Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАДЕЛЛЕК ҺӘМ ИРЕК ҖЫРЧЫСЫ

Үзем үлсәм, исемем үчәр. кабрем сыйпап җилләр исәр. Яный күргән дусларымның бәгырьләрен кайгы кисәр... Бу юлларны язган көрәшче шагыйрь Билал Назыйм исеменең бүген дә хөрмәт белән яд ителүен, әсәрләренең яңа буыннар күңелендә урын табуын әйтү кирәктер. Аның югарыдагы шигыре дә. байтак бүтән әсәрләре дә инде күптән халык җырына әйләнгән. Дастаннары сөеп укыла, ирек һәм гаделлек өчен көрәшкә рухландыра, тормыш юлы исә ил бәхете өчен яшәү өлгесе булып хезмәт итә Билал Назыйм Шәркый Төркстанның Голҗа шәһәрендә туган, атасыннан укырга- яэарга өйрәнгән, мәдрәсәдә белем алган. Гарәп, фарсы телләрен үзләштергән һәм шәрык шигърияте белән мавыккан. Фирдәүси дастаннары, Г Хәйям робагыйлары, Сәгъди хикмәтләре, Җәми касыйдәләре. Хафиз газәлләре. Нәааи лирикасы белән танышу аны кулына каләм алырга этәргән. Егерме җиде яшендә инде ул үз әсәрләреннән «Гаэәлият» җыентыгы төзегән һәм шөһрәт казанын өлгергән, Билал Назыйм феодализм эскәнҗәсе кыскан, ислам дине хорафатлары аңны богаулаган. чит ил баскыннары башбаштаклык иткән бер дәвердә яши һәм иҗат итә. Шагыйрь замандашларының авыр хәленә ачынып: Салым түли алмаган халык үз баласын сатты. Түрәләр булды аҗдаһа, уйгырларга афәт чәчте. Уйгырлар малын ашап туймады губернатор. Ки бер йөз ничә ел кылган золымы хәттин ашты. — дип язды. Менә шул газапларга чыдый алмаган халык 1864—1867 елларда баш күтәрә Билал Назыйм да атасы белән бергә кулына корал алып манҗурларга. җирле феодалларга каршы көрәшүчеләр сафына баса Сугышта атасы һәлак була, үзе яралана. Кузгалыш җиңеп чыккач, ул укыту, кулъязмалар күчерү белән шөгыльләнә, күп сәяхәт итә, халык иҗатын җыя һәм эпик, лирик әсәрләрен иҗат итә башлый. Халыкның бай шигъри иҗатын рухына сеңдерү, шәрыкның бөек шагыйрьләре иҗатына таяну һәм тормыш эчендә кайнау Б. Назыймга тирән эчтәлекле озын гомерле әсәрләр тудырырга мөмкинлек бирә. Б. Назыйм газәлләренең күпчелеге мәхәббәткә багышланган. Әмма аның лирикасы бүтәннорнекеннән нык кына аерыла Күпләр мәхәббәтне ходайга һәм ахирәткә баглы гына күзалласа, Б. Назыйм иҗатында исә тормышны сөю, мәхәббәтне бер кешенең икенче кешегә омтылышы итеп сурәтләү, кешенең үз бәхете өчен көрәшергә тиешлеген исбатлау теп урынны ала. Мәхәббәт кешене рухландыра, аңа көч бирә торган нәрсә ител карала Б Назыйм үз газәлләрендә заманының актуаль мәсьәләләрен дә күтәрде. Ул социаль гаделлек, шәхес иреге тарафдары була — олы җан- лылыкны үрнәк итеп, байлар һәм руханиларның ачкүэ, ялкау, икейөзлелеген фаш ите, хезмәт ияләрен яклый. 1876 елда иҗат иткән «Кытайларга каршы изге сугыш» дастанында шагыйрь XIX гасырның икенче яртысында Шәркый Төркстандагы чит ил басып алучыларына каршы азатлык сугышын гәүдәләндерә. Әсәрнең геройлары — авторның замандашлары, фикердәш һәм көрәштәшләре иде. Дастанда дүнгәннәрнең баш күтәрүе, уйгырлар белән берләшеп уртак дошманга каршы торулары һәм җиңүләре, соңрак исә үзара ызгышып, көрәшкә зыян китерүләре реалистларча күрсәтелә. Б. Назыйм үзе шаһит булган вакыйгаларны сурәтли, кытайлылар изүе астында халыкның җәфа чигүен гәүдәләндерә һәм көрәшкә өнди. «Чаңмуза Йосыфхан» сатирик поэмасында исә дин әһелләре фаш ителә. Үзен хаҗи дип игълан иткән Йосыфханның икейөзле, кәкре куллы булуы, тәкәбберлеге һәм намуссызлыгы ачыла. Б. Назыйм иҗаты күләме ягыннан зур түгел, әмма күтәргән мәсьәләләре, новаторлыгы җәһәтеннән зур игътибарга лаек. Мәсәлән, аның «Нәзегем» повесте уйгыр әдәбиятындагы беренче проза әсәре булып тора. Автор монда 1818—1820 еллардагы Җиһангир хаҗи җитәкчелегендәге кузгалышны, аны бастыру фаҗигаләрен гәүдәләндерүне бурыч итеп куя. Баш 'күтәрүдә катнашкан ирләрне кырып бетергәч, басып алучылар хатын-кызларны читкә сата һәм калмыкларга көчләп кияүгә бирә башлыйлар. Нәзегем дә шул язмышка дучар ителә. Ирен һәм баласын манҗурлар үтерә. Нәзегем язмышка буйсынмаска карар бирә һәм әсирлектән ике тапкыр кача. Әсәрдә Ватанны, туган халыкны сөю, ирек өчен көрәш мотивлары үзәккә куелган, халыклар дуслыгы гәүдә- ләндерелгән. Шагыйрьнең иҗади палитрасы бик бай. Ул төрле сурәтләү чараларын иркен файдалана, тормыш сөючән рухы, прогресска омтылышы белән укучы күңелен әсир итә. Музыка белән мавыгып, шагыйрь үз газәлләренә, Нәваи һәм Фөзүли әсәрләренә көйләр чыгара. Шагыйрь манҗур-кытай басып алучыларының шәфкатьсез золымын татый һәм шуның аркасында 1882 елда аңа Или төбәгеннән качып баручы уйгырларга ияреп, Россиягә китәргә туры килә. Яркәнт шәһәрендә яши башлаган шагыйрь 1900 елда вафат була. Б. Назыйм иҗаты — XIX гасыр уйгыр әдәбиятының иң югары ноктасы. Үз халкы арасында аның әсәрләрен белмәгән һәм җырламаган кешене табу читен. Шагыйрьнең «Кытайларга каршы газават», •■Чаңмуза Йосыфхан» дастаннары. «Нәзегем» повесте Казанда нәшер ителгән һәм татар укучыларына да мәгълүм булган. Бу әсәрләр кайбер татар зыялыларын уйгырлар язмышы белән якыннанрак кызыксынырга этәргән. Н. Яушев, 3. Бәшири, Г. Монасыйповлар соңрак үзләре дә уйгырлар турында мәкаләләр һәм әсәрләр язганнар. Н. Исәнбәт исә бала чагында укыган «Нәзегем» повестенен кайбер шигъри юлларын әле дә бик яхшы хәтерли.