ДӨНЬЯНЫ СҮЗ БИЗӘР
Соңгы елларда язучы һәм тәнкыйтьчеләрнең вакытлы матбугатта басылып килгән мәкаләләрен туплап, җыентык итегъ чыгару гадәткә кереп бара. К. Нәҗминең «Әдәбият дөньясында», Ф. Хөснинең «Ни әйтергә? Ничек әйтергә?», Г. Бәшировның «Бүген дә, иртәгә дә». Р. Мостафинның «Алга барышлый», Ф. Миңнуллинның «Якты юллар» китаплары дөнья күрде. Дәрәҗәсен төшермичә дәвам иткәндә, Татарстан китап нәшриятының бу эше. һичшиксез, һәр төрле хуплауга лаек. X. Сарьянның «Уеңны уйдырып сал...» китабы алда саналганнардан бераз аерылып тора: анда тел, стиль, әдәби осталык мәсьәләләре үзәккә куелган. 1969—76 нчы елда язылга>. хезмәтләрне туплаган бу җыентык ике бүлектәй тора. «Уеңны уйдырып сал...» бүлегендә хәзерге проза һәм поэзия турында уйлану С лар. яшь язучыларның беренче әсәрләре, аерым шагыйрьләр, язучыларның иҗат портреты, рус әдәбиятыннан тәрҗемәләр турындагы мәкаләләр урнаштырылган Хәзерге әдәбиятның теп үзенчәлеген X. Сарьян дөрес билгели: «Ул иң әүвәл бүгенге Кешене эзли, шуңа хас булган сыйфат-холыклар эзли_ Совет прозасының күренекле вәкилләре, татар язучылары Кешене өйрәнү, батырлыкның нигезе булган рухын анализлау — кулын кулга, аягын аякка аерыл түгел, ә психологик осталык белән фәлсәфи анализлау юнәлешендә иҗат итәләр; Кешенең Үзем дигән эчке дөньясына киңәеп тә, тирәнәеп тә төшеп баралар» (6 б). Әдәби ел йомгакларында булсын, аерым әсәрләргә анализда булсын, тәрҗемә турында булсын, X. Сарьян, башка тәнкыйтьчеләрдән, язучылардан аермалы буларак, төп игътибарны әдәби осталыкка юнәлтә Зур. мәгънәле идеяне начар, корама тел белән әйтеп булмый. Форма һәм эчтәлекнең бөтенлеге бит ул әдәби әсәр: «...сәнгать теле булмаганда. бернинди гүзәл идеяләрне дә сәнгать дәрәҗәсенә менгезеп булмый. Чөнки идея Һәм тел — бер кешенең ике күзе, ике кулы, ике аягы: ниһаять, ул — бер кешенең сөяге белән каны, акылы белән йөрәге! Чын идея чын тел белән язганда гына халык күңеленә төшеп сеңә» (139 б.). Кем турында гына язмасын, X. Сарьян, иң беренче чиратта, язучының, шагыйрьнең, тәрҗемәченең уңышларын күрә белә, аларга саранланмыйча, ихлас күңелдән ышанып, объектив бәя бирә белә М. Әмир, Г. Ахунов, М. Хәсәнов, Б. Камалов, X. Хайруллин, М. Шабаев, К. Миңлебаев, М. Рафиков, М. Хәбибуллин, М. Харисов, М. Насыйбуллин әсәрләренең хәзерге татар әдәбиятына алып кергән яңалыкларын, үзенчәлекләрен дөрес бәяли. М. Әмирнең «Җан көеге» повесте турында «йодрыктай йомарланган, пружинадай кысылган, кирәкле-кирәксез детальләрдән арчылган, бер сулыш белән укыла торган әсәр» (33 б) дип әйтер өчен, автор укучыны, чыннан да. тулысымча ышандыра торган әдәби-эстетик анализ үткәрә. Г Ахуновның «Хуҗалар» романында җитәкче кадрларны берберен кабатламастан сурәтли алу осталыгын, фәлсәфи тирәнлеген, табигый матур, ягымлыйомшак. салмак телен, бу романның «Хәзинә» романы белән тыгыз бәйләнеште булуын күрсәтел, кара җир куеныннан кара алтын чыгаручы «ак йөзле, ак күңелле», кешеләрне сурәтләгән бу әсәрне «ак йөзле, якты әсәр» дип бәяли (36 б.). Яисә менә Б. Камаловның иҗат портретын сурәтләп, ул аның үзенчәлекле якларын бик оста тотып алган. Б. Камалов — яшьләр тормышы темасына турылыклы оста хикәяче, сюжетны кысып төйнәгән кебек ясый белә, «кырыслык, үткәзеп әйтелгән катылык, хәтта дорфалык эченә кешеләргә булган мәхәббәт, күңел йомшаклыгы» төреп әйтә белә, ул — заман язучысы, анда тел чишмәсе һәр вакыт чылтырап агып тора. Тәнкыйтьченең фикерләре шул кадәр дәлилләнгән, аларга каршы куярлык сүз табу да шактый кыен. X. Сарьян үз сүзен ахырынача әйтеп бетерергә ярата. Мактаса — мактый, тәнкыйтьләсә — тәнкыйтьли белә. X. Хәйруллинның «Картлык., кемгә шатлык?» повестендагы Асыл карт образындагы шикләндерә торган моментларны күрсәткәндә. М. Хәбибуллинның «Чоңгыллар» романындагы персонажларның артып китүен дәлилләгәндә, Г. Ахуновның «Хуҗалар» романындагы аерым картиналарның акланмавын күрсәткәндә. VI—VII класслар өчен өстәмә әдәбият җыентыгындагы тәрҗемә әсәрләрнең теле турында язганда да. яшь язучы М. Харисов хикәяләрен тикшергәндә дә X. Сарьян үзе булып кала Китапның «Тел белмәгән — теленнән абыныр» дип исемләнгән икенче бүлегендә Татарстан радиосына килгән сорауларга җаваплар (дүрт мәкалә). «Исемең кем синең?». «Алай да була» — булмасын!» кебек мәкаләләр бар. X. Сарьян телебез өчен бик әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрәалынмаларга мөнәсәбәт, телебезнең чисталыгы, дөрес язу, синонимия, әдәбиятыбызда ялгызлык исемнәре, лексик, семантик калькалар, кушма сүзләр, тыныш билгеләре кебек темаларга караган фикерләре гаять кызыклы формада әйтелгәннәр. Язучы бәхәсләшә, борчыла, ачына, шатлана (бусы сирәгрәк!), телебезне бозучыларга үтергеч тәнкыйть уты яудыра. Сарьян туган телнең барлык нечкәлекләрен оста сиземли, сүзлек байлыгын күзаллый, телнең эчке механизмын хәрәкәткә китерүче бөтен көчләрне күрә белә. Мәгъсүм Хәбибуллин хикәяләренең теленә анализ ясаганда, ул берничә киңәш әйтә: кулга каләм алгач, бу фикерне әги-әни ничек әйтер иде икән? дип уйлану кирәк. Бу запас беткәч, «инде моны авылның иң җор, телгә беткән кешесе Сәйфетдин ничек әйтер иде икән?» дип, урамда ишеткән, поездда ишеткән, авылларда ишеткән сүз вә тәгъбирләрне исенә төшерергә тиеш. Дүртенчедән, һич туктамастан, халык җырларын, мәкальләрен ейрәнмәк тиеш. Бишенчедән, әле әйтелгән дүрт шарт белән параллель төстә, татар әдәбиятының уз классикасын (борынгысыннан бүгенгесенә хәтле) казынмакөйрәнмәк тиеш. Чөнки әдәби осталыкка башка телдән өйрәнеп булса да, үз телеңә фәкать үз телеңнән генә өйрәнеп була» (45 б.). Автор куп кенә кушма сүзләрнең ясалмалылыгы турында бик дөрес әйтә: «...бихисап күп болар! Яратышмый, көчләп әйләндерелгән егет белән кыз кебек. Миңа калса, бу сүзләрне кушып язучыларның башына: «Кайчан соң бөтен сүзләрне дә кушып чыгарбыз икән!» дигән кайгы төшкән булса кирәк. Әйткәнемчә, аларның җавабы бер: ике сүз бер мәгънәне аңлата янәсе! Алайга китсәң, ат башы белән атаң башы да бер мәгънәне аңлата. Әйдәгез. аларны да кушыйк!» (131 б.) X. Сарьян кызыклы итеп яза белә. Аның фикерләве эзлекле, теле эмоциональ, бай, бер генә җирендә дә сөрлекми. Укучы белән фикер алышып, аның булуын тоеп яза X. Сарьян. Шуңа күрәдер, әйтәсе сүзен әйтеп бирә һәм аны үзенчә. Сарьянча, җор, тапталмаган формаларда әйтеп бирә Берничә мисал белән генә чикләник: «Ниһаять, алтын мәсьәләсе. Бер бетмәгән алтын булды бит бу тамансы! М. Әмирнең «Саф күңелнендә дә. Г. Мөхәммәтшинның «Йөрәктәге эзләр»ендә дә. Ф. Хөснинең «Алтын эзләүчеләр»ендә дә, Хәниф Хәй- руллинның «Картлык .. кемгә шатлык?»ында да, М. Хәбибуллинның әлеге «Чоңгыл- лар»ында да — һаман табылып кына тора! Тик без аны, алтын күреп үскән малайлар булмаганлыктан, кая куярга гына урын таба алмыйбыз. Киләчәктә бу темплар белән тапсак, бөтен әдәбиятыбызны алтынга батыруыбыз ихтимал» (21 б). X. Сарьянны укыганда: «кара, телебездә мондый сүз дә бар бит әле!» дип шатланып укыйсың. «Нигә шулай сирәк очрый икән бу форма?»— дип ачынып куясың. «Алай да була» — булмасын!» мәкаләсендә хәзерге ике теллелек шартларында искиткеч актуаль булган бер мәсьәлә — алынмалар мәсьәләсенә зур урын бирелә. X. Сарьян күп гасырлар буе татар теленә тәэсир итеп килгән гарәп, фарсы телләренең ролен, урынын да хаклы рәвештә билгели, хәзер инде бераз архаиклашкан алынмаларның стилистик кулланыла алу мөмкинлекләрен объектив хәл итә. Урыны белән, мәсәлән, санагат. сил сүзләрен кулланудан «Татар әдәби теленең бер чите дә кителеп төшмәячәк» (112 б) дип дәрес әйтеп, Р. Харисовтан бер мисал китерә «Синең аша үткән җилләр силгә әйләнсен шатлык булып», һичшиксез, шулай. Әмма укучы аңлармы соң? «Гарәпчә-татарча- русча алынмалар сүзлеге»ндә бу сүз ташкын мәгънәсендә теркәлгән. Ярый ла, бу сүзлек һәр укучыда булса! «Татарча-русча сүзлек»кә мөрәҗәгать итсәк, монда сил түбәндәгечә аңлатыла: сало, тонкий осенний лед (елга сил белән капланган). Диалектологик сүзлектән сил сүзенең Оренбург татарларында «аяк тавышы тыну, хәрәкәт туктау, тынычлык урнашу» мәгънәсендә йөрүен беләбез. Укучы кайсысын аңларга тиеш соң?! Рус һәм башка телләрдән алынмалар кабул итү мәсьәләсен X. Сарьян көне-сәга- те белән үзгәреп, яңарып торган иҗтимагый тормышка бәйли: «Башка бер телдән ихтыяҗ белән, кирәккәнгә сүз алу әдәби телебез өчен гаять тә зарур бер хәл» (113 б ). Бик хаклы рәвештә, «чит бер сүзне кабул итү яки итмәү ул — хакимнәр эше дә. галимнәр эше дә түгел, ул — халыкның үз эше» (76 б.), дип яза автор Мәсәлән, телебездә хәзер параллель йөри торган коррелят сүзләр бар. Аларны синоним дип әйтеп булмый, чөнки мәгънә төсмерләре белән аерылып тормыйлар, ә бер үк мәгънә белдерәләр. Кайсысын калдырыр халык, кайсысы активлашып китәр — моны вакыт хәл итәр дип уйлыйбыз. Бер үк язучы, бер үк әсәрдә куллана аларны детдом — балалар йорты (Л. Гыйльми), ремень — каеш (М. Мәһдиев), чакрым — километр, уха — балык шулпасы, срок — вакыт (М. Зарипов), дневник — көндәлек атака — һөҗүм, доход — табыш (Г. Әпсәлә- мов), гариза — заявление (Г. Минский), ашханә— столовой (Ф. Хөсни) һ. б. Яшерен-батырын түгел. X. Сарьян ай*- кәнчә, «Колхоз рәисе кайда?» дигәнгә авылда «Председатель кырда» диячәкләр Гомумән, халыкта хәзер бу сүзләрнең русчаларын куллану өстенлек итә. Татарчалары (ә аларның күбесе күптән кереп, телебездә инде үз булган гарәп-фарсы алынмалары) язма әдәби тел өчен хас. Франциядә рәсми кәгазьләрдә чит сүзләрне кулланган өчен штраф салына икән: шул уңай белән X. Сарьян бик тапкыр әйтә: «Әгәр безнең халык, әйтик, яшеннән алып картына кадәр, председатель дип сөйләшә икән, председатель дип язган өчен миңа штраф салудан ни файда? Бөтен халыкка штраф салып булмый бит» (80 б). Нәкъ шулай шул. Телнең дә котылгысыз, иҗтимагый сәбәпләргә, шартларга бәйле объектив законнары бар. Тел шуларга буйсынып үсә, яши. X. Сарьян һәр төрле штампның, әзер өлгеләр белән эш итүнең дошманы. Бу — әдәби әсәрдәге геройларга да. аларның үзара мөнәсәбәтләренә дә. алар сөйләшә торган телгә дә, язучының үз теленә карата да шулай. Дежур сүзләоне җене сөйми X Сарьянның. «Зур роль уйный», «зур әһәмияткә ия», «зур урын алып тора», «өлеш кертү» һ. 6. — телебездә тапталып беткән мондый сүзләрне тагын күбрәк тә китерергә мөмкин булыр иде. X. Сарьян телдә инде йөри-йөри таушалган сүзләр турында бик вакытлы сөрән сала. Менә ул сүзләр: көрәшү, катнашу, тудыру, чакыру, белдерү, җәелдерү, күрсәтү, күрсәткеч, буенча, почмак, бара һ б. Язучы шуларның кирәгеннән артык кулланылуы турында сөйли, телебездәге менә дигән сүзләрне кысрыклап чыгаруларын күреп борчыла. Бу сүзләрне без аздырып бетердек, ди автор. Сәбәбе — телебезне белмәү, мөмкинлекләрне эшкә җикмәү. X. Сарьян белән тулысынча килешеп, бу урында бер генә фикер әйтәсе килә. Буенча бәйлек сүзе рус телендәге по предлогы тәэсирендә бездә искиткеч активлашып бара. Рус теленең үзендә дә бу предлогның агрессиясе бара дип күрсәтеп үтәләр галимнәр. Гәрчә бу бәйлек белән ясалган тезмәләрнең дистәдән артык синонимы булса да, бу хәл безгә дә тәэсирсез калмаган икән. Телебезнең матурлыгын, аһәңен, моңын, табигый агышын җимерә торган тагын бер «авыру» бар Бу — кирәкмәгәнгә кулланылган калькалар, икенче телнең — бу очракта рус теленең — грамматик калыплары җирлегендә татар җөмләсе төзү. Турысын әйтик: калькалаштыру юлы белән сүз ясау сүзтезмәләр төзү татар телендә соңгы 20—30 ел эчендә искиткеч күп очрый. Бу — объектив хәл, рус теленнән тәрҗемәләр арту, рус теленең милләтара аралашу теле булуына бәйле процесс. Ләкин теле беэнәң бөтен байлыгын күзалламый торып, нигә калькага мөрәҗәгать итәргә соң •лоГ Чыннан да, менә бу җөмләләрдә сүзләре генә татарча, ә җемлөсе русча уйлап «эылган бит: «Гомер буе станок артында басып торуның нинди кызыгы булсын инде» (45 б). «Сез качкан шәһәрдән Ибраев биредә». «Гәрчә ул җинаятьтән ерак торган булса да...». «Кемнәрдер машиналарны куып алып китәләр дә...» (57 б) Татар теленең эчке кануннарын бик нечкәләп. тирәнтен белгән X. Сарьянның күл кенә фикерләре әһәмиятле, дөрес, дәлил- ләнгән. Әмма аерым очракларда ул кирәгеннән артык мавыгып китмиме икән дип тә уйлап куясың. Әйтик, язма әдәби телдә инверсия, ягъни сүз тәртибе үзгәреше бик нык чикләнгән. Туры сөйләмнән соң килгән деепричастный (хәл фигыльле), причастный (сыйфат фигыльле) әйләнмәләрне нәкъ рус телендәгечә, автор сүзләреннән соң кую тәрҗемә әсәрләрдә генә түгел, оригиналь әсәрләрдә дә күренә. Сарьян китергән мисалларда бу тәртип, чыннан да, уңышлы түгел (61—62 б ). әмма нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Шул ук тәртиптә килгән менә бу җөмләләрне татарча түгел дип кем әйтер икән: «Әллә килеп тә җиттеләрме? — дип уйлады Хәмдия, телсез-өнсез калып» (Н. Фәттах). «Алай булса, син хафаланма. .— диде шәкертләрнең кычкырып һәм яңгыратып көлә торганы, үзенең көлүен кинәт туктатып» (С. Кудаш). «Нигә тындылар? — диде ул пошынып» (И. Гази). «—Хәмдияттәй! — дип кычкырып җибәрде малай, поскан җиреннән кинәт чыгып» (Ф. Хөсни) «Саумы. Акъ- әби? — диде ул. таза кешегә дәшкәндәй юри кычкыра биреп» (Ә. Еники). Язучыларыбызда андый мисаллар тулып ята. Хәзер инде Ә. Еники. Ф Хөсни. И. Газилар да татарча язмаганнар булып чыга түгелме соң?1 Димәк, инде телдә «татарча түгел» дип кенә куып чыгарырга мөмкин булмаган бер төзелмә котылгысыз рәвештә барлыкка килгән һәм, күрәсең, урынына карап, аның белән килешергә кирәктер Г. Ибраһимов әсәрләрендә мондый төзелеш юк югын. Г Бәширов та нәкъ X. Сарьян язганча төзи мондый җөмләләрне. Ләкин телнең экономиягә даими рәвештә омтылышы, әйтү өчен җайлылык ззләү. укучыга фикерне кисәкләп-кисәкләп биреп җиткерергә омтылыш, күрәсең, мондый җөмләләрнең татар теле өчен дә кулай булуын исбатлый. Җыентыкта орфография мәсьәләләренә дә зур урын бирелгән. Урамдагы, йортлардагы язулар, паспорттагы исем-фами- лияләрнең дөреслеге, татарча язуларның республикабызда татарча булырга тиеш икәнлеге һ 6. мәсьәләләр күтәрелгән. X. Сарьян радиога килгән сорауларга тәфсилле, фәнни дәлилле аңлатмалар бирә. Әмма китапның үзендә хәзерге орфография кагыйдәләре белән туры килә алмый торган очраклар да шактый. Гарәптән кергән иҗад, шәһид, гарәб, әдәб кебек сүзләрне иҗат, шәһит, гарәп, әдәп дип язу гамәлгә кергән. Әмма X. Сарьян аларны д, 6 хәрефе белән язып китә. Нигә кирәк мондый тәҗрибәләр?! Китапны укучылар, укытучылар, студентлар укый. X. Сарьян «д» белән язсын, без «т» белән языйкмыни инде?! Татар тел белеменең гамәли бурычларыннан берсе итеп X. Сарьян тыныш билгеләре кагыйдәләрен камилләштерү мәсьәләсен күтәрә. Кереш сүзләр кергән берничә мисалны тикшерел, автор болай ди: «...адым саен өтергә абынып, ни йөгереп кенә укып китә алмыйча, ни мәгънәсен аңлап бетерә алмыйча утырасың инде! Андый мәгънә боза торган өтерләр безгә нигә кирәк?» (138 б.) Филолог студентлар да шулайрак: «Өтерне кая телим, шунда куям» дип, дистәләгән пунктуация хаталары ясыйлар. Сарьян үзе дә бу китапчыгында шактый күп өтер хаталарын аңлы рәвештә төзәтмәгән. Ниһаять, мәсәлән, ахры, күрәсең кебек кереш сүзләр янында, синтетик иярчен җөмләләр, хәлләр аерымланганда бик күп өтерләр төшеп калган. Дөрес, тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре бездә тулысынча хәл ителгән, камил дип әйтеп булмый торгандыр. Сөйләмнең интонацион-мәгънәви кисәкләргә — синтагмаларга бүленеше җитәрлек өйрәнелмәгәнгә һәм традицияләр бик тотрыклы булганга, тыныш билгеләрен куюда төгәл фәнни принциплар сакланмый. «...Тыныш билгеләрен кую, чынлабрак тикшереп караганда, аерым интонация һәм пауза белән әйтүгә нигезләнмәгән, бәлки традицион күнегүгә генә нигезләнгән... Тыныш билгеләре куюның да һәм аерымланган иярчен кисәкләр теориясенең дә нигезендә тел төзелешен өйрәнүдән килеп чыккан фәнни принциплар түгел, бәлки синтагмаларның аерым очракларын гына күрүдән туган традицион принцип ята» (М. 3. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле. Казан, 1974, 163 бит). Димәк, тыныш билгеләре кую мәсьәләсендә дә нык уйланырга кирәк. «Ничек телим, шулай куям» белән генә мәсьәләне хәл итәргә ярамый. X. Сарьянның теле кайчак XX йөз башы әдәби телен хәтерләтеп җибәрә. Юри шулай эшлиме ул, әйтеп булмый. Сүзебезне дәлилләп берничә мисал китерик: «Мондый йә моннан да әйбәтрәк әдәби сурэт- ләнмеш картина йә вакыйгалар әсәрдә җитәрлек» (7 б.). «Хәтта нә яңгырашы, нә мәгънәсе булмаганнары да бар» (119 б.). Искергән, архаик кушымчаларны язучы аеруча ярата: «...түшәме биек булып та, өйрәсе сыек булмактан ни файда!» (37 б.). «Дүртенчедән, һич туктамастан халык җырларын, мәкальләрен өйрәнмәк тиеш» (45 6.). «Әгәр кешенең тумышыннан алып үлме- шенә кадәр...» (95 б.) һәм башкалар. Кайбер искергән сүзләрнең кулланылышы да урынлы дип әйтеп булмый. Бертуктаусыз сүзлеккә мөрәҗәгать итеп укып булмый бит инде мәкаләне! Язучы кирәкмәгәндә алынма сүзләрне кулланмау ягында. Әмма, кайчак үзе дә сизмичә, мин әле менә нәрсәләр беләм дигәндәй әйтеп куя шул: «Менә бала туд1 ди. «Де-факто!» (120 б.). Киң катлау укучыларның барысы өчен дә аңлашыламы бу сүз? Ул нинди мәгънә белдерә? Әйбәт сүзме? Аннан башка да котылып булмас идемени? Тагын бер җөмлә. «Әмма кәйлесенең дә кәсафәте бер: телне бозалар!» (117 б.). Кем телне боза икән?! Сарьян үзе түгелме? X. Сарьянның бу китабы укучыны борчый, бәхәскә чакыра, ышандыра кайбер шикләр уята, беркемне дә битараф калдырмый. Автор өчен моннан да дәрәҗәлерәк хәл булыр микән?! Әдәбият сөючеләр X. Сарьянның әдәби әсәрләрен генә түгел, һәр публицистик, тәнкыйть чыгышын көтеп алалар, һаман шулай булып калсын иде!