Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

БӘЯН ГЫЙЗЗӘТКӘ 60 яшь Татар әдәбияты һәм сәнгатенең олы тарихы, гүзәл традицияләре бар. Бай культура мирасыбызны барлау, тикшерү, гомумиләштерү, әдәбият һәм сәнгатьнең агымдагы торышын күзәтү, анализлау процессы да туктаусыз дәвам итә. Бу елкәдә һәр чорның актив тикшеренүчеләре. галим һәм тәнкыйтьчеләре үсеп чыга. Буян Гыйззәт тә — әнә шундыйлардан берсе. 1918 елның 16 июлендә Башкортстанның Кушнарен- ко районы, Талбазы авылында крестьян семьясында туган Фәтхелбәян Нурлыгаян улы Гыйззәтуллин (Бәян Гыйззәт) әдәбият һәм сәнгать дөньясына зур тормыш тәҗрибәсе туплап, илебез язмышын хәл иткән зур көрәшләрдә катнашып килеп керә. Ул 1936 елны Уфада рабфак, 1941 елны Казанда педагогия институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышының башыннан алып Б Гыйззәт — фронтның алгы сызыгында. Ул артиллерия офицеры сыйфатында Кенигсбергка кадәр барып җитә. Курск дугасында сугышлар башланган җитди бер моментта Коммунистлар партиясе сафына кабул ителә. Фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен ике Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә Әдәбият һәм сәнгатькә мәхәббәте Б. Гыйззәтне 1946 елда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына алып килә. Ул анда күп кенә еллар әдәби бүлек медире булып эшли. Бу чорда турыдан-туры аның катнашлыгы белән Т. Гыйззәт. Н. Исәнбәт, М. Әмир һәм башка драматургларның күренекле әсәрләре сәхнәгә менә, илебездәге тугандаш халыклар авторларының актуаль проблемаларны күтәргән спектакльләре куела, классикага игътибар арта. Аның бу юнәлештәге эшчәнлеге «Советское искусство» (1947, 4 июль) газетасының баш мәкаләсендә башкаларга үрнәк Ж итеп куела. Шушы ук чорда вакытлы матбугатта Б. Гыйззәтнең театр һәм драматургиягә кагылышлы мәкаләләре еш күренә башлый. Бер үк вакытта ул СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурада укый. 1951 елда пролетар язучы Гафур Коләхметов иҗаты буенча диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала һәм шунда ук эшкә калдырыла. 1953 елдан алып хәзергә кадәр Б. Гыйззәт — шул институтның өлкән гыйльми хезмәткәре, 1968 елдан шул институтта сәнгать секторы мөдире до Б. Гыйззәтнең инде утыз елдан артык дәвам иткән тикшеренүләрен бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән ике зур тармакка, ягъни драматургия һәм театрга бүлеп карарга мөмкин. Башта ул тол игътибарны драматургиягә юнәлтә һәм тора-бара, заман таләпләреннән чыгып, театрга ныклы борылыш ясый. Б. Гыйззәтнең драматургиягә кагылышлы күләмле тикшеренүләре «Егерменче йоз башында татар әдәбияты» (1954 ел). «Татар совет әдәбияты тарихы. (1960). «Заман сулышын тоел» (1967 ел), Мәскәүдә рус телендә чыкнан «Татар совет әдәбияты тарихы» (1965 ел) исемле китапларда урын алды. Таҗи Гыйззәт иҗатына багышланган монографиясе 1957 елда аерым китап булып басылып чыкты. Татар театры тарихын булдыру мәсьәләсе дә өлгереп җиткән иде. Б. Гыйззәт эшчәнлегенең дә зур өлеше әнә шул бурычны тормышка ашыруга бәйле Мәскәүд» сәнгать тарихы институтында әзерләнгән «Совет драма театры тарихы» исемле алты томлык хезмәткә ул, автор һәм редколлегия члены буларак катнашып, татар театры тарихы хакында очеркларын урнаштырды. Аларны театрыбызның үсеш этапларын эзлекле рәвештә яктырткан беренче җитди эзләнү дип атарга мөмкин. Б. Гыйззәт җитәкләгән сәнгать секторында татар театрының аерым тарихын язу процессы да җанлана төште. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1975 елда «Татар совет театры» дигән күләмле хезмәт дөнья күрде. Күптән көтелгән бу китапта да Б. Гыйззәт язган берничә бүлек — егерменче елларның икенче яртысында һәм утызынчы елларда татар театры дигән бүлекләр бар. Шушы юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итеп, сәнгать секторы гыйльми хезмәткәрләре «Октябрьга кадәрге татар театры» дигән яңа хезмәт тәмамладылар. Б. Гыйззәтнең тикшеренү объекты гаять киң. Күрсәтелгән хезмәтләрдән тыш. аның драматургия һәм театрга кагылышлы язмалары төрле җыентыкларда, әдәбият һәм театр энциклопедияләрендә, республика газета-журналларында, үзәк вакытлы матбугатында да байтак басылды. Алар арасында Г. Камал, Г. Кариев, К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, һ. Такташ, Г. Кутуй, Г. Насрый һ. б. бик күпләргә багышланган иҗади портретлар, аерым әсәр яки спектакльләр турында рецензияләр, сәнгатьнең җитди проблемаларын күтәргән күләмле мәкаләләр дә бар. Б. Гыйззәт әдәбият һәм сәнгатьнең үсеш этаплары яки бүгенге актуаль мәсьәләләре турында төрле конференция, киңәшмә, фикер алышуларда да докладлар белән күп тапкырлар чыгыш ясады һәм ясап килә. Галим һәм тәнкыйтьче буларак, Б. Гыйззәткә әдәбият һәм сәнгатьне тикшерүдә билгеле бер идеяэстетик проблемалардан чыгып эш итү, гомумиләштерергә омтылу, әдәбият һәм сәнгатьнең үсеш тенденцияләрен принципиаль позициядән яктыртырга тырышу хас. Профессор М. Гайнуллин үзенең бер мәкаләсендә «Бәян Гыйззәт — тыйнак табигатьле, туры сүзле, кыю фикерле, үзенә һәм башкаларга таләпчән галим»1 дип әйткән иде. Бу сүзләр Б. Гыйззәтне һәм белгеч, һәм кеше буларак та ачык характерлый. Бу сүзләрнең дөреслеген аның бөтен тормышы, эшчәнлеге, кешеләргә мөнәсәбәте ачык раслый. Чөнки Б. Гыйззәтнең әдәбият-сәнгать турында сүз барганда принципиаль, таләпчән булуы, бер үк вакытта һәр язучы, драматург, артист яки режиссерга үзенең киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итеп килүе күпләргә билгеле. 1957 елдан Б. Гыйззәт — СССР Язучылар союзы члены. Ул Татарстан Язучылар союзының тәнкыйть секциясе җитәкчесе буларак та, озак еллар актив эшләде. Әнә шулай, Б. Гыйззәт катлаулы тормыш юлы үтеп, күпкырлы эшчәнлеген дәвам иттерә. Бүгенге көндә театр, музыка һәм башка тармакларда җитди тикшеренүләр алып барган, бу өлкәдә кадрлар әзерләүгә елдан-ел игътибарны көчәйткән сәнгать секторының да, аның җитәкчесе Б. Гыйззәтнең дә планнары зур. Юбиляр драматургия һәм театр тарихын тагын да тирәнрәк һәм киңрәк планда тикшерү юнәлешендә җиң сызганып эшли, зур хезмәтләрен төгәлләү алдында тора. Киң колачлы, тынгысыз, туктаусыз ээләнүчән юбилярыбызга мактаулы хезмәтендә зур уңышлар телибез. РИЗА ИШМОРАТ, ҺӘНҮЗ МӘХМҮТОВ.