ТУКАЙ МИРАСЫ ТУРЫНДА «ЯЛТЙОЛТ»
Мәгълүм булганыңча, Тукай үлгәннән соң аның шәхесе һәм иҗаты тирәсендә идея көрәше тагын да көчәя, катлаулана. Татар реакционерлары, руханилар, буржуаз милләтчеләр шагыйрьнең кешелек намусын караларга маташып, әшәке гайбәтләр тараталар. Шундый шартларда шагыйрь мирасын дөрес һәм объектив бәяләү бик мөһим була. Без Тукай мирасы тирәсендә барган көрәшне тоташ колачларга дәгъва итмичә, бу мәсьәләдә «Ялт-йолт»ның позициясен ачыклау, аның шагыйрь турындагы фикерләрен күзәтү максатын гына куябыз. «Ялт-йолт» — Октябрьга кадәрге иң йогынтылы матбугат органнарының берсе. Тукай гомеренең соңгы өч елы бу журналдан аерылгысыз. Журнал чыга башлаганнан алып ул аның җаваплы секретаре вазифасын үти, гамәлдә исә фактик редакторы, идея җитәкчесе була. Журналның йөзен билгеләүче төп материалларның авторы да Тукай. Шуңа күрә шагыйрьнең үлеме ялт-йолтчыларга аеруча нык тәэсир итә. «Габдулла әфәнде Тукаевның вафаты «Ялт-йолт» идарәсе өчен гомергә онытылмаслык бер югалту вә гаять зур бер хәсрәт булды»,— дип яза ул шагыйрь истәлегенә багышланган некрологта (1913, 55 сан). «Тукаевның үлүенә бу көн бөтен татар баласы егьласа, «Ялт-йолт» һәйәт тәхри- риясе (редколлегиясе — Ү. Г.), һич шөбһәсез, үкерергә тиешледер. — диелә шул ук сандагы икенче бер мәкаләдә. — Шагыйрьнең үлеме «Ялт-йолт» өчен бигрәк тә олуг зыягь (югалту — Ү. Г.) булды, дөньяга килгән көненнән бирле мөттәсил (өзлексез — Ү. Г.) көлеп кенә торган «Ялт-йолт» һәйәт тәхририясе дә ул көлкеләр урынына бу көн әрнеп егъларга мәҗбүр булды. «Ялт-йолт» күп көлә иде — инде башкалардан артыграк егълый...» (1913, 55 сан). «Ялт-йолт» тирәсенә тупланган демократ язучылар һәм журналистлар Тукай рухын сакларга, аның традицияләрен дәвам иттерергә омтылалар. Журналның 1913 ел 10 апрель саны тоташ Тукай истәлегенә багышлана. Тукай вафатының еллыклары уңае белән чыккан (1914 елның 71 нче, 1915 елның 88 нче, 1916 елның 109 нчы) саннарда шагыйрь турында күп мәкаләләр, истәлекләр, шигырьләп, хәбәрләр урнаштырылган. Әле генә кичерелгән, хәтердән җуелып өлгермәгән кайнар эзләр, тойгылар буенча язылганга, алар аеруча кыйммәтлеләр. Алардагы фактлар һәм детальләр шагыйрьнең шәхесен, тормышын һәм иҗатын өйрәнүдә, фәнни биографиясен тулыландыруда мөһим чыганак булып торалар. Тукайны өйрәнү фәненең бүгенге торышына өлеш булырдай- лары да очрый. Тукай биографиясен язу буенча башлангыч адым «Ялт-йолт»та ясала. Шагыйрьнең тормыш юлы беренче тапкыр төп өч чорга бүлеп карала: бала чагы, Уральскидагы тормышы һәм Казанда үткәргән еллары. Журналда башлыча Тукайның Казандагы тормышы яктыртыла. Сәгыйть Рәмиевнең Казанда шагыйрь белән беренче очрашуы турындагы истәлектә, мәсәлән, игътибарга лаек детальләр бар. Моңа кадәр Тукайның Казанга килү вакыты 1907 елның көзе дип кенә әйтелсә, журналда «яңгырлы, болытлы октябрь» дип төгәлрәк күрсәтелә. Журналда Тукайның гаҗәп талантлы, гали рухлы («зур җанлы, саф вөҗданлы») кеше булуы белән бергә, гадилеге, тәкәллефсезлеге ассыэыклана. «Мин садә идем, М мин садә тордым. Мин садә яздым. Мин шул хәлем белән татарның әхвәл вә тормышына бер сәиам булдым», — кебек шагыйрь исеменнән сөйләнгән сүзләрдә аның халык күңеледәй гадилеге һәм ул гадилекнең мәгънәсе, җирлеге ачыла. Әйтеп кителгәнчә, ул чакта Тукай шәхесенә тап төшерә торган уйдырмалар аз булмаган. Мәсәлән, Тукайның вафатына бер ел тулу уңае белән язылган мәкаләдә «Ил» газетасы Тукайны шәһәрнең «зыялылары», хатын-кызлар белән аралашмауда, үз эченә бикләнгәнлектә гаепли. Янәсе, бу сыйфатлар шагыйрь иҗатына зур кимчелек Д китергән. Кайберәүләр Тукайның вакытсыз үлемен аның шәхси кимчелекләре белән ~ аңлатырга омтылалар. Тукайның яшьли һәлак булуын язмышка, тәкъдиргә кайтарып калдыручы, аның үлемен, бу «былчырак» дөньяны ташлап, иркен, рәхәт, илаһи дөньяга g китү дип аңлатучы дини «фәлсәфәләр» дә очрый. «Ялт-йолт» сәхифәләрендәге материалларның зур күпчелеге шагыйрь естенә < 'ашланган уйдырмаларны хөкем итү булып яңгырый Г. Харис «Ялт-йолт»ның 1914 елгы Z Тукай санын ачып җибәргән шигырендә («Бөек шагыйрь мәрхүм Габдулла Тукаевка»), а. болай ди; £ Кимсетсәләр кимсетсеннәр — син ким түгел. 3 Тиңләсәләр тиңләсеннәр — син тиң түгел. Тыныч йокла кабереңдә, и гали күңел. Сукырларның бәһалавы берни түгел. «Син һәммәсеннән югары» исемле памфлетта да шундыйлар камчылана. Тукай < исән чагында ук аңа өстән генә карап, «җырчы татар малае» дип түбәнсетергә омтылу- £ чыларга (Г. Исхакый кебекләр күздә тотыла) җимергеч отпор бирелә «Үзләренең репутацияләрен әллә нинди предательстволар берлә былчыраткан ул сатлык җаннарның андый түбән сүзләре генә синең голүвиятеңә (югарылыгыңа, бөеклегең» — Ү. Г.) “ бер дә кимчелек китерә алмыйлар. Син аларның һәммәсеннән бик күп гали тора- - сың...» (1914, 71 сан). «Тукаев гомумән куп кеше белән танышырга, хосусән, интеллигентлар, хатын- _ кызлар бергә утырышырга яратмый торган иде»,— ди Ф. Туктаров. аны дөньядан аерылган, үз эченә бизәнгән «дәрвиш» итеп күрсәтмәкче булып. Моны Тукайның 3 «тормыш вә табигатендә бер нәзакәт юклыгы» белән аңлатырга маташа. Ә чынлыкта, ~ бу — Тукайның халык алдында дәрәҗәсен төшерергә, әдәбиятта тоткан урынын киме- ††† ‡‡‡ теп күрсәтергә көчәнү генә була. Туктаров үзе үк әйтә: Тукай «Казанның зыялы фами- j лияләрендә в» могтәбәр милләтпәрвар байлар мәҗлесендә бер мәртәбә до булма- . ды»,— ди. Менә кемнәр белән аралашмаган, кемнәрне өнәмәгән Тукай! Ә инде фикердәшләре мәсләктәшләре белән якын дус та. эчкерсез сердәш тә була шагыйрь Тукайны якыннан белгән Солтан Рахманколый истәлеге моны бик яхшы раслый (1913, 55 сан). «Сөйләшергә бик дәртле дә. оста да булганлыктан, юк кына нәрсәләрне гаять дәрәҗәдә рәгъбәтле вә җазибәле (кызыклы һәм тәэсирле — Ү. Г) сөйли торган иде (...),— ди ул шагыйрь турында.— Сөйләгән сүзенең әһәмиятен аңлапмы, яхуд сөйләүченең үзенә ригаяттәнме (хөрмәт итеп — Ү Г). дикъкать белен тыңлаучыга сөйли торган сүзеннән бер дә арымый торган иде» «Ул кешенең аз гына булса да дикъкатен ауларлык булмаган сүзне сөйләргә тарсына да. хурлана да иде» — дип, шунда ук Тукайның сүз кадерен белеп сөйләвен дә әйтеп үтә С. Рахманколый истәлегендә Тукайның музыка яратуы, «музыкага гаять хисле» булуы турындагы сүзләр дә игътибарга лаек. «Мин җырлаган вакытта, минем музыка хаталарымны табып төзәтә торган иде»,—ди ул. Димәк. Тукай сәнгатьнең иң нечкәсен — кеше күңеленең иң серле кылларын тибрәтә торганын да гаять тирәнтен аңлаган. Тукайның хатын-кызга, мәхәббәткә карашы турында ул заманда байтак уйдырмалар сөйләнгән, гайбәтләр йөргән. Шагыйрьнең хатын-кыздан читләшүе, оялчанлыгы Фатих Әмирхан истәлекләрендә дә чагыла (мәсәлән «Тукай һәм хатын-кыз» дигән истәлеге) *. «Ялт-йолт»та да (мәсәлән. «Тукай җир асты деньясында» исемле мәкаләдә) шуңа ишарәләр бар Биредә «шагыйрьнең шәхси кимчелекләре белән аның иҗатын бутау» (Г Халит) ’ шикелле фактларга очрыйбыз Мондый чыгышларга исе үз вакытында беренче булып «Ялт-йолт» җитди отпор бирде. 1 Ф Әчнрхан СаВлапма асарлар. томда I том. Казан. 195в. 5® ват ‡‡‡ Тукай турында таманлашлары Казан, i960. Я ват. «Ялт-йолт»та «Тукай һәм хатын-кыз» мәсьәләсе тар мәгънәдәге интим мәхәббәт рәвешендә генә түгел, ә киңрәк планда, хатын-кызларны гаделсез җәмгыятьтәге коллык хәленнән азат итү төсендә куела. Тукайның «хатын-кызларны ифрат дәрәҗәдә яратканлыгы, күңеленнән хатынкызларны сөюе» турындагы раслаулары белән журнал Г. Исхакый ишеләрне хөкем итеп кенә калмый, ә бәлки шагыйрьнең, татар бае тарафыннан мәсхәрәләнеп урамга ташланган кызлар, ерткыч, фахиш ирләре тырнагында изелгән хатыннар турында язып, аларның аяныч хәле өчен «кайгыруына» басым ясый (1915. 88 сан). Шул ук вакытта Тукайга мәхәббәт лирикасы да ят булмавы, аның бу темага күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек җәүһәрләр иҗат иткән шагыйрь булуы билгеләнә. «Кулың» (журналда «Ак кул» дип исемләнә), «Мәхәббәт» һ. б. шигырьләр шуңе мисал итеп китерелә. Җир яшәрмәс, гел ачылмас, төшми яңгыр тамчысы. Кайдан алсын шигьрен шагыйрь, булмаса илһамчысы. «Мәхәббәт» шигыреннән китерелгән бу юлларда шагыйрьнең реаль шәхесләрдән илһам алып иҗат итүе ачык чагыла булса кирәк. Шигырьнең соңгы юллары тагы бер кат Тукайның саф һәм көчле мәхәббәт каһарманнары алдында баш июе, үзенең дә, алар кебек, гыйшык утында януын раслап әйтелә: Кайда Фәрһад белән Мәҗнүн! Мин аларның таңчысы! «Ялт-йолт» Тукайны «тиңсез шагыйрь» (1913, 55 сан), «бердәнбер чын шагыйрь» (1915, 88 сан) дип бәяләү белән генә чикләнми, бәлки «залим кара көчләр астында югала язып, тик соңгы елларда гына башын калкыткан татар әдәбиятының» «башчысы». «рухы» итеп исәпли (1913, 55 сан). Аның татар әдәбияты горурлана алырлык «мәктәп» — гүзәл сыйфатлар белән аерылып торган бөтен бер идея-художество юнәлеше барлыкка китергәнлеген күрсәтә. «Син үзеңнән соң киләчәк бик күп шагыйрьләргә юл күрсәттең вә эз салдың. Хасыйл (җыеп әйткәндә, кыскасы—Ү. Г.), син татар әдәбияты өчен җибәрелгән «әдәбият пәйгамбәре» идең. Син* шушы вазифаны үз дәрәҗәңдә яхшы үтәдең, мөмкин булган кадәресен эшләдең. Син татарча шигырьнең атасы, шигырь вә шигъриятнең бик озак вакытка кадәр бабасы булырлык дәрәҗәгә лаек булып киттең». — диелә аның сәхифәләрендә (1914, 71 сан). Вакыт үткән саен, Тукайның татар әдәбиятында тоткан тарихи һәм реаль урынына мөнәсәбәттә ялт-йолтчылар позициясенең дөрес булуы ачыграк күренә барды. Татар поэзиясенең әйдәп баручы олы шагыйрен югалтуы вакыт үткән саен ныграк сизелә иде. Аерым алганда, бу хәл Тукай вафатыннан соң ике ел үткәч чыккан «Юксынабыз» исемле мәкаләдә дә (1915, 88 сан) чагыла: -Матбугат вә әдәбиятыбызның кайсыдыр бер почмагы китек, анда нәрсәдер бер нәрсә җитешми. Күңел шул җитешмәгәнлек вә шул китеклекне сизә, әллә кайдан әллә нәрсә эзләнә. Ул шигырьләр дә укып карый, газета вә журналлар да укып карый, көлке журналларын да укый. Ләкин шул нәрсәләрнең һәммәсендә үзенә иң якын вә иң ләззәтле бер нәрсәне тапмыйдыр, ул әллә нәрсәне юксына. Ләкин аның шул нәрсәсен бирүче вә табучы хәзергә кадәр юк әле». Сөекле шагыйрьне юксыну, шуңа әрнү, көенү сүзләре... «Тукай шигырьләре илә үзен гөлбакчасында шикелле рәхәттә сизгән татар рухы хәзер шигырь исеме белән аталган чәнечкеле агачлар арасында газап күрәдер», — дип яза «Ялт-йолт», шагыйрь иҗатының иң кыйммәтле сыйфаты — халыкчанлык булуына ишарә белән. «Тукай — халык шагыйре» дигән тәгъбир беренче тапкыр Ф. Сәйфи-Казанлы тарафыннан кулланыла һәм нигезләнә, «һәрбер халык тарихының иң гүзәл сәхифәләре шул халыктан үзләрен халыкның сәгадәте өчен корбан иткән каһарманнары белән генә була. Менә безнең Тукаебыз да татар халкының ае, ае гын» түгел, кояшы иде». — дип яза ул һәм аны татар халкына үзенең «шүрәле бармаклары белән кытыклый-кытыклый рух өргән исрафил» дип атый (1913, 55 сан). Тагы бер елдан соң язылган баш мәкаләдә бу фикер тагы да үстерелә: «Син, Тукай, кадерле халык шагыйре, үзеңнең моңлы сазларың берлә халыкның гасырларча ач торган рухын газәләндердең (...) Син бит татарның үз хәятында, аның рухына кер» алып, аның чын кайгы вә хәсрәтен моңлы иттереп көйли алган беренче баласы идең. Сии геи» аның кайгы-хәсрәтен уртаклаша алдың. Сии геи» аның бетен шатлык ■» кайгыларын, кәгазь өстенә кара төшереп, бәхак (чын, дөрес—Ү. Г.) тасвир ит» алдың§§§ ****. Шуны да әйтергә кирәк, ул чакта халыкчаилыкны милләтнең барлык сыйныфлары ечеи уртак мәгънәсендә аңлау шактый киң таралган иде. Кайберәүләр Тукайны да татар милләтенең барлык сыйныфлары өчен уртак тойгылар җырчысы итеп күрсәтергә маташалар, аның иҗатында «татарлык рухыяна басым ясап, «милли шагыйрь* дип бәяләүдән ары китмиләр. Буржуаз милләтчелек күренешенең бер чагылышы иде бу Д Г. Халит дөрес әйтә: «Бигрәк тә Тукайны үзләренең остазы дип санаган яшенчеләр. § ялт-йолтчылар (ягъни «Яшен* һәм «Ялт-йолт* журналлары тирәсенә тупланган кешес ләр) милләткә һәм Тукайга ике мөнәсәбәт барлыгын басым ясап сөйләделәр, моңа g карата билгеле бер ачыклык керттеләр Алар Тукайның милли шагыйрь булуын мил- ' ләтнең күпчелек өлешен тәшкил иткән хезмәт халкына бәйләп аңладылар* (Тукай < турында замандашлары. 21—22 битләр). «Ялт-йолт*та бу сүзләрне раслаучы дәлилләр X күп. Журнал Тукай истәлеген» багышланган саннарның беренчесендә үк «милл»т* a сүзе белән күз буяп, кесәләрен калынайтучыларга* отпор белән чыга һәм башлаган С юлын алга таба да дәвам итә. «Ул үзе ач булды, ялангач булды, һәр вакыт фәкыйрьлек ачысында яшәде, ләкин шул авыр хәленә бер генә дә илтифат итмәде. Чөнки ул бөтенләй башка кеше иде Аның теләге — корсак, бүксә түгел, аның теләге, идея- S се — татарны, халыкны сөю. аның мәхәббәте — аның киләчәк шөһрәте өчен яшәү S иде», — кебек юллар шул хакта ачык сөйли (1915. 88 сан) Тукайның киң катлам хезмәт с иясе массалары белән туганлыгы, тормышының халык тормышыннан аерылгысыз а булганлыгы чагыла әлеге юлларда. Шул уңай белән А. Кольцов иҗатының халыкчан- ь лыгы турында Добролюбов фикерләрен хәтергә төшерү урынлы: «Ул (Кольцов — Ү. Г.) ф үзе гади халыкның мохтаҗлыкларын башыннан кичерде, үзе алар белән яшәде, үзе дә х безнең гади кешеләребез яшәгән хәлдә булды. Шуның өчен Кольцовның шигырь- ш ләрендә рус кешеләре уйлап чыгарылган затлар булып түгел, ә чын кешеләр булып 3 торалар»1 . 5 Тукай да, Кольцов кебек үк, халыкның аерылмас кисәге булды, аның уйлары. < тойгылары белән яшәде. Шул чакта Г. Ибраһимов әйткәнчә, «шул заманда халык ни с уйлый, ни хис кыла, ниләр язгалый, Тукаевта да шул» 2 . «Ялт йолтпта Тукай әсәрләренең эчтәлеге генә түгел, формасы да халыкчан булуы күрсәтелә. Биредә, барыннан да элек, әсәрләрнең теле күздә тотыла. «Тукай, — лз ди Ф. Сәйфи-Казанлы, — татар халкының (...) телен шомарткан, зиннәтләгән, шул тел белән халыкның кайгысын, шатлыгын җырлыйҗырлый уртаклашкан* шагыйрь Нәкъ >• мен» теле матур, халыкка аңлаешлы булганга. Тукай шигырьләре укыганда «һәрбер татар баласының тамырларында йөри». Шул ук вакытта «Ялт-йолт». Тукайның искиткеч популярлыгы сере матур сүзләр сейләүде, ягъни әсәрләренең форма камиллегендә генә булмыйча, ә иң мөһиме — тирен мвгънәлелектә, заманның алдынгы идеалларын чагылдыруында икәнлегенә дә игътибар итәргә онытмый. Тукайга багышланган саннарның соңгысында (1916.109 сан) урнаштырылган «Олуг Тукай» исемле мәкаләдә болай диелә "Ул бу дәрәҗәне (татар халкының иң популяр шагыйре дәрәҗәсен —Ү. Г.) шигырьләрендәге нәфәсәт сәнгате белән генә алмады. Ченки ул язган шигырьләрендә сүз теземенә генә карамый иде. чөнки ул шигырьләрендә коп-коры бер әдәби нәзакәт кенә эзләми иде... Аның каләменнән язылган һәрбер сүздә гомуми бер мәгънә, аның каләменнән үткән һәрбер җөмләдә (...) бер азык, аның каләменнән чыккан һәрбер шигырьдә гыйбрәт алырлык милли бер фаҗига яки нәмүнә (үрнәк — Ү. Г.) булырлык бер тасвир бар иде» Журнал татар әдәбияты тарихына күз ташлап, аның халыкка якынаюында, халыкның уйхисләрен, теләк-еметлерен чагылдыручы әдәбиятка әверелә баруында Тукайның гаять зур роле булуын күрсәт». Габдулла Тукай — яңа әдәбиятның әйдәп баручысы. Меҗит Гафурн, Сегыйть Рәмиев. Дәрдмәндлор— зур килечеге булган шушы едәбиятның теп вәкилЛәре Алар, ди журнал, «теллерен акрын акрын халык теленә якынлаштырып һем рус едәбиятыннан үрнәк алып, татарларның, гомумән, Россия терекләренең ’. мәдәни Һем милли хәрәкәтенең башында алдында баручы яшь сый ■ Н \ ДоПролк>вов Полно* собрание сочиненна ГИХЛ. МЛ. IVM—1911, т. I. стр IM. 1 Г Ибраһиме* Татар швгыбрьләре. Оренбург. 1913, 81 бит **** Ул чакта Россиядә ншәгәи тнркм халыклармы «ш кына т*о»кл»р 1>п атагаииар • ныфның уйларын, идеалын татар халкының һәммә аерым шәхесләренә төшенерлек, мөгайян (анык, билгеле — Ү. Г.), ачык бер тарызга (рәвешкә — Ү. Г) китереп җырладылар». «Ялт-йолт» фикеренчә, рус һәм дөнья әдәбиятының прогрессив үрнәкләреннән өйрәнү — Тукай иҗатының гөрләп чәчәк атуына китергән сәбәпләрнең берсе. Журналда Тукайның бигрәк тә Пушкин һәм Лермонтов белән рухи-эстетик якынлыгына басым ясала. Хәзер инде бу — һәркемгә мәгълүм хакыйкать. Шулай да без «Инородческое обозрениендә 1 Тукайның «Пушкин һәм мин» - исемле юмористик шигыренә А. Емельянов тарафыннан ясалган анализга журналның мөнәсәбәтен билгеләп үтәргә телибез. Емельянов татар шагыйренең үзен Пушкин белән тиңләвен «дикъкатьне җәлеп итә торган» күренеш, дип исәпли. «Ялт-йолт», аңа теләктәшлек белдереп, болай ди: «Хакыйкатән, бу дөрес: шагыйрь бу шигыре илә үзенең хезмәте Пушкинның олуг хезмәте алдында шундый кечкенә икәнлегене сөйләп, үз-үзеннән һөҗү итсә дә. үзендә Пушкин белә ярышырлык, тиңләшерлек бер хасиять бар икәнен дә күрсәтә. Гүя ул — татар халкы алдында кечкенә бер Пушкин». Тукай үзен Пушкин белән янәшә куйганда, һичшиксез, аның бөеклеген, иҗади колачын яхшы белеп эш иткән. Шагыйрь һәм' гражданин буларак Пушкинны үзенә остаз, шигъри биеклек итеп санаган. Шул биеклеккә күтәрелергә омтылган. Тукайның Пушкин белән Лермонтовны яратып укуы, алардан өйрәнүе хакында С. Рахманколый истәлегендә дә әйтелә. Аның сүзләренә караганда, Тукай Пушкинның даһи инглиз шагыйре Байронга ияреп язган шигырьләрен аеруча яраткан. Рахманколый Тукай иҗатында Пушкин белән Лермонтовның шифалы йогынтысы белән беррәттән «байронизм рухы» да сизелүен әйтә. Әлеге истәлектән Тукайның Шекспир иҗатына да сокланып караганлыгы күренә Уланың «Тимон Афинский» трагедиясен берничә тапкыр укып чыккан. Тимон образы аңа нык тәэсир ясый һәм ул «Тимон Афинский шикелле галиҗәнаб булсаң иде», дип әйтә торган булган. Тимонның Тукай күңеленә хуш килүе гаҗәп түгел. Афина бае Тимон кешеләргә карата гаять юмарт, ярдәмчел була. Ләкин, бөлгәч, элек аның исәбенә яшәгән «дуслары» аннан йөз чөерәләр. Тимон, акча хакимлегенә, ялганга корылган җәмгыятькә ачу итеп, дәрвиш булып китә. Урманда, туену өчен агач тамырлары казыган чакта, хәзинә таба. Аның шушы чиксез байлыкны күргәч сөйләгән монологында3 комсызлык, акчага хирыслык, алтын хакимлеге — җәмгыятьтә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бозучы, кешеләрне аздыручы төп явызлык булуы турындагы фикер аеруча көчле яңгырый. Шекспир әсәрендәге Тимон сүзләре Тукайның тормыш принципларына да, идея эстетик идеалларына да бик якын. Әдипнең, художникның акчага, байлыкка буйсынмаска, аңардан өстен торырга тиешлеген Тукай шәхси тормышы белән дә, иҗаты белән дә раслады. Бу хакыйкать «Ялт-йолт» сәхифәләрендә дә киң чагылыш тапты. «Тукайның акчага сатылмавы, байлыкка исе китмәве беренче, матур, гали сыйфатларыннан иде.. —дип яза, мәсәлән, «Лачын» кушаматлы автор. — Тукайның алтынга исе китми, байларга тәлинкә тотмый, ул турыда сөйләүне дә яратмый. Менә Тукайның бу сыйфатын күп кеше белә, аңлый. Аның шигырь, назымнарында да күп вакыт байларны каһәрли, фәкыйрьләрне яклый, кызгана торган мисрагларга күп үк очрап була» (1914, 71 сан). «Ялт-йолт»ның рәсми нашире Ә. Урманчеев истәлеге дә Тукайның язучы, художник капиталдан өстен булырга тиеш, дигән карашын раслый. Исеме Россия күләмендә яхшы таныш булган бер татар бае аны үзенә эшкә чакыра. «Менә шул вакыт,— дип яза Ә. Урманчеев, — кечкенә гәүдәле, олы йөрәкле шагыйрь ни эшли? Ул хатны иртә белән алгач та укып ташлый да, аңа шул минутта ук җавап яза. Мине чакыртып, ул хатны укый. Бу җавап шул кадәр ачы иде ки, шөбһәсез, алтыннарына мәгърур булган бай, моны алгач, чын мөхәррирлек янында акчаның никадәр зәлил (түбән, хурлыклы — Ү. Г.) булганын аңлагандыр. Бер тиенсез йөргән чакта бу кадәр олылыкны, шөбһәсез чын мөхәррир булмаган кеше катгыян эшли алмас!» (1913, 55 сан). «Тукай 27 яшен дә тутырмастан һәлак булды. Ләкин, — дип яза «Ялт-йолт», — күбәләк гомере кадәр генә гомерендә дә милләткә булган бурычын үтәде һәм артыгы 1 к_ Оят, оят!» (88 сан). 1916 елгы юбилей санында да журнал шагыйрь каберенә еч ел буена «өч сумлык бер таш та куйдыра алмаган» китапчыларга зур үпкә белдерә, аларны «Тукай рухына хыянәт итүчеләр» дип атый (109 сан). Журнал Тукай иҗатын пропагандалауга хезмәт итә торган чараларны хуплый, бу эшкә комачаулык итүче реакционерларны кискен гаепләп чыга. Әйтик, Хесәения (Оренбург) мәдрәсәсенең алдынгы шәкертләре «Тукай кене» үткәрергә хәзерләнәләр Ләкин вакыт җиткәч, идарә рехсәт итми. Шулай да шәкертләр чигенмиләр Эш җитди конфликтка барып җитә. Бу эшне башлап йөрүчеләрне классларга, мәчет бүлмәләренә ябыл куялар. «Ялт-йолт» «сәяси тәс алуыннан» курыккан мәдрәсә җитәкчеләрен хурлык баганасына кадаклый. Гомумән, туган көненнән соңгы саннарына кадәр «Ялт-йолт» татар әдәбияты тарихында яңа сәхифә ачкан, югары идеалларга хезмәт иткән, халыкчанлык һәм реализм эчен ялкынлы керәш алып барган шагыйребез Тукай традицияләренең яшеүчән иечен күрә, аларның ишәячәгенә смет белдерә. «Бер вакытлар дөньябызга чын көрәшчеләр чыгып, милли тарихта намың алтын белен яэыЛыр...» яисә «аның язган нәрсәләре бу кән никадәр кирәк булса, моннан ничә гасырлар соң да шулай ук кирәкле була- чаклардыр...» кебек сүзләргә аның сәхифәләрендә урын түрдән бирелә Тукай иҗаты һәм татар халкының якты, бәхетле киләчәгенә ышаныч белен сугарылган шундый юллар бәзнең көннәрдә татар әдәбияты күп милләтле бердәм совет әдәбияты гаиләсендә герләп чәчәк аткан көннәрдә, аеруча урынлы яңгырый.