Логотип Казан Утлары
Публицистика

САБАН ТУЕ — ХАЛЫК ЯШЬЛЕГЕ

Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларын Язмыймын куркып, еракларга китәр, дип, уйларым... Г. Т У К А Й. Берәр бәйрәмме сабан туй» Нәрсә соң ул сабан туй! Сабан туйлар төрле була. Ә белмәсәң, телең тый. алкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай шигъриятеннән һәм рус совет шагыйре А. Твардовскийның «Василий Теркин» поэмасыннан күңелләргә күчкән әлеге шигъри юллар илебезнең төрле почмакларыннан җыелган КамАЗ төзүчеләренең күбесенә, ихтимал, башта ачык аңлашылып та җитмәгәндер. Ә бүген исә КамАЗда бу бәйрәмне — яз, хезмәт бәйрәмен сагынып көтмәгән, анда катнашырга теләмәгән бер генә кеше дә юктыр. Төрле йолалар, төрле гореф-гадәтләр тәэсирендә тәрбияләнеп үскән бу яшьләрнең күңелен милли татар бәйрәме — сабан туе үзенең кайсы ягы белән әсир итә алды соң? Беренчедән, әлбәттә, һәркемне яктылыкка, бәхеткә әйдәүче көр күңелле халыкчан рухы белән алдыргандыр. Сабан туенда халыкның күп гасырлардан килгән шаянлыгы, тапкырлыгы бергә тупланган. Бу бәйрәмгә килгән кеше беркайчан да читтән күзәтүче, битараф тамашачы гына булып кала алмый, ирексездән үзе дә бәйрәм шуклыгына бирелеп китә. Шулай булмый ни... Күңелле милли уеннарны, корыч беләкле батырлар көрәшен, бернинди иярсеэ-нисез елгыр аргамакларга атланып чабучы яшүсмерләрне, җилләрне узып килүче җитез йөгерешчеләрне караганда кемнең генә күңеле җилкенми калыр икән?!. Икенчедән, соңгы елларда илебездә булган зур үзгәрешләр бу борынгы бәйрәмгә дә йогынты ясый килә. Элгәре якын күршелек, туган-тумачалык җепләре белән бәйләнгән берничә авыл, бер төбәк игенчеләренең бергә җыелып күңел ача торган татарга гына хас бу бәйрәме хәзер КамАЗда чын-чыннан зур хезмәт тантанасына, интернациональ бәйрәмгә әверелә, кояш нурында ялтыраган бриллиант бөртегедәй, төрледән-төрле төсләр белән балкый. КамАЗ белән туганлашудан аның эчтәлеге таХ гыи да байый, тагын да киңәя. Интернациональ эчтәлек һәм интернациональ яңгыраш бу бәйрәмнең милли үзенчәлеген, халыкчанлыгын тагын да матурлый. Менки Ф Энгельс әйтүенчә, чын милли эчтәлек бер үк вакытта чын интернациональ яңгыраш та таба. Сабан туеның милли традицияләре мәйдан сайлаудан ук башлана. Борын-борын заманнардан ук килгән бу йола буенча ул табигать кочагымда, киң болында үткәрелә ♦ Сабан туе булачак мәйданда иртә таңнан ук ыгы-зыгы башлана. Бәйрәмне оештыручылар, сәүдә, гомуми туклану оешмалары өчен бу көнне мәшәкать җитеп ашкан бу- “ ла. Чөнки меңләгән кунакларны йөзгә кызыллык китермәслек итеп каршы алырга, мо- 2 ңарчы киек-кошлар гына сәйран иткән яшел болында кибетләр ачарга, лареклар ко- Н рырга кирәк. Алар үзләренең тышкы күренешләре белән генә түгел, «Чулпан» «Төнбоек». «Миләүшә» дигән кебек шигъри исемнәре белән дә халыкны җәлеп итсен, бөд- 3 рә таллар күләгәсендә, пар бөркел, самаварлар да сайрашып утырсын, ачык һавада > төрле халык ашлары әзерләү өчен учагы да булсын һәм КамАЗиың уңганнары чыннан да йөзгә кызыллык китермиләр. Учаклар янына эленгән шаян плакатларны уку _! белән үк бирегә килгән һәркемнең йөзендә елмаю балкып китә. Әйтик, «Татып кара — КамАЗ шашлыгын, үзеңне Кавказдагы кебек хис итәрсең» дигән язуны укыгач, шашлык г. учагы яныннан беркем дә болай гына узарга теләми. Арырак китсәң, төрле-төрле сый- 2 хөрмәттән озын-озын өстәлләр сыгылып тора: өчпочмак, вак бәлеш, гөбәдия, чәи-чәк, _ баллы прәнник, квас —җаның ни тели! ф Бәйрәм башлануын хәбәр итеп, җиз быргылар кычкырта. Мәйданда тынлык ур- _ наша. Юл аркылы сузылган төрле төстәге тасмаларны өзеп, түгәрәк эченә автомобиль- - ләр төркеме килеп керә. Аларның һәрберсендә, ал байракларны баш өстене күтәреп - КамАЗ төзүчеләрнең иң алдынгылары басып кило Сабан туе байрагын күтәрү хезмәт = алдынгыларына ышанып тапшырылган Элек-электән килгән йола буенча, милли ки- омнәргә киенгән татар кызлары алар алдында милли сый — чәк-чәк тотып килә балалар чәчәк бәйләме бүләк итә. Җитәкчеләрнең кыска гына котлау сүзеннән соң меңләгән үзешчән җырчылардан а. торган хор Ватан турында, партия турында җыр башкара, аннары лар, СССР халыкларының милли көйләре алыштыра. Шул арада бәйрәм кызганнан-кыза бара, мәйданда иң элек малайлар керәшә. аннары элсктөге сабан туй батырлары, әле хәзер дә дәртен, гайрәтен җуймаган ветеран картлар, аксакаллар көч сынаша. Шуннан соң гына бу бәйрәмнең традицион бү- < ләге булган симез тәкәгә дәгъва итүче баһадирлар керәше башлана Сабан туеның программасы гаять киң: чүлмәк вату, аркан тартышу, аякка капчык киеп, авызга йомыркалы кашык кабып, җилкәгә кеянте-чиләк күтәрел йөгерешү салам тутырылган капчык белән сугышу кебек милли уеннар һәм шул ук вакытта спортның хәзерге төрләре Ә икенче мәйданда, вакытлыча гына корыл куелган зәңгәр түбәле сохнәдә үзешчән җырчылар, музыкантлар, биючеләр һөнәр күрсәтә Хәтта сабан туеның иң көчле батыры билгеле булгач та, йегереш, ат чабышы һәм спортның башка төрләре буенча җиңүчеләр бүлек алганнан соң да халык таралышырга ашыкмый. бәйрәм элекке дәрт, элекке ашкыну белән дәвам итә Сабан туе ул шундый бәйрәм аның башы бар. ахыры юк. Ул мәйданнан кичке урамнарга күчә, дәртле җырлар, ашкынулы биюләр рәвешендә, әле анда, әле монда тон буе дәвам итә. Сабан туе бер КамАЗда гына түгел. Татарстанның башка шәһәрләрендә дә шулай ук күңелле уза. Аны Әлмет нефтьчеләре дә Түбән Кама химиклары да. Зәй Зеле- нодольск, Казан эшчеләре дә күтәренке күңел, сүнмәс дәрт белен бәйрәм итә*һәм шунысын да әйтеп китәргә кирәк: аның географиясе Татарстанда гына да чикләнми. Оренбургта, Ташкентта. Ленинградта һәм Мескәүдә һәр язда халык хезмәт уңышлары бәлон сабан туена килә Сабан туе турындагы материаллар Ленинградтагы Этнография музеена куелган, шулай ук алар СССР халыкларының милли байрәмнәре күргәзмәсендә дә күрсәтелделәр Соңгы елларда сабан туе халыкара мәйданга да чыга башлады, яшьләрнең халык ара «Волга» лагеренда уңыш казанды. ВЛКСМ Үзәк Комитетының яшь туристлар бюросы тарафыннан 1976 елда уздырылган бөтенсоюз смотр-конкурсында «Болга» лагереның сабантуе программасы беренче урынны алды бу җырны такмак- * Зеленодольск һәвәскәрләре төшергән «Сабан туй» исемле фильм Венада кино сөючеләрнең бөтендөнья конкурсында истәлек-медаль белән бүләкләнде. Сабан туе — халкыбызның иҗат, хезмәт, сәнгать һәм спорт фестивале. Аның куп гасырлардан Килгән тарихы, бай традицияләре бар. «Сабан туе» сүзенең асыл мәгънәсе беренче карашка һәркемгә яхшы аңлашыла кебек. Сабан сөрү, җир сукалау, сабанга төшү, сабан ашлык... Шулай ук «туй» сүзенең дә мәгънәсе шактый киң. Ул өйләнешү, никах мәҗлесе мәгънәсендә генә түгел, зур бәйрәм, зур тантана мәгънәсендә дә кулланыла. Ләкин сабан туеның кайчан, кайсы заманнарда барлыкка килүе турында төгәл мәгълүматлар юк. Бәлки аны иң элек безнең утрак игенчелек белән көн күрүче борынгы бабаларыбыз бәйрәм итә башлагандыр, ә бәлки аның тамырлары халкыбызның күчмә терлекчелек чорына ук барып тоташадыр. һәрхәлдә, шунысы бәхәссез: сабан туен мәҗүсилек йолалары да, дини хорафатлар да түгел, бәлки хезмәт үзе барлыкка китергән. Димәк, сабан туе — безнең борынгы бабаларыбыз мирасы, халыкның гомуми иҗат хәзинәсе. Ул үзенең үсү, камилләшү чорында күп буыннар тарафыннан баетылган, тора-бара аңа башка халыкларда киң таралган хезмәт бәйрәмнәренең дә йогынтысы тигән. Күренекле чуваш галиме, педагогия фәннәре докторы Г. Волков «Сөрәнтуй», «Акатуй» уеннары турында яза. Бу бәйрәмнәрдә дә төрле җырлар, биюләр, ат чабышлары булган. Шәригать кануннарына карамастан, кызлар, егетләр бергә җыелып күңел ачканнар. Шулай итеп, сабан туе күп төрле күңел ачу бәйрәмнәреннән үзенә кирәклесен алган. Сабан туен элек-электән авылның иң абруйлы картлары, кабилә, ыруг традицияләрен саклап килүче аксакаллар оештырган, алар алып барган. Сабан туенда әле хәзер дә буыннан-буынга күчеп килүче язылмаган законнар хакимлек итә. Хәтта төрле уеннарның—көрәш, йөгереш, ат чабышларының тәртибе, үзара чиратлашуы да бу көнгә кадәр үзгәрмәгән. Элек-электән бәйрәмгә хәзерлек бер-ике атна алдан башланган. Аксакаллар бәйрәм уздырыласы көнне билгеләгәннәр һәм мәйдан сайлаганнар. Бәйрәм бүләге җыю. гадәттә, яшь-жилкенчәккә тапшырылган. Аларны «бирнә җыючы» яки «сөлге җыючы» дип атаганнар. Авыл халкы бәйрәм хөрмәтенә хәзинәсендә булганны кызганмыйча чыгарып биргән. Бирнә җыю үзе үк бер бәйрәмгә әверелеп киткән. өйдән өйгә, тәрәзәдән тәрәзәгә йөргән вакытта бирнә җыючы яшьләр хуҗага төрле-төрле тапкыр сүзләр белән дәшкәннәр, җырлар җырлаганнар, такмак-такмаза әйткәннәр. Кайбер яклардагы «сөрән сугу» — йомырка җыю йоласы аеруча кызык уза торган булган. Башлап бүләк җыйган егет артыннан дистәләгән җайдак яшьләр куа киткән, шул ук язылмаган законнар буенча, кем куып җитә, бүләк шуның табышы ителгән. Бүләк җыю йоласы кайсыбер районнарда әле хәзер дә үзгәрешсез саклана. Әйтик, Балтач якларында иртәгә сабан туе дигән көнне кыңгыраулар таккан пар атларга төялгән яшьләр гармун уйнатып, җырлар җырлап авыл әйләнәләр, һәр йорт алдында тукталып, алар, хәзерге телебездә инде ят тоелган, чал тарихның үзеннән сакланып килгән сүзләрне такмаклыйлар. — Арапә, арапә!.. Бүтән төбәкләрдә киң таралмаган бу сүз «сабан туена бүләгеңне бир» дигән мәгънәне аңлата. Ә бүләкләр — яулык, җәймә, чигүле сөлге... Аларны шулай ук. борынгыдан килгән йола буенча, озын колга башына эләләр. Инде әйтелгәнчә, һәр район үзәгендә диярлек яхшы җиһазландырылган стадион, бакча, парк булуга карамастан, сабан туе уздыру өчен халык табигать кочагына агыла. Әйтик, Зеленодольск шәһәрендә бәйрәм уеннары Идел буенда, Чаллыда һәм Түбән Камада — киң болынлыкта, Әлмәттә — Зәй елгасы буенда. Апае һәм Буада — Зөя, Сабада — Мишә, Актанышта — Сөн, Мөслимдә — Ык елгалары буенда уздырыла. Казан халкы да шул йоланы саклый. Бәйрәм көнне авыл халкы, иртә таңнан кузгалып, алдан сайланган мәйданга юнәлә. Иң алдан абруйлы, дәрәҗәле ил картлары атлый, арадан берсе, байрак йөртүче кебек, чигүле сөлгеләр эленгән колга күтәргән. Колганы мәйданның урта бер җиренә утырталар, тамашачылар, шуның тирәли зур түгәрәк ясап, яшел чирәмгә утыралар. зерге көнгә кадәр сакланып килә. Октябрь районы авылларында иң соңгы булып килгән чабышкыга сөлгене бабайлар түгел, әбиләр тага Беренче карашка артык искитәрлек ягы булмаса да, бу йола халыкның нечкә күңелле булуын, малга да игътибарын күрсәтә. Атлар чабышка катнашты, хәленнән килгәнчә ярышты, халыкның күңелен ачты. Димәк, беренче килдеме, икенчеме иң азакка калдымы — ул барыбер бүләккә лаек. Гомумән, көрәш, йөгереш Һәм ат чабышы, картлар әйтмешли, сабан туеның кендеге. Ә атка зур хөрмәт бабаларыбыз болгарлардан ук килә Болгар казылмаларында. йорт түбәләрендә, стеналарда, савыт-сабаларда еш кына ат сыны, ат башы сурәте * табыла. Узган гасыр тарихчысы М. Рыбушкин: «Татар чабышкылары гәүдәгә кечкенә. u ябык, артык күзгә ташланырлык түгел, әмма бәйгедә искиткеч елгыр*. — дип язган. £ Татар халкы элек-электән үзенең батырлары белән дан тоткан. Халык аларны _ яраткан, үз итеп, алып батыр, пәһлеван дип йөрткән. 922 елда Болгар шәһәренә сөя- < хәт кылып кайткач, Әхмәт ибн Фадлан үзенең юл язмаларында шундый батырлар < турында искә ала Аннан шактый соң, 1131 елда Болгарда булган сәяхәтче Әбү Хәмит әл-Гарнати шулай ук бу илдәге баһадирлар турында сокланып сөйли. Үзенең кә- ченә, гайрәтенә карамастан, «ул кече күңелле, ягымлы, тыныч холыклы иде*, — дип = яза Әбү Хәмит шундыйларның берсе турында Борынгы батырлар, пәһлеваннар халык Z. әкиятләрендә дө сурәтләнгән, һәм хәзерге сабан туе батырларында да без борынгы - пәһлеваннарга хас гүзәл сыйфатларны күрәбез. Әйтик. Минэәлә батыры шофер Раббани Гайфуллин, Актаныш егете МарсеЯь Гыйлаев, Арчадан Рәдис Сәифуллин, Түбен ы Камадан Данил Галиев, Сарман укытучысы Зөфәр Ханое — болар барысы да тыйнак, сабыр, киң күңелле кешеләр. Ф. Вәлиев «Урта Идел халыкларының борынгы сәнгате* исемле китабында бол- га тар тарихыннан кызыклы мисаллар китерә. Болгар хәрабәләрендә табылган балчык Э чүлмәктә үзара көрәшүче ике батыр сурәте төшерелгән. «Социалистик Татарстан* о. газетасында XVII гасырда яшәгән галим Катиб Челеби төзегән энциклопедиядән гаять ~ кызыклы мисаллар китерелгән иде. Газета мәкаләсендә Болгар җирендә туып үскән $ Лачын Хисамииың XIII гасырда язылган «Мәйданда ярышучы көрәшчеләргә бүләк* =3 исемле китабы телгә алына. Әлеге мисаллардан күренгәнчә хәзерге татарча керешнең тамырлары бик борынгы заманнарга, болгар чорына ук барып тоташа дип уйларга нигез бар. Ул элек-электән спортның бер тере булып килгән, халыкта аның үз кагыйдәләре, уз традицияләре формалашкан Батырларны керешкә хәзерләү шул ук вксакаллар киңәше буенча үткәрелгән. Халык авыз иҗатында сабан туе батыры һәрчак гади халык вәкиле, ярлы егет була. Ул керештә үзе яулап алган симез сарыкны кул очына күтәреп мәйдан әйләнә. Шуның белән халык алдында тагын бер кат кәчен. гайрәтен күрсәтә. Батыр калган егеткә сарык белән бергә яшь киленнәр чиккән зиннәтле селге бүләк итәләр. Бу сөлге батыр өчен аеруча кадерле бүләк исәпләнгән һәм ул аны, яшьлек истәлеге итеп, гомере буе саклаган. Бу матур йола Ф Хөснинең «Йөзек кашы* повестенда да телгә алынган. Шәригать кануннарын бер читкә куел, халыкның сабан туенда күңел ачуына, хәтта намаз калдыруына динчеләр дә күз йомарга мәҗбүр булган Әйтик. Эчкә эшләр министрлыгы тарафыннан 1841 елда чыгарылган журналда түбендәге юлларны укырга мөмкин: «.. аеруча шунысы гаҗәп, монда муллалар үзләре дә катнаша, кояш баер алдыннан алар, өлкәннәр белән бергә шунда, халык гер килеп бәйрәм иткәндә, бик бирелеп кичке намазларын укыйлар* Бу турыда шул заманның күренекле галиме К. Фукс та язып калдырган. Шәригать законнарына һич сыешмаса да. сабан туена хатын-кызлар да катнашкай. Муллаларның, куштан картларның өркетүенә карамастан, сабан туе киченде яшь кызлар үзләренең сейген егетләре белен очрашкан, чишме буйларында уен корган, җырлар җырлаган, вәгъдәләр бирешкән. Югарыда әйткәнебезме, сабан туен башыннан ахырынача шул ук аксакаллар алып бара. Җиңүчене билгеләүче дә. буләк бирүче дә алар Ә бүләк өчен һәркем арыша ала. Әлеге язылмаган законнар буенча, җиңел чыгучы гына түгел, куп очракта җиңелгәннәр дә бүләкләнә. Әйтик, аягын авырттырган йөгерешче дә өлешсез калмый, чабыштан иң соңгы булып килгән атның да муенына чигүле сөлге бәйлиләр Бу йола да хә Сабан туе халыкның теләкләрен, өметен, яктыга, иреккә, матурлыкка омтылуын чагылдырган. Шуңа күрә аның алдында ислам дине кануннары да көчсез булып калган. Әмма революциягә кадәрге татар авылларында үткәрелгән сабан туйларында сыйнфый каршылыклар барыбер бик ачык чагылган. Байлар кешене кимсетә, түбәнсетә торган уеннарны хубрак күргәннәр. Көрәштә бай балалары җиңеп чыкса, ярлы халыкны кимсетү өчен бу тагын бер сылтау булган. Сабан туе ветераннары И. Әзимов һәм Г. Гобәйдуллиннарның истәлекләреннән күренгәнчә, байлар тарафыннан көрәштә хәрәмләшү, чабышта ярлы атының башына сугып, аны артка калдыру, гадел көрәштә җиңеп чыккан ярлы баласын санга сукмыйча, бүләкне башкага бирү кебек гаделсезлекләр кабатлана килгән. Гади халык арасыннан чыккан батырларга Казан кебек зур калаларда мәйдан тоту бик сирәк эләккән. Чөнки аның өчен көч, гайрәт кенә түгел, кесәңдә мал булу да соралган. Революциягә кадәр дә Казанда спорт клублары, көрәш секцияләре эшләгән. Ләкин хуҗалары, рәисе, сәркатибе я князь, я маркиз, я граф булган. Буш кесә белән якын барып кара! Аның өстенә, керү взносы ярлы-ябагайның хәленнән килерлекме!.. Бөек Октябрь революциясеннән соң гына илебез халыклары формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик чын халык культурасын үстерергә мөмкинлек алдылар. В. И. Ленин: «... элекке культураның иң зур казанышларын файдаланмыйча пролетариат культурасын үстерү мөмкин түгел». — дип язды. Даһи юлбашчының шул тәгълиматы нигезендә, коммунистлар партиясе һәр халыкның алдынгы традицияләренә, культура үсешенә киң юл ачты. Татар халкының милли бәйрәме — сабан туе да социалистик эчтәлек белән баеды. Ул ирекле хезмәт, интернациональ дуслык бәйрәменә әйләнде. Анда үз язмышына хуҗа булган татар халкының бөтен рухи байлыгы, җорлыгы, тапкырлыгы ачык чагыла. Хәзер сабан туе язгы кыр эшләре беткәннән соң, Татарстан республикасы төзелгән көнгә туры китереп уздырыла. Иң элек ул турыдан-туры хезмәт коллективларында — колхозда, совхозда, район үзәкләрендә уза, аннары сабан туе батырлары республиканың барлык районнарыннан Казанга килә. Авыл хезмәтчәннәре бу бәйрәмгә кыр эшләрен һәркайда югары сыйфатлы итеп, үз вакытында төгәлләргә тырыша, шулай ук шәһәр халкы да сабан туен хезмәттә, укуда, спортта югары күрсәткечләр белән каршыларга омтыла. Сабан туена хәзерлек һәм аны тиешенчә уздыру мәсьәләләрендә җәмәгать оешмаларының роле гаять зур. Әйтик, КамАЗда бу бәйрәмне уздыруга үзеннән иң зур өлеш керткән коллективка махсус приз билгеләнә. Бәйрәм тантанасын оештыру өчен шәһәр һәм район комиссияләре төзелә, халыкның борынгы йоласы буенча, анда аксакаллар да кертелә. Бу комиссияләр барлык хәзерлек эшләрен алдан планлаштыра, район газеталары һәм җирле радио челтәре аша чыгышлар оештыра, плакатлар, афишалар чыгара. Сабан туе мәйданы, халык ял итә торган урыннар, бакчалар, парклар, урамнар хезмәт һәм халыклар дуслыгын чагылдыра торган лозунглар, өндәмәләр белән бизәлә. Әйтик, Бауман һәм Идел буе районнары хезмәт ияләре һәр ел саен сабан туе уздыра торган каенлыкта -Бүген сабан туе!», «Яшәсен тынычлык!», «КПССка дан!» дип язылган аллыгөлле шарлар ерактан ук күренеп, күңелдә бәйрәм хисе уятып тора. Төрле транспарантлар һәр ике район хезмәт ияләренең социалистик ярыштагы уңышлары турында сөйли. Тышкы бизәкләре белән генә түгел, бөтен эчтәлеге белән сабан туе хезмәт, дуслык, туганлык идеяләре белән сугарылган була, Кайбер районнарда сабан туен тигез рәт булып тезелгән мотоцикллар ачып җибәрә. Аларның баш очында унбиш союздаш республиканың дәүләт байрагы җилферди. Апае районында сабан туе ачылуга, партия, совет, комсомол оешмалары җитәкчеләре белән бергә, халыкны котлап. Чувашстаннан килгән кунаклар — үзара ярышучы Яльчик районы вәкилләре чыгыш ясый. Кунаклар сабан туе уеннарына да катнаша. Әйтик, Чүпрәле районында Чувашстан батыры Павлов елның-елында зур бүләкләр ала, ә Космовский исемендәге культура йорты коллективы халык талантлары ярышында берничә ел рәттән җиңүче булып килә. Актанышта сабан туен Башкортстанның Илеш районы белән берлектә уздыру матур гадәткә әйләнеп киткән. Саный китсен, мондый мисалларның санына чыгышлы түгел. Сабан түе хезмәт алдынгыларын хөрмәт итүгә багышланган яңа йолалар, яңа гадәтләр белән тагын да баеп бара Мондый яңа йолалар хәзер артканнан-арта. Беренчедән, сабантуе флагы күтәрү Моңа инде картыяше күнегел бара. Җәйге зәңгәр күктә ал байрак җилферди башлаганнан соң гына бәйрәм ачылган, тантана башланган исәпләнә Байракны иң алдын- ф гы эшчеләр, колхозчылар, социалистик ярыш маяклары күтәрә Колхозларда бу мактаулы вазифаны, гадәт буларак, алдынгы механизаторлар, иң яхшы терлекчеләр үти. Кайбер районнарда аларга шунда ук «Язгы кыр эшләре батыры» дип язылган ал тас- 3 ма тапшыралар. Зәй районында, язгы кыр эшләре батырын, сабан туе батырына тиң- 2 ләп, аңа традицион бүләк — сарык тапшыру гадәткә кереп киткән. Ә кайбер якларда ’ байрак күтәрергә берьюлы ике батыр — узган елгы сабан туе батыры һәм быелгы д кыр батыры чыга. Питрәчтә исә сабан туе байрагын хөрмәт казанган хезмәт һәм сугыш ветераннары күтәрә. Күп мәртәбә биредә сабан туен шушы якларда туып үскән х герой — Брест крепосте каһарманы П. М Гаврилов ачып җибәрде. Әлмәттә байрак щ күтәрү тантанасы тагын үзенә бер төрле: узган елгы сабан туй батыры белән бергә * шәһәрнең почетлы гражданнары да байрак күтәрел мәйдан әйләнә. Аннары алар иң _ хөрмәтле кунаклар ечсн эшләнгән махсус трибунада урын алалар. Ленииогорск, Чүп- 2 рәле, Тукай районнарында хезмәт батырлары, бәйрәмчә бизәлгән ачык машиналарга J утырып, сабан туена җыелган халык алдыннан уза Шулай итеп, бәйрәм ачу тантанасы һәркайда фидакарь хезмәткә дан җыры, җиңү гимны булып яңгырый. Хезмәттәге уңышларга йомгак ясау белән бергә, сабан туенда халык талантлары- - на да зур игътибар бирелә. Бүгенге сабан туен җырдан, музыкадан, дәртле биюләр- дан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел Хәзер сабан туенда халык иҗатының н күмәк формаларына аеруча киң мәйдан ачыла. Югарыда әйткәнебезчә, КамАЗда са- £ бан туен меңләгән үзешчәннәрдән торган хор ачып җибәрә Казанның Ленин һәм Q Москоу районнарында Гайдар һәм Ленин исемендәге культура сарайларының халык °" хоры чыгыш ясый, Әгерҗедә шулай ук бәйрәмне район культура йорты үзешчәннәре ача, Апаска Татарстан җыр һәм бию ансамбле килә, Түбән Камада «Яшьлек» музыкаль ансамбле «Сабан туе» исемле хореографик композиция башкара. Соңгы елларда сабан туенда үзешчән сәнгать конкурслары уздыру гадәткә кереп китте. Мондый конкурслар Тәтеш, Кама Тамагы, Ленииогорск, Апае районнарында аеруча уңышлы уза. Бу чара, һичсүзсез, халык бәйрәмен тагын да тирәнрәк эчтәлекле итә, тагын да баета һәм халык талантларының осталыгын арттыруга зур этәргеч була. һәм, ниһаять, сабан туе — физкультура, спорт, сәламәтлек бәйрәме. Ул безге. төсен җуймас җәүһәр бөртекләрен саклаган кебек, күп гасырлар аша халкыбызның төрле уеннарын, физкультура, спорт күнегүләрен саклап килгән Бу уеннар яшь буынны сәламәт, таза итеп үстерергә, аларда физик коч һәм рухи ныклык тәрбияләргә ярдәм итә. Спортның мондый милли төрләре еллар узу белән үзенең әһәмиятен югалтмаган. Борынгыдан килгән физик күнекмәләрнең кайберләре, әйтик, йегереш, сикереш хәзер барлык халыклар өчен дә уртак булган гомуми спорт кагыйдәләре нигезендә уздырыла. Шулай ук көрәш, гер күтәрү, ат чабышы кебек милли уеннар эчен дә төгәл кагыйдәләр эшләнгән. Тик сабан туе уеннарының кайбер төрләре, физкультура һөм спорт оешмаларының тиешенчә игътибар итеп җиткермәве аркасында, әле хәзерге көнгә кадәр кәлкәле уеннар булып кына кала килә Әмма халык уеннары арасында үзләренең эчтәлекләре белән һәм башкарылу техникасы җәһәтеннән бүгенге спорт таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә формалашканнары байтак һәм хуҗаларча белеп файдаланганда, аларны югары класслы спортчылар тәрбияләү эчен кулланырга мөмкин Татар халкының физик культура күнекмәләрен һөм спорт уеннарын фәнни е рә- нүге соңгы елларда игътибар сизелә башлады. Әйтик, спортчы һәм галим Э. Галие» шундый уеннарны өйрәнеп, диссертация язды Ул аларны физкультура дәресләрем җанландыру өчен мәктәп программасына да кертү файдалы булачак дип саный Әйткәнебезчә, борынгы заманнардагы кебек үк, бүгенге көндә дә ат чабышы һәм көрәш сабан туе программасының үзәгендә тора. Көрәш буенча РСФСР спорт комитеты тарафыннан расланган кагыйдәләр дә басылып чыкты. Бу кагыйдәләр буенча сабан туенда гына түгел, елның теләсә кайсы вакытында физкультура-спорт җәмгыятьләрендә татарча көрәш беренчелегенә ярышлар уздырыла. Ярышта җиңүчеләргә спорт разрядлары һәм «РСФСРның милли спорт мастеры» дигән исем бирелә. Көрәш секцияләрен оештыручылар өчен яшь көрәшчеләр хәзерләү буенча махсус кулланмалар 1974 елда аерым китап булып чыкты (М. Сәхабетдинов, Д. Шарафетдинов. «Татарча көрәш»). СССР спорт мастеры М. Сәхабетдинов татарча көрәш буенча диссертация яклады. Шулай итеп, спортның аерым төре буларак, татар көрәше үзенең әһәмиятен югалтмый, киресенчә, халыкта торган саен киңрәк тарала бара. Сабан туе ветераны, танылган чабышчы Җ Хәбибуллин халык бәйрәмнәрендә атлы спорт уеннары кагыйдәләрен эшкәртте. Ул, татарча чабышлар белән берлектә, «Сөрән сугу», «Кыз куу» уеннары һәм «Пар ат» ярышлары да уздырырга тәкъдим итә. Җ. Хәбибуллинның бу хезмәте моңарчы телдән-телгә күчеп килгән спорт кагыйдәләрен җыю һәм тәртипкә салу буенча беренче тәҗрибә булып тора. Шул уңайдан аркан тартышу уенына да тиешенчә игътибар итәргә, спортның аерым төре буларак, аны халык арасында киң җәелдереп җибәрергә, район, республика спорт җәмгыятьләре һәм бигрәк тә «Урожай» ирекле җәмгыяте программасына кертергә күптән вакыт. Дөрес, спортның бу төре хәзергә бернинди календарьга, бернинди методик кулланмага да кертелмәгән. Шуны сылтау итеп, кайбер спорт җитәкчеләре әле хәзер дә аннан йөз чөереп киләләр. Ә соң нигә халкыбызның бу эштә гасырлардан килгән матур традициясен гомуми халык хәзинәсенә әверелдерүне без үзебез күтәреп чыкмыйбыз? Сүз уңаенда шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: 1924 елга кадәр аркан тартышу хәтта Олимпия уеннары программасында да булган, һәм хәзер дә аның буенча ара-тирә Европа күләмендә ярышлар уздырыла. Аркан тартышу буенча дистәдән артык ил спортчыларын берләштергән махсус федерация бар. Димәк, тиешенчә игътибар булган очракта, спортның бу төре буенча да без халыкара мәйданга чыга алыр идек. Болардан тыш хәзерге җәйге хоккейга гаять охшашлы «кәшәкә» уены һәм җәядән ук атышу уеннары да бездә бөтенләй онытылып килә. Ә бит «кәшәкә» сүзен әле XI гасырда ук күренекле галим Махмуд Кашгари төрек телләре сүзлегенә керткән. Болгар чорында ук киң таралган ук атышу ярышлары исә казакъ халкы эпосында телгә алына, һәм шулай ук туплы хоккей, ук ату ярышлары Олимпия уеннарында хәзер дә үткәрелә. Колгага менү, салам тутырылган капчык белән бүрәнә өстендә сугышу, аякка капчык киеп йөгерешү, таш күтәрү кебек сабан туе уеннары да, спорт оешмалары тарафыннан тиешле игътибар булган очракта, яшьләрне физик яктан чыныктыру буенча гаять әһәмиятле чара булып китәр иде. Сабан туе оештыручылар арасында һәм матбугатта бәйрәм традицияләре буенча төрле бәхәсләр чыккалап тора. Еш кына классик көрәш мастерлары авылдан авылга, районнан районга йөреп, барлык бүләкләрне үзләренә җыялар, милли көрәш батырлары бер читтә кала килә. имеш. Бу мәсьәләдә канәгатьсезлек белдереп, журналист Н. Гыйззәтуллин чит кешеләрне сабан туена катнаштырмауны алга сөрә. Чынлап та, спорт осталарының гади көрәшчеләр белән ярышып бүләк җыюын һичничек хуплап булмый. Ләкин кайберәүләр сабан туе мәйданы һәркем өчен ачык булырга тиеш дигән карашта торалар. Күрәсең, бу мәсьәләләр буенча да халыкның элек-электән килгән йолаларын онытып бетерергә ярамыйдыр. Махсус хәзерлек алган батырларны уеннарны оештыру һәм үткәрүдә катнаштыру һәм шул эш өчен бүләкләү гаделрәк булыр иде кебек. Андый пәһлеваннар сабан туена бүләк җыю өчен генә килмидер, әлбәттә. Әйтик, Чүпрәле районына елның-елында сабан туена Магаданнан элекке сабан туе батыры Мансур Айзатуллин кайта. Шундый ерак юл узып, сабан туена кайту өчен аңа, әлбәттә, һичкем командировка бирми. Шулай булгач, көрәшеп бүләк алу аңа нинди файда, нинди табыш китерсен икән? Аннары бит хәзерге авыл көрәшчеләре дә төшеп калганнардан түгел. Татарстанда туып үскән сабан туе батырларыннан илледән артык кешегә хәзер РСФСРның спорт мастеры дигән исем бирелгән. Боларга инде спортның башка төрләре буенча махсус хәзерлеге булган танылган мастерлар да көндәш була алмый. Аннары шуны да әйтеп китәсе килә: махсус буләкләр белән бергә сабан туе батырларына Мактау грамоталары, дипломнар, истәлекле значоклар да тапшыру гадәткә керсен иде. Сабан туе вакытында ГТО тапшыру мәсьәләсендә дә еш кына бәхәс чыга. Язучы М. Мәһдиев: «Сабан туен ГТО нормасы тапшыру чарасына әверелдерергә храмыма,— дип язды. Ә педагогия фәннәре докторы, профессор Я. Ханбиков һәм педагогия фәннәре кандидаты Э. Галиев, киресенчә, моны уңай күренеш дип саныйлар. Сүз дә юк. спортның хәзерге төрләре сабан туеның эчтәлеген баета гына бара. Әмма шул ук вакытта сабан туеның спорт ярышы гына түгеллеген дә онытырга ярамый. Барыннан да бигрәк сабан туе — ул халыкның күңел ачу бәйрәме, барлык уңымв- ларга йомгак ясый торган хезмәт тантанасы. ГТО нормалары тапшыру белән генә мавыккан очракта ул спорт җәмгыятьләренең кайбер эшлексез җитәкчеләре өчен төрле отчетлар язу, күз буяу чарасына әверелеп китәргә мөмкин. Шул ук вакытта сабан туенда ГТО нормаларын пропагандалау да беркемгә дә зыян китерми. Бу мәсьәләдә бездә инде шактый уңай тәҗрибәләр бар. Әйтик, Мамадышта, Кукмара. Балтач, Әя- мәт районнарында менә берничә ел инде «Кышкы сабан туе» уздырыла. Бу бәйрәмнәр, халык уеннары белән бергә, спортның хәзерге төрләрен дә эченә алган үзенчә лекле спартакиадага әверелеп бара. Хәзер гомумхалык бәйрәме — сабан туеның «кече туганнары» да дөньяга килде. Мәктәпләрдә, пионер лагерьларында. «Васильево». «Крутушка» ял йортларында сабам туе уеннары уздыру инде чын-чыннан матур традициягә әверелеп китте. Безнең бу милли бәйрәмебез елдан-елга киңрәк җәелә, интернациональ эчтәлек ала. Бетен дөнья халыклары Бөек Октябрь революциясенең 60 еллыгын уздырырга җыенган чорда сабан туе тагын да күтәренке рух белән, гомуми халык тантанасы булып үтте. «Советская Татария» газетасында әйтелгәнчә, сабан туе ул — талантлы яллыкның үзешчән бәйрәме. Менә шулай бирелеп күңел ача белә торган халык, җир җимертеп эшли дә. бетмәс-текәнмәс физик һәм рухи көчен илгә күрсәтеп яши де белә.