Логотип Казан Утлары
Поэма

ТОРМЫШ ӘЛИФБАСЫ

 Ирләр исеме белән Сау булыгыз инде, әкияттәге Каф тавының зәңгәр кыялары! Сау булыгыз инде, бала чакның Чынга ашмый калган хыяллары! Иң беренче сөю ялкыннары, Кыз куенында үткән беренче төн — Сау булыгыз инде! Сез — үткәндә. Аерылуы сездән, әйе, читен. Без гомернең яңа баскычында, Башка гамьнәр бездә, башка җырлар, Очынсак та сезне сагынып кайчак, Чабулардан тотып тора еллар. Безнең буын бүген ир уртасы — Акыл теше, димәк, чыкты күптән, Дуамаллык түгел, аек акыл — Безнең эшне нәтиҗәле иткән. Нух көймәсен хәтерләтә дөнья, Җилкәненә хәтәр җилләр өрә. Сыналабыз суга бата-бата, Сыналабыз утка керә-керә. Без бит ирләр! Горурлык та бардыр, Масаю да бардыр бу исемнән. Баһадирлар — ирләр токымыннан, Пәйгамбәрләр — ирләр җенесеннән. Гаилә һәм ил язмышы өчен Җаваплылык тою түгел тиккә. Парламентлар мөнбәреннән торып, Хөкем чыгарабыз кешелеккә. Бәхет эзлибез без яшәешнең Куе чытырманы арасыннан. Зур миссия безгә йөкләтелгән Табигать һәм гари.; герофыннан Безнең антлар йөрәк түрләрендә, Безнең уйлар постта көн-төн уяу. Ахыргача тора алырбызмы?— Тормыш куя сорау арты сорау. Ир икәнсең, я, әйт, үтәдеңме Борынгыдан килгән йолаларны: Йорт салдыңмы?.. Агач үстердеңме?.. Нәселең дәвам итәр кешең бармы? Гаилә күренешләре — Нәрсә шул кадәр ааыэың ердың? — Малай туды бит... Ма-лай!_ Трамвайда колакка чалынган сөйллшүдлн. Бер юаныч кынадырмы шунда. Котылгысыз көннән дәвадырмы?— Калдырасы килә җир йөзендә Үзең төсле җисми дәвамыңны. Бер утырып уйланасың кайчак, Уйланасың... үзең сизмисең дә: Васыятьләр әле язасы бар — Әманәтең мирас булыр кемгә? Шәҗәреңне кемнәр дәвам итәр?— Җавап кирәкмәгән сорау түгел. Бик яшертен генә гомер буе Соңгы көнгә әзерләнә күңел. Бездән соң да кояш-иолдызларның, Җирнең, суның җирдә каласы бар. Кешелекнең әле миллион еллар Киләчәккә карап барасы бар. Әле күпме күрелмәгән офык, Әле күпме ачылмаган серләр, Бәхетсезлек... Бәхет... Афәт... Өмет... Җиргә әле һаман кирәк ирләр. Игенчеләр кирәк, диңгезчеләр, Шахтер, шагыйрь, йолдыз санаучылар. Көн белән төн алышынып тора — Җирнең әле Җирдә каласы бар. Изге утны — мәңге яшәү утын Алгы көнгә кемнәр алып барыр? Уйланасың... Үзең сизмисең дә: Нәсел агачында ныкмы тамыр? Кыз табалар — ана булсын өчен, Җиргә кабат ирләр тусын өчен. Ә ирләрнең һаман — никтер алай?— Телләрендә бер сүз:—Малай .. Малай Мәхәббәтне, көчне мирас итеп Саклап барыр өчен еллар аша, Үҗәтләнеп җиргә малай баса — Җиргә басса малай — ир лабаса! «Искәндәр дигән малаебыз бүген көне буе елады. Башта аны уллыкка алмакчылар иде дә...» Балалар йорты тәрбиячесеннән ишеткән сүз. Елап кына чыкса икән кояш, Елап кына тынса икән җаның, Елап кына җиңеп булса икән Ачы хакыйкатен бу дөньяның. Көннәр буе көтте... Тәрәзәгә Карый-карый керфекләре талды... Нәүмизләнеп көтте... Әмма бүген Чәлпәрәмә килде хыяллары. Өч көн элек аркасыннан сөеп, Конфет биргән абый белән апа Ни өчендер бүген аңа таба Борылып та карамады хәтта. Аларга бит Марат кирәк булган, Ә хыялың синең — төшең генә. Өмет сүнде... Алар бүгеннән соң Әти-әни... Марат өчен генә. Конфетлары Марат өчен генә, Уенчыклар... «Алыйк!..» дисен генә. Аның өчен назлар-иркәләүләр... Бөтенесе аның өчен генә. «Мин кем!» дигән сыман бик ирәеп, Җитәкләшеп... әнә, китте Марат... Утыз пар күз, нидер өмет итеп, Нәүмизләнеп арттан калды карап. Баштарак ул ышанмаган иде. Аннан чабып, күрми артны-алны, Почмактагы гөлләр арасына Чүмәште дә... кинәт... аваз салды. Үкси-үкси озак елады ул... Юаттылар: «Син бит үскән егет... Монда да бит сиңа яхшы...»— диеп. (Мөлдерәмә күздә сүнде өмет!) Монда яхшы: яшьтәшләре белән Уйнамыйча калган көне сирәк. Кулда — мәми... Ләкин әни кирәк... Күлмәк тәти...— Ләкин әти кирәк. Уенчыклар матур, телисеңме, Сикер дә мен — атлан агач атка. Тәрбияче апа әйтми торып, Менеп ятма ләкин караватка. Монда кызык. Ләкин Искәндәргә Ике җәпле үткен пәке кирәк... Кесә кирәк таш тутырыр өчен, Иң мөһиме ләкин — әти кирәк. Аның хәтта почык борыныннан Үбеп ала торган әти кирәк, Арт ягына авырттырмый гына Сугып ала торган әти кирәк. Дөнья! Дөнья! Күк йөзендә аяз, Законнар бар җирдә, хәкимнәр бар. Яу кырында ире башын салган Хатыннар юк... Нигә ятимнәр бар? Гомер үтәр — яра онытылыр, Кояш көләр күктә, исәр җилләр. Җилдән туган диеп хурламагыз — Алай килми җиргә асыл ирләр. Җилдән туамыни җилдән җитез Корабларда галәм гизүчеләр, Бәхет өчен шәһәр төзүчеләр, Икмәк өчен камыр изүчеләр. Усал телләр әйтсен — уфтанмагыз. Яшәү гүзәл барыбер — ата таңнар. Уфтансыннар сез дөньяга килгәч, Күкрәк сөтен сезгә кызганганнар. Уфтансыннар сезнең «әттә» дигән Татлы сүздән мәхрүм калган ирләр. Сез барыбер илдә ир булырсыз, Барыбер сез илдә — баһадирлар. — Парин. мин хатынның чибарен- ниен сайлап маташмадым Күңел тыныч. Гы-гы-гы! Бер күршем еш кына шулай мактана. «Коридорга чыгып төтәтәмсең?! Хатын хәтерен саклыйм дисеңдер... Башыңа да менеп биер әле, Бик үсендер әле, үсендер... Мин шаяртам. Кичер»! Бу шул — күршем. Кайтып килә төнге «гүләйтитән. Әзрәк салмыш. Кайсы чибәрнеңдер Хушбуйларын үзенә иярткән. Азмыни соң төнге күбәләкләр — Кәртинкәгә тезеп куярлык. Мәкәрҗәгә барып йөрисе юк — Казанда да буа буарлык. Тормыш җайлы, Малны таба белә. Хатын уңган...— тагын ни кирәк?! Малайлары рояль дыңгырдата, Кызы «инглизчә сиптерә». Тыныч заманнарга шөкер итеп, Калышмаска теләп кешедән, Ул, баш ватмый гына, шөгыльләнә Төшемле һәм җиңел эш белән. Атна саен өе тулы кунак (Чакыргалый кайчак безне дә). Ә бер килеп керсәң өйләренә, Чыгыл китәм димә тиз генә. Ул гарнитур... Сервиз... — Махсус заказ!.. Ул келәмнәр... — Кайтты чит илдән!.. Башлый гына күрмә... Дәштең исә, Бер сүз булыр һаман гел телдә. Ә хатыны ләм-мим. һаман боек. Күзләрендә никтер ымсу юк. Нигә анда күңелләрне айкап Елатырлык тирән моңсулык?! Дүрт стена кысасына кереп Сулган, ахры, яшьлек, өмет, йөз. Ул бит бары ире хозурында Кирәк чакта дежур хатын-кыз. һәм ул түзә. Түзми кая барсын?!— Бозга каткан инде итәге. Бәхетлесез, диләр, сердәшләре — Бәхеткә соң шулар җитәме?! «Жигули»да һаман җигүле дә, Бергә булыр өчен... вакыт юк!.. Алтын-көмеш тә бар, өлеш тә бар, Ефәк-бәрхет тә бар... бәхет юк. Алар аерылыштылар. Ире аны хыянәттә гаепләде. Суд хроникасыннан. Керфек очларына йолдыз кунган, Ә төн үтә... Үтә йокысыз... Юк, төн түгел — яшьлек үтә бугай, Тартышалар уйда ике сүз: «Сөям» — «Сөймим»... Гомер буе бер сыныкны бүлеп, Бер чишмәнең суын эчәргә Меңләп вәгъдә биргән иде егет, Күрешкәндә айлы кичләрдә. Туй узса да, туннар тузмаган бит — Гел яшә дә яшә гөрләшеп. Әле кайчан гына әйбәт иде — Үтәсең дәмени, и яшьлек?! Китәсең дәмени соң, мәхәббәт, Язмыш ярларында калдырып?! Көндәлек гамь, мәшәкатьләр белән Бөтенесен утка яндырып?! Керфек очларына йолдыз кунган, Кайда соң сез, зөфаф кичләре, Татлы талгынлыкта сүнгән төннәр, Тәнгә эссе салган хисләрең?! ...Кайтты бүген. Кыштыр-кыштыр йөрде, Нидер барлап, нидер исәпләп. Көндәгечә әзрәк салмыш иде — Барып ауды аннан түшәккә. Ни җылы сүз... Ни бер назлы караш... Ә ул аны бүген нигәдер Бик сагынып көткән иде эштән — Аңламады шуны сөйгәне. Стенага танау терәгән дә Хырлап йоклый (йокы күрмиме?!) Ир — ир икән, хатын хозурында Арка җылытыр өчен ирмени?! ...Тәрәзәгә карап ай да арган, Черем итә әнә йолдызлар. Ә төн үтә... Үтәр яшьлеге дә, Назга туймаганга җан сызлап. Уйдан кичә бөтен үткәннәре — Ерактагы татлы мизгелләр. Искә төшә чит-ят комплиментлар, Искә төшә чая-сизгерләр, Аяк терәп карышса да акыл. Йөриләр бит һаман күз атып, Йөрәк сандыгына яшерелгән Тылсымлы шул хисне кузгатып. Искә төшә кемдер тәкъдим иткән Умырзая... Затлы бүләкләр... Тик киная белән аңлатылган Күңелгә хуш матур теләкләр Искә төшә... «Малаем ойдан куыл чыгарды Инде кая барыйм!..» 75 яшьлек карчыкның редакциям ялан хатыннан. Кәфенлегең күптән әзер инде — Әҗәл генә никтер соңлап йөри Ана, ана! Күпме газап күреп, Инде шушы хәлгә төштеңмени?! Кысыр еллар ишек шакыганда, Иртә таңнан кырга чыгып чапкан, Сабыена сынык ризык тапкан Ул син түгел идеңмени, ана?! Кеше булсын диеп, яна-яна ВУЗга озатканда өмет белән, Соңгы тиенеңне өзеп биргән Ул син түгел идеңмени, ана?! Улың доктор булды. Хәзер аңа Хөрмәт белән карый бөтенесе. Шуңа сөенеп туялмаган кеше Ул син түгел идеңмени, ана?! Ә ул хатлар язды: «Эшем уңды... Казанга кил...» диде — һәм син... килдәң. Оныгыңны кулга алып сөйдең... Болай булыр диеп уйладыңмы?! Яшәдең бит бары аның өчен... Башта әйбәт иде. Улың гына: «Ташла авыл гадәтләрен»,— диеп Ычкындыра иде кайчагында. Син заманча өйгә килеп кердең Намазлыгың, наданлыгың белән, Аерылып изге кануннардан — Нигез ташларыннан, туган җирдән. Синең өчен монда ят иде шул Кием, ризык, сүзләр, гореф-гадәт!.. «Баш катырдың буш киңәшләр белән» Таләп итеп киленеңнән әдәп. Ул синеке түгел иде инде (Ничек кенә рәнҗе, ела, даула), Муен борылганга борылган баш — Хатын ире булган синең бала. «Авыл, авыл...» Гомер буе авыл Синең өчен сафлык иле иде. Килен исә ныграк итеп әйтте, «Бар, авылда, кортка, чере...»— диде. Ничә тапкыр аэропорттан урап Кире кайттың. Авыл түренә соң, «Миһырбансыз бала үстердем»,— дип Ни йөз белән кайтып күренәсең. Их, атасы исән булса икән! Шул сугыш шул... Сугыш харап итте... Бер өйрәтер иде малаена Ир булырга ничек кирәклекне. «И бу яшьләр!.. Бала үстерүдән куркалар...» Әбиләр сөйләшүеннән. Нур сирпелә сыман күзләреннән — Сөйкемле соң татар карчыклары. Өсбашы пакь, сүзе тыйнак булыр, Көлемсери күк җыерчыклары, һәркем киткәч, өйдә эшләр беткәч, Тоташтырып сүзнең очын очка, Хәл алырга диеп җыелалар Ишек төбендәге утыргычка. Сара әби монда яңа кеше, Ул кунакка килгән төпчегенә, Җиде улы аның — җиде җимеш — Җидесенә карап җиде сөенә. Җыештырган булды. Ә көн озын. Кала кала инде — җиңел бар да: Аннан карап торды тәрәзәдән Ишегалдындагы агачларга. Чордашларын күреп, шунда чыкты — Китте сүзләр, китте сорашулар: — Ипекәйләр быел ничек уңды? — Корымыймы таллар, чишмә-сулар?.. Якташлар да монда байтак икән — Чәйгә чакыралар кыстый-кыстый. Мөслимнеке берсе. Кат-кат әйтә: — Керми калма берүк... пажалысты... Яңаралар иске хатирәләр, Тагын әллә ниләр искә төшә. Тормыш — шөкер! Сара әбинең тик Бер нәрсәгә генә эче поша. Төпчек улы һаман өйләнмәгән — һәм ул кат-кат шуны телгә ала: — Әйбәт кызлар җирдә беткәнмени? һәм уфтана аннан:— Бала... бала. Әбиләре кочагына поскан Баг алмасы кебек сабыйларга Карый да ул эчтән сызлап куя: Көнләшүе күчә моңга-зарга. Оныклары буйга җитеп килә, Сөйдермиләр хәзер элеккечә. «Төпчегемнең улын күрсәм бер...»— дип, Нәзер әйтте инде әллә ничә. Хөкемнәре кыска әбиләрнең: Тормыш шундый җитеш! Имин еллар Өй тутырып бала үстермәгәч, Бу дөньяның нинди кызыгы бар?! Заманага мирас Куя язмыш сорау арты сорау — Юк әле, юк тулы җавап биргән. Югыйсә бит, газиз аналардан Без мәхәббәт булып туган җиргә. Туган яшәешкә дәвам булып, Омтылабыз тоташ камиллеккә, Ирләр, ирләр, дибез эре генә — Кемнәр соң без — ирләр ахыр чиктә?! Җан сөйгәннәр, дөрес, кайчак безне Ил тоткасы диеп атый әле. Без малайлар өчен һәр нәрсәне Эшли ала торган әти әле. Ләкин... Ләкин... һәрчак көчлеме без, Юмартмы без назгаиркәләргә? Авыр йөкне иңнән алып ташлап, Салмыйбызмы нәфис җилкәләргә? һәр даим без батыр, намуслымы? Безнең хакта түгелмени җырлар: «Куркакларны дөнья күп үрчетте, Кайда соң сез, кайда, мушкетерлар?!» Кайда соң син, мсье Дартаньян, һәй! Дульсинея, уят Дон Кихотны — Рыцарьларны сагына хатынкызлар, Аларга хас шул илаһи утны. Мүкләнгән ир — ул ирмени инде Ни хатын, ни Ватан карашында! Шуңа мәллә казына кайберәүләр Колбареторталар арасында. Яңа токым homo sapienes дип, Баш ваталар. Әйе, бик мөмкин эш, Безгә алмаш булып туса җиргә Ниндидер бер Нейтрон Протонович. Хет тимердән, хет камырдан яса — Аталардан күчкән геннар канда. Электродлар ябыштырып кына Ия булырбызмы яңа аңга?! Омтылабыз һаман камиллеккә — Башы аның ләкин табигатьтән. Мәңге дәвам итәр кешелеккә Хас шул акыл, шул көч, шул хис, шул тән. Шуңа күрә әнә ирләр туа — Шуңа гашыйк гомер язына без; Я илаһи күккә ашабыз без, Я гөнаһлы җирдә казынабыз. Стандарт уй һәм стандарт кием Әле бездә... Бер көн алар тузар. Дульсинея, уят Дон Кихотны — Рыцарьларны сагына хатын-кызлар. Альфонс һәм Нероннарны түгел — Ирләр бары ирләр булсын өчен, Җир йөзендә яшәү һәм мәхәббәт Байрак кебек балкып торсын өчен Рыцарьларны сагына хатын-кызлар. Дульсинея, уят Дон Кихотны. Дөрләтсеннәр ирләр Прометейдан Безгә күчкән шул илаһи утны — Яшәү утын. Аны йөрәкләрдә Киләчәккә алып барасы бар. Сәгадәтле таңнар каршысында Көрәшләрдә әле янасы бар. Кояшыбыз баер — гомернең ул Офыгына җитә инде менә. Җавап бирәсе бар тормыш куйган Сорауларның иң-иң мөһименә. Җавап эзләп яшәү серләренә, Гомер чишмәләре ага, ага. Васыятьләр әле язасы бар — Нинди мирас калыр заманага?!