Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Күзләреңә карап сөйләшәм Үпкәләмә миңа, Татарстан, Гел яратам сине димәсәм. Мин үземне синең улың диеп Йөрер идеммени, сөймәсәм? Синең белән бүген мин ирләрчә Күзләреңә карап сөйләшәм. Сөйләшергә сүз табалмас идем, Чын күңелдән сине сөймәсәм. Ышан миңа, зур горурлык белән Сине мактап, яклап сөйләсәм, Горурлана алыр идемме соң, Җаным белән сине сөймәсәм?! Кичермәсләр, бөркет итеп сине Ил күгенә әгәр чөймәсәм. Мин үзем дә күтәрелә алмам, Азаккача сине сөймәсәм! Кояшлы җыр Без — бер җирнең газиз балалары, Җылынабыз Кояш учагында. һәр кешегә җирдә Шатлык тиеш — Барыбыз да Кояш кочагында. Күзебездә уйный Кояш нуры, Кояш алсулыгы — йөзебездә. Очкын булып чәчри Кояшлы Җыр, Кояш очкыннары — үзебез дә. Пикассоның аппак күгәрчене Канат җилпи аяз күгебездә