Логотип Казан Утлары
Повесть

САРГАЙМАГЫЗ, КАШТАННАР

 Кеше үзен тапты — нинди гүзәл ачыш! 1 чыннан сары яктылык бөркелеп тора иде. Каштаннар бу гажәеп һәм яп якты сарылыкларын озак сакладылар. Кырым имәне инде күптән кызгылт-көрән төскә кереп кипкән, куырылып беткән кыштырдык яфракларын коеп бетерде. Кузы чикләвеге агачының яфраклары бер төи эчендә юкка чыктылар. Хәтта инде мәңге яшел магнолиянең дә калын, итләч, ялтыравык яфрак асларына ниндидер кызгылт таплар кунды, әйтерсең ул да башка агачларга ияреп яфрак коярга әзерләнә иде. Ләкин магнолия беркайчан да яфрак коймаячак. Көзен дә һәм кышын да. Чөнки ул мәңге яшел агач. Табигать аны шулай бар иткән һәм көзләрен аның яшел яфракларын юк итмәячәк. Ә менә каштан яфрагын коячак. Озак та үтмәс, сары неон лампалары сыман яп-якты каштан яфраклары жир өстенә сибелеп китәр. Әйе, шулай булачак, чөнки табигать саргайган яфракларның агачта озак эленеп торуына һич кенә дә риза булмас. Ул аларны жир өстенә тузгытып таратыр, черетер, бетерер еренче булып каштан саргайды. Әле көннәр жылы иде. кешеләр кояшта кызыналар, диңгездә су коеналар иде, шулай да каштан саргайды. Чөнки инде октябрь жнткән һәм каштаннарга саргаерга бик вакыт, һәм алар Кырымдагы бөтен агачлар арасында беренче булып саргайдылар. Әле ничек кенә саргайдылар!.. Аларның яфраклары аз гына да куырылмады, кипмәде, бөгәрләнмәде — жәй уртасында нинди булсалар, шулай сакландылар, тик аларга акрынлап сары иңде... сары иңде... Бу сарылык бер мәлне шундый ачык һәм тере булып күренә башлады ки, кичләрен һәрбер каштан ага «Каштан, каштан...— дип куйды Гомәр үз-үзенә,— нәрсәне хәтерләтә соң әле миңа бу сарылык?» Ул. хәтерләргә тырышып, кулы белән маңгаен ышкыды, кашын жыерып бер ноктага карап торды. Ул караган якта ямь-яшел яфраклы ннҗнр куагы үсә иде. Ләкин Гомәр аны күрмәде... Кинәт аның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте — сонгы мәртәбә күргәндә әнисенең йөзе нәкъ каштан яфрагы кебек сары иде. Әле моннан да сарырак түгел иде микән. Әнисен, үләр алдыннан, соңгы мәртәбә күрүе иде1 бу. Гомәр әнисенең йөзендәге шул сарылыкны күрү белән аның озакламый үләчәген аңлап алган иде. һәм шулай булды да. Гомәр авылдан Казанга китеп бер атнада үтмәде, әнисенең үлгән хәбәре килде... __ _ «Юк, миңа болай борчылырга ярамый,—.дип уйлады Гомәр, бөтен күңелен биләп алган еламсыравык бер хисне тоеп.— Булды бит инде, әни өчен бөтен туганнар белән утырып еладык та, кайгыра-кайгыра менә чиремне дә аздырып җибәрдем. Ә хәзер, тәмам терелергә дип Кырымга килгәнмен икән, бары тик терелү турында гына уйларга, шул турыда гына кайгыртырга кирәк». Шул чакта Кара диңгездән күтәрелгән салкынча чиста жил Гомәр- нең сулышына килеп керде, битләрен иркәләп, чәчләрен тузгытып узды. Бу сафландыргыч, шифалы, сулышка тәмле булып тоелган диңгез жиле Гомәр күңеленә кереп оялый башлаган еламсыравык хисләрнең бер өлешен үзе белән эләктереп алды да, юлын Ай-Петрн кыясына табан дәвам итте. Гомәр иркен сулап диңгез җиленә дустанә күз кысып куйды. Диңгез җиле дә аны аңлады булса кирәк, тагын бер әйләнеп Гомәрнең битен сыйпап узды. Бу юлы Гомәр диңгез жиленең күзгә күренми торган тозлы тәнен иреннәре белән үбеп үк алды. Аннары ул үзенең бу шуклыгыннан бик тә канәгать булып йөз тутырып елмайды. Шуны гына көтеп торган диңгез җиле Гомәрнең елмайганда хасил булган ирен уемнарына кереп тә урнашты. Ул инде АйПетри кыясына менүдән баш тарткан һәм Гомәр йөзендәге уемнарда гына калырга карар иткән иде бугай. Гомәр дә диңгез җиленең бу карарына каршы килмәде һәм Кара диңгездән күтәрелгән ионлы, татлы һәм кислородлы һаваны йотлыгып сулый башлады. Врачлар әйтүе буенча, аңа Кырымда нәкъ менә шундый һаваны күбрәк суларга кирәк тә иде. Гомәр дәвалана торган санаторий урнашкан Алып каласы Ай- Петри кыясы белән Кара диңгез арасына утырган. Бу кала Кырымның көньяк яр буендагы һәр шәһәр шикелле үк текә тау битенә урнашканга, Гомәр басып тора торган бу урамнан Кара диңгезгәчә булган ара уч төбендәгедәй күренеп тора. Түбәндә аргы ягы офыкка, бирге ягы олы-олы ташлар кукраеп торган ярга килеп тоташкан Кара диңгез, аннан бирерәк Урта диңгездәге бөтен субтропик агачларны диярлек үзенә җыйган атаклы парк. Анда кипарис, Кырым нараты, платан, инҗир кебек гадирәк агачлар белән бергә купшы магнолия, итальян нараты, Ливан һәм һималай кедрлары, пальма, секвойя, туйя һәм без яфрагын ашка сала торган лавр агачлары да үсә. Гомәр инде бу паркта берничә мәртәбә булса да, андагы гаҗәеп агачлар һәм үсемлекләрнең барысын да белеп бетерми әле. Шулай да ул бала чактан уК китаплардан гына укып белгән серле зәйтүн, таши- мән, хөрмә, айва, кузы чикләвеге агачларын, хризантема һәм олеандр гөлләрен таный. Ул инде кипарис агачының борынгы заманнарда ук нәкъ менә Алып каласына китерелгәнен, ватаны Кипр атавы булу сәбәпле, кипарис дип аталуын, аның Кырым ярыматавына һәм Кавказга шушы Алып каласыннан таралуын белә. Моннан берничә дистә ел элек урындагы кайбер акыллы баш җитәкчеләрнең кипариска каршы көрәшеп алуларын да ишетте инде Гомәр. Яр буендагы буфетта \тызел буе сатучы булып эшләүче әрмән хатыны сөйләвенә караган- да, Кырымда, патша заманында ук төзелгән купшы һәм бай бер сарайда ял итүче бер эшем кешесен ниндидер черки тешләгән, имеш. Черки тешләгән урын кызарып бүртеп чыккан. Эшем кешесенә врачлар бу черкинең кипарис ботаклары арасында үрчүен әйткәннәр. Теге шунда ук кипарисларны кисәргә әмер биргән. Ләкин Кырымда фәнни эш алып баручы бакчачылар, врачлардан аермалы буларак, кипарис- ♦ ны яклый башлаганнар, бу черки үрчүгә кипарис гаепле түгел икәнен әйткәннәр һәм әгәр кипарисларны кисеп бетерсәң. Кырымның Кырым 1 булмаячагын раслаганнар. Әлбәттә, эшем кешесе бик тә акыллы кеше = булган, бакчачыларның сонгы сүзенә ышанган һәм әмерен кире алган, g Шулай да мондый кеше авызыннан чыккан һәр сүзне көне-сәгате < белән тормышка ашырылырга тиеш дип өйрәнгән кайбер җирле жи- . тәкчеләр байтак кына кипарисны кистерергә һәм кипариска каршы з көрәш башлап җибәрергә өлгергәннәр. < Гомәр әле бу паркта тагын күп мәртәбәләр булачак, андагы хыя- d лый гөлләргә һәм агачларга сокланып йөриячәк. Парктан күтәрелү белән беренче урамда ук — шәһәрнең үзәк мәй- < даны. Анда тирә-ягы аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән уртача зурлыктагы бер һәйкәл тора. Ул шушы Алып каласында туып-үскән * Кырым татар егете, ике мәртәбә Советлар Союзы Герое Әмәт-хан Сол- 2 танга куелган. Бөек Ватан сугышы чорында ул үзе хезмәт иткән * авиадивизиониың иң яшь очучысы була. Белоруссия күгендә күрсәт- « кән батырлыгы өчен алган беренче Алтын йолдызы белән очучылар арасында иң яшь Советлар Союзы Герое булып йөргән. Гаять тә гай- £ рәтле, кыю, җитез һәм акыллы егет буларак, озакламый аны авиа- а. мәктәп тәмамлап килгән очучыларны өйрәтүче итеп куялар. Шулай £ итеп, бу очучыларның укытучылары, остазлары үзләреннән берничә яшькә яшь, ләкин бик тә тәҗрибәле егет булып чыга. Озакламый Әмәт-хан Солтан тагын бер зур батырлык эшли. Шулай итеп, ул икенче Алтын йолдызга һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Сугыштан соң Әмәт-хан Солтанны Хәрби һава Флотының яңа самолетларын сынаучы-очучы итеп накыралар. Ул монда да үзен кыю сынаучы итеп таныта. 1972 елда ул тыныч күк йөзендә тагын бер зур батырлык күрсәтә. Ләкин бу батырлыгын ул үз гомере хисабына эшли — фаҗигале авариядә һәлак була. Сугыштан соңгы елларда Әмәт-хан Солтан еш кына туган ягына, Алып каласына кайта торган булган. Шунысы кызык, аңа һәйкәлне үзе исән чакта куйганнар һәм ул еш кына үз һәйкәленә үзе чәчәк куя торган булган. Диңгез буендагы буфетта утыз ел эшләгән теге әрмән хатыны сөйләве буенча, Әмәт-хан Солтан малай чагында бу әрмән кызына күпмедер гашыйк та булып йөргән бугай әле. Гомәргә әрмән хатыныннан Әмәт-хан Солтан турында тыңлау бик кызык булды. Чөнки әле аның гомерендә бер генә мәртәбә дә Советлар Союзы Героен исән чакта күреп белгән кеше белән сөйләшкәне юк нде. Гомәр инде берничә мәртәбә Әмәт-хан Солтан һәйкәле янына барды, ул аның татар егетләренә генә хас булган яңакларына, куе кашларына, сакалсыз иягенә һәм скульптор тарафыннан тишек кенә итеп калдырылган күзләренә озак карап торды. Бу яшь геройның һәйкәле дә. үзенең легендар гомере кебек, сокландыргыч нде Шәһәрнең үзәк мәйданыннан Гомәр басып тора торган урамга кадәр баскыч баскыч булып Алып каласының урамнары тезелеп менә. Бу урамнар тау итәге буйлап борыла сарыла еракка ук сузылалар. Ә бер урамнан икенче урамга таш баскычлар аша гына үтеп була. Урамнар арасында куе урман булып көньяк агачлары, әллә ничә төрле үрмә гөлләр үсә. Шулар эченә ниндидер могҗиза белән Алып каласында яшәүчеләрнең таш өйләре сыенган. Бу өйләрнең уч төбе в «к у» м » 65 кадәр бакчасында әллә күпме виноград, хөрмә, гранат, инҗир, айва, груша агачлары, мең төрле гөлләр үсә. «Дөньяда ике оҗмах булса, аның берсе Кырым икән»,— дип уйлады Гомәр, бу гүзәллеккә тагын бер күз ташлап. Гомәр Алып каласын күзәтеп торганда каядыр югалып торган дин- гез җиле яңадан әйләнеп килде дә, шукланып Гомәрнең колак кәтермәчләрен кытыклады. Диңгез җиленең бу шаяруы Гомәрнең күңелен кымырҗытып җибәрде һәм аның диңгез җиле белән шаярасы, шукланасы, хәтта аны җиңелчә генә мыскыл итәсе килә башлады. Гомәр күп уйлап тормады, теленә килгән беренче сорау белән диңгез җиленең битенә бәрде: — Диңгез җиле, син дуракмы? Диңгез җиле көтелмәгән сораудан кинәт тынып калды. Аннары ул ниндидер бөтерчек хәрәкәтләр белән якындагы инҗир куагын селкеп салды, кырт кына борылып юл читендәге биек мәчет манарасы сыман сузылып менгән кипарисны уңга-сулга чайкалдырды да. карлыгач җитезлеге белән әйләнеп яңадан Гомәр янына төште. Юк, ул Го- мәргә ачулы җил булып китереп бәрмәде, ә аның йөзен ионлы, тозлы, татлы тәне белән йомшак кына иркәләп болан диде: — Син миңа дөрес сорау бирмәдең бугай. Гомумән, табигать күренешләренә мондый сорауны биреп булмый. Чөнки табигать күренешләре дурак та, акыллы да була алмыйлар. Табигать күренеше ул ничек яратылган булса, шул көенчә генә яши ала. Бу сорауны хәтта агачларга, кошларга, балыкларга, киекләргә һәм җәнлекләргә дә биреп булмый. Чөнки алар табигать тарафыннан җанлы итеп яратылсалар да, мантыйкый уйдан мәхрүмнәр һәм үзләре кылган эшләр өчен әхлакый яктан җаваплы түгелләр. Ә менә кешеләр — аңга, тирән уйга һәм иң югары моральгә тиенгән җан ияләре. Шуңа күрә мондый сорауны бары тик адәм балаларына .карата гына куеп була. Мәсәлән, менә сиңа карата. Гомәр үзенең мәгънәсез, шәхесне мыскыллый торган бу әшәке соравының үзенә үк кайтып төшүеннән бөтенләй югалып калды. Ул кыза- рындыбүртенде, бик нык оялды һәм үзен бик вак, булдыксыз, көчсез, мескен бер җан иясе итеп тойды. Чөнки диңгез җиленең уй агышы төгәл һәм дөрес иде. Гомәр үзенең бу мәгънәсез халәтеннән ничек чыгарга белмәүдән гаҗиз булып, диңгез җиленә тагын сорау куйды: —Син шундый төгәл фикер йөртәсең, сөйләшә дә беләсең, шулай булгач, син адәм баласыннан нәрсә белән аерыласың? — Менә монысы юньле сорау,— диде диңгез җиле, шатлыгыннан инҗирның олы-олы яфракларын назлы лепердәтеп,— мин адәм балаларыннан бер генә сыйфатым белән аерылам. Әгәр һәр адәм баласының үз теләгендә булган һәр эшне кылырга көче җитсә, бу дөнья әллә кайчан буталып беткән булыр иде. Мәсәлән, берәүнең кит тотасы килде һәм кцт тотты ди, икенче берәү самолетка билет ала алмыйча берничә көн аэропортта кунарга мәҗбүр булу сәбәпле таныш булмаган шәһәрне чәнчелеп китсен дип әрләде һәм чыннан да бөтен бер шәһәр кинәт чәнчелеп китте ди. Азмыни соң һәр адәм баласының теләгендә булган яхшы һәм яман нәрсәләр. Ярый әле. әдәм баласының үз теләгендә булган һәр эшне эшләргә көче җитми, Ә менә мин, киресенчә. Минем һәр эшне эшләргә көчем җитә, тик миндә теләк дигән төшенчә юк. Минем коточкыч давыл булып җирдәге бөтен шәһәрне себереп түгәргә көчем җитә, минем әле хәтта Ай-Петрины җимереп ташларга да көчем җитәдер. Ләкин гап-гади бер табигать күренеше буларак, миндә теләк дигән төшенчә була алмый. Теләк дигән әйбер ул бары тик югары акылга ирешкән җан ияләрендә генә була ала. Ләкин аларның һәр теләкне тормышка ашырырга көчләре генә җитми. Диңгез җиленең бу фәлсәфәсеннән соң Гомәргә бик моңсу булып китте. Чөнки диңгез җиленең сүзләрендә бик зур дөреслек тә һәм бик зур ялгыш та бар иде бугай. Шул чакта Гомәрнең аяк астына сап- сары бер каштан яфрагы килеп төште. Гомәр аны кулына алды да: . — Әни каштан яфрагы кебек саргаеп үлде,—дип пышылдады. а. — һәр нәрсә үләр алдыннан саргая,— диде диңгез җиле моңсу = гына,— кешеләр дә, яфраклар да, ташлар да, ай да, хәтта җилләр дә < үләр алдыннан саргаялар. Тик җилнең саргайганын кешеләр генә | күрми, чөнки җил күзгә күренми торган әйбер. 5 — Әни иртәрәк китте шул бу дөньядан, аның теләгендә беркайчан м да начарлык булмады, чөнки ул яхшы кеше иде. — Яхшы кешеләр һәрвакыт иртә үләләр. Яхшы кешеләр туксанда г үлсәләр дә, аларны иртәрәк үлде диләр. Ә менә начар кешеләр утыз- < да үлсәләр дә, вакытында китте, урыны оҗмахта булсын диясе килә. * — Син яхшы кешедер, диңгез җиле. — Мин кеше түгел, мин — җил. > — Җил булсаң, бар әле, дускай, тиз генә Татарстаннан гына очып s әйләнеп кил. Анда Төбеташ дигән бәләкәй генә бер елга булыр. Шул = елга буенда яшел талларга төренеп утырган нәни генә Калыплы авы- * лы бар. Ул авылда унҗиде яшьлек Фәлинә исемле кыз булыр. Сердә- & шем бул, хәбәрчем бул, дускаем диңгез җиле, шул кызга миннән с сәлам илтеп кайт. » — Мин аны ничек танырмын соң? Ф — Мирей Матьеның күзләрен, Нефертитиның борын очын, Тутанхаu мон кәләшенең яңакларын, Джоконданың ирен читләрен, Наташа Ростованын борын яфракларын. Крамскойнын «Билгесез ханым»ының күз карашын, Йосыф Зөләйхасының ияген, Пушкин Людмиласының бит алмаларын, Сөембикә гүзәлнең керфекләрен, айдагы Зөһрә кызның кашларын, Тамара патшаның маңгаен, һинд кызларының чигә төкләрен, чегән кызларының тешләрен, япон кызларының күз кабакларын, рус кызларының йөз алсулыгын, татар кызларының озын толымнарын бергә җыеп, шуңа бераз гына сипкелләр төрткәләсәң. Фәлинәгә бик тә охшаш бер кыз килеп чыгар. Ләкин Фәлинә аңа караганда да гүзәлрәк булыр. — Синең ул кызыңа быел утыз биш яшь тулды... — Миңа да утыз биш... — Ул инде күптән калада яши... — Мин дә калада яшим... — Аның инде өч баласы бар... — Минем дә малаем бар... — Аның ире бар... — Минем дә хатыным бар... — Соң, шулай булгач, бу сәламнең нигә кирәге бар? Сез бит барыбер бергә була алмаячаксыз. — Цергә була алмауның бер әһәмияте дә юк. Минем аның гомерен озынайтасым килә. — Пичек итеп? — Минем сәламем аның гомерен озынайтачак. — Әгәр ул синең сәламеңне кабул нтмәсә? — Кабул нтмәсә, минем гомер кыскарачак. — Ә син ул кызның сәламеңне кабул итмәвеннән һәм гомерең кыскарудан курыкмыйсыңмы? — Гомерем кыскарудан курыкмыйм, сәламемне кабул итмәүдән куркам. Диңгез җиле тынып калды. Гомәр. җил бөтенләй китеп югалмасын тагын дип. кулы белән һаваны капшап карады. Тирә-якта аз гына да җил әсәре юк иде. Диңгез җиле якындагы инҗир куагы арасына гына кереп поскан һәм уйга талган икән. Бераздан ул яңадан килеп Гомәрнен колак кетермәчләрен иркәләде һәм катгый итеп: — Юк. мин ул кызга сәлам әйтергә бара алмыйм,— диде. — Ни өчен? — Чөнки мин Таврия тауларын үтә алмаячакмын, мине Ай-Цетри тотып калачак, һәм, гомумән, Татарстанда диңгез җилләре исә алмый, анда гади җилләр генә исә, урман, болын, кыр җилләре. — һм-м-м... Алайса, син минем сәламемне гади җилләр аша юлла. Син бит ул җилләр белән Таврия тауларында очрашасың. — Юк инде.— диде диңгез җиле җитди итеп,— мондый эшләрдә син җилләргә ышана торган булма. Мәхәббәт мәсьәләсендә җилләргә ышанырга ярамый. Гомумән, бу мәсьәләдә кемнеңдер яки нәрсәнеңдер ярдәмен көтеп яту егет кеше эше түгел. Мәхәббәт эшендә үз көчеңә, бары тик үз кечеңә генә таянырга кирәк! Мәхәббәт ул көчле рухлы* ларны ярата. — Эх, диңгез җиле, диңгез җиле! Син дә мина шуны әйтәсең. Мин инде моны үз-үземә күп мәртәбә әйттем. Күп әйттем һәм дөрес әйттем. Нишлим соң инде, диңгез җиле? Мәхәббәттә көчле рухлы булып булмады шул, булмады... Гомәр сәгатенә карап алды. Ашханәгә кымыз эчәргә төшәргә вакыт җиткән иде. Бу санаторийда режимны шул кадәр төгәл саклыйлар, аз гына соңга калдың исә, кымыздан, ашаудан, дару эчүдән һәм башка процедуралардан колак кагуыңны көт тә тор. Бу эшләрнең берсен генә эшләми калсаң да. баш врачка хәбәр итәләр һәм сине санаторийның эчке кагыйдәләрен бозуда гаеплиләр иде. «һәм дөрес тә,— дип уйлады Гомәр.— без монда күңел ачарга түгел, ә дәваланырга дип килгән кешеләр». Ашханәдә Гомәр Кырымның Чатыр-тау үзәнендәге дала үләннәре белән тукланып иркендә йөрүче бия сөтеннән ачытылган тәмле кымыз эчте. Кымызны монда Чатыр-таудан сәгате-минуты белән китереп җиткерәләр иде, шуңа күрә кымыз бүлмәсендә дала саруты, ат тиресе һәм дымлы туфрак исләре бөркеп тора. «Ата-баба эчемлеге.— дип уйлады Гомәр кымыз турында,— борын заманнардан ук тәмен-татын, дәва- сихәтен белгәннәр бит». Ике стакан кымыз Гомәрнең канын уйнатып, тәнен кыздырып җибәрде, ул үзен шактый кәефле сизеп урамга чыкты. Ләкин кымызның шырпы күкерте кебек дәртләп кабынган кайнарлыгы озакка сузылмады. берничә минуттан инде тәндәге кан үз- эзенә төшеп ага башлады. кинәт күтәрелгән кәеф тә баягы урынына утырды. Гомәр кинәт үзен бик тә ялгыз итеп тойды. Ялгыз гына түгел, хәтта ятим дә итеп. Дөрес, формаль яктан ул чыннан да. ятим иде инде — аның әтисе моннан ун ел элек вафат, күптән түгел генә әнисе үлеп китте. Ләкин инде утызны узган Гомәр өчен бу ятимлек фаҗигале ятимлек була алмый иде. Бу яшьтә күпләр ятим кала, һәм беркем дә үзенең ятимлеген фаҗигагә санамый. Чөнки бу яшьтә ятим калу табигый бер күренеш, буыннар алмашуының гапгади бер чагылышы гына. Бу яшьтә инде кешенең ике кулына бер эше. гаиләсе, дус-ишләре, көнкүреш һәм рухи мәшәкатьләре була. Алда, киләчәктә ничек итеп тормыш алып бару, дөнья куу мәшәкатьләре ятимлек турында озак уйланып торырга ирек бирмиләр. Ахыр килеп инде кеше дигәнең бу яшьтә үз ятимлеге турында түгел, ә балаларны ятим итмәү турында күбрәк уйлана. Бәс, шулай булгач, Гомәргә үз ятимлеге турында артык сүз куертып тору килешеп үк бетми бугай. Болай итеп үз-үзең- не көчсез һәм мескен бер хәлгә куюын да мөмкин. Я булмаса үз-үзең- не көчләп кызганырга яки кызгандырырга маташкандай булып күренүең. ♦ Ә менә ялгызлык мәсьәләсендә Гомәр, чыннан да, ялгыз иде. Санаторийга килүенә атнадан артты инде, аның әле беркем белән дә дус- < лашканы, кемгәдер ачылып киткәне юк. Катгый рәвештә режим тота, | дәвалана, ә менә сөйләшер кешесе юк. Дөресен генә әйткәндә, аның J кемгәдер ачыласы, кем беләндер серләрен уртаклашасы да кнлеп = тормый. Хәтта аның кемгәдер сөйләрлек сере дә юк кебек һәм ул * ялгыз уйлануны кем беләндер буш сүз сөйләшүдән артыграк күрә иде. £ Шуңа күрә ул санаторийга килеп төшүгә ике урынлы буш палатага урнашты һәм мөмкин булса хәзергә аның янына кеше салмый торула ? рын үтенде. Инде октябрь булу сәбәпле Кырымда актив ял сезоны < үткән иде һәм, вакытлыча дип, аның үтенечен канәгатьләндерделәр. $ Шулай да... Шулай да Гомәр өчен дөмә ялгызлык бик үк татлы нәрсә түгел ♦ иде. Ялгыз уйланасы уй да күп кебек, шул ук вакытта янәшәңдә кем- s дер җитми дә төсле. Диңгез җиле белән сөйләшү кызык кына булып » алды, ләкин бит гел-гел диңгез җиле белән генә сөйләшеп йөреп £ булмый. а Гомәр шундый мәлҗерек кәеф һәм шактый мәгънәсез уйлар белән к Кара диңгезгә карап торганда, аның янына бер кеше килеп басты. • Киң җилкәле, тәбәнәк буйлы, бәләкәй генә башлы бер ир иде бу. Ул • бер Гомәргә, бер Гомәр караган Кара диңгез ягына күз төшергәләп *■ алды да ни өчендер: — Кара диңгез...— дип куйды. — Әйе, Кара диңгез,—диде Гомәр тегеңә ияреп кенә. — Пүчтәк,— диде бәләкәй башлы кеше. — Нәрсә пүчтәк? — дип сорады Гомәр аптырап. — Кара диңгез дә, Кырым да һәм анда ял иткән без дә. — Ә мин ял итмим,- мин дәваланам. — Анысы да пүчтәк,— диде бәләкәй баш. Гомәр бу адәмне би< мәгънәсез кеше икән дип күңеленә киртләп куйды. — Сез уйлаган уй да пүчтәк,— диде бәләкәй баш, Гомәрне тәмам аптырашта калдырып. — Ә сез минем нәрсә уйлаганны каян беләсез? — Нәрсә уйлаганыгызны тәгаен генә белмим, тик сез барыбер пүч тәк уй уйлыйсыз. — Анысы дөрес,— диде Гомәр килешеп. — .Монда пүчтәк уй уйламый мөмкин дә түгел,— диде бәләкә< баш,— җитди уйның урыны бу түгел. Без үзебезнең өндә, эштә, үзебез яши торган җирдә генә җитди уй уйлыйбыз. Ә монда бет үтергән кебек вакыт үтерәбез шунда. Монда һәр кеше я гүләйт итә. я аракы эчә, я көннәр буе мәгънәсез уй уйлап йөри. Чөнки бүтән эш юк. — Мин дәваланам.— дип кабатлады Гомәр баягы сүзен. — Диңгез һавасы белән дәвалану ярый инде анысы, ә даруларны сез үзегез яшәгән җирдә дә эчә алган булыр идегез. — Анысы да дөрес инде,— дип килеште Гомәр тагын. — Аракы эчмәүче һәм хатын-кыз ягыннан әдәм рәтле кешегә мои да бик кыен. — Ә санаторийда үткәрелә торган культура чаралары? . — Пүчтәк, аларны күбесенчә эшләдемме эшләдемгә генә үткәрәләр. Мин монда дәвалана алмыйм, мин монда эшсезлектән һәм күнелсез- лектән чирлим генә. Төкерәм Кырымыгызга, иртәгә үк кайтам да китәм. Кайтып хатын белән бер ызгышсам да сулышларым киңәеп китәр кебек. Ә монда мәгънәсез рәвештә казна ипие черетеп яту минем авыруны аздыра гына. Фу, шайтан алгырысы, нинди елак кеше булып чыкты соң бу бәләкәй баш?! Гомәрнен болай да ямьсез-тәмсез кәефенә шушы бәләкәй башның зарлануы гына җитмәгән иде. Кайтып китмәгәең сон. шайтаныма олаксана, үзеңнең сазаган кәефеңне кешегә йоктырмыйча гына ычкынсаң да яраган булыр иде. Гомәр бу кешедән котылу өчен аның сүзләренә бик битараф кысса, хәтта алсу иреннәреннән суырып үпсә дә, гаҗәпләнерлек берни - дә булмас кебек иде. һәм... һәм ул шулай итте дә! Икесе дә еш-еш суладылар, иреннәрдән иреннәргә кайнарлык йөгерде, кашлар, күз кер фекләре, борыннар бер-берсенә тиеп тәнне рәхәтләндерделәр, Хәрзан* ныц куллары Зинаның калак сөякләрен, җилкә чокырларын иркәләп сыйпады, ләкин Зина ачуланмады да, карышмады да. Юк, бу минутта ул үзенең стратегик планы турында да уйламады. Ниндидер бер хикмәт төшеп, Зинаның үзенә рәхәт иде. Ул гына да түгел, бу кочудан, бу үбүдән Зина тәмам башын югалтты, вакыт, чор, җир. ир, хатын, бала, стратегик план төшенчәләре кинәт бөтенләй юкка чыктылар, дөньяда бары тик ике генә нәрсә торып калды — рәхәтлек һәм кайнарлык. — Ашыкмыйк, — диде Зина, азмы-күпме хәл алып. — Без бит бөтенләй таныш түгел кешеләр. — Танышлар, бик танышлар, — дип пышылдады Хәрзан, Зинаны җибәрмичә.—Миңа инде без мәңге танышлар кебек — Миңа да шулай, — диде Зина да. — Ләкин без бөтенләй юл өс тендә, асфальт сукмакта басып торабыз, кеше күрер. Хәрзан Зинаны ычкындырды һәм алар алга атладылар. Алар инде Көбә төбенә үк килеп җиткәннәр иде. Сигезенче корпусның якты утлары алар атлап килгән асфальт сукмакны яктыртып тора. Корпус ишеге төбендә Хәрзан пиджагын өстенә киде һәм алар икәүләп эчкә керделәр Ир-атлар кечкенә генә коридорга куелган телевизордан хоккей карыйлар иде, Хәрзан белән Зина саубуллашып үз палаталарына кереп киттеләр. — Бетте баш, кызлар,— диде Зина, палатага килеп керә-керешкә Сигезенче корпусның калган дүрт хатын-кызы да бергә җыелып, аны көтеп торалар иде.— Тегене шаярта торгач, үзем әллә нишләдем әле. * с «к У» м а. 81 Тәмам җанымны урыныннан куптарды, иләсләндерде, тилертте бу «дбцент-процент» мине. — Нәрсә, азгынмыни?— дип шаккаттылар кызлар. — Юк шул менә, азгын булса, уенны шунда туктаттың да бетте- китте иде. Кыз чакларымны кире кайтарды ул минем. — Нәрсә, чыннан да, тилерә башладыңмы әллә, сөйлә тизрәк,— дип, төрле яктан йолыккаладылар Зинаны кызлар. — Туктагыз, — дип, лып итеп урынына барып ятты Зина,— бүген бер нәрсә дә сөйли алмыйм әле, башым буталды. Аңлатып булса, иртәгә аңлатырга тырышып карармын. — Кыланма, кыланма, — дип чырылдадылар кызлар. — Иртәгәгә кадәр без чыдый алмыйбыз, шартлыйбыз, бүген сөйлә, ату сиңа төн йокысы юк. — Китегез әле, — дип, үз яныннан куды кызларны Зина. — Ярты гына сәгать уйланырга ирек бирегез — Ярты сәгать түгел, бер минут та бирмибез. Нәрсәсен уйлап торасың инде аның, нәрсәләр эшләгәнегезне сөйлә дә, бетте-китте. — Бер нәрсә дә эшләмәдек, танцевать иттек тә, корпуска кайттык. Дөрес, юлда бер мәртәбә үбештек. — Үбәме? — дип кызыксындылар кызлар. — Шайтан алгыры, үбәрсең, беркая да китмәссең, «дбцент-прбцент» булмагаең әллә кем бул. — Үпми ул, кызлар, ул үтерә!—диде Зина уйланып. Шуннан кызлар төп сүздәй читкә китеп, үз гомерләрендә кем ничә 'ир-ат белән үбешкәнне саный башладылар. Ә Зина уйлана иде. Чыннан да, ни булды соң әле бу? Дөрес, ул Рязаньда аны зар-интизар булып көтеп ятучы ире белән яратышып яшәми. Уланың белән тол хатын булмас өчен генә бергә тора. Хәер, тагын кызлары хакына да яши бугай әле. Чөнки кыз әтисен ярата, ә тегесе кызында, Зинаны да ярата. Ләкин бит Зина үз иреннән башка да ир- ат күрмәгән хатын түгел, һәм ул, гомумән, үзен ир-атларны ярата белүче хатын дип саный. Ләкин менә бүгенге хәл ничектер бөтенләй башка төрле тәэсир итте... Фу, шайтан алгырысы, нишләп мондый уйлар уйларга мәҗбүр итте соң әле бу «дбцент-прбцент»?! һәм Зинаны моңа кадәр һич тә татып карамаган илаһи бер халәткә кертте. Әллә соң Зина моңа кадәр чын яратуның нәрсә икәнен белмичә йөрде микән? Ләкин бит ул хатын-кызлар арасында ир-ат психологиясен ин яхшы белүчеләрдән санала. Ул бит инде иренә турылыклы хатыннар рәтенә керә алмый һәм яше дә бара. Димәк, ана чын яратуның нәрсә икәнен аңларга вакыт инде, бик вакыт. Ләкин Зина үзенең бүгенге халәтен, һичшиксез, чын ярату галәмәте дип саный иде. Ниһаять, палатадагы хатын-кызлар кемне ничә ир үпкәнен санап бетерделәр. — Ә мине нибары дүрт ир үпкәне бар, — дип еламсырады озын Лид?.— Аның да берсе үз ирем. Бөтен ирләр, буй җитми дип, мине үбүдән баш тарталар. Аның каравы, минем үземнең бер яшь кенә егетне көчләп үпкәнем бар, — диде ул аннары батыраеп. — Автобуста барганда карап-карап бардым да. бик ошады бу миңа. Нәфесемне тыя алмадым, тукталышта тегенең артыннан төшеп калдым да, куып җитеп каерып үптем бәләкәчемне. Инде кызлар Лидага ябырылдылар: — Я, я, шуннан нишләде соң теге манный боткасы? — Күзләрен челт-челт йомгалап миңа карап торды-торды да. мин борылып киткәндә, кесәсеннән чип-чиста кулъяулык алып авызын сөртеп калды, кабахәт. Гомәр юлны аркылы чыгыйм гына дип торганда, автобус тукталышында бәләкәй башны күреп алды. Ул бик олы чемодан тотып, автобус көтеп тора иде. Гомәр ана дәшми китәргә кыенсынды һәм борылып тукталышка килде. ♦ — Пүчтәк, — диде бәләкәй баш Гомәрне танып. — Юк, мин сезнең әйтмим, үземнең санаторийны ташләп китүемне әйтәм. Минем санато- < рийга килүем дә, китүем дә пүчтәк. — Чынлап китәргә уйлагансыз икән, — диде Гомәр. 5 — Китәм, ике дә уйламыйча китәм. Хатын-кыз ягыннан адәм рәтле « кешегә монда ничу делать. Ә сез хатын-кыз ягыннан ниндирәк адәм . ә?! — дип, күз кысты бәләкәй баш Гомәргә. — Ничек булыйм, бөтен ирләр кебек инде,— диде Гомәр. ни җавап < бирергә аптырап. с — Алайса, сезгә монда калырга ярый,— диде бәләкәй баш, Гомәр- 2 нең җавабын үзенчә аңлап. < — Авыруыгыз бик үк җитди түгелдер, шуңа китәсездер,— диде Гомәр, сүзне юньлерәк темага күчерергә теләп. * — .Пүчтәк, авыруым пүчтәк кенә. Мин монда дөнья күрергә генә « дип килгән идем. Пүчтәк икән. Карагыз әле. — диде аннары бәләкәй баш * Гомәрнең колагына ук үрелеп. — Сез юньле кешегә охшыйсыз, хатын-» кызга алдана күрмәгез. Монда алар бик җор күренә. Карагыз аны, ал01 дана күрмәгез. Дөрес, хатын-кыз белән бераз чуалырга ярый, ләкин ал- * дана күрмәгез. о. Гомәр бәләкәй башның нәрсә әйтергә теләгәнен һич кенә дә аңла- 2 мады. — Алдану бик тә пүчтәк нәрсә ул, — дип дәвам итте бәләкәй баш — Алдану ул хатыннан, бала-чагадан, гаиләдән яздыра. Алданмагыз, нык торыгыз. — Мин сезнең нәрсә әйтергә теләгәнегезгә төшенеп бетмим, — диде Гомәр аптырап. — Вәт, пүчтәк кеше. Алданмагыз дим, хатын-кыз аркасында хатыныгызны. бала-чагагызны ташламагыз дим. — Минем гаилә ташлау турында уйлаганым да юк, — диде Гомәр никтер авыр сулап. — Аерылышкан очракта да аңа ниндидер өченче кеше гаепле булмаячак. — Пүчтәк,— диде бәләкәй баш.— Арага өченче кеше килеп кысылмаса, бер ир дә гаиләсен ташламый. Арага өченче кеше кереп харап итә безнең ир-ат башын. Ә менә миңа андый куркыныч янамый, чөнки мин хатын-кыз ягыннан адәм рәтле кеше. Ә сез моны пүчтәк әйбер дип саныйсызмы’ — Юк, киресенчә, мин үзем гаиләсенә турылыклы булган кешеләрне яратам. — Алдыйсыз сез,—диде бәләкәй баш Гомәргә туп-туры карап,— Хатын-кыз ягыннан адәм рәтле булган кешене күп ирләр, бигрәк тә хатын-кызлар пүчтәк кеше дип исәплиләр. Минем моны үз колакларым белән ишеткәнем бар. һаман үз туксанын тукучы бу кеше Гомәрнең ачуын ук китерә башлады. Ярый әле. шул чакта алар янына автобус килеп туктады һәм бәләкәй баш зур чемоданын өстерәп автобуска керә башлады — Сез юньле кешегә охшыйсыз. — дип мыгырданды ул. чемоданы артыннан эчкә атлап.— пүчтәк хатын-кызларга алданмагыз. Ул сонгы сүзен әйтеп бетерүгә шап итеп автобус ишеге ябылды Бу ишек Гомәргә автобусны түгел, ә бәләкәй башның авызын ябып куйгандай тоелды. ■ ланулар да бер сәбәптер. 2 Ә менә кичә Юра белән сөйләшеп утыру Гомәргә әллә ничегрәк тәэ- с сир итте. Юраның үз эшен яратуы, геологлар турында шундый тере, як- ,-э ты, күтәренке итеп сөйләве Гомәрне кызыктырды. Юк, геолог эше тү- £ гел, ә үз эшеңә карата булган шундый шәп, яратулы һәм бирелгәнлек Хәрзан көендә туган халкының башка халыкларда бөтенләй булмаган “• моңнары да бар. Аларын без бер халык моны белән дә янәшә куеп кас рый алмыйбыз. Ә инде чагыштырып булмаган әйберне аңлап та булмый. 2 Нәрсә беләкдер янәшә куеп булмый торган әйберләр беркайчан да аң- « ла шылмый». Хәрзан җырлап бетерде. Мәҗлестәшләргә ят, яңа, өр-яңа һәм серле бу моң барысына да шундый нык тәэсир иткән иде, кул чабарга да оныттылар. Аннары кинәт кенә исләренә килеп Хәрзанны котлап кул чаптылар, ә Зина Хәрзан өчен шундый шат иде, үрелеп аның маңгаеннан үбеп алмыйча түзә алмады. Аннары Зина ниндидер кызык сөйли башлады. Бу арада инде Лена да шактый кәефләнеп өлгергән иде, урындыгын Гомәр ягынарак шудырып, бөтенләй аиа сыенып ук утырды. Тегесе дә аны-моны уйламыйча гына кулын Ленаның иңбашына салды. Шулай итеп, Лена Гомәрнең кочагына ук кереп поскан нде. Ләкин Гомәр Хәрзан җырыннан, бу жыр кузгаткан уйлардан айный алмыйча утырды. Кинәт аңа бу җыр алдында оят булып китте. Ят бер өйдә, ят бер мәҗлестә, шушылай ят бер хатынны кочагына алып утыру аңа бу илаһи жыр алдында да, Зина һәм Хәрзан алдында да, үз намусы, инде күптән үлгән әтисе, быел апрельдә генә вафат булган әнисе, каядыр еракта, Татарстанда яшәп ятучы апасы, абыйсы, сеңелесе алдында да, ниһаять... ниһаять. Фәлинә алдында да оят иде. Гомәр кинәт кенә урыныннан торды да ашыга-ашыга кненә башлады. — Ни булды, кая барасың?—дип сүз башлады аңа Зина. Мәжлес- тәгеләр барысы да аптырашта иделәр. — Мина палатага кайтырга кирәк,—-диде Гомәр, фуражкасын кия- кия,— мәҗлес өчен рәхмәт, сау булыгыз. Ул ишектән чыгып киткәндә Ленаның: — һәй, тере мәет...— дип мыскыллавын ишетеп калды. Бу сүз аны чиркандырып, җирәндереп җибәрде. Гомәр әле моңа кадәр дөньяда җирәнгеч әйбер, гомумән, юк дип йөри нде. Әйе, әйе. хәтта кан. үлек, шеш, кутыр, бәвел кебек әйберләр дә җирәнгеч түгел. Әнә бит аларны больницаларда медсестралар алып лабораторияләрдә тикшерәләр, үзләренең үтә чиста өстәлләренә куеп, әллә ниткән микроскоплар, электрон аппаратлар белән карыйлар. Ш\лай «булгач, алар нишләп жирәнгеч булсыннар?! Киресенчә, алар адәм баласының саулыгын, сәламәтлеген тикшерергә, дөрес диагноз куярга ярдәм итәләр әле. Шулай ук бакалар, еланнар, саранчалар, мәет белән тукланучы балыклар, кыслалар да жирәнгеч түгел. Аларның күбесе әле дөньядагы кайбер халыкларның менә дигән бәйрәм ашлары. Әйе, дөньяга табигать бар иткән бер генә әйбер дә жирәнгеч була алмый. Алар бары тик безнең гореф-гадәтләребез, традицияләребез, тәрбиябез яктылыгында гына жирәнгеч булып тоелалар. Шулай да... Җирәнгеч әйбер бар икән дөньяда. Ул— әшәке сүз. Адәм баласының адәм баласына карата мыскыллап әйткән әшәке сүзе. Әйе, Ленаның соңгы сүзеннән Гомәрнең косасы килеп китте. Кәефе бик каты кырылса да, Гомәр бу халәтнең Юра әйткән хандра түгел икәнлеген тоеп алды. Юк. чыннан да, хандра түгел иде бу, ә нәрсәдер белән көрәшергә омтылу, нәрсәгәдер һөжүм итү һәм ниндидер яктылыкка табан тартылу иде. Ул эченнән генә ни өчендер Ленаны да, хатынын да. санаторийны ташлап киткән теге бәләкәй башны да, күктәге айны да, юл читендә үскән инжирны да эт итеп әрләп ташлады. Ләкин Фәлинәгә ачуланмады. Гомәрнең тизрәк палатага кайтып Фәли- нә турында уйлыйсы килә иде. Палатада бер үзе генә яшәүгә дә карамастан, ул ни өчендер ут кабызмады. Кармалана-кармалана чишенеп, өс киемнәрен шифонерга, күл- мәкчалбарларын урындык артына элде, азаплана-азаплана урынын жәйде, идәнгә төшеп киткән мендәрне эзли торгач, аңа аягы белән басты, мендәрне каккалап баш очына салды да. караватына сузылып ятты. Аның күңеле инде шактый тынычланган, мәҗлестә булып үткән тәмсез- лекләр каядыр таралып киткән, күңел түрендә япа-ялгыз булып Фәли- нә генә торып калган иде. 5 ...Теге тәбәнәк кара мунчалар янында Фәлинәне унынчы класстагы иптәш егетенә тотып биргәннән соң ниләр булды соң әле? Әйе. Фәлинә анда Гомәргә җаным диде һәм ай яктысында аның ялварулы йөзе күренеп калды. Шуннан соң... Менә бит ул ничек килеп чыга! Икенче көнне инде мәктәптә укучылар арасында: «Кичә төнлә Гомәр Фәлинәне Саз сукмагы буендагы кара мунчалар янында тотып торган икән», «Хи-хи-хи, Гомәр Фәлинәгә 1ашыйк икән».— дигән чыш-пышлар таралды. Усалрак малайлар хәтта мунча, Фәлинә. Гомәр дигән сүзләрне укмаштырып шактый оятсыз рәвештә авыз да ердылар. Гомәргә котчыккыч оят булды. Юк, ул әле соңгы сүзнең мәгънәсенә үк барып җитмәде, ана Фәлинәгә гашыйк булган дигән сүзне ишетү оят иде. Мондый яшьтә, гомумән, малайлар кызларга гашыйк булуны бик оят, гарьлек саныйлар. Бу яшьтәге малайлар кызларны санламауны, аларны мыскыл итүне генә егетлеккә саный. Малай-шалай хәтта, чынлап та, берәр кызны ярата башласа да, бу хистән ояла, аны кешегә сиздермәс өчен жан талаша. Ә монда Гомәргә гыйшык-мыйшык дигән нәрсә аның исендә-осында да булмаган көенчә әнә нинди гаеп тагалар. Оялды, гарьләнде Гомәр бу сүздән, хәтта Фәлинәгә жен ачуы чыкты. Җыен юк-бар сүз таралуга гаепле кешене ул дип санады Гомәр. Анысы бер нәрсә, оялу булыр да бетәр, ә менә бу мәгънәсез сүзләр укытучыларга, мәктәп директорына барып җитсә нишләрсең. Ул чакта инде бу гайбәт классларның караңгы почмакларына посып чыш-пыш килеп кенә йөрмәс, ә мәктәпнең гомуми җыелышында әйтелеп, Гомәрне бөтен кеше алдында хур итәр. Гомәрнең яхшы якка караган бер уе да рас килми, ә менә начар якка караган һәр нәрсәсе тач рас килеп тора. Башта класс җитәкчесе сигезенче класс җыелышында әйтеп хур итте Гомәрне. Класс җитәкчесе, усаллыгы йөзенә чыккан, әче теле белән бәгыреңне телем-телем кисеп ала торган, педагогик такт дигән * нәрсәне гомерендә ишетмәгән авыл хатыны иде. Ул ишектән килеп □; керә-керешкә: — Гомәр, бас! Нәрсә, маеңа чыдый алмый башладыңмы әллә, ха- < тын-кыз белән мунча тирәләрен каезлыйсың киләме? Ничек оялмыйсын з син бу мәктәп стеналарыннан? Мужыт синең өйләнәсең дә киләдер әле. 2 алай маеңа бик чыдый алмый башлагач. Без сине укуга дәрте үссен я- дип тырышабыз, ә синең дәртең инде хатын-кыз тирәсендә чуаламы?— 5 дип әрли дә башлады. Кызлар чырыкчырык көлештеләр, малайлар, 5 эшнең зурга киткәнен сизеп, лышт-лышт борыннарын тарттылар. Гомәр басмады. Партага йөзе белән капланды да, кызарынып оял- £ ганын. хурланганын, гарьләнгәнен класска күрсәтмәс өчен, башын 3 куллары белән каплады. Ә Фәлинә алгы партада алманың кояшка ф карап пешкән ярты ягы кебек кып-кызыл булып утыра бирде. Укытучы Гомәрнең торып басмавын күреп, тагын да кыза гына * төште: — Әһә, ояласыңмыни?! Анда, Саз сукмагы буендагы кара мунча/.-р J янында селәгәеңне агызып Фәлинәне кочаклап торганда оял идең, монда, мәктәптә, фән сараенда түгел. Кинәт Гомәрнең башыннан бер уй узып китте. «Әллә соң акланыр- £ гамы? Дөресен генә сөйләп бирергә дә, бетте-китте. Шулай итсә ул, «мөгаен, акланачак, укытучы Фәлинәгә генә бәйләнәчәк». Ләкин класс җитәкчесе бик тә ямьсез итеп бәйләнә башлау белән, кинәт Гомәрнең Фәлинәгә карата булган ачуы сүрелеп китте. Аның эчендә инде Фәлинәгә карата түгел, ә класс җитәкчесенә, чышын-пышын килеп теләсә нәрсә сөйләп йөргән классташларына, бу мәктәпкә, андагы тәртипләргә, гомумән, укуга карата ачу кузгалган иде. Шуңа күрә ул аклануны кирәк тапмады. Аклану, бер яктан, көчсемек. икенче яктан, чынында, бер гаебе дә булмаган Фәлинәне батыру булачак иде. — Без бу эшне болай гына калдыра алмыйбыз,— дип зәһәр чәчте класс җитәкчесе,— Фәлинә, иртәгә үк эш ничек-ничек булганын тәфсилләп язган объяснительная записка китерәсең, бу эшне без педсо- ветта тикшерәчәкбез. Мәктәп тарихында булган эш түгел бу. Фәлинә оялган, каушаган иде: «Минем бер гаебем дә юк»,— дип кенә әйтә алды. Мәктәптән кайтканда Гомәр теге күрше авылдан килгән ике черел- дек кызның ипи шүрлекләренә менеп төште. Чыш-пышның шулардан чыкканы көн кебек ачык иде. Аннары, ипи шүрлегегезгә мен: >нне мәктәптә әйтсәгез, икегезнең дә кирәгегезне бнрәм дип ныгытты. Класс җитәкчесе кубарып җибәргән бик зур эштә үзләре гаепле икәнне төшенеп, болай да җаннары үкчәләренә барып җиткән кызлар Гомәрнең куркытыр өчен генә әйткән сүзен чынга алдылар һәм яңакларын уа-уа: «Әйтмибез, телебезне киссәләр дә әйтмибез».— дип ант эчтеләр. Фәлинә аңлатма язуы язмады. Аны директорга чакырып әрләделәр, һаман объяснительная записка сорадылар, ләкин Фәлинә һаман да шул «Минем бер гаебем дә юк»,—дигәнне генә кабатлады. Фәлинә... Менә ничек башланып китте бит безнең бер-беребезне яклавыбыз. Ләкин әле без ул чакта яратышуның нәрсә икәнен белми идек һәм безнең бу яклашуыбыз да аң белән эшләнгән эш булмады. Шулай да. Гомәр үз күңелендәге беренче очкынны шушы шактый ямьсез хәлләрдән башланган дип уйлый. Чөнки бу хәлләр мәктәптә педсоветка кадәр үк барып җитмичә, тора-бара онытылып беткәч тә, Гомәр күңелендә Фәлинәгә карата мамык йомшаклыгы калдырды. Гомәр яшерен, бик яшерен, хәтта үзеннән дә яшерен рәвештә генә күзләре, карашлары, җаны белән Фәлинәне эзәрлекли башлады. Юк, бу яшеренү мәктәптәге катгый кагыйдәләрдән курку аркасында түгел, ә оялу, күңелдә уянып килүче билгесез бер тартылу өчен үзеңнән-үзең оялу аркасында нде. Бервакыт Гомәрнең җанын бөтенләй айкап ташлаган бер хәл булып алды. Икенче чирекне тәмамлар алдыннан, декабрьның бер көнендә, булды ул. Тышта коточкыч буран, класста җылы иде. Китап җене кагылган бер адәм буларак, Гомәрнең озын тәнәфесләрдә әдәби китап укып утыра торган гадәте бар. Бу көнне дә озын тәнәфестә иң арттагы партасында китап укып утыра иде ул. Башын күтәреп караса, укытучы өстәле янындагы тәрәзә төбенә сөялгән Фәлинә аңа томырылып карап тора. Бите алсуланып яна, карашын Гомәрдән ала алмый. Менә алар- ның карашлары кисеште һәм Гомәрнең күкрәген йөрәк турысыннан пычак белән сызып төшерделәрмени. Алар шулай озак, бик озак, хәтта бер минутлар тирәсе, бер-берсенә карашып тордылар. Гомәр күз карашы белән Фәлинәнең керфекләрен, кашларын, маңгаен, борын яфракларын. бит очларын иркәләде, сыйпады, чәчләреннән сыпырды, Фәлинә дә шулай итте. Гомәр үзенең бит очларын Фәлинәнең йомшак карашы сыйпаганны тойды, шул карашка рәхәтләнеп битен куйды. Бу —аңлашу иде. Бу — мәхәббәттә аңлашуның иң югары формасы иде. Иң бөек, иң даһи, иң талантлы һәм иң табигый формасы. Шул көннән соң мондый карашулар ешаеп китте. Бу карашуларның тагын бик тә шәп бер ягы бар — бер-береңә карашкан өчен гайбәт тә сөйләмиләр, укытучылар да ачуланмый, педсоветка да куймыйлар. Ләкин мәхәббәт комсыз нәрсә бит ул. Гомәрнең Фәлинә белән икәү- дәникәү генә каласы, сер сөйләшәсе, күз карашы белән генә иркәли торган бит очына бармакларын да тидереп карыйсы килә иде. Ләкин ул боларны берничек тә класста-фәләндә, кеше алдында эшлисе килми шул. Дөрес, теге чакта, кара мунчалар янында ул Фәлинәне беләгеннән дә, бик тартыла башлагач, иңбашларыннан да тотып торды. Ләкин андагы тотып тору пүчтәк кенә булган икән шул, менә хәзер булсын иде ул. Карашлар назы белән, шашкын теләкләр белән Яна ел үтте, яз җитте, май керде. Гомәр күңелендә көн дә үсә барган назлы дәртләргә язгы дәртләр килеп кушылды. Ниһаять, ул. бер карарга килеп, көн саен кичке караңгыда Фәлинә яши торган өй тирәсен сагаларга кереште. Хәер, озак сагаларга да туры килмәде. Майның караңгырак бер кичендә Фәлинә җил капкадан чыкты да, урамны кыйгачлап кына аркылы кисеп, туры юлдан мәктәпкә менә торган Саз сукмагына борылды. Гомәр күләгә булып кына Фәлинә артыннан Саз тыкрыгына чумды. Кара мунчаларны узгач. Гомәр Фәлинәгә якынайды. Артыннан кеше килгәнне сизгән Фәлинә сискәнеп китте. — Фәлинә... — Гомәр?!. Гомәрне таныгач. Фәлинәнең куркуы басылды, шулай да ул нигәдер калтырый иде бугай. — Фәлинә, риза бул,— диде Гомәр. кызның алдына төшеп. — Кирәкми. Гомәр, безгә икәү генә очрашырга ярамый,— диде Фәлинә, Гомәрне берьюлы аңлап.— мәхәббәт өчен без әле яшь. без бит әле мәктәп балалары гына, укыйсыбыз бар. Мин куркам, Гомәр. кит юлымнан, кеше сүзеннән куркам мин. Укытучылар белсә, харап булабыз, кит, хур итмә мине дә, үзеңне дә. Әнә теге чакта да хур була яздык, бер дә юк өчен. Башкача беркайчан да, беркайчан да минем арттан килмә, безгә иртә әле. Аннан сон мәктәптә миңа алай карама, •мина да бик кыен бит. Фәлинә мәктәпкә табан менеп китте, Гомәр тораташ булып басып калды. Кая соң шунда бер жир тишеге?! Кереп китәргә иде дә, мәнге чыкмаска иде. Ну бу мәктәпне, ну бу туган-тумачаларны, ну бу кешеләрне... Нигә кирәге бар аларнын Гомәргә?! Шушы дөньяда, шушы ♦ матур, язгы, гүзәл, зур дөньяда беркем дә булмыйча, Фәлинә белән икәү • генә булсалар, ни булган инде?! Гел икәү генә! Урамнар да буп-буш. өйләр дә буп-буш, мәктәп тә, кәксәләр дә, клуб та буп-буш — беркайда бер адәм әсәре дә юк. Абзарларда сыерлар мөгри дә, коймаларга менеп әтәчләр кычкыра да, челтер-челтер Саз чишмәләре ага да, йорт саен мич тулы кабарып ипи пешә дә. һәр өй стенасында келт-келт итеп сәгать йөри дә, Фәлинә белән Гомәр дөмә икәүдән-икәү генә жи- тәкләшеп урамның кыл уртасыннан баралар, чөнки куркыр, өркер, гайбәт сатар өчен дөньяда бүтән бер генә адәм заты да юк. Мәхәббәтне бик изге, әйбәт хис диләр диюен дә, анда шактый гына эгоизм да бар бугай. Югыйсә Гомәрнен башына мондый уйлар килер идемени?! Бу көннән сок Гомәр тагын да басылды, тагын да йомыкыйланды. Хәзер инде ул концертларга да катнашмый, көне-төне китап кына укый. Авыл һәм мәктәп китапханәчеләре зарлана Гомәрдән «Укымый бу, ашый китапны, кара чир булып төште бу малай китапка, китап төнәтеп булмый, көн дә яңаны сорый»,— диләр. Фәлинә элек тә басынкырак иде, хәзер тагын да йомыла төште. Шулай" да ул укуына зыян китермәде, дүртле-бишлегә укуын дәвам итте. Ә менә Гомәрнен укуы элек тә бик шәптән түгел иде, хәзер аңа ул бөтенләй суынды. Күңеле укуда түгел малайның, игътибарын сала алмый. Укытучылар да, әтиәнисе дә чара күрә-күрә, әйтә-әйтә арыдылар, әйтми башладылар. Бу балага керми икән инде дип кул селтәделәр. Фәлинәнең әти-әнисе һаман авылга кайта алмадылар. Әтисе бик каты авырып киткән, күтәрәмгә калгач кына авылга кайтып егыласым килми, ди икән. Сәламәтләнеп китсә, киләсе елга кайтырга ди исәпләре. Ә уку елы тәмамлангач, жәйгә Фәлинә алар янына китәргә тиеш икән. «Тужы шәп хәбәр түгел»,— дип уйлады Гомәр монысын. Хәбәр килеп озак та үтмәде, уку елы тәмамланып та китте. Иртәгә Фәлинә Башкортстанга китеп барачак. Гомәр бүген кичтән Фәлинә белән бер сәгатькә, юк, ярты сәгатькә генә, юк, алай ук та түгел, ун-унбиш минутка гына булса да икәүдән-икәү генә очрашырга дип үз-үзенә ныгытып куйды. Теге ике кыз авылларына китеп бардылар. Фәлинә урамга- фәләнгә чыкса, ялгызы булачак иде. Бәхеткә каршы, кичтән Фәлинә клубка менде. Гомәр дә кинога кереп, клубның урамга чыга торган ишеге төбендә генә басып торды да, экранда «конец фильма» дигән титр күренгәнче үк клубтан чыгып сызды. Кешеләр клубтан чыга башлаганда инде ул Саз сукмагы буйлап түбән очка йөгерә иде. Фәлинә яши торган өйдә ут юк. апакай иртә ятып йоклый. Гомәр шыпырт кына жил капка өстеннән ишегалдына төште, өйалды ишеге артына ук стенага сөяп куелган утын өемнәре артына посып Фәлинәнең кайтканын көтә башлады. Күктә ай чекрәеп яна. бөтен дөнья энә күзе күренерлек яп-якты иде. Утын өемнәре артында патша заманнарыннан ук калган иске таш келәт бар, келәт артында бәрәңге бакчасы башланып китә. Келәт белән бакча киртәсе арасында бәләкәй генә бер өй урыны кадәр чирәмлек бар. Бу — апакай ишегалдының яшел чирәмлеге. Әнә шул чирәмлекнең келәт артындагы почмагына кереп бассаң, иң аулак урын, беркем дә күрәчәк түгел иде. Гомәр Фәлннәне шул төшкә алып барырга дип уйлап куйды."dvinivinivx •nqjvwuv.idvn ♦ wiixea uedej Клубтан чыккан халыкның шау-шу килеп монда табан төшеп килүләре ишетелде. Кызлар чыр-чыр чырыйлап куялар, егетләр иләмсез итеп акырып көлеп җибәрә, җыр башлагандай да итенәләр, аргы урамда кемдер гармун тарта. Ул да булмады, кемнеңдер тып-тып басып жил капкага табан килгәне ишетелде. Фәлинә... Гомәр аның аяк тавышын Чыңгыз чирүенең тояк тавышлары арасыннан танып алыр иде. Аһ. хәерсез, тегеннән кешеләр дә төшеп житә бит инде. Алар күреп калса, Фәлинә Гомәрне мәңге дә гафу итмәс. Фәлинә җил капканы баганага «тышаулап» куйган бауны ычкындырды, капка нәзек кенә шыгырдап ачылды, калынрак итеп шыгырдап ябылды. Шул арада Гомәр утыннар арасыннан шуып чыкты да Фәлинә килеп үрелгән өйалды ишеген кулы белән каплады. — Фәлинә, курыкма, бу мин, кинодан кайтучы кешеләр узып киткәнче менә монда качып тор,— дип, утыннар арасына күрсәтте. Кинодан кайтучылар инде өй турына килеп үк житәләр иде, Фәлинәгә утыннар арасына кереп посудан башка чара калмады. Икесе дә тын да чыгармыйча басып тордылар. Гомәрнең беләгенә Фәлинәнең күлмәк җине тиеп-тиеп китте — ул җинелчә калтырана иде. — «Яшьлегем минем,— дип уйлый торган булды Гомәр соңыннан бу минутлар турында,— куркагым син минем, калтыравык йөрәгем, бичара көчегем». Кешеләр үтеп киткәч. Гомәр Фәлинәне келәт артындагы чирәмлеккә алып барды. Фәлинә карышмады. Утыннар ышыгында куркыныч иде, ә келәт артында аулак икәнне Фәлинә үзе дә белә. Күктә ай чекрәеп яна. аның яктысында үләннәр көмеш сыман яшел булып күренәләр, өйалды стенасына сөяп куйган утын агачларының озын-озын очлары гайре табигый бер кыяфәттә күккә табан сузаеп торалар, бәрәңге бакчасы коймасыннан төшкән күләгәләр теш-теш булып ишегалды буйлап сузылып ятканнар. Гомәр белән Фәлинә көмеш сыман чирәмнәр өстендә кара-каршы басып торалар. Фәлинә Гомәрнең күзләренә карады. Аннары карашын аның кашларына, борынына, бит очларына, иреннәренә күчерде. Менә Фәлинәнең сулыш алуы ешайды, күрәге бер күтәрелеп, бер төшеп тора. Кинәт Фәлинә: — Гомәр. инде башкача яшерә алмыйм.— дип. ике беләге белән Гомәрнең иңбашларына ташланды. Гомәр аны биленнән кысып алды. Күктә айлар, кояшлар, йолдызлар, планеталар тулганды, стенага сөяп куйган утын агачларының күккә сузайган очлары бер озынаеп, бер кыскарып биештеләр, патша заманыннан калган иске таш келәт ай яктысында алтын сарай булып ялтырады. Бу мәлдә Гомәр дөньяның бик тә. бик тә рәхәт икәненә мең мәртәбә, миллион мәртәбә, аннан да күбрәк мәртәбә ышанды. Фәлинә дигән бу җан, бу тән Гомәрнең мәңгелеге иде. «Яшьлегем минем,— дип уйлый торган булды Гомәр соңыннан бу минутлар турында,— куркусызым син минем, батыр йөрәгем, арысланым». Тыннары беткәнче, сулулары капканчы, тәннәре ут булып кызганчы кочаклаштылар алар бу кичтә. Хәтта үбешмәделәр дә. Чөнки әле алар ул чакта үбешә белмиләр иде. Икенче көнне Фәлинә Башкорстанга китеп барды. Гомәр колхозга эшкә чыкты. Ул инде бишенче класстан бирле җәйләрен колхозда эшли пде. Фәлинә жәен хат язышырга катгый рәвештә каршы килде. Хатлар кеше кулына эләксә, харап булырбыз, мәктәпкә, әтн-әниләргә ишетелер дип курыкты. Инде монысына гына риза булды Гомәр. Менә генә жәй үтәр дә. сентябрь килеп җитәр, тугызынчыда тагын күрешербез дип уйлады. Аннары алар шунысын да сөйләштеләр, киләсе елга нке- се дә әйбәт укырга, уку мәсьәләсендә беркемнән дә тел-теш тидертмәскә. Фәлинә Гомәрнен начар укуын өнәп бетерми икән. Гомәр әйбәт укырга сүз бирде, тырышсам, әйбәт уку миңа ике тиен бер акча диде, һәм дөрес әйтте. Тугызынчыда уку башланып ике ай үтте, билгеләрен дүрттән-биштән төшергәне юк. Укытучылар Гомәрнен башлы малай икәнен элек тә беләләр иде, хәзер бөтенләй шаккаттылар. Башлылыгын > нан бигрәк шушы кадәр дә акылга утыруның сәбәбен төшенә алмыйча иза чиктеләр алар. * Фәлинәнең әтисе һаман савыгып бетмәгән, өйне һаман сатмый торыр- = га булганнар, һаман саен мәктәп алыштырасылары килмичә, кызларын < унны авылда бетертмәкчеләр икән. Гомәр белән Фәлинә быел бик яшерен рәвештә генә очрашкалап * тордылар. Менә ике айга җиде мәртәбә очраштылар инде алар. Гомәр -г санап бара. Санап кына түгел, лапас түбәсенең кул сыешлы гына яры- 3 гына кыстырып куйган калын дәфтәренә һәр очрашуны язып та бара, г Аннары язылганнарны кайтып-кайтып укый — рәхәт була. Дөрес, ул < һәр очрашуның һәр детален күңеленнән дә хәтерли, ләкин күңелдән а хәтерләү белән язганны уку бер түгел. Язганны уку ничектер рәхәтрәк □ Гомәргә, аның үз тәме бар. Хәрзанга биргән дәфтәрләрнең беренче ф номерлысы әнә шул лапас башында гомер кичереп яткан дәфтәр. г Әйе, алар бик яшерен рәвештә генә күрештеләр. Ләкин без капчык- = та ятамыни соң?! Бигрәк тә кем галошының кем сыеры тизәгенә баска- * нына хәтле бөтен кеше белеп торган авыл җирендә. Батыраеп китеп а. үзләре дә саксызрак кылана башлаганнар иде бугай шул. Дөресрәге. с Фәлинә һаман сак иде, ә менә Гомәр соңгы вакытта очрак чыккан саен Фәлинәне кочып, татлы иреннәреннән үбеп алырга гына тырыша. Әгәр £ аңа китсә, Гомәр үзенең Фәлинәне яратуын кеше белер дип тамчы да >- курыкмый. Ә былтыргы малайларча оялулар инде күптән бетте, Гомернең күңелендә Фәлинәне яратудан оялу түгел, ә горурлык кына утырып калды. Мәктәп директорыннан да, укытучылардан да, газраилнен үзеннән дә курыкмый Гомәр. Ул бары тик Фәлинә хакына гына, укытучылар белеп араны өзмәсеннәр дип кенә яшеренеп очрашырга мәҗбүр Фәлинә алай түгел. Ул курка, курка, курка... Бетмәс-төкәнмәс курку, хәвеф, тәшвиш аның йөрәгендә. Әти-әнисе белүдән йөз курыкса, укытучылар белүдән мең курка. Нигә шушы кадәр куркуын ул тәгаен генә үзе дә белеп, аңлап, төшенеп бетерми. Кыз кеше шул ул, егет-җилән түгел, хурлыкка калу, начар исем чыгу аңа мең оят. Ә менә бер-береңне саф, чиста яратуның начар исем чыгарга сәбәп түгел икәнен ул аңлап бетерми. Чөнки мәктәп алай дими, укытучылар алай дими. Алар сүзе әти-әнигә дә. авыл кешеләренә дә абруйлы сүз. Шуңа күрә сүз чыгудан курка Фәлинә, Гомәр белән аларның кочакланып, я хода, үбешеп үк торуларын берәр кеше күрсә, дөнья убырылып төшәр кебек, мәхәббәт тә, уку да, әти-әни алдындагы газиз бала бул\ын да, киләчәгеңдә бетәр, юкка чыгар, боларның барысына да юл ябылыр кебек. Ә күрделәр шул. Икәү генә сөйләшеп утырганны да түгел, кочаклашканны да түгел, үбешкәнне үк күрделәр. Әйе, Гомәр саксызрак кыланды ш^л ул көнне. Мәктәптә Октябрь бәйрәменә багышланган кичә иде. Башта залда тарих укытучысының доклады булды, аннары укучылар хәзерләгән бәләкәй генә конверт, .соңыннан танцылар башланды. Гомәр дә, Фәлинә дә бик дулкынланганнар иде. Чөнки Гомәр концертта үзенең «Ашкыну» дип аталган язмасын укыды. Юк, ул шигырь түгел нде. Шулай ук хикәя дә түгел иде ул. Горькнйның «Давыл хәбәрче»сенә охшашрак бер әйбер килеп чык ты. Бу язманың рухында тыелгысыз дәрт, яңага омтылыш, көч-кыюлык, куркусызлык ярылып ята иде. Гомәрнен очкынланып, ялкынланып, кем недер көрәшкә чакырып укуыннан укытучылар бераз сагаеп та калды лар бугай әле. Бу чыгышы белән Гомәр алардан нәрсәдер даулый кебек тоелды, гомумән, укытучылар һәм мәктәп тормышы ничәмә еллар буе гадәтләнеп килгән гади һәм сөрсегән күңелләргә сары май булып ята торган гадәти декламация түгел иде бу. Залга коточкыч тәэсир итте Гомәрнең чыгышы. Укучыларның дәррәү ■кул чабуыннан зал күтәрелеп бәрелгәндәй булды. Шулай да Гомәр чыгышының төп асылын Фәлинә генә аңлады Саф мәхәббәтнең җирдәге бөтен нәрсәләрдән дә көчле икәнен раслый, мәхәббәт иреге, гүзәл хискә азатлык даулый иде Гомәр бу чыгышы белән. Танцылар башлангач, дулкынлануыннан кая керергә белми йөргән Гомәр. халык арасыннан кысылып ишеккә табан узганда, тирә-якта- гыларга сиздермичә генә Фәлинәнең учына кечкенә бер кәгазь кисәге салып китте. Фәлинә учын каплап кына язуны укыды. «Коридорның теге •башына кил, көтәм»,—дип язылган иде анда. Фәлинә ике-өч минут кы- «а утырды да. шым гына залдан чыгып сызды, һай. класс җитәкчесенең •аларның һәр хәрәкәтен күзәтеп, барысын да күреп торганын белерлек хәлдә иделәрмени соң алар?! Гомәрнең чыгышы икесен дә әсәрләндергән. сукырайткан иде шул. Ә шул ук чыгыш класс җитәкчесен сагайтты, нәрсәгәдер кисәтте. Коридорның теге башында, малай-шалай шукланып йөрмәсен дип, утларны сүндергәннәр иде. Коридорның шул башыннан мәктәпнең икенче катына баскыч менеп китә, ә баскыч асты аеруча караңгы, аулак. •Фәлинәне шунда көтеп торган Гомәр аны кулыннан тотып баскыч астына табан алып китте. — Кирәкмәс. Гомәр. берәрсе күреп калса харап булабыз бит, кайтканда. аулаграк җирдә очрашырбыз,— диде Фәлинә карышып. — Юк, Фәлинә. син миңа хәзер кирәк, менә шушы минутта.— диде Гомәр өзгәләнеп. Шуннан ул Фәлинәне дәррәү кысып кочаклап алды_ Кайнар иреннәр бер-берсен иркәләделәр... Тәннәр буйлап яшь дулкын йөгерде... Ике яшь күңел бу дөньяның бар икәнен онытып планетада «кәүдән-икәү генә калдылар... Иксез-чиксез галәмнең Җир дигән бәләкәй генә бер почмагында Җан белән Җан тоташты. Шул вакытта каяндыр, ерактагы әшәке бер планетадан аларның битләренә күзләрне чагылдырырлык прожектор утлары кабызып җибәрделәр. Гомәр белән Фәлинә иреннәрне иреннәрдән, кулларны иңнәрдән алырга да өлгермәде, класс җитәкчесенең — Оятсызлар, үзегез укый торган мәктәп стеналары эчендә шушы эш белән шөгыльләнә башладыгызмыни инде? Ягез әле, туры карагыз күземә, оятыгыз качкан нәрсәләр! Класс җитәкчесе кесә фонаре яктысын егет белән кызның күзенә туптуры төшерә, тегеләре бу үтергеч яктылыктан кая качарга белмичә куллары белән күзләрен каплыйлар. Әй.кыен да иде сон бу минутта аларның икесенә, бигрәк кыен иде... Икенче көнне Гомәрне директор бүлмәсенә чакырдылар. Гомәр бөтен шартын китереп ишекне шакып керде, керү белән бүреген салып «шек төбенә генә, идәннең ишек стенасына килеп терәлгән очларына гына басып башын аска иде. Директор бүлмә түрендәге язу өстәле артындагы урындыгыннан тормыйча гына: ■— Я. алдамыйча гына барысын да сөйләп бир. — диде. Гомәрнең күңелендә кинәт бер яп-якты очкын кабынып китте. Бу очкын өмет, ышаныч, яхшылык, изгелек очкыны иде. Анын хәзер директорга бөтенесен, үзенең мәхәббәтен. Фәлинә белән алар арасында булган саф сөюнең мәктәп тормышы өчен дә. Фәлинә белән үзенең укуы, киләчәкләре өчен дә бернинди куркынычы булмавын, киресенчә, аның Гомәргә дә. Фәлинәгә дә бөтен яклап әйбәт кенә тәэсир итүендә сөйләп бирәсе, ачыласы, чишеләсе, аңлатасы килде. Ул гына да түгел, аның директорга ышанасы, аны сердәш итәсе килде. — Әгәр мин барысын да дөресен генә сөйләп бирсәм, сез аны кешег* әйтмәссезме соң? —дип сорады ул икеләнеп. — Мин иләкнекен чиләккә, чиләкнекен иләккә бушатучылардан түгел,—диде директор коры гына. Ышанасы килеп торган кешегә шушы сүз җитмимени?! Ышанасы килгәндә бөтенләй кире сүз дә уңай сүз булып ишетелә бит ул, шайтан ф алгыры. Гомәр директорның бу сүзен вәгьдә дип аңлады. Ә вәгьдә анын өчен иман иде. Гомәр барысын да сөйләде. Директор дәшми генә тыңлады. Мәктәп тарихында укучы белән директорның мондый аңлашуы беренче мәртәбә иде. Директорның педагогик практикасында, ул тоткан мораль-этик принципларда, менә инде ничәмә ел ул алып барган эш җаенда бу яңа нәрсә иде. Директор үзе дә аптырап калды. Юк, ул Гомәрне ачулана алмый. Элеккеге стажы, элеккеге эш тәҗрибәсе буенча ул Гомәрне ачуланырга тиеш икәнен тоя, ләкин ниндидер эчке бер сизенү, ниндидер бер кешелекле җил аны ачуланудан кисәтә дә. — Мин сездән бер генә нәрсә сорыйм, директор абый,— диде Гомәр ахырдан.— Миңа Фәлинә белән очрашуларны дәвам итәргә рөхсәт итегез. Ә без мәктәпнең җәмәгать эшләрендә актив катнашырга, тәртипле булырга, яхшы укырга сүз бирәбез. Үз-үзен тотышындагы бу йомшаклыктан, Гомәр белән нәрсә эшләргә икәнен белмәүдән аптырап калган директор ни өчен икәнен үзе дә аңламыйча: — Ярый, бар, бу сөйләшү турында беркемгә дә әйтмә,— диде. — Фәлинәгә дәме? — дип сорады чыгып китәргә әзерләнгән Гомәр. Директор нәрсә әйтергә дә белмичә тынып калды. Чөнки бу сорауга ничек итеп дөрес җавап бирергә икәнен ул үзе дә төшенеп бетми иде. Гомумән, бу минутта директор сөйләшүне Гомәр ни өчен кешегә әйтмәскә тиешлеген дә, Фәлинәгә әйтергәме, юкмы икәнен дә, укучы белән директор арасында менә мондый мөнәсәбәтләр килеп чыккан очракта ул үз-үзен ничегрәк тотарга тиеш икәнен дә белми иде. Чөнки әле аның бер генә бала белән дә болай сөйләшкәне юк. Шуңа күрә ул Гомәрнен соравына җавап бирмәде һәм кулы белән ишарәләп кенә аны бүлмәсеннән чыгарып җибәрде. Фу, шайтан алгырысы! Юк кына малай директор булып директор алдына мең төрле сорау өеп чыгып китте. Директор бу турыдагы мәсьәләне педсоветта кузгатырга карар итте. Бу — директорның ялгышуы иде. Моны Гомәр хәзер уйлый. Хәер, хәзер бәлки директор да ялгышканмын дип уйлый торгандыр. Ә ул чакта Гомәр, үзе дә белмичә, гадәтп педагогик алымнар һәм мәктәпнең эчке кагыйдәләре белән ничә еллар буе кагылгысыз канун булып сакланып килгән бер нәрсәне — укучы белән директор арасында булырга тиешле аралыкны бетерде, юкка чыгарды. Әйе, ул чактагы тәртипләр буенча укучы белән директор арасында кагылгысыз бер ара булырга тиеш иде. Җитәкче буларак директорның бөтен абруе әнә шул арага тупланган. Бу ара ниндидер бер сакчы шикелле, ул директорның Директорлыгына, ә Гомәрнен укучы гына икәнлегенә беркемне дә кагылдырмыйча саклап тора. Әгәр дә инде укучы белән директор арасындагы әнә щул серле араны бетерсәң, сакчы этне үтерсәң, директорның абруе, димәк ки, анын директорлыгы да бетәргә тиеш булып чыга. Ә Гомәр әнә шул араны бетерде. Ул, теге сакчыны алып ташлап, директорның шул әлеге серле арада гына тотылып торган абруен бер читкә этәрде дә, бу куркыныч абыйны үзенә сердәш, бернинди арасыз, канунсыз сөйләшә торган ходавәндә итте. Юк. ул директорның абруен читкә алып томырмады, ә аны үз урынына, ягъни директорның намусына. чын мәгънәсендәге педагогикасына, күңеленә, җанына саласы итте. Сүз дә юк. Гомәр моны бары тик интуитив рәвештә генә эшләде. ГӘРӘЙ РӘХИМ ф САРГАЙМАГЫЗ, КАШТАННАР... Шулай ук Гомәр укучы белән директор арасындагы әлеге араны бөтенләй юкка чыгарудан да ерак тора. Алар арасында, һичшиксез, ниндидер ара калырга тиеш. Чөнки директор зур кеше, ә укучы кечкенә; директор укымышлы, ә укучы әле белемнәргә ^тиенеп кенә килә; директор тәҗрибәле, укучы рухи камыр; директор өйрәтүче, укучы өйрәнүче; ахыр килеп директор аксакал яки олы кеше, ә укучы нибары бала. Боларны беркая да куеп булмый, һәм болар укучы белән директор арасында ниндидер чикләр, дөресрәге, укучының директорга карата хөрмәтле булуын таләп итәләр. Ләкин бит кешелеклелек һәм рухи мәсьәләләрдә без шул ук директорны укучыга караганда баерак кеше, я булмаса аның хатынына (яки башка берәр хатын-кызга) карата булган мәхәббәте Гомәрнең Фәлинәгә булган мәхәббәтенә караганда зуррак дип әйтә алмыйбыз. Моны әйтү өчен аларның икесен дә тикшереп, сынап карарга кирәк әле. Дөрес, мәхәббәт мәсьәләсендә дә директорның Гомәрдән өстен булуы бар, ләкин бит Гомәрнең директордан өстен булуы ихтималы да юк түгел. Гомәр әле бәлки директорга караганда ныграк, көчлерәк, матуррак, баерак ярата беләдер? һәм, Гомәр уенча, бу мәсьәләдә укучы белән директор арасында директор файдасына булырлык бер ара да юк. Гомәр шулай уйлый. Дөрес, ул аны теге чакта, директор мине аңлады, хәзер эшләр хутка китәчәк дип шатланып, канатланып, аның бүлмәсеннән чыгып киткәндә алай уйлый алмады, ул чакта әле болай ук уйларга аның башы яшь иде. Ул аны хәзер. Кырымның Алып каласындагы санаториенда, япа-ялгызы бер палатада уйлый. Ә теге чакта Гомәр директор бүлмәсеннән, чыннан да, канатланып чыкты. Аңа директор бик тә яхшы кеше булып тоелды. «Чыннан да,— дип уйлады Гомәр,— безнең укытучылар да, мәктәп тормышы да, уку да, кайбер усаллыклары булуга карамастан, класс җитәкчесе дә шундый әйбәтләр, мин юкка гына алардан йөз чөереп йөргәнмен, менә бит барысы да ничек әйбәт булып бетте». Әй, шатланды, әй, куанды Гомәр, шул көнне үк кичтән Фәлинәне очратып барысын да сөйләп бирде. Тик Фәлинә генә шатланмады. Киресенчә, аның сөмсере коелды, һаман шул куркуында булды Фәлинә: «Куркам мин, Гомәр, син бик зур ялгышлык эшләгәнсең бугай»,— диде. Ул көнне аларның ничектер сүзләре ябышмады, Төбеташ суының алар гел очраша торган аулак борылмасындагы су никтер күңелсез чупылдап акты, яр буендагы кибеп бара торган көзге бака әрекмәннәре, үги ана яфраклары, каз үләннәре, песи яфраклары моңсу булып күренделәр. Ай да моңсу иде, айдагы Зөһрә кыз да. Гомәр Фәлинәне озата кайткач, фатир хуҗасы апакайның өйалды стенасына сөяп куйган былтыргы утын агачларының күккә сузаеп торган очларына карады. Алар да узган май аендагы кебек бер озынаеп, бер кыскарып биешмиләр, көзге ай яктысында патша заманнарыннан калган иске таш келәт тә алтын сарай булып ялтырамый иде. Фәлинәнең хәвефләнүләре рас килде. Директор мәсьәләне педсовет- ка куйды. Дөрес, махсус педсовет җыймадылар. Аның өчен ваграк мәсьәлә иде бу. Чираттагы педсовет азагында гына әйтте директор бу турыда. «Гомәр белән менә шундый-шундый сөйләшү булды, Гомәр менә шуларны-шуларны әйтте һәм Фәлинә белән очрашуларны дәвам итәргә рөхсәт сорады, нишлибез?»—диде. Әй, кызды укытучылар, әй, кыздылар, җыелыш алдындагы олы-олы мәсьәләләр моңың алдында чүп кенә булып калды кебек. Гаҗәеп булды җыелышның бу өлеше. Педсоветтагы фикерләр икегә аерылды. Берәүләр: «Без укучыларны артык каты режимда тотабыз бугай, болай ук кирәкмәс иде, Гомәр бит хәзер бөтенләй төзәлеп китте, Фәлинәнең укуы начар якка үзгәрмәде»,— диделәр. Икенчеләр беренчеләргә каршы төште. Ләкин соңгы фикерне класс житәкчесе әйтергә тиеш иде. Бу — аның классы, андагы укучыларны ул күбрәк белә. Класс житәкчесе чәчрәп үк чыкты. — Нишлибез без, иптәшләр, кая барабыз? Сез бит аларнын ничек үбешкәнен берегез дә күрмәде, мин күрдем. Алар шундый итеп үбештеләр, гөнаһ шомлыгы, боз булып боз да эрер иде. Ә мин нык тордым, эремәдем, мине укытучы, тәрбияче, педагог булуым тотып калды. Мәк- ♦ тәп стеналары эчендә эшләнгән шундый амораль поступок алдында _ жебеп төшү укытучы дигән изге исемгә зур тап төшерү булыр иде, < иптәшләр. Менә минем тәкъдим шул. икесенә дә директор исеменнән = выговор бирергә, мәктәпнең гомуми җыелышында иптәшләре алдында н әйтеп кызартырга. Әгәр дә мәгәр инде минем тәкъдим кабул ителмичә, =| бу эшне шул көе калдырабыз икән, ике кулымны кисәргә бнрәм, озак- * ламый безнең укучы кызларыбыз мәктәпкә бала алып килә башлая- 2 чаклар. - Педсоветтагыларның кайсылары: «Әй. син инде бигрәк тә арттырып 5 җибәрәсең»,— дип, кайсылары: «Дөрес, дөрес, бик дөрес әйттең»,— дип < тавышланып алдылар. * һәр вакыт урта бер фикергә өйрәнгән директор мәсьәләгә бер гөJ наһсыз чишелеш табарга тырышты. Ә урта фикерне табуы беркайчан ♦ да кыен түгел — Гомәр белән Фәлинәгә директор исеменнән шелтә s бирмәскә, гомуми җыелышта укучылар алдында әйтеп йөзләрен кызар- = тырга килештеләр. £ Монысы да җитеп ашкан иде. Гомәр кызармады. Директорга, мәк- “• тәпкә, укытучыларга булган ышанычының мондый юнәлеш алуыннан с аның җаны катты, ләкин мәхәббәткә иманы какшамады. Аның өчен ? барыбер иде. Аның Фәлинәгә карата булган мәхәббәтен кешеләр белде л> ни, белмәде ни, укучылар, авылдашлар аның турында гайбәт сөйләдеu ләр ни. сөйләмәделәр ни, моннан аның саф хисләренә берни булмаячак иде. • Ә Фәлинәгә кыен булды. Котчыккыч кыен булды ана. Җыелышта елый-елый шешенеп бетте Фәлинә. үкси-үкси үпкәсе каплана язды. Класс житәкчесе аны хатын-кыз сафлыгын, кызлар горурлыгын саклый белмәгән бер тыйнаксыз, бозыклыкка табан бер генә адым ясыйсы калган кеше дип әйтте бит. Фәлинә бөтен гаепне Гомәрдән күрде. Үзен бары тик бәйрәм кичәсендә коридорның теге башына барган өчен генә әрләде. Гомуми жые- лыш булган көнне Фәлинә Гомәр белән очрашырга да теләмәде. Гомәр аны апакайның капка төбендә көч белән генә тотып калды — Биш яшьлек малай кебек директор алдында отчет биреп торма- саң,— дип әрләде аны Фәлинә.— мин бүтән сиңа ышанмыйм, бүтән минем янга килмә, безнең юллар киселгән, син безнең арадагы иң кадерле серне дөньяга түктең,— диде. Бу сүзләрдән соң инде Фәлинәне тотып торуның мәгънәсе калмаган иде. Гомәр төн йокысы йокламады, ашамады-эчмәде. юньләп укымады, мәктәпкә дә Фәлинәне күрер өчен генә бара иде. Ул тәмам үз эченә бикләнде, сөмсере коелды, җанында энә очына эләрлек тә жылылык юк иде сыман. «Менә канчан башланган икән ул Юра әйткән хандра,— дип уйлады Гомәр палатасында.—Менә бу инде хандра дисәң дә хандра. Хандраларның да иң югары сыйфатлысы». Ләкин әле Гомәрнсң хандралары алда иде. Дөрес, ул унны тәмамлап колхозда һәм авыл китапханәсендә эшли башлагач, тернәкләнеп китте, активлашты, колхозның үзешчән сәнгать түгәрәген дә дәртләнеп җитәкләде, комсомол секретаре һәм ДОСААФ председателе булып сайлануга кадәр иреште. Ләкин боларына инде Фәлинә түгел, ә Тәнзилә сәбәпче иде. Фәлинә ул тугызны бетерде дә. Башкортстанга бөтенләйгә үк китеп барды. Әтисе чирдән тәки мантый алмады һәм алар бер корган куыштан кузгалмаска булдылар. Алар мәктәп белән язышып, Фәлинәнең ничек укуы белән кызыксынып торалар иде, класс «итәкчесеннән Фәлинәнең үз-үзен тотышы турында хәвефле-хәвефле хатлар алдылар һәм, кыз бөтенләй харап булганчы дип, унда укырга үз яннарына алдылар. Ләкин Фәлинәне Гомәрдән бөтенләй суынды дип әйтеп булмый иде. Теге җыелыштан соң инде икәүдән-икәү генә оч- рашулар-күрешүләр булмаса да, алар бер класста укыйлар бит, Гомәр Фәлинәне көн дә күрә. Гомәр бөтен нәрсәдән ваз кичсә дә, әдәби китаплар укудан һәм лапас башындагы теге калын дәфтәрләргә (алар инде хәзер өчәү иде) нәрсәдер язудан туктамады. Тәнәфес вакытларында һаман китап укый иде. Кайвакытларда ул китап укып утырган җиреннән үзенең битендә ниндидер бер иркәлек тоя. Тоя, ләкин башын күтәреп карамый. Чөнки ул моны Фәлинә карашы икәнен белә, әгәр башын күтәреп караса. Фәлинә капыл гына читкә борылачак. Ә Гомәр- нең бу иркәлекне озаграк дәвам итәсе килә, укый торган китабындагы берәр сүзгә төртелеп кала да, әлеге иркәлеккә, назга рәхәтләнеп тик тора. Фәлинә такта янына чыкса, үзе аны карашы белән иркәли. Кичләрен ул Фәлинә яши торган өй турыннан берничә мәртәбә уза, сызгыргалый, тамак кыра. Ләкин Фәлинә чыкмый, тәрәз пәрдәләре селкенми, өйдә тавыш-тын ишетелми. Шулай итеп, уку елы үтте, Фәлинә китте, Гомәр алдында газаплы, өметсез, шыксыз киләчәк кенә торып калды. Унынчыда Гомәр Фәлинәгә әллә күпме хатлар язды. Фәлинә дә язгалады, ләкин сирәк, һәр хаты үзәк өзгеч, Гомәрне утка гына сала торган була иде. «Гомәр. бик авыр миңа,— дип яза Фәлинә — мин беркайчан да, беркемне дә сине яраткан кебек ярата алмаячакмын. Мин бит теге чакта кичләрен синең безнең фатир турыннан сызгыргалап, тамак кырып узганнарыңны ишетә идем. Син шулай мине чакыра идең бит. Мин синең өчен төннәр буе елап чыга идем, ә синең янга чыгарга йөрәгем җитми иде. Курка идем, тагын күрерләр дә адәм хуры ясарлар дип курка идем. Җитмәсә, әнидән шундый борчулы хатлар ала идем. Ул класс җитәкчесе аша синең белән минем араны белгән, миңа ялы- нып-ялварып хатлар язды, акылыңа кил, кызым, унны бетермичә бер егет белән дә йөрмә, без, әтиең белән әниең туып-үскән, сагынып яшәгән авылда начар исем чыгара күрмә, дип яза иде әни. Ул хәзер дә минем сине сагынганны белә, башыңнан юк-бар уйларны чыгарып ташла, бөтен дәртеңне укуга гына бир дип әрли. Укы, кеше бул, әтиең алай-болай була калса, бар ышанычым синдә ди. Ә минем әнине борчыйсым килми, Гомәр. Сине бик нык сагынсам да. әнине кызганам, авылга кунакка кайту турында да бер сүз дә әйтә алмыйм, синең янга кайтырга тели дип уйлар дим. Әйдә, араны өзик, хатлар язышмыйк. Гомәр. бер-беребезне онытыйк, шулай икебезгә дә җиңелрәк булыр. Бу минем соңгы хатым булыр, син дә бүтән язма. Начар якларым күп булган булса да. яхшы якларым белән генә искә ал, мин сине гел яхшы гына итеп күз алдына китерәчәкмен. Хуш, кызлар арасыннан үзенә ошаган берәр иптәш тап. Соңгы үтенечем шул гына — ул миңа .караганда яхшырак булсын». Әй, яшьлек хатлары! Самими да, зурдан кубарга тырышуы белән *бераз көлке дә һәм уңган хатыннарның тәрәзә пыяласы кебек чиста да. Фәлинәнең соңгы хат дип язган хатлары артыннан ук Гомәр аңа ■бер-бер артлы әллә ничә хат яудыра иде. Фәлинә җавап бирмичә тора- тора да. айлар үткәч чираттагы «соңгы хатын» язып җибәрә. Барлыгы дүрт хат язды ул Гомәргә. Гомәр өчен алар мәхәббәтнең иң кадерле истәлекләре. Гомәр унны «көчкә-мөчкә. өчтән-өчкә» генә бетереп чыкты. Мәктәп өчен аттестат алучыларның проценты югары булу кирәк иде, икелесен өчле ясап, өчлесен шул көе калдырып, артыннан этеп-төртеп, уф алла, киләчәк тормышлар өчен хыял-мыял дигән нәрсә юк иде. аларнын килүенә, бая әйткәнчә, Гомәрнең хәзерге хатыны Тәнзилә сәбәпче булды... Ә нишләп сон әле Гомәр монда. Кырымда, Тәнзилә белән түгел, ә Фәлинә белән? Менә Гомәр белән Фәлинә икәүләшеп Кара диңгездә йөзеп йөриләр. Юк, йөзеп тә йөрмиләр, ә диңгез өстендә сузылып яталар икән әле. Нәкъ комда кызынган шикелле, әле бер якка, әле икенче якка борылып яталар алар. Ә диңгез аларны батырмый. Әнә диңгездә коенучы бөтен кеше алар кебек дулкыннар өстенә кырын төшеп ятарга телиләр, ләкин аз гына яталар да, бата башлыйлар. Ә Гомәр белән Фәлинә батмыйлар, үзләре коенучылардан көләләр. Менә Гомәр шаярып диңгез өстендә мәтәлчек ата башлады. Ул дулкыннар буйлап йөгереп килә дә, өчәр мәртәбә әйләнеп чыга. Фәлинә дә Гомәр артыннан йөгерә, ләкин мәтәлчек атмый. Гомәрне карап кына тора. Кинәт Алып лары. ...Ләкин болар инде Гомәрнең төше иде. Уйланып ята-ята ул йоклап китте һәм уйлар төшкә ялгандылар. Уйның гомере кыска дип дөрес әйтәләр. Гомәрнең тәмсез мәҗлестән кайтып ятуына әле нибары бер сәгать вакыт үтте, шул арада ничәмә» еллар күз алдыннан үтеп киткән. Икенче көнне Гомәр Хәрзанны кымыз бүлмәсендә очратты. Хәрза» акыллы кеше иде. Гомәрнең кичә ни өчен мәҗлесне ташлап чыгып китүен сорашмады. Киресенчә, сүзне үзе турында башлап җибәрде ул. — Мин харап булам бугай, малай,—диде.— мин аяк-кулымны чолгадым, ахры. Бу уеннан тиз генә чыгып та булмас кебек. Гомәр Хәрзанны ярты сүздән, аңлады. Хәрзан белән Зинаның мөнәсәбәтләре бик нык тирәнәеп киткән булырга тиеш. Гомәр дөрес уйлый иде. Кичә Хәрзан белән Зина Ленаның бер бүлмәсендә кунып кайттылар. Иртәгә алар санаторий оештырган бер көн лек автосәяхәткә чыгып китәчәкләр. Хәрзаннан аерылгач, Гомәр Юра янына керәсе нтте. Гомәр. Юра. Лариса, нәни кыз Наташа дүртәүләп тирга киттеләр. Гомәр бүген бөтенләй начар атты. Лариса туксан тугыз очко җыйды. Юра. ниһаять, йөз очко җыеп бик кәефләнде. ДОСААФнын Алып каласы шәһәр комитеты дипломын алды. Дипломны юарга бик кымырҗыган иде дә. Лариса тыеп калды. Юу мәсьәләсендә Гомәр дә активлык күрсәтмәде. Шуннан Юра диңгез буена төшеп краб тотарга тәкъдим итте. Барысы да риза булдылар, аеруча Наташа шатланды. Краб тоту буенча Юраның үз әмәле бар икән Эш шунда, иләмсез зур үрмәкүчләргә охшаган бу шөкәтсез җан ияләре бик хәрәкәтчәннәр һәм сизгерләр. Шул ук вакытта алар ис кергән колбаса, ит. балык ише монысыннан да котылдык, дигәндәй, мәктәп стеналарының тышкы ягына чыгардылар. Унны бетергәндә әле Гомәрдә киләчәк укулар, каласы паркында яшәүче ике тавнс кош, диңгез өстенә төшеп кундылар да, дулкыннар алып килгән борчак кебек мәрҗәннәрне чүпли башладылар. Үзләре мәрҗән чүпли, үзләре Гомәр белән Фәлинәгә карап елмаялар. Гаҗәп икән ул кошлар елмаюы. Томшыклары белән әллә ничек, сәер итеп елмаялар. Ә Гомәр белән Фәлинә аларга игътибар да итмичә Кара диңгезнең күбекләнеп торган ап-ак, йомшак, җылы бер дулкынын юрган итеп өсләренә ябындылар да йоклап киттеләр. Рәхәт булды аларга бу ап-ак күбекле диңгез юрганы астында йоклавы. Ләкин озакламый аларны тавис кошлары кычкырып уятты һәм Гомәр Фәлинәне кочаклап ярга табан чыгып китте. Яр буенда аларны Тәнзилә көтеп тора иде. Ул аларның икесенә дә ак розалар бүләк итте. Кырым роза г 9 Р ? Р РӘХИМ ф САРГАЙМАГЫЗ, әйберләр алдында тәмам югалып калалар — бер чеметем сасы колбаса кабып карар өчен бөтен сизгерлекләрен югалталар. Краблар диңгез буенда тәртипсез рәвештә бер-берсе өстенә өелешеп ятнан ташлар арасында яшиләр. Якын килдең исә таш араларына эчкә үк кереп яшеренәләр. Юра ике кулына ике тимер чыбык тота да. краб ауларга керешә. Тимер чыбыкның берсе кисәү агачы кебек кәкре башлы, икенчесе туп- туры. Әнә шул туры тимер чыбык очына сасы колбаса киертә ул һәм аны краб кереп качкан таш арасына тыгып җибәрә. Ә кисәү агачы кебек тимер чыбык бу ярыкка алдан ук тыгып куелган була. Юра тимер чыбыкның анысына кагылмый тора, итле тимер чыбыкны гына ярык эчендә селкеткәли һәм аны акрынакрыи үзенә табан тартып китерә. Сасы итнең баш әйләндергеч исен сизгән краб урак кебек кәкре аяклары белән кыек-мыек атлап тимер чыбыкка иярә. Шуннан аның беренче тимер чыбыкның кисәү агач кебек кәкре өлешен атлап бу якка чыгуы була. Юра аны мичтән күмер тарткан кебек бу якка сөйрәп тә чыгара. Җитезлеккә Юра да крабтан калышмый, келәшчә кебек бармаклары белән теге иләмсез үрмәкүчнең муеныннан эләктереп тә ала. Муеныннан кысарга өлгерә алмый калсаң, краб алгы аяклары очындагы кыскычлары белән бармак битен умырып кына ала икән. Юраның бармак битендә инде ике-өч яра бар. Юраның крабны эләктереп алуына иң куанган кеше Наташа була. Ул шатлыгыннан бар тавышына әче итеп кычкыра-кычкыра таш өстендә сикергәли башлый. Шул арада Юра пиджак якасыннан энә алып крабның таш маңгаена, нәкъ ми турына кадый. Ләкин ул монысын Наташага күрсәтмичә генә эшләргә тырыша. — Мин кызымны үскәч аучы итәм бит. әйеме, Наташа,— ди ул кызына,— үскәч ул боланга каршы бер үзе барачак. Малай булган булса, аюга да каршы барган булыр иде дә, кыз булгач, боланга гына каршы барыр инде, әйеме, кызым? — Юк.— дип. бик яман рәвештә кашларын җыера Наташа,— минем малай буласым килми, мин үскәч барыбер аюга каршы барам. Малай буласы килми Наташаның. Малайларны җене сөйми аның. Ул малайларны хулиганнар, әшәкеләр дип әрли, һәм бик яман әрли, бары тик якутлар гына булдыра алганча кашы-башы җимерелеп төшә. Әтисе Наташаның малайларны яратмаганын белә, шуңа күрә котырта да аны. — Шул кадәр ямьсез итеп кашыңны җыерма,— ди Лариса Наташага,— егетләр яратмаслар үзеңне. — Яратмый гына карасыннар.— ди Наташа,— яратмасалар мин аларны пух-пух-пух.— Наташа бармагы белән пистолеттан аткан кебек хәрәкәтләр ясый.— Мин, зур үсеп, аучы булгач, аларның барысын да пухпух-пух. — Кешеләрне пух итәргә ярамый,— ди Лариса. — Ә нигә соң алар мине яратмыйлар?! Яратсыннар! Малайлар мине яратмасыннар, ә егетләр яратсын. Малайларны булдыксызлар, ә егетләрне олы кешеләр, аучылар дип белә Наташа. Ә аучылар инде аны һичшиксез яратырга тиешләр. Чөнки ул үскәч үзе дә аучы булачак. Әтисе шулай ди, ә әти сүзе — закон. Юра краб аулый. Лариса белән Наташа җыен юк-барны лыгырдыйлар. Гомәр аларны күзәтеп тора. «Бәхетле гаилә,—дип уйлый ул,— берберсеннән тәм таба беләләр». — Бу краблар нәкъ минем хатын кебек.— ди Юра Ларисаны үртәргә теләп,— кыяфәтләре дә, хәйләкәрлекләре дә. Ә шулай да алар мин корган ауга килеп кабалар, ха-ха-ха! — Авызыңны бик ермасана.— ди Лариса тыныч кына,— берәр краб авызыңа кереп, телеңне өзеп алмасын. — Этине обижать итмә,— дип чәбәкли аны Наташа. Ул гел шулай әтисен яклый. Юрага Ларисадан бер начар сүз дә әйттерми. Юра уч төбе кадәр зур бер крабны муеныннан эләктереп алды. Наташа шатлыгыннан үрле-кырлы сикергәндә аягы таштан таеп китте дә, маңгае белән икенче бер ташка барып та төште. Барып та төште, маңгаеннан чәчрәп кан да чыкты. Юра крабларын атып бәрде дә: «Кызым»,— дип Наташага ташланды, кан күргәч Ларисаның йөзе көл төсле агарып чыкты. Наташа куллары белән чәбәләнә, чырыйлап кычкыра иде. Гомәр кесәсеннән чиста кулъяулыгын чыгарып Ларисага бирде, Лариса аны кызының маңгаена басты. Ләкин кан агуын болай гына туктатырга мөмкин түгел иде. Юра баласын күтәреп ярга табан йөгерде. Алар әлсерәп, пешеп санаторийга, врач янына килеп житкәндә инде Наташаның бик күп каны акты һәм ул аңын югалтты. Лариса илереп елады. Юраның да күзләреннән туктаусыз яшь акты. Врачлар Наташаның ярасын бәйләделәр, аз-маз аңына китерделәр. — Балага бары тик урын өстендә генә ятарга кирәк, ә безнең санаторийда балалар бүлеге юк,— диде врач. ■— Безнең фатир әйбәт, өйдә генә ятар,— диде Лариса. — Аны карап торырга врач кирәк бит.— дип каршы төште Юра. Шунда Гомәр кичәге мәжлестә Зинаның радалар врачы икәнлеген ишетеп калуын исенә төшерде. — Борчылмагыз, санаторийда дәваланучылар арасында балалар врачы бар, ул Наташаны карап тора алыр,— диде ул. Юра белән Лариса Наташаны алып фатирларына табан юнәлделәр, Гомәр Зинаны эзли китте. Зина палатасында иде. Гомәр хәбәрне әйтүгә, ул Юраларга чыгып чапты Гомәр дә ана иярде. Наташа өзек-өзек сулыш алып караватта ята иде, Зина авыруны карады да, кирәкле приборлар, медикаментлар юнәтергә дип Лена янына китте һәм озакламый алып та кайтты. — Авыруга кагылмагыз, хәзергә йокласын, көнгә өч мәртәбә килеп үзем карармын,— диде ул. Юралардан алар Гомәр белән бергә кайттылар. — Кичәге өчен миңа ачуланма,— диде Зина, — мин сине япа-ялгызлыктан коткарырга теләгән идем. Лена әйбәт хатын ул, сер саклый белә. у тәмам яратып өлгерде. Зина уын мәгънәсендә үз эшенең остасы иде. Авыру Наташага булган аналарча мөнәсәбәте, дару каптыру, укол ясау, ярасын бәйләү вакытында балага ярый белүе, тәмле теле һәм ’йомшак кулы бар. Зинаның һәр хәрәкәтеннән, авыру балага әйткән һәр ягымлы сүзеннән эчкерсезлек, үз эшенә мәхәббәт бөркелеп тора иде. Хәрзанның Көбә төбендәге аулак «эш кабннеты»на барып та карамавына инде атнадан артып китте. Зина белән танышкан көннәрдә әле САРГАЙМАГЫЗ, КАШТАННАР.. «Сыер сатамыни»—дип уйлады Гомәр. Зинаның бу сүзләренә ачуы килеп. Ләкин ул әле генә дусты Юраның баласына игелек кылырга вәгъдә иткән врачка каты кагылырга базмады. — Зарар юк, мин үзем шундый сәеррәк кеше инде.— дип, сүзне очларга итте ул. — Чыннан да, сез сәеррәк кешеләр.— дип элед алды Зина,— син дә. Хәрзан да. Минем өчен шул сәерлеге белән кызык та ул Хәрзан. Ир-атлар бит барысы да бертөрлеләр алар. Ә бу бөтенләй ллзрга охшамаган. Гел унҗиде яшьтән үтмәгән әле ул. Аның белән кызык миңа, шундый кызык. Ул гына да түгел-, мин үзем дә яшәреп киттем аның белән. Үзем үз-үземнән көләм. үзем унҗиде яшьлек кызлар кебек яратам, тәмам исердем, гашыйк булдым бит мин аңа Шул көннән соң Зина Наташаны бик тырышып дәвалады. Бер атнадан инде бала аякка басты. Ул Зинага бөтенләй ияләшеп бетте, аны ул кәгазьләрен алып монда килгәли иде. Ләкин диссертация алга бармады. күнел алгысынды, юк кына формула өстендә дә яртышар сәгать уйланып тера иде Хәрзан. Чөнки аның уе кинәт ике катлыга әврелде. Беренче катында диссертация, төрле формулалар, реакцияләр, закончалыклар. ә түрдәге икенче катта Зина басып тора. Ә күңел һаман түргәрәк. Зина янына омтылды. Шулай ике-өч көн азапланды да Хәрзан. диссертациянең язылган өлешен һәм пачкасы белән чиста кәгазьләрен чемоданына бикләп куйды. «Юк. миңа Кырымда гына булса да ял итәргә кирәк, эшләмәскә, мин психологик яктан арганмын> — дип уйлады ул. Әлбәттә, бу аһың үз-үзе алдында акланырга тырышуы гына иде. Октябрь бәйрәменнән соң атнадан артык вакыт үткәч, Гомәр Тәнзиләдән хат алды. Хат бәйрәм үткәч, тугызынчы ноябрьда язылган иде. Тәнзилә бәйрәм алдыннан Гомәр җибәргән бүләкләрне алуын хәбәр иткән, хәлләребез бер көе, яңалыклар юк дигән. Тәнзиләнең хаты һәр вакыттагыча хискә ярлы, коры, яңалыксыз һәм иренчәк иде. Тәнзилә хатларындагы җөмләләр шул кадәр эчпошыргыч булалар ки, бу хатны язучының язасы килмәве, ак кәгазь өстендә бик нык азапланып утыруы, хатны язарга кирәк булган өчен генә язуы сизелеп тора иде. Бу хатларда очкынланып торган бер генә сүз дә, күңелне ялмап алырдай бер генә хис тә булмый, анда хәтта ачуны китерерлек төртмә сүзләр дә юк. Ялыктыргыч, күңелдәге бөтен яктылык нокталарын сүндереп бетерә торган битарафлык кына була бу хатларда. Гомәр шулай ук хатыны һәм улыннан бәйрәм белән котлаган телеграмма да, открытка да алмады. Ләкин ул болар турында Юрага әйтеп торуның кирәген тапмады. Бәйрәм вакытында санаторийдагыларның барысы да диярлек котлау телеграммалары, открыткалар, хатлар, акча яки посылка алдылар, берберсенә күрсәтешеп мактаныштылар. Санаторийга дару эчәргә килгәләп йөргән Юра боларның барысын да күреп торды һәм Гомәр- нең ни телеграмма, ни хат алмавын белде. Ләкин Юра. егет кеше буларак, мөның турында Гомәргә авыз ачып бер сүз дә әйтмәде. Ноябрь урталары узгач, Юраның санаторийда булу срогы тулды һәм ул хатыны белән маңгаенда нәни генә яра җөе сызылып калган кызын алып, Мәскәү аша Якутиягә кайтып китте. Гомәр аларны автобус тукталышына кадәр озата барды. — Синең кебек кешеләрне мин бик еш очрата алмаячакмын,— диде Юра саубуллашыр алдыннан,— йомшак һәм ирләргә хас булмаганча көчсез булсаң да. эчке ягың бай синең. Синнән әйбәт кеше чыгачак. Юк. дөрес әйтмәдем, утыз биш яшьтә инде синнән әйбәт кеше чыгар дип тору бәлки бераз соңрактыр, синнән әйбәт эш чыгачак дип әйтмәкче идем мин. Бу дөньяга синнән әйбәт бер эш чыгачак әле, дускай. Мин моңа ышанам. Менә бу биш бармагыма ышанган кебек мин сиңа да ышанам. Ә хатының белән мәсьәләне хәл итәргә кирәк, Гомәр: син аны бер үрле-кырлы сикертеп ал әле. тамырларына бераз кайнар кан йөгерсен. Ләкин мин эшне аерылышуга кадәр үк китереп җиткермәс идем. Дөрес, хәзерге заманда аерылышу берни дә тормый, аерым- аерым да менә дигән тормыш корып була. Шулай да ата-баба гадәте . буенча аерылышу мактаулы эш түгел. Гомәр Юралар утырып киткән автобус кузгалып киткәч, елмаеп кул болгады, тәрәзәдән якутларча итеп елмайган Наташаны күреп калды. Юралар китеп берничә көн узгач. Хәрзанның да срогы тулырга тиеш иде. Бу көннәрне үткәрү Гомәргә тагын кыенлашып китте, чөнки Юралар гаиләсенә ияләшенгән иде инде. Гомәр инде Хәрзанга да яхшы кылык инде элеккеге хандра түгел, ә ниндидер зур эш көткәндә була ♦ торган хәвефләнү иде. Бу хәвеф Хәрзанның теге дәфтәрләрне укуы ■ белән бәйле, ахры. Гомәр бу көннәрдә дәфтәрләрдә язылганнарны ка- бат-кабат күңеленнән кичерде. Теге чакта, Леналардагы мәҗлестән сон палатасына кайтып яткач, ул дәфтәрләрдә язылганнарны сүзгә-сүз диярлек хәтерләп чыкты. Ләкин ул чакта барысы да хәтерләнеп бетмәде, чөнки йоклап китте һәм төш күрә башлады. Ниндирәк урынга җиткәч йоклап китте соң әле ул теге чакта?.. Ә, әйе, ул чакта уйлар Тәнзиләгә килеп терәлгәннәр иде. 7 Тәнзилә Гомәргә караганда бер генә яшькә кечерәк иде. Гомәр ту- ♦ гызынчыда укыганда, ул, педучилище тәмамлап, Гомәрләр мәктәбенә s укытучы булып килде. Чибәр, акыллы, сабыр кыз иде Тәнзилә. Телә- = сә нинди адәм баласына дөп-дөрес характеристика кирәк булса, өч- о дүрт айга авылга эшкә җибәр һәм шул вакыт эчендә аның турында °- авыл кешеләре нәрсә сөйләгәнне тыңлап йөр, ишеткәннәреңне язып с бар. Моннан да төгәл биография, моннан да тирән психоанализ, мон- ™ нан да дөрес характеристика, әлеге кешенең моннан да төгәл рухи «• һәм матди портреты дөньяда булырга мөмкин түгел. Авыл халкы әйт- *“ теме — бетте, начар икәнсең начар ди, яхшы икәнсең яхшы дн. Тәнзиләне авыл кешеләре бөтенесе беравыздан әйбәт кешеләр рәтенә керттеләр. Ләкин Тәнзиләнең үз күңелендә булган кире якларны гажәеп оста итеп яшерә, аларны сер итеп саклый белә торган гадәте бар иде. Тимер келәт, тнртер келәт эчендә таш келәт, таш келәт эчендә агач келәт, агач келәт эчендә жиде йозаклы сандык, дигән мәкаль Тәнзилә характеры өчен бик тә тәңгәл килә. Әлбәттә, бу сандыкны авыл кешеләреннән беркем дә ача алмады. Тәнзиләнең серләрен беркем дә сизмәде, тоймады. Кызның бу гадәте әле соңрак кына һәм бары тик Гомәргә генә ачыла башладылар. Тәнзилә мәктәпкә килеп эшли башлаган көннәрдә әле Гомәр өчен Тәнзилә беркем дә түгел иде. Ул чакта Гомәр өчен мәктәпкә Тәнзилә килде ни дә, Хәҗирә килде ни, яки ник шунда ниндидер Кәҗирә килми — барыбер иде. Аларның аралашуы Тәнзилә җитәкче, Гомәр шигырь укучы буларак мәктәпнең үзешчән сәнгать түгәрәге занятнеләрендә генә булгалады. Яшь укытучы буларак Тәнзиләгә бу түгәрәкне җитәкләүне тапшырдылар. Сәнгатькә өйрәтү ягыннан Тәнзиләдә әллә ни сәләт юк иде, ә менә занятнене оештыру, анда һәркемнең катнашуын тәэмин итү эшләрен шәп булдырды ул. Үзенең тәмле теле, кешеләр белән дусларча мөгамәләгә керүе белән күп кенә укучыны түгәрәккә тартты Тәнзилә. Ләкин менә әйбәт кенә тупланган шушы коллективка сәнгати җитәкчелек итү, аларны өйрәтү куәсе җитми иде. Җыр, бию, шигырь сөйләүне үзе азмы-күпме белүенә карамастан. Тәнзилә боларны кешеләргә өйрәтә белми, ходай аңа режиссерлык сәләтен калак очы белән дә каптырмаган иде. Аның каравы, кәефе яхшы булып, Фәлинәсе белән матур гына мөнәсәбәтләрдә яшәгән чакта режиссерлык эшен тулысын- ча Гомәр үз кулына ала. Бигрәк тә җыр һәм нәфис сүз буенча ул менә дигән яңа, кызыклы, үтемле номерлар әзерли иде. Шуңа күрә мәктәп концертларында һәрвакыт бию ягы аксый, аның каравы, җыр һәм нәфис сүз югары сыйфатлы итеп башкарыла иде. Ә инде Гомәр ук ияләште, ләкин Хәрзан соңгы көннәрдә гел Зина белән генә серләшеп йөри торган булып китте. Теге дәфтәрләрнең әлегә укылып бетмә- гәнлеген чамалый Гомәр, ләкин Хәрзаннан сорарга читенсенә, ә тегесе һаман ул турыда сүз кузгатмыйча йөри бирә. Гомәр тагын уйчанланды, тагын басынкыланды. Ләкин 6v басын САРГАЙМАГЫЗ, КАШТАННАР кәефсезләнеп концертлардан кул селтәгән чорда Тәнзилә бик күңелсез, ялыктыргыч концертлар әзерли иде. Гомәр мәктәпне тәмамлап колхозда эшли башлагач та, яшьтәшләре кебек, кызлар артыннан чапмады. Шулай да ул клубка йөрде һәм Фәлинәгә карата булган мәхәббәт сагышларын, күңелендә янган утларны колхозның үзешчән сәнгать түгәрәгенә бирде. Ул яна җырлар, шигырьләр өйрәнде, кешеләрне өйрәтте шул җырлар һәм шигырьләр белән үзе янды, кешеләр йөрәгенә дә ялкын чәчте. Фәлннәнең тәмам араны өзүне таләп иткән соңгы хатын алганда инде Гомәр бу аерылышуның котылгысыз икәнлеген аңлый иде. Сонгы хат Гомәрне тәмам ацтырашта калдырды. Фәлннәнең әтисе озак авырудан соң вафат булган. әнисе, аның кабереннән читкә китмим дип, авылга кайтудан бөтенләй баш тарткан. Ул Фәлинәнең институтка керүен таләп итә икән. Ни өчендер Гомәрне каргаган Фәлинәнең әнисе. Ул малай минем язмышым каршында кара тап булып тора, әтиеңнең авырулары синең шул малай белән чуалуларың өчен курка-курка гына азынып китте, ди икән. Ул Фәлинәгә яки Гомәр белән араңны өзәсең, яки мин дә харап булам, дип әйтә икән. Фәлинә инде бердәнбер әниемә, бичара әниемә каршы бара алмыйм, инде хат язма, югыйсә укымыйча кире жибәрәм, дип язган. Хат азагында үзеңә каршы килеп булса да берәр хатын- кыз белән дуслашырга тырыш, ә мин инде бер егет белән таныштым дип тә куйган. Гомәр Фәлинәнең бернинди егет белән дә танышмавын, үзеннән биздерер өчен юри шулай язуын аңлады. Ә менә Фәлинәне оныту өчен башка берәр кыз белән дуслашу турында уйлана калды ул. Чыннан да, бәлки берәр кызга ияләшеп кителер? Болай яшәп булмый ич инде. Киләчәктә Фәлинә белән бергә булуга өмет бөтенләй сүнгән очракта да. алда яшәү, уку, эшләү, көн күрү дигән нәрсә бар бит әле. һич тә булмаса, үз-үзеңне карау, тамак туйдыру, өс-баш бөтәйтү турында уйларга кирәк. Җитмәсә бит әле, дөньяда әнә сәнгать, җыр, шигырь һәм инде лапас түбәсеннән өйдәге китап шүрлегенә күчкән көндәлек дәфтәрләр кебек матур әйберләр дә бар. Фәлинә хакы хакланмаган очракта да, әнә шулар хакына булса да яшәргә ярый ич әле бу җирдә. Фәлинәнең соңгы хаты килгәннән соң әкрен-әкрен әнә шундый уйларга бирелә башлады Гомәр. һәм аның бу уйларын уртаклашучы, ул гына да түгел, аларның күңелдә ныгый баруына ярдәм итүчесе дә табылды. Ул кеше Тәнзилә иде. Тәнзиләнең басынкы, уйчан, сабыр, эченә бикләнгәнрәк булуы Гомәргә ошый иде. Үзешчән сәнгать түгәрәген җитәкли башлагач, ул Тәнзиләне дә концертларда катнашырга тартты. Тәнзилә, үзе артыннан авылның әллә ничә егете килеп караса да, минем көтә торган кешем бар дип, барысын да кире кага иде. Акыллы һәм чибәр булуына карамастан, озакламый авыл егетләре Тәнзилә артыннан йөрми башладылар. Шуңа күрә төнгә кадәр барган репетицияләрдән соң Гомәргә Тәнзиләне фатирына кадәр озатып куярга да туры килә иде. Фатирга кайтканда Тәнзилә Гомәрне укуын дәвам итәргә үгетли, киләчәктә укымышлы кешеләрнең генә илгә файдалы булачагы турында сөйли. Шулай итеп. Гомәр акрын-акрын Тәнзиләгә ияләшә башлады. Хәтта ул Тәнзилә белән икәүдән-икәү генә калган чакларда Фәлинәне дә онытып тора торган булып китте. Гомәрне авыл китапханәсенә мөдир итеп куйганда, инде Тәнзилә дә мәктәптә хөрмәтле алдынгы укытучы иде. Ул шулай ук колхоз партоешмасы тарафаннан фермага билгеләнгән агитатор да. сайлау вакытларында сайлау комиссиясе члены да була иде. Авылда яшәгән саен эше күбәя, эше күбәйгән саен тырышлыгы арта иде Тәнзиләнең. Шуңа күрә ул кичке буш вакытларын гел китапханәдә төрле лекцияләргә, докладларга, фермада үткәрелә торган политмасса занятиеләренә әзерләнеп үткәрә. Гадәттә авыл китапханәләрендә мондый эшләр белән шөгыльләнүче кешеләр күп булмый. Әдәбият сөючеләр китапханәгә китап алмаштыру өчен генә кереп чыгалар. Шуңа күрә күп вакытта Гомәр белән Тәнзилә китапханәдә икәүдәникәү генә калалар иде. Гомәргә Тәнзиләнең бу тырышлыгы ошый. Хәтта ул аны башка укытучыларга караганда ныграк якын да итә бугай әле. Чөнки хәзер ул аны көндезләрен дә юксына, Тәнзилә китапханәгә озаграк керми торса, үзе мәктәпкә барып әйләнеп ♦ килә. Ял көннәрендә Тәнзилә күрше районга, әтиәниләре янына кай- - тып китә. Мондый көннәрдә Гомәр Тәнзиләне тәмам юксына, хәтта са- ■ ына да. ның арасы якынайганнан-якынайды. һәм. ахыр килеп, алар бер-берсенә ♦ карата булган мөнәсәбәтләрен аңлатышмыйча гына кочаклашып үбеш- s теләр. Бу хәл Тәнзилә укыта торган класста булды. Тәнзилә кайбер = көннәрне төнгә кадәр бер ялгызы гына шул класста эшләп утыра торган иде. Мондый чакларда Гомәр китапханәсен бикли дә, Тәнзилә °- янына кереп газета-журнал укып утыра. Эше беткәч, ул аны фатирына с озатып куя. Мондый чакларда инде, әлбәттә, Гомәр Тәнзиләне яки 2 култыклап ала. яки бер кулы белән аның биленнән кочып бара. Ә менә теге көнне Тәнзилә кайтыр алдыннан класстагы утны сүндергәч, Гоu мэр күңелендә ниндидер алгысыну, дәрт кузгалып китте һәм ул Тәнзиләне кочаклап алуын сизми дә калды. Тегесе карышмады. Дөрес, ул үзе Гомәрне кочакламады, ләкин Гомәр кочаклаганда җай гына басып тора бирде. Гомәр бер кулы белән Тәнзиләне күкрәгенә кысты, икенче кулы белән аның иягеннән тотып башын күтәрде һәм матур иреннәреннән үбеп алды. Тәнзилә монысына да карышмады. Кинәт Гомәргә рәхәт булып китте, тәнендә кан уйнады, бу минутта ул Фә- линәне бөтенләй исенә дә төшермәде. Шул көннән соң алар бөтенләй әллә кайчаннан танышкан кешеләр кебек булып киттеләр. Гомәр очрак чыккан саен Тәнзиләне кочаклый, үбә, иркәли, тегесе гел карышмыйча, ни кочакламый, ни үпмичә тын гына басып тора. Ләкин Гомәр монысына да шат иде. чиксез шат иде. Ул инде Фәлинәгә еракта калган бер яшьлек юләрләнүе генә итеп ка рый башлады. Тәнзиләне чын ярату, балаларча түгел, ә егетләрчә, ирләрчә ярату белән яратам дип уйлады. Район үзәгенә барган чакларда ул Тәнзиләгә күп итеп бүләкләр алып кайта. Ләкин Тәнзилә бу бүләкләрне алганда бернинди шатлык галәмәтләре күрсәтми, Гомәр нинди генә кызыклы бүләк бирсә дә. гап-гади бер әйбер алгандай сумкасына сала да. тыныч кына «Рәхмәт инде».— дип куя. Үз бүләгеннән үзе дәртләнгән Гомәр мондый битарафлыктан кинәт сүлпәнәя, үз бүләген үзе ду китереп мактый алмый ич инде ул. Ләкин Гомәр Тәнзиләнең бу гадәтен тыйнаклыкка, аның сабыр холыклы булуына гына юрарга ты 8 «к У» MB САРГАЙМАГЫЗ, КАШТАННАР Тәнзилә педучилищеда бергә укыган кызлар белән хатлар язышып тора. Төрле авылларга таралып бер-ике ел укыту дәверендә аларның барысы да кияүгә чыгып беттеләр. Бу хәл Тәнзиләнең күңел түренә көнләшү корты салды. Гомәр Тәнзиләнең күңел түрендә яткан ямьсез күренешне беренче мәртәбә әнә шунда тойды. Үзе әле кияүгә чыкмаганга күрә, Тәнзилә үз дусларының кияүгә чыгуыннан көнләшә иде. Димәк, ул кеше бәхетеннән көнләшә! Гомәр өчен бу бөтенләй кыргый бер күренеш иде. Ләкин ул чакта әле Гомәр моңа бик үк игътибар итмәде, дөресрәге, ул турыда тирән итеп уйламады. Кирееснчә, алар рыша Тәнзилә Гомәрне культура институтының китапханә бүлегенә укырга керергә күндергәч тә шатланмады кебек. Гаҗәп, күпме үгетләде, үз профессияң буенча укырга керү әйбәт ул дип күпме нотык укыды ул Гомәргә. ә менә Гомәр анык тәкъдименә риза булып институтка керер гә әзерләнә башлагач, үз теләге тормышка ашуга куанмады. Гомәр имтиханнарны уңышлы тапшырды. Авылга очынып, дәртләнеп, инде, ниһаять. Тәнзиләне шатландырам дип кайтты. Ләкин ТәнзиИЗ лә: <Ярый. булган»,—диюдән узмады. Хәтта котламады да, Гомәрнең кайнар кочагында тик кенә басып тора бирде. Беренче курста Гомәр Тәнзиләгә кайнарланып хатлар язды. Ә Тәнзиләнең хатлары дәртсез һәм коры иде. «Авыл бер көе, үзем укытам, җәмәгать эшләрендә йөрим»,— диюдән узмады. Каникулларга кайтуының берсендә Гомәр Тәнзиләгә өйләнешергә тәкъдим итте. Тәнзилә моны гап-гади бер вакыйга кебек кабул итте һәм алар дау-ду китереп туйлар ясамыйча гына, нәкъ-Тәнзиләнең үзе кебек тыйнак-тыныч кына итеп өйләнештеләр. Тәнзилә Гомәргә кияүгә чыккач та, мәктәп биргән фатирын ташлыйсы килмичә, Гомәрләр өенә күчмәде, сирәк-мирәк кенә Гомәрнең әти-әнисе янына килеп йөргәли иде. Бу вакытта инде Тәнзилә Гомәргә бик ачылып бетмичә генә пединститутка читтән торып укырга кергән иде. Дөресрәге, Гомәр Тәнзиләнең укырга керүен белми дә калды. Гомәр аның бу эшен тагын тыйнаклыкка юрады, эшне тәмам җиренә җиткермичә алдан кычкырып йөрүчеләрдән түгел иде Тәнзилә. Өйләнешкән елны көзгә аларның уллары туды. Тәнзилә бала мәшәкатьләре белән институттан бер елга академик ял алды, ә Гомәргә борчылмыйча, институттан кузгалмыйча гына укуын дәвам иттерергә кушты. Улларына дүрт яшь тулганда инде Гомәр институтны тәмамлап шәһәрдә эшкә калды. Бу вакытта Тәнзилә дүртенче курска җиткән иде. Гомәрне мондый аерым-төерем тормыш бик туйдырды һәм ул Тәнзиләгә шәһәргә килеп төпләнергә тәкъдим итте. Гомәргә. яшь белгеч буларак. шул елны ук шәһәрнең иске бер йортыннан бөтен уңайлыклары да булмаган бер бүлмәле квартира бирделәр. Шулай итеп, өч бөртек жан иясе, ниһаять, үз куышларында үзбаш яши башладылар. Институтта укыган елларда Гомәр рухи яктан бик нык үсте. Укуны ул һәр вакыт яхшы укыды, фәнгә, белемгә омтылды. Ләкин Гомәр табигате белән хис кешесе дә иде. Тәнзилә белән улын бик тә ярата иде. Ләкин Тәнзилә һаман элеккечә салкын булып калды. Дөрес, ул көнкүреш ягыннан гаилә өчен менә дигән кеше иде. Ашау-эчү әзерләү дисеңме. чисталык-пөхтәлек дисенме, бик үк иркенәергә мөмкинлек бирмәгән гаилә бюджетын оста итеп бүлү, акча тота белү дисеңме — бик сирәк хатыннар гына Тәнзиләгә тиңләшерлек иде. Баланы ярату, аны ашату- кнендерүгә булган хиреслекләренең иге-чиге юк иде. Ул бөтен жанын- тәнен балага, укуына, шушы уңайлыклары булмаган бүлмәгә бирде, алар өчен берни дә кызганмады. Гомәргә карата да бернинди начарлык һәм кыек эшләр эшләмәде Тәнзилә. Ләкин ул хис ягыннан Гомәргә тулысынча битараф иде. Кыз чактагы кебек үк Гомәр иркәләгәнгә аз гына да карышмый, ләкин хәзергә кадәр аның Гомәрне кысып бер кочаклаганы, суырып бер үпкәне дә юк. Гомәр иркәләмәсә, атналар буе иркәләнәсе килмәс, һаман шулай тып-тын гына эшләп йөрер дә йөрер. Юк, караңгы чырай күрсәтә, авыр сүзләр әйтә яки бөтенләй сөйләшми дип тә булмый аны. Ә менә битарафлыгы зур, гомумән, кайчакта аның төп асылы гел шул битарафлыктан гына торадыр кебек тоела иде Гомәргә. Бу битарафлык акрынлап улларына күчте. Ана белән бала арасында гаять кайнар яратышу бар, алар бер-берсе белән көннәр буена чыркылдашып уйный алалар. Ә менә улы Гомәр белән уйнамый. Гомәр исә аны уйнатыр өчен ниләр генә кыланмый, төрлечә якын килеп карый, ләкин малай суеп каплаган әнисе. Гомәргә тик тып-тын гына карап тора. Шуннан Гомәр улына уенчыклар алып кайта башлады. Яна уенчык күрүгә малай очынып-очынып шатлана, тизрәк аның белән уйный башлый. Ләкин шатлануы бары тик уенчык өчен генә, аның уенына Гомәр дә килеп кушылса, ул уенчыкны читкәрәк алып китә дә, ялгызы уйный, яки әнисе белән уйнарга тырыша. Тора-бара бу хәл Гомәрнең күңелендә ниндидер сагыш уятты. Аның иркәләнәсе, бу гаиләдә хис ягыннан да тулы хокуклы буласы килә иде. Төннәрен ул үзенең иңнәрендә кемнеңдер кайнар кулларын, иреннәрен- дә кемнеңдер рәхәт иреннәрен тоя иде. һәм анын күңеленә ерактан- ерактан, офыклар аръягыннан Фәлинә кайта башлады. Тора-бара Фәлинә офыкларның бу ягына чыкты. Гомәргә табан элеккеге иркәли торган күз карашларын ташлады. Гомәр, күзләрен йомып, битләрендә йөргән бу карашка иркәләнде. Ул еш кына Фәлинәне Тәнзилә белән чагыштыра торган булып китте. Ә чагыштыруларның берсе дә Тәнзилә ♦ файдасына түгел иде. Шулай итеп, ничәмә еллар буе каядыр югалып йөргән Фәлинә яңадан үз урынына, Гомәрнең күңел түренә кайтып Ь урнашты. Гомәр тагын Фәлинә белән, аңа булган мәхәббәте белән генә = яши башлады. Теге дәфтәрләрдәге язмаларда тагы ялкыннар уйнады, £ ул язмалар яңадан яшьлек дәрте, яшәү көче, бөек мәхәббәткә генә = инану белән яктырдылар. х Гомәр бик күп дусларына хатлар яза-яза Фәлинә язмышы белән “ кызыксынды. Хәбәрләр күрсәтүенчә, Фәлинә бик әйбәт кешегә кияүгә чыккан, өч балалары бар. әниләрен үз яннарына алдырып, Башкорт- | стандагы бер шәһәрдә яшәп яталар икән. Ләкин инде ни өчендер бу < Фәлинә Гомәрне бик үк кызыксындыр, тды. Аның язмышы белән =: кызыксыну да мәхәббәт кызыксынуы түге.., ә гади беләсе килү теләге - генә иде. Әйе, Гомәр Фәлинәне ярата, ләкин ул теге Фәлинәне, унъел- ♦ лык мәктәптә бергә укып йөргән, куллары, иреннәре белән генә түгел, s ә күз нурлары, күз карашлары белән дә иркәли белә торган Фәлинәне = ярата. Ф Гомәр үзенең китапханәдәге эшен яратып ук бетерми иде. Дөрес. - ул эшне эленке-салынкы, яки миннән үтсенгә генә эшләми. Ул үз або- с нентлары белән уртак тел таба белә, аларга кирәкле әдәбиятны табарга / булыша, китапханәнең тәкъдимнәр кенәгәсенә инде әллә ничә мәртәбә Q аны мактап та яздылар. Ләкин Гомәр өчен бу эш үзе булдыра алган - мөмкинлекләрдән кимрәк булып тоела. Ул моны үз күңелендә тоеп яши. белемен, сәләтен, көчен тагын каядыр куярга, ниндидер башка эшкә дә җигәргә мөмкин икәнлеген белә, ләкин кая икәнен генә белми. Ахыр килеп бу тоем аны китапханәчелек эшеннән алып китәчәген дә тоя бугай әле Гомәр. Шуңа күрә ул үзен монда ничектер вакытлыча гына эшкә кергән кеше итеп тә тойгалый. Гаҗәп, ләкин Тәнзилә белән булган гаилә тормышы да нәкъ шулай вакытлыча гынадыр кебек тоела Гомәргә. Менә-менә ниндидер вакыйга булыр да, Тәнзилә белән Гомәр елмаешып кына саубуллашырлар да, Тәнзилә үз тормышына, Гомәр үз тормышына китеп барыр кебек. Ә бала? «Ә бала?.. Ә бала?.. Ә бала?..» Бу сорау Гомәрнең миен бораулый. Аны инде Гомәр үзенә мең мәртәбә куеп карады, һаман җавап бирә алганы юк. Аптырагач, ул бу сорауны күңелендәге Фәлннәгә биреп карады. Тегесе мутланып елмайды да. бармак селкеп «Ятим итәсе булма».— диде. Шуннан соң Гомәр шул ук сорауны күңелендәге Тәнзиләгә бирде. Тегесе иңбашларын гына җыерды да: «Теләсәң нишлә»,— диде. Менә сиңа әкәмәт. Баланың әнисе баланы чәчрәп чыгып якламый, ә ниндидер бер чит кеше, әйтим дә кайтыйм, рухи сөяркә яклый. Инде малай әнә быел алтынчы класста укый, егет булып килә. Ләкин әтисенә хат язарга да иренә, ә әтисе монда, ерак Кырымда дәваланып ята. Әйе, сонгы елларда Гомәр бары тик Фәлинә белән генә яшәде. Аннан соң әле аның яраткан әнисе бар иде. Соңгы елларда ул гаиләдә булмаган назларны әнисеннән алды. Җай туры килгән саен авылга кайта, әнисе белән нкәүдән-икәү генә сөйләшеп, серләшеп утыра. Ләкин Гомәр әнисе белән бер генә мәртәбә дә Фәлинә турында сөйләшмәде Ул турыда сөйләшергә әнисеннән ояла иде. Әнисе дә улының Фәлинә белән булган арасын якынча төшенеп, күңеленнән тоеп йөрсә дә, ул «• 1 »& турыда авыз ачып сүз әйткәне булмады. Улынын күңел яраларын кузгатасы килми иде ананың. Ләкин алар аннан башка да сүз табалар, бер-берсен аңлыйлар һәм сөйләшер сүзләре бетми торган иде. Гомәр авылдан күңел рәхәтлеге, рухи бер дәрт алып кайта иде. Инде менә хәзер әнисе дә юк, күңел түрендә Фәлинә. дөресрәге, аннан якты хатирә генә калды. Әнисе үлгәч, Гомәр ни өчен Фәлинә белән бергә була алмауның сәбәпләрен эзли торган булып китте. Юк, ул мәктәпне һәм укытучыларны мәхәббәткә киртә итеп уйламый. Болай уйлау Гомәр тарафыннан намуссызлык, ким дигәндә мәктәпкә һәм укытучыларга карата хаксызлык булыр иде. Мәктәптәге ул тыюлар һич кенә дә Гомәр һәм Фәлинәнең киләчәген җимереп ташлау, аларга начарлык кылу өчен эшләнмәде ич. Киресенчә, .укытучылар аларнын яхшырак укып, белемле кеше булуларын, киләчәк тормышларына ныклы нигез булдыруларын теләделәр. Хәтта шул ук кырыс холыклы, тәрбия һәм тәртип мәсьәләләрендә кирәгеннән артыграк кыланып ташлау- чан класс җитәкчесенең теләге бер генә — балаларга күбрәк белем бирү иде. Мәктәп директоры да, башка укытучылар да алардан бары тик шуны гына таләп иттеләр. Шулай булгач, ник ачулансын аларга Гомәр, ник үпкәләсен? Шулай ук Фәлинәне дә гаепләп булмый. Яратмады түгел, яратты бит ул Гомәрне. Инде килеп тыйнаклыгы, теләсә кайда үбешеп йөрергә оялуы, кеше алдында Гомәрнең дә, үзенең дә начар исемен чыгарырга теләмәве өчен гаепләсенме аны Гомәр? Яки сугышларсыз, дөньялар тып-тын чакта яраткан ирен югалткан бичара әнисе сүзен тыңлаган өчен ачулансынмы? Дөресен әйткәндә, хәтта ул хатынга да үпкәсе юк Гомәрнең. Укытучы булып укытучыдан, үз баласын тәрбияләргә алынган кешедән шундый хәвефле хатлар алган кайсы ана баласына үгет- нәсихәт бирмәс?! Әллә соң үзе гаепле булдымы Гомәр? Гаепле үк булмаса да, ялгышлары булды бугай шул аның. Хәзер ул үзенең ялгышларын яхшы аңлый, хәтта аларны җепкә тезгән кебек берәм-берәм тезеп тә чыга ала. Әлбәттә, аның беренче ялгышы үз йөрәген директорга ачуда иде. Мәктәптә шундый кагыйдәләр була торып, директор һәм укытучыларның мәхәббәткә карата шундый карашта торуларын күрә торып, серләрен ачарга кирәкми иде Гомәргә. Директорга бөтенесен сөйләп биргәннән соң аеруча кискенләшеп китте бит Фәлинә белән аның арасы. Гомәрнең икенче ялгышы Фәлинәнең әнисен эзләп тапмавында. Мәктәптә укыган чакта хат язарга иде аңа. үзенең начар малай түгел икәнлеген аңлатырга иде. Үз баласының күңелен аңлый алган ана кеше баласының күңелен дә аңлый алган булыр иде әле. Яки мәктәпне тәмамлап колхозда эшли башлагач, бер барып кайтырга иде Башкорт* станга. Үзе белән бер сөйләшеп, серләшеп утырырга иде. Эреткән булыр иде Гомәр ул бичара хатынның күңелен. Моңа аның Фәл инәгә карата булган саф мәхәббәте ярдәм иткән булыр иде. Ләкин болар гаеп түгел, ә ялгышлар гына. Яшьлек, тәҗрибәсезлек ялгышлары, һәм болар Фәлинә белән Гомәр арасындагы олы мәхәббәтне чәлпәрәмә китерерлек үк зур сәбәпләр дә түгел. Ә ялгышлар мәсьәләсендә алар бер Гомәрдә генә түгел, мәктәптә дә. укытучыларда да. Фәлинәнең үзендә дә булды ич. Мәктәптәге ул каты кагыйдәләр, директор һәм укытучыларның мәхәббәткә карата булган катгый карашлары галиҗәиаб педагогика каршындагы ялгышлык түгелмени? Яки Фәлинәнең шул дәрәҗәдә куркак булуы, Гомәрнең директорга карата булган чын кешелекле ышанычын гафу итмәве, үз әнисенә үз йөрәген ачып, үз мәхәббәтенә ышандыра алмавы бәләкәй ялгышмыни? Гомәр мәктәпнең, директорның, укытучыларның, Фәлинәнең һәм үзенең бөтен ялгышларын бер ноктага җыя да исәнгерәп үк китә. Әйе, бөтенесе бер ноктага җыелган бу гомуми ялгышлыклар, әлбәттә, ике яшүсмер арасында булган саф, нәфис, тиз яраланучан, тәҗрибәсез, әшәкелекләрне бөтенләй белми торган нарасый мәхәббәтне бер сугуда үтереп ташларлык көчкә әверелә. Әйе, моны беркая да куеп булмый, моны икърар итүе никадәр генә кыен булса да, бу рәхимсез реальлек, һәм шул ук вакытта тормыш агымы, закончалыклы, каршылыклы, һәртөрле ялгышлыклардан хали булмаган гомер сукмагы. Ләкин Гомәрнен шәхси ялгышлары баягылар белән генә бетми бугай әле. һәрхәлдә, Гомәр үзендә тагын ниндидер житешсезлекләр бар икәнен сизә, ләкин нинди икәнен тәгаен генә анлап-төшенеп бетерә алмый. Шулай да, сонгы көннәрдә ул нәрсәнедер төшенә башлады бугай. Хәрзанга биргән теге дәфтәрләр аның бик күп ялгышларын юарга тиештер кебек тоела Гомәргә. Ул үзенең пассивлыгын, хандрасын, йомыклыгын әнә шул дәфтәрләрдәге дәрт, көрәш, омтылыш белән юарга тиеш шикелле. Ләкин Хәрзан ни әйтер бит әле. Ә Хәрзанга ышана Гомәр. Хәрзанның акылында ниндидер тугрылык, тоем бар. Гомәр мона теге көнне Хәрзан жыр башкарганда тулысынча ышанды. Җыр ул халык күңеле, ә халык күңелендә — тугрылык, хаклык, акыл, рәхимлек. 8 Ноябрь азагында Зинаны өенә озаттылар. Ул киткәннән соң өч көн үткәч, Хәрзан Гомәр янына керде. Аның култык астында пөхтәләп газетага төрелгән дәфтәрләр иде. Дәфтәрләрен күрүгә Гомәр жиңелчә дерелдәп куйды. Хәрзан дәшми-тынмый гына төргәкне сүтеп дәфтәрләрне берәм-берәм өстәлгә куйды. — Гомәр, әгәр мин бүген озаграк сөйләп ташласам, гафу итәрсең, яме,— диде аннары Хәрзан,— педагог кеше буларак, мин сөйләшкәндә, гомумән, фикерне тулысынча ачып бирергә яратам. Ә бүген мина тагын да күбрәк сөйләргә туры киләчәк. — Зарар юк,— диде Гомәр,— мин тыңларга әзер. — Әлегә без бу дәфтәрләрне читкәрәк куеп торыйк, без аларга соңрак кайтырбыз,— дип, Хәрзан дәфтәрләрне, чыннан да, өстәлнең читенәрәк шудырып куйды.— Башта минем сиңа үз күңелемдә булган кайбер фикерләрне әйтеп китәсем килә. Мина синең белән ачыктан- ачык сөйләшүе шактый кыен, чөнки син мәхәббәт мәсьәләсендә, димәк, Зина белән булган мөнәсәбәтләр аркасында мине гаиләсенә турылыксыз булган ирләр рәтенә кертергә хаклы. — Юк. мин кешеләр турында капыл гына алай уйлый алмыйм. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр «бу азгынлык, ә бу азгынлык түгел» дип кырт кына бүлеп кую өчен артык катлаулылар бит. Мине ул кадәр шәрә моралист дип уйлама, Хәрзан. — Ә син аклама мине, Гомәр. Минем Зина белән бу кадәр тирән мөнәсәбәтләргә керүем алай ансат кына акларлык күренеш түгел. Зина белән беренче мәртәбә биегәндә үк ялгышачагымны аңладым, бу ялгышка белеп бардым. Бу хыянәтем өчен мин үземне беркайчан да гафу итмәячәкмен. Үзенең назлары, холкы, рухи бай булуы белән Зина мине сукырайтты Ләкин шул ук байлыклары белән күземне дә ачты ул минем. Зина белән танышканнан соң үткән шушы ай ярымнан артык вакыт эчендә мин тормышка, үземнең яшәү рәвешемә бөтенләй икенче төрле карый башладым. Зина миндә кешелек дөньясы тудырган рухи байлыкларга якынаю теләге уятты. Әдәбият, поэзия дигән гүзәл дөньяга табан этәреп жибәрде. Мин хәзер үземнең фәнемә хыянәт итмәгән хәлдә, ана аз гына да зыян китермәгән хәлдә, үз-үземне рухи яктан баета барачакмын. Шул ук вакытта мин Рәмизәмне дә шуңа тартачакмын. Мин. бернинди кыенлыкларга да карамыйча, аны институтта Г Ә Р Ә Я РӘХИМ ф САРГАЙМАГЫЗ, КАШТАННАР.,, укытаячакмын, балаларымны һәм аны рухи яктан баету өчен тырышачакмын. Бу теләкләрне миндә Зина кузгатты. Шул ук вакытта Зина миңа үз хатынымны. Рәмизәмне тагын да ныграк яратырга, үз итәргә ярдәм итте. Әйе, әйе, бәлки ул моны теләмәгәндер дә, ләкин мин Рәмизәмне Зина белән чагыштырып карадым, һәм Рәмизәнең тотрыклылык, гаиләгә бирелгәнлек ягыннан Зинага караганда мең мәртәбә өстен икәнен күрдем. Шуны күрү, шуны йөрәгем белән тою минем Рәмизәгә карата булган мәхәббәтемне әллә күпмегә арттырды. Мин аны гына, бары тик аны гына яратам, һәм бары тик аның белән генә бәхетле булачакмын. Ләкин, Гомәр, үз хатыныңны бу юл белән сынап карау һич кенә дә бердәнбер юл түгел. Мин үземнең кешелек дөньясы тудырган рухи һәм сәнгати байлыкларга омтылырга тиеш икәнемне дә. хатынымның никадәр саф икәнен дә, аны укытырга кирәк икәнен дә Зина белән бәйләнешкә кермичә дә белергә тиеш идем. Әйе, тиеш идем, ләкин, нишлим соң, белмәгәнмен бит. Менә шушы урында теләсең нишләт син мине, хет ас, хет кис, хет суй. дигәндәй, әмма белмәгәнмен. Ә ни өчен белмәгәнмен? Чөнки мин, һәрбер адәм баласы кебек үк, тумыштан бөтен нәрсәне белеп тумаганмын, һәм тормыш безне, кызганычка каршы, үзенең гел матур яклары белән генә түгел, ә ялгышлыклары, хыянәтләре. абынулары белән дә тәрбияли. Ләкин бу минем аклануым түгел, Гомәр. Зина белән булган мөнәсәбәтем өчен ул мине беркайчан да гафу итмәс. Шуның өчен мин аның алдында тагын бер хыянәткә барам, ягъни үземнең Зина белән булган мөнәсәбәтемне аңа әйтмим. Бу минем Рәмизәне гомеремдә беренче мәртәбә алдавым булачак, ләкин ул соңгысы да булыр. Рәмизә минем бу кыңгыр эшемне беркайчан да белмәячәк. Без капчыкта ятмый, дигән мәкаль монда бөтенләй үк туры килеп бетми. Халык ул мәкальне изге теләктән чыгып кына уйлап тапкан. Ләкин, кызганычка каршы, тормышта һәр теләк тә тормышка ашмый шул. Тормыш дигән бу катлаулы нәрсәдә капчыкта ята-ята череп беткән безләр дә байтак. Минем хыянәтем Рәмизә өчен әнә шундый без булачак. Шулай булу минем өчен дә. Рәмизә өчен дә. аеруча балалар өчен дә әйбәтрәк булачак. Минем тормыш менә шушы эздә. Анда берни дә җимерелмәгән, бары тик миңа, минем күңелемә кыен гына булачак. Ә менә синең тормыш тагын да катлаулырак. Гомәр. Мин сүземне дәфтәрләреңне хәзергә читкә куеп торыйк дип башладым, һәм синең тормышыңны дәфтәрләреңнән тыш кына күз алдына китереп карыйк. Ачуланма. Гомәр, мин синең турыда күзеңә туры карап, дөресен генә әйтәчәкмен. Аек акыл белән уйлап кара әле син үзең турында — кем соң син? Эшеңне яратып, димәк, кешеләргә, җәмгыятькә тулысынча файдалы итеп эшләмисең. гаиләң белән синең арада әрем ышыгы да юк. тормышта кул- га-кул тотынып, җиңеллекләргә бергә шатланып, авырлыкларны бергә күтәреп яшәүче дуслар таба алмагансың, бары тик Фәлииә дигән бер бүкән уйлап тапкансың да, шуңа табынып яшисең... Кинәт Гомәрнең маңгаена имән күсәк белән китереп суктылармыни. Фәлинә турында мондый сүзне, мондый фикерне күтәрә алмый ул. юк, күтәрә алмый. — Хәрзан,— диде Гомәр, үзен мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышып,— минем турыда теләсәң нәрсә әйт, ләкин Фәлинәгә кагылма. — Ә мин ана кагылмыйм да,—диде Хәрзан.— Аңа инде мин дә, син дә һәм беркем дә кагыла алмый. Чөнки реаль Фәлинәнең үз ире, үз гаиләсе бар. Мин бары тик син үз күңелеңдә тудырган рәсем-Фәлинә турында гына әйтәм. Дөрес, синең аңа мәхәббәтең зур, күңелең саф. Ләкин моннан синең үзеңә, гаиләңә, Фәлинәгә. гомумән, синең ватандашларыңа, кешеләргә ни файда? Әгәр синең бу мәхәббәтең дөньядагы бер генә, сыңар бер генә адәм баласын гына тәрбияләргә ярдәм итсә дә, мин аны тулысынча аклар идем. Ләкин нәкъ менә шушы урында мин әңгәмәгә синең дәфтәрләреңне китереп кушам. Шәхес буларак, дәфтәрләрең белән бер бөтен итеп караганда, гаҗәеп кеше син, Гомәр. Әйткән сүзем алтын җирлеккә төшсен — бу дәфтәрләреңнән менә дигән китап чыга синең. Меңләгән адәм балаларының күңеленә саф җилләр өрүче, адәм баласының бөек мәхәббәтен раслаучы, тормышны сәнгать дәрәҗәсендәге гармоник бер күренеш итеп тоярга өйрәтүче китап чыга. Ләкин әле синең бу китап өстендә байтак тир сыгасың бар. Әгәр син бу язмаларны, чыннан да, китап итеп оештыра алсаң, көннәренне-төннәрекне кызганмыйча эшләргә көч тапсаң, синең моңа кадәр булган мәлҗерек тормышын акланачак. Ә андый көч бар синдә, Гомәр, дәрт тә. сәләт тә, рух та бар. Гаҗәеп, Гомәр бу сүзләрне Хәрзаннан түгел, ә Фәлинәдән ишеткәндәй булып утырды. Әйе, бу сүзләрне ана Хәрзан түгел, ә Фәлинә әйтте бугай. Шулай булмаса, Гомәр бу кадәр тәмле итеп тыңлар идемени ул сүзләрне?! Ике көңнән Хәрзан да кайтып китте. Шулай итеп, Гомәр тәмам күнегеп беткән дусларыннан аерылып ялгыз калды. Хәрзанны озатып кергәч, ул палатасында озак кына уйланып утырды да, Тәнзиләгә хат язарга булды. Ап-ак кәгазьнең иң өстенә, аерым юлга: «Исәнме, Тәнзилә, улым?!»—дип язып куйды да, озак кына шул өч сүзгә карап торды. Аннары шул өч сүздән соң бераз гына буш урын калдырды һәм салмак кына итеп язып та китте: «Тәнзилә, минем бу хатым сине гаҗәпләндермәсен. Синең белән минем арада булган мөнәсәбәтләр хәзер шул ноктага килеп җиткән к'И, безгә кимендә бер ел аерым торырга кирәк. Шушы бер ел безне сынарга тиеш булыр. Врачлар әйтүенә караганда, минем исәнлеккә Кырым һавасы бик тә яхшы тәэсир итә. Бу яктан караганда да минем әлегә кайтмавым хәерле. Бер атнадан минем санаторийда булу срогым бетә, һәм мин кичә Алып каласы паркында үземә эш таптым. Мин бер елга парк эшчесе булып эшкә урнашам. Эштәгеләргә әйт, югары белем белән гап-гади эшче булып калуга гаҗәпләнмәсеннәр. Минем тагын үзем генә белгән эшләрем дә күп әле. Шушы бер ел эчендә бәлки мине улым да сагыныр. Алимент-мазар дип борчылма, мин сезгә һәр тапканымның яртысын җибәреп торырмын. Хәзергә хушыгыз». Гомәр хат язылган кәгазьне пөхтәләп дүрткә бөкләде, өстәлдә яткан авиаконверт эченә тыкты һәм конвертның өчпочмаклы капкачын телендә шудырып ябыштырып куйды. Аннары конвертка бөтен шартын китереп, индекс саннарын шакмаклар эченә сызып, адрес язды, хатны төшке ашка барганда почта әрҗәсенә салырга дип пальто кесәсенә тыкты. Ул боларның барысын да гаҗәеп бер тынычлык, салкын канлылык белән эшләде. Эшен бетергәч, барып балкон ишеген ачты. Инде декабрь җитеп килүгә карамастан, тышта җылы иде. Гомәрнең күзе балкон каршында гына үсеп утырган пар каштанга төште. Каштаннар инде ике ай буена бөтенләй яфраксыз, шәп-шәрә килеш утырсалар да. Гомәр аларга ни өчендер: — Саргаймагыз, каштаннар,— дип куйды.

1976-77, Кырым