Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАЗЛАР

Туган җирем — җырларга күчкән Сарман ягы. Урта Кәшер авылы. Иске Кәшердә урта мәктәп тәмамлаганнан соң. Казан дәүләт педагогия институтының тарихфилология факультетында укыдым. Хәзерге көндз ^Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшлим. Әдәбиятка мәхәббәтем кечкенәдән башланды. Мине яшәешебезнең бүгенге матурлыгы да. мәңгелеге дә дулкынландыра. Чеховны бик яратам. кыскалыкка аннан өйрәнергә тырышам

Габделбэр үзенең улы Мирзанур белән больницага киленен алып кайтырга киткән иде. Нурзидә исә үзалдына елмаеп, алар кайтуга бәбәй ашы пешерергә әзерләнеп йөри. — Әби, казны керт инде. Чыгып киткәненә күпме... Нурзидә уйнап утырган беренче оныгы Мәхмүт сүзләреннән сискәнеп китте. — И-и-и, менә сиңа хәтер диген. Күптән чыгып киткән иде шул, улым. Помыркалары суынып беткәндер инде. Ишегалдында ата каз ялгызы иде. — Ак каз, ана каз кайда икән? — дип сөйләнде Нурзидә. Ата каз озын муенын югары күтәрде дә калын тавышы белән ишегалдын яңгыратып кыйгаклап җибәрде. Нурзидә абзарларны карап чыкты. — Дгә-дгә-дгә... Кайда соң син?! Каз урамда да күренмәде. Нурзидә кулын каш өстенә куеп, инеш буйларын, болынны күздән кичерде. Тирә-як яшькелт-зәңгәр төстә. Яшел чирәмдә, бәбкәләрен ияртеп, оя-оя казлар йөри. Казы күренмәгәч, Нурзидә яр буйлап зирек агачларына таба китте. Агачлар арасыннан чыгып, инеш кырыена килеп җиткәч, ул тукталды. — Кара инде, гөнаһ шомлыгы, башка урын беткәндер, монда кадәр килмәсәң. Тәмам дөньяны оныткан. Бәбкәләрең чыгам дип горганда. Чык әйдә, чык тизрәк... Нурзидә суда утыручы ак казга карап шулай сөйләнергә кереште. — Көш, көш, к-ө-ө-ш-ш-ш... Каз, башын канат астына тыккан килеш, утыра бирде. Нурзидә ярдан балчык алып, суга ыргытты. — Көш дим, көш-ш-ш... Каз һаман утыруында булды. Нурзидә, аяк киемнәрен салып, вуга керде. — Йокладың мәллә? — диде ул, казның сыртына кагылып. Куркып уяныр, йөзеп китәр дип уйлаган иде. Казның исе дә китмәде. Нурзидә хәрәкәтсез калган казны ике канатыннан югары күтәрде. Аның муены салынып төште. Ул, казны күтәргән килеш, су уртасында катып калды. Авызыннан сүзе чыкмады. Аягы язгы суда туңа башлагач кына, исенә килеп, ярга чыкты. Ио.мырка өстендә озак утырган каз коры сөяккә калган. Нурзидәнең кулы аның әле чыгып бетмәгән җылысын тойды. Үлгән казны җиргә куйды да, сынган зирек агачына утырып, галошына кергән суны түкте. — И җаныкаем, бәбкәләреңне ияртеп йөрер көн җиткәч кенә,— дип уйлады ул, казга карап. Шул чак аның колагына кемнеңдер көлгән тавышы ишетелгән кебек булды. Нурзидәнең күңелендә инде онытылып баручы хатирәләр яңарды. ...Сугыш беткән ел иде. — Нурзидә, сусадым, су гына эчерче. Ул чиләгенә су тутырган җиреннән сискәнеп куйды. Озын толымнары, шуып, чишмә суына төште. — Абау,— дип кычкырып җибәрде Нурзидә.— Син... бу синмени, Габделбәр?! Аның каршында аркасына солдат капчыгы аскан, агач таякка таянган, үзләреннән берничә өй аркылы гына яшәгән Габделбәр басып тора иде. Сугышка кадәр Нурзидәнең сөйгән егете Мирзанур белән тракторда эшләде Габделбәр. Мәликә белән өйләнешеп озак та тормадылар, сугыш башланды. Ут эченә алар икесе бергә кереп киттеләр. Мирзанурның үлгән хәбәре килде... — Әйе, бу мин, Нурзидә. Әллә танымыйсың да инде? Менә сиңа күрше! Хәер, танымассың да... Киткәндә ике аяк белән идем шул. Нишлисең, калдырырга туры килде берсен. Аксаклап булса да кайтып җиттем менә... — Исән кайтуың әйбәт булган, Габделбәр... Нурзидә аңа зур чүмеч белән су сузды. Үзе Габделбәрнең су эчүен тын да алмый карап торды. Изүе ачылып торган шинельдән Габделбәрнең берничә медален күреп алды. Мәһабәт гәүдәсен күздән кичерде. — Рәхмәт, Нурзидә,— диде Габделбәр, авыз кырыйларын шинель җиңе белән сөртеп.— Ничек яшәдегез без юкта? — Ярый инде, әнә бит,— диде ул, кышын мичкә ягарга дип салам түбәләре туздырылган өйләргә күрсәтеп.— Ә үзең ничек соң, < Габделбәр? а Тегесе әллә ишетмәде, әллә инде үткәннәрне яңадан искә төше- ц рәсе килмәде, сүзне икенчегә борды. < — Мәликә ничек яши? — Яхшы... Исән-сау. ♦ Нурзидә, Габделбәрнең үзенә текәлеп карап торуын күргәч, = күзен читкә борды. = — Аның турында начар сүзләр ишеттем, хак сүзме шул? ч — Әйтә алмыйм, Габделбәр... Ишеткәнем юк. Нурзидә иелде дә чиләгенә су тутырырга кереште. £ Күтәрелеп караса, Габделбәр шактый ераклашкан, сулы чиләк ~ янында бер уч умырзая чәчәге сибелеп калган иде. Кинәт Нурзидәнең Габделбәрне туктатасы, аңа барысын да сөй- з лисе килде, ләкин тыелып калды... Күрше дипме, бергә уйнап үскән Мирзанурның сөйгән кызы « дипме, Габделбәр үзе дә Нурзидәгә, ачынып, сыкранып, тормышы " турында берничә тапкыр сөйләде. Ә соңга таба нидер әйтергә телә- < гән кеше кебек, сүзсез генә басып тора торган булды ул. Ә бер көнне а көтмәгәндә кулына төргәк тотып Нурзидәнең өенә үк килеп керде. — Нурзидә, мин сиңа килдем. Аңласаң, бу дөньяда мине син генә аңларсың. Башка мин аның белән тора алмыйм. Хыянәтче белән. Сугышта хыянәтчеләрне берсүзсез аталар. Мәхәббәткә хыянәт итүчеләрне дә шулай эшләр идем мин. Аңла мине, Нурзидә... — Кешедән яхшы түгел, Габделбәр. Ул тавыш-тынсыз гына караватка утырды. Шактый сүзсез тордылар. Беренче булып Нурзидә телгә килде. — Утыр син, Габделбәр, түргә уз,— диде ул, ныклы бер карарга килеп, үзе Габделбәрнең йөзендәге ярасына карап тора иде. — Кыйгак-кыйгак, га-га-га-а-а... — Ай, нинди каз бу, Габделбәр? — Берәүләрнең берсе дә юк, ул берүзе ике оя каз асрый. Тот тым да шуларның берсен алып килдем. Мә, абзарга чыгарып яп син аны, Нурзидә. Менә монда йомыркалары. Ул төенчекне сакланып кына өстәлгә куйды. Шул көннән алар бергә яши башладылар. Ак каз күп итеп бәбкә чыгарды. Нурзидә белән Габделбәрнең дә малайлары туды. Аңа Мирзанур дип исем куштылар. Кояшлы җәйге иртә иде. Авыз эченнән генә җырлап, бәбкәләрне болынга куа иде Нурзидә. Каршысына Мәликә килеп чыккач, уңай сызланып туктап калды. — Нәрсә шыңшыйсың, шатлыгың эчеңә сыймый мәллә? Шулай дыр шул. Ирле булдың бит,— дип тезеп китте Мәликә. — Алай димә, без яратышып торабыз. — Яратышып, имеш. Ха ха-ха. Ярату юк бит ул,» беләсең килсә, юк, юк... — Бар... минем өчен. Хатыннар тавышына сәерсенеп, ана каз канатларын җилпеп кычкырып җибәрде. — Минем каз белән баемакчы булдыгызмы? — Мәликә, җиргә иелеп, җәһәт кенә бер таш алды да казга ыргытты.— Миңа да булмасын, сезгә дә... — Нишлисең! Кансыз!.. Урамдагы тавышны ишетеп, капкадан Габделбәр килеп чыкты. — Туктагыз, нишлисез?! Ул җирдә хәрәкәтсез яткан ана казга карап алды да, култык таягын югары күтәреп, Мәликәгә таба атлады. — Бер гөнаһсыз бәбкәләрне ятим калдырдың! — Тукта, Габделбәр, вакланма. Нурзидә иренең алдына чыгып басты. Мәликә, ниләрдер кычкыра-кычкыра, урам буйлап китеп барды. Бәбкәләр хәрәкәтсез яткан әнкәләрен уратып алдылар. Башлары белән канат астына төртелделәр. Нурзидә урам уртасында кычкырып елап җибәрде... Ул акрын гына урыныннан торды, канатлары як-якка каерылган үле казны сакланып кына агач төбенә салды. ♦Бусы да Мәликә үтергән казга охшаган икән. Канатларының очында берничә кара каурые бар. Шушы охшашлык үткәннәрне искә төшерде бугай. Ярар, кайткач Габделбәргә әйтермен, килен яхшылап җирләр әле үзен»,— дип уйлады ул. Казны корыган ботаклар белән каплагач, кайтыр юлына таба атлады... ♦ Кайтып та җиткәннәр, ә мин үзләрен каршылый да алмадым инде»,— дип уйлады Нурзидә, капка төбендә торучы җиңел машинаны күреп. Ишегалдындагы ялгыз ата каз капка тавышына каңгылдап куйды. Нурзидә ашыгып болдырга менде, кабаланып, өй ишеген ачты. — Кайда йөрдең син, анасы, бу гомер? Оныгың да кайтып җитте, күр менә,— дип каршы алды аны Габделбәр шелтәләүле тавыш белән. • Габделбәр, агач таягына таянып, түр якка куелган сиртмәле арба янында басып тора. Коңгырт күзләре тагын да очкынлана төшкән. Олы оныгы Мәхмүт тә уенын ташлаган. Ятсынып кына бишектәге энесенә карый. Әтисе белән әнисе бер-берсенә карап елмаялар. Күзләрендәге елмаю бөтен йөзләренә таралган... — Мин хәзер, атасы,— диде Нурзидә, ә үзе сиздермәскә тырышып, яулык очы белән күзендәге яшьләрен сөртте...