Логотип Казан Утлары
Хикәя

АК КАЕН ДЕГЕТЕ

Шәймәрдән Касыймханов комбайнын төзәтеп бетергәч, киләсе җәй өчен әзерлек сызыгына куйды да, ике көн бер кая чыкмады — үз бакчасында бәрәңге алып ятты. Инде менә ул алынып та бетте, Шәймәрдән бүген ял итә иде. һәм уйга калды. Уйлары гади — кышын кайда эшләп үткәрү хакында. Тегермәнгә барырга булды. Тегермәнче Мәүлет Нәбиенә врачлар анда бүтән эшләмәскә кушкан. Үпкә тирәсендә ниндидер чир тапканнар бугай. Урынына куярга кеше юк ди. Шәймәрдән ризалашты. Тегермәнче эше Күмер көйри. Кайнарлык бөркелә, кызыктыргыч алтын төс белән сулый. Зәйтүнә томалап куйган мич төбендә бөккән саклый. Әнкәсе күмер тулы чуенны күтәрер хәлдә түгел. Я төшереп чәчәр. Шәймәрдәнгә калды. Хатын-кыз эше инде дә, ярарсана. Карлыган бакчасына чыгарып, кое төбенә утыртты. Чуен күмере кайнап тора. Ул аны китек таба белән каплап куйды. Җан кайнавын да шулай каплап була микән? Юктыр. Кеше — дөнья. Аның кояшы каплап бетермәлеме? Чуен гына түгел лә! Җан кояшы сүнү кеше өчен кояш сүнү белән бердер. Бу уе Шәймәрдәнне җанландырып җибәрде. Сүлпәнләнгән зәңгәр ялкын ялап алдымыни. Инде нишлисе? Ишегалды себерүле. Абзар чистартылган. Мунча мичен төзәтәсе бар иде дә — кат-кат маташканчы, яңасы салыныр — ярар... Эшсезлектән дә гайрәт чигә. Ияләшенгән. Торганына күпме генә әле, дөнья хәтле эшне төгәлләргә дә өлгергән. Әллә кайчан, фронттан алып кайткан гадәт. Күңеленә миң итеп беркеткән бер нәзер алып шәп, гомер гомердән абруйлы. Зәйтүнәсе бәрәңге алынып бетү уңаена кабак бөккәне пешереп, шуның өлгереп җитүен сагалый. Әнкәсе карчык мичтән күмер тарттырган, Шәймәрдәннең шуны урнаштырып йөрүе. Көз, музыкант скрипка көйләгән шикелле, күңелне үз тәэсиренә җайлый: хәрәкәтләр салмак, буш кырларга, урманга, бакчадагы юкә агачының коелып бетмәгән орлыкларына, картлар кебек, мәгънәле карала. кайткан иде: нинди эшне дә, кәнфит суырган күк итеп, тәмләп эшләрмен дигән иде. Нәзеренә дегет кушмам дигән сүзе дә бар. Каен ап-ак югыйсә, ә җир белән томалап, эченә ут салсаң, аннан да кара дегет саркый... Шәймәрдәннең бите-кулы тыгыз итле, сеңерле, һич кенә дә иллене бирмәссең. Чәчәк авыруы ашаган битендә картлык буразналары күренми, шадралары аның яшен яшереп тота шикелле. Өстәвенә, холык-фигыле белән дә, тәнгә дә ир уртасы кебек елгыр — сөлек инде менә. Аның теш казналары шыгырдап, уйнаклап алды. «Шайтан төкерегенә дегет кушып эчергере, ә! Тәнне тир белән юарлык бер эш заты калмаган бит! Мәсхәрә диген, күмер сүндереп йөре, имеш»,— дип карулашты ул эшсезлеккә. Сызгыргалап, өйгә үт^ге. Бөккән пешмәгән иде әле. Исе генә, тәм томаны булып, бөтен өйне баскан. Шаяртып, көтмәгәндә башка каплаган печән исе сыман, төчкертер дәрәҗәдә борынны ярып керә. Шәймәрдән, стартер төймәсенә баскандай, тырнагы кара янган баш бармагы белән телевизорын кабызып җибәрде. Сәгать яңа гына унынчы киткән икән, бер малай, ике кыз тән күнекмәләре алып маташа. — Безнең малайлар шикелле, колхоз бәрәңгесе алдырасы иде сезгә! Кирәге калмас иде бот күтәрүегезнең, — дип, шактый ук җитү кызның яткан җирдән физкультура ясап маташуын өнәмәде. Шунысы бар, ул моны килештермәүдән түгел, азмы-күпме көнчелек коткысы белән кытыклануыннан әйтте. Дөрес, ул балаларының һәммәсен укытып бетерде: үз янындагысы — тугызынчы класста укып йөргән Мөхәммәдьярыннан кала, өчесе дә югары белемле хәзер. Бәлки шушы хәчтерүшләр ише, аның оныклары да, иртән торгач, арык аяклары белән тырык-тырык килеп, физкультура ясаган буладыр, хе-хе... Белемле итте дә бит, ата сабагын гына колакка элмәде хәерсезләр: исәбе, берәрсен булса да Казанда калдырып, кәеф барында барыр-килер җир ясамак иде. Сабагыннан җил ялаган тузганактай, аның күңелен шәрәләндереп, әллә кайларга таралыштылар бит, тавык мие ашаган нәрсәләр! Казанга дип кузгалды исә, фронтташ дусты Илюша мәрхәмәтенә генә исәп тотарга кала. Телевизорда гел шул нәмәстәкәйләр сикеренә. Кичләрен генә булса да, күздән яшь чәчрәтеп чыгарырдай берәр татар көе тапшырмыйлар ичмаса! Кая инде иртән! Әллә ниткән гадәт алдылар бит әле тагын: җырларын үзебезчә башлыйлар да. аңламаслар дипме, бүтәнчә тәмамлыйлар... Бар иде заман — бәйрәмме, дус-иш киләме, бозау суйган көнме, кададан бәрәңге сатып кайтасыңмы — әзрәк салынса, каз муены шикелле торбасыннан тотып, патефон уйнатырга куя идең... Рәхәт иде. Хәзер дә шәп анысы. Зарланырлыкмы соң! Шәймәрдәннең телевизоры — иң зурысы. Инде чират — төслесенә. — Нәрсә, гел пешмимени әле? Карын ачты ич. Хатын дим! Пешмимени әле? — Пешми әле. Бәрәңге түгел, кабак бөккәне ич. — Син үзең кабак бөккәне!.. Бер... бишесенә өстәп май сал. Өчәр бал калагы! Үзем ашыйм аларын. Шәймәрдән болай каты телләнүен үзе дә өнәп бетермәде. Нәрсәдер җитми, тик нәрсә? Түземсезлек, эшсезлек басты. Бөтен җире суынды, муены белән иңбашы пружина кебек җыерылды, менә-менә сикереп торыр да. берәр нәрсәгә тотыныр, ә анда инде ватамы-төзә- тәме — барыбер. «Иртәнге почта», дип укыды ул телевизорда башланган тапшыру хакында. Кара, малай, патефон әйләндерә түгелме соң бу? һе, патефон ич, мәлгунь! Менә, җен баласы! «Тукта әле, безнеке дә тора түгелме туфраксада? Кая китсен ♦ мал булган нәрсә. Тормый гына карасын! Шундадыр». и Ишегалдына чыгып, мәче җәһәтлеге белән чардакка үрмәләде ы дә, аның кара авызлы ишегенә чумды. Хәтерендәге патефон яңа иде әле. Баксаң, дерматин тышы купкан _ икән дә, әүвәлге ялтыраулы җирләре тутык, майлы тузан белән кап- □ ланган. * Ачты, тоткасын куеп, борып карады — әйләнә! Ниндидер бер ж тәлинкә дә онытылып калган булган. Кул сырты белән тузанын сы- < пырып, каз муеныдай кәкре башын шуңа чәнечте. Бераз гына гыж- ♦ лап торды да, көй китте. Чит, колакка ятышсыз, ләкин күңелне - җилкендерә торган тернәкле бер көй. Тик бераздан, акрынлап, коел- * ган яфракның ботакларга кунып-кунып төшкәнедәй, җанга тиеп- е тиеп ала башлады, ике яр арасында адашып буталган җил астын- < дагы күл сыман, әле шомарды, әле дулкынланды. Анда шатлык “ балы да, хәсрәт әчесе дә, дулкыны белән йөрәккә ягылырдай бер “ көч тә бар. һәм ул җанны да әле артып, әле кимеп торган диңгез х шикелле дулкынландыра, назлый иде. Күзен йомган гына иде — җитез хәтере, ак күгәрчен булып, үткәнгә очты... Австриянең бер шәһәрчегеннән табып алган иде ул бу патефонны. Сугыша-сугыша, гел шуны уйнатып йөргәннәр иде. . — О, Луи, Луи,— дип мактаган иде патефонны Америкадан килгән ит консервасына алышкан немец карты, карлыккан тавышы белән. Шушы тәлинкәне уйнатып та күрсәткән иде. Шушы 1гкәне тәгаен истә: гел шул ялгыз быргы өзгәләнә дә, аңа кушылып, барабан ярсый. — Лун, Луи Армстронг,— дип, төртеп-төртеп күрсәткән иде немец карты быргының ялгызы гына сызланган урыннарында.— Джаз, гут джаз. Танцен, танцен!.. — Танцен,— дип авыз эченнән кабатлады Шәймәрдән.— Танцен, җен баласы! — дип, чүгәләгән җиреннән күтәрелде ул.— Танцен!.. Ни гомердән бирле биегән юк! — дип мыгырдана-сүгенә, ритмлы авазлар чыгарган быргы көенә ул арт санын, телевизордан күргәнен- чә, бора-сикерткәли, аннан, колачын җәеп, кулларын уйната башлады.—Танцен бер! Кабыргаларың шалтырарлык итеп! Ииех, и-и-иех! Күптән биеп караганы юк иде болай. Хәтта чүгеп-чүгеп тә алды. Галушына чардакка җәелгән туфрак тулды. Куркытылган тузанга, алтын хәнҗәр булып, түбә ярыгыннан өч кояш нуры кисеп керде. Тамакка наждак кәгазе ябыштырып куйгандай булды. Хатыны тавышына гына искә килде. — Ни җимерәсең анда? Кисәк туктап, ул патефон муенын, өскә килгән казны томшыгыннан атарга җайлаган кебек, чеметеп кенә өскә күтәрде. Патефон гыжлап кына тора башлады. — Нишлисең дим, юләр, бөккәннәргә чүп коеп бетердең ич, мәнсез! Чардакның ачык ишегеннән сузылып кына тузан чыгып тора. Юшкәсе ачык мич авызыннан төтен бәреп торган шикелле. Иртәнге кояш алтынлаган шул тузан төтененнән Шәймәрдән үзе дә пәйда булды. Бүлдергәнгә риза түгеллеге маңгаендагы яра җөенең кызаруы булып йөзенә чыккан иде. — Бөккән, бөккән! Пешмәдеме соң, карын ачты. — Юк әле. — Өстәп май сал. Өч бал калагы. Бер... җидесенә. — Салдым. Унысына. Бишәр бал калагы. — Әйтәм бөтен ишегалды исе белән тулды. Томанмыни! Борынны ярып керә.— Ул төчкереп куйды.— Хәтерлисеңме, әнкәңнән сине сорый баргач, кабак бөккәне пешергән идегез? Өчне ашаган идемме әле? — Җидене генә. — Һәркайсына өчәр бал калагы май өстәп салдың бугай. — Әни салды. Унысына. — Бүгенге норма шуннан калган, алайса. Ул, аягын салындырып, баскыч басмасына утырды да тирләгән йөзен зур канәгатьләнү белән кояшка каршы куйды. — Карале, хатын, әйдә кунак җыябыз.— Хатыны гаҗәпләнеп аңа карап куйды.— Кече хатын сорамыйм ич, нәрсә авызыңны ачтың!.. Җырлыйсы килә, бер биисе. Туйганчы. Тамак белән аякка үрмәкүч пәрәвез үрер болай.— Көтмәгәндә теленә килгән бу сүзенә сөенде.— Умыртып алыйк та, селкеп салыйк әле бер — кунак җыйыйк! — Ниткән кунак? Үзегезнең арт-ал бушагач та. Күпме кәбестә күчәндә утыра әле, син барып җыймыйсың ич аны, гел безгә... — Ярар, алайса, җыймыйбыз. Мин Казанга барып кайтам. Бер көнгә. Күн итекне чистарт. Кара аны, алтмыш өч сипкелеңнең һәммәсе күренерлек итеп ялтыратасы! — Ниең калган ул җәһәннәм ераклыгында? Ичмасам сатарга бер... ун капчык бәрәңге алып барыйм дисәң, бер хәер. — Армстронг тыңлый барам мин. — Ниткән «әрем страмы» ул тагын? — Исеңдәме, мин сугыштан кайткан көнне төн буе патефон уйнатып чыккан идек? Исеңдәме... «Сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә генә-ә!» дигәнгә охшаган бер төше? Каравылчы Сөббух бабай, кем исереп акыра, кемне кыйныйлар дип, йөгереп кергән иде... Менә шул тәлинкәдәге Армстронгның үзен күрәсе килә, җен баласы! — диде ул, Зәйтүнәгә патефон тәлинкәсен күрсәтеп. — Чәче агара башлаган ир күгәрек патефонга биеп ятамы тик торганда? Кара ул башыңны — тузганак: өрдең исә, тараласың ич хәзер. — Тик торганда шул. Патефон күгәрек, ә көе яңа ачылган ярамыни!.. Унбиш ел биелмәгән, ә Европаны айкап чыккан аяк тик торырга күнекмәгән — шуңа биелде. — Уйлап та чыгарасың, билләһи, булмаганны. — Булган, бик булган. Берлинга барып җиткәнче, шушы тәлинкәне уйнаттык. Белдеңме? — Ни гомергә бер әйләндергән тәлинкәңнең ни икәнен каян белим мин? Сугыш безнең үзебезне тәлинкә итеп әйләндерде. Тик җыр түгел, ыңгырашу гына чыга иде. — Гел әйләндерергә вакыты тими. Безнең вакыт Гитлер туктата язган дөньяны яңадан әйләндереп җибәрергә генә җитте. Зәйтүнә өйгә кереп китте. Ә Шәймәрдәннең күз алдына исән калган расчетының сөремле әрҗәгә куелган патефон тирәли урнашып, шартлаулар казып бетергән кырның суынган тынлыгында ялгыз торба изалануын тыңлавы төсмерләнеп алды. Әнә ул үзе, Шәймәрдән, станинага утырган килеш, күзен кысып, үле солы кырын күзәтә. Юл читендә бер калкып, бер югалган баганалар кебек, өйгә кайту юлында һәр станция саен шуны уйнатулары, кайтып кергән көнне дә башта тирә-күрше, аннары кызы белән улын тезенә утыртып, иң соңыннан Зәйтүнәсе белән сагынулы сүзсезлектә калгач та шуны әйләндерүләре исенә төште. Луи Армстронг. Кызык исем, җен баласы! Бу чит исемне пуля сызгырулары, җирне соңгы кат сукалап калырга ашыккан шикелле, көзән җыергандай катып калган бармаклары белән җир тырный- ♦ тырный үлгән солдатлар елавы, сугыштан соңгы игеннәрне урган ы комбайн тавышы, трактор гөрелтеләре — һәммәсе хәтердән ничек 3 йолыккалап бетермәгән икән? Нинди җепләр белән тегелгән икән ул п ми тамырларына да, һәр авазы белән ничек шулай яктырып тора икән?! . 3 Хәер, нәрсәсе гаҗәп? Алай дисәң, үзе үстергән-җыйган иген са- * нын хәтеренә алмаса да, үзе азат иткән, сугышып алган күпме авыл- * шәһәр исемен кабатлый алыр иде Шәймәрдән Касыймханов! Коттбус, Люббен, Цоссен, Беслитц, Лукенвальде, Тельтов һәм, ниһаять, Бер- * лин... Бу аның туктаусыз сугышларда, әмма инде соңгы сугышларда “ үткән көрәш юлы. Луи Армстронг! Ничек шул хәтле сызландыра ала е икән ул быргысын? Тылсымлы кодрәт белән микән, әллә гап-гади * һәвәслек беләнме? Ничек кенә булса да, могҗиза могҗиза инде ул! u Менә бүген дә аның эшсезлектән интеккән җанына чишмә булып н бәреп керде. Бәреп керде дә, җилкән итеп, әллә кайларга илтеп таш- о лады. Татылмаган бөтен рәхәтлек, дөньяның бөтен сәерлеге, ул күр- * мәгән һәм күрмичә үлеп тә китәргә мөмкин булган бөтен нәрсә Шәймәрдән өчен әнә шул Л-У-И А-Р-М-С-Т-Р-О-НГка сыеп беткән ләбаса. Әгәр язмышына язган юлларны тагын бер мәртәбә урапурап йөрергә керешсә, елан булып боргаланган-сыргаланган, әкертен-әкертен җыела килеп, күкләргә күтәрелгәндәй яңгыраган бу быргы тавышын кабат очратыр иде микән ул — шуны беләсе килде. Дөньяда бер-берсенә охшамаган, бер-берсен кабатламаган нәрсә бар микән? Аңының тирән бер урынында «мин»не камап алган барлык әйберләр дә яшеренеп ятадыр әле дигән уй кыбырсып яши иде. Бу тойгысы да фронттан — үлемнең якынлыгын сизеп, әнә шул уе белән булса да үзенең үлемсез икәнлеген тоеп тынычланырга теләүдән калган. Кеше яшәргә килгән ләбаса. Кояш бата да калка, йолдызларны болыт каплый да, ул болытны җил куып тарата, орлык җиргә күмелә дә, орлык булып кабат әйләнеп кайта ич әле! Шәймәрдән бөтен тәне һәм аңы белән йолдызлар арасында кешеләр яши торган тагын бер «җир» барлыгына, һәм ул җирдә Луи Армстронгны тыңларга теләгән тагын бер «Шәймәрдән» яшәгәнлегенә ышана. Тик менә нәрсә кызык: ул «Шәймәрдән» күн итеген үзе чистарта микән, әллә хатынына куша микән? Баскыч басмасына аягын салындырып утырган Шәймәрдән менә нәрсәләр уйлап һәм күзаллап алды. Дары сөреме белән каралгандай күренгән тузанлы битен инде кибәргә өлгергән тир сырлап куйган иде. — Ярар, күн итекне үзем чистартам,— диде ул тавыклар чакырып, аларны ашатып йөргән хатынына.— Синдәге хәтле генә сипкел минем үземдә дә бар. Пештеме соң әле? — Пеште. — Остәп май да салдыңмы, өчәр бал калагы хәтле? — Салдым. Калага ул өйлә узгач кына килеп төште. Автобус аны Куйбышев мәйданына илтеп ташлады. Шәһәр аңа командасыз калган гаскәр булып күренде. «Бер оя кырмыскага икенче ояны кушканнармыни,— дип уйлады ул, аркылы-торкылы йөренгән халык, машина агымына карап.— Бар микән берәр ашыкмаганы хәерсезләрнең?» Шәймәрдәннең өс-башы шәһәр кешеләренекенә биргесез: ә күн итеге елкылдап тора. Галстугы чуар, киң. Дөрес, әнә теге чандыр ирнеке сыман итеп, күкрәк кесәсенә, өчпочмаклап, галстук ише нәрсә бөкләп тыгылмаган. Кулъяулыгын ян кесәсендә йөртә. Рас тәртибе шулай икән, галстук төсендә булмаса да... Шәймәрдән, кулъяулыгын алып, башта борын, күз тирәсендә йөртте дә шакмаклы ппнжәгенең күкрәк кесәсенә тыгып куйды. «Зәһ-һәр»,— дип куйды ул үзенең ниндидер кибет тәрәзәсендәге чагылышына карап. «Диңгез шаулыймыни!—дип уйлады ул, халык агымын күзләп. Мәгәр аның бер дә чын диңгез күргәне юк иде.— Миндә беркемнең эше юк. Адашкан кырмыска сымак торсам да. Кызганыч хәтта». «Кем кызганыч?— дип сорады ул үз-үзеннән.— Халыкмы?» «Юк,— дип җавап бирде бу сәер соравына.— Үзем кызганыч. Без дә яшибез санала инде, ә? Ә бит күпме шау кайнаган калалар бар!» Нигәдер авылларына кергән юл өстендәге бер язу исенә төште. «Җиребезне чәчәк аткан бакча итик!» дип язылган иде анда. «Кая анда бакча — бөтен тәнен техника таптап бетергән авылның. Сугыш кырымыни! Ә киноларда Европаны күрсәтәләр — шау чәчәктә! Бул- мыйни! Җирләрен тәннәребез белән ашлап, каннарыбыз белән сугаргач... Менә шул...» а Авырттырып ук, арттан кемдер иңбашына китереп сукты: — A-а, мал-лай! Танырлык түгел сине, Шәймәрдән абый! Шик- модерн! Үзе дә беравык авызы ерык, тилгәннекенә охшаш борынлы егетне танымый торды. Аннары гына аңышты: тегермәнче Мәүлет Нәбиенең төпчек малае икән. — Нәрсә саттың?— диде Нәби малае Фәйзелхак.— Бәрәңгедер инде. Уңдыңмы соң? — Болай гына килеш. Коньяк эчмәмме бер туйганчы дип. — Туйганчы дип, ә?— Фәйзелхак ышанмады.— Эчтеңме соң әле? — Кая борылырга дип уйлап тора идем әле. Берәр шәбрәк җир әйтә алмыйсыңмы? Телевизордагы ишерәк... — Тапмыйбызмы соң? Менә генә!— Фәйзелхак янәшәдәге биек бер йортның тәрәзәләренә ишарәләде. — Ару гына күренә,— диде Шәймәрдән һәм, муенын каерып, бинаның тоташ пыяладан торган биек тәнен күзәтеп торды. Кепкасы, шапылдап, асфальтка килеп төшкәч кенә аңына килде.— Ярый, күрсәт. Эчкә уздылар. Өстәлләр арасында түгәрәкләп калдырылган бер урында дәү таш, тагын ялтыратып буялган тармаклы агач төбе куйганнар. Ерак почмакка узып утырдылар. — Тансык шәһәр табигатькә,— диде Шәймәрдән, таш белән төпкә күрсәтеп, һәм өстәлгә бер уч акча чыгарып салды. - — Үпкәләтәсең.— диде Фәйзелхак.— Яшер. Бу киек бездә чылбырсыз тотыла.— Ул күкрәк кесәсенә сугып куйды. Официант килеп җитте. Фәйзелхак тегесен-бусын алды. — Мул шаярасың,— диде Шәймәрдән. Фәйзелхак дикъкать итмәде. Бары тик: — Әле һаман комбайндамы?— дип сорады. — Шунда. Беренче итеп коньяк китерделәр. Фәйзелхак аны рюмкаларга бүлеп тә куйды. Тик Шәймәрдән үз рюмкасын фужерга бушатты да тагын өстәп салды. — Безнең расчетның нормасы шулай иде,— диде. — Үпкәләтәсең. Өч йөз тәңкәне без уйнап кына алабыз. Баш исән булсын. — Нинди баш? Баш белән эшли торганга укымадың бугай ич. — Монтажчы бит мин. Анда, баш булмаса, кул ни дә кыра алмый... Ә! Әтиәни нихәл минем анда? ♦ — Зарланмыйлар... Атаң колхоз мунчасына мунчачы булып ур- £ нашам дип калды. “ — Мунчачы?— Фәйзелхакның иңбашлары пружинадай җыеры- <=* лып килде. х — Ниндидер үпкә чире таптылар... Врач шундый итеп баш чай- S каган ди... Рентген белән бар әгъзәләренең сурәтен карточкага төшер- * гәннәр. — Соңгы кайтуымда бер дә аны-моны әйтмәде ич болай. ♦ — Кайчан кайткан идең? * — Җәй. Сабан туенда, ахрысы. е — «Ахрысы!».. Эх, балалар!.. Сал әле печтик кенә, эне. е Беравык дәшми утырдылар. * — Атаң өй сипләтергә җыена. н —- Әйткәне юк миңа. — Кайсыгызга гына әйтеп бетерсен соң. Дүрт малай бит сез * аның. Таралышып беттегез, җен баласы! %(ина ярчыклары сымак. Сездән ата-ана җанында буш сагыш чокыры гына кала сөремләнеп. Атаң шулай ди... Карале, авылга кайтыр идең, Фәйзелхак... Җир сукаларга, җен баласы. Тракторчы ич син. Потенциаль танкист, димәк. — Белмим. Эх, белмим. — Беләсеңме, врач ник баш чайкаган? — Чайкарлыгы булгандыр,— диде Фәйзелхак, сөмсере тәмам коелып. — Ничек кенә әле!.. Беләсеңме ник? — Ник? — Ярчык ята ди күкрәгендә. Менә ник, җен баласы. Язгы боз сымак, кузгалган, димәк ки. Чит нәрсә ич, фашист калдыгы... Тәненең кабул итмәведер. Бактың исә, инде күнегергә тиеш шикелле... Юк икән! Чит нәрсәгә күнегелми, күрәсең. Җан белән генә түгел, тән белән дә күнекмәс нәрсә икән ул сугыш... Кайтыр идең син, эне, ә? Атаң чабындырыр иде, ә син аның аркасын уарсың. Әх, чабындырыр иде! Озак утырганнар икән. Бер заманны сәгатенә күз төшерсә — алты тулып ята. Урамда эңгер-меңгер төшеп килә. Шәймәрдән үз-үзенә сынаулы уй белән текәлде: исермәгәнме? Ул-бу сизелмәде. «Откат шәп!»— дип уйлады ул торып баскач. Фәйзелхак кызлар янына дип киткәч, Шәймәрдән такси эзләргә юнәлде. Җир астыннан чыгып, озын йорт буйлый атлый торгач, таксилар күреп, шунда ашыкты. «Уһу, бер көтү ич болар! Хәзер әйләндереп чыгабыз бөтен тамаша йортларын! Кала булып кала хәтле җирдә берәр Луи Армстронг ише кеше табылмый калынмастыр». Үзенчә ул такси йөртүче шоферларны каладагы бөтен нәрсәне белә дип аңлый иде. Кайда нинди кон- церт-фәлән булганын да белергә тиешләр. — Гаражга кайтыр якка булса, әйдә, утыр,— диде ул эндәшкән шофер. — Рәхмәт, энекәш. Гараж кай очта соң? — Түбән очта!— диде шофер. Шәймәрдән арттан әйләнә торган арада кузгалды да китте. Тукталып торган һәр такси аны алмыйча китеп бара торды. Ул «кая?» дип сораштырган арада бүтән кешеләр тыныч һәм һаваланып кына кереп утыралар да китә иделәр. Ул да шулай итәргә булды. «Үч итеп өйрәтәм мин сезне, печелмәгән маллар!»—дип уйлады ул машиналар хакында. Яңа гына килгәне туктап калуга, Шәймәрдән ашыкмый гына кыланып, эченә кереп утырды да, утыргычның йомшаклыгына кинәнеп, күзен йомды. Ачса — тик торалар. — Ник бармыйбыз?— дип сорады ул. — Кая? Бу сиңа... туалет мәллә — кердең дә җәелдең! — Ә син телеңне тыяр идең. Әйе! Синнән бит йомшак кәгазь сорамыйлар. Кәгазь бездә — менә!— Ул, шапылдатып, күкрәгенә сугып куйды. — Чык моннан... терапевт! Шәймәрдән, аның күзенең яхшы карамаганлыгына шикләнеп, карышырга кыймады... Сәгать җиденче киткән иде инде. Урамнарда утлар кабынды. Әллә соң трамвай белән генә фронтташы янына китеп барсынмы? Ләкин булырга тиеш бит бу каланың да берәр Луи Армстронгысы! Быргылы концерт күрергә килүен онытып, ул ничек тә бер таксига утырырга ант итте. Усаллык белән түгел икән, бәлки яхшылык белән җүн чыгар? Ул исә үзен яхшылык миссионеры булганы өчен ихтирам итә. Зәйтүнәсен дә шуның белән яулаган иде ич. «Уйлама да, чыкмыйм»,— дигән иде. Шәймәрдәннең: «Битеңдәге алтмыш өч сипкелең белән ант итәм, чыгасың!»— диюенә чыдамады... Үзе саный алмаган, буталган, иптәш кызыннан санаткан — алтмыш өч. Эресе, вагы... — Йомыш бар иде, энекәй!,— дип эндәште ул үзенә төрттерә язып туктаган машина шоферына. — Кая сиңа, абый кеше? Утыр. Җилдән җитез йөрибез. Шәймәрдән шофер артындагы йомшак утыргычка кереп утырды. — Миңа, иптәш, шундый җир кирәк иде... — Апкил шуны, белмим нинеме? — Берәр музыкалы төшкә илтеп куй әле син мине. — Ресторангамы? — Юк. Музыкалы... Концерт буласы берәр җиргә. Яктысына, кеше күплесенә. Алгы ишекне ачып, таксига портфель тоткан зур гәүдәле, ялан башлы бер егет кереп утырды. — Горкига,— диде ул керә-керешкә үк.— Без дүртәү. — Буш түгел бит,— диде шофер. — Син бәя күпертмә. Буш итмәбез. Кунакка барыш.— Егет Шәймәрдәнгә таба борылды.— Сиңа кысанрак булыр инде, абзый, төшеп тор. Ягез әле, егетләр... — Сез нәрсә...— дигәнче, Шәймәрдән үзен сөйрәп төшергәннәрен сизми дә калды. Әмма ул тиз генә кереп китәргә торган егетнең якасыннан эләктереп алды да чәнчелдереп йолкып та чыгарды. Машинадан чыгып, каршысына портфельлесе басты. Портфелен бастырып куйды да, бөтен саны белән артка каерылып, аңа кизәнде: — Авыл тузаны!.. — Эх, до-ре-ми! Син әле шулай тик тормастан... Сезнең ишеләргә өс бирсәм, дөньяда яшәмим дә мин!— дип, Шәймәрдән бар зәһәрлеге белән бусының кулын артка каерып та куйды. Портфелен тибеп очырыйм дип кизәнгән иде, иңбашына кактылар. — Гражданин! Нишләвең? Эндәшкән кешенең милиционер икәнлеген абайлагач, җиңел тын алды. — Нишлим? Концертка барыш. Менә, болар сөйрәп чыгарды. * — Нигә сөйрисез аны? " — Сез нәрсә! Безнең әле кунакка барыш кына, ә аның кайтышы £ инде,— дип көлеште егетләр. ч — Әйдә, аңлашырбыз,— диде милиционер Шәймәрдәнгә.— Өр = әле! — Дөр^с, шул кирәк аңа, үзе бәйләнде,— диде шофер.— Егетләр- ж дә гаеп юк. — Син, ялагай!.. Намусыңның итек олтаны!..— дип калтыранды Шәймәрдән. < Милиционер егет аны урам буйлап алып китте. Ерак бармадылар. * — Ә минем хәзер син мине алып барган кебек итеп тылдан фа- < шист алып кайткан бар, энекәш,— дип сөйләнде Шәймәрдән.— Мин u дә дошманга әйләндем микәнни? ► — Син түгел, эчүчелек безнең дошманыбыз, абый. к Исем-фамилия сораштырган арада, каршы ишектән чал чәчле, • боек карашлы бер майор килеп чыкты. Шәймәрдән белән дежур лейтенант бәхәсенә колак салды. — Нишләп эчеп йөрисез авылдан Казанга килеп?—дип сорады каршыдагы лейтенант.— Үзебезнекеләр дә җитәрлек. — Эчәргә килмәдем мин, билләһи газим, эчәргә түгел. Туры килде әз генә. Миңа Луи Армстронг кирәк. — У-у, әти кеше, эш харап ук икән бит сезнең. Армстронг эзләк йөрисезмени? Ван Клиберн кирәк түгелме? — Нам клевер кирәк түгел. Колхоз люцерна бүлде. — Горячка,— диде милиционер. — Әйе, лейтенант, Армстронг эзләп йөреш. Австриядә чакта патефоннан уйната идек без аны. Анда берәү, снарядның амбразураны актарганы шикелле итеп, быргы уйнатып үзәкләрне өзгән иде. — Турист булып барган идегезмени? — Әйе, лейтенант. Гаубица көпшәсеннән карап йөрдек Европа маҗараларын. Ник дисәң, һәр тәрәзәгә фашист оялаган иде. — Армстронг та сезнең белән идеме? — Безнең белән иде, лейтенант. Җиңеп кайтканда станция саен безгә уйнады. — Ак горячка,— диде Шәймәрдәнне алып килгән милиционер. — Кысылма!—дип кычкырды Шәймәрдән сабырлыгы сынып. — Әйтәм ич... — Таптыгызмы соң Луи Армстронгны? — диде лейтенант.— Әллә Америкадан, кабереннән уятып китерикме сезнең янга? Шәймәрдән, урыныннан торып, кепкасын салды. — Бусын белмәдем. Борчып йөрмәгез алай булгач. Сез мине чьь гарып кына җибәрегез дә, үзем табармын әле берәрсен. — Әллә берьюлы өчнеме? Дүрт борынга,— дип көлде мил» ционер. — Күреп тордың ич минем ике борынга менеп төшкәнне. Каба хәтләрне кунакка җибәрдең дә, кунак булып килгән кешедән сора? аласызмы?.. Минем берәр концерт карыйсы килә. Җибәрегез сеа мине. — Сержант, син такси номерын язып калдыңмы?— дип сүзгә кушылды талчыккан карашлы майор. — Юк иде шул, иптәш майор. — Бар, тап, язып кил. Бел аны! — Утыз өч тә уналты,— диде Шәймәрдән. Майор яшел тышлы бер китап ачты да телефонга ябышты. — Филармонияме?— диде ул.— Хәерле кич. Майор Җәмилов борчый сезне. Сезнең берәр урында джаз-фәлән... шуның ише берәр концерт бармыймы бүген?.. Диксиленд?.. Ленинградныкы укмыни? Рәхмәт... Фазыйлов, болай итик,— диде ул лейтенантка, трубкасын куйгач.— Спорт сараенда Ленинград артистлары уйный ди. Озат әле моны шунда... Гафу итәсез, кем әле? Ул, елмаеп, Шәймәрдәнгә иелде. — Шәймәрдән. — Шәймәрдәнне шунда илтеп, кертеп куй. Башланырга ярты сәгать. Карасын... Миңа вакыт тими. Югыйсә без дә тыңлаган ул Арм- стронгны блиндажларда. Шәп уйный, әйеме, фронтташ? — Шәп уйный иде, иптәш майор. — Мин оныткан инде Коттбус, Люббеннарны. Берлинны гына онытырлык түгел. Бүген безнең истә җинаятьчелек Коттбуслары, эчкечелек Люббеннары. Җитәргә иде шуның Берлиннарына... Аннан Армстронглар тыңлап кына йөрер идең бу дөньяда. «Бар дөнья каен кебек,— дип уйлады лейтенант янәшәсендә, машинада утырып барган Шәймәрдән.— Явызлык ялкыны көйдергән бәндәләр күңеленнән усаллык дегете саркый. Ярый әле, хәзер каеннарны дегеткә яндырмыйлар. Шаулап үсәләр, җанкайлар. Майор Җәмилов кебек». Шәймәрдән Касыймханов машинаның кызыл палас җәелгән идәненә ялтыравыклы күн итегенең үкчә очын гына тидереп утырган иде. ♦ Хатынны да аласы калган,— дип үкенде ул.— Бик коры сөйләшенде әле бүген аның белән. Булмаганны...» — Кем булып эшлисең?— дип сорады лейтенант. — Иртәгәдән тегермәндә, — дип җавап кайтарды

Шәймәрдән. 1975 ел, октябрь.