Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сер бирмәү

Сер бирмәү

Бервакытта да сер бирми дип ишеткәнем бар иде Гайникамал әби турында. Моны аның әйбәт сыйфаты итеп сөйлиләр идеме, әллә башка яктанмы — бүгенге көнгә кадәр төшенә алганым юк һәм аңа омтылганым да булмады. Әмма бер көнне үзе белән көтелмәгән хәл килеп чыкты. Кешелеккә дигән күлмәкләрен киеп, матур яулыкларын катлы-катлы япкан Гайникамал әби берәрсенә кунакка бара иде булса кирәк. Хәер, безгә анысы мөһим дә түгел. Менә аның, кулындагы таягына ныклап ябышкан килеш, кинәт туктап калуы игътибарны ирексездән җәлеп итте. Бөгелгән уңайдан тын да алмый катып калды ул. Ярдәм итәргә ашыктым. — Ни булды, әби, нишләргә кирәк? — дип сырпаланам үзем. Ләкин хәле җавап бирерлек түгел иде, күрәсең. Тегендә-монда йөгермәкче булып карыйм. Әби уң кулының имән бармагы белән мине тавыш-тынсыз гына чакырып алды. Шунда аның хәле киткәнлегенә тагын бер кат ышандым. Минем соравыма көч- хәл белән җавап бирде: — Туктап уйлап тордым әле, улым. Дөньясы матур, каһәр. Синең кебек егетләр озатып куйса, әллә кая барып җитәрлегем бар шикелле. Биш тиен акча ыйззениса әби инде йөзгә җитеп килә. Уллары, кызлары, кияүләре, киленнәре бар аның. Түр башында аяк бөкләп кенә утырса да, беркем гаеп итмәс иде үзен. Юк, Гыйззениса әби иртүк торып каз-тавык ашата, өйне җыештыра, кичен көтү каршылый әле. Ә көндезләрен ул чишмә янына төшеп утырырга ярата. Күңел нечкәргән чакларда телдә сүз тормас була бит. Бер көнне шул чишмә янында безгә — каз, бозау көтүче бер төркем үсмерләргә, әби кайбер серләрен дә чишеп куйды. — Шакирҗан бабагызның яшь, минем кыз чагым иде,— диде ул, күзләрен бер ноктага төбәп. Бераз кеткелдәп куйгач, сүзен дәвам итте: — Кичен мин суга килгәндә, менә шушы сукмакта көтеп то Г рыр иде. Кыюсыз иде үзе. Шуның өчен башта якын итә алмый да йөрдем. Бер көнне ул мина: — Матур кыз, минем белән йөрсәң, дәү биш тиен акча бирәм, дип әйтеп ташлады. Ул чакта бер тиен дә зур акча иде... Мин ялындырырга теләгәч, кичке караңгыда тәрәзәбезгә таяк белән шакып: — Гыйззениса, китер биш тиен акчаны, барыбер минем белән йөрмисең, — дип, әниләр алдында кызарта язды. Шулай да без аның белән матур яшәдек... Бер поездда ер минуттан китәргә тиешле Васильево поезды турында ишеткәч, вокзалдагы халык ашыга, кабалана башлады. Без дә бер әйбәт кенә вагонда әлегә буш калган урыннарга барып утырдык. Шул чагында ишектән өстенә зәңгәргә ак чәчәкләр төшкән күлмәкле, башына шәльяулыгы бөркәнгән бер әби күренде. Уң кулында кызыл төенчек, икенчесендә — мендәр тутырып бәйләнгән сыман йомшак капчык иде аның. Сизелеп тора, әби кеше авылдан, ә үзе каядыр кунакка бара. Аның артыннан ук тагын бер тернәк кенә, ягымлы гына әби күренде. Алар, буш урын эзләп, бер-бер артлы безнең янга таба килә башладылар. Буш урыннар инде беткән иде. Каршыбызда гына озын чәчле бер егет белән малайлардан аер- гысыз бер кыз бик нык берегешеп, яратышып утыралар иде. Әби кешеләр нәкъ алар янында туктап калдылар. Вагондагылардан берәү: — Әй, сез, яшьләр, олы кешеләргә урын бирегез, — дип әйтеп куйды. — Юк, юк, утырсыннар, яшьләр ич алар, — дип каршы төште әбиләрнең алдан килгәне. — Курыкма, кордаш, — диде аларның икенчесе, — болар, ялынып сорасаң да, тиз генә урын бирә торганнардан түгел. Ниһаять, кайгырта торгач, әбиләргә урын табып бирдек. Поезд да кузгалып китте. — Кордаш, син дә кунакка барасың, ахрысы, — диде икенче әби, төенчекләрен җайлап урнаштырып бетергәч. — Кай яклардан? Беренче әби төенчеге турында бик кайгырта иде. Ул аңа һич кенә дә җайлы урын таба алмый азапланды. Идәнгә дә, тезенә дә куеп карады, ахырдан, берәү киштәгә ипләп куйгач кына тынычлап калды. — Әйе, кордаш, — диде ул аннары икенче әбигә борылып. — Нәрсә дип әйткән идең әле? Хәтерем бик начар. Икенче әби ана шул ук сорауларны кабатлады. — Кызым янына барам, кордаш, кызым янына. Васильевода киявем белән бик әйбәт, бай торалар. Күчтәнәчләр алып, карап, хәлләрен белеп кайтыйм дидем. Ягымлы әби уйланып торгандай итте. Аннары, кояштай балкып, күршесенә борылды. — Кара әле. кордаш, — диде ул, аңа мөрәҗәгать итеп. Ләкин беренче әби. аның сүзен бүлдереп, үзе сорау бирде: — Үзеңнең кая барышың соң. кордаш, болай бәйрәмчә киенеп? — Мин улым янына. Арчага барышым. Бу улым бик уңган булып чыкты. Тормышлары әйбәт, өйләре зур. ул мунчалары, машиналары дисеңме... Беренче әби аны бүлдереп әйтеп куйды: — И кордаш, нинди рәхәт заманнарда яшибез, бер үк поеэхча икебез ике якка барабыз икән ич.