Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ҖЫРЛАР ЛЕНИНГА БАГЫШЛАНА Апрель — дөньяга В И. Ленин туган ай. Шушы айда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе ел саен музыкаль фестиваль үткәрә. Быел республикабыздагы бу традицион сәнгать бәйрәме —В. И. Ленинның туган көненә багышланган XVI музыкаль фестиваль— Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында ачылды. Партия, Ленин, туган ил турындагы бәйрәм жырлары Татарстан башкаласының культура сарайларында, концерт залларында, Зе- ленодольск шәһәренең «Родина» культура йортында яңгырады. Юлбашчы туган көнгә багышланган музыка бәйрәменә Мәскәү, Ленинград, союздаш һәм автономияле республикалардан, өлкәләрдән кунаклар — сәнгать осталары килде. Казандылар Юрлов исемендәге рус дәүләт академик хор капелласын тыңлады. Бородин исемендәге дәүләт квартеты, Белоруссиядән «Чаровницы» вокаль инструменталь ансамбле, Башкортстан АССРның халык артисты Зәки Махмутов катнашындагы инструменталь ансамбль, Бөтенсоюз конкурсы лауреаты — Украина ССРның атказанган Закарпатье халык хоры чыгышларын тыңлаучылар һәр- кайда алкышлап каршылады. Бәйрәм көннәрендә республикабыз кинотеатрларында В. II. Ленинга багышланган фильмнар куелды. Татарстан радиосы һәм телевидение музыкаль фестиваль уңае белән махсус тапшырулар оештырды. Филармониянең сәнгать осталары Казан спорт сараенда менләгән тамашачы-тынлау- чы алдында чыгыш ясады. РСФСРның атказанган. Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров, республиканың халык ар тнсткасы Әлфия Афзалона, Татарстанның атказанган артисткасы Нәфисә Василова, Флера Сөләйманова һәм башка кырчыларның концерты музыка бәйрәменең тажы булды. Татарстанның халык артисты. Тукай бүләге лауреаты Айрат Арсланов фестиваль концертларында татар совет шагыйрьләренең Ленинга һәм туган илгә багышланган шигырьләрен укыды Фестивальдә республикабызның нң күренекле музыкаль коллективлары—Татарстан дәүләт жыр һәм бию ансамбле, симфоник оркестр. «Идел» һәм «Казан утлары» инструменталь ансамбльләре катнашты. ИҖАТ ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯСЕ СЕМИНАРЫ Ижат интеллигенциясенең даимн эшл» торган семинар занятиесе КПСС өлкә комитетының Политик мәгариф йортында үткәрелде. Анда язучылар, рәссамнар, актерлар, театр һәм сәнгать белгечләре катнашты. Алар ТАССР культура министры И. Н. Алиевның «Замандашыбыз һәм аның татар совет сәнгатендә художестволы-образлы гәүдәләнеше» дигән темага чыгышын тыңладылар Фикер алышуларда язучылардан Ф Хөсни, тәнкыйтьче Б. Гыйззәт катнашты. ҖӘЛИЛ ӘСӘРЛӘРЕ — НЕМЕЦ ТЕЛЕНДӘ Берлиндагы «Фольк унд Вельт» нәшриятында «Интернациональ лирика китапханәсе» сериясеннән Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты патрнот-шагыйрь Муса Җәлилнең Моабит шигырьләре тупланган жыентык немец телендә басылып чыкты. Бу — татар шагыйренең Германия Демократик Республикасында чыгарылган шигырьләренең өченче басмасы инде Китап моңарчы дөнья күргән ике жыентыктан да күләмлерәк. Шигырьләр турыдан-туры оригиналдан — татарчадан тәржемә ител тән. Тәржемәчеләре — Вильгельм Ткачик һәм Хельмут Прайслер Кайбер әсәрләр татар телендә дә урнаштырылган Җыентыкка кереш сүзне Әминә ханым Җәлил язган Китапның соигы битләрендә Рафаэль Мостафнннын Җәлил нжаты турындагы мәкаләсе дә бирелгән. ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕ - ИЛЕБЕЗ СӘХНӘЛӘРЕНДӘ Март уртасында Ленинградта милли драматургия һәм СССР халыклары театраль сәнгатенең III Бөтенроссня фестивале төгәлләнде. Аның йомгаклау өлешендә күрсәтү өчен театр сәнгате ярышында куелган 300 спектакльдән уникесе сайлап алынган иде. Шулар арасында татар драматургы Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгән без гә» (русчага «Не по злобе» дип тәржемә ителгән) пьесасы буенча Тува музыкаль- драма театрында куелган спектакль дә бар Ул Ленсовет исемендәге театр сәхнәсендә ике кат куелды. Ленинград телевидение студиясе бу спектакльне видеотасмага язып та алган иде. Апрель аенда «зәңгәр экран» аны тамашачыларга күрсәтте. Ленинградның сәнгать сараенда фестивальгә багышланган конференция булды. Анда РСФСР культура министры урынбасары Е. Зайцев. РСФСРныи халык артисты Р С. Агамирзян, сәнгать фәннәре докторлары В. А. Сахновский Панксев. Ю. А. Дмитриев, татар драматургы Аяз Гыйлә- жев һ. б. сөйләде. Россия халыкларының милли драматургиясен үстерүдәге зур хезмәтләре өчен бер төркем драматурглар Беренче Дәрәжә Диплом белән бүләкләнде. Алар арасында татар драматурглары Туфан Миннуллин, Аяз Гыйләжев, Илдар Юзеев, Диас Вәли- ев бар. Шулай ук Г. Камал исемендәге Ленин орденлы татар дәүләт академия театрының башкорт драматургы М. Кәрим трагедиясе буенча сәхнәгә куелган «Ташлама утны, Прометей» спектакле дә Беренче Дәрәжә Диплом белән билгеләнде. Бүләкләнүчеләргә дипломнарны СССРиың халык артисты. Социалистик Хезмәт Герое Ю. Толубеев тапшырды. «КАЗАН ЯЗЫ» - ШИГЪРИ ЯЗ ■ Казан язы...» Шагыйрьләр һәм шигърият белән очрашу!.. Бу инде поэзия сөючеләр өчен дә, шагыйрьләребез өчен дә күркәм традициягә әверелде. «Казан язы» җиттеме. поэзиябезнең көр авазы культура сарайларында. эшчеләр арасында— завод цехларының кызыл почмакларында, шәһәр яны районнары колхозла рында-совхозларында яңгырый. Быелгы «Казан язы»ның истәлекле очрашуларыннан берсе Дербышка эшчеләр шәһәрчегенең Ленин исемендәге культура сараенда булды. Поэзия сөючеләр анда РСФСРныи М. Горький исемендәге дәүләт премиясе һәм республикабызның Г Тукай бүләге лауреаты Сибгат Хакимне бик жы- лы каршылады. Шагыйрь яна шигырьләрен укыды. Кичәдә шагыйрьләрдән М. Хөсәен. Р. Вә- лиев, Р Миннуллин. прозаик М. Мәһдиев катнашты Алар әдәбият дусларын яңа әсәрләре белән таныштырдылар. Җырчылардан В. Гыйззәтуллина. Р. Ильясов. Р. Сәхәбнев. 3. Җаббаровларның дәрт- ле-монлы җырлары «Казан язы» кичәсенең шигъри матурлыгын тагын да арттырды. КӨЛКЕ КИЧӘЛӘРЕ Халык телендә «мәзәкләр һәм алдашу көне» булып саналган 1 апрельдә Казанның Актерлар йортында шаян программалы әдәби кичә үткәрелде. Керү — бушлай, көлү— нхтыярый һәм туйганчы булган ул кичәдә татар әдипләренең һәм шагыйрьләренең юморнстпк-сатирнк әсәрләре укылды, елмайта һәм уйландыра торган җырлар янгырады. Шундый ук кичә язучыларның Г Тукай исемендәге клубында да булды. Монысында да «тозлы-борычлы» шигырьләр, чәнечкеле хикәяләр укылды, шаян-шаян жыру- лар әйтелде. Кичәдә әдипләрдән һәм шагыйрьләрдән Әхмәт Исхак. Гәрәй Рәхим. Роберт Ьатуллин. Роберт Миннуллин, Җәү дәт Дәрзаманов. Камил Кәрнмов. нәфис сүз остасы һәм «тел бистәсе» Фәйзи ага Юсупов катнашып, үзләре бер дә елмаймыйча, тыңлаучыларны көлдерделәр. ТАТАРСТАНДА КИНОФЕСТИВАЛЬ «Совет кинематографистлары — бишьеллыкның удар төзелешләре эшчәннәренә» дигән девиз белән республикабызда апрель башында кино сәнгате фестивале үтте. Кинофестиваль Казанда башланды Аны үткәрү өчен Татарстан башкаласына СССР Кинематографистлар союзы идарәсе секретаре, сәнгать фәннәре докторы А. В. Караганов җитәкчелегендә бер төркем актерлар, режиссерлар, кинодраматурглар килде Кунакларны КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф Вәлиев кабул итте, аларга республикабызның экономикасы һәм культурасының үсеше турында сөйләде. Фестиваль Казан кинотеатрларында «Ленфильм» студиясе тарафыннан төшерелгән «Кире элемтә» картинасын күрсәтү белән ачылды. Партия, ил. халык алдында жа- ваплылыкны арттырырга чакыра торган бу фильм үзенең эчтәлеге белән кино сәнгате бәйрәменең девизына бик тә туры килә. Шунысы да әһәмиятле, әлеге тасмада Түбән Кама нефть химиясе комбинатында төшереп алынган күренешләр дә бар. Ул республикабыздагы зур төзелешләргә хас булган проблемаларга багышлана. Казанлылар белән кино сәнгате осталары арасындагы дусларча аралашулар оны- тылгысыз булды. Кунаклар Татарстан башкаласының тарихиистәлекле урыннарында йөрделәр, предприятиеләрдә эшчеләр белән очраштылар. Аларны һәркайда чәчәкләр, көләч йөзләр, кайнар алкышлар каршылады. Кинофестивальдә катнашучылар Казан университетында В И. Ленин мемориалын карадылар, студентлар белән сөйләштеләр. Актерлар йортында үткәрелгән матбугат конференциясендә КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М. Муснн катнашты. Кинофестиваль Яр Чаллы шәһәрендә дәвам итте. Анда иҗат труппасы «Энергетик» культура сараенда «Кама буендагы батырлык» дигән документаль фильм карады. Түбән Кама ГЭСы, КамАЗ берләшмәсе заводлары һәм яна шәһәр белән танышты, төзүчеләр һәм автозавод эшчеләре арасында булды. Очрашуларда А. В. Караганов Бөтенсоюз удар төзелеше булган КамАЗга СССР Кинематографистлар союзының шефлык итүен, аның Чаллы эшчеләре белән иҗади элемтәдә торуын әйтте. Композитор В. Зубков үзенең камазлыларга багышланган җырын башкарды, аны зал алкышлап каршылады. Кино сәнгате бәйрәме Түбән Кама шәһәрендә төгәлләнде. «ЛИРА» ИШЕКЛӘРЕН АЧА Казандагы Яшьләр үзәгендә шигърият сөючеләрнең «Лира» клубы эшли башлады. Аны РСФСР китап сөочеләр җәмгыятенең Татарстан бүлеге һәм ВЛКСМнын Татарстан өлкә комитеты оештырды. Клубның беренче мәҗлесендә поэзия сөючеләр шагыйрь Николай Беляев һәм Бөгелмә шәһәрендә яшәүче инженер — үзешчән композитор һәм башкаручы Владимир Ченцов бе ләв очрашты. «Лира» клубында мондый мәҗлесләр данын уздырылачак. Поэзия сөючеләрне Мәскәүдән килгән кунаклар. КамАЗда каләм тибрәтүче яшьләр һәм татар шагыйрьләре белән таныштыру күздә тотыла. ОТКРЫТКАЛАРДА — КАЗАН КҮРЕНЕШЛӘРЕ Мәскәүдә «Правда» газетасы нәшрияты «Казан шәһәре» дип исемләнгән нәфис һәм төсле открыткалар җыелмасы бастырып чыгарды. Анда Татарстан башкаласындагы тарихи урыннарны, һәйкәлләрне, шәһәребезнең бүгенге тормышын чагылдырган унбиш фоторәсем кертелгән. Аларны фото сәнгате осталарыннан В. Анни, Б. Елин, Л. Раскин, В. Стрихарь төшергән. Открыткалар җыелмасы 100 меңле тираж белән басылган. МУЗЫКА БӘЙРӘМНӘРЕ Илебездә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Музыка бәйрәмнәре» үткәрү күркәм традициягә әверелде. Аны күренекле совет композиторлары Дм. Шостакович, Дм Кабалевский, А Пахмутова һәм музыка сэн гатенсн башка осталары башлап җибәргән иде. Татарстанда музыка бәйрәменең үзәге итеп быел КамАЗ автогигантын төзүчеләр һәм аның эшчеләре яши торган Яр Чаллы шәһәре сайланды Казанның А. Алиш исемендәге пионерлар һәм мәктәп укучылары сараеның хоры, халык инструментлары ор кестры, хореография студиясе. Түбән I мадагы 53 иче профтехучилнщеның бию коллективы, шул ук шәһәрдәге 1 нче музыка мәктәбенең хоры һәм С. Сәйдәшев исемендәге музыка училищесы укучылары бәйрәмлә үз осталыкларын күрсәттеләр. Музыка бәйрәме барышында республикабыз композиторлары һәм күренекле сәнгать осталары укучылар белән очрашты Фестивальдә РСФСРның атказанган сән гать эшлеклесе X. Вәлиуллин. ТАССРнын атказанган сәнгать эшлёклссс М Латыйпов. Халыкара конкурслар дипломанты һәм Бөтенроссня конкурслары лауреаты Ирина Лазарева, скрипкачы — Казан дәүләт консерваторнясе укытучысы Шамнл Монасый пов, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт фн лармоинясе җырчысы, ТАССРнын атказан ган артисткасы Наҗия Теркулова һәм баш калар катнашты. КҮРГӘЗМӘ БҮЛӘКЛӘРЕ СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Баш комитеты Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Казан тел һәм әдәбият институтын Беренче Дәрәҗәдә Диплом белән бүләкләде. Мои дый бүләккә институтның татар тел тый леме һәм гомумтюркологня проблемаларын өйрәнү һәм тикшерү юнәлешендәге хезмәтләре лаек табылган. Институтның сектор мөдире, филология фәннәре докторы Н. Г. Юзневка, патрнот- шагыйрь Муса Җәлил әсәрләренең дүрт томлыгын фәнни әзерләгәне һәм бастырып чыгарганы өчен, Күргәзмәнең Көмеш меда ле тапшырылды Тарих фәннәре докторы М. К. Мөхәррәмовның Октябрь һәм Тата > станда милли дәүләт төзелеше хакындагы зур монографиясе һәм республикабыз тар и хына кагылышлы башка хезмәтләре, тарих фәннәре докторы А. X Халиковның Идел буе һәм Урал алды төбәкләренең борынгы һәм урта гасырлар тарихын өйрәнүгә ба тышланган хезмәтләре Бронза медаль белән бүләкләнде. Баш комитет Г. Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты хезмәткәрләрен нән Н. Ханзафаров’, Ф. Ибраһнмова Җ. Гыйльманов. X Хәе нов. А. Җәләлен Ю Смыковны. фәнни-тикшеренү эшләрен, югары бәя биреп, күргәзмәдә катнашучы лар итеп раслаган. УКЫТУЧЫЛАР СЪЕЗДЫ Казанда апрель аен та укытучыларның V республика съезды булды. Аида Татарстан АССР Министрлар Советы Председл теле урынбасары М. л. Хәсәнов доклад сөйләде. — Мәгариф работникларының нык үскән социализм чорындагы яңа бурычларын тикшергәндә. без үткән юлга әйләнеп карый быз.— диде докладчы. — Татарстанда яна мәктәп төзүгә нигез салучыларны — Сопет иленен беренче халык мәгарифе комиссары А В Луначарскийның шәкерте Шаһид Әх мәдиев. Татарстанда иң беренче совет укы тучылары вәкиле А. А Максимов, язучы һәм педагог Галимҗан Ибраһимов. пәдзг г Исхак Казаков һәм башкаларны без хөрмәт белән нскә алабыз... Докладта республикабызның халык мәгарифе өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм алда торган бурычлар билгеләнде Фикер алышуларда мәгариф органнары җитәкчеләре. педагоглар катнашты Съездга әдипләр вәкиле булып барган балалар язучысы Ләбибә Ихсанова яшь буынны тәрбияләү дә язучы сүэенен. китапның көче турында сөй ләде. «Татар совет балалар әдәбияты, олы лар әдәбияты кебек үк, сыйфат ягыннан зур үзгәрешләр кичерә. — диде ул.— Хәзер безнең балалар әдәбияты вакыйгаларны өстән өстән сурәтләү' белән мавыкмый, ә яшь ге ройларның эчке дөньясына һаман тярәярәк үтеп керә Аяз Гыйләҗев. Барлас Камал Вакыйф Нуруллин, Фаил Шәфнгуллнниы > яшь укучыларга атап язган повестьлары нәкъ әнә шул яктан кыйммәтле» Съезд делегатлары, укытуны тормыш белән, хезмәт белән ныграк бәйләргә чакырып. барлык педагогларга, халык мәгарифе •работникларына, ата-аналарга. республиканың предприятие, колхоз һәм совхоз жн- тәкчеләренә мөрәҗәгать кабул иттеләр. МӘСКӘҮДӘ ТАТАР МОҢНАРЫ Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе артистларыннан бер төркем Мәскәү эстрада театрында зур концерт бирде. И. Шакиров. Ә. Афзалова. Н. Теркулова. Г. Ильясов. В. Гыйззәтуллина, Р. Ибра- һимова һәм башка жырчылар татар халык көйләрен, компознторларыбызның яна жыр ларын башкардылар Нәфис сүз остасы А. Арсланов татар совет шагыйрьләренең әсәрләрен укыды Мәскәүлеләр концертның һәр номерын бик жылы каршылады. КУРЧАК ТЕАТРЫ — ЖИҢҮЧЕ Татар дәүләт курчак театрына СССР культура министры П. Н. Демичев һәм культура работниклары профсоюзы үзәк комитеты председателе М. В. Пашков имзасы белән шатлыклы хәбәр — телеграмма килде. 1977 елның икенче яртысында теат- раль-тамаша оешмалары арасындагы Бөтенсоюз социалистик ярышында Татар дәүләт курчак театры өченче урынны яулаган. Мәскәүдән килгән телеграммада шул жниү турында хәбәр ителә. Вөек Октябрь юбилее елында курчак театры Г Андерсенның «Су кызы» һәм Ә Фәтхуллинныц «Бөркет баласы очарга өйрәнә» дигән әкиятләрен сәхнәгә куйган иде. Театр коллективының шушы спектакльләре югары бәяләнгән. ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Тукай бүләге лауреаты Гамил Афзал, шагыйрә Саҗидә Сөләйманова. драматурглар Сәет Кальметов һәм Ю. Әминов. башлап язучы шагыйрь Виктор Дьяченко Ленни комсомолы исемендәге Миңлебай газ- ■нефть эшкәртү заводы коллективы белән очраштылар, яна әсәрләрен укыдылар, нжат планнары турында сөйләделәр. X X Тукай бүләге лауреаты шагыйрь Гамил Афзал, шагыйрә Сажидә Сөләйманова. язучы Җәмит Рахимов Лениногорск шәһәренең нефтьчеләр йортында комсомолның 60 еллыгына багышланган поэзия кичәсендә катнаштылар, үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. х X X Шагыйрә Сажидә Сөләйманова Әлмәт шәһәренең 13нче урта мәктәбендә әниләргә багышланган пионер дружинасы сборында чыгыш ясады. КАЛӘМДӘШЛӘР ХӨКЕМЕНӘ- .Март аенда Әлмәт язучылары һәм Мин- эәлә татар дәүләт драма театры артистлары драматург 10. Әминовның «Алыштыргысыз хатын» исемле яна комедиясе белән таныштылар. Фикер алышуда Тукай бүләге лауреаты шагыйрь Гамил Афзал, прозаик Рафаил Төхфәтуллнн. драматург Сәет Кальметов катнашты. Мннзәлә драма театрының партком секретаре артистка Роза Җиһаншина. Татар станның атказанган артистлары Гадел Гал- ләмов, Әхмәдиша Җнһаншин. артистлардан Рәшит Мәрдеханов, Фәнисә Зәйнетдннова. Венера Нигъмәтжанова. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай бүләге лауреаты Сабир Өметбаев яна әсәрнең художество үзенчәлекләрен анализладылар. Комедиягә нигездә уңай бәя бирелде, драматургка әсәрне тагын да камилләштерү юнәлешендә киңәшләр әйтелде КОТЛЫЙБЫЗ! Совет архитектурасы өлкәсендәге хезмәтләре өчен Казан төзүче-инженерлар институтының кафедра мөдире Сәйяр Ситдыйко- вич Айдаровка РСФСР Верховный Советы Президиумының 1978 ел, 29 март Указы белән РСФСРның атказанган архитекторы дигән мактаулы исем бнрелде.