыргы беркатлы сүзләрен быел да акыллы дип йөрүчеләр бар әле! — дип юаткан аны дусты. Акылың алтын булса, аны алтын тешләр куйдырырга гына сарыф итмә! ТАКЫР Бөдрә чәчле берәү Котбетдиннең такыр башына карап әйтә: — Нишләп коелды икән, агай, бу чәчләрең? — Күп уйлаганга. — Шулай да ямьле түгел инде . — Нишләмәк кирәк, кайсы баш тыштан такыр, кайсы баш — эчтән ... ЧИКЛӘВЕК Әстерхан чикләвеге баш өчен файдалы дигәнне ишеткәч, Сәйфетдин чамасыз ашаган да, эче авыртып ята: — Кайчан акыл керер миңа, ах, тиле баш. тиле баш! — Кара әле. кара, файдасы тия түгелме соң? — дип сөенә Котбетдин. — Үзеңә дөрес бәя бирә башладың! АЧЫШ Берәү ачыш ясагандай әйтә: - Беләсеңме, тормыштагы каршылык- пәр бәхетсезлекләр кешене тәҗрибәле, лиьплы итә! - Синең көнкүреш артыгы белән шәп булган икән, алайса,—ди Котбетдин Котбетдиннең акыл тешлзре арасыннан чыккан сүзе. КЕМНӘР КАЛА — Төрле фикерләр килә башка. Кайсы шунда ук онытыла,—ди Сәйфетдин.— Фикерләр киләләр дә китәләр — без калабыз, Котбетдин... — Без киләбез дә китәбез — фикерләр кала! — диген. — Хәер, кайсы кешенең фикерләре үзеннән алда китәләр . ЯХШЫ эт Нәселле этен кич йөртергә алып чыккан берәүгә юлыга Котбетдин. Тегенең бөтен сөйләгәне шул эте: ул акыллы да. ул тәртипле дә. ул тыңлаучан да, ул тагын әллә нәрсәләр икән! — Үзе алдында сөйләмә, бозарсың! — ди Котбетдин. — Әй, ул аңгыра нәрсә аңлый соң! ТАНЫШЛАР Кем турында сөйләсәләр дә. юньсеэгә чыгарыл тора бу кеше. Әле дә бергә эшләүче агай турында: — Би-ик яхшы беләм мин аны. ахмаклыкның аргы ягына чыккан нәрсә ул! — ди. — Сез ул аргы якта еш күрешәсезме әллә? — дигән Котбетдин. ЭЧКЕ КУЛЬТУРА Каракүл бүрек, кыйммәтле пальто кигән бер адәм кукраеп кына йөри, сөйләшкәндә «эчке культура» дигән сүзләр дә кыстыргалый... — Эчке культурасы тышкы кием булып күренә калса, бу кеше... шыр ялангач булыр иде... — дигән Котбетдин. БҮТӘН ОЕШМАДАН Бик дәрәҗәле банкетта мәгълүм генә бер ханым биергә чакыргач. Котбетдин: — Бии белмим шул, гафу итегез, — ди. — Ничек инде? Шундый җирдә эшләүче шундый кеше бии белмиме? — Без бит аяк белән эшләмибез, гафу итегез! — ди Котбетдин. — Без бүтән оешмадан! Күп сөйләүченең уйларга вакыты калмый Сәйфетдиннең үз тәҗрибәсеннән. БУГАЗ Сөйли дә сөйли берәү, тыңлый да тыңлый Котбетдин: «Бушбугаздыр бу!» Сөйли дә сөйли теге, тыңлый да тыңлый Котбетдин: «Кушбугаздыр бу!» Сөйли дә сөйли теге, тыңламый Котбетдин: «Бишбугаздыр бу!» ОСТАЛЫК Берәү сөйли, Котбетдин тыңлый, тыңлаган саен гаҗәпләнүе арта: — Ай-һай-һай! Тора-тора да шуны кабатлый: — Ай-һай-һай! — Бик ошатасыз, ахры,— дигән сөйләүче беразга туктап. — Осталыгыңа хәйраннар-вәйраннар калып утырам — шул хәтле сөйләп тә, ялгыш та мәгънәле бер сүз ычкындырмадың! МОНЫ ТУКТАТЫП БУЛМЫЙ — Әгәр дә л, Сеанек лә бар мачыгыа; Безнең мачы сезгә барса. Зинһар, ишек ачыгы!' Җырлап бетерүе була, елап җибәрүе була. — Сагынган бу. мәчесен бик сагынган! — ди Котбетдин. — Тизрәк озатырга кирәк! (Ахыры бар)