Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИТМЕШЕНЧЕ ЕЛЛАР АВАЗЫ

Шигъри өлгергәнлек юлына оэзиябезне чорыбызның әхлакый-фәлсәфи проблемалары. яшеешиеи терле аспектлары, ил һәм дөнья мәшәкатьләре, мәңгелек хакыйкатьләр борчый, мәхәббәт һәм яшьлек, табигать яме һәм рухи үлемсезлек, тарих һем киләчәк кебек сәнгатьнең үзәк проблемалары үзенә тартып тора ТенкыИть еледән-әле шигърияттә интеллектуаль башлангычның көчәюе лирик геройның рухи дөньясы катлаулануы, зиһен хәрәкәтен, фикер эшчәнлеген тулырак ачарга омтылышның үзенә бер тенденция буларак үсеше турында искә төшереп тора. Бу хекем чыннан да шигъри эзләнүләрнең бер юнәлешен ачыл бирә. Шул ук вакытта чынбарлыкның үзе кебек бай һәм катлаулы шигъри байлыгыбызны бер агымга гына кайтарып калдыру хата булыр иде. Без еш кына поэзиядә фәнни-техник революциянең чагылышын барлау, галәм, йолдызетан. биосфера проблемаларына багышланган шигырьләрне хуплау белән мавыгып, аларда заман рухы чагылышын, яңачалык күреп, башка юнәлешләрдә, айсбергның күзгә бәрелеп тормаган өлешләрендә алып барылган эзләнүләргә игътибар итмибез. Хәзерге поэзиядә тематика артык әһәмияткә ия түгел дияргә мөмкин. Сүз тематик актуальлекне санга сукмау яисә мәгълүм бер проблемаларга турылыклы кала белгән шагыйрьләр иҗатын кабул итмәү турында бармый. Кеше рухы киңлекләрен, кичереш тирәнлекләрен, «җан диалектикасын», фикер хәрәкәтен ачу максаты белей язылган шигырьләрдә төрле яссылыкта яткан төшенчәләр үзара аралашалар, кушылалар. Мәсәлән, нефтьчеләр, химиклар, машина ясаучылар тормышына, шәһәр ритмын сурәтләүгә багышланган шигырьләрдә «сандугач моңы», «каеннар рәте» «чишме сафлыгы» кебек образлар табигый яңгыраса авыл тормышын, игенче хезмәтен олылау нияте белән язылган шигырь-поэмаларга. җырларга галәм, дөнья хәлләре турында фәлсәфи, публицистик уйланулар килеп керә. Шагыйрьләр табигый нәфислек һем табигать яме белән кеше акылы, кеше зиһене, кеше иҗаты тудырган тешенчелер арасындагы бердәмлек һәм каршылык хакында фикер йөртәләр. Яшәешнең бер үк проблемаларын төрле образлы рәтләр бер-берсенә охшамаган борылышлар, тесяер, некышьләр белән сурәтләү юллары эзләнелә Р Мингалимовның «Якташлар яныннан» шигырендә «буровой», «трактор», «вертолет» кебек техник прогресс алып килгән образлар «к*з кебек яшь каен», «кояш-ее телинке» кебек табигать сурәтләре фонында ачылалар. Шуңадыр, бу шигырьне тематик рамкалар белен чикләве кыен. «Якташлар яныннан»— яңа чынбарлык һем аны үз куллары белән яңартучы олы язмышлы кешеләр турында сейян. П 3. Насыйбуллин замандашның җыелма образын тудыру, аны үзенчә олылау рухы белен яши. Совет кешесен ул пьедесталга күтәрә, романтик идеаллаштыра, аның характерын иң каты корычтан да югарырак бәяли. Нидән тора корыч! Коелган ул Ышанычтан, якты еметтән, Кеше аңа изге хыялларын Ачы тирен кушып эреткән. Кеше аңа асыл сыйфат биргән... Шуңа күрә корыч нык. Яшь шагыйрь Нур Әхмәдиев «Ничек әйтим» дип исемләнгән әсәрендә чордашына гаять югары әхлакый таләпләр куя. Замандашым дияргә лаеклымы син? Совет кешесе характерының асыл сыйфатларына турылыклымы? Лирик герой үзенең яңа кеше турындагы идеалына бәрабәр кешене эзли, үзенең тормыштагы урыны турында җитди уйлана. Төрле милләт, төрле лөгать кешеләре арасында, аларны аерып торучы сыйфат- билгеләргә караганда, уртаклык, рухи якынлык зуррак икән. Р. Мингалимов тән төсләре, холыклары, яшәү һәм фикерләү рәвешләре төрле булган халыклар арасында уртак өлгеләр, уртак билгеләр таба. Яшик әле сокланышып. Сокланырга күпме төс бар; Күпме илләр, төрле милләт — Нинди келәм, матур, чуар. Хәзерге поэзиянең реалистик көче, гуманистик рухы халыклар дуслыгы, тарих һәм заман, кешелекле хис һәм киләчәк турында уйлану рәвешендә язылган шигырьләрдә тулырак ачыла. Аерым алганда шигърияттә тарихилык рухы, халык үткән олы юлны яңача аңларга омтылышның көчәюен билгеләп үтәсе килә. Сүз X. Туфан, С. Хәким, И. Юзеев, Р. Харис, Р. Гатауллиннарның тарихи шәхесләр эшчәнлеген, батырлыгын, тормыш юлын олылап, шигъри үргә күгәреп сурәтләгән биографик- мемуар әсәрләре турында гына бармый. Бу юнәлеш аерым сөйләшүгә лаек. Поэзиядә гомумән тарихка, үткәнгә игътибар үсте. Халыкның иҗтимагый тарихы белән горурлану, аның аерым баскычларын яңача, бүгенге фәлсәфи-эстетик югарылыктан, XX гасырның икенче яртысы тәҗрибәсе күзлегеннән чыгып бәяләргә омтылыш шагыйрьләрнең фикерләү сәләтләрен баета, хис-тойгыларын зирәкләндерә. Г. Афзал катлаулы метафоралар, борылмалы-сыгылмалы чагыштырулар, ассоциатив алымнар эзләп тормыйча, «анохронизмда» гаепләүдән курыкмыйча, мәкаль-өй- тем, хикмәтле сүз традицияләренә таянып, олы бер хакыйкатьне берничә юлга сыйдыра алган: Әшәке кешеләр була. Әшәке халык булмый; Әшәке тарихчы була. Әшәке тарих булмый. Шагыйрь тарихка халык идеаллары югарылыгыннан килеп күз ташлый, үзенең рухын да шул олы бизмән яссылыгында аңларга тырыша. Туган ил аңа бөек тарихы белән газиз. Ераклардан килде ул. гасырлар түреннән. Риваятьләр, җырлар аһәңенә төренгән, Елаган-көлгән. җиңгән-җиңелгән. Алтын өмет дигән рухым минем. Кешелек җәмгыятенең үсеш этапларын күздән кичереп, шагыйрьләр анда яңага омтылыш, караңгылык белән яктылык, вәхшилек белән матурлык арасында көрәш эзләрен күрәләр. Тарихи эпизод Ф Шәфигуллинга кеше холкының катлаулылыгы, тормыш драматизмы турында фәлсәфи гомумиләштерү ясауга җай тудырган. Үзәктә варварлык чоры өчен гадәти бер күренеш; олы мәйданда ханның күңелен күрер ечен ике егетие сугыштыралар. Берсе үләр, икенчесе данга күмелер. Әхлакый нәтиҗә шактый киң: Ә Дан инде нәкъ җәллады ханның — Көлеп карый үлем уенына. Ә Дан инде нәкъ уйнашчы хатын — Кайсы җиңсә. Сарылыр ул шуның муенына. Поэзиябезгә алтмышынчы еллар башында Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Мингали- мов, Г. Рәхим, Р. Гатауллин кебек бертөркем яшьләр килде. Алар торгынлыкка, сорылыкка, вәгазьчелеккә, катып калган калыпларга каршы чатнап күтәрелеп, метафорага, җисемле, пластик детальгә, шартлылыкка, иркен сурәтле фикерләүгә, синтетик формаларга юл ачтылар. Яңа буын үзен соңгы унъеллыклар поэзиясе казанышлары белән генә чикләмичә. Дәрдмәндкә, С. Рәмиевкә кул бирде, егерменче еллар поэзиясе казанышларын яңартты, татар шигъриятенә Э. Межелайтис, Л. Мартынов, Б. Слуцкий, А. Вознесенский, И. Драч, Е. Евтушенко, Р. Рождественский кебек шагыйрьләрнең эзләнүләр рухын алып керде. Поэзиядә сөйләм интонациясе, публицистик аһәң көчәйде, шигырь эстрадага менде. Бу чорда «тыныч лириклар», шул исәптән М. Әгъләмов кебек яшьләр, олы поэзия диңгезендәге җилкәнсез көймә шикеллерәк, югалып калдылар, арткы плангарак күчтеләр. Ә инде җитмешенче елларның урталарыннан шау-шулы эстрада поэзиясенә ихтыяҗ кими төшеп, анда уйлану рухы, медитативлык, психологик нечкәлекләргә игътибар көчәя, халык иҗаты байлыклары белән кызыксыну арта башлады. Матурлык, табигыйлык билгесе булып поэзиябездә яңадан кырыс классик шигырь өстенлек ала бара. Шигърият үз ярларына — фикер һәм хис тирәнлегенә кайтты. Бүген инде Р Фәйзуллиннар буыны да үткәндәге ачышларга киңрәк таяна, интим дөнья катлау- лылыкларын яңача тасвирларга омтыла. Җитмешенче еллар шигъри авазында М. Әгьләмов. Зөлфәт, К. Сибгатуллии, Рәшит Әхмәтҗанов, Ф. Сафин, Р. Миңнуллин, Р. Вәлиев. 3. Насыйбуллии, 3. Мансуров тавышлары торган саен аныграк яңгырый. Гражданлык тәҗрибәләре, рухи дөньяны, тормыш муллыгын аңлаулары, шигъри индивидуальлекләре төрле-төрле булган бу шагыйрьләрне лиризм, якты тоннарга өстенлек бирү, сүзнең күл мәгънәлелегенә таяну, образлы рәтләрнең тыгызлыгы якынлаштыра. Яңа буын поэзиянең эчке гүзәллеген, самими яңгырашын сакларга, фикер белән хиснең бердәмлеген табарга тырыша. Ачылалар үткәннәрнең Серле капкалары, Хакыйкатьнең ни гомерләр Эзләп тапмаганы. Бәгыремнең дөрләп-дөрләп Яну сәбәпләре — Я, ни әйтер Бөек Вакыт Гапиҗәнабләре! — дип яза М. Әгъләмов «Баралмасам әгәр» шигырендә М. Әгъләмов иҗатын бәяләүдә әлегә уртак фикергә килгәнебез юк. Берәүләр аның шигъри эзләнүләренә уңай бәя бирсә, икенчеләр аның берише әсәрләренә заман билгесе җитешми, аларда гражданлык пафосы тонык яңгырый, вакыт-вакыт шагыйрь артык сентименталь, тар булып китә диләр. Бу хөкемдә хакыйкать бар. Шул ук вакытта М. Әгъләмовның үз-үэенә таләпчәнлекне арттыра баруы, артык каударланмыйча, каушамыйча гына тарих белән заман, табигать белән сәнгать арасында якынлык эзләве, милли бизәкләрне үзенчә үстерергә, баетырга тырышуы хакында да әйтеп үтәсе килә. Милли нәкышләргә, үз кәеңә, җырыңа мәхәббәт чикләнгәнлек билгесе түгел, һәр халык уртак социалистик культурага, олы океанга койган елга төсле, үз байлыгын алып килә. Кәйнең, телнең, гореф-гадәтләрнең Бар үэ моңы, бар үз хисләре... ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН ф ҖИТМЕШЕНЧЕ ЕЛЛАР АВАЗЫ Ә табигать, нәфрәт, мәхәббәтнең Юк һәм булмас милли чикләре. («Өзелмәс кыллар». И. Юзеев.) Тарихчыны күбрәк халык язмышында, хәятендә урын алган олы иҗтимагый хәл» ләр, маҗаралы һәм фаҗигале вакыйгалар, сугыш күренешләре, дәүләт мәсьәләләр» җәлеп итсә, шагыйрьнең компасы, тарихи үткәнгә борылганда да, рухи дөнья байлыкларына, интеллект казанышларына юл ала. Зөлфәт ерак дәвердә туып, безнең чорда да нәфислеген, сафлыгын югалтмаган халык җыры, халык моңы белән соклана, шуннан ямь, илһам ала, Халыкның җыр мирасында уепыя^елып галиҗәнаб тарих эзләре калган, ди шагыйрь. Ерак тарих сыман серле яклар. Моңның туган иле синме бу! Нинди төшләр күреп йоклый гөлләр! Җирдә төнге гөлләр тынлыгы... Халыкның олы күңелендә туган рухи кыйммәтләр белән соклану хисе поэзиядә үз урыныңны, үз кыйблаңны эзләү ялкыны белән кушыла. Үз моңыңны табу җиңел түгел. Тамырлары аның, һай, тирәндә — Үлчәп булмый нәрсә белән дә, — дип язуы белән Р. Закиров бик хаклы. Төрле буын тетәр шагыйрьләре изге төшенчәләр, поэзиянең кеше тормышындааы урыны турында бергәләп уйланалар, сурәтле фикерләү мөмкинлекләрен киңәйтү юлларын эзлиләр. Сүз сәнгате тормыш күренешләрен яңача күрү һәм тасвирлаудан башка яши алмый. Хәзерге поэзиядә символик һәм гадәти мәгънәгә ия тормыш драматизмын һәм кеше психологиясен тулырак иңләргә мөмкинлек биргән шигъри детальнең әһәмияте үсте. Кешелекнең яшәү чыганагы, яңару символы—яңгыр яву күренеше турында язмый калган шагыйрь юктыр. Н. Арсланов, берәүне дә кабатламыйча, аңа бөтенләй башка яктан күз ташлый алган. Нәтиҗәдә татар поэзиясе яңа метафорага байый Кай диңгезгә шәлен манган бу күк, Бер туктамый сыга суларын. Шагыйрь туган җиренә, үзенә җан һәм илһам биргән туфрагына мәхәббәтен д» үзенчә әйтеп бирә белгән. Күзгә сөрмә итәр идем. Туфрагың табалмадым. Әйтергә кирәк, яшь шагыйрьләр татар поэзиясен яңа шигъри табышлар, метафоралар. чагыштырулар белән баету юнәлешендә (сүз гражданлык тәҗрибәсе, фәлсәфи гомумиләштерү киңлеге турында бармый) остазларыннан кайтыш эшләмиләр. М. Галиевнең яраткан алымы — киңәйтелгән метафора Егерменче гасырның иң тетрәткеч фаҗигасе — Ватан сугышы башланган көнне ул халык лирикасы образын яңача сынландыру аша күз алдына бастыра: Сабан туйда көрәш барган мәйданнардан Сугыш җиле әтиләрне тартып алган. Сөлгеләре — яшел чирәм өсләрендә Яраланган аккош кебек ятып калган. Бер яктан афәтнең олылыгына ишарә итеп «сугыш җиле» образы килеп керә, икенче фразеологик рәттә традицион ак сөлге сурәте яңа образның нигезенә ята. «Кая соң?» шигырендә М. Галиев күз яшен ашкынулы, дәртле чакларын исенә- яденә төшереп, сагынып, тыныч кына аккан инеш төбен бизәгән чуерташларга тиңли, хәтерне кук кабырчыкларга охшата. Кеше рухы, кеше күңеле табигать сурәтләр», дөнья гармониясе белән бизәлә, шулар фонында ачыла. Туктаусыз үзгәреп, яңарып торган чынбарлыкны, кешене тирәнрәк аңлау хасияте шигъри фикерләүнең тыгызлануын, психологик анализның тирәнәюен таләп итә. Соңгы елларда бер шигъри детальне үзәк образ итеп алып, аны метафорик рәткә үстерү тенденциясе активлашып бара. Табигый матурлыкка шактый сизгер Зиннур Мансуров . «Кул астына шәфәкъ алып кергән...» метафорасы белән иң элек тышкы дөнья матур- _ лыгын җанландыра да, табышына янәдән кайтып, тышкы күренешне «җан рухын» 5 ачу максатына буйсындыра: «Кул астына төннәр агып кергән, көннәр агып кергән а бүз булып...» Поэзиядә лирик-психологик башлангычның көчәюе аның элегрәк ирешелгән £ уңышларыннан баш тарту, чигенү яисә аларны кире кагу дигән сүз түгел. Җитмешенче елларның шигъри авазында хикмәтле сүз, яңартылган антитеза традициясе дә ы кешене яңача аңлауга һәм сурәтләүгә хезмәт итә. Мөхәррәм Каюмовның тәүге шигъ- Z ри тәҗрибәсен укып карыйк: д Ике йөрәк — ике яфрак.— Серләшеп бетми сере. Ялгыз яфрак — җансыз кошчык. Пар булса әгәр — тере. ♦ Р. Низамиев, Ә. Мәхмүдов, Б. Сөләйманов, Р. Әхмәтов, Н. Измайлова. Ф. Искән- Z дәр, А. Минһаҗева иҗатларыннан да хәзерге сурәтле фикерләүнең яңача үсә, ты- г; гызлана баруын дәлилләүче мисалларны табып булыр иде. Поэзиядә элек-электән традицияләр көче белән яңачалык арасында тартыш, көрәш бара. Бер яктан, шигырь үзенең даими, тотрыклы билгеләрен, чал гасырлар сынавын үткән традицион алымнарын, жанрлык өлгеләрен, ритмик сыйфатларын сакларга тырыша. Бу җәһәттән поэзия сүз сәнгатенең иң консерватив төрләреннән берсе. Элгәрләрнең эстетик ачышларын яңа чорның фикерләвенә, интеллектуаль үсеш < дәрәҗәсенә якынлаштыру шагыйрьдән зур осталык һәм сизгерлек таләп итә. Сәләте, “ кыюлыгы җитсә, ул таныш образларны яңача яңгырата, зиһене һәм тойгысы хыянәт о итсә, гади кабатлау юлына төшә һәм шагыйрь булудан туктый. Күзгә сарылып торган бер мисалга тукталыйк. Соңгы елларда шигъри яңгырашлы «мизгел», «кайтаваз» сүзләре актив кулланыла башлады һәм еш кабатлаудан алар үзләренең төсен җуйды Яшьләр «мизгел» сүзен һәр шигырьгә алып керүне мәҗбүри саный башладылар. Н. Измайлова аны шигырьнең исеменә чыгара («Зәңгәр кар мизгеле»), Ф. Искәндәр мизгелләрнең шавы, ярсуы турында озын итеп яза... Икенчеллек һәм кабатлану — поэзиянең иң төп дошманнары. Еш кына яңа дип укыган шигырьнең дә образлары, мотивлары таныш булып чыга Күбәләк килеп куйгач, Чәчәк ачылып көлде. ...Кеше искәрмәде. Туй күлмәген салгач, алмагач оялып куйды кояштан. Укыла, хәтергә сырылып кала. Ләкин татар поэзиясе өчен яңалык түгел. М. Галиев «Нюанслар иле» циклы (Р. Файзуллин) йогынтысында калган. Кыска шигырьдә тар мәйданда үз индивидуальлеген ача алмаган. Шәхеснең рухи дөньясында урын алырлык шигырь тормышны үзенчә күрүе һәм таныш образларны ассоциация һәм хисси борылышлар ярдәмендә яңача яңарта алуы белән характерлана. Бу уңайдан Хатип ага Госман мәкаләсендә дә кызыклы һәм гыйбрәтле фикерләр әйтелде. («Казан утлары». 1978, 5 сан.) Ә. Баянов КамАЗга багышланган шигырьләр циклында «Күктә Җидегән бу елларда экскаватор чүмеченә охшап калды» кебек яңа, матур образлар талкан, күңел сюжетының, психологик анализның мөмкинлекләрен киңәйткән. Шул ук вакытта шагыйрь элгәрләре алып кергән традиция йогынтысыннан арынып җитә алмаган. Ялгыз атлар кала ымсынып: Чабарга соң кемгә кушылып!— Шатлык һәм моң тояп, «КамАЗ»лар Яланнарда чаба, чабалар... Безнеңчә, биредә ат белән «КамАЗилар арасында каршылык күренми, яңа белән иске арасындагы тартышның драматизмы ачылмаган. Хәтер яңа аналогияләр эзли. Чаллыга багышланган шигырьдә С. Хәким дә КамАЗ янына, үткәннең бер символы итеп, атны «китереп бастыра». КамАЗда ат. Ерак бер вәкил. Көтүләрдән чабып монда кил. Үткәнең белән аерылышу — яшьлегең белән аерылышу ул. Шигырь юлларына моңсу, сагышлы хис дулкыны үтеп керә. Ләкин биредә трагизм, икегә бүленү юк. Лирик герой заманында атка зур өмет баглаган, өмет акланмаган, хәзер исә ул киләчәкнең бөек КамАЗ ягында икәнлеген аңлый. Җитмешенче еллар сурәтле фикерләве нормативлыкны һәм ясалмалыкны кабул итми, шигырьнең мәйданын һәм офыгын киңәйтүне, кеше рухына үтеп керү юлларын төрләндерүне таләп итә. Шагыйрь өзлексез эзләнгәндә, яңа бер образ, рифма табу өчен, Маяковский әйткәнчә, меңләгән тонна сүз рудасын актарганда гына чордашына эстетик ләззәт бирә алыр. Шәхси тәҗрибә чикләрен үтә елмау, бер үк мотивларны кабатлау, «икенчеллек» яшьләрнең шигъри диапазонын чикли. М. Галиев, мәсәлән, үзенең каршылыклы уйлары, ахыргача аныкланып бетмәгән хисләре турында язарга ярата («Күңелемдә адашырга яратам мин, андый чакта син чакырма мине»), буыннар алышынуны, дә- вамлылыкны берьяклы аңлый. («Китә барган саен аксакаллар, урыны буш кала — күрәбез».) Чор таләбе Илебез тарихын берсеннән-берсе гүзәл сәхифәләре белән баеткан җитмешенче еллар олы Дөнья һәм Кеше проблемасын, алар арасындагы катлаулы һәм каршылыклы мөнәсәбәтне яңача калкытып куйдылар. Бу яңалыклар сурәтле фикерләүгә, әдәби жанрлар, шул җөмләдән поэма үсешенә дә көчле тәэсир ясады. Чорыбызның әхлакый-фәлсәфи проблемаларын, кешенең заман һәм вакыйгалар белән күп яклы бәйләнешен тулы һәм масштаблы итеп сурәтләү максаты шагыйрьләрне эзләнүләр юлына алып чыкты. Е. Исаевның «Хәтер киңлеге», С. Наровчатовның «Василий Буслаев». Ю. Марцинкявичюсның «Собор», В. Соколовның «Сюжет» Д. Кугультиновның «Акыл фетнәсе». В. Федоровның «Дон-Жуанның өйләнүе». Шуку- руллоның «Ут һәм чәчәк», М. Каноатның «Сталинград тавышлары» кебек кеше һәм дөнья проблемасының мөһим мәсьәләләрен үзәккә алган үзенчәлекле поэмалары укучыга иреште. Бу әсәрләрнең үзәгендә шәхес белән җәмгыять, шәхес белән табигать арасындагы мөнәсәбәт, кешенең дөнья каршындагы әхлакый бурычы, рухи халәтенең баюы мәсьәләләре тора. Татар поэмасы да бер урында таптанмый. С. Хәкимнең «Дәверләр капкасы» Р. Харисның «Җитмеш икенче ел икмәге», «Рәссам». Р. Фәйзуллинның «Көрәшчеләр» Р Мингалимовның «Күз карасы», «Юл өстендә тургай». И. Юзеевның «Өзелмәс кыллар» кебек соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләре эпик жанрның чорны һәм рухи дөньяны тасвирлау мөмкинлекләре чикләнмәгән икәнлекне исбат итте. Хәзерге укучыны озын-озын тасвирый поэмалар белән шаккатыруы кыен. Хикмәт вакытның кыйммәте артуда гына түгел, ә укучының интеллектуаль үсешендә, фикерләүдә барлыкка килгән прогресста. Укучы мөмкин чаклы тар мәйданда ачылган олы фикер, кичереш тирәнлеге таләп итә. Сүз осталары поэманы иҗтимагый тормышка, кешенең рухи дөньясына, зиһен эшчәнлегенә якынайту юлларын эзләп, бай традициягә, сөйләм теленә, ритмик иреклеккә, метафорага киң таяналар. Поэзия турында сөйләшүне башлап җибәргән диалогта поэма тукымасында барлыкка килгән яңалыклар турында кызыклы фикерләр әйтелә: «Поэма хакында әдәбиятчылар күптәннән бәхәсләшәләр. Ләкин бер төгәл фикергә килгәннәре юк, ихтимал, килә дә алмаслар... Чөнки яңа әдәби күренешләрнең әледән-әле хасил булып торуы да ниндидер бер тотрыклы нәтиҗәгә килергә ирек бирми... Хәзер безне поэманың классик төшенчәсе канәгатьләндереп бетерми, ә яңа формалары турында фикер туплап бетерә алганыбыз юк». һәр эзләнүчән шагыйрь поэма үсешенә үзеннән өлеш кертә. С. Хәким тарих белән бүгенге арасында җанлы җепләрне эзли, романтик экспрессив алымнарны киң ♦ ләштерү ярдәмендә аңларга омтыла, эчке монологка киң таяна. Роберт Әхмәтҗанов шигърияттә фәнни фикерләү алымнарын яңгырату рухы белән яши. Драма жанры ачышларына, үтә шартлы алымнарга таянып язылган фәлсәфи- әхлакый поэмалар авторы И. Юзеев «Өзелмәс кыллар» исемле лирик-психологик әсәр язып чыкты. Биредә яшьлек поэмасы «Таныш моңнарвның лиризмы «Тынлык белән сөйләшү», «Соңгы сынау» поэмаларының уйлану, эзләнү пафосы белән кушыла. Поэмада сүз автор — лирик герой исеменнән бара. Ул — замандашына һәм туачак буыннарга әйтер сүзе, бүлешер тәҗрибәсе, «гомер көен» үз аңлавы булган, җитлеккән шәхес. «Актык көчем җыеп тауга мендем: ниндидер бер нечкә кыл тартты...».— ди ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп. Лирик герой кеше өчен иң газиз төшенчәләр арасыннан ө*Сет, мәхәббәт, нәфрәт, иҗат кебек «тормыш кылларын» аерып ала калкытып куя, аларны гомумиләштерелгән символик образлар дәрәҗәсенә күтәрә. Поэма Концерт залы — концлагерь. Консерватория — зиндан. Көй уйнаган куллар — курокта. Ярын кочкан куллар — курокта. Шагыйрь фикер эшчәнлеген, кичереш динамикасын, кеше психологиясен тулырак ачу юлларын эзли. Рухи халәттәге өермәле, шашкынлы хисләр басымы тәэсирендә тышкы дөньяны башкача, ачу максатына буйсына: өлешчә «бозып» күрү алымы да «җан диалектикасын» — Ул юк. — Ул юк. Күзалларым — талган, Кап-карадыр Декабрьның салкын ак кары. Шагыйрьнең игътибар үзәгендә — рухи сфера, замандашының фәлсәфи-әхлакый эзләнүләре, сагышлары, табышлары, борчулары. Идеалын укучысына тулырак ирештерү нияте белән автор төп фикерен кат-кат тәкрарлый. Урыны белән киңәш бирү дидактика юлына да баса. Вилданнардан калган шушы кылны Саклагыз сез. яшьләр, өзмәгез... И. Юзеев аллитерация, ассонанс, рефрен, авазлар уйнату кебек сурәтлелек алымнарыннан мул файдалана. «Өчәү чыктык ерак юлга...» поэмасында ул суз-аваэ яңгырашын композицион өлге итеп үстергән иде. Соңгы поэмада да шул юнәлештә эзләнүләр дәвам итә. Ләкин вакыты белән ул ясалма контрастлылык, шәкли охшашлык белән мавыгып, чама хисен югалта: «Диң-даң. Диң-даң. Миллион гомерләрне биреп алган иреккә дан». Чынлыкта бит сүз олы фаҗига, азат тормышның кадере — кыйммәте хакында бара. Бу очракта какофония урынсыз. Р. Харисның «Рәссам» поэмасы детектив романнар шикелле эффектлы деталь белен башланып китә: «Сарафанын салды да көтмәгәндә бөтенләй ялангач калды. » Шагыйрь гомумән предметлы сурәткә, тыгыз, мускуллы тропларга, төсле буяуларга өстенлек бирә. «Гүзәл тән» дип исемләнгән беренче бүлекчәдә ул табигый матурлыкка, хатын-кызның чибәрлегенә, тән гармониясенә дан җырлый, шуңа тиң сурәткуллана, Р. Фәйзуллин замандаш характерында үзгәрешләрне публицистик гомуми- 3 ның композициясен дә дүрт «өзелмәс кыл» билгели. Вәхшилеккә, явызлыкка, сугышка нәфрәт контрастлы антитеза, мәгънәле күренешләрне янәшә кую алымы ярдәмендә чагылдырыла пәр, җисемле детальләр эзли („Яшерен теләк тулы серле кузләр», «Эретеп иркәли торган серле күзләр»). Әсәрнең структурасы катлаулы образларга, ассоциатив сурәтләргә киң юл ача. Бер яктан, шагыйрь мәшәкатьле олы дөньяны җисемле, предметлы, аһәңле образлар ярдәмендә реаль бөтенлегендә тасвирласа, икенчедән, ул шул ук күренеш-хәлләрне рәссамның сурәтле кабул итүендә күз алдына бастыра. Гүзәл кыз һәм аның киндердәге сыны, рәссамның табигый сынга һәм үзенең иҗат җимешенә мөнәсәбәте, сугыш һәм художникның афәтне күзаллавы бергә аралашып зиһенне зирәкләндерерлек, хисне хәрәкәтләндерерлек шактый катлаулы структур һәм стилистик бердәмлек тудыра. Шагыйрь рәссамның рухи дөньясына, фикерләү рәвешенә тирән үтеп керә алган. һәр төсне кырыкка яра белүче, һәр сызыкта җан хәрәкәте сизүче. һәр хәрәкәттә кырык мәгънә күрүче күзләр Сокланудан каушап калдылар, Беравыкка йомылудан туктадылар. «Рәссампнан эзлекле, тасвирый скАкет эзләү дөрес булмас иде. Аның үзәгендә кичереш динамикасы, шәхеснең тормыф һәм үзе турында, рухи яңарышта сәнгатьнең роле хакында уйланулар ята. Р. Харис дәвернең катлаулы проблемаларын калкытып куя алган. Әсәрне мәгълүм бер художник истәлегенә генә багышлау, физиологик детальләр белән артык мавыгу кебек үк, поэманың офыгын тарайта, яңгырашын чикли кебек. Р. Мингалимовның «Юл өстендә тургай» поэмасының төп иҗади принцибы — конкрет сурәт аша олы проблемаларга хәрәкәт. Шагыйрь үзен борчыган вакыйга- хәлләр, Татарстаны, туган җире турында түкми-чәчми сөйләп бирү юлына басмый, әһәмиятсез, төссез нәкышләрне сурәткә кертми, заманны үз шәхси кабул итүе аша иңләргә омтыла. Табигать күрке, матурлык символы тургай җыры, тургай моңы турындагы сөйләм чорыбызның олы шатлыклары һәм авырлыклары турында уйланулар га кушылып китә. Поэманың үзәк хөкеме Вакыт агышы турында фикер йөртү белән бәйле. Шагыйрь Вакытка мөнәсәбәтен берсен-берсе кысрыклап һәм ачыклап килгән катлаулы образлы рәтләр аша ача. Дөнья тизлегенә иярә алмаучылар да бар. Берәүләр «канатсыз кош булып утырып кала, ятып кала башсыз яу булып...», икенчеләре «ак күбеккә баткан ат кебек...» төшеп кала. Шул уйланулардан соң шагыйрь җитди нәтиҗә чыгара: Бүген алган тизлек бүген ярый. Яңа тизлек кирәк иртәгә. «Юл өстендә тургай» сыйдырышлы детальләргә, лирик чигенешләргә бай: «Шомырт чәчәкләре ап-ак дәрья, ак дәрьяда хыял көймәсе». «Хыял көймәсе» метафорасы халыкның иҗтимагый тарихын иңләргә («хәрабәләр арасына посып, поэмасы килгән, эпосы»), тормышның кыйммәте, туып-үскән җирнең яме хакында уйлануларга алып чыга. Тургай җыры туган ил җыры белән кушыла. Карап үткән өч әсәр арасында мәгълүм уртаклык та бар. Поэмада лиризмның көчәюе, сурәтле фикерләүнең баюы, күләмнең кыскаруы күз алдында. Шуның өстенә анда лирик герой үзәк фигура булып бара, шигъри деталь гомумиләштерүгә алып килә. Поэма тукымасында барлыкка килгән структур һәм стилистик үзгәрешләр борынгы жанрның яңаруы, чор таләпләренә, кешенең заманча фикерләү үзенчәлекләренә якынлаша баруы турында сөйли. Поэманы башка жанр алыштыра алмый. «Ясалмарак поэмаларга караганда төзек шигырь цикллары күбрәк ошый төшә»,— дип, бер жанрны икенчесенә каршы куюы белән Р. Фәйзуллин хаклы түгел. Уртак идея, хис тирәсендә берничә әсәрне берләштергән, лирик шигырь белән поэма арасында торган лирик цикллар сәнгатьнең, әдәбиятның төрле жанрлары үзара аралашуы, синтетик фикерләү җимеше буларак туа. Алар поэма үсешенә дә уңай тәэсир ясады, әмма аны кысрыклап чыгармадылар Начар жанр юк. Начар әсәрләр генә бар. һәр уңышлы әсәр жанрны үстерә. Кешенең акыл һәм рухи үсеше таләп иткәнчә, поэманың үсешендә дә киләчәктә яңадан-яңа үзгәрешләр туар, әмма шигъриятнең романы, эпосы — поэма яшәүдән туктамас, юкка чыкмас. Сүзне шигырьгә бирик Елганың башы, йортның нигезе, һәр эшнең башлангычы була. Шуңа күрә хәзерге поэзия турында сейләшүне башлап җибәргән мәкаләне дә фикер уятырлык, хисне хәрәкәткә китерерлек җирлек дип кабул итәргә тырышасың. Әйтергә кирәк И. Нуруллин белән Р. Фәйзуллинга диалог формасы хәзерге поэзиягә мөнәсәбәтләрен анык һәм төгәл итеп ачып салырга, үзләрен борчыган мәсьәләләрне, теге яки бу күренешкә мөнәсәбәтләрен калкытыбрак куярга мөмкинлек биргән. Авторлар шигъри байлыгыбызның хәзерге торышы, барыр юллары турында уйланып, борчылып һәм куанып язарга омтылалар. Ләкин бу мәкаләне өлгө итеп алып хәзерге поэзия хакында җитди сүз алып баруы кыен. Авторлар шигъри әсәрләр һәм аларның иҗатчылары турында конкрет анализны, бергәләп бәхәсләшердәй, киңәшләшердәй проблемаларны читләтеп үтеп поэзия турында гомуми фикер йөртү юлына басалар. «Аңлаешлы» һәм «аңлаешсыз» шигырьләр яки поэзиянең гражданлык йөзе» дип исемләнсә дә. хөрмәтле тәнкыйтьчеләр атаманың икенче, төп өлеше турында онытып, матбугатта күп тапкырлар күтәрелгән, чынлыкта «локаль» бер проблема — шигъри фикерләүнең бер хасияте турында бәхәскә кереп китәләр һәм ахыр чиктә сүзне күбрәк поэзияне шәхси кабул итүләре турында алып баралар, шул җирлектә «конфликтлы» яисә «проблемалы» ситуация тудыралар. Ибраһим аганы «буразна» гомуми теория ярларына алып чыга. Ул Г. Кутуйны футуристлар. К. Нәҗмине имажинистлар лагерена теркәп, алар белән «бил алышу-га көчен сарыф итә. Р Фәйэуллин да үз «хоббиына» турылыклы кала. Ул хәзерге поэзия турында сөйләшүдән бүленеп, тәнкыйтьнең торышы турында фикер йөртүгә кереп китә Поэзия тәнкыйтенә мөнәсәбәтен кайта-кайта ачыклый. «Минемчә әле тәнкыйть шигъриятебезнең үсү тенденцияләрен ачыклау барыр юлларын билгеләү процессында үз ролен үтәп җиткерми шикелле Тәнкыйтьченең шагыйрьне ничек язарга өйрәгә алуына шикләнәм мин, ә булышуга килсәк, ул чын мәгънәсендә булыша алыр иде Бу җәһәттән безнең бүгенге тәнкыйтьчеләребез үзләренең төп миссияләрен үтәп бетермиләр шикелле... Мин үзем бүгенге поэзия тәнкыйтьчеләренең фикри ярлылыкларына хәйран калам». Р Фәйэуллин Галимҗан Ибраһимовның яшьлегендә язган үзенчәлекле, әмма поэзиянең төп көчләренә бәясендә субъектив позицияле «Татар шагыйрьләре» китабына югары бәя бирә һәм шундый нәтиҗә ясый: «һәрхәлдә шуңа охшашлы «тере» хезмәтне күргәнем юк әле минем». Бу логикага ияреп, аны дәвам иттерсәк, Тукайдан соң татар поэзиясе «тере» шагыйрьне бирә алганы юк дип кенә раслыйсы кала Тәнкыйть киң катлау укучы өчен языла. Гадәти укучы тәнкыйтьтән әдәби процесска объектив идеяэстетик, әхлакый бәя бирүгә, яңа әсәрләр, яңа исемнәр ташкынында «адашып» калмаска өйрәнә. Ә язучы тәнкыйтьне күбрәк үз эстетик үсеш дәрәҗәсеннән. шәхси иҗат тәҗрибәсеннән, зәвыгыннан килеп бәяли. Икенче яктан шундый бер закончалык турында да онытырга ярамый. Олы тәнкыйть олы әдәбият белән бергә туа. янәшә атлый, аңа юнәлеш бирә. Пушкин. Лермонтовлар иҗатына объектив бәя бирә алырлык Белинский. Добролюбов кебек талантлар үсеп чыга. Г. Ибраһимов. Ш. Камал, һ. Такташ. X. Туфаннар иҗаты Г. Сәгъди. Г. Нигъмәти, Г. Гали кебек тәнкыйтьчеләрне рухландыра, илһамландыра Бүгенге татар поэзиясенең намусы булырлык шагыйрьләр бар икән, аларга лаеклы тәнкыйтьчеләре дә күтәрелер. Тәнкыйть чыннан да хәзерге поэзиянең көчен, матурлыгын, шигъри яңалыгын ачып җиткерә алмый әле. Талантларны вакытында күтәрә белү бу жанрның изге бурычы. Тәнкыйтьне аклау ниятем юк Ләкин поэзия турында башланып киткән фикер алышуны тәнкыйтьнең сыйфаты, өлгерлеге турында сөйләшүгә борып кую шулай ук дөрес булмас иде. Йомгак урынына әйтосе килгән фикер шул; поэзиябезнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышуда катнашучылар үзәк проблемалардан читкә чыгып китмәсеннәр иде. Хәзерге поэзияне, аны әйдәп баручы теп көчләрнең эзләнү — уйлануларын ачыклау эчен «сүзне шигырьгә бирик»! Хакыйкатьне шуннан эзлик!