Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Юлга чыгам «Агыйделнең аръягында Бер энәгә — бер сыер!» — Юк, юк, алай көлмәгез сез! Дәрте барлар юл йөрер! Күңелләрем иләсләнсә, Әй, әйләнәм сабыйга! Ышанам — мин юк җирләрдә Могҗизалар барына: Алтын таулар калыкканга, Көмеш сулар акканга! Ярсып, яшь гомерләр түгел, Поезд гына чапканга... Эзләрмен дә табармын күк — Килер кебек бөек көн! Миңа дигән утрау бардыр — Диңгезләр күп, ил иркен. Дәртем таша. Юлга чыгам. Озын торна-хыялым Аккош булып йөзәр әле Бер күлендә дөньяның! Кол Минем биләмәләремдә Кол бул әле! Боерсам — нур, ә боерсам — Гөл бул әле. Минем алда йомшак кына Басып йөр син. Баш и! Тезлән! ...Тик күңелемә Патша бул син! «Аһ, падишам!» — дигән бул да Кол ит мине, «Баш өсте!» дип, нур ит мине, Гөл ит мине... Бер күз салсаң, гөл булырмын, Берүк йолкып ташлама. Карамасаң, таш булырмын, Тик гөл чыгар таштан да... Бездә яз бит. Ярдан чыкты хисләр, Актарылдым синең каршыңа. Сездә җирләр бигрәк туң икән шул, Юк икән шул сыңар тамчы да... Ах, боз булдым! Ап-ак бозлар булдым! Эресәм дә, инде ташымам... Мәхәббәт һәм мәкер Чирлә әле, чирлә әле Үлем чирләре белән. Саташ та шунда әйт әле: «Үлим сөйгәнем белән». Чакырырлар. Мин килермен. Йөрәгеңне ачармын. Йөрәгемнән йөрәгеңә Тәмуг уты чәчәрмен! Син үләрсең! Мин шатлыктан Елый-елый көләрмен! Йөрәгеңне үбәрмен дә Күз яшьләрем сибәрмен... Терелтермен! һәм әйтермен: «Үтердем дә коткардым! Күз яшем тамган йөрәккә Хуҗа булып мин калдым! Ай-йолдызлар, хатын-кызлар — Бөтен күзләр! Белегез: Мин җан керттем йөзләренә — Карамагыз берегез!» ...Чирлә әле, чирлә әле Үлем чирләре белән. Терелмәсәң, үлим әйдә, Үлим сөйгәнем белән! Элек кигән күлмәкләрем сакланмаган, Элек булган теләкләрем акланмаган, Элек янып сөйгән ярым ятка калган. Ул күлмәкләр — яшьлек төсе — онтылмаган. Ул теләкләр искә төшсә, һушсыз калам, Ул мәхәббәт төшкә көрсә, утсыз янам. Әй, сакламыйк әле җанның салкын көлен! Көлдә аунап куанырга — кошлар түгел! Сүнгән утлар — ул мәетләр — ышан, күңел! Иссен җилләр — очсын көлләр! — бушан, күңел! Корып була бу тормышны, ләкин Борып булмый икән үзеңчә. Дөнья чиксездер дә түгәрәктер... Гомер — чикле. Вакыт — озынча. «Син көчле!» диючеләргә Мин яңадан үз-үземә кайттым: Аек башлы горур бер кеше — Күп көлми дә, күп еламый торган, Акыл — камил, рухият көчле. Мондый кеше инде шәп төсле... Үз-үземнән кире китәр идем Киң күкрәкле көчле ярыма. «Тилекәем!» — дисә, көләр идем һәм тилерер идем тагын да. «Бәләкәчем!» — дисә, елар идем, Тезләренә сарыла-сарыла. Горур башкаемны ияр идем, Үлән булыр идем алдында. Акылсыз һәм көчсез калыр идем, Көчле ярым булса янымда... Яз килде дә, тауның күкрәгеннән Агып итте карлар-ташкыннар. Ә горур тау калды кара көеп, Яшьләр коеп кыя ташыннан. Беркөн кайтыр карлар, болыт булып: Җылы яңгыр, салкын боз сибеп... Тау аларны тагын кабул итәр — Нишләсен тау? — хатын-кыз кебек... Ак тау һәм Мөхәммәт Әйтә идең: «Мин — Мөхәммәт, син — тау. Тау килмәсә, килер Мөхәммәт». Ә калдыргач җилдә-яңгырларда, Тау ватыла икән, ниһаять... Боз тауларым сиңа эрер иде, Таудай учак яксаң, Мөхәммәт! Тик учагың бигрәк түбән иде, Сүрән иде синең мәхәббәт... Ап-ак таулар исләренә төшсә, Киләм, диде, килер Мөхәммәт. Тауны эзләр — анда инде үзән... Әллә ничек икән бу хәят! Әллә ничек булдың, мәхәббәт! Әллә кайда йөрдең, Мөхәммәт! Дәшмәүчеләр беркемне дә тыңламый дип уйламагыз. Дәшмәүчеләр бернәрсә дә аңламый дип уйламагыз. Дәшмәүчеләр барын аңлый, сизә дип тә уйламагыз. Дәшмәүчеләр барына да риза дип тә уйламагыз. Дәшмәүчеләр гомер буе шым яшәр дип уйламагыз. Дәшмәүчеләр берәгәйле бер дәшәр дип уйламагь1з. Эндәшмәүчеләр турында Бернәрсә дә уйламагыз: Яхшы дип тә, яман дип тә; Башлы дип тә, надан дип тә; Олы дип тә, эре дип тә; Үле дип тә, тере дип тә... Бернәрсә дә уйламагыз — Үз сүзен әйтмәгән кеше Ул беркем дә түгел әле. Кояшлы көз Чың-чың... чың-чың... Чыңлый күкләр, Чыңлый нурлар, чыңлый һава. Көзге көн бу, изге моң бу — Сарылган ул болытларга, Җилләргә дә уралган ул, Чорналган ул чаганнарга, Кояш яна чың-чың итеп, Чың-чың килеп яфрак ява. Шуңа болыт миннән биек, Миннән биек алтын яфрак. Кояш миннән мәрхәмәтле, Җиңел җилләр миннән сафрак. Җилгә — җиңел, миңа — авыр — Вак таш баскан күңел тардыр, Куенда да ташлар бардыр... Кул авырдыр, тел авырдыр... ...Бәлки бу — җан газабымдыр?! И даһи моң! Илаһи моң! Гөнаһлымын! Кил, син кирәк! Урал миңа — күтәр мине Үз-үземнән биегрәк! Дога укыйм, кабул булсын: Вөҗданыма шул моң иңсен — Инде күңелем гел киң булсын, Инде кулым гел мул булсын, Авыр сүзем җиңел булсын... Биеклеккә саҗдә итим, Түбәнлектән тәүбә итим, Гөнаһларны яндырырга Кояш кирәк — очып китим, Бөек моңга кушылып китим! ...Чың-чың, чың-чың... Чыңлый кояш — Нидер яна... Моңнар кала. Чың-чың килеп мин дә яныйм! Саф һәм җиңел моңга калыйм һәм сезне дә чорнап алыйм!