Поэзия
Нури Арсланов БАКЧА ЮЛЫ ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР Телендә Менгән атым баткан ак күбеккә, Белмим, һаман кая чабамдыр? Привал кирәк иде инде күптән. Әйтерсең лә Егет чагым белән чамам бер: Уемда да юк җан суыклары, Каян соң бу хәят шатлыгым? И дивана! Күргәч кенә үскән оныкларны Исләремә төшә картлыгым. Телдә генә «чамаң» дигән булып Кайберәүләр бәлки көләр дә. Белми алар!— Шагыйрь сүзе чыга җанда туып, Бөтен рухы аның — телендә! 1977 Асау атлар Асау атлар иярләде язмыш,— Без атландык, өркеп тормадык. Аермасыз иде безгә яз, кыш, Юлларны һич читкә бормадык. Бөек көрәшләрне кичәр юлда Гел асаулар булды иярле. Ялтардылар атлар уңга, сулга. Егып китәр өчен ирләрне. Бер тибенсә селтәп арт аягын, Бер күтәрде тарпып алгысын,— Мондый чакта холкы шук чаяның— Кабул итми егет ялгышын. һай, сынады язмыш халык көчен, Кыл өстендә калды ирекләр... Халкыбызның җанын саклар өчен Җан бирделәр күпме егетләр! Без таптаган җирдә эзләр кала — Эзләр ята бөек мазарга. Сөякләрдән күпер сала-сала, Без чыгабыз яңа заманга. Асау атның холкы гел үзгәчә, Ышанма син асау атларга. Ат уйнатып, халкым, горур яшә, Иелмичә яман-ятларга! 1978 Төшенкелек Чара бармы, әгәр соры томан кебек Кинәт сарып алса сине төшенкелек? Чара бар, бар котылгы һәр бәладән дә, Каушама тик төшенкелек көчен күреп. Концертларда дәртлән яңа җырлар тыңлап,— Сылу Ротаруларның ак тешен күреп. Ишет Райкин мәзәкләрен,— сүрелә ул Төшенкелек, бер җибәрсә кеше көлеп. Шатлан тавыштан да җитез бу заманда Вакыттан да алдынгылар эшен күреп. Төшенкелек бер төшенчә генә бит ул, Йөрмә зинһар кайгы йоткан кеше кебек! Килсә килсен төшенкелек ишегеңә, Тик басмасын бусагаңнан эчкә кереп. Төшенкелек янсын шәраб .ялкынында, Туса мәҗлес, яныңа дус-ишең килеп. Дөнья фани, үтәр-китәр кыска гомер, Йоклаганда күргән матур төшең кебек. Күтәрел, әй, күңел, таңда кояш булып! Сулган айга охшап батсын төшенкелек. Шулай да Ни кадәрле теләсәң дә, Гомерның язы кыска, Бу хәлне белә һәр бәндә: Көздән соң нәүбәт — кышка. Шулай да, күңел имәсме! 1— Могҗиза көтәм әле: Көз артыннан яз килмәсме Дип өмет итәм әле... Диярсез:— Аннан ни файда, Көтеп ни юкны-барны?! Мин өмет итәм шулай да: Өмет гомерне озайта, Эретә салкын карны! 1977 Камытымны сагынам Туарылган аттай бушап калдым, Улагымда җимем барын бар!— Кирәк түгелдер дә далаларың, Шулай да бит миңа аран тар. Мин еш кына камытымны сагынам, Күпме тарттым, көчем бар чакта. И ул чаклар, йөккә тулы арбам... Исәпләнгән барысы ансатка. Кайда ул көч хәзер, илһам кайда Рухландырып мине әйдәгән?! Моңсу караш ташлыйм: конан 1 2 , тайга, Колыннарга тулган әйләнәм. «Ат яманы тайга өерямени? Шулайдыр шул,— ярсый бит күңел. Далаларда тайлар утлап йөри,— Улак кимерү минем эш түгел. Йокымсырап торган ялдан арынам, һич күнекми җаным шуңарга, Чыгам җимле, җайлы аранымнан Далаларга, иркен суларга! 1 Имәсме — түгелме, нишлисен, күңел бит мәгънәсендә. 2 Конан — өч яшьлек ат. Гомер дә узмый әкеренләп,— Заманча чабуында. Калышмыйм. Тик нинди имгәк Тотынган чабуыма?! Картлыгым икән, имансыз, Ябышкан, өстерәлә. Инде шул киртәме, сансыз, Шуңамы эш терәлә? И җиләнне йолкып алып, Иңнәрдән салырга бер) Чабудагы йөктән арынып, Җиңеләеп калырга бер!.. 1977 Йокысыз төндә Төн караңгы кайгы төсле, Төн — зая үткән гомер, һич кенә килми йоклыйсы... И хыялга комар күңел, Төннәрем көнгә дүндер. Ракетадай менсәң иде Йолдызлар арасына, Бер батмас ай элсәң иде Күкнең зәңгәр гөмбәзенә, Төннәрнең карасында. Яки кояш белән баеп, Җирләр әйләнсәң иде,— Аннан таңнарга ялганып, Кояш кебек мәңге сүнмәс Иргә әйләнсәң иде. Я Кыш бабай күк, илләргә Еллар яңартсаң иде, Җирдәге барлык өйләргә Имин көннәр бүләк итеп. Бәхет таратсаң иде... Йоклый гүя бөтен дөнья... Йокламый акыл гына,— Мин тынып ятам урнымда. Уйлар ерак хыялларны Уята, якын кыла. 1977-1978. Устиния бәете «Бичара Устя — тарихи хорөкот дь вылыиа эләккән гүзәл бер күбвлм һәм... императрица... кем алармы хөкем итәр, әгәр кем дә булса хе- кем итә калса, Екатеринаның яаыэ* лыгы — гөнаһсыз казачканың бәхетсез язмышы үлчәү табагына нинди авырлык белән басачаки. В. Г. Короленко. Гади генә бер йорт тора Җаек буенда: Узган манзаралар туа Кинәт уемда. Шунда өйләнгән атаман Матур, яшь кызга: Шунда Устиния баглаган Гомерен «башсызлга. Әйе, «башсыз» булган ире — Емельян казак: Дауга чыккан, коллар илен Итәм, дип, азат. Дәһшәтеннән дөнья купкан, Купкан башкала. Хәбәр яшен булып суккан Әби патшага3 . Петр патша2 булып Пугач Тараткан фәрман. Халыкларны үзенә юлдаш Иткән каһарман. Очкандай көзге җилләрдә Яфрак калтырап, Устя кергән өермәгә, Алҗып, аптырап... Яулар тузып, төшкәч кулга Ирек баласы, Сөргән кызын озак юлга Җаек каласы. Тол тик ике атна торган Ир белән бергә, Соңра урыны төрмә булган Гомер гомергә... Устя патша хатыны булып Ашмый тәхеткә, Утыз ел тоткында сулып, Кергән ләхеткә. 3 Әбн патша — Екатерина II. 3 Петр III — Екатерина тарафыннан тәхеттән төшерелгән, аннан үтерелгән ире. Пугачев, баш күтәргәндә, аныц исеме белән файдалана. Харап булган газиз башы Унсигез яшьтә,— Тәэсирсез булган күз яше «Бөек көндәш»кә *. Дер селкеткән дау тәхеттә Әби патшаны, Пугачевның толы хәтта Каушаткан аны. Истәлек Җаек ярлары Ил язмышыннан. Гүя Устиния зарлары Ишетелә шуннан. Гади генә бер йорт тора Җаек ярында — Никтер моңсу, сагыш кына Сыкрый җаныңда... 1977 Контраст Моннан унбиш мең еллар злее Азиядан Австралияга күченгвн Таш девере кешеләре хәзер дә злекке хәлләрендә яшиләр. Вәхшилекнең авыр шартларында алар һаман кими баралар.. Газеталардан. Күккә карал, Җир хәлләрен Айдан сорыйсы килә. Айларга менсәк тә, Җирдән Вәхши чор исе килә... Дөнья гариплеген айкап, Ачып йөрисе килә. Кыштай салкын күңелләрнең Карын көрисе килә. Космоска Таш дәверен сөйрәп Адәм баласы менә!.. Җирдә вәхши калдырмауга Чара табасы килә. , Анадан тума ди алар. Шунда китәсе килә: Таш дәверенең кешеләрен Кеше итәсе килә. Бер аяк күктә, ә берсе Вәхшиләр торган Җирдә: Бер макта син кешелекне, Бер әрни-әрни тиргә!.. ' Кырмыскадай көчле Җилкәсенә Җирне Атлант 4 алган көннән Ай аерылган, имеш, ди, җир-әнкәсеннән. Атлант әйткән: — Авыр миңа Аең!—дигән. Җир елаган: — Сау бул, балакаем...— дигән. Олактырган Атлант, күп тормаган уйлап,. Ай тәгәрәп киткән зәңгәр гөмбәз буйлап... Бәлки бу — чын, бәлки — ялган, кем белә ди... Ләкин хәзер шунысы хак,— Ай көлә ди: — Авырсындың мине Атлант була торып, Ә нишләде кеше ракеталар корып! Комар уйный отыш — анык отмак була, Җилкәсендә бар Галәмне тотмак була. Кая инде сиңа, Атлант,— җитми көчең, Синең алда Кырмыскадай көчле Кешең! Шулай дип Ай гел Атлантка бәйләнә ди, Җир тирәли әйләнә дә әйләнә ди... 1977 Йөзек кашы Бармагымда минем алтын йөзек, Йөзекнең дә җәүһәр кашлысы! Бәгырьләрне нидер ала өзеп,— Килә җырны синнән башлыйсы: Туймам төсле хәтта һәр иҗектә Әйтәлсәм дә исмең, азсынам: Син бит кирәк миңа, шул йөзеккә Кирәк булган җәүһәр каш сыман! 1978 Дисеннәр Космонавтлар күккә менеп Йолдызлар алып төште. Мин дә менәр идем кебек һөнәр итсәм бу эшне. Булалмадым шул космонавт,— Җирдән күккә күз атам, 4 Атлант — борынгы юнаннарда тиңсез батыр-гнгант. Ул Җнр шарын жилка- севдэ тотып тора. имеш. Шагыйрь булып, күк аралап Үз йолдызым күзәтәм. Космонавтлар, мактау сезгә, Буй җитмәслек эшегез! Күккә исән менегез дә, Исән генә төшегез. Оч, шагыйрь, сиңа да анда Йолдызлар баш исеннәр. Күр, космонавт булмаса да, Күккә ашкан! — дисеннәр. 1977—1978. Бакча юлы Борынгыда алтын тәңкәләрне Җиңүчеләр юлына сипкәннәр. Алтыннарны таптап, шөһрәт юлын Горур атлап үткән ИскәндәрV . Мин Искәндәр түгел. Ә шаян көз Тәңкәләрен чәчкән миңа да: Шигырьләрдә, хәер, мактап яздым Үпкә белдермәдем мин аңа. Сират күпере түгел, салават күпере Без үтәсе сулар аркылы. Аста — күрфәз2 , өстә — алтын кояш, Шул түгелме бәхет балкуы! Менә ачам сары йортның ишеген, Хуҗа сыман элек-электән!.. Кай җирем ким Дарий 3 сарайларын Ачып кергән Сәйфелмөлектән?! 4 1970 ллллмллллл/ V и , к , „ t . |. Мек ан ip Макадонсаий ’ K\ I) ф J •’ — диңгез яки елга култыгы •Лар и й - Иран патшасы ♦СайФелм»лек — Искәндәрнең кушаматы. Фәннур Сафин *WW^^*********************** Казан гомере Кайда минем шәҗәрәм — нәсел агачы? Кайсы бабам кулында затлы мәрмәр сыман ипләп шомартылган беренче Казан ташы? Мин сине эзлим, бабакаем! Әйтер рәхмәтләрем, сорауларым бар. Зарын да беләсем килә: кайда батырлар, кайда Алыплар? Ә кайда хыянәтче, мең языклы гайбәтче?! Бар уйларым, хисем синдә. Ничәмә җир катламы синең иңдә? Изге эшләреңнең барын да беләсем килә. Күрсәтәсем килә шуны бөтен җиргә! Бүләк булып безгә сөңге очлары белән дары исе генә калмаган сезнең заманнан. булмас мирас булып шәһәрләр калган! Калган олы мирас — яшәү үзе. Карый!.. Җанга карап тора кебек гомер күзе!.. Кеше гомере... Озын итсәң — озын, кыска итсәң — кыска — бармак арасыннан аккан сары ком сыман сыя хәтта учка!.. Я җыр кебек — ул мәңгелек! Кадерлисе бар әле гомерләрне! Йолдызларга чаклы күтәрәсе бар шул мирасны!.. Моның өчен Максат кирәк! — Олы Максат. (Максатсызлар күпме әле, уйлап баксак?) Моның өчен аяз күк кирәк очарга, һава кирәк — хисләргә, уйларга, хыялга! Кеше яши-яши дә хатирәгә әверелә... Бары Җир белә: Сөю өчен, Бәхет өчен күпме улларының гомере киселгәнен. Яттан саный ала җырга күчкән исемнәрен. Бу данлы исемнәр — бу шанлы исемнәр — киселгән гомерләр — яшәү дәвамы!.. Чордан-чорга күчеп, җырдан-җырга күчеп, яңарып, үсеп, яши алар кичеп диңгезләрне, утлы даланы. Яна-яна яши алар — гүя Кешелек җаны!.. һәм мин, һич югында, Казан гомере телим, якташларым, сезгә, җирдәшләрем, сезгә — бөек эшегезгә!