ТУГАН ЯК ШИГЫРЬЛӘРЕ
Кайтып киләм басу юлыннан Бүген генә түгел туган якның Ашкындырып үзенә тартуы, һәрчак рәхәт шулай басу эчләп Ат юлыннан җәяү кайтуы. Җырга сыеп бетмәс уйларыңның һич чыгармын димә очына. Чәчләремне сыйпап искән җилдә Арышларым серкә очыра. Тургайларның көр күңелле чагы, Ашыкмыйлар җырдан туктарга. Сиздермичә генә үзләренә, Моңнарын, эх, ничек отарга! Аяк тавышымнан таныптырмы, Бытбылдыклар куя эндәшеп. Бала чагымнан ук аларга мин Серләремне йөрдем өләшеп. Кайгы килсә, арыш арасыннан Аваз салып шулар юаткан. Тавышлары әле дә әүвәлгечә Ишетелеп тора ерактан. Бүлдермәскә тырышам мин аларны, Җилкенсеннәр, әйдә, җилкенсен. Изүемне чишәм... Куеныма Үзәннәрдән искән җил керсен. Ыспайлыкны сөйгән егетләргә Тоелыр бәлки мәзәк кебек тә: Ат юлыннан чалбар балакларын Буяп кайтып киләм дегеткә. Кояш батканда Көне буе күктә йөзгәннән соң Әсир булып кошлар моңына, — Кояш инде таулар арасына Төшеп бара, әнә, тын гына. Тик ул Җирне күпме күзәтсә дә, Туймагандыр, ахры, кинәнеп: Ерак сызылып киткән офыкларда Йомшак нуры тора тирбәлеп. Алсулыгы сибелә тау битенә Кунаклаган каурый болытка. Гыйбрәт ал син, йөрәк: кояш, әнә, Батканда да җирне җылыта. Ак бәхетең белән Башка чыгу начар йоламыни, Дустыбызга бура күтәрдек. ...Күптән түгел аның бәби туен һәм өй туен бергә үткәрдек. Касәләрсез табын китек була, Бик түгәрәк булды бу табын. Эчмәсәң дә бераз исерерсең, Тыңлый-тыңлый дуслар котлавын. Әйтелмичә калды икән монда Теләкләрнең, белмим, кайсысы? — Тәрәзәләрдә һәм йөзегездә Балкып торсын күңел яктысы. Йорт үзе дә телгә килде гүя: — Сабыем, син — тормыш, җир яме. Яшел чирәм шыткан бу нигезгә Ак бәхетең белән кил, яме! Җидегән йолдыз таңга авышканчы. Безнең якны чишмәле як диеп Әйтмәгән шул халык тикмәгә: Өянкеләр үскән бер төбәктә Юлыктым мин җиде чишмәгә. Җидесенә җиде сукмак төшә, Яшьлек моңы сеңгән сукмаклар... Тик чишмәләр генә белгән серне Күңелендә, әй, соң кем саклар. Ярлар сөзәк... Кичке талгын җилләр Дулкыннарга кагылып исәләр. Җидегән йолдыз таңга авышканчы Серләремне тыңлый чишмәләр. Кайтам... Тукталам Кайтам... Тукталам... Сак кына Карыймын койма аша. Туган нигезем... Җанны айкап, Хисләрем тулып таша. Кем җитмәгәнлеген беләм Җирсегән күңелемә. Белсәм дә, шуңа ышану һич мөмкин түгел менә. Ишегалды һаман шулай Хуш исле яшел келәм. Элеккечә ашыга-ашыга, Ишекне ачып керәм. Иртәнге як... Әнкәй әле Өйдә булырга тиеш. ...Өч ел элек өеп куйган Мендәрләре шул килеш. Ап-ак каурыйлар сибәмен Каз канаты каурый-каурый, Каурыйлары ак та соң!.. Кагып узу гаепмени Кызлы йортлар капкасын?! Гаепмени алдан шулай Хәбәр салса егетләр... Сеңелләрем, үзегездә дә Күпме яшерен өметләр! Сездәй бәхетле көннәрнең Санын кемнәр санаган?! Соңыннан җырланган җырлар Искә төшә яңадан. — Яшь гомерне уза, диләр, Узулары хак икән. һай, аны уздырмый торган Даруларын тап икән! Тик ул ашыгып узса да, Үкенерлек узмаган: Мәхәббәте саклап калган Безне яңгыр-бозлардан. Саклап калган авыр чакта Иң хәтәр үлемнәрдән. Көйрәп янса да, йөрәкнең Ялкыны сүрелмәгән. Кайнар килеш сезгә күчкән — Сезнең көр күңелләргә... Сезне парлы-парлы күрү Куаныч түгел мәллә?! Куанып та, моңаеп та Ел артыннан ел ага. ...Ап-ак каурыйлар сибәмен Сез китәчәк юлларга. Нигә алдамадың... Яз булып килермен, дидең, Нигә алдаладың? Яшьлек күгемдә йолдызлар Булып яналмадың. Җәй булып килермен, дидең, Нигә алдаладың? Сабан туйларында сине Эзләп табалмадым. Көз булып килермен, дидең, Нигә алдаладың? Көр күңелле малай идем, Сүзгә саранландым. Өлеше шулмы мәхәббәттә Дөрләп янганнарның? Кыш булып килермен, дидең, Килдең — алдамадың. Нигә алдамадың?