БҮГЕН ДӘ ХӘРӘКӘТТӘ
Әдәбият, гыйлем, культурабыз тарихында Гали Рәхимнең үзенчәлекле урыны бар. Әдәбият галимнәребезнең хезмәтләрендә аның исеме еш очрый. Кайбер җыентыкларга аның мәкаләләре дә кертелә. Филология фәннәре докторы М. Хәсәнов аны Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган зур хезмәтендә гражданнар сугышы чорында халык ягына чыгып, хезмәт халкы интересларын яклау позициясенә баскан кеше дип атады '. М. Абдуллин һәм С. Батыев ларның уртак хезмәтендә исә Г. Рәхимнең 1930 елда матбугатта чыккан мәкаләсенә зур бәя бирелде һәм Г. Рәхимнең коммунистлар партиясе һәм совет хөкүмәтенең милли политикасын яклап язган бу хезмәтенең тарихи әһәмиятенә басым ясалды 2 . Шулай да Гали Рәхимнең эшчәнлеге аерым алып тикшерелгәне юк әле. Аның хезмәтләре бик күп урыннарда басылганнар, аның кулы, көче кергән язмалар архив шүрлекләрендә яталар. Г. Рәхимнең бергә укыган, эшләгән иптәшләреннән күбесе инде дөньяда юк. Г. Рәхим — XX йөз башында ук язучы, драматург, шагыйрь, тәрҗемәче һәм фольклорчы буларак танылган әдип. Октябрь революциясеннән соң ул күбрәк әдәбият тарихы һәм тарих белән шөгыльләнә. Андый күп кырлы, киң диапазонлы галим һәм язучының иҗат эшчәнлеген бер мәкаләдә генә яктыртуны автор үз өстенә йөкләми. Бу хезмәттә Г. Рәхимнең тормыш юлындагы төп этапларны күзәтеп чыгу һәм аның эшчәнлегенә теге яки бу дәрәҗәдә анализ ясау максат итеп куелды. Г. Рәхим, унынчы елларда ук әдәбият дөньясына килеп, ике революция _ чорында әдәбият, фән өлкәсендә эшләде. Аның революцияне кабул итүе шактый катлаулы булды. Тормышы һәм дөньяга карашлары белән ул социалистик революцияне аңлауга хәзерләнеп җитмәгән иде һәм шул хәлдә революция көннәрендә әдәбият, сәнгать мәйданында кайнады, абынды, егылды, тагын торып юл эзләде, шулай да хезмәт халкына хыянәт итмәде, күп кыенлыклардан соң, үзенең юлын тапты. Бу юл — совет фәненә, димәк, социалистик Ватанга хезмәт итү юлы иде. Әдипнең биографиясе буенча безгә билгеле булганнары шулар: архивта Г Рәхимнең метрикасыннан күчермә сакланган. Моннан күренгәнчә, аның тулы исеме Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдрәхимов. Ул Казанда 1892 елның 4 ноябренда туган. Әтисе Лаеш өязе Олы Мәтәскә авылы крестьяны булган, Казанга килеп сәүдә эшенә катнашып киткән. Әнисе Бибигайшә — Исхак Айтуганов дигән Казан купецы кызы. Крестьяннан чыккан Мөхәммәтшакир сәүдә фирмаларыннан берсенең хуҗасы була. Ул үзенең улы Галине дә сәүдәгәр итү турында хыяллана. 1905 елда Гали Казандагы Коммерческое училищега керә һәм шул чорда өйләренә китерелгән хәлфәдән дә ! М X Хасанов. Галимджан Ибрагимов Казань. 1969. стр. 248. ‘ _ Абдуллин. С. Батыев. Татарская АССР: реальность и буржуазные мифы. Казань. 1977, Ә укый. Сәүдә училищесында уку дәверендә Гали үзлегеннән һәм хәлфәдән гарәп, фарсы. терек телләрен өйрәнә. 1913 елда училищены тәмамлый. Аның әдәбият, фән белән кызыксына башлавы да шул училище чорына туры килә. Әтисе улын тагы да зуррак белемле сәүдәгәр итәргә тели һәм аны Мәскәүдәге Коммерческий институтка җибәрә. Бу институтның экономика бүлегендә Г. Рәхим 1917 елга кадәр укый, ләкин ♦ сәүдәгәр булырга күңеле ятмый. Шул җирлектә еш кына әтисе белән ике арада тавыш г? чыга. Аның саен Г. Рәхим әдәбият, фән дөньясына якыная бара. Ул Г. Камал. Ф. Әмир- — хан, Г. Газиз кебек язучылар белән тыгыз элемтәдә була, «Ак юл» журналы редакторы £ Фәхрелислам Агиев, «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни һ. б. белән дусла- i ша. 1917 елда Мөхәммәтшакир абзый үлгәч, аңа күңеленә ятмаган сәүдә институтын х ташларга мөмкинлек туа һәм ул Казанга кайта. Октябрь революциясеннән соң ул Ка- =< эандагы «Өчьеллык педагогия курсларылнда, 1920 — 21 нче елларда хәрби политик - курсларда, Казандагы Көнчыгыш академиясендә төрки-татар әдәбияты тарихын һәм та- - тар фольклорын, 1922 елдан 1930 елга кадәр Көнчыгыш педагогия институтында шул ук - фәннәрне укыта. 1927 елның 25 Октябренда аңа доцент исеме бирелә. 1930 — 1931 нче ♦ елларда ул Татар фәнни тикшеренү экономик институтының татар теле һәм әдәбияты а кабинетында секретарь булып эшли. Болардан тыш ул күп төрле гыйльми җәмгыять- z пәрдә фәнни эш алып бара. Казан университеты каршындагы тарих, этнография, ар- -j хеология җәмгыятендә, Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә, ТАССР Мәгариф халык ко- - миссариаты каршындагы Гыйльми үзәктә әгъза булып тора. 1926 — 30 нчы елларда 2 1атарстанны өйрәнү җәмгыятендә гыйльми секретарь була. 20—30 нчы елларда аның __ 50 дән артык фәнни хезмәте басылып чыга. Рус һәм татар телләрендә язылган бу хез- Q мәтләрдә төрки әдәбияты, яңа татар әдәбияты, тәнкыйть, фольклор, татар сәнгате һ. б. турында кыйммәтле мәгълүматлар бар. 1934 елның 21 Октябреннан ул Казан университетының фәнни китапханәсендә х кулъязмалар бүлегенең гыйльми консультанты булып эшли. 1936 елның 9 ноябреннан z Казан Дәүләт банкысына эшкә урнаша һәм 1938 елга кадәр шунда эшли. Инде әдипнең иҗат эшчәнлегенә килик. Г. Рәхим бер үк вакытта хикәяләр, драма әсәрләре, шигырьләр язган, фольклор буенча тикшеренүләр алып барган. Матбугатта беренче мәртәбә ул 1909 елда күренә. Шунысы гаҗәп, булачак әдип (аңа бу вакытта нибары 17 яшь) матбугатка беренче тапкыр шигырь белән дә. хикәя белән дә түгел, ө «Жир йөзе» — дигән җәгърафия дәреслеге белән чыга. Ул рус телендәге «Вокруг света» дигән китапка нигезләнгән. Схоластик әсәрләр белән башы әйләнгән татар шәкерт ләренә андый дөньяви китапларның килеп җитүе хуплап каршы алына. Китапка бәя би рүче кешеләрнең беренчесе күренекле язучы Г. Камал була. Бу китапның «писаны (аять җиңел һәм гүзәлдер» дип яза ул. Г. Камал шул ук вакытта яшь мөхәррирнең каләмендә өмет барлыгын сизенә, аны «киләчәктә әдәбиятымызга хили (байтак — М. М.) зур хезмәтләр күрсәтүе мәэмүл булган кәнҗ (яшь — М. М.) мөхәрриремез» дип атый. «Китапның язылуына, гыйбарәләренең гүзәллегенә, ифадәсенең садәлегенә караган кешенең,— ди Г. Камал.— Мөхәммәтгали әфәнденең кабилиятенә тәхсин (яхшы күрү — М. М ) идәчәгенә һәм киләчәктә Мөхәммәтгали әфәнденең әдәбиятымызга зур хезмәтләренә өмид идәчәгендә шөбһә кыйлмыйбыэ» '. Г. Рәхим матур әдәбиятка көннән кон ныграк тартыла бара, һәм беренче каләм сынаулары аның өй шартларында үте. Аларның йортында балалар өчен әдәби түгәрәк сыман бер төркем туплана. Г. Рәхим бу балалар өчен кечкенә-кечкенә әкият китапларын үзе хәзерли — эчтәлеген яза. кулдан язган битләрдән китапчык итеп тегә һәм балаларга укый, кулларына бирә. Шуның өстенә ул акварель белән дә шөгыльләнә. аерым әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр ясый. Бераздан үзенең сеңелләре һәм дус-ишләренең балалары өчен йорт спектакльләре оештыра башлый. Бу спектакльләрдә Г. Рәхимнең үзе язган пьесалары да куела, кайвакыт ул балалар эчен көнбатыш классикасын да тәрҗемә итә. Аның сеңлесе Рауза Габдрехимованың сөйләвенә 1 «Полдыэ». 1909. 377 сан. 161 караганда, шундый спектакльләрнең берсендә Гетенең «Урман патшасы» диген әсәре сәхнәгә куела. Бу әсәрне Г. Рәхим үзе тәрҗемә иткән (тәрҗемәнең Г. Рәхим кулы белән язылган ике варианты табылды). Истәлекләргә караганда, урман патшасы булып Г. Рәхим үзе киенгән һәм спектакль яшүсмерләргә искиткеч көчле тәэсир иткән. Шулай итеп, унынчы еллар башында Г Рәхим иҗат эшөнә чума. 1913 елдан башлап ул даими рәвештә «Ак юл» журналына языша. Бу журналда аның халык иҗатына нигезләнгән әкият-хикәяләре басылып чыга. Күпчелек хикәяләрендә Г. Рәхим авыл табигатенең матурлыгын җырлый, тереклек дөньясының гармониясен матур картиналар аша бирә. Г. Рәхимнең бу чордагы хикәяләре өчен бернәрсә хас: яшь язучы табигать белән кеше арасында гармония табарга тырыша. Бу омтылыш анда шул кадәр көчле ки, автор образлар тудырганда рационализм методы белән эш итә. Үсеп килә торган капиталистик укладның крестьян тормышын ничек җимергәненә тырышып-тырышыл «үзен йомган хәлдә, Г. Рәхим «Габдерәшит бабайпны иҗат итә. Ул бөтен күңеле белән патриархаль крестьян хуҗалыгының идиллиясен эзли, шул шартларда гармоник шәхесне тасвирлый. Бу хикәя Г. Рәхимнең әле XIX йөз әдәби эстетик принциплары коллыгында икәнлеген дә күрсәтә. Прозаик буларак, ихтимал, Г. Рәхим халык әдәбияты сюжетларына корылган хикәяләре белән танылгандыр. Алар унынчы-егерменче еллар тирәсендә мәктәп балалары арасында иң популяр әсәрләр булган. Мәсәлән, «Үги кыз», «Гөлчәчәк» «Камыр батыр», «Алдар таз», «Алты аяклы айгыр» кебек әкиятләр беренче тапкыр Г. Рәхим тарафыннан балалар өчен эшкәртелеп хикәя формасында бирелгәннәр. Соңыннан беренче баскыч совет мәктәпләре өчен чыгарылган «Балалар күңеле» сериясе буенча бу өкият-хикәяләр аерым китаплар итеп басылалар. Г. Рәхим — драматургия өлкәсендә дә каләм сынап караган кеше. Революциягә кадәр татар театрында аның «Дача кайгысы» исемле комедиясе бара. Алдына куйган проблемасы бик үк яңа булмаса да (яңача күренергә теләгән татар бае белән аның мещан хатыны арасындагы каршылыклар), Г. Рәхим җиңел генә телдә, төзек сюжетлы пьеса тудыра алган. «Йолдыз» газетасы аның бу пьесасына уңай бәя бирә. «Ул — чын-чыннан әдәби әсәр,— дип яза газета.— Анда фәлсәфә сату, фикер сөйләү катгыян юк. Тормыш — менә «Дача кайгысыпның күрсәтергә тырышкан ягы. Бу әсәрдә тормыш дөрес алынган. Шулай булмый да хәле юк. аның мөхәррире шул сыйныфтан чыккан. Мөхәррир хәкыйкатән шул мөхиттә үскән. Ул аны сүкми, орышмый, бары күрсәтә:— Мә, ди ул, караңыз, менә сезгә бу тыштан гына ялган Аурула мәдәнияте кергән буржуа татар тормышы!» X Г. Рәхимнең Октябрь революциясенә кадәрге хезмәтләреннән тагын бер тармагы— әдәби тәнкыйть һәм әдәбият теориясе. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә аның хезмәтләре әллә ни күп түгел. Арадан әһәмиятлесе — «Тукаев — халык шагыйре» дигән мәкаләсе. «Аң» журналының 1924 елгы саннарында Г. Рәхимнең «Халык әдәбиятымызга бер караш» дигән зур тикшеренүе басыла. Кайбер кимчелекләре булуга карамастан, монда яшь галимнең халык әдәбиятына мөнәсәбәттә Тукай мәктәбе шәкерте һәм әдәбиятта гомумән халыкчанлык тарафдары икәнлеге ачык күренә. Ислам дине хаким сыйныфларның идеологии коралы булган бер заманда Г. Рәхим халык әдәбиятына ислам дине салган зарар турында буржуаз матбугатта кыю рәвештә әйтеп чыга. Борынгы мәҗүсилек заманындагы халык әдәбияты үрнәкләрен табуның бик кыенлыгын ул болай аңлата: «Музыка вә җырлар шикелле һәр төрле күңел ачуларга каршы булган ислам дине татар җырларын да кыскан, аларны җырлауны да нәмөшруг (шәригатьтә булмаган — М. М.) дәрәҗәсенә төшереп, татар җырларының начарлануына иң зур сәбәпләрдән булган» Бу — заманы өчен бик кыю адым була. Аннан соң Г. Рәхимнең бу тикшеренүендә цивилизация үсү белән халык әдәбиятының урынын язма әдәбият ала дигән фикере дә бөтенләй үк нигезсез булмаса кирәк. Кыскасы, Г. Рәхим әдәбият өлкәсендәге теоретик хезмәтләрендә, әлегә материалистик фәлсәфәне үзләштереп бетермәгән хәлдә, халыкчәнлыкны яклаучы буларак формалаша. X «Йолдыз». 1914. 1108 сан. ’ Ае». 1914. 16-17 сан. 1917 ел Февраль революциясеннән соң үзен теге яки бу сыйныф белен бәйле- мәгөи яшь татар интеллигенты өчен катлаулы чор башлана. Монархияне бареп төшергәнгә шатлану гына җитми, алдагы көн өчен конкрет кыйблаңны билгеләргә кирәк иде. Эзләнү, яктылыкка, тагын да зуррак хөррияткә өмет, дәртләнү Г Рәхимгә дә хас була. Тәҗрибәсезлеге аны «Корылтай» газетасына алып килә. 1917 елның 7 июль санында басылган «Сәнгать вә әдәбият» дигән мәкаләсендә Г. Рәхим язучының, шагыйрьнең бөтен язмышы революция белән бәйле, революция үзе поэзияне уята, үстерә торган күренеш икәнлеген кыю рәвештә өйгә. «Инкыйляб заманы—аз гына сизгер булган кешене шагыйрь ясый. Инкыйляб вакытында гакыллар, фикерләр җитезрәк эшли, хыял, зиһен кайный... Фитрәт заманында күгәреп басылып яткан сәнаигы нәфисе абелхәят белән сугарылган иреклек һавасында җанлана, хәрәкәтләнә. аякка баса» — ди УЛ. Г. Рәхим Бөек Октябрь революциясе көннәрендә хезмәт халкын яклап сыйныфлар көрәшенә ташланган язучы түгел. «Г. Р.» инициалы белән «Корылтай»да басылган мәкалә егәр аныкы булса, Совет властеның беренче айларында ул еле сәнгатьнең демократлашуына тискәре мөнәсәбәт булган. Шул позиция аны: «Демократлашкан сәнгать, шөбһәсез, чын сәнгать булудан чыга. Аның кыйммәте югала»’.— дип язуга китергән. Ләкин корылтайчы, милли шурачыларның хезмәт халкына карата кулланган политикасы яшь әдипне тиз айныта. «Элек битарафта торган интеллигентлар ачыктан- ачык совет ягын сайладылар»’,— дип яза X. Госман Г. Гобәйдуллин, Г. Рәхим кебек авторларны да күздә тотып. Бу турыда заманында Ф. Бурнаш та язып чыккан иде. Ул болай ди: «Гали Рәхим һәм Г. Газиз (Газиз Гобәйдуллин)ләр Октябрь революциясенең баштагы елларында да Октябрьга каршы тартыну күрсәтмичә, аның идеологиясен кабул иттеләр Һәм һәр икесе әдәби хезмәттән бигрәк гыйльми эшләргә бирелеп киттеләр» ‡‡‡ §§§. Әдәбият белгечләреннән А. Яхин тапкан мәгълүматларга караганда, Г. Рәхим бу елларда Хәрби коллегия кушуы буенча русчадан драма әсәрләре тәрҗемә иткән •. Дөрес, язучы буларак, Г. Рәхим революцион әсәрләр иҗат итүгә кадәр күтәрелә алмады. Аңа өлешчә «саф сәнгать» шаукымы зарарлы йогынты ясады. Бу бигрәк тә аның шигырьләрендә сизелде. Ләкин шагыйрь буларак Г. Рәхим катлаулы эзләнү чорын кичерде. Ул кыю рәвештә Көнчыгыш шагыйрьләрен тәрҗемә итәргә керешә, укучыларга аларның бөек гуманистик идеяләрен, дөньяви фикерләрен җиткерергә тырыша, һәм Г. Рәхим инициативасы белән татар әдәбияты тарихында беренче буларак Хафиз, Җ. Руми, Г. Хәням, Сәгъди, Тагор әсәрләреннән торган китап дөньяга чыга °. Г. Рәхим тәрҗемәләренә нигезләнеп «Кызып дәфтәр» журналы «Рабиндранат Тагорның капиталистлар дөньясына карашы» дигән мәкалә дә бирде Г. Рәхимнең унсигезенче-егерменче еллардагы иҗаты аеруча күп кырлы һәм үзенчәлекле. Бу чорда ул Ибсенның «Гыйшык комедиясе» дигән пьесасыннан яшьләр хорын тәрҗемә итә (татар шагыйрьләреннән аңа кадәр дә. аннан соң да Ибсенны тәрҗемә иткән кеше әлеге юк). Ни өчен Г. Рәхим нәкъ менә Ибсеннан һәм шул бер җырны гына тәрҗемә иткән? Бәлки аның эчтәлеге шагыйрьнең фикер һәм хисләре эволюциясенә туры килгәндер? Моны кистереп әйтүе кыен, әлбәттә. Ыргытып бәрдем суга мин баштагы акылым йөген. Бәлки инде ташка бәрелеп парчаланыр бу кораб; һмч үкенмим, әйдә, бетсен: мин йөзәмен бит бүген — Күкрәгем киргән килеш тик, мин барам алга карап. 1 «Корылтай». 1917. 2 сан (7 июль). * «Корылтай». 1018. I январь саны X I осман Баск Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында татар позэяясе. Казан, ик.1. цз би: . ‘ ф БУР“«ш Инкыйляб һәм татар әдәбияты. «Мәгариф вә укытучы, журналы. Ташкент 1Й29. I сан §§§ Бу турыда «Совет әдәбияты». 1959. 10 сан. 118 бит * Иран шагыйрьләре 1919, Казан Тәзүче һәм тәрҗемәче Г Рәхим. ’ «Кызыл дәфтәр» 1921. 1 сан. МЬХЭММЗ Т М9ҺД не в ф БҮГЕН ДӘ ХӘРӘКӘТТӘ Тәнкыйтьчеләр хаксыз түгел: шагыйрь социалистик революциянең ялкынлы җыр- чь'сы була алмаган. Менә вакытлы матбугат сәхифәләрендә аның «Сонет»ы басылып чыга. Утырып урманның аузында төнләдем мин, Бу моң төнне сандугачтан көнләдем мин; Гаҗәеп, бу матур төндә әле дә ничек Тулылыгыннан бәхтемнең үлмәдем мин! «Канәфер» дигән шигырендә дә шагыйрь әле мәхәббәт колы, романтик шәхес булып күренә. Күзем салдым нечкә пәрдә аркылы Көлгән аваз килгән шул якка. Әллә нишләп сине канәфергә Тиңләтәсем килде шул чакта. (1918) «Бер шагыйрьнең өйләнүе» диген романтик хикәясендә («Шәрык кызы», 1918, 5 сан) ул үз хисләре эченә баткан романтик шәхесне бирде. Монда бернинди вакыйга юк. Хикәя бары тик шагыйрьнең хыяллары, аның хисләренең суынуы турындагы эмоциональ истәлек формасында. Шул ук мотивлар аның «Кичке җыр» дигән шигырендә дә яңгырады. Айлы төннәрдә Төн моң, төн боек, Серле күлләрдә Йоклый төнбоек... (1922) Шагыйрь яңа әдәбиятка хиссият колы, демоник шәхес буларак атлый. Аның талантлы гына язылган лирик шигырьләре Ф. Бурнаш тарафыннан төзелгән «Көрәш җырлары» җыентыгына кертеләләр. Шәхес азатлыгы проблемасын үзенчә чишәргә омтылу аның драматургия өлкәсендәге эшчәнлегендә дә сизелә. 1919 елда Г. Рәхимнең «Җанвар» исемле ике пәрдәлек пьесасы аерым китап булып басылып чыга. Җанвар — реаль тормыштан аерылган, матурлыкка табынучы шәхес. Ул мәхәббәт иреге, шәхес иреге тарафдары. Автор төп геройдан татар тормышындагы искелек калдыкларын тәнкыйть иттерә һәм ул иҗтимагый тормыштан аерылган булуы аркасында иллюстратив, рациональ бер образга әйләнә. Реаль тормыштан аерылган романтик шәхес Г. Рәхимнең «Идел» хикәясендә дә күренде. Аның үзәгендә язучыны гомер буе борчыган проблема — җәмгыятьтә шәхеснең урыны мәсьәләсе. «Идел» әдәбият дөньясында күп тәнкыйтьләнде. Г. Рәхимнең бу әсәре «Иске милли язучының белә торып кирлеморлы язуы» ; дип бәяләнде Хикәя Г. Нигьмәти тарафыннан да каты тәнкыйтькә очрады3 . С. Җәләл дә әсәрнең бераз төчерәк тонда һәм реализмнан ерак икәнлеген күрсәтеп узды. «Дөнья дигәннәре— ул коры гыйшык җырлары белән мәхәббәт җырларыннан гына гыйбарәт түгел» 4 ,— дип язды ул. Әсәрнең төп герое — журналист Ильяс шәһәр, тормыш шау-шуыннан туеп, ялгызлыкка омтыла. Ул дачада тора башлый. Табигать эченә чума, рухи гармониягә ирешә Ләкин бераздан морза кызы Рабига һәм аның сеңелесе Әминә белән таныша. Рабига белән алар арасында роман башлана һәм шәхес ирегенә шуның белән нокта куела. Бераздан Ильяс яшь кыз Әминә артыннан йөри башлый һәм Рабиганы газаплаудан ләззәтләнә. Бу инде бераз гына Печоринны хәтерләтә. Ләкин Печорин ихтыяр көче булган усал шәхес. Ильяс исә — меланхолик Аның ихтыяр көче бик зәгыйфь. Менә көз җитә, дачалар бушап кала, империалистик сугыш кабына. Ильяста шәхес бунты башлана. Ул әдәбиятның, мәхәббәтнең тормыштагы роле турында уйлана. Халыкны көчләп мәгънәсез сугышка кууларына рухи протест белдерә. Анда 1 «Сөембик:». 1918. 2 сап. 1 Г Толымбайскнй Китапларны ипчек нәшер итмәскә? «Татарстан». 1923. 205 сан. 1 Г. Нигъмәтн Октябрь һәм әдәбият «Кызыл шәрык». 1922. I сан * С. Жәләл. «Ярдәм» мәҗмугасы «Татарстан хәбәрләре». 1922. 30 сан. җирне, аның тормышын кызгану хисләре уяна. Кыскасы, Ильяс — Октябрь реаолю- циясе алдыннан татар әдәбиятында очраган күп геройларның берсе. Ул яктан караганда, бу романтик әсәрнең дөньяга чыгуы бик табигый хәл. Ләкин әсәр, инде революция булып, илебез эчендә сыйнфый көрәш барган чорда дөньяга чыкты. Ьу чор татар әдәбиятының нигезләрен Г. Ибраһимов болай билгеләгән иде: «Хезмәт ♦ көрәш моментлары, иҗтимагый коллективларның кузгалышлары, бәрелешләре — -» боларның (әдәби әсәрләрнең — М М) икътисади тамырлары». Шуңа күрә Г. Ибра- , һимов та Ильясны «череп» таркалган бер буржуаз интеллигент»1 дип бәяләде «Идел» — Г. Рәхимнең прозада соңгы әсәре булды һәм шуннан соң ул бөтенләе - белән әдәбият, сәнгать тарихына чумды. Әмма шуны искәртеп узу әһәмиятле, Г. Рәхим ' соңрак «Иделпие үзе үк «иске дәвер рухындагы әсәр» дип атады. Рәхимнең тэт ар « сәнгатендә калдырган иң кыйммәтле мирасларыннан берсе, мөгаен, «Кәккүк» жы- х рыдыр. «Кәккүклнең көе С. Габәши тарафыннан Г. Рәхим текстына язылган һәм бе- — ренче тапкыр бу җыр аның квартирасында яңгыраган. Татарстан радиосыннан Г. Рел хим тексты буенча «Кәккүк» егерменче еллар ахырында еш яңгырый. Җырның ♦ Карлар китте, су килде, яз җитте. Җир яшәрде, далалар чәчәкле. Таң алдыннан төрле кошлар Моңая, сайрый. Йөрәккәем ник әрни ул, Нишләп җилкенә икән лә, һай-һай. Тыңлап кара. Кара урман күкесе, Кошларның моңлысы. Кемнәрнең кайгылы бәндәсе. Иртә белән дә һаман. Кичләрен дә һаман. Төннәрен дә шулай Йокламый, моңая, саргая. Ул да шул. мескенкәй. Хәсрәтле бәндәкәй Гамь чигә минемдәй. Ерактан авазы яңгырый. Моңлы бала түгел идем. Миңа ниләр булды икән! Моңаям, саргаям, мин көям, һай, йөрәгем яна... Син кай җирдә, йолдызым. Кай җирләрдә ялгызың. Кәккүк, кәккүк. Мин саргаймый, кем саргайсын — Юк янымда йолдызым -. Инде Г. Рәхим эшчәнлегенең иң әһәмиятле өлешенә — тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсенә күчик. Аның Көнбатыш әдәбияты, классика белен таныш булуы, яшьтән үк Гете балладаларын, Ибсен әсәрләрен тәрҗемә итүе. Шекспир үрнәгеңдә сонетлар иҗат итүе турында язган идек. Яшь пролетариат әдәбияты вәкилләре ечен бу бик кыйммәтле сыйфат була һәм моның чагылышын без Г. Рәхимнең тәнкыйть мәкаләләрендә дә күрәбез. Мәсәлән. 1921 елда «Отелло»ның татар театрында куелуы уңае белән ул Шекспир әсәрләренең дөньякүләм тарихи әһәмияте турында язып чыга. Тәнкыйтьче фикеренчо, Шекспир әсәрләренең озын гомерле булуы паларның бөтен инсаният галәме өчен уртак булган кеше психологиясен төш- рих итүче (кешенең рухи галәмен ярып күрсәтүче — М. М.) әсәрләр булуындадыр»'. ' Г Ибраһимов Татар әдәбияты. «Татарстан». 1934, I сав. • Бу җырның текстын Г Әлмехеимәто» архивыннан музыка белгече 3. ХәВрулднна күяерев алган Текст 3 ХаВруллиианыц рахсәте белен мәкаләгә кертелде. • Татарстан хабврларе. 1921. 85 сан тексты болай. Пролетариат әдәбиятының формалашуы чорында урта гасырлар әдәбияты (Сервантес, Шекспир һ. б.) пролетариатка азык була аламы, дигән сорау бик еш куела иде һәм татар тәнкыйтьчеләре бу мәсьәләгә мөнәсәбәттә төрле позицияләрдә тордылар. Күргәнебезчә, Г. Рәхим бу уңайдан, нигездә, марксистик позициядә тора. Г. Тукайның үлүенә 10 ел тулуны билгеләгән вакытта Тукай «татар телендәге балалар әдәбиятына... нигез салучы» дип кыю рәвештә матбугатта чыгучы да Г. Рәхим булды. - Тукай,— диде ул,— бер яктан, татар шигыренең атасы булса, икенче яктан, шөбһәсез, татар телендәге балаларга махсус әдәбиятны да башлап тудыручыларыи- нан хисапланырга тиеш» Г. Тукай мирасының вульгар социологизм елларында нинди катлаулы бәхәсләр, каршылыклар тудыруы яхшы мәгълүм. Г. Рәхим исә, әнә шул катлаулы атмосферада Тукай мирасын, аның халыкчан иҗатын яклаучы һәм пропагандалаучыларның берсе була. Татар халкының, әдәбиятның тарихын яхшы белгән галим үзенең тәнкыйть мәкаләләрендә әдәбиятны иҗтимагый процесстан аерып карауның ялгыш икәнлеген һәрвакыт әйтеп килде. «Әдәбият кешеләрнең иҗтимагый тормышыннан килеп чыккан бер килеш булганга,— дип язды ул,— аны тарих агымына салып тикшергәндә, шул иҗтимагый тормыш ягыннан торып карамый мөмкин түгел2 . Ләкин егерменче- утызынчы еллар тәнкыйтьчеләре (Г. Сәгъди, Ф Сәйфи-Казанлы, Г. Толымбайский) иҗтимагый формациянең гади өскормасы гына дип бәяләп, әдәбиятның үзенчәлеген искә алмыйлар иде. Моның өчен аларга марксизмның сәнгать теориясен ныклап өйрәнергә кирәк иде. Г. Рәхим исә нәкъ менә шуңа игътибар юнәлтә. Әдәбият-сән- гать тәнкыйтьчеләрен кисәтеп ул болай ди -Әдәбият тарихын өйрәнү анда гакес ителгән (чагылдырылган — М. М.) фикер вә идеология тарихын гына өйрәнүдән гыйбарәт икән дип уйланмасын. Әдәбиятның бу ягын өйрәнү аны эстетика (нәфасәт) һәм форма ягыннан өйрәнүне читтә калдырмый, ул һәр ике яктан өйрәнелергә тиеш» Бу ф икер заманына күрә бик кирәкле иде һәм шул ук вакытта ул Г. Рәхимнең әдәбиятчы буларак алга таба үсешен дә күрсәтте. Әдәбият турында нәрсә генә язмасын, ул һәр вакытта да югары сәнгатьлелек өчен көрәш алып барды, поэзиядә үгет- нәсихәтчелекне тәнкыйть итте. Татар совет шагыйрьләренең «Көрәш җырларыина кертелгән шигырьләре турында ул: «Татар шигыренең соңгы елларда никадәр алга атлаганын ничаклы яңа гүзәллекләр кәшеф иткәнен күрү зур бер ифтихар вә канә- гетьлек хисе уятадыр»,— дип язды Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» әсәре иң беренче тапкыр Г. Рәхим тарафыннан югары бәя алды. Тәнкыйтьче бу әсәрнең турыдан-туры тенденция вә агитациягә бирелмәстән, тыныч этика тонында тасвир» ителүен хуплады, «хикәя... гаҗәп көчле, җанлы бер әйбер булып чыккан»,— дип язды . Кайбер каршылыклы фикерләре булуга карамастан, Г. Рәхимнең «Нәләтләр шагыйре» исемле мәкаләсе дә тәнкыйть тарихында зур игътибарга лаек. Ихтимал. Такташ иҗатына гомуми бәя бирү юлында бу иң беренче зур тикшеренүдер Г. Рәхим бу мәкаләдә яңа күтәрелеп килгән яшь Такташта зур талант барлыгын күрсәтә. Ул аны «татар әдәбияты күгендә кинәт яктырып яна башлаган яңа йолдыз» дип атады. «Хәзер бездә булган революция вә дингә каршы көрәш һавасында Такташка үзенең каләмен һичбер киртә белән чикләмәскә мөмкин булды» — дип язды ул. Шуңарга да игътибар итик, мәкалә әдәбият мәйданындагы группачыларның Такташка төрлечә гаепләр ыргытып мавыккан чорында язылды. Әнә шуңа күрә дә аның бу мәкаләсе ул чорда имажинист булган К. Нәҗми һәм башкалар тарафыннан кире кагылды. Бездә бик аз өйрәнелгән өлкәләрнең берсе — татар сәнгате тарихы. Әгәр беренче татар опералары турында тикшеренү алып барсак, без, һичшиксез, бу өлкәдә Г. Рәхим эшчәнлеге белән очрашыр идек. Мәгълүм булганча, татарның беренче опералары «Сания» һәм «Эшче» үз чорында матбугатта зур шаушу уятканнар. «Сания» операсы турында Берлин, Рим журналларында уңай рецензияләр күренә, татар сәхнәсенең беренче казанышы турындагы хәбәр Америка, Япония » Г. Рәхим. Тукай һәм балалар әдәбияты. «Мәгариф». 1923, 3—I саннар ’ Г Рәхим Урта мактап лар дә әдәбият укыту турында. «Мәгариф». 1921. 5 сан. 1 «Безнең байрак» газетасы. 1923. 15 сан. • «Безнең юл». 1925. 5 сан. • «Безнең юл». 1928, 19-11 саннар. кМ ягыннан югары икәнлеген күрсәтә. Музыкасының да, милли рамкаларда гына кал- ш мыйча, «интернациональ музыкага таба зур адым» ясаганлыгын әйтә «Эшчеләр ш арасында көрәш настроениеләренең үсүен күрсәтүдә моментлар булганы шикелле, ң милли халык музыкасы да крестьян авылы тормышын, кайгы моментларын, изелү х тойгыларын бирү юлында гаҗәп уңышлы кулланылган. Менә бу якны композитор- ™ ларның зур уңышларыннан санарга кирәк»,— дип яза тәнкыйтьче. Г. Рәхим беренче буларак операның җитди кимчелекләрен дә күрсәтте. Алар түбәндәгеләрдән гый- п берет: S 1 Операда бетен бер вакыйга әсәр буенча кызыл җеп булып сузылып барырга тиеш. «Эшчеидә исә бу принцип сакланмый һәм шуңа күрә аның драматизмына к зарар килә. ® 2. Операда төп герой алгы планда торырга тиеш Ләкин Нигъмәт алай бирелмә- гон. Ул гел бор лейтмотивка гына җырлый Изелгән крестьян вакытында «аның җырында нинди изелү һәм өметсезлек аһәңнәре яңгыраса, революция көрәшендә үлгән вакытында да аның авызында шул ук көй яңгырый Менә бу инде иске мөндәриҗә белән музыканың бәйләнмәвен күрсәтә» 3. Әсәрдә Нигъмәт губернаторны атып үтерә, индивидуаль террорист булып күренә иде Режиссер моны алып ташлап дөрес эшләгән Чөнки «большевизмның революция тактикасына әсасән каршы булган бер көрәш юлының героизм дәрәҗәсенә менгерелеп күрсәтелүе революцион пролетариат идеологиясенә каршы булган, эсерлек йогынтысын чагылдыра торган бер момент иде». 4. Шулай да операда Нигъмәт әле пассив рәвештә үтерелә Аны алгы планга чыгарырга, кулына корал тоттырып баррикадалар керәшендә корбан итәргә кирәк иде «Ул вакытта тәэсир әллә ничә мәртәбә көчәер , көрәшче революцион пролетариатның роле алгы сафка чыгарылган һәм идеологиясе дә кирәгенчә җанлаидырылган булыр иде» Әлеге мәкалә һәм аннан китерелгән өзекләр, безгә калса, Г. Рәхимнең марксизмны эзлекле рәвештә үзләштерел килгән сәнгатькяр икәнлегем раслыйлар. Егерменче елларның урталарында татар сәнгате кинематограф белән тыгыз бәйләнештә була. Бу елларда Казанда «Койрыклы йолдыз» һәм «Булат батыр» исемле кинофильмнар эшләнә. 1925 елның 25 Октябренда Гыйльми үзәкнең татар редакция коллегиясе утырышында татар фильмы мәсьәләсе карала. Киңәшмәдә татар тормышы турындагы фильмның нигезенә 1905—1917 елгы вакыйгаларны алырга дигән уртак фикергә киленә һәм Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы сайлап алына. Бу роман буенча сценарий эшләү Г. Рәхимгә тапшырыла6 Безгә билгесез сәбәпләр буенча бу фильм эшләнмичә кала 1 Кара «Мәгариф., 1937, 2 сан. 106 бит ’ Шунда ук ’ Советский Союэ Спец выпуск миф бюл.т ВОКС. 1927. 23- 25 саннар • I А< 1 Р ~1 14. И1, 4 • «Яңалиф., 1930. 3 сан • ТЛССР ҮЛ. 147 эш, 4 док газеталарында басыла «Сания» операсын татар сәхнәсенә чыгаруда составында Г. Рәхим дә булган Гыйльми үзәкнең редакцион коллегиясе күп эш башкара. Гыйльми үзәк опера авторларына эшләү өчен уңай шартлар тудыру буенча махсус карар да кабул итә. 1927 елда Г Рәхим үзе дә «Бүзьегет» исемендә опера либреттосы яза башлый. Матбугаттагы хәбәрләргә караганда, операда «саф мәхәббәт калыбында гына калмыйча, иҗтимагый нигезнең көчле итеп алынуына игътибар ителәчәк» булган2 . Кызганычка каршы, бу опера дөньяга чыга алмый кала. 1927 елда Г. Рәхим Бөтенроссия культура мөнәсәбәтләре, җәмгыятенең (ВОКС) п соравы буенча рус телендә «Татарстан республикасында сәнгать» дигән мәкалә яза. ге Бу мәкаләдә ул татар музыкасының үзенчәлеге, татар театрының кыскача тарихы п турында мәгълүматлар бирә. Ф Бурнаш һәм К Тинчурин кебек сәнгать осталарын «революцион настроениеле яшь көчләр» дип атый ’. Ул шунда ук М. Парсим, Ч К Тинчурин, 3. Солтанов, Ф Бурнаш, К. Әмириләр белән берлектә Гыйльми үзәкнең х театр комиссиясендә дә эшли Г. Рәхимнең «Эшче» операсы турында матбугатта махсус мәкалә белән чыгуы 10 да игътибарга лаеклы. Анда ул «Эшче»нең «Сания» операсына караганда эшләнеше ф Гали Рәхим яшьли тарих белән кызыксына. Тарих, борынгы кабер ташы язмалары, кулъязмалар белән кызыксыну җирлегендә ул тарихчы, әдәбиятчы, язучы Газиз Гобәйдуллин (Г. Газиз) белән якынлаша. Октябрь революциясенең беренче көннәреннән соң ук бу ике галим борынгы татар әдәбияты буенча беренче кулланмалар язу эшенә керешәләр. 1921—1923 нче елларда әлеге кулланмалар өч бүлектә аерым-аерым китап булып басылып чыгалар. Егерменче еллар матбугаты Г. Газиз һем Г. Рәхимнең ул хезмәтләре турында күп шаулады, күп төрле фикерләр әйтелде Бу хезмәтләргә тулы бөя бирү тарихчылар эше. Әлбәттә, аларның методологиясендә хаталар бар иде һәм бу хаталар үз вакытында ук күрсәтелделәр дә. Бу хезмәтләр уңаена язылган тәнкыйтендә Г. Ибраһимов авторларның кимчелекләрен ачу белән генә чикләнмичә, аларның уңай якларына да игътибар итте. Заманында без төрекме, татармы дигән сорау бар иде, дип язды Г. Ибраһимов. без төрек диючеләр әдәбият тарихын Алтайдан, Урхоннан башламакчылар иде. «Язучыларның бер дөрес эшләре шул булган ки, болар андый хыяллардан ваз кичеп, тик «татар әдәбияты» мәфһү- менең реаль мөндәриҗәсен генә нигез итеп алганнар». Шул ук вакытта Г. Ибраһимов әлеге хезмәтләрдә марксизм теориясе тиешенчә кулланылмаганлыкны күрсәтә һәм киләчәктә «бу маузугны чын бер марксист-коммунист эшләп чыгарга тиешледер»',— диде. Г. Ибраһимов билгеләп үткәнчә, Г. Газиз һәм Г. Рәхим борынгы татар әдәбияты буенча таркау материалларны бергә туплап китапка кертүләре белән киләчәк буын әдәбиятчылары өчен кыйммәтле мирас калдырдылар. Г. Рәхимнең әдәбият, культура тарихы буенча язылган мәкаләләрен аерым-аерым бәяләү түгел, санап чыгуы да кыен. Бу өлкәдә аның иң нәтиҗәле хезмәте Гыйльми үэәктә эшләгән чорга туры килә. Марксизмны үзләштереп үсеп килүче галим 1925 елда болай дип яза: «Тарихи материализм карашында тора торган тарихчы өчен сәнгать... күктән төшкән бер нәрсә түгел... Аның тарихын аңлар өчен безгә халыкның иҗтимагый тарихы белән танышырга кирәк". Ихтимал, Г. Рәхим мирасының иң әһәмитле тармагы аерым шәхесләрнең биографияләредер. Бу яктан караганда ул тарихчы Риза Фәхретдиновның дәвамчысы булып тора. Татар язучыларының, культура әһелләренең тормыш юлын, аерым чыганакларны өйрәнүдә Г. Рәхим ару-талуны белмәс галим иде. Ул күрсәтеп калдырган чыганаклар буенча без бүгенге көндә XIX йөз әдәбиятын тулырак, киңрәк беләбез. Мәсәлән, К. Насыйриның беренче тапкыр тулы биографиясен язучы Г. Рәхим булды. Биография язудан тыш ул К. Насыйриның кулъязмаларын юллады, аларның адресларын матбугатта күрсәтеп чыкты* Гомумән, К. Насыйри мирасын бүгенге хәлдә күрүебез белән без иң элек Г. Рәхимгә бурычлы. 1926 елда Г. Рәхим кулына К. Насыйриның бер өлеш язмалары киләп керә һәм шул материаллар нигезендә ул «Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре һәм йөзьеллык бәйрәме материаллары» дигән китап чыгара. 1925 елның 15 февралендә Татар театрында К. Насыйриның тууына 100 ел тулу уңае белән зур җыелыш ясала. Анда Г. Ибраһимов. Ш. Әхмәдиев, М. Корбангалиев белән бәслектә Г. Рәхим «Насыйриның гыйльминфәнни хезмәтләре» дигән темага доклад ясый. Егерменче еллар урталарында Гыйльми үзәк үз кулында бик күп функцияләрне туплаган оешма була. Нәшрият, әдәбият, сәнгать, театр мәсьәләләре барысы да Гыйльми үзәк карамагында булалар. Гыйльми үзәк бу елларда «Татар әдәбияты китапханәсе» дигән серия белән бик күп китаплар бастыра. Аларны басарга әзерләү. рецензияләү, сүз башы язу һ. б. эшләрнең байтагын Г Рәхим башкара. Мәсәлән, Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте, Г. Камалның сайланма әсәрләре шушы серия белән Г. Рәхим тарафыннан дөньяга чыгарылалар. Ул Г. Камал иҗаты турында беренче тапкыр зур күләмле сүз башы яза XIX йөз мәгърифәтчесе Г. Илья- гиның биографиясе 1930 елга кадәр бөтенләй билгесез иде. Г. Рәхим аның турында да бик күп материал туплый һәм нәтиҗәдә Г. Ильясиның беренче тапкыр биогра- ’ Г. Ибраһимов Татар әдәбияты тарихына материаллар. «Татарстан». 1923, 28 саа. ’ «Мәгариф». 1925. 1—2 саниар. • «Безнең юл». 1922, 4 сан фиясе языла Әхмәт Уразаев Курмашиның тормыш юлын белүебез белан да без Г Рәхимгә бурычлы. Шул ук елларда Г. Рәхим татарда матбагачылык тарихы буенча киң күлемдә тикшеренү эше алып бара. 1925 елда Татарстан республикасы тезелүгә биш ел тулу датасы билгеләнә. Юбилей хөрмәтенә Татарстан китап нәшрияты «Биш ел эчендә» ♦ дигән зур күләмле китап чыгара. Анда Г. Рәхимнең «Биш ел эчендә татар әдәбияты» дигән киң пландагы тикшеренүе басылган. Автор Октябрь революциясеннән соң татарларда китап бастыру эшенең (политик, иҗтимагый һәм матур әдәбият) торышына тирән анализ биреп мондый нәтиҗә ясый: «Ленин әсәрләре мәҗмугаларын нәшер итү белән дә безнең Татарстан әле моңарчы һичбер шәрыкъ жөмһүрияте тотына алмаган җаваплы бер эшкә керешеп, мөһим бер башлангыч ясады»2 . Соңгы елларда татар телендә Пугачев указларын, хитабнамәләрен өйрәнү эше җайга салынып бара. Заманында татарлар арасында Пугачев хәрәкәте белән профессор Г. Гобәйдуллин кызыксынган иде. Әлеге мәсьәләдә Г. Рәхимнең дә өлеше бар: ул татар телендә Пугачев указларын өйрәнә һәм бу турында матбугатта чыга **** †††† Аның 1878 елгы татар крестьяннары восстаниесе турындагы хезмәте дә тарихчылар очен зур хәзинә. Г. Рәхим 1927 елда Олы Мәңгәр авылына барып, бу восстаниедә катнашкан бердәнбер исән кешедән сөйләтеп кала. Бу кеше (Шаһиәхмәт Мөхәммәдие») үзенең көндәлек вакыйгалар язып барган кулъязмасын Г. Рәхимгә бирә («Мирьат-эл-вакыйгать»). Ш. Мәхәммәдиев аңа граф Скарятинның авылга килүен һем татар картларын үз кулы белән җәзалавын бйк тәфсилләп сөйләп бирә*. Тарихка тагы да эчкәрәк кереп, Г. Рәхим археологиягә әһәмият бирү кирәклеген кайнар рәвештә яклап чыга. Чыпчык, Ашытбаш, Әйшә, Мәңгәр, Байлар Орысы кебек асыллардагы каберлекләрне өйрәнүне оештыручыларның берсе була. Утызынчы елларда, кайбер «новаторплар үткән заманга борылып карауны гаеп иткән чорда, Г. Рәхим болай дип яза: «Иҗтимагый формацияләр тарихын өйрәнгәндә ерак гасырларга мөнәсәбәттә нәкъ менә археология материал һәм документаль нигез бире. Моның белән археология бу өлкәдәге идеалистик карашларның җимерелүенә һәм бөтен фәннәр арасында иң Хчарксистик булган социология фәнендә материалистик- марксистик карашның ныгуына ярдәм итә. Шулай булгач, сүз археология фәне гомумән кирәкме яки юкмы икәнлеге турында бармый, ә бары тик аның мәгълүматларын нинди максатларда файдалану, аңа нинди караштан чыгып якын килү турында гына бара ала. Алай булса, археология фәне социалистик төзелеш эшенә «чит» кенә түгел, бәлки аның ярдәмчесенә әйләнә»s (русчадан тәрҗемә безнеке — М. М). Татар халкын коточкыч рәвештә эксплуатацияләүгә сәбәпче булгчн лашман хезмәте турындагы тикшеренүе белән дә Г. Рәхим үзен тирән белемле, киң карашлы тарихчы итеп күрсәттеб . Аның бу тикшеренүендә лашманчылыкның бөтен тарихы күз алдына бастырыла, шул хезмәттә һәлак булган конкрет кешеләр турымдагы бәетләр мисалга китерелә. Г. Рәхимдә фән кешесе өчен кирәкле булган сыйфатларның иң кирәге—фәнни намуслылык көчле була. Ул һәрвакытта да теге яки бу мәсьәләдә үзеннән »ле< тикшеренү алып барган элгәрләрен искә ала, чыганакларны күрсәтә һәм башка галимнәрдән дә фәнни төгәллек таләп итә. «Икенче кулдан» булган чыганакларны берни белән дә аклап булмаслык рәвештә файдалану бик җитди методологик кимчелек'—дип язды ул хезмәтләренең берсендә «Татарстанны фәнни өйрәнү җәмгыяте» (1923—1929) үз заманында шактый зур файдалы эш эшли. Җәмгыять Мәскәүдәге Бөтенроссия Көнчыгышны өйрәнү ассоциациясе инициативасы белән ачыла. Бу җәмгыятьтә барлыгы 98 член булып, шуның берничәсе почетлы член иделәр (академиклар Покровский, Бартольд, Самойлович, проф. Бороздин). Бу оешма беренче татар совет галимнәренең күренекле 1 «Сезнең юл». 1930. 3—1 саинар. • Биш ел эченд» Казан, 178.бит • «Татарстан» журналы. 1929. 5—8 саннар. †††† Али Рахны. К вопросу о татарском крестьянском движения 1878 г Жури «Вестник иауча. обва татвроведвняя». 1928. М 8. ‘ Али Рахим Татарские этнографические памятники XVI века «Труды общества изучение Татарстана». 1930. I том. • Г Рахим Халык зарларыннан «Беэнеи юл», 1929. 3—Ч саннар ’ «Вестиик научного общества татареведеииа». 1928, № 8 1 «Вестник научи. общества татароведеиия». 1930. № 9—10. ... ’ А Рахим. Проект составления толкового словаря татарского языка 100 лет тому иа>ах Журн «Вестник научи общества татароведення>. 1930. № 9—10. • ТАССР ҮА. 147 эш. 33 документ. мехаммат манд и ЕВ ф БҮГЕН ДӘ ХӘРӘКӘТТӘ рус галимнәре белән кулга-кул тотынып фән өйрәнү мәктәбе булды. Монда Г. Ибра- һимов. Н. И Воробьев. Җ. Вәлиди, В. А. Богородицкий, Г Гобәйдуллин, П. М. Дуль- ский, Н. Ф Калинин, И. Н. Бороздин, Г. Рәхим, Н. И Ашмарин, Г. Сәгъди, А. Н. Самойлович. Н. Хәким, Н. Н. Фирсос, Г. Шәрәф Н. б. фәнни докладлар ясадылар. Җәмгыять татар халкының авыз иҗатын, сәнгатен, этнографиясен, эпиграфик истәлекләрен өйрәнү өчен күп санлы экспедицияләр оештырды. Татарстанның археологик картасын төзеде Берлин, Гамбург, Лондон, Рим, Гельсингфорс университетлары. Харбин, Дерпт, Нью-Йорк китапханәләре белән бәйләнештә торды . Г. Рәхим әнә шундый зур фәнни оешмада даи/ли рәвештә секретарьлык вазифасын башкарды. Татарстан тарихына кагылышлы бик күп материаллар бу чорда Г. Рәхим тарафыннан эшкәртелделәр. 1930 елда аның хәзерге тел галимнәре өчен бик кыйммәтле булган, «Моннан йөз ел элек татарча аңлатмалы сүзлек төзү проекты» дигән тикшеренүе матбугатка чыкты. Г. Рәхим монда Казан университетының тел бүлеге деканы Ф. И. Эрдман тарафыннан 1829 елда төзелгән сүзлек проекты турында киң мәгълүмат бирә. Сүзлекләр төзү тарихына тирән экскурс ясаганнан соң, ул мондый нәтиҗәгә килә: Бары тик Бөек революция генә бүгенге лингвистик фән югарылыгында торырлык тулысынча фәнни нигезләнгән татар теленең аңлатмалы сүзлеген татар галимнәренең үз көчләре белән төзергә һәм Татар Совет Социалистик Республикасының дәүләт культурамәгариф органнары исәбенә бастырып чыгарырга мөмкинлек ачты. Мөхтәрәм татар галиме лингвист Җ. Вәлиди тарафыннан төзелеп, хәзерге көндә Гыйльми үзәктә бастырылырга хәзерләнгән татар теленең тулы сүзлеге нәкъ менә шундый җитди хезмәт булып исәпләнә» (Тәрҗемә безнеке.— М. М.). Болардан тыш Г. Рәхим Татарны өйрәнү җәмгыятендә һәм Гыйльми үзәктә күп санлы докладлар белән чыга, рецензияләр яза, тәрҗемәчелек белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Татарны өйрәнү җәмгыятендә ул «М. Корбангалиев эшчәнлегенең 30 еллыгы» дигән доклад ясый, бу доклад соңыннан аерым китап булып басылып чыга. Гыйльми үзәк 1926 ел, 20 май утырышында татар халык иҗатын җыю мәсьәләсен карый. Бу утырышта татар халык иҗатын өйрәнү эше өч юнәлештә булырга тиеш дип билгеләнә: 1. Халык арасыннан язып алу. 2. Җыелган әсәрләрне бастыру 3. Халык иҗаты буенча теоретик хезмәтләр бастырып чыгару. Татар халык иҗатын туплау, эшкәртү буенча төзелгән комиссиягә М. Корбангалиев, X. Бәдигый һәм Г. Рәхим кертеләләр3 . Профессор В. Ф. Смолинның өлкәне өйрәнү буенча кулланмасын татар җирлегенә күчереп эшләүне Гыйльми үзәк Г. Рәхимгә тапшыра. Болардан тыш ул тагын берничә иҗитмагый-политик китап тәрҗемә итә (мәсәлән, Феликс Кон. «9 гыйнвар» һ. б.). 1927 елда аның балалар өчен «Америка нинди җир?» исемендә рәсемле китабы чыга. 1930 елда Авылны өйрәнү» дигән программа-кулланма китабы басыла һ. б. Гали Рәхим татар совет фәнен үстерүгә күп көч куя. Алда әйткәнебезчә, бер мәкаләдә аның хезмәтләрен санап чыгу да, аларга бәя биреп бетерү дә мөмкин түгел.. Әлегә аның әдәби, фәнни мирасы бик таркау ята. Безнең уебызча, бу галимнең совет фәненә иткән файдалы хезмәтен бәяләү, тәкъдир итүдә әле байтак эшлисе бар. Галим мирасының егерменче, утызынчы еллардан килгән авазы безне рухи байлыгыбызга карата игътибарлы булырга чакыра. Чөнки галимнең күп кырлы һәм бай мирасы бүген дә безнең арада, һаман хәрәкәттә.