Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮР АРТЫННАН ҮРЛӘР КҮРЕНӘ

... 1QD0 елның апрель ае. Казан университеты. Тарих-филология факультетында I Vvv гыйльми совет утырышы бара. Залга күренекле галимнәр, киң җәмәгатьчелек вәкилләре җыелган. Бүген монда университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Мирфатих Зәки улы Зәкиев филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый Секретарь совет әгъзаларын, залда утыручыларны диссертантның тормыш юлы белән таныштырып чыга: 1928 елның 14 августында крестьян гаиләсендә туган. 1936 елда Ютазы урта мәктәбенә кереп, 1946 елны шул ук районның Кәрәкәшле урта мәктәбен тәмамлаган Мәктәптә уку белән бергә, каникул вакытларында авылда көтү көткән, тимерче булган, колхозның ревкомиссия члены итеп сайланган. 1946 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергән һәм аны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, 1951—1954 елларда кафедра каршында проф. Л. Җәләй җитәкчелегендә аспирантура үткән. Аспирантураны диссертациясен вакытыннан алда яклап тәмамлаган. 1954—1960 елларда татар теле кафедрасында өлкән укытучы һәм доцент булып эшләгән... Диссертант, кафедра артына басып, үзе башкарган хезмәт турында сөили. Аның темасы — «Татар әдәби теленең синтаксик төзелеше». Бу көн килеп җиткәнче, күлме эш эшләнгән: хәзерге татар әдәби теленең синтаксисына багышланган ике монография, «Татар теленең синтаксик төзелеше» исемлә утыз табаклык монография, урта мәктәпләр өчен синтаксис дәреслеге һәм программалар, дистәләгән мәкаләләр язылган. Оппонентлар — Мөскәү профессорлары Б. А. Серебренников һәм Е. И Убрятоаа. Уфадан профессор Җ. Г. Киекбаев диссертантның хезмәтенә югары бәя бирәләр. Берничә ай үтүгә. Бөтенсоюз Аттестацияләү комиссиясе М. 3. Зәкиеене филология фәннәре докторы итеп раслый. Бер елдан аңа профессор исеме бирелә. Аңа нибары утыз биш яшь була. М. 3. Зәкиев — Казан университетының татар теле кафедрасына нигез салучы да Кандидатлык диссертациясен яклап, кафедрада эшли башлагач, ул муеннан гыйльми эшкә чума, укыту-тәрбия эшләрендә тел һәм әдәбият кафедрасы мөдире X. Госманның ышанычлы ярдәмчесе булып китә. 1960 елдан татар теле һәм әдәбияты кафедрасы икегә — тел һәм әдәбият кафедраларына аерылган вакыттан алып 1965 елга хәтле М. 3. Зәкиев кафедра мөдире булып эшли. Үзенең фәнни, оештыру, тәрбияви эшчәнлеге белән инде танылып өлгергән яшь галимне 1965 елда Казан дәүләт педагогия институтына фәнни эш буенча проректор итеп күчерәләр. 1967 елда ул институтның ректоры итеп билгеләнә һәм хәзерге көнгә хәтле шул постында зшли. Педагогия институты соңгы ун ел эчендә гаять зур уңышларга иреште. Институтның социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе педагогик югары уку йортлары арасында беренче урынга чыгуы да М. 3. Зәкиев җитәкләгән коллективның нык. ышанычлы адымнар белән һаман алга баруы турында сөйли. Студентларның укуын, көнкүрешен, ялын оештыруда институтның казанышлары зур. Институтта фәнни, укыту һәм тәрбия эшләренең югары дәрәҗәсен билгеләп, 1977 елда хөкүмәтебез аның байрагына Хезмәт Кызыл Байрагы орденын такты. теп утыра... Ректор һәр мәсьәләне җентекләп тикшереп, оператив рәвештә тиешле чаралар күрергә ярата. Аның гадәте шул: «Бүгенгене иртәгәгә калдырма» Ничек өлгерә икән бу кеше? дип үз-үзеңә кат-кат сорау бирәсең. Чыннан да, ул — СССР Фәннәр академиясе каршындагы тюркологлар комитеты члены, «Советская тюркология», «Совет мәктәбе» журналларының редколлегия члены, Казан шәһәр комитеты депутаты. КПССның Бауман райкомы бюросы члены. ТАССР Мәгариф министрлыгы коллегиясе члены, РСФСР Мәгариф министрлыгының милли филология буенча гыйльми комиссиясе председателе... Бу елларга хәтле үк шулай булган: университет елларында группада комсорг, үзе укыта башлагач — группа җитәкчесе, студентларның фәнни түгәрәге җитәкчесе, факультетның партбюро члены, партбюро секретаре... Бөтен илебезгә танылган институт җитәкчесе булу җиңел түгел Ләкин Мирфатих Зәкиев үзенең яраткан фәненнән бер көнгә дә аерылып тора алмый. Көне буе институт эшләрен хәл итеп утырса да, кичләрен, ул, онытылып, алдагы кичне өзелеп калган фикерләрен искә төшерә, соңгы елларда үзен бөтенләе белән биләп алган проблемаларны өйрәнә... Беренче фәнни мәкалә язуына егерме алты ел үткән. 1952 елдан башлап, «Совет мәктәбе», «Казан утлары» журналларында, газеталарда аның беренче мәкаләләре басыла. Алар татар теле синтаксисының аерым мәсьәләләренә, тәрҗемәләргә, матбугатта яңа чыккан китапларга, дәреслекләргә багышланган. 1954 елда «Хәзерге татар әдәби телендә хәбәр» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, галим күп кенә еллар буе синтаксисны өйрәнә. 1958 елда К ДУ студентлары өчен дәреслек итеп чыгарылган «Хәзерге татар әдәби теле. Синтаксис» татар теленең синтаксик төзелеше буенча беренче махсус монография иде Бу хезмәт университетта фәнни эшләр буенча бирелә торган беренче премиягә лаек булды. Ә галимнең «Татар теленен синтаксик төзелеше» (КДУ, 1963 ел) исемле монографиясе барлык төрки телле республикаларда синтаксис буенча эшләүчеләр өчен күп еллар Үзең эшләмичә. башкаларны эшләтеп булмый. Үзең янмыйча, башкаларны яндырып булмый. Профессор М 3 Зәкиев көне буе институтта. Соңгы кеше булып киткән көннәренең исәбе-хисабы юктыр Институтның барлык эшләрен нечкәләп белә. Берсен генә дә икенче дәрәҗәдәге эшкә исәпләми. Фәнни, уку-укыту, төзелеш, комсомол, профсоюз, спорт эшләре — һәрберсен вакытында һәм уңай хәл итәргә кирәк. Ректорның кабул итү бүлмәсендә көне буе эшлекле җанлылык: кафедра мөдирләре җыелышы; ректорат утырышы; студент стипендия сорап гариза белән килгән; галимнең аспиранты консультация көтеп утыра; аның элекке шәкертләре консультациягә килгәннәр яки болай сагынып, күрәселәре килеп утыралар; нәшрияттан бик тиз карап чыгар өчен корректура китергәннәр; яңа гына почта килгән; Уфадан, я Саратовтан, я Мәскәүдән берәр галим кө Профессор М. 3. Закиев үзенең эш кабинетында. буе файдалы кулланма булып килә. Хезмәтнең рус телендә язылган булуы аның фән- ни-практик дәрәҗәсен тагын да күтәрә. Ирексездән М. Казембек сүзләре искә килеп тешә «Общая грамматика турецко-татарского языка» дигән хезмәтенең керешендә ул болай дип язган: «Озак та үтмәс, төректатар телләренең мин язганга караганда тулырак һәм төгәлрәк синтаксик кагыйдәләр җыелмасы рус телендә басылып чыгар: бу өлкәдә мине дәвам иттерүчеләргә чын йөрәктән зур уңыш телим» (1846 ел. 7 бит). Яшь татар галименең төрки телләрдән татар теле синтаксисын монографик планда тикшереп чыга алуы М. Казембек теләгән уңыш иде Галим соңгы елларда татар халкының формалашуына мөнәсәбәтле рәвештә татар теленең барлыкка килүе мәсьәләләренә зур игътибар бирә Дистәләрчә мәкаләләрендә. «Туган тел үсеше» (Казан, 1967 ел). «Татар халкы теленең барлыкка килүе» (Казан, 1977 ел) кебек хезмәтләрендә бу проблема шактый нигезле хәл ителә. Соңгысына язылган рецензияләрнең берсендә билгеләп үтелгәнчә. М. 3. Зәкиев хезмәтенең иң әһәмиятле ягы шунда: «ул телне лингвистика кысасында гына түгел, ә бәлки халык тарихы, аны өйрәнүче фәннәр (археология, антропология, этнография һ. б) белән тыгыз бәйләнештә карый. Тел күренешләренә комплекслы якын килү автор тикшеренүләренең кыйммәтен арттырган һәм андагы нәтиҗәләрнең яңгырашын да көчәйткән. Шуның аркасында бу китапта тел тарихы аша халыкның катлаулы тарихын да шактый дәрәҗәдә күзалларга мөмкинлек туа» («Социалистик Татарстан», 1978 ел, 16 февраль саны). Галимнең мавыгып эшли торган тагын бер өлкәсе бар. Бу — урал-алтай телләренең тарихгенетик уртаклыгын алга сөрә торган алтаистика фәне Сүз уңаенда әйтеп китик: бу проблеманы төрки тел белемендә бөтен кыюлыгы белән күтәреп чыгучы галим башкорт профессоры Җәлил Киекбаев була. М. 3 Зәкиевне дә бу өлкәгә ул «индерә» Бу иҗади дуслык еллар буе дәвам итә Киң күңелле, ачык йөзле, талантлы тел галиме, актив җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм фольклорчы Җәлил ага Киекбаев турындагы истәлекләр китабында («Дәртле йыр», Өфе. 1974) М. 3. Зәкиев Җәлил аганың бер сүзен искә төшерә; «Ялгыз агачның чын мәгънәсендә матур, төз. биеккә омтылып үсүе табигатьтә бик сирәк очрый... Димәк, агачның үсүе өчен урман булу кирәк, ә ялгыз агач урман түгел әле ул. Тормыш максатың үзеңне күрсәтү түгел, ә кирәкле эш эшләү булса, якын-тирәңдә үзең кебекләрне булдырырга, үстерергә кирәк, шунда гына чын мәгънәсендә алга китеп була, эшне югарыга, биеклеккә күтәреп була», (41 бит) дип ӘЙТКӘН аңа Җ. Г. Киекбаев Бик иртә аспирантлар белән җитәкчелек итә башлаган М 3 Зәкиев- нең шәкертләре ике дистәгә якын. Алар Казан. Саратов. Башкорт дәүләт университетларында. Казан. Баку. Стәрлетамак педагогия институтларында, Казанның фәнни- тикшеренү институтларында, матбугат органнарында эшлиләр Алар арасында ике фән докторы һәм унбишләп фәннәр кандидаты бар Ректор булу естенә, М. 3. Зәкиев 1965 елдан бирле педагогия институтының татар теле кафедрасын җитәкли Укыту процессын камилләштерү, яңа лекция курслары, ярдәмлекләр, дәреслекләр әзерләү, программалар тезү һәм бастырып чыгару, фәнни җыентыклар төзү һәм башка мәсьәләләр буенча кафедрада зур һәм нәтиҗәле эш алып барыла. «Хезмәтенә күрә хөрмәте», ди халык. Хөкүмәтебез галимнең хезмәтләренә югары бәя бирде М. 3. Зәкиев Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр, «СССР- ның югары мәктәбе». «СССРның мәгариф отличнигы» значоклары белән бүләкләнде. 1970 елда аңа Татарстанның. 1976 елда РСФСРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде. Шушы елның августында профессор М. 3 Зәкиевкә илле яшь тула Илле яшь ул иҗади гомернең яртысы гына. Без, аның хезмәттәшләре, галимне кайнар котлыйбыз һем аның яңадан-яңа фән үрләренә күтәрелә баруын, тел белемен берсеннән-берсе кыйммәтле яңа хезмәтләр белән баетуын телибез