ҖӘЛИЛНЕҢ РУХИ ТУГАНЫ
Испан шагыйре Гарсиа Лорка турында едерико Гарсиа ЛоркаБу исем егерменче гасыр поэзиясендә иң зур исемнәр — Назым Хикмәт, Пабло Неруда, Поль Элюарлар белән янәшә тора. Беек лирик шагыйрь, испан шигырен иң нечкә хисләр, тирән фикерләр, якты, үзенчәлекле образлар белән баеткан Лорка язмышында безнең сөекле шагыйребез Муса Җәлил белән дә уртаклык бар: ул да нәкъ 38 яшендә фашистлар кулыннан һәлак була. Тормышы, үлеме, и»ңвты турында төрле илләрдә йөзләрчә китаплар язылган, инде легендага әверелгән шагыйрь Испаниянең катлаулы язмышы, халыкның рухы, җан халәте символы булып яңгырый алды. Егерменче гасыр испан шагыйрьләренең язмышы, гомумән, бер-беренә охшаш; фашист диктатурасына каршы рухи көрәш, Франкога нәфрәт, республика җиңелгәч эмиграция, чит илдә үлем яки фашист төрмәләрендә газаплар, террор корбаны булу... Испаниянең атаклы биш шагыйрен бу язмыш читләп узмаган: Хуан Рамой Хименес. Рафаэль Альберти — гомере буе эмиграциядә яшиләр. Антонио Мачадо республика җиңелгәч ук Франциягә китеп, кайгыдан үлсә. Мигель Эрнандес күп еллар фашист төрмәсе газапларын татый — аны да хаклы рәвештә Җәлилнең рухи туганы дип атый алабыз!— шунда авырып үле, Лорка исә фашистлар фетнәсенең беренче көннәрендә үк үтерелә.. Шушы тарихи фаҗига, язмыш уртаклыгы, аның котылгысыз булуын тою. көрәшләргә, корбаннарга әзер тору —бу чор поэзиясенең үзәгендә ята һәм ул — аның трагик коллизиясе. Бу — Лермонтов язганча, «Ватанга сәер мәхәббәт» аны ярату да һәм аның өчен ачыну да... Шуңа да Лорка һәм аның каләмдәшләре поэзиясе — чор. заман, вакыт белән сөйләшү — диалог формасы ул. ...Федерико Гарсиа Лорка 1898 елның 5 июнендә Гренададан ерак түгел авылда туган. Гүзәл һәм кырыс Испания табигате, аеыл, чиксез кырлар, көтүлекләр, әфлисун бакчалары, киңлекләр — аның хыялының гомерлек юлдашы Төрле культуралар— антик, гарәп, яһүд, чегән катнашкан Андалузия һәм Кастилия буенча сәяхәт яшьтән үк музыка һәм фольклор белен кызыксыну, бөек әдипләр Сервантес, Кальдерон. Лоле де Вега. Гонгора, Кеведо иҗатларын өйрәнү — Лорка поэзиясенә нигез әнә шулар. Аның шигырь китаплары — «Шигырьләр», «Канте хондо турында шигырьләр». «Беренче җырлар», «Чегән романсеросы». «Шагыйрь Нью-Йоркта» һ. б. моның дәлиле. Ул сайлаган жанрлар — классик испан романсы, җырлар, элегия, мадригал, баллада, газәл, касыйдә — Лорка поэзиясенең күп кырлы булуы турында сөйли. Фольклордан өйрәнү — Лорка өчен беренче чиратта халыкчанлык мәктәбе һәм тирәнлек, шигъри рух, дөньяны танып белү, тою үрнәге. Мәңгелек темалар — туу, үлем, кереш, табигатькә мөнәсәбәт — Лоркага хас трагик төсмерләрдә чагыла. Бу Ф лның «Марина Пинеда», «Башмакчының күркәм хатыны», «Канлы туй» кебек драма, трагедияләренең дә төп сыйфаты: моңда аның образлар дәвамлылыгым, шигъри зринцилларын, төп рухын тоясың. Шигырьләр традицион форма һәм яңалык — социаль эчтәлек синтезы булулары белән характерлы. Әйтик, «Романсеро»дагы «Испан жандармериясе турында» романс — моның бер мисалы. Фашистларга каршы нәфрәт, кисәтү булыл яңгыраган бу шигырь жандармнарга да яхшы таныш була — шагыйрь юкка гына аларның «ышанычсызлар», (гәрчә Лорка бер партиядә дә тормэса да) «кызыллар» исемлегендә булмаган. 1936 елның августында шулар ук Лорканы Гранададан ерак түгел җирдә атып үтергәннәр... Лорка — бөтен симпатияләре, карашлары белән демократия, республика, гади халык тарафдары була, шуңа да бүген аның исеме көрәш, поэзия символы булып яши. Бөек испан шагыйре белән таныштыру өчен, бу санда без укучыларыбыэга Ворианың берничә шигырен тәкъдим итәбез.
Кереш моң Прелюдия Тупылдар китә тора — Күлдә кала пакь эзләре. Тупылдар китә тора, Калдырып безгә җилләрне. Җилләр төнлә йоклыйлар, Кара ефәккә төренеп, Җилләрдән кайтаваз килә, Елгалар аша үр менеп. Ябырыла күч-күч бөҗәк — Хатирәләр тына күмелеп. Тик кала нәни йөрәк, Уч төбемдә тиберченеп. Август. Шикәрләнгән персик, лимон уты төшә Бал чылаткан печән теземенә. һәм абрикос эчендәге төштәй, Кояш чума ахак диңгезенә. һәм чәкәннәр көлә качып кына, Челлә кызуыдай сары көлү белән. Тагын август... һәм сабыйлар тоткан татлы ипи Түгәрәк ай кушып пешерелгән. Йөреп кайткач иШагыйрь Нью-Йоркта • дигән китаптан Бу калада күк гөмбәзе баса, изә, Елан холкын белгән урамнарда, Кристаллашып, ак таш күккә ашкан җирдә, Чәч кыркытмый йөрим, баш — пумала. Моңсыз агач. Сынык-гарип бармак-тармак. Сабый йөзе — күкәй кабыгыдай. Күлдәвекләр сәләмәсен сөйри аяк. Шыңшый, өнсез карап, җимерек чырай. Кыршаулары белән җанны сагыш буа. һәм күбәләк... кара савытында. Йөз көн яшәп йөз кыяфәт алдым үзем. Каргыйм кыскан, изгән ят күк йөзен. ӘХСӘН БАЯН тәрҗемәләре. Г итара Әнә башлана гитара үксүе. Чәлпәрәмә килә таң касәсе. Әнә башлана гитара үксүе. О, син көтмә аннан тынлыкны, сорама син аннан тынлыкны! Бертуктамый гитара елый, азыкларда аккан судай елый. Кардан яз сораучы җилләр кебек елый, ялварма син, көтмә тынлыкны! Шулай елый кичке кояш таңны сорап, шулай елый юл югалткан юләр ядрә, шулай елый уттай кызган кайнар комнар салкын гүзәллеген сагынып төнбоекның Шулай саубуллаша кошлар тормыш белән елан угы алда торганда. О гитара, биш йөгерек хәнҗәрнең бичара корбаны! Хушлашу Мин киткәндә бу дөньядан — Япмагыз балконнарны. Әфлисун ашый балалар. (Балконнан күрәм аны.) Уракчылар бодай ура. (Балконнан карыйм аны.) Мин киткәндә бу дөньядан — Япмагыз балконнарны. Ай калыккан чакга Ай калыккан чакта кыңгыраулар тына. Урман сукмаклары — чытырманлык кына. Ай калыккан чакта диңгез — җирнең өсте, ә йөрәгем минем ялгыз утрау төсле. Ай тулганда лимон кирәк икән кемгә? Табыннарда — яшел, салкын җимеш кенә. Ай калыккан чакта, төнге бакчаларда — янчыкларда елый көмеш акчалар да. РАЗИЛ ВӘЛИЕВ тәрҗемәләре.