ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
МУСА ҖӘЛИЛ-ГАРӘП ТЕЛЕНДӘ Гарәп теленә шагыйрь Аднан Хаки Шехаб тәржемә иткән бу китап 1977 ел ахырында Багдад шәһәреШә басылып чыккан. Муса Җәлил шигырьләренең гарәп телендә әле беренче тапкыр чыгуы Китапның тиражы зур түгел. «Моабит дәфтәрләремнән алынган шигырьләрнең саны да аз. Ләкин, шуңа да карамастан, бу — зур политик һәм культура әһәмиятенә ия булган вакыйга. Муса Җәлилнең герой-шагыйрь. патриот шагыйрь булуы гарәп укучысына китапның беренче битендә үк ачыла титул битендә «Көрәшче шагыйрь, Советлар Союзы Герое» дип язылган Фоторәсемдә — яшь Муса һәм аның «Җырларым» шигыреннән алынган юллар. Аднан Хаки Шехабның кереш мәкаләсе укучыларга Муса Җәлилнең Ватанын чиксез яратуы, әсирлеккә төшүен бик авыр кичерүе, ләкин рухи төшенкелеккә бирел мәве турында сөйли. Тәржемә ителгән шигырьләр дә шуны раслый Барлыгы 29 шигырь Китапка соңгы сүзне доктор Җәлил Камалетдин язган Тәржемәче турында да берничә сүз. Аднан Хаки Шехаб элек Төньяк Гыйрак эшләре министрлыгының статистика һәм планлаштыру бүлеге начальнигы булып эшләгән. Әле күптән түгел генә Мәскәү- нен Г В Плеханов исемендәге халык ху- жалыгы институты аспирантурасын тәмамлады. Аднан Хаки Шехаб экономика мәсьәләләре буенча үзенең фәнни эшен әдәби эшчәнлек белән уңышлы бәйләп алып бара. Аның Муса Җәлил шигырьләрен тәржемә итүе һәм бастырып чыгаруы —Совет һәм Гыйрак халыклары арасындагы дуслыкны үстерүгә кертелгән бер өлеш Гарәп халыклары Г. Тукайның «Шүрәле» поэмасы, Г Кутуйның «Тапшырылмаган хатларлы (Г. Ишмөхәммәтов тәрҗемәләре) белән танышканнар иде инде Хәзер бу исемлеккә геройшагыйрь Муса Җәлил исеме дә өстәлде. Китапның бер данәсе Татарстан Дәүләт музеенда бар ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ Ел саен апрель аенда Габдулла Тукайның туган көннәрендә Тукай-Кырлайда шигырь бәйрәме үткәрү традициягә әйләнде. 25 апрслы;) Тукай мемориалына бер төркем шагыйрьләр һәм язучылар шигырь бәйрәменә килделәр. Шагыйрьнең тууына 92 ел тулуга багышланган тантаналы митингны Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе. СССР Верховный Советы депутаты Гариф Ахунов ачты. Митинг Кырлай урта мәктәбе укучылары чыгышы белән башланды. Митингта шагыйрьләр С. Хәким. И. Юзе- ев. Г Рәхим. Зөлфәт. Р Хәлнуллина. Ш Маннапов. Н. А1адьяров, Р Вәлнев һәм яшь шагыйрә Ф Җамалетдинова үзләренең шигырьләрен укыдылар. Аннан соң язучылар Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар, Тукай мемориалын карадылар. Казандагы шигъри бәйрәм В И. Ленин һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Шуннан соң әдәбият һәм сәнгать эш- леклеләре Александр Сергеевич Пушкин. Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар. Аннары М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы Г Тукай һәйкәле янында шигъри митинг башланды. Аны кереш сүз белән Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов ачты Шигъри митингта шагыйрь Равил Файзуллин быелгы лауреатлар исеменнән чыгыш ясады. Аннары Сибгат Хәким. Нури Арсланов. Әхмәт Исхак. Михаил Скороходов. Нәби Дәүли. Мөхәммәт Садрн. Га- лнмжан Латыйп. Рәдиф Гатауллин. Гәрәй Рәхим. Ренат Харис. Гөлшат Зәйнашева. Мөдәррис Әгьләмов. Зөлфәт. Роберт Мнн- нуллин, Фәннур Сафин һәм башка шагыйрьләр чыгыш ясады. Шигырь сөючеләр алдында РСФСРның халык артисты. Г Тукай премиясе лауреаты Фәхри Насретдинов Тукай шигыренә язылган «Пар ат» җырын башкарды. Шигъри митингта КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М М Мусин. ТАССР культура министры И Н. Алиев. партиянең Казан шәһәр комитеты секретаре А. Г. Кадыйрова катнашты. ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ Язучыларның Г Тукай исемендәге клубында сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәбн- музыкаль кичә үткәрелде Анда ТАССР Дәүләт музее каршындагы ветераннар со- веты ансамбле махсус әзерләнгән программа белән чыгыш ясады Әдәбн-музыкаль кичә 3. Яруллинныц «Тукай маршы» белән ачылды. Ветераннар Тукай шигырьләренә язылган җырларны һәм шагыйрь үзе яраткан халык көйләрен зур осталык белән башкардылар. Ансамбльнең «Туган тел»не башкаруын кичәдә катнашучылар аеруча яратып кабул иттеләр. ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Партиябез Үзәк Комитетының «Иҗат яшьләре белән эшләү турында»гы карарын тормышка ашыру йөзеннән, районнарда яшь язучыларның зона конференцияләре үткәрү матур традициягә әверелде Мондый конференцияләр Апае районында. Чаллыда уздырылган иде ннде. Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү көннәрендә Арча культура йортында яшь язучыларның чираттагы зона конференциясе үткәрелде Бирегә Казаннан бер төркем язучылар һәм тәнкыйтьчеләр килде Конференциядә Арча. Бнсктау. Бал тач. Саба районнарында торып эшләүче яшь авторлар, мәктәп укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты Биредә яшь язучыларның әсәрләре укылды. алар буенча фикер алышу булды, киңәшләр бирелде. Поэзия секциясендә Ш Ман налов, II Мадьяров. Р Хәлнуллнна һәм II Габбасов шигырьләре тикшерелде Ике авторны— Нэжии Мадьяров белән Шамил Маннаповиы конференция исеменнән СССР Язучылар союзына член итеп алырга тәкъдим итәргә дигән карар чыгарылды Проза һәм драматургия секциясендә И Гыйматдинова, А Вергазов повестьлары. Ю. Сафиуллин. Р. ләмндуллнн һәм Фоат Садриев пьесалары тикшерелде. Бу әсәрләр Татарстан китап нәшриятына тәкъдим ителделәр. Конференцияне йомгаклау утырышында Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе язучы Гариф Ахунов чыгыш ясады. Ул яшьләрнең иҗатына уңай бәя бирде, уңышлар теләде РОМАН ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ Г. Бәцшровиыц «Җидегән чишмә» романы буенча берничә җирдә укучылар конференциясе узды. Татарстан Дәүләт музеенда уздырылган конференциядә әдәбият бедгечләре. хезмәт ветераннары, язу чылардан Гәрәфи Хәсәнов. Кыям Мннле- баев катнаштылар. КДУ һәм пединститутта уздырылган конференцияләр дә бик җанлы үтте, студентлар һәм укытучылар катнашты Барлык конференцияләр дә авторның катнашы белән узлы. Г. Бәшнров иҗат процессы, роман өстендә эшләве турында сөйләде, күп санлы сорауларга җаваплар бирде. Конференцияләрдә катнашучылар Һәм чыгып сөйләүчеләр әсәргә югары бәя биреп, аның актуаль темага язылуын әйттеләр. ЯҢА КИГАП Мәскәүдәге «Советская Россия» нәшриятында чыккан бу китапның исеме «Дуслык меридианнарында» дип атала. Җыентыкка социалистик илләрдәге язу - чыларның һәм журналистларның Октябрь ватаны һәм халыклар дуслыгы турындагы әсәрләре тупланган Китаптагы 24 авторның берсе румын Василе Никонорович Әлмәт. Ромашкнно ятмасы, нефть предприятиеләре турында сөйли. «Татарлар — бик кунакчыл. - игътибарлы, сизгер кешеләр һәм үткен акыллары белән аерылып торалар Алар мондагы нефтьчеләрнең күпчелеген тәшкил итәләр». — днп яза ул. ИҖАТ ЯШЬЛӘРЕНЕҢ ДИСКУССИОН КЛУБЫНДА һәр атнаның чәршәмбе көнендә яшь язучылар, шагыйрьләр, югары уку йортларыннан студентлар Язучылар союзына әдәби бәхәсләр клубына җыелалар. Инде гадәткә кереп бара торган бу очрашуларны яшьләрнең «Идел» альманахы редакторы Мансур Вәлнев алып бара Үткән ике ай вакыт эчендә генә дә клубта күп кенә кызыклы сөйләшүләр булып узды Мәсәлән. «Әдәбиятта заман бармы?». «Әдәбиятка эксперимент кирәкме?». «Тагын ирекле шигырьләрме?» дигән темаларга кызу бәхәсләр булды. Сонгы вакытта яшьләр Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Марсель Сәлнмҗанов, язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафнн. шагыйрь Рәдиф Гатауллин, прозаик Нурихан Фәттах белән очраштылар Чыңгыз Айтматовның «Пегий пес. бегущий краем моря» исемле повесте турында кызыклы сөйләшү булды ЯШЬ АРТИСТЛАР СЕМИНАРЫ 26—27 апрельдә Казанның Актерлар йортында яшь актерларның I республика семинары булды Аны кереш сүз белән ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре Ф Ә Ил- дарханова ачты. Доклад белән ТАССР культура министры урынбасары Р М Харисов чыкты. Семинарда республика театрларында эшләүче яшьләрнең иҗаты турында сәнгать фәннәре кандидаты И. И. Нлялова һәм совет театр сәнгатенең үсеш юллары турында «Театр» журналының жаваплы секретаре Н II. Же- гин иптәшләр чыгыш ясады Семинар эшендә КПСС өлк-> комитеты ныц культура бүлеге мөдире М М Мусин катнашты ЯШЬ РӘССАМНАР КҮРГӘЗМӘСЕ Казанный Яшьләр үзәгендә яшь рәссамнар күргәзмәсе ачылды Мондый күргәзмәләр инде җәмәгатьчелекне үзенә тарта торган традициягә әйләнә бара Күргәзмәдә яшь рәссамнардан Ф Якупов. 3. Гнмаев. С Слесарский. М Гнмейн. Ф Хасьянова. Ю Касания һәм Ф Ф .«• хетдннов картиналары куелган ИДЕЛ» БЕЛӘН ОЧРАШУ ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Моннан note 40 ел элек. 1938 елның 14 апрелендә Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты карары белән язучылар клубына Г Тукай исеме бирелгән иде. Шул уңай белән бу «әдәби жомга» Тукай варисларына — яшьләрнең «Идел» альманахы авторларына багышланды. Кичәне альманахның редколлегия члены Гәрәй Рәхим алып барды. Шагыйрьләрдән Зөлфәт. Р. Миң- нуллин, Ф Сафин. Г. Садә чыгыш ясадылар Яшь прозаиклар һәм шагыйрьләр, альманах авторлары, үзләренең әсәрләрен укыдылар. Кичәнең икенче яртысында Мехчылар культура сараеннан Татарстанның атказанган культура работнигы Разня Яруллина җитәкчелегендәге «Иделкәем» вокаль ансамбле жырлар һәм биюләр башкарды. СПЕКТАКЛЬ ПРЕМЬЕРАСЫ «Җиләк вакыты бер генә...» Прозаик һәм драматург Әхәт Гаффаровның шушы исемдәге драмасы буенча эшләнгән спектакль премьерасы булды. Аны Татар дәүләт республика күчмә театрында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты Равил Тумашев куйган. Сәхнә бизәлешен Татарстанның атказанган культура работнигы Петр Баландин эшләгән. Спектакль безнең замандашларыбыз— авыл кешеләре хакында. Әсәр кешелеклелек, матурлык, тугрылык һәм мәхәббәт турында сөйли. Бу — язучының шушы театрда куелган икенче әсәре. Моңа кадәр биредә аның «Иртәгә улың булам» дигән драмасы куелган иде. ШАЛЯПИН КАЗАНДА М Горькнйның Казандагы музей-йор- тында яна экспозиция ачылды. Ул Ф Шаляпинның тормышы һәм иҗаты, аның бөек пролетар язучысы белән дуслыгы турында сөйли. Бу ике бөек кешенең яшьлеге Казанда үткән. Му зейда Шаляпин квартирасын тулысыңча күз алдына китерергә мөмкин, рояль. язу өстәле, опера арияләре язылган пластинкалар... АРТИСТ БӘЙРӘМЕ 9 апрельдә язучыларның Тукай клубында Тукай премиясе лауреаты, Татарстан халык артисты Айрат Арслановның 50 еллык юбилеена багышлап кичә булды. Юбиляр үзенең репертуарында булган Тукай. X Туфан. В. Маяковский. Э. Ме- желайтис һәм башка татар һәм совет шагыйрьләренең әсәрләрен укыды. Соңыннан концерт булды. 26 апрельдә Әлмәт шәһәренең Техника йортында поэзия һәм жыр кичәсе үткәрелде. Кичәне кереш сүз белән Татарстан Язучылар союзы Әлмәт бүлеге жнтәкчесе Әдип Маликов ачты Шагыйрьләр Тукай премиясе лауреаты Г. Афзал, С. Сөләйма- нова, К. Булатова һәм Әлмәт әдәбият берләшмәсе членнары үзләренең шигырьләрен укыдылар. Кичәнең икенче бүлегендә Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары һәм шәһәр үзешчәннәре көче белән зур концерт куелды. Көндез Тукай һәйкәле янында шигъри митинг булды Мәктәп балалары Г. Тукай шигырьләрен укыдылар, шулай ук шагыйрьләр чыгыш ясады. Шәһәр хезмәт ияләре бөек шагыйрь һәйкәленә тере чәчәкләр куйдылар. Бүлек язучылары Әлмәт драма театры коллективы һәм шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре белән берлектә, драматург Сәет Кальметовнын 60 еллыгын билгеләп үттеләр. Юбилярга Татарстан Язучылар союзы идарәсе. Әлмәт язучылары бүлеге һәм шәһәр оешма .ары исеменнән котлау адреслары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Язучы Мәхмүт Хәсәнов һәм яшь шагыйрь Нур Әхмәдиев Бөгелмә шәһәрендә һәм районында берничә көн эчендә тутыз әдәби очрашуда катнаштылар. Алар медицина, кооператив, професснональ-техник училищеларда, индустриаль-педагогня техникумында, сукырлар җәмгыятендә, мәгариф работниклары йортында. Карабаш поселогы культура сараенда. Кодаш сигезьеллык мәктәбендә һәм Татар Днмскәе авылы клубында чыгыш ясадылар. Язучылар таҮар һәм рус телләрендә үзләренең әсәрләрен укыдылар, әдәбият проблемаларына кагылышлы мәсьәләләр буенча күп төрле сорауларга жавап бирделәр. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет сынлы сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Лениногорск балалар художество мәктәбе директоры Мәснәви Хәертди- нович Хәертдиновка, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1978 ел. 10 апрель Указы белән. Татарстан АССР- нын халык художнигы дигән мактаулы исем бирелде. Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Әлмәт дәүләт драма театры артисткасы Ләлә Махияновна Садыйковага. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1978 ел. 10 апрель Указы белән. Татарстан АССРнын халык артисткасы дигән мактаулы нсем бирелде.