СОГДАНЕЛЛА
Безнең бригада апрель азакларыннан башлап ерак зг И ■ тайгада җиңел кулдан ике нефть скважинасы ~ бораулап алгач, җәйге эссе бер кичтә буровой * ■ вышкасын, җиһазларны сөйрәтеп, дизель моторВДМшЭ ■ ■ лары белән шаулап бер авыл янына якынлашты. ■ М вм Мастерыбыз — аюдай таза гәүдәле ир уртасы ' 1 Кузьма Христофорович әйткәнчә, биредә без яңа .И 1 '' скважина ачарга, димәк, берәр айлап гомеребезА I j >1 Ы I не уздырырга тиеш идек. | 1 Мин тирән буразналар сызып чайкала-чайка1 1 ла авыр гына шуган вышка баскычларыннан өскә үрмәләдем. Кызыксынып авыл ягына текәлдем. Гөмбәзендәге тәрәзәләре белән кояшта ялтырап иске чиркәү күзгә ташланды. Иркен чәчелеп утырган йортлар, озын урам күренде. Күзләремне дулкынланып яткан аксыл иген басулары, куе яшел болыннар иркәләп алды. Утрау утрау үскән камышлар арасыннан күл ялтырады. Күл өстендә канатлары белән бер суга тия язып, бер һавага ыргытылып акчарлаклар оча иде. Кешеләргә, ыгы-зыгылы тормышка якынаю күңелдә җиңеллек уятты. Эшләве дә кызык булыр монда. Караңгы тайга туйдырган иде инде... Вышканы геологлар билгеләгән урынга, калкулыкка китереп як- ягыннан трослар белән ныгыта башлауга, тирә-юньне карга көтүедәй бала-чага каплап алды. Биек вышкага төртә-төртә нидер сөйлиләр, кычкыралар. Ә кайбер әтәч йөрәкләре якын ук килеп тимерләрне капшан карарга, егетләр белән сүз алыша башларга да өлгерделәр. Беркетөсен беркетеп, тегесен монысын карагач һәм мастер, «инде бүгенгә җитәр, егетләр» дигәч, бераз сулыш алырга, тәмәке көйрәтергә утырдык. Вышка күрергә бала-чага гына түгел, олылар да килгән икән... Күзләрем яшь җилкенчәкләр төркемендәге ак күлмәкле бер кызга тукталып калды. Унбиш уналты яшьлек иде ул. Әнә нинди га җәпсенеп, үтә самимилек һәм кызыксыну белән буровойга карый. Сабырсызлык белән барысын күрергә, карап калырга ашыга. Әледән әле кулын каш өстене куя, күзләрен кичке кояшның кызгылт нурын нан күләгәли... талгын җил иркәләп аның җилкәсенә таралган дул кын-дулкын сары чәчләрен, нәфис гәүдәсенә сыланган кыска күлмәк итәген селкеткәли. Мин янымда утырган Данилның янбызына тәртәм. Ләкин Данил ның миндә гаме юк, бригаданың көлке капчыгы җирән Гаврошның мәзәген тыңлап эче катып көлә иде. — Я, Данилушка, шайтан кытыкламыйдыр бит? — дим, ак күлмәкле кызга ымлап. — Күр, чибәрме? Данил көлүеннән тыелып мин ымлаган тарафка күз сала. Йөзендәге елмаю дикъкать, кызыксыну белән алмашына. «Ничего» дип баш бармагын тырпайта. Аннан өстәп куя: — Һәйбәт!.. Әллә шобага салабызмы? Буровоена соклангач, егетләренә дә гашыйк булмый түзә алмас. — Син чибәррәк, Данилушка, сиңа булсын. — Ну, Гәрәй, шәп тә егет соң син! Тәмәкеләр тартылып бетте. Мастер: «Цивилизациягә килеп палаткаларда аунамассыз, егетләр», диде дә, мотоциклына атланып көтелмәгән кунакларны күрергә килгән кызыл чырайлы авыл советы председателе белән безне квартираларга урнаштыру хәстәрен күрә башлады. Фатирга Данил белән икебезне бер карт йортына төшерделәр. — Картның өе иркен, бер генә кызы бар. Әйбәт яшәрсез, — диде председатель. Зур кыргый алмагачларга күмелеп утырган, эче пөхтә җыештырылган өй һәм аның хуҗасы — ягымлы чырайлы тәбәнәк карт — үзебезнең күңелгә дә хуш килде. Юл капчыкларын, чемоданнарны алып урнаша башладык. Бераздан сабын-сөлгемне алып, юынырга чыгыйм дип ишек бавына тотынган гына идем, ишек үзе ачылып китте һәм... каршыма теге, буровой янында күргән кыз килеп басты. Йөзгә-йөз бәрелә яздык. Бая төсмерли алмаган идем. Күзләре аяз күк йөзедәй зәңгәр икән. Әллә нинди серле, сирәк очрый торган күзләр... — Саумысыз... — дидем мин уңайсызлана да, каушый да төшеп. Гаҗәп! Ничек бу кызның өенә туры килдек соң әле без? Нәрсәдер эзләп капчыгында казынган Данил да күтәрелеп кызга карады. Куе кара бөдрәләрен селкетеп елмаеп куйды: — Исәнмесез, чибәркәй! Сездә яшәп торырга исәп, ачуланмыйсыңмы? Ләкин кыз безнең сүзләргә аз гына да илтифат итмәде. Кергәч, карават тимеренә тотынды да, аптыраулы күзләрен әле мина, әле Данилга күчереп, тик торды. Берәр сүз әйтсен иде, ичмасам. Балигълык яшендәге кызның йомышка кереп, сүзен әйтергә оялган яшь бала кебек кылануы ничектер бик сәер иде. Яңадан сүз катарга уңайсызланып аптырашта калдык. Әллә безне өнәми, шуңа сөйләшмиме икән? Кыен хәлдән бабай коткарды. — Ә, кызым кайткан, — диде ул ишектән керә-керешкә. — Менә шул инде минем кыз. Таныштыгызмы әле? .Юкмы, аңлашып булмадымы? Юктыр шул. Теле башка шул минем балакайның, үзенчә... Картның сүзләре безнең өчен аяз көндә яшен сугу белән бер булды... Бабай иркәләп кызының чәчләреннән сыйпады, ишарәләр белән нәрсәдер сөйләп алды. Кыз кинәт елмайды һәм кулы белән кызу-кы- зу хәрәкәтләр ясап, бабасына нәрсәдер аңлатты. — Сезнең килүегезгә кызым бик сөенә, — диде карт. Бабай тагын кызына нидер ымлады. Кыз баш какты, шундук җитез адымнар белән өйдән чыгып китте. Тиздән ул зур табакка салып эре эре кыярлар, кызара башлаган помидорлар алып керде. Өстәлгә зур түгәрәк ак май, кечкенә тәпән белән бал китереп утыртты, шкафтан ипи алып кисте. Юынып кергәндә, самавар да кайнаган, табын да көйләнгән иде. Карт безне өстәл янына чакырды. Безгә дустанә елмаеп, ниндидер мәшәкатьләр белән ишекле-түрле йөргән кызына карап, карт: — Нарасыем телсез шул... Бәхете китек, — дип куйды. — Безгә дә бәхет тәтемәде, алайса, — диде Данил шыпырт кына. Киң күңелле, мөлаем Афанасий картка без тиз ияләштек. Ул үзе дә безгә бик шат. Эштән кайткач, кичләрен, караватка кырын ятып, аның белән еш кына фәлсәфә куертабыз. Зур, саллы трубкасын тәмләп суыра-суыра ашыкмый гына мәгънәле итеп сөйләгән сүзләрен тыңлавы күнелле безгә. Афанасий бабай — сунарчы, гомере тайгада узган. Сугышта да снайпер булган. Башыннан әллә нинди хәлләр кичергән икән. Бабай кызы турында да сүз кузгата: — Сез, егетләр, пешекчебезнең ни атлы икәнен дә сорамадыгыз бит әле, — ди ул бераз шелтәле төстә һәм мич янындагы табуреткага утырып безне күзәткән кызына ымлый. — Теле булмагач, әллә исеме дә юктыр дип уйлыйсызмы? Бар аның исеме, бар. Бер генә дә түгел, икәү хәтта. Колагына Серафим дьяконнан кычкыртканы Валя, Валентина була. Тик хәзер анысын телгә алмыйм, Согданелла дип йөрим. Согданелла... Матурмы? Шул-шул, матур! Дөрес, кызның үзенә нинди исем дә барыбер. Ишетми бит. Тик миңа барыбер түгел. Кешеләргә дә шулайдыр. Син, Гәрәй улым, кызыңа нишләп Согданелла куштың диярсең инде? Сорау урынлы үзе. Тик исем алмаштыру кыз игә килмәсме, теле ачылмасмы дип өметләнүдән түгел. Хорафат иясемени мин юк-барга ышанырга? Согданелла... Яратам шул исемне... Исеме җисеменә ятышлы сыман. Карт сүнгән трубкасын кабызып җибәрә. Зәңгәр төтен алкалары очырып суыра да, сүзен дәвам иттерә: — Сез, егетләр, йөреп шомарган таш күк инде, бәлки ишеткәнегез бардыр, дөньяда согданелла атлы чәчәк бар бит. Роза гөле сыман бик матур кызыл чәчәк икән ул. Тау якларында үсә үзе... Әмма сәер дә чәчәк инде. Сәерлеге нәрсәдәме? Син башта менә кайчан тереклек итә, кайчан чәчәк ата ул дип сора. Шул шул менә. Хикмәте дә нәкъ шунда аның. Әле яз дигәнең, үги бала сыман, кыюсызланып, табигатьнең ишеген генә шакый. Әле һаман салкын, суык. Тауның төн ягында зәһәр җилләр уйный, буран туза, кояш караган якта — кайчан шыткан да, кайчан чәчәк атарга өлгергән диген — согданелла балкый... Могҗиза, чынлап могҗиза! Шулай булмыйни, кар өстендә күз явып алырдай кып кызыл чәчәк үссен әле?! Акылга сыймаслык эш бит бу... Мөсафирлар, сунарчылар очратсалар, матур булса да, чәчәкне өзмиләр үзе. Берәүнең кулы бармый, бозлы карда шытып, яшәү даулаган гөлнең гомерен чикләргә җөръәт итми. Икенчесе исә бу чәчәктә ниндидер сер бардыр, өзсәм, яман эш килеп чыгар дип шикләнә, тими уза. Табигатьнең шушы гөнаһсыз гөле кешегә ничек тәэсир итә... Согданелла бик кыска гомерле. Суык белән көрәшеп, тарткалашып яшәгәнгәдер, мөгаен?! Җир кардан арына, тау битләре аллы- гөлле назлы чәчәкләр белән каплана. Берсен-берсе уздырып ходаның кошлары сайрый. Тирәякта хозурлык, ямь... Тик бу чакта теләсәң дә согданелла чәчәген очрата алмыйсың инде. Табигатьнең бәйрәмен үзенә чит тоеп, тормыш белән саубуллашкан була бу чәчәк... ♦Согданелла!.. Кара, нинди серле чәчәк үсә җирдә. Нинди матур исем бар!» — дип уйлыйм мин әсәрләнеп. Картның хикәясе Данилның да күңелен кузгаткан: — Да, кызыңның исеме бик мәгънәле икән. Тик үзе генә белми... Афанасий бабай кабалана-кабалана трубкасына тәмәке төя. Аны яндырып тартып җибәрә, моңсуланып уйланып тора. — Бала чагында кызым ишетә дә, сөйли дә иде бит,— дип сүзен дәвам иттерә ул. — Улым солдаттан кайтты да, Христинага өйләнде. Үзебезнең очтагы Сәләнтәй кордаш кызы. Бик акыллы, бик игелекле булды. Ире белән чөкердәште, атай дип өзелә иде... Инде килен Сог- данелланы тапкач, безнең өй тагын да ямьләнеп, тулыланып китте. Малаем шофер. Бик зур машинада эшләде, ерак-ерак калаларга йөрде. Ул бик гаилә җанлы иде. Өйгә ашкынып кайта. Кайта да, өйне күчтәнәчләр белән күмеп, безнең белән гөрләшә, шаушу күтәреп кызын сөя. Согданелла нечкә, көмеш тавыш белән өйне яңгыратып көлә.. Бервакыт улым хатынын да утыртып китте. Шәһәргә барабыз, кирәк-яраклар алып кайтырбыз дип киттеләр. Тик кайта алмадылар шул бахыркайларым... Сагынып сөйләргә сурәтләре генә калды әнә... Афанасий карт өй түреннән безгә карап елмайган хөр рухлы яшь кенә ир һәм иренә сыеныбрак төшкән оялчанрак карашлы мөлаем хатын рәсеменә ымлады. Бездән күреп Согданелла да рәсемгә таба башын борды. Җәһәт кенә урыныннан торып түргә узды һәм бер сурәткә, бер күкрәгенә төртә-төртә, дулкынланып үзенчә нәрсәдер сөйли башлады. Билгеле, ачык төшенмәсәк тә, кызның сүзе әти-әнисе турында булуы мәгълүм иде... — Шулай хәлләр... Согданелланың әти-әнисенә әйләнеп кайтырга насыйп булмады, — ди Афанасий бабай сабыр, хәсрәтле тавыш белән. — Ул көн бик бозлавык иде. Машиналары авариягә юлыгып, икесе дә гүр иясе булды... Согданелланы алып һәлакәт урынына килеп җиткәндә, машина пыскып янып ята иде. Малай белән киленнең канланып, көеп беткән гәүдәсен җиргә куйганнар... Согданелла аларны күргәч, яннарына йөгереп барып «әтиемәнекәем» дип үзәк өзгеч тавыш белән кычкырды да, төсе китеп, һушсыз хәлдә кулларыма ауды. Шул көннән Согданелла телдән язды. Айлар буена тәненнән эссе китмәде, саташты. Үзен зур табибларга алып бардым, профессорларга да күрсәттем. Тырышсалар да, телен ача алмадылар шул. Кызыгызның авыруы тирән психик кичереш нәтиҗәсе, бәлки терелер дип тынычландырдылар да бит, үзгәреш юк шул,— диде карт авыр сулап. Себер якларында җәй көннәре озын була. Кояш, кызгылт томан белән өретелеп, тайга эченә батарга өлгерми, бераздан, качышлы уйнаган малай төсле, мин монда дип чыгып та җитә. Озын булса да, хезмәт мәшәкатьләре белән көннең үткәне сизелми дә. Шуның өстенә Кузьма Христофорович та: «Бу скважинаны рекордлы срокта бораулыйсы иде, егетләр, Татарстан нефтьчеләренең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтик әле», дип, эшкә ашкындырып тора. Вакыт узган саен без Согданеллага да ияләшә барабыз. Ул баштагы кебек сәер тоелмый. Киресенчә, сөйкемлелеге, эчкерсез мөлаемлыгы һәм тагын әллә нинди сыйфатлары белән күңелгә якын була бара. Согданелла яшендәге кызлар, гадәттә, бала чакларындагы терелек, җитезлекләрен җуеп салмаклана, сүлпәнләнә башлыйлар. Ләкин Согданелла алай түгел. Шук бала кебек кыбырсык, тиктормас ул. Аның һич кул кушырып торганын күрмәссең. Хәтта ашны да тыныч кына утырып ашый алмый. Капыл, нәрсәдер хәтерләп, кухняга йөгерә. Я булмаса балык яки йомырка кыздырылган табаны, ипиләрне безнең алгарак шудырып куя. өсте-өстенә чәй ясап, безне кыстый. . Бер көнне мин иртә уяндым. Тәмәке кабызып өй алдына чыктым. Кояш урман өстеннән яңа гына күтәрелеп килә иде әле. Ә Согданел- ла инде торган булып чыкты. Өстенә бабасының пинжәген киеп, ба- 2 шына ак яулык бәйләгән килеш зур мүкләк сыерларын иркәли-иркә- 5 ли саварга әзерләнә иде. «Келт» итеп туган авылым, апам исемә төште. Әни авырса яки Я берәр җиргә китсә, сыер саву апам өстенә төшә иде. Ул исә, үз чира- . тында, көтү куу мәшәкатен миңа йөкли. Менә ул сыерны савып керә дә, мине түшәктән аерырга тырыша. Әни булса, таләпчән кырыс ® тавышы белән мине күптән сикертеп торгызыр иде. Ә апам алай итә « алмый. Баш очыма килә дә, йомшак кына: — Нәнәм. тор инде, нәнәм! Сыерыбыз көтүдән кала бит, — ди. < Апамның ялварулы тавышы да, үзе дә бик ягымлы тоела миңа. * Шуңа бу мизгелне һаманһаман сузасым, иркәләнәсем килә. л Таң белән торып сыер саварга җыенган Согданелла да ни өчендер £ кинәт апам кебек үз, якын булып китте миңа. — Исәнме, Согданелла! — дим мин. Ул, әлбәттә, мине ишетми. <Тик нидер сизенеп ишек ягына борыла, мине күреп ала. Җанланып 2 киткән зәңгәр күзләрен сирпеп, кулларын яңагына куя, аннары ко- ' яшка күрсәтә. Бик иртә әле, йокла да йокла, янәсе. Урынга кереп ятсам да, инде йоклап булмый. Ә Согданелла сыерны савып көтүгә озатты. Плитә астына ут үрләтеп, таба чыжлатырга, савыт-саба шалтыратырга кереште. Согданелла колхоз эшенә дә йөри. Утауга, печән җыярга — азмыни авылда җәен кыр эшләре. Озын буйлы, тәмәкедән мыегы саргайган чандыр бригадир Гаврилның кызны эшкә кушуы бик кызык. Башта капка төбендә тыр-пыр килеп мотоцикл тавышы ишетелә. Аннары тәрәзә каршында Гаврилның бәрхет тавышы яңгырый: — һәй, әйдәләрме? Афанасий карт, тавышны ишетеп, өстәл җыеп, бүлмәләрне тәртипкә китереп йөрүче Согданеллага ымлый да, кулын баш өстенә калкытып тәрәзәгә күрсәтә. «Бар, кызым. Озын килде». Эшкә кушу өчен бригадирга кыз белән озын-озак сөйләшеп җәфаланасы түгел. Менә ул гәүдәсен бер кадәр бөкрәйтә төшеп, печән чапкандагы хәрәкәтләр ясый һәм кулы белән урман ягына ишарәли. Димәк, Гаврил абыйсы, кичәге кебек, бүген да Согданеллага урман буена борчак чабарга барырга куша. Согданелла ризалык белдереп баш селки. Әмма үзе дә бригадир кебек чалгы белән селтәнгәндәй итә, урман ягына күрсәтә һәм бармакларын бит алмасына төртеп, икенче кулы белән баш артында бөдрәләр ясап, Гаврилга сораулы караш ташлый. «Сипкелле, бөдрә чәчле кызны — Анфисаны да шул эшкә куштыңмы?» Бригадир Анфисаны башка эшкә кушса, кыз чыраен сыта, уфта нып куя. Шул хәл булмасын дипме. Гаврил абыйсы быел күбесенчә Согданелланы унынчыга күчкән сөйкемле ахирәте Анфиса белән бергә куша. Гаврилның мотоцикл тавышы тынарга да өлгерми, чалгысын күтәреп Анфиса килеп керә һәм без бергәләп диярлек эшкә китәбез. Анфиса бик оялчан. күзләрен җирдән күтәрми дә. Ә Согданелла шаян елмаеп безне үзләре янына эшкә чакыра. Үзенчә итеп анда шәп. анда кызык, борчак та ашатабыз, дн. Аңа каршы Данил үкенүле чырай белән кулларын җәя дә, тирә- юньне гөр китереп эшләп яткан буровойга күрсәтә: — Барыр идек тә, кызлар, булмый шул. Әнә эшебез көтә. Кичен, эштән кайтып ял итәргә чыккач та Согданелла өлгерлеген күрсәтә. Кыю кулларыбыздан эләктереп ала да, бәрәңге бакчаларыннан ерак түгел җәйрәп, кош-корт тавышларыннан яңгырап торган күлгә алып төшә. Клубка да өчәү чыгабыз. Тик Согданелла уенга кушылмый. Бөтереләбөтерелә вальс биегән яшьләрне генә күзәтә. Мин яки Данил берәр кызның биленнән алып танцыга чыксак, ул күңелсезләнеп, боегып кала. Көнләшә бугай... Менә шулай үз кешеләр, дуслар булып киттек без Согданелла белән. Ә дуслар арасында, билгеле, шаяру, уен-көлке еш була ул. Данил йокы ачылсын, тәндә сихәт артсын дип, һәр иртән сике- ренгәли, биленә кадәр чишенеп салкын су белән юына иде. Бүген дә ул шулай гадәтенчә сикеренгәләп, күлмәген салып, юынгычка кул тидергән генә иде, өстенә шаулатып су койдылар. Кем койганын күрмәдем, сабын, сөлгеләремне урнаштырып маташа идем. Борылып карасам, буш чиләген тотып Согданелла басып тора. Үзе елмая-көлә, күзләре шуклык белән балкый, әйтерсең нәни хәйләсе белән атасын алдаган бала инде... Салкын судан күгәреп киткән Данил ачуланган булып аңа бармак селти. Ә кыз Данилның ялангач күкрәгеннән, чалбарыннан аккан суга, йөзенә бармагын теки-теки көлә. Данилның аптыраулы- кызганыч кыяфәтенә jcapan мин дә шаркылдап көләм. — Ах сине! Егетләр белән ничек шаярырга икәнне күрсәтим әле мин сиңа!— ди Данил янап һәм кулындагы буш чиләкне шалтыра- та-шалтырата киткән кыз артыннан ташлана. Согданелланың зифа гәүдәсе алга омтыла, сары чәчләре җилләнеп дулкынлана. Ләкин Данил озын ботлары белән биш-алты сикереп кызны куып җитә, биленнән эләктерә. Аның ихтыярына буйсынып Согданелла туктый, кисәк кенә аңа каршы борыла. Мин бер мизгелдә генә аларның берберсенә текәлгән күзләрен күреп калам. Йа, хода!.. Ни кадәр дәрт, хис, наз аның күзләрендә! Ни кадәр кайнарлык аның карашында! Согданелла Данилның кулларыннан ычкына да, тагын йөгереп китә... Аңладымы Данил кыз карашын, әллә юкмы — әйтә алмыйм. Хәер, монда күрәзәче булу да кирәкмидер. Согданелланың үз-үзен тотышы эчкерсез, табигый. Күңелендәгесе шундук йөзенә, күзләренә саркый аның. Согданелла сабыйлар соклануы белән Данилга күз ата, елмайса да, аңа карап елмая. Ул аңа артык игътибарлы... Бер көнне кинога баргач, Данил кайдадыр югалып калды. Кайтуын да таң әтәчләре кычкыра башлагач кына кайтты, һәрчак күңелле, шат йөри торган Согданелла иртән бик сөмсерен коеп йөрде. Тик Данил аның белән шаяра, үртәшә башлагач кына элекке халәтенә кайтты ул. Елмайды, көлде. Әмма Данил үзе һаман аның ялкынлы карашын да, назлы елмаюын да сизмәскә, күрмәскә тырыша. Күрәсең, Согданелла кебек кыз сөю-сөелү эшенә лаек түгел дип уйлый. Тәүлек буе эшләп смена алыштыргач, йоклап алырга гына түгел, башкасына да вакыт калды. Афанасий бабайның кармакларын алдык та, күл буена киттек. Безгә Согданелла да иярде. Башта шау- гөр килеп су коенып алдык. Чишенгәч Согданелла тартыныбрак торды, камышлар арасына качты. Ләкин бер суга кереп алгач, безнең янга килеп су чәчрәтергә, шаярырга кереште. Коенып туйгач, балык тотарга керештек. Вакыт та кичке якка авышты. Кояш урман өстенә, офыкка тәгәри. Аның кыйгач кызгылт нурлары күзләрне камаштыра, күл өстендә уйный. Көнозын эссе кояштан качып кайдадыр яшеренеп, тынып яткан кош-кортлар җиләсләнгән һавага, иркенгә чыгалар, җим эзлиләр. Аларның тавышларыннан күл өсте, тирә-юнь яңгырап тора иде. Мин транзисторның тавышын көчәйтәм һәм җиңел, ашкындыргыч көйгә кушылып сыз- гыра-сызгыра балык чистартырга керешәм. Ә Данил белән Согданел- лага учак өчен коры-сары җыеп килергә кушам. Мин эшемнән аерылмаган хәлдә алар ягына күз салам. Менә Сог- данелла кулына чыбык-чабык күтәреп күл читенә килеп баса. Йөген җиргә ташлый, ашыгып су эченә кереп китә. Сары төнбоек чәчкәләрен сайлап кулына җыя башлый. Зур букет булганчы җыя... Өйгә алып кайтыр, кувшинга утыртыр дип уйлыйм. Юк, алай түгел... Менә ул чәчәкләрне күкрәгенә кыскан хәлдә судан чыга да, тавыш-тынсыз утын әзерләп маташкан Данил каршына килеп баса. Чәчәкләрне аңа суза. Данил кызга гаҗәпсенүле караш ташлый. Согданелланың очкынлы, ялкынлы күзләре аны сихерлидер кебек. Ул акрын гына букетны ала. Битараф түгел, битараф түгел Данил бу кызга!!. Мин яхшы күрәм. Согданелланың йөзе, күзләре балкый. Ул кулы белән акрын гына Данилның шомырт бөдрә чәчләренә кагыла, сыйпый... Ләкин Данил кисәк талпынып аның кулын этә, читкә тартыла. Чәчәкләр дә җиргә коела. Мин чиксез уңайсызланып күзләремне яшерәм. Салкын акылдан җиңелгән самими кайнар йөрәк кызганыч... Кызганыч миңа табигыйлык!. Илереп чыккан авазга сискәнеп башымны күтәрсәм, Согданелла- дан җилләр искән. Зур шәүләләр сузган камыш сабаклары, таллар арасыннан чыгып, кыз үзәк өзгеч тавыш белән елый-елый иркен болынга йөгерә. Согданелланың сары чәчләре чайкалып җилдә дулкынлана. И табигать, яса могҗиза! Бәгырь көйдергән сөю-югалту утың, ичмаса, бер шифа булып, шул балаңның телен ачсын!..