ХАКЫЙКАТЬНЕ ТАПЛАП БУЛМЫЙ
мпериализм ялчылары милләтләр һәм милли мөнәсәбәтләр үсеше өлкәсендә Коммунистлар партиясе политикасын, милли мәсьәлә турында марксизм-ленинизм тәгълиматын бозып күрсәтү өчен ифрат күп тырышлык куялар. Шул сәбәпле антисоветизм һәм антикоммунизмның реакцион асылын, милләтчелек ялчыларын фаш итү — иҗтимагый фәннәр алдында торган иң җаваплы бурычларның берсе. Бу җәһәттән гыйльми җәмәгатьчелек, киң катлау укучылар М. Абдуллин һәм С. Батыев хезмәтен тирән кызыксыну белән каршыладылар ’. Китапта Татарстан тарихын бозып күрсәтүче буржуаз фальсификаторларның төп концепцияләре үтергеч тәнкыйть ителә. Авторлар Англия, Америка, Франция һәм Көнбатыш Германия буржуаз тарихчыларының, шулай ук ак эмигрантлар һәм сатлык җаннарның әлеге мәсьәләгә караган күп кенә хезмәтләрен совет тарихчылары тикшеренүләренә, матбугатта чыккан документ һәм материалларга таянып фаш итәләр, тәнкыйть күзлегеннән үткәрәләр. Китапта шулай ук хәзерге буржуаз әдәбиятны анализлау нигезендә империализм идеологлары хезмәтләренең фәнни нигезсезлеге, явыз ният белән сугарылган булулары, аларның бу өлкәдәге таушалып беткән ысуллары һәм методлары күрсәтелә. М. Абдуллин һәм С. Батыев буржуаз тарихчыларның политик карашларына марксистик позициядән торып бәя бирәләр, ачы тәнкыйть угын Р. Пайпс, Ф. Бархорн кебек яманаты чыккан антисоветчы1 М. Абдуллин, С Батыев. Татарстан АССР. реальность и буржуазные мифы Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1977. ларга, Э. Карр, С. Зельковский кебек буржуаз объективистларга юнәлдерәләр. Буржуаз тарихчылар партиябезнең милли политикасын, милли мөнәсәбәтләрне бозып күрсәтүне гадәттә милли мәсьәлә буенча марксистик-ленинчыл тәгълиматтан, КПССның милли программасыннан башлыйлар. Китапның беренче бүлегендә авторларның ленинчыл милли программаны «тәнкыйтьләүчеләр* белән бәхәскә керүе шуның белән аңлатыла. Советологлар, милли мәсьәләне һәр очракта буржуазия һәм аның политик партияләре генә хәл итә алды, милләтләргә үзбилгеләнү хокукын буржуазия генә бирергә мөмкин, дип исбатларга маташалар. Бу җәһәттән китап авторлары партиябез милли программасының чын асылын, революцион һәм фәнни характерын ышандырырлык итеп ачып бирәләр. Буржуаз фальсификаторларны тәнкыйть итү белән бергә, алар дәүләт төзелешендә федерация һәм автономия принципларына ленинчыл якын килүгә тирән анализ ясыйлар. Күпчелек буржуаз авторлар. Бөек Октябрь революциясе тик «саф рус» характерындагы күренеш, ул рус булмаган халыкларга көчләп тагылды, дип расларга маташалар. Алар фикеренчә. Октябрь революциясе барлык милләт хезмәт ияләренең аңлы көрәше нәтиҗәсе түгел булып чыга. Аерым алганда, ул хезмәтләрдә татарлар арасында сыйныфлар юк иде дигән караш та үткәрелә һәм татар хезмәт ияләрен революцион хәрәкәттән аерып карауга зур урын бирелә. М. Абдуллин һәм С. Батыев китабында аларның бу уйдырмалары конкрет фактик материаллар нигезендә инкарь ителә. «Совет белгечлә- ревнең татарлар арасында сыйнфый көИ рашнең булмавы, татар пролетариатының йомшаклыгы, алар арасыннан революцион җитәкчеләр үсеп чыкмавы турындагы уйдырмалары буш һәм дәлилсез. Алар тырышып-тырмашып татар революционерларының Казан большевиклар комитеты һәм Мөселман социалистлар комитеты җитәкчелегендә хезмәт ияләрен пролетар рухта тәрбияләү, аларны революцион көрәшкә тарту эшчәнлеген күрмәскә тырышалар. Күп төрле һәм бай фактларга нигезләнгән тарихыбыз исә моның киресен сөйли. Антикоммунизм идеологлары совет властеның беренче елларыннан ук партиябез һәм хөкүмәтебезнең милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге политикасына котырынып һөҗүм итәләр. Коммунистлар партиясенең милли политикасын патша хөкүмәтенең колониаль политикасының дәвамы ул дип күрсәтергә маташып, алар бернинди пычрак алымнардан да чирканмыйлар. Империализм тегермәненә су коючы «совет белгечләре» көчәнә-көчәнә татар халкының гасырлар буе килгән хыялы Идел-Урал штатлары иде дигән уйдырмага ышандыр- макчы булалар. Ә чынлыкта исә ИделУрал штатлары төзү проекты милли буржуазия хыялы гына булып, ул совет властен урнаштыруга юл куймау максаты белән эшләнгән көчсез бер провокация иде. Шунысын да онытмыйк, чит илдә ак эмигрантлар тарафыннан төзелгән «Идел- Урал» комитеты икенче бөтендөнья сугышында немец фашистлары белән актив хезмәттәшлек алып барды, ә аның реакцион идеясе яманаты чыккан антикоммунизмның коралы итеп алынды. Совет властеның милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге беренче уңышлы алымнарыннан ук куркуга төшкән империализм ялчылары. ул казанышларны тактик маневр гына булды дип аңлатырга азапландылар, янәсе моның милли дәүләтчелек төзү белән бернинди уртаклыгы да юк иде. Алар- ның Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүне иске колонизаторлык политикасының, «бүлгәлә һәм хакимлек ит» политикасының дәвамы дип расларга маташулары да хакыйкатьтән читтә тора. Чөнки Совет Татарстанының бүгенге уңышлары — партиябез милли политикасының дәреслеген исбатлаучы иң зур дәлил. Ә моны буржуаз ялганчылар бернинди хәйләле юллар белән дә кире кага алмыйлар. Хакыйкатьне таплап булмый! Буржуаз фальсификаторлар партиябезнең милли политикасын бозып аңлатуда буржуаз милләтчелек һәм милләтче-тай- пылучылар кулланган төрле ялган «теория» һәм положениеләрдән дә киң файдаланалар. Татарстан тарихын фальсификацияләү максатыннан чыгып, алар үзләренә Сол- тангалиев идеяләрен калкан итеп алалар, янәсе бу идеяләр милли мәсьәлә өлкәсендә партия линиясенә каршы килми. Хезмәттә исә мондый раслауларның тулы- сынча нигезсезлеге Солтангалиев концепцияләренең контрреволюцион асылын ачып бирү юлы белән күрсәтелә. Совет чынбарлыгын тапларга тырышучылар илебездә социалистик төзелеш елларында милли мәсьәләнең хәл ителүен дә бозып күрсәтергә азапланмыйлар түгел. Бу мәсьәлә күп кенә «хезмәтләрпдә милли районнарда социалистик төзелеш бурычларына каршы куела. Алар фикеренчә, Татарстанда социалистик индустрияләштерү, коллективлаштыру һәм культура революциясе үткәрелү «совет империализмы» политикасының гәүдәләнеше булып чыга. М. Абдуллин һәм С. Батыев татар халкының социалистик культурасы «милли түгел» дип игълан иткән, революциягә кадәрге татар буржуаз культурасына мәдхия җырлаган буржуаз тарихчылар белән кискен бәхәскә керәләр. Китапта мондый «тәнкыйтьчеләргә» төпле җавап бирелә. Авторлар әйткәнчә, татар милли буржуазиясенең дә төп максаты киң халык массаларын рухи коллыкта тоту иде. Татар социалистик культурасы казанышларын революциягә кадәрге буржуаз культура белән чагыштырып карау советологлаг теләгән нәтиҗәне бирми. Шунлыктан ан- тисоветчылар татар милли культурасының, янәсе череп таркалуы турында һәртөрле «дәлилләр» китерәләр, татар алфавитының реформасын да милли культураның руслашуына таба бер адым иде. дип расла- макчы булалар. Ә чынлыкта исә. китапта бик дөрес әйтелгәнчә, реформа 40 нчы еллар башына татарлар арасында укый-яза белмәүчелекне нигездә бетерергә мөмкинлек бирде һәм татар халкы алдында СССР халыклары культурасы һәм аның аша дөнья халыклары рухи хәзинәсенә юл ачкан зур яңа мөмкинлекләр туды. Илебез халыклары социалистик тезелеш елларында идея-политик яктан ныгып берләштеләр. Бу аерата Бөек Ватан сугышы елларында ачык чагылды. Төрле милләт сугышчыларының, шул җөмләдән башка милләт вәкилләре белән иңгә-иң торып керешкән татар солдатларының ба тырлыгы фашист Германиясенә каршы сугышка татарларны кечләп тагу турында сөйләнгән буржуаз ялганчыларның һәр төрле уйдырмаларын фаш итә һәм себереп түгә. Партиябез милли политикасының бүгенге уңышлары, илебев халыкларының тигез хокуклылыгы, туганлыгы һәм какшамас бердәмлеге советологларның җен ачуын чыгара. Чөнки байтак кына капиталистик илләрдә нәкъ менә шул проблемалар кискенләшкәннән-кискенләшә бара. Антикоммунизм идеологлары, бер яктан, КПССның интернациональ политикасын бозып күрсәтү өчен, икенче яктан, СССРда милли мәсьәләнең, янәсе, бүгенге көнгәчә хәл ителмәвен «исбатлау» өчен күл көч куялар. Шуның белән алар СССРда һәм башка тугандаш илләрдә социализм позицияләрен какшатырга маташалар. Әйе, маташалар гына! Китапның тулы бер бүлеге бүгенге Совет Татарстанының төрле өлкәләрдәге казанышлары турында сөйли. Авторлар экономика, культура һәм милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә советологларның һәр төрле уйдырмаларын һәм ялганнарын фаш итә торган күп төрле һәм бай материалга, бер сүз белән әйткәндә, республикабызның бүгенге чынбарлыгына таяналар. Ә антикоммунизм идеологлары исә, «экономик һәм культура империализмы» турында таушалып беткән концепция үткәрәләр, Татарстан мисалында социалистик яшәү рәвешен бозып аңлаталар, Аларның нык үскән социализм этабында СССР халыкларын, шул исәптән татарларны да, «үтә югары милләткә»—совет халкына көчләп берләштерү турындагы тезислары да нигезсез. Яңа тарихи гомумилекне рус булмаган халыкларны «руслаштыру», «асси- миляцияләштерү» нәтиҗәсе дип аңлатырга маташкан буржуаз тәнкыйтьчеләргә җавап итеп, М. Абдуллин белән С. Батыев СССРда төрки халыкларның бердәм совет халкының аерылгысыз состав өлеше булуы турында, аларның мөстәкыйль рәвештә яшәүләре һәм ирекле рәвештә үсүләре, чәчәк атулары турында язалар. Китапта әйтелгәнчә, социалистик җәмгыятьнең объектив закончалыклары милләт һәм халыкларның акрынлап үзара якынаюына, коммунистик төзелешнең төрле өлкәләрендә алар арасында тагын да тыгызрак хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү урнашуга китерә. Безгә калса, әлеге җитди хезмәттә кайбер кимчелекләр дә юк түгел. Авторлар буржуаз ялганчыларны тәнкыйть иткәндә кайбер очракта кирәгеннән артык хискә бирелеп китәләр. Фактик чыганаклар базасын тагы да киңәйтү һәм советологлар куллана торган чыганакларны тәнкыйтьләү буржуаз фальсификаторлар концепциясен фаш итүдә тагын да нәтиҗәлерәк булыр иде. Хезмәттә әле билгеле бер кабатлауларга да юл куелган. Тулаем алганда, М. Абдуллин белән С. Батыев монографиясе — КПССның милли политикасын бозып күрсәтүчеләрне фәнни тәнкыйтьләү эшенә зур өлеш керткән хезмәт. Ул фән эшлеклеләре. белгечләр, пропагандистлар өчен генә түгел, киң катлау укучылар өчен дә кызыклы һәм кыйммәтле кулланма булып тора. Китап матур тел белән язылган һәм мавыктыргыч укыла. Сүзне йомгаклап, аны татар телендә дә чыгару зур әһәмияткә ия булыр иде дигән фикер белдерәсе килә.