Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРЫШЛАРНЫҢ ИСЕ ТӘМЛЕРӘК

Сибгат Хәким әсәрләренең ике томлыгы басылып чыгу уңае белән Язар өчен илһам эзлә, диләр. Урын эзлә, диләр, ямьлерәк. Никтер минем шигъри хисләремә Арышларның исе тәмлерәк! С. Хәким. Узган ел Татарстан китап нәшрияты Сибгат Хәким поэмаларын аерым том итеп бастырып чыгарды. 1976 елда басылган шигырьләр җыентыгы белән бергә бу басманы шагыйрь сайланма әсәрләренең әлегә кадәр дәнья күргән иң тулы җыелмасы дип санарга мөмкин. Хәсән Туфанның ике томлыгыннан соң Сибгат Хәким шигырьләре һәм поэмаларының яңа басмасы соңгы еллар татар совет поэзиясендә зур вакыйга булып тора. һәр ике томга әдипнең заман сынавын үткән тормышчан әсәрләре сайлап алынган. Уннарча ел элек иҗат ителгән күп кенә шигырь һәм поэмалар тагын бер тапкыр җентекләп карап чыгылган, кыскартылган. аерым өлешләр өр-яңадан языл*- ган. Болар инде чын каләм остасы булып танылган шагыйрь кулы белән эшләнгән. Сибгат Хәкимнең ике томлыгы укучылар өчен гадәти бер бүләк кенә түгел. Бу томнар шагыйрьнең бөтен иҗат юлын баштанаяк күздән кичерергә мөмкинлек бирә Аларда шагыйрь үзе туып-үскән, тәүге тапкыр Тукай шигырьләрен, халык җырларын һәм әкиятләрен ишеткән туган як темасы кызыл җеп булып сузыла. Казан арты... Келсу туфраклы, соры комлы, рәшә уйнаган офыклар читендә кучкылланып утырган чыршылар, кояш нуры белән өртелгән ак каеннар үсә торган як. Ул элек- электән үзенең оста куллы һөнәрчеләре, хезмәт сөючән олы җанлы кешеләре белән дан тота. Сибгат Хәким шигырьләрендә бу як нәкъ әнә шулай сурәтләнә. Шагыйрь үзенең туган ягын ихлас күңелдән сөя һәм аны башка бер җир белән дә алыштырырга риза түгел Аның иҗатында туган як темасы халык темасы белән тыгыз үрелгән. Чөнки ул үзе дә халык арасыннан үсеп чыккан, аның тамырлары бик-бик тирәндә. Кайчандыр Хәкимовлар буынының очында Мәмкә атлы карт торган. Авыл халкында аның исеме белән бәйле бер истәлек сакланган: имеш, авылдашлары Мәмкәне межа яручы, җир бүлүче итеп сайлыйлар. Ул, озын һәм авыр зынҗырны сөйрәп, иген басулары буйлап атлый. Артыннан тигез, туры эз сызылып кала. Бик күп нәрсә җир бүлүченең тәҗрибәсенә, иң мөһиме, аның гаделлегенә. риясыэлыгына бәйләнгән. Җир болай да аз. икмәккә саран, аны бүлгәндә чак кына ялгышуың да • кемне дә булса барлы-юклы ризыгыннан мәхрүм итәчәк. «Безнең буын — озын чылбыр ул» шигырендә шагыйрь үзенең Мәмкә бабасын болай дип искә ала: Мәмкә торган буын башында. Бер сүз белән әйтсәк межачы... Авыл белән авыл арасын Ярып узган денья нужасы. - Хәзер дә бар Мәмкә елгасы. Бар да дәрес. бар да чын монда Җир бүлгәндә шушы елгада Елаган ул ятып чылбырга. Шушы гаделлекне, намуслылыкны Хә- кимовлар нәселенең башка вәкилләре дә үзләренә мирас итеп алалар, һәм шагыйрь үзен очында Мәмкә торган езелмәс чылбырның— крестьян токымының бер буыны итеп саный. Буын-буып озын чылбырны. Һич езелмәс моңлы шул җырны Ничә еллар инде, нн заман Үзем сөйрим хәзер межадан «Югалган эзләр» шигырен укыганда күз алдыбызга шагыйрьнең «киң җилкәле, ак алъяпкыч япкан, билбавына үткен балтасы кыстырылган» әтисе килеп баса. Без аның таза мускуллы, кан тамырлары беленеп торган беләкләрен, сумала исе сеңгән сеялле кулларын күрәбез. Ул — туа-тумыштан бөтен җаны-тәне белән хезмәт кешесе. Кешегә бәя биргәндә хезмәт төп критерий итеп алына. Шагыйрьнең әнисе Гәзза тугыз бала тәрбияләп үстерә. Аңарга күңел киңлеге, булганны бәрәкәтле итеп тоту өчен кирәкле хәстәрлек, тормыш һәм кешеләр хакында айнык фикер йөртә белү хас. Туган якларына кайткач, шагыйрь әнисе белән озак-озаклап сөйләшеп утыра торган була, аңардан үзен борчыган бик күп сорауларга акыллы җаваплар ала. Шуңадыр, Сибгат Хәким лирикасында Ана образына олы урын бирелә Авыр югалтудан туган көенечле хисләр белән сугарылган «Васыятьләр» поэмасы моның ачык мисалы булып тора. Ана образы шагыйрь аңында туган як. Ватан һәм халык образы белән кушыла. Үлем түшәгендә яткан әнисенең соңгы васыяте аның колак төбендә яңгы- . кайткала, ташлама бу йортны • Бабаңнар рухы бу нигездә... Ялгыз хуҗалык булып яшәүче крестьян тормышының һәм хезмәтенең авырлыгын С. Хәким үз иңнәрендә татып белә. Үзләренә бүлеп бирелгән уч тебе хәтле җирне эшкәртү өчен дә Хәкимовларга күпме көч һәм тир түгәргә туры килә! Ләкин шагыйрь күңеленә ул авыр елларның мох- . таҗлыгы һәм ачлыгы гына түгел, шау-шу- яы бәйрәмнәре бүләк иткән якты истәлекләр дә сеңеп калган. «Васыятьләр» поэмасында ул шундый бәйрәмнәрнең берсен тасвирлый Барсы да халыкта, фәкать шул Халыкта, мин кабат аңладым; Шул Казан артының күңелдә Бастырдым мин кала-тауларын. Җыены, бәйрәме Басуда Рәхәт бер җылысы ашлыкның. Ат. арба, канатлы тарантас Буеннан-буена Ашытның. Картлар һәм карчыклар болында. Түшендә шуышып йөргәне. Болында егерме авылның Яшьлеге, гармуны, йөрәге Мондый бәйрәмнәр, гадәттә, түбәсендә болгар заманнарыннан калган хәрабәләр һәм кабер ташлары сакланган тау итәгендә үткәрелгән. Ул изге урын булып саналган. Тау астыннан бәреп чыккан чишмәгә уннарча. йөзләрчә чакрымнардан гыйбадәт кылырга килә торган булганнар. Тауның үзе турында исә күп санлы легендалар. бәетләр һәм дастаннар сөйләнгән. Шул рәвешчә, шагыйрь бала чагыннан ук тарихның үзе белән йөзгә-йөз очрашПоэзиягә С. Хәким Тукай белән рухланып килә. Аның беренче уңышлы әсәрләре — «Пар ат» һәм «Шагыйрьнең бала чагы» поэмалары да шул хакта сөйли. Бу поэмалар турында инде аз язылмады. Алар сугышка кадәрге татар совет поэзиясендә этап булып саналырлык әсәрләр дип бәяләнделәр. 1971 елда шагыйрь Тукай темасына яңадан әйләнеп кайта һәм фәлсәфи уйлануларга бай. иң уңышлы әсәрләреннән берсе булган «Кырыгынчы бүлмә» поэмасын яза. Шунысы кызыклы, бу поэманы язарга аны укучылардан килгән хатлар этәрә. Алар С. Хәкимнән «Шагыйрьнең бала чагы» поэмасын дәвам итүен, Тукайның яшьлек һәм гомеренең соңгы еллары турында язуын сорыйлар. Шагыйрь әлеге поэманы дәвам итми, әлбәттә. Чөнки ул төгәлләнгән бер бөтен әсәр. Әмма укучыларның хатлары аны уйланырга мәҗбүр итә. һәм нәтиҗәдә шагыйрь яңа әсәр язып чыкты. Аңарда Тукай татар халкының милли горурлыгы гына булып түгел, тапланмас намусы булып та гәүдәләнә «Кырыгынчы бүлмә»дә хикәяләү дә вакыйгаларны бер-бер артлы сөйләп чыгуга түгел, тирән фикерләүгә, драматизмга, фәлсәфи уйлануларга корылган. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк татар азучыларының дүрттән өч өлеше яу кырына китә Аяусыз сугыш беркемне дә сайлап-аралап тормый. Татар әдәбияты үзенең бик күп талантлы, үзенчәлекле вәкилләрен югалта. Аларның күбесе Сибгат Хәкимнең якын дуслары. замандашлары һәм каләмдәшләре Фронтовик әдипләребез соңгы сулышларынача Фатих Кәрим биргән изге антка тугрылыклы булып калдылар: Кайту да юк ләкин, кавышу да. Дошманнарны әгәр җинмәсәк Данлы жинү байраклары белән Илнек кайгы яшен снртмасзк Үзенчәлекле һәм көчле поэтик авазларның куәтле хорында Сибгат Хәкимнең фронт лирикасы да бар. Дөрес, бу елларда шагыйрь әллә ни күп язмый. Аның бу чорда иҗат иткән шигырьләре сугыш еллары татар поэзиясендә дә, шагыйрьнең үз иҗатында да күренекле урын тотмый. Ул шигырьләрдә әле эчке яну. хисләр киеренкелеге җитенкерәми. Ләкин аларда оста тотып алынган детальләр, вакыйга һәм күренешләр конкретлыгы бар. Болар әле киләчәктә язылачак картина өчен ашыгыч рәвештә кәгазьгә төшерелгән эскизлар. Бу шигырьләрдән тирән фәлсәфә белән сугарылган зур күләмле әсәрләргә кадәр әле шактый ара бар Моны нәрсә белән аңлатырга соң?.. С Хәким үз иңнәрендә сугышның барлык авырлыкларын күтәрә, солдатлар белән бергә салкын окопларда туңа, тоташ ут астында алар белән бергә һөҗүмгә бара, сугышчылар белән соңгы сыныгын, бер төрерлек тәмәкесен бүлешә. Бу елларда Сибгат Хәким өчен үзенә тапшырылган рубежны кулда тотудан, яисә бик аз югалтулар исәбенә нинди дә булса исемсез биеклекне дошман кулыннан тартып алудан да зуррак бурыч булмый. Ә бу бурычны үтәп чыгу бөтен көчеңне, бөтен барлыгыңны бирүне таләп итә. Шигырьләр исә кыска вакытлы ял арасында, при- валларда, кан һәм үлемне онытып торырга тырышкан минутларда гына языла Сугыштан соң берничә ел узгач шагыйрь болай дип яза: «... сугышларда мин — үз гомеремдә беренче тапкыр дисәм дә ялгыш булмас — кешеләрне таныдым, совет кешеләренең көчле, бөек рухына сокландым. Хәзер менә шактый еллар узганнан соң артка борылып карыйсың да, сине ул вакытта көрәшкә илһамландырган көчнең, ышанычның каян килгәнен яхшырак төшенәсең. Сугышта сине чиксез куандырган нәрсә — ул үзеңне дошманыңнан күл көчле хис итү Син аннан техникаң белән генә түгел, иң изге теләкләрне, идеяләрне тормышка ашыручы совет кешесе буларак өстен, син үз эшеңнең хаклыгы, гуманлы булуы белен аннан буй җитмәс дәрәҗәдә югары торасың...» Шагыйрьнең сугыш турындагы иң күренекле әсәрләреннән «Дуга» поэмасы һәм полкташларына багышланган лирик шигырь циклларының сугыштан соң дистәләрчә еллар үткәч кенә язылуы, күрәсең, очраклы хәл түгел. Сөйгәннәрен, гаиләләрен сагынган, азат җирдәге тыныч хезмәткә сусаган сугыш- чысолдатларның яу кырыннан кайтуы сугыштан соңгы совет поэзиясендә үзәк темаларның берсе булды Бу темага язылган шигырьләрдә бөек җиңү шатлыгы тойгысы, яңа тормыш тезүченең кайнар хисләре чагылды. Ул мотивлар Сибгат Хәким поэзиясендә дә көчле яңгыраш тапты һәм барыннан да элек пейзаж лирикасында гәүдәләнде. «Туган як». «Туган җир», «Таң атканда», «Бу кырлар, бу үзәннәрдә» шигырьләренең исемнәре үк шул хакта сөйлиләр. Бу шигырьләрдә туган-үскән җиреннән дүрт ел буена аерылып торган лирик геройның илгә булган мәхәббәте яңа- ча. өр-яңа көч белән гәүдәләнде. Әлеге шигырьләрне укыганда Рәсүл Гамзатовның: «Туган якка мәхәббәт ачлыкны хәтерләтә Аны басарга мөмкин түгел», — дигән акыллы, зирәк сүзләре искә төшә. Шагыйрь, чыннан да, туган җирен сагынып җирси. Ләкин аның хисләрендә күзгә бәрелеп, кычкырып тора торган аһ орулар юк. Ул хисләр төптә, бик тирәндә ята. Сибгат Хәкимнең сугышка кадәр иҗат ителгән шигырьләрендә дә туган як табигатенә чын күңелдән соклану, аны ярату хисе зур урын алып тора, һәм артык берни дә түгел. Ә сугыштан соң язылган шигырьләрдә — туган җиргә мәхәббәте үлем белән йөзгә-йөэ очрашуларда сыналган лирик герой. Бу ярату хисе инде бөтенләй башка төрле. Ул шигырьләрдә туган җиргә, туган якка мәхәббәт лирик геройның патриотизмын чагылдыру өчен хезмәт итә. Шулай итеп, шагыйрьнең табигать күренешләрен тасвирлаган лирик әсәрләре дә социаль яңгырашка ия булу дәрәҗәсенә күтәрелә. Аннан соң Сибгат Хәкимнең баштагы шигырьләрендә туган як темасы традицион рухта чишелеп килде Аларда я халык җырлары интонациясе, я Тукай һәм Такташ поэзияләре аша таныш булган образлар үзләрен бик нык сиздерәләр. Шулай ук бу чорда рус классиклары йогынтысының да көчле булуын әйтел үтәргә кирәк Инде сугыштан соңгы шигырьләрдә яу кырында чыныгу алган көчле рухлы кешенең йөрәк тибешен тоясың. Дөрес, анык лирикасы, элеккечә, поэзиябез традицияләреннән аерылгысыз. Шул ук вакытта шагыйрьнең кабатланмас индивидуаль йөзе көннән-көн ачыграк билгеләнә бара. Дәрес. С. Хәкимнең бу чор иҗатында күпмедер дәрәҗәдә әлегә мәшәкать-хафа- сызлык сизелә. Бу, күрәсең, тиңдәшсез героизм үрнәге булган кырыс сугыш чорыннан тыныч тормышка күчү «кыенлыклары» белән аңлатыладыр. Сугыштан соңгы тормышка ияләшкәнче, аның авыр, кичектергесез проблемаларына мөрәҗәгать иткәнче шагыйрьгә бераз вакыт кирәк С. Хәким берничә ел буена «Бакчачылар» исемле зур күләмле лиро-эпик поэма өстендә эшли. Сугыш тәмамлангач языла башлаган бу әсәр 1952 елда гына тәмамлана һәм басылып чыга. Шагыйрь, үзенә хас булган гадәт буенча. 1957 елда аңарга яңадан әйләнеп кайта һәм күп кенә төзәтүләр, өстәүләр кертә. Поэманың төрле вариантларын чагыштырып карасаң, шагыйрьнең профессиональ осталыгы торган саен үсә баруын күрәсең. Беренче карашка бик бәләкәй булып тоелган төзәтмә дә образларга яңа яңгыраш бирә, аларның художество тәэсирен көчәйтә Сибгат Хәкимнең иҗади йөзе лирик шагыйрь буларак билгеләнә. Ул чынбарлыктагы вакыйга һәм күренешләрне, сихри каләм көче белән җанландырып, үз йөрәге аша үткәрә белә. Шагыйрь һәм тәрҗемәче С. Липкин әйткәнчә, без аның шигырьләрендә фактларга гына түгел, аннан да әһәмиятлерәк нәрсәгә — хискә ышанабыз. Башка тәнкыйтьчеләребез дә С. Хәким поэзиясенең кичерешләргә һәм хисләргә бай, кеше күңеленең яшерен серләрен ачып бирергә сәләтле булуын басым ясап әйтәләр. Иҗатының бу үзенчәлеге аның җырларында аеруча калку чагыла. Шагыйрь җыр өчен махсус текстларны бик сирәк яза. Композиторларыбыз, гадәттә, аның лирик шигырьләрен үзләре сайлап көйгә салалар, һәм, көйгә салынгач, ул шигырьләргә яңадан канат үсеп чыккандай була, алар бөтенләй яңа тормыш белән яши башлыйлар. С. Хәким сүзләренә язылган җырларда халык җанының иң матур сыйфатлары — тормыш сынавын узу өчен кирәкле чыдамлык, Ватанга мәхәббәт, кешелек горурлыгы кебек олы хисләр гәүдәләнә. Бәлки аларда, әйтик, рус халык җырларындагы киңлек һәм иркенлек җитенкерәмидер Алар ифрат тыйнак, басынкы. Ләкин бу тыйнаклык, оялчанлык- та бай хисләр гаммасын тоясың. С. Хәким сүзләренә язылган җырлар сугыш елларында халыкның җиңүгә булган ышанычын арттырдылар, ә тыныч чорда кешеләрдә мәхәббәт һәм дуслык кебек җаваплы һәм озын гомерле хисләр тәрбиялиләр Шагыйрь бай сурәтләү чараларына халыктан өйрәнә, татар халык җырларына хас булган параллелизмнардан оста файдалана. бу традицияләрне үстереп, алар- ны яңа буяулар белән баета Аның сүзләренә иҗат ителгән иң әйбәт җырлар күптән инде татар җыр классикасына керделәр. Мәсәлән. «Күңелем Ленин белән сөйләшә». «Таң атканда», «Казакь дустыма», «Тынычлык солдатлары», «Җитенче кыз җыры», «Чын йөрәктән», «Кем уйлаган». «Барысы да йөрәктә» һәм башкалар. Ничектер, шулай бервакыт мин Сибгат Хәким сүзләренә язылган куп санлы популяр җырларның авторы композитор Рөстәм Яхиннан шагыйрьнең шигырьләре аны кайсы яклары белән җәлеп итүе турында сорадым. — Аның шигырьләре лиризм белән шул кадәр сугарылганнар. — дип җавап бирде композитор,— алар үзләреннән-үзләре көйгә салуны сорап торалар Иң мөһиме, ул шигырьләр әзер трафаретка корылмаганнар. Аларга һәрбер очракта яңача якын килергә, яңа буяулар эзләргә кирәк. Әйе, Сибгат Хәким — җырдагы шаблонга. әзер алымнарга каршы чыккан шагыйрь. Аның һәр тексты — үз алдына, мөстәкыйль рәвештә яши торган һәм ахыра- нача эшләнеп беткән лирик шигырь. Ләкин шул ук вакытта шагыйрь җыр жанрының үз кануннары барлыгын да яхшы аңлый. Кайчандыр ул җырның драматизмга ия булырга тиешлеге турында язып та чыккан иде. Җырда үзенә күрә сюжетны тәшкил иткән эчке психологик хәрәкәт булырга тиеш. Бу, әлбәттә, җырның нигезендә нинди дә булса вакыйга ятырга тиеш дигән сүз түгел. Әмма анда аерым юлларны, строфаларны бер-берләренә беркетә, бәйли торган хис булу мәҗбүри. Шагыйрьнең «Юксыну» шигыре һәм шул ук исемдәге җыр тексты, нигездә, икесе ике нәрсә. Беренчесендә лирик геройның мәктәптәш дустына аңлатып бирә алмаган мәхәббәте турында сүз барса, икенчесендә узган сугыш белән бәйле уй һәм тойгылар. аерылу һәм югалту хисләре тасвирлана. Җырның тексты шигырьгә караганда өч тапкырга кыскарак, эчтәлеге, фикере исә тирәнрәк һәм киңрәк. Ә менә «Фазыл чишмәсе» җыры башта өч кенә куплеттан торган Җыр Мехчылар клубында беренче талкыр башкарылганда артистлар да. тыңлаучылар да, автор үзе дә аның төгәлләнеп җитмәгәнлеген сизәләр. Хәтта хатын-кызлар арасыннан берсе урыныннан торып: «Ник туктап калдыгыз? Дәвам итегез!» — дип кычкыра. Эш монда җырның кыска булуында түгел, ә сюжетның психологик яктан ахырынача эшләнеп җитмәвендә. Шагыйрь җыр текстына тагын ике строфа өсти, һәм аның бүгенге көндә җырлана торган варианты туа Җыр — күпмедер дәрәҗәдә иң демократик поэтик жанр. Ул шагыйрь сүзен гадәттә шигырь укымаучыга да илтеп җиткерә, тыңлаучының үзенә дә сиздермәстән, аның күңелендә матур тойгылар уята. Шуңа күрә дә бер әйбәт җыр халыкның культура тормышында кайбер калын романнарга караганда да әһәмиятлерәк роль уйнарга мөмкин. Лиризм тирәнәю белән беррәттән Сиб- гат Хәким иҗатында тематика киңәю, шигырьләренең социаль-политик яңгырашы көчәю, гражданлык тойгылары үсү процессы да бара Шагыйрьнең утызынчы елларда вакытлы матбугат битләрендә басылган беренче шигырьләре үк инде югары идеяләр белән сугарылган, шул чорның актуаль бурычларын үтәүгә юнәлдерелгән Бу чорда ул авылда күмәк хуҗалыклар оештыру һәм яңа фабрика-эааод- лар төзү турында яза. Яңа социалистик стройның җиңүен раслау белән бергә. Октябрь казанышларын саклап калу кирәклеге идеясен үткәрә. Әмма әлегә ул шигырьләрдә риторикадан котылып бетә алмау, әзер схемалар белән эш итү үзен шактый сиздерә Ул шигырьләр әле шагыйрьнең пейзаж һәм интим лирика өлкәсендәге байтак әсәрләреннән күп кайтышлар. Аларда күтәрелгән проблемаларның шагыйрь тарафыннан әле җитәрлек кичерелмәгәнлеге күзгә бәрелеп тора. Илленче елларның икенче яртыларында Сибгат Хәким үз иҗатында сыйфат ягыннан алга таба зур сикереш ясый. Ә бу сикереш аның иҗат биографиясендә үтелгән юл белән генә түгел, тормыш куйган таләпләр белән дә аңлатыла Ватан язмышы аның үз язмышы белән бергә үрелә Гомуми пафостан һәм үзенә хас булмаган яңгыравыклы сүзләрдән баш тартып, шагыйрь үз иҗатындагы иң матур сыйфатларны — эчкерсезлекне, сурәтләү чараларының, тәгъбирләренең табигыйлеген. тәэ- сирлелеген саклап кала, аларны тагын да үстерә һәм көчәйтә төшә С. Хәким иҗатындагы әлеге ике сыйфат — лиризм һәм иҗтимагый пафосның бергә кушылуы механик рәвештә генә бармый. Аның поэзиясенең иҗтимагый яңгырашын һәм идеяэстетик әһәмиятен тагын да көчәйткән өр-яңа сыйфатлар табыла. Үзенең иҗат йөзен таба барып, ул башка беркемгә дә охшамаган, меңнәрчә укучылар яратып өлгергән шагыйрьгә әверелә. Ләкин ул үзенең осталыгы, кабатланмас булуы белән масаймый, катлаулы образлар белән эш итәргә тырышмый, кайвакытта «хәзерге заман стиле» дип әйтелә торган нәрсәдән дә ерак кача. Аның төп үзенчәлеге — үзе булып калуында, уй һәм кичерешләренең табигыйлегендә. Ул бары тик үзен тирәнтен дулкынландырган, асылына ахырынача төшенгән, җанына тынгылык бирмәгән нәрсәләр турында гына яза. Шуңа күрә аның шигырьләре укучыны үзләренең художество дөреслеге белән ышандыра, яулап ала. С. Хәким иҗатында лирика һәм публицистиканың бер бөтен һәм тыгыз, нык тукымага әверелүенә мисал итеп аның «Күңелем Ленин белән сөйләшә» дигән шигырен китерергә мөмкин Бу шигырь күптән инде мәктәп дәреслекләре битләрендә үзенә лаеклы урынны алды Беренче карашка. шигырь табигать күренешләрен сурәтләгән гадәти юллардан башланып китә Катон әле. Катан уянмаган. Яфрак белән яфрак серләшә Парим таңда Ленин урамында. Күкелсм Ленин белән снйләшә Җәйге матур таңны күреп сокланудан туган борчусыз салмак хис акрынлап икенче бер олы хис белән алышына. Шагыйрьнең тавышы көчәйгәннән-көчәя, фикере үткенләнгәннәнүткенләнә киеренкелән- гәннән-киеренкеләнә баруын тоябыз. Шагыйрьнең поэтик мөхитендә бөтен ил. бөтен планета урын ала. Без узарга тиеш, әй.' юллар бар. Зур эшләргә чакырып ил дәшә Юлга шулай чыгар алларыннан Күкелем Ленин белән сайләшә Бу шигырь белән В Маяковскийның «Ип. тәш Ленин белән сөйләшү» дигән күренекле әсәре арасындагы уртаклыкны күрү кыен түгел. Ләкин ул уртаклык әсәрнең язылу алымында гына. Ә калган бетен нәрсә — шигырьнең гади һәм эчкерсез лирик интонациясе дә, хисләрнең табигый- леге дә. фикерләү рәвеше дә С Хәкимчә, шагыйрьнең үзенеке Күргәнебезчә, чәчәк образының идея эчтәлеге киңәя, шигырьнең фикере юл- дан-юлга тирәнәя. Бу чәчәкләр конкрет бер урынны, билгесез бер көтүче малайны һәм аерым бер җырны гына искә төшереп калмыйлар, ә бөтен Татарстанны, татар халкын күз алдына китереп бастыралар. Бала чакта бөек юлбашчының хәтеренә кереп калган һәр нәрсә аның киләчәктәге юлын билгели. Ят сагышлар бассын юлларыңа. Юлларына бассын Альплар... Марсельезаларның арасында Татарның бер монын алып бар! Нинди тирән фикер, нинди киң караш! «Марсельезалар арасында» яңгыраган борынгы татар халык җыры — шагыйрьнең йөрәге аша узган уйлану-кичерешләрнең, иң изге хисләрнең образлы чагылышы. Ә бит боларның барысы да конкрет күзәтүләрдән башланган. Шагыйрь үзенең поэмасын шул ук чәчәкләр белән тәмамлый: Апакайда йөрдем, көтүендә Уйный тайлар. уйный яшь атлар Мәңгелек ут сычан. тугайларда Яна дөрләп сары чачаклар Менә шагыйрьнең «Ярлар, ярлар...» исемле ике генә строфадан торган лирик шигыре. Беренче строфада конкрет бер табигать күренеше тасвирлана: Чыр-чу килә бөтен тирә юнем. Коелып калган чыбык йә салам. Ярлар, ярлар, сез зур кәрәз төсле. Күпме кошлар оя ясаган Ярлар, ярлар, халык күңеле кебек. Сез катлаулы, тордым оялып. Җырларыма минем сездә урын Табылыр микән? Тик бер оялык. Шагыйрь аңында елга ярлары халык язмышына, Ватан язмышына барып тоташа. Шул рәвешле табигать күренешләре, шагыйрьнең фикерләвендә җанланып, өр-яңа эчтәлек белән тулылана. Бердәм сафта үз урыныңны — җырларыңа оя кору өчен кирәк булган урынны табу — шагыйрьне әнә шул нәрсә борчый, аның лирикасы әнә шул хактагы уй белән сугарылган. Сибгат Хәким шигырьләрен укыганда аның аңында һәр вакыт киеренкелек булуын тоясың. Ул әзер поэтик штампларны, буш фразаларны беркайчан да кабул итми. Үзенең иҗаты белән шагыйрь тормышта нәрсәне дә булса үзгәртергә сәләтлеме? Татар шагыйрен әнә шул характердагы сораулар борчый, һәм бу гомуми сүзләр, гомуми фикер йөртү генә түгел. Бу — шагыйрь алдына йөрәк үзе куйган зур сорау. Ул сорауга бары тик бөтен иҗатың, бөтен тормышың белән генә җавап бирергә мөмкин. РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. Шагыйрь лирикасында күзгә бәрелеп тормаган яшерен бер агым бар. Аның иҗатында халык белән, аның уйлары һәм кичерешләре белән тыгыз бәйләнешне тоясың. Шагыйрьнең йөрәге укучы йөрәге белән бергә тибә. Боларның барысы бергә аның поэзиясенә киң популярлык бирә. С. Хәким поэзиясенең гражданлык яңгырашы һәм социаль тирәнлеге «Ленин фәрманы белән» һәм “Языгыз, җир уллары» поэмаларында үзенең иң зур чагылышын тапты. Бу әсәрләре өчен шагыйрьгә Г. Тукай исемендәге республика һәм Горький исемендәге РСФСР премияләре бирелде. Бу поэмалар турында инде күп язылды, шуңа күрә аларга махсус тукталып тормыйм. Бары тик шагыйрьнең Ленин темасы өстендә эшләгәндә үзенә һәм үзенең талантына карата ифрат дәрәҗәдә таләпчән булуы турында гына әйтеп үтәсе килә. Моны «Баһавиның моңы» поэмасы мисалында да ачык күрергә мөмкин. Ленинның Кокушкино чоры тормышында бер кызыклы факт бар. Яшь Володяны күреп белүчеләр бала чакта аның күршедәге татар авылы Апакайда яшәгән Баһави исемле көтүче малай белән дус булуы хакында сөйлиләр. Бу фактны, мөгаен, «матурларга», Баһави һәм Володяның очрашу моментларын уйлап чыгарырга, диалоглар кулланырга мөмкин булыр иде Әмма шагыйрь ул юлдан бармый. Кайчандыр көтүче малай Баһави сүстән үрелгән чыбыркысын сөйрәп узган Апакай буйлап йөри ул. Апакайда инде күп нәрсәләр үзгәргән. Баһавиның да йорты сакланмаган. Аның урынында бары тик әрем һәм сары үги ана яфраклары каплап киткән чокыр гына калган. Табигый, монда инде шигырьгә төп образ булып сары чәчәк килеп керә. Сары чәчәк — аерылу, кайгы, җирсенү символы, татар халык җырларында киң таралган образ. Кокушкино болыннарындагы сары чәчәкләрне, мөгаен, Владимир Ильич та еш исенә төшергәндер. Әсәрнең тукымасына килеп кергән сары чәчәк әнә шул рәвешле поэтик образ булып әверелә һәм өряңа эчтәлеккә ия була. Ул чәчәк күпчелек татар укучыларына таныш булган борынгы татар җырын хәтерләтә. Бу җыр яшь Володяның күңеленә сеңеп кала һәм соңыннан ул аны үзалдына кабатлап йөри.