Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

КОШЛАР БАЗАРЫНДА

«АПДЫНБИКӘ» ПОЭМАСЫННАН ӨЗЕК

Болгар иленең шаулы базары, Гөрләп тора сорнай-сазлары, Күләгәле чуар кибетләр, Әкияттәге кала кебекләр. Еллар... еллар шактый эз бәргән, Без яшәгән җирләр үзгәргән, Калкып чыккан яңа биналар, Кешеләре башка, кем алар? Дөнья чарыгы иренеп тормаган, Бик күпләрнең гомерен урлаган, Ә табигать — һаман бертөсле, Мәрхәмәте чиксез, дөресле. Мин уйларым белән калып тын, Кошлар базарына юлыктым, Хәйран булып торам, ходая! Читлектәге кошлар моңая. Бер таныш моң ишетәм кинәттән, Агыла ул моң зарлы йөрәктән, Чыңлап куя сазның моңнары, Әкрен генә сызыла җырлары: «Сагыну-сагыш төяп күңелемә. Кайтып килдем Болгар илемә...» Мин сискәнеп киттем, ни шатлык! Җыр иясен таптым ошатып, Шул көй иде! Нәкъ шул җыр үзе! Мөлаем карт икән! Бер үзе Уенсазын чиртеп тын гына, Килде тоткын кошлар янына «Айлык -Бикә» поэмасы — мәрхүм шагыйрь Мостафа Ногманның ни соңгы әсәре. Зур күләмле бу поэма ерак Болгар чорларыннан алып язылган, рухы белән романтик дастанга охшаш. Без бу санда шул поэманың бер өлешен укучыларыбызга тәкъдим итәбез Сиздермәскә теләп ничек тә, Мин күзәтеп торам бер читтә. Кошчыга карт әйтә шелтәсен: — Син — бай кеше, чиктән үтәсең, Мин кош базарына килгәндә, Алмый китмәсемне белгәнгә, Комсызлыкның китереп хәйләсен, Күтәрәсең кошлар бәясен! Ул әрнүле ясап омтылыш, Сайлап алды ике былбыл кош. — Читлекләре нинди тимердән, Мескеннәрем күпме тилмергән! Хәзер-хәзер сезне коткарам, Озак серләшергә юк арам. Каенсарның тавы буенда, Күкрәп үскән гөлләр куйнында, Бер ялкынлы йөрәк күмелгән, , Шул йөрәкнең кайнар көленнән Ике сәрби үскән бергәләп, Ике йөрәк хисен бүлгәләп, Шул сәрбигә кунып һәр таңны 'Шатландырып мәрхүм апаңны, Сайрашыгыз бергә, мин көтәм! Кошлар очып китте читлектән. Ике нокта уйный һавада, Карт елмаеп карый аларга: «Кешеләргә дә килер азатлык, Илебездә балкыр зур шатлык!» Моңсу күзләр балкый мөлаем, Бик бәхетле кебек ул даим. Уенсазын алып кулына, Карт атлады китәр юлына. Мин эзеннән барып бер атлам, Бик сак кына дәшеп туктатам: — Кичерегез, димен, бер кичтә Мин ирешкән идем зур хискә! Җырлаганны сезнең тыңладым, Бу тылсымлы җырның моңнарын Кичерә белә тик зар иясе, Ә соң сезне кем, кем диясе? Карт әсәреп миңа күз йөртте, һәм күңлендә саклап ирекне: — «Тәфтишләмә, диде, син ансын, Кем булуым сиңа сер калсын! Минем дә бар иде яшь чаклар, Ялкын тулы кайнар кочаклар, Таң калырлык сөйгән бер ярым, Хәтерләсәм, сызыла уйларым. Ул — гыйшкында янды хисләнеп, Бу уенсаз — аннан истәлек!» Яшь пәрдәсе сарган күк булды, Тик ул аннан бик тиз котылды, Күзләренә очкын, ямь биреп: — «Ә мәхәббәт, диде, мәңгелек! Буыннардан күчә буынга, Бизәк өсти һәрбер урынга! Ярым янды күптән утларда, Мәхәббәтем күчте кошларга! Мәхәббәт ул бөек бер тәңре! Ул сихердә көчнең һәр әмре — Якты бер шәм безнең каршыда, Аңа табынып яши барсы да. Җирдә хәят ерак көннәрдән Шул бөек көч белән бизәлгән: Ал таңнарга булган мәхәббәт, Чын ярларга булган мәхәббәт, Күркәм иргә булган мәхәббәт, Болгар илгә булган мәхәббәт... Мәхәббәтнең офыгы чикләрсез! Кешеләр юк җирдә хисләрсез. Хисләр ташып тора һәр халәт. Җирдә шаһлык итә мәхәббәт!