ШЕРШЕЛЬ КӨНДӘЛЕГЕ
Бу язманың авторы Александр Михеев — Казан кешесе. Мәскәү чит телләр институтын тәмамлап, ул Алжирда эшли. Якташыбыз көндәлек алып бара икән. Укучыларыбыз игътибарына шул көндәлектән бер өзек тәкъдим итәбез. Без Алжир Халык Демократиясе Республикасына очабыз. Без дигәнем — Мәс- кәу һәм Ленинградтан, Новосибирск һәм Казаннан, Курск һәм Әстерханнан төрле хезмәт ияләре: геологлар, врачлар, нефтьчеләр һәм башка һөнәр белгечләре—алжирлыларга ярдәм итү теләге белән ерак юлга чыккан совет кешеләре... Белградта һәм Будапештта кыска гына вакытта тукталышлардан соң Алжир шәһәренә юнәләбез. Мөлаем стюардесса барыбызга да француз һәм гарәп телләрендә сораулар язылган бланк кәгазе өләшеп чыкты да аны тутырырга кушты. Без, хезмәттәшем белән икәүләп, җавапларны гарәп телендә яздык, чөнки республика хөкүмәтенең илне гарәпләштерүгә табан юнәлеш алганлыгын белә идек. Менә безнең самолет Дар-Эль-Бай- да аэропортына килеп тә төште. Таможня күзәтчеләре тикшерүен узабыз: паспортларыбызны һәм гарәп телендә тутырылган илгә керү турындагы бланк кәгазьләрен тапшырабыз. Әмма дежурный аларны безгә кире кайтарып бирә һәм француз телендә язарга куша. Без киреләнәбез, гарәпчә тутырылган документның да шул ук көчкә ия булуын расларга тырышабыз. Шулай тарткалаша торгач, дежурныйның гарәпчә белмәве ачыклана. Безнең үҗәтлекне җиңә алмагач, ул бланк кәгазьләрен үзе французча тутырырга мәҗбүр була. Бу мәшәкатьләрдән котылып, залга кергәч тә карашларыбыз стенд-әлифбага төшә Анда гарәп әлифбасының беренче өч хәрефе: «әлиф», «би», «ти» язылган. Француз һәм гарәп телләрендә язылган белдерүләр, белешмәләр күзгә ташлана. Әйберләребезне әйләнмә конвейердан алабыз. Безгә ярдәмгә носильщик килеп өлгерә. Исәнләшәбез. Гарәпчә сөйләшүебезне ишетеп, ул елмая, һәм кайдан икәнлегебезне сорагач, чемоданнарыбызга ниндидер значок беркетеп, аларны залдан чыгарышып куя. Менә без аэропорт каршындагы мәйданда басып торабыз. Без борынгы Алжир җирендә, азат дәүләт территориясендә. Хәтердә шундый саннар яңара: халкы — 17 миллион, бәйсезлек яулап алган елы — 1962, шул ук елда СССР белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла. Берничә сәгатьтән инде без Урта диңгез буендагы Шершель исемле кечкенә генә шәһәрдә идек. Биредә безгә берничә ай дәвамында булырга туры киләчәк. Алжир Мәгърипнең башка илләреннән борынгы һәйкәлләр күплеге белән аерылып тора, һәр шәһәрдә, авылда кешеләрне әлегәчә дулкынландыра торган борынгы финикия, рим, ислам цивилизациясе эзләре сакланган. Беркөнне шәһәр белән танышып йөргәндә аның тирәсендә рим хәрабәләренең музейларда күрелгән фоторәсемнәренә охшаган бер йорт игътибарыбызны җәлеп итте. Төпченебрәк карагач, феллахның (Алжир крестьянының) җимерелгән тарихи һәйкәлнең таза стенасын каралты кору өчен файдаланганлыгын күреп гаҗәпләндек. Без Шершельдә яшәгән көннәрдә шәһәрнең үзәгендә рим чорына кадәрге заманнан сакланып килгән каберлек ачылды, мәрмәр колонналар, сыннар, балчык җиһазлар табылды. Белгечләр әйтүенә караганда. бу табылдыклар турында Алжир тарихына яңа битләр язылачак. Б Таминраст шәһәрендә тагын бер кызыклы табылдык турында сөйләделәр. Бо- рын-борын заманнарда бу якларга үзенең бердән-бер хезмәтчесе белән Тахоян исемле бөек һәм зирәк хатын килеп чыккан. Җирле кешеләр бу ике хатынны башта бик өнәп бетермәгәннәр, ләкин Тахоянның зирәклегенә һәм киң күңелле кеше булуына ышангач, аны үз иткәннәр. Тахоян биредә кияүгә чыккан һәм бер кыз бала дөньяга китергән. Еллар үтеп картайгач, гомеренең соңгы көннәре җитүен сизенгәч, Тахоян үз янына якыннарын җыел алган да үзен кемеш беләзекләр кидереп җирләргә васыять иткән. Ул беләзекләр аны теге дөньяда хәвеф-хәтәрдән сакларга тиеш булган. Тахоянны шулай җирләгәннәр дә. Халык аны озак вакытлар сагынып сөйләгән, аның игелекле эшләре турында риваять буыннан- буынга күчеп килгән. 1925 елда шушы риваятьне бирегә килеп чыккан бер америкалы археолог ишеткән һәм гарәп җирләрендә хакимлек итүче француз властьларыннан Таминраст шәһәре тирәсендә кызу эшләре алып барырга рөхсәт алган... һәм Тахоянның каберен тапкан. Табылдыкларны тикшергәч, галим бу риваятьтә сөйләнгән хәлләрнең безнең эраның 225—307 елларына караганлыгын ачыклаган Мөлкәтле һәм борынгы Алжир җире үткән гасырлар һәм төрле цивилизацияләрнең үзенчәлекләрен үзендә сеңдерә Һәм саклый килгән. Көннәрдән бер көнне без бер парикмахер белән таныштык. Ул безгә алжир сакал кыручыларының кызыклы тарихын сөйләде. Алжирда гомер-гомергә чәчтарашларга эш бетеп тормаган. Чөнки злек-электән өлкән яшьтәге ирләр чәчләрен төптән үк кырдырып йөрткәннәр Ә бала-чаганың һәм яшьләрнең түбәсендә генә бер кисәк озын чәч калдырыла торган булган. Көньяк Алжирда исе кызларның да чәчен ялмап алдырганнар. Чисталык өчен шулай эшләнгән Бу гадәт уры- ны-урыны белән хәзерге көнгә кадәр сакланып килә. Алжир чәчтарашы — шактый үзенчәлекле фигура Ул. үзенең төп бурычын үтәү белән бергә, яшьләрне кавыштыручы ролен дә уйный, ягъни яучы була, кирәк икән, кан җибәрә дә белә, малайларны сөннәткә утырту эшләрен башкара, авырулардан дәвалаучы булып санала. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, пеләшлектән дәваланучыларны чәчтараш бик үк кызганып тормый икән. Ул кааыручыяның баш тиресенә үткен пәке белән бик күп яралар ясый, шул яраларны кызыл сарымсак белән ышкый, аннары төрле үләннәрдән ясалган дәвалар тәкъдим итә. Алжирда бүгенге чәчтараш — сөйләшергә яратучы, барысын да белүче, хөрмәтле кеше. Кайбер гаиләләрдә баланың беренче мәртәбә чәчен кырдыру гадәте бүгенге көнгә кадәр сакланып килә. Бу тантанага чәчтараш чакырыла. ул эшен башкарганда өйдәге хатын-кызлар шатлыклы авазлар чыгарып торалар. Эшен бетергәч, гаилә чәчтарашны бү ләкли: хезмәт хакын икеләтә түли һәм тәмле ризыклар бирә. Кыз белән егет ярәшү чәчтараштан башка була алмый дип санала, егет һәм кыз турында аңардан сорашалар, чөнки ул бик күп гаиләләрнең серләрен белеп тора. Кайчакларда, чәчтарашның «озын телле булуы аркасында», гаиләләр арасында гаугалар да чыккалый икән Шулай да ул— хөрмәтле кеше һәм бер генә тантана да аңардан башка узмый. Эштән буш вакытларында чәчтарашны клубта күрергә мөмкин: ул анда музыка белән шөгыльләнә, җырлый, шигырьләр сөйли, хикәяләр бәян итә... Халыкның атказанган бик күл җырчылары шундый чәчтарашлардан чыкканнар. Француз колонизаторлары Алжир җирендә йөз утыз ике ел буена хуҗалык иткәннәр. Гасыр ярым диярлек вакыт Шул арада француз рухында тәрбияләнгән яңа буын үсеп өлгергән Алжирлыларны үз телләрен. үз культураларын, үз гореф-гадәтләрен оныттырыр өчен, басыл алучылар барысын да эшләгәннәр. Бу хакта безгә китаплар белән сату итүче алжир карты сөйләде. Ул укытучының балаларны үз телендә сөйләшкән өчен генә кыйнаган заманнарны искә алды. Бу хакта гарәп телен белми торып гарәп милләте кешесе булып булмаганны аңлаган алжирлылар сөйли. Республика пре- эиценты Хуари Бумедьен һәм аның хөкүмәте илне гарәплөштеру. илнең иҗтимагый тормышында француз теле хакимлеген бетерә бару юлын тота. Милли азатлык фронты газетасы «Әл-Меҗәһит» га- рәпләштерү эшенең меһимлеген ассызык- лап: «Гарәпләштерү мәсьәләсе — партия һәм гарапләштерүне үткәрү комитеты эше генә түгел, бу барыннан да элек, безнең шәхесебезгә, безнең цивилизациябезгә, безнең тарихыбызга караган милли мәсьәлә».— дип яза. 13 «К У.» .М '• 177 «WWWWWV Алжирга килгәч, без илне гарәпләштерү эшенең никадәр мөһим эш булуына төшендек. Баштарак алжирлыларның французча язмаларны тырыша-тырыша бетереп, аларны гарәпчә язмалар белән алыштыруларын күреп гаҗәпләнгән булсак, тора- бара мондый хәлләр падөти булып күренә башлады. Бер кибеттә гарәп әдәбиятының гүзәл һәйкәле «Мең дә бер кичә» китабын сатып алганда, чал чәчле алжир картыннан алжирлыларның үз телләрен белмәүләренең сәбәпләрен ишеттек. Аның кибетенә вывеска гарәпчә язылган. Французча сүзләр өстенә язылганы сизелеп тора. «Беләсезме,— дип аңлатты ул бу хәлне,— без чит телләргә каршы түгелбез, әмма аларны белү гарәп телен кимсетү исәбенә бармасын иде. Советлар Союзында безнең телне белүләрен күреп торуы миңа рәхәт. Сезнең кешеләр миннән еш кына китаплар алалар. Хәзер инде алжирлылар да үз телләрендә китаплар укый башлады». Шулай сөйләшеп торганда кибеткә бер малай килеп керде. «Бу — минем төпчегем.— дип таныштырды сатучы,— аның гарәпчә белемен тикшереп карагыз әле. Әхмәт, укып күрсәт абыйларыңа». Малай китапны ачып тырыша-тырыша берничә җөмлә укып күрсәтә алды. Без соклану белдереп, тел шартлаттык һәм җитди рәвештә малайның гарәпчә белүен расладык. Бу хәлдән картның күңеле булды һәм ул, кесәсеннән резин чәер алып, улына сузды. «Үземә туры килмәде, хет улларым үз телләрендә укый алсыннар»,— диде ул. Гарәпчә басылган һинд халык әкиятләрен дә алып, без саубуллаштык. Без әле ул карт янына тагЫн- тагын киләчәкбез һәм һәр очрашуыбызны ул үзенең туган әдәби теле буенча дәресләр алу өчен файдаланачак. Бу хәл бик куп урыннарда безнең — совет кешеләренең алжирлыларны гарәп теленә өйрәтүчеләр сыйфатында йөрүебез, үзебезгә дә гаҗәп тоела иде. Гарәп басмалары кибетенә бер килүебездә кибетче: «Советлар Союзында әллә барыгыз да безнең телне беләме?» — дип сорады. «Барыбыз да бул- маса да, күпләр белә».— дип җавап бирдек. Танышлыгыбыз арткан саен, аның совет иленнән килгән кешеләргә хөрмәте зурая барды. Кайда гына булмасын, алжирлылар безнең гарәпчә сөйләшүебезне бирелеп тыңлыйлар һәм, гарәп телен өйрәнер өчен шактый авыр тел дип санаганлыктан, безгә сокланып карыйлар иде. Алжирда гарәпләштерү процессы дәвам иттерелә. Анда бу эшне яклаучылар да куп, аның дошманнары да җитәрлек. Алжир интеллигенциясенең күпчелеге илне гарәпләштерү процессын тирәнәйтә бару ягында. Бу мәсьәләгә республика президенты Хуари Бумедьен үзе зур әһәмият бирә, һичшиксез, киләчәк — гарәп теле ягында, прогресс ягында. Быел алжир халкы азатлык революциясенең егерме алты еллыгын билгеләп үтә. Революция көнен Алжир социализмга йөз тотып үсештә, революцион үзгәрешләрне ныгыта һәм тирәнәйтә бару юнәлешендә күзгә күренерлек уңышлар белән билгеләп үтә. Илдә Конституция кабул ителде. Милли Халык Җыелышына сайлаулар үткәрелде. Бөтен халык ихтирамын казанган президент Хуари Бумедьен, үз иленең киләчәк язмышы белән горурланып: «Бүген мәктәптә кем укый? — Алжирлы. Кем укыта? — Алжирлы. Үз илен дөрес юлдан кем алып бара? — Алжирлы»,— ди.