ЧЕРНЫШЕВСКИЙ ҺӘМ ТАТАР ИҖТИМАГЫЙ ФИКЕРЕ
Бетен совет халкы һем прогрессив кешелек дөньясы быел рус халкының бөек фикер иясе һәм революцион демократы Николай Гаврилович Чернышевскийның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтәләр. Н. Г. Чернышевскийның эшчәнлеге һәм иҗаты гаять куп кырлы Узган гасырның алтмышынчы елларында азатлык хәрәкәтенең юлбашчысы буларак, ул чыныккан революционерлар тәрбияләде һәм аларньң патша самодержавиесенә һәм алпавыт- крепостнойлык строена каршы көрәшен җитәкләде Ул энциклопедик белемле галим иде: философия һәм социология, политик экономия һәм тарих, эстетика һәм әдәбият тарихы, этика һәм педагогика, табигать белеменең философик проблемалары һәм фән тарихы мәсьәләләре белән шөгыльләнде һәм шушы өлкәләрнең һәркансын кеше зиһенен караңгылык богауларыннан азат итүгә юнәлдерелгән өр-яңа фикерле әсәрләре белән баетты. Язучы буларак ул гуманизм рухы белән сугарылган һәм иҗтимагый изүгә һәм тиранлыкка каршы көрәшкә өндәгән әсәрләрен иҗат итге. Шунлыктан аның шәхесе, эшчәнлеге һәм иҗади мирасы Россиядәге барлык халыкларның иҗтимагый фикере үсешенә куәтле тәэсир ясады, алар арасыннан халыкның авыр хәлен аңларга сәләтле һем аны һәртөрле изелүләрдән азат итү эшенә үз тормышын багышларга әзер булган эшлеклеләр җитлегүенә булышты. Н, Г. Чернышевскийның эшчәнлеге. ул тараткан идеяләр татар халкының рухи тормышында гаять зур әһәмияткә ия булды Николай Гаврилович Чернышевский Идел һем Урал буе татарларының тарихын һәм культурасын яхшы белә иде, аларның телен, фольклорын һәм башка культура истәлекләрен өйрәнде Аның мирасында татар халкының тарихы һәм культурасына караган ифрат кыйммәтле материаллар бар Революцион демократның кулъязма фондында татар теле буенча ике йөзләп бит язма саклана. Алардан күренгәнчә, галим татар теленең үзенчәлекләрен шактый нечкәлекләре белән белгән. Ул язмалардагы фактик материал, белгечләр фикеренчә. хәзер дә үзенең фәнни кыйммәтен югалтмаган; аларда татар теленең тарихын, аның лексикасын һәм грамматикасын өйрәнгәндә файдалы күл мәгълүматлар бар Татар халкының тарихы һем культурасы буенча тупланган материалны Н. Г Чернышевский үзенең хезмәтләрендә теоретик фикерләрен нигезләү максатларында файдалана. Мәсәлән, «Община белән җир биләүгә каршы философик карашларга тәнкыйть» исемле хезмәтендә иҗтимагый үсеш закончалыкларын нигезләгәндә мисал итеп ул телнең камилләшү үрнәкләрен китерә, шушы фикерен үсеш барышында татар теленең грамматик формалары гадәттән тыш катлаулануын күрсәтү белән раслый. (Н. Г. Чернышевский. Избранные философские сочинения. Т. II М., 1950. стр. 464) Н. Г. Чернышевский һәм аның көрәштәшләренең эшчәнлеге колач җәя башла10 «К У » .4 1 Б 145 ган чорда татар иҗтимагый фикере ислам схоластикасы һәм фанатизмы коллыгында иде. Патша самодержавиесенең азчылык милләтләргә карата шовинистик политикасы, авыр социаль һәм милли изү, фикер хөрлегенең һәртөрле чагылышын эзәрлекләү аны торгынлыкка һәм катып калуга дучар иткән иде. Шул ук вакытта феодаль мөнәсәбәтләрнең таркалуы һәм капитализмның үтеп керүе инде халыкның рухи тормышында яңа агымнар китереп чыгара башлады, милли аң уянуына һәм милли хәрәкәт җанлануына булышлык итте, татар хезмәт ияләрен алпавытлар һәм байлар хакимлегенә каршы гомумроссия көрәшенә тартты. Рухи тормыштагы үзгәрешләр татарлар арасыннан демократик иҗтимагый фикер һәм культураның күренекле вәкилләрен — халыкның социаль һәм рухи ихтыяҗларын гәүдәләндерүче вәкилләрен күтәрде. Шундыйлардан күренекле мәгърифәтчеләр плеядасы аеруча игътибарга лаеклы урын алып тора. Бу демократик хәрәкәтнең вәкилләренә алдынгы рус культурасы һәм иҗтимагый фикеренең тәэсире көчле булды. Дөрес, аларның Н. Г. Чернышевский һәм башка революцион демократлар белән турыдан-туры бәйләнешләре хакында бездә әлегә тулы мәгълүматлар юк. Хәлбуки, бу — андый якын бәйләнешләр булмаган дияргә нигез түгел әле. Мәсәлән, бөек рус революцион демократларының эшчәнлеге киң колач белән җәелеп киткән чорда Петербург университеты адъюнкты булып эшләгән күренекле татар мәгърифәтчесе Хөсәен Фәезханов (1828—1866) Н. Г. Чернышевский хезмәтләрен укымый булмагандыр. Ул русның А. К. Казембек, Р. В. Розен, В. В. Вельяминов-Зернов, В. И. Стасов, В. А. Дорн, Н. И. Лерх кебек күренекле галимнәре белән якын мөнәсәбәтләрдә торган, демократик карашлы җәмәгать эшлеклеләре белән аралашкан, алар белән еш һәм иркенләп әңгәмәләр алып барган. X. Фәезханов шулай ук казакъ мәгърифәтчесе Ч. Вәлихановның якын дусты һәм фикердәше булган. Ч. Вәлиханов исә Омскида петрашевчы С. Ф. Дуров белән танышкан һәм Петербургта яшәгәндә Ф. М. Достоевский белән очрашкан. Биредә Ч. Вәлиханов Н. Г. Чернышевский белән әңгәмәдә булган һәм Николай Гаврилович аңа искиткеч зур тәэсир ясаган. Шушы очрашудан соң Вәлиханов: «Нинди гаҗәеп кеше бу Чернышевский һәм рус булмаганнарның да тормышын ул ничек яхшы белә»,— дип язган. (Н. М. Чернышевская. Летопись жизни и деятельности Н. Г. Чернышевского. М., 1953, стр. 232.) Ч. Вәлихановның фикердәше булган һәм аның белән аралашып яшәгән X. Фәезха- новның да Н. Г. Чернышевский һәм революцион карашлы рус интеллигенциясенең башка вәкилләре белән таныш булуы бик ихтимал, яки, һич югы, ул аларның эшчәнлеге хакында белгән һәм алар пропагандалаган идеяләр белән таныш булган. Бөек рус фикер иясенең исеме һәм эшләре татар мәгърифәтчелегенең икенче бер күренекле вәкиле Шиһаб Мәрҗани өчен дә таныш булгандыр, чөнки ул башкалада Фәезханов кебек шәкерте һәм дусты булуын үз эшчәнлеге өчен мөһим таяныч итеп санаган. Әгәр татар мәгърифәтчеләренең Н. Г. Чернышевский белән турыдан-туры бәйләнешләре шулай ярдәмче мәгълүматлар нигезендә расланса, аның идеяләренең татар фикер ияләренең дөньяга карашларына теге яки бу рәвештә тәэсире турында исә ныклап сөйләргә мөмкин. Татар мәгърифәтчелегенең төп вәкилләре Каюм Насыйри (1825—1902), Шиһабетдин Мәрҗани (1818—1889). Габдрахман Ильяси (1854—1895) һәм башкаларның эшчәнлеге революцион-демократик фикер учакларының берсе булган Казан университеты галимнәре белән хезмәттәшлектә колач җәя. Университет укытучылары һәм студентлары арасында Н. Г. Чернышевскийның исеме аеруча ихтирам ителә, ә аның революцион-демократик карашлары зур теләктәшлек таба. Замандашларыннан берәү 1857 елда язганча, Казанда «Николай Гаврилович турында гына сөйлиләр», «Современник» һәм «Колокол» кулдан-кулга йөри, күчереп алына, таушалып беткәнчә укыла...» Н. Г. Чернышевский идеяләренең Казан университеты укытучылары һәм студентларына рухландыргыч тәэсире ул Россия революцион-демократик хәрәкә-енә турыдан-туры җитәкчелек иткән чорда гына түгел, бәлки Николай Гаврилович патша палачлары тарафыннан Себер каторгасына илтеп бикләнгәч тә, ә аннары озак еллар дәвамында сөргендә яшәгәндә дә гаҗәеп көчле була. Әле XIX гасырның алтмышынчы елларында ук аның тарафдарлары «Земля и воля» оешмасының Казан комитетын оештыралар, а җитмешенче елларда революцион народникларның эшчәнлеге җәелә, студентларның чуалышлары һәм демократик карашлы профессорларның протестлары ешая. Рус разночинецларының демократик хәрәкәтендә кайбер татар студентлары да: А. Габдерәхимов, М. Котлыбаев, И. Рәҗәлов, А. Габделгалләмов, П. Алиев һәм башкалар актив катнаша. (С. М. Михайлова. Формирование и развитие просвети- * тельства среди татар Поволжья, 1972. стр. 215—223.) Н. Г. Чернышевский идеяләренең Казанның алдынгы карашлы даирәләрендә тара- =■ луы патша властьларын бик борчый. Алар студентлар һәм укытучылар • артыннан i туктаусыз күзәтәләр, Россиянең «беренче социалистыпның исемен искә алуны да ® тыярга маташалар. Ләкин юкка гына! Алар аның популярлыгын киметә алмыйлар. _ Мәсәлән, Казан укыту округы попечителе кушуы буенча Саратов округы инспекторы т= Н. Г. Чернышевскийны күмгәндә аның табутына «Мәскәүдән, Казаннан, Әстерханнан < һәм башка шәһәрләрдән» дә чәчәк бәйләмнәре куелуын хәбәр итә Бу — бик мәгъ- - нәви факт. Ул бөек революциондемократка Казанда дистәләрчә еллар дәвамында сүнмәс ихтирам булганлыгы турында сейли. ® Казан университетының алдынгы карашлы җәмәгатьчелеге һәм рус иителли- ь генциясенең демократик рухтагы даирәләре белән тыгыз бәйләнештә яшәгән татар 5 мәгърифәтчеләренең алар арасында хупланган идеяләр, шул исәптән Н. Г. Чернышев- ' ский идеяләре белән дә сугарылган булуы табигый. Татар мәгърифәтчеләренең идея- J теоретик мирасын анализлау шулай дип расларга нигез бирә. Татарларда мәгърифәтчелек фикере формалашу, башка халыклардагы кебек үк. Е милләт формалашкан, милли үзаң уянган чорда бара. Шунлыктан аңарда милләт, милли тарих һәм культура мәсьәләләре төпмәсьәләләрнең берсе булып әверелә. “ Халыкның рухи тормышында хакимлек итеп килгән мөселман руханилары татарлар = мөстәкыйль халык түгел, алар «бердәм мөселман милләтеинә керәләр дип раслап г маташа. Икенче яктан, формалашып килгән татар буржуазиясенең аеруча сугышчан = рухлы даирәләре һәм патша самодержавиесенең рәсми идеологлары, татарлар алар Идел буйларына басып кергән Чыңгызхан һәм Батый гаскәрләренең нәселе дип тукый торалар. Мондый шартларда татар мәгърифәтчеләре алдына халыкның килеп “ чыгышын һәм тарихи үткәнен өйрәнү мәсьәләләре аеруча кискен булып килеп баса. Шушы мәсьәләләргә карашта алар Н. Г. Чернышевский позициясен кабул итәләр Ч Үзенең «Философиядә антропология принцибы» дигән хезмәтендә Николай Гаврилович «хәзерге Кырым, Казан һәм Оренбург татарлары арасында нәселе Батый сугыш- - чыларыннан килгән бер генә кеше бармы икән, хәзерге татарлар — әлеге җирләрдә ' Батыйга кадәр үк яшәгән һәм, руслар кебек үк, Батый тарафыннан буйсындырылган “ элекке кабиләләрнең нәселе, ә килмешәк-басып алучылар барысы да югалганнар, а буйсындырылган халык тарафыннан рәхимсез рәвештә барысы да кырыл бетерелгән- ~ нәр». (Н. Г. Чернышевский. Избранные сочинения. Т. III. М.. 1951, стр. 245— 246) u Татар мәгърифәтчеләре дә хәзерге татарларның турыдан-туры бабалары итеп * Идел-Кама төбәгендә элек-электән яшәп килгән болгар һәм кыпчак кабиләләрен санаганнар. Алар шушы карашларын тарих фәне мәгълүматларына, археология һәм Х этнография фәннәре тикшеренүләренә, татар халкының кабер ташы язмаларына, теле һәм фольклорына нигезләнеп раслаганнар. Мәсәлән, Шиһаб Мәрҗани Казан татарларының теле борынгы болгар-кыпчак теле нигезендә формалашкан һәм аның килмешәк монгол кабиләләре теле белән бернинди уртаклыгы юк дигән фикергә килә Үз халкының тарихын тикшерүгә, аның килеп чыгышы һәм формалашуы проблемасына зур игътибар итүчеләрнең берсе Каюм Насыйри була, ул да бу мәсьәләгә Н Г, Чернышевскңй карашында тора. «100—150 ел элек язылган китаплардан күренгәнчә.— дип яза Насыйри,— ул вакытта яшәгәннәр үзләрен болгарлар дип атарга яратканнар һәм бу хакта буыннан-буынга онытмый килгәннәр». (К. Насыйри Тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары. Казан. 1948 ел, 102 бит) Тагын шунысы игътибарга лаеклы: Насыйри татар милләтенең формалашуы һәм үсеше күрше халыклар белән үзара бәйләнештә баруын ассызыклап әйтә. Аның бу фикере беек рус галименең карашлары рухына бик тә туры килә К Насыйри татар халкының формалашу һәм үсеш процессына руслар, чувашлар мордвалар марилар һем башка халыкларның тәэсире зур булган дип күрсәтә Н. Г. Чернышевский һәм башка революцион-демократлар кебек үк, татар мәгърифәтчеләре төрле халыкларның тигезлеге, аларның хуҗалык һәм әхлакый-мәдәни үсешкә бердәй хокуклылыгы идеясен яклыйлар. Николай Гаврилович кебек үк, алар кешеләрнең сәләтлелеге нинди милләттән һәм расадан булуына түгел, бәлки матди тормыш һәм иҗтимагый факторларга бәйле дигән материалистик караштан чыгып эш итәләр, раса аерымлыклары халыкларның экономик һәм акыл үсеше дәрәҗәсен билгеләргә тиеш түгел дип саныйлар. -Бу гакли гыйлемнәр, Ликер иясе кешеләрнең табигате, табигый сәләте белән ирешелгәнгә күрә, бер милләткә генә хас түгелләр, аларны тикшерү, иҗат итүдә барлык милләтләр тигез хокуклы»,—дип яза, мәсәлән, Ш. Мәрҗани. (Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты архивы, 22 ф.. 1 тасвирлама. 20 саклау берәмлеге, 55 бит.) Татарның икенче мәгърифәтчесе 3. Бигиев тә (1872—1902) шул ук карашны яклый. Әхлакый яктан җитлекмәгән халык дип, татарларны кимсетергә маташкан Казан алпавыты В. И. Волгинга кискен төстә каршы төшеп, ул: «...Русларның һәм безнең татарларның бер мәкальләре бар: җәмәгать сикыйсыз булмас (гаилә гарипсез булмас) диләр. Сез күрсәткән... кызганыч хәлләр бездә гомуми түгел ул. Безнең арабызда булганы шикелле, руслар эчендә дә кешелектән, турылыктан ерак киткән кешеләр күп... Татарларыбыз хакында русның фикере, карашы гомуми булса, ялгыш булачак...» (3. Бигиев. Мовараэннәһергә сәяхәт. Казан, 1908, 17—18 битләр.) Н. Г. Чернышевский Россия мәгърифәтчеләрен халык массалары идеологлары, «публика ихтыяҗларына үзләренең мөнәсәбәтен» яхшы аңлый торган «белгечләр генә түгел, бәлки энциклопедистлар булырга», «үз милләтенең мәгърифәтчеләре булырга» көчле ихтыяҗ сизгән фидакарьләр дип бәяләгән. (Н. Г. Чернышевский. Избр. философские сочинения. Т. II, М., 1950. ст. 12.) Мондый бәя Насыйри. Фәезханов. Мәрҗани, Күлтәсигә һәм татарның башка мәгърифәтчеләренә дә тулысынча туры килә. Алар туган милләтнең үсеш юлларын эзлиләр, аны дөньякүләм цивилизация казанышларына якынайту гаме белән яшиләр. һәм алар халык мәгарифенең көченә ихлас күңелдән ышаналар, аны иҗтимагый һәм мәдәни артталыктан чыгуның төп шарты итеп саныйлар. Чернышевскийның «һәр яхшылыкның нигезендә мәгърифәт ята» дигән фикерен алар үзләренең девизы итәләр. Бөек революцион демократның шушы фикеренә нигезләнеп: Ш. Күлтәси: «Барлык дөнья эшләренең асыл нигезе һәм башлангычы—мәгърифәттер. Кешенең хайвани табигате — тукланмак. ә кешелек табигате белем һәм мәгърифәт белән бәйледер».— дип язды. (Ш. Күлтәси, һәйәте җәдидә (Яңа астрономия) Казан. 1896, 2 бит.) Фәнгә һәм гыйлемгә таянган хәлдә генә кешеләр үзләренә кешеләрчә тормыш тәэмин итә һәм прогресс юлыннан алга бара алачаклар. Гыйльми белемнәр һәм мәгърифәт тарату, мәгърифәтчеләр фикеренчә, кешеләрнең дөньяга карашын киңәйтүгә һәм җитештерүнең заманча төрләрен җәелдерүгә алып барачак, наданлыкны, хорафатларга ышануны һәм әхлакый бозыклыкларны җиңәргә булышачак, аларны максатлы рәвештә көн күрергә өйрәтәчәк, һөнәрләр үзләштерү һәм кешеләрдә дөньяга дөрес караш тәрбияләү, үз чиратында, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне үзгәртүгә китерәчәк. Шунлыктан татар мәгърифәтчеләре үз милләттәшләре арасында европачыл гыйлем һәм укымышлылыкны таратуны, мәгариф, сәүдә һәм җитештерүне үстерүдә русларның тәҗрибәсен куллануны кайнар төстә хуплыйлар. «Үз милләтебезнең яшәргә тырышуы, үз эшен үзе эшли алуы, хәят мәйданында изелеп калмавы өчен Европаның гыйлем вә мәгарифенә һөнәр вә сәнгатенә зур ихтыяҗыбыз бар Европа мәктәпләрендә укымак безнең өчен Файдалы, һөнәр вә мәгариф кайда* булса, шунда барып тәхсил 1 итәргә кирәк Гыйлем белән мәгарифнең хас ватаннары, хас лисанна- ры’ юк»,— дип яза Ш. Мәрҗани. (Мәрҗани Мәҗмугасы3 . Казан, 1915. 528 бит) Н Г Чернышевский һәм башка революцион-демократлар дөньяга материалистик карашны зур тырышлык куеп пропагандаладылар. «Чернышевский,—дип билгеләп үтте В. И. Ленин,— 50 нче еллардан алып 88 нче елгача бөтенлекле философик мате- 'Тәхсил итү — гыйлем алу. алырга омтылу. 1 Л и с а н — тел. • Мәҗмуга — җыентык. риалиэм югарылыгында торып кала алган һәм яңа кантчыларның, позитивистларның, махистларның һәм бүтән төрле буташтыручыларның кызганыч сафсатасын читкә алып ыргыткан бердәнбер чын бөек рус язучысы». (В И Ленин. Әсәрләр. Дүртенче басмадан тәрҗемә, 14 том, 381—382 битләр.) Шунлыктан Россиянең алдынгы фикерле кешеләренә, шул исәптән рус булмаган милләтләр демократик интеллигенциясенең яшь вәкилләренә, аның тәэсире гаҗәеп көчле булды. * Татар иҗтимагый-философик фикер тарихында материалистик карашларны про- г пагандалауда күренекле энциклопедист галим К. Насыйри зур зшләр башкарды Ул 2 рус телен бик яхшы белгән кеше буларак. Казан университеты галимнәре белән иң т якын мөнәсәбәтләрдә торып эшләде. Аның барлык әсәрләрендә Н. Г. Чернышевский үзенең «Философиядә антропология принцибы» дигән һәм башка хезмәтләрендә - күтәргән идеяләр кызыл җеп булып сузыла. К. Насыйри дөньяга карашның алла — тарафыннан билгеләнгән булуы турындагы раслауларны тәвәккәллек белән кире ка- ? гып чыкты, аның үсешен берәүгә дә бәйләнмәгән объектив процесс итеп күрсәтте - Кояш һәм Кояш системасы, Җирнең һәм башка планеталарның Кояш тирәсендә хәрә- 3 көт итүе хакында сөйләп, ул Галәмнең төзелешен сурәтләп бирде. Аның табигать күренешләрен аңлатуга, яңгыр явуы, кар төшүе, ел фасыллары алмашынуы сәбәпләрен төшендерүгә, үләннәр дөньясына, кешенең анатомиясе һәм физиологиясенә 1 кагылышлы хезмәтләрендә материалистик тенденция ачык ярылып ята. Бар нәрсәнең нигезе итеп К. Насыйри материяне санады «һава да җисемдер».— дип язды ул (К. Насыйри. Сайланма әсәрләр. Казан, 1945. 184 бит.) _ Татарның икенче бер мәгърифәтчесе Шәмсетдин Күлтәси, Насыйри кебек үк, ~ Чернышевскийдан аермалы буларак, идеалистик һәм дини карашлардан бөтенләй үк 5 азат булмаса да, дөньяның матдилеге. материянең пространствода һәм вакытта хәрә- S кәте, кешенең объектив чынбарлыкны таныл белүе, фәннең тормыштагы роле турын- 2 да кызыклы гына фикерләр әйтә. Татар мәгърифәтчелегендәге реалистик һәм демократик агым XIX гасырның ~ икенче яртысында татар халкының социаль-экономик, политик һәм рухи тормышында ♦ барган сизелерлек уңай үзгәрешләр тәэсирендә барлыкка килә. Шул ук вакытта — — бу үзгәрешләр гомумроссия күләмендәге процессларның чагылышы һәм аерылмас өлеше булып тора. Мөһим иҗтимагый һәм фәлсәфи проблемалар буенча рус һәм , - татар демократик фикер ияләре карашларының уртаклыгы нәкъ менә шулар белән -билгеләнә дә. Рус культурасы һәм иҗтимагый-политик фикеренең татар демократик җәмәгать- *, челегенә тәэсире XX гасыр башында, эшчеләр сыйныфы җитәкчелегендә яңа рево- R люцион күтәрелеш чорында тагын да көчәеп китте. Бу вакытка татар халкы үз ара- а сыннан демократик культураның менә дигән энтузиастларын — язучылар, шагыйрь- - ләр, журналистларны, татар вакытлы матбугатын, театрын, әдәби тәнкыйтен башлап җибәрүчеләрне үстереп өлгертте. Аларның кайберләре — Хөсәен Ямашез Гафур * Коләхметов, Галимҗан Сәйфетдинов һәм башкалар Беренче рус революциясе елларында марксизм-ленинизм идеяләрен үзләштерү дәрәҗәсенә күтәрелде. Шулай ук * күренекле язучылар-публицистлар — Галиәсгар Камал. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафу- ри, Шакир Мөхәммәдов. Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов социал-демократик, марксистик-ленинчыл идеологиянең көчле тәэсирен тойган һәм аңа кайнар теләктәшлек белдергән хәлдә, революцион демократизм позициясендә тордылар. Шул ук вакытта үзенең формалашуы һәм халык азатлыгы керәшендә гаять уңышлы роль уйнавы белән татар революцион-демократик фикере фәнни социализмга гына түгел, бәлки асылда «рус социалдемократиясенең элгәрләре булган Герцен. Белинский, Чернышевский ..» кебек «гүзәл плеядасы»ның идея тәэсиренә дә бурычлы (В И. Ленин Әсәрләр. Дүртенче басмадан тәрҗемә 5 том, 380 бит) Большевикларның лозунглары татар халкының иң яхшы улларын азатлык һәм социализм хакына фидакарьләрчә көрәшкә рухландырды, аларда теория белән, русның алдынгы иҗтимагый фикере, шул исәптән революцион демократлар мирасы белән кызыксыну уятты Татар культурасының югарыда исемнәре телгә алынган эшлеклеләре рус әдә- бияты һәм публицистикасын җентекләп күзәтеп бардылар, аны тәрҗемә иттеләр һәм тараттылар, Лермонтовка, Пушкинга, Ломоносовка, Крыловка, Тургеневка, Гогольгә, Островскийга. Достоевскийга, Толстойга, Чеховка, Некрасовка, Салтыков-Щедринга, Горькийга. Белинскийга, Добролюбовка, Писаревка... булган кайнар мәхәббәтләрен ачыктан-ачык белдерә килделәр. «Мәҗлесләрдә сейләнгән сүзләр русларның яңа һәм иске мөхәррирләренең әсәрләре, алар хакында язылган тәнкыйтьләр, рус әдәбиятының тарихлары хакында була иде,— дип язды Тукай.—...Белинский, Писаревларның тәнкыйтьләрен чагыштыралар, берсе Белинскийның сүзен мәгькулли, икенчесе Писаревны куәтли иде». («Аң» журналы. 1914 ел, 7 сан, 139 бит.) Н. Г. Чернышевскийның Россия алдынгы иҗтимагый-фәлсәфи фикер һәм азатлык хәрәкәте тарихында күренекле урын тотуы татар культурасының демократик эшлек- леләренә яхшы билгеле була. Аның әсәрләрен үзен социалистларның чын тарафдары дип санаган Габдулла Тукай укый. Ул, каты ааыру хәлендә дә. рус телендәге художестволы һәм политик әдәбият белән кызыксынудан туктамый. «Ул у кыган китаплар арасында «Колоколвның аерым номерлары, Герценның «Былое и думы» дигән әсәре, Чернышевскийның «Что делать» дигән әсәре һ. б. барлыгы хәтеремдә. Ул бу әдәбиятны бик зур кызыксыну белән укый иде»,— дип искә алган профессор Клячкин. (Г. Тукай. Шагыйрьнең тууына алтмыш ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары. Казан. 1948, 87 бит.) Рус-татар укытучылар мәктәбендә укыган елларында Н. Г. Чернышевский әсәрләрен беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев өйрәнә. «Рус телен белүе аңа рус революцион демократлары — Герцен, Белинский, Чернышевский, Добролюбов әсәрләре белән танышырга мөмкинлек бирде» (X. Хасанов. Хусаин Ямашев. Казань, 1954. стр. 28) Бу елларда шулай ук X. Ямашев белән бергә укыган һәм соңыннан татар пролетариат әдәбиятына нигез салган Гафур Коләхметов та Н. Г. Чернышевский иҗаты белән таныша. Н. Г. Чернышевский һәм башка рус революцион демократларының Ф Әмирхан белән Г. Ибраһимовка шифалы тәэсире хакында бу әдипләр иҗатының бөтен рухы, бөтен идея-художество эчтәлеге раслый. Г. Тукай, Ф. Әмирхан. Г. Камал, М. Гафури социализм идеяләре белән рухланып иҗат иттеләр, большевик X. Ямашев белән бердәм эш алып бардылар, социал- демократик әдәбиятны тәрҗемә итеп тараттылар. «Минем чын мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай»,— дип белдерде Тукай. (Г. Тукай. Әсәрләр. 1 том, Казан. 1955, 35 бит) Социализм белән көрәш алып барган реакцион даирәләрдән, шул исәптән татар буржуаз милләтчеләреннән дә, көлеп. Ф. Әмирхан: «Фәкать шуны гына беләсе иде: мондый һөҗүмнәрдән социализм фикеренең ничә шөребе какшады икән?» — дип язды. (Ф. Әмирхан. Сайланма әсәрләр. Ике томда. 2 том, Казан. 1958. 201 бит) Татар революцион демократлары царизмны һәм феодаль тәртипләрне камчыладылар. капиталистик изү системасын фаш иттеләр, эшчеләр сыйныфы формалашуын һәм үсүен күрделәр, аның тормыш хәленә һәм көрәшенә теләктәшлек белдерделәр. Әмма алар Чернышевскийның утопик социализмы дәрәҗәсендә тукталып калдылар Милли эшче сыйныфның аз санлы һәм җитлекмәгән, сыйнфый каршылыкларның үсеп өлгермәгән булуы, царизм тарафыннан кимсетелгән милләтнең барлык катлауларының. бөтен демократиянең мәнфәгатьләре уртак булып тоелуы күпчелек алдынгы татар фикер ияләренең социалистик идеалының вак буржуаз характерда булуын билгеләде. Чернышевский кебек үк, алар үзләрен хезмәт ияләре идеологлары итеп санадылар Бөтен хезмәт халкы, барлык иҗтимагый түбән катлауларның өметләрен чагылдырып та, алар пролетар партиялелек дәрәҗәсенә күтәрелә, «сыйныфлардан өстен» буржуаз демократизм иллюзияләреннән пролетариатның каты, баш имәүчән. җиңелмәс сыйнфый көрәшенә» тәмам күчә алмадылар. (В. И. Ленин. Әсәрләр Дүртенче басмадан тәрҗемә. 18 том. 11 бит,) XX гасыр азатлык хәрәкәтендә, аеруча рус булмаган милләтләрнең ышаныч- өметләрендә социализм узган гасырның 60 нчы елларындагы кебек үк крестьян демократиясе белән тыгыз бәйләнгән иде. Шулай итеп, татар революцион демократлары белән Чернышевский карашларының бердәмлеге алар арасындагы субъектив мөнәсәбәтләр белән генә түгел, бәлки нигездә җитди объектив хәлләр белән аңлатыла иде. Н. Г. Чернышевский һәм башка рус революцион демократларының тормышы үзләренең туган халкына һәм Ватанына турылыклы хезмәт итүгә багышланган иде. Аларның интернациональ рух белән сугарылган ялкынлы патриотизмы татарның алдынгы фикер ияләре өчен якты үрнәк булды һәм аларның да эшчәнлеген халыкка чиксез мәхәббәт һәм тугрылык хисе, аның иҗади мөмкинлекләренә ышаныч тойгысы рухландырды. Хәерчелектә һәм җәбер-золым астында узучы тормышның кара пэр- ф дәләре аркылы алар халыкның бетмәс-төкәнмәс революцион-иҗади куәтен күрә ы алдылар. «Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, ы шагыйрь ул. Ул, әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә х йөри. Ләкин бу хәл, вакытлы гына килгән бер авыру кебек, гаризи 1 бер хәлдер».— дип язды Габдулла Тукай. (Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. 4 том, Казан. 1974, 267 бит.) Алдынгы фикер ияләренең хезмәте зур: алар массаларны милли һәм интернациональ мәнфәгатьләрне бердәм итеп карарга өйрәттеләр. Россиядәге изелгән халыкларның дошманы рус халкы булмавын, бәлки җирле байлар белән берлектә эш итүче рус царизмы, рус алпавытлары һәм капиталистлары икәнлекне аңлаттылар. Ф, Әмирхан, мәсәлән, «бөтен рус милләтенә бер-ике кешенең эшләгән эшләрен» сылтауны, «рус милләте белән бюрократиясен» аера алмауны гаепләп чыкты. (Ф. Әмирхан. Сайланма әсәрләр. 2 том, Казан, 1958, 201, 238 битләр.) Революцион демократларның халыклар дуслыгы һәм туганлыгы идеяләрен тайпылышсыз рәвештә яклап килүләрендә без пролетар интернационализм идеологиясенең, һәм шулай ук теге яки бу халыкның башка милләт кешеләрен кимсетергә, ә инде үзен генә зурайтырга хаклы булмавын раслаган Чернышевский мәктәбенең дә шифалы тәэсирен күрәбез. (Н. Г. Чернышевский. Избранные философские сочинения. Т. Ill, стр. 589.) XIX йөз ахырында һәм XX йөз башында милли культура үсеше проблемаларының көн тәртибенә күтәрелүе буржуазия белән пролетариат арасында кискен көрәш китереп чыгарды. «Бердәм милли агым» дигән булып татар буржуазиясе ислам дине традицияләрен мәңгегә ныгытырга, милли аерымлыкны культлаштырырга, башка милләтләрнең культура кыйммәтләрен санга сукмау карашлары тәрбияләргә маташты. Алдынгы фикер ияләре халыкның рухи тормышын томаларга омтылыш белән килешә алмадылар. Демократик эчтәлекле мәгърифәтчелектән революцион позицияләргә күчә барган саен алар бер милли культурада ике культура булуына һәм чын демократик милли культураның бары тик буржуаз-клерикаль реакция белән көрәштә генә үсә алачагына төшенә килделәр. Алар рухи тормышны кешеләрнең социаль- экономик һәм политик хәле белән тыгыз бәйләнештә карарга өйрәнделәр, үз халыкларының мәдәни үсешен иҗтимагый гаделсезлеккә каршы көрәштә күрделәр Чернышевский һәм аның фикердәшләренең йогынтысы татарлар арасында эсте- ® тик фикер үсешенә тәэсир итүдә аеруча сизелерлек чагылды. Бу нәрсә татар мәгъри- ш фәтчеләренең сәнгатькә кагылышлы фикерләрендә үк ярылып ята. Алар татар халкы ~ тарихында беренчеләр булып сәнгатьне катып калган мөселман руханилары һөҗүм- е нәреннән яклап чыктылар Ш- Мәрҗани һәм К. Насыйри кешенең тормышны сәнгать чаралары белән чагылдырырга хокукын дауладылар. Алар Чернышевскийның «тормышны гәүдәләндерү — сәнгатьнең асылын тәшкил итүче гомуми характерлы сыйфаты» дигән тәгъбиренә охшаш фикерләр әйттеләр Мәсәлән, Мәрҗани фольклор әсәрләрендә татарлар һәм шулай ук аларның бабалары — Идел-Кама болгарлары тормышы һәм йолаларының ачык чагылышын күрде. Гарәп поэзиясе турында сөйләгәндә ул «шигырь—ул гарәпләрнең диваны. Анда аларның гыйлемнәре, хәбәрләре, фәлсәфәләре тупланган; шигырь аларның олылык һәм юмартлыкларының. турылык һем хаталарының шаһите» дип язды. (Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият Һәм тарих институты архивы. 22 ф I тасвирлама, 20 саклау берәмлеге. 51 бит.) Чернышевскийның «чын гүзәллек чынбарлык гүзәллеге ул» дигән гаҗәеп идеясе дә татар мәгърифәтчеләренә якын һәм аңлаешлы иде Гүзәллек идеалын аллага һәм аның мифик даирәсенә — фәрештәләр, җәннәттәге хур кызлары, дию пәриләре образларына кайтарыл калдырган мөселман суфичыларыннан аермалы буларак, мәгърифәтчеләр эстетик ләззәт һәм илһамның чыганагын халыкның реаль тормышыннан эзләргә һәм шуннан табарга өйрәттеләр. «Хәкимнәр димешләрдер ки. агар суга карамак. • Г ■ рх >я - очраклы. АБДУЛЛИН ф ЧЕРНЫШЕВСКИЙ ҺӘМ ТАТАР ИЖ.ТИМАГЫП яшел уланнарга «аремеи. м.тур >е «ҮР«»“ Лазгә «еремак »үз»ең «урый »а гакылны арттырыр.,- дип язды К. Насыйр». (К. Насыйр», фа.акиһелҗелэса. Каза». 1884. 446 бит.) Н. Г. Чернышевский карашларына кушылып, татар мәгърифәтчеләре җирдә иң гүзәл зат итеп кешене санадылар. Аның тес-кыяфәтенә. эчке рухи дөньясына, акылына, әхлак сыйфатларына соклану белдерделәр. Сәнгать төрләре арасында Н. Г. Чернышевский шигърият белән музыканы «югары, камил, сыйфатлы итеп аерып карады. Аның бу фикере дә татар мәгърифәтчеләре игътибарыннан читтә калмаган булса кирәк. Мәсәлән, Ш. Мәрҗани сәнгать төре буларак шигъриятне аеруча югары бәяләде. К. Насыйри шигъриятле иҗатны «көйләп укымак яки шигырь әйтмәк гүзәлләрдән янә гүзәл нәрсәдер» дип атады. (К. Насыйри. Сайланма әсәрләр. Казан, 1953, 46 бит.) Музыка исә җан азыгыдыр, «...Фәһем 5 не саф кылыр, зиһенне нечкәртер, табигатьне йомшартыр, мәрхәмәтлене мактатыр, җөбенне6 баһадирландырыр, саранны юмартландырыр» дип язды. (К. Насыйри. Фәвакиһелҗөләса Казан, 1884, 442 бит.) XX йөз башында демократик милли культураның үсеше Г Тукай, Г. Камал, X. Ямашев, Г. Коләхметов, М. Гафури, Ш. Мөхәммәдов, Ф Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш Камал, Г. Кариев кебек эшлеклеләр исемнәре белән бәйләнгән Алар иҗади фикер азатлыгын, халыкның иң яхшы рухи традицияләрен яклап, мәдәни прогресс юлында коточкыч тормозга әйләнгән феодаль-клерикаль кадимчелеккә һәм милли чикләнгәнлеккә каршы чыктылар «Безнең милләт тә Пушкиннарга граф Лев Тол- стойларга, Лермонтовларга мохтаҗ,— дип язды Тукай.— Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга, бардакханәләрдән чыкмаган яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә мохтаҗ». (Г. Тукай. Әсәрләр дүрт томда. 3 т., Казан. 1976. 156 бит.) Мещанлык-декадентлык әдәбиятын тәвәккәллек белән кире кагып һәм «сәнгать сәнгать өчен» дигән ялган концепция тарафдарлары белән көрәшеп. Тукай һәм аның фикердәшләре халык тормышын дөрес итеп һәм һәрьяклап чагылдырырга, җәмгыятьнең гарип якларын фаш итәргә, иҗтимагый үсешнең тормышчан тенденцияләрен ачарга, массаларның аңын уятырга, аларга иҗтимагый күренешләрнең катлаулы чоңгылларын төшенүдә ярдәм итәргә, яктыны караңгыдан, алдынгыны зарарлыдан дусларны дошманнардан аерырга өндәргә тиешле әдәбият һәм сәнгатьне хупладылар. Алдынгы карашлы татар художник-фикер ияләренең шушы ачык эстетик позициясе. бер яктан, аларның иҗтимагый-политик тормышта һәм азатлык хәрәкәтендә актив катнашулары, икенче яктан, рус теоретик фикеренә, беренче чиратта, Белинский, Герцен, Чернышевский, Добролюбов, Писарев, Некрасов әсәрләренә аеруча игътибарлы булулары нәтиҗәсе иде Революцион социал-демократия белән дә тыгыз элемтәдә торган хәлдә, алар марксизм-ленинизмның эстетик принциплары тәэсирен дә тойдылар В. И. Ленинның «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле мәкаләсе. Г. 8. Плехановның әдәбият Һәм сәнгать мәсьәләләре буенча кайбер хезмәтләре аларның игътибарыннан читтә калмады. Ә пролетариат әдәбия-ының нигезләрен салган М. Горькийны алар барысы да укый килделәр, аның талантына, иҗади кыюлыгына һәм новаторлыгына сокландылар. Өлкән рус туганнары артыннан барып, татар революцион демократлары халыкның эстетик ихтыяҗларын канәгатьләндерә, аның иң яхшы идеалларын гәүдәләндерә торган чын сәнгать өчен көрәштеләр. Халыклар азатлыгы һәм бәхете өчен һәртөрле изүчеләргә каршы көрәштә корал булырлык шундый сәнгатьне алар үзләре тудырдылар Аларның традициясен бүген социализм шартларында үсеп җитлеккән әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре уңышлы дәвам иттерә һәм үстерә бара Үзенең иҗаты һәм шәхси батырлык үрнәге белән милли культураның берничә буын алдынгы эшлеклеләрен һәм халык бәхете өчен көрәшчеләрне тәрбияләгән Николай Гаврилович Чернышевскийның данлы исемен Совет Татарстаны хезмәт ияләре тирән хөрмәт белән искә алалар. Бөек рус галиме һәм художнигының, фикер иясе һәм социалистының бай һәм кыйммәтле мирасы хәзер киң хезмәт ияләре массасының хәзинәсенә әверелде, ул күп милләтле, интернациональ социалистик культураның алтын фондына керде