РУХИ ТӘҖРИБӘ ТУРЫНДА
Художникның языла торган әсәренә яктылык тәрәзәдән түгел, ә йөрәген- нән төшә. Кирико. XVIII гасыр француз художнигы. еренче карашка ул фильмда болай искитәрлек бер нәрсә дә юк иде — сугыш чоры тасвирлана, вакыйга немецлар кулында калган бер авылда бара. Аксаклавы аркасында фронтка китә алмаган укытучы егет мәктәптә балалар укыта, аларны фашизм йогынтысыннан саклап калу өчен тырыша Ул бу куркыныч көчкә каршы корал күтәреп кенә түгел, ә эчтән дә, кешедә иң гуманлы идеяләрне саклау һәм үстерү белән дә көрәшергә мөмкин икәнен расларга тели. Балалар үзләре дә тик ятмыйлар — күперне ватып немецларның бер машинасын елгага капландыралар һәм бер офицерларын үтерәләр. Шул ук кенне аларны кулга да алалар. Укытучы егет бу хәбәрне ишетү белән партизаннарны эзләп урманга — ярдәм сорарга китә. Ләкин, ачыкланганча, партизан отряды әлегә аның укучыларын коткарырлык хәлдә түгел икән. Ике-өч көн эчендә отрядка өстәмә көч килергә тиеш, шуннан соң гына отряд командиры укучыларны азат итәргә барырга сүз бирә, һәм командир, отрядның урнашкан урыны дошманга сизелүдән куркып, укытучы егеткә хәзергә авылга кайтуны тыя. Килеп туган шушы авыр һәм четерекле ситуациядә укытучы егеткә инде башкача бернинди чара да калмый, ирексездән, ике-өч көнгә отряд белән калырга туры килә. Ләкин ул тынычлана алмый, чөнки аның укучылары дошман кулында — явызлык, ерткычлык авызында, ә ул — аларның укытучылары — иректә, куркынычсызлыкта, балалардан читтә... Алар бит дәрес вакытларында фашизмга, кешелексезлеккә каршы бергә, бер йөрәк, бер җан булып нәфрәтләнгәннәр иде! Юк! Укытучы егетнең отрядта калырга тиешлеге салкын акыл белән үлчәгәндә дөрес кебек булса да, барыбер ул кеше күңеле, күңелләрнең бер-берсенә булган олы тугрылыгы өчен — хыянәт! Тормыш агымының көтелмәгән борылышларына, сәбәпләргә ышыкланып, шулар белән үзен-үзе акларга теләгән хыянәт! Нечкә тоемы белән әнә шул зур җинаятьне сизенгән укытучы егет, отрядтан качып, авылга, немецлар кулына кайта. Үзенең үлеменә үз аягы белән Тышкы вакыйгалардан чыгып фикер йөрткәндә, чынлап та, монда әллә ни яңалык юк кебек. Ләкин кинофильмны караганда укытучы егетнең шушы кискен адымны атлау алдыннан булган психологик халәтен, аның күңелендә барган катлаулы кичерешләр көрәшен, бәрелешен үз йөрәгең аша үткәрәсең, шул бәрелешнең бер газабын үзеңдә тоясың. Әйтерсең син үзең бүгенге тормышта, менә хәзер, шундый Б катлаулы хәлдә калгансың һәм ике юлның берсен сайларга — бер кискен адым атларга тиеш. Аларның берсе үлем белән тәмамлана, ә икенчесе сине тормышта калдыра— Җаныңның бер кисәген — намусыңның бер өлешен үтерү хисабына, шул һәлакәтнең канлы туфрагында синең мескен тәнең яшәвен дәвам итә ала... Бу киноны карап чыккан кайбер яшьләрнең сүзләреннән аңлашылганча, алар фильмдагы әнә шул тирән мәгънәле ситуацияне тоеп җиткерә алмадылар Әлеге ♦ егет язмышының трагик хәле һәм кайбер замандашларымның аңа карата, кешедәге шушы халәткә карата салкын битарафлыгы хәтердән бик озак чыкмады, күңелдә күп төрле уйлар тудырды. Ә бераздан бу битараф игътибарсызлыкның яшь шәхес очен үтә актуаль булган бер проблема белән бәйләнгән булуына төшендем. Ул проблеманы яшь кешенең, бу очракта яшь язучының рухи тәҗрибәсе дип атарга мөмкиндер. Бу язмада әнә шул мәсьәлә — рухи тәҗрибә турындагы кайбер уйлануларым белән уртаклашасым килә. . Нәрсә соң ул рухи тәҗрибә? Без төрле әңгәмәләрдә, чыгышлар вакытында, матбугатта «тормыш тәҗрибәсе» дигән сүзне еш ишетәбез. Ул гадәттә сүз тормышны, реаль яшәешне, кешеләрне белү һәм аңлау хакында барганда, «тормышны өйрәнергә кирәк» дигән төсмер салыбрак, шундый контексттарак әйтелә. Әйе, мондый таләпнең көче әле дә кимемәде, иҗат кешесе өчен генә түгел, гомумән, җитди итеп, халыкка һәм илгә чын мәгънәсендә файдалы булып яшәргә теләгән һәр шәхес өчен тормышны, аның кырыс һәм көчле кануннарын тирәнтен аңлау, практик эшчәнлегендә шуларны искә алып хәрәкәт итү — үтә мөһим нәрсә. Ләкин әлеге «тормыш тәҗрибәсе» беренче дәрәҗәдә әһәмиятле булып калган хәлдә — иҗат кешесе өчен икенче бер мәсьәләнең, «рухи тәҗрибә» дигән байлыкның да булу шарты гаять зур. Хәтта бүгенге язучы иҗатында уйнаган роле белән, аның әһәмияте «тормыш тәҗрибәсе» дигән таләпкә тигезләште. Бу хәлнең чынбарлыктан килүче табигый сәбәпләре дә бар. Мәгълүм булганча, соңгы елларда халыкның рухи тормышы шактый тирәнәйде. Шуның нәтиҗәсе буларак әдәбият-сәнгать тә кешеләр тормышын сурәтләгәндә тышкы вакыйгаларга нигезләнеп кенә, шулар буенча барып кына түгел, ә кеше психологиясенең, аның күңел яшәешенең эченәрәк кереп, шәхеснең иң тирән күңел төпкелләренә төшеп, андагы бөтен чынбарлыкны күреп һәм тоеп эш итә башлады Иҗат кешесе өчен үз замандашының күңел дөньясын, рухи тормышын нык белү дә бүген үтә зур әһәмияткә ия, бу сыйфат еш кына язучы әсәренең уңышын билгели торган эчке байлыкка, әсәргә кирәк булган төп хасияткә әйләнде Әмма кеше күңелен белү без әйтергә теләгән рухи тәҗрибәнең бер тармагы гына, ул үзе генә язучы әсәренә чын уңыш китерә алмый әле. Бүгенге иҗатчы өчен зуррак һәм колачлырак, үзенә күбрәк сыйфатларны берләштерә торган нәрсә — рухи тәҗрибә муллыгы кирәк Иҗат кешесенең рухи тәҗрибәсе. . Ул — язучы күңеленең, аның эчке дөньясының кичерешләр сферасы зурлыгы, ул сфераның әйләнә-тирә тормыштагы, яшәештәге психологик процессларның мөмкин кадәр күбрәген үзенә үткәрергә сәләтле булуы. Ягъни язучы шәхеснең тормышта туа торган иң нечкә төсмерләрне, иң кечкенә дулкыннарны да тоя, сизә торган зур тәҗрибәле күңеле, рухы, җаны булу Тормыш тәҗрибәсе кешенең, иҗат кешесенең, җыеп кына әйткәндә, дөнья күргән булуын күздә тота. Димәк, биредә тормышның күбрәк тышкы аспекты, тышкы чагылышы беренче урынга куела. Ә рухи тәҗрибә исә язучы шәхесенең тормыш фактлары, вакыйгалары белән таныш, алар белән очрашкан булуын шарт итеп санаган хәлдә, күбрәк игътибарны фактларның, вакыйгаларның эченә, үзәгенә, аларның төсмерләрен бар тулылыгында нечкә итеп тоя һәм кичерә алуга, тормыш диалектикасы белән органик тоташа алуга юнәлтә. Бер караганда ул тормыш тәҗрибәсенең тирәнәйгәнрәк, дөньяны тулырак итеп тоюга, күрүгә таба якынайган баскычы кебек. Әмма бу мәсьәлә мөстәкыйль бер проблема, әдәби иҗат көчләре яуларга тиешле әһәмиятле бер үр итеп каралырга тиеш дип уйлыйм Рухи тәҗрибә зурлыгының әдәби әсәрдә ничек чагылуын күрү өчен соңгы елларда укучыларга бик күп кызыклы роман, повестьлар биргән рус прозасына тукталыйк. Менә бер мисал—Валентин Распутинның «Яшә һәм исеңдә тот» повесте Әсәрдә фронттан качып үз авылында яшеренеп яткан кешенең кичерешләре тасвирлана. Ләкин повестьның уңышы, сәнгатьчә кыйммәте вакыйгалар оригинальлегендә түгел. МАНСУР ВӘЛИЕВ ф РУХИ ТӘЖРИВӘ ТУРЫНДА Язучы биредә, шул вакыйга аша, шәхес җанында барган кешелеклелек һәм кешелек- сезлекнең (мескенлек, дөнья каршында йомшаклык, үз җанын өчен курку) бәрелешүен күрә, шул көрәш диалектикасын бар реальлегендә иң башта үзе тоя, кичерә алган һәм аннары укучыга да җиткерә алган. Язучы күңеленең тирән һәм олы кешелек кичерешләренә байлыгы, шәхесенең чигенмәс һәм принципиаль көрәшче булуы — әсәрне бүгенге рухи яшәешнең иң алгы сызыгында яшәтүче, шуның уңышын билгеләүче төп сыйфатлар, минемчә, әнә шулар. Үз алдыбызга тагын бер сорау куйыйк. Укучылар массасы һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан бу әсәр ни өчен шул кадәр җылы каршы алынды соң? Биредә җәмгыять тормышындагы рухи ихтыяҗ, эчке зарурият шактый роль уйнады кебек. Ул ихтыяҗ — 60—70 нче елларда халкыбызның материаль тормышы нык яхшыру, «ничек яшәргә?» дигән сорауга меңләгән төрле җавап бирә алу һәм гаять күп төрле сайлау мөмкинлеге булу белән бәйләнгән, ахрысы. Үзе алдында күп мөмкинлекләрне күреп торган һәм аларча яши дә башлаган кеше, билгеле бер моментта, яшәвенең ниндидер бер ныклыгын, аңа тынычлык, күңел юанычы, ышаныч бирә алырдай, шуңа сәләтле һәм тирәнгә киткән тамыры бармы-юкмы икәнен белергә тели башлый. Ә ул эзли торган тамыр — кешелеклелек дигән олы көч, олы бер энергия запасы белән, бердәнбер һәм зур орлык белән тоташкан була. Кеше үз тормышының әнә шул тамырын эзләгәндә, аның күңелендә, әлеге кинодагы кебек бәрелешләр — күп төрле яшәү ысуллары белән кешелеклелеккә барып тоташа ала торган бердәнбер тамыр арасында кискен көрәш драмалары туа. Кеше шул чорда тормышның үзенә тынгылык бирми башлаган якты һәм кара көчләрен сизеп ала. Ә ул эчке драматизм халәте, үз чиратында, кешедә тышкы дөньядан аваздашлык табу теләге тудыра, рухи контактка керүне сорый башлый. Ягъни кеше күңелендә бер көчле рухи ихтыяҗ туа. В. Распутинның «Яшә һәм исеңдә тот» повестеның укучылар тарафыннан яратыл кабул ителүе, минемчә, реаль тормышта яшәгән әнә шундый атмосфера, ихтыяҗга бәйләнгән. Әлеге ихтыяҗ, әлбәттә, кыска гомерле түгел, тормыш катлаулана барган саен ул зарурият үсә генә бара. Димәк, әлеге әсәрнең дә әһәмияте кимемәячәк, арта гына барачак. Чыңгыз Айтматовның «Диңгез яры буйлап чабучы ала эт» повестеның да («Знамя» журналы, 1977, 4 сан) укучылар арасында зур популярлык казануы язучының җәмгыять тормышында иң өлгереп җиткән рухи проблемаларны вакытында һәм нечкә итеп сизә алуы, аларны бар тулылыгы белән, сәнгатьчә оста һәм үтемле гәүдәләндерә белүенә бәйләнгән. Повестьның төп герое булган яшь малайның Олы Томанда адашмыйча исән калып, үз ярына — чыгып киткән Ярына кайтып җитүе — укучы күңеле өчен зур рухи батырлык, чорыбызның сәнгать әсәре тарафыннан ачылган олы мәгънәле батырлыгы. Илебез халыклары әдәбиятлары соңгы елларда нәкъ әнә шундый әсәрләр белән үз алларына партия тарафыннан куелган зур бурычны — халык рухын, халык күңелен нечкә сәнгатьлелек белән тәрбияләү бурычын үтәүдә нык активлаштылар, үзләренең көчен һәм эзләнүләрен арттырдылар Нәтиҗә буларак, шул нечкәлеккә ирешү аркасында, тулаем әдәбиятның да халык алдында абруе үсте, укучыларны үзенә тарту сәләте артты. Әдәбият кеше күңеленә (димәк, тормышка да) тәэсир итүче реаль көчкә, җәмгыятьнең рухи тормышын активлаштыручы бер катализаторга әйләнде Реаль тормыштагы драматизмны, катлаулы чынбарлыкны сизгер тотып алуның уңышлы мисалларын үзебезнең татар әдәбиятыннан да куп табарга мөмкин. Мәсәлән, тәнкыйтьчеләр һәм прозаиклар секцияләре үткәргән «Революция һәм язмышлар» дип исемләнгән зур дискуссиядә катнашучылар Гариф Ахуновның «Идел кызы» романында революцияне кабул итүгә бәйле бик күп мәсьәләләр нечкә тасвирланган дип бәяләделәр. Бу роман уңае белән үз-үзебезгә шундый сорау да бирергә мөмкин кебек. Хезмәт ияләре интересларын күздә тоткан революцияне тасвирлаганда, бүтән образлар белән бергә, Габбас мулла кебек кешеләргә дә игътибар итү — әсәр идеясе өчен нәрсә бирә алыр икән? Андый тип шәхес революция темасын ачыклауга нинди яңалык кертә алыр? Тормыш вакыйгаларының тышк|,1 чагылышын гына күргән язучы Габбас мулла кебек образда бәлки зур мөмкинлек тапмас иде һәм аның урынына үз башыннан шаушулырак вакыйгалар кичергән кешеләрне кертергә тырышыр иде. Ә «Идел кызы» романында Габбас мулла образы нәкъ менә революциянең олылы- гыи. аның тормышны тирәннән актарып килә торган, үтә җитди һәм көчле агым икәнлеген ачып сала. Дөрес, бу герой революциягә илтә торган юлны әле таба алмый, ул юллар буталчыклыгында адашып һәлак була. Ләкин әсәрдә бик ачык сизелә ___________________________________________________ аның күңел юнәлеше, хезмәт кешесе гаиләсеннән чыккан намуслы зат буларак, җанының нечкә омтылышы революциянең якты идеалларына, аның нигез матурлыгына таба бара. Әгәр дә ул тагын күпмедер яши алган булса, һичшиксез, революция яклы ♦ көчләр белән аңлаша алыр һәм анда үзенең реаль урынын да тоя башлар иде Әнә, шулай итеп, язучы әйтергә теләгән фикер — революциянең зурлыгы, тормышчан- = лыгы әсәрдә нечкәрәк, тирәннәнрәк, димәк, сәнгатьлерәк итеп китереп чыгарыла. х Ә моңа ирешүдә, әлбәттә, язучы шәхесенең тормыштагы нечкәлекләргә игътибарлы булуы, зур рухи тәҗрибәсе хәлиткеч роль уйнаган. Элеккерәк еллардагы әдәби иҗат 2 тормышыннан Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», «Рәшә» повестьларын искә г төшерсәк тә—язучы күңеле чынбарлык белән нечкә тоташа алганда нинди уңышлы £ сәнгать әсәрләре иҗат ителүен яхшы күрербез. Менә «Әйтелмәгән васыять» — н аның язылуына инде 13 ел вакыт үткән. Ә ничек актуаль яңгырый ул! Бүген, күпләгән = кешеләрнең үз күңелләрендә шәһәрчә яши башлау үзгәрешен кичерүе заманында, £ элеккеге кадерле һәм ияләнгән тормыштан аерылу, аның белән мәңгегә хушлашу . чорында, шул аерылышуның рухи тетрәнүләрен кичергәндә бу әсәр юл яктыртучы ут кебек җемелдәп, кешеләргә табигый һәм дөрес үсү юнәлешен күрсәтеп тора Ә бит ® әлеге повесть иҗат ителгән чорда язылган шактый әсәрләр инде мәгънә ягыннан = тоныкланып, төссезләнеп калды. «Әйтелмәгән васыять» исә үзенең тирәнлеген, сән- гатьчә көчен һаман күбрәк итеп ача тора! Әйе, язучының бай рухи тәҗрибәсе булу ~j һәм тормышка тирән үтеп керү кирәклеге хәзерге әдәби процесста шактый универ- д, саль таләпкә әйләнде. Ул инде еш кына әсәрнең уңышын хәл итүче бердәнбер сый- >> фат булып та тора. Ләкин соңгы елларда басылып чыккан күп кенә әдәби әсәрләрне укыганда, алар- < да еш кына әнә шул «рухи тәҗрибә» дигән күңел байлыгының азлыгы үзен сиздерә. * Бу, күрәсең, язучыларыбызның моңарчы гел тормышның тышкы чагылышына — фактка, вакыйгага гына игътибар итәргә ияләнгән булулары, әдәби тәнкыйтьнең дә әсәрне анализлаганда аны тормышның җанлы организмы итеп түгел, ә «сюжет», «идея» кебек төшенчәләрнең механик җыелмасы төслерәк кабул итүе нәтиҗәседер «Соңгы елларда безнең проза нишләп бөтенсоюз укучысының игътибарын җәлеп итәрлек әсәрләр бирә алмый?» дигән борчулы сорауга да менә шушы хәл шактый ачыклык кертә кебек. Безгә вакыйгаларның, фактларның эченә үтеп керердәй рухи тәҗрибә куәте җитеп бетми, нәтиҗәдә, иҗатчының бүгенге реаль чынбарлык алдында берникадәр көчсезлеге ачыклана. Рухи тәҗрибәнең әдәбиятта ничек чагылуы хакындагы гомумирак фикерләрдән соң, инде бүгенге көндә иҗат итүче яшь язучыларыбызның рухи тәҗрибәләре мәсьәләсенә әйләнеп кайтыйк. Алар күңелендә әнә шул кадерле байлык никадәр соң? Яшь язучыларыбызның күңел көчләрен билгеләүче эчке энергияләре нинди микъдарда? Соңгы вакытта басылып чыккан яки әдәби җәмәгатьчелектә фикерләр уяткан кайбер әсәрләр нигезендә шул турыда уйланып алыйк Романтик ашкыну, олы эшләргә Һәм үз-үзеңне тиз. арада расларга омтылу — Һәр заман яшьләренә хас сыйфатлар, һәм шушыларга бәйле рәвештә, яшьләр дию белән, күп чагында безнең күз алдына үзүзенә нык ышанган, өлкәннәрне искелектә гаепләргә ашыгучы, фыртрак кыяфәтле яп-яшь егет килеп баса Хәтта кайчагында әнә шундый тип безнең күз алдында бетен бер буынның символы кебек тә гәүдәләнеп ала. Әйе. яшь буынның яңача. үзенчә фикерләве — дөрес һәм кирәк Аның һәр хакыйкатькә үз тәҗрибәсе, үз акылы белән барып җитәргә теләве дә бик аңлашыла Карл Марксның да иң яраткан әйтеме -һәр нәрсәне шик астына ал!» дигән девиз булган бит Әлеге лозунг яшьләрне еш кына ачышларга, дөньяга, яшәүгә карата яңа һәм зур сүз әйтергә дә алып килә. Дөрес, ул вакыт-вакыт кешеләр яшәешен тотып торган иң изге хакыйкатьләргә, озак еллар сыналып килгән байлыкларга дикъкатьсез булуга, санга сукмауга, исәпләшмәүгә үк тә китереп чыгара. Берара безнең яшь язучылар иҗатында да шуңа охшашрак күренеш булып алды. Тормышта берегеп тоташкан нокталар булмау, яшәү хакында аның үзеннән, анда хан-яшь түгеп, күп нәрсәгә шаһит булып яшәгән үз күңелеңнән чыгып түгел, ә кайдадыр очратып ошаткан матур һәм оригиналь карашлар, фикерләр буенчарак язу сизелде. Ягьни тормыш үзәгеннән яшь язучы күңеленә яшәү суты китерә торган, тере элемтә урнаштыручы тамыр юк иде. Әнә шундый тормыш суты килмәү, үз чиратында, җиңелчә оригинальлеккә, тыштан отышлы кебек то.лган, матур күренгән эпизодлар, кыэыклы-кызыклы аерым фикерләр, детальләр белән мавыгуга китерде. Ә яшь язучының әйләнә-тирәсендә булган язмышлар һәм тормыш читтә калды. Яшь язучылар иҗатында кичерелгән әнә шундый халәттән икенче сыйфат үзгәрешенә күчеш процессының шактый символик күренеше Марсель Галиевнең «Кар абагалар* повестенда ачык күренә. Повестьның төп герое Данияр (Данияр характерының диалектикасы авторның үз иҗат принципларына шактый тәңгәл килә, аларның эзләнүләре бер-берсенә аваздаш) салкын матурлык, җиңелчә оригинальлек катламын үтеп, реаль кешеләр яши торган чын хисләр, чын кичерешләргә омтылып яши. Әсәрнең исеменә үк күтәреп куелган образ — кыш көне тәрәзәгә табигать ясый торган бизәк, кар абагалар — нәкъ әнә шул салкын матурлык катламы. Автор шул катламны, күңел тәрәзәсендәге кар абагаларны эретеп, урамдагы, дөньядагы кешеләрне күрергә, алар белән җан уртаклыгы табарга, алар белән бергәләп сөенергә, кайгырырга тели. Аның күңеле әнә шул зур дөньяга сусаган. Ләкин повесть герое ул дөньяга ничек, нинди юл белән чыга алыр? Әсәрдә әлегә моңар җавап юк. Димәк, бу мәсьәлә авторның үзе өчен дә ачыкланып җитмәгән. Тормышка ничек чыгу юлы билгесез әле. Хәлбуки, ул «ничек?»нең очы әлеге дә баягы шул «рухи тәҗрибә» дигән эчке байлыкка барып тоташа. Бу нисбәттән караганда яшь язучы Азат Ганиевнең элегрәк басылган «Сүзсез җыр» повесте һәм күптән түгел прозаиклар секциясендә тикшерелеп уңай бәя алган «Иман» әсәре игътибарга лаек. Автор яшәүнең җитди рухи катламына шактый якын килә, кешене бөтен барлыгы белән колачлап алырга омтыла. Дөрес, соңгы әсәрдә кайбер композицион кытыршылыклар да юк түгел. Ләкин повестьның төп әһәмияте — аның эчтәлегендә, андагы бай мәгънәле коллизияләрдә. Повесть герое тормышта үзенең ныклы урынын, ышанычлы позициясен булдыру өчен армыйталмый көрәшә, шул максат белән бик күп укый, кешеләрне, яшәүне җентекләп вйрәнә — шулай итеп, ул тормыштагы рухи ныклыгын, үз иманын үҗәтләнеп, шашынып диярлек эзли. Ул җирдә үз-үзенә ышанып яшәргә тели, һәм әнә шул катлаулы рухи эзләнү процессының тулылыгы, тирәнлеге, тормыш өчен мөһимлеге ягыннан яшь язучының повесте киң катлау укучылар көткән, чын мәгънәсендә тормыш өчен кирәкле булган әсәрләргә якын тора. Алдарак карап киткән «Кар абагалар» повестенда герой олы тормышка кушылып, катнашып китү юлын эзли, «ничек?» дигән сорауга җавап табарга тели дигән идек. Ә бу әсәр әнә шул «ничек?»кә бер җавап — яшәүнең өметле бер юнәлешен тәкъдим итә. Рухыңдагы кешелеклелек тавышына, үз намусыңа, үз асылыңа тугры булу сине кешеләрнең күңел түренә алып керер, андагы җылыны, ихлас яшәүне, гап-гади бөеклекне үз каның, үз җаның, үз тәнең белән тоярга — кешечә яшәргә өйрәтер. Эчке дөньяның киңлеге, аның ачыклыгы, кешеләр яшәеше белән тоташа алу. яшь язучы шәхесен тормышның бер җанына, сизү органына әйләндерә. Рухи тәҗрибәләренең әсәрләрендә чагылышы ягыннан караганда әдәбиятта беренче адымнарын гына атлаган Нәбирә Гыйматдинова, Сәгыйть Хафизов һәм Заһир Садыйков повестьлары да үзенчәлекле. (Мин «Идел» альманахында һәм вакытлы матбугатта басылган «Китмә, улым», «Яшьтәшләр», «Ялгышсыз язмыш» әсәрләрен күздә тотам.) Дөрес, әлегә бу яшь авторларга әдәби осталык җитеп бетми. Алар- иың әсәрләрендә матур детальләр, фикерләр, отышлы, ялтыравыклы, оригиналь картиналар да табып булмый. Ләкин, аның урынына, повестьларны укыганда яшь язучы өчен, һәм, гомумән, һәр чын язучы өчен иң мөһим, иң асыл сыйфат булган бер күренеш белән очрашасың. Ул — язучы шәхесенең тормыш белән тоташкан булуы Язучы күңеленә тормыш стихиясенең җанлы килеш үтеп керә алуы. Сүз уңаенда яшь язучыларыбыз арасында еш очрый торган ике тип шәхескә, яшәү принциплары, рухи тәҗрибәләре алар иҗат итә торган әсәрләрдә ничек, нинди булып килеп чыгуына да тукталып үтәсе килә. Бу исә без сөйли торган проблема ның конкрет рәвештә яшь иҗатчыларда ничек гәүдәләнүен күрергә мөмкинлек бирә сыман. Димәк, ике тип шәхес. Беренчесе. Ул инде күптәннән яза, үзен әдәбият дөньясында байтактан үз кеше итеп тоя. Ул китаплар, хәзерге вакытта исеме еш яңгырый торган барлык язучыларның мөмкин булган бөтен әсәрләрен җыя. Алар белән бик еш мактанырга ярата. Язган әсәрләре нигездә аның үз тормышына, ул яшәгән ” урынга, эшкә кагылмый. Хәер, аның яши. кайгыра, борчыла, нәрсәнедер кире кага. § яисә кемнедер яклап тартыша торган реаль урыны, бер яшәү ноктасы, җирлеге дә 5 юк сыман. Ул бик куп фактлар, вакыйгалар белә, әңгәмә вакытларында аларны еш ~ сиптерә. (Күрәсең, аның уйлавынча, ул фактлар заман дәрәҗәсендә торуны күрсән тергә тиешләр.) Кеше буларак ул бер дә ачылып бетми, ■кешеләр белән тулысынча 2 якынаерга ярамый, югыйсә синең алар өчен кызыгың калмый» дип саный, һәм 2 аның әсәрләрендә дә син кемнедер кабатлаган матур фикерләрдән башканы таба алмыйсың. Шулай итеп, ахырга хәтле ачылып бетмичә кызыклы күренергә теләгән автор, гомумән, кызыксыз: тормышта да, иҗатта да кызыксыз булып чыга, һәм и шунда «якын җибәрмәү» дигән нәрсәнең бер маневр икәнен, күңел бушлыгының я- сизелүеннән качуда бер чара гына булуына төшенәсең. ф Икенче тип шәхес. Ул тыштан караганда ничектер басынкы, хәтта, әйтергә мөм- а> кии, мескенрәк кыяфәттә. Гомумән, теге тип яшь язучы кебек кыю, әрсез түгел. “ Теләсә нинди әңгәмәгә кушылып та китә алмый. Тик торудан уңайсызланып, катнашырга теләсә дә — аның сүзләре көлкерәк, җайсызрак чыга. Ләкин сиңа бервакыт ф аның белән икәүдән-икәү генә калырга туры килә һәм шунда син аның нинди зур дөньялы, тирән яшәешле кеше икәнен сизә, аңлый башлыйсың. Ул үзен дулкынландырган уйларын сөйли, синең кем булуыңны, аннан нәрсә көтүеңне искә дә алмый- О ча, бар күңелен ачып, бөтен күңел җәрәхәтләре, куанычлары белән сиңа тулысынча 1 түгелеп сөйли. Син инде бу чакны теге тип белән сөйләшкәндәге кебек, езек-өэек £ матур фикерләр, цитаталар тыңламыйсың, ә тулган һәм дулкынланып, тирбәлеп тора торган тынгысыз бер дөнья күрәсең. Аның язганнары — ул яшәгән тормышның үзе. Анда кеше, тере кешенең җанлы дөньясы була! Әнә шундый шәхес күңелендә яшәп алу сине дөньяның, тормышның эченә алып керә, үзенә ияртеп тирәнгә алып тешә, шунда яшәтә. Димәк, синең эчке дөньяң да. синең күңелең дә тирәнәя Яшь иҗатчылар арасында әнә шундый шәхесләр очрый. Алар мисалы безгә чын әдәбият өчен нинди шәхес кирәк булуын, киләчәктә кемнәрнең олы һәм җитди әсәрләр яза алачагын шактый ачык күрсәтеп тора. Үзенең бөтен барлыгы белән реаль яшәешкә тоташкан шәхес кенә кеше күңеле якын итәрлек, аңа җылы һәм рухи азык бирә алырлык әсәрләр иҗат итә. Чөнки аның үзенең дә эчендә рухи тәҗрибәсе, кадерле һәм изге кичерешләр байлыгы күп була, һәм бүгенге көндә язучылар ирешкән төп уңышлар да, иң беренче чиратта, әнә шул зур мөлкәт белән бәйлеләр. Әмма рухи тәҗрибә байлыгы әлегә күп кенә яшь иҗатчыларыбызга җитенкерәми кебек. Бу җитешсезлек аларга олы әдәбиятка кереп китәргә, киң катлау укучылар массасы игътибарга алырлык әсәрләр иҗат итәргә комачаулаучы төп киртә, шул юлда үтеләсе мөһим биеклек. «Рухи тәҗрибә» дигән әнә шул күңел байлыгына язучы өчен хәзер бик мөһим булган башка нәрсәләр: тормыш агышының иң үткен һәм олы мәсьәләләрен вакытында сизеп алу. аларны тоюда һәм сурәтләүдә психологик нечкәлек, тормыш каршында иҗади кыюлык һәм бүтән сыйфатлар да нык бәй ләнгөн. Димәк, рухи тәҗрибәнең язучы иҗатында тоткан урыны шактый киң, зур һәм мөһим икән Ә рухи тәҗрибә дигән байлык шәхес күңелендә ничегрәк туплана соң? Тормыш тәҗрибәсе, билгеле булганча, кешенең күп дөнья күрүе, тормыш эчендә кайнавы, кешеләр белән нык аралашуы, аларны белергә тырышуы аша җыела, шулай барлыкка килә. Ә рухи тәҗрибә исә бераз башка юл беләнрәк, үзенчәрәк туплана бугай. Аның нигезе — шәхеснең күңел сизгерлеге, рухи дөньясының нечкәлеге. Шәхеснең әйләнә-тирә тормыштагы барлык ситуацияләрне, коллизияләрне кабуя ите алуы Ягъни А М. Горькийның Сергей Есенин турындагы язмасында әйтелгәнчә — «йөрәкнең дөньядан ниндидер калканнар белән сакланмаган хәлдә булуы». Әнә шундый нигезгә, әдәбият-сәнгать өчен бик уңдырышлы булып җитешәчәк туфракка, яшь шәхес усә-үсә яңа көч, энергия туплый Кечкенәдән шәхестә тормыштагы нечкәлекләргә карата игътибарлылык тәрбияләнсә, шул нечкә кыллар аша тормышны, аның тирән аһәңен сиземли башлау булса, моның әһәмияте шәхес тарафыннан үзләштерелсә — кешенең рухи тәҗрибәсе үсү өчен шартлар уңайлаша, мөмкинлекләр зурая. Шуның өстенә кечкенә вакытта ук әдәбият һәм сәнгать дөньясы белән очрашу, шул һаваны сулап үсү, шул шифалы чишмәгә тоташу — булачак язучы һәм, гомумән, нечкә тоемлы шәхес формалашу өчен үзләре бер яңа дөнья, рухи баю. рухи өлгерә башлау җирлеге бирәләр. Әдәбият-сәнгать әсәрләре белән рухлану ул күңелнең тагын да матурая, нечкәрә төшүе, үзенә кунган тузаннан чистарынуы дигән суз. Ә шулай да, кеше күңелен барыннан да бигрәк, тормыш үзе тәрбияли Ләкин чын һәм ихлас тормыш булса гына! Әнә шундый тормыш үзе эчендә үсүче шәхескә искиткеч күп материал, чимал бирә. Яшь шәхеснең рухи дөньясы дөнья биргән шул фактларны күңел казанында эшкәртәэшкәртә, шул авыр эшкәртүнең бар газабын җанында татый-татый, акрынлап, бик акрынлап үзенә рухи тәҗрибә туплый. Кеше буларак (һәм, әлбәттә, иҗат кешесе — язучы буларак) үсә, көчәя, тирәнәя, җитдиләнә бара. Безнең яшь язучыларыбыз да хәзер үз юлларының «тормышка, кешеләргә зур игътибарлылык» дигән җитди этабына якынлашып киләләр. Кайберләре тыштан гади кебек күренгән, ләкин эчтән бик олы булган реаль тормышка бераз читләтебрәк карап йөргәннән соң, чын кичерешләргә сусап, яңадан «тормышка игътибарлылык» дигән позициягә кайталар. Яшь язучыларның соңгы еллар иҗатында әнә шундый куанычлы үзгәреш, тирәнгә, эчкә таба хәрәкәт сизелә. Әйе, ничек кенә, кайсы баштан гына тотынып карасаң да, барыбер, иң көчлесе, иң нык тәэсир итә торганы булып — тормыш, әйләАә-тирәдәге кешеләрнең реаль яшәеше кала. Галиҗәнаб Тормыш үзе кала!