Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ДЕКОРАТИВ СӘНГАТЕНДӘ КОШ СУРӘТЕ

Артамонов. Хазар тарихы. Ленинград, 1962 ел, 420—423 битләр. рынкам саклауга хезмәт иткән. Ә соңга табарак тылсым мәгънәсен югалтып, декоратив бизәк кенә булып калган. Тәрәзә яңаклары декорында һәм схематик формада тукыма бизәкләрендә парлы кош сурәтләре дә бик еш кулланыла. Әмма бу очракта алар гәүдәләре белән күрсәтелми, бары тик башларын сурәтләү белән чикләнелә. (Монда да без болгар чорыннан ук килә торган һәм магия белән бәйләнгән борынгы форма — бөтенне аның өлеше белән алыштыруны күрәбез.) Бер очракта сурәттә сайрар кош, икенче урында аккош, кыр казы, лачын, урман көртлеге башлары шәй- ләиелә. Тукыма бизәкләрендә алар бик нык схемалаштырылган хәлдә бирелә. Соңн- гысы башкорт, чуваш, Обь елгасы угорлары көнкүреш сәнгате бизәкләренә дә якын н тора. Аерма тик шунда, әлеге халыклар сәнгатендә кош сурәтләре чигүдә генә дип ф әйтерлек чагылдырыла һәм нинди кош икәнен танып булмаслык дәрәҗәдә үзгәргән була. Казан татарларында исә ул сурәтләр чиккән әйберләрдә дә. бизәкле тукымаа ларда да, ювелир бизәкләрендә, агачта һәм ташта да очрый. Мотив төрләре, pea- ~ листик тасвирлау дәрәҗәсе ягыннан караганда, Казан һәм Казан арты осталары эшләгән әйберләрдәге орнаментлар Идел болгарлары сәнгатенә аеруча якын килә һәм күл очракта бер бөтен тәшкил итә. Кош сурәтләренең төрле көнкүреш әйберләрендә элек ничек кулланылуы, ни ~ дәрәҗәдә таралыш алган булуы һәм дәверләр үтү белән функцияләренең ничек үз- = гәрүе аккош, кыр казы мисалында ачык күренә Аккош, каз, үрдәк сурәтләрен бол- - тарларның бик күп көнкүреш әйберләрендә очратырга була. Алар металлдан эш- “ ләнгән йорт кирәк-ярагы, пычак, кашык саплары, керамик савыт-саба һәм башкалар- ™ ны бизи, түгәрәк скульптура рәвешендә дә. рельеф ител чокыл та. ажурлы бизәк итеп тә ясала. Ул сыннар, төрле әйберләрнең формасына яраштырылып, бер бөтен төше кил итеп, аларны җанландырып һәм анык бер символик мәгънә биреп тора. Башка җәнлек сыннары кебек үк кош сурәте дә бер урында реалистик планда, җанлы итеп тасвирланса, икенчесендә шартлы-схематик төстә бирелә, ягъни теге яки бу җәнлектә яшеренгән сихри көчнең шартлы билгесе хезмәтен генә үти. Мисал өчен бронза көзгегә ясалган кыр казлары рәсемен карап үтик (2 нче фото. 2 иче рәсем) Ул композициясенең төгәллеге, тирән образлылыгы белән хәйран калдырырлык. Казлар югарыдан очып барган итеп түгел, ө яңа гына җирдән күтәрелгән итеп тасвирлана Муен борылышлары, томшыкларының ачылган булуы белән художник казларның нидәндер куркып, кинәт һавага күтәрелеп киткәнлегенә ишарәли. Рәсемнең сюжеты ибн Фадлан язып калдырган бер мифның эчтәлеге белән яңгыраш таба кебек. Легендада башкорт дип йөртелгән кабиләне, торналар кычкырып, дошман һөҗүменнән саклап калуы хакында хәбәр ителә. Бронза көзгегә каз рәсемнәре төшерү болгар сәнгатендә электән килгән тотрыклы традиция булып тора Болгар осталарының иң популяр орнамент-бизәкләре арасында каз яисә аккош муены рәвешендә ясалган интеграль спираль формасы кызыксыну уята. Баш деталь ләре биредә бик җанлы сурәтләнә, яхшы танылып тора. Болгар сәнгатендә спираль мотивы бик киң таралган. Ул әле саф геометрик форма, әле үсемлек орнаменты рәвешенә кереп, туктаусыз үзгәреп тора (2 иче фото, 3—7 нче рәсемнәр). Ныклабрак 6 нчы Фото карасаң, бу спираль мотивы башлангычында каз яки аккош муеныннан күчереп алынган орнамент ятканлыгын күрәсең. Бишенче рәсемдә казның башыннан кечкенә калку урын торып калганлыгы, томшыгы үсемлек кыягы белән алыштырылганлыгы беленә. Шуннан соң инде спираль тулысынча үсемлек орнаментына әверелдерелә. художник хыялы аңардан чәчәк мотивы тудыра. Болгар чоры мотивларын Казан татарлары декоратив сәнгать әсәрләре белән янәшә куеп карау кызыклы нәтиҗәләргә китерә. Мәсәлән, Казан арты торак йортлары тәрәзә бизәкләрендә шул ук спираль һаман да актив кулланыла (3 иче фото, 1—8 нче рәсемнәр). Каз томшыгы элементында стилизация көчәя төшкән. Кайберләре исә гади спираль булып кына калган. Тәрәзә кыегын бизәүче каз-үрдәкләр борынгы болгар ле- гендасындагыча әле һаман да томшыкларында туфрак кисәге тотып торалар. Шул ук спиральне тукылган сөлге очларында, чигүләрдә, ювелир әйберләрендә дә очратып була. Тик ул инде монда геометрик яисә үсемлек мотивы рәвешендә килә (4 нче фото, 4—7 нче рәсемнәр). 2. А- 6. 20 3. Сөлге орнаментында шулай ук, нык схемалаштырылган формада ике башлы кош сурәтен хәтерләтүче геометрик бизәк киң таралган. Бу фигурада да канатларын киң жәеп басыл торучы каз сурәте төсмерләнә (4 нче фото, 1. 2 иче рәсем) Шуннан чыгыл, Казан татарларының тукылган әйберләрендәге мөгезне хәтерләтүче геометрик фигураның да (4 йче фото, 3 нче рәсем) кайдан алынганлыгын сиземләргә була. Бу шул ук үзара кисешүче ике каз муены сурәтеннән үзгәргән мотив булырга тиеш. Себер халыкларының орнаментын тикшерүче С. В. Иванов 1 раславынча, шундый ук мотив ханты, манси, удмурт. Дунай болгарлары, каракалпак, кыргыз орнаментлары эчен дә хас күренеш. Канатларын җәйгән ике башлы кош сурәте Казан татарлары декоратив сәнгатендә гомумән мөстәкыйль орнамент төре булып аерылып тора. Аларны тәрәзә яңакларында, хатын-кыз чулпыларында, тукыма бизәкләрендә күрергә мөмкин. Сурәтләр күбесенчә реалистик характерда: ике башлы лачынмы, карчыгамы, ябалак яисә көртлекме (5 нче фото, 1, 2, 3 нче рәсем) — шактый яхшы таныла. Әгәр башкорт, чуваш, Обь буе угорлары иҗатында барлык кош сурәтләре диярлек нинди дә булса бизәк эчендә орнаменталь мотив, деталь рәвешендә чагылса. Казан татарлары сәнгатендә алар мөстәкыйль орнамент тәшкил итәләр һәм бу яктан да турыдан-туры болгар сәнгате әсәрләренә барып тоташалар. Ике башлы кош сурәте мәсьәләсендә дә бу нәкъ шулай. Кайчан һәм ничек барлыкка килгән соң алар? С. В Иванов аны «ялгыз сынны симметрияләштерү нәтиҗәсе» дип карый. Бәлки шулайдыр да. Әмма биредә ул сыннарга нинди мәгънә бирелүен ачыклау кызыклы. Ерак тарихка мөрәҗәгать итсәк, ике башлы кош сыннарының безнең эрага кадәр JI гасырдан алып, безнең эраның V гасырына кадәр Урта Идел-Чулман буйларында яшәгән пьянобор культурасы кешеләре әйберләрендә үк инде киң таралыш алганлыгын күрербез ■ Бу культура ияләре үзләренең кием-салым детальләрен, коралларын төрле төрле кош һәм җәнлек сурәтләренә охшатып ясый һәм биэи торган булганнар. Корбан ителә торган хайваннарны да сурәт белән алыштырганнар. Пьянобор чоры ахырларына табан төрле җәнлек билгеләрен бер сурәткә кушу, кош сыннарын кеше сынына ишарә итеп сурәтләү — антропоморфлаштыру гадәткә керә башлый. Канаты җәюле ике яки өч башлы кош сурәтенә кеше кыяфәте биреп тасвирлыйлар Башта тотемистик күзаллаулардан чыгып ясалган җәнлек сурәтләре пьянобор чоры ахырында фантастик сыйфатлар ала һәм турыдан-туры ата-баба культына килеп бәйләнә (6 нчы фото. 1. 2 нче рәсем) Әмма бу процесс әле шактый элегрәк Көнбатыш Себер угорлары культурасында башлана. Алар да кош һәм җәнлек сурәтләренә кеше сыйфатлары бирәләр. Күрәсең, безнең эрага кадәр берничә гасырлар элек үк инде Идел-Кама һәм Обь елгалары буенда яшәүче кабиләләр бер-берсе белән аралашканнар. бер-берсенә культура йогынтысы ясаганнар. Җәнлек сурәтләрендәге әлеге мотивлар ахыр чиктә борынгы Вавилон, Сүрия, Мисыр культураларына да барып тоташа’ Ике башлы кош мотивы һәм башка фантастик сыннарның шул дәрәҗәдә киң таралуы. күп санлы угор һәм төрки кабиләләр тарафыннан үзләштерелүе аларда яңа культлар урнашу, танып-белү һәм күзаллауларда, дини карашларда яңалык тууы белән бәйле. Болгар көнкүреше әйберләрендә ике башлы кош сурәтләре инде шактый стилиэа- цияләнгән, шомарган хәлендә күренә. Алар ниндидер бер шәүлә рәвешендә күз алдына басалар Кайбер сыннарда кошның башы да чак кына шәйләнерлек калку урын итеп кенә бирелә. Башка кайбер детальләргә дә ишарә генә ителә (6 нчы фото. 3—11 нче рәсемнәр). Бу бигрәк тә болгар ювелир сәнгатенә, керамикага хас күренеш Казан татарларының агачны кисеп эшләгән сурәтләрендә, ювелир сәнгатендә, XV— XVI йөзгә караган савыт-сабада да шул ук хәл (12—19 нчы рәсемнәр) Шулай итеп, Казан татарлары, башкорт, чуваш. Обь буе угорлары сәнгатендә ике башлы кош сурәтенең нык таралуы бу мотивның бер чыганактан килүе Урта Идел. Чулмаи буйларында. Уралда һәм аннан да Көнчыгышта яшәгән борынгы угор һәм Идел болгарлары сәнгате белән уртаклыгы хакында сөйли