Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛЛӘР ГИЗӘР АЛДЫННАН

Фәрит Яруллинның тормышы һәм иҗат юлы белән таныша башлагач, композитор калдырган мирасны өйрәну эшенең шактый сүлпән баруын күреп гаҗәпкә каласың. «Шүрәле» балеты һәм аның иҗатчысы хакында Ч. Бәх- тиярованың монографик очеркыннан тыш күләмле фәнни чыганак дип атап әйтерлек башка нинди дә булса хезмәт күренми. Әлеге хезмәттә Ф Яруллин иҗаты белән бәйләнешле барлык сорауларга да җавап табу мемкин түгел Очерк эчен бу табигый дә. Казанлылар әле хәтерлиләр булыр: 1945 елның мартында, «Шүрәле» балеты башлап сәхнәгә чыккан көннәрдә, әсәрнең авторлары дип Фәрит Яруллин һәм язучы Әх- ея кораллары савы бтеака баагеаааа Парлы гостаыi Ь«р тардан икешәр уен коралы икс флейта. ике гобов. ике фагот була ителгән, сугыш беткәнче үк куелган һәм шактый зур уңыш казанган. Әсәр клавирының Витачек партитурасына туры килә торган оригиналы сакланып калган. Хәзер әсәрнең әнә шушы төп нөсхәсенә күз салыйк. Ф. Яруллин клавиры белән танышкан һәр кешене аның музыкасының гади һәм шул ук вакытта күңелгә тирән үтеп керә торган самими моңы дулкынландырмый калмый. Ул тышкы эффектлылыкка дәгъва итми, көчле аһәңлеге белән дә аерылып тормый, ул — хисләрнең эчке байлыгы, нечкә шигъри уй-тойгылар уятуы белән гүзәл. Саф һәм садә музыкаль аһәңнәрдә иҗади фикер тибеп тора, чын илһам нурлары сирпелә. Балет образлары чын милли сыйфатларында гәүдәләнәләр, халык иҗатының сихри дөньясы синең алдыңда тирән ачыла бара, һәр персонаж фольклор традициясе стихиясендә үзенә хас яңгырашта тасвирланган. Шүрәле образында сәер уенчаклык, кыргый шуклык сыйфатларына басым ясала. Былтыр исә намуслылык, тугрылык, тый- ф наклык символы булып күз алдына баса. Сөембикә күңел нечкәлеге, оялчанлык, назлылык сыйфатларын үзенә җыйган. Образларның һәр группасы үзенә генә хас му- х зыкаль сурәтләү чаралары аша сынландырыла. Шүрәле һәм аның иярченнәре төрле х алымнарның катлаулы синтезы аша, пентатониканы рус музыкаль әкият классикасын- 3 да формалашкан лад, тональ һәм гармоник чаралар белән кушу аркылы гәүдәләнә. § Сөембикә һәм Былтырның мәхәббәт хисләрен тасвирлаганда композитор халык моңнарына гаять якын торган, шул ук вакытта кабатланмас иҗади романтик яңгырашлы о дуэтлар тудыра. Әсәрдәге реаль образларның гына түгел, фантастик персонажларның да (әкият . музыкасы классикасында гаять сирәк очрак) үз үсеш сызыгы бар, ягъни автор алар £ өчен симфоник үстерелеш чараларын тапкан. Әгәр беренче пәрдәдә Шүрәле сәер 5 һәм мәзәк урман сарыгы булып күренсә, соңга табан ул ачулы һәм усалрак була бара. Тик автор монда да Шүрәлене гротесктан тулысынча азат итми, образның мәзәк. ” көлке нюансларын юкка чыгармый, шуның белән кешенең акыл көченә, зирәклегенә басым ясала. Автор моңа Шүрәле темасының яңгырашына ялган тоннар кертү, му- с зыкаль ноталар арасындагы интервалларны кечерәйтү кебек чаралар ярдәмендә ире- ” шө, теманың дәһшәтлелеген көтмәгәндә йомшартып куя. jr Эшлекле авыл егете Былтыр спектакль барышында тәвәккәл һәм дәртле романтик образ дәрәҗәсенә үсеп җитә. Шат күңелле, тәкәллефсез, яклаучысыз Сөембикә, күп сынаулар кичеп, күңел тетрәнүләре кичереп, эмоциональ байый һәм тирәнәя. * Балетның музыкасы гомумән алганда басынкы-тыйнак булуы белән аерылып тора, х Формасы белән ул җыйнак һәм үтемле. Спектакльдә табигать күренешләрен, урман- < ның сихри тормышын сурәтләү Сөембикә һәм Былтырның дулкынландыргыч хис-той- гыларын, нечкә күңел моңнарын тасвирлау белән бергә үрелеп бара. Витачек «тарафыннан эшләнгән партитура авторның төп фикер юнәлеше белән тыгыз бәйләнештә тора. Бу беренче редакциядә балетның оркестр составы әле шактый ярлы Ул шул чордагы Татар дәүләт опера һәм балет театры оркестрына яраклаштырылган. Партитура оркестрның парлы составын күздә тотып эшләнгән, бизәгеч уен коралларыннан исә анда бары еч инструмент: өчпочмак, ксилофон һәм арфа файдаланыла. Төрле тембрдагы уен кораллары образларның характерларына тулысынча туры килерлек итеп сайланган. Әйтик, Шүрәле образын сурәтләүдә инглиз мегез-быргысының үзенчәлекле тембрлары һәм сурдиналы быргылар тавышы зур урын тота. Былтыр образы курайны хәтерләтүче гобой авазлары аша күз алдына баса Ә инде нечкә һәм нәфис Сөембикә образы ялгыз скрипка һәм бер тавышка уйнаучы кыллы музыка кораллары аша җиткерелә. Шул ук вакытта партитурадагы инструменталь фактураның чикләнгән булуын әйтергә кирәк. Витачек автор калдырган клавирга хәтта бер генә аваз дЪ эстәми. Оркестр палитрасындагы бизәкләр, тембрларның бай мөмкинлекләре тиешле дәрәҗәдә ачылмыйча кала. Йекиең иң эурысын анда кыллы музыка кораллары группасы алып бара, башка группаларның аваз мөмкинлекләре шактый ук йомшак файдаланыла. Балетны Ленинград опера һәм балет театры сәхнәсендә куярга хәзерләгәндә яңа партитура зшләү мәсьәләсе алга килеп баса. Чәнки Витачек партитурасы театрның зур составлы симфоник оркестры колачына җавап бирми, ә әсәрнең масштабын киңәйтү, фактураны баету таләп ителә. Балетның яңа редакциясе әнә шул максатны күздә тотып эшләнә дә. Әмма эш шунда ки, бу яңа редакция оркестр алымнарын һам чараларын киңәйтү, әсәрнең гомуми яңгырашын үстерү белән генә чикләнми, ул интонация материалларына, әсәрнең формасына да кагыла. Ни өчен бу болай? Шундый җитди үзгәрешләр кертү ник кирәк булган? Күрәсең, редакторлар Фәрит Яруллин музыкасындагы образлар сурәтләнешенең либретто белән тәңгәл килмәвенә игътибар иткәннәр. Бигрәк тә Шүрәле һәм Былтыр образларының Л. Якобсон интерпретациясендә гәүдәләнеше аларны аптырашта калдырган булса кирәк, һәм алар бу тәңгәлсезлекне төзәтергә булалар. Нәтиҗәдә балет музыкасына күп кенә үзгәрешләр кертелә һәм ул үзгәрешләрнең байтагы әсәрдә яңа каршылыклар китереп чыгара. Әсәрдәге һәр образга диярлек В. Власов һәм В. Фере яңа төсмерләр өстиләр. Шүрәле образында, мәсәлән, аның явызлыгына, буйсындыру көченә, куркыныч кодрәтенә басым ясала. Шүрәле партиясендә өстенлек иткән кискен хәтәр интонацияләр бу «урман сарыгывның нәкъ шундый сыйфатларын күпертеп күрсәтә. Ул гына җитмәсә, Шүрәлебез әле алдан корган мәкер белән эш итә торган астыртын һәм хәйләкәр җан да икән. Аның партиясенә әледән-әле килеп керә торган үткен һәм зәһәр тоннар шул хакта сөйли. Шул рәвешчә образның гротескы, шаянлыгы югала. Бу исә аны халык хыялында туган Шүрәледән ераклаштыра. Яңа редакциядә Былтыр образы да бүтән кыяфәт алган. Монда инде ул урманга утынга килгән чая бер егет кенә түгел, ө коеп куйган баһадир. Шуңа ярашлы рәвештә аның исемен дә Али батыр дип үзгәртәләр 1 һәм ул урман айкап йөрүче сунарчы итеп сурәтләнә. Аның барлык биюләре күтәренке мәһабәт күренеш бирә, тамашачыга ул барыннан да элек әнә шундый импозантлы, мәгърур кыяфәте белән тәэсир итәргә тиешле булып чыга. Бу исә образның күп кырпылыгын, ышандыру көчен киметә. Яңа куелышта Сөембикә образы да үзгәрешсез калмаган. Спектакль башында ук ул, үз язмышын алдан сизенгән күк, түземсезлек белән нидер көтә, мәхәббәт турында хыяллана. Аның музыкасындагы диссонанслы гармонияләр, тональ күчеш-тайпылышлар шул хакта сөйли. Редакторлар бер үк төрле сурәтләү алымнарын төрле характердагы образларга күчереп йөртәләр. Мондый талымсызлык образларның эзлекле үсешенә комачаулый. Әсәрнең экспозициясендә үк алар төгәлләнгән яңгыраш алалар һәм калган күренешләрдә балет образларының музыкаль гәүдәләнешендә нинди дә булса үзгәреш күрү бик кыен. Бу кимчелекне «Татар балеты Ленинград сәхнәсендә» дигән рецензиядә Ю. Золотницкий да билгеләп үтә: «Музыкаль характеристикаларны тирәнрәк үстерүгә ирешкән очракта композиторның хезмәтен тагын да югарырак бәяләргә мөмкин иде,— дип яза ул.— Алар спектакльнең буеннан-буена бер үк яңгырашта бирелгән» Күренә ки, бу кимчелеккә автор түгел, ә редакторлар сәбәпче булуы рецензия авторының башына да килмәгән. Композитор Ф. Яруллинның иҗат стиленә хас эчке бер самими тыйнаклык, басынкылык, лаконизм редакторларны канәгатьләндереп җиткерми. Әсәрдәге аерым номерларга да, аның бөтен яңгырашына да алар киңрәк масштаб бирергә тырышалар. Власов һәм Фере әсәрдәге көч алышу, көрәш күренешләрен аеруча көчәйтәләр, аны калкурак, дәвамлырак итәргә омтылалар. Әмма алар кулланган алымнар һәм чаралар чын киеренкелек тудырудан бигрәк, музыкаль диапазонны берьюлы колачлап алып, соңыннан бер урында өзлексез «таптанып» торуга этәрә. Шулай итеп, музыкаль үстерелеш осталыгы, форма динамикасын нечкәләп тою ягыннан балет авторының биредә өстенрәк торганлыгын танырга туры килә. Редакторлар исә нәкъ шушы җәһәттә уңышсызлыкка очраган. Балетның яңа редакциясендә әсәрнең төп темаларына нигезләнгән зур яңгырашлы кереш, беренче һәм икенче пәрдәләрдәге кайбер номерларны кабатлаган саллы финал өстәлгән. Ләкин алар әсәргә салынган фикер һәм хисләрне баетудан бигрәк, күләмне киңәйтүгә генә хезмәт итә. Күргәнебезчә, әсәрнең яңа редакциясендә, аны баетырга, колачын киңәйтергә омтылганда, редакторлар күп кенә төгәлсезлекләр җибәргәннәр. ' Балетны ислам дине тарихындагы Али (татарча дврес әйтелеше Гали) исеме белән атау ул вакытта ук музыкаль җәмәгатьчелек тарафыннан тәнкыйть ителә — Ред. искәрмәсе 1 Ю. Золотницкий. «Татар балеты Ленинград сәхнәсендә». «Советская Татария». 1950. 24 июнь Яңа куелышның уңай яклары нидән гыйбарәт соң? Күңелне җәлеп иткәне шул: инструменталь яктан әсәр яңа бизәкләргә баеган, алар тагын да куера төшкән. Яңа партитура зур, составлы оркестрда башкарыла, анда күп санлы бизәгем инструментлар (фортепиано, ике арфа, ксилофон, челеста, кыңгыраучыклар, саксофон, өчпочмак) һәм там-там эшкә җигелә. Оркестр чын-чынлап бай һәм отышлы симфоник яңгыраш ала. Ф. Яруллинның аккордлар бәйләменә редакторлар яңа гармоник һәм полифоник авазлар өстиләр, аваз чыгаруның ясалма алымнары, флейта-ликкола, бас-кларнет кебек гадәттәгедән түбән яисә югары тембрлы үзгә уен коралларыннан мул файдаланалар Хезмәтнең бу ягы тиешле профессиональ югарылыкта башкарылган. Шул ук вакытта төп тембрларның кулланылуы канәгатьсезлек хисе дә уята. Монысы, алда әйтелгәнчә, либреттодан ук килә һәм образларның асылын үзгәртүгә, аларны яңа сыйфатта күзаллауга бәйләнгән. Мәсәлән. Шүрәле партиясендә үзгә тембрлы инглиз мөгез-быргы- сын салкын тембрлы кларнет, Былтыр образында гобойны күбесенчә кларнет Һәм быргылар алыштыра. Бу хәл образларның тембр каршылыгын юкка чыгара. Сөембикә номерларында исә, аңа бик ятышып торса да. ялгыз башкару аз катнаша. «Шүрәле» балетының ике редакциясен янәшә куеп тикшерү түбәндәге нәтиҗәләргә китерә: Ф. Яруллинның клавирын тиешенчә бәяләп җиткермәүләре белән редакторлар хаклы булмаган, ул — тирән оригинальлеккә ия булган үзенчәлекле әсәр, сәнгатьлелек ягыннан аның мөстәкыйль әһәмияте зур. Индивидуаль иҗат йөзе һәм новаторлык принциплары булган талантлы композиторның гүзәл иҗат җимеше ул. Әсәрне яңадан кулга алудан бердәнбер максат — зур составлы оркестр өчен партитура әзерләү генә була ала иде. Кызганычка каршы, авторның төп иҗат юнәлеше һәм стиленә хас күп үзенчәлекләр редакторлар игътибарыннан читтә калган. Моңа мәгълүм дәрәҗәдә Л. Якобсон либреттосы да комачаулык иткән. Шул ук вакытта редакторларның татар музыка культурасын йомшаграк белүләре дә киртә булган. Шул сәбәпле образларның үзенчәлекле музыкаль сурәтләнешен алар тәҗрибә җитенкерәмәү галәмәте дип уйлаганнар, басынкы яңгырашны стиль камиллеге җитмәү, лаконизмны — төгәлләнмәгәнлек билгесе дип кабул иткәннәр. Укучыларда бик табигый рәвештә шундый сорау туарга мөмкин: балет ни өчен нәкъ менә В. Власов һәм Ф. Фере редакциясендә дөньяга танылган? Болай дип җавап бирә алабыз: ничек кенә үзгәртелмәсен, ул шулай да нигездә Фәрит Яруллин музыкасы булып кала һәм аның музыкаль җәүһәрләре матур бизәкле кысага салынган