Логотип Казан Утлары
Репортаж

БЕЗ БИТ АРЧА ЯКЛАРЫ

 

МӘСКӘҮДӘН, АРЧАДАН ҺӘМ БОЛЬНИЦАДАН РЕПОРТАЖ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Гомернең биек ноктасы еше гомеренең биек нокталары була. Әнә шул биеклектән караганда, узган юлың уч төбендәге тамырлар кебек күренеп ята. Харис Зәйнуллин гомер юлының иң биек һәм иң якты ноктасы итеп 1976 елның 24 февраль көнен саный. Күзләрне камаштырырлык кояш иде ул көнне. Мәскәү урамнары, йортлар, борынгы Кремль диварлары, манара башларындагы якут йолдызлар, түбәләргә кунган ак карлар — һәммәсе, һәммәсе ялт итеп, балкып тора иде. Илнең төрле якларыннан җыелган биш мең кеше белән бергә, ул Кремль ишегалдына узды. Кремль диварларыннан күзен кыса төшеп, гүяки сынап карап торган гигант Ленин портреты аны Съездлар сараена озатып җибәрде. — Хәерле юл, Арча малае! — дип әйтте кебек ул. Хәерле юл. Бәхетле юл. Ышанычлы юл. Йөзләгән прожекторлар берьюлы кабынып, съезд барасы залны яктыртты. Илебезнең иген басуларыннан, күмер шахталарыннан, мамык кырларыннан, төзелеш эстакадаларыннан һәм Совет Армиясе сафларыннан килгән делегатларга, чит илләрдәге коммунистлар һәм эшчеләр партияләре җитәкчеләренә 1976 елның 24 февралендә, иртәнге сәгать унда тантаналы төстә хәбәр ителде. — Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXV съезды үзенең эшен башлый. Безнең Татарстан делегациясен югарырак урынга, амфитеатрга утыртканнар иде. Зәйнуллин делегациягә билгеләнгән урынның беренче рәтләренә утырырга ашыкмады. Дулкынланудан алсуланып киткән түгәрәк йөзен балкытып, гадәттәге күз камаштыргыч елмаюы белән елмаеп, минем янга килеп утырды. «Чибәр безнең Арча яклары, чибәр, — дип уйладым мин аның йөзенә күз салып. — Дулкын каккан кара бөдрә чәч, чаткыланып, нур чәчеп торган коңгырт күзләр, күңелендәге тойгысын ашыгып белдерми, хисләрен тиз генә чыгарып аудармый, елмаюы аша гына белдерә торган ягымлы җитди чырай. Казан арты егетләре — халыкның әдәби телен тудырган яктан, Тукай ватаныннан килгән егетләр. Республиканың йөзенә кызыллык китермәстәй ир-егетләр...» Әйе, Харис минем янга килеп утырды. Тыйнак кына, йомшак кына килеп утырды. КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Леонид Ильич Брежнев ясаган хисап докладын тыңлады. Йөзендә кояш уйнап, күзләре янә дә балкып, нурланып тордылар. Шушы минутларда, биш ел эчендә Советлар ватаны ирешкән уңышлар хакында тыңлаганда, бәлки ул Арча яклары керткән өлеш турында да уйлагандыр. Кышкы озын төннәр, җәйге озын көннәр, яңгырсыз узган язлар, игеннәр өлгергәч, өзми-куймый яуган яңгырлар турында уйлагандыр. Бәлки аның күңеленнән иң коры килгән 1974 елны Арча игенчеләренең дәүләткә 75 мең тонна, ягъни өчләтә норма икмәк тапшырган вакыты узып киткәндер... Зәйнуллин тыңлый, актив тыңлый, йөзе бер нурлана, бер моңсулана. Минем аның белән күптән инде бер иркенләп сөйләшәсем килә. Арча яклары хакында язасым килә, тик әле аның белән иркенләп сөйләшергә җайлы вакытын гына таба алмый йөри идем. Менә мин теләгемә ирешү алдында торам. Без икебез дә партия съездына делегатлар булып сайлану бәхетенә ирештек. Мәскәүдә без ике атна бергә булачакбыз, бергәләп докладлар тыңлап, кичләрен концертларда, театрларда булып, съезддан алган хисләребезне, уй- тойгыларыбызны уртаклашып үткәрәчәкбез. Без хисап доклады тыңлыйбыз. Безнең күз алдыннан бер миллиард тонна иген үстергән Украина басулары уза — игеннәр шаулый. Үзбәкстан кырлары уза — ап-ак чәчәктәге мамык даласы тирбәлә, тауларны тишеп узган туннельләрдән, рельсләргә кага-кага, поездлар чаба, көмеш канатлы, җилдән җитез лайнерлар күккә күтәрелә, шундый иксез-чиксез илең барлыкка, аның улы булуыңа, шул ук вакытта аның төп-төгәл бер ноктасыннан, Татарстан республикасыннан, аның да Арча ягыннан, Тукай ватаныннан булуыңа горурланып утырасың. Хисап докладының һәрбер сүзе сиңа кагылып, сине дулкынландырып уза. Илдә ГЭСлар төзиләр: Нуректа, Камада, Каһарманда, Зәйдә, Себер елгаларында төзиләр ГЭСлар. Боларның барысында синең катнашың бар: син игенче, икмәк үстерүче, син иң борынгы һөнәргә ия булган кеше... Игенче Зиннәтулла абзый гаиләсендә, Ашыт буйларында туган Харис. Туган ягының болыннары, кырлары хәтердә, арыш серкә очырган чаклар, болында чалгы чыңлаган заманнар. Дөньяга килгән елы да аның илдә икенче революция — корама юрган булып яткан басуларны күмәк хуҗалыкка берләштергән елларга туры килә. Төгәлрәк әйткәндә — 1931 ел. Кенәрдә ул урта мәктәпне бетерде. Тәтештә авыл хуҗалыгы техникумында укыды, дүрт ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итте. Армиядән соң Кызыл юл районында, Кенәрдә райком инструкторы булып эшләде. Казанда югары партия мәктәбен тәмамлады. Аннары Минзәләдә райкомның агитацияпропаганда бүлеге мөдире, Биектауда райкомның икенче секретаре булды. Арчада Зәйнуллин 1962 елдан. Эшнең биредә дә зурысын тапшырдылар: икенче секретарь. Игеннәр белән, колхоз авыллары, совхоз хуҗалыклары белән бәйле эш. Күптәнге партиец, Арча райкомының беренче секретаре Мөхәммәт Закиров кул астында эшләде ул. Төннәрен, кышкы суыкларда авылларга чыгарып җибәрер иде. Өстә бәрән толып, аякта олтанлы киез итек булыр иде. Авыл хәлләрен, колхозчы агайның тормышын Харис әнә шул елларны бик ныгытып өйрәнде, кешедән ишетеп түгел, китаплардан укып түгел, үз җилкәсендә татып өйрәнде. ♦ Мөхәммәт Закиров үлгән чакта аны үз янына чакырып әйтте: з — Харис Зиннәтуллович, — диде, — партия эше ул җирне белү, < елгаларны белү, язны-кышны белү, тургайлар сайравын белү, яз су- 2 лышын тою. Язны тоймаган, көзне тоймаган кеше, кышкы суыкларда < туңмаган кеше кеше түгел ул, коммунист булуы турында әйтеп тә ; торасы юк. Колхозлар тәмам тернәкләнеп җиткәч кенә, соклангыч < көннәр килә башлагач кына якты дөнья белән саубуллашу үкенечле... s Миннән соң сине куярлар инде, шуңа гына күңелемдә юаныч бар. „ Син — авыл малае, буразнада үскән малай, тырышлыгың, ихласлы- £ гың бар, кешеләрдән үзеңне өстен куярга тырышма, оклау йоткан ф кебек үрә катып, аяк астындагы җирне күрми йөри күрмә, ник мин а сиңа боларны әйтәм диген? «Без үзебез халыктан чыккан идек, ха- о лыкка яңадан ничек кайтырга инде»,— дип үкенеп йөргән кешеләр- * не беләм мин... * Съездның беренче көнендә без «Россия» гостиницасының Мәскәү < елгасына караган Дәүләт концерт залында илебезнең сәнгать остала- ә ры концертын карадык. х Менә залда утлар сүнде. Сәхнәдә Ленин Мавзолее хасил булды. < Каяндыр, безгә күренми торган урыннан төбәлгән прожекторлар >- Мавзолейны, юлбашчыбызның мәңгелек йортын балкытып яналар, Кремль курантлары суга иде. Биш мең кеше сыешлы залның түреннән япь-яшь дүрт солдат, винтовкаларын җилкәләренә кысып тоткан дүрт сугышчы, строевой адым белән чыкылдатып басып, Мавзолей янына уздылар. Зал — концерт карарга килгән делегатлар — аяк өсте басты, алкышлар гөрләде, алар гүя Съездлар сараенда Партия Үзәк Комитетының хисап докладын тыңлагандагы алкышларның дәвамы булып күкрәделәр. Аннары илебез алты дистә ел эчендә узган дәверләр сәхнәдә күренә башлады. Кәйлә белән тачкы, атлы арба белән чикмәнле мужик, беренче бишьеллыклар заманы. Ликбезлар, кулакның кыска мылтыгыннан һәлак булган коммунистлар, колхоз председательләре, активистлар. Беренче тракторлар, Бөек Ватан сугышы, Космос дәвере... һава лайнерлары сәнгать осталарын Ленинградтан, Киевтан, Ка- загыстаннан алып килделәр. Владивостоктан, Уралдан, таулар иле Кавказдан поездлар башкалага ашкынды. Төрле телләрдә җыр яңгырады, төрле халыкларның дәртле биюләре сәхнәдә өермәләнеп йөрде. Делегатлар алдында гүя иксез-чиксез Ватаныбыз шатлык-сөенечләре, кичергән кайгылары, михнәт-газаплары белән, дөньяны таң калдырган бөек җиңүләре белән безнең каршыбызга килеп басты. Бөтенләе белән, хезмәттә һәм сәнгатьтәге зурлыгы белән килеп басты. Ул зурлыкны без Кремльнең Съездлар сараенда җыйнап әйткән теория итеп, марксизм тәгълиматының яңа шартлардагы дәвамы итеп кабул итсәк, монда Госконцерт залында сәнгать җәүһәрләребез итеп, халкыбызның рухи дөньясы итеп кабул иттек. Съездның икенче көнендә безгә унар мең тираж белән чыккан ике брошюра тапшырдылар. Китапның берсендә — XXV съезд исеменә илебезнең төрле якларыннан килгән хезмәт рапортлары басылган булса, икенчесендә — съезд көндәлеге яктыртылган иде. Мин ул китапларны кат-кат актардым. Бер кичтә унар мең тираж белән кичәге эшне түкми-чәчми бастырып чыгару һәм делегатларга җиткерү өчен, типография һәм нәшрият эшчеләренә бик зур көч түгәргә кирәк булган, әлбәттә. Буяу исе аңкып торган битләрне сөенеп актара-актара, мин Зәйнуллинга хис-тойгыларымны әйттем. Секретарьның йөзе җитди иде. — Мәскәү китап басучыларының бер төн эчендә унар мең данәле ике китапны өлгертүләре гаҗәп түгел, иптәш Ахунов. Әгәр партия куша икән, безнең Казан китап басучылары да моны эшли ала. Иң гаҗәбе, иң таң калдырганы шул: безнең партиябезнең Үзәк Комитеты тугызынчы бишьеллык планны төзеде,.коммунистларның башлангыч оешмалары аша халык күзәнәгенә кадәр үтеп, шул планнарны аңлатты, алариың үтәлүенә иреште, инде менә хәзер коммунистлардан биш мең кешелек делегация җыеп, чит ил партияләре вәкилләрен җыеп, шул планнарның үтәлүе, арттырылып үтәлүе хакында хисап бирә. Менә бу ичмасам таң калырлык нәрсә! Коммунистлар гына эшли алырлык могҗиза. Кеше гомеренең биек нокталары була дигән идем. Арча егете, минем якташым Харис Зиннәтулла улы Зәйнуллин, гомеренең биек ноктасыннан — XXV съезд залыннан миңа әнә шул хакыйкатьне әйтеп бирде. Йөрәкләр бергә тибә Моңарчы эшләнгән барлык эшләребез белән горурлану, унынчы бишьеллыкта башкарачак зур эшләребез өчен җаваплылык тою — Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXV съездында катнашкан һәрбер делегатның уртак тойгысы, мөгаен, шул булгандыр. Биш мең коммунист — эшчеләр, игенчеләр, иҗат интеллигенциясе, гаскәриләр — илнең каймагы булган кешеләр узган бишьеллыкка йомгак ясап, киләчәккә юл сыздылар. Докладчыларны һәм чыгып сөйләгән ораторларны тыңлаган чакта безнең күз алдыбыздан заводлары, бөек төзелешләре, конкрет саннары һәм фактлары белән биниһая зур ил узды, куәтле державаның куәтле ритмын, баһадирларча сулыш алуын тойдык. Атаклы төзүче, ташчылар бригадиры Николай Злобин съездга планнан тыш алты катлы йорт бүләк итүен әйткәч, зал алкышларга күмелде. КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Әхмәтҗанович Табеев «КамАЗ» маркалы зур йөк машиналарының беренче колоннасы башкалабыз Мәскәүгә килеп җитүен һәм Кремль диварлары янына тезелүен әйткәч, автогигант төзүче батыр йөрәкле төзүчеләр исеменә шулай ук алкышлар күкрәде. Андый бүләкләр һәр рапортта, һәр оратор сүзендә бар иде. Ил съездны бүләкләр белән күмде. Хезмәт бүләкләре белән! Болар халыкның һәм партиянең бер сулыштан сулавын, халык белән партиянең бердәмлеген әйтеп торалар иде. Кремльнең Съездлар сарае залында утырганда без, делегатлар, бөек төзелеш программасының нинди энтузиазмнан, халыкның нинди батырлыгыннан туганын җаныбыз-тәнебез белән тойдык. Кремль сараенда без стендлар күрдек. Анда төрле илләрнең коммунистлар һәм эшчеләр партияләре делегатлары алып килгән бүләкләр куелган иде. Алар арасында көрәшкә күтәрелгән пролетариатны гәүдәләндергән скульптура-символ да бар иде. Ул сын безнең күңелләрдә тирән бер тойгы уятты: планетаның бүгенге көне, егерменче гасыр чынбарлыгы барлык континентлардагы прогрессив көчләрнең бердәмлеген, оешканлыгын таләп итә. Партия съезды көннәрендә без Харис Зәйнуллин белән туган-үскән җирләребезне, Татарстаныбызны, Арча якларын искә төшердек. Ни генә сөйләмәсеннәр, барысы безгә, безнең эшләребезгә кагыла иде. Ул хакта мин укучыларыбызга да сөйләп бирүне кирәк табам. Бервакытны, шулай Кызыл мәйданда әкрен генә сөйләшеп йөргән чакта Гомәр ага Бәширов миннән сорап куйды: м — Гариф энекәш, без икебез дә Арча малайлары, якташ булудан файдаланып оорыйм әле: син кайчан да булса Мәскәүдә китабың басылыр да, ул бөтен илгә таралыр дип уйлаганың бар идеме? — Нигә алай дип сорыйсың, Гомәр абый? — Син бит әтисез үскән кеше. Кулаклар синең әтиеңне үтергән. Мин ул елларны Арчаның җитәкче оешмаларында эшли идем, әтиеңне үтерү бик зур вакыйгага әйләнде, Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшев «Кандыр буе» музыкаль драмасын язганда шул вакыйганы ишетеп башта Арчага, аннары Казанбашка барып чыкканнар иде. Әсәрдә бит әтиең үз исеме белән алынган. Өчиле авылының колхоз председателе Акунҗанны үтергәннәр дип сөйләнелә... — Әйе, андый эпизод бар «Кандыр буе»нда. Тик мин аңламыйм әле нигә сорау биргәнеңне, Гомәр абый? — Ул бит болай, Гарифҗан. Кулаклар синең әтиеңне үтереп, сине ятим калдырырга, сине ач калдырырга, сине, тагын да төгәлрәк әйтсәк, белемсез калдырырга, урамга чыгарып ташларга теләгәннәр. Сиздеңме эшләрнең кая барганын? Ялгышканнар бит алар, бик тә каты ялгышканнар. Мин ул хакта татар әдәбияты һәм сәнгате уңае белән үзәк матбугатта • артиллерия булган проза бу өлкәдә җитди уңышларга ирешә алмады < әле. Ирешмәде, чөнки Кама батырлары сарыф иткән көчне сарыф ә итмәде. Бу һаман да безнең намуста — прозаиклар намусында кала. = Ул көч сарыф ителергә тиеш. < Төзелештәге кешеләр һәм туган якларыбыз язмышы турында уй- “ лый башласаң, бик тә ачык булып күз алдына бер нәрсә килеп баса: турыдан-туры төзелештә катнашканнар гына түгел, Кама буйларын нан еракта, читтә яшәгәннәр дә безнең республикабыз үсешенә зур өлеш керттеләр. КамАЗ ватаныбыз автомобиль төзелешенең барлык алдынгы тәҗрибәсен үзенә туплады. Скреперчылар әле төп корпуслар салыначак урыннарны тигезләп кенә өлгергәннәр иде, ә ЗИЛда инде конструкторлар булачак «КамАЗ» машиналарының төрле модельләрен өлгерттеләр, машина йөртү осталары әнә шул машиналарны илебезнең төрле юлларында сынау эшенә керештеләр. Таймырдан башлап Памир түбәләренә хәтле булган арада барлык юлларны узды сынау машиналары, һәрбер республика, һәрбер өлкә, һәрбер шәһәр автомобиль гигантына үзеннән өлеш кертте. Украина да, Грузия да, РСФСР шәһәрләре дә, без КамАЗ төзедек, дип әйтә алалар. КамАЗ Советлар иленең туганлык, дуслык, бердәмлек законнары нигезендә төзелде. «Нихәл, күрше, ярдәмләшимме?» дигән принцип, безнең матур гадәтебез, традициябез буенча, алгы планга килеп чыкты. Биш ел, болай караганда, әллә ни зур вакыт түгел. Әмма эш белән, тырышлык белән узган биш ел күп. Анда ике меңгә якын көн һәм төн бар, әнә шул көн һәм төннәрдә Кама гигантына катнашы булган кешеләр, конвейердан беренче автомобильне тизрәк төшерәсе иде, дигән уй белән янып яшәделәр. Ниһаять, ул көн килде! Партиянең XXV съезды ачылыр алдыннан ярыш уты кыза төште. «КамАЗ» машиналарының беренче колоннасын съезд ачылган көнгә өлгертергә кирәк иде. Нәкъ әнә цхул көннәрдә төзүчеләрнең, монтажчыларның, эксплуатацияләүчеләрнең тырышлыгын бергә туплаган күмәк хезмәт ташкыны туды. КамАЗ* ның беренче машиналары инде Мәскәүдә, Кремль диварлары буенда. Бу — гамәлгә ашкан факт. КамАЗ гигантлар җилкәсендә күтәрелде. КамАЗ бөтен илебез иҗаты, егерменче гасыр иҗаты булып күтәрелде. БЕЗ БИТ АРЧА ЯКЛАРЫ Иҗат дигән сүзне без һәр вакыт авыз тутырып әйтәбез. Иҗат — үлемне җиңү. Бу — күптән әйтелгән билгеле хакыйкать. Әмма ул безгә кадерле хакыйкать. Иҗат итеп, тикшеренү-эзләнүләр алып барып, төзеп яшәгән ил, — безнең беренче социализм иле, — кешелекне үлемсезлеккә алып бара. Монысы без әйткән хакыйкать, без иҗат иткән формула. Коммунистлар дөньяның иң зур форумнарында, планетаның иң җаваплы симпозиумнарында әйтә торган формула. Әнә шул формулага, кешелекне үлемсезлеккә алып барган формулага турылыклы булганга күрә дә, без, бөтен дөнья ишетерлек итеп: «Тынычлык! Дөньяга иминлек!» дип көр тавыш белән әйтәбез. Әйтеп кенә калмыйбыз, җир йөзендә ныклы Тынычлык, Иминлек урнашсын өчен өзлексез көрәшәбез. Безгә үзебезнең генә түгел, күршеләребезнең дә имин яшәүләре кадерле. Без үзебездән соң яшәячәк буыннарга гүзәл дөнья тезеп калдырырга телибез. Әнә шул безнең үЛемсезлегебез. КамАЗларның, БАМнарның мәгънәсе әнә шунда. Шул мәгънәне без истә калырдай кешеләр аркылы, кабатланмас образлар аркылы ачып бирә алабыз икән, димәк, без, иҗат интеллигенциясе дә, кешелек дөньясын үлемсезлеккә илтүдәге үз вазифабызны үтәгән булабыз. Моңа күп, бик күп көч сарыф итәргә кирәк. «1976—1980 нче елларда СССР халык хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлешләре»ндә, партиянең XXV съезды кабул иткән шушы документта экономикабызның, фәнебезнең, культурабызның барлык тармакларын үстерү күздә тотылган. Без, съезд залында утырганда, илебезнең гигант магистральләрен күз алдына китердек. Көнбатыш Се- бергә, Байкал—Амур магистрале төзелешенә, колхозларга һәм совхозларга йөк ташыган куәтле «КамАЗ»ларны күз алдына китердек. Бөтен ил булышлыгы белән күтәрелгән КамАЗның үзе бөтен илгә булышыр, бөтен илне гайрәтле җилкәсенә таяндырыр көннәре җитәчәген уйлап утырдык. Безнең бөек илебезнең үсеш диалектикасы шундый. ИКЕНЧЕ БҮЛЕК Съезддан Арчага Гомер дигәнең уза тора. Көндәлек мәшәкатьләребез, олы һәм кече эшләребез шундый күп безнең, кайчагында, инде монысын эшләми калмыйм дип, күңелгә беркетеп куйган нәрсәләр дә еш кына бер читтә торып кала. XXV съезддан Казанга кайтып төшкәндә, без Зәйнуллпн белән тиз арада очрашырга сүз куешкан идек. Аның тормышны китаптан укып түгел, үз җилкәсендә татып белгән булуы, Арча якларында башкарган эшләре белән партия съездына делегат булып сайлануы миндә аңа карата зур ихтирам хисе уяткан иде. Мин Арчаны, туган- үскән ягымны, бик җентекләп, якыннан күрергә, якыннан белергә һәм аның хакында үз уйларымны матбугатта язып чыгарга тели идем. Дөресен әйткәндә, соңгы елларда без партия эшендә эшләгән иптәшләребезне оныттык. Алар башкарган зур эшне, җаваплы эшне, халык массаларын рухи яктан тәрбияләү һәм җиңүләргә рухландыру эшен язмый башладык шикелле. Моның кайбер сәбәпләре дә бар. Язылмаган кайбер законнар безнең кулыбызны тотып килде. Партия җитәкчесенә тыйнаклык роле бирелде һәм без шуның белән килештек. ~ Бактың исә, без, язучылар, халыкка җиткерелергә тиешле бик күп әйбәт секретарьларның образын очеркларыбызда тудырмадык. Безгә, соң булса да уң булсын, ул эшкә ныклап тотынырга вакыт. Бу, әлбәттә, райком секретарен мактап торуга корылган мәдхия булмаска тиеш, андый мәдхиядән берәүгә дә файда юк, мин райком секретаре аркылы бөтен бер районның яшәү сулышын тоя алам бит. Мине ♦ бигрәк тә әнә шунысы дулкынландыра. з Баштагы ике баруымда мин Зәйнуллинны очрата алмадым. Ул 1 өйдә юк иде. Шулай да район җирләре буйлап, үзем туып-үскән һәм g Арча педучилищесына укырга йөргән юлларым буйлап мин байтак < җир айкадым. = Арчадан Балтачка бара торган олы юл өстендә, апрельнең азаккы _ атнасында, без, машинада узып барышлый, телеграмм баганасы тө- 5 бенә чүмәшкән берничә кешене күреп алдык. Арча районында әле бер җирдә дә чәчүгә чыкмаганнар, болар в монда нишләп йөриләр икән дигән кызыксынуга бирелеп, яннарына ф туктадык. Миннән бигрәк, минем белән юлга чыккан радио коррес- а понденты Наил Гыйззәтуллин һәм якташым язучы Мөхәммәт Мәһ- о диев бу хәл белән кызыксындылар. Төштек. Карыйбыз. Минем сабакташ Мирбат Хәстиев, мин белмә- х гән тагын ике егет телеграмм баганалары тирәли бодай чәчәләр, кул < белән чәчәләр. Өсләрендә телогрейка, юл кожаны. Битләрен кояш * ашаган, җил кискән. Кырык бишләр тирәсендәге ир уртасы кешеләр, Z чибәрләр, олыгайган кешеләрне көнләштерерлек тазалар, сау- < сәламәтләр. Мине күрүгә Мирбат Хәстиев, «Известия» колхозы председателе, бите-башы белән елмаеп, каршыга атлады, җилән чабулары кош канаты кебек җилпенеп киттеләр. — И-ии, Гарифҗан абый, сине нинди җилләр ташлады монда?! — Менә шулай, председатель иптәш, сабакташ, якташ, туган җирләрне карап кайтырга булдым әле. Багана төбендә нәрсә сихерлисез сез? — Син инде партия съездында булган кеше, Гарифҗан абый, беләсең, сыйфат бишьеллыгы бит. Багана төпләре буш калмасын дип алданрак, чәчүгә кузгалганчы аяк киенебрәк кую иде. Чәчү узганнан соң онытыла, Тукай әйтмешли, татар башы кеби такыр кала бу җирләр, — диде Мирбат, өстә күренеп калган ике-өч бөртек бодайны күн итек башы белән күмеп куйды. — Алай икән, алай икән, — дидем мин, — сине әйбәт председатель дип, җирне ярата дип, булсынга йөри дип бик мактыйлар иде, димәк, зерәгә түгел мактаулары... Мирбат кызарды, уңайсызланып елмайды. Күзен кояштан ышыклый төшеп: — Чыннан да, нинди йомыш белән килеп чыктыгыз әле? Бу иптәшләрне кем дип белик? — диде. — Монысы — радио корреспонденты Наил Гыйззәтуллин, монысы — язучы Мәһдиев. Язгы басуларны карап, саф һава сулап кайтырга дип чыктык. Я, сөйлә, нинди яңалыклар, нинди искелекләр дигәндәй, нәрсәләр белән сөендерә аласың безне? Культура сарае салмадыңмы әле? — Фундаментын салырга җыенабыз. — Озак, туганнар, озак. Казанбаш бит колхоз оешкан елларны клублы булу ягыннан барлык авыллардан алда иде. Әтиең Бәдри абзыйлар, коммунист Заһидуллиннар эшне бит клубтан башлаганнар иде. Менә дигән таш клуб иде бит авылда. Шул заманнардан да артта калып барабызмы инде? 2 «к у» м R. 17 — Агач материалы да, кирпече дә, ташы да бар, чын осталары юк. Төзүче һөнәре бик кадерлегә әйләнде бит хәзер. — Шулайдыр анысы, ләкин Казанбашны, театр труппалары беренче булып килә торган авылны, кайчандыр кантон булган Казанбашны клубсыз итеп күрү сәер. — Аңладым инде, аңладым, маңгайга чиртеп әйтмәсәгез дә... — дип, ул кинәт «синнән» «сезгә» күчте. Шуның белән мин сүзне очлап куярга мәҗбүр булдым. — Ярый. Аңлагач әйбәт. Радио корреспондентына берәр сүз әйтәсеңме? — Әйтермен, кирәге булса... Корреспондент, чәчүче егетләрне һәм мине арба янына чакырып, җилне ышыклап торырга кушты, үзе магнитофонын рәтләп җиргә чүгәләгән председатель янына иелде. — Чәчүгә кайчан чыгасыз? — диде корреспондент. — Тагын биш көннән, — диде председатель. — Менә шул хакта, чәчүгә әзерләнү хакында сөйләсәгез иде. Мирбат сөйли башлады. Мин кинәт авызымны ачып, шаккатып калдым. Әле генә уңайсыз елмаеп, кызарынып торган председателебез радио лекторларыннан да болайрак сөйли, тамчы бөртек тә уңайсызланмый, тотлыкмый, сөйләвен игенчеләрнең, механизаторларның исемнәре белән беркетеп бирә тора. — ...Кояшлы булды 26 апрель көне. Күңел күтәрерлек булды. Механизатор Фәлән Фәләновлар көнлек нормаларын бер йөз дә илле процентка үтәп, чәчүне югары сыйфатлы итеп башкардылар... Корреспондент магнитофонын шып туктатты. — Туктагыз әле, ә сез ул көнне кемнең чәчүгә чыгасын һәм күпме эшләячәген каян беләсез? Мин бит сезнең язгы чәчүгә әзерлек турында сөйләвегезне генә үтендем, иптәш Хәстиев... Председательнең бу юлы уңайсызлану хәбәрендә дә юк иде, ул аксыл кашларын югары чөеп, күзен Дә йоммастан: —1 Әгәр мин чәчүгә кайсы механизаторым чыгасын, аның күпме норма үтәсен биш көн алдан белмәсәм, минем председатель булып йөрүемнең бәһасы Арча базары көнне сукыр бер тиен. Бусы бер. Икенчедән, корреспондент иптәш, фамилиягез кем әле. әһә, Гыйззә- туллинмы, сезнең халыкны беләм бит мин, ничәмә-ничә мәртәбә язып алганнары бар, әй, өтәләнәләр, әй, кабаланалар, перәме ут чыккандай кыланалар, ә бактың исә, ашыгыч дип язып алган материалны бер атнадан, хәтта ун көннән соң бирәләр. Мин сөйләгәнне сез чәчү башланган көннән дә алдарак бирмисез бит. Шуңа күрә мин сезгә чәчү көнен сөйлим дә... - Без рәхәтләнеп көлдек. Менә әйтте бу. әйтеп карады! Эшләр шуннан соң тизрәк китте. Сөйләтәсе сүзебезне сөйләтеп, өйгә кайтырга чыккач, Гыйззәтуллин миңа терсәге белән төртеп: — Ай-яй, усалланды авылда, халык, авызыңны ачып торсаң, төкереп китәргә дә күп сорамас, ха-ха-ха! — дип, тагын бер мәртәбә көлеп куйды. — Тормыш дигәнең менә шул инде ул, бүген монда килмәгән булсак, председатель Хәстиевнең андый үткенлеген каян белер идек әле без, — дидем. — Гариф абый, син бит аның белән авылдаш дип таныштың, сабакташ та дидең, бергә укыган идегез мәллә? — Анысы сиңа ник кирәк? Әллә күңелеңдә бөре уяна башладымы? Минем якташ ошап куйды мәллә үзеңә? — Ошамаслык түгел бит! Төп башына утыртып куя язды бит үзебезне! Радио өчен җилле генә бер очерк язып булмасмы дип торам әле мин аның турында. Чәчү чәчкән чагына килеп чыксам, урак өс- тенә. Колхозчыларына булган мөнәсәбәтен чамалый башладым инде. Озак эшлиме ул председатель булып? — Егерме елдан артыктыр инде. — Әти-әниләре дә игенчеләрме? Механизаторлар ук түгелдер бит? — Юк, механизатор түгел. Калыпка сугарга азапланма син бар нәрсәне. Әтисе дә, әнисе дә укытучылар иде аның. Әнисе — география, әтисе әдәбият укытты. Өстәвенә, ул әле хәзерге заман укытучылары кебек педагогика эшенә «туптурыдан туп пашул» булып килеп кергән кеше дә түгел. Заманында хәлфә булган кеше, вәгазьләр сөйләгән кеше. Революциядән соң совет мәктәбендә балалар укытырга керешкән һәм шул эшнең остасы булып киткән кеше. Әгәр син кайчан да булса, Бәдри Хәстиевтә әдәбият сабагы алган берәр кешене очрата алсаң, ул ниндирәк кеше, ниндирәк укытучы иде дип сорасаң, алар сиңа аның кем икәнен аермачык әйтеп бирерләр. Дөнья бәясе кеше иде. Әдәбият турында сөйли башласа, авызларны ачып, дөньяларны онытып тыңлар идек. Казанбашта ул колхозлар оештырышты, балалар укытты, урта мәктәпнең директоры булып эшләде. Әнисе дә бик ягымлы, бик сабыр кеше аның. Ирле-хатынлы ике укытучы икесе дә Казанбашның күз өстендәге кашы кебек кешеләр, менә дигән бакчачылар иде. Казанбашта Бәдри абыйны сагынып сөйләмәгән бер генә кешене дә таба алмассың. — Әтиләре укытучы, ә бу ничек игенче булып киткән? — Хикмәт шунда да шул, әти-әнисе аңа җирнең кадерен белү кебек аңны бик матурлап сеңдергәннәр. Әтисе исән чагында ук пред седатель булып эшли башлаган иде инде ул. Өч ел чамасы авыл советы председателе булып та эшләде. Шул ук Казанбашта. Шул чагында председательлектән аерылып торды, әмма җирдән беркайчан — Анысын мин үзем дә күрдем. Мин күрмәгәне... — Син күрмәгәнеме? Син күрмәгәне шул: бер вакыт колхозда ике егет матур гына салып йөри башлыйлар. Эшкә уңган, сәләтле егетләр, чүп чураман түгел. Бик эче поша мондый хәлгә Хәстиевнең. Ничек туктатырга? Турыдан-туры үгетләсәң — андыйны авыл халкы бик өнәп бөтермәүчән. Нишләргә? Тәки бер җае чыга моның. Көннәрдән бер көнне әлеге ике егетнең ашыгыч йомыш белән колхоз идарәсенә килүен әйтәләр. «Эчкәннәрме?*—ди председатель. Ул өендә утыра әле. «Юк.— диләр,— икесе дә ап-аек!». «Яхшы, әйтегез үзләренә. да аерылмады. — Ә колхозчылар белән мөнәсәбәте, эш стиле ничегрәк аның? — дип, ипләп кенә сорап куйды радио корреспонденты. — Карале, Наил, зерә хәйләкәр кеше булып чыктың бит әле син, малай. Әкрен-әкрен хәйләсене китерәдер көйгә бу, дигән шикелле, син Хәстиев турындагы очеркыңны аның янына бармыйча гына язарга уйладың, ахрысы, әкәмәт. — һөҗүмгә күчәр алдыннан разведка дигән хикмәтләре дә бар бит. Син аны яхшы беләсең. Үземә кирәк димәсәң, берәр генә детален булса да әҗәткә биреп тор, үз янына барып өйрәнгәч, очерк итеп кайтарып бирермен. — Шулай дисәң генә инде. Әйбәт очерк язам дисәң генә. Алайса, белеп тор: Мирбат Хәстиевнең колхозчылар белән, механизаторлар белән эшләве тирән педагогик алымнарга, психологиягә корылган. Бүген син аны багана төбенә бодай сибәргә юкка чыккан дисең мәллә? Чыгар сиңа бар! Эше аның муеннан. Әмма бүгенге эше. шәхси үрнәге чәчү беткәнче җитәчәк. Сыйфатның нинди икәнен үзе башлап күрсәтте диячәкләр. Шуның өстәвенә, син үз вакытында, Хәстиев әйткәнчә, нәкъ көнендә ул сөйләгәннәрне республикага тапшырсаң, Хәстиев ул синең җаныңда нәрсә ятканны бер атна алдан күрә диячөкләр. Белдеңме? хәзер килеп җитәм»,— ди председатель, ә үзе идарәгә барырга бер дә ашыкмый. Тагын киләләр моңа. «Хәзер-хәзер,— ди председатель,— менә райкомга бирәсе ашыгыч отчетымны гына язып бетерим». Тагын бер сәгать килми бу, вакытны суза бирә, суза бирә. Ниһаять, көтә- көтә егетләр хәлдән тайгач, идарәгә килеп керә. — Көттегезме, егетләр? — Көттек, — диләр тегеләр яшермичә. — Кыенмы көтүләре? — Бик кыен. — Нишләп килми торды дисезме? — Шулай дибез шул. Бик аккуратный кеше ие председателебез, ни булды икән, дип баш ватабыз. — Әйтимме ни икәнен? Беркемгә дә әйтмисезме? — Әйтмибез. — Чынмы? — Ант итеп әйтәбез, үзара калыр. — Алайса әйтәм: кичтән эчкән идем мин. — Пиво эчкән идегезме? — Эчсәм аракы гына эчәм мин. Егетләр уңайсызланып идәнгә карыйлар, тамак кыргалыйлар. — Көтүләре кыенмы? — дип кабат сорый Хәстиев. — Бик кыен, — диләр егетләр, эшләрнең кай якка барганын абайлап. — Миңа да бик кыен була, мин сезне кайчакларда көннәр буе көтәм, ләкин көтеп бетерә алмыйм... Бу диалог шул көнне үк, сәгате-минуты белән халык арасына тарала, кабатланып сөйләнә торгач, арта-күперә һәм әлеге ике егетне шешәдән биздерер хәлгә китереп җиткерә. Чөнки алар халык телендә көлке объектына әйләнәләр. Ул гына да түгел, вакытсыз эчкәннәргә карата халык: «Көтүләре кыенмы?»—дип, ике генә сүз әйтә, бу шундук көлү өянәге кузгатып, салмыш адәмнәрнең йөрәк бәгыренә төшеп җитә... — Болай булгач барам, бармый калмыйм, кызыклы характер бу, — диде Наил мавыгып. — Бара күр, теге егетләр кебек озак көттерә торган булсаң, үзем язып куярмын, — дидем мин елмаеп. Машинадан төшеп, кипшергән кара кырлар янына туктадык. Күкрәкләрне киңәйтеп, җанга яз һавасы тула, дымлы туфрак исе, узга% елгы үләннәр исе, кайдадыр эскерт калдыгын яндырганнан килгән салам исе аңкый иде. Яңгырлар... Язгы чәчү дә узды, игеннәр дә билдән булып шаулап үстеләр, печән якынлашты, ел да саен республикада үткәрелә торган сабан туйлары да килеп җитеп, узып китте. Башта мине әдәбият атналыгына Себергә чакырып алдылар, аннары Казанга Мәскәү әдипләре килеп җитте, яшь язучылар белән зурдан кубып семинарлар үткәрдек, озын сүзнең кыскасы — Арчага мин бары тик урак өсте гөрләп бара башлагач кына килеп чыга алдым. Анда да әле менә киләм, менә киләм дигән чакта гына тоташ яңгыр коярга тотынды. Яңгырда игенчеләрнең кәефе нинди икәнне беләсе килеп бик кымырҗысам да, секретарьның миндә дәхеле юктыр әле, үз борчуы үзе белендер дигән уй мине тагын атна буе Казанда асрады. Радио көн саен урып-сугуның торышын иртәнге алтыларда бөтен республикага хәбәр итеп торды. Яңгыр ява, яңгыр... Арча артта. Мин моның сәбәпләрен яхшы аңлыйм. Бу — төньяк район. Монда яз республиканың көньяк районнарына караганда соңрак килә, болар чәчүгә соңрак керешәләр, шулай булгач, табигыйдыр ки, урып-җыю ♦ эшен дә соңрак башлап җибәрәләр. Башка районнар урып-җыюга з иртәрәк тотынганлыктан, инде игеннең байтагын урып өлгерделәр, < корырак чакта сугып, дәүләт амбарларына да илтеп өлгерделәр, яң- 2 гыр Арчаны ике кулсыз итте дә куйды. Боларны мин аңлыйм. Боларны Зәйнуллин аңлый. Ләкин бит F радио булганны хәбәр итә, кем кайчан чәчкәнне, кем кайчан уракка * төшкәнне тәфтишләп тормый. Районнар тигез. Арча артта бара. м Бу, мөгаен, райком секретареның йөрәгенә пычак булып кадала- Й дыр. ♦ Яңгырлар вакытында мин ике мәртәбә Арча якларына чыгып „ кердем. Берсе — Тукай-Кырлайга, икенчесе — «Куйбышев» колхо- о зына. х Дөньяны сыек томан төсле яңгыр пәрдәсе томалаган иде. Без бре- х зент япмалы газикта барабыз. Тукай-Кырлайга хәтле асфальт юл са- < лынган, машина астына кара тасма булып юл йөгереп кереп бара, » анда-санда серәеп утырган салам эскертләре, игененең әле яртысы да “ урылмаган тоташ кырлар күңелдә моңсулык, хәтта шом уята иде. < Без бит әле турыдан-туры шул эшкә, ягъни урып-җыюга катнашы ““ булган кешеләр түгел, ә менә 110 мең гектар игенне җилкәсенә йөк итеп салган Зәйнуллинның күңелендә ни икән хәзер? Тукай-Кырлай председателе безне шактый ук тонык чырай белән каршы алды. — Хәлләрегез ничек?—дип сорагач: — Берничек тә түгел,— диде. — Яңгыр туктамаса, нишләргә исәбегез соң?— дидек без, аның хәленә кереп. — Туктамаячак инде ул. Бетте инде игеннәр!..— дип кул селтәде. Аның болай да караңгы чырайлы битен сакал-мыек баскан, үкчәсе тапталган кирза итекләре пычракка баткан иде. «Әгәр барлык председательләрнең дә кәефләре шундый булса, Зәйнуллинның эшләре шәптән түгел бит. Игене тоташы белән кырда утырып калачак. Моның өчен аның башыннан сыйпамаслар...»—диде бу юлы да минем белән чыккан Мөхәммәт. «Куйбышев» колхозына без Арчаның район газетасы редакторы Таҗиев машинасы белән бардык. Юлда Масрага, Курсага кереп чыктык. Кереп чыгуыбыз ярады. Бу ике колхозның барлык җитәкчеләре — председательләре дә, парторглары да, комсомол вожаклары да — барысы да ындыр табакларында, амбарларда, сушилкаларда иде. Монда эш туктамаган, монда ашлык киптерәләр, бөркәүле ындыр табакларында ашлык җилгәрәләр, аз гына көн аязу белән элеваторга җибәрергә әзерлиләр иде. — Болай булгач, Зәйнуллинның хәле без уйлаганча ук начар түгел әле,— диде Мөхәммәт. «Куйбышев» басуларына җитәрәк, көн аяза башлады. Яңгыр туктады. Күзне каплаган томан алып ташланды. Гөберчәк урманнары, бала чакта без кура җиләге, шомырт, миләш җыярга йөргән урманнар, шүрәлеләр качып ятардай куе кара урманнар, атна буена яуган яңгырлардан юылып, җәй буена җитәрлек дым алып, күкрәп утыралар иде. Мөхәммәт Мәһдиев, Гөберчәк егете. Арча ягы язучысы, машинадан башын тыгып, каерылып-каерылып карады урманнарга. Бәлки ул ялан аяклы бала чагын искә төшергәндер. Бәлки җәйләрен, сугыштан соңгы авыр елларда, үләрен-калырын белми, бәләкәй арба белән печән ташыган чакларын уйлагандыр. Әллә шушы урман буйларын яңгыратып тальян гармунга җырлый-җырлый, флотка чыгып киткән чакларын искә алды микән? Ни генә булмасын, Гөберчәк урманнарына Гөберчәк егете каерылыпкаерылып карады. Авылга кайтып керергә ярты чакрымнар калгач, ул, ниһаять, түзмәде, сүз башлады. — И-ии, бу урман туйдырып та карады инде Гөберчәкне!— диде. Аз гына тын баргач, өстәп әйтте: — Колхозга печәнгә төшәр алдыннан колхозчыларга өч көн бирелер иде. Эшләп тә карар иде соң халык. Ногманныкылар беренче тотыныр иде. Хатыны Миңкамалттәй, үзе Ногман абзый, ике малае, ике кызы, киленнәре... Алар шул өч көндә, мөгаен, керфек тә какмаганнардыр. Ногманныкылар шул өч көндә эшләгән кадәр бөтен ил эшләсә, билләһи дип әйтәм, әллә кайчан коммунизм булган булыр иде инде. Өч көн эчендә ике кибән печән өеп куярлар иде шул. Башка берәү булса, кышын арган буыннарын хәл алдырып, рәхәтләнеп кенә ятар иде, сыеры бар, сарыклары абзар тулы, өй нарат бүрәнәдән, дөнья түгәрәк. Юк, иптәшкәем, Ногманныкылар итек баса, кыш буе баса, кайнар судан алган киез кулларын яндырып ала, өфөф килә Ногманныкылар, кулын пешерә- пешерә, киез әвәли. Мәскәүгә илтеп күргәзмәгә куярлык чибәр булыр иде Ногманныкыларның итеге.— Тора торгач, Мөхәммәт үз алдына кеткелдәп көлеп куйды. Минем сәерсенеп аңа күтәрелеп каравымны күргәч, нигә көлгәнен аңлатырга тотынды: —Ногман абзый белән Миңкамалттәй безнең авылда эш ягыннан гына түгел, берберсенә мөнәсәбәтләре ягыннан да үрнәк иде алар. Ногман абзыйны авыл советына чакырып алсалар, Миңкамалттәй ярты сәгать эчендә аны сагынып өлгерә, капка төбенә чыгып, кулларын каш өстенә куеп, картын көтә торган иде. Коеп куйган Таһир белән Зөһрә! Бер-берсен көйләп кенә, кайгыртышып кына, өф итеп кенә яшәделәр инде. Әйтәсе дә юк — авылга үрнәк. Әсәрнең баш герое булырлык кешеләр. Кояшта да тап бар дигән шикелле, көнләшкән бит бер заман безнең Миңкамалттәй Ногманыннан. «Нишләп син катыннар утыра торган «эс- кәмбикәне» тәбәнәк итеп ясыйсың?» —дип бәйләнгән бу. «Утырырга җайлы булсын дип әйтәм», — дигән Ногман. «Юк,—дигән Миңка- малы, — син аны катыннар ботын югарырак күтәрсен дип шулай тәбәнәк итәсең, беләм мин сине, карт боргыч. Картаймыш көнеңдә азып-тузып барасың!» — дигән. — Шуннан, шуннан? — дидек без редактор Таҗиев белән икебез берьюлы. — Шуннан ни булды? Мөхәммәтнең карчыга борынлы, кап-кара кашлы чибәр чыраена моңсу күләгә кунды. — Сиксәнгә җитеп килгән чаклары иде инде аларның. Ногман абзый бик нык рәнҗегән, «эскәмбикәне» дөрләп янган утка аткан. Шуннан соң алар итек басудан туктадылар. Берәр елдан үлеп тә киттеләр. Башта Миңкамалттәй үлде, Ногман абзый кая барырларга белмәде инде. Урал ягында тимер юлда эшләгән олы малае янына барып кайтты, Казанга китеп төпләнгән ике кызы янына килеп китте, тагын кайларгадыр барды. Кая гына бармасын — телендә Миңкамалттәй, күзендә — яшь. Тап-таза, сау-сәламәт кеше иде әле. карчыгы үлгәнгә ярты ел уздымы-юкмы, монысы да гүр иясе булды. Бар әле ул безнең заманда Таһир-Зөһрәләр, бар. иптәшкәем, без алар- га игътибар гына итмибез... Гөберчәктә без өч сәгатьләр чамасы булдык. Мөхәммәтләрнең төп йортларына кайтып тамак ялгап алдык. Мөхәммәтнең апасы, биш дистәне вакларга керешкән, әмма үзе әле яшь һәм бик тә мөлаем чырайлы Равилә, безне, көтеп алган кадерле кунаклар итеп, зурдан кубып сыйламакчы да булган иде. Мөхәммәт белән без кырт кистек: — Ярамый! ♦ — Нишлә-әәп? — диде Равилә, рәнҗегәндәй итеп. з — Эш вакыты. Күрәсе кешеләр, сөйләшәсе кешеләр бар, — диде Е Мөхәммәт. — Без көзгедәй чиста булырга тиеш. — Әй, көннәре дә яңгырлы, сагышны бездә зәмзәм суы белән ба- ~ салар, — диде Равилә. — Кемнәр? — Механизаторлар. — Аларга ярый. Без механизаторлар түгел, без каләм әһелләре. j Юкса болай да халык арасында язучы белән артистны зәмзәм суына 3 мөкиббән китүче итеп карарга өйрәнгәннәр... — дидем мин. . Фәйзрахмановны без идарәдә очраттык. Озын буйлы, ак чырай лы — киеме дә, уйлаган уйлары да якты кеше булып чыкты «Куйбы- -I шев* колхозының председателе. Безне ул, Тукай Кырлай председателе = кебек, кашын-башын җимереп каршы алмады. Иң якын туганнарын, л хезмәттәшләрен, коллегаларын каршылагандай каршылады. — Саумы, туганнар! Исән-имин килеп җиттегезме? Яңгырлар ә куркытмадымы үзегезне? — Безне яңгыр куркытмады. Арчаның Көтернас елгасын буып °- ясаган күлләренә яңгыр яуганны күрү үзе бер хозурлык булды. Кино- u га төшереп алырлык күренеш! — дидем мин, Фәйзрахмановның моңа ничек каравын белергә теләдем. Яңгырлар үзәк бәгъренә үткән председатель миңа бу сүзләрем, юк кына нәрсәгә тилемсә соклануым өчен, һич югы, каш җыерып карарга тиеш иде. Гаҗәп хәл — каш җыермады Фәйзрахманов. Тагын да яктыра төште. — Гомер минем язучы белән артистка сокланып уза инде. Без күрмәгән гади генә нәрсәдән дә могҗиза таба беләсез бит сез. Механизаторлар яңгыр ява дип сагышланып утыра, игеннәр мура дип борсалана, ә сез... — Ә сез, — дип эләктереп алды аның сүзен редактор Таҗиев. — Сез, председатель, моңайган кешегә бер дә охшамаган бит әле. Бу гайре табигыйрәк килеп чыга түгелме? Фәйзрахмановның алчак чырае җитдиләнә төште. Кашлары, сорау галәмәте ясап, дугайланып тордылар да борын турысына тартылдылар. — Беләсезме? Моңаерга сәбәп күрмим әле мин. Беренчедән, колхозның эше игеннәрне җыеп алу белән генә бетми бит. Бәрәңге бар әле. Бәрәңгегә бик тә кирәк иде яңгыр. Бер атна эчендә ул аңа үткәзде. Инде август ахырына кадәр яумаса да, дым җитәрлек. Икенчедән, урманнар корып бара иде, радио көн саен: урманга кермә, ут белән кайнашма, учак якма дип кисәтә башлаган иде. Өченчедән, без аяз вакытта игеннең кырык процентын җыеп, сугып калырга өлгердек. — Ничек ул алай? Башкалар бит әле 20 процент кына урып өлгергәннәр, урганнары да җирдә ята, — диде Мөхәммәт. — Син бит Гөберчәкләрнең эшкә нинди ярсынып тотынуларын беләсең, Мөхәммәт Сөнгатович. Комбайннарга гына ышанып ятмадык. Урак белән, чалгы белән халыкны күтәрдек, үсмерләрне, карт- корыны. Борчакны гел дә менә өлкән яшьтәгеләр башкарып чыкты. Яңгырлы көннәрдә терлек абзарларын ремонтладык, симәнә ашлыгын югары кондициясенә җиткереп салып куйдык. Кичләрен клубка үзешчән сәнгатьне җыябыз... Фәйзрахмановның сөйлисе сүзләре күп, йөзе һаман да якты, без килгәнгә ул чиксез сөенгән иде. Күк йөзендә тагын болытлар куера, тамырлана башлаганны кү. реп, без кайту юлына ашыктык. Курсаны чыгып, Арчага якынлашкач, Балык күлләре өстендз яңгыр бии башлады. Күз күреме җирдә тупырдашып бии яңгыр, машинаның брезент япмасына шыбыр-шыбыр коела, әнә шулар күңелдәге уйларны әллә кайларга алып китәләр, бала чакларны, яңгыр боткасы теләп чапкан вакытларны күңелдә яңарталар иде. — Фәйзрахмановка район җитәкчеләре ничегрәк карыйлар? — дип сорадым мин Таҗиевтан. — Сәеррәк кеше итеп карыйлар, — диде Таҗиев. — Сәерлеккә дз сәер бит. Мин моны начар мәгънәсендә әйтмим. Фәйзрахмановның райондагы башка бер генә председательгә дә охшамаган яклары бар. Әйтик, сәнгать белән мавыгу. Бер вакытны шулай райком секретаре килеп төшә Гөберчәккә, колхоз җитәкчеләрен күрүдән алда, Харис Зиннәтулловичның авыл белән таныша торган гадәте бар. Кырларны, амбарларны, ферма ихаталарын әйләнә бу. Фермага килсә — мөгрәү тавышы. Сузып-сузып мөгри сыерлар... — Ник мөгриләр? — ди секретарь. — Саумаганга, — ди шунда бүрәнә өстендә утырып торган бер карт. — Ә ник саумыйлар? — Савымчы кызларның вакыты юк, клубта җырлап-биеп йөриләр... Менә шундый сәер гадәтләре дә чыгып куя кайвакыт «Куйбышев» председателенең. Яшь әле, мавыга торган чагы. — Секретарьдан эләккәнме соң үзенә? — Эләккәндер, күрәсең, әйтми анысын. Секретарь иртә уяна Тагын ике көннән күк йөзе аязды. Яңгырлар туктады. Ниһаять, мин Зәйнуллин белән очрашырга булдым. Аны иртәнге якта ук очра- ‘ ту нияте белән кичтән үк Арчага кайтып кундым. Туганнарым миңа Зәйнуллинның бик иртә торуын әйттеләр. Сәгать бишенче яртыда ук уятып, секретарьның кайсы урамда, ничәнче йортта торуын өйрәтеп җибәрделәр. Арча урамыннан барам — машина-мазар юк. Иген басуларында, элеватор юлларында, күрәсең. Райүзәк халкы уянган, йөри. Арчада агач күп хәзер, урамнар ямь-яшел, шул яшеллек арасыннан йортлар күренми дә диярлек. Без Арча педучилищесында укыган елларны урамнар шәрә иде. Атлы арба чабып узса, тузан болыты куба иде. Хәзер дә тузан бетмәгән. Ике көн эчендә кибеп өлгергән урамнан йөк машинасы узды — артыннан тузан койрыгы сузылып калды. Тузан күп әле райүзәкләрдә, күп, кайчан бетәр ул?! Йортлар да таза, агачлар да күп, рәшәткәләре дә буяулы — тузанын бетерер хәл юк Арчаның. Юк, каһәр төшкересе!.. Сәгать иртәнге биш. Райком бинасына керәм: урам ягы ишекләре бикле түгел, кабинет ишеге дә ачык. Зәйнуллиныбыз күптән анда, колхозлар белән сөйләшеп утыра. Ул шундый бирелеп, телефон трубкасына кереп китәрдәй булып сөйләшә, минем ишек төбенә килеп туктаганымны да сизми калды. Костюмнан, ак күлмәктән, галстуктан. Чәчләре кара, бөдрә, йөзе алсу — урын җылысы да китеп бетмәгән әле. Күзләре борчулы, керфек төпләре ялкынсынган — йокысыз төннәр галәмәте. Бер колхоз белән сөйләшеп бетереп, икенчесен җыярга тотынган арада мин үземнең дөньяда барлыгымны белдерәм: — Исәнмесез, иптәш Зәйнуллин! Ул тавыш килгән якка борыла. Йөзенә аптырау галәмәте чыга, йодрыклары белән күзен уа, шуннан соң гына үзенә хас ягымлы елмаюы белән елмаеп җибәрә: — У-УУ. иптәш Ахунов! Күземә күренәсеңме дип торам. Ничек болай иртә? Хатының белән талашып чыгып киттең мәллә? Шаярта, янәсе! Күрешәбез. Ике-өч сүз белән генә хәлләрне сорашабыз. Мин аңа көне буе иген басуларында йөрергә кайтканымны әйтәм. Комачаула- масам, үзең белән алып йөр, кабинетыңда утыртып тор, элеваторларга алып төш, председательләреңне күрсәт, дим. Ул риза. Ул эшен дәвам иттерә. Мин аңардан арырак китеп, дөньяда юк төсле, үз эшемә керешәм — аның гамәлен күзәтәм, сүзләрен тыңлыйм. Зәйнуллин телефонда: — Фәйзи Әхмәтович, борчакны «ОС-4,5» аркылы чыгара күрегез. Казаннан Фәттахов килде — икмәк продуктларының республика идарәсе начальнигы. Заготзернода без тапшырган борчакны карадылар. Әйе. Килештермәделәр. Риза түгелләр, дим. Каралган, диләр. Ишетәсеңме — каралган өлеше проценттан чигерелә. Чиге-ре-лә! Борчакны чыгармый тор. тиккә машина кума! «Комбикорма итеп Россиягә тарата алмыйм», — ди Фәттахов. Әйе. Шулай. Сөйләшеп чыктыңмы? Барысына да әйттеңме? Хәзер, имынны хәзер әйтергә. Әйтмәделәр дип әйтмәсеннәр өчен. Исәбе кирәк аның. Комбайннарың уракка киттеме? Симәнә? Борчак дисеңме? Кирәкми. Борчак белән азапланмасыннар. Яңгырсыз районнар борчакның бик әйбәтен тапшырганнар. Дәүләттән безгә ун мең тонна борчак бирергә вәгъдә иттеләр. Әйе. Симәнә борчагы. Арыш әзерләгез дәүләткә, бодай... Телефон трубкасын куя, уйланып тора, миңа карамый гына икенче номерны җыя: — Фазлыяхмәтов, «Ракета», Фазлыяхмәтов! Хәлләр ничек? График үтәләме? Тырышабыз дисең, алайса? Төнлә икмәк килдеме? Юк?! Нишләп «юк?» Китертегез. Колхоз машиналары төнлә икмәк китерсен. Шеф машиналары гына ял итсен, Пермьнекеләр. Аларның алмаш шоферлары юк. Шуңа күрә ял итәләр. Әйе. Бүген шимбә, иртәгә якшәмбе. Дүшәмбе көнне бюроны җыябыз, ике көн эчендә икмәкнең кнлү-килмәвен тикшерәбез. Кичә мин колхозлардан кайттым, кичке тугызда басуларда комбайн юк иде. Аңламыйм. Юк. Колхозларга көндез бармагыз, көндез сез кирәкми анда. Кичен барыгыз, төнлә. Борчак «ОС-4,5» аркылы чыгарылып, элеваторга килсен. Кичә кич син колхозда түгел идең. «Ракета»да түгел идең, дим. Тикшерермен... Зәйнуллин янә телефонда: — Алло, иптәш Пантелеев, «Власть Советов», алло! Нишләп кичә борчак чыгармадыгыз? Үз машинагыздан берәү дә юк иде элеватор юлында. Комбайннарны борчакка куярга кирәк. Графикны үтәргә. Төнлә белән барлык машинаны икмәк илтергә куйыйк. Ул тагын кайсыдыр председательләр белән, колхозларга беркетелгән бюро членнары белән сөйләште, сөйләшә-сөйләшә тамагы карлыккач, хәл җыеп, туктап торды. — Ничә центнер аласыз гектар башыннан? — дидем. — Район буенча унҗиде. Төньяк районнарда уңыш гомер-гомер- гә тугыз-ун центнер булып килде. Ындыр табаклары, сушилкалар, амбарлар әнә шул ун центнерга көйләнгән иде. Сыйдыра алмыйлар 1АРИФ АХУНОВ ф БЕЗ БИТ АРЧА ЯКЛАРЫ быел, куәтләре җитми. Китергән чакта арыш ыслана, корым йогыла, димәк, ашыгалар, карап-күзәтеп өлгермиләр. — Район буенча унҗиде очраклы хәлме, әллә гел шулай булачакмы? — Шулай булачак. Бөтен районда химизация үткәрелде. Ашла- | ма күп кертелде. Республика булышты. — Димәк, райком секретареның булдыклылыгы өлкә җитәкчеләренә дә бәйле. — Бәйле булмаган кая! Бездә бит көлсу туфрак. Иң уңдырышсы- зы. Әгерҗедә тоташ ком, ком булып ком унике центнер бирә. Без тугыз белән утыра идек. Республика булышлыгы плюс механизаторларның маңгай тире — менә сиңа гектар башыннан унҗиде центнер. — Тагын бер сорау: амбарларны, сушилкаларны, ындыр табакларын шул уңышка көйләргә туры киләчәкме? — һичшиксез! — «ОС-4,5» дип бик күп кабатладың, анысы нинди могҗиза? — Русчалатып әйткәндә, «очиститель семян с производительностью на час 4,5 тонны». Күрдең — нинди озын суз! Моның аркылы, гадәттә, симәнә ашлыгын гына, орлыкка дигәнне генә үткәрә торган идек. Ул, әйтик, бөртекнең эресен — эрегә, вагын—вакка, кибәген кибәккә аера, кешеләрне аерган кебек. Быел елы шундый — борчакның дәүләткә сата торганын да «ОС-4,5» тән үткәрергә туры килә. Шул чагында гына ярый. — Элеватордан китергән икмәгегезне борып җибәрү очраклары буламы? — Булмыймы соң! Адым саен. — Ул бәладән ничек чыгасыз? — Икмәк продуктлары әзерләүнең республика начальнигы Фәт- таховны чакырттым. Болай гына килми әле ул сиңа. Обком аркылы, Совмин аркылы эш йөртергә туры килде. Килде Фәттахов, үзе белән ике белгеч — ике юан апай алып килгән. Хәлләрне белергә, нәрсә яраганны, нәрсә ярамаганны карарга дип, элеваторга керүем булды, әлеге апайларым икесе ике ягыма килеп бастылар да тотындылар, мин сиңайтим, кычкырырга! Кем сезгә, имеш, утыз процент бозык борчак тапшырырга рөхсәт итте? Нишләп сез, дәүләтне алдап, күз буяп, түбән кондицияле ашлык тапшырасыз? Киттеләр тезеп, киттеләр! Яңгырлар, йокысыз төннәр, кырда үргән икмәк, казылмалы юллар минем сабырлыкны тәмам төкәндергән икән. Тотындым бер заманны тегеләргә үзем, тотындым, шәһәрдә, уңайлы квартирада яшәүләрен дә, көненә сигез сәгать, атнасына биш көн генә эшләүләрен дә, бизә- неп-ясанып театрларга йөрүләрен дә — берсен дә калдырмадым, утлы табага салып, борчак урынына куырдым. Аннары лабораториягә кереп, ишекне ныгытып яптым: — Менә хәзер танышыйк инде, сезне Казаннан мин чакырып китердем, өлкә комитеты, Совмин аркылы, — дидем. — Ничава себе танышу, үтерергә килгәнсез дип торабыз, — диләр апайларым. Ипләп кенә, кешечә итеп кенә аңлата башламасыннармы, мин сиңайтим. Менә шулай эшләр рәтләнде. Триерын билгеләдек, председательләргә җиткездек хәлне. Машиналар борылып кире кайтмый башлады элеватордан. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сибгатуллин керде. Таза бәдәнле. Арча ягы кешеләренең күбесенә хас булганча, чибәр, киңчә йөзле. Зәйнуллин аның белән бик үз итеп, ягымлы итеп хәлләрне сорашты. Дөресрәге — иртән телефоннан барлаганнарны тагын бер мәртәбә тикшерепбарлап чыккач: — Нурзада Әсхәдуллович, без колхозларга чыгып керәбез. Сиңа телефон төбен сакларга туры киләчәк. Казаннан шалтыратулары ихтимал. Мин кичкә әйләнеп кайтырмын. Сводка әзер булсын, яме, — диде. Без Зәйнуллин белән кырларга чыгып киттек. Арчадан Әтнәгә хәтле... з Арчадан Әтнәгә хәтле арада — кырык чакрымнарга сузылган уйсулыкта, — тоташ дала булып басулар җәйрәп ята. Игене урылган _ һәм саламы җыелган кырларда, ял итәргә чыккан гигант бегемотлар з төсле, салам эскертләре тезелгән. Җелекләргә төшкән вак яңгыр са- - ламның төсен алган, шулай да соңарып булса да калыккан һәм биек -а зәңгәр күк йөзенә менеп кунаклаган кояш әнә шул эскертләрне, ка- ♦ мыл басуларын сары төскә мана, дым муллыктан тулышкан буй ур- - маннарны куе-каракучкыл, фирүзәдәй яшел итеп күрсәтә, пәһлеван £ бер парикмахер бөдрәләп чыккан төсле, сөрлеккән арыш басулары — ~ әле комбайннар урагы кагылырга өлгермәгән игеннәр — механизаторларны көтеп зарыгалар. Әнә шул иксез-чиксез иген басуларына "■ карыйсың да: «Моны ничекләр итеп урырлар, гомумән, ура алыр- * лармы?» — дип борчыла башлыйсың. Г Ура механизатор. Комбайн ураклары янына җиргә яткан игенне күтәрердәй җайланмалар, аратаколгалар куеп ура, җиргә бер башагын да төшерми урып бара; икенче бер урында комбайннар өстендә кара болыттай тузан өермәләнә — борчак сугалар, ындыр табакларында тау-тау булып көшелләр өелеп тора, сап-сары—бодаймы дип уйлыйсың, юк— борчак, нигә ак түгел, нигә сары булып күренә, көшелгә якын ук килеп, учны тутырып алгач, аңлыйсың: араларында өлгерми кипкәне, ватылганы, ярылганы күп икән, аны кат-кат җилләтәләр, киптерәләр, ничәмә-ничә триердан үткәрәләр, бер сүз белән әйткәндә — быелгы борчак элеваторга барып җиткәнче игенченең маңгаеннан кара тир агыза, башка елларны нибары бер җилләтү белән турыдан-туры элеваторга китеп бара торган борчак өчләтә хезмәт, мәшәкать таләп итә. Арча-Әтнә өстендә чиләге-чиләге бөлән койган иде яңгыр, иген уру нык тоткарланганлыктан, игенчеләрнең кәефе бигүк әйбәт булмаска тиеш иде, әмма ике көн эчендә кипшереп өлгергән иген басуларында эш кайнаганлыгын без бер карауда күреп алдык. — Борчагыгыз бик күп иде бит. Әллә җыеп бетердегез дәме? — Борчакка егерме мең кешене күтәрдек: коммунистлар эшләде, комсомоллар йокы күрмәде, агитаторлар чатыр чапты, олысы-кечесе урак белән, чалгы белән чыкты, унар-егермешәр ел буе басуларның ни икәнен белмәгән, «шәһәрләшкән» Арча халкы кузгалды. Моны мин райкомның зур җиңүе дип саныйм. — Республика ун көнлек график төзеде бугай. Арча графигында көн саен дәүләткә ашлык чыгару күпме? — Удар ун көнлеккә — 25 мең тонна. — Күпме машина тотыла шуңа? — Колхозларның үзләренеке 600 машина, көндез комбайн белән ындыр арасында чабалар, кичен элеваторга ашлык илтәләр. Шуның өстәвенә, 500 машина — Казан белән Пермьнән килгәне. — Бер мең дә бер йөз машина! Бер Арча районына шул хәтле транспорт? Республикага күпме була ул: утыз мең чамасымы? — Әйе, шул тирә. — Алай да дәүләт булыша игенчегә. Хәтерлим әле, мин үскәндә авылда бер генә дә машина юк иде. Көлтәне ындырга атлы арба белән ташыйлар иде. — Әйе, булды андый заман, — ди Зәйнуллин, минем белән килешеп. — Урып-җыюга хәзер бөтен ил кузгала. Күршенең хәленә күрше керә, район белән район, шәһәр белән шәһәр үзара ярдәмләшеп эшли. Өстәмә 500 машина безне чын мәгънәсендә коткара. Мондый явымлы елларны үз машинаң белән генә ерак китә алмыйсың. Юлның уң ягында тракторчы егет басу сөреп ята — арыш чәчәргә. Дымга туенган җир озын тасма булып каралып кала. Зәйнуллин җирне ошатмады. Ара-тирә күмелми калган камылларга башын чайкап карап торды да тракторның җир башыннан килеп җиткәнен көтеп алды: ямьшәйгән кепкалы, комбинезонлы, унҗиделәр тирәсендәге таза һәм сөйкемле егет райком секретаре белән тартынып кына күреште. . — Энем, син механизаторлар мәктәбендә агротехника уздыңмы? — диде Зәйнуллин. — Уздым. — Узсаң, менә шул: алгы кече төрәнеңне төшерергә кирәк. Бу бит борчак җире түгел. Күрмисеңмени — кукуруз камылы күмелми. Ә нигә каток такмадың? Каток тагасын белмисеңмени? Утырмый бит җирең. Дым күп, уҗым тишелеп чыккач, җирең утыра башласа, арышның тамырын харап итәчәк бит. Өзеп бетерәчәк тамырын. Әйтик, сине, юк, мине дип әйтик, авыр җир басып торса, бик тә кыен булачак бит. Аңлата алдыммы? — Аңладым... — диде егет. — Мин әйткәнчә эшләрсеңме? — Хәзер каток китерәм. — Председатель абыеңа әйт, агрономына аңлатсын, яме. Без кузгалып киттек. — Чамадан тыш йомшак сөйләштең. Егет җирне бозып ята. Катырак сөйләшсәң дә булыр иде, — дидем мин. — Катырак та сөйдәшкән чаклар бар минем. Ләкин бу юлы ярамый. Егете бик яшь’ әле, игенчелек эшеннән гайрәте чигеп куюы бар, — диде Зәйнуллин. Байтак вакыт сүзсез баргач, бик күптән булган бер хәлне исенә төшереп сөйли башлады.— Үземнең гыйбрәтле хәлгә тарыганым бар. Моннан күп еллар элек, егерме алты яшемдә авырдым мин. Аяксыз калып, өч ай больницада яттым. Шул чор минем тормыш принцибымны, кешеләргә булган мөнәсәбәтемне билгеләде. Авыруым суык тиюдән башланды. Казанда югары партия мәктәбендә укый идем. Көзен, бик суык көнне Кенәрдән машина кузовында килдем, партмәктәпкә соң гына килеп җиттем, аягым авызыма кабарлык булып туңды. Аракы алып кайтыгыз әле дип ялвардым егетләргә, туңган аякны спирт белән уарга кирәк дип ишеткәнем бар иде. Чыгып киттеләр егетләрем, кибетләр ябылган, кем синең өчен рестораннан кыйбат хакка аракы алып йөрсен. Ярый, нишләмәк кирәк — ятып йокладым мин ул көнне, иртәгесен мунчага барып карарга булдым. Эссе ләүкәдә чабынып, аяк туңганны мунча пары белән чыгарам, янәсе. Өскә бер ләгән җылы су сибеп җибәрүем булды, корсак тимгел-тимгел булып кызарып чыкты. Безнең партмәктәптә врачлар бар иде, йогышлы дип инфекционныйга җибәрделәр. Анда аны кызамык дип таптылар. Ә кызамык, үзеңә мәгълүм, балаларда гына була бит ул. Салып куйдылар мине балалар больницасына. Биш- алты көн яттым, битне кап-кара сакал басты. Партмәктәпкә хат язып салдым. Бер иптәшем тәрәзәгә килде, мине күргәч аптырап калды. Сакалбайны танымый тора. Тимгелләр бераздан бетте — кайтырга чыктым. Казанда кардәшләребез бар иде, башта, мәктәпкә кайтканчы, аларга кереп чыгарга уйладым. Баскыч төпләренә килеп җитүем булды, киселгән имән кебек, аудым да киттем: аяклар йөрүдән туктады. Өйләренә күтәреп алып керделәр. «Больницага хәбәр итегез», — дим, итмиләр. Өч көн торгач, түр тәрәзә турысына грузовик килеп туктады. Тәрәзәне ачып, шоферын чакырдым. Мине, мәйтәм, такси машинасына хәтле илтеп куя алмассыңмы, теләгән кадәр акча бирәм, мин әйтәм. Илтеп куйды. Такси белән партмәктәпкә кайттым — өч егет икенче катка күтәреп алып менделәр. Аннары обком больницасына күчтем. Өч ай яттым аяксыз, 56 килога калдым — шыр сөяк. Мине укудан чыгару яки академик ял бирү турында сүз бара. Алары — парт- мәктәп тарихында сирәк була торган хәл. Директор Назаров, Геннадий Спиридонович, үз янына чакырып алды. Кердем. Бик тырышып телефоннан сөйләшә. «Иптәш Тарасов, — ди, — ул әле бик яшь, — ди, — ябыкты, — ди. — Казан санаториена урнаштырырга кирәк,— ди.— обком исәбенә бушлай путевка бире- “ гез», — ди. Тарасов дигәне — обком бухгалтеры. Ә мин аңламый то- = рам. Бактың исә, директор мине кайгырта икән ләбаса! Казан санаториенда бер ай ял итеп алты килограммга арттым. * Стипендия дә сакланды. Анысына өс-баш рәтләдем. Авыр еллар иде е бу. Укуны дәвам итәр алдыннан авылга кайтып килергә ниятләдем, = әниләрне күреп киләсем килде. Кайтып төштем, аптырыйлар: Зина - нәтулла малаен авырган дигәннәр иде, бу бит бер дә авыру кешегә 2 охшамаган әле, диләр. Аяклар авыртса да, баш ярыйсы эшли иде. Санаторийдан чыгуга ике фәнне дүртлеге тапшырдым. Калганнарын март аенда тапшырып бетердем. — Әһә, аңладым, имәндә икән чикләвек. — Нәрсә аңладың? — Назаров синең күңелеңә гомерлеккә кереп калган. — Әйе, чын җитәкче нинди дә, кәҗүнни җитәкче нинди булганны мин шунда төшендем. Геннадий Спиридонович мине партмәктәп- тән бик рәхәтләнеп чыгара ала иде, аңа беркем бер сүз әйтмәс иде. Ник дигәндә, мин әле нибарысы ике ай укыган идем. Икенчедән, ул шушы яшендә аяксыз яткан егеттән нинди партработник чыксын, дип уйлый ала иде. Алай итмәде, кешечә килде, мин аңа гомер буе рәхмәтле. Әнә шул сабак булды миңа, эшемдә булыша торган сабак. — Назаровны күргәнең бармы соң? — Бар. — Әйткәнең дә бармы? — Әйткәнем дә бар. Хәзер ул бер югары уку йортының доценты, педагог. — Нәрсә ди? — Оныткан. Исенә төшерә алмады. — Димәк, ул яхшылык эшлим, үземне күрсәтим дип эшләмәгән. — Гуманлык бар аның канында, кешеләргә ихтирам бар... Юл тулы утлар... Фәйзи Галиев озак еллар җитәкләгән «Искра» колхозы басуына кереп чыктык. Салам җыялар. Гөрләп бара эшләре. Өч машина тора, өч трактор. Тракторларның икесе тимер рәшәткә төсле зур гына корылма тагып, урам киңлеге араны иңләп китеп бардылар. Артларын ф БЕЗ БИТ АРЧА ЯКЛАРЫ нан себереп куйган ишегалды кебек ялт итеп калды. Ике минут та узмагандыр, күз күреме җирнең саламы җыелып, зур бер эскерт өеп куелды. Сугышка кадәрге елларда бер эскерт салыр өчен ни гомерләр интегә торган иде колхозчы! Аннары без Фәйзи Галиевне күрергә теләп (Зәйнуллинның аны миңа никтер бик тә ңүрсәтәсе килде!), тагын ике басуга, борчакны триердан үткәргән ындыр табагына, колхоз идарәсенә, амбарларга кереп чыктык, Фәйзи Галиев очрамады — Арча элеваторына киткән булып чыкты. Кайтышлый, кояш баер алдыннан, без, тамак ачканны абайлап, кырга, дөресрәге, кыр уртасында тырпаеп торган агачлык янына туктадык. Зәйнуллин машина багажнигыннан термос белән чәй алды, өеннән биреп җибәргән азыктөлек алды, башка вак-төякне запас капчыгыннан чыгарды. Саф һавада тамак ялгавы бик тә рәхәт иде. — Карале, Харис Зиннәтуллович,— дидем мин.— Сиңа бик күп кеше белән сөйләшергә туры килә. Председательләр белән парторглардан башлап, гади бер механизатор яки сыер савучы кызга кадәр. Син шулар башкарган эшне биш бармагың кебек белергә тиешме? Әллә башка берәр әмәле бармы аның? Әйтик, әнә син җир сукалаучы егет белән белеп сөйләштең, аның сиңа ихтирамы арткандыр, әйеме? — Ничек дип әйтим? һәр эштә чама хисе булырга тиеш. Минем Харис исемле шоферым бар иде. Адаш-философ дип йөртә идем мин аны. Аз гына буш вакыты булдымы — кулында китап. Акылны бик күп җыйды шул егет китаплардан. Шулай көннәр буе чабып, телне асылындырыр хәлдә аргач, берәр яшел болынгамы, урман буенамы утырып, тамак ялгап алырга туктар идек. Бер вакытны шулай урман буена кырын төшеп, термостан чәй эчеп утырган чакта әйтте бу миңа: — һәр секретарьның җенләнгән бер нәрсәсе була, — диде, — Красиков Төбәк Чокырчаны күтәрәм дип җенләнде. Кая ул! Казанга чабып спекулянтка әйләнеп беткән Төбәкне ничек күтәрәсең! Закиров райкомга иртән иртүк килеп җенләнәдер иде. Миңа әйтә, караңгыда, таң атканда кил, ди, киләм. Райкомга кереп китә дә, сәгать унда гына чыга. Мин сәгатьләр буе машинада йоклыйм. Ул барында мин барлык йокымны машинада йокладым. Сезнең алдан эшләгән секретарьның гадәте барлык эшне, эресен-вагын үзе эшләп күрсәтү’ иде. Бервакытны кырга килеп туктыйбыз, комбайн эшләми. Ни булган? Барабанга салам тыгыла икән. Бите-башы тузанга буялып беткән комбайнчы егет шуны хәбәр итте. Секретарьның ачуы чыкты, үзе эшләп күрсәтмәкче булды. Пинжәген салып ташлап, җиңнәрен сызганып, барабаннан салам йолка. Комбайнчы да булыша моңа. Председатель килеп җитте — ул да йолка. Өчәүләп кара тир түгәләр. Йолкып бетереп уң метр бармыйлар, барабан тагын тыгыла. Өч сәгать азапландылар, тәки йолкып бетерә алмадылар. Комбайнчы минем янга бер читкә килеп, күз кысты: комбайннан салам йолку секретарь эшеме?! Мин бит аны хәзер юри тыгылдырам, кирәгеннән әкренрәк әйләндерсәм, тыгыла да куя, ди. — Ә мин нәрсә белән җенләнәм? — дип сорадым ди Зәйнуллин. — Нәрсә ди шофер-философ? — Әйтми торам әле, — диде. Шул көннән башлап мин һәрбер эшләгән эшемне монысы минем эшме дип карый башладым. Урып-җыю өчен җаваплы бюро членнарын да кисәтеп куйдым: комбайн артыннан йөрмәгез, аларын председатель кайгырта. Ә менә элеваторга борчак тапшыруны председатель хәл итә алмый — анысын без кайгыртырга, өлкә белән сөйләшеп хәл итәргә тиешле. Кайтырга чыктык. Авыл яннарында яшел утрау булып зиратлар кала. Бервакытны Үзәк Комитеттан килгән бер җаваплы иптәш, адым саен очраган зиратларга таң калып: «Бу ниткән парклар?»—дип сораган иде. «Зират бу», — дигән җавапны ишеткәч: «Үлгәннәргә парк бар, тереләргә кайчан булыр?» — дигән иде... Юлларда машиналар минут саен арта бара. Комбайннардан ын- ♦ дыр табакларына, ындыр табакларыннан Арча элеваторына чабалар, з Эңгер иңә. Авылларда утлар кабына, сары утлар түгел, ак утлар, < электр утлары. Машина фаралары да килеп кушылгач, Арча ягы то- 2 таш ут диңгезенә әйләнә... * Машинаның ачык тәрәзәсеннән җаннарны айкап ала торган иген 1 исе, актарылып ташланган буразналардан аңкыган җир исе, төнге- * леккә ат сакларга чыккан малайларның елга тугайларында яккан = учакларыннан җил белән безгә килеп җиткән төтен исләре истәлек- „ ләрне әллә кайларга алып китәләр, синең җир йөзендә барлыгыңны, д яшәвеңне искә төшерәләр, син янә дә кабинет тузаннары йотып, каеш- ф ланып беткән бер адәмнән чын табигать баласына әйләнеп каласың... а Райкомга кайттык. Зәйнуллин авыл хуҗалыгы идарәсе әзерләгән о мәгълүматларны карарга кереште. Җәймә чаклы кәгазьдә барлык “ колхозларның исеме, көненә күпме сөт алуы, узган елСы белән ча- * гыштырганда аның азмыкүпме булуы, уру, сугу, сукалау, дәүләткә * ашлык тапшыру бик җентекләп күрсәтелгән иде. * Зәйнуллин белән бергә мин дә шул җәймә өстенә иелдем. о. — Сөт арткан. Борчакны сугып бетерәләр. Гомумән, сугу —57 мең < дә 65 га. Ашлык бүген — 27 мең центнер тапшырылган. Димәк, графикка тулысынча кердек. Болай булса, кубаньлыларга кушылып алган яңа йөкләмәне үтәрбез, — диде секретарь һәм миңа карап, бүген беренче мәртәбә иркенләп елмайды, арыган, талчыккан елмаю белән, бушка узмаган көннән канәгатьлек тапкан елмаю белән елмайды. ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Арчадан больницага Бу больница да башка больницалардан бер генә ягы белән дә аерылып тормый иде. Коридорларыннан хлор исе, корвалол исе, тагын ниндидер дару исләре килә иде. Бу больницада да «Процедурная», «Служебная», «Электролечение» дигән бүлмәләр бар иде. Биредә дә мебельләр, ишекләр ак, врачлар белән шәфкать туташларының халатлары ак, биредә дә укол кадыйлар, бармактан һәм венадан кан алалар, рентгеннан карап, электрокардиограмма үткәреп, авыруларга диагноз куялар, үз вакытында иртәнге ашны, көндезге һәм кичке ашны ашаталар, ял сәгатендә коридор утларын сүндереп бетереп, авыруларның бүлмәләренә керүләрен үтенәләр, хәтта шах белән мат арасында калган иң түземсез шахматчыларны да ял итәргә кертеп җибәрәләр, радио биредә ярым тавышка сөйли, кичләрен телевизорны өйләрдәге төсле каты кычкыртып куймыйлар. Биредә еллар буе урнашкан ныклы тәртип яши... Кайчандыр чибәр булган, инде яшьлеге уза төшеп, йөзенә кырыслык һәм власть катылыгы чыккан Дания ханым, өлкән сестра, больница тәртипләрен идеаль дәрәҗәдә үтәтеп барырга тырыша иде. Ярты гасыр гомер итеп, беркайчан да больницага һәм врачларга йөрмәгән кешегә, без фәкыйрегезгә, бу тәртип әкәмәт сәер тоела һәм ул минем шәхси ирегемне буадыр да кебек иде. Көндезге сәгать өчтән дүрткә кадәрге арада, ял сәгатендә, мин палаталар арасында буш калган почмакка, дару шкафлары һәм аяклы зур үлчәү куелган, шәфкать туташлары җыелып, авырулардан арынып тора торган, көндәлек уйтойгылары белән бүлешә торган аулак почмакка, диванга килеп утырам. Мине беренче көнне Дания ханым куып караса да, мин аңа ашагач йокларга ярамаганлыгын, ашказанымның кислотасы аз булуын үтә дә ягымлы, беркатлы, сантыйрак чырай белән, елмая төшеп аңлатып биргәч, аннары минем берәүгә дә комачау итмәвемне, дәфтәр өстенә иелеп гел язып утыруымны күргәч, өлкән сестра, тешен кысып булса да, килешергә мәҗбүр булды. Мин тынычлыкта калдым. Миңа күзәтү мәйданы ачылды. Минем һөнәрдәге кешегә шуннан да зуррак бәхет бармыни?! Зифа буйлы, шомырт кара күзле, елмайган чакта бөтен коридорны яктыртып җибәрә торган ак тешле Роза белән, олырак битле, урта яшьләрдәге Ания ханым, авырулар тарихын, температураны яза торган өстәл янына утырган килеш, терапия бүлегендәге ике авыру хакында сүз алып баралар. Минушев белән Мангушев. Икесе дә йөрәк чиреннән интегәләр икән. Икесенә дә әле кузгалырга ярамый. Бу фамилияләр миңа таныш. Минушев дигәнен мин хәтта якыннан да бе- ләм. Ул Татарстанның авыл хуҗалыгы министры булып эшләде, хәзер, хәтерем ялгышмаса, фәнни-тикшеренү институтында директор, кандидатлык диссертациясе дә яклады шикелле. Мин озын буйлы, кара бөдрә чәчле егетне күз алдына китерәм. Бу, әлбәттә, егерме ел элеккеге портрет. Ул — минем сабакташым белән бер авылдан, элекке Тархан районы Үтәмеш авылыннан. Үтәмеш безгә тәнкыйтьче Гали Халитны, академик Мирза Мәхмүтовны, тәрҗемәче Яхья Халитовны биргән. Берсеннән-берсе үткен телле, бер- сеннән-берсе җор табигатьле, ифрат чая кешеләр. Минушев Фатихны да беренче мәртәбә мин сабакташым Яхъя Халитовларда очраткан идем. Дөресен әйтәм: җиңелрәк бер кеше сыман тәэсир калдырган бу озын бөдрә егет оперетта артисты түгелме икән дигән уй да кузгаткан иде. Шуннан соң аның исемен обком, Совмин исемлекләрендә күрә башлагач, озак та үтми, аның министр икәнен белгәч, бик тә сәерсенгән идем. Йөрәк белән ята диген, ә? Шундый җиңел-ваемсыз кешеләргә дә йөрәк чире йога микәнни? ...Уйга калып дәшми утыра идем, шәфкать туташларының берсе, Роза исемлесе, тирә-юньне елмаюы белән балкытып: — Гарифҗан абый, сез безнең авылныкы бит, әйеме? — диде. Мин көтелмәгән мондый сораудан югалыбрак калдым. Мин Кечкенә Өчиле авылында туганмын. Безнең авыл инде юк, аның урынында инде көтү йөри, коймасыз зираты тырпаеп утыра да, тау астыннан салкын чишмәләре генә агып ята... Болар мине, мөгаен, Тукай-Кырлай янындагы Зур Өчиле белән бутыйлар булыр. Миңа, ник авылыбызны оныттың, дип шелтә белдерүчеләр дә байтак булды инде. Зур Өчиле белән Кечкенә Өчилене гел бутыйлар. — Сез кайсы авылныкы соң, сеңелем? — дидем. — Әбәү, Гарифҗан абый, Казанбашны оныттыгыз дамыни? Мин бит Миңниса Насыйбуллина кызы. — Минем белән бергә укыган Миңнисамы? Сугышта пулеметчик булган кызмы? — Шул инде, шул! — диде шәфкать туташы, кояштай балкып. — Ә мин Әхмәт кызы, — диде шәфкать туташларының Ания исемлесе, олы коштай тыныч табигатьлесе. — Хәйруллин Әхмәтне беләсезме? — Сугыштан ике аяксыз кайткан кешеме? Казанбашта парторг булып эшләде, озак еллар, шулмы? — Ә сез аларын ук каян беләсез? ♦ — Мин бит Өчиледә бригадир булып эшләдем. Уналты яшемнән, з Өчиле Көтеккә карый, Казанбаш белән Көтек ярышалар иде. Казан- < баш хәзер, ялгышмасам, Көтекне, Төрнәлене, Көекне, Тылангырны 1 берләштерә шикелле? * — Шуңа күрә авылдаш дибез бит инде! Арча яклары бит без. Е Әйе, шәфкать туташлары дөрес әйтә: без авылдашлар. Казанбашта * мин җиденче классны тәмамладым. Анда мине белем дөньясына чы- = гарган укытучыларым яши. Анда минем сабакташ Мирбат Хәстиев Z колхоз председателе булып эшли. Казанбаш миңа икенче ягы белән з дә газиз — анда кулаклар кулыннан һәлак булган әтиемнең кабере ф бар. Шулай булгач, Өчиледән соң, Казанбаш минем туган авылым _ санала ала. Авылдаш сеңелләр белән безнең уртак сүзләребез күп булып чык- = ты. Без урманнарны, тегермән буаларын, Казанка елгасында су коен- * ган чакларыбызны искә төшердек. Авылның тузанлы юллары, эре < бөртекле җәйге яңгырлары, ак куянлы кышкы басулары безнең күз ә алдыннан узды. Сугыш елы авырлыкларын офтанып искә алдык, төр- = лесе төрле якка чәчелгән сабакташларымны сораштым мин алардан. < Сагыныр кешеләре күп тә соң адәм баласының! - Ания белән Роза бер көн, бер төн безнең терапия һәм хирургия бүлегендә эшләп, авыруларга дару өләшеп, температураларын үлчәп, укол кирәк булганнарына укол кадап, кемгә иртәгә нинди процедурага барырга икәнен әйтеп, арып-талып, ләкин бер генә авыруга да караңгы чырай күрсәтмичә, кешелекле булып өйләренә кайтып киттеләр. Мин авылдашларым белән горурланып йөрдем. Күңелдәген яшерми әйтсәң, ике көн эчендә мин аларны хәтта сагынып та өлгердем... Ни дисәң дә, алар мин туган, мин үскән җирләр белән бәйле кешеләр шул. Арча якларыннан алар... Әй, кадерле туган як, мин синең кешеләрең турында ике юл да язу язмадым бит әле. Ярты гомер нефть чыккан якларда узды, аннары мине карагайлы урманнары, тымызык күлләре белән Әгерҗе яклары биләп алды. Әгерҗе минем хатыным Шәһидә ягы. «Хатын ягы күбрәк тарта!» — дип, халык әйткән сүз әллә дөрес микән? Әгерҗе дигәннән, миңа Әгерҗе ягы кешеләре гел очрап кына тора. Менә әле больницага кереп җитүем булды, күптәнге дусым, минем китабымның герое Хәммәт Исмәгыйлов очрады, Әгерҗедән ул. Сала- гыштан, «Пушкин» колхозы председателе. Ифрат мөлаем ул, ифрат әкрен сүзле. Аннан җайлы кешене көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Куе кара кашлар, түгәрәк алсу йөз, сабыр карый торган кара күзләр... Корсак Шәрифләре үсә төшкән, калынайган егетем, авылны з>р юлга чыгарам дип тарта-тарта. кан басымы да күтәрелгән икән, шуңа күрә Казан больницасына китереп, врачлар күзәтүенә тапшырганнар. Без аның белән шатланып күрештек. Кочаклашып күрештек дип үк әйтә алмыйм, күрешкән-очрашкан чакларда мин Хәммәтнең кочаклашканын да, төче сүзләр әйткәнен дә хәтерләмим, тышкы нәзакәтлегенә күңел нәзакәтлеге аның бик тә туры килә. — Гарифҗан Ахунҗанович, — дип, минем исемне дә, әтинең исемендә авыз тутырып әйтеп башлады ул сүзен. Мин каршы килеп тормадым, шулай да күңелдә уй кыймылдап алды: безнең татарда бит әти исемен кушып дәшү юк, я «абый», я «энем» бездә, Сәйфелмөлек Гаптелмөлекович дип дәшүгә без олы туганыбыз руслардан өйрәндек. Ул хәзер рәсми мөнәсәбәткә әйләнеп бара. Ярый, без Гарифҗан Ахунҗанович булдык, ди. Хәммәт дус аны бик тә ягымлы итеп әйтте. Ни өчен минем больницага керүемне сорашты. — Вак-төяк ремонт, — дидем мин, аны борчуга салмас өчен. Ә чынлыкта минем эш шактый ук хөрти: бер ай эчендә мин ике өянәккә тарып, 6—7 килога кимегән идем. Мине оптимист итеп, шаян сүзле итеп күрергә өйрәнгән дусларым көл кебек ак, хәтта урыны- урыны белән саргылтымга таба киткән ябык чыраема, утырып калган, чынаяктай зур күзләремә карап сискәнеп киткәндәй булалар, ә мин моны тәрбиясезлек дип саный идем. Сау-сәламәт кеше авыру янына килгәндә үзен кулда нык тотып килергә, сабыр һәм олы сымак булырга тиеш. Саксыз әйтелгән бер генә сүз дә, бер генә гамәл дә авыруны шундук аяктан ега ала, диләр врачлар. Моны Исмәгыйлов яхшы белә иде, күрәсең. — Гарифҗан Ахунҗанович, тартылып киткәнсең дип әйтимме, битең нәфисрәк булып калган дип әйтимме? — диде ул миңа. — Әллә бик күп эшлисеңме? Кстати, яңа романың безнең як укучыларының тынычлыгын алды. Дүрт-биш авыл җыелып конференция үткәрик, диләр. — Беләсеңме, Хәммәт дус, хикмәт романда түгелдер. Вакыйгасы бит Салагыш тирәләреннән, әнә шул дулкынландырадыр. — Бәхәсләшеп кәефеңне аласым килми, сине больницага китергән сәбәп нәрсә? — Минем корсак Шәрифләреннән булыжник эзлиләр, төзелешкә таш җитми бугай. Минем белән бер палатада төзелеш начальнигы Карасик ята, — дидем мин, шаяртып. Исмәгыйлов ипле генә елмайды. — Шаяртуны кабул иттек. Ә чын дөресе? — Кислота аз минем. Гастрит. Үт куыгында таш юкмы икән, диләр. — Рентгенга күренмәдеңме? — Юк әле. Әзерлиләр. — Алай икән. Авыруны юату кыен эш, әлбәттә. Шулай да дуслык хокукыннан файдаланып әйтер идем, больницада иҗат эшен онытып торсаң икән... — Алдашу гадәтем юк. Күз күрер, Хәммәт дус. Үзеңне нәрсә белән дәвалыйлар? — Төрле дару. Электр, ванна, душ. Кыскасы, ял иттерәләр. Нер- выны үз урынына утыртмакчы булалар. —Кирәк, — дидем мин. — Салагышны 16 ел буе тартасың, зур юлга алып чыктың колхозны. Ял итеп алырга да вакыттыр... — Бәлки шулайдыр, — диде Исмәгыйлов, — ләкин шунда ук чырае сытылды. — Кайбер эшләр ярты юлда бүленеп калды. Менә шул күңелне тырнап тора... — Кормозаводың әйбәт эшлиме? — Алары әйбәт: тегермән дә, кормозавод та, машина паркы да... Кама күтәрелгәч, су басачак бер мең ярым гектар урынына комлы кашлакка мелиорация үткәрмәкче идек, дәүләт исәбенә — миллион ике йөз мең сум тора, шуның очына чыгасы бар. Вакытсызрак булды бу больница... ...Шифаханәдәге беренче авыруның, мин күптән белгән җитди-са- быр кешенең, ил күләмендә уйлый белә торган ир-егетнең уйлары белән танышкач, бүлмәмә кайтып утырдым. Бүлмәдәшем Карасик һава суларга чыгып киткән. Тын. Аулак. Транзисторны борып куй- дым: Чайковскийның «Ел фасыллары» музыкасын бирәләр. Җанны тутырып, тыныч, ягымлы көй агыла. Ишегалдында кар ява. Әкрен, салмак ява, күңелләрне юатып, Исмәгыйлов кебек кешеләрнең нер- выларын тынычландырып ява кар. Гомернең барлык мизгелләре, сөенечләре, кыен чаклары искә төшә. Күңелгә бер юл — шигырь юлы булып килә: «Түбәләргә ак кар яуган... Түбәләргә ак кар яуган...» ♦ Аннары икенчесе килә: «Көн яктырып киткән сыман...» з Авыру икәнең онытыла. Больницада икәнең онытыла. Өйләнеп 2 Өчиледә туй ясап йөргән чаклар искә төшә. Иреннәр елмая. «Өчиле- * нең Ахунҗан малае туйга бөтен авылны чакырган икән...» Ә безнең < авылда нибарысы җиде йорт иде. £ Үзем дә сизмәстән йоклап китәм. Төшемдә миңа зур су керә, су- н ны күпер, күперне кар даласы алмаштыра. Суык. Җил исә. Түбәләр- з гә, ямь-яшел агачларга кар ява. Мин белгәнчә, тыныч булып түгел, £ шыбырдап ява кар. Яңгыр кебек... 13 Мин ничектер туңып уянам. Яктырган, өстән юрган төшеп киткән. ♦ Урамга күз салам — кар эрегән, шыбырдап яңгыр ява. Кичәге ши- я гырь юллары искә төшә, нибары бер көн гомер иткән кардан соң шы- ° бырдап яуган ноябрь яңгырына кәеф китә һәм мин кичтән күңелгә > килә башлаган шигырьне язып бетерәм: Түбәләргә ак кар яуган, ө Көн яктырып киткән сыман. Ничә айлар күңел көткән Ак тунлы кыш житкән сыман. Ап-ак карда керсез сафлык. Пакьлек сакланган сыман. Күпме еллар көтеп алган Өмет акланган сыман... Иртәгесен кар эрегән. Күкне соры болыт баскан. Күңелләрдә йөргән өмет. Акланырсың икән кайчан? Акланырсың икән кайчан? Врачлар дөньясы Рәттән берничә көн бәйләнчек салкын вак яңгырлар явып торды. Авырулар боекты. Аз сөйләшүчән булып китте. Арада бер генә кеше боек түгел, ул минем бүлмәдәшем Карасик. Михаил Борисович. Яше инде алтмыштан узып китсә дә, атлетларча коеп куйган нык гәүдәсен туптай чөеп караваттан сикереп төшә ул, «Хәерле иртә!» дип мине сәламли, пошкырына-пошкырына душ ала, иртәнге ашка тикле һава йөреп керергә дип киенә башлый. Маңгай турысы пеләшләнә башлаган дәү каты башына бүрек чәпи, озын карчыга борынын бер шоптырдатып тартып алгач, гадәттәге акыллы, зирәк сүзен әйтә: «Минем өчен иң әшәке кешеләр — ялкау белән бирән. Алар арасында — бәлачел кеше». Бу, әлбәттә, Михаил Борисовичның гомерлек тәҗрибәсеннән чыккан фәлсәфә, егерме ел буе төзү эшендә, главкада эшләү дәверендә ялкау белән бирән аның җан бәгыренә тиеп беткәндер. Больницага ул йөрәк авыруыннан керүен әйтеп, күбрәк һавада йөрергә куштылар, диде. Ул кара-кучкыллы битен тутырып торган карчыга борынына киң кысалы күзлек атландырып куйды. — Очки вам идут, — дидем мин русчалатып. — Подлецу все к лиду! — дип көлеп җавап бирде ул һәм урамга I чыгып китте, ләкин бер ун минуттан кире әйләнеп керде. — Нишләп бик тиз кердегез, иптәш начальник? — дидем. — Бик бәйләнчек яңгыр ява, вак сүзле министр кебек,—диде, өстәл астыннан әстерхан чикләвеге алып, аны пәке безе белән бин оста ватып ашый башлады. Мине кызлар электрокардиограммага дип чакырып алдылар. Ул бүлмә аста, ярымподвалда ук икән, беренче мәртәбә больницада булгангамы, эзлиэзли аптырап беттем. Ниһаять, мин ул бүлмәне таптым. Тапкач, керергәмеюкмы дип аптырабрак тордым. Мин күз алдына китерә торгач шифаханәләрнең процедура бүлмәләренә бер да охшамаган иде ул. Дөрес, анда да ак япмалы топчан бар, бер-ике табуретка бар, стеналарда, өстәл өстендә әкәмәт приборлар бар. Мине алары гаҗәпләндермәде, мине гаҗәпләндергәне менә нәрсә иде. Шушы ярымподвал-кабинетта майлы буяу белән язылган ике зур картина эленеп тора. Картиналарның берсендә — нарат урманы эченә кереп киткән аулак юл, икенчесендә — яшел әрәмәлек белән уратып алынган бәләкәй күл. Картиналар табигатьнең үзе кебек чын. хис уятучан, моны бөек рәссам Шишкинның Казандагы берәр шәкерте ясаганы сизелеп тора иде. — Кондрат Максимовмы? — дип сорадым мин үземне каршы алган кардиологтан. Кардиолог, кырык яшьләрендәге ыспай гәүдәле, озын буйлы ханым, калпак читенә кыстырып куйган кып-кызыл роза чәчәген рәтләбрәк куйгач, сәерсенеп әйтте: — Картинага игътибар иткән беренче авыруны күрәм. Ә баш врач миңа аларны бирергә дә теләмәгән иде. — Чынмы? Ә ник? — Нигә кирәк алар, ди. Авыруда сәнгать кайгысымыни, дп. Ә менә сәнгать кайгысы да бар икән авыруда, — диде ул, йөзе, күз карашы ягымлыланып китте. — Авыруны бит аны дару биреп кенә түгел, кәефен күтәреп тә дәвалап була. Мин аның белән килешеп керфек кагам. Кардиологның кырыс чыраена мөлаемлык җәелә, юка иреннәре кысылып торудан туктый, аларга елмаю галәмәте куна. — Гафу итегез, әдәпсезгә санамагыз, калпак кырыена роза чәчәге кыстырып куюның берәр мәгънәсе бармы, әллә сез аны оригинал булыр өчен эшлисезме? Ханым уйга кала, зур кабаклы күзләренә моңсулык йөгерә: — Ә сез ни дип уйлыйсыз? — Хәзергә әйтә алмыйм, әмма бу хәл миңа бер күренешне хәтерләтте. — Нинди күренеш? — Быел мин һиндстанда булдым. Андагы һинд хатыннары, — байлары, әлбәттә, — чәчләренә роза чәчкәсе кадап йөриләр. Тради ция. Чем-кара чәч, ут янып торган роза. Түтәлдән генә өзеп алган Мин сезне әллә һиндстанда булгансызмы дип торам. — Юк, минем әле чит илгә чыкканым юк. Чыгуның кирәген дг тапмыйм. Башта мин үз илебезне күреп бетерергә тиеш. — Күп күрдегезме инде? — Унсигез яшемнән, студент чакта ук, Кавказ тауларында аль пинист булып йөрдем. Утыздан туристлыкка күчтем. Балтик буен Ерак Көнчыгышны, Себерне карап бетердем инде. — Бәхетле кеше сез. Яшәү ямен мәгънәле нәрсәләрдән эзлисез. Ул миңа, бил тиңентен чишенеп, топчанга ятарга кушты. Mi аның әмерен үтәдем. Ул минем ике аякка да, шайтан сөягеннән ө« рәк, юеш мамык куйды, каеш бәйләде. Ике кулның беләзегенә , мамык куеп, перәшкәле сары каеш бәйләде. Дымлы мамык ток әйбәтрәк узсын өчен кирәктер, күрәсең. Аннары ул минем күкрәккә сары резин тупка охшаш йодрык чаклы нәрсә куйды, һавасын кысып чыгарганга күрә, әлеге «туп» күкрәккә беректе, кардиолог тупны күкрәкнең төрле-төрле төшләренә куеп, өстәл өстендәге аппараты белән кәгазь тасмасына ниндидер сызыклар сызды, мин андый сы- ♦ зыкларны Әлмәттә нефтьчеләр карротаж эшен башкарган чакта күргән идем. Ханым кәгазь тасманы кулына алып озаклап карады, мин аның йөзендәге үзгәрешкә карап яттым. Ни әйтер? Ләкин ул миңа берни дә әйтмәде, шуның белән минем шигемне көчәйтә төште. Йөрәк минем бер тиенгә яраксыз мәллә? Әллә ул тузып эштән чыкканмы? Ханым, гадәти эш башкаргандагы гади һәм тыныч тавыш белән: — Торыгыз, киенегез, — диде. Мин тордым, киендем. Аның хөкемен көттем. Тик көтеп бетерә алмадым. Кабинетның бер почмагында космонавтлар кабинасын хәтерләткән тоташ пыяла кабина бар, анда әллә ниткән формалы приборлар (fep. Берсүзсез чыгып китмәс өчен: — Гафу итегез, ә монысы ни өчен кирәк? — дидем. — Башы сызлаганнарны тикшерү өчен. Ми үзгәрешләрен. Япон аппараты, — диде кардиолог. Мин, бәйләнчек булудан куркып, электрокардиограмма ни күрсәткәнне сорамадым, ханымның әйтеп бирергә исенә килмәде, саубуллашып чыгып киттем... Палатама кайтуга дәвалаучы врач килеп керде. Ханым кеше икән. Яше утыз бишләрдә булыр. Битеннән әле җәйге кояш нуры китмәгән, күзләре тамып төшәргә торган чия төсле. Табигать камил итеп биргән матурлыгына риза булмыйча, ул иренен чамадан тыш кызылга, күз кабакларын зәңгәргә буяган, күз төпләренә күләгә яткан төсле итеп сөрмә тарткан. — Авыру Ахунов сез буласызмы? — диде. Тап-татарча әйтте. — Авыру Ахунов мин булам,— дидем. — Кай төшегез авырта? — Кислота аз минем, хроник гастрит. — Кислотагызны кайчан үлчәделәр? — Үлчәмәделәр. — Врачларга әйтмәдегезмени? — Әйтмәдем. Врачка йөргән юк минем. — Иллегә җитеп, врачка йөрмәдегезме? — Йөрмәдем шул. Дәвалаучы ханым башын чайкады. Дивана диде бугай. — Телегезне күрсәтегез. Күрсәттем. Тагын башын чайкап торды. Күзне ачып карады. — Сары күптән коелдымы? — Моннан өч көн элек. — Профессор Харитонов карадымы? — Карады. — Нәрсә диде? — Механически сары коелган,— диде. — Тагын нәрсә диде? — Үт куыгында таш булырга тиеш, диде. — Ятыгыз әле караватка. Тезегезне җыегыз. Кулыгызны янтыкка куегыз. Менә шулай. Ул музыкантларныкы төсле озын ак бармаклы кулы белән минем эчкә төрлетөрле төшеннән басып карады. Баскан саен: «Авыртмыймы?»—дип сорый торды. «Авыртмый»,—дидем мин. Чыннан да, авыртмый иде. ГАРИФ АХУНОВ ф БЕЗ БИТ АРЧА ЯКЛАРЫ — Ятыгыз, ят, сезгә ятып торырга кирәк,— диде. Үзе минем карават янына утырып, кислота азлыгы кайчан башланганны, гастрит тарихын, быел ике мәртәбә булган өянәкне, Мәскәүнең Кремль больницасында күпме ятуымны, нинди дарулар белән дәваланганымны сорашты. — Аш алдыннан ярты сәгать элек алмагел эчертәләр иде,— дидем. — Ярый. Аны кулланырга була. Гастритны тынычландыра. Тагын? — Ашаганнан соң өч төрле сәдәп: титрациклин, ротер, митицин. — Аларын туктатып торырбыз,— диде врач. — Ник? — дидем мин. — Эффект бирмәгәннәр бит. Шуннан соң өянәк булган. Шулаймы? — Шуннан соң өянәк булды. Шулай. — Тройчатка урынына без ашказаны согы эчәрбез! Ярты стакан кайнаган суга бер бал калагы сок. Ашаган чакта салам белән эчәргә туры килер. Коктейль эчкән кебек. Юкса сокның тешкә тия торган гадәте бар.— Боларны ул йөзенә бер төрле дә хис чыгармыйча, битараф чырай белән әйтте.— Ризамы сез? — Врач әйткәч, риза инде... Тик болары бит әле гастрит өчен. Ә таш дигәнегез, үт куыгы дигәнегез?.. — Сары коелган идеме? — Коелган иде. — Инде бетәме? — Бетеп килә. — Димәк, таш кисәге үт юлына аркылы яткан булган. Шул еэбәпле тәнгә үт сыекчасы таралган. Таш хәзер я иреккә чыгып киткән, я өскәрәк күтәрелгән, шуның белән сыкрау-сызлау басылган. Авыру Ахунов, аңлыйсызмы, басылган гына сызлау, бетмәгән. — Сез хәзер мине нишләтәсез инде? — Тикшерү алып барабыз. — Бәлки таш юктыр, очраклы гына бер нәрсәдер ул сары коелу? Аны бит уколны ялгыш кадаганнан да була, диләр. Врач ханым беренче мәртәбә миңа, авыру кешегә караган кебек түгел, башын исәрлеккә салган кешегә караган кебек, шелтәле-җитди итеп карады. Аның күзләре кырысланып киттеләр. — Дөньяда бернинди могҗиза да юк, авыру иптәш. Таш бар сездә. Операция ясарга туры киләчәк. Белгечләр ни әйтә Врач агай-эне мине чынлап торып операциягә әзерли булса кирәк, тикшерү эшен ныклы юлга салдылар. «Ташларның» атаклы белгече профессор Кузнецовка хәбәр иткәнлекләрен әйттеләр, хәл белергә баш врач Чугунов та керде, аннары барысы бергә җыелып, мине уртага алып сөйләштеләр, гаять зур әдәплелек һәм такт белән миңа операциягә әзерләнергә кирәклеген аңлаттылар. — Башта сез миңа ташның сурәтен күрсәтегез,— дидем мин.— Аннары операция турында сөйләрсез. Рентген рәсемнәре булсын дигән сүзем иде бу. Булды алары да. Касторка мае эчертеп, ач тотып, минем үт куыгын көннең-көн буе рәсемгә төшерделәр. Мине дәвалаучы Гөлүсә ханым, җомга көнне көндезге сәгать уникеләр тирәсендә ут капкандай ашыктырып, «Служебный» кабинетка алып кереп китте. Керсәм — баһадир гәүдәле Чугунов, баш врач, сигарет тарта- тарта, ишеклетүрле йөреп тора. Өстәл янында соры костюмы өстеннән җилкәсенә ак халат салган, сәламәтлеге ташып торгай кырык яшьләрендәге берәү утыра. Керү белән таныдым — профессор Кузнецов. — Исәнмесез, Вадим Алексеевич,— дидем. — О, Гариф Ахунович! Ничә җәй, ничә кыш күрешмәдек без сез- ? нең белән! Биш ел бардыр, мөгаен... — Пожалый. Мин ул чакта журналда... » — «Казан утлары»нда,— дип эләктереп алды профессор.— Минем « кемгә операция ясавымны караган идегез әле сез? — Сарман егете, җиде потлы көрәшчегә. ь — Бик дөрес. Мин бит сезне күзәтәм, туганкай. Биш ел эчендә § сезне бик күтәрделәр. Председатель, депутат, делегат... — Булды, булды андый хәл! — дидем мин, сүзне уенга борырга * теләп.ф Аннары ул бик иркенләп минем хәлләрне сорашты. Аның кара я калын кашлары, әле бер генә бөртек тә чалы булмаган кап-кара чәч- о ләре, сау-сәламәт түгәрәк йөзе, моннан биш ел элек күргәндәге * төсле чүкечтәй нык базык гәүдәсе минем күңелемдә бер генә миз- х гелгә аңардан көнләшү хисе уяттылар. Әйе, моннан биш еллар элек без сәламәтлек ягыннан тигез идек, • бер баскычка басып, тиңдәшләр булып сөйләшә ала идек. Ул миңа хәтта операциясенә керергә рөхсәт иткән иде... ...Авыруны шәфкать туташлары операциягә әзерләп куйганнар u иде инде. Бил турысына ак япма япкан җиде потлы баһадир операция өстәлен тутырып, наркоздан йоклап ята иде. Вадим Алексеевич кулына сары резин перчатка кигән, авыз-борынын марля белән каплаган килеш, эшкә тотынды. Авыруның корсагын башта спирт белән юып, йод белән көрән сызык сызды, аннары скальпель белән сак кына яра башлады. Тамчылап сарыккан канны, ярылган майлы тирене күрүгә минем күз алларым караңгыланып, операция бүлмәсеннән чыгып киткән идем... Кузнецов минем арттан шәфкать туташын җибәргән иде. Туташ, форточкага минем башны тыгып биш минут чамасы һава сулаткач, баш әйләнү узды. Аннары мин тыныч һәм нык күңел белән профессорның бавырга операция ясаганын ике сәгать буе карап тордым. «Бавыр ташы» дигән повесть язарга ниятләнеп, Кузнецов эшләгән больницага ике ай буе йөргән идем. Мин аны, ихтимал, язган да булыр идем, күңелне башка бер әсәр биләп алу сәбәпле, «бавыр ташы» бер читтә торып калды. Инде менә биш елдан соң без профессор белән янә очраштык. Минем язмышым хәзер аның кулында. Профессор мине топчанга яткырып, башка хирурглар кебек үк, минем корсакка кулы белән баса-баса. кайсы төше авыртканны тикшерә башлагач, мин янә дә аның операциясен күз алдыма китердем. I Миңа бу юлы куркынычрак булып китте. Чөнки операция бу юлы башка берәүгә түгел, турыдан-туры үземә ясалырга тиеш иде. Без тагын өстәл янына килеп утырдык. Каядыр китеп югалган җиреннән баш врач Чугунов кайтты. Шырпыны шартлатып сызып, сигарет кабызды, өстәл тирәсендә буталып алды. Утырмады. Үз үзен тотышыннан кулында власть барлыгы сизелә, тик шушы баһадир адәмнең көтмәгәндә сабый төсле елмаеп җибәрүе, зәңгәр күзләренең кояшлы зәңгәр күк йөзедәй балкуы авыру белән аның арасындагы дистанцияне киметә төшә иде. — Хәзер аның кыяфәте ярый инде,— диде ул, көрәктәй дәү кулы белән минем якка күрсәтеп.— Безгә килеп кергәндә, моннан бер атна элек, ул менә нинди иде:—авызын ачты, кулы белән авыз кырыена басып, эчкә баткан яңакны күрсәтте. Аннары ул өстәл тартмасыннан кара пленкалар алды, бәләкәй экранга ут кабызып, беренче пленканы утка куйды: — Менә таш, менә бит. Ул әле, җитмәсә, үт юлында ук утыра икән. Күрәсезме нинди, бармак башы чаклы. Ярырга, кичекмәстән ярырга! Ишетәсезме, Вадим Алексеевич? Профессор, аның сүзен колак яныннан уздырып җибәргәндәй, дәшмәде. Әйтеп бетергәнен, кулындагы властьны безгә күрсәткәнен сабыр гына көтте, аннары әйтте: — Николай Иванович, рөхсәт итсәгез, мин авыру белән икәүдән* икәү генә сөйләшергә теләр идем. Чугунов: «Пожалуйста»,— диде, рәнҗетелгән кыяфәт белән кабинеттан чыгып китте — артыннан зәңгәр тасма булып сигарет төтене сузылып калды. — Менә нәрсә,— диде профессор миңа, без икәүдән-икәү генә калгач.— Кризис узган, организм нормасына кайта. Ләкин операция кирәк. — Кичектереп булмыймы? — Хәзер организмның тыныч чоры, ныгайган чоры. Операция уңышлы узачак. Тагын бер-ике мәртәбә өянәк булса, берничә мәртәбә сары коелса, операция уңышлы чыгар дип өметләндерү кыен булачак. Ә бит өянәкнең юлда булуы да ихтимал. — Үзегез ясыйсызмы? — Миңа ышансагыз, мин ясыйм. — Уйларга ирек бирегез, Вадим Алексеевич. Гаилә бар бит. Хатыным белән киңәшим. — Принципта ул каршы түгелдер бит? — Ясатасы килми шул. — Алай икән...— диде Кузнецов сузып кына, гадел һәм нык караш белән миңа карады.— Сезнең язмышка без битараф карый алмыйбыз, Гариф Ахунович! Аңлыйсыздыр? — Аңлыйм, профессор. Рәхмәт. Тик мине баш врач кына аңларга теләми. — Каян чыгып әйтәсез? — Бар белгәне: ярырга, ярырга! — Сез бит язучылар — кеше рухының инженерлары, аңларга тиешсез. Николай Ивановичның холкы гына шундый бит аның. Үзе ул бик кайгыртучан, мәрхәмәтле. Без кул кысышып аерылдык. Ләкин мин кичкә кадәр басынкы йөрдем. Күңелдә операция дигән, «ярырга, ярырга?» дигән уй яши. Бер караганда, мин килешеп тә куям: бәлки операциягә риза булыргадыр. Уты-ялы бер көн булыр. Икенче юлы акыл каршы килә. Барлык операция дә уңышлы чыкмый бит. Үт куыгының үз функциясе бар. Аны кисеп алгач, организмның башка әгъзалары эштән чыкмасмы? Минем алда әле трилогия... Аның әле беренче китабы гына язылган... Башкалары күңелдә генә яши әле... Нишләргә? Кем белән киңәшергә? Шул хакта мин бүлмәдәшем Карасикка әйттем. Михаил Борисович моңа бик җитди карады. — Операция, язучы иптәш, сезнең үз эшегез. Мин үзем, мәсәлән, операция кебек нәрсәдән бик куркам. Сәламәтлегем операциягә килеп терәлер дәрәҗәдә начарланса да, пычак астына ята алмас идем. Минем бер кордашым әйтә, больницада дәваланыр өчен дә тазалык кирәк, ди. Бер караганда — абсурд. Ныклабрак уйлап карасаң, ул хаклы: таза йөрәкле, корыч ихтыярлы кеше теләсә нинди авыруны җиңә ала. Мин сезгә бер генә сүз әйтә алам: дилетант киңәшчеләрнең сүзен тыңламагыз, врачлар сүзенә колак салып, үзегезчө эшләгез. Фәйзи Галиев — «Искра» председателе Миңа борчулы уйларымнан арынып торырга кирәк иде. Күптәнге ♦ дусым һәм китап героем Хәммәт Исмәгыйловны эзләп киттем. з Мин килеп кергәндә, ул бүлмәдәге, түгәрәк ак чырайлы, кыяфә- < тенә караганда бик тә сабыр табигатьле берәү белән чәй эчеп * утыра иде. < — Таныш бул, Гарифҗан Ахунҗанович, менә бу чибәр егет £ синең якташ: Арчадагы иң усал кеше, халык контроле председа4 теле,— диде ул.— Исеме Мәхмүт, фамилиясе Сафин булыр. Сафин минем белән уңайсызланып кына күреште. — Усал кешегә бик тә охшаган бу!— дидем мин шаяртып. Ц Мәхмүт белән Хәммәт елмаештылар. Ф Арча хәлләренә кереп киттек. — Зайнуллин ни хәлдә?— дидем мин. — Зәйнуллинның эш ярыйсы иде. Урып-җыюны да әйбәт кенә х төгәлләгән иде, нишләптер йөрәгеннән зарлана башлады. Больницага * салмагайлары. < — Кит! Кая? е — Шушында инде, кая булсын, республиканскига. — Кайчан?— дидем мин сабырсызланып. Әйтерсең лә Зәйнуллин миңа бәйрәмгә килә. — Пожалый, ике көннән килеп җитәр. Алар мине кыстый-кыстый чәй янына утырттылар, без озаклап дөнья хәлләрен сөйләштек. Ә кичен өчәүләп беренче катка төштек. Анда Исмәгыйлов колхозыннан, Яморзадан бер кыз — Ләйсирә Заянова шәфкать туташы булып эшли икән. Заманында аны Казанга Хәммәт үзе җибәргән булса кирәк, хәзер шуның хәлен белергә теләде. Киңрәк җилкәле, ак халатны тыйнак кына төртеп торган йомры күкрәкле, тәмам тулып пешкән, яше инде егермеләрдән узган бер туташ җәлт-җәлт атлап килде дә, безнең белән ике куллап күреште. Кулы нык, җылы. Йөзендә — тартынулы елмаю, озын кара керфекләре коңгырт төстәге керсез саф күзләрен күләгәләп, тетрәнгәләп куя иде. — Я, сеңелем Ләйсирә, тормышларың нигек, эшеңнән ризамы?— диде Исмәгыйлов, аңа хас йомшак, үз итүчән гавыш белән. — Канәгать соң... Ярыйсы...— диде кыз, ак халатының путасын бөтереп. Аннары иренен бөрештереп елмайды да нинди генә халәттә дә ифрат мәгънәле, серле күзләрен мөлдерәтеп безгә карады.— Яшәвебез шушында, больница шәһәрчегендә... — Утыр, сеңелем, утырып сөйлә. Утырмады Ләйсирә, дарулар буфеты кырыена баскан килеш, оял- чан әкрен тавыш белән сүзен дәвам иттерде: — Эш урыны ярыйсы. Торакта бер бүлмә бирделәр. Дүрт кыз торабыз. — Укырга ниятең бармы соң?— диде Исмәгыйлов, аның хәленә кереп. — Бар. Тик врачлыкка түгел,— диде кыз. — Нишләп? — Әллә нигә күңел тартмый. Аны авыру янына чакырып алдылар — укол кадарга. — Ләйсирә кияүгә чыкмаган булса кирәк,— дидем мин. — Нигә алан дисең? — Кыюсыз күренә. Артык саф бала. Авылдан китүе дә җан теләгәне булмаудан түгелме? — Менә анысын әйтә алмыйм. — Әйе шул, кеше күңеле — карурман... Белеп кара син анда ниләр барын... Безнең янга илле тирәләрендәге бер кеше килде. Егетләр кебек ыспай гәүдәле, күгелҗем свитердан, чалбары яшькелт — больницаныкы. Чәче ак, түбәдән коелып бара. Әле җәйге кояш нуры уңып бетмәгән озынча битендә, юка иреннәрендә елмаю посып тора, коңгырт тере күзләре бәләкәй йолдызлар кебек чаткыланып яна. Кыяфәтенә, үз-үзен тотышына караганда, мин аны шәһәр интеллигенты дип уйлаган идем. Әмма ул колхоз председателе, өстәвенә, мин былтыр өзлексез яуган яңгырлар вакытында Әтнә ягыннан эзләп йөргән «Искра» колхозы председателе Фәйзи Галиев булып чыкты. Мин аның хакында Зәйнуллиннан сорашып байтак мәгълүмат җыйган идем. Беренчедән, ул минем кордаш, биш дистәне инде тутырган, икенчедән, сугыш ветераны, өченчедән, бик озак еллар председатель булып эшли. Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына, ди. Борчак пеште болай булгач. Исмәгыйловның безне таныштырганын сабыр гына көтеп бетердем дә, форсатны ычкындырмас өчен, үзем һөҗүмгә күчтем. — Мин сезне озак эзләдем, Фәйзи кордаш. Колхозыгызны, кырбасуларыгызны күрдем, кешеләрегезне күрдем, сорашып бетерәсе кайбер нәрсәләр бар, хәлегез бик авыр түгелме? — Рәхим итәсез, хәлем бик авыр булса, торып йөрмәс идем,— диде Галиев. — Председательлектә күптәнме? — 1944 елдан. Күпме була ул? — Утыз өч ел, ялгышмасам. — Республикада иң зур стажлы председатель,— диде Исмәгый- лов, ихтирам белән Галиевкә карап. — Әйе, 1944 елны, фронттан яраланып кайткач, колхоз башлыгы итеп куйдылар. Унтугыз яшь иде. — Быел безнең Арча якларында яңгыр яумады шикелле. Игеннәр ничегрәк, буралар буш калмадымы? — Безнең якта яңгыр булмады дип әйтсәм, ялган булыр. Әтнә тирәсендә яуга лады. Иген мәсьәләсенә килгәндә, зарлана алмыйм: гектарыннан круглый егерме өч центнер алдык. — Район буенча күпме? — Унике. — Колхозыгыз зурмы? — Җиде авыл. Бар зурысы, бар кечкенәсе. Үзәге Күңгәрдә. Урта мәктәп салдык. 64 трактор, 57 автомобиль, мастерскойлар. — Ындыр табагы, сушилка? — Алары да бар, хәзергә кечерәк. Заманча түгел. — Ферма каралтыларыгыз? — Комплекс салып ятабыз. — Тегермән? Азык цехы яки завод? Алары бармы? — Заводка хәтле үк барып җитмәдек җитүен, азык цехы бар. Әйбәт эшли. — Яшьләр белән мөнәсәбәт? Халык китмиме? — Галимлеккә, шагыйрьлеккә киткәннәрен тотмыйбыз. Аларына ак юл теләп калабыз. Болай үзләре китәргә бик ашкынып тормыйлар. — Кызык. Бик күп җирдә авылдан китәләр бит. Тулаем алганда, Арчадан да китәләр. Нинди бау белән бәйләп тотасыз яшьләрне? Фәйзи Галиев тагын бер мәртәбә хәйләкәр генә елмайды. Күзләре җилпәзә-җыерчыклар эченә күмелеп, кечерәеп калдылар. — Борынгы заманда кызык эшләр булган. Акыл иясе бер зирәк карт миңа сөйләде. «Туганыңа таян, дустыңа ышанма, күршеңә актык сереңне чыгарып селкемә»,— диде. «Ничек инде ул алай,— дидем мин.— Күршеңә дә сөйләмәгәч, тагын кемгә сөйлисең сереңне?» Картым әйтә: торып тор, ди, хикмәтле сүзгә колак сал, ди. Берәү бер капчык күтәреп кайткан. Капчыктан кан агып тора. Күршесенә әй- ♦' тә, тизрәк яшерик, белеп алсалар, баганага терәп атарлар мине, ач а тизрәк базыңны, ди. Ярый, хуш. Яшерәләр. Бер көн уза, икенче көн- £ не әлеге кеше күршесе белән сүзгә килә. Бакчасына кәҗәсе кергән, £ имеш, кәбестә кыягын ашаган, имеш. Күршесе, каравыл кычкырып, к урамга ташлана: фәлән абзый кеше үтерде, мәете базда! Гаеплене ? алып китәләр, шундук суд ясап, пүкәнгә бастыралар. Баш өстендә < элмәкләнгән бау. Элмәкне сабынларга тотыналар. Ярый, хуш. Дусы с килә янына, әй, ди, дус кеше, ди, син миннән ун тәңкә акча алып s торганыең, ди, дөньяныкы дөньялыкта бетсен, биреп үл әҗәтеңне, 2 ди. Туганыннан да алып торган икән бу адәм ун тәңкә, туганы әҗәт- “ не бир дип тыкырдатмый, кайгыдан нишләргә белмичә, бер читтә күз ♦ яше түгә. ® Муенына элмәк кидертә башлагач, әлеге адәм әйтә, ашыкмый х тор, минем гаебем юк, ди. Базда кеше түгел, сарык түшкәсе ята, ди. * Мин күршемне, туганымны, дусымны сынамак булдым, ди. «Сиздең- < ме,— ди миңа зирәк карт,— туганыңа таян, дусыңа ышанма, күрше- в ңә актык сереңне чыгарып селкемә». Бу элекке заманда булган. Хә- х зер дуслык, бер-береңә ярдәмләшү принцибы алга куела. Галиев иренен очлайтып миңа карады, коңгырт күзләре җилпәзә- u җыерчыклардан арынып зурая, җитдиләнә төште. — Мин эштә гаделлек булсын дип тырышам. Колхозчылар белән дә, район җитәкчеләре белән дә артык якынаерга омтылмыйм. Дистанция тотабыз. Алай объективрак. Андый чакта район җитәкчеләренең шелтәсен ишетү дә күңелгә авыр тоелмый, чөнки дистанция бар. Шулай тиеш дип кабул итәсең. Үзем колхозчыларны шелтәләгәндә дә үпкәләмиләр. Бездә — эш мөнәсәбәте, җитди, эшлекле атмосфера хөкем сөрә, партия кушканча — таләпчән, принципиаль мөнәсәбәт. Кем белә, бәлки шул да яшьләрнең авылда торып калуларына сәбәп буладыр... Сөйләп бетергәч, председатель Галиев елмайды. Бу беркатлы, тәп серсез кеше елмаюы түгел, үз акылы үзендә булган, үз кадерен һәм дөнья кадерен белгән кеше елмаюы иде. «Әйе,— дип уйладым мин.— Колхозларда хәзер килде-киттс генә председательләр эшләми. Менә Хәммәт Исмәгыйлов янына тагын бер акыллы, эшлекле, хәтта хәйләкәр председатель өстәлде. Болар — җилкәләренә авыр йөкне күтәрүдән курыкмый торган кешеләр, болар — монда ятканнары да, ятачаклары да — зур эш күтәрүдә!: авы ручылар. Шәфкать туташларының һәм врачларның боларны терел тәбез дип көч түгүләре юкка түгел икән...» Вакытның кадерен белүчеләр Михаил Борисович Карасик, минем бүлмәдәшем, тормышка буйсынып, баш иеп яши торган кеше түгел, тормышны бугазыннан алып, умырып тотып, чүпчарын селкеп яшәүче кеше булып чыкты Инде пенсия яшен узган булса да. аңарда бетмәс-төкәнмәс энергия Оар. Ул кпм дигәндә ун мәртәбә телефоннан шалтырата. Үз кул астындагы төзелеш трестларына боерык әмерләр бирә. Иртән сәгать 9 да аңар шофер бүгенге яңа газеталарны китереп җиткерә. Ә бит кайбер башлыкларның шоферлары үзләре бер-ике көнгә эштән китеп тору белән юкка чыгалар. — Шоферның шундый тәртиплесен каян алдыгыз? — дидем мин аңар. — Мактану әйбәт сыйфат түгел, шулай да кайвакыт мактанырга туры килә,— диде Карасик.— Минем бәхетем шунда, язучы иптәш, кул астымда эшләүчеләргә мин гомер буе яхшы мөгамәләдә булдым. Беркайчан да алар белән өстән торып, тавышымны күтәреп сөйләшмәдем. Алар мине аңладылар, яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтардылар. Мисал өчен минем шоферны алыйк. Мин аны моннан унике ел элек эзләп таптым, эшкә алган чакта әйттем, синнән өч нәрсә таләп ителә, дидем. Төгәллек, намуслылык, машинаны чиста тоту. Беренче мәртәбәсендә мин аңар сигез туларга биш минут кала килергә куштым, өч минут соңга калып килде. Мин аны, үткәзеп яуган җәйге яңгыр кебек, көне буе пешекләдем. Әрәмгә узган өч минут өчен пешекләдем. Синең аркаңда мин иң кирәкле оешмага вакытында барып җитә алмадым, дидем. Шуннан бирле ул мин кайчан килергә кушсам, шунда килә. Чамадан тыш пөхтә: машина, кайчан карама, ялт иткән булыр. Мин дә аңар карата рәхмәтле — сәгатьләр буе суыкта тотмыйм. Аз гына салкын тидерсә дә, шунда ук өенә кайтарып җибәрәм. Карасик медицинаны биш бармагы кебек белә. Үзен дәвалаучы Калерия Николаевна белән аяк терәп сөйләшә, ә тегесе зәңгәр күзләреннән чаткы чәчрәтеп: — Авырулар бик акыллы булып китте, врачтан күбрәк белә башладылар,— ди. Михаил Борисович бу сүзләрдән рәхәтләнеп көлә, врач киткәч, бер кушуч әчтерхан чикләвеге ашый, лимонлап, вареньелап чәй эчә, өстәлне җыештырып, кулын-битен юып, урамга чыгып китә. Бер сәгатьтән безнең бүлмәгә җиде-сигез кеше кереп тула. Костюмлы, галстуклы кешеләр. Ул алар белән эш турында кыска һәм бик конкрет сөйләшә, алар алып килгән җиләк-җимешне фруктылар өеменә куя, кулларын нык кысып, тагын бер атнадан больницадан чыгачагын әйтеп, егетләрен озатып кала... Менә шулай яшибез. Карасик минем оптимист булуымны, шаян сүз өчен кесәгә кереп тормавымны яратты. Чамадан тыш ачы даруны йоткан чагында: — С богом, урра, коммунисты, вперед!—дип әйтергә ярата иде. ...Хәммәт Исмәгыйловны соңгы өч көндә бик азапладылар. Венасыннан биш кубик кан алдылар. Ашказаны согын тикшерү өчен эчәк йоттырып, өч сәгать бер бүлмәдә тоттылар. Ниһаять, ул аннан кайтты. Алсу йөзе агарып, сулып калган иде. Ашарга яратучан кеше булса да, ризыкны теләр-теләмәс кенә ашады. Кичке бишләр тирәсендә аның янына Калерия Николаевна керде. — Карыйк әле, без ничек алга киттек икән, кадерлем.— Йөрәген тыңлады, беләгенә кара тасма бәйләп, резина «груша»ны кулы белән кыса-кыса, тасманы тутырды, приборына карады:— 140—90, нормага кайтып киләбез. Кайтып та җиткән булыр идек, үлчәвебез бик зур. Кстати, биредә ашау җитәме сезгә? — Ашау? Көләсезме, чынлап әйтәсезме? — Чынлап. миңа күз кысып. Кәефе шәп икәне күренеп тора. Кичен Калерия Николаевна кереп аңа ике көннән юлга әзерләнергә кушты. Миңа ифрат моңсу булып китте. Исмәгыйлов телефон төбенә утырып, телефонисткадан Салагыш- ны таптыра башлады. Иртәгесен аңа Әгерҗедән райком секретаре шалтыратты: Сала- гыш машинасы бер йөз километр килгәч ватылып калган. Калерия Николаевна аңа тагын ике көн өстәде. Менә шул вакыт эчендә Хәммәт Фәсәхетдин улы Исмәгыйлов шәһәргә чыгарга баш врачтан рөхсәт алып, совминга, обкомга, Верховный Советка барып кайтты. Әле генә врачлар әмерен үтәп йөрүче мөлаем, сабыр кешедән бер генә минутын да әрәм итми торган эшлек- эшләгәнен миңа хәбәр итеп торды. Пединститутта укыган кызын е Мин аның, әкрен, җайлы, салмак кешенең, шул хәтле җитезлекне каян алуына таң калып: — Әллә сиңа, Хәммәт дус, колхозның оештыру эшләрен япа-ялгызыңа алып барырга туры киләме?— дип сорадым. — Юк, нигә алай дисең? — Авырудан башың чыгып җитмәгән, инде кайларга гына чапмадың! Башкаларга бу исәптән эш тә калмыйдыр, эшләдек дип сөйләп йөрергә генә каладыр?! — Мин күп сөйләп, юкка-барга тәнкыйтьләп йөрүчеләрне тәрбияләү методы таптым. Колхозчы егет, авыл советы председателенең энесе, 27 яшьтә, җыелыш булдымы, идарә җыелдымы, чәчри дә чыга, чәчри дә чыга. Алланың бирмеш көне ферма мөдиренә ябырыла, и тирги, и ача җитешсезлеген! Бер түзде моңа ферма мөдире, ике түзде, түземлекнең дә чиге бар бит. Килеп әйтмәсенме бу миңа бер көнне: иптәш председатель, ди, авыртынып та торам, ди, куйыйк бул- маса шул егетне ферма мөдире итеп, ди. Карасана, идея бит бу! Көзге яңгырлар башланган чак иде, коточкыч кыен вакыт, тоттым да куйдым мин моны ферма мөдире итеп. Юк, үзем генә куймадым, идарәне җыеп куйдырттым. Ничә йөз баш сыер өчен җавап бирү, ул сиңа, туганкаем, җыелышта тәнкыйтьләү генә түгел, анда көннәр буе чабарга, төннәр буе уйлап чыгарга кирәк. Алты ай көчәнде мескенем, ябыкты, хәлдән танды, авыруга сабышты. Миңа килеп, ялынып- ялварып, ферма мөдирлегеннән бушатуны үтенде. Үзем генә бушатмадым, җыелышка куеп бушаттык. Шуннан соң ни идарәдә, ни җыелышта берәүне бер тәнкыйтьләгәне булмады. Аңардан соң да әле үзләре шар сугып, корыны бушка әйләндереп йөргән биш-алты критикан табылды. Аларын да «тәрбияләдек». Так што, эшсез кеше юк бездә, сафсата сатучылар да бетә бара. Колхозлар зур бит хәзер, барыбызга да эш муеннан. Больницадан чыгуын ул беркемгә дә фаш итмичә, бер-ике якын кешесенә, шул исәптән миңа әйтеп, дусларча саубуллашты. Иртәгесен — Мин бит авылда бер утыруда ике тәлинкә аш, бер тавык, бер буханка ипи ашыйм. Калерия Николаевна артына егылып китә язды. — Китегез булмаганны! Сез нәрсә?!— диде ул, кулларын селтәп. Ул чыгып киткәч, Исмәгыйлов рәхәтләнеп көлде: — Йөрәген алдым врач апагызның! Ышанды бит тәки,— диде, ф ле, өлгер колхоз җитәкчесенә әйләнде. Кыскасы, врач өстәп биргән ике көндә ул дөньяны айкады, ниләр < күрде, су басачак җирләр бәрабәренә кашлак җирдә үткәреләчәк = мелиорация эшләренә бер миллион сумга документ әзерләтеп ду ки- < леп йөрде. *- иртүк брезент япмалы яшькелт газик аны Әгерҗе ягына таба алып чапты. Хәммәт дус белән аерылу моңсулыгын кичереп бетерергә дә өлгермәдем, Карасикка больницадан чыгарга хәбәр булды. Михаил Борисович, Исмәгыйлов кебек, больница белән араны алай тиз өзмәде, биш көнгәме, бер атнагамы больничный алып, уколын-мазарын, массажын-ваннасын дигәндәй алырга килеп торды. Киткән чакта ул миңа: — Ну, Гариф Ахунович, мин киткәч, ничек яшәрсез икән инде сез?— диде. — Сезнең койка турысына мин портретыгызны элеп, шул портретка табынып торырмын,— дидем. Ул рәхәтләнеп көлде. — Ә портретны каян аласыз? Мин аның дөньясын онытып китап укып утырган чагында карандаш белән зур күзлекле, пеләш башлы рәсемен сызып алган идем, шуны күрсәттем. Михаил Борисович рәсемгә озак карап торды. — Мин бит сезне сөйләргә генә оста дип торам. Сезнең мондый һөнәрегез дә бармыни әле?!— диде, зур кабаклы, кабарынкы күзләрен ачып миңа төбәлде. — Хатын кубыз уйнаганга бии дә беләм әле мин,— дидем. Минем шаярту аның күңеленә ошады, ул минем белән озаклап күреште, адресларын, телефоннарын язып бирде, аннары китеп барды — кара йон костюмнан, ныкыш һәм базык гәүдәсен төз тотып атлый, әллә ниткән бетмәстөкәнмәс энергия, көч-гайрәт, үз-үзенә ышанганлык бар бу кешедә... Мин бүлмәдә ялгызым торып калдым. Караңгы иңә башлады. Язу язасы килми, бернәрсәгә дә кул бармый. Мине дәвалаучы врач бүген безнең палатага кереп тә карамады. Нигә мин аны искә төшердем әле? Хәммәт дус белән инженер Карасик киткәнгәдер инде. Абашева бүген ике авыруның сукыр эчәгесен кисеп алды. Безнең терапия бүлеге көн буе шул вакыйга белән яшәде. Операциядән кайткан егетләрне Мәхмүт белән кереп карап чыктык. Хәлсез яталар... Коридорда, тешкә тиярлек булып, ят бер тавыш ишетелә. Җитмешләрне узган кызыл халатлы әби өч ай кузгалмый ятканнан соң йөрергә өйрәнә башлаган икән — урындыкның терәгенә ябышып, шуны этеп бара. ...Больницада төнге уннарда, гадәттә, утлар сүндерелә, авыруларны, Дания ханым таләбе белән, шәфкать туташлары палаталарына кертеп җибәрәләр. Дөнья тына, аяз булса, күк йөзенә сары ай калка. Мин авыл урамнарын, андасанда җемелдәгән утлы тәрәзәләрне рүз алдыма китерәм. Саташып өргән эт тавышларын сагынам, югары очта уйнаган тальян моңы, урамнар аша саркып, түбән очка төшеп килә... «Узган гомер кире кайтмый, сулар кирегә акса да...»—дип җырлый торган идек без. Яшь идек әле, үсмер егет кенә идек, каннар кайнар, хыяллар җитез иде. Бу җырның тирән мәгънәсен, ярты гасыр яшәгәннән соң, менә хәзер генә аңлагандай булдым. Гомернең алтын чагы узып киткән икән шул инде... Авыруларның хәлен җиңеләйтеп йөргән шәфкать туташлары — Яморзаның Ләйсирә, Казанбашиың Роза белән Ания, Балык Бистәсе кызлары Финәүзә белән тагын бер Роза — берсе кара, берсе сары чәчле куян балалары бер-бер артлы күз алдына киләләр. Күңелдә янә шигырь уяна: Саумы, сеңелем, чибәрем. Хыялларың матурмы? Яшь боландай чапкан чаклар Бер әйләнеп кайтырмы? Туган як болыннары Хыялда яңарырмы? Ташкын сулар күңелдә Шаулый-шаулый барырмы?.. Арчаны күтәргән егет Зәп зәңгәр спорт костюмы кигән ул. Буе озын, гәүдәсе ыспай. Коридорның аргы башында стенага сөялеп тора. — Я хода, Фатих, син түгелме? — Мин бу, Гариф. — Сине бит йөрәк бәреп еккан дигәннәр иде, ничек торып чыктың әле син, эт каешы? Фатих, моннан егерме ел элек кара булган, инде чал кереп сорыланган бөдрә чәчле башын артка ташлап, дөнья шаулатып көлә. Эчке яктан шәфкать туташлары йөгерешеп чыктылар. ♦ Ыш-ш-ш!»—диләр, шауларга ярамаганны аңлаталар. Больница халкы йоклый, тынычлык сакларга кирәк. — Миңа керик,— дидем мин. Коридор буйлап киттек. Фатих, сыгылмалы төз гәүдәсе белән артистларча кыланып, кәкрәйгән-бөкрәйгән берәүне ясап, шаяртып атлый. Көләсе килә — ярамый. Безгә кергәч, Фатих өстәл буена килеп утырды. Китап уку һәм көндәлек алып бару өчен дип мин өйдән бик якты лампочка китерткән идем, Фатих аны өнәмәде, шактый ук йончылган, күз һәм авыз тирәләренә җыерчыклар кунган битен кулы белән ышыклап: — Сүндер әле шул җәһәннәм прожекторын!— диде. Мин аны бик яхшы аңладым, чөнки чамадан тыш якты ут безнең ♦больница чыраебызны», ягъни йончыганлыгыбызны, җыерчык-бу- разналарыбызны аермачык күрсәтте, Фатих аны теләми, эңгер-меңгердә, интимлык тойгысы уята торган тонык ут яктысында гына булуыбызны тели иде. Төнге утны яндырдым. Сөйләшеп киттек. Әлмәт якларында йареп үткәргән ун ел эчендә мин Фатих Минушевны күз уңыннан югалтыбрак торган икәнмен, аның министр булудан тыш бүтән вазифасын белми идем. Фатих тормышта очраган күп төрле мәзәк хәлләрне һәм эшләгән урыннарын артистларча матур итеп, мавыгып сөйләде. Аның белән сөйләшү рәхәт, ул маңгайга чиртеп сөйләми, сине басмый, ялыктырмый, сине, тыңлап утыручыдан бигрәк, әңгәмәдәшенә әйләндерә иде. Артист булу — Фатихның тәүге хыялы булган икән. Казаннанмы, Минзәләдәнме артистлар килеп төшсә, Фатих клубка чаба, ләкин акча каян алырга? Әтисе Хәлилнең дә, әнисе Сабираның да театр турында ишетү белән чырайлары бозыла. Театр җене кагылган малайга берәр сәгать алдан тәрәзәдән кереп, берәр почмакта качып торудан башка әмәл калмый. Халык клубка тула башлау белән сәхнә алдына чүмәшә Фатих. Клуб җыештыручы усал хатын — малайларның кан дошманы. Каян кергән булсаң, шуннан чыгара ул сине. Колагыңнан тартып ачык тәрәзә буена китерә дә артыңа тибә, яңгырлы суык урамга очып барып төшәсең! Артист чыкмады Фатихтан — кая барырга, кая кереп укырга икәнен белми иде ул. Унынчыны тәмамлагач. Тәтешкә барып бер ел агрономлыкка укыды. Кырчылык белгеченә. Менә ичмасам монысы ГАРИФ АХУНОВ ф БЕЗ БИТ АРЧА ЯКЛАРЫ эш, диделәр әти-әниләре. Иген басулары, терлек-туар каралтылары, клублар, уку йортлары белән танышлыгы шулай башланды Фатихның. Ләкин бер ел да узмады, Фатихны ФЗОга алдылар. Столярлык эшенә өйрәтеп, Юдинога, вагоннар ремонтлау депосына китерделәр. Тәтеш якларындагы төсле зур су, хәтта Кама дәрьясыннан да зуррак су — Идел бар иде монда. Фатих Каманы сагынды, Үтәмешне сагынды, гармунлы урамнарны, таң әтәчләре кычкыруын сагынды. Ерактан ишетелгән Идел пароходларының моңлы гудоклары аның йөрәген телеп ала иде. Әллә аның сагышын сизделәр, әллә ул үзе дөньяга бигүк бәхетсез булып тумаган иде, бер ел узар-узмаста, Тәтештә техникум ачылганы мәгълүм булды. Үзе укыган төштә, бер еллык курслар урынына авыл хуҗалыгы техникумы ачканнар. Китәргә шунда, китәргә. Ләкин ничек китәргә? Фатих мастеры янына килде, бик тә мескенгә калып, бик тә гозерләнгән тавыш белән, хәл-әхвәлен сөйләп бирде. Менә кайчан кирәк булды аңа тумыштан килгән артистлыгы. — Павел Яковлевич,— диде.— Мине авылда эшләрсең дип үстергәннәр иде. Тимер-томырга һич кенә дә җан ятмый минем. Тимергә тимер ышкылганны ишетсәм, тешем сызлый башлый. Язып бир депо начальнигына: тәртипсез, диген, эш яратмый, диген, дөньяда бер ата ялкау, диген, адәм имгәге дип яз... Акыллы кеше иде Павел Яковлевич. Үсмер егетне янына утыртты, җилкәсенә кулын салды. — Ә нигә сиңа яла ягарга? Тәртипле син, эш җаен да беләсең. Акылың да җитәрлек. Тимергә җаным ятмый дип ачыктан-ачык әйтүең дә шәп. Яратам намуслы кешеләрне! Бар, улым, үзең теләгән җиргә, тап, улым, җаның теләгән эшне, мин сине тотмыйм, изге урын буш тормый — икенче бер кеше табарбыз синең урыныңа. Начальникка үзем аңлатырмын. Минушев техникумны 1951 елны бетерде, әти-әниләре аны агроном итеп эшләтергә теләсәләр дә, укырга дәртләнеп өлгергән егет, йөгерүдән туктала алмаган чабышчы кебек, бер урында калырга теләмәде, институтка барып керде. һәм менә, ниһаять, беренче җитди сынау. 1956 елның 4 апрелендә ул Арча районының Ашытбаш МТСына баш агроном булып кайтты. Әгәр мин Фатих Минушевны «Без бит Арча яклары...»ның бер герое итеп алганмын икән, бу, димәк, юкка гына түгел. Аның тормышы, гомеренең дәртле, гайрәтле заманы, омтылышлы һәм илһамлы чоры Арча яклары белән бәйле булганга күрә. Ашытбаш МТСын бер елдан «Северный» совхозына әйләндерделәр. Фатих Хәлил улы шушы совхозда бер ел эшләү дәверендә совхозның директоры Нәкыйп Сафиннан гаять зур тормыш сабагы алды. Нәкыйп Сафин фамилиясен Татарстанда ишетмәгән кеше юктыр дип беләм. Аны данлы иткән беренче сыйфаты — Советлар Союзы Герое булуы. Арча районының Мәрҗәм авылы егете ул. Әмма аның кул астында эшләүчеләр Сафияның герой булуын бик тиз оныталар, аның акыл байлыгына таң калалар: корыч логика, теләсә нинди кыен хәлдән чыга белүе, чын халык улына хас булган гадилек өлкән иптәшеннән Фатихка да күчте, эшендә аңа ныклык бирде. Райбашкарма председателе урынбасары булып эшләгәндә дә, район авыл хуҗалыгы инспекциясе начальнигы булганда да, соңыннан Әткәдә райбашкарма председателе вазифасын үтәгәңц® дә Фатих гел Нәкыйп абыйсын истә тотты. Әтнә ягы кешеләре Фаюих Минушевның алтмышынчы елларда Әтнәдә 500 урынлы кулыгура сарае, 320 урынлы урта мәктәп, 55 урынлы ашханә, 27 километр озынлыгындагы таш юл һәм күп кенә торак йортлар салдыруын әле дә сагынып сөйлиләр. Каян килгән ул чагында көч- гайрәт, йокысыз-ялсыз эшләүләр! Шулар өстенә бит әле Кенәрдә республика интернат-мәктәбе ачып, сугыш чорында ятим калган 300 баланы җыйдылар. Бу эштә аңа мәгариф министры Мирза Мәхмүтов бик булышты. Ике теләк бергә кушылып, тәки үз дигәннәрен эшләделәр, ул мәктәпнең кирәклеген Мәскәү каршында исбатлый алды лар. Мәктәп хәзер дә яши, белемле, тәрбияле яшьләр әзерләп чыгара Мәктәп янына кирпечтән мастерской салдылар, тегү эшенә, слесарь- _ лыкка өйрәтәләр балаларны. Анысын шушы мәктәпнең беренче көн ? нәреннән үк директор булып эшли башлаган акыллы һәм булдыклы Рәкыйп Халитов башкарып чыкты. g Фатихның Арча белән бәйле тагын бер истәлеге бар: анысы авыл < хуҗалыгы министры булып эшли башлагач булды. Партия Үзәк 1 Комитеты алтмышынчы еллар ахырында һәрбер өлкәнең берәр рай- _ онын химияләштерү хакында карар чыгарган иде. Химияләштерү ди- Ч гән зур һәм катлаулы сүз җиргә органик һәм минераль ашлама кер- - тү, известьлау һәм иген корткычларына каршы көрәшүне эченә ала 3 иде. ♦ Кайсы районны алырга? - Өлкә комитетында киңәшеп, Чистайны карап чыктылар — ерак, - ашлама ташу өчен бик кыен. Буаны тикшерделәр — кара туфрак — - болай да яши ала. Биектауга тукталдылар — районы кечкенә. Иң х зурысы — Арча, 230 мең гектар җире бар. Аңа бит элекке Әтнә, Кы- " зыл юл районнары кереп китте. Гектарына бишәр центнердан ашла- ө ма бирергә кирәк. Эшелоны-эшелоны белән ашлама кайтты. Ташып ~ кына өлгер... Химизация үткәрүнең нәкъ менә Арчада кирәклеген Фатих Мину- ~ шев яклады, республика җитәкчеләрен дә шуңа ышандыра алды. Һәм ул ялгышмады. Җирне фән кушканча эшкәртүнең ни икәнен Фатих Минушев шунда күрде. Район хезмәт ияләренең кайнар тире, фидакарь хезмә те белән кушылган ашлама иген уңышын бермә-бер арттырды. Җәй коры килгән 1974 елда да арчалылар гектарыннан 16 центнер уңыш алып, дәүләткә 75 мең тонна ашлык тапшырдылар. Анысы районга яшь һәм тынгысыз секретарь Харис Зәйнуллин килгәч булды. Әгәр республика күләмендә, өлкәләр, крайлар, бөтен илебез күлә мендә химияләштерү үткәрелсә, шуның өстәвенә, алтыннан кадерле дымны күккә күз төбәп көтәргә калмаса, ягъни сугару системалары эшләнсә, игеннәрнең дугалы ат күмеләсе көннәре алда әле... Тагын очраштык Харис Зәйнуллин без көткән көнне килмәде. Иртәнге якта да без аның хакында Мәхмүт Сафин белән сөйләштек, көндез дә сүз куерттык. кичен кинофильм карап кайтканда да аны искә төшердек. Юк Зәйнуллиныбыз. Суга төшкән кебек югалды. Икенче көнне дә көтә-көтә өметне өзгәч, башка уйлар, тормышның башка мәшәкатьләре белән яши башлагач, кичкырын, һич көтмәгәндә, ул килеп төште. Гади, ягымлы, елмаеп килә — авызын җәйгән. Карасик урыны буш иде — аны минем янга урнаштырдылар. Партиянең егерме бишенче съездыннан соң Арчада очрашкан идек, шун нан соң күрешкәнебез юк иде, сагынганмын икән үзен. Сәгать буе Арча хәлләрен сөйләштек. Ипләп кенә авыруын белештем. Пөрәк инде шул, йөрәк. Азмы райком секретареның борчу- мәшәкатьләре. «Килә ява, килә ява — ияләнде бер болыт», дигәндәй, ике-өч ел рәттән, яз буе күзең күктә, яңгыр көтәсең, урак өсте җнт- теме — тотына орырга, тотына, мин сиңайтим. Аяз көннәрне көтеп зарыгып бетәсең. Зәйнуллин баштагы ике көнне боеграк йөрде. Өченче көнне аны дәвалаучы врачы Калерия Николаевна: — Мин сезне шатландыра алмыйм., иптәш Зәйнуллин, кан басымыгыз югары, нервыларыгыз какшаган, йөрәк белән шаярырга ярамый. Иген белән терлекчелекне уйламый торыгыз,— диде. Зәйнуллин үтә дә тыныч, гади итеп: — Бер дә борчылмагыз, Калерия Николаевна, радио район яңалыкларын әйтә башлагач, нервы урынына утыра минем,— диде. Зәйнуллинны тикшерү-барлауга керештеләр. Электрокардиограмма, рентген, венадан кан тапшыру, анализлар... Иртәнге ашны ашар алдыннан, дөресрәге, йокыдан уянгач, температураны үлчәргә көндәгечә градусник керттеләр. Зәйнуллин урамга чыгарга өстен киенеп өлгергән иде инде. — Гариф абый, минем өчен дә үлчә, яме, температураны, 36 градус дип әйт,— диде. — Алдаша белмим шул мин. — Безнең күршедә бер әби бар, кешегә зыяны тимәгән алдашу алдашуга керми, ди. Ул урам йөреп кергәч, безнең палатага колба-приборкаларын, шприцларын күтәреп, шәфкать туташы килеп керде. Зәйнуллин телефоннан сөйләшкән арада, кызый аның бармагыннан кан алып өлгерде. — Арчалар эшне куя белә, кызлар канны палатага үзләре кереп алалар,— дидем мин шаяртып. — Обком кушкандыр,— диде Зәйнуллин, елмаеп. Әйткән сүзенең уен түгел икәнен раслар өчен җитди итеп өстәде:— Менә син, иптәш Ахунов, китап язасың, ул обком учетында түгел. Ә менә безнең савымчылар сауган һәр литр сөт обком учетында. Ник дисәң,— ул илнең материаль импульсын билгели. — Дөрес сүзгә җавап юк,— дип әйтеп бетерергә өлгермәдем, Казан радиосы Арча районының терлек продуктлары буенча республикада беренче булып еллык йөкләмәне үтәвен хәбәр итте. Зәйнуллин алмаштырып куйган кебек булды. Уколга барган җиреннән сөенеп кайтты: — Шулай да медицина гыйльме нык алга киткән, иптәшләр. Үрдәк ботлы кыз шатырдатып өч укол кадаган иде, күз алларым яктырып, аллы-гөлле тәңкәләр чәчелде... Ул радио хәбәреннән соң ике көн, ике төн йоклады. «Райком секретареның хәле әдипләр хәленнән җиңел түгел икән шул. Йокысыз үткән төннәрен йоклый инде бу»,— дип уйладым мин. Арча якларын искә төшердем. Бүгенге мәшәкатьләр Арчада мин соңгы елларда байтак йөрдем. Өстән туктаусыз яңгырлар яуганда да, гөлт итеп кояш карап торганда да, күктә йолдызлар тетрәнеп кабынганда да... Секретарь Зәйнуллин белән мин Арчадан Тукай-Кырлайга, ТукайКырлайдан Әтнәгә барып җиттем. Механизаторларны, терлекчеләрне, агрономнарны күрдем. Түбәсе калай белән, шифер белән ябылган, капкакоймалары челтәрләп ясалган алты почмаклы, верандалы, алма бакчалы йортларны күрдем. Нарат бүрәнәдән, кызыл кирпечтән, ап-ак силикат кирпечтән салган йортларны күп очраттым. Авыл яңара, авыл мул яши, авыл түбәсен яңадан яба, дип уйлау рәхәт иде. Элекке заманда, әйтик, утызынчы елларда, шушындый йорты, ике аты булганнарны себер җибәргәннәр. Хәзерге крестьянның гаражында унбиш ат көчле мотоцикл бар, «Москвич» та, «Жигули» машинасы да авыл өчен хәзер ят бер нәрсә түгел. Көзгедәй ялтырап торган полировкалы мебельне шәһәр өчен дә, авыл өчен дә бер үк фабрика лар ясый. Иркен зур бүлмәләргә серванты да, китап шкафлары да, _ затлы диваннары да бик матур кереп утырган. • Шулай булса да авылдан китәләр. Авызын корт чаккыры, китәләр авылдан! Бу ни хикмәт? Сәбәбе нәрсә соң? Шушы сораулар предсе- i дательләрне дә, партия җитәкчеләрен дә гел борчый, гел бимазалый. < Бу хакта без Зәйнуллин белән дә сөйләшмәдек түгел, сөйләштек. £ Әллә иңен 230 мең гектар җире булган зур бер район басып торган- _ га, әллә соңгы еллардагы әле корылык, әле бәйләнчек яңгырлар Ч җанын талаганга, ул чагында секретарь миңа бүгенге авылның мәшәкать-борчуларын сөйләмәгән иде. Менә хәзер больницада икебез 3 дә бер үк хәлгә куелып, чәчү өсте, урак өсте, бәрәңге алу вакыты ф дигән аяусыз төшенчәләр аны өзлексез чыбыркылап тормый башла- _. гач, иркенләп сөйләшерлек вакыт табылды. Юк, мин Харис Зиннәтулловичның якасыннан урап алмадым. - Минем бәхеткә, бик тә җайлы бер вакыйга килеп чыкты. Мине дәвалаучы врач Гөлүсә ханым ул көнне безнең палатага " ялгызы гына кермәде. Гадәти көннәрдәге төсле ашыгып-кабаланып та * кермәде. Ул безгә коллегасы Калерия Николаевна белән бергә - керде. Җай гына, ашыкмый гына керделәр алар. Икәүләшеп безгә <• хәерле кич теләделәр. «Төрмә белән больница адәм баласы яши торган иң әйбәт урын түгел»,— дигән бер язучы. Берьюлы ике ханым палатага килеп кергәч, без, ир-ат заты да, йөзгә кызыллык китерергә тырышмадык. Иң элек ачыклап китим: без дигәне өч кеше: Харис Зәйнуллин, Фәйзи Галиев һәм мин. Дүртенче кешебез дә бар иде — Мәхмүт Сафин, ул әллә ни арада бездән, чыгып ычкынды. «Олылар» сүзенә катышасы килмәде, янәсе. Бак тың исә, алай ук та түгел икән әле. Аны безнең халыктагы мәйлелек, тәрбияле-әдәпле булу сыйфаты чыгарга мәҗбүр иткән икән. Хәл әхвәл сорашып, ханымнарга урын тәкъдим иткән арада безнең Мәх мүтебез, башка чакта йокымсырап кына йөри торган Мәхмүтебез, кухнядан кайнап чыккан гына су алып, цәйлүн чәе пешереп кертергә дә өлгерде. Безнең ихтирамнан, Мәхмүтнең өлгергәнлегеннән каушабрак кал ган врач ханымнарны, ай-вайларына карамый, табын янына утырт тык. Безнең өстәл, чыннан да, табын дип әйтерлек иде. Дус-иш. таныш-белеш, туган-тумача «передача» итеп китергән алма, лимон, әфлисуннан көшел өелгән, варенье банкыларының төрлесе тезеп куелган иде. — Көне буе безне кайгыртып йөргән врачларга бер стакан кай нар чәй эчертү харам булмас,— дидем мин. — Чәй эчертү взятка бирүгә керми,— диде Зәйнуллин, киеренкелекне бетерә торган елмаюы белән рәхәтләнеп елмайды. Андый ел маюны мин ике генә кешедә: Мостай Кәримдә һәм Харис Зәйнуллин да гына күргәнем бар. — Карасана боларны, Калерия Николаевна, нинди ягымлылар, йөзләреннән елмаю китми,— диде Гөлүсә ханым, табын янына утыргач.— Кабинетларына барып кара, секретарьшалары сине көннең көн буе ишек төбендә тотар. — Хәзергесе хәлдә власть сезнең кулда, ханымнар. Сез безне я дәвалыйсыз, я исән калдырасыз,— диде Зәйнуллин шаяртып. Аның бүген кәефе шәп, кан басымы әкренләп төшә башлаган иде. Нинди генә шаян сүзләр сөйләшсәк тә, минем күңелдә, күгәргән кадак кебек, борчу утыра. Болар юкка кермәгән, болар җитди эш белән кергән. Болар, мөгаен, мине операциягә үгетләргә йөриләр булыр... Мин ул хакта бүген сүз кузгалуын теләмим. Сүзне икенчегә, ян юлга борып җибәрергә кирәк. — Әгәр дә без хәзер больницада түгел, иректә булсак,— дип башлыйм мин сүзне,— безнең өстәлдә әрмән коньягы булыр иде, хөрмәтле ханымнар саулыгына без тост әйтер идек. — Әйтегез соң! — ди Гөлүсә ханым, аның чәйдән алсуланган бит алмалары уймаклана, тамарга торган чиядәй зур күзләре теләктәшлек белдереп карыйлар.— Язучыларның хатын-кызга атап тост әйткәнен минем беркайчан да ишеткәнем юк. Батырлыгымны җыеп, чәйле стаканны кулыма алам: — Әгәр биредә Дагстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов булса, ул болай дияр иде: кадерле дуслар, врачлар, авырулар капризына түзгән батыр холыклы ханымнар! Революциягә кадәр Дагстан- да конституция булган. Ул нибары биш статьядан торган. Беренче статьясында әйтелгән, ир-атның кыйммәте — хатын-кызны ихтирам итә белүдә, диелгән. Хәзерге Дагстан Конституциясендә бу 125 нче статья һәм анда: ир-ат белән хатын-кыз тигез хокуклы дип язылган. Ханымнар елмаештылар. — Мәкерле дә соң бу ир-ат! — диде Калерия Николаевна. — Тостны дәвам итимме? — Әлбәттә, әлбәттә! — Әгәр биредә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим булса, болай дияр иде: җир йөзендә ике әйбәт кеше яши: берсе — хатын-кыз, икенчесе — революция. Икесе дә башта иске тормышны җимерәләр, аннары яңасын коралар. Ханымнар көлеп җибәрделәр. — Әгәр биредә Грузиянең халык шагыйре Абашидзе булса, болай дияр иде: без күп нәрсә өчен тост күтәрдек, хуҗалар саулыгына күтәрдек, ак болытлар ак булсын, дип, кара болытлар кара булмасын дип, күтәрдек. Ләкин әле без табыныбызны бизәп торган күркәм затлар — хатын-кызлар өчен тост күтәрмәдек. Үзегезгә мәгълүм, хатын-кыз бит ул балык кебек: я безгә йөзеп килә, я бездән йөзеп китә... Абашидзенең шул сүзләрне әйтеп бетерүе була, мәҗлестә утырган бик тә ябык, бик тә чандыр сиксән яшьлек карчык урыныннан сикереп тора да яман да ачы, яман да чыелдык тавыш белән кычкырып җибәрә: «Безобразие! Мин бу тост өчен эчмим,— ди.— Минем беркайчан да иремнән йөзеп киткәнем, башка ирләргә йөзеп килгәнем юк». «Душа любезная,— ди Абашидзе,— сүз бит элеп киптергән балык турында бармый, йөзеп йөри ала торган тере балык турында бара». Врач ханымнар рәхәтләнеп, күзләреннән яшь атылып чыкканчы көлделәр. Киеренкелек, рәсмилек юкка чыкты. Безнең сүз үз җаенда матур гына агып китте. — Сугышка кадәр, әле врачлыкка укып кына чыккан елларым, мине бер иптәшем белән районнарга җибәрделәр,— дип, чәй эчә-эчә сөйли башлады Калерия Николаевна. Аңа илле яшьләр булыр. Юаная төшкән. Чәчләре рус хатын-кызларына хас булганча сары, күзләре зәңгәр, көлгәндә ул тыелып көлә, сүзен кыска итеп, өзеп әйтә белә, йомшак, мөлаем тавышын тыңлау рәхәт аның.— Бардык. Кыш. Суык. Толып бөркәнеп атлы чаналарда йөрибез. Өйгә килеп керәсең, пар эченнән берни күренми. Күз ияләнә төшкәч, карыйсың: ярты өйне сәке алып тора, сәкедә бала-чага, ишек буенда — тагарак, сыер күши, сыерны бозау имә, идәндә сарык бәкәйләре чабышып йөри. Безне трахома эзләргә чыгарып җибәргәннәр иде. Хәзер инде трахомоталогия больницалары да юк. — Әйе, андый чагы да булды авылларның,— диде Зәйнуллпн.— Әнә сез хәзер Фәйзи Галиев колхозына барып карагыз, крестьян ♦ төшендә дә күрмәгән нәрсәләрне күрерсез. Фәйзи Галиев,— күгелҗем свитерлы, егетләрчә ыспай гәүдәле,— < ирен чите белән генә елмаеп куйды, сүзгә кушылмады. Мин бу көн- 1 нәрдә аның белән берничә мәртәбә очрашып, әңгәмә корып карадым, ~ аның эчендәген бик тиз генә чыгарып аудармый торган кеше икәнен г белдем. Ул, имеш, малай чактан ук шулай булган. Чәчрәп алга чыгу < ны яратмаган, әмма үз сүзен соңгы сүз итеп әйткән. Малай чакта •= бик тиз бәхәсләшеп, юк-бар өчен дә сугышып китә торган буласың. ; Фәйзи башта малайларның бәхәсен тыңлый, аннары сугышканнарын - карап тора, малайлар мышкылдашып, хәлдән таеп, юл буендагы - чирәмгә тезелеп утыргач һәм канаган борыннарын сөртеп бетергәч __ кенә: — Юк, ул алай түгел,— дип, үз сүзен әйтеп куя икән. = Аның өчен Зөйнуллин сөйләп китте. * — Колхоз авылының мәшәкать-борчулары бүген дә муеннан. < Яшьләр берсеннән-берсе уздырып, алты почмаклы йорт сала, мебель е ала, мотоцикл. Шәһәр кешесенә бу, читтән карап торганда, бик = җиңел, әкият тизлеге белән килә кебек. Йорт-җир, каралты-кура ~ булдырганчы, бишекле мотоцикл яки «Москвич» машинасы алган- - чы яшь хуҗалар кара тир түгәләр, өйләрен күмер белән җылытуга корып, үзләре кочегарга әйләнәләр. Андыйлар кырык яшендә хронический гастрит яки бүсер авыруы ала. — Харис Зиннәтуллович, азрак арттырмыйсыз микән?’—диде Фәйзи Галиев, күзләрен кыса төшеп. — Бәлки арттырып та җибәрәмдер, ләкин мин җанымны талаган нәрсәләрне сөйлим, Фәйзи абый. Яле, әйтегез, колхозчы өендә беренче планда нәрсә? — Мал-туар үстерү,— диде Галиев. — Ни өчен мал-туар беренче планда? — Ит кыйбат, йортка акча җыясы бар. — Икенче планда нәрсә? — диде Гөлүсә ханым да, әңгәмәгә кушылып. — Икенче планда нәрсә түгел, кем! Әти карт белән әни карчык. Олылар күрә, өй ялт иткән, көзгедәй мебель, буяулы идән — озаграк яшисе килә. Килен, урынны җәй, килен, җылы су китер, килен, өйне як! Яшьләр боларны авырыксынмый үти, тик үзләрен карарга гына вакытлары калмый. — Ә өченче планда? — дидем мин. — Өченче планда нәрсә әле? — диде Зәйнуллин, колхоз председателенә карап. — Өченче планда — балалар,— диде Фәйзи Галиев.— Аларны интернатка илтәсе, аларны киендерәсе, тәртипләрен кайгыртасы бар. Яшерен-батырын түгел, бала-чага тәрбияләү сугышка кадәргедән авырайды. Сугышка кадәр бала-чаганың буш вакыты да булмый торган иде: бакчһ чүбе утый, каз көтүенә, сыер көтүенә чыга, өлкән көтүчеләргә булыша, әти-әнисе урактан кайтканчы, бәрәңге ала, аны пешереп куя, сабый баланы кабык арбада тирбәтеп йөри. Иорт саен алты-җиде бала, бер-берсен карап үстерәләр, юк-бар белән йөрергә бала-чаганың вакыты да калмый. Ундүрт яшеннән ул инде җәйләрен атлы эштә йөри иде. Ә хәзер нәрсә? — Эшсез калды хәзерге яшүсмер. Олыларның аракы эчкәнен күрергә калды. Ундүрттә тәмәке тарта, уналтыда шешә белән шаяра башлый. Атаанага, яшь хуҗаларга күпме борчу... — Бала үстерү — ата белән анага да тигез түгел,— диде Калерия Николаевна.— Ата өчен бала — бушлай килгән бүләк. Андый бүләкнең кадере юк. Ә ана өчен бала — йөрәк бәгыреннән өзелеп төшкән җимеш. Зәйнуллин безнең әңгәмәгә йомгак ясады: — Мин бер язучыдан укыдым. Иван Стаднюктан. Җир турында, хәзерге яшьләр турында, җир белән крестьянның мөнәсәбәте турында. Кызык фикерләр бар анда. Элек ничек булган? Язгы тамчылар тама башладымы, күккә сабан тургае күтәрелдеме, игенченең җаны чуарлана башлый: җир ни хәлдә, уҗымнар өшеп чыкмаганмы, орлык ашлыгы исәнме? Игенче язын кырга кыз белән кавышырга чыккандай чыга. Яшүсмерләрдәге түземсезлек, җир-кәләшнең мәхәббәтен ашыгып аңлатмавы, зирәк акыллы игенченең горурлыгы һәм уянып килгән табигатьне күрүдән туган күңел җылысы — болар барысы игенче өчен әйтеп бетергесез куаныч һәм бәйрәм газабы бит. Яз килә! Өмет-юанычлары белән килә! Уңармы иген, уңармы? Күмәк хуҗалыкларга берләшкәч, корама юрган хәлендәге кырлар бетеп, җир җәмәгать милке булып әверелгәч, игенченең җирне яратуы кимеми, арта төшә. Аның җир-анага булган мәхәббәте, ананың баланы яратуы кимемәгән кебек, беркайчан да кимемәс, бетмәс кебек. Күмәк эш, күрше белән күрше ярышу эшкә тагын да дәрт өсти. Гариф абый да, Фәйзи абый да онытмаганнардыр, сугыш алдыннан язгы чәчүгә смотр үткәрерләр иде. Тигез рәткә тезелгән сабаннар, чәчкечләр, ярсып кешнәгән атлар, МТС ягыннан кузгалган трактор гөрелтесе... Аннары җәй. Урак өсте. Авыр, шулай да дәртле чор. Ындыр табагы, сугу, җилгәрү машиналарыннан чыгып өелгән бодай көшеле. Җанга газиз күренешләр бит алар... Аннары машина заманы килде, мотор үкерә башлады. Игенчене машина авыр, ялыктыргыч хезмәттән коткарды, шул ук вакытта җир белән кавышу сөенечен дә алып ташлады. Трактор йөрткән, комбайн йөрткән кара чутыр үсмерне күз алдына китерегез: аңарда җирне ярату, актарылган буразналардан килгән төче туфрак исенә сөенү бармы? Әллә машинаны буйсындыру, ко^ыч айгырны үз ихтыярына җигү хисе көчлерәкме? Ферма комплексларына игътибар итегез. Төзелештәге егетләрне карагыз — шәһәрдәге төзүчеләрдән алар кай яклары белән аерылалар? Колхоз дип әйтүгә, безнең күз алдына хәзер җылы пар бөркегән буразнадан бигрәк зур бер производство килеп баса. Шулай булганыннан үсмер егет, ун класс белеме һәм акылы булган егет, нигә авылда ятсын? Шәһәрдәге культура учаклары — аның карамагында, спорт мәйданнары — аның карамагында, институтлар — аның кара магында. Дөрес, күпмедер вакыт узгач, институт белеме алып, дөньяны тануы көчәйгәч, авылдан килгән егетебез җирси башлый, басуларны, тугайларны, язгы эшләрне сагына. Ләкин инде соң — ул шәһәрдә тамырланып өлгергән: хатыны заводта, үзе производствога, балалары мәктәптә... Врач ханымнар безнең палатага нинди йомыш белән кергәнлек- ләрен онытып, Зәйнуллинны бирелеп тыңлыйлар, райком секретареның үз эшенә никадәр җитди каравына, практик акылын әдәби китаплар акылы белән дә куша белүенә гаҗәпсенеп һәм сокланып утыралар. Карасана, кеше дигәнең нинди уйлар белән яши, нинди борчу-мәшәкатьләр аның җанын кимерә икән! Кан басымы югары, дибез, гамьсез кеше яки чамадан тыш нык нервылы, корыч нервылы кешенең генә басымы күтәрелми андый чакта... «Харис Зәйнуллинда булган эчке мөлаемлык, кешеләргә карата йомшак-җылы мөнәсәбәт һәм интеллигентлык аңа үз вазифасын үтәгәндә принципиаль нык, партиячел иманлы булырга комачауламый икән.— дип уйладым мин.— Зәйнуллинның әйткәннәрен онытмаска, онытмаска. Болар кирәкле фикерләр. Җир белән игенченең кавышу шатлыгы. Ызансыз кырлар, авыр хезмәттән котылу. Моторлар үке- ♦ рүе, кара чутыр егет. Җирне оныту. Җирне оныту, җирне оныту... Болар минем башыма чүкеч белән суккандай сугып торалар. Врачлар китү Ллән язып куясы булыр, язып куясы...» Тик бер генә кеше — «Искра» колхозы председателе Фәйзи Галиев кенә тыныч утыра. Әллә ул бу борчуларны инде күптән узган, әллә... Менә ул да телгә килде. Алга иелә биреп, күзләрен кыса төште, кашы, маңгаендагы җыерчыклары баш түбәсенә таба кыймылдаштылар. — Харис Зиннәтуллович, мин сезнең белән бөтенләй үк килешмәс идем. Беренчедән, авылдан яшьләр көтүләре белән китми. Икенчедән, шәһәргә киткән теләсә кем авылны сагынмый. Сагына икән инде, анысы авылдан китмәскә тиешле кеше була. Тумыштан игенче йөрәге типкән кеше! — Бу мәсьәләдә сез хаклы, Фәйзи Әхмәтович. Безнең бурыч — авылдан китмәскә тиешлене җибәрмәү, күкрәгендә игенче йөрәге типкән яшьләрне саклап калу. — Врачлар авыруны белгән кебек, кемдә эшче, кемдә колхозчы йөрәге типкәнен белеп булса иде...— дим мин. — Ул чагында «халыктан аерылу», «кәгазь кортына әйләнү» дигән төшенчәләр булмас иде. Үзәк Комитет безнең вазифаларыбызны атлаган саен исебезгә төшереп тормас иде. — Вазифа дигәннән, Гөлүсә, син вазифаңны онытмадыңмы? — диде Калерия Николаевна, коллегасының җиңенә кагылып. Врач ханымнар җитдиләнделәр. — Сез операциядән баш тарткан дип ишеттем мин, Гариф Аху- нович. Бу ни хикмәт? Кем котыртты? — Беләсезме, Гөлүсә ханым,— дип уңайсызланып сүз башладым мин.— Әле генә сез җир һәм җиргә булган мәхәббәт турында райком секретареның сүзен тыңладыгыз. Күзләрегездә ышану, хәтта соклану күрдем. Язучының да бит проблемалары бар. Мин операцияне үз бизмәнемә салып карадым. Сез миңа, ике хөрмәтле ханым, операция теләсә нинди очракта уңышлы чыга дип гарантия бирә аласызмы? — Врачлар дәшмәде, йөзләре уйчанланды.— Дәшмисез? Димәк, бирә алмыйсыз! Ә мин трилогия башладым. — Нинди трилогия? — «Идел кызы» дип атала. Беренче китабын журналда бастырдым. Тагын ике китабын күңелдә йөртәм. Миңа аны тәмамлар өчен биш ел вакыт кирәк. Биш ел бик зур вакыт. Әгәр шуңарчы таш куз- галмаса, хәзергә ул тыныч... Шуннан соң сез минем аяк-кулымны чабып өзегез, мин риза. Врачлар тынды. Зәйнуллин белән Галиев тә тынды. — Аңлата алдыммы? — дидем мин. — Ә ул трилогияне хәзер үк язып бетерү мәҗбүримени? — Мәҗбүри. Ул — минем рухи ихтыяҗым. Мин аңа 25 ел буе әзерләндем. Тау чаклы материал җыйдым. Күңелемне беркеттем. Ул минем язучылык эшемә, осталыгыма имтихан булачак. Ул — минем халкым турында әйтәчәк сүзем. «Идел кызы»н бүтән һичкем түгел, мин генә яза алачакмын. * — Алай бигүк тыйнак булырмы соң, иптәш Ахунов? — дип сүзгә катышты Фәйзи Галиев. АРИФ АХУНОВ ф БЕЗ БИТ АРЧА ЯКЛАРЫ — Нәрсә тыйнак булырмы? — «Мин генә» дигән сүз. — Димәк, мин аңлата алмаганмын. «Намус» романы, «Тукай» романы яки «Ак чәчәкләр» романы димим бит мин. «Идел кызы» дим. Аны бары тик мин генә яза алам. Чөнки аңа мин әзерләндем, мин аңа күңелемне беркеттем. — «Тыйнаклык» дигән төшенчәгә мин ачыклык кертергә теләр идем,— диде Зәйнуллин.— Без, татарлар, чамадан тыш тыйнаклык саклап, примитив хәлгә калмыйбыз микән? Без тарихыбызнй|и башы кайда икәнне әйтмибез. Урта Азиядә революция яулаган Татбрига- даны әйтмибез. Әдәбият-сәнгать казанышларыбызны ил байлыгы итүдән тартынабыз. Эшләгәнне эшләдем дип әйтү, яки масштаблы зур әсәр язарга план кору — тыйнаксызлык түгел, киресенчә, кыюлык! Миңа калса, Ахунов иптәш операциядән ни өчен баш тартуын тиешенчә дәлилли алды. Бу шул ук бер мәсьәлә: игенче һәм җир мәсьәләсе. Җан җылысы һәм күңел байлыгы мәсьәләсе. Аннары килеп, сез, врач иптәшләр, авыруның үз теләге белән ясалмаган операция уңышлырак чыга, дип әйтергә теләмисездер бит? — Аллам сакласын,— диде Гөлүсә ханым уңайсызланып.— Без авыруның үз теленнән ишетергә теләдек. Бәлки үгетли алырбыз, ышандыра алырбыз, дип уйладык. Кызганыч... Без, врачлар, агитаторлар түгел шул... Алар кайтып киттеләр. Ашханә бүлмәсендә халык телевизор карый. Коридорның аргы башында кызыл халатлы әби урындык этеп бара. Идән тешкә тиеп шыгырдый. Аста, уналтынчы палатада Хәй Хисмәтуллин үлгән. Безнең Арча ягы кешесе. Кичә мин кергәндә, хәле авыр, хырылдап ята, янында хатыны басып тора иде. Сиксән ике яшендә. Галим, язучы, эрудит. Без аның «Морфология»сеннән тел укып үстек. Адәм баласының язмышы — тумыштан ук фаҗигале. Үлемгә дучар булып туа кеше. Әмма ул үлем сәгате кайчан сугасын белми, бу — аның бәхете, юанычы... ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Тукай бәйрәме Апрель дөньяга Ленинны тудырган. Апрель дөньяга Тукайны алып килгән. Табигатьнең илаһи көче дөньяга ике бөек кешене тудырган чакта, алар арасында бәйләнеш булыр дип кем дә булса башына китерде микән? Азатлык көрәшчесе һәм азатлык җырчысы. Табигать дигәнебез шундый бөек көч ул — аңарда бер-берсенә бәйле булмаган бер генә нәрсә дә юк... Табигатьнең кояшлы ае. барлык җанлы-җансызны терелткән, ямьләндергән ае турында минем тагын шуны әйтәсем килә: Тукайны ул башка бер генә җирдә дә түгел, Арча ягында, шагыйрьнең үз сүзләре белән әйткәндә, нәкъ менә Казан артында тудырган. Ни хикмәттер, Арча биргән кадәрле язучыны Татарстанның башка бер генә районы да биргәне юк. Андый район Россия Федерациясендә дә, хәтта барлык Советлар илендә дә юк. Бер районга унсигез язучы. Курсави һәм Күлтәси, Мәрҗани һәм Галиәсгар Камал, Мәхмүт Галәү һәм Хәй Хисмәтуллин, Госман Бакиров һәм Гомәр Бә- широв, Сибгат Хәким һәм Рафаил Төхфәтуллин, Мостафа Ногман һәм Самат Шакир, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Фарваз Миңнуллин, Хәкимҗан Халиков, Нәҗип Мадъяров һәм бу юлларның авторы. Шуларның барысының таҗы — бөек Тукай. Арчада Советлар Союзы Герое генерал Гани Сафиуллин, Советлар Союзы Геройлары Нәкыйп Сафин, Валентин Ежков, Гани Садыйков- лар туып үскән, Арча ягы егетләре Галимулла Әсхәдуллин, Нургали Барыев, Шәрифулла Сәгыйдуллин, Арча ягы кызы Дания Галимова Социалистик Хезмәт Геройлары булып җитешкән. ♦ Арча ягыннан СССР, РСФСР һәм ТАССР Верховный Советларына ? унбиш кеше сайланган — алар арасында терлекчеләр, механизатор- 1 лар, колхоз председательләре, райком секретарьлары, язучылар бар. * Арча яклары илгә никадәр атаклы кеше үстергән! Бүген, дөнья яз яменә күмелгән, агачлар яфрактан шаулап утыр- £ ган бер заманда, Татарстан республикасы бөек улының бәйрәмен * үткәрә. z Бәйрәмне без май аена билгеләдек. Кунакларга туган ягыбызның - ■чәчәклегөлле аен күрсәтәсебез килде. й Тукай исән булса, бүген аңар 90 яшь булыр иде. ♦ Бу — хыял түгел. Безнең илдә туксанга кадәр яшәгән кешеләр _ азмыни?! Тукай исәй булса, күкрәп чәчәк аткан Татарстанын, илебез ха- - лыкларының бердәм гаиләсендә бәхетле гомер сөргән, әдәбияты, сән- £ гате гөрләп үскән халкын күрер иде. Шагыйрь исән булса, Идел-суны < ярып узган «Тукай» теплоходын, үз исемендәге районны, урамнар- е «ы, мәктәпләрне, культура йортларын күрер иде... «Акбүз атлар кузгалдылар авылга таба туры...» — дигән бүгенге < заман шагыйре. Тукай бәйрәменә, авылга таба кузгалдылар... маши- «- налар. «Волга»лар, «Жигули»лар, «Москвич»лар кузгалды, иллешәр кеше төялгән ике зур автобус кузгалды. Мәскәүдән һәм Ленинградтан, Украинадан һәм Белоруссиядән, Урта Азиядән һәм Идел буе республикаларыннан, Урал-таудан һәм Себердән килгән кунакларны акбүз атлар гына сыйдырырлык түгел иде. Тукайга дөнья гомер буе рәхимсез булган. Бүген,' бәйрәм көнендә дә, никтер суык. Әмма ачы җилгә, суыкка карамастан, Тукай бәйрәменә, аның туган ягы Арчага, Тукай-Кырлайга барырга теләүчеләрнең исәбе-хисабы юк. Машиналар да, автобуслар да аларны сыйдырып бетерә алмады. Алар поездларга утырып, юлаучы машиналарга төялеп, үз җайлары белән китеп бардылар. Урманнар, яшел болыннар, игене чайкалып утырган басулар аша узабыз. Арчага килеп җитәргә ун чакрымнар кала кунакларны Арча райкомы секретаре Харис Зәйнуллин белән райбашкарма председателе Тимерхан Борһанов каршылый. — Гариф абый, хәлләр ничегрәк? — ди Зәйнуллин, кунаклар белән күрешеп чыккач. — Хәлләр әйбәт. Кунакларның кәттәләре килде,— дим мин.— Үзегез әзерме? — Әзер. Бөтен район кузгалды. Арчадан Тукай-Кырлайга хәтле егерме чакрым. Асфальт юл. Бәйрәмгә махсус салынды. Юлның ике ягында урман полосасы, әлегә бәләкәй яшел ызан булып кына күренеп тора. Тагын ун елдан — Тукайның йөз еллыгына ул инде күкрәп утырган буй урман булыр. Тукай бәйрәменә килүчеләрне зифа буйлы каеннар, чыршылар, миләшләр каршы алып, шаулый-шаулый озата барыр. Республика Тукай-Кырлайга көчне күп салды бу юлы. Яңа культура сарае, яңа урта мәктәп өлгерде. Бәләкәй Апушны. ятим малайны сыендырган Сәгьди абзый йорты үз урынына кайтып утырды. Районның иң атаклы балта осталары нарат бүрәнәдән Тукай йорты җиткезделәр — зурлыгы мең квадрат метр чамасы. Кышның-кыш буе балта осталарының балта чапкан тавышлары бөтен районга яң гырап торды. Кырлайның шүрәлеле урманнары аны көн саен ишетеп тордылар, Тукайның яңа йорты җитешә, дип тирә-юньгә хәбәр итеп тордылар. Чыннан да, Тукай йорты әйбәт булып, иркен булып җитешкән. Халыкның мең еллык күңел байлыгы — милли орнаментлары бик килешле булып кәрнизләргә килеп кунган. Монда музей да бар, республиканың хәзерге көне дә чагыла, галимнәр эшләр өчен иркен, якты бүлмәләр дә исәпкә алынган. Йорт янында каен аллеясе, җи- ләк-җимеш бакчасы, гөл түтәлләре, балыклы буа булачак. Кунакларга без шуларны сөйләп килдек. — Күрербез, күрербез.— диде безгә Тукай юбилееның бөтенсоюз комиссиясе председателе, СССР Язучылар союзы секретаре, шагыйрь Михаил Луконин. һәм кунаклар күрделәр. Ерактан ук, көн яктысында балкып, гәрәбәдәй сары бүрәнәләре, көмеш калай түбәсе белән Тукай йорты үзе күренде, аннары мәктәп, клуб биналары калкып чыкты. Авыл башында, Тукай йорты янына халык җыелган, ерактанрак караганда күз явыңны алырдай чуар киемле халык, диңгездәй чайкалып, дулкынланып тора иде. — Тукайга лаек бу! — диде Луконин әсәрләнеп. Авылга килеп кердек. Исәнме-саумы, Тукай ватаны! Хис уртаклашу, күрешү-сәламләшү китте. Үзенең яңа йорты кар- шысында Тукай эскәмиядә утырып тора, гүя ул язып арганнан соң машиналар кәрваны килгәнен күргән дә каршы алырга чыккан. Менә нинди көннәрең дә килде синең, Тукай! Үз милли рәссамнарыбызны, шагыйрьләребезне, театрларыбызны күрергә хыялланган идең. Пушкиннарны, Кольцовларны — русның олы шагыйрьләрен тәрҗемә итүдән олы юлыңны башлаган идең. Инде синең әсәрләреңне бүген рус шагыйрьләре, илебезнең башка милләт шагыйрьләре тәрҗемә итә. Синең әсәрләрең илле биш телдә басылып чыкты. Илебез газеталары һәм журналлары нибары бер елда, юбилеең елында гына да синең хакта бер йөз илледән артык мәкалә бастырып чыгардылар. Кайсы илдә, кемгә тия мондый бәхет?! Син гомер буе сугышкан, җир йөзендә юк булуларын теләгән «кара көчләр» алып ташланды. Баш өстебездә алтмыш ел инде ирек кояшы, азатлык кояшы балкый. Культура сарае каршысына, урамга, гигант сәхнә эшләнгән. Михаил Луконин, бөтенсоюз комиссиясе председателе, өлкән туганыбыз рус халкының күренекле вәкиле, әнә шул сәхнәгә басып, күңеленә тулышкан кайнар хисләрен белдерде: — Татар халкының ике һәйкәле бар: берсе — батырлыкка, икенчесе — шигъриятькә. Шундый һәйкәлләрнең хуҗасы булган халыкны олы бәйрәме белән котлыйм! Тукае һәм Җәлиле булган халык — бәхетле халык ул! Трибунага бер-бер артлы шагыйрьләр күтәрелә. Төрле телдә шигырь яңгырый. Советлар ватаны турында, аның аерылмас бер өлеше булган Совет Татарстаны турында ялкынлы сүз яңгырый. Тукай якташлары илебезне тыңлый, аның данлы вәкилләрен тыңлый, халыкның мең еллык тарихыннан, күңел газабыннан туган Тукай турындагы олы сүзне, хакыйкать сүзен тыңлый. Минем янга Харис Зәйнуллин килә, якын кешесенә дәшкәндәй бик тә үз итеп дәшә: — Ничек, Гариф абый? Бәйрәм әйбәт уза шикелле?.. — Әйбәт уза. Зур булып уза. Шулай булырга тиеш тә. Без бит Арча яклары, Тукай якташлары! — дим мин, горурланып. Маскәү — Казан — Арча. 1976—1978.