Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕРНЕҢ КАЙНАР КҮМЕРЕ

Рус язучысы Михаил Зорин •Лампам минем сүнмәс* дигән истәлекләр китабы бастырып чыгарды. Анда ул Федор Гладков. Михаил Светлов. Михаил Исаковский. Всеволод Иванов һ.б. турында яза. Авторнын Муса Җәлил турындагы истәлеге дә шушы китаптан алынды. чыңны күмер катлавына куйсаң, җылы бәрелгәнен тоярсың,— диләр шахтерлар. Мичтә янган өй җылысы түгел, Өй җылысы, гамьсез-ялтыравык кафель салкыны калдырып, тәүлек тулганда гына бетә, ә күмер катлауларыннан, тирәннән килгән җылы, үзендә күзгә күренмәс тәшвишле, тынгысыз ялкын яшергән катлаулар җылысы сүнми дә, сүрелми дә. Кеше хәтере дә шулай. Узып киткән елларның хатирәләрен, кичке шәфәкъ утында алланган урман буен, әнкәләребезнең елмаюын, аталарыбызның моңлы җыр сузуын, яшь йөрәкләрнең очрашуын, хәсрәтле сугыш елларын, ут чолгаган станцияләрдә балалар елавын саклый ул хәтер. Ялгызлыкның авырлыгын һәм яшәү шатлыгын тою — күмер катлавыннан килгән кайнарлыкны хәтерләтә! Син тормышның ерак юлларында очраткан кешеләреңне күрәсең, аларның тавышларын ишеткәндәй, дусларча кул кысуларын, яратып аркаңнан кагуларын тойгандай буласың: әйдә, атла, курыкма. Алар, барын да яхшы итеп эшләдеңме дигәндәй акыллы күз карашлары белән сине күзәтеп торалардыр кебек О. хәтернең кайнар күмере! Синең тәшвишле, тынгысыз ялкының беркайчан да сүнмәсен, һәрвакыт көйдереп торсын. ...Башка китаплар арасында ул үзенең «Моабит дәфтәре» дигән исеме белән күңелне тартты. Фашист төрмәсендә язылган шигырьләрне укый башладым. Исеменә яңадан кат-кат карап алдым: Муса Җәлил, һәм укуымны дәвам иттем. Хәзер бу шигырьләрне бөтен дөнья белә. Китапта авторның рәсеме дә бар: яшь. түгәрәк йөзле, җитди, ләкин ирен читләренә елмаю кунган. Кара чәчләрен кыектан ачып тараган, галстугын утызынчы еллардагыча зур төен ясап бәйләгән. Бар җире гади. Тик күзләре генә Күзләре җанлы, акыллылык бөркеп тора. Йомшак елмаю һәм шаянлык бар аларда Мин китапны алып өйгә киттем. Бу җанлы күзләрне элегрәк тә кайдадыр күргән кебек идем. Аның көлгән чагын да, хәсрәтле һәм ачулы, уйчан вакытын да күрдем кебек. һәм шунда, гомер катлаулары арасыннан утлы күмер җемелдәп куйды... Хәтернең кайнар күмере... Мин Казанга танылган татар шагыйре Әхмәт Исхакка хат яздым. «Хатыгызны укыгач. 1939 елның сентябрендә, язучыларның Одессадагы иҗат йортында Муса Җәлил белән бергә булган кадерле көннәрне тагын бер кат искә төшердем...» Әхмәт Исхак күп нәрсәне хәтерли икән. «Одесса театрында без «Фаустаны тыңладык. Миндә Муса Җәлил белән төшкән берничә фото сакланган. Украин язучыларының шул вакытны иҗат йортында ял итүче хатыннары җыелып төшкән фото да бар. Икенче каттан вестибюльгә төшкәч, баскыч янындагы бүлмәдә Владимир Сосюра үзенең искиткеч шигырьләрен һәм Иван Франко У шигырьләрен укыганны да хәтерлим әле. Вестибюльдә үткәргән күңелле кичләр дә истә. Муса мандолинада, ә язучы хатыннарының кайсыдыр берсе пианинода уйный торган иде. Барыбыз да җырлыйбыз, биибез. Ә Муса мондый кичләрнең һәр вакыт үзәгендә була... Мин шушы кичәләрне оештырган шагыйрь, көр күңелле, шаян кеше Павел Матвеевич Усенконы да яхшы хәтерлим. Хатыны белән улы янЬна берме, икеме тапкыр балалар язучысы Ковальчук килеп китте. Муса ул малайны бик ярата һәм ♦ аның белән еш кына уйный торган иде...» о> Бу хат көньяк кояшының эссесе бөркеп торган үткән еллар хатирәсен алып килде, ш Муса Җәлил — бөтен дөньяга билгеле герой-шагыйрь, зур батырлыкка ия булган > кеше — әле Моабит төрмәсе дә, Гитлер эшафоты да күренеп тормаган яшьлегенә кайтты... Одессага Муса Җәлил Казаннан 1939 елның августында үзенең якын дусты. — талантлы татар шагыйре Әхмәт Исхак һәм аның хатыны Зәйнәп белән килгән иде. Үз 5 дуслары белән Муса Җәлил язучыларның иҗат йортына урнашты. Икенче катта яшәде. * Иртәнге ашка яхшы костюмнан, җете ак күлмәктән килеп керде. Йөзе тыныч, — елмаюлы. Төшке аш җиткәндә инде барысы да аның Муса Җәлиле дигән шагыйрь т булуын, Казаннан килүен. Одессаны ике сәбәп белән яратуын белеп алдылар. Сәбәп- £ ләре: биредә Пушкин «Евгений Онегинпның берничә бүлеген язган һәм монда «По- х темкин» броненосецының восстаниесе булган. ф — Одессаның яратыр җире күп. Сез ничек уйлыйсыз? •—дип көлә Муса.— Лит- _ фондта миңа Одессага июльдә барырга тәкъдим иткәннәр иде, баш тарттым. Эссе, - курорттагы кебек тәртип... Сентябрьдә килдем... Сентябрь — шатлык ае... Хәтер күп нәрсәне саклаган: шагыйрьнең кызу адымнарын, дәртле сөйләмен, кешеләр бет^н мөгамәләсендә ихлас күңелле булуын, шигъриятне яратуын... Бусы аның шигырь укыганда да, шигырь һәм шагыйрьләр турында сөйләшкәндә дә, үзе х язган юллардан да, шигырь китапларын укыгандагы уйчанлыгыннан да. иҗади серлә- < рен бүлешкәндә дә күзгә күренеп сизелә иде. Менә ничә көн инде шигыренең бер * юлын яза алмый интегә. Каләмгә бака кебек салкын, чирканыч, шома сүзләр эләгә. 5 ул аларны куа, ә алар аның бүлмәсендә яшәүләрен дәвам итәләр, әрсезләнеп кәгазенә дә сикерәләр, күрәсең Озак та үтмәде, иҗат йортында яшәүчеләрнең яңа кешеләр белән танышу һем рәхәт ялдан туган яхшы кәефләре кинәт үзгәрде. Без Гитлер Германиясенең Польшага каршы юлбасарларча сугыш алып баруы турында ишеттек. Беренче каттагы холлда иртәнге аш алдыннан Варшаваны бомбага тотулары турындагы хәбәрне радиодан тыңладык. — Бетте, дуслар! Икенче бөтендөнья сугышы башланды.—дип авыр сулап әйтте Муса Җәлил. Кояшта инде шактый каралган тәбәнәк буйлы Муса украин шагыйрьләре Владимир Сосюра һәм Павел Усенко белән янәшә басып тора иде. — Иртәме, соңмы, моны көтәргә кирәк иде,—дип дәвам итте ул. Кешеләргә бер-берен аңлау, бигрәк тә дуслашу өчен беркадәр ара кирәк. Вакыт арасы, хисләр арасы, эчке җылылыкны, ихтыяр көчен, дуслыкның, якынлыкның кирәклеген тояр ара. Муса Җәлил шундый араны санга сукмый торган кешеләрнең берсе иде. Ул тиз якынлаша, чөнки үзе, беренче булып, кешеләргә җылы караш һәм дуслык бүләк итә. Бернинди иркәлек, тәкәбберлек, бернинди мещанлык һәм ялганлык юк аңарда. Одесса педагогия институтыннан Владимир Сосюраны кичәгә чакырып һәм анда шигырьләр укуын үтенеп студентлар килде. Кызлар Владимир Николаевич Сосюраны өеннән чыгыл килгән җиреннән баскычта очраттылар. Аклы-каралы шакмаклы күлмәге, алтынсу озын толымнары белән берсе бик истә калган. Ул бертуктаусыз: — Владимир Николаевич, зинһар өчен килә күрегез.—дип үтенә торды. Сосюра кызлар чолганышында җиргә төшеп туктады. Шул вакыт аларга Муса Җәлил очрады. Сосюра аны кулыннан тотып алды да, кызларга борылып: — Бу Татарстан шагыйре Муса Җәлил була. Аны да алыйк,—диде — Алабыз. — Без бик шат. — Үтенәбез... Толымлы кыз катгый итеп: — Без сезне алырга килербез. — диде. Сентябрь булса да, көньякның җылы көннәре әле. Кара диңгез яры буенда бик тиз генә җитди һәм шаян әңгәмәләр башланып китә, шигырьләр укыла, төрле кызыклы хәлләр сөйләнә. Кинәт кенә Сосюра: — Хәзер, менә шушы минутта, кемне яратасың?—дил сорады. — Уйлап торма, мәхәббәт уйлаганны көтми... — Одессаны һәм бер ханымны... анысын әйтмим,—дип Муса җитди җавап бирде. — Ә минем анын гурында күпме томнар язганымны алла үзе генә белә.— дил көлде Сосюра. — Одесса турындамы?—дип аңламаганга салышты Җәлил. — Ул ханым турында,—дип ямансу тон белән әйтте Сосюра. Иҗат йортында язучылар шаян шигырьләр, эпиграммалар, мәзәкләр һәм гади ген? итеп рәхмәт сү >ләре язган китап бар иде. Бер яшь язучы иҗат йорты белән саубуллашып, үзенең тойгыларын шигырьгә салган. Шигырен акка күчереп утырган егет янына Муса килде дә карап тора башлады: Одесса — матур дамалар шәһәре. Одесса — эпиграммалар шәһәре. Одесса — демонстрацияләр шәһәре. Оде. а— нәфис грацияләр шәһәре. Әдәби вариацияләр шәһәре. Исемнәрдән күзләр камаша: Багрицкий. Пушкин. Олеша. Катаев. Петров һәм Инбер, Артык сүз кирәкми һичбер. Одессада зәп-зәңгәр күк, Одесса матур чәчәк күк. Җәлил яшь егетнең иңенә кулын салды да язганнарын тиз генә укып болай диде: — Тукта, бир әле каләмеңне,—һәм шунда өстәп куйды: Одесса — Ватаным күрке булса. Барысы белән дә риза — Муса. Истәлекләр язылган китапны актарып чыккач, Муса башын чайкап куйды: — Бер фикер килде әле: «Одесса язучылары һәм язучылар Одесса турында» дигән җыентык чыгарасы бар. Менә дигән китап булыр иде ул!.. һәм ул Эдуард Багрицкийның озын шигырен һич төртелмичә күңелдән укый башлады: Клыкастый месяц вылез на востоке, Над соснами, костяками скал... Здесь он стоял... Здесь рвался плащ широкий. Здесь Байрона он нараспев читал... Муса шигырьне сөйләп бетерде дә. китапны күкрәгенә кысыл, хыялланып әйтте: — Ул җыентыкны «Александр Пушкиннан Григорий Захаровка чаклы» дип атаргадыр бәлки. Григорий Захаров — Одесса шагыйре. Аз сүзле, тыйнак, уйчан — иҗат йортына еш килеп торды. Җәлил Одессада туып үскән язучылар белән очрашуларын исенә төшерде. Барыннан да күбрәк Багрицкий турында сөйләде — Ул минем шигырьләремне тәрҗемә иткән иде,— дип горурланды Җәлил.— Бервакыт квартирасына бардым. Багрицкий китап укып утыра, үзе тәмәке тарта. • Чакырылмаган кунак татардан яман».—дидем мин. «Барлык мәкаль дә акыллы һәм үткен дип әйтеп булмый»,—дип җавап бирде Багрицкий. — Күбесе искергән... Бу .мәкальне яратмыйм мин. Кара әле, бәләкәй татар малае.—ул вакытта мин тагы да сәбәнәгрәк идем,—берәр шигыреңне үз телеңдә укы әле» Мин укыдым... — Тагын,—дип үтенде Багрицкий. — Безнең телне беләсезме әллә? ф -— Юк, ләкин телдәге рифмалар, ритмнар синең шагыйрьме, түгелме икәнле- щ - бик күп кеше җыела иде. Шундый иртәләрнең берсендә ул минем бүлмәнең ишеген ачты. — Кызыл Армия Көнбатыш Украина белән Көнбатыш Белоруссия халкына ярдәм- с гө кузгалды,— диде ул. х Бу хәбәрне ишеткәндә кырынган чагы булган, ахры — бер яңагында сабын күбеге, кулында* ялтыравык пәке. г Радиодан Михаил Светлов, Лебедев-Кумач һәм Павло Тычина шигырьләрен укый- “ лар. Нык бәдәнле, кояшта янган Муса исә ак майкадан басып тора һәм кыенсынып 2 әйтеп куя: ф — Ә мин монда лирика язам — Кара диңгез, мәхәббәт... Ял белән хушлашырга _ вакыттыр, ахры,— ди. - Бу кичне ул мандолинада ниндидер моңлы, кайгылы көй уйнады. Башын кыек а, салып, тирән сагыш белән мандолина кылларына караган иде. л Китәр алдыннан ул барыбыз белән дә саубуллашып чыкты, һәркайсыбыэга җылы (_ сүз тапты. Тәшвишле, сугыш еллары иде бит. Икенче бөтендөнья сугышы бара. Гит- = лерчылар Польшаны таптыйлар. Җәлил, борынгы гадәт буенча, юлга кузгалыр алдыннан чемоданын куеп утырды. s — Өйгә кайтырга вакыт, Казанга... Ял иттек... Сентябрь шатлыклы ай... S Сүзләре ничектер бик моңсу, күңелсез булып ишетелде Аннары, кузгалып, чемоданы өстенә плащын куйды да, ашыгып диңгезгә төште, учы белән су алып юынды Чәчләре юешләнеп, елмаюлы йөзеннән су тамчылары тәгәрәде — Әй, Кара диңгез!.. Әйбәт диңгез!.. Кулларын селтәп су тамчыларын койды; — Үзем белән алып китәр идем шул диңгезне — Алып кара! — дип янаган булды Владимир Сосюра.— Идел генә азмы әллә сиңа?! Муса ташка басып юына, дулкыннар аның туфлиләрен чылата ә ул. шушы ярда соңгы кат басып торуын, соңгы кат диңгез белән хозурлануын сизгәндәй, аерылып китәргә теләми. — Әй, Кара диңгез!.. Әйбәт диңгез!.. һәм иелеп торган җиреннән безгә шаян караш ташлый. Юк, өметсез һәм сагышлы аерылу булмады бу. Шулай чын күңелдән хушлашу — Мусаның гадәтендә икән. Иртән Мусага балык сатучы теге ике малай йөгереп килде Кулларында киптереп бауга тезгән балыклар Алтын сыман кабыклы, зур, симез балыклар Сайлап тезгән күк. Верандадан бөр хатын: — Малайлар, балык сатасызмы?—дип кычкырды — Юк,— диде дларның берсе, күңелсез генә. Таш баскычлардан күтәрелеп бүлмәгә керделәр дә. уңайсызланып, туктап калдылар. — Кая керәсез! Кара син, спекулянтларны, бүлмәгә үк керәләр.. — дип кычкырды апарта ей җыештыручы хатын. — Без Муса абый янына. — Муса абыегыз юк бит инде, китте Муса абыегыз... Икенче каттан тошеп, моңаеп калган малайлар янына Сосюра килде: — Чыннан да., китте ул_. — Без аңа балык китергән идек, юлга дип. — Товарыгыз әйбәт, сатыгыз,— дип киңәш итте өй җыештыручы. — Сатлык түгел._ Муса абыйга дип әйткән идек... һәм саубуллашып та тормыйча, күңелсезләнеп китеп бардылар. Верандадагы хатын гына әле һаман: — Малайлар, күпме сорыйсыз? — дип артларыннан кычкырып калды. Малайлар дәшмәделәр. Әйләнеп тә карамадылар. 1945 елның язында совет гаскәрләре Моабит төрмәсен азат иттеләр, Камера- каберләр, казаматлар, җәзалау бүлмәләре, сулы карцерлар, күселе карцерлар, дүрт- стенасы да токлы — сөялеп кара! — карцерлар, үлем җәзасына хөкем ителгәннәр камерасы, көчле прожекторлар белән яктыртылган — күзне сукырайта — камералар, тоткыннарга тәҗрибә ясый торган камералабораторияләр Китаплар аунап яткан төрмә китапханәсендә сугышчылардан берәү идәннән немец китабын алды. Китапның соңгы битенә русча язылган көйдергеч сүзләр бар: «Мин—танылган шагыйрь Муса Җәлил, сәясәт өчен Моабит төрмәсенә ябылдым- һәм атылуга хөкем ителдем.. Минем сәламемне А. Фадеевка. П. Тычинага, туганнарыма тапшыруыгызны үтенәм». Моабит төрмәсенә Муса Җәлил ничек эләккән? Моабитның дәһшәтле камераларына кадәр нинди канлы юллардан үткән ул? Старая Руссо районындагы сугышларда авыр яраланган Муса Җәлилнең әсирлеккә төшүе билгеле. Шагыйрьнең шигырьләрен укыганда аның «Двинага» дип аталган шигъри мөрәҗәгатен дулкынланып кабатладым. Шигырь астына 1943 елның октябре дип куелган. Двина, әгәр синең агымыңны Борып булса иде кирегә. Дулкыныңа төреп бу гәүдәмне, Алып китәр идең илемә. Мин Ригадагы ул кичне, шигырьдән алган тәэсирләрем белән Иске шәһәр урамнарыннан Даугавага барган чагымны яхшы хәтерлим. Яшьлегемдә очраткан кешем турындагы истәлекләр икенче мәгънә алды. Шагыйрь Муса — шат күңелле, шук кеше, тормышка, диңгезгә, хатын-кызларга, балаларга гашыйк, шәфкатьле иптәш, җырчы — бу Муса Җәлил хәзер миңа бөтенләй икенче кеше булып күренде. Аны мин героин тормышы, концентрацион лагерьларда һәм гитлерчылар төрмәләрендә язган шигырьләре буенча таныдым. Муса Җәлил Ригада булган микәнни? Аның урамнарын күргән, Даугавага караг» торган, урман шавына колак салган микәнни? Болар барысы да дулкынландыра, тынгылык бирми иде. Бу турыдагы материалларны ничек эзләргә? Каян башларга? һәм мин шул уйларым турында тагын Казанга, Муса Җәлилнең дусы Әхмәт Исхакка яздым. Ул бик озак җавап бирмәде, соңыннан белдем, больницада яткан икән. Старая Руссода яраланып әсир төшкәч нинди юллар үтүе турында Җәлилнең шигырьләре бераз сөйли, дип язды ул. Әхмәт Исхак Җәлилнең Одессада төшкән фоторәсемен дә җибәргән иде. Тагын ике картина күз алдыма килеп басты: берсе елмаеп пижамадан басып тора, дөньядагы бар мәшәкатьләрне онытып ял итүче, икенчесе — гимнастеркадан, рәхимсез сугышларга әзер торучы сугышчы-политработ- ник, әсир шагыйрь, герой шагыйрь. Шушы ике образ бергә кушылып, әле дә булса күңелемдә саклана. Озакламый Әхмәт Исхак хатыны Зәйнәп һәм кызы Алсу белән Ригага килде. Исхак Җәлилгә багышланган әдәби-биографик очерк яза иде Муса Германиягә озатылыр алдыннан Латвиядәге концентрацион лагерь аша узгандыр, дигән фикерне ул да әйтте. Мин хәрби трибунал тарафыннан фашист җинаятьчеләренә Ригада уздырылган суд процессының стенографик отчетын ашыкмыйча, игътибар белән укып чыктым» Андый материалны укуы җанга тия. Юридик төгәллек белән язылган, бөртекләп җыйналган, дереслеге расланган җинаять, көчләү, үтерү, вәхшәтлек фактлары бәгырь- •ме телгәли, йөрәкне ачынып сикерергә мәҗбүр итә. тынны буа, һәм син тамакка авырттырып төен утырганын сизәсең. Җинаятьчеләрнең үз күрсәтүләрен укуы аеруча ааыр булды Бу отчетларда Гитлер генералларының педантларча төгәллек белән сөйләгән сүзләре: күпме совет кешеләрен атканнар, күпмесен асканнар, ачлык белән җәфалаганнар, җәзага тартканнар, качып барганда атканнар. Бу «статистика» котны . алырлык. Күп санлы күрсәтүләр арасында Балтик буендагы Гитлер палачы генерал Еккельн шаһитлегенә тап булам: Латвиядәге концентрацион лагерьга Ленинград, - Волхов фронтларында әсир ителгән сугышчыларны китерделәр Старая Руссо янында каты сугышлар барганда Гитлер генералы—Волхов фронты х тылының начальнигы — совет хәрби әсирләрен Рига янындагы лагерьларга җибәрүне таләп итә Үзе дә Саласпилстагы концлагерьның дәһшәтле көннәрен кичергән латыш жур- "" налисты Карлис Сауснитис та: «Совет Армиясенең әсирлеккә төшкән сугышчылары _ Саласпилс үлем лагереның корбаны булдылар»,— дип язды. Татар язучылары Гази Кашшаф һәм Рафаэль Мостафин герой шагыйрьгә багышлап язылган «Эзләнү дәвам итә» дигән китапларында Муса Җәлил яралана һәм X 1942 елның 26 июнендә гитлерчыларга әсирлеккә тешә дип язалар. Мин -Саласпилс ' лагере турындагы күп санлы материалларны укыдым, шушы тәмугта җәфаланган ♦ күпләгән кешеләрнең сөйләгәннәрен тыңладым һәм нәкъ 1942 елның җәендә лагерь X баракларына Волхов фронтында әсир ителгән совет сугышчыларын китереп ябуларын — ачыкладым. Муса Җәлил әсирлеккә төшүен авыр кичерә. «Әсир» сүзе үзе үк аңа хурлык ” кабахәтлек, түбәнлек тамгасы булып тоела. 1942 елның июлендә ул «Кичер, илем» ~ дигән шигырен яза. Бу шигырь ачы кайгылы да, тирән сагышлы да һәм кыю да ~ яңгырый. х Хәсрәтле юллар... Ләкин өметсез түгел, өмет белән яктыртылган: Волхов шаһит, изге сугыш антын Соң чиккәчә керсез сакладым. Бу шигырендә Муса Җәлил концентрацион лагерьның чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алган коймаларын язса да. анда Муса һәм аның иптәшләренең качарга әзерләнүе турындагы юллар бар. Тик бер өмет: кара август тәне Илтер мине шунда җитәкләп. Өстен килер түбән әсирлеккә Үч һәм илгә керсез мәхәббәт. Документлар һәм Саласпилс тоткыннарының күрсәтүләре төрле вакытларда лагерьда каршылык күрсәтүче яшерен группалар төзелүе һәм әсирләрнең качып яитү очраклары турында сөйлиләр Шундый качуларның берсе нәкъ менә Муса Җәлилнең лагерьда булган көннәренә туры килә. Шагыйрь яшерен группалар белән тыгыз элемтәдә була, һәм әсирлектән качучыларга ярдәм итә. Җәлил үзе дә качарга әзерләнә. ләкин өлгерә алмый, аңа хыянәт итәләр Саласпилс тоткыннарының сөйләгәннәрен — фаҗига һәм газаплар турында, батырлык һәм ныклык, мәхәббәт һәм нәфрәт турында сөйләгәннәрен — байтак тыңлагач. мин Муса Җәлилнең тормышында, шигъриятендә чагылган бер сыйфв’ы гомуми максат һәм омтылышлар белән береккән сугышчан дуслыкка тугрылыгы турында уйландым Иван Бунин көндәлекләренең берсендә мин болай дип укыган идем: «Юк, бер тормыш та башкага охшамый! һәм бу нигезсез дә түгел...» Бу фәлсәфә мине шаккатырды. Билгеле, күп еллар газиз иленнән аерылган Иван Бунинның тормыш шартларын, хәлен аңларга мөмкин Бәлки бу юллар аның аяныч хәлендә, ачынып уйланган минутларында язылгандыр Ә менә Муса Җәлил кебек кешеләр башка тормышка һәр вакыт ышандылар хәтта иң куркыныч һәм катлаулы минутларда да емет өзмәделәр ышандылар Гитлер концлагерьлары һәм төрмәләре шартларында бу бик куркыныч нәрсе булса да. кешеләрдәге барлык яхшылыкка, сафлыкка ышану Муса Җәлил тормышының асылы, мәгънәсе булып кала. Куе урманнарда яшеренгән партизаннар турында өмет белән уйлап, «Урман» шигырен язганда Муса Җәлил Саласпилс наратларына мөрәҗәгать итмәдеме икән әле? Урман, урман, мине син чакырасың. Наратларың җилдән тибрәтеп. Син шаулыйсың, миңа канлы уч һәм Соңгы көрәш җырын өйрәтеп. Урман, урман, миңа чиксез авыр Бу хурлыклы, тубән әсирлек! Әйт син миңа, илдәш дусларымны Кайсы почмагыңа яшердең! Урман, урман, мине илт син шунда һәм корал бир минем кулыма! Үләр идем аклап йөрәгемнең Керсез антын сугыш кырында. Муса Җәлилнең бик күп шигырьләреннән, хисләре, төсмерләре, юл арасыннан укылган фикерләреннән, һәм бигрәк тә «Двинага» дип язылган дулкынландыргыч юллардан Латвияне төсмерләп була. Шагыйрь үзе турында куркыныч дулкыннар белән көрәшеп агымга каршы йөзгән кеше кебек итеп яза. Сүз Муса Җәлил русчалап Двина дип атаган Даугава турында бара. Шагыйрь аның калку сыйфатларын бирә. Килешә алмый күңелем коллык белән. Башны һаман шушы уй баса. Йөгерек дулкыннарың кочагына Ал син, Двина, мине булмаса. Без Әхмәт Исхак белән Даугава ярында озак утырдык. Исхак шунда бу шигырьне татарча укыды. Аның тавышында тирән моң һәм дусты белән чиксез горурлану тойдым мин. Мин аңа үземнең эзләнүләрем, тапкан документларым, Саласпилс тоткыннары белән сөйләшүләрем турында сөйләдем. Бу эзләнүләрдә зур ышанынны Мусаның үз шигырьләреннән алганымны әйттем. Латвиядә Муса Җәлилнең шигырьләрен чыгарырга җыенгач, Мирдза Кемпе белән сөйләшеп, аның «Двинага» дигән шигырьгә аеруча игътибар итүен үтенгән идем. Халык шагыйре Мирдза Кемпе бу шигырьне латышчага тәрҗемә итте. — «Двинагажы укыганда Муса безнең Даугава җилләренә йөзен куйгандыр, аның суларына карап торгандыр. Даугава аңа шундый куәтле сүзләр табарга булышкандыр дигән уй килде башыма.— диде миңа Мирдза Кемпе. Муса Җәлилнең Латвиядә булуы турындагы эзләнүләр тукталмады әле Ул дәвам итә. Бәлки яңа материаллар табылыр. Муса Җәлил концлагерьда күп шигырьләр язган бит, аларны русчага үзе тәрҗемә иткән һәм күп тоткыннар аны кәгазь кисәкчәләренә күчерел язганнар. Фашистлар тарафыннан үлемгә дучар ителгән күп кешеләр ул шигырьләрне күңелдән ятлаган, телдән-телгә күчергән. Әхмәт Исхак язганча, Мусаның танылган шагыйрь икәнен белеп алгач, фашистлар аны Берлинга озаталар. Муса Җәлил тормышында Моабит көннәре башлана. Гитлер төрмәләренең иң дәһшәтлесендә «Моабит дәфтәреанең үлемсез юллары туа. Анда үч һәм нәфрәт тулы шигырьләр белән бергә, шаян һәм шатлык бөркеп торганнары да күп. Авыр яра, әсирлек, фашистларның мәсхәрәләүләре, физик Һәм рухи газаплар кешене сындырырга тиеш иде кебек, шулай булгалады да ул. Ә биредә — әсирлектәге иптәшләренең исен китәрерлек гаҗәеп бер ныклык! Моабит төрмәсендә Жәлил белән бергә утырган Андре Тиммерманс та Мәскәүгә, юбилей тантаналарына килгәч шул турыда, шагыйрьнең соңгы көннәре турында сөйләде. Моны ни белән аңлатырга? Минемчә, ань' бу кешенең эчке дөньясының сафлыгы белән, гомерен әрәм үткәрмәвенә, намус белән яшәвенә инануы белән аңлатырга мөмкин. Шундый хис кенә кешегә ныклык бирә. Җәлил кебек үк хәлгә төшкән бик күп кешеләрнең хатларын укыгач та моңа ышанырга мөмкин. Электр урындыгында үлем көтүче Сакко һәм Ванцеттиларның хатларын, Юлиус Фучикның «Муенда элмәк чагында репортажлык, Рихард Зоргеның үлем алдыннан әйткәннәрен, Краснодон яшь гвардияче геройларының тын алудай «ыска запискаларын, тыныч көннәрдә Америка Кушма Штатларында җәзалап үтерелгән ирле-хатынлы Розенбергларны искә төшерик. Ромен Роллан: язмыш кушуы буенча, кешеләр хәсрәтле вакытта күңелле, ә бәхетле минутларында кайгылы әсәрләр язалар, дигән фикер әйткән Ләкин дусларыннан, туган иленнән, үзенең бөтен тормыш максаты булган көрәштән аерылган Муса Җәлил кебек кешеләр рухи ныклыкны үткәннәреннән, ваклык, эгоистлык, кабахәтлек, икейөзлелек белән пычранмаган үткән тормышларыннан алалар Үткән тормышның сафлыгы һәм халыкның җиңүенә ышану батырлык, ныклыкның чыганагы булса, истәлекләр күңелдә шаянлык һәм шатлык тудыра. Менә шуның өчен дә «Моабит дәфтәре»ндә кояшлы юллар күп. Еракта калган сентябрь — шатлык ае — җылы Одесса һәм Кара диңгез, Багрицкийның: «Әй, Кара диңгез, әйбәт диңгез!» кебек шигырьләре дә аңа шушы авыр көннәрдә күңел җылыткычы булгандыр дип ышанасы килә. Бәлки шул көннәрдә төшендә күргәндер ул, Кара диңгезнең йөрәккә якын пышылдавын яңадан ишеткәндер «Двинага» дигән шигырьдә шундый юллар бар: Мин теләдем көрәш дулкынында Колач җәеп батыр йөзәргә. Шул юлларны укыганда мин Одессада күргән Муса Җәлилгә кагылышлы тагын бер вакыйганы искә төшердем. Көньякның җылы киче иде. Котырып диңгез шаулый. Давыл булырга тора. Бакеннарда утлар кабынды, украинлы карт балыкчы көймәсен ярга тартып чыгарды да, күлмәк итәгенә кулын сөртеп, уйчан гына әйтеп куйды: — Тынгысыз төн булыр бүген... Муса Җәлил дулкыннарның шаулап ярга бәрелүен карап тора иде. картның сүзеннән елмаеп ул ташка утырды һәм чишенә башлады Без аны суга керү уеннан кайтарыр-а тырыштык, ләкин ул беребезне дә тыңламады. — Давыл — әйбәт ул,— дип елмайды Муса. Ул суга якынрак килде, шатлыктан нидер кычкырды да. төнге дулкыннарга ташланды.