Логотип Казан Утлары
Очерк

СЫНАТМАС СОМОВЛАР

Федор карт ул көнне юлдан күзен алмады. Улларының кайтуын көтте. Гаҗәеп бер хис иде аның күңелендә. Әйтерсең балалары бик тә җаваплы имтихан тапшырырга киткәннәр һәм бу сынауны үтә алсалар, алар белән бергә бабайның өенә шатлык керер, бәйрәм килер. Үзенең генә тыз-быз йөрүе җитмәгән, карчыгына да тынгылык бирми. Иркен өй эченең әле бер почмагыннан, әле икенче ягыннан тамакны кырып кына тора картың: — Самаварың әзерме, анасы? — Куйдым инде, куйдым. — Ризыкларыңны өстәлгә чыгар, малайлар кайтып керүгә табының түгәрәк торсын. Кара аны, йөгереп йөрергә калмасын эшең!.. Мария Александровна, мич тирәсендә кайнаша кайнаша, ризасызлык белдереп сөйләнә: — И ходаем, печән өстендә каныккан кигәвен булдың лабаса... Бетмәде шул мыжыклыгың. — Нәрсә каркылдыйсың син анда? — Карт, җилтерәп, мич аралыгына килеп керә. — Өстәлгә балыңны чыгар да, кәбестә пирогын көйдермә. Бөкрене күрсәтергә дә күп алмам мин сиңа!.. Картның бу сүзләре кысыр болыт кына, әлбәттә. Шуңа күрә Мария Александровна аңа карап кеткелди генә. — Суга алмаган авыр күтәрер дигәннәр — дөрес икән. Ул арада ишек ачылды. Бусагада картның өлкән улы күренде. Түзмәгән Анатолий, күрше авылдан килеп җиткән. Борчыла, дулкынлана шул — туган бит! Энекәшләрен сораша: — Кайтып җитмәделәрме әле? — Юк, улым, — диде Федор карт. — Әйдә, түрдән уз! Сап-сары итеп юылган идәнгә басарга кыймады Анатолий — итекләрен ишек төбендә салып, эчкә үтте. Карт аның урындык алып утырганын тыныч кына көтеп торды. Аннары улы янынарак килде: — Әйт әле, Толя, анда ниләр сорашалар? — Кайда? — дип сорады улы, аңламаганга салышты. — Райкомда инде... Партиягә рабул иткәндә. Анатолий көлемсерәп кенә әтисенә карады. Карт, авызы белән кош тотарга әзерләнгәндәй, анык җавабын көтә иде. ОЧЕРКЛАР — Сорауларның төрлесе була, әти. Иң мөһиме — эшеңә карыйлар. — Эшеңә дисең?.. — Федор карт, уйчан карашын улына төбәп, сакалын сыпырып куйды. — Алайса, тулы тәртип, Толя. Эш дигәндә, безнекеләр сер бирә торганнардан түгел. Сынатмый Сомовлар!.. Сынатмый! — дип кабатлады ул һәм Анатолий янына утырды.— Безнең нәсел шундый, улым, кендеге белән җиргә береккән. Эш дигәндә җиңел куллы. Моны барысы да белә... Арттырмый да, киметми дә Федор карт, дөресен әйтә. Авылда Сомовларны белмәгән, хезмәтләре өчен ихтирам итмәгән кеше юк. Барысы да зурлый аларны. Совхоз идарәсе урнашкан бина яныннан узганда, зур стендларга күзең төшми калмый. Шуларның берсеннән — «БЕЗНЕҢ ВЕТЕРАННАР» дип язылганыннан — күзләрен кысыбрак рәсемгә төшкән карт карап тора. Астына эре-эре хәрефләр белән: «Федор Никитич Сомов» дип язылган. Шуның янәшәсендә генә совхозның Мактау тактасы. Анысында Анатолий Сомов рәсеме. Сигезьеллык мәктәп бинасында «Алар бездә укыдылар. Производство алдынгылары» дигән хөрмәт почмагында тагын ике Сомов: Коля белән Баня. Федор карт, үз өендә утырган килеш, хыялы белән шуларны карап авыл буйлап узды. Аннары район үзәгенә юл алды. Анда, матур поселокның үзәк мәйданы түрендә, хөрмәт флагы җилферди. Аны производствода зур җиңү яулаган кешеләр хөрмәтенә күтәрәләр. Флагштокка беркетелгән кызыл тактада фамилияләр гел алмашынып тора. Сомовлар анда да еш күренә. Хөрмәт флагы аларның әле берсен, әле икенчесен зурлап җилферди. Картның ул флагның җәйге җилдә талпынуын, кызыл коштай очынуын күзәтеп торганы бар. Сомовларның берәрсе хөрмәтенә җилфердәгән чакта, ул флагтан Федор Никитичның күңеленә ниндидер җылы нур бөркелә сыман. Андый рәхәт минутларны бик еш кичерә карт. Хәзер дә менә, тәрәзәдән урамга караган килеш, еракта җилфердәгән хөрмәт флагын күз алдына китерә шикелле. Аны бөтен район күреп тора, әлбәттә. Кемне зурлап балкый дисең ул кызыл нур?.. Сомов Анатолий хөрмәтенә! Юк, бер аны гына олылап түгел, бөтен Сомовлар нәселен зурлап җилферди кызыл флаг! Карт аны шулай күзаллый, шулай булырга тиеш дип саный... Нәкъ шушы минутларда райком бюросы бара иде. «Красный партизан» совхозының партоешма секретаре сүзен йомгаклап куйды: — Без бүген өч бертуган Сомовларны партия сафларына тәкъдим итәбез. Бу мәсьәләне җыелышта тикшердек. Коммунистлар берта- выштан хуплады. Сомовларны барыбыз да бик яхшы беләбез. Совхоз коммунистлары исеменнән зур ышаныч белән әйтә алам, иптәшләр: Сомовлар — хуҗалыгыбызның алдынгы механизаторлары, төп таянычлары. Ә партия сафына баскач, алар партоешмабызның активы, терәге булырлар. Райком бюросы членнары алдыннан өч туган үтте. Арысландай ирегетләр. Алардан биографияләрен сөйләүне үтенделәр, әлбәттә. Сомовларның һәркайсы бик кыска итеп, өч-дүрт җөмлә белән җавап бирде. Егетләрнең уртак биографиясендә туган җирне яраткан, Федор карт әйтмешли, «шул җиргә кендекләре белән береккән» кешеләрнең язмышы гәүдәләнде. Болар — буразнада маңгай тирен жәлләми торган игенчеләр, куәтле техниканы эшкә җиккән оста механизаторлар. Алар өчесе дә сүзне әтиләреннән башлады. ... Федор Никитич Сомов гомерен туган авылы кырларында, фермаларында, көтүлекләрендә үткәрде. Колхозда игенен дә икте, мал- туарын да карады. Заманында матур атлар үстерде. Сыртлары елкылдап торыр иде малкайларның! Баскан урыннарында тупырдарлар иде! Монысы инде бик күптәнге хатирә, сугышка кадәре үк бул- . ган хәлләр. Фронтка күпме озатты ул атларны Федор Никитич — йөзләп! Канлы зилзилә үтеп, еракта гөрселдәгән туп тавышлары тын- < гачтын, аңа дуңгыз фермасын тапшырдылар. Ул чакта бит зоотех- а нигыветеринары да юк иде. Ата-баба тәҗрйбәсе белән эшләргә туры ? килде. Үзе мөдир дә, дуңгыз караучыда, һай, авыр да булды соң ул $ чаклар! Ни азыгы такы-токы, ни каралты-курасы рәтле түгел. Шун- u дыйда да түгәрәк борыннарны күпләп үстерде Федор Никитич. Ха- < тыны Мария Александровна фермада да картының уң кулы булды. | Сугыш елларының мәшәкатен бергә күтәргән иңнәр тыныч көннәр з хезмәтенең авырлыгын да җиңде. Икесен дә «Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләделәр. Уртак ♦ эшләрен тигез олылау иде бу, лаеклы хөрмәт иде. Шуннан соң инде “ күпме еллар үтте дә, күпме сулар акты — ә Федор карт һаман фермада. Хезмәте буенча каравылчы булып исәпләнә, ләкин башкарып йөргән эшләре — санап бетергесез! Кайчан карама — балтасы белән чүкече кулында булыр. Кушканны көтмәс, хакын сорамас. Бер ферманың ишеген төзәтеп алыр, икенчесендә тәрәзә рамнарын ныгытыр. Кулы белгәнгә, күңеле теләгәнгә шөгыль бетә димени фермада! Мөдирнең җаны тыныч. — Федор Никитич барында борчылырга урын юк,— дип, ферма башлыгы аның ниләр эшләвен саный.— Ветеринарга булышчы, зоотехникка ярдәмче ул. Үземнең уң кулым. Бөтен совхозның фермада күз-колагы. Династия башлыгының хезмәтен шулай бәялиләр. Ә өендә?.. Федор Никитичның өендә тугыз бала үсте. Канат яргач оядан очкан кошлар шикелле, төрлесе-төрле якларга таралды. Ә дүрт улы туган җирдә оя корып калды. Эштә, әтиләре кебек үк, ялыгуны белмиләр, кушканны көтмиләр. Берәр шөгыльгә керешкәннәр икән инде — очламый тынмаслар. Кечкенәдән шулай башладылар. Ояда ни күрсә, очышта шул була дигәндәй, туган йорттагы тырышлыклары кайда да юлдаш үзләренә. Солдат хезмәтендә булдылар — командирларыннан ата-анага рәхмәт хатлары явып торды. Федор Никитич, пыялалы зур шкафны ачып, бер төргәк алды. Аны чишеп җибәрүе булды — өстәл өсте Мактау грамоталары, рәхмәт сүзләре язылган телеграммалар һәм хатлар белән тулды, карт шулар арасыннан берсен алды да: — Әйт әле, Анатолий, моны нинди хезмәтең өчен язганнар иде безгә? — дип сорады. — Нәрсәсен әйтеп торасың инде аның, әти. — Анатолий бармаклары белән өстәлгә чиерткәләп утыра. — Танкист идем бит мин, анысын беләсең. Иөртүчемеханик. Бер өйрәнү вакытында югалып калмадым, шуңа яздылар... Анатолий солдат чакларын искә төшерде. Үзе «югалып калмаган» өйрәнүләрне хәтерләде. Көз көне булды бит әле ул? Әйе, сентябрь урталары иде. Яфракларга алтын йөгергән чак. Ул хезмәт иткән төбәктә елның бу вакыты бик яңгырлы була. Өйрәнүләр башланган чакта да өзлексез сибәләп торды. Ә рота командиры моңа сөенде. АБДУЛЛА СӘЛӘХЕТДИНО Күктән яңгыр түгел, куаныч явамыни — болытларга карый да күңелендәге уйларын әйтә: — Танкның ниндилеген, танкистның кемлеген шундый чакта белеп була инде, егетләр! — ди.— Сынатсагыз — рота йөзенә кызыллык, алдынгы булсагыз — ротага дан, бөтен дивизиягә дан. Шулай тора эш. Хәрби осталыкка сынау бу яңгыр... Өйрәнүләр беренче көннән үк аеруча киеренке башланды. Йөртү- чемеханигы Анатолий Сомов булган танк экипажына елга кичәргә, каршы як ярга чыгып, «һөҗүмгә» барырга приказ бирелде. — Алга! — танк командирының тавышы шлемофонда яңгырады.— Кузгалдык, Толя... Полный газ!.. Кисәк ыргылып киткән танк, яр буйлап килде дә, күрсәтелгән урында борылып, суга керде. Елга артык тирән түгел, ләкин каршы якта яр бик текә иде. Ажгырып килгән машина кинәт тукталып калды. Мотор сүнде. — Нәрсә булды, Сомов? — шлемофонда рота командирының тавышы яңгырады. Рация буенча сөйләшә иде ул. Каян күреп өлгергән дә. ни арада элемтә урнаштырган. — Сездән сорыйм, Сомов! Нигә тукталдыгыз?.. Анатолий эндәшмәде. Иреннәрен тешләп, күзләрен кыса төшеп,— монысы инде әтисенә охшаган гадәт, — ул каршыдагы ярга карап торды. Әллә ни биек тә түгел үзе... Ләкин бик текә. Бу урынның махсус сайланган булуы да ихтимал иде. Нишләр, янәсе, танк йөртүче Анатолий Сомов? Үтә алырмы табигый киртәне, әллә аптырап торырмы?.. Уза алмаса... рота йөзенә кызыллык! Командир шулай диде бит. Елганы кичү өчен бүтән урын эзләсәң — вакыт оттырасы? Юк, ничек тә шушыннан үтәргә кирәк! Җаен табарга! Танк белән бәрдереп карасаң, ничек булыр икән? Машинаны артка чигендерә дә механик, тулы газ биреп, алга ыргыла. Үкереп, су баганалары күтәреп барган танк, маңгай бронясы белән яр кырыена килеп бәрелә, дерелдәп киткәндәй була. Ләкин өскә күтәрелеп китә алмый. Анатолий Сомов ярның умырылып төшүен күреп ала да шул ук маневрны яңадан кабатлый. Корыч танк өстенә яр ишелеп төшкәндәй — шыбырдап ташком коела. Тузан-туфрак өермәсе күтәрелә, һәм шул өермә эченнән танк килеп чыга да яр естенә ыргыла. Механик шунда гына аңлап ала: ясалма киртә булган лабаса бу! Табигать тирәлегенә шул кадәр оста итеп корылган ул, баштарак хәтта кыяга ук охшап күренде. Танк яр өстенә күтәрелеп җитүгә, рота командирының тавышы янә ишетелде: — Тапкырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. иптәш Сомов!.. — Советлар Союзына хезмәт итәм! — Анатолийның тавышы көр. Машинасы сынатмады. Үзе дә аптырап-каушап калмады. Рота өйрәнүләрдән кайткач, командование аның әти-әнпсенә рәхмәт хаты яза. Картларның башы күккә тигән. «Туган илгә шундый тырыш, эшчән һәм кыю солдат үстереп җибәрүегез өчен Сезгә, Федор Никитич, һәм Сезгә, Мария Александровна, бик зур рәхмәт!» дип ерактан зурлап, исемеңне атап, хат язсыннар әле. Улларын дөрес тәрбияләгәннәр булып чыга бит инде бу. Күңелгә куаныч өсти торган хәл!.. Ата-ана йөрәген җилкендерә торган хәбәр!.. Шуннан соң Анатолийны партия сафына кабул иттеләр. Рекомендация бирүчеләрнең берсе механикның осталыгын, өйрәнүләр вакытында да «югалып калмавын» сөйләде. Аңа сорау бирделәр: — Әйтегез әле, иптәш Сомов, яр буендагы киртәнең ясалма икәнен белдегезме? — Белмәдем, — диде механик. — Бу урыннар миңа таныш тү гел бит. Аннары ул бик оста яраклаштырып корылган иде. Табигый киртә дип уйладым мин аны. — Ә танкыгыз туктап калгач, нинди хис кичердегез? Анатолий чак кына уйланып торды. — Рота командирын күз алдыма китердем. Аның сүзләре искә ф төште. Подразделениебез йөзенә кызыллык төшерүче булмасам гына икән, дип уйладым. Яшен шикелле, бик тиз үтте бу фикер. Шун- < дук салкын кан белән уйларга керештем... Мөмкинлекләрне чамала- ® дым... | Бүтән сорау бирүче булмады. — Коммунистлар партиясе сафына кабул ителүегез белән котлыйм, иптәш Сомов! — политбүлек начальнигы аның кулын солдат- < ларча каты итеп кысты. 5 Армиядән шундый чыныгу үтеп кайткан Анатолий Зәй ГРЭСын 3 төзүдә дә эшләгән. Анда да рәсеме Мактау тактасында булган. Квар- ' тирага ордер алырга чакырганнар Сомовны, ә ул эштән китәргә үте- * неп гариза язган. Нигә дисәң... ® — Үзем Зәйдә, күңелем туган авылымда иде, — дип искә төше- х рә ул чакларны Анатолий. — Тәки тартты туган җир, кайтарды да = үзенә беректереп куйды. Әтисе аның бу сүзләрен хуплап башын селки: — Нәселебезнең кендеге җиргә береккәнгә күрә шулай ул. Толя! * Федор карт бәлкем хаклыдыр. Аның улы сабый чактан үзенә t; таныш һәм газиз булган кырларда тагын да дәртләнебрәк эшли. Бер п елны район сабанчылары ярышында беренчелекне яулаган. Аннары и республика күләмендә икенче урынга чыга. Шул ярышта җиңү истәлеге — ау мылтыгы — өй алдында әле дә эленеп тора. с; Хәзер ул — совхозның ремонт мастерскоенда механик, һәр маши- * наның гөрләп эшләве өчен җаваплы кеше. Кирәк чагында аларны 2 дәвалаучы да. Төрле маркадагы тракторларны, комбайннарны — ба- « рысын да карарга, «диагноз» куярга туры килә. Ялгышмый Анатолий Сомов, машинаның кайда нинди «чире» барын тиз һәм төгәл билгели. — Машинаның йөрәге — мотор, аның ничек эшләвенә колак салу белән, кай төшендә төзексезлек барын белергә була... Бу сүзләрне ул тыныч кына әйтә. Гүя ки, шундый осталык аңа үзеннән-үзе килгән һәм ул аны гадәти хәлгә саный. Ә бит механик техниканы шул дәрәҗәдә белсен өчен күпме теоретик уку кирәк тә, нинди зур тәҗрибә хуҗасы булу шарт,— моны ул үзе генә чамалый торгандыр. Тыйнак кеше Анатолий. Хәер, Сомовларның барысы да шундыйлар. Совхозга Т-150 маркалы яңа трактор кайтарылган иде. Аңа утырырга, буразнага алып чыгарга кеше юк. Механизаторлар җитешми. Кемдер әйткәнне көтмәс бит инде механик — куәтле тракторны кырга үзе алып чыкты. Туңга сөрү вакыты иде, сменага икешәр норма эшләде. — Механик абруен күтәрдең син болай, Анатолий Федорович, — дип сөенечен белдерде совхоз директоры. — Хәзер инде башка механизаторлардан да шундый ук эш көтә алабыз... Яңа тракторга хуҗа табылгач, механик тракторның башкасына— К 700 маркалысына күчеп утырды. Анысын да җырлата гөрләтә. Серен белгәч, машиналарның барысы да кыр киңлекләрен шаулата. Бүтәннәре дә аңардан ким түгел. Яшь ягыннан аңа энекәш булсалар да, эш ягыннан тиңдәшләр. Александр «Алтай» тракторында эшли иде. Үч иткәндәй, кылны кырыкка ярырлык бер чакта, моторны алмаштырырга кирәк булды. Колакка ятышсыз шакылдаулар ишетелә башлады үзеннән. Механизатор тракторны туктатты. Булышырдай кешеләр барысы да кырда ярдәмгә исәп тотып булмый. Механик абыйсы килмәкче иде дә, Саша үзе риза булмады. — Шул куәтле тракторны туктатып, ремонтка ябышсаң, гөнаһ булыр, абый. Үзем генә ерып чыгармын, борчылма!.. Федор картның икенче улы бер ялгызы мотор алыштырырга кереште. Ремонтчылар бригадасы эшләгәндә дә дүрт-биш көнгә сузыла торган бу эшне Александр тиз тотты. Өченче тәүлек тула дигәндә, кичкә табан, «Алтай»ның яңа йөрәге тибә башлады. Механизатор аның тигез гөрелтесенә колак салып торды да: — Болай булгач, киттек кырга, дускай! — дип, кабинага сикереп менде һәм тракторны басуга алып чыкты. Кырда очрашып, Анатолий аңардан: — Нихәл, энекәш, «Алтай» булдырамы? — дип сорады. — Бүген норма ярым гына булды, — диде Александр. Үз эшеннән канәгать түгел иде, күрәсең. Иртәгесен, туңга сөрүдә ике норма үтәп, механик абыйсына баш бармагын күрсәтте: — «Алтай» әйбәт эшли башлады... Шундый ул — Федор картның икенче улы. Ә өченчесе — Николай — республика күләмендәге премиягә лаек булган механизатор. Кукуруз игү звеносында эшләгән. Яшел массаны бик әйбәт үстергәннәр: 75 гектарның һәркайсыннан дүртәр йөз центнер алынган. Тракторга моннан унике ел элек утырган Николай. Төпләнәсе җирен тиз генә сайламады — бер ара читтә дә йөреп карады. Профессиясе һәркайда кирәкле бит, эшнең төшемлеләрендә дә булган, акчамы кесә тутырып алган. Ләкин егетнең күңеле туган якны сагына. Авылга әйләнеп кайта Николай. Туган йорт бусагасыннан үтүгә, әтисенә әйтә: — Басу һавасы, арыш исе кирәк икән миңа, әти. Алары да кайдадыр читтә түгел, менә шушында, үз кырларыбызда булсын. Шуны аңлап кайттым, бүтән кыбырсыйсым юк... Әй, Федор Никитичның шул чактагы куануларын күрсәң икән! Кая басканын белмәде. Күңеле йомшап китте. Читтән кайткан улы- ■ың аркасыннан сөя-сөя. үзенең бик тантаналы чакларда гына әйтә торган сүзләрен кабатлады: — Адәм баласының ике әнкәсе бар, улым: берсе — тудырган-үс- тергән әнкә, икенчесе — кешегә ризык биргән, аны туендырган җир- ана. Туган якларыңда ул икеләтә кадерле. Шуны аңласаң, сиңа җирдән дә изгерәк нәрсә булмаячак... Кем белсен, Николайны бәлки чынлап та шушы тойгы дәртләндерә торгандыр. Менә ничәнче ел инде ул, туган кырларында җил- менеп, авылдашлары әйтмешли, «умыртып» эшли. Былтыргы яз аның да осталыгын сынап алды. Кайчан диген бит— чәчү кызып киткән чагында, вакытның һәр минуты кадерле көннәрдә. Шулай әйбәт кенә эшләп йөри иде — тракторы киреләнә башламасынмы! Тизлек алыштыргыч тартмада нидер шалтырарга тотынды. Машина белән алышбиреше булган кешеләр моның ни икәнен бик яхшы беләләр инде. Тартманы ачарга, теге шалтыр-шолтыр килгән урынны төзәтергә кирәк,— башка бернинди юл юк. Зур эш, шактый өзакка сузыла торган ремонт бу.Коля моңа төнгә каршы тотынды. Фаралар яктысында тизлекләр тартмасын сүтеп ташлады. Нәрсәләрмедер юды, чистартты, ниндидер детальләрне алмаштырды. Җәйге төн кыска булса да, җитез куллар күп эш башкарырга өлгерә икән! Кояш күтәрелә башлаганда, Коляның тракторы инде, авылдан чыгып, басуга таба китте. Бераздан ул культивацияләү эшенә дә кереште. Чебешне көзен саныйлар дигәндәй, аның хезмәтен дә уңыш бәйрәмнәре үткәч бәяләделәр. Егеткә акчалата бүләк тә, истәлекле әйберләр дә бирелде. Совхозның үзәк авылында үткәрелгән тантанадан бер кочак бүләк күтәреп кайтты ул. Нәкъ шул кичне аның күкрәгендә «Тугызынчы бишьеллык ударнигы» дигән значок балкыды. Улына бирелгән бу бүләкне Федор карт башта, саллымы икән ди- < гәндәй, учына салып торды, аннары кытыршы бармаклары белән капшап карады. Бераздан, значокны Николайның күкрәгенә беркетеп, £ аңа читтән күз салды. 5 — Бөтенләй сабыйларча кыланасың инде, атасы, — дип канәгать- о сезлек белдерде Мария Александровна. — Я, әйт инде менә, тәти күргән сабыйдан кай җирең артык?.. а Карт моны ишетмәмешкә салышты. — Килешә, улым, бик килешә бу сиңа, — дип сөйләнә-сөйләнә, х Николайга якынлашты. — Геройга охшата үзеңне. Икмәктер менә!.. ® — Рәхмәт, әти! Ф Федор Никитич янә улының аркасыннан какты: ■ — Молодец, Коля! Зуррагын алырга да насыйп булсын!.. Эшлә- ° сәң, бирерләр. Медален дә, орденын да бирерләр. Шул ук көнне Николай мөгезле эре терлекләр өчен җитештерел- ч гән комплекста эшли башлады. Монда ул зур чүмечле экскаватор бе- *- лән идарә итә. Машиналарга азык төяп тора. — Сомов килгәннән бирле кинәндек, — диләр терлекчеләр. — • Төягеч машина гел ватыла иде. Хәзер, тфү, күз тимәсен, һәр вакыт төзек. о — Николай кулында ватылмас ул! — дип өсти икенчесе, һәм ул < да моны зур ышаныч белән әйтә. — Алар барысы да шундыйлар, — дип нәтиҗә ясый ферма мө- > дире. — Техниканы беләләр, авыл хезмәтен яраталар. Андыйлар кулында машина да күндәм була. Бер сүз белән әйткәндә, Сомовлар < нәселе... Сомовлар нәселе!.. Ферма мөдире әлеге сүзләрен әйткәч, мин уйлана калдым. Революциягә кадәрге чорда Рәсәй җирендә аксөякләр аз булмаган. Алар үзләренең чыгышлары, нәселләре белән кукрайганнар. Ә чынлыкта бу «асыл затларның» тамыры черек булган. Алар илгә — таяныч, халыкка — терәк була алмаганнар. Ә бүгенге Сомовлар нәселе?.. Чын күңелдән игенче хезмәтен яраткан, бәхетен маңгай тирен түгеп авыл җирендә тапкан гади кешеләр нәселе — авылга таяныч, бөтен илгә терәк! Аның тамыры нык. Ул үзенең битен барлыгы белән җиргә береккән, хезмәткә тоташкан. Безнең Совет дәүләте нәкъ менә шундый игенче һәм эшче династияләрне хөрмәтли дә инде. Сомовлар гаиләсенә совхозда, районда күрсәтелә торган хөрмәт һәм ихтирам — шуның билгесе бит! Федор картның дүртенче улы Ваня да абыйлары эзеннән китте — механизатор булды. Төпчек малай ул, арада иң яше, шулай да Сомовлар гвардиясендә үз урынын табарга өлгергән инде. Мәктәптә укыганда ук техника җене кагылган иде үзенә. Трактор, комбайннар тирәсендә мәш килеп йөрде. Абыйлары да читкә тибәрмәде — беренче остазлары булдылар. Парта арасыннан чыгуга, тракторга утырды Ваня. Беренче елны ук, абыйлары шикелле, үз дигәнен булдыра алуын күрсәтте. Авыл хуҗалыгы машиналарын өйрәнде, агротехника нигезләре белән таныша башлады. Хәзерге заман авыл хуҗалыгы производствосының бер үзенчәлеге бар: механизатор кеше агротехника алымнарын белергә, ә агроном исә механизация мөмкинлекләре белән яхшы таныш булырга тн- еш. Шушы ике нәрсә бергә кушылган чакта гына игенче хезмәте нәтиҗәле була. Ваня шуны аңлап эшкә башлады. Игенче хезмәтенә ул механизатор күзлегеннән генә түгел, җир серен белүче кеше буларак та карый. Өлкәй абыйларыннан аерылыбрак торгай сыйфаты да шулдыр, мөгаен. Тракторда эшли башлаган елны туңга сөрүдә Иван Сомов көн саен норма ярым үтәп барды. Аның яхшы эшләве турында партком һәм совхоз дирекциясе әти-әнисенә хат яздылар, рәхмәт белдерделәр. Картлар шуңа сөенә дә. Балаларының армия сафындагы хезмәте өчен дә, туган авыл кырларында дәртләнеп эшләве өчен дә гел рәхмәт сүзе ишетеп тору күңелләрен эретә, куандыра. Ләкин Федор карт хәсрәт килгәндә дә, шатлыгы ташып торган чакта да сер бирә торганнардан түгел. Улларының удар хезмәте өчен рәхмәт белдереп язылган хатларны кулында тоткан килеш ике генә сүз әйтә: — Сомовларча бу!.. Берчак аның бу сүзләрен Анатолий ишетеп торды һәм, Иванга ишарәләп, шаяртып алды: — Ваняны өйләндерсәң дә була инде, әти. Солдат буткасын авыз итеп кайтты. Егетлеген эштә раслады. Әтисе аңа көлемсерәп кенә карады да ярып салды җавапны: — Өчне үткәргәнне, тагын бер туй гына уздырырбыз инде, Анатолий Федорович. Шулаймы, анасы?.. — Иртәгә килен төшерсә дә риза, — дип килеште Мария Александровна. — Дүртенче кодагый кем булыр менә — шунысын тизрәк беләсе иде. — Анысын чамалыйбыз инде чамалавын... Федор карт сүзен әйтеп бетермәде. Район үзәге Зәйгә табан сузылган юлларга карап, шуларны уйлады, шуларны күздән кичерде ул көнне Федор Никитич. Уллары кай- теп кергәндә, өйдә табын корылган, җиз самавар пар бөркеп утыра иде. Анатолий да китмәгән — көткән, — Ничек, балалар? — дип төбәде аларга түземсез карашын Федор Никитич. — Котла, әти: өчебезне дә партиягә кабул иттеләр. Федор бабай түргә кереп утырды. — Мине, партиясез большевикны, тыңлагыз, улларым... Дүрт егет аңа текәлде. Ә карт әйтер сүзен дә онытып җибәрде, ахрысы, чыланган күзләрен сөртә башлады. — Мин бик бәхетле кеше бүген, балакайларым!.. Бик бәхетле!.. Рәхмәт сезгә... Шундый булган өчен рәхмәт!..— диде ул һәм йомшак кына тавыш белән өстәп куйды: — Беркайчан да сынатмагыз, балалар!.. Уллары — типсә тимер өзәрдәй егетләр — гаиләдә инде күптән девиз булып әверелгән сүз белән җавап бирделәр: — Сомовлар сынатмас, әти!.. Федор карт күзләрендә җемелдәгән шатлык яше аралаш елмайды. Уллары нинди бит аның, күрче: дүрт солдат, дүрт игенче, дүрт коммунист! Замана мәшәкатьләрен үз иңнәренә күтәргән кешеләр.