Логотип Казан Утлары
Героик драма

ЯРАТА ИДЕМ МИН СЕЗНЕ

 ТУГЫЗ КҮРЕНЕШТӘ

VI

Тормыш таҗы — батырлык. Ф. Энгельс. Ярата идем мин сезне. Кешеләр, уяу булыгыз! Юлиус Фучик. БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Прага читендәге Дейвица. Фучиклар квартирасы. Фучик хатыны Густина белән тәрәзә янында свйләшеп торалар. Густина. Ишетәмсең, Юлий, безнең Дейвица каштаннары язгы таң җилендә нинди күңелле, нинди дәртле шаулыйлар. Фучик. Ишетәм, сөеклем, ишетәм, бөре ачалар, яфрак яралар алар. Моңарчы без дә шулай күңелле итеп, бер-беребезне ихлас аңлап, берберебезгә сыенып, матур өметләр белән яшәдек. Йөрәкләребез һәр вакыт бергә типте. Густина. Әйе, кадерлем, онытылмас минутлар күп булды безнең тормышыбызда. Хәтерлисеңдер, моннан өч ел элек, син Советлар Союзыннан кайткач, Дейвица калкулыгында таңны бергә каршылаган идек. Фучик. Мин бит барысын күреп кайттым. Шул сиңа әйтер сүзем: Ах. бу тормыш нинди матур. Хуҗасы булсаң үзең!.. Густина. Аңлыйм сине, аңлыйм, иркәм. Бик дөрес синең сүзең: Ах. бу тормыш нинди матур, Хуҗасы булсаң үзең!.. VI Кыскартып басыла. Фучик. Чынлап та, моңарчы шундый күңелле яшәдек без. сөеклем! Ә моннан соң?.. Өченче империя безнең илебезгә үлем куркынычы белән яный. (Ишеклетүрле йөреп). Бүген-иртәгә әллә нинди фаҗигале хәлләрнең башланып китүе ихтимал. Шуны уйлап, үз буыныбыз турындагы романыма кереш сүз язып калдырырга булдым. Киләчәк буын вәкиленә мөрәҗәгать итеп яздым мин аны. Сиңа да * укып күрсәтимме? Син бит минем беренче укучым, беренче киңәшчем. • Густина. Укы, Юлий, укы. Бик рәхәтләнеп тыңлыйм. Фучик (өстәлдән кулъязма ала һәм, ара-тирә генә караштырга- “ лап. аны яттан укый). «Петр, Петруша, мин ике төн буе керфек как = мадым һәм хәлдән тайганчы дулкынланып эшләдем. Ә өченче төнне = синең өчен борчылу миңа йокы бирмәде. Мин күзләремне йомдым һәм синең турыда уйладым. Син туарсың, үсәрсең, ир-егет булырсың... * Ләкин мин. мөгаен, сине беркайчан да күрә алмам... Сиңа әйтеп кал- 5 дыра торган сүзләрем бар минем... Без — җиргә чәчкән орлыклар. «Без» дигәнем — ул безнең буын... < Яз килгәч, без бәлки барыбыз да тишелеп чыкмабыз, барыбыз да £ үсентеләр җибәрмәбез... Тимер дагалы итекләр кигән кешеләрнең . безне таптап, изеп китүләре бар. Без моны беләбез, шул тойгылар белән яшибез. Ләкин, Петр, болар үлемнән курыкканнар икән, дип уйлама. 3 Без барыбыз да яши алмабыз, әмма... торган саен югарырак, якты- * гарак үрләп, башкалар шаулар. Җан әрнеткеч борчулар, кайгы-хәс х рәтләр онытылыр... Ил кырыннан уңыш җыйганда Сез: «Бу — алар- _ ның җимешләре, моның өчен алар үзләренең гомерләрен биргәннәр» ч дип уйларсыз... « Мин бу хатымны, шешә эченә салып җибәргән хәбәрдәй, вакыт океанына ташлыйм. Бәхетле дулкын аны сиңа илтсен, һәм син. күптән язылган сүзләрне укып, безне аңларсың, минем якын һәм таныш булмаган энем Петр!» Густина (дулкынланып). Йөрәк түренә үтә торган сүзләр бу, Юлий! Фучик (тәрәзәгә килеп). Менә тагын таң атты. Нинди гүзәл безнең башкалабыз Прага! Ә бүгенге көн безгә нәрсә китерер: шатлыкмы, кайгымы? Тукта, дөньяда ниләр бар икән? (Радиоалгычны тоташтыра). Диктор (җан әрнеткеч тавыш белән). Прага гражданнары! Империя гаскәрләре бүген безнең башкалабызга басып керделәр... Хөкүмәтебез сезне аларга бертөрле дә каршылык күрсәтмәскә чакыра. Ф у ч и к (әрнеп). Безнең хөкүмәт башында әнә нинди сатлык җаннар!.. Диктор. Хөкүмәт әмерен үтәмәгән кешеләр иң каты җәзага тартылачак. Фучик (тыныч кына). Димәк, безне иң кырыс сынаулар, иң каты бәрелешләр көтә, Густина. Густина. Аңлыйм, Юлиус, аңлыйм. Фучик. Без шатлык өчен яшәдек, инде шатлык өчен сугышка керәбез. Икесе бергә. Ниләр күрсәк, ниләр кичерсәк тә, соңгы сулыш кача бер беребезгә тугрылыклы булырбыз. Иг’ектв заонок шалтырый Иоэеф белая Мария Елннекзар кабаланып нелеп керм. Иозгф вера» аксый. Мария (тирән борчылып). Нинди аяныч язмыш көткән икән бит безне, туганнар!.. Испания фаҗигасе, димәк, бездә дә кабатланачак. Иозеф (шулай ук борчылып). Трамвайда сөйләделәр, сез ишетмәгәнсездер әле: «Руде право»ның редакторларыннан берничәсен кулга алып та өлгергәннәр... Мария. Сезгә киңәшкә килдек. Я, инде нишлибез, туганнар? Фучик. Безгә узган ел ук, фюрер таләбе буенча Мюнхен киңәшмәсе безнең туган илебезне бүлгәләргә карар биргәнче үк, фашизм казынуларына каршы аяусыз көрәш башларга кирәк иде. Ә хәзер көрәшү икеләтә авыррак булачак. Мария. Сез — коммунист кешеләр. Сезгә тагын да авыргарак туры килер. Фучик. Без моны аңлыйбыз, пани Елинек. Кайда авыр — безнең урыныбыз шунда. Шуның өчен дә бит коммунистлар без. Бурычыбыз — дошманга аз гына да шәфкать күрсәтмәү. Иозеф. Мин трамвайчылар белән сөйләштем. Барысы да бер авыздан шулай диләр. Фучик. Әйе, башлап эшчеләр сыйныфы үзенең катгый сүзен әйтер. Иозеф һәм Мария. Без, Елинеклар, үз бурычыбызга турылыклы булырбыз. Фучик һәм Густина (аларның кулларын кысып). Без сезгә ышанабыз. Мария. Ә шулай да хәзер безгә нәрсә эшләргә соң? Фучик. Подпольега күчәбез. (Бераз уйланып йөргәч). Мин бүгеннән Юлиус Фучик түгел, ә .укытучы Горак. Иптәш Тельманның төрмәдә немец коммунистына язган хатын укыганым бар минем. (Хәтерләп). Ул анда болайрак ди: «Кем үз язмышына хуҗа булырга тели, кем үз халкын якты киләчәккә алып барырга тели һәм үзендә шул көчне тоя, шул кеше дошманлык, наданлык һәм алдау дөньясына каршы күтәрелә. Яшәүнең мәгънәсе бары көрәштә генә!» Без шушы хакыйкатьне һәркемнең аңына, бөтен халыкның аңына җиткерергә тиешбез. (Елинекларга). Бу эштә сез безнең партиябезгә ярдәм итәргә әзерме? Е л и н е к л а р. Әйе, әзер! Фучик. Ярый, аңлаштык. Поручение булу белән үзем хәбәр иттерермен. Елинеклар. Көтәбез. (Саубуллашып чыгып китәләр). Бераздан звонок шалтырый. Густина, сагаеп, Фучикка күрше бүлмәгә керергә ишарә ясый. Килүченең кем икәнен сорап, ишекне ача. Кабаланып, Фучикның әнисе килеп керә. Ана (күрешеп). Юличек кайда? Густина. Өйдә, әнкәй, өйдә. Күрше бүлмәдән Фучик чыга. Фучик (кочаклап). Исәнме, әнкәем! Әткәй һәм туганнар нихәлдә? Ана. Бездә хәзергә һәммәсе ярыйсы. Менә сезнең хәлләр генә бик хәтәрләнеп китте. Бөтен җирдә коммунистларны кулга алалар, төрмәгә утырталар. Сине алар күптән белә бит. Хәзер үк башка берәр илгә китәргә кирәк сиңа. Фучик. Юк, әнкәй, мин үз халкымның көрәшеннән читтә кала алмыйм, башкалар яулап алган бәхет хакына яши алмыйм. Ана (Густинага). Син дә үгетлә зинһар, күндер, Густина бәбкәм. Икәү бергә китегез. Густина. Әйе, әнкәй, без үз халкыбызның көрәшеннән читтә кала алмыйбыз. Ана (күзләрен сөртеп, улының муенына сарыла). Күз яшьләрем белән сорыйм, бәбкәм... Юкса, монда хәзер эләктереп алырлар да, харап итеп ташларлар үзегезне. Фучик. Гафу итегез, әнкәй, бу юлы сезнең киңәш буенча эш итә алмыйм. Ана. Алайса, безнең янга, Котимерж авылына, күченеп килегез, ичмаса. Анда тынычрак, куркынычсызрак булыр. Фучик. Менә бусы — әйбәт киңәш, әнкәй. Рәхмәт! Күченәбезме, Густина? Густина. Күченәбез, Юлий, күченәбез. Безнең турыда кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт, әнкәй! А н а. Озакламагыз, алайса. Без көтәрбез. Сак булыгыз, балакайлар. (Саубуллашып китә). Фучик. Мин хәзер тиз генә редакциягә барып килим. Мондый чакта куд кушырып утырырга ярамый, сөеклем. Густина. Ләкин сак бул, Юлий! Фучик. Борчылма, миңа бернәрсә дә булмас! (Китә). Густина (борчылып). Китте... Партия эше дигәндә, башка бер нәрсә белән дә санашмый. Бераздан каты итеп звонок шалтыраталар. Ишекне ачуга, бүлмого ике гестапочы килеп керо. Беренчесе. Без гестаподан! Икенчесе. Фамилиягез? Густина. Фучикова. Беренчесе. Ә бу квартирада яшәгән Барешлар кайда? Густина. Алар биредән күченеп киттеләр. Икенчесе. Кайчан? Густина. Ел башында ук. Беренчесе. Ә кая киттеләр? Густина, һич әйтә алмыйм, адресларын калдырмадылар. Икенчесе (боерып). Алай-болай бирегә килеп чыксалар, шунда ук безгә хәбәр итегез! Беренчесе. Юкса, үзегезгә начар булачак. Аңладыгызмы? Густина (тыныч кына). Аңладым... (Гестапочылар чыгып китә). Миннән Барешларны тотып бирүне таләп итәләр. Ах, кабахәтләр. Юлиус тизрәк кайтса хкән. Аның эзенә төшә күрмәсеннәр тагын. Безгә тизрәк җыенып моннан китәргә кирәк. (Көйләп). Никтер һаман шушы җырны яратам: Расшумелся ковыль, голубая трава. Голубая травв-бирюэа. ОЯ, геройская быль но забыта, жива. Хоть давно отгремела гроза. Поднимался народ, атаманов кончать. Шли казаки, забывая страх. Шла казачка вперед, пулеметом стуча. Помогать партизанам в боях.. ГАЛИ X УЖИ Е В ф ЯРАТА ИДЕМ МИН СЕЗНЕ,., ф ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Котимерж авылы. Кечкенәрәк берничә бүлмәле авыл өе. Бер почмакта балыкчы кирәк-яраклары эленеп тора. Ана аш-су әзерләп йөри. Ана. Кичә хатларын алдык. Исән булсалар, бүген үзләре дә килеп җитәрләр. Тышта эт өргән тавыш ишетелә. Әнә киләләр, киләләр! Бераздан, чемоданнарын күтәреп, Ф у ч и к һәм Густина килеп керәләр. Фучик бераз сакал-мыек үстергән. Фучик (күрешеп). Нихәл, әнкәй, исәнлекме? Ана (күрешеп). Әйдәгез, балакайларым, әйдәгез! Прагада озак тоткарландыгыз. Фучик. Эш бит, әнкәй, эш. Ана. Бик борчымадылармы соң? Густина. Булгалады инде. Иорттан-йортка, танышлардан танышларга күчеп йөрдек. Фучик. Әткәй кайда соң? Балыкка киткән дисәм, ятьмәләре биредә. Ана (борчылып). Әткәгез туган шәһәребез Пльзенда больницада шул әле. Сеңелләрегез дә шунда. Алар, әледән-әле барып, аның хәлен белешеп торалар. Фучик (борчылып). Аңа нй булды, әнкәй? Ана. Бер аягы авырта, тәмам теңкәсенә тиде инде. Фучик. Иртәгә үк барып, хәлен белербез, Густина. Ана. Хәзер борылып чыгып китәргә килгән кешеләр түгел ич сез. Ишек төбендә тормасыннар әле. (Чемоданнарны түргә күчерә башлый). И, балакайларым, йөгегез дә бигрәк авыр булган икән. Нәрсә тутырдыгыз боларга шул кадәр? Фучик (елмаеп). Аларда зур байлык, әнкәй! (Чемоданнарны ачып, өстәлләргә китаплар тезә). Ана. Китап җене кагылгандыр инде сиңа, бәбкәм, китап җене... Густина. Әйе, әнкәй, безнең Юлий китаплардан башка яши алмый. Фучик. Беләсеңме, әнкәй, китаплар күңелне яктырта алар. Ленинның көрәштәше Феликс Дзержинский бол ай дигән: «Башкалар өчен якты нур булырга, үзең нур чәчеп торырга кирәк.— Кеше ирешә ала торган иң зур бәхет менә шунда». Ана. Бик дөрес әйткән, бәбкәләрем.. Юлда арыгансыздыр. Я, бераз тамак ялгап алыгыз. Аннары бу сакал-мыегыңны кырып җибәр, улым. Синең бит әле ир уртасы гына чагың. Фучик. Юк, кырырга ярамый, әнкәй. Мин хәзер Юлиус Фучик түгел, ә укытучы Горак. А н а. Ә алай икән, алай икән... (Чәй ясый да, урыныннан торып). Я, улым, бу хәлләр озак дәвам итәрме? Әллә Испания хәлләре бездә дә кабатланырмы? Ф у ч и к. Әйе, хәзер көрәшү авыр булачак. (Тәрәзәгә күз салып). Кошлар ачыкканнар, мескеннәр... (Форточканы ачып, икмәк уып сибә). Ана. Үз кайгың гына җитмәгән, кошлар турында да кайгыртасың тагын, бәбкәм. Фучик. Яратам мин аларны, әнкәй. Авыр чакта юанычларым алар минем. Ашагыз, аша, кадерлеләрем!.. Тышта ярсып-ярсып эт органе ишетелә. Ана (икенче тәрәзәгә барып). Жандарм килә. Яшеренегез, балалар! Ф’учик. Минем аны күргәнем дә бар сыман. Ялгышмасам, ул бит чех? Ана. Әйе, чех. < Фучик. Болай булгач, мин аның белән ачыктан-ачык сөйләшәм... Пистолет төзап. жандарм килеп керә. Жандарм (Фучикка). Кулларыгызны күтәрегез! Сез кулга - алындыгыз! х Фучик (урыныннан кузгалмыйча). Аңлашыйк әле, якташ, аң-= лашыйк! (Ана белән Густинага). Без икәү генә сөйләшергә теләр идек. _ Ана. Сөйләшегез, сөйләшегез. Без кухняга чыгабыз. Фучик. Мин — чех. Ялгышмасам, сез — Иозеф Говорка, сез дә = чех. < Жандарм. Әйе, чех бугай... Фучик. Нигә бугай? Дөньяга чех булып туганыгызга үкенәсез- 5 ме әллә?ф Жандарм. Юк, үкенмим. Соңгарак мине белерсез әле. Фучик. Алайса, тыңлагыз: бу килмешәкләр безнең илебездә* озак тора алмаслар. Ә сез кан-кардәш туганыгызны гестапога тотып = бирергә уйлыйсыз. Үсеп җиткәч, балаларыгыз нәрсә дияр? «Безнең * әтиебез туган илебез дошманнарына хезмәт иткән, үз кан кардәш £ туганнарының тормышын сатып яшәгән»,— диярләр бит алар. Сезгә „ нәләт укырлар. Жандарм. Ә миңа нишләргә соң! Миңа да гомерем кадер- < ле бит. Фучик. Киңәшем шул: эзләп-эзләп тә сез мине тапмадыгыз. Сез мине, мин сезне күрмәгән. Ж а н д а р м. Ә мин сезгә ышана аламмы? Фучик. Тулысынча. Жандарм. Әмма моны беркем дә белмәсен инде. Сез мине, мин сезне күрмәгән. (Китә). Густина. Көтелмәгән кунак китеп тә бардымыни? Фучик. Без аңлаштык: эзләп-эзләп тә ул мине тапмаган. Мин аны белмим, ул мине. Густина (рухланып). Моннан соң бераз тынычлап эшләп тә булыр бәлки. Фучик (китаплар караштырып). Эшлибез, сөеклем, эшлибез. Мин «Көрәшүче Вожена Немцева» дигән хезмәтемне дәвам иттерәм. Густина. Ә миңа Карел Сабина әсәрләренең тәрҗемәсе тынгы бирми. Ана. Сез эшләгез, балакайлар. Мин кош-кортларны караштырга- лап керим әле. Фучик (китаплар актарып). Әйе. Густина, һәртөрле бөек сәнгать көрәштән үсеп чыга... Иң бөек сәнгать — җиңелү ачысын татыганнар сәнгате ул. Чөнки чын әсәрләр йөрәк каны белән, көрәштә алган яралардан га торган кан белән язылалар. Тукта, дөньяда ниләр бар икән? (Радиоалгычны көйли). Ах. кабахәт... Нинди оятсызлыкка барып җиткән бп. Г у с типа. Кем ул? Нинди оятсызлык? Ф у ч п к. Империя министры, фюрер попугае Геббельс бездән кайберәүләрне Берлинга чакырткан, бөтен чех интеллигенциясен үзләренә хезмәт итәргә өндәгән, төрлечә янаган. Густи на. Димәк, безне халыктан аерырга, аңа хыянәт иттерергә уйлыйлар. Фучик. Әйе, сез безнең кулыбызга капсагыз, бөтен чех халкы да безнең кулга эләгер, дип фикер йөртәләр алар. Густина. Юк, мондый әшәке тәкъдимгә җавап бирмичә калырга ярамый. Фучик. Әйе, бөек немец драматургы Лессинг сүзләре белән әйтсәң, «бу шундый шаярту, аңа яңакка чалтырату белән җавап бирәләр». Шулай шул, бик дөрес. Шуның өчен мин чех интеллигенциясе исеменнән Геббельска шул турыда тозлап-борычлап ачык хат язарга кирәк саныйм. Густина. Әйе, моны бездән вөҗданыбыз, халкыбыз таләп итә. Фучик. Хатның фикере ачык: без, чех музыкантлары, артистлары, язучылары, инженерлары, үз халкыбызның революцион көрәшенә беркайчан да хыянәт итмәбез! Караңгылык һәм коллык көчләренә беркайчан да хезмәт итмәбез! Тукта, Густина, чех интеллигенциясенең җавап хатын хәзерлим әле. (Арлы-бирле йөреп). Меңнәрчә туганнарыбызны төрмәләргә, концлагерьларга ябып, партиябезне, матбугатыбызны, әдәбиятыбызны, сәнгатебезне тыеп, сез безнең авызыбызны томаламакчы буласыз. Әмма белегез, мондый шаяру өчен яңакка чалтыраталар. . Густина. Килер бер көн, аларның яңакларына халык үзе чалтыратыр. Тышта эт өргән тавыш ишетелә. Фучик (тәрәзәгә барып). Лида Плаха килә. Бер-бер хәл булды микән әллә? Өс-башын кага-кага, чыланган Лида Плаха килеп керә. Ул чандыр, яшь кыз. О, Лидуша, әйдә, әйдә, рәхим ит! Син, Лида, җил-яңгырдан да, тегеләрдән дә курыкмыйсың икән!.. Плаха. Хәзер бернәрсәдән дә куркып тора торган заман түгел, Горак әфәнде. Фучик. Әйе, Лидуша! Плаха. Сезгә йомыш белән килгән идем... (Густина белән күрешеп). Җизнәм һәм апам Вакслар әйттеләр: биредә борчый башласалар, Горак әфәнде безгә күчеп килсен, киңәшәсе нәрсәләр дә бар, диделәр. Фучик. Ә хат-фәлән юкмы, Лида? Плаха. Юк шул (йөрәгенә ишарәләп). Барысы да биредә. Густина. Я, Прагада ниләр бар, сеңелкәш? Плаха. Дөньяның асты-өскә килә. «Руде право» редакторларының күбесен, тагын әллә никадәр кешене кулга алганнар. Фучик һәм Густина. Кызганыч, бик кызганыч. Густина. Мин хәзер. (Чәй хәзерли башлый). Плаха (бүлдереп). Юк, юк, кирәкми, пани Густина! Рәхмәт! Юкса, поездга соңлыйм. Фучик. Алайса, Лидуша, Баскларга әйт, кайчанрак баруым турында мин үзем хәбәр итәрмен. Плаха. Көтәбез, Горак әфәнде. (Саубуллашып китә). Ф у ч и к. Тагын күпме көрәшчеләр һәлак булачак икән. Густина. Әйе, гестапо тырнагына эләккән кеше исән котыла алмый инде ул. Ә нишләргә соң? Фучик. Хәрәкәт итәргә, хәрәкәт итәргә, тагын бер тапкыр хәрәкәт итәргә! Ишек шакыйлар. Ашыгып М и р е к һәм аның артыннан ана керә. Фучик (күрешеп). Ни бар, Мирек? Әткәйгә берәр нәрсә булды мәллә? Мирек. Пльзенда сине гестапо эзли, Юлий. Биредә эләктереп алмасыннар өчен, син моннан һич кичекми китәргә тиешсең! Фучик. Ни булган соң? Мирен. Сезнекеләрдә бүген иртән гестапо булган! Сиңа яшеренергә, эзеңне югалтырга кирәк. А на. Ә кайчан булганнар? Мирен. Иртәнге сәгать бишләрдә. Фучик. Сәгать ун тулып килә. Димәк, гестапо минем кайда ике- ♦ немне белми. Юкса, алар инде мине биредән эзләрләр иде. Поезд ки- » тәргә тагын ике сәгать вакыт бар. (Мирекка). Ә сине бирегә кем = җибәрде? М и р е к. Сеңелегез Вера. Ул минем квартирама килгән. Ләкин мин эштә идем. Вера миңа хуҗа хатынының малаен җибәргән һәм £ сине кисәтергә кушкан. Тиз генә станциягә киттем. Ә бирегә килүем- £ не сиздермәс өчен, бакчага койма аша сикердем, аннан — йортка. s Фучик. Гаҗәп өлгерлек һәм тапкырлык күрсәткәнсең, Мирек! 5 Сиңа да, Верага да рәхмәт! Мирек. Б1гредә тоткарланырга ярамый. Хәбәрләшербез әле. Я, 5 мин, киттем. £ Ана (борчылып). Сиңа, чыннан да, биредә калырга ярамыйдыр, . бәбкәм. * Фучик. Әйе, бу — үзеңне-үзең гестапога тотып бирү булыр иде. “ (Өстенэ костюм, плащ кия. Фуражкасын кесәсенә тыга). Я, әнкәй, х мин киттем. (Кочып үбә). Я, Густина!.. < Густина. Юк, юк, мин сине станциягә кадәр озата барам. Ни * күрсәк тә бергә күрербез. »s ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Вакслар квартирасы. Гади ген» итеп җыештырылган бүлмә. Стенада карта. Фучик ишекле-түрлс уйланып йери. Фучик. Дыел февраль аенда партия өстенэ гаять зур бәла килде: бөтен Үзәк Комитетны диярлек кулга алдылар. Күпме көрәшчене югалттык. Саксызлыктан килеп чыктымы бу хәл? Әллә берәрсе хыянәт иттеме? һәрхәлдә, провокациясез булмагандыр бу. Вакыты җиткәч, хөкем каршысына китереп бастырылган Прага гестапочылары сөйләп бирерләр әле моны... (Карта янына килеп). Иң авыр сынау көннәре килеп җитте. «Империя» кол итүчеләре хәзер Советлар Союзына ташландылар. Ләкин алар анда муеннарын сындырачак.. Әйе, дөньяда хәзер илләр, халыклар язмышы, буыннар язмышы хәл ителә. Безнең алда бер генә юл: хәрәкәт итәргә, хәрәкәт итәргә, хәрәкәт итәргә! (Сәгатенә карап). Тукта, виг» озаклады әле бу Гонза Дика? (Тәрәзәгә килеп). Тышта нинди матур айлы кич, акацияләр шау чәчәктә. Гашыйклар өчен генә дигән төн. Ә без боларның барысыннан да мәхрүм. Безне адым саен эзәрлиләр. (Кемнеңдер килүен күреп, сыный карап торгач). Әйе, үзе, Гонза Дика. (Барып ишек ача). Кочаклашып күрешәләр. Гонза Дика — түгәрәк йозлс. колач чырайлы, ир урталарындагы кеше. Дика. О, озак эзләдем мин сине, Юлий! Фучик. Мин дә шулай ук. Камалу көннәреннән соң, кара урмандагы кебек, адашып йөрдек бит. Хәзер безгә яңадан, башлап юл ярырга кирәк. Ди к а. Кирәк, бик кирәк. Вакыты шулай. (Картадан СССРны күрсәтеп). Биредәге фронт безнең илебез аша да, безнең йөрәгебез аша да үтә. Фу чи к. Димәк?.. Дика. Димәк, хәрәкәт итәргә, хәрәкәт итәргә. Фучик. Тагын бер тапкыр хәрәкәт итәргә. Дика. Дөрес, бик урынлы өстәдең бусын. Я, ничек киңәшәбез? Фучик. Мин, элеккечә үк, матбугат белән җитәкчелек итәм. Ә еин, башлыча, оештыру эшләрен алып барачаксың. Ризадыр бит? Дика. Риза, әлбәттә. Күнегелгән, таныш эш. Мин тагын бер кеше таптым. Фучик. Кем ул? Дика. Гойза Черный. Испаниядә сугышкан һәм анда үпкәсен пуля тишеп, бу сугыш башлангач кына Прагага кайткан иптәш. Мин аның белән берничә тапкыр сөйләштем. Ул урыннарда диверсияләр һәм саботаж оештыру эшләре белән җитәкчелек итәчәк. Фучик. Чынлап та ышанырлык, булдыра алырлык иптәшме? Дика. Мин кешеләрне таный беләм бит инде. Дөрес, аңарда солдат гадәтләре дә бераз бетеп җитмәгән әле. Ләкин зарар юк, мондый эштә шундый иптәш кирәк тә. Теләсәң, аның белән т*издән үзеңне дә очраштырырмын. Фучик. Бик әйбәт булыр иде. Дика. Булды, эшлибез аны. Ф уч и к. Климент иптәш Готвальдның күрсәтмәсе бар. Хәзер безгә Милли революцион комитетлар төзергә кирәк. Ә моның өчен, иң башлап, урыннардагы партия оешмалары белән тизрәк элемтәгә керәсе иде. Дика. Әйе, бу — иң мөһиме. Мин шактый тоткарландым бугай. Бергә озак булырга ярамый. (Фучикның кулын кысып). Хәзергә хуш! Тиздән очрашырбыз. Фучик. Әйе, очрашырбыз. (Бераз уйланып йөргәч). Үз-үзен аямаучы, кыю, партия эшендә компромиссларны белми торган иптәш бу. Кешеләрне ярата, үзен дә яраталар. Димәк, аның белән бергә чын-чынлап эшләп булачак... Бераздан ишек шакыйлар. Ли да Плаха керә. Плаха. Булды, Горак әфәнде: сез кушкан эшне үтәдем. (Сумкасыннан чыгарып, листовкалар суза). Фучик. Рәхмәт, Лида, бу юлы да булдыргансың. Плаха. Без биредә кулдан килгәннәрнең бөтенесен эшләрбез, ничек тә түзәрбез. (Карта янына килеп). Совет кешеләренең хәле бик читенләшеп китте бит менә. Сөйләгез әле. Горак әфәнде, ул илне чын- чынлап беләсем килә минем. Сез анда үзегез дә булгансыз бит. Фучик. Әйе, Лида, ике тапкыр булдым. «Руде право»ның хәбәрчесе идем. Соңгы баруымда ике ел яшәдем. Анда азат хезмәт белән яши торган, кешене кеше җәберләми торган сыйныфсыз социалистик җәмгыять төзелде, яңа чынбарлык туды. «Бу илнең кичәге көнебезнең иртәгәге көнебез»,— дип уйлый идем мин һәр вакыт. Мин аңа ияләшкән, ул илнең гражданины булган идем инде... Ләкин шуннан соң миңа тагын берничә ун елларга артка, яңа тарихтан иске чорга, иске дөньяга кире кайтырга туры килде. Плаха (кызыксынып). Ник алай иттегез соң, Горак әфәнде? Ник шунда гына рәхәтләнеп, чын кешеләрчә яшәмәдегез? Ф у ч и к. Үз халкыбызның көрәшеннән читтә калырга теләмәдем, Лидуша, башкалар яклап алган шатлык һәм бәхет белән генә яшәргә теләмәдем. «Кем тормыш һәм ирек өчен һәр көн сугышка керә, тик шул гына яшәүгә лаек»,— дигән бит Гете! Плаха. Әйе, минемчә, шундый кеше генә герой була ала да. Ф у ч и к. Кем соң ул герой? Плаха (уңайсызланып). Улмы... ул... Я. сез әйтегез инде анысын. Фучик. Герой — ул, Лида, хәлиткеч моментта гомуми эш өчен, миллионнарның бәхете өчен эшләргә кирәк булганны эшли торган кеше. Безнең заманның герое — ул пролетариат. Геройларны ул һәр- кайда: хезмәттә, көрәштә, кырыс сынауларда тудыра. Димитровны, ф Сакко һәм Ванцеттины, 1934 елда Венада фашистик диктатурага каршы героик восстаниедә катнашкан көрәшчеләрне хәтерлик. Буржуазия барыннан да элек үзе турында уйлый. Мәсәлән, 1937 елда 5 гитлерчы агентлар фетнәсе вакытында каты яраланган канцлер “ Дольфусс үлә. Ул үзенең соңгы сүзендә: «Минем семьям турында - кайгыртыгыз!»—ди. Ә шуннан бер генә көн элек Венада шул ук = канцлерның боерыгы буенча үлем җәзасына хөкем ителгән яшь социал-демократ, эшче Иозеф Герльны асалар. «Яшәсен азатлык!»— J ди ул үзенең соңгы сүзләрендә... Безнең яшерен көрәшебездә дә герой- 5 лыклар эшләп буламы? Синеңчә ничек? Плаха. Әлбәттә, була. Фучик. Димәк, ялгышмыйсың (карта янына килеп). Көнчыгыш £ фронттагы хәлләр белән танышып барасыңмы соң? . Плаха. Юк шул. «Прожекторат» газеталарын укырга бер дә яратмыйм мин. Ә Советлар Союзының сугышта җиңеп чыгачагына ® чын күңелемнән ышанам. s Фучик. Лида, үзең партиягә керү, коммунист булу турында * хыялланасың. Ә үзең?.. Партия өчен ниндидер кыю. тәвәккәл эш эш- * ләвем дә җитә, дип уйлама. Син бертуктаусыз, армый-талмый укырга _ тиешсең. Ышану гына җитми, ә белергә кирәк. Плаха. Ышану гына җитми, ә белергә кирәк. Ышану гына җит- < ми, ә белергә кирәк... (Сзгатенз карап).«Вакыт соң инде. Мин киттем, ’ Горак әфәнде. Берәр йомышыгыз булса, иртәгә кереп чыгармын. Фучик. Кер әле, кер. Бик мөһим эш булачак, Лида. Плаха. Керермен. Хәзергә хушыгыз! Фучик (бераз уйланып торгач). Акрынлап үзгәрә, тормышны аңлый бара бу кызый. Бераздан ишек шакыйлар. Фучик, паролен сорап, ишек ача. Гойза Черный керә. Черный. Мине сезгә Гонза Дика җибәрде. (Кул сузып). Таныш булыйк — Гойза Черный. Фучик. Сезнең белән очрашуыма чын күңелдән шатмын. Черный. Испаниядә сугыштым... Хәер, минем турыда Дика сөйләгәндер инде. Ф у ч и к. Әйе, сөйләде. Без сезгә ышанабыз. Черный. Намусыма беркайчан да тап төшермәм. Фучик. Без болай киңәштек: Дика оештыру эшләрен алып барачак. Ә сез урыннарда диверсияләр һәм саботажлар оештыруга җитәкчелек итәчәксез. Черный. Әйе, без Дика белән дә шулай уйлашкан идек. Фучик. Беләсез, немец илбасарлары хәзер Советлар Союзына ташландылар. Димәк, безгә дә һөҗүмгә күчәргә, дошманның тылын да «кечкенә сугыш» алып барырга, халыкны кораллы восстаниегә хәзерләргә кирәк. (Листовкалар сузып). Менә болар белән танышы гыз һәм эшчеләргә җиткерергә тырышыгыз. Черный. Барысы да ачык. Хәрәкәт итәргә генә кала. Я. мин киттем. Тиздән тагын очрашырбыз. (Китз). Густина керо. Кочаклашып күрешелар. 1вЗ Фучик (сакалын кулы белән каплап). Ничек, ошыйммы мин "густина (елмаеп). Карачкыга охшагансың. Хәер, зарар юк. Иң шатлыклысы — очраштык. ~ Фучик. Башлап шуны әйт, әткәй нихәлдә? Густина. Больницадан чыкты, аягы төзәлеп килә. Фучик. Яхшы. Үзең ничек килеп җиттең? Густина. Төрлесе булды инде. Прагага җиткәч, башта трамвай белән, аннары җәяүләп, тагын трамвай белән, тагын җәяүләп. Шымчылар күзенә эләкмәс өчен... Фучик. Әйе, сак йөри беләсең син, сөеклем. Утыр, әйдә, гаҗәп сагындым үзеңне! Густина. Мин чиксез шатмын. Фучик. Биредә мин үземне гаять әйбәт хис иттем. Эшләү өчен вакытым күп булды. Ләкин монда бик озакладым инде. Иозеф Ели- нектан бүтән берәр квартира табуын үтенгән идем. Ул менә-менә килеп җитәргә тиеш. Бераз чатанлап, ИозефЕлинек керә. Е л и н е к. Сезнең йомышны үтәдем, Горак әфәнде. Квартира булды. Ләкин чормада йокларга туры килер бәлки. Фучик. Гестапода утыруга караганда, бу күп тапкыр яхшырак, Иозеф. Е л и н е к. Тагын бер ягын әйтим: өстәге катта жандарм яши. Фучик (елмаеп). Анысы да начар түгел. Сак астында булам, ичмаса. Е л и н е к. Ә кайчан күченергә уйлыйсыз? Фучик. Иртәгә төнлә белән. Е л и н е к. Мин шушы вакытларда килеп җитәрмен. Башка йомышыгыз юкмы? Фучик. Бар. Сезнең трамвайчы ларыгызга сәлам хат. (Яшергән урыныннан алып, листовкалар бирә). Е л и н е к. Безнең эшче халык мондый сәлам хатларга бик яхшы карый. Ә тиздән сезне үзебездә көтәбез. ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Елинеклар квартирасы. Ул Вакслар квартирасына бик охшаган. Мария. Байларда хезмәтче булудан да авыр эш юктыр дөньяда. Көн буе чабаәың, җитмәсә, синең өстеңә әллә нинди пычрак сүзләр ыргыталар. Җир тишегенә керердәй буласың. Бераз аксап, Йозеф Елинек эштән кайтып керә. Иозеф. Уф, ррыдым, карчык. Кая, ашарга-эчәргә нәрсәң бар? Мария. Хәзер, картым, хәзер, барысы да -булыр. Иозеф. Трамвайларның бер рәте дә калмады. Көне буе тәмам җәфа чигеп бетәсең. Звонок шалтырый. М и р е к һәм ирле-хатынлы тагын ике кеше керә. Иозеф. Бигрәк мактап йөрисез, дуслар. Әйдәгез, чәй янына узыгыз. М и р е к. Рәхмәт, рәхмәт! (Утырышалар). Иозеф. Карчыкка шуны сөйли башлаган идем әле: трамвайларның бер дә рәте калмады. Көн буе тәмам җәфа чигеп бетәсең. М ир ек. Ә трамвайчыларның кәефе ничек? Безнең сәлам хатларны ничек каршылыйлар? Иозеф. Эшче халыкны беләсез инде аны, Мирек туган... Фучик килеп кере. Мария. Узыгыз, уз, Горак әфәнде. Чәй янына рәхим итегез! Фучик. Тагын саксызлык. Иптәшләр, сезне күрүемә бик шатмын. Ләкин барыгыз да берьюлы җыйналу кирәкмәс иде. Бу бит туп-туры төрмәгә, үлемгә бару дигән сүз. Конспирация кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Юкса, үзегезне дә, башкаларны да куркыныч астына куясыз. Барысы бергә. Аңладык, аңладык, Горак әфәнде! Фучик. Миңа нәрсәләр китердегез? Иозеф. «Руде право»ның яңа санын. Фучик. Бик әйбәт. Синдә нәрсә бар. Мирек? Мирек. Болай, вак-төяк кенә. Эш әйбәт бара. Мария (бүлдереп). Бик үк әйбәт бармый шул, Мирек энем. Әле генә Лида Плаха килеп киткән иде. Кичә «Юнкерс» заводы ячейкасын тулысыңча кулга алганнар, ди. (Фучикка конверт сузып). Менә сезгә Лида калдырган иде. Фучик (хатны ачып укыгач, борчылып). Әйе, «Юнкерс» ячейкасын тулысынча кулга алганнар. Шул ук саксызлык харап иткәндер. Ярый, әлегә тәмам. Беренче майдан соң очрашырбыз. Үзем хәбәр итәрмен. Хушыгыз! Мария. Тагын бер генә чынаяк. Фучик. Юк, юк. пани Елинек, без биредә бик күбәү. Мария. Ягез инде, тагын бер генә чынаяк. Зинһар дим. Каты итеп ишек кагалар. Тыштан тавыш. Ачыгыз! Полиция! Фу ч и к. Тәрәзәләргә, тиз булыгыз! Качарга! (Револьверын чыгарып). Мин аларны биредә тоткарлап торам. Ишек артына сыена. Барысы да тәрәзәләргә ташланалар. Ләкин «биредә дә полицейскийлар» дип кинәт кире чигенәләр. Ишекне каерып. 9 полицейски* килеп керә. Алар арасында озын буйлы, чандыр чырайлы Иоаеф Бсм да бар. — һепде һох! Кулларыгызны күтәрегез! Ойдәгелөргә 9 револьвер төзәлә. Фучик ишек артыннан атмыйча кала. Полицейскийларның берсе. Әһә, тагын берәү... (Бик каты итеп Фучикның йөзенә суга). Ф у ч и к (аның йөзенә төкереп). Тьфу, гестапо эте!.. Бе м (Фучикка ташланып). Әһә, башкалардан да бигрәк, менә монысы кызыксындыра иде мине!.. Берничә тапкыр Фучикның йөзенә сугалар. Бүлмә ауган мебельләр, ватылган әйбер белән тула. I Мария, (янәшә басып торучы иренә). Хәзер нәрсә булачак инде? И оз сф. Үлемгә барачакбыз. Маня! Мария. Икебез бергә! (Күтәрелгән кулын җиңел хәрәкәт белән төшереп иренә суза). Иозеф. Әйе, бергә. Маня! Полицейскийларның берсе. Сөйләшмәскә! (Елинеклар- ның йөзләренә суга). Мария (бераз текәлеп карап торгач, ярым көлемсерәп). Шундый чибәр егетләр... (Тавышын көчәйтеп). Шундый чибәр егетләр... Ә үзләре нинди ерткычлар... Полицейский. Эндәшмә! (Яңадан Мариянең йөзенә суга). Б е м (барысына да ишеккә күрсәтеп). Киттек, машина көтә. Кулга алынучыларны эткәләптөрткәләп өйдән алып чыга башлыйлар. Мария (артына борылып). Хуш, гомер иткән газнз оябыз! Без сиңа әйләнеп кайтырбыз әле!.. ГАЛИ ХУЖИЕВ ф ЯРАТА ИДЕМ МИН СЕЗНЕ». ф БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Панкрлу төрмәсенең тоткыннардан сорау алу бүлмәсе. Рәт-рәт итеп тезелгән эскәмияләр. Каршыда — экранга охшаган буш стена. Бе м. Каты чикләвеккә охшый бу сакаллы шайтан. Юк, мин аны ничек тә ватармын. (Звонокка баса). Вослав Дворжак керсен. (Өстәл тартмасын актарып, газета-журналлар карый). Бу дәлилләрем белән стенага терәрмен мин аны... Полицай Дворжак кера. Дворжак (баш иеп). Тыңлыйм сезне, пан Иозеф Бем! Бем. Утырыгыз. Дворжак. Рәхмәт! Бем. Шулай, Дворжак, сез моңарчы безгә әйбәт хезмәт иттегез. Ярдәмегез белән «Юнкерс» ячейкасын һәм Елинеклар адресын кулга төшердек. Моннан соң да исән калырга, иректә йөрергә теләсәгез, бу юлы да дөресен генә сөйләгез. Дворжак. Минем сезне беркайчан да алдаганым юк. Бем. Шуның өчен сезгә ышанабыз да. (Өстәл тартмасыннан фото чыгарып). Сез бу кешене таныйсызмы? Дворжак. Әйе, таныйм. Бем. Кем? Дворжак. «Руде право» редакторларыннан берсе — Юлиус Фучиков. . Бем. Котимерж авылында качып яшәдеме? Дворжак. Эзләп барган идем, очрата алмадым. Ләкин шунда ук тиешле җиргә хәбәр иттем. Бем. Соңгы вакытларда ул Вакслар квартирасында качын яшәгән. Сез бу турыда ишеттегезме? Дворжак. Әйе, ишеттем. Әмма эзенә төшәргә соңладым. Б е м. Алай булгач, мин сезне аның белән күзгә-күз очраштырыйм. Дворжак. Юк-юк, кирәкми. Зинһар дип әйтәм, кирәкми. (Бем алдына тезләнеп). Бу турыда ул бер нәрсә дә белмәскә тиеш... Мин сезгә әле тагын кирәк булачакмын. Бем (өстәл тартмасыннан фото алып). Ә бу кешене таныйсызмы? Дворжак. Әйе. таныйм. Гонза Дика бу. Фучиков белән бергә эшләгән кеше. Бем. Вакслар квартирасына килеп йөрдеме? Дворжак. Үзем күрмәдем. Ишетүемә караганда, әйе, килеп йөргән. Бем (өстәл тартмасыннан тагын фото алып). Ә бусы кем? Дворжак. Гонза Черный. Бем. «Юнкерс» заводында хуҗалык эшендә эшләгәндә сез бу кешеләрне эшчеләр арасында очратмадыгызмы? Дворжак. Әйе. очраттым. Эшчеләр арасында да, ячейка секретаре белән бергә дә берничә тапкыр очраттым. Ишетүемә караганда, июнь аенда алар Вакслар квартирасына килеп йөргәннәр, аннары безнең күрше заводларда да берничә тапкыр очрашканнар. Шуннан соң озак та үтмәде, заводларда берничә диверсия булды, немец гаскәрләренә озатыласы сугыш припаслары шартлатылды. Бем. Әйе, анысын беләбез. (Дворжакның кулын кысып). Тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт! Сез хәзергә азат була аласыз. Кирәксәгез, тагын чакыртырмын. Дворжак. Мин һәр вакыт әзер. (Яшерен ишектән чыгып китә). Бем (звонокка басып). Сакаллы шайтанны алып керегез! (Газета- журнал лар караштырып). Әйе, бу дәлилләрем белән ничек тә стенага терәрмен мин аны... Ф у ч и к и ы алып керәләр. Аныц бер беләгенә кызыл чүпрәк бәйләнгән. Бем (тупас кычкырып). Алдашкансың. Хәзер барысы да билгеле * булды. Син укытучы Горак түгел, ә без уйлаганча, «Руде право»ның J бер редакторы... Котимержда, аннары Вакслар квартирасында качып = яткансың. Шулай итеп, син оттырдың, барыгыз да оттырдыгыз. Фучик. Юк, мин генә оттырдым. х Бем (ярсып). Ә алаймы? (Фучикныц сакал бөртекләрен йолкып | алып, шаркылдап көлә). Менә нинди көнгә калдың син, пане редак- ' тор... (Йомшарган булып). Нигә үзеңне бер дә якламыйсың? Йөрәгең * юк синең... Фучик (горур). Ә шулай да хәтта тырнак очларымнан кан ~ тамып торганда да тез чүгәргә уйлаганым юк әле. Бем. Я, ярый, аңлашуны дәвам иттерик. Үзәк Комитетта синнән £ башка тагын кемнәр бар иде? Фучик. Беркемне дә белмим. * Бем. Юк, беләсең. Синең янга, Вакслар квартирасына ике под- ® полыцик килеп йөргән. Фучик. Мин анда беркем белән дә очрашмадым, беркемне дә < күрмәдем. Б е м. Хәзер күрерсең. (Звонокка басып). Гонза Дика белән Гонза х Черныйны кертегез. Бем (Фучикны күрсәтеп, икесенә дә). Сез бу кешене таный-« сызмы? Тоткыннар. Юк, танымыйбыз. Б е м. Ә танымагач, Вакслар квартирасында ничек аның белән очраштыгыз? Тоткыннар. Без беркайда да. беркем белән дә очрашмадык. Бем. Ялганлыйсыз. «Юнкерс» һәм күрше заводларда кемнәрбе- лән очрашып йөрдегез? Герман гаскәрләренә озатыласы сугыш при- пасларын шартлатуны ничек оештырдыгыз? Гонза Черный. Моны исбат итәргә сезнең дәлилләрегез юк. Гонза Дика. «Сандугачны тотканда аны җыр белән алдыйлар»,— ди халык мәкале. Ә сезнең сайравыгыз, сезнең җырыгыз дөреслеккә бер дә туры килми бит, тикшерүче әфәнде... Бем (ярсып). Җитте! Эзегезгә төшәрләр. Барысы өчен дә башларыгыз белән җавап бирерсез. (Звонокка басып, полицейскийларга). Камераларына озатыгыз! ф Тоткыннарны алып чыгып китәләр. Я, пане редактор, аңлашуны тагын дәвам итик. Ф у ч и к. Мин әзер. Бем. Тормышыгыз кадерле булса, яшерми сөйләгез. Радиотапшыргычларыгыз. типографиягез кайда? Ф у чик. Нинди типографиям булсын минем? Бем (листовкалар, газета-журналлар күрсәтеп). Ә боларны кайда бастыгыз? Синең эшнең очы. ай һай, тирәнгә китә бит. Икс тапкыр Советлар Союзында булгансың. Аннан кайткач, шәһәрдәй шәһәргә, заводтан заводка йөреп, ул ил турында докладлар сө 1ләгә«еец. Ф уч ик. Нәрсә, чынбарлык турында, хакыйкать турында сөйләү дә гаепмени бездә? Бем. Сабыр ит, сабыр ит. эшнең асылына хәзер җитәбез. (Өстәл тартмасыннан “Теорба» журналын чыгара). СССРга мәхәббәтең, аның эшләренә хәйран калуың турында бу мәкаләне син яздыңмы? Ф у ч и к. Әйе, мин яздым Бем (бүлеп-бүлеп укый). «Мин ике елга якын СССРда яшәдем... Социализм идеяләре белән сугарылдым... Мин инде социалистик илнең гражданины булган идем...» Бу ни дигән сүз? Бу нәрсәне аңлата? Фучик. Мин рухым, җаным белән үземне хәзер дә шулай хис итәм. Б е м. Димәк, син ул ил файдасына эшләгәнсең һәм эшлисең. Фучик. Моны исбат итәргә сезнең дәлилләрегез юк һәм беркайчан да булмас та. Б е м. Син ни генә дисәң дә, мин үз фикеремдә калам. Бу — бөтен полиция идарәсе фикере. (Папирос кабыза. Бераз ишекле-түрле йөргәч, өстәл тартмасыннан «Руде право» газетасын чыгара). Менә тагын бер документ. 1936 елгы газетагыз. Бу рәсемнәрне таныйсыңмы? Фучик. Әйе, таныйм. Мадрид пролетарийларының стадионда уйнап йөргән алтмыш баласын империя бомбалары өзгәләп ташлаган. Б е м. Сугышта төрле хәлләр була. Ә син менә нәрсәләр язгансың. (Укый). «Бу коточкыч документларны алыгыз да... алар белән кешедән кешегә йөрегез, алар белән өйдән өйгә йөрегез... Хәрәкәт итегез, һич кичекмәстән хәрәкәт итегез. Бу фаҗига Испаниядә дәвам итә алмасын һәм яңадан турыдан-туры безнең күз алдыбызда кабатлана алмасын...» Димәк, син халыкны турыдан-туры хөкүмәтебезгә һәм өченче империягә каршы күтәрелергә чакыргансың. Фучик. Испания фаҗигасының кабатланмавын теләдем мин. Ә ул хәзер бездә дә кабатлана... Бем. Син һаман киреләнәсең. (Звонокка баса). Хатынын кертегез! Уйладым-уйладым да, мәрхәмәт күрсәтеп, сезне очраштырырга булдым. Густина (Фучикка таба омтылып). Юлий, син дә исән икәнсең бит. Биредәге газаплауларга түзә алмыйча, асылынып үлгән дигәннәр иде ич сине. Фучик. Юк, Густина, үләргә җыенмыйм әле мин. Тагын кырык еллар чамасы яшисе иде әле. Бем. Яшәргә кирәк, яшәргә. (Густинага). Үгетләгез үзен, тиргәгез, акылга утырсын бераз. Инде үзе хакында уйларга теләми икән, сезнең хакта уйласын. Әгәр дә ул һаман киреләнсә, без аны бүген үк атачакбыз. (Густина дәшмәгәч). Атлагыз. Бу соңгы тапкыр күрешүегез булыр. Густина (Фучикка ягымлы елмаеп). Хәзергә хуш, Юлий! Фучик. Хуш, Густинам, хуш! Бем (пистолетын чыгарып). Атлагыз диләр сезгә! Густинаны алып чыгып китәләр. Фучик. Әнә шундый ул минем Густинам — мәхәббәте дә, көче дә шундый аның! Бем (звонокка басып). Әнисен кертегез! Ана. Тыңлыйм сезне. Бем. Улыгыз һаман киреләнә. Үгетләгез үзен. Тормышын кызганса, сезнең турыда, хатыны турында уйласа, акылга килсен бераз. А н а. Ул бит сабый түгел. Үзе өчен үзе җавап бирә белер. Бем. Соңлаганчы уйлашыгыз, уйлашыгыз. Мин икегезне генә калдырам. (Яшерен ишектән чыгып китә). Ана (стенага чәчрәгән канны күреп). Бу соң, улым, синең канмы? Фучик. Әйе, әнкәй, минем каным, димәк, синең каның. Анда безнең нәфрәт яна. Бем керә. Бем. Я, киңәштегезме? Ана. Мин үз сүземне әйттем инде сезгә. Ул сабый түгел. Үзе өчен үзе җавап бирә белер! АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ 267 нче камера. Кысан. Агач идән. Кап-карв авыр шнек. Югарыда тимер рәшәткәле кечерәк тәрәзә. Фучик салам түшәктә йәзтүбән ята. Иозеф Пешек һәм Карел Малец ашап утыралар. Малец. Әткәй, әткәй! Үлә бит бу бичара. Ничә көн инде тамагына бер нәрсә капканы юк. Фучик (башын күтәреп, карлыккан тавыш белән). Юк. үлмим '■ әле, туганнар. Яшәргә, озак яшәргә телим әле мин. Бик сусаганмын. Бераз су юкмы шунда? Пешек. Бар, бар. Мәгез, эчеп җибәрегез, бераз хәл кереп китмәсме. Фучик. Рәхмәт сезгә! Сез кем буласыз, агай? (Торып утыра). Пешек. Иозеф Пешек. Фучик. Моңарчы кем идегез? Пешек. Бөтен гомерем буе балалар укыттым, өлкән укытучы идем. Ф у ч и к. Бу зинданга ни өчен эләктегез? Пешек. Ирекле чех мәктәбе турындагы проектны хәтерлисезме? Фучик. Хәтерлим, хәтерлим. Пешек. Шул уңай белән «Германия империясенә каршы заговор» да гаепләп кулга алдылар. Фучик. Биредә күптәнме? Пешек. Сиксән биш көн инде. Фучик. Алай икән, алай икән. (Икенче тоткынга). Ә сез кем буласыз, туган? Малец. Карел Малец. Фучик. Кайдан, нинди хезмәттә идегез? Малец (Фучикның беләгендәге кызыл чүпрәккә карап торгач). Сез коммунистмыни? Фучик. Әйе, коммунист. Бөтенесен дә ачыктан-ачык сөйли аласыз. Малец. Гудлиц янындагы j6ep шахтада машинист булып эшли идем мин. Яшерен оешма өчен шуннан шартлаткыч матдә алып чыкканда тотылдым. Инде менә ике елдан артык биредә газап чһгәм. Бүген-нртәгә судка алып китәчәкләр. Бәлки Берлинга ук озатырлар. Фучик. Семьягыз бармы? Малец. Хатыным, ике балам. Их, шундый ярата идем мин аларны... Фучик (аягүрә басып, икесенә дә). Аңлыйм мин сезне, туганнар, бик аңлыйм. Болай озак бармас. Хакыйкать барыбер тантана итәр. Пешек (рухланып). Без дә шулай булыр дип ышанабыз. Малец. Барыбызның да өмете шундый. Төрмо күзотчесе керо. Күзәтче. Иозеф Пешек, сине допроска чакыралар. (Малецка). Ә сине — канцеляриягә! Фучик (камерада үзе генә калгач акрын йөренеп). Ишектән тәрәзәгә җиде адым, тәрәзәдән ишеккә җиде. Беренче май демонстрациясендә полицейскийлар, резина таяк белән сугып, алгы тешләремне койган елны мин биредә бер тапкыр утырган идем инде. Чех промышленниклары һәм сәүдәгәрләре политикасының халыкка нинди һәлакәт китергәнен бик ачык итеп күргәнем очен утыртканнар иде мине биредә. Менә хәзер минем халкымны җәзалыйлар... (Бераз уйланып торгач). Кешелеккә прогресс юлына чыгу өчен ничә мең төрмә камерасы аша үтәргә туры килде икән? Тагын ничә камера аша ГАЛИ ХУҖИЕ В ф ЯРАТА ИДЕМ МИН СЕЗНВ. үтәсе бар? Ахыры күренми әле. Шулай да, ничек кенә булмасын, дөнья уянды, хәзер инде ул йокламый! Ишек ачыла. Күзәтче Карел Мал е цны алып керә. Күзәтче (Малецка). Тизрәк җыен, тизрәк. Малец (ашыга-ашыга әйберләрен җыештыра, Фучик янына килеп). Мине озаталар. Ах, кызганыч, сезне бик соң очраттым. Я, хушыгыз! (Фучикны кочаклап үбә). Бәлки очрашырбыз әле... Күзәтче тоткынны алып чыгып китә. Фучик. Хушыгыз, туган, хушыгыз! (Бераз уйланып йөргәч). Аны бит башка төрмәгә яки концлагерьга, җәЗалау урынына алып киттеләр. Иозеф Пешек кайтып керә. Пешек (гаҗәпләнеп). Карел кайда? Фучик. Аны әле генә алып чыгып киттеләр. Пешек. Димәк, озаталар. Кызганыч, саубуллаша алмый калдым. Эшче кеше, әйбәт кеше иде ул. Биредә кешеләр әнә шулай, суга төшкән кебек югалалар. Ф у ч И к. Шулай икән шул. Карел урынына инде менә мин калдым. Мин дә сезне «әткәй» дим. Пешек. Сезнең белән булуыма мин чын күңелемнән шатмын. Төрмә коридорыннан Иозеф Бем үтеп китә. Фучик. Сез бу бәндәне беләсезме, әткәй? Пешек. Юк шул, белмим. Фучик. Иозеф Бем дигән явыз бу. Моннан ун ел элек «Флора» кафесында официант булып эшли иде. Кафеда ашап-эчеп алгач, кулыбыздагы көмеш акча белән өстәл шакырга торганда гына, яныбызга тавыш-тынсыз гына, урындыклар арасыннан йөзеп кенә кплә дә, күз ачып-йомганчы санап бирә иде. Аның җитез һәм шау-шусыз хәрәкәтләре нәкъ ерткычныкы шикелле, күзләре дә ерткычныкыдай җитез, барын да күреп өлгерә иде ул. Пешек. Алай икән. Ә шуннан соң? Фучик. Шуннан соң ул «протекторат»мың баш министры Беран иярченнәре яшерен киңәшмә үткәрә торган «Наполеон» кафесында официант булып эшләгән. Беран яки «протектор» Гейдрих хәбәр итмәгән нәрсәләрне Гитлерга Бем үзе җиткереп торган... Менә шушы бәндәгә хәзер минем эшемне тикшерүне, язмышымны хәл итүне тапшырганнар. Ярый, көрәшеп карыйк. Пешек. Әйе, авыр көрәш бу. Фучик. Беләм, җиңел түгел. Аларның хәйләләреннән башка, кулларында балталары да бар... Ә без коралсызмыни, без көчсезмени?! Юк, түгел! Безнең җиңүчән идеябез, якты идеалларыбыз бар. Аларны беркем дә, беркайчан да үтерә алмас... Болгар шагыйре Никола Вапцаровның әсәрләрен укыганым бар иде минем. Үткән ел аны, биш коммунист белән бергә, София тоинеленда фашистлар атып үтергәннәр. Аның фашистларга нәфрәт белән язган бер шигыреннән шундый юллар истә калган. «Безнең идеалларыбызны, безнең ышанычыбызны үтерә ала торган пуля әле коелмаган, әле коелмаган!» — ди ул. Пешек. Җаным белән сизеп торам, көрәштә туган шигырь бу. Фучик. Әйе, әткәй, һәртөрле бөек сәнгать көрәштән үсеп чыга... Иң бөек сәнгать — мәхрүм ителүләр ачысын татыган кешеләр сәнгате. Мондый әсәрләр йөрәк каны белән, көрәштә алган яралардан ’ ага торгам кан белән язылалар. Кешеләрне көрәшкә, яктыга әйди 110 торган чын сәнгать әсәрләре бары тик шулай гына туа. Үзебезнең Иржи Волькер шигырен генә хәтерлик. Ул, үзенең тормыштагы урынын билгеләп, менә нинди юлларны яза: Ты больше, чем сердце, свяжи его туже. Не будь побежденным своим же оружьем. ф И боль победи и ие думай над болью. Будь вечно в бою. никогда — после боя! Пешек. Әйе, мәгънәле әйткән: «Будь вечно в бою, никогда — j после боя!» о ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ « s Терма коридоры. Ике яклап камералар тезелеп киткан. 267 иче камера бер читтә. аның эчке ягы да күренеп тора. Терма күзатчесе Адольф Колннский Фучикны 3 камерага озата килә. < Колинский (камера ишеге төбендә Фучикның кесәләрен тен- 2 тегән булып). Эшләрегез ничек? Фучик. Белмим. Тиздән атачакбыз диделәр. ♦ Колинский. Бу карар сезне куркыттымы? о Фучик. Мин аңа әзер. К о л и и с к и й (Фучикның пиджак чабуларын капшаган булып). Шулай итүләре бик ихтимал. Бәлки бик тиз атмаслар әле. Бераз са- > быр итеп торырлар... Ә бәлки бөтенләй берни дә булмас... Шулай да х мондый вакытта... әзер тору яхшырак... Фучик. Мин дә нәкъ шулай уйлыйм. Колинский. Бәлки... Иректәгеләргә ни дә булса тапшырасы- и. гыз бардыр? Бәлки ни дә булса язарга телисездер? Фучик. Әйбәт булыр иде. Хәзер булмаса, киләчәктә кирәгегез чыгар. Колинский. Бирегә ничек эләктегез, берәрсе тотып бирде мәллә?.. Кемнәр үзләрен ничек тоттылар?.. Белгән нәрсәләрегез үзегез белән һәлак булмасын... (Китә). Фучик (уйланып). Тукта, кем бу?! Ни дә булса язарга телимме? Ул минем иң ялкынлы теләгемне ничек сизеп алган? Тозакмы бу, әллә чынлапмы? Ышана алырлык кеше булса, искиткеч яхшы булыр иде бу... Колинский килә. Колинский (яшереп кенә кәгазь һәм карандаш суза). Сез мине белмисез, мин сезне белмим. Сак булыгыз! (Китә). Фучик (камерада кәгазь һәм карандашны яшергәч, бераз гаҗәпләнеп). Мондый вакытта кешегә ярдәм кулы сузу өчен нинди зур ихтыяр көченә ия булу кирәк! (Яңадан төрмә коридорына чыга). Шул ук коридордан Ли да Плаха үтеп бара. Пла ха (Фучикны күреп). Биредә миңа да эш табылды бит әле, Юлиус абый! Фучик, Шулаймы. Лида? Нинди эш? Плаха (елмаеп). Коридор хезмәтчесе иттеләр бит. Фучик. Әйбәт булган ул. (Колагына). Элемтәне өзмәс өчен дим. Плаха. Әйе, әйе, элемтәне өзмәс өчен. Фучик. Бергә озак булырга ярамый безгә. (Камерасына кереп китә. Коридорда Мария Елинек Лида Плаха белән очраша). Плаха. Хәлегез ничек, пани Елинек? * Елинек. Әлегә бирешмим. Плаха. Борчылмагыз, сез кулга алынган көнне мебельләрегезне кем урлаганын һәм аларның кайда икәнлеген белгәннәр. Е л и н е к. Мебельләр турында уйламыйм әле мин, Лида. Аңа вакыт әрәм итеп торасы юк. Аннан мөһимрәк эшләр бар бит әле. Башта шуларны хәл итәргә кирәк, ә соңыннан, әгәр исән калсам, өйне мин үзем дә тәртипкә китерермен. Плаха. Бик дөрес әйтәсез, пани Елинек. Е л и н е к. Күрәсез, биредә кешеләр бик тиз югала. Безнең белән дә әллә нинди хәлләр булуы ихтимал... Булдыра алсагыз, иректә йөрүчеләргә әйтегез, мине кызганмасыннар, үзләрен куркытуга юл куймасыннар. Мин, эшче буларак, үз бурычымны үтәдем, һәм аңа хыянәт итмичә үләрмен дә. (Китә). Плаха. Менә нинди әйбәт кеше икән бу пани Елинек. (Китә). Камерага төрмә парикмахеры белән Иозеф Пешек кайтып керә. Пешек (Фучикка). Улым, мин биредә күптән «үз кеше» булып киттем инде. Менә, канцеляриядән сорап, синең янга чәч алучы чакырдым. Сакалмыегыңны рәткә китерсен әле. Фучик. Рәхмәт, әткәй, рәхмәт! (Төрмә парикмахерына). Сезне борчуыбыз өчен гафу итегез инде. Парикмахер (ул ябык, алҗыган тоткын). Биредә минем эшем шул бит, үзем кебек тоткыннарга хезмәт күрсәтү. / Фучик. Бик әйбәт эш бу. Парикмахер. Ягез әле, алайса, бер яшәртеп җибәрим үзегезне. (Урындыкка утыртып, Фучикны кыра башлый. Куллары калтырый). Бритвам бик үк үткен түгел шул. Читен булса да, түзегез инде. Фучик. Каушамагыз, туган. Печек сараенда сорау алу вакытындагы газаплауларга түзгәнне сезнең бритвагызга гына ничек тә түзәрмен... Парикмахер (Фучикның сакалын кырып бетергәч). Булды бу, туган. Ким дигәндә, ун-унбиш яшькә яшәреп киттегез. Фучик (кулын кысып). Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! Парикмахер. Кирәк булсам, тагын чакырырсыз. (Саубуллашып чыгып китә). Коридордан Лида Плаха үтеп кита. Пешек. Бу коридор хезмәтчесе Лида Плаханы әйтем әле: ул, чынлап та, акылга бераз җиңелрәк мәллә? Фучик. Юк, әткәй, алай түгел. Сездән яшермим, болай йөрүенең сере бар аның. Пешек. Төшендем, төшендем. Фучик. Хәтеремдә әле: турыдан-туры Үзәк Комитетта партия сафларына алгач: «Хәзер мин үзем өчен яшәмим»,— дигән иде ул. Шуннан соң иң авыр эшләрдә дә сынатмады. Утлар аша үткәндә үзенең иң нык металлдан яратылган булуын күрсәтте. Хәзер дә нәкъ шулай эш итә. Скорепа тоткыннарга «кара кофе» һәм икмәк өләшеп йөри башлый. 267 нче камера янына туктала. Скорепа (ишекне шакып). Иртәнге ашыгызны алыгыз. Фучик. Хәерле иртә, Скорепа абзыкай! Скорепа. Хәерле иртә, туганкай! (Фучикка кофе һәм өч кисәк икмәк сузып). Тизрәк терелегез! Фучик. Рәхмәт, рәхмәт! Скорепа (тагын кофе һәм икмәк сузып). Болары—Иозеф Пе- шекка (якягына каранып). Барысы да тәртиптә/ (Фучикның кулын нык итеп кыса). Тизрәк терелегез! (Китә). Фучик. Биредә гади кул кысышу да яки яшерен генә папирос бирү дә төрмә читлегенең тимерләрен каера, кешене коточкыч явызлыктан коткара... Бу туганлык канга батып үлсә үләр, ләкин җиңелмәс. Кулындагы әйберләрен камерага тиз генә кертеп чыга. ♦ Ли да Плаха коридордан үтеп барышлый яңадан Фучккны очрата. П л а х а. Юлиус абый, кичә туганнарым белән очраштым. Тиздән = Берлинга, судка озатылачагыбызны белгәч, әнием миңа шундый итеп 3 карады, бөтен кайгыларым таралгандай булды. «Лидушка, — диде _ ул, — кайгырма, сез әйләнеп кайтырсыз. Әгәр кайтмасагыз, сез мо- = ның нәрсә хакына икәнен, нәрсә хакына үлемгә баруыгызны беләсез». Их, ничек итеп әйтте ул моны! Ә үзе бит гомере буе эштән башка < бернәрсә дә күрмәгән гади хатын гына. Фучик. Әйе, гади кешеләрдә олы йөрәк бар, Лидуша. Алар без- " нең киләчәгебезнең якты булачагына ышаналар. Чыннан да, сез, н яшьләр, кайтырсыз. Киләчәк — сезнеке. Плаха. Әйе, киләчәк безнеке, Юлиус абый! (Фучикның колагына пышылдый). Елинекларны яңа гына каядыр, икесен ике якка ♦ алып киткәннәр... Гонза Дика белән Гонза Черныйны да җәзалап « үтергәннәр... (Китә). Фучик (залдагыларга). Бу көннәрне үткәреп, җирдә исән калган кешеләрдән мин бер генә нәрсәне үтенәм: Онытмагыз! Яхшыларны ‡‡ да, явызларны да онытмагыз! Бу көрәштә һәлак булган кешеләр * сезгә дусларыгыз, туганнарыгыз кебек якын булсын. Бу газаплар- = дан соң безгә яңадан очрашырга туры килсә, безнең ничек яшәвебез- * не сез күз алдыгызга китерә аласызмы? Ирек һәм иҗат нуры белән *- яктыртылган тормышта яшәү! Хыялларың, омтылышларың гамәлгә ашканнан соң яшәү! Без бит әнә шул хыялларыбыз, шул омтылышларыбыз өчен бүген үлемгә барабыз. Ләкин без үлгәннән соң да сезнең бөек бәхетегезнең бер кисәгендә яшәрбез. Шатлыгыбыз әнә шундый. Ә шулай да аерылышу авыр... Коридордан Пешек кило, алар камерага кереп китолар. Фучик (тәрәзәгә төбәлеп торгач). Тышта нинди матур яз! Мин язны, чәчәкләрне, киңлекне, кояшны ярата идем, әткәй. Фашизм безне боларның бөтенесеннән дә мәхрүм итәргә тели. Әнә безнең тимер рәшәткәле тәрәзәбез төньякка карый. Без кояш нурларын бары кич белән бик аз гына күреп калабыз. Юк, болай оз&кка бармас бу! Кояш булыр, әйе, ул балкыр, һәм кешеләр аның тылсымлы нурларында коенып яшәрләр. Пешек. Әйе, моның шулай булачагына ышану—зур бәхет, улым! СИГЕЗЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Шул ук сорау алу бүлмәсе. Б е м (елмаеп). Әйе, байтактан күзәтеп йөри идем мин сине. Инде менә кулга алындың. (Тәрәзә пәрдәләрен ача). Күр әнә, тирә якта нәрсә дә булса үзгәргәнме? Кешеләр һаман, элекке кебек үк. йөриләр, көләләр, мәшәкатьләнәләр. Алар арасында синең әсәрләреңне укучылар да бардыр. Менә хәзер уйла инде, сине юксынудан йөзләренә, ичмасам, бер генә җыерчык булса да өстәлгәнме соң? Ф у ч и к. Өстәлмәсен. Кешеләр һәр вакыт яшь булсыннар. Бом. Мин белом, син Праганы яратасың. Шунда яшисең килмимени соң? Нинди матур бит ул! ‡‡ «к у» м». 113. Фучик (рухланып). Әйе, җәйге төндә, якынлашып килгән көз томаны белән уратылган Прага, өлгереп килә торган виноград шикелле, күгелҗемләнеп күренә. Бу гаҗәеп матурлыкка мин гасырлар буе карап торыр идем. « Б е м. Син үлгәч тә ул шундый ук матур булып калачак. Фучик. Сез юк ителгәч, ул тагын да матурлана төшәр! Б е м. Әдәпсез икәнсең. Фучик. Хакыйкатьне әйтү — әдәпсезлек түгел. Б е м. Сез юк ителгәч, дисең, ә? Димәк, син безнең җиңүебезгә әле һаман да ышанмыйсың. Фучик. Бу турыда күп тапкырлар әйттем бит инде. Әйе, ышанмыйм. Бем. Ярый, яңадан дәлилләргә, күчик. (Өстәл тартмасыннан «Теорба» журналын чыгара). Менә синең үзеңне укыткан Прага университеты галимнәренә язган хатың. (Укый). «Мин — коммунист. Ьәм сезгә белдерү өчен шуны әйтәм: мин ярдәм итәргә сәләтле бердәнбер властьны кайдан эзләргә беләм, илебезне коткарып калырга сәләтле бердәнбер көчне кайдан табарга беләм, азатлыкка илтә торган бердәнбер юлны беләм... Мин сезгә эндәшмәгәнегез өчен мөрәҗәгать итәм. Чехословакия республикасында жандармнар нибары өч ай эчендә генә дә эшчеләргә ике тапкыр аттылар... Ә сез һаман та- вышсыз-тынсыз...» (Укуыннан туктап). Димәк, бу юлы син чех интеллигенциясен хөкүмәтебезгә каршы куярга тырышкансың. Фучик. Мин гаделсезлекңә каршы чыктым, кешеләргә чынбарлыкны, хакыйкатьне әйтеп бирергә теләдем. Бем (өстәл тартмасыннан листовка чыгара). Ә бусы нәрсә тагын? Өченче империягә каршы бу листовканы язу һәм бастыруны син оештырдыңмы ? Фучик. Күргәнем дә, белгәнем дә юк. Бем. Геббельс әфәнде чех интеллигентларын Берлинга чакыртып киңәшергә, аларга хөрмәт күрсәтергә булган. Ә сез... коммунистлар... Фучик. Юк, без андый хөрмәткә мохтаҗ түгел. Бем. Мохтаҗ булмасагыз, барысы өчен башыгыз белән түләрсез. Фучик. Менә шулай, Бем әфәнде. Сез чех коммунистларын кырасыз. Сез, аларның һәркайсы белән бергә, немец халкының киләчәккә булган өметенең бер өлешен үтерәсез... Бем (бүлдереп). Я, дәлилләрдән читкә китмик әле. (Листовканы укып). «Геббельс әфәнде, бу шундый шаяру, аңа яңакка чалтырату белән җавап бирәләр». Сез, коммунистлар, һай-һай, биеккә сузылырга уйлыйсыз. Ләкин буегыз җитмәс шул. Фучик. Вакыты җиткәч, моны халык үзе эшләр. Бем. Ялгышмасам, шагыйрь Ян Неруда турында синең мәкаләң дә бар бугай? . Фучик. Әйе, бар. Безнең бөек шагыйребез ул. Б е м (күрсәтеп). Димәк, аның бу шигыре листовкага синең аша килеп кергән. Ф у ч и к. Ул моңарчы да күп тапкырлар басылып чыкты, аны бөтен халык белә. Мин аны хәзер дә кабатлый алам. (Күңелдән укый). Мы все, что с нами будет, ожидали. Мы не страшились бури и невзгод. Мы с чешскою судьбою себя связали. И с ней — вперед, и только лишь вперед! Бем (тузынып). Нәрсә син, биредә театр мәллә? Фучик. Шулай да, укып кына бетерим инде. Мы родились под бури грохотанье, К великой цели через мрак и грязь Проходим шаг за шагом испытанья. Лишь перед своим народом преклонясь. Бем. Димәк, Ян Неруда шигырьләре листовкага синен аша килеп кергән. Димәк, листовканы язуны һәм бастыруны син оештыргансың. Менә шулай, боргаланыр урының калмады бит инде. Я. ачык итеп ф әйт әле. бу хәрәкәтләрең белән империя дошманына — большевиклар Россиясенә булышуыңны икърар итәсеңме? Фучик. Әйе, хәзер ачык әйтәм: Советлар Союзына ярдәм иттем, - Кызыл Армиягә ярдәм иттем, һәм мин моны кырык еллык гомерем - эчендә башкарган иң яхшы эшем дип, изге эшем дип саныйм. Б е м (гаҗәпсенеп/. Сиңа башың да кызганыч түгел, ахры. Судта 5 да болай сөйләнсәң, шунда ук маңгаеңа — пуля. у Фучик. Әйе, судта да шулай сөйләячәкмен. Белом, анда мине J үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ә мин сезгә хөкем карарын күптән = чыгардым. Ул дөньядагы миллионнарча кешеләрнең, барлык намус- < лы кешеләрнең каны белән язылган. «Фашизмга — үлем! Капита- Z- листик коллыкка — үлем!» диелә ул карарда. ♦ ТУГЫЗЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Шул ук 267 иче камера. Фучик болан Иозеф Пешек икәү Ф у ч и к. Шулай, әткәй, эшем буенча тикшерү бетте. Минем белән * бергә Лида Плаха һәм Мирен гаепләнәләр. Мине дәүләткә алты тап- - кыр хыянәт итүдә, герман империясенә каршы заговорда, кораллы “ восстание хәзерләүдә гаеплиләр... Беләсез, әткәй, үз гомерем, шулай 2 ук иптәшләремнең гомере өчен мин унөч ай буе көрәштем, кыю да булдым, хәйләкәр дә булдым. Дошманнарым мине хәйлә белән эләктерергә тырыштылар. Ләкин мин ул капкынга эләкмәдем. Бу уенда минем оттыруымның сәбәбе шунда гына: хәйләләреннән башка алар- иың кулларында балталары да бар. Пешек. Их, улым, совет гаскәрләре тизрәк килеп җитсә, коты лып та калган булыр идең бәлки. Ф у ч и к. Әйе, әткәй, һәркайсыбыз сугыш барышына карап өметләнәбез. Үлем белән тормыш көрәшә. Кайсыбыз элегрәк үләр — фашизммы, әллә безме? Дөньядагдд миллионлаган кешеләр бирә бу сорауны. Фашизм җиһанны дәһшәт белән тутырды, бу дәһшәт һәркемгә үлем белән яный. Пеше к. Чынлап та, нәрсә белән бетәр бу? Ф у ч и к. Халыклар үз сүзләрен әйтерләр, әткәй. Әгәр миннән соң бер корбан да булмаячагын белсәм һәм фашизмның һәлакәтен тиз ләтә алсам, мин, бер минут та уйлап тормыйча, үлемгә шатлана шатлана барыр идем, әткәй. Пешек (Фучикны кочаклап). Нинди олы йөрәкле кеше син. улым! Каты итеп ишек шакыйлар. Төрмә күзәтчесе. Иозеф Пешек, сине төрмә начальнигы чакыра. , Пешек. Миннән тагын нәрсә кирәк икән инде аларга? (Чыга/. Фучик (ишек артында эленеп торган каешны күрсәтеп). Бу — минем каешым. Димәк, мине озаталар. Бүген төнлә Берлинга хекем гә алып китәләр... (Бераз сүзсез йөргәч, язарга утыра/. Тарихыбыз ның соңгы битен язам... (Уйланып). Язасы нәрсәмнең ахырын язып бетерә алмадым. Мин аны белмим. Бу — уен түгел. Тормыш бу. Ә тормышта тамашачылар булмый... (Торып, яңадан уйланып йөри) .. 115 Акрын гына ншек шакып, Колинский кере. Ко линский. Миңа тагын йомышларыгыз юкмы? Фучик. Бар, туган, бар. (Яшергән җирдән алып, язуны аңа суза). Соңгысы бу. Колинский. Тыныч булыгыз. Бусы да югалмас. Фучик. Шулай итегез, зинһар. Без башка очраша алмабыздыр инде, туганкай. Бөтен яхшылыкларыгыз өчен зур рәхмәт! Иң авыр көннәремдә якын ярдәмчем булдыгыз. Колинский. Мин, намусыма каршы килеп, башкача эшли алмый идем. Яңадан, иректә очрашырга насыйп булсын. (Фучикның кулын кысып чыгып китә). Фучик (озатып). Әйе, чын кешелек хисләренә ия булып чыкты бу кеше. Акрын гына ишек шакып, С к о р е п а керә. С к о р е п а. Сезне бүген озатачаклар бугай. Фучик. Әйе, Скорепа абзыкай. Скорепа. Миңа рәнҗеп китмәгез инде. Мин, коммунист буларак, кулымнан килгәннәрнең бөтенесен эшләдем. Фучик. Юк, юк, сез мине дә, башка берәүне дә рәнҗетмәдегез, ә, киресенчә, күп яхшылыклар эшләдегез. Скорепа (кочаклап). Хуш, туганкай! Куркусыз, чын кеше икәнсең. Киләчәктә дә шулай бул! (Чыгып китә). Фучик. Бу көрәштән исән калган иптәшләрнең, шулай ук бездән соң киләчәк кешеләрнең кулларын нык итеп кысам. Үзем өчен дә, Густинам өчен дә кысам мин аларның кулларын. Без үз бурычыбызны үтәдек. (Бераз уйланып йөргәч). Мин үземнең бөтен хезмәтем белән, миңа булган мәхәббәтләре, изгелекләре өчен, әткәй һәм әнкәемнең кояшлы көзләрен тәэмин итәргә тели идем. Алар янында була алмау нинди авыр! Эшләүче үлә, ләкин аның эше яши. Аларны уратып алган җылылык һәм яктылыкта мин һәр вакыт яшәрмен, алар янында булырмын. Пешек кайтып кере. Пешек. Тәмам теңкәгә тиделәр бит... Фучик. Шулай, әткәй, безнең аерылышу минутларыбыз да килеп җитте, күрәсең. Пешек. Кызганыч, бик кызганыч... (Кочаклашалар). Фучик. Биредән исән-сау котылсагыз, иректәгеләргә әйтегез, әткәй, сез дә, без дә үз бурычыбызны үтәдек... Үзем өчен дә, Густинам өчен дә кысам мин сезнең кулыгызны! Хупһягыз, әткәй, хушыгыз! Без үз бурычыбызны үтәдек. Пешек. Халык моны онытмас. Фучик (залдагыларга). Ярата идем мин сезне, Кешеләр, уяу булыгыз! 1954—1965.