Логотип Казан Утлары
Маҗаралы повесть

БОҖРА

 Өлкән инспектор Айбулат Байчурин склад мөдире Гайния Хаҗиевадан тагын бер кат, җентекләбрәк сорау алды. — Көмешне заводтан ничек алып чыкканнар дип уйлыйсыз? Хаҗиева тынычлана төшкән иде: — Бәлки әле заводтан алып та чыкмаганнар- дыр, бары яшереп кенә куйганнардыр? Төнлә урлап, көндез озатырга да була ич аны. Төзүчеләр кагылмады микән? Алар яңа корыла торган корпуска машина белән ком, измә, кирпеч ташый. — Кызык. Айбулат, көмеш урлауга катнашулары ихтимал дип, Хаҗиева атаган кешеләр исемлеген күздән кичерде. Аларның һәммәсе белән дә очрашу зарури иде. Ярдәмчесе инспектор Касыйм Вилданов әйткәннәрне истә тотып, ул склад мөдиренә байтак сорау бирде, әмма Гайниянең җаваплары шик уята алмады. Кара халатын салып ташлагач, яшь бу хатын тагын да чибәрләнә төшкән иде. Кызгылт итәге һәм чак кына алсуга манылган, эре күзәнәкләр ясап бәйләнгән ак йон кофтасы аны аеруча ыспай күрсәтә. Тулы алсу бит, туры борын, җиңелчә генә иннек сөрткән килешле иреннәр. Түшендә инде бая ук игътибарны җәлеп иткән затлы брошка. Хатынкызның кайсы гына такмый хәзер андый бизәнү әйберләрен! Килешкилбәте, йөз үзгәрешләре табигый, җавапларында боргалану-сыргалану сизелми. Күзләре туры карый, җинаятьнең тизрәк фаш ителүе белән чынлап та кызыксына кебек. Әле яңа гына беренче адымнарын атлаган инспектор хыялына ни килмәс! — Бу вакыйга минем исемгә дә шик төшерә инде, билгеле,— дип, Хаҗиева үзенең хәвефле, уңайсыз хәлдә калуын таныды. Үзен бераз гаепле дә сизә, акланырга да омтыла сыман. Берәү дә «мин гаепле» дип әйтмәячәк, әлбәттә. Әмма беренче тәэсиргә, беренче тойгыга гына ышанырга ярамый иде. Аның бу уен складта җыештыручы булып эшләгән Клавдия Алексеева көтмәгәндә ныгытып та куйды. Әсәр кыскартып басыла. — Чираттагы ялымнан соң яңа эштә мин. Гайния белән бергә биш ел хезмәт иттек. Тик аны начар беләм, йомык характерлы ул,—диде. Алексеева илле яшьләрдәге юан гына хатын иде. Тышкы кыяфәте буенча һич тә җыештыручы булып эшлидер дип уйламассың. Кашларын нечкәртеп, битенә кершән сөрткән, иреннәрен кызарткан. Матур гына куе зәңгәр җәйге пальто кигән. Эшләпәсе астыннан чыгып торган * салам чәчләре көдрәләнгән. Тукта, бу җыештыручы ханым сәеррәи S сүзләр сөйли түгелме соң әле? * — йөкне биш ел бергә күтәреп тә бер-береңне начар белүне ничек “ аңларга? Төшенмим әле сезне,— диде Айбулат башын селкеп.— Әллә ♦ тату эшләмәдегезме? х — Дошман да түгел, дус та түгел ул миңа. Биш ел бергә эшләп, алариың өендә биш тапкыр булдыммы икән? Бай, безгә пар кеше £ түгел. А — Ничек инде бай? — Айбулат хәзер инде Алексееваны тагын да * игътибарлырак күзәтте. s — Менә шулай, квартирасына керсәң, әйләнеп чыга алмассың. * Машина аласы гына калган инде! » — Эрерәк бавырлымы әллә? Сезне санга сукмыймы? — Кем белә аны. Кунакка дәшсәң — килми, үзе чакырмый. Әмма сүз тыңлаучан үзе, бурычка акча да биреп торганы бар. Алексеева зур кызыксыну белән бүлмәне күздән кичерде. Почмактагы сейф, тәрәзә каршындагы гөлләр, ике тумбочкалы олы өстәл, пыяла астына җыеп салынган күп санлы язулар, күксел төстәге телефон, калын тәрәзә пәрдәләре, телефон белән янәшә торган Җәлил сыны аңа тәэсир ясады, ахры — ул канәгать төстә урындык аркасына сөялде. Почмактагы сейфны искә алмасаң, бөтенләй өйдәге кебек икән ич. Ишек төбендә шкаф та бар икән әле. Сер әнә шул сейф беләв шкафка ишерелгәндер инде. Аксыл костюм кигән, муенына чуар галстук бәйләгән инспектор үзе дә караклар, кеше үтерүчеләрне тота торган гайрәтле егеткә охшамаган. Алексеева аларны башкачарак, зәһәр- рәк карашлы, усалрак кыяфәтле итеп күз алдына китерә иде. Ә бу тикшерүче миһербанлы, йомшак мөгамәләле сыман. Эре гәүдәле, киң җилкәле, көчле ир күренә. Буй җиткән кызына менә шушындый кияүне эләктерсәң, начар булмас иде. Мондый ирләр вакчыллык белән җанны кыйнамый... Өлкән инспектор Байчурин яңа соравы белән Алексееваның кирәкмәгән якка ага башлаган уйларын бүлде: — Көмеш урлауда аның катнашы бар дип уйлыйсызмы? — Белмим,— диде Алексеева Айбулатның күзенә карап.—Тиктомалдан кеше өстенә кара ягасым килми. — Ничек баеган икән соң ул? Хезмәт хакы зурмы? — Үзем дә баш ваттым инде, белә алмадым. Оклады да ташка үлчим генә, унны бетергән булсам, ул акчага селкенеп тә йөрмәс идем. Ә Гайния министр кебек тора! — Акчаны күп туздырамы? — Айбулат Алексеева җавапларын беркетмәгә терки бара иде. — Юк, артыгын ычкындырмый. Мал җанлы. Алексееваның шадрарак йөзендә пошыну галәмәтенең әсәре дә юк. Үзен файдалы бер эш эшләгән кебек тоя, ахры, күңеле көр, кәефе шәп күренә. Әгәр каршысында тикшерүче утырмаса, мөгаен. Хаҗне- ваның бераз гайбәтен дә сатып алыр иде. — Көмеш складында эшләвегезне кемгә дә булса әйткәнегез бармы? — диде Айбулат. — Складта бер көмеш кенә түгел ич. Көмеш ул бер генә бүлектә. Бездә төрле нәрсә бар. — Әлегә көмеш белән генә кызыксынабыз. — Бардыр инде, сөйләшкәндә сүз чыга бит. Алексеева сагая калды. Беркетмә язып- утырган өлкән инспектор күзәткәндә эсселәп киттеме, пальто изүләрен ычкындырып куйды. Кызык, өйләнгән кешеме икән бу тикшерүче дип уйлый башлады ул аннары. Аның кызыннан ничә яшькә олы булыр икән? — Сездән көмеш сораучы булмадымы? — һи, бездә саф көмеш юк ич. Ниндидер катнашма шунда. Фото- тасма ясаудан башка нәрсәгә ярамый ул? — Менә шуны сораучы булмадымы? — Айбулат Алексееваның артыграк иркенәеп китүен ошатмаса да, кисәтү ясарга базмады. Клавдия тагын да батырая төшеп: — Тагын нәрсәгә файдаланып була соң аны? — дип төпченергә кереште. — Сорауларга гына җавап бирсәгез иде... Көмеш катнашмасын сораучылар булдымы? — Юк. хәтерләмим. Коридорда Гайния Хаҗиеваның турыдан-туры җитәкчесе, «Тасма- нур» берләшмәсенең тәэминат бүлеге инженеры Рахман Сабирҗанов сорау алуны көтеп торганын искә төшергәч, Айбулат Алексеевага кайтып китәргә рөхсәт итте. Сабирҗанов өлкән яшьтәге ябык кеше иде. Ялтыравык кара галстугын төзәтә-төзәтә нәзакәтле, салмак кына сөйләшә: — Хаҗиеваны байтактан беләм. Үзен бары уңай яктан гына күрсәтте. Әйткәнне җиренә җиткереп үти. Минемчә, намуслы хатын. Яманатын чыгарганчы, җанын чыгара торган зат. Складта кайчан да булса җитмәүчелек чыкканын хәтерләмим. — Көмешнең кайсы каплары югалганын белеп булачакмы?—дип сорады Айбулат. — Ревизиядән соң, һичшиксез, мәгълүм булыр, һәр капның ярлыгы бар. — Хаҗиева материаль яктан мөмкинлегенә караганда иркенрәк яши дип әйтәләр,— диде Айбулат.— Оклады, үзегез дә беләсез, зур түгел. Әнкәсе дә бар икән, бер малай да үстерә, диләр. Ялгызы эшләп дөнья көтәргә кирәк бит. иеме? — Хаҗиеваның гаилә яклары, өй хәлләрен белмим, гафу итегез. Эше хакында булса, фикеремне әйтергә әзер, баймы ул, ярлымы,— анысы мина караңгы. — Көмеш нитраты ниндирәк әйбер соң ул? Нәрсәгә ярый? — Менә бусы танышрак өлкә. Үтә күренмәле аксыл кристалл, бөртек инде ул. Нигездә, кино-фототасма. фотокәгазь җитештерүдә кулланыла. Медицина хаҗәтенә ляпис ясала. — Тагын? — Тагын... көмеш, үзегез дә беләсез, ювелирларга кирәк. Химик яктан тотрыклы булганга, техника өчен тансык нәрсә. Тик саф көмешне кустарь шартларда нитратыннан аерып алуны, белмим, булдыра алырлар микән... Рахман Сабирҗанов Айбулатның Хаҗиевага карата булган ышанычын яңадан ныгытты. Өлкән инспектор, составын ачыклау өчен складтагы көмеш нитраты үрнәген экспертка тапшыргач, сорау алу нәтиҗәләрен анализларга кереште. Көндезге сәгать икедә ревизор юкка чыккан көмешнең күләмен ачыклады һәм нәтиҗәләрен телефоннан Байчуринга шалтыратып әйтте: йөз кап көмеш җитми иде. Бераздан җинаять вакытын ачыкларга ярдәм итә торган мәгълүмат та алынды. Эксперт, көмеш капларына кунган тузанны үлчәгәннән соң, Хаҗиева күрсәткән урыннарда тузанның чыннан да азрак булуын раслады. Димәк, өстәгеләрен алганнар, яңаларына әле тузая кунып өлгермәгән! Бер тонна нитрат югалган, димәк, карак ялгыз булмаска тиеш дип уйлады Айбулат. Билгеле инде, йөз кап көмешне күтәреп әллә кая элдертә алмыйсын. Машинага төягәннәр. Ревизия нәтиҗәсе эзләнүләрне чын мәгънәсендә ышанычлы юлга кертә. Машиналы каракны ♦ табу күп өлеш җиңелрәк. < Көмешнең әле күптән түгел генә урлануын ачыклау да Айбулат £ файдасына. Бу хәл склад мөдиренә карата туган шикләрне бик нык S какшата иде. < Заводта шик төшәрлек кешеләрне Вилданов тикшерергә тотынган- s га. Байчурин җинаятьчеләрне икенче яктан эзли башларга булды, ч Товар акчага әйләндерелергә тиеш. Бигрәк тә турыдан-туры кулла- ® нырга ярамаган көмеш нитраты. Шәһәрдә кемнәргә кирәк икән соң ул? Алучыны тапсалар, җинаятьче эләкте дигән сүз. Нитратны вкчек ж саф көмешкә әйләндереп була икән? = Бу турыда Нәҗибәдән дә сорашырга була ич. Көтмәгәндә очрап, * телефон номерын үзе язып бирде, шалтырат дип әйтте ләбаса! Сыл- « тавы барда нигә сөйләшеп карамаска дип, Байчурин куен дәфтәрен- *“ нән Нәҗибәнең язуын эзләп тапты. Әйе, Нәҗибә белән кичке мәктәптә очрашканнар иде алар. Кыз инде ул чакта ук «Тасманур» заводында аппаратчы булып эшли иде. Юктан да кызык табып кеткелдәргә ярата торган ачык йөзле, теләсә кем белән бик тиз уртак тел таба торган уйнак күңелле Нәҗибәгә барысы да тиз ияләшә иде. Сөяксез дип әйтерлек сыгылма гәүдәле, сөрмә тартмаса да, бик килешле кара кашлы, почык борынлы кыз күп егетләргә ошый иде. Егетләрнең теләсә кайсы белән кинога, театр, танцыга бару аңа бер ни тормый. Тик үзе аларның берсенә дә шуннан артык аерым игътибар галәмәтен күрсәтмәде. Айбулат та әнә шул киртәне атлап уза алмады. Җитмәсә: — Алып хәтле гәүдәң белән урам чатында багана кебек басым торганчы, иләк белән су ташы, буыннарың катмас,—дип мыскыл катыш шаярулы киңәш бирә иде. Кичке мәктәпне тәмамлагач та алар ара-тирә очрашкалап тордылар, әмма Айбулат күпме генә Нәҗибә күңеленә тирәнрәк керерга тырышмасын, кыз уенкөлкедән узмады. Соңгы тапкыр очрашула рыннан соң инде берничә ел узып киткән иде. Бүген менә уйламаганда әллә кайдан килеп чыкты да, гомердә булмаган хәл — шалтырат дип, телефон номерларына кадәр язып бирде. Шатланыргамы моңа, көенергәме? Мәченең тычкан белән уйнавы түгелме икән? Беркатлы I ашыйк булып, тагын көлке хәлдә калмасмы ул? Хәзер уйлап эш нтсә дә ярар иде инде, унсигез яшь түгел егеткә. Шалтыраткан хәлдә дә, эше өчен кирәк нәрсәне генә сорашыр Айбулат. Коры гына, кыска гына итеп. Айбулат трубканы алгач та бер мәл икеләнеп торды. Аннары кирәкле номерны кыю гына җыйды. Ерактан таныш тавыш ишетелде. — Бу мин әле,— диде өлкән инспектор.— Менә ничек тнз шалтыраттым. Әйе, Айбулат инде. — Ай, телефоннан тавышың шундый матур ишетелә, танып та булмый! — дип җавап бирде Нәҗибә. Айбулат моны, билгеле инде, чынга алмады. — Шаяртма әле,— диде ул.—Мин сиңа бер йомыш белән шалтыратам. Институт тәмамлап йөрдең, файдаланыйк әле белемеңне. Көмеш нитратыннан саф көмешне ничек аерып була? — Безнең лабораториягә кил, аерып бирербез. — Авыз ерма әле, эш өчен кирәк миңа. Нәҗибә химик реакция ясар өчен кирәкле өстәмә матдәләрне, аларны файдалануның кайбер ысулларын әйткәч, көлгән булды. •— Син нәрсә, әллә алхимик булырга җыенасыңмы. Гомер аяк басмаган заводка да килеп кергәнсең. — Кая инде безгә. — һаман шул иске эшеңдәме? — Әйе. Бүлекчә генә үзгәрде. — Ниидигә? — Җинаятьләрне ачу бүлекчәсе дип аталабыз хәзер. — Ки-п-ит әле, менә бусы кызык,— диде Нәҗибә. — Болай булгач синең белән берәр яры очрашу да зыян итмәс иде. Маҗаралар эчендә кайный торган кеше белән бер сөйләшүе ни тора! — Күрешергә ашкыныр дигән идем аны.— Айбулат та Нәҗибәне үртәп алырга булды.— Вакыт ягы тар шул, бу арада очрашулар артык күбәеп китте, өлгерә алмыйм. Бик ялынып сорасаң гына инде. Яратам дип әйтергә исәбең юктыр ич? — Булса гаепмени? — дип көлде кыз. Айбулат тагын да тәкәбберрәк тавыш белән дәвам итте: — Уңыш казанырга өметләнәсеңме? — Билгеле! — Менә оптимист,—дип көлде Айбулат. Ул урындыгыннан торып трубканы тоткан килеш тәрәзә янына килде һәм яфракларын коя башлаган агачларга күз салды. Алар өчен тагын бер ел гомер төгәлләнде дигән сүз. Гомер дигәне бик тиз уза шул. Еллар үзгәрә торса да, Нәҗибә белән Айбулатның сүзләре һаман бер турыдарак бара тагын. Тик бу юлы рольләрне генә алмаштылар кебек. — Я, кайда очрашабыз? — дип сорады Нәҗибә. Башка вакытта җитди сөйләшүне дә уенга гына борырга ашыккан Нәҗибәнең бу юлы чынлап та күрешергә әзер торуы Айбулат өчен яңалык иде. — Кай тирәдә әйбәтрәк булыр икән соң? — диде ул сәгать ничә- ләрдә бушыйсын чамалап. — Ничә ел күрешмәгән иптәш белән, билгеле инде, бары тик ресторанда гына. Түгәрәк дата ич, билгеләп үтәсе булыр. Музыка, шәраб... Биисе дә килеп тора әле тагын. Ресторанда акча туздыручылар арасында «Тасманур» заводында шик астына алынганнар да юкмы икәнлеген ачыклыйсы бар иде. Айбулат шуны да күздә тотып Нәҗибәгә очрашу вакытын һәм урынын әйтте. Аннары, экспертларга һәм көмеш нитраты белән эш итә торган цех башлыгына шалтыратып, шәһәрдә нитрат куллана торган оешмаларны тагын бер кат ачыклады да юлга җыенды. Урамда хәзер инде ыгы-зыгы көчәйгән, шау-шу арта төшкән иде. Кояш юмартланып киткән, көн җылынган. Башка вакытта мондый көзге көннәрдә урамда йөрергә яратса да, бүген Айбулат тансык һавада хозурланырга онытты. Күләгәдәге таш бүлмәдән чыккач, башта аңа тышта артык бөркү сыман тоелды. Плащын салып, хәтта галстугын да бераз бушатып куйды. Әмма бераздан кәефе үзгәрде. Троллейбусларда әле һаман тыгыз, мыж килгән халык булуга да исе китмәде. Нәҗибәнең бүген болай ачылып сөйләшүен Айбулат кызның борылыш ясарга ниятләведер дип юрады. Аның бер-ике ягымлы сүзе егет күңеленә әллә рәхәт яңгыр булып яуды — дөнья яктырак булып күренә башлады сыман. Көзге эшләү мастерскоеның пыялага көмеш элпәсе җәя торган цехында аны сөйкемле генә бер ир уртасы кеше каршылады. Мускуллары биеп торган йөзендә сәламәт алсулык. Кылыч борынлы, калын муенлы. Айбулат кергән кабинетына кызыксынып күз салды: язу өстәлләре, китап шкафы, сейф аны кысанайтып күрсәтә. Стенага берничә портрет эленгән, түр почмакка байрак сөяп куелган. Йомшак урындыкларның берсенә килеп утырган өлкән инспектор таныклыгын күрсәткәч, кабинет хуҗасы: — Мортаза Гобәйдуллин,— дип үзен танытты һәм хәвефләнеп со- ♦ рады: — Әллә өстебездән әләк язганнармы? * — Юк, борчылмагыз. Көзге ясау серләрен сорашырга килдем. Нин- X д« чимал кирәк, ничек эшләнә — барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бире-2 гез әле!< Гобәйдуллин гаҗәпләнәкалды. Ул аңлаткан арада Айбулат яңа _ сорауларын яудырды: ч — Нитратны кайданаласыз? Е — Махсус почта белән Мәскәүдән килә. — Көмеш әйләнеше документларын күрсәтегез әле. Калдыгыгыз- £ иы да үлчәп карамый булмас. х — Бездә телгә алырлык көмеш юк бит,— диде Гобәйдуллин.— Бик ♦ әз. Аны инструкциядә язылганча гына файдаланабыз. Кушылганча £ эшләсәң җанын тыныч. ” — Саф көмеш тә кулланасызмы? — Юк, нитрат кына. — Нитрат белән кемнәр эш итә? — Өлкән оста Шакиров белән Федотов. Федотов ике атна элек кенә чираттагы ялын алып Кырымга китте әле. — Ял йортынамы? — Санаторийга,— диде Мортаза.—Врачлар кушуы буенча дәвалана, путевка алып бирдек. Теләсәгез, Шакировны чакырып китерәм. Мортаза Гобәйдуллин күрсәткән документларны уку, көмеш калдыгын үлчәп, аны кәгазьдәге саннар белән чагыштырып карау өчен күп вакыт кирәкмәде. Көмеш нитраты калдыгы документтагылар белән тулысынча туры килә иде. — Сезгә ялгыш кына булса да көмеш нитраты я саф көмеш тәкъдим итүчеләр юкмы? — дип сорады Айбулат. Гобәйдуллин кулларын ук жәеп: — Юк, юк,— диде,—Сорап килүчеләр генә бар. — Кемнәр сорый? — Аларның кем икәнен кем белсен? Я теш кундырырга, я йөзек, беләзек йөгертергә кирәк, диләр.— Мортаза көлемсерәп өстәде:— халык бизәнергә ярата бит хәзер. — Шәһәрдә тагын кайда көмеш белән эш итәләр? — Айбулат мастерской башлыгының җавапларын терки барырга да онытмады. — Мебель комбинатында. — «Тасманур» заводында көмеш урланганны ишеттегезме? — Өлкән инспектор, урамга караган булып, ачык тәрәзә өлгесендә чагылган Гобәйдуллин йөзендә берәр төрле үзгәреш булмасмы дип к\з салды. Мастерской башлыгы кызыксынып Айбулатка карады да: — Юк, сездән беренче мәртәбә ишетүем,— диде.—Шаяралар, ә? Айбулат Байчурнн үзеннән сорашканны яратмый иде. Шуңа күрә Гобәйдуллинны кисәтергә ашыкты: — Сүзебез ике арада гына калсын. Кая, Шакировны да чакырыгыз инде. Мортаза Гобәйдуллин бүлмәдән чыгып киткәч. Айбулат остаханә мөдиренең җавапларын, килеш-килбәтен күз алдыннан үткәрде. Ул бер генә вак детальне дә игътибарсыз калдырмый, кызыксынган, тикшергән кешесенең киемен дә, теге яки бу сүзне әйткәндә тавыш үзгәрешен дә, йөз сызыкларын да исәпкә ала иде. Остаханә мөдиренең исә көмеш вакыйгасына мөнәсәбәте бардыр кебек тоелмады. Әмма анын турында да кайбер нәрсәләрне ачыкларга туры киләчәк Йөзек беләзекләргә көмеш йөгертергә дип, бәлки монда юкка гына килмиләр дер. Ымы-шымы чыкмаса, кайдан белсеннәр икән? Әллә осталары үзләре генә астыртын эшләп, Мортаза Гобәйдуллин белми каламы?' Гобәйдуллин берничә минуттан бүлмәгә кырык яшьләрдәге таза бер кешене ияртеп керде һәм: — Шакиров менә шушы була инде,— дип, Айбулат белән таныштырды.— Сезгә комачауламыйм, карыйсы эшләрем бар иде, чыгыйм әле. Шакиров үзенең әле ни өчен кирәккәнлеген белмәсә дә, бик кәефле хыяфәттә иде. Айбулатның: — Үзегез, эшегез хакында сөйләгез әле? —дигән соравына шыңгырдап торган тавыш белән җавап бирде: — Нәрсәсен сөйлисең инде аның? Эшлибез дә ашыйбыз. Ун ел буе һаман бер шөгыль. Эшне сөйләп торасы юк, әнә теге якка керегез дә харап китегез. Биш тапкыр ишетүдән бер тапкыр күрү яхшырак. Эш кыз түгел, сез караганнан гына оялмас. — Заказлар ничек бирелә соң? — Үзебезнең мастерскойда алалар, Татарстан урамында да кабул итәләр. Квитанция нигезендә эшлибез. Бар да советча, тәртип белән теркәлә. Квитанциясез заказ алудан ходай сакласын. Квитанцияләр администраторда, рәхим итеп карагыз. Аның өчен нигә мин тырышам соң әле, үзе сөйләсен,— дип үзенә-үзе гаҗәпләнде Шакиров.— План бар бит безнең, план! — Чимал белән эшләргә ничек соң? Читтән тәкъдим итмиләрме? — Айбулат көзгече останың кыяфәтенә елмаеп карамый булдыра алмады. Шакиров утырганда да тик кенә тора алмый, кулындагы ниндидер пумаланы йомшартырга тырышып угалый, шул арада мастерской башлыгының өстәлендә яткан кәгазьләргә дә караштыргалап ала, Айбулатны да күздән ычкындырмый иде. Җавапка да кесәгә керә торган кеше түгел. Чәчен бер кырыйга аударып тараган, беленеп килә башлаган пеләшен яшерә, ахры. Костюм якасына Казан сурәте төшерелгән значок тагып куйган. Калку яңаклы, мыеклы. Күз-кашлары чыршы ботаклары кебек кыйгач. — Каян алсыннар аны, бәрәңге түгел лә ул,— дип җавап бирде •лкән инспектор соравына.— Мәскәүдән кайта безгә, Мортаза әйтмәдемени? Аннары, китерсәләр дә. халыктан химикат алу тыела. Китермиләр дә. Патша тәңкәләре дә бетте инде. — Йөзек, беләзекләргә көмеш йөгертәсезме соң? — Кирәк иде дә, юлга салынмаган әле. Китерәләр, ялыналар, әмма ул эшкә алынганыбыз юк. Прейскурант та билгеләнмәгән, чималы да андый максатка җибәрелми. _ — йөзек, беләзекләр белән нишләп сезгә киләләр соң? Көмеш йөгертүегезне каян чамалыйлар? — Өлкән инспектор юри Шакнровның махсус койдырып алган киң алтын балдагына ишарә ясады. — Без көмеш йөгертмибез, йөзек-беләзеккә катнашыбыз юк,— диде әста ваемсыз гына. — Көзге яңартучылар мөрәҗәгать итә, янәсе, көмеш булгач, көзге дә, йөзек тә кирәк инде. — Шәһәрдә көмеш белән эш итүчеләр тагын бармы икән, белмисезме? ■ • Булса кирәк. Базарларда искергән көзгеләрне яңартып сатучылар күренгәли. Кустарьлардыр, ахры. — Алар чималны каян ала икән? — Айбулат беркетмә янәшәсенә блокнотын да чыгарып куйды. — Белмим. Кустарьлар барлыгын да тәгаен өзеп әйтә алмыйм. Бәлки алар юктыр да. Әллә йөзегегезгә көмеш йөгерттерәсе бармы? — Булдыра алсагыз, түләвеннән эш тормас,— диде Айбулат Шаки- ровның күзенә карап.— Әллә безгә андый үтенеч белән килү тыеламы? — һи-һи-һи. Шаяртмагыз, тапкансыз беркатлы кешене.— Көзгече, Айбулатның хәйләсен ачуын белдереп, яңгыратып көлде.— Күтәрегез бу мәсьәләне. Сораучылар байтак, җайларга кирәк ул эшне, йөзек, беләзеккә көмеш йөгерткәнне белсәләр, халык агылып кына торачак. Аш ф сервизларын да китерә башлаячаклар. Гомерлек нәрсә юк бит, көмеш < катлавы да ашала. £ — Ярый, иптәш Шакиров, сезне бүтән тоткарлый алмыйм,— диде с Айбулат кәгазьләрен җыеп.— Менә монда кул куегыз. Кызганыч, сезнең тәкъдимнәрне мин күтәреп чыга алмыйм шул. Эшебез башка. Ан- * нары көмеш йөгертү проблемасын сезгә күтәрү кулайрак. Халыкка s кирәк икән, нигә бу эшне дә юлга салмаска? Заказ күп булгач, планыгыз да тизрәк үтәлер. » Көзге мастерскоенда Айбулатны менә шулай һәр соравына тәфсилле җавап биреп, хаҗәте төшсә, тагын килегез дип, якты чырай белән * озатып калдылар. Монда бернәрсә дә шик уятырлык түгел иде. Ху- в җаларга рәхмәт әйтеп, Айбулат мебель комбинатына кузгалды. Монда да көзге цехын тикшерде, әмма игътибарга лаек нәрсә таба ® алмады. Көзгече кустарь осталарны эзләргә базар тарафына китәргә җыенган иде, соңга калган булып чыкты — базар таралыр чак җиткән иде. Шуңа күрә мебель комбинатыннан туп-туры җинаятьләрне ачу бүлекчәсенә юл алды. Инспектор Вилданов заводның кадрлар бүлегендә спирт, фототасма урлап тотылган кешеләрне белешкәннән соң, исемлектәге затларның күптән түгел кичен һәм төнлә эш урыннарыннан югалып торуларын ачыкларга кереште. Унөченче цехта Лена Корнилованы күргәннән соң, янәшәдәге корпуска юнәлде. Цех башлыгы, әйтеп бетергәнне дә көт- мәстән, бүлмәсеннән чыгып китте һәм бераздан ике егетне ияртеп керде дә: — Хуҗа Насретдин әйтмешли, менә сезгә табип, менә сезгә кабер казучы! — дип елмайды.— Таныш булыгыз: Валентин Николаев шушы егет була инде,— диде ул керүчеләрнең яшьрәгенә баш нзәп.— Берьюлы смена башлыгы Хөсәеновны да чакырдым. Цех башлыгының ашыктырып чакырып алуы Николаевны беркадәр гаҗәпләндергән дә иде, ахры. Касыйм үзенең кем икәнлеген танытып сораулар биргәч, ул тагын да аптырый төште. — Бншесе көнне башта калорифер моторын төзәттем,— диде Николаев авырлыгын бер аягыннан икенчесенә күчереп.— Аннары ике үткәргечне сүтеп җыйдым. Эш көне шуның белән узды да китте, тирне сыпырып ташларга да вакыт тимәде. — Эшегез шул хәтле каты булган, тугарылып беткәнсез,— дкп шаяртты Касыйм Валентинның шнуры чишелгән ботинкасына ымлап. Николаев шул шнурын бәйләргә иелгәндә түш кесәсеннән куен дәфтәре төшеп китте. Касыйм аны идәннән алып, ачык битләренә күз салды: адреслар, шигырьләр, кеше исемнәре, саннар язып тутырылган. Инспектор Вилданов исем, фамилияләр янына саннар язылган биткә аеруча игътибар итте. Әле яна гына кадрлар бүлегендә шәхси документларын караган кешеләргә юлыкмасмы? Юк кебек. Билгеле, бу дәфтәрчекне яхшылап актарса шәбрәк булыр иде. Әмма мона нигез юк. файдасы чыгу да икеле тоелды. Хөсәенов белән цех башлыгының үзенә карап торуын белгәнгә, инспектор Николаев дәфтәрен карауны уенга борды: It — Сиңа бурычка баткан кешеләр күп икән. •— Киресенчә, мин баттым ул,— диде Николаев. — «Планета» мотоциклы алган идем. „ , v ... _____________ — Әйе, хәзер техникасыз берни эшләп булмый,—дип, Касыйм әңгәмәгә жилем кушарга ашыкты.— Егет булып, мотоциклың да булмаса, кызларда карамый. Алар да хаклы: гөмбәгә барсаң да, балыкка йөрсәң дә, кешегә ялыныч бетә. Яшь-җилкенчәккә бер җилләнеп кайту да ни тора бит ул! Ботинкасын бәйләп бетергән Валентин турайгач: — Кызлар мотоциклсыз да кире какмый иде^ безне, дип каршы төште.— Әмма аларга үземнең исем китмәде. Гыйшык сатарга хирес- лек юк. — Бигрәк тә хәзер, өйләнеп алгач! — дип көлде Хөсәенов. Төн кыска дип зарлана торган чаклары бит әле. Валентин чыгып киткәч, инспектор Хөсәеновка: ■— Димәк, Николаев кичә һәр вакыт эш урынында булды? диде. — Әйе. Үз эше үзенә җиткәч, тагын кая йөрсен? Күз алдында булды. Бер тотынса, кулы кулга йокмый аның. — Теге юлы ничә кап фототасма чәлдергән иде әле? — Ун белән тотылды,—диде Хөсәенов.—Аның өчен җелеген суырдык инде без аның. — Каян алган булган? — Калорифер бүлмәсеннән таптым, диде. — Ничек соң, бүтән андый эше юкмы? — Бер хата ун хатадан саклый,— диде смена башлыгы. — Андый-мондый нәрсә беленсә, хәбәр итәрсез. Менә телефоным,— диде Вилданов.— Җинаять ачылганчы бу әңгәмәбез фаш ителергә тиеш түгеллеге сезгә аңлашыладыр инде? Пропуск бюросында Вилдановны милиция бүлегеннән җибәрелгән шофер каршылады. — Беләсезме, әкәмәт булып алды бит әле,— диде ул җанланган кыяфәттә.— Килүебезгә унбиш минутлап бар инде. Тәмәке кабыздым да, машинадан чыгып, белдерүләр тактасы янына килдем. Малай машинада калды. Бер заман кычкыра бу, «әти» дә «әти» ди. «Нәрсә булды?» дим. «Монда бер апа килде», ди. Калганын үзең сораш, әнә ул. Вилданов көлемсерәп, бичарадан ни чара гына тыңлагандай, малайга күз салды. Җиде яшьләр чамасындагы сипкелле, тезләре, терсәкләре сыдырылып беткән елтыр күзле, йомры гына малай. — Я. нәрсә булды, герой? — дип елмайды инспектор малайның ком кереп тулган чәченнән сыйпап.— Нинди апа килде? — Атаң каракларны эзләргә килдеме әйтте,— диде малай. — Син ни дидең? — Үзеннән сора, белмим әйттем. — Шәп. шәп, чая егет икән ич син!—дип көлде Касыйм.— Юкка тына борының күккә карамаган. Шуннан тагын нәрсә ди? — Атаңа әйт, алар ялгыш юлга кергәннәр, әйтте. Сумкасында тимере дә бар. — Нинди тимер? — Касыйм малайның янына чүгәләде. ■— Йозагы! Сары тимер. — Я, я. тагын нәрсә диде? — Вилданов ваемсызлыгыннан арынган яде инде. Ул шофер малаен кирәкле эзгә төшерергә теләп, сумканы оныттырырга тырышты. — Алар каракны янгын командасыннан эзләсеннәр, әйтте. Янгын сүндерүчеләр заводка гел машина белән кереп-чыгып йөри. ди. Әти, әти,— диде малай күзен очкынландырып,— без янгын машинасын узабыз бит, име? — Я, я, ул апа тагын нәрсә диде? — Касыйм түземен җуя башлады. — Янгын сүндерүчеләрне тикшерсеннәр, диде. — Тагын? — Касыйм кесәсендә актарынса да„ малайга бүләк итәрлек берни таба алмады. - — Оныттым инде. — Яле, исеңә төшер. Хәзер үзеңә шоколад алып бирермен шуның S ечен. — Бар, ал! — Шоколад сүзен ишетү белән малай тагын җанланып 13 китте. Әмма Касыйм абыйсына бик үк ышанып та бетмәде сыман. ♦ — Я, исеңә төшер әле, теге апа тагын нәрсәләр әйтте? — дип со- = рашуын дәвам итте инспектор. — Тагын... капкада янгын машинасын карап тормыйлар, диде. о — Кызы-ы-ык! Ә ниндирәк иде ул апа? ә Әмма малай үзе белән сөйләшкән хатын-кыз турында, ялтыравык - сары йозаклы сумкасыннан башка, бер әйбер дә әйтә алмады. Смена ө алышына торган чак булганга, бу вакытта эшкә баручылар да, аннан £ кайтучылар да күп иде. Билгеле инде, һәр хатын-кызда диярлек сум- н ка булып, аларның нәкъ яртысы сары йозаклы иде. Көтелмәгәндә юлыккан бу табышмак Касыйм уйларына өстәмә юнәлеш бирде. Әгәр хатын үз фаразын гына белдергән булса, аны табуның әллә ни әһәмияте юк. Әгәр җинаятьчеләр белән бәйләнгән булып, хәзер аларны фаш итәргә карар биргән булса? Ул чакта хатынны табу каракларны кулга төшерү белән бер ич! Әгәр .. әгәр серле хатын җинаятьчеләр төркеме белән бәйләнгән, хәтта көмеш урлауда катнашкан икән, өерне тоттырудан аңа ни файда? Бәлки аның тикшерүне ялгыш юлга гына кертәсе киләдер? Чынлап та, әгәр ихлас күңелдән җинаятьне ачтырасы килә икән, нигә бала белән бәйләнергә? Нигә аның атасына әйтмәскә? Әгәр ул иптәшләренең күзәтүеннән курыкса? Шунлыктан ашык-пошык, кача-поса гына ярдәм итәргә мәҗбүр булган булса? Бәлки суд, милициягә шаһит булып йөрергә теләмәүдән генә үзен белгертәсе килмидер? Шулай икән, нигә ул хатынга ышаныч белән карамаска? Касыйм, әлбәттә, аны эзләп табар. Әлбәттә, ул хатынны бергәләп эзләү җинаятьне ачу вакытын шактый ук кыскартуы ихтимал. Әмма Вилданов ашыкмаска карар итте. Байчурин киңәшмәдән соң кабинетына кереп сигарет кабызды. Нәҗибә белән сүз куешкан очрашуга кадәр әле шактый вакыт бар иде. Хаҗиевадан сорау алу беркетмәсен эзләп тапса да, аны яңадан укып чыгарга түземе җитмәде — җөмләләре генә түгел, һәр сүзенә хәтле болай да таныш иде. Хәер, әгәр үз ихтыярында булса, беркетмәдән кызыклырак нәрсәләрне дә укырга алынмас иде. Соңгы вакытта, әгәр хезмәте генә таләп итмәсә, кызлар белән бөтенләй аралашмас булды. Инде бүген күнегелгән гадәтне бозарга туры килә икән, нигә аны тулысы белән ял итү, күңел ачуга әйләндермәскә? Күңел ачуга Ж.АБ 1 эшен дә өстәргә мөмкин. «Мөмкин генә түгел, син нәкъ менә шулай эшләргә тиеш тә!» — дип уйлады ул. Эш-хәрәкәтләрен генә тезгенләргә түгел, уйларын да авызлыкларга өйрәнгән Айбулат сигаретын төзәтә- төзәтә әле яна гына Касыйм алып кайткан беркетмәләрне актара һәм заводта тормышы кыек юлларга кереп баручы эшчеләрнең фоторәсемнәрен күздән кичерергә кереште. Аларның берсен икенчесе белән 1 Җ.АБ — җинаятьләрне ачу бүлекчәсе. чагыштырды һәм характерлы йөз сызыкларын истә калдырырга тырышты. Аннары үзен сынар өчен күзен йомды һәм күңелендә шулерның сурәтен барлыкка китерде, хәтеренең ялгышмавын белер өчен тагын фоторәсемнәргә төбәлде. Бу юлы аларны системалаштырып, охшашлыклары буенча төркемләп чыкты. Инде мөгаен, ялгышмас, бер көн эчендә хәйран ишәйгән кәгазь боткасын папкаларга да тутырырга мөмкин. Тәртипкә салып тегеп куярга дәрте кузгалса да, очратуга барасын уйлап, Айбулат кул селтәде. Соңыннан да өлгерер, бжгә шалтыратып кисәтеп куйса, яхшырак булыр. Сеңелесе белән сөйләшкәннән соң сәгатенә караса, аңа кузгалырга вакыт икән. Шул чак бүлмәгә дөбер-шатыр Касыйм килеп керде. — Китеп бармаса ярар иде дип курыккан идем, ярый әле, өлгердем,— диде ул елмаеп.— Капкалап килдем. Сезнең беркетмәләрне укып чыгармын дигән идем. Айбулат, сейфны ачып, Касыймга беркетмәләрне тоттырды. — Беләсезме,— диде Вилданов,— мин склад бары тик үткән төнне генә басылгандыр дип тулысынча ышана алмыйм. Чөнки Хаҗиева: көндез көмеш бүлегенә кермәдем, ди. Бәлки ул аның бигенә дә 1«нfa- ләп игътибар итмәгәндер? Биге исә иртән үк ачык булгандыр? Хажиева. гомумән, пәрәвезгә эләккән чебен кебек талпына шикелле. — Хаҗиева тузанны үлчиселәрен белми иде дип саныйк. Кайбер капчыклар өстендә тузан аз булу аннан чималның яңа гына алынуы турында сөйли ич. — Бәлки каравыл башлыгының да гаебе бардыр? — диде Касыйм.— Бәлки аңа күптән пенсиягә китәргә кирәктер? — Ачыкларбыз,— диде Айбулат.— Тикшерүче тойгыларны онытыя, бары фактларга гына таянырга тиеш. Көчебез арта әнә: Шәмсия Зин- нәтева вокзалларны. Даниэль Соломонович үзе оптика заводын тикшерергә алынды. Ә без заводта казынырбыз. Ярый, хәзер мин ашыгам, бер эш килеп чыккан иде, сыпыртыйм әле. Айбулат троллейбуста барганда сеңелесен искә төшерде һәм эшнең болай уңайсыз килеп чыгуына уфтанып куйды. Ә бит сеңелесе булдыклы! Абыйсыннан алда тормыш та корып җибәрде, малай да үстерә. Канат чыгарган оясын да онытып бетерми — әнкәй, абый, энем дип хәзер килеп җитә. Керләрен дә юып китә. Ә Айбулат менә аларны ничә тапкыр парлап кунакка чакырып, соңгы айларда бер генә мәртәбә дә өйдә каршылый алмады. Үпкәләүләре бар. Сеңелесе әле ярар, тугызынчыда укып йөргән энесе дә «абыйдан алда үзем әйләнәм әле» дип үртәгән була, шайтан алгыры! Мыскыл итәргә җае бар шул. Уен эш түгел, быел егерме сигезне тутыра Айбулат. Әлегә кадәр моңа бик үк пошынмаган, баш исән булса, бүрек табылыр дип йөргән Айбулат, әлбәттә, озаккарак сузылган буйдаклыгын нормаль хәл дип санамый иде. Әмма бер селтән у белән үзгәреш ясарга да ашыкмады. Нормаль тоелмаса да, сәбәпләре җитди булды ич. Армиядән кайткач башта кичке мәктәптә, аннары читтән торып институтта уку күпме айлы төннәрне ашаганын ул бер үзе генә белә. Шуның өстенә озак еллар буе гел кичке якта эшләү дә кызлар компаниясеннән әз мәхрүм итмәде. Ә бер заман тормыш иптәшен югары белем алгач кына сайларга кирәк дип исәпли башлады. Янәсе вуз бетергәч ул кызлар өчен кызыктыргычрак кавалер булыр, димәк, үзе дә зурракка дәгъва ясый алачак! Буш вакытның шактый өлешен самбо секциясенә сарыф итү дә аны кыз-кыркыннан шактый ераклаштырды, ахрысы. Хәзер дипломы да кесәдә, шәп кияү егете булыр өчен бүтән сыйфатлары да җитә кебек: иптәшләре арасында авторитеты бар, перспективалы исәпләнә. Икенче яктан, ярыйсы ук тормыш тәҗрибәсе туплады Айбулат. Эше дә гыйбрәт бирә торган. Шулай булгач, үзенә пар сайлау шактый җиңеләергә тиеш иде. Әмма бу читтән караганда гына шулай икән. Дипломлы һәм эштә перспективалы булу, мәсәлән, кызларның хисеннән бигрәк исәп-хисабына, ягъни бик үк эчкерсез булмаган акылына күбрәк тәэсир ясый икән! Моны Айбулат берничә ел дәвамында бергә эшли яки күршедә яши торган тәкәббер кызларның таш йөрәкләре «эреп», үзенә мөнәсәбәтләре үзгәрүдән чамалады. Ә хистән башка ничек бергә оешмак кирәк? Дөрес, Шәмсия андый ♦ кызларга охшамаган. Дәрәҗәгә табынса, күрше районнан килеп сүз < кушып йөргән капитанга якты чырай бирер иде. Ә ул һаман Айбулат- £ ка тартыла сыман. Бер оператив төркемгә эләгеп эшләргә тырыша. 2 Үтенеч, йомышларны канәгатьләндерми калмый. Шаярырга да әзер ф Әмма чытлык түгел. Горурлык та бар бугай кызкайда үзенә карата. _ Шәмсиянең аерым игътибар күрсәтүен белеп тора Айбулат, тик моңа Z тәгаен генә җавап бирергә кыймый әле. Бергә эшлиләр, әллә кая кач- с мае, янәсе. Тормыш үзе күрсәтер: дусларча һәм иптәшләрчә җылы п мөнәсәбәте тагын да үсеп китәрме, сүрелерме... Алар Татар ашлары йорты янында очраштылар. Нәҗибә шаян - елмаеп: ө — Бүген җинаять ясамаска сүз бирәм! — дип күреште. — Ә ни өчен бүген? —диде Айбулат тигез ак тешләрен ялтыратып. •- — Элегрәк яшь егетләрнең мин-минлегенә тия идем. — Ялгышмасам, ул нәрсә җинаять дип аталмый. — Нәрсә соң ул? — Үзеңә гашыйк иттерү, базарыңны күтәрү өчен хәйлә генә. Без аны рәхәтләнеп гафу итәбез. — Ипле җавап,—дип көлде Нәҗибә.— Өч ел күрешмәдекме? Тагын бер-ике ел үтсә, билләһи, танымас идем! — Аның каравы, синдә үзгәреш юк. Үткән еллар эчендә кыз һич тә үзгәрмәгән дип әйтү акылга сыймый иде. Фәлән яшькә олыгаюы, аның кызлар хәвефләнә торган яшь кә җитүенә киная ич. Әмма Нәҗибә, гомер узуына үч итеп дигәндәй, чибәрләнә генә төшкән, хәтта бераз яшәргән дә кебек тоела иде. Бүген иртә белән очрашкандагы кыяфәтенә дә яна бизәкләр өстәргә өлгер гәп. Кара сумкасын искә алмаганда, бөтен киемен һәм кулындагы әйберләрен алыштырган. Аягында лакланган кара туфли, тик ул иртән кигәне түгел. Бусының энҗеле брошкасы бар. шуңа күрә ул нәфисрәк һәм купшырак. Иртән маңгаен каплап торган чәчләре арттан эләктереп куелган булса, хәзер алар баш түбәсенә өелеп, үрелгән шиньон белән уратып алынган, аның берничә җиренә ялтыравык брошка кадалган. Аяк битенә җитә язган шоколад төсендәге озын йон күлмәк кигән. Күлмәкнең җиң очлары һәм изүенә татар орнаментына хас нечкә, катлаулы үсемлек бизәге чигелгән. Ул бизәкнең һәр чәчкәсе. чәчәкнең һәр мыекчасына энҗеләр тезелгән. Ресторанның ак мәрмәр баскычыннан өскә күтәрелгәндә Нәҗибәнең киңәеп килгән җиң очындагы һәм изүендәге энҗеләре, чәчендәге брошкалары йолк-йолк итеп бәйрәмчә кәеф тудыралар иде. Урам утларының юка яшел тәрәзә пәрдәләре аша үтеп кергән яктысында зал диңгез аквариумын хәтерләтә. Анда инде яңа кунакларга урын да калмаган. Бирге баштагы өстәлдән: — Менә монда утыра торыгыз, без хәзер түлибез дә китәбез.— дигән чакыру ишеткәч. Нәҗибә стенадагы җиз рәсемнәргә карап: — Уңдык, өстәлебез нәкъ су анасы каршында гына,— дип елмайды. Айбулат раслап баш какты. Нәҗибә нинди генә тәэсир ясамасын, бу юлы ул үзен, үткән еллардагыдан аермалы буларак, аның янында ягымлы, әмма битарафрак тотар: а. артыгын мавыкмаска, кызның күзенә кереп маташмаска карар иткән иде. «Ошамаганмын икән, нәрсә башны кайгыга салырга»,— дип уйлады ул. Үзгәрешне Нәҗибә дә сизеп алды. — Шушы су анасы каршына утырырга яратам. Кара әле, чәчкәйләре нинди озын!—диде ул стенадагы паннога баш изәп.— Су буен, таллар һәм серле төнне, сыек кына ай яктысын күз алдына китерә. Җәен менә шундый җирдә утырсаң, чайрап, онытылып ятсаң икән, ә! — Монда начармыни? — Монда ни, таш та пыяла. Чын матурлык табигать кочагында инде ул. — Матурлык безне чолгап алган, үзен һава сулагандай сулыйбыз, игътибар гына итмибез, дигән Бодлер. Айбулат, өенә кагылырга өлгермәгәнлектән, монда эш киеменнән килгән иде. Затлы киенгән-ясанган Нәҗибә янында ул ефәк янәшәсендәге ситса кебек калды. Шулай да кыз Айбулатка кызыксынып күз ташлады һәм күңеленнән аны үзе өчен якын булган икенче берәү белән чагыштыра башлады. Озын төз гәүдәле, тонык ак чырайлы, туры кылыч борынлы, асты калын, өске яктагысы юкарак сусыл иренле, уйнак күңелле, берәр танышының килеш-килбәтен, хәрәкәтләрен, сөйләү рәвешен кыланып күрсәтергә яратучан җырчы егетне Айбулат янәшәсенә куеп карады. Җырчы егет дегеттәй кара чәчле, сумала кашлы, киң маңгайлы, басынкы табигатьле милиционер Байчуринга бирешерме икән? Үзе елмаеп та карамыйча, кешене көлдерә алу сәләте генә дә ни тора бит! Берәрсенә охшатып сөйләнә башласа, эчең катар. Нәҗибә менә шуны исенә төшергәч, Айбулатка төрттереп куюдан тыела алмады: — Матурлыкны якласаң да, тормыш бик баскан әле үзеңне. Өйләнгән ир төсле тугарылгансың! Башка вакытта үзенә контроль ясарга өйрәнгән Айбулат җиңелчә кызарынып китте. Нәҗибә исә аны көлемсерәп күзәтә, зур коңгырт күзләре ярым җитди төс алган, кашлары күтәрелгән, озын керфәкләре ачылган иде. «Нинди чибәр! — дип уйлады Айбулат ирексездән.— Түшләре аккошныкы кебек ак, бит очларына алсулык йөгергән. Чәчләрен кынага буяган, күрәсең. Назланырга, көязләнергә дисәң, тиңе юк. Уф!» Официант заказ алып киткәч. Айбулат шаярткандай итенде: —' Өйләнсәк тә вакыт инде. Кызыл кар яуганны көтеп тормадым. Әмма бу безнең дуслыкка киртә була алмас дип ышанам. — һич тә,— дип көлде Нәҗибә,— киресенчә, кеше ире белән ресторанда утыру минем өчен яңа нәрсә, шуңа күрә тагын да мавыктыргычрак. — Ә үзең! — дип сорады Айбулат.— Кызларга синең яшьтә, үзең беләсең, кияүле булу хәерлерәк. Нәҗибә өстәлгә куелган графиннан фужерга ширбәт салып бер- ике йотым эчте дә уңайсызланып кына хәбәр иткәндәй әйтте: — Аспирантурага керергә кирәк дип унлаган идем. Шуңа әзерләнгән арада егетләр исәбеннән боҗыр ите капкалап, шампань да гөпел- дәткәләп алабыз менә! Әмма туйдыра башлады бу мине. Уйлап карасаң, исең китәр: егетләр шул кадәр дә бер-берсенә охшар икән. Барысы да эгоист! Хатын-кыз үзенә табынмаган теләсә кайсы ирне эгоист дияргә әзер, — диде Айбулат елмаеп.— Нишлик соң, безнең өчен дә мәҗүсилек заманнары үтте ич инде. Теләсә кемне алла итә, теләсә нәрсәгә табына алмыйбыз. — Мин табыну көтә торган деспотка охшаганмынмы әллә? Кем белә аны? Чибәр кызлар кәеф кырырга оста, чәнечкеле чәчәк кебек алар. — Безнең заводта нинди эшләр майтарасың әле? — дип Нәҗибә сүзне икенчегә борды. — Безгә эш бетми инде. — Хәтәр җинаятьме? — Хатынымның чәченә чал төшү дә җиткән, син дә борчылма инде,—диде Айбулат көлемсерәп. Нәҗибә моңа үпкәләгәндәй булды — Ни өчен мине үртәргә булдың әле? — Ачыктан-ачык сөйләшү үртәү дип аталамыни? — Иске дуслар аркылы белештем инде, син һаман буйдак икән,— ♦диде кыз.— Татлы хыялларга чумган кияү егете! — Моннан нәрсә үзгәрергә тиеш соң? Әйдә, авыз итик әле,— дип. 2 Айбулат бокалларга шәраб койды.— Нәрсә өчен күтәрәбез? — Беренче тостны һәркем эченнән әйтсен! ф — Аңламыйм! _ — Күпсүзлелек чын фикерләрне яшерүгә генә хезмәт итә. — Моны үз тәҗрибәң нәтиҗәсе дип кабул итимме? — Усалланма! Айбулат яхшы ук ачыккан иде. Күз ачып йомганчы, итле салатны ялт иттерде. Аннары бокалларны яңадан тутыргач; — Ә бусын ни хөрмәтенә? —диде. Нәҗибә: — һәркайсыбызиың үз максатына ирешүен теләп,—дип чәкеш - терде. Айбулатка уртак бәхет өчен күтәрү ошыйрак төшсә дә. каршы килмәде. Яхшы эчемлек аның арыгай буыннарына җылы агым төсле тарала башлады. Вальс биен килгәч, мәктәп елларындагы хәлләрне, иптәшләрен искә төшереп байтак утырдылар. Айбулат залдагыларны күздән кичерергә дә онытмады. Әкренләп урамда караңгылык куерды, залда кеше тагын да күбәйгәч, тынчу була башлады. Алар урамга чыктылар. — Кайда торасың? — дип сорады Айбулат. — Бишбалтада. Стадионга чаклы җәяү барсак та ярый. Тик Айбулат узгынчы таксины туктатып өлгергән иде инде — Бүген бездә кунаклар бар иде, сеңелләр,— диде ул.—Аларнын мине көтеп утырулары мөмкин, кызуларга туры килә. Иркенләп башка вакытта йөрелер әле. Ун минуттан такси «Иделэ кинотеатры артындагы йортларның берсе алдына килеп туктады. — Әйдә, берьюлы күреп тә чык инде,—дип чакырды Нәҗибә. — Хәзер соң инде, кеше алдында уңайсыз булыр. — Минем беркемем юк. Үзем генә. Алар дүртенче каттагы унөченче квартира! а керделәр. — Рәхим ит. утыр. Кофе белән сыйлый алам,—диде Нәҗибә. — Юк. юк. рәхмәт. Такси көтеп тора. Күрәм. әйбәт оя коргансың Хуҗа да үзеңме? — Әйе. Кооперативка катышып алдым. — Кара аны. баю чыганагыңны ачыкларга туры килмәсен.— дип шаяртты Айбулат Кем икәнемне беләсең, саклан! — Сездән котылып буламы соң, Әбугалнсииа кебек, келәм астын дагы бер бит кәгазьне дә сизеп ала торган кешеләрдән! — дип елмай ды Нәҗибә. - Әллә бездәге баючыларны да син тикшерәсеңме’ — Шундый хәбәр бармыни? — Үзең шалтыратканнан соң сорашкан идем, склад күршесендәге цех лаборанткалары әйтте. Очына чыгып буламы соң? — Әле бу турыда сөйләшергә иртәрәк. Я, хуш. күңелле булды, әмма яхшы нәрсә күп булмый,—диде Айбулат. — Миңа да кызык булды. Бу сүзләр нәрсә аңлатканын юньләп төшенмәгән Айбулат аңлаганын белгерткәндәй баш какты. Хатын кыз мәкерле дә инде,—дип уй* s. «к У • ** 1 17 лады ул —әллә ихлас күңелдән әйтәләр, әллә юри котырталар. Белмәссең... .. . — Иртәгә үзем шалтыратырмын,— диде ул.— Мине игътибарсызлык күрсәтүдә гаепли алмассың инде. — Күрербез, кешене вакыт сыный. Айбулат баскыч буйлап аска йөгерде. Ә хыялында ул үзен биеккә, югарыга үрли, кулларына канат үскәндәй тоя иде. Менә бер җилпенеп куяр да еракта-еракта җемелдәшкән йолдызларга хәтле барып җитәр сыман! Урамга атылып чыккач кына үзендә кинәт туган үзгәрешкә хисап биреп көлемсерәп куйды. Тик йөрәген берни дә эшләтә алмады — бүтән кешеләргә хас нәрсә аңа да ят түгел иде. Инспектор Касыйм Вилданов эш көнен янгын командасын тикшерүдән башлады. Анда кызыклы табышка юлыкмагач, Гайния Хаҗиева тирәсендәге томанны таратырга карар итте. Бәлки кулына асыл кош үзе эләгер? Ишекне алтмыш биш яшьләр тирәсендәге бер карчык ачты. — Кем кирәк, улым! — Энергетика бүлегеннән мин. Көтелмәгән хәлдән куркып калган карчыкның «әстәгьфирулла, бу нинди зәхмәт?» дип хәлсезләнеп стенага сөялүенә дә игътибар итмәстән, электр санагычның пәрдәсен күтәрде. Аннары дөбер-шатыр кухняга кереп, утларны элдерде. Хәзер инде керүченең бандит та, карак та булмавын төшенгән карчыкка хәл кергән иде булса кирәк: — Улым, ботинкаларыңны салып керергә кирәк, бу нинди сансызлык. Уф. котымны алдың, фетнә! — дип сукрана башлады. Вилданов карчыкны өркетүенә эченнән уңайсызланса да. үзен нәкъ контролерларча тотарга карар биргән иде. — Зарыгызны эш урыныма хәбәр итегез, бездән аяк киемнәрен салып тору таләп ителми,— диде коры гына.— һәр фатирда чишенә башласак, ничек өлгерик? Көньякка караган ике тәрәзәдән каршыдагы пианино өстенә мул яктылык төшеп клавишларда чагыла иде. Түрдә уң якта «Рубин» телевизорының соңгы маркасы, сул чатта «Ригонда» радиоалгычы урнаштырылган. Тәрәзә буендагы диванга затлы келәм капланган. Шундый ук йончалы келәм түргә, тагын берсе ишек катына идәнгә җәелгән. Янә бер кечерәге ишек янындагы тахтадан асылынып тора. Ялтыравык сервант эчендә импортный сервиз. Кухняда «Мәскәү» суыткычы кукыраеп утыра. Кәнәфи, өстәл-урындыклар да, массив кием шкафы, сервант, радиоалгыч һәм телевизор, хәтта чехословак пианиносы да бер үк төстә — яхшы зәвык белән сайлап алынган. Бүлмә җыйнак, күңелле. Касыйм канәгать төстә тамак кырып, кесәсеннән блокнотын чыгарды һәм электр санагыч күрсәткечен язып алды. Аннары кухнядагы утны сүндереп бүлмәдәгене элдерде, тузанлы ботинкалары белән лап-лоп басып, радиоалгычларны электр челтәренә тоташтырды. Электр санагыч тәгәрмәче куәтлерәк әйләнә башлады. — Ярый, әби, сау булыгыз. Эшләр уң икән. — И-и, алла колы, шакшы эзләреңне кара син, «уң» ди тагын,— дип ачуланды карчык.— Хөкемәт тиененә калмаган без, болай рисвай итеп йөрисе юк. йөрәгемне алдың, абау! — Эшебез шундый безнең, әбекәй. Ярый, киттем. Вилданов, шик тумасын өчен, күршедәге тагын өч-дүрт фатирны тикшерде. Бу эшне шома гына башкарып чыккач, җиңел сулу алып, ҖАБка юнәлде. Хәзер ул Алексеева сүзләренең дөрес булуын үз күз- ләре белән күреп ышанды. Әгәр саклык кассасында акчасы да булса, склад мөдире Гайния Хаҗиевадан кабат сорау алырга кирәк булачак. Касыйм эчке эшләр бүлегенә канатланып кайтты һәм саклык кассалары идарәсенә рәсми бер кәгазь әзерләде. Өлкән инспектор Байчурин кустарь көзгечеләрне барлауны Казан- 3 ныц үзәк базарыннан башлады. Базарның Нәриман урамы чатына кул- ф дан сатучылар җыела иде. Тотылган кием-салым, комган, чүлмәк, по- _ сылка тартмалары һәм башка вак-төяк сатучылар арасында көзгечеләр күренмәгәч, милиция постына мөрәҗәгать итәргә булды. — Соңга калгансыз, иптәш Байчурин,— диде аңа инде байтак ~ еллардан бирле таныш булган сержант.— Элегрәк килсәгез, өсләренә12 генә барып чыгадырыегыз. Бетте алар хәзер, җир уптымынн. Кибеттә i тулып ята көзге. — Китсәнә, ничек алай кинәт бетсен икән ул? — Кинәт түгел. Әле моннан унбнш-егерме еллар элек кенә дә ба- •зарның Нәриман ягы кайнап торадырые. һи-н-и, нәрсә генә юк! Икенче Саручи! Ә хәзер һөнәрчеләре дә юкка чыкты аның. Анда-санда карт-коры гына күтәреп чыкмаса, әйбере дә күренми. — Башка базарларда да шулаймы икән? Айбулат өлкән яшьтәге сержантның җыерчыклы битенә, юаная, салына башлаган гәүдәсенә күз төшерде. Әле кайчан гына егет сымак йөри, базар уртасында хан кебек басып тора иде ул. Бирешә төшкән сыман тоелса да, күзе очлы булырга тиеш әле аның. — Сәүдәгәрлек һәр җирдә тыйлыкты хәзер,— диде сержант.— Көзге дигәннәрен телефоннан да белешә алабыз, бүтән базарларда да белгәннәрем эшли. Айдар урамындагы базар кеше күзе төшми торган бер җирдә, ике катлы тәбәнәк таш йортлар арасында икән. Авылча гына корылма лар, биек агач капка. Койма буйларында яшел чирәм үсеп чыккан Жиләк-җимеш, яшелчә сатучы унлап кешегә, алучылар булмаганлык- тан, бик күңелсез иде, ахры, Айбулат күренүгә җанланып киттеләр Әмма өлкән инспектор туп-туры кәнсәләргә таба атлады. Монда утырган ак халатлы хатын кассир икән. Айбулат көзгечеләрне сорашырга кереште. — Монда берәү генә күренгәли,— диде кассир.— Шушы тирәдә генә тора, үзе каравылда эшли. Пенсионер. Озын буйлы, көрәк сакаллы абзый. Степан исемле, фамилиясен белмим. Алар базарның тышында сату итә. Якшәмбе көннәрдә халык бик күп була бездә, койма эченә сыймый. Шуңа күрә алардан урын өчен түләтеп тә булмый. Квитанция язмагач, фамилиясен каян белим? Якшәмбедә килегез, базарга чыкмый калмый ул, күрсәтермен. — Миңа ашыгыч кирәк иде шул,— диде Айбулат.— Аны яхшырак, якыпнанрак белүчеләр юкмы? — Ит чабучы Гыйльметдин белә аны. Тик ул хәзер монда түгел, төп базарда. Монда филиал гына безнең. — Аны телефонга чакырып булмыймы? — Карап карыйк. Кассир, төп базарга шалтыратып, трубканы Айбулатка бирде. Бераздан Гыйльметдинне табып китерделәр. Ул көзгеченең яшәгән урынын ачыклады. — Исемен генә белом мин дә,—днде ул.—Торуы базардан түбән таба өч квартал узгач, аркылы урамда. Ашхабад урамы белән төшсәгез. чаттан бишенче йорт. — Ул хөзгеие зле хззе? дә моЛмм? — Әге. _Айл чакта r-r*arwiыргач бөтен сорауларга да жавая алу иые Заказчыгыз чгмал турыңда сорашуы ук Степанны шикләндерер-.^ ятәтеаагңярта мәҗбүр итәр. Әллә сон көзгече Һөнәренә в^әиергә телжм ДНЕ барскамы* Белмжм. Стесан моеа раза булып торыр микән1 Хәләл ризыгына кул сузучы итеп кабул итсә. акын да иттермәс. Менә шулай берсе арты нкенчесе барлык вариантларны күнелдән кичергәч. Айбулат рәсми тикшерүче буларак кнлел керергә карар итте. Сорау алу кулга кавәгатьләверлоЕ материал төшерергә мөмкинлек бнрмәсә. тентү негр. Өлкән жяевектар Байчурин резервтан бер милиционер алыш бүлек машинасында Ашхабад урамына юлга чыкты. Машина авылныкы кебек чирәмле тыныч урамнарнын берсенә борылып, сарыга буялган болдырлы зур таш йорт каршында туктады. Күршеләрдән шаһитлыкка вке кеше чакырыш өй эченә керделәр. Әле буяу исе бетеп тә җитмәгән алгы бүлмәдә ал арны кассир әйткән карт каршылады. — Чакырылмаган кунаклар килә,— диде Айбулат хуҗага. Аннары •( зевә ияргән кешеләргә борылып әйтте:— Сез, иптәшләр, шушында гына торып торыгыз. Озынча йөзле, конгырт чәчле, уртачадан калкурак буйлы, кул артларына саргылт идән буявы каткан карт тынычсызланып Айбулат артыннан кереп килүче милиционерга карады, араларында Байчуриннын баш булуын белгәч, аны-моны дәшми зал ишеген күрсәтте: — Керегез. Айбулат картның тупас тукымадан тегелгән зәнгәр чалбарына, чабулары чалбар өстеннән җибәрелгән вак шакмаклы соры күлмәгенә, конгырт төкләре ачык изүеннән күренеп торган күкрәгенә йөгерек караш ташлады да- — Көзгече Степан сез булсагыз, керергә туры килә,— диде. Искерәк фасондагы мебель белән җиһазланган залга бер күз салгач, аяк өсте торган хуҗага,—Утырыйк, сүзебез җитди безнен,—дип өстәде — Менә таныклыгым. Сез дә пастортыгызны күрсәтегез, танышыйк. Хуҗа буфет тартмасыннан паспортын алып "бирде һәм Айбулат каршына килеп утырды. — Димәк, Степан Муллин. Өченче төзелеш идарәсендә эшлисез. Каравылчы. Алтмыш өч яшьтә. — Шулай, гражданин инспектор. — Буш вакытта көзгеләр ясыйсызмы? — дип сорады Айбулат. — Аптырый калдым әле,—диде Муллин,—нәрсәгә кирәк булдым икән? Карт бүлмәгә килеп кергән оныкларын җәлт кенә чыгарып җибәрде дә янадан урынына утырды. — Көзге ясаучыларны барлыйбыз,— диде Айбулат. — Ул эшне ташлавыма биш былтыр инде. — Үткән базарда да биш былтыр элек ясаганнарны саттыгызмы? Муллин өлкән инспекторның чәнчеп каравыннан соң, аның базар хәлләрен белүен сизенеп, көзгегә катнашы булуын бөтенләй кире кагып булмасына ышанды булса кирәк: — Электән калган товар бар иде, сатылмый ул хәзер,—диде. — Әйдә, дөресен генә сөйләшергә килешик,— диде Айбулат.— Бушка вакыт уздырмыйк, прокурорның тентү ясарга рөхсәтен ала килдем. Безне көзге ясавыгыз түгел, чималны кайдан алуыгыз кызыксындыра. Әллә баштан ук мастерскоегызны күрсәтәсезме? Муллин кара көеп тышка атлады. Кирпеч келәтнең ишеген ачып, «арагыз дип ишарә ясады да, үзе кырыйга кагылып, Айбулат белән ♦ шаһитларны алга үткәрде. < Мастерской итеп көйләнгән келәтнең уртасында зур киң өстәл, аның 5 артына верстак куелган иде. Шүрлекләрдә балта, пычкы, ышкы кебек ° кораллар, зур тәрәзә төбендә буяу банкалары. Бер почмакта тартмасы * белән табаклы калын пыяла тора. Шуның янәшәсендә парикмахерская- _ дагыча киң, әмма алардагыдан шактый биегрәк өч көзге. Айбулат 5 асылма шкафны ачты. Аның шүрлекләрендә ике бөркегеч, скипидар с исе аңкытып торган буяу пумалалары. Аптекадагы кебек төрле зурга лыктагы пыяла банкалар. Әмма Айбулат монда үзе эзләгән көмеш £ нитратын күрмәде. Сыеклык тутырган шешәләрнең «лигроин», «уайт- = спирт», «ксилол» дигән язуларын укыгач. — Монда лаборатория кебек!—дип куйды.— Химикат белән лык- £ ма тутыргансыз, буяуларның ниндие генә юк, хәтта сумала да кантары >- белән! Гражданин Муллин,— дип эндәште ул көзгечегә,— остаханәгез ташландыкка охшамый бит. Табаклы пыялалар да хан заманында ук •алынмаганнар, иеме? Бакчы, бу көзгенең буявы да кибеп җитмәгән төсле! Айбулат мастерскойның астын өскә китереп эзләсә дә, нитратка юлыкмагач, шаһитларны ияртеп өйгә керергә булды. — Пульверизатор, пумалаларыгызны алып китәргә туры килә,— диде көзгечегә.— Экспертлар нинди химикат, буяулар белән эш иткән- легегезне ачыклар. Кайда тагын нәрсәгез бар, үз ихтыярыгыз белән чыгарып бирегез. Амальгама катлавын нәрсәдән җәясез? Муллин китап шкафыннан көмеш сыман ак порошок тутырылган банка алып Айбулатка сузды. — Нәрсә бу,— дип сорады Байчурин. — Хлорлы көмеш. Ялтыравык элпә катлавын шуңардан җәя идем. — Каян алдыгыз? — Базардан. Күптәнге запас инде. — Бу арада тагын тәкъдим итүчеләр күренмәдеме? — Юк. — Хлорлы көмеш сатучы кешеләр белән безне дә таныштыра аласызмы? — Аларны үзем дә белмим. — Алар сезне ничек таба соң? Муллин иңбашын сикертеп куйды да: — Базарда көзге сатканга тәкъдим иткәннәрдер инде,—диде. — Күрсәгез, аларны танырбызмы? — Танырга тиеш. «Эзгә төшә башладым бугай», дип уйлады Айбулат. Ул Муллин- түр тутырып чехословак пианиносы, «Мәскәү» суыткычы. «Рубин» те- < левизорының соңгы маркасы, «Ригонда» радиоалгычы тора! Бүлмәсендә келәм түшәлмәгән җир калмаган! Хаҗиева бит әлегә завод ди- b ректоры түгел, склад мөдире генә. Оклады нибары сиксән тәңкә, пре- " мияләре белән дә йөздән артмый. * — Сорау алдыңмы?—диде Байчурин. 2 — Әлбәттә. ' с — Ниләр сөйләде? - — Күз яше агызды. -° — Тагын? — Тырышты инде, кинәт кенә бирешәсе килми. Имеш, әнкәсе ил- ё лешәр сум пенсия ала. имеш, ире кырыгар тәңкә алимент түли. Имеш, * ул малның кадерен белә, акчасын әрәм-шәрәм итми. 2 — Ә моның нәрсәсе ышандырмый? — диде Айбулат, урыныннан торып. — Аның пианиносы гына да мең ярым тора!—диде Касыйм.— Саклык кассасында Хаҗиеваның тугыз мең акчасы да ята. — Тугыз мең?! — дип кабатлады Айбулат шаккатып. — Әйе, тугыз мең! — Менә бусы таң калдырырлык табышмак. Арест салдырдыңмы? — Әйе. Үзенә дә шәһәрдән чыгып китмәскә дип кул куйдырдым. Кайгы басты Чибәркәйне. — Кая, беркетмәләреңне бир әле. Өлкән инспектор Байчурин Касыймның тары кебек вак, түгәрәк хәрефләр тезеп язган беркетмәсен тиз генә караштырып чыкты. — Димәк, акча чыганагын әйтүдән баш тартты? — Күрәсез ич. Мин-минлек дигәнең җитәрлек аңарда. — Эзләнүләрне бөтен каналлар буйлап дәвам иттерәчәкбез,— диде •өлкән инспектор.— Даниэль Соломонович тикшерүне киңәйтергә кушты. Иртәгәдән фототовар сатучы кибетләрне капшарга тотынабыз. Даниэль Соломонович иртүк киләм, диде, тикшерәсе кибетләрне әйтер, аны күрерсең. Бу эшкә башка иптәшләр дә җәлеп ителә. Склад мөдире турында өстәмә мәгълүматлар туплауны Шәмсиягә тапшырырбыз. Айбулат сүзләре дәлилле күренде. — Оптика заводында булмадыгызмыни? — диде ул. — Анда Даниэль Соломонович кереп чыккан. Буш кул белән кайтты. Шәмсия вокзалларны тикшерүен әйткәндер инде, заводта күрешкәнсез бугай. — Әйтте. — Хаҗиева турындагы хәбәрең мине аптырашта калдырды әле: бәлки син хаклыдыр да. Бәлки склад мөдире чыннан да кылана гынадыр. Шикле сумма, телен тешләве дә аның файдасына түгел, иеме,— диде Айбулат урыныннан торып. — Менә шул шул! — Тик без аны иртәгә ачыклыйк инде, яме? Касыйм килешкәнлеген белдереп баш какты. — Автомобиль кибете синең зонага керә икән—диде Айбулат Касыймга.— Юл уңаенда кагыла чык әле шунда. Машина сатып алырга чират торучылар арасында «Тасманурэда үзең барлаган шкклеләр дә юкмы икән? Мин дә товар төрү цехында кайберәүләрне исемлеккә керттем. Күчереп алсаң да ярый, алар фототасма, фотокәгазь урлап тотылганнар. Я булмаса табып биргәннәр. — Табып биргәннәре нәрсәгә инде? — диде Касыйм төшенмичә. — Ә бәлки алар заводтан алып чыга алмаганга гына «табып» бирергә булганнардыр? — диде Айбулат.— Ахыр чиктә югары анлылык, намуслылык күрсәткән өчен премия алу яки рәхмәт ишетү дә ярап тора ич. Касыйм Айбулатның куен дәфтәренә теркәлгән «Валентин Николаев 50/10» дигән язуны күреп алгач, гаҗәпләнгән күзләрен күтәрде: — Бу саннар нәрсәне аңлата? — Төрү цехыннан илле каплы бер партия фототасма юкка чыккан, шуның ун кабын алып чыгып барганда Валентин Николаев тотылган. — Калган кырыгын тапканнармы соң? — дип сорады Касыйм. — Әйе. Бакчы, вакыты да күрсәтелгән. Ундүртенче цехның калорифер камерасыннан бер компрессорчы күреп алган. Инспектор Вилданов ашыгып үз блокнатын актара башлады. — Менә ул. Гаҗәп, кырык каплы өлеше Николаев тотылганчы ук иясенә кире кайтарылган булып чыга ич! Валентин да үзендәге фототасманы «таптым» дип аңлаткан. Әгәр тапса, пленкаларның барын бергә күрергә тиеш иде ләбаса, ә ул кырыгы турында ләм-мим! Тукта!—диде Касыйм, нидер исенә төшереп.—Мин Николаевның куен дәфтәрендә дә «50/10» дигән саннарны күрдем ләбаса. Ә аның янына... аның янына «Җәмил» дигән исем дә теркәлгән иде әле. Аларны уй- ный-көлә сорап та караган идем. «Мотоцикл сатып алганда иптәшләргә әҗәткә керергә туры килде, шуның исәпләре ул»,— диде. — Кайда соң ул дәфтәрчек? — Тимәдем. Арест салырга нигез юк иде. Идәнгә төшеп киткән җиреннән хуҗасына гына алып бирдем. Язуларын да очраклы рәвештә генә күреп калдым. — Бәхетле очрак!—диде Байчурин.—Ул блокнотны хәзер төшеңдә дә күрмәссең инде. — Монда бер нәрсә ачык шәйләнә,— диде Касыйм.— Без Җәмилнең кем икәнлеген һәм аның Валентин Николаев белән ниндирәк мөнәсәбәттә торуын ачыкларга тиештер. — Ие, моны кичектерми ачыкларга кирәк,—дип куәтләде Айбулат.— Әгәр «50/10» саннары янында Җәмил исеме тора һәм 10 саны турыдан-туры Валентин исеме белән бәйләнгән икән. Җәмилнең бу ике санга яки алариың берсенә мөнәсәбәте булырга тиеш. Язу үзе үк алар арасында мәгълүм бәйләнеш барлыгын исбатлый. Моннан нәрсә фараз итәргә мөмкин? Беренчедәй, Валентин иптәше белән илле кап пленканы я төрү цехыннан бергә урлаган, я калорифер камерасыннан бергә тапканнар. Яисә фототасманы берсе ялгыз гына төрү цехыннан чәлдергән, икенчесе заводтан алып чыгарга тиеш булган. Бу очракта төрү цехыннан товарны Җәмил сыптырган дияргә туры килә. Икенчедән. Җәмил белән Валентин пленканы икесенә бүлгәннәр — Валентинга унысы гына тигән. — Бәлки Валентин Николаев Җәмилдән илле сум бурычка алып торып, шуның унысын түләгәндер? — диде Вилданов.— Әгәр фототасма бергә сүз куешып урланса, ни өчен аның бер өлеше генә калорифер камерасында икенче мәртәбә табыла? Җитмәсә, калган өлешен үзләштереп бетергәнче үк! Валентин Николаев башта үз өлешен шуытырга маташкандыр,— диде Айбулат. — Моның өчен ул аны икегә аерып, бер кадәресен үзенең кием шкафына яшерә ала иде. Шулай эшләгәндер дә. Ул арада калорифер камерасында калган өлешне табып, төрү цехына тапшырганнардыр. Җәмилнең кемлеген ачыкларга кирәк булу бәхәссез иде. Айбулат Байчурин фототовар бүлекләрен тикшерүне шәһәр кырыендагы кибетләрдән башларга булды. Сулдан товар китерүчеләргә алар кеше күзеннән, шул исәптән, тикшерү органнары контроленнән дә читтәрәк торган төсле тоелырга тиеш. Коллектив кечерәк булган саен ф сатучыга эш җиңеләя төшә. Гадәттә, кечкенә магазиннарда кассага < түләү системасы да кертеп җиткерелмәгән була. Сулдан кергән әйбер- 5 не мондый шартларда акчага әйләндерүнең мәшәкате бөтенләй юк дә- ; рәҗәсендә. Айбулат исемлегендә андый кибетләр өчәү иде. Ул аларның һәр- ♦ кайсына яртышар сәгать сарыф итәргә чамалады. Әмма тикшерү = чагыштыргысыз дәрәҗәдә озакка сузылды. Чөнки Ж.АБ инспекторына £ сатучыларның үзләренә берни сиздермәскә кирәк иде. Юкса, өркетел- о гән кешегә итәк-җиңен җыештыру да читен түгел. Шуңа күрә өлкән - инспектор Байчурин башта витриналардагы сатуда булган фототасма, ~ фотокәгазьләрне карап, блокнотына товар маркаларын терки барды. “ Барлык товарны исәпкә алып бетергәч, өлкән инспектор кибет днрек- - торы кабинетына керә һәм фототовар бүлегенә соңгы вакытта алын- ™ ган товар накладнойларын сорап ала, накладнойдагы исемлекне әле яңа гына үзе барлаган әйбер төрләре белән чагыштырырга керешә иде. Директордан фототасма, фотокәгазьләрнең сатылу срокларын сораша һәм шикле нәрсә сизелмәсә: — Читтән товар сатып бирүне үтенеп мөрәҗәгать итүчеләр юкмы? — дип сорый. Тикшергән өч кибеттә дә ачмаган ишеге, кермәгән урыны калмады, әмма ул үзенә кирәкле уңай җавап ала алмады һәм шулай ук шикле товар да тапмады. Күңелеңне төшермә, дип юатты ул үзен. Сулдан юнәтелгән товарны саттыру өчен таныш-белеш кирәк. Ә андый кешенең нәкъ менә аулак җирләрдә генә эшләгәнен кайдан табып бетерәсең? Шулай булгач, җинаятьченең теләсә кая барып тыгылуы ' мөмкин. Димәк, Айбулат та хәзер кибетләрнең очраган берсенә керә барачак. Ә бәлки сул товарны сату өчен алучылар кайнап торган урып кирәктер, дип, Байчурин баштагы фикерен үзгәртте. Мондый җирдә кытлык әйбер күз ачып йомганчы юкка чыгачак. Әйтик, үзәк универмаг. Шәһәр кешеләре генә түгел, читтән килүчеләрнең дә күбесе монда керми калмый. Төшкелеккә туктамый эшләве дә уңай — сатучылар алмаш-тилмәш кенә ашап килә. Димәк, бүлсктәгеләр бер сәгать чамасы ярты штатка гына кала. Файдаланырга иң кулай вакыт. Менә хәзер шундый чак җитеп бара. Айбулат үзәк универмагка килеп, беренче катка урнашкан пыяла витрина һәм шүрлекләрдәге товарны блокнотына теркәгәч, директорга үзенең нинди эш белән йөрүен әйтте. Фототовар бүлегеннән товар эксперты накладнойлар тегелгән папканы алып килде. Айбулат, монда бар да тәртиптә икән, дип, папканы ябарга торганда гына төсле фототасма накладное күренмәвен шәйләп алды Ул дулкынлануын басарга тырышып, мөмкин кадәр битараф кыяфәттә — Төсле фототасма сирәк була, ахры, сездә? — дип сорады — Соңгы тапкыр июньдә алдык,—диде товар эксперты. — Димәк, инде өченче ай бирмиләр? Тиз сатылыя бетәме соң ул? — Көне белән юкка чыга, әлегә дефицит. Айбулат, товарчыга рәхмәт әйтеп, фото әйберләре бүлегенә төшеп китте һәм биш кап төсле пленка сатып алды. Бер читкә китеп тагын берничә кешенең кытлык малны соравын көтеп торды. Ике егет сөенеп унарны алды. Айбулат, артларыннан чыгып, аларга сүз кушты: — Шәһәребездә заводы була торып, төсле пленкага тилмертәләр, аптырап йөр инде,—диде ул, әле генә сатып алган товарын күрсәтеп. — Ә без’ Күргәч күзгә яшьләр килде! — диде егетләрнең берсе көлемсерәп.-Ярты ел эзли идек инде. Әле фототүгәрәк исеменнән- йөрдек, алай да таба алмадык. — Кайсы фототүгәрәктән соң сез? — дип сорады Айбулат. — Идел буе районы культура сараеннан. Үзебезнең генә хәлдән килми әле. — Көне белән булмыйдыр инде ул, иеме. Мин дә фототасма әрәм итүдән уза алмыйм. Төсле фоторәсем рәссам иҗатына тиң бит ул. Әллә миңа да берәр түгәрәккә йөрисе инде, сездә җитәкче кем анда? Айбулат әдәп йөзеннән тагын берничә сүз алышты да. «Ярый, егетләр, миңа бу якка»,— дип уңга борылды. Әгәр кирәге чыкса, бу егетләрне җиңел эзләп табачагына ул шикләнми иде. Хәзер тагын бер-ике шундый шаһит табарга кирәк., Фото һәвәскәрләр күздән югалгач, Айбулат яңадан универмагка әйләнеп керде, әмма төсле фототасма сатуда күренми иде инде. Сатучылар да алмашынып өлгергән иде. — Әле яңа гына монда сату иткән кыз кая китте ул? — дип сорады Айбулат яңа салучыдан. — Хәят апамы? Сез аның кеме соң? — Танышы. — Ә-ә-ә. Хәзер килә ул. Айбулат универмагтан чыгып, автомат-телефон аша майор Винергәшалтыратырга булды. — Иптәш майор, үзәк универмагта әле яңа гына төсле фотопленка саттылар. Тентү ясыйбызмы? — Хәрам малмы? — Ие. Накладнойларын карадым, төсле фототасма июньнән бирле алынганы юк. Дефицит. — Әле дә саталармы? — Беткән, ахры. Аны аулакта гына күрсәтеп алсалар кирәк. Сатучылар әбәткә алмашлап кына барып килә. Менә шул чакта кеше- кара юкта гына саталар, ахры. Берәвенең генә кулы уйныйдыр бәлкем. — Сабыр итик. Бүлектә хәзер бармы, юкмы ул син күргән товар» белмибез ич. Әгәр беткән булса, шом салу бушка булачак. Алучыларны барларга иде. — Ике егетне соңыннан таба алырмын сыман. — Менә яхшы булган,— диде майор.— Безгә хәзер фототасманың кайдан, кем аркылы килүен белергә кирәк. — Аңлыйм, Даниэль Соломонович. Үзем дә шулай уйлаган идем. — Әле син төшкене ашарга да кермәгәнсеңдер? — Өлгермәдем. — Менә нәрсә: күзәтү урнаштырыр өчен кеше җибәрермен хәзер. Знинәтова заводтан кайткан иде, аны күздә тотам. Ул килмичә китми тор. — Тыңлыйм, иптәш майор! Айбулат үзендә әллә нинди көч, куәт артканын тоеп, нык адымнар белән кире универмагка атлады. Өлкән инспекторга көзге кояш нурлары бүген аеруча назлы, бөтен кеше шат күңелле, әле бая гынак күзенә күренмәгән гөлләр үзенә бер төрле нечкә ямь белән универмаг алдын бизәп торалар кебек тоелды. Ишек төбендә: — Пәрәмәч, пәрәмәч! Дөгеле сумса, кайнар сумса! — дип кычкыра-кычкыра сату иткән апайлар ягыннан борынны кытыклый торган тәмле ис килеп бәрелде. Өздереп ашыйсы килә башлады. Монда килгәндә ашханәгә күз, салса да, чиратның шактый озын булуын күреп, тукталмаган иде. Кайчан өйгә кайтасын белмәгән өлкән инспектор хәзер берничә пәрә мәч алырга булды. Аларны тиз-тиз капкалап йотканнан сон. Шәмсия Зиннәтева килгәнче фототовар бүлегенә күз-колак булып торды. Әнә, Хәят эш урынына килде дә, ахрысы. Өлкән инспектор буялган салам чәчле, көянтә кашлы сатучыга бер карап алды да, үзенә игътибар иттермәс өчен, кырыйгарак китте. Тырнакларын лаклаган, күз төбенә зәңгәр күләгә, яңагына бер миң дә төшергән. Авызр уймак ♦ кадәре генә, биле нечкә, колаклары әйтерсең көяз кызны бизәр өчен < генә ябыштырылган, ә борыны гүя менә минем хужам нинди матур < дияр өчен беркадәр һаваланып өскә чөелгән! Бәлки менә шушы туташ 2 көмеш складны басучыларга сукмак салыр? Ф Айбулат, вакытны җилгә очырмыйм дип, яңадан универмаг дирек- _ циясенә керде һәм фототовар бүлегендә эшләүче Хәят турында сорашырга кереште. — Хәят Галиева әле икенче генә ел бүлек мөдире булып эшли,— диде кадрлар бүлеге инспекторы.— Кызурак канлы, тупасрак. Кул £ астындагыларга каты бәрелгән өчен профкомда да тикшерелде. Кисә- = тү ясадык. Эш ягына килсәк, белдекле инде ул. Өстенә чыкканы юк. * Тик җәмәгать эшләреннән читкә тайпылырга ярата. Белемен күтәрергә С өндәгән идек тә, ашыкмый әлегә. ** — Сәүдә тәртипләрен бозганы юкмы? —диде Айбулат. — Булгалады. Айбулат, сорыйсын сорап бетергәч, универмагның беренче катына төшеп, ишек төбендә Шәмсияне көтеп алды. Аулаграк җиргә алып китеп сорады: — Я. Хаҗиева турында тагын нәрсәләр белә алдың? — Касыймның шиге дөрескә чыгар кебек. Күршеләре белән сөйләштем. «Аны төшенә алмассың. Үзе болай әйбәт хатын да сыман, әмма бик йомыкый», диләр. Кеше белән аралашырга яратмый икән. Үзен һавалы тотуымы, әллә дөньяга бер үпкәсе яисә ачуы бармы? Кияүгә чыккач та, озак тормыйча, аерылышкан булган. — Шул ире хәзер кайда? — «Тасманур» заводында эшли. Хаҗиева складыннан цехларга йөк тә ташый икән әле. Әмма иң гаҗәбе—Гайниянең шофер булып эшләүче шул Хәяли Байхуҗинга мөнәсәбәте. Гадәттә, аерылган хатын кызның күпчелеге бөтен гаепне ире өстен • аудара ич. Аны хурлау, бәгыренә тоз салудан тәм таба. Гайния исә Хәялидән һич тә зарланмый икән. Әйтерсең араларыннан җил дә үтмәгән. Гомумән, телгә дә алмый. Бу факт, мактауга лаек булса да, мина сәеррәк тоелды. — Кызык. Склад мөдире һәм аның элекке ире. Җитмәсә, шофер! Көмеш ыгызыгысы өчен мондый туры килүләр артык куе булмасмы икән? Алар күптән аерылганмы? — Ун ел элек. — Ире яңадан өйләнгәнме? — Әйе. Әмма Гайниядәге баласы янына да килгәләп йөри икән үзе. Элек балалар бакчасына баргалаган, хәзер мәктәптә күрешеп чыга икән. — Хаҗиеваның үзен очраттыңмы? — Ерактан гына күрдем. Йончыган шикелле тоелды. — Төзүчеләрне тикшерүең ничек булды? — дип сорады Айбулат — Файдасыз. Коры кул белән кайттым. .Мине сорау алырга гына көтеп торгансың икән. Я, монда миңа тагын нинди эш таптыгыз? — Берничә көнгә сатучы роленә керергә туры килер сиңа,— диде Айбулат җитди генә.— Уенчыклар белән сәүдә иткән булып, фототовар бүлеге мөдире Хәят Галиеваны күзәтерсең. Әле бая гына төсле фототасма сатты Сулдан кергән товар. Анарга пленканы кем китер гән икән? Шул сорауга җавап табарга кирәк. Әйдә, универмаг дирек циясенә керик әле. таныштырырмын. Ул-бу булса, безгә шалтырат. Мин хәзер Гайния Хаҗиева мәсьәләсенә тәмам ачыклык кертергә тырышырмын. Болытлар аның тирәсендә куера шикелле. Өлкән инспектор Айбулат Байчурин универмагтан сон «Тасманур» заводына китте. Склад мөдире Гайния Хаҗиева өстендә куерган кара болытка яки таралырга, яки күкрәп-яшьнәп бозлы ташкын булып яварга вакыт иде. Мәгълүматлар шактый тулы тупланды, алар барысы да склад мөдиренә күләгә төшерә иде. Гайния никадәр яхшы, әйбәт булып тоелмасын, өлкән инспектор фактларга каршы бара алмый иде. Вилданов Хаҗиеваны элек субъектив рәвештә генә шик астына алса, соңыннан моны кире кага алмаслык дәлилләр белән ныгытып та куйды. Иң яхшы җиңел машина сатып алырлык акчаны аның өчен рәхмәт хакына кассага беркем салмаячак. Дөрес, кассадагы акчаны ул кичә-бүген генә салмаган. Әмма аңа элегрәк шик төшмәгән икән, бу әле Хаҗиеваның шушы көнгә кадәр сөттән ак, судан пакь булуын раслый алмый. Дөрес, склад мөдиренең турыдантуры башлыгы булган Рахман Сабирҗанов Гайниянең сабырлыгы, эшне тәртипле һәм тыныч алып баруы, инсафлы, гадел һәм әдәпле булуы турында сөйләде. Әмма Сабирҗанов аңа көн дә контроль ясап тормый ич! Хәтта складка атнасына бер тапкыр да кереп чыкмый. Нәтиҗәсе күз алдында. Ә эксперт үлчәгән тузанны кая куясың? Моңа да баш ватасы түгел. Шүрлекләрдәге көмеш каплары өеменнән өстәгеләрен алып икенче урынга күчерү җитә. Айбулат троллейбуста менә шундый уйлар белән барса да, күңеленең иң тирән почмагында Гайния Хаҗиевага ышаныч яшеренгән иде. Намуслы кешегә охшаган ич ул. Күзеңә ничек туры карый, синең сүзләреңә ничек сизгер колак сала, йөзендәге һәр үзгәреш иң нечкә төсмерләренә кадәр табигый! Хәйлә яки кылануның заты да юк! Гафуров бу юлы да кабинетында очрамады. Аның урынбасары өлкән инспекторны бүлмәсенә кертте дә, Хаҗиеваны чакырырга алынды. Унунбиш минуттан ишектә склад мөдире дә күренде. Айбулат, каршысында утырган Хаҗиевага күз ташлагач, күрешми торган арада Гайниянең аксыл йөзенә кара суккан кебек булуына игътибар итте. Юка иреннәре кысылган, иңбашлары салына төшкән, күз төпләре дә күгелҗемләнеп тора. Мөгаен, төнне йокысыз уздырган. Күзләре томаланып киткән, сумала чәчләре маңгаена күләгә төшергән. Бу юлы Айбулатка да икенче төслерәк карый — ятсынган һәм ниндидер мәкер көткән сыман. Карашында бик үк тирән яшерелмәгән горурлык та бар. Хаҗиеваның үзен киеренке тотуын бер карауда ук күреп алган Айбулат: — Я, без сөзешергә җыенган тәкәләр түгел, иеме, миңа болан төксе карамагыз.— дип башлады.— Инспектор Вилданов белән сөйләшкәндә томанлы калган нәрсәләрне генә ачыклыйк әле. Яңа нәрсә өсти алмыйм,— диде Хаҗиева. Менә бу сүзегез урынсыз. Хиресләнеп җинаять юлына баса торган адәмгә охшамагансыз. Әмма кешене мәҗбүр итүләре мөмкин. Бәлки бөтенләй гаебегез юктыр, иеме. Әгәр үзегезне шулай серле тотсагыз, моңа ничек ышаныйк? Корыга кушып чи дә яна. Кассага ничек итеп тугыз мең тәңкәне салуыгызны аңлатсагыз, түземлегебез төкән- гәчтен, башкалар белән сезне дә... Кичә мин аңлаттым ич инде,— диде Хаҗиева газап белән. Исәпләдек. Хезмәт хакыгызга әнкәгезнең пенсиясен дә, ирегез түли торган алиментны да өстәдек, барыбер ышандырмый. Өйдәге- ләренә җитәр дә ди, ә менә кассага? Бакчагыз юктыр ич? — Юк. Гайниянең йөзе яңадан агарынды, чигәләре тимгел-тимгел кызарып чыкты. Айбулатның йомшак мөгамәләсе әлегә аның күз яшьләрен тыеп ♦ торса да, күңеле мөлдерәмә тулган иде, ахры, авырайган, дымланган < күз-керфекләрен чыт-чыт йома башлады. Айбулат өстәлдәге стаканга Й Гази Гафуровның салкын чәен салып Хаҗиева алдына куйды. § — Без бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш, иеме? — диде ул. — Касса- < дагы акчагызның көмеш урлануга да, заводтагы бүтән җинаятьләргә _ дә, ихтимал, бөтенләй катнашы юктыр. Әмма склад мөдиренә бәйлән- $ гән ул фактны без читләтеп уза алмыйбыз. Шуңа күрә акча чыганагын = яшереп калырга тырышуыгыз җинаятьчеләрне эзләү өчен кирәкле ва- ' кытны ала. Кадерле вакытны. Гайния Айбулатны игътибар белән тыңлый иде. Өлкән инспектор - дәвам итте: * — Сез — акыллы кеше, аңларга тиеш, иеме, кырын эш кырык ел- £ дан соң да беленә. Әгәр акча намуссыз юл белән җыелган булса, аны •барыбер иртәмесоңмы беләчәкбез. Совет законнарын бозып тупланма- са, куркырга да, оялырга да нигез юк. Сезне баштан ук гаепсез кешегә чыгарган идем. Инспектор Вилдановка җавап бирүдән тайчануыгыз тәмам аптырашта калдырды, иеме. Ялгыштыммы икән? Айбулатның кешелекле эндәшүе ярдәм иттеме, әллә үзен гаепсез санавы ошадымы, Гайния Хаҗиева йомшый башлады. — Кассадагы акчамның көмеш урлануга бернинди катнашы юк. Тик миңа аның кайдан килүен сөйләп бирү оят, — диде ул карлыккан тавыш белән. — Сөйләсәм, кешегә фаш итмәссезме? — Әйттем ич: әгәр законны бозмаган булсагыз, куркырга урын юк. Көмеш юкка чыгуын тикшерүче берничә инспектордан башка берәү дә белмәячәк. — Беркетмәгә дә кермәсен иде. Дөрес аңлар өчен, ерактан башларга туры килә. Моннан унбер ел элек җәй көне ял итәргә Кырымга бардым. Шунда Уфа егете Рәфикъ белән таныштым. Ял йортында һәр көнне, һәр сәгатьне бергә үткәрдек. Үземне Рәфикъ янында бәхетле хис иттем. Тик очрашу — аерылышуның башы булган кебек, безнең санау- лы көннәр бик тиз үтеп китте. Хат язышып торырга, озакламый яңадан күрешергә вәгъдә куешып аерылыштык. Әмма ул нигәдер бик озак хат язмады. Бер елга якын. Үземне беркатлылыкта битәрләдем. Рәфикъ та кайбер башка ирләр кебек тасма теллеләнгәндер, инде бүтән кирәгем калмагандыр, дип гарьләнеп еладым. Ялганчы, вәгъдәсендә тормаган, мине мәкерле рәвештә алдаган кешене эзләп барырга да, үзем башлап хат язарга да горурлыгым юл куймады. Аңа шундый нәфрәтләндем, исеме искә төшсә дә, каным кайный башлый иде. Менә шундый көннәрнең берендә язмыш мине Хәяли Байхуҗин белән очраштырды. Ул — шофер, безнең складка чимал ташый башлаган иде. Беренче күргән көннән үк миңа ягымлы сүз кушып, кино, танцыларда бергә күңел ачарга тәкъдим итте. Рәфикътан күңелем бизгән, анардан өметемне өзгән көннәр булганга, ризалык бирдем. Озакка сузмый, бер кызудан өйләнешеп тә куйдык. Тик безнең никах кыска гомерле булып чыкты. Хәяли: «Миңа син кыз килеш чыкмадың», дип тавыш куптарды, аерылышырга судка бирде. Аны гаепләмим. Өйләнешкәнче Рәфикъ белән булганны сөйләп бирергә йөрәгем җитмәде. Яшерәсем килүдән түгел, оялу, кыенсынудан. Хәялидән авырлы булып, бала табу йортына керергә җыенганда, бөтенләй көтмәгәндә Рәфикътан менә шушы хат килеп төште. Гайния Хаҗиева Айбулатка саргаеп беткән конверт сузды Өлкән инспектор Гайниянең яшьле күзләренә карап алды да, уңайсызланып китеп, хатка күз төшерде. Анда менә нәрсәләр язылган иде: «Гайния! Аяк астыннан килеп чыккан бәла аркасында бу хатны нәкъ бер елга кичегеп язам. Булдыра алсаң, гафу ит. Синең алда гаепле булып калганымны беләм, тик башкача бер хәл дә итә алмадым. Язарга кулым күтәрелмәде, сине борчырга үземне хаклы санамадым. Ял йортыннан кайткач ук укулар башланды. Мин дә лабораториядәге тәҗрибәләремә керештем, гыйльми тикшеренүләремә тотындым. Квартир ягы хәл ителгәнче үк сиңа хат язарга, я үзем Казанга барып килергә план корып куйган идем. Әмма бәхетсезлек килеп чыкты да, ул планнар өзелде, ниятләрем эшкә ашмады. Сөйләгәнемчә, мин студентлар белән лабораториядә практик дәресләр алып барам. Бервакыт әнә шул дәресләрдән соң лабораториядә калып үз хезмәтем өчен кирәкле тәҗрибәне ясап карарга булдым. Мавыгып эшкә тотындым. Әмма катлаулы реакция ясаганда аппарат шартлады. Студентлар практик дәрес вакытында тартмалардагы химикатларны саташтырып, аралаштырып бетергән булганнар икән, аны җентекләп карап тормаганмын. Бәхетсезлек аркасында, битем яраланып, бер күзсез калдым. Озак кына шифаханәдә яттым, аннары санаторийга җибәрделәр. Бу хәлләр турында язып, сине борчыйсым килмәде. Хәзер савыктым, яңадан эшкә чыктым. Билгеле инде, мин элекке чибәр буйдак түгел, бер күзем пыяла, борын өстенә күзлек атландырып йөрим, йөзгә дә ясалма бизәкләр кунды. Мондый хәлдә мәхәббәт дәгъвалап, гаилә бәхете өмет итеп йөрисем килмәде. Үземне тулысынча фәнни эшкә багышларга карар иттем. Сүз дә юк, дөньяда бөтенләй гарип кешеләр дә гаилә корып яши. Арада бәхетле тормышка ирешкәннәре дә бардыр. Тик, минемчә, бу алардан, барыбер, нинди дә булса ташламалар ясауны, нәрсәдә дә булса чигенүне, корбан бирүне таләп итми калмый. Бер’ отыш икенче җирдә оттыруны, кайсыдыр өлкәдә бәйле хәлгә төшүне котылгысыз итә. Соңыннан мәхрүмлек яки гарьлек кичерү рухыма үтергеч яра ясар, йөрәкне сызлатыр иде. Нигә үзеңне әнә шундый икеле-микеле хәлгә төшереп торырга дип уйлыйм. Шундый уйлар мине хәзер кайбер планнардан баш тартырга мәҗбүр итә. Минемчә, бу иң акыллысы булыр. Ни генә әйтсәң дә, кеше үз характерын үзе әйбәтрәк чамалый. Үзеңдә ни хәлләр бар? Әгәр мине гафу итсәң, хат яз. Сиңа теләсә кайчан кулымнан килгән ярдәмне күрсәтергә әзер. Әмма башыбыздан үткән хәлләр элек хыялланганча уртак оя кору, бергә оешу уен пыран- заран китереп ташлады. Минем өчен моны белдерү кыен булса да, язарга мәҗбүриен. Сәлам белән Рәфикъ Гатауллин. Уфа каласы. 7/IX — 1964». Айбулат «башыбыздан үткән хәлләр» дигән с\'зләр астына яшел кара белән сызылуына игътибар итте һәм хатны кире Хаҗиевага сузды. Бу хатны укыгач, тәмам миңгерәдем, — диде Гайния, сүзен дәвам итеп. Бердән, үземнең сабырсызлыгыма үкендем. Ахмакларча горурлык саклавымны гаепләдем. Әгәр үзем хат язып салган булсам. Рәфикъ белән күптән аңлашкан булыр идек. Үзе язмаса, иптәшләре, я туганы, хезмәттәшләре берәр нәрсә хәбәр итәр иде. Рәфикъны болай җиңел генә югалту белән килешмәгән булыр идем. Ул үзе дә, димәк, ярдәмгә, кайгыртуга мохтаҗ булган. Ә мин, ашыгып һәм үчләнеп, шуның өстенә яңа юләрлек эшләп ташлаганмын! Аның шушы хатын кабат-кабат укыдым. Димәк, онытканга яки ят иткәнгә түгел, бәлагә тарыганлыктан язмаган. Мөгаен, терелгәч, барысын берьюлы хәбәр итәргә җыенгандыр. Алай дисәң, нигә бик кыюсыз соң әле ул? Тәкъдиме дә хәтер саклап кына әйтелгән кебек. Укымышлы кеше шулай тәрбияле буладыр инде! Мөрәүвәтле күренәсе, намусын, вөҗданын тынычландырасы киләдер. Рәт белеп кенә язылган сүзләргә мохтаҗмы соң мин? Шуның өчен генә күңелем табыламы соң? Юк. андый хәергә мохтаҗ түгелмен, дип уйладым. Шунда ук сискәнеп тә киттем: чү, аңардан ни дә булса дәгъваларга хакым да юк ич. Хәялидән бала көтәм ич. Тукта, тукта! «Башыбыздан үткән хәлләр. » Нәрсә, әллә ♦ кияүгә чыкканлыгымиы белгәнме? Шуны күздә тотуымы? < Хатны укыган саен уйларым чуала барды Берни төшенмим. Бер кү- £ зен югалткан. Бите яраланган. Күзлек кия. Шифаханә, санаторий... Ди- 2 мәк, сәламәтлеге чынлап та нык какшаган? Әмма эшкә чыккан ич. ди- ф мәк, гарипгораба түгел. Хезмәткә сәләтле, акылы аек. Фәнни хезмәткә баш кирәк Тыштан килбәтсез күренсә дә... Хәер, аны берничек тә кил- бәтсез итеп күз алдына китерә алмадым. Ак йөзле, дулкынланып тор- с ган шомырт кара чәчле, кара кашлы, озын буйлы, мәзәк керпе мыеклы, п тулы гәүдәле асыл егет! Ходай ана матурлыкны чеметемләп түгел, уч- лап-учлап биргән. Бәлки, бүген-иртәгә бала табарга торган ташланган £ хатын булганга күрә генә аның гариплеген күрмәмешкә салынырга риза- ә м ындыр? £ Озакламый улым туды. Атасы араны ныгытып өзгән иде, алимент ь түләүгә дә исе китмәде, бераздан яңа гаилә корып җибәрде. Күпме теләсәм дә, Хәялине гаепли алмый идем Гореф-гадәт шундый, ирләр үзләре бик ак-пакь булмасалар да, хатын-кыздан күпне дәгъва итәргә осталар. Менә шул хәлдә Уфага, Рәфикъка хат язып җибәрдем. Ана карата үпкә сакламавымны, әмма язмый торуына гаҗәпләнүемне, хәзер ярдәмгә мохтаҗ булмавымны әйттем. Бала үстерүемне хәбәр иттем. Тик аның атасы Хәяли булуын гына ачмадым. Билгеле, иртәме-соңмы, баланың Хәялидән булуын Рәфикъка әйтергә туры киләчәк иде. Тик ашыкмадым, әрсез өмет юл куймады, һаман яратам, дип тә яза алмадым. Аптыраганнан ябышу сыман күренүе мөмкин иде. Ә баланы телгә алу Рәфикъны кузгатырга тиеш иде. Ул. чыннан да, озак көттермәде, хат язып, рәсемебезне сорады. Үзе килеп күренергә әле һаман уңайсызлана иде. ахры Әмма бала үстерүемне белгәч үк, акча белән ярдәм итә башлады. Ай саен иллешәр тәңкә сала. Акчасын алырга хакым юк иде, әмма чын дөресен ачырга да батырчылык итмәдем. Шуңа күрә акчасын җыеп барып, бер аңлашкач, үзенә кайтарырга исәп иттем. Тик аңлашырга туры килмәде. Ваемсызлыгым менә хәзер бәла булып үземә әйләнеп кайтты. Гайния Хаҗиева сумкасыннан алып Айбулатка бер бәйләм почта талоннары китереп тоттырды. Әйе. алар барысы да Рәфикъ Гатауллнн- ның акча җибәреп тору документлары нае. — Ни өчен аңлаша алмадыгыз?—дип сорады Айбулат. — Казанга килмәде, үзем эзләп баруны яхшысынмадым. Хәтта бу турыда сүз кузгатырга да теләмәдем. — Хәяли Байхужин белән мөнәсәбәтегез ипчек? — Ничек дияргә инде, ул үзенә, мин үземә бер тормыш белән яшибез. Дус та. дошман да түгел, гәп кыска. Өлкән инспектор Байчурин Рәфикъ Гатауллинның адресын һәм акча талоннарын алгач, күңел ярасына кагылуы өчен гафу үтенеп, Хаҗиева белән саубуллашты. __ Рәфикъка хәбәр итәчәксезме? — диде комач кебек кызарган хатын. _____ . __ Борчылмагыз, сезне гаепләрлек нигез юк. Адресын кирәге чыкса дип кенә теркәдем. Гайнияне озаткач. Байчурин. заводның транспорт бүлегенә шалтыратып, Хәяли Байхужин турында белешмә алды. Аннары капкада торучы вахтерның кенәгәсеннән нитрат урланган төнне заводка кереп йөр- з «к. У ■ 1 33 гән машиналарны барлады — алар арасында Баих\ жинныкы юк иде. Димәк, ул төнне бөтенләй эшләмәгән. Җинаятьләрне ачу бүлекчәсенә кайтканда, Айбулат сорау алу нәтиҗәсеннән канәгать иде. Тагын бер фараз юкка чыкты, бу ничә инспекторның кадерле вакытны, бер уйлаганда, бөтенләй бушка сарыф итүе дигән сүз. Әмма тагын бер кешенең намуслы булуын исбатлау шатланды р м ы й м ы н и ? Ш а тл а н д ы р а! Шунда ук Айбулат шикләнә куйды: Хаҗиева бик үк пакь тә булып чыкмады түгелме соң? Дөрес, ялмакайланган-шантаж ясаган дип гаепләп булмый. Рәфикъ Гатауллиннан ни дә булса таләп итү түгел, ярдәм итимме дигән тәкъдимен дә кире каккан. Шулай да җибәргән акчаларын кабул итеп барган! Ә соң аның бала үстерүе турында телгә алуы кинаяләп ярдәм соравы, Гатауллинга басым ясавы түгелме? һәрхәлдә, кайберәүләр шулай дип хөкем итәчәк. Әгәр Даниэль Соломонович та шул фикергә килсә? Аннары ун ел буена акча җибәреп торып та, Рафикъ Гатауллинның Гайнияне күрергә тырышмавын ничек аңлатырга? Бигрәк тә баласын күрергә тырышмавын?! Ул бит Гайния үстергән баланы әле һаман үзенеке дип хисаплый сыман. Юкса, суд хөкемен дә көтми, ни өчен ярдәм итәргә алынсын икән ул? Димәк, Рәфикъ Гатауллин белән сөйләшү котылгысыз. Әгәр боларның барысы да бик матур итеп оештырылган әкият кенә булса?! Өлкән инспектор Байчурнн ҖАБка кайтуга, Уфа белән телефоннан сөйләшергә заказ бирде. * * Инспектор Касыйм Вилданов ундүртенче цехта Валентин Николаев эшли торган смена башлыгы Хөсәеновны эзләп тапты һәм аны аулакка чакырып чыгарды. — Тагын йомыш төште әле, — диде ул, — вакытыгыз бармы? — Киңәшмәгә дип алданрак килгән идем. Рәхим итеп сорагыз, белгәнемне әйтермен. — Валентин Николаевның Җәмил исемле дусты яисә иптәшен белмисезме? — Җәмил Гайнуллиннымы? Нигә белмәскә, беләм. — Кем соң ул? — Безнең цехта эшли, Валентин кебек үк приборчы слесарь. Касыйм, эзләгән кешесен бик җиңел табуына сөенеп, гөлҗимеш куаклары арасындагы аркалы эскәмиягә утырды. — Николаев белән бергәме? — диде ул, сорашуын дәвам итеп. — Юк, ул аны алмаштырып «В» сменасында эшли. — Җәмил Гайнуллин турында нәрсә әйтә аласыз? Бүтәннәрдән әллә ни аерылмый. Бераз «минбеләмлек» чире бар икән. Педагогия институтының өч курсын читтән торып тәмамлаган. Бәлки шуңа күрә борынын күтәрәдер. Укымышлылыгына бик үк шаккатмагач, хәтере дә каладыр. Берни эшләп булмый, бездә химия дәрәҗәле. Җәмил — тарихчы. Укуын нигә ташлаган? — диде Вилданов кызыксынып. — Заводта эшләр өчен дипломының файдасы булмаячак. Укытырга теләми — мәшәкатьле дә, читен дә. Хезмәт хаклары да мондагыдан түбәнрәк буласы, имеш. Югары разрядлы приборчы ул, кулы алтын Шуның өстенә Казанда тарихчыларга кытлык юк, урын табу да бәла. Фототасма, спирт-фәлән урлап тотылганы юкмы? — Хәтерләмим. Җәмил нәрсә белән мавыга? — Касыйм Җәмил Гайнуллин турында бүтәннәрдән сорашмаска да булыр, ахры, дигән карарга килгән иде инде. Хоккей, футболга йөрергә ярата. Тамашачы буларак кына, билгеле Киноларны да калдырмый, һәр яна фильмны цехта беренче ул карап бара. Бу яктан ул безнең җанлы энциклопедия. Шөһрәтле артистларның тормыш юлын да сөйләп бирергә әзер Тавышы ярыйсы, җыр — Өйләнгәнме? ♦ — Юк әле. Типтерергә ярата бугай үзе. < — Җәмилнең Валентинга акча биреп торуын белмисезме?—диде 5 ул, яңадан телгә килеп. 2 — Белмим. Бирсә, монда гадәттән тыш нәрсә булыр икән? —диде ф Хөсәенов. — Бер-береңә йомыш төшкәли бит. Көмеш урлаучыларның _ берсен тотканнар икән дип ишеттем, дөресме ул? — Әйе, эләктердек, — диде инспектор Вилданов, күзен дә йоммый-с ча. — Без капчыкта ятмый, бер килеп чыга. Әмма дөньяда бер көмеш ° кенә түгел бит әле. Бүтән уңайдайда мәгълүматлар җыярга туры килә. * Касыйм киңәшмә башланганчы цех башлыгы белән дә сөйләшергә = өлгерде, тик аңардан яңа нәрсә белә алмады. Җәмил Гайнуллииның ни «■ яхшы, ни начар яктан күзгә ташланганы юк икән. Валентин Николаевны £ яхшы белгән аппаратчылар аның Гайнуллиннан башка Җәмил исемле н бүтән дусты да, иптәше дә булмавын расладылар. Инспектор Вилданов ундүртенче цехтагы эзләнүләренә бик канәгать булды. Кадрлар бүлегендә Җәмилнең анкетасын, хезмәт кенәгәсе һәм башка кәгазьләрен ул инде күңелсез, әмма котылгысыз бер бурычын үтәгән кебек кенә күздән кичерде. Телефон өзлексез шалтырый башлады. Уфаны бирәләр икән. — Рәфикъ Гатауллиннан сорау алгач ук, нәтиҗәсен телефоннан хәбәр итсәгез иде, — дип үтенде Айбулат, үзен кызыксындырган сорауларны әйтеп бетергәч. — Ашыгыч кирәк. Трубканы куйганнан соң өлкән инспектор Байчурин «Тасманур» хәлләренә кадәр үзе тикшергән бер җинаять материалларын актара башлады. Беркетмәләрнең берсендә спирт эчү факты теркәлгән иде. Спиртны кайдан алганнар дигән сорау үзеннән-үзе куелырга тиеш ләбаса! Ә монда берни тикшерелмәгән, андый сорау куелмаган. Ә бәлки... не, ие, бер генә шик тә тикшерелми калырга тиеш түгел. Әгәр хулиганнардан кабат сорау алса? Алар изоляторда гына ич әле Өлкән инспектор бандитлыкта гаепләнгән үсмерләрне үз кабинетына китерергә боерды. Кикриге шиңгән әтәчләрнең берсе Равил Сабитов үз язмышын җиңеләйтер өчен белгән теләсә нинди нәрсәсен сөйләп бирергә әзер иде. — Спирт Габдуллиннарда гел була. Зөбәер — шофер. Аларда ара- тнрә сатлык та булгалый. Иптәш өлкән инспектор, сезгә ярдәм итәргә теләвем судта искә алыныр бит? — Һичшиксез. Спирт сатып алучыларны да хәтерлисезме? __ Безнең йортта i i бар алар, — диде аклана алуына сөенгән Сабитов.— Хәбибуллин Ислам, Митяев Сергейлар алды. Литрын җидешәр сумнан. — Зөбәер Габдуллин кайда эшли? — «Тасманур» заводында. Өлкән инспектор моннан артыгын көтми иде Хулиганнарның икенчесе авыз ачарга теләмәвенә дә аның исе китмәде, үсмерләрнең һәр икесен кире изоляторга озатты да, Равил Сабитов атаган кешеләрдән сорау алырга китте. Ислам Хәбибуллин һәм Сергей Митяев спиртны Зөбәер Габдуллнннан алуларын яшереп тә маташмадылар. Хәзер инде Байчурин Зөбәер Габдуллинның спиртны *Тасманур»дан алып чыгуына шик* ләнмәде. Чөнки утлы СУНЫҢ ОЯСЫ шунда. Аны машина белән кереп-чы- гып йөрүчегә сылау бермә-бер җиңел. Көмеш урланган төнне кайда булуын да ачыкласалар... Байчурин. «Тасманур» заводына килгәч, беренче чиратта, җиденче цехның профком председателен күрергә ашыкты. Степан Муллин турында элекке хезмәттәшләренең фикерен белү көзгечегә төшкән шикне ачыкларга тиеш иде. — Степан белән биш ел чамасы бергә эшләдек,— диде карсак буйлы юантык ир кеше. — Аның турында нинди дә булса начар сүз кузгатылганын хәтерләмим. Иренмәс, тиктормас җан. Нәрсә кушсалар да карышмады. Карусыз адәм. — Аның көзгеләр ясавын беләсезме? — диде Байчурин. — Ишеткәнем бар. Бездә эшләгәндә андый нәрсә белән изаланмады. Теләсәгез, аны белүче башка иптәшләрне дә чакырам, барысы да минем сүзне раслар. Карт эшчеләрдән тагын берничә кеше Степан Муллннның нәкъ менә профком председателе сурәтләгән сыйфатларына басым ясады. Аның көмеш нитраты белән кызыксынуын берәүдә хәтерләмәде. Өлкән инспектор Байчурин көзге ясар өчен чималны Муллннның базардан сатып алуына ышанырга мәҗбүр иде. Әмма ул Степанның нәрсәнедер әйтеп бетермәвен дә чамалады. Айбулат җиденче цехтан транспорт капкасына юнәлгәндә караңгы төшә башлады, салкынча җил чыкты. Цехларда ут алынды. Нәҗибә эшләгән лабораториянең якты тәрәзәләре күңелле бер нәрсә вәгъдә иткәндәй үзенә тартып торса да, ул анда кереп чыгарга батырчылык итмәде. Эш урынына ешлату килешмәс. Әгәр Нәҗибәнең хәзер кереп чыккан хәлдә чын күңелдән сөенәсен белсә, Айбулатның һәртөрле шартлы гадәтләргә, әдәп кагыйдәләренә бик исе китмәс иде дә бит... Кызнын чын тойгыларын белми шул әле ул. Әгәр Айбулатка кичәле-бүгенле якты чырай бирүе, тик торганнан тиген эш дип, бер мөгез чыгаруы гына булса? Нәни тәпиләренә, сөйкемле борынына сокланып, бер сөеп-сыйпап алыйм әле дигәндә генә, керпе инәләрен тырпайта, йомарлана түгелме?! Бәлки шушы көмеш эшен уңышлы башкарып чыкса. Нәҗибәгә якыная төшәр? Үз заводларында ясалган җинаять булганга, киләчәктә дә кызыксынып торыр әле. Җинаятьчеләрнең тизрәк тотылуын теләр. Каракларны фаш итүче герой буларак танылса. Айбулатның дәрәҗәсе, мөгаен. аның карашында да үсеп китәр. Әгәр бик үк исе китмәсә, иптәшләре, дусларының сокланып сөйләгән сүзләре- колагына керер. Хәер, ул кадәр битараф калмас Айбулатның уңышына. ҖАБта эшлим дигәч, кызыксы- нарак караган төсле булды ич. Димәк, моннан соң икеләтә тырышлык куйса. Нәҗибәсенә дә. аның тансык назларына да бермә-бер якынаячак. Өлкән инспектор Байчурин транспорт капкасында мөһим бер нәрсәне ачыклады: шофер Габдуллин көмеш склады басылган төнне икенче ярты белән өченче ярты арасында «Тасманур» заводында булган. График буенча бу вакытта капкада каравылчы Җаббар Гыйбадуллин торган. Үзенең вахтерларын Гази Гафуров яхшы белергә тиеш дип, Айбулат каравыл башлыгын күрергә бүлды. Бу юлы Гафуров үзенен кабинетында иде. — Исәнмесез, Гази абый! Сезнең койрыкны тоту үзе бер бәла икән. Ничә килсәм, чыгып китте, диләр. — Бу арада йокы качты, аягым җиргә тими, — диде Гафуров. — Әле тегендә чабам, әле монда. Тәмам теңкәгә тиделәр, шушы көмеш нитраты урлану уңаеннан партком утырышында отчет бирергә куштылар. Бүген барлык транспорт чараларын, үземнең кешеләрне сәгатьләп, минутлап барлап чыктым. — Бер эш артыннан йөрибез икән, — диде Айбулат. — Алтысы көн- не Зөбәер Габдуллин машинасының икенче ярты белән өченче ярты арасында нишләгәнен дә белдегезме? Тулы алиби. Өч шаһит раслап тора, йөк белән кергән дә, бушаткач ук чыгып киткән. — Ә Җаббарыгыз ниндирәк кеше? Җаббар Гыйбадуллин бездә сигезенче елын эшли,— диде Га- ♦ фуров. — Башта эленке-салынкы йөрде. Ара-тирә кәгеп. Акча юнәтергә < хирес. Тик ул балта остасы бит, читтә эшләштергәли. Бездә стаж өчен генә йөри. Хәзер капка ясап биргәнгә дә алтышар йөзне тамызалар. Бер о ай балта тукылдатса, бездәге ун айның окладын чыгара. Шуңа безрнк кәпсрәергә ярата Әйбер чәлдерүчеләрне тотканы бар. Кеше белән аралашырга да алгыр. Күңеле бер дә тәнкыйтьне сөйми тик. Әмма үзе әй- “ бәт эшли, таләпчән. — Зөбәер Габдуллин белән танышмы икән? — Әйтә алмыйм. ә — Моны ачыклагыз әле. Зөбәернең спирт сатуы мәгълүм булды. Ар- i тык чая адәм түгел микән? £ — Менә бусы яңалык. Тырышырмын. Бездә калай да юкка чыгуын - ишеттегезме әле? Телефоннан хәбәр иткән идем, мин белмәгән яңа ин- 2 спекторлар килде. — Беренче ишетүем. Кайчан юкка чыкты? — Вакытын белмибез. Бер кырыйдарак ятканга, игътибар итүче булмаган. Җиде йөз илле табактан жилләр искән. Әле ике сәгать элек кенә белдек. Калай өеме яткан тирәдә автотөягеч тәгәрмәче эзләрен күрдем. Бүген төнлә заводта Галимжан Әхмәтгалиев автотөягече генә эшләгән. Тик, эзнең кайчан калдырылуы мәгълүм булмагач, аны гаепләү дә нигезсезрәк. Дөм сукыр көе капшанабыз, экспертларыгыз гына ачыкласа инде. Хәзер автотөягеч эшенең һәр минутын диярлек тикшерергә туры килә. Алгы бүлмәдә, күргәнсездер, хәтсез кеше утыра. Шаһитлар табылмасмы дип чакырттым. — Эт белән килделәрме? — Эзне алмады. Калай төялгән машина асфальттан читкә чыкмаган. Шула күрә көпчәге эзен дә шәйләп булмый. Автотөягечкә юлдан кырыйга тайпылырга туры килгән, балчыкта тәгәрмәч эзләре ярылып ята — Бәлки ул күптәнге эздер? — диде Айбулат. — Бөтен бәла дә шунда шул. Әмма калайның хуҗасы булган склад мөдире әйтүенчә, соңгы вакытта ул тирәдә автотөягеч файдаланылмаган. Калай исә яз көне үк китерелгән. Әлеге Галимҗанга ныклап тотындым. Төнге унбердән иртәнге җидегә чаклы аның сменасы Калайны көндез төяп булмый. Галимҗанның кыек куллы булганы өчен бер тапкыр хөкемгә дә тартылганы бар. — Болар сорау алу беркетмәләремени инде? — диде Айбулат һәм Гафуров өстәлендәге борчак кебек эре хәрефле язмалар белән тутырылган бланкларга баш изәде. — Әйе. — Галимжан белән сөйләшкәндә сак булыгыз, — дип киңәш итте Байчурин. — Бәлки без килгәнче тимәссез? Ярдәм итәр идем, хәзер ашыгыч эшләрем бар. — Киңәш итү җиңел,— дип уфтанды каравыл башлыгы.— Бүген завод директоры минем урынга яңа кандидатура эзләргә кушкан. Илгә нн авыр вакытларда кирәкле кеше идем, хәзер ниндидер жулик аркасында... Айбулат Гази Гафуровның тавышы калтыранып китүенә гаҗәпләнмәде Бөтен гомерен илгә хезмәт итүгә багышлаган кешенең пенсиягә чыгар алдыннан гына эштән куылуы фаҗига түгелмени? Ничек кенә әле! Димәк, төнлә завод мәйданында бердәнбер автотөягеч, аның шоферы элек хөкем ителгән кеше Гаепле булса, тәҗрибәле җинаятьче, кире кага алмаслык дәлилләр белән исбатласаң гына биреләчәк. — Кулдан төягән булсалар, нишләрсез? — диде Айбулат. — Җиде йөз илле табак бит, — диде Гафуров. — Автотөягеч аны биш минутта алып сала. Кулдан бер сәгатьтә дә өлгерә алмассың. Җитмәсә, шалтырый, доңгырдый ул. _ — Кичке сменада да төяүләре мөмкин ич, — диде Айбулат. — Ачыкладым инде, автотөягеч кичен калай янына бара алмаган. — Калайның да көмешчеләр тарафыннан урлануы ихтимал. Майордан ан£1 тикшерүне дә үзебезгә тапшыруын үтенермен, — диде Байчу- рин. — Фиргавен нәфесе бу угрыларда, үз башларына җилкенәләр. Car- рак булыгыз. Өлкән инспектор Байчурин милиция бүлегенә кайткач, деж\р торучыдан Уфа хакында белеште. Әле шалтыратмаганнар икән. Айбулат, спиртка ияләшкән Хәбибуллин, Мптяевләр күрсәтмәсенә нигезләнеп, прокурордан Зөбәер Габдуллиннарда тентү ясар өчен рөхсәт ала торырга карар итте. Бу эшне дә башкарды, тик Уфа әле һаман дәшми иде. Буш вакыттан файдаланып, Айбулат Нәҗибәгә шалтыратырга булды. — Үзең кереп чыгарсың, дип уйлаган идем, — диде кыз яңгыравык тавыш белән. — Бүген дә бушый алмыйсынмы? — Безнең цех буеннан узып киттең ич, нигә кагылмадың? — Күпне күрәсең икән! —диде Айбулат гаҗәпләнеп. — Мин түгел, лабораториядәге кызлар күреп калган. Әнә, кичәге баһадирың бара, дигән булалар. Чеметкәләп маташалар әле. — Нигә? — Егетләрне иләсләндереп йөрисең, берсе тәкъдим ясады ич инде, җитмәдемени, бу баһадирың безгә булсын, диләр. Миңа карый торган кавалер түгел бусы, дип көчкә тынычландырдым үзләрен, — диде Нәҗибә көлеп. Нәҗибә шаярта идеме, чынлап әйтәме — Айбулат төшенмәде. Ничек кенә булмасын, хәвефләнә калды. Байчурин бу хакта хәтта шаярып сөйләшүне дә өнәми иде. Шукланам дип нигә кылтаерга инде? — Тәкъдим ясыйлар, алайса? — диде ул, битараф тавышын көчкә саклап. — Апаеңа өченче тәкъдим инде бу!—диде Нәҗибә бөтенләй шаяртмаган тавыш белән — Бер биздергән идем инде, кичәле-бүгенле тагын тәмам балга ябышкан чебенгә әйләнде! Әллә синең хакта ишетеп көнчелеге кузгалган? Иптәшләрчә генә сөйләшеп йөргәнеңне беләмени ул? Вакыты да исәпсез, тагын килеп җитәр инде, хөсет. Кайчан карама, безнең тирәдә сөрәеп тора. «Вакыт» дигән булып Айбулатка төрттерә инде. Байчуринда һич тә шаяру кайгысы юк иде. Кая ул шаяру! Кешенең матурны күрәсе, яхшыны аласы килә. Дөньяда Айбулат кебекләр әзмени? Әлегә кадәр кыз аспирантурада укыйсын уйлап ашыкмаган булса, моннан соңгы ниятләрен кем белә? Шуңа күрә Байчурин катгый карарга килеп: Әйдә, иртәгә кичен очрашыйк әле? — диде. — Ул егеткәеңә ниндирәк җавап бирергә кирәклеген киңәшербез. Мин күптәнге танышын ич, бала чак дустың, хакым бардыр. Торнаяз урамындагы Җәлил панносы янына җидегә килә аласыңмы? ' — Эшләреңне кая куясың? — диде Нәҗибә. Спн — Чәчелеп, таркалып йөрмәгез әле, бар .хәсрәтегез көмеш булсын. 2 Эш уңаенда яраса гына инде Аннары... әле Габдуллинны фаш иткәнегез юк ич? — Бүген очына чыгарбыз. Инде билгеле булган фактлар да игътибарга лаек. Шаһитлар җитәрлек дәлил бирде. Шул вакыт бүлмәгә кызу гына атлап Шәмсия килеп керде. — Берәр хәл булдымы әллә? — диде майор. — Юк. Универмагта эш көнем төгәлләнде. — Ревизия беттеме? — Ревизия башлангач, Хәят Галиева үзен бик тынычсыз тота. Таркауланды, берничә иптәшенә тупас кына эндәшергә дә өлгерде. Тик бүтән товар китерүче булмады. Җыештыручы гына аңа ниндидер язу китереп тоттырды. Хәят шуңа каршы җавап язып бирде, ахры. — Кызык, — диде ҖАБ башлыгы, — хатларын да укыган булсаң, тәмам егет икәнсең, дия идек үзеңне. — Хәят язганны җыештыручы алып китте. Галиева үзенә бирелгәнне укыгач ук ерткалап чүп савытына ташлады. Менә ул. мин аны җыеп ябыштырдым, — дип, Шәмсия ярты бит язулы кәгазьне сузды. Винер корама кәгазьдәге язуны укыды да елмаеп Шәмсиягә карады. Инспектор Зиинәтеваиың бүген күңеле шат иде. Тар борынлы түгәрәк йөзе, нечкә кашлары белән күк күзләре, бөдрә дулкынлы коңгырт чәчләре, ябыграк сылу гәүдәсе үтә сөйкемле күренә иде Даниэль Соломонович яшь инспекторына яратып күз салган арада. Байчурин да Шәмсия Зиннәтева кулга төшергән .хат кисәге белән танышып чыкты: «Хәят, сәлам. Әйтергә онытканмын, миндә тагын кайбер нәрсәләр бар иде. Үзең яратып ала торган әйберләр, аллы-гөллесе. Хәлләрең ничек, иртәгә китерсәм ярынмы? Тиз генә апа аркылы җавап бир. урамда көтеп торам. Җ». Ул арада кабинетка Вилданов та килеп керде. — Дүрт күз белән көтеп торабыз үзеңне. — дип елмайды Айбулат — Без сөйләшкән Җәмилне ачыкладыңмы? Килеп кергәч үк сорау биргәнгә, нишләп болан мушкага алалар соң әле болар, дигән төсле. Касыйм бүлмәдәгеләрнең һәммәсенә дә йөгерек күз йөртеп алды. Аннары ышанычлы тавыш белән җавап бирде: — Николаевның танышы Җәмил Гайнуллин ундүртенче цехта эшли. Майор Винер Айбулатка мәгънәле генә карап алды __ Ниндирәк кеше соң ул? — диде өлкән инспектор Байчурин. __ Әйбәт кеше, диләр Биографиясе керсез. Приборчы слесарь. Квартал премияләреннән дә мәхрүм калмый. ■лектор Вилданов Җәмил Гайнуллин турында үзе белә алганнар- ^#йләп биргәч, Шәмсия Зиннәтева телгә килде. — Даниэль Соломонович, бер егетнең Хәят Галневага товар китерүен телефоннан әйткән идем ич. язуга игътибар иттегезме, анда «әйтергә онытканмын» дигән жире бар. Бәлки товар китерүче белән язуның авторы бер үк бәндәдер? Әйберен тапшырганда сөйләшкәннәр дип уйласак, ул әнә шуны күздә тотып искәртәчәк. Винер Зиннәтева алып кайткан язуга тагын бер кат күз салды. — Ниндирәк егет иде соң ул? —диде Винер. — Кылыч борынлы, калын иренле, төз гәүдәле озын кеше. — Син ачыклаган Җәмил Гайнуллинга охшыймы? — диде майор Касыймга. — Даниэль Соломонович, аның үзен күрә алмадым. ҖАБ башлыгы инспектор Вилдановка карап куйды. Байчурин исә кызыксынып Зиннәтевадан: — Димәк, тагын товар китерделәр? — дип сорады. — Әйе, — диде кыз. — Ревизорлар фототовар бүлегендә берничә йөз кап төсле фототас- ма һәм фотокәгазь тапты, — диде Вилданов. — Дефицит товар. Коллектив заказ бар дип кире складка алдырттым. — Товар китерүче артыннан инспектор Сафинны җибәргән идем,— дип өстәде Шәмсия. — Базарда югалткан. — Автомобиль кибетендә нәрсә белә алдың? — дип сорады Айбулат Касыймнан. — Кызыклы берни дә юк. — Степан Муллин хакында яңа нәрсә әйтә аласызмы? ҖАБ башлыгының соравы Айбулатка адресланган иде. — Безне кызыксындырган рухта мәгълүмат бирмәделәр, Даниэль Соломонович. Ул элек эшләгән цехта булдым. — Бәлки өендә җентекләбрәк яңа тентү үткәрергәдер? — диде Винер киңәшкән төстә. — Хәзер өметле фаразлар аз калды. Башта спирт белән фототасма йомгакларын сүтик. Үзәк универмаг белән «Тасманур» арасында нык бәйләнеш бар. Зиннәтева кулга төшергән хат бәлки шәхесләрнең берәрсен ачыкларга ярдәм итәр. Беренче чиратта, Җәмил Гайнуллинны тикшерә аласыз: Хәятка хатны ул язганмы? Сатучы Га- лиеваны да күздән җуймагыз. Сорау алырга, әгәр кирәк булса, аны изоляцияләргә дә мөмкин. Хәзер ул, мөгаен, саграк кылана башлар. Бүлмәдә бер мәлгә тынлык урнашты. Инспекторларның һәркайсы эзләнүләрне киләчәктә ничек дәвам итәсен уйлый иде. Көмеш эше өчен тулаем җавап биргәнгә, Айбулат беренче сүз башлады. — Хәзер үк Габдуллиннарга тентү ясарга барам. Җәмил Гайнуллинны Вилданов үзе ачыклап бетерер инде. Сатучы Галиева Зиннәтева карамагында калыр. Универмагта фототасма сатып алучыларны да шаһитлыкка чакырырга вакыт. Идел буе районы культура сарае фототү- гәрәгенә йөрүчеләрне табарга җитәкчеләре булышыр. — Рестораннарны йөреп чыктыгызмы әле?—дип сорады Винер. Берәү дә уңай җавап бирмәгәч, дәвам итте: —Юк? Өлгерергә кирәк. Әле бүген дә соң түгел. Күңел ачуларның иң кызган чагы! Инспекторлар җинаятьләрне ачу бүлекчәсеннән чыкканда сәгать кичке тугыз тулып килә иде инде. Айбулат берничә авыз сүз белән Касыймга склад мөдире Хаҗиеваның ничек аклануы турында сөйләп бирде. Инспектор Вилданов берни җавап бирмәде, сүрән генә тыңлады да, Зиннәтева белән рестораннарны йөреп чыгу өчен җиңел машинага утырып китте. Өлкән инспектор Байчурин милиционерлар белән автофур- гонга кереп урнашты. Ишекләр шартлап ябылуга машина урыныннан кузгалды. Җаббар Гыйбадуллинны кулга алган инспектор Касыйм Вилданов тутын кош тоткан малай сыман сөенде. Әйтерең бармы, бу бит калайга гына түгел, фоготасма, спирт, көмешкә дә юл ачу дип уйлады ул. Алар бар да капка аша үтә. Ә анда постта Касыйм фаш иткән Җаббар тора! Әгәр бу хәбәрне Даниэль Соломоновичка җиткерсәң, ул тырышлык һәм булдыклылыгы өчен, әлбәттә, ашчыны да хупламый калмас. Өлгер хез- * мәткәренә рәхмәт белдерү, премия яки бүтән бүләкләнүгә тәкъдим итү < башлык кеше өчен кыенмыни?! Касыйм каравыл бүлеге башлыгы Гази Гафуров тапшырган егерме- ° ләп беркетмәне тагын бер кат күздән кичерде. Әйе, картлач коточкыч олы эш башкарган. Бу кәгазьләр бит чынлыкта егерме кешедән сорау алу нәтижәсе генә түгел. Беркетмәгә теркәлгәннәре көмеш һәм калай “ юкка чыгуда теге яки бу дәрәҗәдә, һичшиксез, катнашы булган яки по- к тенциаль мөмкинлеге бар кешеләр генә. Ал арны табу, сайлап алу \зе о катлаулы башлангыч тикшеренүләр ясауны таләп итә. Коллективны, завод атмосферасын яхшы белмәгән яңа кеше кирәкле исемнәргә юлык- * канчы гына да күпме вакыт үтәр иде. Беренче тапкыр сорау алырга ча- ё кырылган шаһит яки үзең шикләнгән адәм белән сөйләшү еш кына уңай > нәтиҗәләргә китермәскә мөмкин. Сорау алучыларның тәҗрибәсен, зн- £ рәклеген, елдамлыгын да соңгы исәпкә куярга ярамый. Гафуровнын мактауга лаек булуын танымау гаделсезлек булыр иде. Каравыл башлыгы завод милкенең иминлеге өчен җавап бирә. Урланган әйберләрнең кире үз хуҗасына кайтарылуы — Гафуров өчен барыннан да бигрәк менә нәрсә кыйммәт. Ул күрәсен күргән, эшлисен эшләгән. Тыныч күңел белән пенсиягә китә алса, бүтән тагын ни кирәк? Рәхмәт хакына дип йөримени ул? Рәхмәт ишетәсе килә икән, аны кем белдерсә дә барыбер. Касыйм аңа рәхмәтне бер тапкыр гына әйтмәде инде. Димәк, Гази абыйсы үз өлешеннән коры калмады. Касыйм ҖАБка кайтканда, Җаббарларда арест салдырган сыеклык хакында эксперт фикере әзер иде инде Төрү цехы эшчеләре исә коедан чыгарылган дерматин капчыкның үзләренеке булуын таныдылар. Касыйм тәвәккәл адымнар белән Винер кабинетына юнәлде Анда район эчке эшләр бүлеге башлыгы подполковник Сафиуллин утыра иде. Касыймның икеләнә калуын күреп, майор: — Я, я, иптәш Вилданов. сөйләп җибәр! —диде. Вилданов Сафиуллинның да монда булуына чынлыкта сөенә генә төште. — Иптәш майор, мөһим яңалык бар: калай урлаучыларның эзенә бастым. Аны капкадан чыгарган каравылчы Җаббар Гыйбадуллинны кулга алдым. — Дәлилләр ышанычлымы? — Әйе. Беренчедән, Җаббар Гыйбадуллинның шофер Зөбәер Габдуллин белән план корып, сүз берләшеп торуын күргән вахтер бар. Икенчедән, төнге өчтә калай төяп капкадан чыккан вакыгта янгын командасы' сержанты машинага каршы очраган. Өченчедән. Зөбәернен машинасы белән иртәнге якта алты сәгать буе кайдадыр югалып йөрүен диспетчер раслап тора Шунын өстенә без машинаны эксперт белән карадык: бортында калай эзләре аермачык беленә. Майор Винер җанланып китте — Сорау алдынмы? Дй аул __ Җаббар Гыйбадуллин кире кагып маташа. Тик без тентү вакытында аның өендә урланган спирт белән дерматин капчык, торбалар таптык. Капчыкны төрү цехында таныдылар. Сыеклыкның спирт икәнен эксперт раслады. Составы заводныкы белән туры килә — Алармы ничек аңлата? — Капчыкны беренче мәртәбә күрүе, имеш. Спиртны билгесез кешедән сатып алган! — Сержант калайны үз күзе белән күргәнме? — Ул ни, ул... — Касыймның юк дип әйтергә теле бармый иде, —ул машинага авыр йөк төялгәнен күргән. Көпчәкләр яньчелгән, рессорлар сыгылган булган. Авыр йөкнең калай икәнлеген борттагы сыдырылу, тырналулар күрсәтә инде. — Әй-йе-е. — диде Винер, беркетмәләрне караштырып. — Шоферны кулга алдыгызмы? — дип сорады подполковник Сафиуллин. — Таба алмадык әле. Бүген эшкә чыкмаган, өйләре бикле иде. — Сиңа Айбулат әйтмәдемени? — диде Винер гаҗәпләнеп. — Габдуллинны ул кичә үк кулга алды ич инде. Тик ул аңардан спирт урлауда гына шикләнә иде бугай әле, — дип өстәде майор. — Фактларны үзенә яратыр өчен тартып-сузып җыймыйсыңмы икән? Мавыгып китеп, артыгын бөгештермисеңме? — Сез нәрсә, Даниэль Соломонович?—дип үпкәләде Касыйм.— Фактларга әз генә каршы барсам да, автотөягечтә эшләүче Галимҗанны аклар идеммени? — Галимҗан, димәк, гаепсез? — Бернинди гаебе юк! Мин сорау алган кешеләр барысы да шуна шаһит. Касыйм алып кергән беркетмәләргә подполковник Сафиуллин да күз салды. Майор: — Бүген сатучы Хәят Галиевагыз эшкә чыкмаган иде, — диде.— Кулга алырга туры килде. Шәмсия тентү ясаган, өендә берни юк икән. Әмма мөмкинлегенә караганда иркенрәк яши, ди. Бухгалтерияләре еллык керемен исәпләп биргән. Саклык кассасында да акчасы бар икән. Җинаятьтә катнашуын кире каккан — Ә фототасма? Хат?! — диде Касыйм. — Хат сездә, шуңа күрә Зиннәтева аны телгә алмаган. Пленканы, үткән кварталдагы товар, танышларыма сакладым, дигән. Хатка нигезләнеп яңадай сорау алырсыз.— Винер беркетмәләрне Касыймга сузды— Котлыйм! Дәлилләрең саллы, булдыргансың. Ерак китми тор, Айбулат та авылдан кайтып җитәргә тиеш. Нәрсәдер озаклады. — Әгәр бер кешене кулга алырга да рөхсәт итсәгез... — диде Касыйм. — Уйларбыз, соңыннан,— дип туктатты аны Винер. Касыйм ҖАБ башлыгы кабинетыннан канатланып чыкты. Инспектор Вилдановны күз кырые белән озатып калган подполковник Сафиуллин: — Күрәм, егет өлгер, үз эшенә ияләшкән, синең стиль сизелә инде, — дип елмайды. Бу вакытта Касыйм өлкән инспектор Байчурин кабинетында иде инде. — Сәлам, кайтып җиттегезме? — диде ул Айбулат белән исәнләшеп. — Көчкә. Безнең юлларны беләсең бит,— диде Айбулат.— Я, синдә нинди уңышлар бар? Касыйм бу сорауны бик көтә иде инде. Әмма чыраена чыгармады. Шапырынудан сакланса да, бүгенге табышларын бераз ирәймичә сөйли алмады. Аның уңышлары нигезендә Гафуров салган ташлар ятуын чамалаган Айбулат: — Бик кәпәренеп китмик, — дип кисәтте. — Калай урлану хәзер уч төбендәге кебек ачык. Аңа арест салдык инде. Тик бу — иптәшләргә ярдәм итү генә. Безнең бурыч — көмешне табу. Аны бөтенләй башка өер үзләштерүе ихтимал. Химикат серен белүчеләр. Зөбәерне кулга алуыңны әйтмәдең дә. Кичә ашыгыч булды, өлгермәдем, — диде Айбулат. — Бүген иртән күрешә алмадык. Спирт белән эләкте ул. Синең табышларына да юлны спирт салды. Ачыклагыз дип, Гафуровка әйтеп киткән идем. Касыйм өлкән инспекторның яңа беркетмәләре белән танышкан арада Байчурин, экспертизага шалтыратып, авылдан кайтканда биреп чыккан сыеклык турында белеште һәм Зөбәер Габдуллинны сорау алырга чакырды. Вилданов та тизрәк хәрәкәтләнергә булды: Винердан ризалыкны ишетмәсә дә, яңа гына барган сөйләшүне сылтау итеп, Айбулатка белдермичә генә Гайния Хажиеваны кулга алырга чыгып китте. Җиңүгә ул да өлеш кертергә тиеш ләбаса! х ч * с « • ф Габдуллинны кич белән кулга алган иде Байчурин. Күршеләрдән * чакырылган ике пүнәтәй һәм берничә милиционер килеп кергәч, хуҗа каушый калды. Анасы белән хатыны тагын да зуррак хафага төштеләр. >- Өлкән инспектор, прокурор санкциясен күрсәтеп, үз эшенә кереште. Ана £ кеше хәсрәтен, шомлануларын яхшы аңласа да, җәмгыять алдындагы җаваплылыкны онытырга һич теләми иде. Буфеттагы аракы шешәсендә исе дә, төсе дә спиртка охшаган эчемлек табылды. Шундый ук сыеклык келәттәге колоксилен тартмасы төбендә дә ун литрлап бар иде. Аларга арест салынуын әйтеп, өлкән инспектор Зөбәергә киенергә кушты. — Безнең белән барырсыз, аңлатма аласы бар. Елый-елый озата чыккан хатынына Зөбәер кырыс кына кычкырды: — Үкермә! Балавыз сыгарлык гаебем юк, тикшерерләр дә җибәрерләр. Көр күңелле егет бу дип көлемсерәде Байчурин. Мәгәр сыекча спирт булып чыкса, хәлең өметсез бит, егеткәй. Бүрек кайтармасы эченнән килеп чыккан хат та сәер. «Зөбәер, монда күчтәнәчегез бик мач килде әле,— диелгән иде анда,— тагын чамагыз булса, иренмә. Мохтаҗлык зур, әмма безнең кибеткә кайтармыйлар шундый товарны ..» Бер караганда игътибар җәлеп итәрлек нәрсәсе юк та кебек. Тик бу хат ни өчен кисм шкафындагы көя даруы исе сеңгән бүрек кырпуы астына кыстырылган соң әле? Әлегә бүрек кимиләр ләбаса, ә бу хат шушы арада гына килгән. «Иренмә» сүзе дә бик урынлы түгел Конвертның адресына караганда, хат Зөбәернең Мари АССРдагы бер авылда яшәүче туганы Шамилдән иде. Өлкән инспектор Габдуллинны изоляторга, тентеп алган сыеклыкларны экспертизага җибәрде һәм, өенә кайтып башын мендәргә тидерүгә, изелеп йоклап китте Гадәтенчә, иртәнге алтыда уянды, герләре белән \йнап физзарядка ясады, аннары күңелле җыр көйли-көйли кырынды. Аның шат күңелле- легенә сөенгән анасы — Йомырка салырга кытаклаган тавык кебек кыланасың, нәрсә булды? — дип кызыксынды. Айбулат йокыдан торырга иренеп яткан энесен караватыннан сөйрәп алып түшәмгә чөя башлады Кытыкланган малай шаркылдап көләргә, тиберченергә тотынды. Төпчеге өчен курыккан анасы ’ 1 инспектор да трубканы колагыннан алды. £ Алар мунчадагы кебек шкафлар тезелгән бүлмәгә керделәр. Душ ишеге ачык торганга, һава җылы һәм дымлы иде. Вилданов, ачкыч яратып, Гайнуллинның шкафын ачты. Инспекторлар төрле эш киемнәрен җентекләп карасалар да, үзләре теләгәнне таба алмадылар. Байчурин кул сөртә торган шаламаларны төргәге белән яктыга, тәрәзә төбенә бушатты. Аның эченнән слесарь ачкычлары һәм куен дәфтәре килеп чыкты. — Абау, акча! — дип кычкырды танык итеп чакырылган аппаратчы кыз. — Урын таба алмый аптыраган икән, бичара, шушында яшермәсә! Айбулат бөгәрләнгән кәгазь акчаларны таслап санады һәм цех башлыгына сузды: — Сез дә санагыз әле, — диде ул. Ике йөз җитмеш тәңкә акча һәм куен дәфтәрен тентеп алу турында акт төзеделәр. Таныкларны җибәргәч, Айбулат куен дәфтәрен актара башлады. — Касыйм, кара әле, монда саннар һәм исемнәр бар, — диде өлкән инспектор. — «Лена Кор. — 100, 150». Нәрсә аңлатуы мөмкин моның? Минемчә, я фототасма, я спиртны белдерә. Спирт булу ихтималы зуррак, чөнки мин авылда Габдуллинның йөз илле литр сатуын белдем. Әгәр шәһәрдә йөзне сатсалар? — Габдуллин белән Җәмил Гайнуллин таныш микән соң? — диде Вилданов. — Ачыклыйсы булыр, — дип җавап бирде Айбулат. Аннары ул цех башлыгыннан сорады —Унөченче цехта спирт кулланыламы? — Кулланыла. — Үзегезнең цехта «Лена Кор.» дигән кеше юкмы? — Юк. — Җәмил Гайнуллин турында яна нәрсә өсти алмыйсызмы? Бәлки, фоторәсеме бардыр? — диде Байчурин. — Демонстрациядә төшкәнне генә тапсак инде, — дип, цех башлыгы үз кабинетындагы шкафны актара башлады. Бәйрәм колонналары алдында ундүртенче цех эшчеләрен гәүдәләндергән сурәтне кулга төшергәч, Айбулат: — Ярдәмегез өчен рәхмәт!—дип, цех башлыгы белән саубуллашты. Урамга чыккач, Касыйм Айбулатка — Җәмилнең куен дәфтәренә унөченче цех аппаратчысы Лена Корнилова теркәлгән булырга тиеш, — дип, аның турында белгәннәрен сөйләп бирде. — Ә нигә сиңа Лена белән әле генә эшкә кергән егет булып тагын бер күрешмәскә? — диде Байчурин көлемсерәп. — Файдалы булырмы икән? — Зыян да күрмәбез. Ә мин аңардан сорау алырмын. — Бүген Лена беренче сменада эшләгән булырга тиеш. Иртәгә юлыксам гына инде. — Аңа кадәр заводтагы бөтен «Лена Кор.»ларны эзләп табарга кирәк. Кызганыч, бүген инде кадрлар бүлегенә кагылырга соңга калдык,— диде Айбулат, сәгатенә карап. — Син хәзер, баш диспетчерга барып, спирт агызып алырлык цехларны белеш Өлкән инспектор Байчурин унөченче цехка кергәч инде бер мәртәбә Касыймга Корнилованы күрергә ярдәм иткән технологны очратты. — Менә бу егетне танымыйсызмы? — дип, Айбулат ана фоторәсемдәге кешеләр арасыннан Җәмилне төртеп күрсәтте. — Исемен әйтә алмыйм, йөзе таныш. Безнең цехка кергәне бар шикелле. Әйдәгез, бүтәннәрдән дә сорашыйк әле. Фоторәсемне унлап кеше карады. Арадан берничәсе Җәмил Гайнуллннны танып, аның күрше цехта эшләвен әйттеләр. Җыештыручы хатын исә моннан бер айлар элек үзе шаһит булган очрашуны сөйләде. — .Мин, җанаш. юынтык суны икенче каттагы эстакада баскычыннан гына чыгарып түгәм,—диде ул —Яңгыр ява башлаган иде. Басылмасмы икән дип, чиләгемне идәнгә куеп, ишек яңагына сөялеп хәл алырга туктадым. Лена Корнилова аппаратлар тирәсендә әйләнгәләп йөри иде. Шул вакыт, җанаш, аргы ишектән юешләнеп беткән, озын буйлы бер ир-ат килеп керде, рәсемдәге — шул егет инде. Иелеп учы белән чәчләрен сыпырды, п ыска к яңгыр җебетеп бетергән плашын салып какты да Ленага эндәште: — Я, нәрсә карап каттың, матурым, сәлам!—диде. — Мондый шыксыз кичне кем йөри икән дисәм, син икән. Ташкын агызып китмәдеме, Җәмил абый? —дип чытлыкланды кыз. — Бездәй батырлар утта янмый, суда батмый. Тынычмы сездә? — дип, Җәмил дигәне күзләрен уйнатып алды. Мине күрмәделәр, җанаш. — Әле пскечә,— дип җавап бирде Лена. — Ике бак алып килдем,—диде әлеге ир.—Өченче мәртәбә сугылуым инде, ялгыз очрамыйсың, ирегеп беттем. Хәзер тутырсаң, яңгыр астында лүрт-лүрт алып таярга уңай. Җитмеш бишәр литр салсаң, морадыңа ирешәсең — чем-кара тунлы да буласың, чатлама суыкларда да өшетми торган цигейка бүреклек тә сәрмая чыгар. Киеп алып, генерал хатыны төсле кукраеп йөрисең генә кала! Күзләрен челәйтеп тик карап калсыннар! —ди. — Тунга кулда ике хак сорыйлар, — диде Лена —Кибеттә әшнәлегем юк. — Кысыр хәсрәт, матурым! Акча белән әшнә бул син, хирес җаннар үзе килеп таба аны. Озак кайнашма, һаваның рәте юкта сызып өлгерим, — ди әлеге Җәмил. — Күп бит, шүрләтә. Лакка спирт агызмыйча булмас,—диде Лена. — Шүрләмә, — дип көлле әлеге ир-ат. — Чимал цехыннан кудырганда үзләштерергә тырыш. Джерси пальто, ахак кашлы йөзек, яна читекләр эчеңне тишмәгәндер ич? Кесәң юкарса, хәер сорап булмый. — диде егет. Аннары алар, җанаш, мыдыр-мыдыр сөйләшеп аргы баштагы ишеккә таба киттеләр. — Бу турыда беркемгә дә әйтмәдегезме?—дип сорады Айбулат. — Юк. Ал арның нәрсәгә сузылганын да белмәдем ич. Үзең'кыйшык юлда йөрмәгәч, бурлыкны уйламыйсың да! Янә шунысы да бар, мин су түгәргә ул юлдан йөрергә тиеш түгел. Күрсәләр әрлиләр. — Соң алар нәрсәгә сузыласын әйтеп үк биргән ич инде! — диде өлкән инспектор Байчурин. — И, җанаш, монда төрле-төрле майлар идәнгә дә саркып исраф була, юа-юа куллар калмый, — диде җыештыручы. — Аның пшене алып йөгерсәң, әләкләү була ич ул. Кеше чагып куштанланырга яратмыйм. Актыктан талашып җилегеңә үтәрләр. Бәласеннән башаяк! Сораучысы да булмады. Айбулат җыештыручы хатыннан Лена Корнилова белән Җәмил Гай- ф нуллин сөйләшеп торган урынны күрсәтүен үтенде. Икенче катның лимондай сарыга буялган залында елан кебек боргаланып колонналарны урап алган төрле төстәге торбаларга, манометр, винтель, шунт кебек | прибор һәм җиһазларга карый-карыи, өлкән инспектор спирт кабул итә 13 торган цилиндрик аппарат янына килеп җитте һәм, җыештыручы расла- ♦ вы буенча, аны рәсемгә төшерде. s Хәзер инде Җәмил белән Зөбәер Габдуллин арасындагы элемтә дә ачылса, чылбырның барлык буыннары да спирт мәсьәләсендә бергә то- п> таша иде. Әгәр Зөбәернең туганы Шамил танса, дәлил өчен Вилданов- fi ны Җәмил Гайнуллин фоторәсеме белән .Мари республикасына җибәрү- * дән башка юл юк, дип уйлады Айбулат. Тик бу сәфәрнең төп максатла- “ рына якынаю — көмеш каракларын табуга гына файдасы булмаячак. > Димәк, кирәге дә шул кадәр генә! rt Уникенче больницаның баш врачы авыру Җәмил Гайнуллинның үзләрендә ятуын раслагач, инспектор Шәмсия Зиннәтева ана монда килүенең төп максатын аңлатты һәм өстенә ак халат, башына ак калфак кигәч, чын шәфкать туташына охшап калды. Универмагта күреп хәтерендә калдырмаган булса ярар иде, дигән шөбһә белән палатага килеп кергәндә, Җәмил Гайнуллин калын гына бер китап укып ята иде. Шәмсия больницада тыелырга тиешле шөгыльне кисәтергә ашыкты: — Бездә китап уку рөхсәт ителми. — Операциядән чыкмаганнарга ярыйдыр ла инде ул, апасы? — диде Җәмил, уйнап сөйләшмәкче булып. — Күп баш вату алҗыта. Сәламәтлегегезнец кадерен белсәгез, сез мине вәгазь укытып аптыратырга тиеш түгел. Җыеп куйыйм әле, савыгып чыкканда алырсыз. Гайнуллин, бер як битен чокырайтып авызын ерды да, китабын мендәр астына куеп көйләде: Күзкәйләрең кырыс карамасын, Бер елмайчы, шәфкать туташы Палатадагы авырулар кызыксынып башларын күтәрә башлады Тик Шәмсия Җәмил Гайнуллинның остарып торуына эреп төшмәде, егеткә, теләсә-теләмәсә дә, күнәргә туры килде. Китап Американың мәшһүр байлары Рокфеллерлар токымы турында иде. Шәмсиянең сәерсенүен абайлап, Җәмил аңлатып куйды: — Тарихчы мин, апасы, кызыксынырга туры килә Шәмсия юри белмәгәнгә салышып: — Мәктәптә укытасызмы? — дип сорады — Чамаладыгыз. — Укытучы эшенә шундый кызыгам. Балалар белән мәш килү кү* нелледер ул? — Класста, һич югы, мондагы төсле ис юк. Әмма укытучылар сезне бик үк тансыклап тормас иде, — диде Җәмил. — Нишләп? — Усал ич сез. 49 Шәмсия елмаеп палатадан чыгып китте. Авыруларга күчтәнәч ташучы кыз Гайнуллинга кагылышлы хәлләрдә нишләргә кирәклеге хакында кисәтелгән иде, менә хәзер ял итәргә дә мөмкин. Кичке җиде тулганда Гайнуллинга да әйбер китерделәр. Шәмсия кәгазь капка тутырылган күчтәнәчне аулакка — баш врач кабинетына алып керде һәм иң аска тыгылган язуны актарып алды. Хатның актыгына «Талчыбык» дип имза куелган иде. «Талчыбык», Җәмилнең хәлен сорашканнан соң, алма сатарга Сәфи килгәнлеген, күрешеп сөйләшүләрен әйткән иде. «Базарыгызда алма күп икән, ди, кире алып кайтып как коярга уйлый. Монда сату акланмый, мин исәпләгән керемнең яртысы кеше кесәсендә кала, ди. Аңа товарын аэропортка илтергә булыштым. Ярдәм иткән өчен бүләк биреп, мине таксига утыртып җибәрде. Ул иртәгә очарга самолетка билет юнәткән. Кибетчене кулга алганнар. Нәрсә булганын белмим». Татарларда очрамый торган Сәфи исеме генә игътибарны җәлеп итмәсә, хатта әһәмиятле нәрсә юк ич, дип уйлады Шәмсия. Хат авторының чын исемен куймавы да бераз сәеррәк. Сөйгән кызы шулай кылана микән? Әллә хат тулаем кинаяләп язылганмы? Кызганыч, фотоаппарат алмады. Әгәр бу хат дәлил сыйфатында кирәк булса? Шәмсия кабинеттагы китап шкафының бер пыяласын чыгарып алып, хатны шуның өстенә җәеп салды да, аны ак кәгазь белән каплады. Өстәл лампасын кабызып, аны пыяланы астан яктыртырлык итеп, итәгенә урнаштырды. Ут яктысында хат юллары бер бит кәгазь аркылы да аерымачык укыла иде. Биш минуттан хатның күчермәсе әзер иде инде. Шәмсия, төп нәсхәне үзендә калдырып, Җәмилгә күчермәне бирдертте. Язу рәвешенең охшашлыгына шикләнмәскә мөмкин иде. Хатка каршы Җәмил дә җавап язды. Ун минуттан бу хат та Шәмсия кулында иде инде. Инспектор аны кире биреп чыгарылган алмаларның берсе эченнән тапты. Бу юлы да баягыча күчермә алып, Шәмсия Зин- нәтева адресатка әнә шул күчермәне тапшыртты. Җәмил язуында серле пәрдә күтәрелә төшкән иде. Шәмсия үзенең хәйлә-әмәленә канәгатьләнеп, Гайнуллин җавабын икенче кат укый башлады. «Сәлам, Талчыбыккаем! Әйбернең түгел ми-чәчелм и үз иясе белән китүе яхшы булган. Хәзер мин сөттән ак, судан пакь, курыкма. Кибетченең эләгүе генә кәефне бозды. Ул тешләктән сер чыкмас, тик аны ничек тә коткарырга кирәк иде, иртәгә дә яшисе бар ич әле. Кибетче бата башласа мине дә төпкә сөйрәве мөмкин. Акча төртергә кирәк, котылгач исәпләшербез, югыйсә, аның артыннан йөрерлек бүтән кешесе юк. Акчага берсе сатылмаса, икенчесе кызыгыр. Инәсе үткәннең җебе үтә, бүләге үткәннең сүзе үтә, онытмагыз. Зөбәерләр беленгән кадәресен үз өсләренә генә алсыннар, хәлләрен җиңеләйтергә тырышырбыз. Миңа санаторийга былтыргы якка путевка бирәчәкләр. Кирәкле кешеләрне күреп кисәтеп чык әле: Җәмил бишесеннән алтысына каршы эшләмәде, кунакка барды, дисеннәр. Мотоцикл белән җизнәсе килеп алды, дисәләр дә була. Кунакта булучыларны да күрергә тырыш. Мин шуннан элегрәк бер төнге сменаны алмашып эшләгән идем, нечкәләп тормасалар, шуның белән саташтыру читен булмас. Бп- шесе көнне аның өчен бер иптәше чыкты, дип нык тору хәерле. Зөбәер белән Җаббар абзый нәрсә сөйләделәр икән? Хатыннары белән күрештергәннәрме? Майсыз таба купмый, саранланмасыннар. Алар- ның нәрсә танганнарын белү белән миңа хәбәр китер. Тизрәк кайнаш. Рат урамына барып, шикле әйберләрне юк ит. Апаның үзенә күренмә. Уңнысулны карап йөр, артыңнан иярмәсеннәр. Әгәр, Җәмилдән сорау алдык, фәлән диде, төгән диде дип ыскыртсалар, берәү дә ышанмасын. Гыйшык тотуда, Талчыбыккаем, сиңа тулы ирек бирә.м. Уңыш казануын бәя биреп бетергесез роль уйнарга мөмкин. Җаббар абзый хәлен беләсең, минем дә хәвефле. Тик чынлап мавыгып китмә, кара аны. Сәлам белән Җ. 8/Х.» һәр ике хатның да чуаланган төенне чишүдә уйнаячак ролен ачык төшенгән Зиниәтева җинаятьләрне ачу бүлекчәсенә ашыкты Тик монда ф дежур инспектордан башка җан әсәре калмаган иде инде. Байчурин < белән Вилдановнын өйләренә шалтырату да файдасыз булып чыкты— алар әле кайтып җитмәгәннәр иде. Шәмсия берәрсен эзләп тапканчы о ҖАБта утырырга исәп итте Өлкән инспектор Байчурин үзе дә ҖАБка әле яна гына килгән иде. " Шәмсия кулга төшергән язулар аның арыганлыгын шундук оныттырды. - Нәҗибә алдында ялганчы булып калуы борчыса да, Айбулат үзен бик “ тиз тынычландырды: соң булса да, барыбер кереп чыгар. Ә хәзер ашы- * гыч операция көтә. Хаҗиеваны кулга алынган хәлдә күреп гаҗәпләнсә >■ һәм моңа ачуы чыкса да, Вилдановка сорау бирмәде, аны битәрләмәде, * егетне баскыч төбендә торган машинага алып кереп, Шәмсия кулга төшергән хатларны гына укытты. Аннары — Хәзер аэропортка барып, алма дигән җимешне ачыкла.макчы булам,— диде.— «Әйбернең түгел ми-чәчел ми үз иясе белән китүе яхшы булган. Хәзер мин сөттән ак, судан пакь», дип яза бит Гайнуллин. Алма ни өчен аңа күләгә төшерсен икән? Бик үк чиста түгел монда. Ябышып бетми, иеме. Ә син хәзер аның «Талчыбыгэын эзләргә кереш. Теге вакытта Зиниәтева больницада Гайнуллннга язу китерүче «Талчыбык»ны күреп кала алмаган бит. Шуңа күрә хәзер Җәмилнең бөтен дусларын, туганнарын ачыкларга кирәк. Аеруча Рат урамындагысын. Рат дигән урам бармы икән? Белмим. Бәлки. Тар урамдыр? Саташтырыр өчен юри киресен язгандыр. Тар урам булса, ул базар артында. Белешергә кирәк. Анда ниндидер әйбер барлыгы аңлашыла, тентү ясарга туры киләчәк. «... шикле әйберләрне юк ит, апаның күзенә күренмә» дигән юлларга игътибар иттеңме? — Курыккан нәрсәләре өйдә түгелдер, апасы өйгә кергәч күрми калмаячак ич! — Менә шул шул. Абзармы, келәтме — тентүне шуннан башларга да була. — Җәмилне кулга алырга да вакыттыр инде безгә? — диде Касыйм. — Ярамый, кеше дәваланып ята. — Айбулат моны үтә җитди төстә әйтте. — Әгәр чыгып качса? — Больница җитәкчелеге кпсәтелгән Шәмсия дә анда карачкы булып кына йөрми, күрәсең ич. Курортка җибәрүне, әлбәттә, тоткарларга туры килер. — Аңа путевканы кая бирәләр? — дип кызыксынды Вилланов. - Әзербәйҗанга Ул анда Бадамлы курортында бер мәртәбә дәваланган инде, диде Шәмсия. — Я. мин кузгалам. — диде Айбулат.— Син дә төн дип торма, ярдәмчеләр ал да. хәзер үк кит. Өлкән инспектор Байчурин Шәмсияне уникенче больницага илткәч, аэропортка юнәлде Монда багаж җибәрү бүлегеннән: — Иртәге рейсларда кая да булса күпләп алма җибәрелмиме? — дип сорады. Бар андый товар.— диде почта хезмәткәре. — Берәү «Казанда очсызга сатып әрәм иткәнче, үзебезгә кире алып кайтып как коям» днп исәрләнгән, саллы гына багаж тапшырды — Кая адресланган? — Әзербәйҗанга. Хәзер карыйбыз, ерак түгел ул. Өч сәгатьтән самолетка төяү башлана. — дип почта хезмәткәре Айбулатны посылка, чемодан, әрҗәләр төяп куелган арба янына алып килде. — Менә, Сәфи Абдуллаевка адресланган. Җибәрүчесе дә әллә үзе инде, Кавказ кешесенә охшаган иде. Фамилиясен генә үзгәртеп язды, ахры. Айбулат Байчурин табыштан канәгатьләнеп: — Менә, ичмаса, хәбәр! —диде үз-үзенә. Әзербәйҗанны телгә алу аны яңадан армиядә бергә хезмәт иткән дусты Зыятдинны, чираттагы ялын сорап язган гаризасын искә төшерде. Күкрәк кесәсен капшап карагач, кыштырдаган кәгазе шунда йөрүен чамалады. Көмеш табылып, караклар кулга алынса, Даниэль Соломонович. мөгаен, гаризага кул куяр. Авиапочта белән салган хатны Зыятдин, ихтимал, алгандыр да инде. Кунак каршыларга әзерләнәдер. Тизрәк фаш итәргә кирәк әрәм тамакларны, салкыннар башланганчы барып өлгерә ала әле ул. Өлкән инспектор, таныклар чакырып, багажны ачтырып карарга булды. Өеп куелган әрҗәләрне фотога төшергәч, арадан берсен сак кына ачтылар. Кат-кат калын кәгазь белән капланган ышкы йомычкасы астына таслап фотокәгазь каплары салынган иде. «Фотокәгазь» дип укыды гаҗәпләнгән багаж склады мөдире. — Менә сиңа кирәк булса, алма түгел ич бу! Әйтәм әрҗәләре җиңелрәк тоелган иде аны!! Айбулат ачылган тартманы да фотога төшереп алды. Тагын берничә* сен ачтылар, аларга фототасма салынган булып чыкты. Тартмаларның өчесенә төсле пленка тутырылган. Ачылган әрҗәләрне кире кадаклап, «алма»ны тоткарлау турында акт яздылар. Айбулат аэропортка, финишка якынлашучы спортчы төсле, ашкынып килгән иде. Мондагы табыш исә өметен аклап җиткермәде. Шулай да чытырманлыкның үзәгенә инде ерак түгел шикелле. Канатланган өлкән инспектор Байчурин Сәфи Абдуллаев белән Җәмил Гай- нуллинны кулга алырга рөхсәт юллау өчен прокурорны күрергә ашыкты. Чөнки ерактан килгән «кунак»ның биш-алты сәгать эчендә шәһәрдән китеп баруы мөмкин иде. Аэропорт кассасында аңа Сәфи Абдуллаев исеменә чираттагы рейска билет сатылуын хәбәр иттеләр. Җылы. Янгыр сибәли. Юеш асфальт май яккан таба кебек ялтырый. Анда көзгедәге кебек чагылган йортларның һәм агачларның соры шәүләләре артка йөгерә. Алар арасына бәлештәге йөзем кебек сибелгән якты ут-күзләр җемелди. Айбулатның, шул көмеш тимгелләргә карый- карый, көзге төннең пыскак һавасын онытып, күңелле җыр җырлыйсы килде. Күктә кояш, жирдә гөлләр. Алда юллар, юлда мин. Күктә нурлар, жирдә дуслар. Дөнья матур, дөнья киң!.. Юл буенча ул хәтерендә калган бер үк сүзләрне кабат-кабат шыңшыды. Төнге сәгать унбер тулып килә, кичке аш тәмам онытылган иде. Үз бүлекчәсенә кайтып җиткәч, Айбулат беренче нәүбәттә аэропортта арест салган фототасма белән фотокәгазь үрнәкләрен экспертизага җибәрергә әзерләде һәм Әзербәйҗанның җинаятьләрне ачу бүлекчәсенә Сәфи Абдуллаев турында мәгълүматлар җыеп җибәрүне үтенеп телеграмма сукты. Ярты төн җиткәндә район прокурорының ишеген шакый иде инде ул. Татлы йокысыннан уятылган өлкән яшьләрдәге прокурор Байчурин биргән кәгазьләрне теләмичә генә алды. — Иртәнге сәгатькә кадәр сабырың җитмәдеме? — диде ул. — Син инде кара төндә монда килүең белән үк Конституцияне бозасын. Хәтереңә киртләп куй: СССР гражданнары ял итәргә хокуклы! Менә хәзер куам да чыгарам үзеңне! Сезнең өчен дежур прокурор тоталар ләбаса... — Мөхәммәтша абый, таң атканчы кошыбыз шәһәрдән очып китә ич,— диде Айбулат.— Сезнең бернинди кодексны да бозарга җөрьәт ф итмәвегезне нык ихтирам иткәнгә генә батырчылык кылдым. < — Чыпчык кебек чыркылдама әле. * Айбулат шып туктады. Прокурор барлык беркетмәләрне игътибар 5 белән карап чыккач, Шәмсия алып кайткан хатка да күз салгач, башын ф күтәрде. — Сәбәпләр җитә төсле. Тик мин, энекәем, өйдә хатынымның ире генә бит. Е — Мөхәммәтша абый, машина аста көтеп тора. Сезне прокурор итә ° торган җиргә алып бара алам. Хатыныгыз бер төш күреп бетергәнче, £ кигереп тә куярбыз. Әйтергә онытканмын икән, бер танышым турист бу- s лып сәяхәткә чыккач чит ил тәңкәләрен алып кайткан. Бер көмешен е мина бирергә вәгъдә итте. я Прокурор тәңкәләр җыю белән мавыга иде Көмеш сүзен ишетү бе- *" ләп Айбулатка бик үк ышанып җитмәсә дә киенә башлады Бер сәгатьтән өлкән инспектор яңадан аэропортта иде инде Бакуга самолет очарга ике сәгатьләп вакыт бар әле. Радио аша Сәфи Абдул- лаевның дүртенче кассага килүен үтенделәр. Өстенә һава флоты костюмы һәм фуражкасын киеп өлгергән Айбулат Байчурин көттерми килеп җиткән Абдуллаевка: — Бер урынга ике билет сатылган, дежур бүлмәсенә кереп ачыклыйк әле, — дип, аны үзе белән алып китте. Зур карчыга борынлы, кара куе мыеклы, калын кашлы, таза гәүдәле Сәфи Абдуллаев бер ни сизенмәде. Калын сары свитеры өстеннән кигән буй-буй коңгырт сызыклы затлы, әмма юл йөргәнгә бөгәрләнеп, кыршылып беткән кара костюмын җилбәгәй җибәреп, күн итекләре белән дык-дык басып, өлкән инспектор артыннан күндәм генә атлады Пассажирлар ыгы-зыгысы төнлә дә басылмаган вестибюльне узуга, Айбулат күз ачып йомганчы Сәфинен кулларына профессиональ осталык белән богау кидереп өлгерде. Милиция машинасы ишек төбендә үк торганга, «алма» сатучыга буза куптарырга да, кәҗәләнеп маташырга да вакыт тимәде. Машина кузгалып киткәч кенә ул исенә килде, тик. әлбәттә, соң иде инде. Шулай да Сәфи көтелмәгән хәлдән мие түнгән кеше ролен уйнаудан баш тартмады. — Кадерлеләрем, бу нә дням әмәк, нә эш? — диде ул әзербәйҗан сүзләрен татарча белән катнаштырып —Талыйм дисәгез, кесәмдә пу- лым, сукыр бир гәпигем йух дияр идем, беш манат акчам калган икән. Дөшенмим, башыма даш илә ордыңызмыни! Айбулат аңа прокурор санкциясен күрсәтте: — Сабак булыр, моннан соң урманга утын ташымассыз — Алмага үзебездә дә урын күп безнең, неме. — Нинди алма? — Багаждагы. — Кадерлем, сиз нәдир бутыйсыз, наһаг гаеп тагасыз Мән алмаларымны колхоз базарында саттым. Квитанцияләре кесәмдә, сиз-саватлы киши, грамоталы, бахыңыз. — Багаж сезгә адресланган, аны үзегез үк тапшыргансыз — Чох наһаг! Почта бланкларын бахыңыз, анда мәннм әл булмаска лазым. Ким тапшырган, нә өчен мәннм адреска—башыма сыймай! Айбулат мондый ук әрсезлек көтмәгән иде. Әйе, шомарган таш күренә Димәк, квитанцияләрне-бланкларны очраклы кешегә тутырткан Шәһәр тирән йокыга талган Хәрәкәт тынган Сәфи Абдуллаевны изоляторга ябып, машинада «Идел» кинотеатры турысына килеп җиткәндә сәгать дүртенче киткән иде. Монда ул тагын бер кешенең ишеген кагарга һәм, әгәр мөмкин булса, төннең калган өлешен шуларда уздырып чыгарга җыена иде. Айбулат кыңгырау төймәсенә кыяр-кыймас кына басты. Җавап ишетелмәгәч, катырак шалтырата башлады. Ниһаять: — Хәзер, кем ул? — дип Нәҗибә тавыш бирде. — Мин, Айбулат. — Кергәч, коридорда гына торып тор, — диде кыз ишекне ачып. Ул киенеп беткәнче Айбулат ванна ягына узып кулларын юды. һәм чәчен тарады. Аннары элекке килүендә игътибар итмәгән бүлмәне күздән кичерде. Торшердан төшкән кызыл ут яктысында түр чаттагы роза гөленең яфраклары көзге урманны хәтерләтә иде. Буфет, диван, җыйнак кына өстәл, кәнәфи һәм берничә урындык. Идәнгә калын яшел келәм түшәлгән. Түрнең икенче чатында зур гына телевизор. Искитәрлек нәрсә юк, әмма бар да җитеш. — Артык ашыкмадыңмы икән? — диде Нәҗибә сәгатькә күз салып. — Сүз биргәч, үтәргә кирәк, дидем. Яна гына бушадым әле. — Шулай еш туры киләме? — Нәҗибә, дебет шәлен иңенә салып,, кәнәфигә төшеп чумган Айбулат каршысына диванга утырды. — Булгалый. Хуҗа кыз буфет астыннан электр каминын сузылып алып кабызды. Әле ягу сезоны башланмаган, бүлмәдә салкынча иде. Кызгылт яктылык тагын да куера төште. Нәҗибә кынага бүген генә буялган чәчләрен әле хәзер генә тараган, алар дулкынланып тора иде. Өстенә ялтырап торган атластан тегелгән, төймәсез, биле пута белән генә буылган алсу халат кигән. Озын халат итәккә таба киңәеп төшкәй, ул кызның болай да зифа буен тагын да сокландыргыч итеп күрсәтә. Халатының киң уелган изүе итәккә таба шулай ук киңәеп төшкән, әз генә яшькелт төсмерле ак ефәк төнге күлмәге күренде каминны тоташтырганда. Аягында соңгы елларда модага кергән кызыл бәрхеттән тегелгән чигүле татар башмагы. Кызның алсу йөзе, нәфис тукымалар аша беленеп торган күкрәкләре Айбулатны сихри көч белән үзенә тарта иде. Аларның ялгыз булуы, рестораннан чыкканда Нәҗибәнең кунакка үзе чакыруы һәм хәзерге талгын тынлык, кызның нәрсәдер көткәндәй назланып утыруы Айбулатка бик күпне вәгъдә иткәндәй тоелды. Нәҗибәнең озын керфекләреннән күз төпләренә төшкән күләгә, буялган күперенке чәчләренең кызгылт яктылыкта җылы төскә коенып ялтыравы, чаттагы роза гөле куагының галәмәт куе тармаклары, декоратив тукымадан тегелгән тәрәзә пәрдәләре һәм алар арасыннан тар кайма булып кына күренеп торган ак тюль — монда барысы, барысы да искиткеч ямьле иде. Айбулат костюмын салып коридордагы чөйгә элде дә Нәҗибәгә: — Кибеткә керергә өлгерә алмадым, ишегеңне коры кул белән шакырга туры килде. Яңа гына ирешкән уңышны юсак та ярар иде,— диде. Нәҗибә торып өстәлгә эскәтер җәйде, буфеттан юан корсаклы шешә чыгарды. Нечкә билле бокаллар, тозлы кыяр, икмәк, сыр белән лимонад та кунак алдына куелды. — Эшләп аша әле! — дип ахырда кыз Айбулатка «Сайра» консер- васы белән пәке сузды. — Сөйләп җибәр, нинди уңыш? Тагын берәр каракны тоттыгызмы? — Урланган нәрсәне таптык. Тик бу турыда әлегә ләм-мим ычкындырырга ярамый. Сер! — Миңа ышанмыйсынмыни? — Өч кеше белгән нәрсә сер түгел инде ул. Әлегә моны ҖАБта да икәү генә беләбез. Безнең киңәшәсе бар ич әле. Теге килбәтсез егет сине һаман яучылыймы? Нәҗибә Айбулатның тупасрак эре гәүдәсенә, куе сумаладай чәч- кашларына, киң маңгаена, җәенкерәк борынына бер күз ташлады да: * — Каян килгән матурлык патшасы!—дип пырхылдады. — Әзрәк < якты чырай бирсәң, шушы егетләр үзләрен солтан итеп саный башлый! £ Шалтырый, шапырына... — Болай ук мактгрга сиңа җирлек бирмәдем төсле, — диде Айбулат. — Кара аны, сүз эзләп мин дә кесәгә кермәм. * Хуш исле кара ипи белән майлы сайра балыгы дөньядагы иң тәмле = сый кебек тоелды. Айбулатның ләззәтләнеп ашавын күргәч, Нәҗибә: с — Шулпа җылытыйммы? — дип сорады. ° — Юк, кирәкми, сый болай да мул монда. Күтәрәбезме?—дип, Ай- «° булат эчемлеккә ымлады. — Бүген эшкә барасым бар шул. ө — Өченче сменага ич әле. £ — Кирәкми. Кичтән көттем. Хәзер инде таң ата, баш миңгерәтүдән ” «и файда? — Кунакка бик үк сөенмәдең, ахры. Шәрык халыкларында азыкны башта үзе авыз итә, аннан сон гына кешегә суза торган гадәт бар. Әллә оныттыңмы? — Бүтәннәрне дә шулай кыстыйсыңмы? — диде Нәҗибә көлемсерәп. — Берәрсенең башын да әйләндерәсеңдер әле! Айбулат гаҗәпләнеп Нәҗибәнең салкынаеп киткән чыраена карады, үртәлгән тавышына колак салды. Капкан сыныгын гына ничек кирәк алай чәйнәп йотты да, урындыгын арткарак этеп күчеп утырды. — Юк, минем үз башым тизрәк әйләнә. Бервакыт шундый хәлгә төшергән идең инде, оныттыңмыни? — Кайсы егет кызларга аның хәтле генә илтифат күрсәтми инде? — Илтифат кына микән? — диде Айбулат. — Карурманга тартылган болыт сыман гел синең тирәңдә әйләндем Санга сукмадың ич. — Әйләнү генә булгандыр шул ул. Кеше вакытлыча гына мавык- маса, дөрләп яна. Кызуы бүтәннәргә дә барып җитә. — Яна-яна кисәү агачына калу кирәк идемени? Аннары кыскыч белән тотып суга тыгасы... — Музыка тыңласак яхшырак булыр, — дип, Нәҗибә радиолага пластинка куйды. Алар һәркайсы үз хыялларына чумып, Батыр Закировны тыңладылар. Алсу яктылык таралган бүлмәдә тел очларыннан тибрәп чыккан һинд җырының иркә авазлары, гарәп көенең дәртле аһәңнәре, итальян моңының йомшак дулкыннары диңгез кебек чайпалды. Моңның һәр бизәге, сүзнең һәр авазы хәзер икесе өчен дә аерым мәгънәгә ия иде. Музыка тәэсирендә Нәҗибәнең дә кабара башлаган ачуы басылган булса кирәк, нәүмизләнен утырган бокалын кулына алды һәм эчемлеккә авызын тидерде. Аннары көлемсерәп кунагына — Әйдә, без дә гашыйклар төсле кыланыйк инде, күтәр бокалыңны! Синең унышны юмый булмас, — диде. — Син тыйнак булгач, мин дә җыйнак булам, яныма да китермим хәмерне. Аңа хнреслегем зур түгел. — Әдәпсез булсам, гадәтсезләнер идеңме? — Кызык сез! Ягымлы сүзләр дә ишетәсегез килә, әйтә башласак, шик, икеләнү чиренә сабышасыз — Иблисләнүчеләр артык күп. Ә син шартына карап җайлашасыңмы? Каушап калмаска өйрәндеңме? — Кеше ич мин. Дәртсез — дивана, гыйшыксыз — багана Егетләргә килешә ул. Авыру булсам, елар идем, гашыйк булу сайрата. Тик юкка тынычсызланасың. Чакыруыңа да үкенәсең, ахры. Җимеш ашыйсы килгәнгә, чәчәкне өзү минем башыма да килгәне юк, кермәс тә. Нәжибә кызыксынып каш астыннан Айбулатка карады да шәрабен эчеп җибәрде. Айбулат та бокалын бушатты. Хуҗа аларны тагын тутырды. Аның карашы, сүзләр кылычын уйнатып алгач, сизелерлек ягымлылана төшкән иде. Айбулатка ул үсендеребрәк карын башлады Бокаллар да, чәиечке-кашыклар да таныш юлда күбрәк урала башлады. Бүлмә һавасы да җылынарак төшкән сыман булды, Нәжибә халатының путасын чишеп, аны диван аркасына атты. — Син кайчандыр тиз ага иден, — диде ул. — Тау елгасы кебек. Тау елгасы сикерә-сикерә йөгереп диңгезгә төшеп югалган шикелле, тиз туктадың да. Синең файдага сөйләми ич бу. Уен, бары тик шаяру гына. Мин бу очракта жирәбәгә чыккан кыз булганмындыр?.. — Күз күреп тә буй җитмәсә, нишләргә кушар идең? — диде Айбулат.— Минемчә, үз гаебеңне тикшерсәң, кешенекен күрергә вакыт калмый. — Үзең турында нәрсә дә булса сөйлә әле’ — диде кыз назланып.— Мотор төзү заводыннан соң милиция. Кискен борылыш түгелме икән бу? — Кешегә шулай тоелуы да мөмкин, — диде Айбулат. — Тик милициягә эшкә керүем бик үк гаҗәп нәрсә түгел. Бәлки торшерны сүндерербез? Каминнан да якты төшә ич. Бүлмә тагын да караңгыланды. Айбулат галстугын чишеп кәнәфи аркасына элде. Электр камины һаваны мамыкландырып җибәргән иде. Ничә еллар буе хәтереннән чыкмаган, хыялында инде әллә нинди кыяфәтләргә кереп Айбулат белән бергә киләчәккә атлаган, төшләренә кереп йөдәткән Нәҗибә кул сузымы җирдә утыра иде. Төштәгедән аермалы буларак, тотыйм дисә, гаип булмаячак, ун елдан соң да, илле елдан соң да шушы төнге күрешү һәр икесенең күңелендә сакланачак. Әгәр бу гәп күгәрчен кебек гөрләшеп бергә яшәячәк гомернең оеткысы гамәлендә булса, Байчуринга нигә үз эченә бикләнергә яки кирәкмәгәнне сайрарга? — Беләсеңме, — диде Айбулат, — кешенең үз-үзен саклау инстинкты шул кадәр көчле ки, ул беркемгә дә ахыргача бар дөньясын ачып салмый. Бәлки үзенең бик үк әүлия булмавын фаш итәсе килмидер, ие- ме? Алай дисәң, берәү дә камиллеккә ия түгел. Ояла, кыенсына дисәк, кай арада чамадан ашып тәртәдән чыга ич. Әллә үзен бизәбрәк, идеаллаштырыбрак күрсәтсә, җәмгыятьтә югарырак урын биләячәкме? Ләкин бу вакытлыча гына мөмкин. Шуңа карамастан, кеше рәхәтләнеп үзен булдыклы, намуслы, мөрәүвәтле герой рәвешендә таныта башлый. Мондый икейөзлелекне күралмыйм. Матур ялганга караганда аяусыз хакыйкатьне хушрак саныйм. Айбулатның бу сүзләре кызның бәгырен көйдереп алгандай булды. Нәрсә, белеп сукалыймы бу, кыек атып туры тидерәме? Айбулатның икейөзлелек турында искә алуы Нәҗибә хәтереннән икенче бер кешене калкытып чыгарды. Көяз мыеклы, дулкын чәчле, киң җилкәле егетне. Нәжибә гадәттәге гамьсезлеге белән аңа кинога чакырырга ирек куйды. Аккош күленә барып көймәдә йөзделәр, сәнгать музеенда рәсемнәрне тамаша итеп йөрделәр. Күңелен яулап алган егет белән гомер аяк басмаган стадионга футбол ярышын карарга да барды Нәҗибә. Аннары туган көн уздырдылар. Үзенең чибәрлегенә артык ышандымы, егетнең ихласлыгына ул шикләнмәде. Артыграгын да рөхсәт итте Көннәрнең берендә исә егетнең өйләнгән ир-бала атасы булуын белде. Хурлану, нәфрәтләнү тойгыларын эченә йотса да, шуннан соң нык кына үзгәрде Нәҗибә. Кешедән мәкер эзли башлады. Үзе дә үчлегә әйләнде. Моннан соң инде ул алдатмады, киресенчә, үзе алдарга өйрәнде Тыштан исә көләч, уйнак кыз булып кала бирде. Айбулат сүзләре аны беразга гына икеләндерде, аннары ышанычлы төстә ул үзен-үзе кулга алды. Алар яңадан мәхәббәт турында сөйләшә башладылар. Нәҗибә табынга тагын берничә сыра шешәсе һәм ликер алып килде. ♦ — Бай яшисең! — диде Айбулат. — Сый-хөрмәт — хуҗаның йөз аклыгы. < Айбулат Нәҗибәнең камин яктысында алсуга манылып күренгән 2 муен, түшләренә, беленер-беленмәс сипкелләренә, сыгылмалы гәүдәсенә ф карап туя алмый иде. Кыз исә әллә чынлап та эсселәде, әллә инде егет-_ не тәмам иләсләндерергә теләде — халат канатларын ачып ук җибәрде. 3 Икенче шешәне башлаганга, Айбулат моны эчемлек галәмәте дип ка- с бул итте. Егет үзе дә ярыйсы ук кызарга өлгергән иде инде — Ничә кешене тоттыгыз соң инде? — диде Нәҗибә Айбулат нәрсә £ җавап бирсә дә исе китмәячәген аңлаткан төстә. = — Шактый. ө — Көмешкә компания белән кул сузганнармыни? * — Көмешкә генә түгел. Универмагтагы бер кош менә фототасма ар- ь касында килеп капты. — Сизәсеңме, без болай да күбрәк сүз белән мавыгабыз ич, — диде Нәҗибә, кунакчыл хуҗа роленә кереп. — Күтәрик! — Минем нәрсәләр әйтә алачагым сина билгеле инде. Үзгәрмәдем. Син минем өчен дөньяда иң матур, иң акыллы, иң сөйкемле кыз! Бүлмәгә тәрәзәдән якты шәүлә төшә башлаган иде инде. Егет сүзләре бокаллар чыңында күмелеп калды. Каминны сүндергәч, Айбулат кыз янына күчеп утырды. Дәү куллары белән аны кочып алды да кайнар сулышын Нәҗибәнеке белән кушты. Кыз зәгыйфь кенә каршылык күрсәтте дә Айбулат ихтыярына буйсынды. Егет моны .мәхәббәтенә җавап бирү дип аңлады, йөрәге кысылды. Менә ул үзенә ни булганына хисап бирә алмый башлады. Нәҗибәнең маңгаен, муенын, иңбашларын үпте. Хуҗасыз калган радиоладагы пластинка уйналып бетеп, автомат тукта- гыч хәрәкәткә килми калганлыктан, чыжылдап әйләнә бирде. — Гайнуллиннар кая китте икән?—дип сорады Вилданов күрше картыннан. — Җәмил дәваланам дип больницага кереп ятты. Сеңелесе өйдә торырга яратмый. Ата аналары авылда аның, кунакка киткәннәр иде. Кеме буласыз соң, наный? Бер дә танымыйм үзегезне. Сержант урамда калган, Касыйм үзе исә гади киемнән иде. Шуңа күрә кемлеген белгертмәскә булды. Бәлки Җәмилнең сеңелесе аңлы рәвештә өйдә утырмыйдыр? «Талчыбык» дигән бәндәкәй бәлки шулдыр? Димәк, абыйсы кисәткән, «кунаклар» килү мөмкинлеген белә. Тиешенчә әзерләнеп тә куйгандыр, тентесәләр дә берни тапмаслар. Хәзер дә Җәмил кушканнарны үтәп йөр\с мөмкин. Әгәр әлеге кардәшләренә дә Касыймнан алда барып өлгерсә? — Миңа апасының адресын алу кирәк иде,— диде Касыйм. Рат ураммы. Тар ураммы шунда? — Галияме? Вахитов ыстансасы янында тора ул Урамын белмим. Ничә әйткәне бар инде, истә калмаган, энем, һе, һе. кара инде. — Апасының фамилиясен әйтә алмассызмы соң? — дип эндәште тагын Касыйм. — Юк. иренекенә күчте шул ул. Ире Хәсип атлы. Кранда эшли, елга портында Үтә кече күңелле. Әмма Җәмил бик үз итми аларны. йөрешмиләр. Апасы әллә нигә бер анасының хәлен белешергә килеп китүен генә әйтмәсән, бүпчи юк. Җизнәсе бик күркәм кеше үзе. Кем килде дип әйтим соң, оланкаем, үзләренә? — Равил диярсез. Ярый, рәхмәт сезгә. Таба алмасам, яңадан әйләнермен әле. , Җәмилнең сеңелесен иректә калдыру хәтәр дип уйлады Вилданов. Ил киң, төннәр караңгы. Сержантны калдырып китәргә кирәк. — Формадан булуың эшне боза бит әле, әллә кайдан күзгә бәреләсең, — диде ул юлдашына. — Монда эш без уйлаганча барып чыкмады. Хуҗалар өйдә юк. Сиңа Җәмил Гайнуллин сеңелесенең кайтуын көтәргә туры килер. Бүлеккә озатырсың. Милиционер күргәч, син абайлаганчы ук өркеп койрыгын боруы бар, бер кырыйдан гына тәрәзәләренә ут алганны күзәтеп тор. Касыйм Вилданов узгынчы машинага утырып яңадан милиция бүлегенә кайткач, сатучы Хәят Галиеваны сорау алырга чакырды. Көянтә кашлы көяз хатын зәңгәр күзләрен әле һаман һавалы ялтырата иде. — Сез киреләнеп торган арада бик күп нәрсәне ачтык,— диде Касыйм аңа.— Инспектор Зиннәтевага Гайнуллинны «кавалерым гына» дигәнсез икән. Ә менә бу язу хәйләне кире кага бит. Инспектор Вилданов Галиевага универмагта кулга төшерелгән хатны күрсәтте. Хәят корама кәгазьдәге язуны таныды. Сер бирмәскә тырышса да, бу аңа авыр тәэсир иткәнлеге сизелеп тора иде. һушын алыр өчен Касыйм өстәде: — Бу хатка каршы язган җавабыгыз да милициягә исән-имин килеп керде бит! Чынлыкта безне Гайнуллинның фототасма урлап универмагка китерүе, сезнең сатып торуыгыз бик үк кызыксындырмый да.— диде Касыйм бу фактның әһәмиятен юри киметеп. Бер-берсенә тоташкан кашларын уып, кысык күзләрен тагын да кыса төшеп. Хәятның буялган салам чәчләренә, лакланган тырнакларына карап алды да үзенең аңсызлыгы аркасында гына ятьмәгә кергән балык турында фикер йөрткән сыман дәвам итте: — Фототасма — чуртан янындагы ташбаш кына. Җәмил Гайнуллин заводтан бүтән асыл нәрсәләр урлаган, менә кайда ул чуртан! Моның өчен Җәмилкәең кызган табада куырылмый калмас! Әйе, әгәр юньле кавалер икән, нигә сезнең иминлекне кайгыртмаган соң ул? Хәятның гаҗәпләнүе инде чыраена ук чыккан иде. Касыйм, дөрес юлга басуын сизеп, һөҗүмен көчәйтте: — Үзе алны-артны карамый сызган, жан дусты теләсә нишләсен икән! Егет буларак әйтәм: сөйгән кызымны, мин булсам, упкын ярында ташлап калдырмас идем. Бәлки яратмыйдыр? Инспектор Вилданов, Хәятка уйланырга вакыт биреп, туктап торды. Шул арада өстәл тартмасын актарып, Корнилованың фоторәсемен алды да тавышын сер ачкан төсле әкренәйтеп: — Менә бу чибәркәй — Лена исемле, — диде. — Җәмил белән бергә эшли. Гайнуллинның мина ошаган бердәнбер ягы — кызлар сайлауда нечкә зәвыккә ия булуы. Көнләшәм. Сезгә дә ачкычны таба алган. Әгәр мин сезнең кебек чибәрне карата алсам, үземне җиде кат күккә ашкан кебек хис иткән булыр идем. Хәят, көлемсерәп Касыймга бер генә күз салды да, фоторәсемгә төбәлде. Менә кем икән көндәшем дип уйлый иде ул үзенең беркатлылыгын битәрләп. Касыйм исә тартылган җәягә бушарга ирек бирмәде, ин ихлас тавыш белән, Хәятның уйларын алдай ук чамалап, яңа ук атты. — Тик Җәмил бу матуркайга да өйләнмәячәк! Галиева башын күтәреп Вилдановка карады. — Тагын да асылрак кошка — бер инженерга күз салып йөри ул. Бүген ул кыз да юкка чыккан. Асыл мал саткан акчаны кесәгә тутырып, бергәләп качканнар, ахры. Бәлки әле ерак та китмәгәннәрдер. Жәмилнен Вахитов станциясе ягындагы апаларында качып яталардыр? Адреслары ничек әле? Янаклары бурлаттай кызарып чыккан Галиева — Арт урамда, йорты исемдә калмаган, егерме дүртме, утыз дүртме шунда, — дип ярып салды. Ашыга-ашыга беркетмә яза башлаган Вилданов аптыраган төстә башын күтәрде дә янә бер сорау бирде: * — Әгәр Гайнуллин асыл малдан килгән сәмәнне фототасма сатудан * Жыелган сумма дисә, нишләрбез икән? •£ — Андый малны зур суммага чәлдергән дисез түгелме сон? а — Хәйран гына сыптырган, — дип раслады инспектор. ♦ — Мин ана мең ярымлык кына сатып бирдем ич. - Касыйм: =г — Ә-ә-ә, әйе шул,— дигәләп, шуны да белештермәвенә кәефе кит- £ кәйдәй башын селкеде. Инспектор Вилданов Идел буе районындагы участок инспекторы бе- Z. лән, буяулы капкалары, өй кыеклары, челтәрле кәрнизләре һәм шәһәр = өчен сәеррәк булган тынлыгы белән авылны хәтерләткән урамга барып * керде.ъ.р. Хәят сүзе буенча башта егерме дүртенче өйнен капкасын ша- л> кыдыләр. Хуҗа кранчы Хәсипнең йортын күрсәтә башлагач, Вилданов н аның үзенең дә баруын үтенде. Пүнәтәй сыйфатында тагын бер кешене чакырып, Җәмилнең хатында телгә алынган апасы өенә килеп керделәр. Телевизор алдында утырган Хәсип белән Галиягә Касыйм: — Сезнең келәтме, абзармы бар, ахры, шуны карап чыкмый булмас, — диде. — Анда тавыклар гына ич безнең, — диде Галия. — Бер ягында утын, башны да тыгарлык түгел. — Җәмил кайииш белән дуслык та чамалы, җитмәсә, — дип өстәде хуҗа. — Ул да безне урап уза, без дә еш барып йөдәтмибез. — Нишләп алай? Якын туганнар ич сез. — Характерлар туры килми,— дип елмайды Хәсип. — Икебезнең дә үз туксаны туксан. Аның белән сөйләшергә белемем җитеп бетмәсә, кирелегем бәрәкәтле. Капнишнен моңа җене чыга! Утынлыкка чыннан да борын тыгарлык түгел иде. Утны яндыруга тавык кетәгендә дәррәү' ыгы-зыгы купты. Вакытсыз бәреп кергән әрсез кунаклардан коты алынган көзге чебешләр кунакчадан очып төшкәч, тузан күтәрелде, дуамал әтәч ду кытаклый башлады. Тынычлыкларын бозарга бернинди нигез күрмәгән хуҗалар да кетәкне тикшер.мәкче булган Касыймны өнәмәде: — Монда тавык тизәгеннән гайре берни юк. буялып кына бетәрсез, — дип кисәттеләр. — Теге сандыкта нәрсә ул? — дип сорады Вилданов. — Чебешләргә алган фураж. — Сандыкны бушатып карарбыз. Ишегалдына жәяргә берәр нәрсә юкмы? Кәефе кырылган Галия өйдән полиэтилен җәймә алып чыкты Сандыкны шуның өстенә аудардылар. Аның төбеннән ике йозак белән бер дерматин капчык килеп чыкты — Боларын да тавык ашыймы? Таныклар да. Галия белән Хәсип тә гаҗәпләнә калганнар иде — Беренче тапкыр күрәм,— диде Галия, —Фураж капчыгында килде микән ни? Санлыкка бушатканда абайламадым боларны. — Алар абага чәчәге кабып йоткан булган. — дип шаяртты Касыйм.— Шуңа күренмәгәннәр Өегездә лә шулай берәр нәрсә мутланып посып ятмасын. Бу арада гына Җәмил килгәне юкмы5 — Юк. — Кунак җыйганыгыз да юкмы5 — Бар,— диде Хәсип. —Җәмил минем мотоциклга утырып килергә дә чыккан иде дә, әмма, ниндидер эше искә төшкәч, юлда кире борылды. — Кайчан булды бу? — Сентябрь азакларында. — Менә нәрсә,— диде Касыйм.— Өегездә тентү ясап тормыйм, намуслы кешеләр булуыгызга ышанам. Әмма үзегез бүген бар җирегезне карап чыгыгыз Җәмилнең йөзегезне кызартырлык тагын бер күчтәнәче табылса, менә шушы телефон буенча безгә хәбәр итәрсез. Мәшәкатьләгән өчен гафу үтенәм. Күрәсез, бушка гына түгел үзе. Касыйм йозакка һәм дерматин капчыкка акт төзеп, таныклардан кул куйдырткач, өенә кайтырга булды. Җәмилнең күршесе сүзләрен искә алып, Хәсипнең квартирын тентемәскә булды ул. Белеп һәм дөрес әйткән булырга тиеш. Ә хәзер капчыкны продукция төрү цехындагы- ларга, йозакларны җыештыручы Алексеевага күрсәтергә кирәк. Тик Касыйм моны иртәгәгә калдырды. Айбулат Байчурин кояшның беренче нурлары җир өстенә төшкәч кенә күзләрен йомды, әмма йокыга китә алмады. Үз тормышында тагын бер бик әһәмиятле борылыш ясалды дип уйлады ул. Нәҗибәнең маңгаеннан тагын бер үпте дә, аны уятмаска тырышып, сак кына торды һәм юынырга китте. Краннан кайнар су ага башлагач, кинәт ниятен үзгәртеп, ваннада коенырга булды. Җылы суга муеннан күмелеп кереп ятты да рәхәтлектән кинәнеп күзләрен йомды. Шәплеге тиңсез иде! Ылыслы сабын, мунчала да, чиста сөлге дә кул астында гына. Вакыты да иркенрәк булсачы! Әмма сәгать, ярышка чыккан спортчы кебек, алга кызу чаба иде. Бераздан Айбулат, яңа туган бала кебек җиңеләеп, ваннадан чыкты. Аның бу чупылдатуына Нәҗибә дә уянган иде. — Син бөтенләй үз өеңдәге кебек, — диде ул көлемсерәп. — Сәерме? — Әйе, — диде Нәҗибә назлы караш белән. — Чәйлисеңме? — Ашыгам. Эш арасында берәр җиргә керермен әле. Я, мин киттем. Барасы җирең юктыр ич? — Нәҗибәнең сораулы карашын күреп, Айбулат аңлатып куйды:—Әгәр бер-ике сәгатькә бушый алсам, яңадан әйләнеп килмәкче булам. Загска гариза илтеп бирер идек? — Эштән бүген генә кайттың ич әле. Төнге дүрттә генә. Бармасан да ярыйдыр, ял итәргә хакың юкмыни? Әйе, өлкән инспектор Байчуринның да башкалар шикелле эштән соң ял итәргә хокукы бар иде. Нәҗибәнең бәлки, бүгенге көнне бергә үткәрәсе, әллә кайларга чыгып китәсе киләдер. Мондый гадәти булмаган төннән соң бар дөньяны онытып сәхрә чигеп йөрүгә ни җитә? Яшь ич әле алар, берәүләр әле олыгайгач та, гадәти ял көннәрендә дә берсен дә калдырмый. Мари урманнарына кадәр барып җитәләр, кәрзин- кәрзин жиләк, тырыс тутырып гөмбәсен дә җыеп кайталар. Үпкә киереп саф һаваны бер сулавы ни тора! Айбулат исә башка вакытта да моның берсенә дә өлгерми. Эш сәгате нормаланмаган. Еш кына төнгә калып та кайта. Чөнки гадәти генә хезмәт т\гел аның. Эшченең эш сәгате станогы янына килеп баскач, бухгалтерныкы — өстәле артына килеп утыргач кына башлана. Ә милиционерныкы — үз фатирыннан чыккач ук. Менә хәзер дә, Нәҗибә тәкъдименә бик колак саласы килсә дә, инспектор гашыйк егет омтылышын җиңеп чыкты. — Бүген ярамый,— диде ул.—Көмеш «Эш»ен ябыйк инде. — Әллә баш каракны да кулга төшердегезме? — Бүген кулга алырбыз, ахры. Безнең күзәтү астында, ышанычлы жирдә утыра ул. Нәжибә чәч тараган жиреннән Айбулатны күзәтә иде. Җавабын ишеткәч, ирененә кыстырган брошкасын алды да йөзен егетенә таба борып ♦ — Чынлапмы?—дип сузды. Чәче белән эшен бетергәч, әйтергәме, < юкмы дигән кебегрәк кыяфәттә уйланып торды да, дәвам итте:— Беләсеңме, әти безнең өйләнешүебезгә ризалык биргәнче, бер шарт куячак Ь бит. Үти алырсынмы икән? — Синеңчә, үтәргә кирәкме? _ — Әйе. Бу аның өчен хәлиткеч нәрсә. Бәлки безнең өчен дә шулай- “ дыр. Мин аның бердәнбер үтенечен кире кага алмыйм. Я болей, я те- с геләй, диячәк ул. — Булачак кайнатамын ихтыярына каршы килеп булмас, алай- г» са,—диде Айбулат елмаеп.—Тик без конкретрак итеп мин әйләнеп килгәч сөйләшербез, ярыймы? © — Ярар. ; Айбулат кулын чигәсенә куеп баш иде дә бүлмәдән чыгып китте, н Көнчыгыш як болытлар белән капланган, әмма анын уртасындагы ачыклыктан тансык нурлар көлтәсе жиргә коела иде. Кичкә таба жил чыгар, куәтле яңгыр булыр, ахры, дип уйлады Байчурин. Милиция бүлегенә ул көндәгедәй бераз соңрак, әмма барыбер эш сәгате башланганчы ук килеп житте. — Сезне тагын бер уныш белән котларга мөмкин дип ишеттем,— диде майор Айбулатны күрүгә.— Нишләп өйгә хәбәр итмәдегез? — - Соң иде, Даниэль Соломонович. Уңайсызландым. — Көймәң комга терәлә башласа, соң дип тормыйсың тагын Ярар, ярар, акланма,— диде ул сүз кыстырырга талпынган Айбулатны туктатып. — Вилданов та авызына су капканмыни, дөньяда барлыгын да белгертми. Мәшәкате бергә, туе аерым, кара син бу акыллы башларны! Юрамалый кыздыруына караганда, майор Винернын күңеле күтәренке иде. Айбулат ана төнлә соң гына тәмамланган операциянең нә- тпжәләрен сөйләп бирде. — Степан Муллин чималны кайдан алганлыгын да белдегезме? — Юк әле,— диде Айбулат. — Ана килә торган хат-хәбәрләргә арест салдырган идем. Нәрсәдер жибәргәннәр, киңәшмәдән соң почтага барып кара — ҖАБ башлыгы кабинетына инспекторлар жыйнала башлады. Иртәнге биш минутлык якынлашып килә иде. — Ярар, дәвам итегез,— диде Вннер Айбулатка.—Бүген Сафиул- линга керәсебез бар. Мин аңа соңгы уңышлар турында доклад биреп чыгыйм әле. Министрлыкка шалтырату да зыян итмәс, полковник вәгъдәдә торганны ярата. Вннер житез хәрәкәт белән соры костюмын сыпыргалап бүлмәдән чыгып китте. Беравыктан аның тавышы Сафиуллин кабинетында яңгырый иде инде. — Иптәш подполковник, булдыра егетләр,— дип, Вннер соңгы нәтпжәләрне санап чыкты.— Үзегез беләсез, бу арада мин әле монда, әле тегендә, әле министрлыкта мәшәкатьләнеп йөреп, көмешчеләрне эзләүдә юньләп катнашмадым Җинаятьне өлкән инспектор Байчурин оператив төркеме тикшерә. Шулай итеп Байчурин тагын бер кат үзенең каты төеннәрне дә чишәргә сәләтле икәнлеген раслады. Тәжрнбә- ле. сабыр, төптән уйлый. Кандидатура дөрес сайланган дип әйтәсем килә. — Вакытында ерып чыксалар, Байчурин белән Внллановның икесен бүләккә тәкъдим итәрбез. Министрлык фондыннан Тик Байчурин салмаграк егет, ахры, миңа күләгәсен дә күрсәтмәде, киңәшеп эшләргә яратмый дип әйтикме? — Юк. юк, иптәш подполковник.— дип каршы төште Винер.— Ул просто яхшы атланып йөрүне сөйми. Шуның өстенә, субординация сакларга да ярата. Миннән узып керәсе килмәгәндер. Бу начар гадәтмени? — Хәйләкәрлек сездә, Даниэль Соломонович!—дип елмайды Сафиуллин.— Биш кешегә җитәрлек!! — Бәлки аны вакытлыча дип түгел, бөтенләйгә билгеләргәдер? — диде Винер киңәшкән төстә.— Байчурин чын мәгънәсендә эзләре суынганчы ук җинаять арты җинаять ачып кына тора. — Яшьрәк түгелме? — Акыл сакал чыкканны көтми. — Уйлашырбыз. Соңрак бергә керегез. Киңәшмә тәмамлануга Айбулат Винер әйткән почта бүлегенә юл тотты. Декабристлар урамында хәрәкәтнең кызган чагы иде: машиналар икешәр сафка тезелеп чаба. Байчурин комташ, кирпеч төягән үзбушаткычларны, троллейбус, автобусларны уза алмый аптырады. Трампаркка җиткәч кенә машиналар ташкыны икегә аерылды—яртысы тегермән ягына таба, сулга борылды. Айбулат җиңел сулап тизлекне арттыра төште, бүлектә буш машина торганга, рульгә үзе генә утырган иде. Асфальтка сумала эремәсендәге вак таш сибелгәнгә, тәгәрмәчләр күңелле шыбырдап тәгәри, юлның ике ягы буйлап тезелгән биек-биек тирәкләр, усаклар тоташ яшел агым булып артка йөгерә. Менә трамвай юлы да артта калды, бер катлы авылча өйләр башланды. Ниһаять, менә ул зур таш йортның бер почмагын биләгән почта бүлеге. Степан Муллинга адресланган хаттан Айбулат ике гадәттән тыш нәрсә тапты: беренчедән, хат чамадан тыш кыска; икенчедән, аның авторы адресны башка кешедән тутырткан. Машинасына чыгып утыргач, Айбулат берничә генә юлдан торган хатны ике-өч тапкыр әйләндереп-тулгандырып карады. Кайбер хәрефләре таныш та кебек үзе. Кем язуына охшаган соң ул? «Степан абый! Бурычыңны без элек сөйләшкән җиргә шушы шимбәдә үк китереп бир әле. Озаграк көтәргә чама юк, янам. Сәлам белән артист дустың... 7/Х. Хуш.» Сырланган имзасын һич тә танырлык түгел иде. Майор Винер киңәшен истә тоткан Айбулат Степан Муллин өендә яңадан тентү ясарга карар бирде. Өлкән инспектор бу юлы бүлмәләрне дә, инде бер мәртәбә тентегән келәтне, утын әвеслеген дә ашыкмыйча карады. Чормаларына менеп төште, идән асларына күз салды, бакчаларын айкап чыкты, стеналарына каккалап колак салды. Тик күпме генә җентекләп казынса да, һичнинди химикат, хат-мазар таба алмады. Иң ахырда аның кулына фотоальбом килеп эләкте. Башта ук шуңа игътибар итмәвенә гаҗәпләнеп, Байчурин һәр рәсемне озаклап күздән кичерде, төркемләп төшкәннәрне хәтта лупа белән дә карады. Арадан берсе аны сөендерә куйды. Завод идарәсе алдындагы эскәмиягә биш ир кеше кысылышып утырганнар. Степан янәшәсендә генә Җаббар Гыйбадуллинның тутырган тавык кебек тулы йөзе балкып тора иде! Муллинның өйдә очраган кызы Айбулат әле яңа гына почтадан алып чыккан хатның кемнән булуын да. фоторәсемдәге кешеләрне дә белмим дип җавап бирде. Байчурин фоторәсемне милиция бүлегенә алып кайтты. Үз кабинетына килеп керү белән Айбулат инде байтактан җыйналган беркетмә, экспертиза белешмәләрен, фоторәсемнәр, хатларны тәр- типкә китерергә тотынды. Бу эшкә ул почтадан алып кайткан хат почеркына охшаш язуны табу өмете белән керешкән иде. Больницадан Җәмил Гайнуллин язган хатны лупа белән аеруча озак карады. Ике хатның язу рәвешләре бер-берсенә охшаган да, юк та төсле тоелды. Өлкән инспектор аларны һәм Зөбәер Габдуллин, каравылчы Җаббар Гыйбадуллин, сатучы Хәят Галиеваларның язу үрнәкләрен дә алып. ♦ эксперт белән киңәшергә китте. ? Эчке эшләр бүлегенә кайтуга, Айбулат изоляторда ятып зарыккан i Степан Муллинны кабинетына чакыртып алды. Уртачадан калкурак u буйлы, коңгырт чәчле, очлы иякле картның озынча йөзе суырыла төш- ♦ кән кебек иде. Коңгырт сакал-мыегы да төртеп чыгарга өлгергән. Тупас = тукымадан тегелгән кара зәңгәр чалбары, вак шакмаклы соры күлмәге * тагын да бөгәрләнә төшкән. о — Көмеш китерәсе егетне тагын бер тасвирлагыз әле?—диде ана Айбулат. * — Егерме-егерме өч яшьләрдә булу кирәк. Уртача буйлы, ябык. ~ Кара тутлы, кылыч борынлы. Уң күз төбендә мине бар. — Иреннәре, тавышы, ияге нинди? ” — Ирене юка, тавышы нечкә сыман. — Нәрсә кигән иде? — Соры кримплен костюмнан булса кирәк. Айбулат Степан Муллиннын юри чынга ялганны кушып тасвирлавын сизеп алды. Озак гәпләшергә вакыты юк иде, шуңа күрә ул карталарын ачып уйнарга булды. — Егетнең калын иренле, ак чырайлы, матур тавышлы булуын беләсез ич. Битендә миң-фәләннең заты юк. Артист кебек чибәр. Юри буташтырып утыруыгызны суд хөкем иткәндә искә алачак. Зыяны кемгә тияр? Уйлагыз. Байчурин инде берничә том төпләрлек булып җыелган документлар арасыннан ике хатны өстәл өстеиә чыгарып куйды. — Акчаны нигә товарны алгач ук түләмәдегез?—диде карашы белән Муллинны бораулап. — Китермәде әле.— Муллин төксе генә сакал мыегын капшап куйды. — Бәлки «артист» үз гаебен күптән таныгандыр инде. Ә сез, аб- зыкаем. яшергән булып, үзегезгә баз казып утырасыз. Адрес бирүегезне дә әйтмәдегез. Ул мескен Степан абыйсына тилмереп язып ятты!— дип. Айбулат эксперт тикшергән хатларны Муллинга күрсәтте.— Монда кулын үзгәртеп маташкан. Гайнуллинның хатын һәм эксперт актын укыгач. Степан Муллин мәчетычкан уенын дәвам итүдән баш тартырга мәҗбүр булды. — Мине аның белән Җаббар Гыйбадуллин таныштырды, Җаббарны заводта эшләгән чактан бирле белә идем,— дип, Гайнуллин турында белгәннәрен сөйли башлады. Көзгече Степан Муллиннан сорау алу беркетмәсен ишләре янына тегеп ятканда, бүлмәгә Касыйм килеп керде һәм исәнләшкәч — Менә, тагын да яңаракларын алып кайттым,— дип, берничә беркетмә һәм акт сузды.— Беләсеңме, Гайнуллин артыграк бөгеп ташлаган бит! «Тар урам» дип язган булса, без ана бәлки ышаныр һәм шул тирәне капшап азапланыр идек. Артык бөксәң, таяк та сына. Аның да хәйләсе эшкә ашмады. Шикләндек тә таптык. Арт урам икән! Апала- , рында тентү ясадым, ике йозак белән бер дерматин капчык таптым. Төрү цехында капчыкны таныдылар. Йозакларны Алексеева көмеш секциясенеке дип раслады. — Позакларда бармак эзләре юк идеме? — Юк. — Йозак кына эшне хәл итми,— диде Касыйм төксе генә.— Ачыклыйсы бар әле... Айбулат бик сирәк, аеруча дулкынланган, эче пошкан һәм борчылган чакларда гына тарта иде. Менә хәзер дә ул папирос кабызды, аннары телефоннан Уфага шалтыраты. Күрше республика җинаятьләрне ачу бүлекчәсенең инде Байчуринга таныш инспекторы сөйләшә башлады: — Техник фәннәр кандидаты Рәфикъ Гатауллинны күреп аңлаштык. Ул Казанда яшәүче Гайния Хаҗиеваны яхшы белә. Яраткан кешесе икән. Тик моннан ун ел чамасы элек һәлакәткә очравы аркасында, ана өйләнә алмаган. Бүтән берәү белән тормыш корырга мәҗбүр булган. Алло, мине ишетәсезме? — Ие, ие, дәвам итегез.— диде Айбулат. — Хаҗиеваның баласы тууын белгәч үк, ана ярдәм итәргә карар биргән һәм ай саен иллешәр тәңкә җибәреп тора башлаган. Гатаул- линнар кысынкы яшәми, шуңа күрә юмартлыгы бик гаҗәп түгел. Гайнияне яраткан, әле дә ярата, әмма бер гаилә коргач, аны җимерергә базмаган. Гатауллин баланың үзеннән булмаска мөмкинлеген дә истә тота, тик бу аның Хаҗиевага карата җылы мөнәсәбәтен үзгәртмәгән. Рәфикъ моннан тугыз ел элек Казанга барып килгән, Гайния белән дә күрешкән. Бәлки алар аннан соң да очрашкалап торганнардыр, Гатауллин барысын да әйтеп бетермәскә дә мөмкин. Сорау алу беркетмәсен авиапочта белән җибәрербез, үзегез карарсыз. Канәгатьләндер- мәсә, шалтыратырсыз. Тагын ачыкларбыз. Рәфикъ Гатауллин ышанычлы кеше. Хаҗиевага бернинди дәгъвасы юк. Хәтта аның өчен борчыла да башлады төсле. — Рәхмәт. Безне бер мәшәкатьле бәладән коткардыгыз,— диде Айбулат һәм канәгатьләнгән төстә трубканы куйды. Шул чак кабинетка майор Винер башын тыгып карады да бусаганы атлап узды: — Ә-ә-ә, югалган кеше пәйда булган,— диде ул Касыймны күреп. — Вилданов көмеш эшен ачыклый торган дәлил алып кайткан.— диде Айбулат.— йозакларны тапкан да, таныткан да. — Булдырган, котлыйм. Байчурин, әйдә, Сафиуллин көтә безне. — Лена Корнилова белән нишлим, аны күрә алмадым бит әле,— диде Касыйм чыгарга кузгалган Айбулатка. — Кулга алырбыз. Хәзер спектакль кую кирәкмәс инде. Аннары Гайнуллинны дару исләре иснәүдән коткарырга барырбыз. «Исле монда»,— дип зарлана икән. * Майор Винер белән Айбулат Байчурин килеп кергәндә подполковник Сафиуллин шәһәр картасын карап тора иде. — Утырыгыз,— диде ул, үзе дә әйләнмәле урындыгына килеп урнашкач. Винерга карап көлемсерәде дә әйтте:— Конвой астында алып кердеңме егетне? Без аңа нинди җаваплы эш тапшырдык, ник бер отчет биреп чыксын Байчурин. Подполковникның болай да түгәрәк йөзе бер мәлгә генә тагын җәелеп алды, аннары ул җитдиләнеп Айбулатка күз йөгертте дә, галстугын бушатты, көлсу төс керә башлаган чәчләрен тарады һәм, сөйли башлавыгызны көтәм дигән сыман, керүчеләргә баш какты. — Мин Даниэль Соломонович сезгә доклад биреп барадыр, дип уйлыйм.— диде Айбулат акланып. — Әйе, ул кыскача таныштырды. Дәлилләр ышанычлымы соң? — Шиксез. Кичә Касыйм көмеш секциясенең йозакларын да табып кайтты. — Өметле егет, алайса, Вилданов?—дип сорады подполковник.— Әле яна гына эшли башлаган кеше өчен начар түгел, ә? Алмаш үсә, димәк? Сафиуллин бу сүзләрне Винерга карап әйткәнлектән, Айбулат дәшмәде. Әмма подполковникның аның фикерен дә беләсе килгән икән. — Ничек уйлыйсың, әйбәт инспектор чыгармы Вилдановтан, иптәш Байчурин? — Әрсезлеге бар, чыгарга тиеш. Сафиуллин әйләнмәле урындыгының терсәкләренә таянып бер уңга, бер сулга борылгалап тирбәлеп алды да тагын Айбулатка карады. — Сезнең бүлекчәдә булдыклы кадрлар үсеп чыкса, шатлык эчкә сыймас иде,— диде ул.— Тәҗрибә җыйганнары китә менә. Сез көмеш геройларын эзләп мәш килгәндә, Даниэль Соломонович безнең белән кендеген өзеп бетерә язды. Оча сөекле начальнигыгыз! Айбулат өчен бу хәбәр аяз көнне күк күкрәү кебек яңалык иде. Сигез елдан бирле белә ул майор Винерны. Шуның бншесен турыдан-ту- ры аның кул астында хезмәт итте. Кызу канлылыгы бар. Әмма кызып китсә дә, сүгенә белми үзе, ачу кумый. Тәҗрибәсен юмарт уртаклашты, инспекторларын куркыныч астына куюдан уттан сакланган кебек сакланды... — Кая оча?—диде Айбулат әле Сафнуллинга, әле Винерга карап. — Билгеле инде, кошлар төсле җылы якка түгел,— дип көлде подполковник.— Бүтән шәһәргә күчә Даниэль Соломонович. Тагын да җаваплырак хезмәткә. Үз урынына менә сине куярга тәкъдим итте. Ничек соң, башкарып чыгып булырмы? «Уйнап әйтәме, чынлапмы?» — дип уйлады Айбулат тагын да кө телмәгәнрәк тәкъдимгә аптырап. Район кадәр районга җавап бирү турында бара ич сүз. Җитмәсә, исеме район гына булса да, күрше республикаларның башкалаларыннан да зуррак бит ул, халкы да шактый күбрәк. Нигә инде шаярткан булып, кешене уңайсыз хәлгә куярга? — Даниэль Соломоновичка ышанычы өчен рәхмәт,— диде Айбулат.— Тик бездә миңа караганда күбрәк, озаграк эшләгән тәҗрибәлерәк иптәшләр дә бар. — Даниэль Соломонович нәкъ менә сезне бу постка иң кулай кеше дип саный,— диде Сафиуллин.— Җинаятьләрне ачу буенча да бүлекчәдә инде байтактан бирле беренче урынны тотасыз. Соңгы уңышларыгыз гына да теләсә нинди мактауга лаек. Мин дә канат чыгарган кошка очарлык киңлек кирәк дип исәплим. — Белмим. Кинәт әйтеп хәйран калдырдыгыз әле. — Бизмәнгә салып торырга вакытыбыз юк. Даниэль Соломонович ашыга, бүген үк араны өзмәкче. Боерырга туры килә ул чакта. Тотынып кара, безгә үз кадрларыбызны үстерү кадерлерәк. Районны беләсең. барыбыз да булышырбыз. Даниэль Соломонович, алыш-бнрешне башлагыз. Байчурннга яна вазифасының иядән гыйбарәт икәнен үзегез аңлатырсыз инде. Алыш-бнреш тәмамлангач, бергәләп миңа керерсез. Өлкән инспектор Байчурин бер дә уйламаганда менә шулай югарырак баскычка сикерде. Моңа ул сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Яна эшнең дәрәҗәсе белән бергә мең төрле мәшәкатен дә үз өстенә алырга кирәк иде. Хәер, озак баш ватыпга вакыты да тимәде, Сафиуллин кабинетыннан чыккач ук аңа ҖАБ сейфларындагы папкалар белән таныша башларга туры килде. Даниэль Соломонович белән менә шул эш өстендә утырганда Шәмсия шалтыратып, аның тиз генә Җә мил Гайнуллин яткан больницага килеп җитүен үтенде. ТӘҮФИКЪ ӘП ДИ ф ЬОҖРА — Алло, алло, Зөбәрҗәт... Алло, Зөбәрҗәт .. Мин — Кашкарый, мин — Кашкарый... Трубкада район эчке эшләр бүлеге дежурныенын егетләрчә тавышы ишетелгәч, өлкән инспектор Байчурин ана больницадан качкан җинаятьче Җәмил Гайнуллинның тышкы кыяфәтен тасвирлап бирде. Хәзер инде ул биш минут эчендә вокзаллардагы милиционерларның, автоинспекция постларының кисәтелеп куелачагына шикләнми иде. Тик Җәмил Гайнуллинны кулга алу, барыбер, Айбулат өстендә калачак. Райкомнан кайту белән Касыймны ияртеп больницага килгән иде дә бит менә, ычкындырдылар кошны. Көтелмәгән бәла сагалап торган икән. Хәзер инде барысын да төптән уйлап, яна планнар корып хәрәкәт итәргә кирәк. Беренче кая барырга тиеш Гайнуллин? Үз өенә кайтмаячак, билгеле. Җаббар, Зөбәер, Хәят Галневалар да исәптән төшеп кала. Өйләрен күзәтү астында тоталардыр дип шикләнәчәк. Апалары белән тату түгел, больница киеменнән анда хәтле бару уңайсыз да — артык ерак. Башка якын туганы юк. Әһә, аңа беренче нәүбәттә яңа кием юнәтү кирәк ич! Бәлки ул «Талчыбыккай»ына сәфәр тотар? Шул фәрештәнең бүген тагын килеп егетне кисәткән булуы да, алдан ук кием әзерләп торуы да мөмкин ич! Кем соң ул «Талчыбык?» Әллә Лена Корниловамы икән? Иректә ич әле ул чибәркәй. Тик хәзер эштә булырга тиеш. Бүлеккә кайтып җиткәч үк шуны белешер заводтан Айбулат. Сулар тагын болганды бит әле болай булгач! Өлкән инспектор Гайнуллин асылынып киткән машинаны эзләп тору файдасыз икәнен төшенә иде. Чөнки бу елгыр егет ничек ябышып менсә, шулай ук шома гына төшеп тә калачак. Шофер сизмәячәк тә. Шуңа күрә юл уңаендагы урамнарга күз сала-сала туп-туры милиция бүлегенә кайтты. Монда аңа Әзербәйҗан Эчке эшләр министрлыгыннан сугылган телеграмманы китереп тоттырдылар. «СӘФИ АБДУЛЛАЕВ СПЕКУЛЯЦИЯ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮДӘ ШИКЛӘНЕЛӘ. МАХСУС ИСӘПТӘ ТОТЫЛА. АҢА КАГЫЛГАН МАТЕРИАЛЛАР БЕЛӘН БЕЗНЕ ДӘ ТАНЫШТЫРУЫГЫЗНЫ ҮТЕНӘБЕЗ, ИНСПЕКТОРНЫ КОМАНДИРОВКАГА ҖИБӘРӘ АЛМАССЫЗМЫ?» дип язылган сүзләрне укыгач, Айбулат канәгать төстә елмаеп куйды. Ул кабинетына кергәнче үк үз телефонының яман таләпчән шалтыравын ишетте. Ишектән керүгә трубканы алды. Энесе искә төшергән икән. — Бүген өнгә кайтасыңмы?—дип сорады ул абыйсыннан. Айбулат энесен, аның янына килеп утырган әнкәсен күз алдына китерде. Телефонны әле яңарак кына керткәнгә, әнкәсе үзе аның белән эш итәргә кыенсына иде. Әмма шалтыратырга тотынсалар, килеп колак салмый калмый. — Кайтам. Үзеңнең кем белән сөйләшкәнеңне бәләсеңме?— дип елмайды телеграмма укыгач кәефе күтәрелә төшкән Айбулат —Районның җинаятьләрне ачу бүлекчәсе начальнигы белән! Менә шулай, абыең синең кебек туп тибеп кенә йөрми ул! Начальник!! — Бер сәгатьлек солтанмы?—дип мыскыллады энесе. Даниэль Соломонович былтыр ялга киткәндә Айбулатның аның урынында калып торуын белә иде ул. — Бу юлы бөтенләйгә охшый. Бүген яңалык күп җыелды әле. Кичкә таба итәкләрне җыеп бетереп булса, мәҗлескә барам. Даниэль Соломонович белән саубуллашабыз. Өйгә җиденчедә үк кайтырмын. Кунагым да булыр, ахры. Кара аны, малай, бүлмәне тәртипкә сал. Кунак хатын-кыз затыннан. Аңладыңмы? Көтегез. — Бакудан телеграмма бар,— диде энесе.— Зыятдин абый «көтәм» дигән. Шәп эшләгән. Кунак алып кайтам, ишеттеңме? Соңгы сүзләрне әнкәсе өчен әйтте Айбулат. Кунак дигән уе да трубканы алгач кына башына килде. Иртә белән башкача планлаштырган иде. Җәмил Гайнуллинны кулга алырлар да, вакыты иркенәер, * янәсе. Төштән соң, бушый төшкәч, Нәжибәне барып алыр да загска S гариза кертеп бирерләр. Аннары, бәлки Аккош күле тирәсенә китеп ял ; итәрләр. Әмма эшкә килү белән программасына үзгәрешләр керә башй лады. Ишекле-түрле йөргәндә Винер. ♦ — Әйдә, араны өзик тизрәк,— дип ашыктырды.— Мәҗлескә дә s әзерләнәсем бар ич әле. Сиңа әйттемме. «Ширбәт» кафесы белән ки- ч лештем. Сигездә җыелабыз. Сафиуллин да киләчәк. — Кафе ничәдә ябыла? — Тугызда. Унга кадәр утырырга сөйләштем.— дип күз кысып * куйды майор шаян кыяфәттә. “ — Юмартлана башлаганда гына китеп баруыгыз кызганыч,—дип > көлде Айбулат. ® Хәзер менә шушы үзгәрешкә җайланырга кирәк. Даниэль Соломонович оештырган мәҗлескә Нәҗибәне дә алып барырга ярамый иде. Бары хезмәттәшләрен генә чакырды Винер. Загстан чыккач ук Айбулат кафега сыйланырга китеп барса, Нәҗибәнең үпкәләве бар. Шуңа күрә, вакыты кысан булса да, кызны өйләренә чакырырга кирәк тапты. Әнкәсе дә булачак киленен күрә торсын. Бәлки Нәҗибә дә кызыксынадыр? Танышырлар, чәйләп алырлар. Димәк, Зыятдин телеграмма да сугарга өлгергән! Егет! Кунакчыл булырга охшый. Бәлки Бакуга да парлап барыргадыр? «һаваларда оча ике аккош .» Менә бусы, ичмасам, идея туй сәяхәте! Хәер, эшендәге үзгәреш аңа тиз генә җыенырга ирек бирмәс әле. Бәлки командировкага сораргадыр? Сылтавы да чыкты лабаса! Айбулат, үзен татлы уйлардан аерылырга мәҗбүр итеп, Гайнуллин хакында баш вата башлады. Хәзер үк бүтән инспекторларны да эшкә җигеп, аның бөтен таныш-белешләреи ачыкларга, һәммәсенең өенә күз салып чыгарга кирәк иде. Шушы карар белән Айбулат Винер кабинетына кереп китте. — Көтәм, көтәм сине, күренмисең дә. Алыш-бирешне төгәлләргә кирәк ич инде,— дип каршылады аны Ж.АБ башлыгы —Түрә итәбез дигәч әллә тәкәбберләнеп тә киттең?! — Тапкансыз бит, Даниэль Соломонич, эшегезне кемгә сылап китәргә! — диде Айбулат эче пошкан кыяфәттә.— Минем баш белән район масштабында... — Ишеттем, ишеттем, туктат!— диде Винер — Мескенләнмә. Көрәк кечкенә булса да, тирәкне ега. Менә мин дә үземне даһи санамыйм. Шерлок Холмс та түгел. Шулай да бөтен бер шәһәрнең иминлеген кайгыртуны өскә алырга туры киләчәк. Авыр йөкне ат тарта, авыр эшне — ирләр. Менә, боерык та әзер. Айбулат Даниэль Соломонович кулындагы кәгазьне алып укыды. Үзен ҖАБ башлыгы итеп билгеләү турында приказ басылган икән. — Котлыйм, Айбулат дускай! — диде Винер Өлкән инспектор шатлану галәмәте күрсәтмәгәч, өстәде:—Борыныңны салындырма Гайнуллин качканга аһ орасынмы? Заводта аның иптәшләрен барларга да, күршеләреннән сорашырга да кешеләр җибәрдем инде. Хафизов белән Слесарев китте. Пичек сыпыртты соң ул? Айбулат больницада булган хәлне сөйләгән арада Знннәтева да кайтып җитте — Касыйм аякка басты,—диде ул —Хәл җыя калды. Зиннәтева шул арада өлкән инспектор өстәлгә куйган кәгазьне караштырып та өлгерде. Андагы боерыкны укыгач, ирексездән Айбулатка йөгерек караш ташлап алды. Ошый иде кызга Байчурнн. Бергә эшләү дәверендә Айбулат тикшерә торган җинаятьне ачуда катнашса, Шәмсия үзен ышанычлырак сизә, канатланыбрак йөри иде. Егетнең, шомырттай күзләре генә моны күрмәде. Әллә күреп тә күрмәмешкә салынды шунда. Ә бу боерык исә аларны тагын да ераклаштырырга гына мөмкин иде... Айбулат «Тасманур»ның унөченче цехына шалтыратып белешкәч, Шәмсиягә: — Озакламый Лена Корнилованың эш сәгате төгәлләнә, заводка барып кулга ал,—диде.— «Талчыбыккай» шул түгел микән? Мин хәзер өйләренә барам. Гайнуллинның аларга килеп яшеренүе дә ихтимал. Шәмсияне бер милиционер белән машинага утыртып заводка озаткач, Байчурнн папирос кабызды һәм, яна фаразлар уйлый-уйлый, Тор- наяз урамы буйлап атлады, нәни скверга кереп, көзге купшылыгы белән күзне иркәләгән, куе хуш исләре белән борынны кытыклаган чәчәкләр түтәленә карап узды, каршыдагы кинотеатр игъланнарына күз салды. Әмма аның күңел күзе боларның берсен дә күрми иде. ...Байчурнн бүлектән машина алып, Лена Корнилованың өенә күз салып чыгу нияте белән, Бишбалтага китте. Әгәр ул «Талчыбык» булып чыкса, тентергә соңга калдылар инде. Яшерәсе әйберне күптән яшергәннәрдер. Җәмил Гайнуллин андый гына киңәшне бирми калмас. Сәгать көндезге өчләр чамасы иде. Кисәк-кисәк исеп куйган җилдән агач башлары чайкалгалый, яфраклар шыбырдаша. Иртән үк явасы сизелгән яңгырның беренче тамчылары машина тәрәзәләренә куна башлады. Коңгырткөрән төстәге «Москвич» Торнаяз урамы буйлап бара-бара күрше район биләмәләренә килеп керде. Күзенә ышыкка йөгерешкән кешеләр чалынгач, Айбулатның йөрәге тагын да тыныч- сызрак тибә башлады: Гайнуллинның койма аркылы чыгып качканына нәкъ ике сәгать иде инде. Тотуын тотарлар, мәшәкате генә артты менә. «Талчыбыккай»ны фаш итә торган дәлилләр дә тапса әгәр! Алдагы троллейбус, автофургоннар туктады, әмма аларны урап узарлык ара калмаган иде. Ярдәмгә алган инспектор Харрасовны аптырашка салып, Айбулат инде сибәли башлаган яңгыр астына чыгып басты. Тротуардан машиналар ташкыны тыгылган якка күз салды. Бәрелешкәннәр, ахры. Нинди җир соң әле бу, алда «Идел» кинотеатрының ишек* тәрәзә пыялалары ялтырый түгелме? Айбулат бүгенге төнне әнә шул кинотеатр артындагы йортларның берсендә уздыруын, чирек кенә минутка да керфек какмаган булуын кылт итеп исенә төшерде һәм уй-фикерләренең дә нәкъ менә шунлыктан сүлпән агуын чамалап алды. Хыялында тагын сөйгәненең сихри сурәте җанлана башлады. Озын керфекләр астындагы зур коңгырт күзләреннән кояштан килгән кебек җылылык бәрелеп торгандай тоелды. Кынага буялган чәчләре астындагы якты йөзе караңгы күк гөмбәзе уртасындагы тулган ай кебек нур сибәргә тотынды. Яңгыравык тавышы көмештәй чылтырап үзенә дәшә торган иркә авазларга әйләнде... Айбулатның миендә яшен яшенләдемени — ул уйлар агышын кинәт өзеп, машинага кереп утырды да шоферга, «Идел» кинотеатры артындагы бер йортка кагыла китәргә кирәк дип, тротуар аша әйләнергә юл күрсәтте. Харрасовка машинада көтеп торырга кушып, үзе йөгерә-йө- герә баскычтан күтәрелде. Әмма Нәҗибә ишеге төбенә килеп җиткәч, кыңгырау төймәсенә басарга сузылган кулын кире төшереп, үзенә дә хисап бирмәстән, кесәсеннән тентүләргә барганда гына тыгып чыга торган универсаль ачкычлар бәйләмен алды һәм шуларның берсен яратып, тавышсыз-тынсыз ишекне ачты. Калын келәм жәелгән коридорга кергәч, һаваның бөркү булуыннан Айбулат бүлмәдә камин янып торуын чамалады. Тәрәзә калын пәрдәләр белән капланганга, бүлмә ишеге төбенә килеп баскан Айбулат башта диванда уйнаган якты шәүләнең ни икәнен дә аңламый торды. Бары тик дивандагы серле сыннарны җәтерәк шәйләп, чәчләре пума- « ла кебек таралган хатын-кызның таныш тавышы чырылдап яңгырап < киткәч кенә бу күренеш Айбулатның анына барып җитте. Ул арада аһылдау тавышы яңгырады, һәр сигналга бик тиз реак- £ ция ясый алу сәләтенә ия булган Айбулат үзенә куркыныч янавын . күзгә күренмәс нерв җепселләре белән сизеп, кухня ягына тайпылды— _ шул авыкта ук ул иңбашында үткен чәнчү тоеп алды. Кискен хәрәкәт “ белән уң кулын, йөрәгенә төбәлеп тә, Айбулатның вакытында тайпы- с лып калуы аркасында, иңбашын гына сыдырып үткән хәнҗәргә сузп ды. Ул арада һөҗүм итүче, аны суырып алып, янадан кизәнде. Әмма сыман әле һаман тыпырчынып маташкан адәмнең кулын тагын да " каера төште. Тегесе һаман бирешергә теләмәгәч, Айбулат аның башын чәченнән эләктереп, таш стенага орды. Аннары каршылык күрсәтүдән туктаган дошманның чалбар каешын суырып алып, каерылган кулларын бәйләргә кереште. Ләкин ул шул мизгелдә үк башына ниндидер каты нәрсә бәрелүен тоеп тынсыз калды, тик ярым караңгыда өй хуҗасының иягенә соңгы көче белән сугарга да өлгерде... Айбулат исен җыеп як-ягына карана башлаганда бүлмәдә үле тынлык хөкем сөрә иде. Сул як иңбашыннан җиң буйлап җылы кан саркып төшкән. Ул, хәл алгач, башын тотып аягына басты, тәрәзә буена барып пәрдәләрне ачты да көрәш барган ишек төбенә күз салды: финка тотып һөҗүм итүче, хәзер салам көлтәсе сыман бусагада яткан ир Җәмил Гайнуллин иде. Айбулат тәрәзне ачып, ишегалдына ук кереп туктаган милиция машинасына карап — Харрасов, унөченче фатирга мен әле!—дип кычкырды. Аның тавышына, Айбулатның кулы җиңелчә генә кагылуга да егылып, башы белән таш стенаны сөзгән Нәҗибә дә күзен ачты. Әллә пычак җәрәхәте, әллә Нәҗибә туфлненең кадак үкчәсе хәлен алды — Айбулат инспектор Харрасовның фатирны тентүен томан аша гына күзәтте. Иптәше беренче ярдәмне күрсәткәч, медпунктка китик дигән тәкъдимен ишетергә дә теләмәде Ярты сәгатьтән машина коеп торган яңгыр астында милиция бүлегенә юл алды. Җәмил Гайнуллинның битлек кигән кебек хәрәкәтсез калган йөзенә тере төс керә башлаган иде инде. Нәҗибә исә Харрасов тентү уздырган арада кунакка барырга җыенгандай кненеп-ясанып та өлгерде. Үче кайнап торган хәлдә дә Айбулат аның юка, зәңгәр төстәге күбәләк җиңле нейлон күлмәгенең, сары агач муенсаларының үзенә килешеп торуын күрми кала алмады. Байчурин Харрасов тентүне тәмамлап акт яза башлаганда гына Нәҗибәнең Гыйбадуллина фамилиясендә булуын беренче мәртәбә ишеткән кеше кебек исе китеп күзем ачты. — Димәк, атаң Җаббарның миңа бер шарты бар? — диде Айбулат. Нәҗибә дәшмәде. Айбулатның да бүтән сорау бирергә яки нәфрәтләнергә дәрте сүнгән иде инде. Ул хәтта Нәҗибә Гыйбадуллинаны бүлеккә алып кергәндә милиция машинасында эшләүче шоферның елтыр күзле шук малае шатланып: — Менә, менә ул апа! Сары йозаклы сумкасы да бар. Шушы апа әйтте ич инде мина пожарннкларны!—дип кычкырганда да борылып карамады. Бу арыганлыктан да, яраланып хәл китүдән дә түгел, якты хыялларының кара сөремгә күмелүеннән, идеал итеп йөрткән гүзәл фәрештәсенең ямьле кабыкка төренгән иблис булып чыгуыннан иде. Коеп яуган яңгыр Айбулатның бәхетле гаилә кору турындагы бөтен матур теләкләрен, ашкынулы омтылышларын гүя мәңгегә үзе белән юып, агызып кара жир астына алып китте, һәрхәлдә, ул үзе менә шундый- рак уйларга күмелеп атлый иде. Айбулатлар кайтып житкәндә, Лена Корнилова кулга алынган иде инде. Гайнуллиннар төркемен коридорда каршылаган инспектор Шәмсия Зиннәтева яра турында ишетү белән куркуга төште һәм чиста бинтлар алып Байчурин кабинетына килеп керде. Егетнең ай-ваена карамыйча, күлмәк, майкасын чишендерде. Яра бик тирән түгел, финка иңбаш мускулын гына кисеп үткән иде. Күлмәк, костюм җиңнәренең юешләнүенә караганда шактый кан аккан булса кирәк. Шәмсия нечкә кашларын күтәреп, күк күзләрен тутырып Айбулатның агарыныбрак киткән түгәрәк йөзенә карады да, төгәл, җитез хәрәкәтләр белән яра тирәсенә йод сөртеп, кысып бәйләде. Аның нәфис куллары бинтны сүтә-сүтә култык астына кереп, калак сөякләренә орынып киткәндә егетнең битләренә алсулык йөгерде. Иягенә мәзәк сызыклар сызылган, тар борынлы, маңгае нәни генә алгарак чыгып торган коңгырт чәчле сылу кыз алдында бүлмәдә ялангач басып торуыннан уңайсызланды. Шәмсия исә, шул арада кайдан табып өлгергәндер, Айбулатка яраклы чиста күлмәк, костюм китереп тоттырды. Якындагы кафедан йөгереп кенә бер стакан кофе да алып кереп өстәленә куйды. Кайчаннан бирле бергә эшләп тә Шәмсиягә рәсми хезмәттәше буларак кына карап килгән өлкән инспектор хәзер аның кешелегенә, кайгыртучанлыгына сокланмый булдыра алмады. Без һәр вакыт шулай: якында яткан алтынны күрми, ерактагы ялтыравыкка кызыгабыз, дип уйлады ул, жылы карашы белән Шәмсиягә рәхмәтен белгертеп. Кайнар кофе тәненә жылы керткәч, Айбулат подполковник Сафи- уллиига Җәмил Гайнуллинның тотылуы, инспектор Касыйм Вилданов- ның җиңелчә травма алуы, Әзербәйжанның Эчке эшләр министрлыгыннан телеграмма килүе турында хәбәр итте. Үзенең яралануын ләм-мим телгә алмады. Өйгә кайтарып җибәрер дип курыкты. Урланган көмеш нитраты әле һаман табылмаган, Айбулатның эшне җиренә җиткереп бетерәсе килә иде. Җәмил Гайиуллиннан сорау алырга әзерләнгәндә уйлары тагын Нәҗибәгә әйләнеп кайтты. Нигә бер дә шикләнмәгән икән ул кызыйдан? Нигә көмеш җинаяте турында сораштырулары сагайтмаган? Унҗиде яшьлек егет кебек мәхәббәттән күзе томаланганмы әллә? Каравылчы Җаббар Гыйбадуллин фаш ителгәч тә Нәҗибәнең фамилиясенә генә булса да игътибар итмәгән бит! Ни өчен? Айбулат бергә укыганда ук Нәҗибәнең ата-анасы Тәтештән ерак түгел авылларның берсендә яшәвен белгән иде. Соңыннан ана бу турыда сорашырга туры килмәде. Кичке мәктәптә укыганда Нәҗибә заводның тулай торагында яшәде, бу юлы очрашканда инде Айбулатны Бишбалта уртасындагы үз фатирында кунак итте. Җаббар Гыйбадуллин исә шәһәрнең бүтән районында, кырыйда үз йорты белән торучы кеше иде. Фамилиягә килгәндә, Казанда Гыйбадуллиннар йөзләгән ләбаса, ни дип шикләнергә тиеш иде соң өлкән инспектор? Җәмил Гайнуллин Айбулат кабинетына кергәч, бер ноктага карап өнсез утыра бирде. Тонык ак чыраенда кан тамчысы калмаган төсле, калын иреннәре тагын да салына төшкән, сакал-мыек, төк урыннары зәңгәрләнеп тора. — Каракның кулы озын, законныкы тагын да озынрак,— дип башлады сүзен Айбулат.—Тәүбә итәр вакыт җитте менә. Дөресен сөйләүдән дә отышлырак юл юк сезгә. «Белмим»— бер сүз дип уйлады Җәмил. «Беләм»— ике сүз. Ике ♦ генә дә түгел, ике мең сүз. Бер сава башласалар, мең генә дә булмас. Барысын да кире кагарга кирәк. Белмнмнең беләге авыртмый — Лена Корнилова, Зөбәер Габдуллиннар, тагын унбишләп кеше күрсәтмәләре менә монда.— диде Айбулат, бүселеп торган папкаларны күрсәтеп.— Зөбәер дә, Җаббар абзый да җинаятьне фаш иттеләр. Калай сатуыгызны бөтен авыл белә. Гайнуллинныц чигә тамырлары бүртеп чыкты, башы чыңлый башлады, хәзер инде Айбулат тавышы үзе эшли торган цехтагы насос гөрелтесе кебек бөтен бүлмәне каплап алгандай булды, тизрәк тышка, тынычка, саф һавага чыгасы килде. Ниһаять, Җәмилнең колаклары шаулаудан туктады, уй-фикерләре ачык бер эзгә төште. — Зөбәер, Җаббар абзый күрсәтмәләре белән танышыйм әле?— дип сорады ул Айбулаттан. — Я алар сөйләгәннән артыгын ычкындырырмын дип куркасызмы? Хәйләкәр! Сезгә, гражданин Гайнуллин, үз хатагызны күрсәтим бул- маса.— Айбулат «Талчыбыккай»га дип язган язуны укырга мөмкинлек бирде.— Таныйсызмы? — Тик ятмагансыз,— диде Җәмил тагы да кәефе ныграк кырылуын яшермәстән.— Безне җыеп утырткан өчен нинди калҗа тияр икән сезгә? — Без закон сагында. Я, нәрсәдән башлыйсыз? Җәмил фототасма, спирт, калай урлавын өлешчә танырга туры киләчәген ачык төшенде. Колагын кызганып башын кистермәс ич инде. Вак караклык өчен генә гүргә кертмәсләр дип исәпләде. Әмма Айбулатның исе китмәгән төстә «Уклар аттым ай көмешкә...» дип төрткеле җыр көйләве аны тәмам шабыр тиргә салды. Байчурнн көйләгәндә Җәмилдән күзен алмады, наян гына каш та сикертеп куйды. Гайнуллинга идән чайкала, урындыклар әйләнә, җир тетри сыман тоелды. Шул чак коридордагы аяк тавышларын ишеткән Байчурнн кабинет ишеген ачты да — Шәмсия, монда керегез әле,— дип. кемнедер бүлмәгә чакырды. Кече лейтенант формасын кигән йөзе таныш хатын кызны күргәч, Җәмил тагын да аптырый төште. — Шәфкать туташын таныйсызмы?—диде Айбулат ана.— Инспектор Зиннәтсва уникенче больницада сезнең тирәдә кызык өчен генә йөрмәде. Дәлил кирәкме? Менә алар бусы — «Талчыбыккай» хаты, үз җавабыңны укыдың да инде. Милиция кулына үзе компас тоттырган икән ләбаса! Суга төшкән балта кебек батачак хәзер! Ә бит үзен тәҗрибәле карак дип исәпли башлаган иде ул. Җәзасы җиңел булмас, чәперләр. Айбулат аның җавап хатын селкеп мактаган итенде — Оста иҗат иткәнсез моны! Рат урам дигән җире генә дә ни тора. Тик без ул башваткычларны чиштек. Арт урамдагы җизнәгез келәте дә серен ачты. Алма сатучы дустыгыз Сәфн Абдуллаев исә күрше бүлмәдә утыра. Сезнең белән кавышуны зарыгып көтә. Эшен бетерә язган иде инде, аэропортта туктатып арест салдык. Азапланып йөрмәсен дидек. Җәмилнең эченә йөгергән сыкы суык йөрәген дә өшеткән, канын да катырган төсле иде — сулышы кысылды, болай да ак йөзе акшар төсенә керде. Аны кояшлы хөр дөнья белән бәйләп торган кыллар әйтер ТӘҮФИКЪ ӘП ДИ ф БОҖРА сең шартлап өзелде дә, Җәмил хәзер төпсез упкынга очып төшеп бара иде. — Дәшмәвеңнең әһәмияте су буенда суга сусау шикелле генә, гражданин Гайнуллин,—диде Айбулат инспектор Зиннәтева^ чыгып киткәч.— Суд өчен материаллар болай да җитәрлек. Мине кайбер детальләр генә кызыксындыра. Айбулатның бу сүзләреннән соң Җәмил исәнгерәгән хәленнән бераз айный төште, эчендәге бимазалы бушлык та җилдә киерелгән җилкән кебек тула башлады. Өмет дигән ут кабыну иде бу. Гүя таяк белән суккандай башын иңгерәткән сискәндергеч сүзләрдән соң Җәмилнең таркау гына ага башлаган уйлары яңа сукмак сапты: әгәр машинасын корбан итсә? Дөнья малы — дуңгыз каны. Капкыннан ычкынуы кадерле. Кеше закон өчен яшәми, закон кеше өчен языла. Аны төрлечә чыгарырга мөмкин. Бозарга ярамаса, әйләнеп узарга була. Гозерләп сораса, бәлки тикшерүләрен туктатырлар, җинаятьне томаларлар? — Инспекторлар җитәрлек казынган,— диде Җәмил Айбулатка.— Әмма җиһанны бер сез генә пакьли алмассыз. — Нәрсә тәкъдим итәр идегез соң безгә? — Үземә кагылганны гына әйтәм: әгәр мине чистартсаң, өр-яңа «Җигули»гә утырырсың! — Әһә, беркетмәгә теркик әле моны. Ришвәт өчен махсус статья каралган. Айбулат алдындагы кәгазьгә чынлап та нидер язарга тотынгач, Җәмил иреннәрен чәйни башлап кычкырды: — Языгыз, яз! Кул гына куймам. Ник самолет вәгъдә итте димисез шунда! Көндәштән ачу алырга кирәк ич инде!! — «Талчыбыккаең» Нәҗибә Гыйбадуллина, димәк? — диде Бай- чурин тыныч кына. Тыштан тынычлык сакласа да, бу аңа бик җиңел бирелмәде.— Әйтәсең килмәсә, хаты буенча эксперт ача инде аны. Озакламый хәбәр дә итәр. Валентин Николаевның ни өчен илле кап пленканың унысын гына чәлдерүе миңа кызык менә. — Әй, шул җебегәнне!—диде Җәмил сүзнең башка якка борылуыннан соң бер селкенеп алып.— Имеш, барын бергә кузгату хәтәр, бүлеп-бүлеп кенә кирәк. Тәвәккәлләгән көнендә генә калдырып эшләткәннәр, тагы шыр җибәргән, Янәсе, заводтан халык мыжгыган вакытта сыптыру хәвефсез. Аулак чакта курыккан, иртәгәсен барыбер эләктергәннәр үзен. Җитмәсә, ул сузып йөргән арада куштаннар калган кырык капны табып алган. Айбулат көлемсерәп сорады: — Я, көмеш нитратына күчик инде. Машинага ничек төядегез? Яшереп маташу файдасыз дип уйлаган Җәмил көттереп җавап бирде: — Мин биреп тордым, Зөбәер таслап урнаштырды. — Турыдан-туры складтан төядегезме? — Складны үзем генә бастым. Йозагын бәреп төшердем дә. көмеш капларын җиденче цех яныннан алып килгән уфалла арбага төядем. Аннары яңа корыла торган бина эченә ташыдым. Механика цехы чүплегенә яшергән пленканы да шунда китердем. Спиртны туп-туры машинага чыгарып куйдым. — Калайны кем төяде? — Зөбәер үзе. Автокранны идарә итә белә икән. — Җаббар Гыйбадуллин капкадан чыгарганда машинагызны карап та тормаган. Сезне ничек таный иде соң? — Алдан сөйләшенгәнчә, аңа кул фонаре белән сигнал бирәм, юл ачык булса, ул да шулай җавап кайтара иде,— диде Җәмил. Икеләнүен җиңеп, үзе дә сорау бирде:— Көмешнең утынлыкта икәнен ничек ачыкладыгыз? Хуҗалар да, тирә-күрше дә берни сизмәгән шикелле иде ич үзе. — Эшең шул булгач, остарасың инде. — Бөтен утынны чыгарып бетердегезме?—диде Җәмил тагы да кызыксына биреп. — Туры килде,— диде Айбулат керфеген дә какмыйча. Җәмил канәгатьләнеп көлемсерәде: — Бушка тир түккәнсез. Утынлыкның арттагы ике тактасы алына иде аның. Димәк, көмеш әле дә шунда торырга тиеш! Сорау алуга тыштан бик исе китмәгән сыман кыланса да, Айбулат чынлыкта ана зур әһәмият бирә иде. Әнә шул сүзләрне ишетер өчен тырышты да ул Теләгенә иреште ич менә! Юк, гражданин Гайнуллин, безнең тәкъдиргә бушка тир түгү язылмаган. — Хәзер ук машина белән арт урамга кит,— диде ул телефоннан Шәмсиягә.— Җәмилнең жнзнәләренә барып, утынлыктагы көмеш нитратын алып кайтыгыз. Сарайның арткы яктагы ике тактасы куба торган икән, шуннан алыгыз. Байчурииның канәгать төстә ялтыраган күзләренә карап, телефоннан әйткәннәрен ишеткәч кенә Гайнуллин үзенең нинди хата җибәрүен аңлап алды. Тик соң иде инде. Телефон трубкасын куйган Байчурнн яңа сорауларын бирә башлады. Гайнуллин белән тагын ике сәгатьләп әңгәмә корып утырып, Бай- чурин озын гына беркетмә язды. Ул арада инспектор Харрасов «Талчыбык» язуы белән Нәҗибә Гыйбадуллина кулының охшашлыгын тикшергән эксперт актын алып кайтты. Байчурнн хәзер инде үзендә нәфрәт уяткан инженер кыздан сорау алырга теләмәде. Заводның кадрлар бүлегеннән аның бернинди аспнрантура-фәләндә дә укымавын белеште дә, калганын Зиннәтева тикшерер әле дип, кул селтәде. Шулай да, Гайнуллинны изоляторга илтеп япканда, ялгызы гына аерым камерада утырган кыз янына кереп, аяк өсте генә берничә сүз алышты: — Шуны гына беләсем килә,—диде Айбулат,—барысын да анлы рәвештә эшләдеңме? — Караңгыда кергән кешенең кем икәнлеген каян белим? — Ә элегрәк? — Кыю, перспективалы кешеләр ошагач, нишлим? — диде Нәҗибә тамчы да уңайсызлану сиздермәстән —Җәмил мутлыгы, фәлән итәрбез, төгән итәрбез дигән хыяллары белән һушны алды Аннары синең йолдызыңның да югары күтәрелә башлавына күзем төште. — Аның караклыгын белә идеңме? — Әллә шуннан шикләнәсезме? Айбулат аның гөнаһсыз төстә биргән соравыннан үзенең нинди зәһәр юха елан белән бәйләнешкә кергән булуын бөтен тирәнлеге белән аңлады һәм ачулы гына: — Әйе, «Талчыбыккай!»—диде дә кырт борылып камерадан чыгып китте