Логотип Казан Утлары
Повесть

ҖЫРЛА, ИРКӘМ!

 

 

 Карт төне караңгы да, шыксыз да. Тәрәзәгә бәреп яуган карлы-бозлы яңгыр, юлбасарларча сызгырган жил Алмазның кәефен кырды. Яңгыр пәрдәсе аша сизелерсизелмәс кенә елмайган урам утлары да аның күңеленә якты өсти алмый иде. Ул, тәрәзә яныннан китеп, бүлек коридорына чыкты. Палаталарда авырулар йоклый Тынлык, берәү дә күренми. Бу хәлгә кинәнеп куйды ул. Димәк, артык борчылган авырулар юк. Биш яшьлек Зифа гына йокыга китә алмый бимазалана икән. Моннан бер ай элек Алмаз ул сабыйга операция ясаган иде. Бугазындагы шешне алганнан бирле бала ларга ишетелмәслек итеп кенә: —Лимонад эчәсеңме, Зифа? Әйдә, матурым, эч тә, йокларга ят! йокламыйча терелеп тә, дәү үсеп тә булмый,— дип пышылдады. Бала, муенындагы сулыш көпшәсен нәни бармаклары белән каплады да: —Әнием дә лимонад китергән иде. Мин аны кичә үк эчеп бетердем, — диде. Алмаз аны күтәреп алды, өстәл янына ук китереп утыртты. Әлфия лимонад шешәсе чыгарды. Стаканга салганда су күбекләнеп хуш ис таратты, мәгәр Зифа сабырсызланып эчәргә сузылмады, киресенчә, өлкәннәрнең әле берсенә, әле икенчесенә карап нидер әйтмәкче булды. Аннары, стакандагы лимонадны бераз авыз иткәч: грахотомик көпшә аша гына сулый. Сөйләшкәндә әлеге көпшәне бармак томалап торырга, ә сулыш алганда ачарга кирәк. Әмма Зифа әле дә булса моны хәтереннән чыгара, я аны капларга онытып, тавышсыз 1ына сөйли, я озак каплап, тыны кысылганча онытылып йөри. Менә ул әле дә, йокларга яткач, ялгышып сулыш юлын томалаган да, тыны жит- ми башлагач, елап уянган. Әнә палатадан ук чыгып килә. Шәфкать туташы Әлфия, аны күреп, каршысына йөгерде, баланың болай соңарып йөрүе өчен Алмаздан шелтә эләгер дип уйлады. Тик врач үзе дә елмаеп бала янына атлады. Моны күреп, Әлфия дә тынычланды, палатадагы- — Җитте,— дип стаканны Әлфия апасына сузды.— йокы алдыннан күп эчәргә ярамый. Алмаз, аның сүзләренә дикъкать итеп, гажәпсенеп куйды. Киң кашлар астындагы соры күзләрен ача төшеп, Зифага назлы елмайды да сөеп алды. — Сине болай кем өйрәтте соң, Зифа? Ф — Әнием! — Зифа урындыктан төште дә палатага юнәлде. Аны оза- _ та барган Әлфия озак тоткарланмады, әйләнеп килде Алмаз дежур врач кабинетына юнәлде. Әлфияне ул шунда көтәргә £ булды. Кичке процедураларның үтәлешен тикшерәселәре, иртән смена = тапшыруга хәстәрлек күрәселәре бар иде. < Әлфия озакламады, авырула’р тарихын күтәреп, врач янына килеп 5 үк керде. Ак жәймәле өстәл янына утырып, әлеге кәгазьләрне тәртипкә салырга кереште. Тик Алмаз сүзне авырулар тарихыннан башламады. ' — Зифаны әйтәм, — диде ул, — күңелне әллә ни рәвешле били,* нарасый. ® — Бик сөйкемле бала. Әти-әнисе сагына булыр. 2 — Сагынмыймы соң!.. Наилә апаң белән без дә эшкә килгәндә тә- = мам сагынып беткән булабыз. 4 — Сезгә дә бала тансык шул. Үзегезнеке булгач, сусавыгыз басылыр £ әле... ө — Гаилә күрке — бала. Мәхәббәт жимеше — бала... Аның мәшәкать- £ ләре үзе бер бәхет диләр. Әммд дөньяда газиз балаларыннан* качып о йөрүчеләр дә бар, — диде Алмаз. и — Уйлый китсәң, нинди генә язмышлар очрамас.— дип, Әлфия жит- ® диләнеп калды. * — Димәк, кешеләр гаилә бәхетен төрлечә бәяли —Алмаз шулай ди- п де дә уйга калды, ак кәгазьгә сызгалап сын ясагандай итте. — Ничек кенә булмасын, гаилә өчен мәхәббәт тә, бала да бик кирәк. — Әмма мәхәббәт акылны исертмәсә генә, — диде Әлфия. — Сезнеңчә, акыл өстенлек алырга тиешмени? — Шулайдыр кебек. Тик акыл белән тойгыны бизмәнгә салып була микән? — Яшьлектә бигрәк тә... — Ә сез Наилә Рәхимовна белән ничек яшисез? — Әлфия бу соравын капыл гына бирде дә, үзе шундук уңайсызланып куйды. Алмаз моңсу итеп елмайды гына ... Таң беленде. Янгыр томаны таралган саен, яктылык ишәя, көчәя барды. Дежур врач белән шәфкать туташы Әлфия Зифага бәйле сүзләрне куеп, иртәнге сменаны каршылау хәстәренә керештеләр. Әлфия шприцларны кабат карап чыкты Алмаз исә авыруларның хәле язылган кәгазьләрне жыеп, аларны тагын бер кат күздән кичерде Бүлектә иртәнге жанлылык башланды 2 Наилә бүген эшкә иртәрәк барырга, Алмазны ничек тә «бнш минут- лык»ка кадәр күрергә, хәлләрен сорашырга уйлады Соңгы вакытта катлаулы операцияләр Алмаздан башка ясалмады диярлек. Ә инде бүлеккә кечкенә Зифа кергәч, аның мәшәкатьләре бермә-бер артты Яшь бала Алмаз өчен дә, аның хатыны Наилә өчен дә якын бер пациентка әверелде Җитмәсә, бүген Ьпсрацня көне Иртән күрешмәсәләр, иркенләп сөйләшү аларга тагын кичкәчә тимәс. Көй аяз булыр төсле. Анда-санда гына кысыр болытлар йөзә. Үлән кыякларындагы чык бөртекләре көмештәй жемелдн Юл буендагы чәчәкләрдән бал исе аңкый Күбәләкләр бер берен куышып уйный. Өрән- геләр тәмам купшыланган, коелган чәчәкләре урынына көмеш тәңкә орлык тәлгәшләре тагылган. «Шаулы яз да үтте. Моңлы жәй дә жит- те», — дип уйлады Наилә. Ул жәйнең иртәнге матурлыгына хозурланып атлады. Уйласаң исең китәр... Еллар агыла да агыла... Алар Алмаз белән шушы бакчада танышканнар иде. Нәкъ хәзергечә шаулы яз үтеп, чәчәкле жәй башланганда. Бакча яшеллеккә күмелгән иде. Алар бергәләп лекцияләргә йөрделәр, җыелышларда утырдылар. Аннары икесе дә бер клиникага туры килеп, бер бүлектә практика үттеләр. Операцияләргә, төнге дежурларга да икәү йөрделәр. Әйтерсең лә бу практика аларның күңелләрен якынайту өчен махсус оештырылган иде. Биш ел түгел, ә менә шушы бер ай вакыт аларны чын-чынлап дуслаштырды. Практикалары танылган хирург, профессор Дәүләт Закирович Вахитов кул астында үтте. Институтның ректоры булу белән беррәттән, студентларның хөрмәтле остазы да иде ул. Наилә аның белән әлегәчә таныш булмаган икән, уку дәверендә эше төшеп кабинетына да кермәгән. Алмаз исә профессорны икенче курстан бирле яхшы белә. Операцияләрнең дә беренчесен Дәүләт Закирович ясаганда күрде, йомшак күңелле, тыйнак, тәҗрибәсе дә, белеме дә башкаларга үрнәк булырлык профессор үзе дә Алмазга башта ук игътибарлы булды кебек. Шуңа да мөстәкыйль операцияне — сукыр эчәкне алып ташлау кебек гадиен генә булса да, ул үз курсташларыннан элегрәк башкарды. Кемнәрдер мондый мөстәкыйльлеккә гаҗәпсенде, әлбәттә. Әмма Дәүләт Закирович ашыгучылардан да, эксперимент шаукымына бирелүчеләрдән дә түгел. Алмаз Сафин аның үз сайлаганы, үз шәкерте. Аңа өметнең дә зурын баглады. Чынлыкта Алмаз аңа үзенең хирургиягә, медицинага бирелгәнлеге белән ошады. Алмаз хакында башкалардан берәр фикер ишетергә туры килгәндә дә, ул тикмәгә генә: — Ана ышанырга була, — димәгәндер. Наиләнең Дәүләт Закирович белән ныклап танышып, сөйләшеп китүе дә шул практика көннәрендә булды. Алар Алмаз белән төп уку бинасыннан чыгып, клиникага таба жәяү генә барганда, аларга кемдер эндәште. Баксаң, Дәүләт ЗакировичГ Клиникага баруы икән. — Сез, Наилә, ялгышмасам, Казан кызы бит? — дип сорады ул. Ни- чәмә йөз студентлар арасында ректор кешенең үзен белүенә Наилә гаҗәпсенеп тә, куанып та куйды. — Идел суында коенып үскән сылу кызларга тел тидерүем түгел. Шулай да тенкәгә тигән яклары бар. Диплом алгач, шәһәрдән җибәреп булмый кайберәүләрен. Дәүләт Закировнчның бу хакта сүзләре тикмәгә түгел иде. Бу көннәрдә чыгарылыш курс студентларын билгеләү бара иде бит. Аның әлеге сүзләренә Наиләнең хәтере калмады. Ник дигәндә, беренчедән, бу үпкә сүзе әле аңа турыдан-туры кагылмый. Икенчедән, шәһәр кызларының Дәүләт Закирович әйткән сыйфаты, чыннан да, эшкә билгеләү комиссиясе канына тозны аз салмый. —Диплом алуга ерак бит әле, Дәүләт Закирович,— диде Наилә, нәзакәтле елмаеп. — Аннан соң әти белән әнигә без бишәү. Шәһәрдә калырга да, авылга китәргә дә җитәрлек. Дәүләт Закирович бу фикерен сүз җаеннан гына әйткән иде буган, озакка сузарга теләмәде. Сорауның бүтәнен бирде: — Димәк, Наилә дә хирург булачак? Профессорның бу сүзләрен Алмаз үзенчәрәк кабул итте. Янәсе, аның хирург булачагы профессорга ачык, ә менә Наилә Алмаз юлыннан барырмы? —Әйе, миңа хирургия ошый,— дип, сабыр гына раслап куйды Наилә. — Ошагач, әйбәт! Калганын Алмаз белән бергәләп... Ул булышыр, шулай бит, Алмаз? — Профессорның шулай түгәрәкләп куюы аларнын икесенә дә кагыла иде. Бер-берсенә якыная баручы егет белән кыз моны мөхтәрәм, күренекле кешенең хәер-фатихасы дип кабул иттеләр һәм ялгышмадылар. Алмазның Дәүләт Закировичны үз атасыдай якын күрүен Наилә һәрчак тоеп торды. Алмаз әйтүенчә, профессорның тормыш юлы шак- * тый катлаулы булган... s Гомер буе медицинада яңалык эзләп, шуларның нң мөһимнәрен тор- 2 мышка ашыру өчен янып яшәгән бу галим үзенең шәкертләрендә дә = тормыш дәрте, хезмәт ялкыны булуын тели. Профессор үз кул астында . эшләргә студентларның шундыен сайлый. Яраткан шәкертләренең бер- ч се Алмаз булуына Наиләнең шиге юк иде... Тик май азагындагы бу 5 сөйләшү соңгысы булган икән. Августта ректорлыкның мең төрле мә- * шәкатен профессорның авыру йөрәге күтәрә алмаган... Ә бит йөрәге хакында ул әле дә Алмазга әйткән һәм бу алар арасында сер шикелле а булып калган иде. Студентлар өчен салынган яна тулай торакны кабул о итеп, кайтырга чыккач, инфаркт узенекен иткән... Клиникага кергәч тә, Наилә Алмазны күрергә ашыкты. Ире кечкенә Зифага операция ясаячак. Ә ул бала хакында алар бергәләп уйлыйлар, *- бергәләп борчылалар. Хәзер менә, операция алдында торгангамы, Нан- £ лә сабый өчен аерата борчылып куйды. Дөрес, Алмаз бу операциягә с җентекләп әзерләнде, барысы да әйбәт булырга тиеш. Врач этикасын- » нан читкә тайпылмас, баланың физик хәлен һич тә күздән югалтмас. ° Авырлыклары, ваклыклары белән бергә сайлады бит ул хирургияне. £ Аның бүгенге эше пациент өчен дә, үзе өчен дә мөһим. Клиникада су- s лыш юлын, тамакны дәвалаганда үз ысулын кертә ул. Бигрәк тә та- £ выш җепселләрен саклау өчен аның ысулы нәтиҗәлерәк булырга тиеш. Әлеге тавыш җепселләре нечкә, бик тиз зарарланалар. Аларга скальпель белән кагылу да, дәвалау үткәрү дә четрекле. Шуңа күрә ул хирург та, терапевт та булып эш итәргә тиеш. Сандугачның үзәк өзеп сайравы да, кеше тавышының сафлыгы да шул җепселләргә бәйле. Әлегәчә аларны операция белән дәвалыйлар, аннары физиотерапия — нурлар белән тәэсир нтәләр. Бу ысулны начар дип булмый. Шулай да кайчак нурларның тискәре йогынтысы аркасында авыруның тавышын әүвәлге хәленәчә кайтара алмаган чаклар да була. Димәк, дәвалауга ниндидер өстәмә кертергә кирәк. Ә өстәмә уйламыйча, эзләмичә генә табылмый. Моны Алмаз яхшы белә. Ул тамак шешен дәвалауга цнди- фос кулланырга булды. Хәзер инде операция дә. циднфос терапиясе дә эшләнде. Хәзер бала тамагына пластик операция — кисеп алынган шеш урынына исән тукыма күчереп куярга кирәк. Моны Алмаз бүген башкарырга тиеш. Шунысы гаҗәп, балалар тормышта әле куркуларны азрак кичергәнгәме, өлкәннәргә караганда тәвәккәлрәк булалар икән. Зифа бүгенге операция хакында сорашып торды. Әнә ул Әлфия апасы итәгеннән төште да, җәһәт кенә каядыр китәргә талпынды. Каршы яктан Наиләнең килүен күреп кенә тукталып калды. Аннары: — Әйдә инде, Әлфия апа, Алмаз абый янына барыйк!.. — диде. Наилә аны иркәләп: — Зифа акыллым, Алмаз абыең сиңа бик кирәкме соң? — дип сорады. Врач апасының йомшак тавышында күнел җылысы сизелеп тора иде. Сабыйга, бигрәк тә авыру сабыйга, шуннан да тансык нәрсә бармы икән?! — Кирәк шул, Наилә апа, ул мина бүген операция ясый.. Аның шулай батыраеп сөйләвеннән Наилә тәэсирләнеп куйды. Зифаны ул итәгенә алды, сулыш көпшәсен марля белән сөртте дә: — Зифаның тизрәк тереләсе, зур үсәсе кнлә, димәк? — диде. — Бусы соңгы операция... Аннары, өйгә. — Хушлашабыз, дисең?! — Наилә тутырып баланын елтыр кара күзләренә карады. — Ә үскәч кем булырсың икән соң син? — Минме? Минем жырчы да, врач та буласым килә. — Икесе дәме? . — Нигә? Әллә алай булмыймы? — Зифа зур кара күзләрен Наиләгә төбәде. — Нишләп булмасын ди! Бик теләсәң жырчы да, врач та булырсың. Наилә аның башыннан сыйпады, аркасыннан сөйде. — Минем Ләлә апам кебек жырчы буласым килә, Алмаз абыем кебек врач буласым килә. Савыккач... Зур үскәч... укыгач... — Әлбәттә, Зифакай! — Наилә аны тагын бер кат күкрәгенә кысып сөйде дә, Әлфия янында калдырып, ары китәргә теләде. Тик бала аннан калмады, Әлфия апасына әйткән үтенечен янә кабатлады. Алар житәкләшеп, кабинетка килеп кергәндә, Алмаз ординатор кыз Луиза белән сөйләшеп утыра иде. Наилә сүзнең Зифага ясалачак операция хакында булуын шунда ук шәйләп алды. Баланы бирегә алып керүе өчен уңайсызланып та куйды. Житмәсә тегеләр дә, Зифаны күреп, сүздән туктадылар. Зифа исә Наилә кулыннан ычкынды да, Алмаз янына килде. — Алмаз абый, нигә инде операция ясамыйсыз? Көтә-көтә арыл беттем.— Аның бу сүзләре өчесенә дә гажәбрәк тоелды. Алмаз иелде дә, ышандырырлык итеп, үз кешеләрчә: — Без сине әле йоклый дип торабыз бит. Карасана, ялгышканбыз икән?! — диде. Аннары хатынына карап:—Наилә, Роберт Салихович бүлмәсендәме икән, күз салчы, — дип үтенде. Зифага ясалачак пластик операция хакында бүлек мөдире белән сөйләшергә кирәк иде. Кафедра галимнәренең, шеф-доцент Зәйнәп Ва- хитовнаның операцияне ахырынача Алмаз ясар дигән карарга килүе эшне тулысыңча аңа тапшыру иде. Әмма кайбер каршылыклар да чыкты. Бу фикерне Роберт Салихович якламады. Кафедра мөдире Зәйнәп Вахитовна һәр мәсьәләгә үз карашын әйтсә дә, яшьләр фикерен бүлдерми тыңлый, аларга юл бирергә тырыша. Каршылыклар туа икән, ике якның кайсысын да булса кырт кисеп, кемне дә булса ашыгып яклап булмый. Хакыйкать бәхәстә туа диләр бит. Әйтик, бүлек мөдире, яшь галим, медицина фәннәре кандидаты Роберт Салихович белән Алмаз Әхәтович арасында бәхәр бар икән, нигә аны туктатырга? Беренчесе дәвалауны әлегә операция һәм физиотерапия ярдәме белән генә дә канәгатьләнерлек дип саный икән, боларга тагын ни дә булса өстәргә дип тапмый икән, бу урында аның фикеренә каршы килеп тә булмый бит әле. Икенчесе физиотерапияне хемотерапиягә алыштыру ягында. Әмма бу карашны бөтен бүлеккә тарату иртәрәк. Алмаз бу юнәлештә эзләнүләрен дәвам иттерергә тиеш... Кафедра мөдиренең мондый карашын Алмаз да яхшы сизә. Сизә дию генә аз, аның белән килешә дә. Шулай*да аның ысулы өметле. Алмаз Робертның әле килеп җитмәвен ишеткәч, Зәйнәп Вахитовна белән сөйләшергә булды. Кафедра мөдире кемнеңдер диссертациясе белән танышып утыра иде. Ишек шакуга ул бары: «Рәхим итегез!» диде дә, укуын дәвам итте. Алмаз кергәч тә, диссертациядән тиз генә аерылмады. Бераздан башын күтәреп, Алмазга карады: — Сез икәнсез! Рәхим итегез, утырыгыз! Хирург уңайсызлана калды. — Мин бер генә минутка кергән идем. Бүген Зифага соңгы операция ясалачак. .Шуның өчен, Зәйнәп Вахитовна, сезнең белән кайбер мәсьәләне ачыклыйсым килгән иде. Тулырак гәүдәле кырык биш-илле яшьләрендәге бу ханым шактый сөйкемле иде. Саф тавышы, бөдрәләре алга төшеп торган чем-кара чәчләре аны шактый яшь күрсәтә иде. Ул, бөтен игътибарын Алмазга төбәгән килеш, ягымлы гына елмай — Тынлыйм сезне... — Мин Роберт Салиховичка да сугылган идем, ләкин ул юк икән, инде сезне борчырга булдым. — Ул министрлыктадыр, — диде Зәйнәп Вахитовна. — Соңгы рентген рәсемнәре Зифаның операция җәрәхәте төзәлүен күрсәтә. Кан составының да беркадәр яхшыра төшүе билгеле. — Ә баланың тавышы, кәефе ничек? — Зифа сабыр бала, ул беркайчан да зарланмый. Әмма аның белән генә операциянең уңышлы чыгуын билгеләве кыен. Тавышына килгәнлындагы рентген кәгазен алды, ут яктысына килеп, аны карарга тотынды.—Биредә хәл ачык, операция эзе тәмам бирчәйгән, сезнең соң- X гы сүзегез көтелә. Алмаз доцентның үзенә ышануын тойды Әмма бу ышаныч бер Зи- £ фа язмышы мисалында гына түгелме? Хирург бер кешегә ясалган операция белән генә бөтен мәгълүматлар тупланган дип әйтә аламы? Күңелендә туган әлеге сорауларны кафедра җитәкчесенә дә әйтмәкче иде Алмаз, ләкин тыелып калды. Чынлап та, төп мәсьәлә сабыйның сулыш юлын дәвалау, тавышын камил саклау иде бит. Китәргә теләп, ул урыныннан күтәрелде. Зәйнәп Вахитовна Зифа турындагы кәгазьләрне бергә җыеп, Алмазга сузды. — Алмаз Әхәтовнч, сезнең ысулыгыз вакытлы мавыгу гына булып калмаска тиеш. Фәнни нигезгә таянып, практик ачыклау тәртибендә алып барырга кирәк аны Хәер, бу хакта аерым сөйләшербез. Шулай да материалыгызның протоколларын саклагыз, сөйләшкәндә уңайлырак булыр. • Операциягә әзерлек төгәлләнеп бара. Алмазга Луиза булышачак икән. Бу яшь ординаторның ярдәменнән Алмаз һәрчак канәгать. Сәбәбе бер генә: Луиза бик тырыш кыз. Институтны бетергәч тә. башта ул дәвалаучы врач булып эшләгән, ә менә хәзер, колак тамак-борын куышлыгы хирургиясенең серләренә төшенү өчен, ординатурага кергән Терапияне хирургиягә алыштыру күпләргә аңлашылып бетмәсә дә. Алмаз күреп тора, Луиза хирургия белән чын-чынлап кызыксына, операцияләргә бик теләп катнаша, кирәк икән еш кына үзе теләп ассистентлык итә иде. Алмаз ясаган операцияләрне» серенә төшенергә тырыша Бу хакта Алмазның үзенә снздермәсә дә, Наиләгә ул берничә тапкыр әйтте. Тик Луизаның Робертны да мактап куюы гына Наиләне ире турын лагы мактау сүзләрен юкка чыгаргандай итә иде. Ярый, Наиләгә Алмаз хакында сөйләсен дә ди, ә Робертны нигә кыстырырга? Бүлек мөдире булгангамы? Әллә? Җитмәсә, Алмаз белән бүлек мөдире арасында аерым бәхәс тә бар бит әле— Төшлеккә күтәрелгән кояш операция бүлмәсенә нур бөрки. Тәрәзәләр ныклап ябылганга бүлмә эче бөркү Әмма хирург күңелендә — озакламый өстәлгә ятачак Зифа. 49 ды: ҖЫРЛА, ИРКӘМ! дә, әлегә үзгәреш юк кебек. Ләкин... ♦ — Әйтеп бетерегез. а — Тулы нәтиҗә пластик операциядән соң ачыкланачак, Зәйнәп 2 Вахитовна. # Z Доцент кулларын өстәлгә куйды, бармакларын җиңел генә биетеп алды,аннары: — Шулай да беренче нәтиҗәләрне ачыклый төшәргә кирәк. Хәер. е каны әйбәтләнеп килә дисез. Тавышның үзгәрүе сизелмәү алай ук кур- с кыныч түгел. Пластик операцияне ясарга туры килә. — Ул Алмаз ку-* Әнә ул кызу-кызу атлап, бирегә килә. Наилә белән шәфкать туташы китерә үзен. Бүлмә ишегенә җиткәч, ул кереп китмәде, туктап: — Алмаз абый андамы соң? — дип сорап куйды. — Анда, анда... Сине көтә. — Сез биредә генә торыгыз, яме! — диде ул апаларына. — Ярый, ярый, үскәнем, Әлфия апаң белән икәүләп көтәрбез,— дип, Наилә аны аркасыннан сөеп калды. 3 Операциядән соң дүртенче көн дигәндә, Зифаның хәле кинәт авыраеп китте. Җөй урыны җилсенеп, температурасы күтәрелде. Ә кичә ул үзен әйбәт хис иткән иде. Бу соңгы операциядән соң аның сулыш юлында калдырылган тишек тә томаланды. Зифаның өзлегүе Алмаз белән Наиләне янган утка салгандай итте. Бу хакта алар өйгә кайткач, телефоннан сорашып белделәр. — Бәлки вакытлы кризис кынадыр? — дип, Наилә ирен тынычландырып карады. — Бәлки... — Хатыны тагы нидер әйтергә теләгән иде. Алмаз аны күз карашы белән үк бүлдерде. Аның эчкә батып калган соры күзләре Наиләгә сораулы төбәлде, мускуллары тартышып алды. — Фараз итү, Наилә, конкрет ачыклау түгел бит әле. — Уйланмый гына конкрет ачыклап та булмый шул, — диде Наилә. Тик бу сүзләр аның ирен генә түгел, үзен дә канәгатьләндермәде.— Менә хәзер Роберт Салихович өчен козырь... Алмаз дәшмәде. Бүлмә буйлап йөренә башлады. Ул җитди уйлана иде. Кыска итеп кыркылган, хәзер тырпая төшкән чәчләре аның башын тагын да зурайтып күрсәтә. Ул хатыны янына килде, нидәндер сагая төшкәндәй, кыяркыймас кына янәшәсенә утырды. — Шулай да ике кат операцияләү яшь баланы мораль һәм физик яктан йончыта. Зифа арыган, организмының каршы тору сәләте кимегән. Мәсьәләнең бу ягын алданрак уйлап җиткермәгәнбез... — Гадәти кризис кына булырга тиеш,— диде Наилә. — Әйе, әгәр алдан комплекслы дәвалау билгеләнгән булса, җилсенүгә юл калмаган булыр иде. Пациентыбыз сабый. Ә яшь организмнан төрлесен көтәргә мөмкин. Иртәнге чәй янында да, больница юлында да алар артык сүз сөйләшмәделәр. Бүлеккә кергәч, хирург палатага ашыкты. Зифа иртәнге йокысыннан арыныр-арынмас хәлдә ята иде. Алмаз абыйсын күргәч, ул күзләрен ача төште. Врач аның нәни кулларын учына алды, башыннан сөйде. Шулай да ни дә булса әйтә алмый торды. Алмазның тынып калуын әле йоклаган авыруларны борчырга теләмәве дип тә, Зифадан сорыйсы сорауларның кайсысыннан башларга икәнен белә алмавы дип тә санарга мөмкин иде. Зифа Алмаз абыйсының иркәләвенә канәгатьләнеп, елмайды. Шатлыклы, өметле елмаю иде бу. Ул врач теленә гүя ачкыч та булды. — Хәлең бик авыр идемени, Зифа? — Алмаз беренче соравын бирде. — Тамагым сулкылдады —ул акрынлап сөйләшә-сөйләшә, куллары белән врач абыйсының битен капшады. Бүлектә балаларның күбесенә операцияне ул ясый. Шуңадырмы, Алмаз һәр баланың холык-фигылен яхшы белә. Укол, операция, ачы дару кебек нәрсәләрне балалар аның исеме белән бәйләсәләр £Ә, үзләренә ягымлы булсаң, ышандырырга, күңелләрен тиз яуларга була. Кирәк икән, ул бала белән балача сөйләшә, әллә кайдан кызыклы сүзлә-’ рен табып, күңелен күтәрә. Шулай да Зифа башкачарак, бер баланың да Алмазга аның кебек сарылганы юк иде әле. Әнә бит ничек сагынган, ничек үз итә!.. — Зифа, матурым, озакламый хәлең әйбәтләнер. Савыкканда шулай кыен була ул. Алар янына Наилә килеп керде. Ул иренең йөзендә борчылудан битәр, иратларның сирәгендә генә була торган наз, игътибар, баланы * ярату хисен күрде, һәм бер балага, бер Алмазга карап, сүзсез калды .. Наилә иренә бүлек мөдире Роберт Салиховичнын озакламый пала- § таларда йөриячәген әйтте. * — Бәлки Зифаның хәлен тикшерүне бүгенгә кичектерергә кирәк- = тер? — диде Алмаз. < — Бүлек мөдиренә күрсәтмә биреп булмас бит?.. Алмаз кызның чәчләреннән янә сыйпады да, урыныннан торды. — Алай икән... без Зифа белән беркемнән дә качмаган. Керсеннәр, ' күрсеннәр. • ♦ Сүз дә юк, Робертны Зифа яныннан читләтеп үткәрү мөмкин түгел я иде. Беренчедән, бүлек мөдире буларак, ул һәр авыру белән танышып S торырга тиеш, икенчедән, Зифа — бәхәсле мәсьәлә. Җитмәсә, менә хә- = ле дә авыраеп китте. ч Күп тә үтмәде, берничә врач ияртеп, палатага Роберт килеп керде. £ Озынча буйлы, саргылт чәчләрен ипләп артка тараган, алтын кысалы «• күзлек кигән, утыз яшьлек бүлек мөдире тышкы кыяфәте белән һич кес нә дә артык таләпчән кешегә охшамаган. Ул туп-туры Зифа янына кил- 6 де. Алмаз да, Наилә дә Роберт Салиховнчны һәм аның белән кергән ь коллегаларны аяк үрә каршы алдылар. Алмазның да, палата врачы Наиләнең дә теләге бер: авыруны коллегалар кузгатыр сүзләр тәэси- * реннән саклау иде. Шуна күрә Наилә ашыгып . — Бик сизгер, тәэсирләнүчән бала,—дип кисәтеп куйды Шуннан сон ул дәвалаучы врач буларак авыруның хәле белән таныштыра башлады. Роберт, артык берни дә әйтмичә, Зифа муенындагы җөйне, йокы артерияләренең ритмын тикшерде. — Алмаз Әхәтович, бу пациент хакындагы фикерегезне ишетергә кирәк булыр, — дип, палатадагы бүтән авыруларга юнәлде. Палатадан чыкканда Алмаз башта Наиләгә, аннары Зифага карап алды, мөмкин кадәр тыныч күренергә тырышты, чынлыкта исә Зифаның хәлен әйбәт днп булмый. Ә бүлек мөдире анардан фикер көтә. Ниндн фикер? Алмаз эшенең нәтиҗәсе хакында, әлбәттә. Ә шул нәтиҗә әлегә ничегрәк соң? Көенерлек үкме? Шул хәлдә ул Зифаның зур ачылган күзләренә карады, сабыйның самими карашы белән очрашты Димәк, Зифа Алмазга, хирургка ышана, аның карашы ш>ны сөйли. Врач моны ачык сизде. Бу аны бала каршында тагын да җаваплы, тагын да бурычлы итә кебек иде. • * Кафедраның бүлек врачлары катнашындагы җыелышы икенче көнне сәгать тугызда башланды. Гадәттәгечә, башта кафедра мөдире Зәйнәп Вахитовна сүз алды. Ул нигездә операцияләргә тукталды. — Яхшы хирурглар булып та, начар дәвалаучы булсак, эштә уңышка ирешү мөмкин түгел, — диде ул. — Хирург скальпель белән генә түгел, терапея белән дә коралланырга тиеш Алмаз аның бу сүзләре мәгънәсенә башта төшенә алмады, «күрәсең, Зифаны күздә тотадыр», — днп уйлады. Ләкин шефның сүзләре Алмазга да, пациентка да турыдан туры кагылмый иде. Ул сонгы вакытта операцияләрдә әллә ни катлаулылык килеп чыкмавын сөйләп үтте Әллә яңа материал булганга, әллә ниндидер башка исәп белән, ул Зифа мәсьәләсен бөтенләй чнтләп үтте. Бу хәл барлык коллегаларны, бигрәк тә Робертны, гаҗәпсендерә калды .Алмазны да борчым куйды. Тик шефның мәсьәләгә үз карашы булуга берәү дә шикләнми иде. Зәйнәп Вахитовнадан соң сүзне Роберт алды. Ул иң әүвәл кафедра мөдиренең фикерен яклап куйды. — Техник термин кулланып әйтәбез икән, безнең беребезнең дә стандарттан түбән төшәргә хакыбыз юк, иптәшләр. Уртак максат турында сөйлибез икән, димәк, бездә уртак фикер, килешүчәнлек сакланырга тиеш. Әмма иҗади яңалык дип һәркайсыбыз үзебезнең тәкъдимнәребез белән генә яши башласак, уртак максат буш булып калачак. Ә безгә йөкне бер юнәлештә тарту җитенкерәми. Аның тавышында да үз дәрәҗәсенә ишарә, башкаларны үзен тыңлатырга тырышу сизелә иде. Ул чәчләрен төзәткәләп алды, ялтыравыклы күзлеген этебрәк, үз урынына ипләп утыртты. Күңел күзе булган кеше сизәрлек: Роберт үзен тыныч тотарга, урыныннан кузгалмыйча, тавышын бер агымда сакларга тырышып сөйли. — Алмаз Әхәтович та шәхси максатка ашкынучыны хәтерләтә. Яна ысул—тышкы яктан ялтыравыклы, әмма яңгырамый. Нәтиҗәсе, ял- гышмасам, әлегә берәүне дә канәгатьләндерерлек түгел. Аннан сон,— бүлек мөдире янә күзлеген төзәтеп куйды, — мин Зифа Халитованың хәле кискенләшүен искә төшерер идем. Кеше — тәҗрибәгә куела алмый... Бала организмының икешәр операцияне күтәрә алмавы да кирәгенчә уйлаиылмаган... Зифа исемен ишеткәч, Алмаз урыныннан кузгалып куйды. Аның хафалы хәрәкәтен дә, йөзенә бәреп чыккан эчке ярсынуын да иң элек Наилә белән Луиза абайлады. Йаилә иреннән күзен алмый гына аның күңелендәге уйларын аңларга теләде. Ә Луиза утырышта Зифа мәсьәләсе төп мәсьәләгә әйләнеп китүенә борчыла иде. Башта Алмаз: — Сабый алдында мораль җаваплылыкны мин тулысы белән үз өстемә алам, — дип, реплика белән генә чикләнергә теләгән иде, әмма аңа сүз алып сөйләргә куштылар.— Без тәкъдимебез тәмам тулы дип әйтергә җыенмыйбыз. Аны бергәләп карарга, уйларга тиешбез. Ләкин мин үзем сайлаган ысулны дөрес саныйм, тик бераз сабыр итәргә кирәк. Менә цидифос та безнең өметне аклады. Бер нәрсә дә кинәт кенә барлыкка килми. — Әйе, сабыр итәргә кирәк. Тик нинди мәгънәдә бит? Бөтен бүлек мәнфәгатен яклапмы, әллә берәүнең мавыгуына риза булыпмы? Бүлек мөдиренең турыдан-туры аңа төрттереп сөйләве Алмазны чак кына чыгырыннан чыгармады. — Хемотерапия безгә күктән төшмәде. Элек ана әһәмият биреп җиткермәгәнгә күрә генә яңа ул. Ә эффекты?! Озакламый күрербез. Дәвалау курсы бер кадәр озыная икән, бер нишләп тә булмый. — Күрше республикалардан да авыруларның безгә мөрәҗәгать итүләрен истән чыгармыйк, — дип кыстырды шул чак бүлек мөдире. — Шундый кыенлык алдында калдык дип, сезнеңчә, яңа тәкъдимне ташларга, операцияләүне конвейерга әйләндерергә киңәш итәсезме, Роберт Салихович? Роберт әдәп саклавына үтә басым ясап, Алмаз сүзләренә саран гына көлемсерәп җавап кайтарды һәм янә сөйләп китте: — Шунысы гаҗәп, иртәгә майтарасы эшне бүгенгесе бәрабәренә башкарырга җыенасыз, Алмаз Әхәтович. Килер бер көн, ихтимал, без сезнең ысулга чын-чынлап игътибар итәрбез. Тик әлегә... — ул кулларын як-якка җәеп җибәрде. Бу хәрәкәте аның яңа ысулны вакытсыз дип исәпләвен аңлатырга тиеш иде.— Вакыт җитми чәчәк атмый бакчадагы гөлләр дә. дигәннәр. Вакыты җитми җимеш тә пешми, ә инде бала туа икән — артык газап-мәшәкать белән туа... Шуны да истән чыгармаска кирәк, күп кенә яңалыклар үзләренең «яңа» дип аталуларыннан узмый онытылалар... Алмаз, бер мәл ачуы килеп: «Яңаны нәкъ менә яңа булуы өчен дә өйрәнәләр, тикшереп карыйлар, ә нәтиҗәсен соныннан гына ачыклыйлар»,— дип бүлдермәкче иде дә, тыелып калды. Уйлаганнарын әйтсә, үзенең дә ысулга ышанычы сыек дип уйларлар кебек тоелды. Асылда исә, ул үзе күтәргән проблемага, яна ысулга чын күңелдән ышана. Ай- һай, аны бу юлда кем дә булса туктата, яки кире бора алырмы икән5 Сүз дә юк, кафедра утырышы Алмаз белән Робертның бәхәсенә әй- ♦ ләнеп китте Моны утырыштагылар бик яхшы чамалады. Ә мөдир нигә чик куймый? Зәйнәп Вахитовна кара кашларын өскә тартып, бераз га уйланып калды. — Без кеше саулыгы дип, кеше бәхете дип җан атабыз. Бурычыбыз “ кешеләрне бәхетле итү булганга, без, врачлар, үтә анык белеп эш * итәргә тиешбез. — Аның йөзендә җинелчә елмаю чагылды. Ул бер Ал- § мазга, бер Робертка караш салды. — Минемчә, һәр якта да дөреслек < бар. Роберт Салихович бүлектәге дәвалау ысулын канәгатьләндерерлек ф дуп санаса да, авыруларның үтенечен тизрәк канәгатьләндерү ягында. Алмаз Әхәтович исә, аңлашылганча, хемотерапия тылсымына игътибар “ t итүне хуп күрә. Минемчә, аның тәкъдимендә перспектива бар, циди- = фосның эффектын ачыклау да кызыклы. Аннан соң, Алмаз Әхәтович = әйтүенчә, нур терапеясын чыннан да индивидуаль рәвештә тәкъдим итәргә кирәктер. Ни дисәң дә нурлар, нәфис тукымаларны дәвалаудан ы тыш, бер кадәр зәгыйфьләндерә дә бит. Дозасын белеп кулланмасан * бигрәк тә. Тавышның сафлыгын саклау өчен көрәш барган очракта моны истә тотмау күрәләтә сукырлык булыр иде. Алмаз Зифаны дәваи лаганда үз алымын сайлады, нур терапеясын ннднфос белән алыштыр- £ ды. . Минемчә, аның юлына «кытай стенасы» кору урынсыз. Кафедра мөдире үз-үзенә ышанып, коллегалар арасында бернинди * дә бәхәс булмагандай, салкын кан белән сөйләде. Әйткәннәре бик мө- ° һим булуга карамастан, аны башкаларга ишеттерү өчен көч куймады, иркенләп, фикерен ачык итеп белдерде. Ул гына да түгел, кара туткыллы бу хатын хәзер аерата сөйкемле, аерата эшлекле иде Аның гадәти елмаюы да. ямь өстенә ямь дигәндәй, самими балкыды Кафедра мөдире белән парторг яшь ягыннан бер тирә Икесе дә — күренекле хирург, мәрхүм II. Н. Лозанов укучылары Профессор вафат булгач, институт коллективы кафедрага җитәкчелек итәрдәй кешене әллә кайдан эзләмәде, бер тавыштан бу эшне әлеге хатыннарның берсенә тапшырырга дигән нәтиҗәгә килде, һәм бу хакта аларның үзләреннән ишетергә теләде. — Зәйнәп Вахитовна докторлык эшен тәмамлады, хәзер яклау алдында торучы галим, — дип кырт кисте ул чакта Галия Рифкатовна Ә үз кандидатурасы турында «Минем эшләр әлегә йомгаклау алдында гына, вакытны бик күп сорый торган чагым»,— диде Шулай итеп, кафедраны Зәйнәп Вахнтовиага тапшырдылар Б\ ике ханым тыштан караганда бер-беренә бөтенләй охшамаганнар; Зәйнәп Вахитовна уртача буйлы, шат йөзле кеше булса, Галия Рифкатовна озын һәм какча гәүдәле, сөйләгәндә ашыкмый, әйтәсе һәр фикерен алдан бизмәнгә салып әйтүчән. Табигый матурлыгы сирпелеп тормый Әмма коллективта аны Зәйнәп Вахнтовиага тиң саныйлар, икесен дә ихтирам итәләр иле Ватан сугышында Зәйнәп Вахитовна — полк врачы, ә Галия Рифкатовна шул полкта шәфкать туташы булган. Сугыш тәмамлангач, Казанга кайтканнар. Кафедра мөдиреннән соң сүз алган парторг Галия Рифкатовна башта бүл мәдәгел әрнең һәммәсен күздән кичерде, аннары өстәл өстендәге кәгазьләрне бер өемгә җыеп салды Фикер туплый иле. күрәсең — Әгәр дәвалауның яңа ысулы үзен аклый икән, минем уемча, безгә Казан хирургия мәктәбендә генә түгел, союз күләмендә игътибар итәчәкләр Роберт Салихович, без сезнең белән бер коллектив кешеләре, бер үк вакытта коммунистлар да. Сез — бүлек җитәкчесе Инициатива ны сүндерү ансат, әллә бу мәсьәләне төптәнрәк уйлыйкмы? Ул текә* леп Робертка карады. — Койкалар аз дибез, бу хакта берничә ел сөйләп киләбез. Сез килгәнче үк башланган сүз бу. Нигә безгә бүлекнен мәйданын киңәйтүгә эшлекле төстә керешмәскә? Җин сызганып, нзүне чишеп... Мин бинага ялгап, өстәмә мәйдан төзүне күздә тотам. Югары органнар алдына мәсьәләне кабыргасы белән куйсак — ә безнен аргументларыбыз житәрлек — дикъкать итми калмаслар дип ышанам. Еламаган балага мәми бирмиләр. , Наилә үз янәшәсендәге иренең кулына кагылып куйды. Ул үзенеа канәгать икәнлеген сиздерергә тели иде. Хатынын аңласа да, «ашыгып төшмә!» — дип куйды Алмаз. Робертка килгәндә, ул артыгын сиздерү, челәрдән түгел, бая ничек тыныч утырса, хәзер дә шул ук халәттә иде, 4 Әлфия дежур өстәле янына килеп, авыруларның шәхси карточкаларын алып, төнгә һәм иртәнгелеккә кемгә нәрсә билгеләнгәнне тикшерде. Шулай жай гына утырганда, үзара сөйләшә-сөйләшә Наилә белән Зя- фа килеп чыкты. Әлфия аларга игътибар итмәгәндәй, эшендә булды. Зифаның куллары аның ачык, йомры тезләренә килеп тигәч, инде дәшми мөмкин түгел иде. — Зифа түгелме соң? Ә мин сине өйгә кайтып киткән дип торам тагын,— дип шаярта башлады. — Юк әле, өйгә иртәрәк. — Зифа аның муенына сарылды. Баланын Әлфия апасын нинди сагынганлыгын Наилә елмаеп карап торды. Тормыш тәҗрибәсе булган, ана булу бәхетен татыган, хисләргә бай берәр ханым күзәтсә, Наиләнең бу карашында тасвирлап бетергесез назны, хатынкызларда бөркелеп торган балага сусау тойгысын чамалар иде. Шулай икесе дә бала белән юанган арада, кайдандыр бер моң ишетелде. Бу — аларның күңелен бик тиз үзенә җәлеп итте. Зифа жырга бирелде, тынып калды. Кулларын акрынлап Әлфия апасының муеныннан алды, аның итәгеннән идәнгә төште һәм онытылып тыңлап торды. Күзләре зур ачылган, йөзләрендә әсәрләнү галәмәте иде. «Ләлә апа җырлый. Ләлә Нуриева апа... Аның җырлавын әбием дә, әнием дә ярата»,— диде дә, бар дөньясын онытып, җыр яңгыраган палатага ашыкты. Казан радиосы кичке концерт тапшыра иде. Палаталарда, коридорларда сөйләшкән авазлар тынды. Бөтен бүлекне күңелләрне айкап ала торган җыр биләде. Нинди тылсымга, нинди көч-кодрәткә ия син, жыр! Кар сулары бетте. Ярсулары үтте, Ташлар тәгәрәми ташкында. Минем генә йөрәк, Сагынудан йөдәп. Бәйгедәге аттай ашкына. — Абау, матур җырлый! — Әлфия тәмам җыр ңркенә бирелгән иде. — Әйе, Ләлә матур җырлый, күз тимәсен...— Наилә онытылып, үз- үзе белән сөйләшә иде. Җыр күңелнең иң нечкә кылларына чиртә иде.— Алмаз абыеңның студент чагындагы танышы ул... — Шулаймыни? Кичке концерт әле тәмамланмаса да, Ләлә Нуриеваны тыңлаган авырулар сөйләшә, жыр турында фикер алыша башладылар. Җыр һәркемне җилкендереп җибәрде. Кайсысының йөрәгенә дәва, күңеленә бәлзәм булып ятты жыр. Кемнәрдер уйга калды, сагышына бирелде.., — Чынлап та сәнгатьнең искиткеч дәвалау көче бар. — Шулай шул, Наилә Рәхимовна. Тормышның шатлыгын да, кайгысын да җыр әйтә. Җыр җырламый күңел басылмый, диләр бит... Дежур врачның күзләре уйчан, вак сипкел кунган озынча йөзе кичерешле иде. Гадәттә ягымлы, аз сүзле, кешене зур игътибар белән тыңлый белүче ханым хәзер монаеп, ничектер онытылып калган кебек иде. Керфекләре яшькә чыланды. Наилә кулъяулыгын алып яшьле күзләрен сөрткәләп куйды. Ул ничек кенә булмасын, күңелендә кайнаган кичерешләрне тышка чыгармаска тырышты — Әлфия, зинһар гаеп итмә, иң зур серемне сиңа әйтәм. Ул — мине * читләтеп үткән шатлык, безнең гаиләнең газабы. Менә Зифаны очраткан = саен әлеге газап көчәя генә. Күңел ярасы күрер күзгә күренмәсә дә, бнк 2 әрнеткеч икән. Сабыйның савыгуына шик юк, әлбәттә. Озакламый аны = «енә озатырбыз. Зур итеп. Тик безнең бәхет кенә китек булып калыр . Әлфия Наиләгә теләктәшлек хисе тулы күзләре белән томырылып ? карады. — Бу дөньяда берәүнең дә бәхете мөлдерәмә түгел, Наилә апа,— * дип куйды. ф — Юк, Әлфия, бер тулмаса, бер тулырга тиештер ул кеше куанычы. а Наиләнең үткәннәре ана үтә борчулы, сызланулы булып ишетелде, о Өметен өзми кеше дигәнең, ышаныч юк түгел. —Менә Алмаз абыең белән бергә кушылганга инде алты ел. Зифа кебек, туптай тәгәрәп йөрер балабыз булырга бик вакыт Тик... без ул •бәхеттән мәхрүм. “ Әлфия ни дияргә аптырап калса да. аны юатырга теләде: — Булыр әле, Наилә апа, сабыр итегез. — Юк шул инде. Биологик яктан ялгыш кушылганбыз Бала ярала ° алмый Генетика... Алмаз абыең белән, шөкер, дус яшибез Балабыз £ булмауда кайберәүләр Алмазны, кемнәрдер мине гаепли Чынында, Әл- s фия, нинди гаеп ди ул. Моны исбат итү, беләсеңме, безнең аерылышуны * таләп итә. Әйтергә генә жиңел.. күңелләр береккән, ә борчу сүнми дә, сүрелми дә... Наилә сулкылдап куйды. Аның күзләрен тагын яшь күмде — Бүгенге фән казанышы ярдәм итми булмас, Наилә апа. Әби әйтмешли, шайтан гына өметсез . — дигән булды Әлфия — Ә шайтан юк шул, — Наилә яшьле күзләрен сөртә-сөртә көлемсерәп куйды. Янып сүнгән кебек, сабырлана төште —Алмаз абыеңның Зифаны нинди нркәләвен син, Әлфия, үзең үк күреп торасың. Өйләнгән елларны ул: «Безнең ике ңызыбыз, бер улыбыз булачак»,—■ дип хыяллана торган иде Бу әңгәмә катлаулы һәм күңелгә авыр иде. Шулай да төн тиз үтте Больницада таң аеруча көтеп алына. Авырулар өчен генә түгел, врачлар, шәфкать туташлары өчен дә таң күңелләргә җиңеллек бирә. Кояшның тәрәзәгә төшкән иртәнге нурлары да, кошларның дәртле черкелдәүләре дә сагыңдырган була. Наилә белән Әлфиянең дә хәзер кәефләре әйбәтләнгән төсле күренә Авырулардан нн беренче булып коридорга Зифа килеп чыкты Кай ярала йокыдан арынган диген! — Алмаз абын килмәдеме әле? — дип сорады ул 5 Медиклар бәйрәме бигрәк матур көнгә туры килде, һава саф Күк чалт аяз. Алмаз белән Наилә кебек табигать күрке тансык булганнарга бүгенге көн аерата сокланырлык. Ниһаять, алар бергәләп ял итәрләр Паркка барырлар, гөлләрнең, чәчәкләрнең хуш исен татырлар Шуңа да Наилә бүген һәммәкн мәшәкатьләрен куеп торырга булды Матур итеп киенү, бизәнү иде аның теләге. Ул аксыл-сары чәчләрен толымнарга үрмичә генә матур итеп иңбашларына таратып салды. Болай да сөйкемле яшь ханым үзенең бизәнүеннән яңа бер төсмер тапкандай булды һәм бу хәлгә эченнән генә сөенеп тә куйды шикелле. Зәңгәр күзләрендә шаян очкыннар уйнаклашты, кабарынкы иреннәре дымлы иде. Ак җирлеккә зәңгәр бизәкләр төшкән озын күлмәге дә сынына ятып тора. Гәүдәсе бераз тыгызланырга өлгергән. Иякне аз гына алга чөеп, башны горур тотканда, ул аеруча мәһабәт күренә. Үзе яраткан ярым платформалы ак туфлиен киеп алгач, бүлмә түрендәге зур көзге алдына басты. Үзенең буй-сынын күздән кичерде, канәгать иде. — Мин нәрсә киим икән соң, Наиләм?—диде Алмаз. — Синме? — Хатыны аңа нәзакәтле караш ташлады. — Син актан киен. Җәйгечә. Ак чалбар, тенниска, ак сандали. — Башка ак эшләпәме? —Алмаз «ак» сүзен кат-кат кабатлаган хатынын шаярта иде бугай. Наилә исә җитди сөйләште. — Юк, юк, башыңа берни дә кимисең... Үзәк ял паркы. Бирегә аларның бик күптән, бергә яши башлаганнан бирле килеп чыга алганнары юк иде. Паркта шактый үзгәргән, яңарган. Асфальт юллар да, тар сукмаклар да элеккечә түгел, киңәйгән, матурланганнар. Хәер, студент чагында да алар бергә еш йөрмәделәр. Ә институт тәмамлап, гаилә коргач, паркны тәмам оныткандай булдылар. Тулган ай, хуш исле чәчәкләр романтикасын гап-гади тормыш прозасының чыбылдыгы урап алды төсле. Алар башта Казан елгасы буена карап, тау битеннән бардылар. Моннан шәһәрне күзәтү үзе бер кызык, үзе бер мавыктыргыч иде! — Мин туып-үскән Сабин авылы бетеп бара икән. Без җуага йөргән болынлык та юк инде, — диде Наилә. Бераздан тау сыртыннан урманлыкка атладылар, андагы сукмаклар белән парк үзәгенә, уен мәйданчыгына килеп чыктылар. Шул чак ачык эстрададан таныш моң яңгырады. — Ләлә үзе җырлый түгелме? — диде Наилә. — Әллә магнитофон гынамы? — Чынлап та!.. — Алмаз гаҗәпсенеп тә, сөенеп тә шулай диде. — Әйдә барыйк әле шул якка. — Безнең үз планыбыз бар, Наиләм. — Алмаз үзенең сабыйларча кабынып китүеннән җайсызланып, сабыр-салмак булырга тырышты. — Киттек «Шайтан тәгәрмәче»ндә әйләнергә! — Ул хатынын култыклап алды. Менә тәгәрмәч аларны утыртып, әйләнә дә башлады. Бу хәтәр биеклектән шәһәр, бигрәк тә яңа районнар әйбәт күренә. Казан елгасы һәм аның тугайлары ялтырап ята. Әлеге матурлыкны Наиләдә күрәме икән дип, Алмаз хатынына борылды. Юк, Наиләсенең күзләре бер ноктага төбәлгән, ул тирән уйга калган иде. Ире аны үзенә тартты, иңнәреннәң сыйпады, хатыны имән бармагын иреннәренә китерде дә «ти-иш!» дип кисәтте. — Ләлә җырлый ич! Әллә тыңламыйсың да инде? — диде. Аның күңеле, чынлап та, җырда иде. Алмаз да тыңлады, әлбәттә, тик хатын- кыз тәэсиргә тизрәк бирелә. Наилә үзенә хас нечкә сизгерлек белән һәммәсен аңлап торды. Ә җиргә төшеп өс-башларын төзәткәләгән арада, алар янына та- нышларң килеп чыкты. — Күрче, алар кай тирәдә йөриләр! Адашканнар!—диде әлеге парлыларның берсе булган Роберт шаярып. Ана җавап итеп Наилә ихтыярсыздан: — Ир белән хатын нишләп адашсыннар? — дип куйды. — Ә без эстрада концерты тыңладык... — дип, сүзгә Луиза кушылып китте. — Әйе, безнең эстрада да үзен сиздерә башлаган икән. Әмма пентатоника бу цивилизация заманында шуннан да көчлерәк яңгырын алырмы? Юкса, әйбәт кенә башкаручылар да күренә... — Роберт милли музыка хакында сөйли иде. — Сез, Роберт Салихович, Ләлә Нуриеваны күздә тотып сөйлисез шикелле? — диде Луиза. Ләкин Наилә Роберттан алда сүз башлады — Музыканың чын таянычы — халык көйләрендә, халык җырында. Ә һәр халыкның үзенчәлекле моны, тарихи музыка төзелеше бар. Без- * гә дә пентатоникадан качмаска, анын белән исәпләшергә кирәктер Табигатьтә дә гөлләр-чәчәкләр бихисап төрле, әмма һәркайсынын үз ям,е 2 бар. = — Күренә ки, безнең Наилә Рәхимовна музыка дигәндә үтә д > үз . фикерле. Бәхәс-бәхәс инде ул, күңелгә дәва түгел. Алай да Алмаз бу очрашу-з га шат иде. Ни әйтсәң дә алар — коллегалар. Җитмәсә, бүген аларнын < уртак бәйрәмнәре. * Алар студент елларыннан ук таныш. Роберт өч курска өлкәнрәк иде. _ Ул травматология һәм кыр хирургиясе, ә Алмаз гомуми хирургия фән- э ни түгәрәгенә йөрде. Алмаз түгәрәккә беренче кат килгәндә, Роберт ин- = де институт күләмендәге студентлар фәнни оешмасы председателе изе “ Оешманың конференцияләрендә ул профессорлар белән янәшә презп ти- умда утыра, утырышларда председательлек итә иде. Роберт студент чакта ук башкалардан аерылып торды. Үзен эрерәк с тота, башкалардан өстенрәк хис итә кебекме шунда Берәүләр моны п үз сәләтенә артык ышану, масаю дип санасалар, икенчеләр хирургия - доценты булган әтисенә аркалану дип карый иде. Әмма ул чакта аның £ холык-фигыле Алмазны бөтенләй кызыксындырмады. Мавыкканы өлкән У курс студентының тирән эчтәлекле докладлары булды. Чөнки алардан * фәнни яңалык та, докладчының эрудициясе дә ачык чагыла. Шулар л тәэсиредерме, күңеленең кай җирендәдер Робертка карата ихтирам әле дә булса саклана килә. Шулай да кафедрада яна проблема туып, бүлек мөдиренең аңа каршы төшүе әлеге хөрмәтне торган саен киметә, зә- гыйфьләндерә төсле иде. Җитәкче булгач та, үз фикере белрн генә яшәргә ярый дип уйлый, күрәсең Прннциплылыкның чамасын белми Югыйсә, үз кул астындагыларнын бүрегенә шулай сукмас иде. Алмаз да бүген генә диплом алган яшь врач түгел ләбаса. Дәрәҗә югарылыгыннан торып, кул астындагылар фикерен ишетә, аңа колак сала алмаган җитәкчене нәрсә дисең? Музыка турында нигездә Наилә белән Роберт арасындагы шаяру катыш бәхәсне Луиза түгәрәкләп куярга җыенды. — Музыканы кешенең рухи халәте итеп карау тикмәгә генә түгелдер. Хисләр, тойгылардыр аның тукымасы Музыканы да өйрәнергә, күбрәк тыңларга кирәк. Ә сезнең. Роберт, татар концертларына, ял- гышмасам, барганыгыз да юк төсле. — Дөрес, аз йөрим. Ләкин безнең өйдә татар сәнгате, татар музыкасы аз яңгырамый 'Менә бүген тыңлаган Ләлә Нурневаның язмалары да бездә бар.— Роберт үзенең бу сүзләре белән милли музыкага бөтенләй битараф булмавын күрсәтә иде. — Нуриева сәхнәдә сокландыргыч. эффектлы икән — Аның лнрнк җырларында аеруча тирән хис бар...— дип өстәде Луиза. Җырчы хакында сүз әйтүдән Алмаз гына тыелып калды — Булмаса, кафега кереп, мороженое ашар идек, — диде ул сүзне икенчегә борырга теләп. Ә хатыны •— Һава болай да сүрәнләнеп китте, туңуыбыз бар,— дип көлеп куйды. — Алайса, башка бепәр нәрсә, бәйрәм көн бит,— диде Луиза — Кафега керсәк? Чынлап та... Әйдәгез, \тырып чыгыйк! — диде Роберт чын күңелдән кыстап. — Шампан шәрабе, Наилә Рәхимовна, сезне дә җылытып җибәрер. Кире кагу һич урынсыз иде. Үзе бәйрәм, үзе көтелмәгән очрашу! Алмаз да, Наилә дә монын белән килеште. 6 Ике сөенеч берьюлы булды. Көтмәгәндә Зифадан, дөресрәге, аның әнкәсеннән хат килеп төште. Икенче шатлык та хат. Мәскәүдә чыга торган журнал редакциясеннән иде. Алмаз аларның кайсын да башлап укырга белмәде. Зифаныкын беренче итеп ачты. Хирург үз пациентының хәле турында язылган юлларны дулкынланып укыды. «Зифаның хәле тәмам яхшырды... Җырларга бик ярата». Алмазны шатлык тойгылары биләде. Димәк, өметнең бу өлеше акланды. Ул икенче хатны алды, конвертны ачар алдыннан шөбһәләнеп кунды. «Мәкаләне кире какканнармы?» Мәгәр куркуы юкка гына икән, Зәйнәп Вахитовна белән язган мәкаләне журналга кабул иткәннәр. Кафедра мөдире үзе дә аны күрергә теләгән иде. — Керүең әйбәт булган, сөйләшәсе сүз дә бар иде. Бүген утырыш икәнен беләсеңдер бит? — Ул каршысындагы барлык кәгазьләрне дә тәртипләп, якягына өеп куйды, өстәл өстендә ике-өч битлек язу гына торып калды. — Алмаз Әхәтович, менә мин сезнең диссертация планын шулабрак күз алдына китерәм. Нинди өстәмәләр, үзгәртүләр кертү ка- дәресен карарбыз. Бергә утырып уйланыр вакыт таба алмаганга, фикеремне бирегә яздым. Танышыгыз. — Ул әлеге кәгазьне Алмазга сузды. Алмаз язуларны игътибар белән карап чыкса да, Зәйнәп Вахнтов- на әйткән диссертация планына тәмам төшенеп җитмәде. «Ничек инде диссертация?» — дип, әлеге планның чынлап та аның өчен көтелмәгән булуын шефка чак кына әйтмәде. — Минемчә, шеш тукымаларының гистохимии анализын күздә тотарга кирәктер, — диде ул. — Әлбәттә. Хәзергә бу планны тикшермибез, сез аны һәр яклап өйрәнегез. Вакыт табып, соңыннан бергәләп карарбыз Бүген кафедра утырышы... Анда да сезнең нәтиҗәләр турында сүз булыр. Әзер торыгыз. Кафедра мөдире сүзен кыска тотарга тырышты. Моны снзепг Алмаз: — Зәйнәп Вахитовна, ике хат килеп төште бит әле, — дип конвертларны шефына сузды. Доцент хатларны игътибар белән укып чыкты да, гадәттәгечә сөйкемле елмаеп: — Котлыйм, Алмаз Әхәтович. Димәк, эшләр шәп, — диде. Ул Алмазның менә хәзер үзе янына керүеннән, әлеге хәерле хәбәрләрне ишетүеннән бик канәгать иде. Соңгы вакытта дәвалаучы врачлар да кафедра утырышларына теләп йөриләр. Моңа һәр операцияне фәнни нигездә анализлау, аларга йомгак ясау гадәткә кереп китүе сәбәптер. Шулай да бүген күбесе хирург Алмаз тәкъдим иткән дәвалау ысулы хакында ишетер өчен килгән булса кирәк. Чөнки бу ысулны тикшергән утырышларга алар аерата актив катнашалар. Утырыш мөдир кабинетында булачак иде. Алмаз килеп кергәндә, халык әле җыелып бетмәгән, ләкин буш урыннар да аз иде. Аңа урынны соңгы рәтләрнең берсендә Наилә белән Әлфия алып калган булыс чыкты. Фәнни эзләнүләрнең нәтиҗәлелеге һәм бүлектә дәвалау шартларын яхшырту кебек мәсьәләне бер утырышта тикшерү партоешма тарафыннан билгеләнгән иде. Тыштан караганда кафедра һәм бүлек мөстәкыйль булып күренсәләр дә, безнен максатлар уртак, — диде Галия Рифкатовна, болай җыелуның сәбәбен ачыклап Парторгның кереш сүзеннән соң Зәйнәп Вахитовна чыгышы башланды. Ул башта бүлекне киңәйтү җәһәтеннән башланып киткән төзелеш өчен соңгы вакытта материаллар җитешмәвен әйтеп үтте Кафедрада ♦ фәнни эшләрнең торышы хакында сөйләгәндә дә төзелешне тиз арада - хәл итәргә кирәклегенә каткат басым ясады — Дәвалауда хемотерапиягә зур игътибар бирү, шул юнәлештә эз- ь ләнүләр инде матур нәтиҗәләрен бирә дә башлады. Болар Алмаз Әхә- " товичнын тырышлыгы хакында сөйли. Менә үзәк журналдан шатлыклы * хәбәр килде: аның эзләнүләре союз күләмендә игътибарга лаеклы дип =; табылган. Шуның белән бергә, безне борчырлык икенче мәсьәлә бар. * Ул да булса, яңа ысулны үзләштерүдә Алмаз Әхәтовичның ялгызлыгы Башта бу эштә зур активлык күрсәткән Луиза Хәмнтовна да нигәдер читкә тайпылды, — традицион ысулны хуп күрә. Сәбәп нәрсәдәдер, кис- ® тереп кенә әйтергә читенсенәм... х Әлеге сүзләр Луиза Хәмитовнаны сискәндергәндәй итте Аның кара = тутлы озынча йөзе агарып китте, сөйкемле кара күзләрендә борчылу 2 сизелде. Ул дулкынланып, җилкәсен томалаган калын чәчләрен бер якка кайтарды, йомры түше еш-еш калкып куйды Бары Робертның үзенә * төбәлгән карашын күргәч кенә тынычлангандай булды Ул караш гүя: п «Борчылма, синнән җавап көтелми, ә инде ни дә булса әйтергә икән, о биредә мин бар», — дию иде. Шулай да ординатор бөтенләйгә тыныч- •- ланып җитә алмады Бераздан урыннан торды. Ул күзләрен Зәйнәп Ва- " хитовнага төбәде. — Мин яңа ысулдан качмадым. Тик яңалыкка күчү өчен, минемчә, әлегә иртәрәк, бүлектә шартлар җитәрлек түгел кебек. — Ординатор финерен ачык һәм тулы итеп әйтә алмады. Тел төбеннән сизелә, Луиза бүлек хуҗасы фикеренә ияреп сөйли нде. Ниһаять, Роберт сүз алды. Ул үзен иркен, тыныч тота, фикерен ныклы логика белән бәян итәргә тырыша иде. — Нинди тармакта эшләсәк тә, безнең, медикларның, максаты уртак — кешенең саулыгын-сәламәтлеген саклау. Бу юлда уңышларыбыз бар икән, димәк, барыбызга да сөенеч Безнең эштә уңышны берәүнең генә иҗат җимеше итеп карау ялгыш булыр иде Хәтта Зәйнәп Вахи- тонна безгә Алмаз Әхәтовичның беренче нәтиҗәләре үзәк журналда басылу алдында торуын хәбәр итте. Бик хуп! Моны, коллегалар, котларга кирәк. Тик, әйтәләр бит, тәңкәнең икенче ягы да бар. Менә без ул мәкалә белән таныш түгел. Безнең бүлектә тупланган нәтиҗәләрдән без үк хәбәрдар түгел.. Минемчә, мәкаләне журналга җибәргәнче без аның белән танышырга тиеш идек. Аннан сон, хөрмәтле коллегалар, үзегез беләсез, ординатор Луиза Хәмнтовна да башта Алмаз Әхәтович белән бергәләп эшләгән иде. — Робертның сүзе кай тарафка баруы һәркем өчен ачык иде инде Аның сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлаган Әлфия түзмәде, үз-үзен онытып: «Бүлек мөдиренең үз хирургының эшен белмәпе — гаҗәп!» — дип куйды. Аның әйткәнен барыннан да элек Роберт белән Луиза ишетте, Әлфия аларнын үзенә төбәлгән карашын башкаларга караганда алда күрде һәм оялу катыш сагаеп калды Аннары бер ягында АлМаг, икенче ягында Наилә утыруын сизеп, тынычланган кебек тә булды Роберт сөйләвең дәвам иттерде. — Минемчә, Луиза Хәмнтовна сүзендә хаклык бар Яна ысулга готын1анда тәҗрибәне дә, мөмкинлекләрне дә исәпләү зарури Бинаны зурайту тукталып тора, димәк, объектив сәбәп бар Ул, ни днсән дә, алдан планлаштырылгаи объект түгел Ярый әле министрлык, җәмәгатьчелек ярдәм кулын сузып, башлап җибәрергә мөмкинлек тудырды. Шулай да төзелешне тиз генә башкарып чыгарбыз дию реаль булмас. Мөмкинлекләр, үзегез күрәсез, чамалы. Түшәгеңә күрә аягың суз дигәндәй, үзәк журналда мәкалә бастыру белән генә мәсьәләне хәл ителгән дип булмый. Бүлек мөдирен тыңлап утырган Алмаз йөзендә гарьләнү, күзгә бәреп әйтү теләге, ачу — һәммәсе бергә кайный иде. Күренеп, аңлашылып тора лабаса, төзелештә эш аксауга бәйләп, Роберт Алмаз тырышлыгына шик ташламакчы... Аның күңелен бер сорау борчыды: «Әгәр Зәйнәп Вахитовна әлеге мәкалә хакында әйтеп өлгермәгән булса, Роберт тагын ниләр сөйләгән булыр иде икән?» Бүлек мөдиреннән соң Зәйнәп Вахитовна сөйләми булдыра алмый иде. — Сез шахмат уйнаганны хәтерләтәсез бит әле, иптәшләр!—дип сабыр гына сөйләп китте ул.—-Анда ат йөреше бар. Үзәк журналга мәкалә язган ике авторның берсе буларак, мин әйтә алам — без үзебезнең эзләнүләребездә тәвәккәллек кылдык, «ат йөреше» ясадык. Шул ук вакытта өметебез аклануы белән сезне дә сөендерергә уйлаган идек.— Ул тагын нидер өстәргә теләп, коллегаларының күңеленә разведка ясагандай, каршыдагыларга карап алды. Ләкин әйткән дә житәр, аңлаганга аңларлык дипме, туктады. Кемгәдер кискен күрсәтмә ясап, үз принцибын алга сөрергә теләми иде ул. Чөнки Алмаз да, Роберт та яшьләр. Өметле яшьләр. Роберт беркадәр субъективлык белән «чирли» икән, бу озакка сузылмас. Бүлек мөдиренең атасы күркәм кеше. Республикабызда медицина хезмәтен оештыручы, бай тәжрибәле хирург, галим-доцент. Алмагачтан алма еракка тәгәрәмәс, бәлки Робертта атасының сыйфатлары өстенлек алыр... Ә Алмаз — авыл егете, эчкерсез. Көндәлек тормыш дипломатиясе җитенкерәми яшь хирургка. Сәләтле, эзләнүчән, үз фикере бар. Партоешма җитәкчесе Галия Рифкатовнаның какча һәм ара-тирә вак җыерчыклар күренгән йөзе гадәттәгечә сабыр. Бүген аның соры күзләрендә җитдилек. — һәр яңалык башлангыч чорда шулай бәхәсле була. Сәбәбе ачык — яңалык авыр туа, дәррәү ачылып китә алмый. Вакыт кирәк, тир түгү кирәк. Ә без ничек итәбез? Үзәктәге журнал, андагы галимнәр Алмазыбызның беренче ачышларын хуплаганнар икән, димәк, кафедра яшь хирургка игътибарлы булган. Автор өчен дә, коллектив өчен дә мактаулы эш эшләгән. Инде шартларга килик. — парторг бүлек мөдире ягына борыла төште. — Әйе, Роберт Салихович, сез министрлыкта булгансыз. Тик... — Мин ул хакта сезгә әйтергә өлгермәгән идем әле,— диде Роберт. Гүя ул шүрләп калды, акланырга ашыга иде. — Кафедра һәм бүлек арасындагы мөнәсәбәтне дә кабарта төшкәнсез...— Галия Рифкатовна сүзен озынга сузмады, бигрәк тә алдан әйтелгән фикерләрне кабатлаудан сагайды. Парторг сүзләре барыбер үзенекен итте. Эссе, бөркү көндә искән яраулы җил кебек. Роберт кына тынычлана, ярсынуын баса алмый, озын бармакларын тез өстендә биетә. Утырышның кинәт кенә шундый борылыш алуын көтмәгән иде ул. Җитмәсә, үзәк журнал... Димәк, җиңүче ул түгел... Шулай да көрәшергә кирәктер. Шахматтагыча. Ә ул ала/1 ук начар шахматчы түгел. Короле да исән, атлары да үз урынында ... Зәйнәп Вахитовна әйткән «ат йөрешен» нигә аңа да ясамаска? Утырыштан соң парторг, кафедра һәм бүлек мөдире өчәүләп җыелышта каралган мәсьәләләрне тагын бер кат уйларга, алар хакында киңәшергә кирәк таптылар. Луиза коридор буйлап барганда Әлфияне куып җитте һәм бер кулы белән аның иңбашына кагылды. Әлфия өчен көтелмәгән хәл иде бу. «Утырышта Роберт Салиховичка реплика ясавым өчен тиргәргә кил гән»,—-дигән уй йөгереп үтте. Ничек итеп акланырга да белмәде. Күңеленә яшерә алмаган, инде башкаларга билгеле булган фикерен якларга да әзер түгел иде шул ул. Ә чынлыкта алар арасында бәхәс ме- нә-менә кузгалыр кебек күренсә дә, әнгәмә бөтенләй башка юнәлеш алды: — Зифадан хат килгән дип ишеткән идем, хакмы, Әлфия? — дип со- ф pan куйды ординатор. — Әйе, әйе, Луиза Хамитовна, Алмаз Әхәтовичка да, мина да,— £ дип, ашыгып җавап кайтарды ул. — Безгә сәлам дә юктыр әле, — дип, үпкәләгәндәй булды Луиза.— = Ике операциядә дә Алмаз Әхәтовнчнын ассистенты мин идем бит... < — Теләсәгез, таныша аласыз... — Әлфия хатны ана сузды. Тәрәзә янынарак авышып, Луиза әлеге хатны укын башлады. Бала сүзләрен кертеп язылган юллар аның күңелен күтәргәне ачык иде. Ул инде сәлам язмаган өчен хәтере калуны онытып җибәргән. Шулай да ♦ азактан: ’ я — Зифа күңелендә сакланырлык эш майтармаганмын, күрәсең,— 2 дип, китеп барды. = Луизаның әйбәт врач, кече күңелле кеше икәнен Әлфия күптән белә, «т «Ә кафедра утырышында нигә дөреслекне якламады соң? — дип куйды £ ул үз-үзенә — Роберт Салиховичка каршы килә алмагангамы?» Шунда ө аның очына чыга алмаган уйларын Алмаз тавышы бүлдерде — Әлфиякәй, ялгышмасам, сез бүген дежурда түгел бит? — Шаяр- ran минутларында ул гел «Әлфиякәй!» дип эндәшә. — Наилә апайның _ да ялы бүген. Әллә бергәләп театрга барабызмы? — Әллә билет бармы? — Алып куйган идек шул. Сезнең өчен дә табылыр. л Әлфия башта Алмазны шаярта гына дип унлаган иде, инде чын күңелдән дәшүен белгәч, рәхмәт әйтергә ашыкты — Бүген бара алмыйм шул, Алмаз абый. — Димәк, очрашасы кешең бар? Егетенме? — IO-ю-к, ул авылда ич. — Кыз уенын-чынын бергә кушып җавап кайтарды. — Укыйсым күп, Алмаз абын Алмаз киткәч, Әлфия аңын җуйгандай басып торды. Бүлек мөдиренә теге репликасы белән төрттереп куюы ничек килеп чыкты сон әле? Алмаз абыйсына теләктәшлек күрсәтергә теләпме, хакыйкатьне яклапмы? Луиза белән аңлашып өлгергән булса, ана җиңелрәк булыр, ничәмә-ничә сораудан арыныр иде. Тик сүз башкага кереп китте Шуна да ул күңелсез генә кайтырга чыкты * 7 Кичә үзенә чакырып, Робертның әйткәннәреннән Алмаз әле дә булса арына алмый. Кая ул?!. Менә хәзер, иртән эшкә килгәндә дә. клиникага якынлаша барган саен шул хактагы уйлары куера, ярсый. Роберт аңа башка больницага, травматологиягә китәргә куша Шул хакта сүз бүген дә булачак. «Ярый, иртәгә кадәр уйлагыз»,— дигән иде бүлек мөдире. Нәрсәсен уйлыйсың инде аның? Уйласаң да бәхәс өчен генә. Менә алар утырып килгән трамвай көтмәгәндә рельсларны шыгырдатып. тукталып калды Пассажирлар сөртенеп, чайкалып алдылар Алмаз да баягы уйларыннан бер мәлгә айнып киткәндәй булды. Бак сан, чак кына авария килеп чыкмаган икән. Пөк машинасы алды белән трамвайга килеп бәрелгән. Үзенең бер як фарасы чәлпәрәмә килгән. Чыннан да Алмаз ялгышмаган икән. Роберт аны үзе янына дәш- терде. Кичәге мәсьәләгә кабат кайту өчен, соңгы су з өчен Юк, ул травматологиягә хәтта вакытлыча гына булса да китә алмаячак Пичек башлаган эшне ташлыйсың ди? Дөрес, клиникадан бер хирургны травматологиягә күчерүне министрлык үзе сораган, үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Ә ул «бер хирург» нигә Алмаз булсын ди? Бүлек мөдире шулай санагангамы? Ул, әлеге уйларының очына чыгарга өметләнеп, Роберт кабинетының ишеген шакыды. Бүлек мөдире рәсми каршылады. Әмма, сизелә, күңеле тыныч түгел. Буран кузгалуны күргән юлчы кебек. Алмаз белән исәнләшеп, урын тәкъдим иткәннән соң саран гына сүз башлап җибәрде. — Мәсьәләне иртәнге акыл белән хәл итү нияте белән дәшүем,— диде ул, Алмаз йөзенә туры карарга кыймыйча. — Минем акыл бер төн эчендә генә үзгәрми шул, Роберт Салихович,— Алмаз да шактый төксе җавап бирде. — Сүз министрлык таләбе турында бара. Ә аның таләбе катгый. Мин исә югары органны тыңламый булдыра алмыйм, — дип, Роберт утырган җиреннән күтәрелергә генә теләгән иде, Алмазның кинәт биргән соравын ишеткәч, янә урынында калды. — Ә мин килешмәсәм? ' Роберт саран елмайды. Әйтерсең ул үзенең шушы елмаюы белән хурургның мәгънәсез карышуын кисәтә иде. — Сез гариза белән кермәгәнсез ич? — Роберт һаман салкын канлылык сакларга тырышты.— Алмаз Әхәтович, әйдәгеэ таякны бөгеп җибәрми генә сөйләшик. Ирләрчә. Коллегаларча. Травматологиягә җибәрү өчен сездән дә кулайрак кандидатура таба алмыйм. Ихлас менә. Аннан соң, әйткәнемчә, вакытлыча гына бит. Күп булса бер елга. — Гади генә белгеч булсагыз бер хәл, Роберт Салихович. Сез гыйльми дәрәҗәле. Башланган эзләнүләрнең беренче нәтиҗәләре галимгә нинди кыйммәтле булса, алдагылары, хыялдагылары да шулай ук. Бүлектән бер елга китү — башланган проблеманы бер елга ташлау. Күрәләтә ничек килешим? — Бәлки берәр тәкъдимегез бардыр? — Роберт тагын үтә җитди кыяфәт алды. — Тәкъдимем шул, травматологиягә җибәрү өчен коллегадан башка берәүне сайларга мөмкин. Миңа эшемне дәвам иттерергә ирек бирегез. — Әлеге берәү дигәндә, кемне күз алдына тотасыз? — Бүлек мөдиренең тавышында тимер суыгы сизелде. Үзе ярсыну алдында тора иде. — Сез — мөдир, коллективны сез җитәклисез... _ — Алмаз Әхәтович бәлки үз кандидатурасын Луиза Хәмитовна белән алыштырырга мөмкин дип саныйдыр? — Нигә, Луиза Хәмитовнага йөкләнгән проблема әлегә юк кебек. Ана бер ел соң тотынса да мөмкиндер. Ялгышмасам, ординатура срогы да бетеп килә бугай. — Юк, мөмкин түгел. Кафедра мөдире тәкъдиме буенча, ул да яңа ысулны үзләштерәчәк. Аннан соң Зәйнәп Вахитовна Луиза Хәмитов- наны аспирантурага алырга ният кыла. Без сезне борчуга кадәр барысын да бергәләп уйлаштык. Бүлек мөдире сүзне алай ук озынга сузарга җыенмады. Хәзер үзеннән җитәкче таләпчәнлеге белән чигенүсез генә эш итү сорала дип уйлый иде ул. — Сез, Алмаз Әхәтович, үз кыйблагызга каерасыз. Газетча димәгез, җәмгыять интереслары бар биг әле... Мин тагы сезне чакырып маташам. Уртага салып сөйләшик диюем, янәсе. Югарыдан кушалар икән, буйсынмаска беребезнең дә хакы юк. — Роберт -кызып китте, ләкин чаманы югалтмаска кирәген күңеленә киртләп куйган, күрәсең. — Буйсыну бар, аңлыйм анысын. Ләкин пешка була алмыйм,— Алмаз бил бирмәсен тагын искәреп куйды. Сүз көрәштерү икесен дә ярсытты, үртәде, үчектерде генә Бүлек мөдире яныннан үзен кая куярга белмәс дәрәжәдә ачулы чыкты Алмаз. «Анлы рәвештә мина аяк чала. Димәк, Луиза аспирантурага керәчәк, анынөчен темада әзер. Улда Алмаз күтәргән проблема белән шөгыльләнәчәк». Алмаз бүлек мөдиренең тел төбендә ни ятканын чамалады Ә Зәйнәп Вахитовна? Нигә шеф аспирантура хакында ана бернәрсә дә әйтми? Нигә Алмазга да аспирантура юлын сайламаска? Алмаз әлеге _ сорауларга жавап таба алмады, бары күңелсез нәтижәгә генә килде s «Күрәсең, Зәйнәп Вахитовнага да Луиза кирәктер». Шул чак аның 2 Наилә белән сөйләшәсе, барысын да уртаклашасы килде. = Алар дежур врачның бушап калган бүлмәсенә керделәр — Роберт Салихович травматологиягә күчеп торырга куша. Әмер =• бирә диярлек. Министрлыктан килгән кәгазьне сылтау итеп ала,— ди- з де ул. * — Министрлык сине атап сораганмы? ♦ — Анысын Роберт Салихович белә. Миннән котылуны ул кулай са- а ный, күрәсең. —- Ә Зәйнәп Вахитовна ничек уйлый икән? — Гадәттә сабыр холык- Z лы, йомшак тавышлы Наилә хәзер аеруча борчылып сорады. — Мин бит кафедра кешесе түгел, бүлек работнигы. — Роберт Салихович аның белән килешми эшләмәс. ё Алар бераз сүзсез утырдылар. Тынлыкны Наилә бозды Аның баш- с лап ни дә булса әйтүен Алмаз да көткән иде. — Нигә нәкъ менә сине? — Аңа да кирәкмимдер... X Наилә үзенең зәңгәр күзләрен иренә төбәде. Гажәпләнүдән зур s ачылган бу күзләрдә бик күп сорау чагыла иде. * — Алмаз, нигә шулай дисең әле? Зәйнәп Вахитовна сиңа карата бик ихтирамлы бит. — Шулай да аспирантурага Луиза Хәмитовнаны ала ди. Наилә өчен болар чынлап та иске авыздан яна сүз булып яңгырады. TJIK ул сабыр булырга, болай да кәефе кырылган ирен тынычландырырга омтылды. — Син аспирантура хакында беркайчан да уйламаган нден ич, Алмаз. Аннан соң аспирантура снна нәрсәгә? Диссертация өчен материалың шактый, кандидатлык минимумын, имтиханнарны гына бирә- •ең калып бара. Минемчә, Луиза Хәмнтовнага көнчелек кылу дөрес булмас. — Юк ла, Луиза булдыклы доктор. Аннан күпне өмет итәргә була. Аның үзенә сиздермәстән, Роберт Салнховнчның Луизаны мина каршы куярга жыенуын гына аңламыйм — Кафедра мөдиренә кер, парторг белән киңәш. Инде алар да булышмасалар.... — Алар белән сөйләшү нәрсәне дә булса үзгәртер дисенме? — Әлеге сорауны /Хлмаз текәлеп караган килеш бирде. — Шулай да ятып калганчы... Кафедра мөдирен дә, партогны да берьюлы очратуына ул сөенеп куйды, аның эченә жылы керде. Тик кыяфәте бик йомыкый иде. Зәйнәп Вахитовна да, Галия Рифкатовна да аны игътибар белән тыңладылар. Әмма, сизелеп тора, алар Алмаз мәсьәләсе белән таныш, ана ярдәм итәргә ашыкмыйлар Шул ук вакытта битарафта түгелләр шикелле иде. — Әйе, Роберт Салихович әле яңа гына бу хакта безне таныштырды,— диде Зәйнәп Вахитовна Күренеп тора, аның да кәефе ал да гөл түгел. Сон, булса ни?! Кеше гел елмаеп кына яшимени? Менә бераздан Зәйнәп Вахнтовнанын йөзе ачыла төште. — Алмаз Әхәтовнч, бездән, өлкәннәрдән, яшьләр фикер көтә, ярдәм сорый. Без андый ярдәмне кичектерми күрсәтергә тиешбез. Роберт Салихович та безгә мөрәҗәгать итте. Җитәкче булса да, тәҗрибәсе аз әле аның. Кай ара бик теләп, кайчак үзен көчләп дигәндәй, ул безнең киңәшне тота. Алай да бу «мәҗбүр»нең чиге булырга тиеш. «Мәҗбүр» иттерү озак дәвам итсә, яшь җитәкче үзендә нинди мөстәкыйльлек тәрбияләр? и _ — Менә мин аның белән килешә алмыйм, Зәйнәп Вахитовна. — Аңлыйм. Анысы сезнең эш. Әмма сабыр төбе сары алтын дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. — Бераз искермәдеме икән ул әйтем? Хаклыгыңны белә торып, тел тешләп яшәргә өндәү түгелме ул? _ — Дөрес, бүлек мөдиренең холкында да үзсүзлелек сыйфатлары юк түгел, әмма конкрет бу очракта ул үз таләбен куярга хаклы. Бәлки безгә сезнең белән башка мөмкинлекләр эзләп карарга кирәктер. Травматология клиникасына китеп торган очракта да эшегезне туктатмаслык итеп булмасмы?.. Кафедра мөдиренең сүзләрен парторг та баш селкеп, җөпләп торды. Күрәсең, Алмаз мәсьәләсен алар тикшерергә өлгергәннәр иде. Робертка ачу һәм рәнҗү белән тулы иде Алмазның күнеле. Шуна ла кафедра мөдире һәм парторг үгете белән генә тынычлану кая?! Җитмәсә, аларның ниятләре дә аның файдасына түгел, киресенчә, яңа конфликт тууга сәбәп кенә булып күренде. Хаксызлыкны тоеп рәнҗегән күңеленә әлеге сөйләшү сизелерлек дәва була алмады. 8 Базык гәүдәле, чәчләренә, калын кашларына чал йөгергән, яше алтмыш ягындагы министр урынбасары Алмазны ачык чырай белән каршылады. Гүя яшь врач аның күптәнге танышы иде. Институтны тәмамлап эшләү дәверендә әлеге кешенең алар клиникасына килгәне, ә Алмазның министрлыкка аяк басканы юк иде. Алмаз аңа текәлеп карады, әйтерсең озак елларга хәтерләп калырга тели. Аның тышкы кыяфәте чыннан да Алмаз күптән белгән кешене хәтерләткәндәй тоелды. — Я, коллега, ни йомыш? Тыңлыйм сезне! — диде урынбасар. Аның тавышы да таныш кебек иде. Алмаз янә аңа текәлде, ни дә булса әйтергә белми сүзсез торды, һәм ихтыярсыздан: «Карасана, Дәүләт Закировичка шул кадәр охшаган булса да булыр икән», — дип уйлады. — Мин сезгә үзем өчен мөһим булган бер мәсьәлә белән килгән идем. — Хуш, сөйләгез! Кызганычка каршы, Алмаз тиз генә ачылып китә алмады. Бу җитәкче кешенең мәрхүм профессорга охшамавы аның фикерен чуалта язган иде. — Гафу итегез, гадәти булмаган бер сорау бирер идем. Сез мәрхүм профессор Дәүләт Закировичка бик тә охшагансыз. Әллә анын туганы буласызмы? — Әйе, Дәүләт ага минем бертуган абыем. Ә сез аның шәкерте, димәк.... Я, алайса, таныш булыйк. — Дәүләт Закирович — минем остазым. Шәһәрнең колак-тамак- борын клиникасыннан, Алмаз Сафин булам. — Шулаймыни? Әйе, сезнең хакта ишеткәнем бар.— Ул яшь хирургны зур игътибар белән тыңларга әзер иде. —Галия Рифкатовна биредә булды. Дәвалауда яна ысул үзләштерәсез икән. Бик әйбәт. Инде килеп, бүлек мөдирегез. Роберт Салихович бит әле. Алмаз хөрмәтле профессорының энесен күрүдән туган тәэсир белән тулган иде. Охшаса да охшар икән! Нәкъ абыйсы. Агасыныкы- дай калын кашлар, мөлдерәп торган соры күзләр, киң маңгаенда еллар сызган сырлар. Алмазның бу өлкән кешегә бик үз итеп эндәшәсе килде. Аны ул әллә кайчан белә, холкы да, башкаларга мөнәсәбәте дә аның өчен инде бик таныш кебек иде. — Таһир Закирович, коллективта аңлашылмаучылык килеп чык ты. Мине кирәгенчә аңлап җиткермәүләр бар.. Роберт Салихович > белән килешеп булмый. - Боларны сөйләгәндә Алмазның күзләрендә хафалану билгеләре « чагылды, күңел китеклеге сизелде. Юк, сукранып-сыктап рәхим S теләнми. Малай чактан авырлыкларны кичерергә күнеккән кешегә “ мәлҗерәп калу, гомумән ят нәрсә булса да, хөрмәтле профессорның < энесе Таһир Закирович алдында ничектер йомшап китте. Нервлары туарыла язды. — Мәгълүм бит, приказ тикшереп тормый гына үтәлергә тиешле очракта да, солдаттан да аңлы фикерләү сорала Врачтан бигрәк тә...—«дип, Таһир ага Алмазның фикеренә теләктәшлек сиздерде. Ул ® соры күзләрен тулырак ача төште, сынаулы итеп Алмазга карады. я — Үзәк журналда үз методыбызны язып чыккач, безнең ысул = белән күп кенә галимнәр кызыксына башлады Хатлар килә. Күпләр 2 операцияне бездә ясатырга телиләр. Болар безнең файдага сөйли u дип беләм Яна ысулны үзләштерә башлавыбыз тыштан гына иртәе рәк кебек. Тормыш, практика үзе ашыктыра. Тик без дигәнчә генә түгел шул. . Роберт Салихович турында гайбәт җыеп килү түгел. J — Без .алай уйламыйбыз да.— Таһир ага хирургның хәлен җиңе- »- ләйтергә, тамагына килеп бөялгән төенне йомшартырга ашыкты, күрә- ® сең. Аеруча җылы итеп елмаеп куйды. — Бер нәрсә гаҗәпсендерә: сезнең таләпкә тотты да минем кандн- * датурамны күрсәтте — Алмаз ара-тирә сүзләреннән тукталып калды, әңгәмәдәшенең аны ничек тыңлавына игътибар итте. Ә инде Таһир аганың игътибарлы карашы белән очрашкач, тынычлана төшкрндәй булды.—Башка вакыт булса бер хәл... Операциянең мөһим өлешен, тукыма күчерүне төгәлләргә кирәк. 111} ны гына эшләп өлгергән булсак та ярар иде. Мәсьәлә ачыкланды министр урынбасарына. Хәзер үз позициясен төшендерү кирәк иде — Роберт Салнховичны хаксыз дисезме?—Бая гына теләктәшлек сиздереп утырган Таһир ага кырт кистереп сорады Бу хәл Алмазны сагайта калды; өлкәннәрдән монысы да ярдәм кулы сузарга җыенмый, ахрысы. Аның шулай баш ватулары тикмәгә генә микәнни? — Башкача уйларга чара юк ич, Таһир Закирович — Алмазда югалып калмас көч бар икән әле. Сүзләре калтыравыклы ишетелсә дә, үз фикерендә кал у ыһ ачык белдерде. — Анда Зәйнәп Вахитовна белән Галия Рифкатовна да бар бит әле. Кафедра җитәкчеләре булып саналсалар да, бүлектә аларныи роле зур,— диде Таһир ага.— Сезнең мәсьәләгә килгәндә, минемчә, эшегезне дәвам иттерергә кирәк. Шулай да мине дөрес аңлагыз, травматологиягә күчегез. Тәкъдимемә кәефегез кырылмасын Эшегезне дәвам иттерер өчен вакыт калдырырга тырышырбыз Моны мннем вәгъдәм итеп кабул итә аласыз. Беләм, икегә бүленү җиңел булмас Әмма нишләмәк кирәк. Алмазның йөзенә нур йөгерде, сулышы иркенәя төшкәндәй булды. Рухына җылы өрер кеше бар икән ләбаса! — Авырлыкны җиңү безнең өстә, Таһир Закирович! Тик беркадәр шартлар, ярдәм генә булсын — Борчылмагыз, нык булыгыз, барысы да җайга салыныр Киләсе елга Ленинградтан ординатура тәмамлаган белгечләребез кайтып S «к У.» М 6. 65 җитәчәк. Аннары сезне төп эшегездә генә калдырырбыз. Бу кадәре- сен дә минем вәгъдәм итеп санагыз... Күмере сүнмәгән учакны яңадан кабызу әллә ни кыен булмаган кебек, хәерлене өмет иткән күңелгә дәрт өстәргә дә күп кирәкми икән. Җылы, ягымлы сүз жан азыгы булды да куйды. Яхшылыкны зурга да, кечкенәгә бүлеп ялгышалар кебек. Яхшылык яхшылык инде ул... Таһир Закирович яныннан чыккач та Алмаз үзендә рухи җиңеллек сизде. «Травматологиягә күчкәч тә бер-ике ай байтак нәрсәгә өйрәнергә туры киләчәк. Бүлеккә аннары гына йөри башлармын. Таһир ага әйткәнчә, Роберт белән бәхәсне куертмаска кирәк»,дип уйлады ул. Тик бүлеккә кайтып кергәч кенә аны бер яман уй биләмәсме? Министрлыкка барганы өчен Алмаз үзен гаепле саный башлады. Дөрес, Таһир Закирович аның килүен, сөйләгәннәрен гаепкә алмады булса кирәк, танышуларына да канәгать күренде кебек. Зәйнәп Вахитовна гына аның бу адымына ничек карар? Соң бит аның бүтән чарасы юк иде. Бу минутта ул Робертны да күз алдына китерде, мәгәр бүлек мөдире алдында үзен гаепле саный алмады. «Әгәр ул мәҗбүр итмәсә, министрлык бусагасын атлар идемме?» Кыскасы, Алмаз жиде кат үлчәгәннән соң бер кат кисәргә булды — травматологиягә китәргә ризалык бирергә дигән карарга килде. Шул хактагы теләген ишеттерү өчен мөдир кабинетына юнәлде. Ул килеп кергәндә, Роберт өстәл өстендәге кәгазьләре белән мәшгуль иде. Алмазны күргәч тә мөдир, ана урындык күрсәтеп, ым какты. Кәгазьләре белән эшен бетергәндәй иткәч, өстәл яныннан ук чыгып, Алмаз янына килеп утырды. Тавышы йомшарган, килешүчән- лек үзен сиздерә иде. Әллә соң Алмазга гына шулай тоелдымы? — Бу мәшәкатьле дөньяда дәгъвәләшәбез, бер-беребезгә каршы төшәбез. Конфликтлар чыгарабыз, хәтерләр калган чаклар да була,— диде ул.— Күрәсең, тормыш үзе шундый тынгысыз нәрсәдер... Алмаз Робертны аңламады. Хәтта, турысын әйткәндә, тагын да сагая, шикләнә калды. Тозак түгелме икән? Мөдир исә уйланып торды. Ул фикерен туплый, әңгәмәгә әзерләнә иде. — Беләсезме, Алмаз Әхәтович, иртәнге якта миңа приемга кем керде? — Сорау биргәч тә, коңгырт күзләрен Алмазга төбәде. — Җырчы Ләлә Нуриева!.. — Моның белән нәрсә әйтмәкче буласың? — Әйтергә теләгәнем хәвефле хәбәр. Җырчыбыз тавышын югалту алдында. Фаҗига яный, аңлыйсыздыр. Аңа операция кирәк. — Мондый мәсьәләне мөдир хәл итә. — Нигә алай дисез? Ягез, чыгымчыланмыйча гына сөйләшик әле. Алмаз Әхәтович, хирург буларак бәлки ... сез? — Атна башыннан мин травматологиягә күчәсе кеше. Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Министрлыкта да миңа шулай диделәр. — Димәк, сез анда да булдыгыз? — Булдым, шуны сезгә әйтергә дип керүем. Минем китүем ике арабызда чи төен калдырмасын... — Алаймы?! — Бу сүзләр Роберт күңеленә хуш килде, күрәсең, чырае яктырып китте.— Без уртак фикер табарга тиешбез. — Килешүемне уртак фикергә килү дип исәпли аласыз,—диде Алмаз. Димәк, Ләлә Нуриева хакында да бергәләп уйлашабыз. — Сез нәрсә, Роберт Салихович? Бала кебек.. Мине курчак дип саныйсыз мәллә? — Мин сезне киңәшкә чакырырга җыенган идем.— Ул Алмазга сынаулы караш ташлады. Сизелеп тора, психик атака ясавы.— Сез кайчандыр бик якын танышларда булгансыз бит. Алай гына микән?.. Яшьлегебездән качу беребезгә дә килешми. Яшьлектә калган сернен шулай көтмәгәндә ачыклануыннанмы, әллә инде Робертның тагын аны уз принцибына буйсындыру өчен әрсезләнүеннәнме Алмаз тетрәп китте — Роберт Салихович, сезнең буйдаклыгыгызда берәүнең дә эше булмаган кебек, минем үткәнемә дә һичкем тыгыла алмый. Алмазның йөзе чытылды. МЬны күреп торган Роберт сүрелә төш- ♦ те, хәзер ул ачулы да, таләпчән дә түгел иде. — Ә ул сезгә ышана тагын...— диде мөдир, утырган жиреннән торып, һәм кабинеты буйлап йөренә башлады — Ул чын күңелдән өмет баглый. Сез мине дөрес төшенергә тырышыгыз әле. Алмаз Әхә- тович. Аннары мөнәсәбәтләрне гел кирегә генә кору кайсыбызга файда китерер икән?.. — Миңа пешка булырга, алайса?! — Сез әллә бер дә компромисс ясый алмассызмы? Реаль тормыш ф таләп итсә дә.— Робертның тавышы кечелекле яңгырады. Әмер бирер кеше түгел иде ул хәзер. Шома таралган озынча саргылт чәчләрен “ еш-еш бармаклары белән төзәткәләп куюы аның чынлап та дулкын- х лануын күрсәтә иде. Мәгәр үзе ничек тә Алмаз күңеленә ачкыч яра- = тырга омтылуын куймады _ — Аңласагыз иде?! — Ул тагын коллегасының янәшәсенә килеп ы утырды.— Ләлә Нуриева үзенең сәнгате, жырлавы белән халыкка * билгеле шәхес. Ана ясалган операция бары тавышы камил саклап п калынган очракта гына уңышлы дип санала ала. Бу искиткеч жавап- ° лы. Операцияне мин үзем дә ясар идем. Такташ әйткәндәй, «ләкин» £ бар шул. Операциянең нәтиҗәсен гарантияләп булмый Шулай да s аны сез ясасагыз, бәлки — Миңа барысы да ачык. Алмаз хушлашын ишеккә атлады. Ә Роберт һаман да сөйли, үтенеченә тулы жавап алырга тели иде — Ләлә Нуриева иртәгә тагын килә. Үтенәм сездән, кире какмагыз, сүз бирегез үзенә. Таләп итмим, шулай да үтенәм. Ул бары сезгә генә ышана... 9 Көн кичкә авышты. Җир өстенә суык төште. Лимон сарысы йоккан яфраклар салкын жилдә арлы-бирле оча, тукталырга жай таба алмый аптырыйлар. Алмаз күңелендә Роберт белән сөйләшүдән туган ярсыну янәшәсендә Ләлә Нурневага ничек тә ярдәм итү хисе калыкты. Җырчының рухи халәтен аңларга кирәк иде Яшьлек дустына да ярдәм кулы сузмасан Алмаз әлегә кадәр аны искә төшерергә дә батырчылык итми. Хәзер Ләләгә аның булышлыгы, дөресрәге, аның хирург кулы кирәк Шулай гына микән? Бүлектә аңардан башка да тәжрибәле врачлар бар ич. Әйтик, Роберт Салихович. Үзе хакыйда бүлек мөдире әйтте инде. Ә килешмәгән хәлдә? Пичек и иде? Ул иртәгә Ләләгә вәгъдә бирерме, операцияне үзем ясармын дип аны ышандырырмы? Алмаз алай да. болай да уйлап карады. Тик жавапны күңеленә килгән бер сорах «Ничек карышасың?» дигән сорау таптырды. Юк. юк! Шушы жавап икеләнүләрне читкә этәрде Кинәт ана жн- нел булып китте, Ләлә белән дуслыкта узган еллары, беренче танышу көннәре татлы истәлекләр булып күңелендә кузгалды ...Алмаз медицина институтының дәвалау факультетында, Ләлә консерваториянең вокал бүлегендә укын иде Икесенең дә яна гына урта мәктәпне тәмамлап, студент булу бәхетенә ирешкән чаклары. Алар беренче курс студентларына багышланган опера һәм балет театрында булган кичәдә таныштылар. Шуннан сөенечле дә, көенечле ЖЫРЛА, ИРКӘМ1 дә үткән вуз тормышының һәр көне хакында бер-беренә сөйли тордылар. Икесе дә үзләренең Казанда кунак кына икәнлекләрен тоялар иде; шәһәр белән бергәләп таныштылар, кино-театрларга икәү йөрделәр. Ләлә Алмазның үзе сайлаган һөнәрен яратуын күреп сөенсә, Алмаз аның җырчы булу теләген чын күңелдән хуп күрә иде. Ә очрашуларның берсендә, хискә бирелеп, Ләлә үзенең озын керфекле зур кара күзләрен аңа төбәде дә: — Минем яратып башкара торган җырым бар, — диде һәм, җырлыйммы дип, Алмаздан рухландыргыч сүЪ көтте. — Җырла, иркәм! — дип пышылдады аңа Алмаз. Әмма Ләлә җырламады, нурлар сирпеп елмайды да алга атлады. Алмаз әлеге жыр хакында түземсезләнеп сораша башлады; — Ул нинди жыр, Ләлә? Ничек атала? Ләлә янә көлде, иркәләнеп баруын дәвам итте. Аннары сабырлана төште дә: — Җырның исеме? Син әйткәнчә, «Җырла, иркәм!» Ләкин ул җырның сүзләре дә, музыкасы да язылмаган әле,— диде. — Ничек инде, дөньяда юк җырга исем куеп була димени? — Бөтенләй үк юк түгел. Бар. Музыкасы да, сүзләре дә колагыма ишетелә. Тик азаккача ачыклап кына җиткерә алмыйм. — Нәрсә турында соң ул? — Улмы? Ул... безнең мәхәббәтебез турында. Ике йөрәкнен кайнар хисләрен бер-беренә бәян итәрлек жыр тиз генә табылмады... Ә беренче мәхәббәт хакындагы ул жыр туганда алар очрашмыйлар иде инде. Әмма Ләлә үзенең концертларында шул җырны башкармый калмады. Гомумән, аларның мәхәббәте турындагы жыр Ләлә өчен . иҗади ачышка, тыңлаучыларның күңелен әсир итәр моңга әверелде. Алмаз бер сөенеп, бер көенеп хәтерләде ул елларны. Ә алар арасын өзгән сәбәп хакында уйлыйсы да килмәде. Тик уйлар анын ихтыярына буйсынмадылар. Югары курста укый барган саен вакытның кадере үзен ныграк сиздерә. Ләлә дә, Алмаз да — тырыш студентлар Вакыт җитмәвен искәрүләре бер-беренең мәшәкатьләрен аңлаудан булды. Шулай да Алмаз вакытны санаучанрак иде, ахры. Ләләнең моңа һич тә хәтере калмый, ул Алмазның ничек тырышуын, китапларга ябышып ятуын яхшы белә. Ләлә егетнең вакытын саклау өчен Алмаз яши торган тулай торакка үзе килә башлады. Ә кайчакта, консерватория студентлары белән авылларга концерт куярга чыккан арада, Ләлә көн саен аңа хат яза торган иде. Еш кына авылдан язган хатларын Казанга кайтып, Алмаз бүлмәсендә утырганда үзе ала иде. Әмма хатларны Алмаз үзе генә калгач укырга куша. Аларның кайсысы күбрәк сагына иде икән? Күрешми торып очрашкач та Ләлә аеруча бер сусау белән күргән-белгәннәрен, җырлаган җырларын, уңышларын шатланып сөйли, күрешә алмый үткән көннәре өчен дә яратасы, иркәләнәсе килә. Алмаз аның кебек үк ялкынланып ашкынмаса да, Ләлә аны аңлый, аның мәхәббәтен тоя килде. Алмаз аның иңенә тикле калдырып киселгән чәчләреннән иркәләгәндә, Ләлә бөтен дөньясын онытып, татлы хыял эчендә кала, мәңге шулай назланып яшәү теләгендә яна иде. Әмма тора-бара Алмаз күңелендә шикләр туды. Акрынлап, берсе артистлыкка, икенчесе врачлыкка ирешә барган саен, әлеге шик Алмазга үзен ныграк сиздерде. Мәхәббәткә үч иткәндәй, бу хакта еш уйланды. Сәнгать кешесен, җырчыны, яныңда тотып торып булмас шул, дип кабатлаган -саен аның күңеленә яшерен шом көчлерәк үрмәләде. Җитмәсә, башкалардан да: «Артист халкы белән гаилә кору — янган утка керү түгелме, Алмаз? Җырчы хатының илнең бер читендә йөрер, ә син каңгырап больница палатасында утырырсың. Ярый ла, мәхәббәткә тугры булып кала алса», кебек әллә нинди сүзләр өстәлде. Ьайтак ара ул Ләләгә бу хакта әйтергә кыймады, теле бармады. Мәгәр ахырда ничек тә сиздереп карарга булды. Ай, жан газабы иде сөйләшүгә әзерләнүе: аны таралды, дәрестә укыганнар башына кермәде. Ул кичне алар бик озак йөрделәр. Казан елгасы буйлап та, парк аша да үттеләр. Ләлә шат иде, хыялга чумып, ашкынып-талпынып * сөйләде. Алмаз да аны бирелеп тыңларга тырыша иде — Тормыш гел шулай шатлыктан гына гыйбарәт булса икән — диде Алмаз сүлпән генә. £ — Ә нигә? Без бергә булганда, дөнья гел шатлык кына булачак.— “ диде Ләлә. < — Белмим шул... — Әллә икеләнәсеңме?* 3 — Әйе... Алмаз уендагын, мәхәббәткә үзенең карашын мөмкин кадәр сабыр- * лык белән сөйләп аңлатты. Ләлә әүвәле, аның сөйләгәннәрен чынга • алмагандай, шаяртып тыңлады. Ә аннары бераз сагаеп уйланды да, ° үзен тыя алмыйча, еларга кереште. Алай да китеп бармады, ике ку- s лын Алмаз иңбашына куеп, башын күкрәгенә салды, кайнар яшен тү- t гә-түгә сулкылдады. Әйтерсең лә аның йөрәгенең тибешен тыңларга, « егет күңелендәге тойгыларның чынын ишетергә тели иде. Алмаз сүз- ө ләренә ышанып житмәүдән иде бу. Ул аның калтыранган иңбашына ® куллары белән орынды, кызны тынычландырырга теләде. Ул гына да Q түгел, Алмаз: «Шаярдым гына бит»,— дип әйтеп ташлардай булды. н Тик ул аны әйтмәде, һәм шул әйтми калдыра алуы өчен сөенә кебек » иде. * 10 ® Ләлә Нуриевага ике операцияне дә Алмаз үзе ясады. Шуңа күрә, травматологиягә күчүе бөтенләйгә китү булып чыкмады. Операциядән соң авыруны дәвалау гына да ике айдан артыкка сузылды. Хәзер пациентның хәле әйбәтләнеп килә, зарланмый. Ул палатаның дәвалау врачы Наилә. Пациент белән врач дуслар дип, авыз тутырып әйтергә мөмкин. Ә бүген иртән Наилә аның тумбочкасына гладиолуслар куйды. — Сәнгатегез алдында баш иючеләрдән. Тизрәк савыгуыгызны телиләр, — дип елмайды врач. Больницада шундый чәчәкләрне кабул итеп алу рәхәт тә, сөенеч тә иде Ләләгә. Айлар буе ятканда аны кем шулай олылап искә төшерде икән? Кем аның рухына канат куярга теләде икән? Концертлардан соң аңа чәчәк бәйләмнәрен еш бүләк итәләр иде. Ә менә бүген букет китерүләре гажәп! Нигә сон ул нәкъ менә бүген? Нанлә Рәхнмовна- ныцда күңеле күтәренке күренә. Әйтерсең лә Ләлә Нуриеваны да, аны дәвалаучы врач Наилә Рәхимовнаны да бүген бер үк шатлык.биләгән. Алмазның да эше хәзер ижат дәрәжәсенә күтәрелде. Башка больницага күчеп тә, биредә шундый катлаулы операциягә «жителе» алуы белән ул тагын бер кат хөрмәт казанды Пи әйтсәң дә, бу операциягә бөтенләй катнашмаска да мөмкин иде аңа Нәтиҗәдә, Алмазның травматологиягә күчүе бөтенләй башкача килеп чыкты хәзер ике йөкне бер итеп тарта һәм ана йөкнең авырлыгы хакында уйланырга вакыт та калмый Кафедра утырышы көннең беренче яртысында буласын алдан белеп, Алмаз төшкәчә бүлектә калды Анда аның пациенты Ләлә Ну- риеваның хәлен тикшерү дә булачак. Кнчә ул аны үзе күрә алмады, вакыт тимәде, хәлен Наиләдән генә сорашып белгән иде Шуңа да, бүген бүлеккә килгәч тә. Ләлә яткан палатага кереп чыгарга ашыкты. Күңеле тыныч түгел иде. Утырыш хакында авыруның үзенә дә әйтер- гә булды... Таһир Закирович та катнашачак дигәннәр иде түгелме сон? , „, Ләлә яңа гына иртәнге аштай кайткан иде. Кәефе әйбәт күренә, йөзендә көлемсерәү. Куе кара чәчләре маңгаена, чигәләренә алкалар ясап, бөдрәләнеп төшкәннәр дә, алсу йөзен чәчәкләр белән урагандай иткәннәр. Алмаз палатадагы барлык авырулар белән исәнләште, һәр- кайсына баш какты. Ул арада Ләлә Нуриева җыештырып куйган койкасының ары башынарак китеп утырды, хирургның нидер әйтүен көтте. Алмаз исә үзе дә анын белен сөйләшергә ашыга иде. Сүзне сулы вазадагы гладиолуслардан башлады. — Бүген генә өзгәннәр, ахры,— диде ул һәм әлеге чәчәкләргә чак кына кагылып алды. — Тырышканнар, рәхмәт инде.— диде Л£1Ә. Алмаз пациентына сынап карады. .Хәле ничек икән? — Кәефегез әйбәт күренә, Ләлә. Чәчәкләр тәэсиреннән генә түгелдер бит? — Терелеп киләм кебек, Алмаз Әхәтович. — Без дә һичшиксез тереләчәксез дип ышанабыз. Шуңа күрә дә сезне бүген кафедра утырышына чакырырга булдык. Белгечләр алдында хәлегезне сөйләргә туры киләчәк. — Анда минем булуым мәҗбүриме? — Ничек дип әйтим... Сезгә ясалган операция һәм терапевтик дәвалау ысулы әлегә яңа санала. Шул ысулны, аның методикасын үзләштерүче буларак, миңа аның хакында күп сөйләргә туры килде. Инде пациентны да тыңлап карыйсы иде, диләр коллегалар. — Алай икән...— Ләлә Алмазга нидер әйтмәкче иде дә тукталып калды. — Тартынмагыз. Җырларга иртәрәк икәнен беләбез, — дип юатты Алмаз. — Ярый, аңлашыла.— Ләлә ризалык бирде.— Минем өчен борчылмагыз. Дәваланучының күңелгә ятышлы сүзләреннән дә кыйммәтлерәк нәрсә бар?! Алмаз инде үз пациентын теләсә нинди дәрәҗәле комиссия алдында да күрсәтеп булуына ышанды. Шушы инану аны канатландырды, күңелендәге шик-шөбһәне юкка чыгарды. Кйефе күтәрелүгә канәгатьләнеп, Ләләгә сорауларны артык бирмәде. Чынында пациент та бу мәшәкатьләрнең мәгънәсен аңлый. Бүген анын савыгуы ачыклану белән бергә, кафедра галимнәре алдында хирургның хезмәте дә бәяләнәчәк. Менә шуны тою да пациентны беркадәр борчыды. Сүзләр үлчәнеп, уйланып сөйләнде. Ахыр чиктә уйлаганнарын әйтеп бетерә алмыйча аерылыштылар. Алмаз хатынын коридорда очратты. Наилә иренең тамак кырып килүен ишетеп алгач та, каршысына килде. — Я, Ләләнең хәле ничек, әйбәтме? Алмаз хатынын кочып алудан чак кына тыелып калды, бары иңбашларыннан тотып үзенә кысу белән генә чикләнде. Наиләсе дә ана елышты. — Ләлә инде терелеп бара. Кемдер чәчәкләр дә бүләк иткән үзенә. — Әйе, Ләләнең кәефе әйбәт,— дип куйды хатыны. Әлеге чәчәкләрне бүләк итүче үзе булуын чак кына әйтми калды. Ярый әле, ире ашыга иде. Аның утырышка кадәр бүлек мөдирен күрәсе бар. Ә чәчәкләр Ләләне генә сөендермичә. Алмазның да күңелен күтәреп җибәргән икән, шуннан артыгы тагын нигә?! Бүлек мөдире Алмазны җылы каршылады. Кафедра утырышында Ләлә Нуриева буласын хуплады. — Минемчә, бары да әйбәт булачак. Алмаз Әхәтович Без үз бурычыбызны унышлы үтәп киләбез,—диде Роберт. Анын бу сүзләреннән дусларча теләктәшлек сизелде. Әлфия дә палатага кереп чыкты Зифадан тагын хат килгән икән. Баланың бу хаты да кызык. Әнисе язса да, сүзләр баланыкы. Аларда Зифа беркатлылыгы, үткенлеге сизелә «...Минем, Әлфия апам, сезнең кебек врач буласым килә/ Ләкин сез нигәдер операция ясамыйсыз. Ә менә Алмаз абый оста ясый. Син дә шундый булсаң иде. Ләлә Нуриева апа җырлавын тыңларга яратам. Үземнең дә шулай җырлыйсым килә. » Үзенә билгеле булмаган баланың аның хакында язуына Ләлә бер мәлгә гаҗәпсенеп тә куйды. Сабыйның беркатлылыгы, эчкерсезлеге диген!... Җитмәсә, исеме Алмаз исеме белән бергә! Зәйнәп Вахитовна өчен бүгенге } тырыш аерата җаваплы иде. s Аның шәкерте Алмазның хезмәтенә бәя биреләчәк. Дәвалау практн- х касына кертелгән яңа ысулда аның фикере дә бар. Ләлә Нуриеванын хәлен тикшергәндә сораулар туа икән, аларга җавапны да алар бер- ш гәләп бирергә тиешләр. Аның үзенә дә әзер торырга кирәк. Дөрес, ул ө Алмазга ышана. Башкарган эшенең бөтен нечкәлеген белә яшь хи- £ рург. Тик күңеле бөтенләй үк тыныч түгел Аның чыгышы да кичерге- о сез. н — Хирургның хезмәте коллегалары биргән’ бәя һәм пациентның £ фикере белән ачыкланырга тиеш - Кафедра мөдире аеруча бер сөй- * кемлелек белән Ләлә Нуриевага карады.— Без Алмаз Әхәтовичны күкл кә чөеп мактамасак та, ул ирешкәннәрнең чын мәгънәсен ачык күрергә тиешбез... Зәйнәп Вахитовнаның сүзләреннән Ләлә Нуриева тәэсирләнеп куйды. Ул аңа олылап та, сокланып та карады Кафедра мөдире кабаланмыйча, катлаулы һәм бәхәсле булып тоелган мәсьәләне гади итеп сөйли. Ә инде пациент буларак, доцент үзе ана сүз биргәч, ул дулкынлануын тиз җиңде. Ничектер бнредәгеләрнен барысы ла ана күптән таныш, үз булып күренде. Шуңа күрә дә операциядән соң үзен ничек сизүен сөйләү апа әллә ни кыен булмады — Дөресен әйткәндә, беренче операциядән соң хәлемнең әйбәтләнүенә ышанычым алай ук нык түгел иде. Менә хәзер, сизелеп тора, хәлем яхшыра бара Авырый башлагач, миңа тавышын җуйган артистлар хакында шактый ишетергә туры килде Аларның күбесенә медицина ярдәм итә алмавын белгәч, мине дә шундый кара язмыш көтәдер кебек иде. Хәзер сулышым иркен, авырту сизмим. Сәнгатемә кайта алачагыма ышанып яшим.— Ул үзенең чыгышында Алмаз исемен атарга, бәхетсезлектән коткаруы өчен аңа рәхмәт әйтергә дә ният кылган иде, ләкин алай эшләмәде. Нигә барысына да көн кебек ачык нәрсәне сөйләп торырга? Ул хәтта Алмазга тхры карарга да кыймады. Әйтсреи әйтеп, сөйләрен сөйләп палатага кайткач та. мондый тыйнаклыгы өчен үкенгәндәй булды. Мәгәр акыл тойгыларны басты, хисләрен эчкәре яшерде. Бүгенге утырышның гади генә булмавын Ләлә дә сизенде. Алмаз тормышында да әлеге сөйләшүләрнең вакыйга икәнен ачык абайлады ул Шунысы сөенечле, аның хезмәтенә бирелгән бәяне үз колаклары белән ишетергә насыйп булды Үзенә ясалган операциянең уңышлы чыгуына икеләтә сөенеп куйды. Пичектер, аларның бәхетләре дә уртак төсле иде. Кайта-кайта гаҗәпсенгәне шул булды кара әле, язмыш алариы тагын ни хәлдә очраштырды?! ҖЫРЛА, ИРКӘМГ Алмазның эшен һәрьяктан тикшерү соныннан, Ләлә Нуриева чыгып киткәч булырга тиеш иде. Бигрәк тә практик врачлар фикерен ишетү кирәк иде. Әмма бүлек мөдиренең чыгышын көтеп, берәү дә сөйләргә ашыкмады. Алмазның эш нәтиҗәләре Роберт өчен ачык, сорау тудырмый иде, күрәсең. Ул сүз алмады. Әле яңа гына аспирантурага кергән Луизага сүз бирелү утырыштагыларда зур кызыксыну уятты. Аз сүзле, бары ана атап эндәшкәндә генә сөйләшүче егерме бишләр тирәсендәге бу кызның кыяфәте матур, ул бары тик күңеле, намусы кушканны гына сөйләячәк кебек иде — Алмаз Әхәтовичның яна ысулы хакында Зәйнәп Вахитовна да, Галия Рифкатовна да тулы әйттеләр. Мин үземне Алмаз Әхәтовичның өйрәнчеге дип саныйм.— Ул керфекләрен сирпеп Алмазга карап алды, чак кына елмаеп куйды.— Бүген инде Алмаз Әхәтович тәкъдим иткән проблема буенча мина тема бирелгәч, аның ярдәменә бигрәк тә мох- таҗмын. Теманы башкарып чыгу өчен аның фикере бик кирәк булачак. Хәер, Алмаз Әхәтович игътибарлы кеше, ул беркайчан да сорауны җавапсыз калдырмый. Бергәләп уйлаша да. киңәш тә бирә белә. Утырышның эшлекле узуы министр урынбасарында да канәгатьләнү уятты шикелле. Зәйнәп Вахитовна ахырда сүзне аңа бирде. — Иптәшләр,— диде урынбасар, өлкәннәргә хас сабырлык белән.— Бик күркәм коллектив бит сез. һәр чак министрлыкның күз алдында булуыгыз да тикмәгә түгел икән. Тулы җанлы тормыш, ижади бәхәс белән яшисез. Эшегезнең нәтиҗәсен менә бүген үз күзебез белән күрдек, үз колакларыбыз белән ишеттек. Алмазны тыңлап, аның сәләтле хирург, галим булып үсеп чыгуына инандык. Ничек шатланмыйсың! Димәк, республикабызда медицина фәне яңа үргә атлый. Аннары министр урынбасары бүлекне киңәйтү, шартларны яхшырту өчен ярдәм итәчәген әйтте. Аның сүзләре болай да куанып утырган врачлар, ассистентлар, доцентлар өчен яна сөенеч булып яңгырады. 11 Алмаз соңгарып булса да Әлфиядән гафу үтенергә теләде. Туйларына бара алмавы өчен үзен гаепле санап йөри иде. Барырбыз дигән иде. Әмма булмады... Алмаз аны кеше азрак йөргән берәр бүлмәдә очратырга теләде. Шуңа күрә дә: — Әлфия, минем янга кер әле.— диде дә, үзе ассистент бүлмәсенә юнәлде. Шәфкать туташы кереп утыргач, Алмаз аңа күтәрелеп карады һәм сул кулы белән маңгаен сыпыргалады. Аның йөзенә арыганлык чыккан иде. — Әлфия, менә үзеңә истәлек бүләгем булсын...— дип, юка гына китапчык сузды. Бу — кандидатлык диссертациясенең авторефераты иде. — Рәхмәт, Алмаз абый! Әйбәт булган! Булдыргансыз... Карагыз әле, мин сезне ассистент итеп билгеләнүегез белән дә котламаган идем... — Ә мин туегыз белән... Әлфия, бара алмавым өчен зинһар гафу итә күр. Шатлыгыгызны шул чаклы уртаклашасым килгән иде. Наилә апаң аркасында башымны югалттым. Сыңар канат килеш ничек барасың. — Сез бергә булырсыз төсле, Алмаз абын. — Белмим, Әлфия... Наилә хәл иткән... Ул сезне ярата ич! — Кыз шулай диде дә тынып калды. Кайчандыр төнге дежур вакытында икәүләп сөйләшкәннәре исенә төште. тә аңларга теләде. Алмазның да әйтер сүзе табылмый торды. Ул бераз исәнгерәгән кыяфәт белән торганнан соң, кесәсеннән конверт чыгарып шәфкать туташына сузды — Менә, Наиләнең җибәргән хаты. Мин аны бары сезгә генә укытам,— диде Алмаз. •Әлфия хатны укый башлады ‘ «Алмаз, хәерле көн! Үзебез бергә көн күргән йорттан киткәндә мин бер юл да яза алмадым. Инде әйтер сүзләрнең сиңа ирешүен йөрәгем тели Алмаз, дөнья булгач бәлки күрешербез дә. Зинһар дип әйтәм, күңелеңдә ачу төене йөртмә. Үзең беләсең, снн мине, мин сине рәнжете- шеп яшәмәдек. Күрәсең, бер беребезне хөрмәт итү өчен бездә акыл да, сабырлык та җиткәндер. Шулай да, Алмаз, икебез өчен уртак бәхет— бала була алмавын ачыклаган саен, мин иң элек сине, аннары үземне бәхетсез санадым. Дөрес, кайберәүләр үзләре тудырмасалар да, чит балага ата-ана була беләләр, ана карап юаналар, сөенәләр. Тик, үзебезнең кыргыйлыгыбыздандыр бәлки, без андый була алмалык. Кем тапкан — шул үстерсен, дигән сүз искә төшә торган иде Янәсе, безнең кан, күкрәгендә безнең сулыш түгел икән, ул балага ничек ата-ана буласың ди. Бер нәрсә ачык без икебез дә бала яратабыз. Синең Зифага булган мөнәсәбәФеннән мин шуны күрәм. Алмаз! Үләрдәй гашыйклар булып кавышмасак та. без кабергәчә бергә яши алыр идек. Ләкин моның өчен дә уртак бәхет — гаилә яме — бала кирәк иде. Әйе, без ата белән ана була алмадык. Белмим, бәлки минем фикер йөртүем, язган сүзләрем бары аклану булып кына тоеладыр. Тик мин башкача уйлый алмадым һәм алмам ла. Синнән киткәндә, миндә кемне дә булса эзләү уе юк иде... Кем дә булса мине көтәдер дип күңелемә дә китергәнем юк иде. Андый кеше булган икән. Яшьлектә мин аның хисләрен бөтенләй санга сукмаган илем. Яшьлектә, килер мәхәббәтеңне көтеп яшәгәндә күңел андыйлар- га урын бирмәгән, күрәсең. Ә тормыш менә безне янә очраштырды .. Инде ана булу теләге белән яшим. Алмаз, зинһар, үзеңне ялгыз итә күрмә. Наилә мине ташлады дип хурланма. Син көчле, намуслы. Юлларыбыз үзебезнең бәхетебезне табу өчен аерылды. Күңелен теләгәнне тап, аның белән бнк-бнк бәхетле бул! Аерылышканнан соң, Ләләнен җырлавы мина аерым бер мәгьнәгә ня кебек. Син яраткан җыр бигрәк тә... Ләлә аны искиткеч матур җырлый Моңы саф, үзәкләрне өзгеч. Син дә тыңлыйсыңдыр Аны тыңламый мөмкинме сон?! Аның җыры, аның тавышы мәшәкатьләремне, булган борчуларымны оныттырып җибәрә. Шушы җыр киләчәккә бару юлыбызны яктырта кебек.. Хуш, Алмаз! Сиңа кыюлык, батырлык, бәхет, яна уңышлар телим Наилә.» Ярасына ничәнче кат инде тоз сибә-снбә, Алмаз Әлфиянең укып чыгуын көтте Кичерешләре аны изә, сыта кебек иде. Тәмам исәнгерәгән, таралып калган Ул күзләрен тутырып Әлфиягә карап алды, юату сүзе өмет итте. Әлфия дә аның газаплануын бөтен тирәнлеге белән тоя, ләкин хәс Ул чакта Алмаз «Бер-беребезне яратабыз»,—дип әйткән иде. Күрәсең, аның болай әйтүе ялгыш булган. Алмаз үзен алдалаган. Әлфиягә болай гына әйткән. Тирәнтен уйласан, ничек инде болай гына? Юкса, ике ара шулай тиз өзелер идемени? Ярату мәңгелек диләр ич! Әлфия шулай уйланды, үзе хөрмәт иткән Алмаз Әхәтовичнын халәтен ничек рәттән шифа булырдай сүзне каян табасың?.Ул хатны конвертына салып кире бирде. Алмазның борчулардан йончыган йөзендә саран гына елмаю чагылды Бу бәлки күңел газабын җинә-җиңә тапкан өметнең беренче зәгыйфь нуры булгандыр. Ул сүзне янә Әлфиягә күчерде, туйның ничек узуын, айда кемнәрнең катнашуын сорашты. — Ниһаять, сөйгәнең белән кавыштыгыз. Молодец, Әлфия! — Күңел гел ышанып бетми әле,—диде Әлфия беркатлылык белән. — Чын ярату шулай ул. Җитмәсә, үзең биредә, ә киявең авылда. — Институт тәмамлыйсы бар бит... Алмаз ящь киленнең киявеннән читтә яшәвен башка телгә алмады. — Димәк, Луиза Хәмитовна белән Роберт Салиховичның туегызда булуы хак? Яхшы иткәннәр! — Үзебез дә сөендек. Мәҗлестә дә бик күңелле кешеләр икән,— диде Әлфия. Алар сөйләшеп байтак утырдылар. Алмазның йөзендә шатлык чагылгандай булды. Кәефе күтәрелеп китте, ахры. Ул хатны янә күкрәк кесәсенә салып куйды да, Әлфияне озатып, кабинет ишегенә килде. Тик ишек ябылып, бүлмәдә тәмам ялгызы гына торып калгач, җәберләнү тойгысына яңадан уралды. Аптырап, тәрәзә янына басты. Урамда җил ыжгыра, буранлап тора. Әнә кар өермәсе тәрәзәгә килеп бәрелә дә, бермәлгә урамны күмә. Аннан тагын җир өсте ачылып куя. Тик озакка бармый, буран яңадан көчәя, янә ярсынып тәрәзәгә ябырыла. Эш сәгатьләрен тәмамлап,‘инде ассистентлар да кайтып киткәннәр. Ялгызы гына калган Алмазга дөнья шыксыз иде, әйтерсең кыш суыгы, тыш ямьсезлеге менә бу бүлмәгә үтеп кергән дә, аның тәнен генә түгел, җанын ук өшетә башлаган. Әле генә Әлфия бе* лән сөйләшүдән сызылып куйган күтәренкелек тойгылары да әллә кая китеп югалды. Суык җил, котырынган буран улавы аны торган саен сагышка батыра кебек иде. Ул тын, җанны кыса торган бүлмәдән чыгып китәргә ашыкты. Ялгызлык белән икәүдән-икәү калу шомлы икән. Берәрсен эзләп, күңел ярасына шифа эзләп карарга кирәктер. Әмма кемне табасын? Шундый күңелсез хәлгә дучар кешене дус-ишләр көтмидер төсле. Ул боегып, нурсызланып калган өенә кайтты. Монсу хуҗасының кәефен бүлмәсе дә күтәрә алмады. Кая карама — Наиләне искә төшерә торган әйберләр... Түгәрәк өстәл уртасындагы ваза да буш. Наилә булганда анда чәчәкләр бетеп тормый иде. Гөлләр... Ләлә Нуриева тумбочкасында да матур гөлләр тора иде. Ул хатирә Алмазның күңелен бермәлгә генә булса да җылыткандай итте. Ләкин юк... шыксыз уйларны чыбыркылап куарга да мөмкин түгел. Алмаз бүлмә уртасындагы буш өстәл янына килеп утырды. Аннары Наилә хатын күкрәк кесәсеннән өстәлгә алып салды, ләкин ачып кабат укымады. Чөнки андагы язылганнар болай да колагында яңгырый, күңелен телгәли иде. Әмма конверттан күзен ала алмады, гүя ул хат түгел, ә Наиләнең үзе иде. Нишләргә? Ачуланыргамы, әллә кичерергәме аны? Ташлап китүен дә, шушы хатын да исәпкә алып бер фикергә килергә кирәк иде Чынлап та... Хаттагы сүзләр тикмәгә генә түгел. Шулай да сүзләр белән генә йөрәк ярасын төзәтергә мөмкннме соң? «Хәзер юллар аерылды. Моны үзебезнең бәхетебезне табу өчен дип кабул итик». Әллә соң бу тормыш юллары гел бер кушылып, бер аерылып кына торамы икән? Шунысы гаҗәп, теге чакта Ләлә белән ике арасы кырт кискәндәй өзелеп киткән иде. Хатлар язышып та аңлашып маташмадылар. Хәер, андый аңлашуларга вакыт бар идеме соң? Алар Наилә белән туй ясап куйдылар бит. Ашыгып, әмма уртак килешеп. «Күңелең теләгәнне тап, имеш, аның белән бик-бик бәхетле бул!» Ләләне күздә тота Наилә Тик исемен генә атамаган... Әнә күз алдында пациенты — җырчы кыз Чак кына елмая, йөзендә туган яктылыкны, матурлыкны яшерергә ашыккандай аннан ераклаша, койкасының теге башына ук күчеп утыра... Алмаз ул чакта аңа алай ук текәлеп карамаган шикелле иде. Әмма каралган, күрелгән икән. Җитмәсә, Наилә дә үзенең хаты белән аның ♦ күңелен Ләләгә бора. ; Ул күз ачылмас буранлы урамга чыкты. Мәгәр үзенең кая баруын, j кемне күрергә теләвең һич белми иде. Төнге урамда гына түгел, аның = күңелендә дә гүя буран иде. Бу халәтеннән котылырга теләп, ул алга атлады, бары тик адымнар гына аңа җиңеллек бирә кебек. Ләкин * шул чак аның каршына Луиза белән Роберт килеп чыкты. Алар тук- £ талып сәлам бирделәр. Сәлам Алмазны аңына китергәндәй итте. Җит- £ мәсә, йөзләреннән чын шатлану сизелеп тора. Әнә, алар ике яклап аны култыклап ук алдылар Роберт кырт кистереп — Буран каравыллап йөргәнче, әйдә мина киттек. Сөйләшеп ® утырырбыз. «Абу-сөмбел»ем бар...— диде. s Алмаз бермәл карышмаска булган иде, мәгәр шунда ук: — Рәхмәт, барган чаклар булыр әле,— дип, аларның кыстауларын- н нан котылырга ашыкты. ы Ә инде алар хушлашып күздән югалгач, Алмазга рәхәт булып с китте. Үз итеп сөйләшүдән, хәтта кунакка дәшүдән нде булса кирәк. Әгәр барган булса, утырырлар иде. сөйләшерләр иде Алмаз өенә кайтып кергәндә ялгызлык борчуларыннан беркадәр ф арынган кебек сизде үзен. Киемнәрен салып элгәч тә кухняга чыкты * Чәй куйды. Исәбе — соңарып булса да, ашап-эчеп алу иде. Ә чәй- ф ннккә «жан кереп», чыжлау авазы килә башлагач, ана да күңеллерәк булып китте. Әйтерсең ул борчуларны куа, үз-үзеңне юатырлык тойгыларга әйләнеп кайтырга өнди. Ә юатыр тойгылар — Ләлә Нуриева. Ләлә!.. Кайда сон ул? Элек шәһәр урамнарындагы афишаларда аның рәсеме еш күренә торган нде Ә хәзер менә күренми. Клиент буларак больницага да килеп чыкмады. Башкалар больницадан савыгып чыккач та, үзен дәвалаган врачка күренеп китәләр, сәламәтлекләре хакында сөйләп, шатландыралар. Ләлә исә больницадан чыкты да югалды Аның тавышы ни хәлдә икән? Алмазны әле- дән-әле яка сораулар биләде. Алдагы мәшәкатьләр, озакламый якланырга тиешле диссертация турында уйларга, тормышны шулар исәбенә тулыландырырга теләде Алмаз. 12 Тамак-колак-борын хирургларының Мәскәү конференциясеннән кайткач, Алмаз, нң беренче эш итеп, Зәйнәп Вахнтовнаны күрергә, анда алган тәэсирләрен шефка ишеттерергә, конференциядә булган докладлар җыентыгын тапшырырга ниятләде Әмма кафедра мөдире бүлмәсенә таба барганда, каршысына Луиза килеп чыкты. Анын йөзе борчулы иде. Исәнлек-саулык сораштылар. Луиза каядыр ашыга кебек, тоелды Алмазга — Алмаз Әхәтович, бер авыруым операциядән соң нигәдер рәтләнеп китә алмый. Беренче көннәрдә ярыйсы гына нде дә, хәзер тагы — Ничә көн үтте? — Бүген тугызынчы. Алмаз сүзсез калып, фикер җыйды Больницага кайтып керү белән - мәсьәлә Үз кярамагыялагы авыр) түгел гүгелея дә. ламзт мондый очракта карап торып булмый. Мәсьәләне чишәргә, ярдәм итәргә кирәк. Җитмәсә, Луиза үтенече, Алмазны остазы итеп санаучы кол» легасынын гозере. — Әйдәгез, алайса, пациентыгызны карыйк. Шефка соңрак керермен. Пациент илле яшьләр тирәсендәге ир кеше икән. Алмаз сүзен нәрсәдән башларга да белми торды. Луизаның осталыгына, сәләтенә әлегәчә һич тә шикләнгәне юк иде аның. Хәзер дә шулай. Бәлки ул Алмаз методын үзләштергәндә нәрсәнедер төшенеп җитмәгәндер. Эштә андый хәлләр дә була. Алмаз игътибар белән авыруның тышкы кыяфәтен карап чыкты, сүзләренә ныграк колак салды. Йөзендә чагылганны тавышы яңгырашы белән чагыштырып карады. Аннары авыруның йөрәк-үпкә эшчәнлеген тикшерергә кереште. — Рентген рәсемнәре бармы? — Әйе, менә. Ул Луиза кулыннан рентген язуларын алып карады. Әйе, операция урыны җилсенгән иде. Өзлегү бөтен организмда бара торган физиологик кризис түгел... Димәк, операциядән соң яра ниндидер физик яки химик тәэсир кичергән. Шундый фикергә килергә мөмкин иде. Әмма бу азаккы нәтиҗә түгел иде әле. Алмаз операция җөен кат-кат карады, бугаз куышлыгын тикшерде. Җилсенү башлангыч хәлендә генә булса да, чын-чынлап шомланырлык иде. — Тәмәке тартасызмы? — Алмаз авырудан шактый кырыс сорап куйды. —■ Тарта идем, хәзер юк... — Бер дәме? — Бер дә. Кая, тәмәке тарту түгел, төкерек йоту да газап бит. — Шулай да операциядән соң тарткалагансыз бит? — дип, ыша- нырышаимас кына янә сорады Алмаз. — Әйе, доктор. Бишенче көн дигәндә тарттым, түзмәдем.— Алмазның бер-бер артлы бирелгән сорауларын тыңлый торгач, авыру үз гаебен танып, телгә килде. Ниһаять, аның күзләре яшьләнде. — Бугазы операцияләнгән авыруларга тәмәке тартмаска дип без алдан ук кисәтәбез. Менә хәзер үзегез газапланасыз. Безне дә уңайсыз хәлгә куясыз. Палатадан коридорга чыккач, Луиза Алмаз әйтер сүзләрне әйтергә ашыкты: — Алмаз Әхәтович, мин авырудан таләп итә белмәгәнмен. Рәхмәт сезгә,—диде кыз чын күңеленнән канәгатьләнү белдереп. Савыгып барганда гына кинәт өзлеккән шул авыру хакында сөйләшеп барганда, алар берьюлы ике җитәкче каршысына тап булдылар. — Алмаз Әхәтович кайткан лабаса! — дип елмайды Зәйнәп Вахитовна. — Кайту белән эшкә дә тотынганнар...— диде Роберт, шулай ук ачылып. Ул Алмазның Луиза үтенече белән әлеге палатада булуын аңлап алган иде инде. — Менә, йөреп кайттым,— диде Алмаз.— Мин сезгә керергә җыенган идем, Зәйнәп Вахитовна. Өлгерә алмадым. — Төштән соң. вакыт булса, Роберт Салиховичны да дәшәрбез. Конференция хәлләрен бергәләп тыңларбыз,—диде Зәйнәп Вахитовна. Шеф үзе дә мәшәкатьле күренә иде. Алмаз ассистентлар бүлмәсендәге өстәлдә ике чакыру билеты күрде. Опера һәм балет театрында булачак эстрада концертына чакырулар иде болар. «Наилә шаяруы түгелме икән?» дигән уй сызылып үтте. Алай дисәң, аның теге хатында барысы да ачык әйтелгән иде... Наилә моңа бармас. Башка берәүдер. Кем икән? Нигә ул бер-ике сүз булса да язмаган. Ләлә? Юк, булмас... Ләләнен шәһәрдә юклыгы билгеле ич. Аннан сон ул ннчек батырчылык итсен? Төрлечә уйлап карады Алмаз. Ахырдан концертка барырга һәм билетларның серен ачыкларга дигән карарга килде. Җырчыны сәхнәгә чыгуын көчле алкышлар белән каршыладылар. Әлеге алкышлар музыканын беренче аккорды башлангач кына . тынды Залда жырчы тавышының көч-кодрәте, мон-аһәне барлык _ төсмерләре белән ишетелерлек тынлык урнашты. Ниһаять, Ләлә жыр- s лый башлады. Аның тавышында жир йөзенең барлык сайрар кош- * ларының моңы, салават күперенең бөтен төсләре, болындагы бихи- х сап чәчәкләр гүзәллеге, кояш жылысы, сөеклеңнең күз карашыннан сизелә торган иркәләү бар иде кебек. Көчәнми, кыланмый, табигый g мырлавы, нур өстенә нур дигәндәй, артистканы тамашачыга якынайта, g тагын да яраттыра төшә. * Алмаз ни гажәптәндер, халыкка кушылып кул чабарга да. чап- ♦ маска да белмәде, нидәндер шикләнгән кебек. Ләләне хупларга ■> батырчылык итә алмый утырды Ләлә, алкышларга рәхмәт белдереп, ° тамашачыларга баш иде. Алдагы рәтләргә текәлеп карады * Ул Алмазны күрми калмагандыр! Шул хакта уйлап. Алмаз ч яшүсмерләчә дулкынланып алды. £ Ләлә башта берничә яңа жыр башкарды. Алмазның аларны ишет- • кәне юк иде әле. Әлеге мырлар үзләренең яна булулары белән генә Е түгел, ә бәлки артистканың аларга өстәгән бизәкләре белән ямьлерәк, J дәртлерәк яңгырый кебек иде. Ул Ләләгә сокллнып карады, шушы к мәшһүр жырчының кайчандыр үзенең пациенты булуына, нәфис та- о пышын саклап калуда аңа ярдәм итә алуына сөенде. Җитмәсә, менә 5 аны сәхнәдә күрә, аның жырлавын тыңлый! Залда да жырчының X кунагы булып утыра. Алмазның Ләләне беркайчан да болай иркенләп тыңлаганы юк иде. Вакытвакыт ишетергә туры килсә дә, бүгенгечә тәэсирләнгәне юк иде. Әллә Наилә булганга инде. Менә хәзер ул яшьлек дустының жырлавын бөтенләй башкача, ирекле кеше буларак тыңлый. Бермәл Алмаз гаҗәпсенеп тә куйды: ник сон әле ул теге икесе өчен дә уртак булып яңгыраган җырны җырламый? Җырны да. җырга күчкән мәхәббәтне дә онытканмы әллә Ләлә? Ләкин ул жыр, тән- не-жанны савыктырыр моң бераздан яңгырады Җырны халык аеручр көчле алкышлады. Тамаша залы сихри әсирлек кичерде, Алмаз исә үзен биредәге иң бәхетле кеше итеп санады. Башкалар кебек ул да кул чапты. Башкалар җырның кабатлануын сораганда, ул да кушылды. Эченнән генә. «Җырла, иркәм! Җырла!» дип торды. Ләлә! Ләлә! Менә бит син нинди?! Җырыбыз әле дә булса югалмаган икән! Шул жыр күңелне яңадан дулкынландырды, яшьлек хисләребез кайтаваз булып әйләнеп кайтты. Алмаз залдан иң соңгылар белән чыкты. Урам буйлап бераз атлагач, кая барырга дип тукталып калды. — Исәнмесез. Алмаз! — Исәнмесез! Эндәшүче Ләлә үзе иде . — Наилә Рәхнмовна килә алмадымы, дежурдамы? Сорау Алмазга сәер булып ишетелде. Шуңа да бер сүз белән генә: — ӘЙе,—дип кенә жавап кайтарды — Кызганыч, бергә килә алмагансыз. . — Сезгә зур рәхмәт. Ләлә.. Шушы очрашу минутларының кадерен һичбер нәрсәгә дә тинләп булмый иде. Алмазның күңеле нечкәреп, рухы сафланып, сөекле кешесенә генә түгел, ә бәлки бар дөньяга мәрхәмәт һәм наз белән тулы иде. Ләлә җырлавы биргән дәрт, ялкын өстенә менә хәзер очрашу бәхете дә кушылды. — Мөмкин булса, сезне озата барыр идем? — Рәхим итегез,— диде Ләлә, бу тәкъдимгә аз гына да карышмыйча. Янәшә атлаганда Ләлә, читләтеп кенә булса да, Алмаздан хатыны һәм диссертациясе турында сорашты. Ә ул исә әйбәт дип кенә чикләнде, сорауларны күбрәк үзе бирү ягын карады. — Сезне үзгәргәнсез димме? — Үзгәреп торган еллар безне генә бер килеш калдырыр дисезме?.. Алар, сөйләшер сүз таба алмыйча, тынып та калгаладылар. — Тел төбегездән сизәм: сезне минем хәлем дә кызыксындыра,— диде, ниһаять, Ләлә. — Хак сүзгә җавап юк. Әйе. — һаман ялгызмын. Бердәнбер юлдашым — җыр белән яшим. Ләлә шулай диде дә тагын сүзсез калды. Борчыла да, уңайсызлана да кебек иде. Аннары бер «сез» дип, бер «син» дип сөйләп китте. —< Алмаз, мин сезнең парлап килүегезне теләгән идем. Еллар буе югалып торуым да менә хәзергечә икәүдән-икәү калудан өркү аркасында иде. Бу курку бигрәк тә сезнең матур гаиләгез бәхете өчен иде. ’ Алмаз аның ачылып сөйләвеннән уңайсызланып калды. — Минем ялгыз булуымны да, Наиләнең мине ташлап китүен дә, инде аның башка берәүгә тормышка чыгуын да син белмисең, ахры. Ләлә әлеге сүзләргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Әйтерсең өн белән төш буталды. — Тактагыз әле, мин берни дә аңламыйм,— диде ул, тәмам аптырап. — Димәк, Ләлә башкаларга бәхет теләп, үзенә газаплану юлын сайлаган булып чыга? — Якын кешеңә карата усаллык кылып буламы соң... — Сөю белән нәфрәт янәшә йөри диләр бит... — Кемдер шулай санаса да... Нәфрәт белән яшәсәм, җырларымны алкышлап кабул итмәсләр иде. Аларга минем изге тойгыларым, саф хисләрем үрелгән. Шуңа күрә мин ялгыз да, бәхетсез дә түгелмен. Ләләне тагын беркадәр озата баргач, Алмаз: — Сезне кабат күрергә теләр идем... Мөмкин булса иртәгә үк,— диде. Ләлә сүзсез калды, ә аннары йөзендә шатлык балкыды һәм ул телгә килде: — Врач тели икән, мөмкин. Мин — аның пациенты. Алмаз саклык белән генә Ләләнең кулын үзенекенә алды. Төн җитүне онытып, алар урам буенча атлый бирделәр. Сөйләшер сүзләре табыла торды.