Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИР АСЫЛЫ — ИЛГӘ ТАЯНЫЧ

Иллө инде тарихны өйрәнүче булганга, музейларда йөрергә яратам — үткән чорлардан сакланып калган һәр экспонат, әйбер яки фоторәсем миңа бик кадерле. Озаграк карап торсам, алар җанланып китәләр кебек. Татарстан Дәүләт музеенда йөргән көннәрнең берендә зур гына фото янында тукталып калдым. Рәсемдә таныш кешеләр: хезмәтләре белән тарихка кереп калган дәүләт эшлеклеләре, партия безнең күренекле җитәкчеләре. Араларында якташларыбыз да бар. Шуларның берсе — заманын да Татарстан республикасының Халык Комие сарлары Советын җитәкләгән Хаҗи Заһидулла улы Габидуллин. Кыю һәм тәвәккәл кеше, зирәк акыллы дәүләт эшлеклесе, киң эрудицияле галим. Бик күп мәкаләләрен, речьләрен, докладлары'п. фәнни хезмәтлә рен укыганым бар. Ә үзе. барыннан да элек, иң гади бер кешедер кебек. Чыннан да. нинди булды икән соң ул? Шул ук стенд янына шактый калку буйлы бер карт килеп басты. Йөрешскыяфәте белән хәрбиләрне хәтерләтә төз гәүдә, хәрәкәтлә ре җиңел һәм төгәл. Ул да мин карап торган рәсемгә текәлде. — Беләсезме, биредә минем яшьлек дустым бар. Шуның белән очрашырга киләм мин бу залга... — Танышыйк булмаса. — дип аңа кул суздым, исемемне әйттем. — Мин Петухов булам, — диде карт. — Михаил Васильевич дип тә зурлыйлар. Үзем отставкадагы офицер. Тумышым белән Көңгәр ягыннан. Ишеткәнегез бармы?.. — Көңгәр ягыннан?.. Димәк, сез Хаҗи Габидуллинның якташы. — Якташы да, классташы да. Бер класста укыдык без Хаҗпәгь- зам белән. Тулы исеме шулай иде аның. Сүз бик тиз ялганып китте һәм беребез дә аны өзәргә ашыкмадык. Хәтере шәп икән картның. Икәүләшеп Хаҗи Габидуллинның тормыш юлын күңелдән кичердек. — Кечкенәдән үк таза, зирәк малай иде Хаҗиәгьзам, — дип башлады сүзне Петухов. — Сережа Седов белән бер партада утырдылар. Дүрт класслы шәһәр училищесында. Хаҗиәгьзам — өлгер, кыю, шук. Коңгырт күзләре сине үтәли күрә сыман. Ачулы чагында ул күзләргә чалынмаска тырыш — көйдереп алуы ихтимал. Ләкин бу ут борчасы беркемне дә урынсызга рәнҗетмәде. Малайлар арасында һәр- кайчан калай әтәчләр дә була бит. Безнең класста да бар иде алар. Тәнәфес вакытларында шулар үзләреннән кечкенәләргә каныга, алар- ны кыерсыта. Мондый чакларда инде Хаҗиәгьзам чәчрәп чыгар, нәниләрне һич рәнҗеттермәс иде. Абыйсын да хәтерлим: сугыш чукмары инде! Кулы кая төшкәнен белми. Ә монысы, кечкенәрәк булса да, төптән уйлап эшли. Үз дигәнен булдырмый калмас, инанган фикереннән кайтмас. Ихтыяр көче зур иде. Ул ничектер берчакны хәтта өч-дүрт көн укырга килмәде. Малай, һичшиксез, ниндидер гаделсезлеккә каршы протест белдерергә уйлаган булса кирәк. Кыюрак укучылар бездә моны шулай эшли иде. Без, Хаҗиәгъзамның классташлары, сирәк булса да аларның өенә барып йөрдек. Аның әтисе — Заһидулла ага — мулла иде. Дин башлыгының йортына рус малайларының килеп йөрүен мәхәллә халкы хупламагандыр, билгеле. Тик Заһидулла абзый безгә караңгы чырай күрсәтмәде. Хәер, бик үк ачылып китмәде кебек. Русча сөйләшүе— тел тидергесез иде: матур, дөрес! Гарәп-фарсы телләрен дә су урынына эчә дип сөйләделәр. Укымышлы кеше булган, күрәсең. Өйләренә татарча гәзитләр дә, русча басмалар да килә иде. Улларын да шәһәр училищесына русча укырга кертте. Шулай да Хаҗиәгьзам белән әтисе арасында ниндидер упкын бар иде шикелле. Малай соң- га таба тикмәгә генә әтисе йортын ташлап китмәгәндер. Шул, өч-дүрт көн дәрескә килмәгән Хаҗиәгъзамны әтисе класска алып керде. —• Иптәшләрең алдында тезлән!.. Тезлән дә гафу үтен! — дип таләп итте мулла. Хаҗиәгьзам аның кимсеткеч әмерен үтәргә уйламый да. Без дә, тезләнә генә күрмәсен дип, ут йотып утырабыз. Чөнки кем алдында булса да бил бөгүне җенебез сөйми, аны хурлыкка, куркаклыкка саныйбыз. — Тезләнмим! — Хаҗиәгьзам, иреннәрен кысып, мөгаллим өстәле янында басып торуында булды. Күзләре уттай яна. Әтисенә ачу белән карый, әмма ярсуын эчкә йота.— Тезләнмим! —дип кабатлады ул. Барыбыз да җиңел сулап куйдык. Әйттеме, сүзендә тора инде безнең Хаҗиәгьзам. Әтисе дә аны тезләндерә алмаячагын аңлады, талышын йомшарта төште: — Иптәшләреңнән гафу үтен!.. — Алар алдында гаебем юк минем! Шулай ярып кына салды малай. Укытучы аңа урынына утырырга кушты. Бу вакыйгадан соң аның күңелендә нинди үзгәреш булгандыр — өзеп әйтүе кыен. Тик ул җаны-тәне белән укуга ябышты. Яхшы укыды. Сочинениеләрне шул хәтле матур итеп яза торган иде — әдәбият укытучыбыз Михаил Ефимович Дьяконов барыбызга да аның эшләрен үрнәк итеп күрсәтә килде. — Әдәбиятны уйлап укырга кирәк, туганкайлар, — дип сөйләргә ярата иде ул. — Күңел ачу өчен генә китап актарып утырмагыз. Сочинение язганда да башны нык эшләтү шарт. Моңа әнә Габидуллин- яан өйрәнергә була. Ятлаганын түгел, аңлаганын яза ул... Күп укый иде Хаҗиәгьзам. Пушкин, Некрасов шигырьләрен яттан сөйли башласа — авызыңны ачып тыңлыйсың. Тарих китапларын да кулдан төшермәде. Бу фәнне безгә Надежда Васильевна Федосова укытты. Император хәзрәтләре дип авыз суларын корыта торган кеше түгел, киң карашлы акыллы укытучы иде. Патшалар, тәхетләр турында сөйләгәндә көлемсерәп кенә: — Искә алыгыз, туганкайлар: Рим императорларын тәхеткә ходай утырткан да булсын ди... Ә кем бәреп төшергән аларны?.. Шул турыда уйлангаларга кирәк ләбаса, — дип читләтеп кенә булса да безгә акны-караны аңлатырга тырыша иде. Күрәсең, Надежда Васильевна тарихны тудыручы көчләрнең патшалар булмавын төшен- ф дерергә теләгәндер. Хаҗиәгъзамны бик тә якын итте ул. Аңа өйдәге у китапханәсеннән алып укырга да рөхсәт итте. Бу бәхет һәркемгә дә 2 тими иде. * Михаил Васильевичның бу сүзләре күз алдыма икенче бер күреи нешне китереп бастырды. 1926 елның январь көннәре. Салкын кич. Казандагы эшче клуб- к ларының берсендә алма төшәрлек тә урын юк. Зур предприятиенең ‘ коммунистлары, комсомоллары, партиясез эшчеләре җыелышка кер- ® гәннәр. Клуб эче ялт итеп тора. Шәһәрдә яңа электр станциясе эшли £ башлаган, аңа Татарстан республикасының III еллыгы исеме бирел- * гән. Күп дигәндә унлы лампа яндырып яшәгән төбәктә электр стан- х циясе хәтле зур предприятиенең ходка җибәрелүе, билгеле инде, һәр- ф кемне куандыра. и Трибунада озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, ачык йөзле ир кеше, о Яше утызлардан артык булмас. Ул Совет илен индустрияләштерү гу- рында сөйли. Большевиклар партиясенең XIV съезды бу өлкәдә га- t; җәеп зур перспективалар билгеләгән. Эшчеләр клубы трибунасыннан “ шул хакта ялкынланып сөйләүче оратор әле күптән түгел генә Мәс- . кәүдән кайткан. Татарстан коммунистлары аны — Хаҗи Заһидулла * улы Габидуллинны — шул съездга делегат итеп сайлаганнар, вүген ул — республиканың Халык Комиссарлары Советы Председателе — Казан эшчеләренә, партия һәм совет активына ил һәм Татарстан хәл итәргә тиешле бурычларны аңлата. Ораторның фикерләре тыелгысыз чишмә булып агыла. Русча сөйли, акцент дигән нәрсәнең эзе дә юк. Катлаулы мәсьәләләрне дә гади итеп аңлата белүе, ил экономикасы үсешен, Татарстанда промышленность хәлен анализлавы — барысы да тыңлаучыларны әсир итә. Үткен күзләре бүгенгене генә түгел, илнең һәм республиканың киләчәген дә күрә шикелле. Әйе, егерме җиде яшендә үк Татарстан кебек зур автономияле республиканың хөкүмәт башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелү өчен оештыра белү таланты да, политик карашларның киңлеге дә, тарихны сиземләү дә, халыкның тормышын һәм рухи халәтен аңлау да кирәк бул гандыр, әлбәттә. Петухов үз хикәясен дәвам иттерә: — Көңгәр шәһәр училищесын без 1914 елда тәмамладык. Июнь башында аттестатлар тапшырдылар. Төрлебез төрле якка таралыштык. Шуннан соң Хаҗиәгъзам белән тагын ике тапкыр очрашу насыйп булды. Унсигезенче елны үзегез дә чамалыйсыздыр инде: җилле-давыллы, күкрәүле-яшенле чак. Мин тимер юлда эшли идем. Хаҗиәгъзам да шул тирәдә — товар конторасы эшчесе... Әйе, бу елларда ул тимер юлчылар белән чыннан да якыннан аралаша. Тормыш иптәше Зәйнәп ханым бу хакта менә нәрсә яза: «Хаҗи үзенең яшьлек елларында төшкән фотоларын бик кадерләп саклый иде. Тимер юлчы формасы киеп төшкән рәсеме аның өчен аеру ча кадерле булды, чөнки ул —Көңгәрдә яшерен революцион эш алып барган тимер юлчылар арасында йөргән көннәрнең истәлеге. Шул ук елларның ядкаре булып кызыл тышлы партизан кенәгәсе дә саклан ды...» Социаль гаделсезлеккә каршы көрәшү теләге Хаҗи Габидуллин- ны социал-демократларның яшерен түгәрәгенә китерә. Ул тимер юл эшчеләре арасында большевистик матбугат органы — «Голос самого рабочего» газетасын тарата, аларга социал-демократларның карашын аңлата. Татар эшчеләренә туган телләрендә, русларга русча сөйли. — Аның большевиклар белән якынлыгы сизелә иде, — дип тагын ялгап алып китте Петухов. — Унсигезенче елның июль аенда без комсомоллардан сугышчан отрядлар оештырдык. Хәвефле чак иде бит — әзер торырга кирәк булды. Беркөнне Хаҗиәгъзам безгә килеп керде. Мәктәп елларын, классташларны ,укытучыларыбызны искә алдык. Революция давылы төрлебезне төрле якка тараткан иде. Хаҗиәгъзам, сүз арасында гына итеп, комсомол отрядлары турында сорашты. Мин аңа ышана идем — нибарын сөйләдем. Ул бик сөенде. «Отрядларыгызны ныгытуда без дә булышырбыз», диде. Без дигәне большевиклар оешмасы булырга тиеш. Моны мин соңрак кына аңладым. Үз тормышы хакында сораша башлагач: — Әти йортыннан киттем мин, — диде. — Нигә, сыешып булмадымыни? — Яңа дөнья иске йортка сыймый икән шул, — диде Хаҗиәгъзам. Бу мизгелдә ул бик җитди иде. — Ә абыең? Ул кайда? — Ул безнең кыр чәчәге түгел... 1916 елда солдатка алынгач, прапорщиклар мәктәбендә дә Хаҗи революцион эшен дәвам иттерә. Сусаган җир яңгыр көткәндәй, солдатлар күңеле хаклык сүзен ишетергә зар-интизар булып беткән. Андый сүзне бары тик большевиклар гына әйтә. Габидуллин аларның исеменнән сөйли, солдатларга җир. ирек, солых турында аңлата, бу мәсьәләләргә Ленинның карашын төшендерә. Әлбәттә, мондый «көфер» сүзләр ачыктан-ачык сөйләнми. Әмма алар тиздән шытым -бирәчәк туфракка төшәләр. Февраль революциясеннән соң прапорщик Габидуллин Көңгәр шәһәр советы члены итеп сайлана. 1917 елның 7 апрелендә аның большевиклар партиясенә керүе рәсмиләштерелә. Россия өстендә революция давыллары дулаган көннәрдә ул Төмән якларында сугышчан эш башкарып йөри. Аны мөселман хезмәтчәннәре арасында аңлату эшләре алып бару өчен җибәрәләр. Бу вакытта Хаҗи Габидуллин партиянең губерна комитеты члены да була. Димәк, сабакташы Михаил Петухов белән икенче тапкыр очрашкан чакта инде ул көрәштә чыныккан, идеологии эштә тәҗрибә тупларга өлгергән большевик-революционер итеп саналырга хаклы. Чәй янында сөйләшеп утырганда, Хаҗи Габидуллин сабакташының да күңел кылларын чирткә- ләп карый: — Большевикларга мөнәсәбәтең ничегрәк, Миша? — дип сорый ул. — Ни уйласаң да дөресен әйт, миннән шикләнмә. Михаил Петухов шактый уйланып торганнан соң гына фикерен әйтә: — Дөньяны яңартучылар шулар булмасмы икән дип уйлыйм. Дөресрәге, өметләнәм. Габидуллин аңа дустанә карап елмая: — Төтенең туры чыга, Миша. Дөньяны яңартыр төп көч — большевиклар. Син ялгышмыйсың. Тик өметләнергә генә түгел, инанырга кирәк моңа. Күреп торам, җаның большевиклар ягында. Партиягә керергә вакыт сиңа. Ул, рәхмәт әйтеп, өстәл яныннан тора, да, Михаилның әнисе белән саубуллашып, урамга атлый. Сабакташы аны озата чыга. Хаҗиның өстендә тимер юлчылар формасы: кара пинжәк-чалбар. Пинжәк яка сына җете-кызыл петлицалар тегелгән. Ак металл төймәләре елык- елык итә. Яратып кия бу форманы Хаҗи. — Кигәнең эшче киеме булгач, башың да эшче хәсрәте белән тула икән, сабакташ. Я, ярый, мин әйткәнне онытма... Хуш!.. — Хуш, Хаҗиәгъзам! Тагын күрешергә насыйп булсын! ♦ Ә сабакташларның кабат очрашуы тиз генә булмый. Гражданнар * сугышының утлы өермәсе Хаҗи Габидуллинны илнең төрле якларын- = да йөртте. Аңа берсеннән-берсе катлаулырак, җаваплырак эшләр йөк- < лиләр. р Мәгълүм ки, 1918 ел җәендә революция һәм Совет властеның яз- ё? мышы Көнчыгыш фронтта хәл ителә иде. В. И. Ленин нәкъ шул хә- = тәр чакта: «Хәзер революциянең бөтен язмышы бер картага салын- 3 ган: бу — Казан — Урал — Самара фронтында чехословакларны тизрәк җиңүгә ирешү. Бөтенесе шуңа бәйләнгән», дип язды. Шундый авыр көннәрдә партия Габидуллинны Казанда эшләргә л җибәрә. Август аенда исә Казанга чехлар керә. Алар партия һәм со- = вет активистларын кырырга керешәләр. Мулланур Вахитов һәлак ите- ф лә. Габидуллин да кулга алына һәм төрмәгә утыртыла. Тоткыннар- а ның гомере кыл өстендә була. Кызыл Армия частьләренең Казанны о тиз азат итүе генә бик күпләрне үлемнән коткарып кала. Хаҗи Габидуллинның шуннан соңгы язмышы Кызыл Армия бе- =; лән бәйле. Унсигезенче елның сентябрендә аны Астрахань шәһәрендә- “ ге Икенче Мөселман полкының командиры итеп җибәрәләр. Бу хәр- - би часть ак казаклардан торган дивизиягә каршы канлы бәрелешләрл дә катнаша. Тигезсез сугышларда Габидуллин тәҗрибәле һәм талантлы командир буларак таныла. Полк командирының шәхси батырлыгы һәм үрнәге сугышчыларны канлы бәрелешләрдә дошманны җиңәргә рухландыра. 1919 елда инде аны атлы полкның хәрби комиссары итеп билгелиләр. Озакламый, ул чакта данлыклы булган 11 нче Петроград дивизиясенә дә комиссар итеп Хаҗи Габидуллин җибәрелә. Ә егерменче елдан ул Казандагы кавалерия курсларында комиссар була, сугышчылар арасында идея-политик эш алып бара. Егерменче ел ахырында яулардан хәтәррәк булып ачлык килә, һәр тарафта — сугыш калдырган җимерекләр, хәрабәләр. Шуларга тагын яшеренеп яткан сыйнфый дошманнарның мәкерле эшләре өстәлә. Алар социалистик дәүләтнең милкенә кул сузалар, талау һәм үтерүләр белән шөгыльләнәләр. Совет власте органнары сыйнфый дошманнарның бу явыз эшләренә каршы кискен көрәш алып барырга мәҗбүр. Мондый шартларда милициягә аеруча җаваплы эшләр башкарырга туры килә. Партиянең Татарстан өлкә комитеты республика милициясен ныгыту, аңа җитәкчелекне яхшырту турында кайгырта. Габидуллинны да, Кызыл Армия сафыннан кайтарып. ТАССР милиция начальнигы итеп билгелиләр. Бер үк вакытта аның кандидатурасы Татарстан АССР Эчке эшләр Халык Комиссарының урынбасары итеп тә раслана. Бу җаваплы эшләрне ул иң авыр вакытларда — 1924 елга кадәр башкара. — Аның белән өченче тапкыр очрашуым да шушы чорда, дөресе. 1921 елда булды, — ди Петухов. — Мин тнмер юлның тәэминат бүлегендә эшли идем. Телеграмма бирергә дип телеграфистлар бүлмәсенә керсәм, ни күрим: Хаҗиәгъзам тора. Өстендә озын шинель, башында йолдызлы шлем, ягъни буденновка. — Кайлардан җил ташлады болай? — Татарстан республикасыннан, Миша. Мин шунда хәзер... Өстемдә шинель булгач, хәрби кеше инде мин. Ә хәрбиләр, үзегез беләсез, ни эшләп йөргәннәрен сер итеп сакларга өйрәнгәннәр. Телеграмма бирергә кердем менә. Казанга кайтып барышым. Егерменче-егерме дүртенче еллар арасында Хаҗи Заһидуллович республикада барган зур эшләрнең үзәгендә кайнаган. Аның бу эш- чәнлеге партия характеристикасында менә ничек бәяләнә: «Оста җитәкче, эшне бөтен киңлегендә колачлый ала һәм аны башкару өчен кирәк булганның барысын да үти... Киң карашлы, иптәшләренә мөнәсәбәттә принципиаль... Энергияле һәм үз сүзендә торучан...» Эчке эшләр Халык Комиссариатында эшләгән чагында Хаҗи Габидуллин ТАССР дәүләт органнары һәм төрле идарәләрнең эшчәнле- генә багышланган зур доклад әзерләгән. Алда республика оешмаларының һәм җирле органнарның, шулай ук комиссариатларның хокуклары һәм бурычлары төгәл билгеләнә. Бу хезмәтендә Хаҗи Габидуллин дәүләт эшлеклесе һәм галим буларак ачыла. Бу. әлбәттә, республиканың җитәкче органнары тарафыннан тиешенчә бәяләнә. Партиянең V Татарстан өлкә конференциясе 1922 елда ук инде Хаҗи Габид ул линны РКП (б)ның өлкә комитеты члены итеп сайлый. Ә 1924 елның апрелендә ул Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы Председателе итеп билгеләнә. Мәгълүм булганча, ул елларда республикабызның партия һәм совет органнарына, хуҗалык һәм культура үсешенең төп мәсьәләләрен хәл итү белән беррәттән, идеологии көрәш фронтында да зур эш алып барырга — бер яктан бөекдержавачыл шовинизмга, икенче тарафтан җирле буржуаз милләтчелеккә каршы көрәшергә туры килә. Шул ук вакытта солтангалиевчеләр һәм республика партия оешмасындагы «уң» һәм «сул» группалар да баш калкыталар. Шушындый кискен көрәштә Габидуллин милли мәсьәләдә ленинчыл принципларны тормышка ашыра. 1923 елның 20 июлендә, мәсәлән, өлкә киңәшмәсендә ул, конкрет фактларга таянып, Солтангалиевнең партиягә һәм советка каршы эшчәнлеген фаш итә. Тарихка күз салып, аның 1918 елда ук инде «рус оешмасыннан» аерылырга һәм сепаратистик милли-буржуа партия булдырырга омтылуын раслый. Бу ымсынуларның чын битлеген ачып, X. 3. Габидуллин Татарстан коммунистларын «уң» һәм «сул» тайпылышларга каршы бердәм көрәшкә чакыра. Совнарком председателе (1924—1927 еллар) бер үк вакытта республикада оештырылган Экономик киңәшмәнең рәисе вазифаларын да үти. Аның утырышларында тикшерү өчен Татарстан промышленностен һәм авыл хуҗалыгын үстерүнең төп проблемаларын куя. шул мәсьәләләр буенча хәлне җентекле өйрәнеп төпле уйланылган, фәнни нигезләнгән докладлар әзерли. Барлык бүтән чыгышлары һәм отчетларында да ул республиканың ул чактагы экономик хәлен тирән анализлый, хуҗалык һәм культура төзелешенең көн үзәгендә торган бурычларын төгәл билгели, Татарстанны индустрияләштерү, аның промышленностен яңартып кору перспективаларын ача. X. 3. Габидуллин җитәкчелегендә төзелгән беренче перспектив план буенча Зеленодольскида шпал әзерләү һәм агач эшкәртү предприятиесе, Бөгелмә кантонында гудпон заводы. Казанда суыткыч комбинат салына. Аларның һәркайсына, нигез ташлары белән бергә, Совнарком председателенең энергиясе дә салынган. Республика тарихында сер түгел, нәкъ шул елларда кайбер «белгечләр» Бондюг химия заводын ябарга да маташалар. 1926—27 нче елларда СССР һәм РСФСР хөкүмәтләренең югары органнарында ул чакта илдә иң зурлардан саналган Бондюг химия заводын ябуның экономик һәм политик яктан хата булачагын исбатлый. Заводны саклап калырга гына түгел, киңәйтергә, үзгәртеп корырга карар кабул ителә. Хаҗи Габидуллинның «Татарстан җиде елда (1920—1927)» дигән фәнни хезмәтендә Совет властеның беренче унъеллыгында Татарстанда социалистик төзелеш тарихының иң мөһим этаплары чагыла. Совнарком председателе республиканың культура, әдәбият, фән эшлеклеләре белән якыннан аралашып, аларның иҗади эшенә кон- ф крет булышып тора. Тормыш иптәше Зәйнәп ханым бу хакта болай _ искә төшерә: «Күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан з Ибраһимовка ул бик игътибарлы һәм ихтирамлы иде. Язучы Кырым- Ё да яшәгән чакта аның хәлен белешеп торды. Ул чакта татарлардан н беренче булып профессор дәрәҗәсе алган Мөхетдин абзый Корбанга- g лиев белән алар дуслар иде. Хәтерлим, Мөхетдин абзый бездә еш 5 булды. Татарча куе итеп ясалган чәй эчә-эчә, озын кичләр буена сөй- “ ләшеп утыралар, бәхәсләшеп тә китәләр... Казанга А. В. Луначарский з килгән чакта Габидуллин аны зур ихтирам күрсәтеп каршылый. Со- § ңыннан алар Мәскәүдә бик еш очрашып торалар. Хаҗи Семашко бе- < ләи дә аралашып яшәде. Шунысы үзенчәлекле, аның бөтен дуслары а үзеннән өлкәннәр иде». 1925 елда Хаҗи Габидуллин партиянең XIV съездына делегат бу- * лып бара. 1925—29 нчы елларда ул — Бөтенсоюз Үзәк Башкарма ко- “ ммтеты члены, ВЦИК Президиумы членлыгына кандидат. 1927 елның с; октябрендә Партия Үзәк Комитеты аны Мәскәүгә чакыртып ала. “ Илебез башкаласында ул хөкүмәт аппаратында эшли — РСФСР Сов- * наркомы члены була. Утызынчы елдан башлап исә Кызыл профес- » сура институтында өч ел укый, аннары РСФСР Мәгариф Халык Ко- * миссариатының университетлар һәм фән учреждениеләре идарәсе начальнигы итеп билгеләнә. Бу хезмәтендә Хаҗи Габидуллин шактый озак вакытлар Мәгариф Халык Комиссары урынбасары Н. К. Крупская җитәкчелегендә эшли. Бу турыда 3. А. Габидуллшш истәлекләреннән берничә юл китерик: «Комиссариатта Надежда Константиновна безнең Хаҗины аналарча яратып, «улым» дип йөртте. Крупская ул вакытта Архангельское дигән урында дачада яшәде һәм кадерле Ильич турында истәлекләрен язды. Аның һәр минуты исәпле булганга күрә, Хаҗи Идарә эшләре буенча еш кына шунда бара, Надежда Константиновна белән киңәшә торган иде. Көзме, кыш көнеме — кайчан барып кайтса да .безнең өйдә чәчәк атып утырган гөл пәйда була торган иде. Бу — Надежда Константиновнаның Хаҗига даими ихтирам билгесе булды». 1936 елның февраль аенда Хаҗи РСФСР Мәгариф Халык Комиссариатының өлкәннәр өчен мәктәпләр идарәсе начальнигы итеп бил- . геләнгәч, Надежда Константиновна, бу эшкә югары бәя биреп, аның тарихи әһәмиятен, дәүләткүләм зарурилыгын, политик мәгънәсен яхшы аңлап, Габидуллинга махсус хат белән мөрәҗәгать итә: «...Моның мәгънәсе шунда ки, бу эшкә иң зур фәнни көчләр тартыла, алар массалар белән тыгызрак бәйләнешкә керергә омтылалар. Фәннәр академиясе, мәсәлән, беренчеләрдән булып, популяр китаплар язу кебек эшкә алына. Бу — заманыбызның иң яхшы билгесе. Безнең Советлар илендә массаларны белем белән коралландыруга булышу — галимнәр өчен намус эше... Мин үземнең шушы фронттагы бөтен тәҗрибәмне Сезгә эшегездә булышуга юнәлдерергә йөкләмә алам». Хаҗи Габидуллин бу Идарәдә дә җиң сызганып эшли. Тагын Зәйнәп ханымның истәлегенә күз салыйк: «Хаҗиның язу өстәлендә калган фәнни хезмәт — шактый күләмле тарих дәреслеге нәкъ менә өлкәннәр мәктәпләре өчен әзерләнгән булырга тиеш. Бу дәреслекне өч кеше язды шикелле. Берсе профессор Кокин, икенче авторы Хаҗи, өченчесен әйтә алмыйм. Тик шунысы хәтеремдә, дәреслекне язу эшен аларга Үзәк Комитет тапшырды. Авторларга дәреслекне яңа уку елына кадәр төгәлләргә кушылды. Моның өчен аларга бөтен мөмкинлек ләр тудырылды. Галимнәр Мәскәү янындагы ял йортында — Абрам- цевода һәм Болыпевода эшләделәр...» Бу чорда Хаҗи Габидуллин гаять киң колачлы эш алып бара. Башта Көнчыгыш хезмәт ияләренең Коммунистик университетында кафедра җитәкчесе була. 1934—1937 нче елларда Мәскәү дәүләт университетында эшли: колониаль һәм бәйле илләрнең яңа тарихы кафедрасында мөдир. Ә профессорлык дәрәҗәсен ул 1933 елда ук ала. Үзәк нәшриятларның берсендә А. Аршаруни белән берлектә язылган монографиясе — «Россиядә панисламизм һәм пантюркизм очерклары» дип исемләнгән китабы чыга (1931). Бу хезмәттә әлеге «изм»- нарның сыйнфый асылы, реакцион нигезе фаш ителә. Коммунистлар партиясенең пантюркизмга һәм солтангалиевчелеккә каршы көрәше күрсәтелә. 1936 елда X. 3. Габидуллинның тагын бер хезмәте — «Младотурецкая революция» дигән күләмле китабы басылып чыга. Бу монографиясендә тарихчы галим Оттоман империясендәге иҗти- магый-экономик мөнәсәбәтләрне, Төркиядәге революцион хәрәкәтнең тарихын анализлый һәм империализмның мәкерле эшләрен фаш итә. 1934 елда Истамбул шәһәрендә төрки телләре белгечләренең Бөтендөнья Конгрессы үткәрелә. Совет галимнәренең аңа катнашкан делегациясен X. 3. Габидуллин җитәкли. Анда ул империалистик дәүләтләрнең Көнчыгыш илләренә карата колониаль политика үткәрүләрен фаш иткән ялкынлы речь сөйли. «Конгресска безнең илдән өч кеше барды, — дип искә төшерә Зәйнәп ханым. — Алар академик Самойлович, академик Каблуков һәм Хаҗи иде. Делегация Төркиядән кайткан көнне ук, кич белән, безнең квартирада галимнәр җыелды. Мәҗлестә А. С. Бубнов та бар иде. Сүз, әлбәттә, Конгресста күтәрелгән мәсьәләләр тирәсендә йөрде... Аннары август аенда безнең илдә булачак тарихчылар конгрессына әзерлек хакында сөйләштеләр. Бу бик җитди эш иде. Чит илләрдән бик күп галимнәр килергә тиеш икән. Аларны каршылау. Конгрессны оештыру мәшәкатьләренең зур өлеше безнең Хаҗига йөкләнде...» Тарихның үзең яшәгән чорын өйрәнү гаять четерекле эш. Моны башкаручы галим зирәк тә, белемле дә, кыю да булырга тиеш. Хаҗи Габидуллин нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булган галим. Аның дәүләт эшлеклесе булуы — галимлегенә, галимлеге дәүләт эшләрен алып баруга ярдәм итә. Аның музейдагы стендта торган рәсеменә карап мин шуны уйлыйм. Революция биргән канатлар кешене белем һәм фән күкләренә мендерә. Шул биеклектән Хаҗи Габидуллин узган бөтен юл балкып күренә: әнә унтугыз яшьлек Хаҗи—революция көрәшчесе, яшерен оешмада тимер юлчыларга социал-демократлар турында сөйли... Әнә егерме бер яшьлек Хаҗи — кызыл гвардеец, кулына корал тотып революцияне якларга чыккан... Егерме өч яшьтә ул — кызыл полк комиссары, егерме дүрттә — Татарстан АССР Эчке эшләр Халык Комиссары урынбасары һәм республика милициясе начальнигы... Егерме җиде яшьтә исә ул инде Татарстан хөкүмәте башлыгы... Утызда — РСФСР Совнаркомы члены, утыз җидедә — тарих профессоры һәм Мәскәү дәүләт университетында кафедра мөдире. Җиргә таянудан көч алган легендар Антей шикелле, ул да рухи куәтне пролетариаттан, белемне марксизм-ленинизм хәзинәсеннән алды. Республика тарихына гына түгел, бөтен илебезнең тарих сәхифәләренә ул шундый булып мәңгелеккә керде. НИКОЛАЙ ГАВРИЛОВИЧ ЧЕРНЫШЕВСКИЙНЫН