Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЗЕРГЕ АВЫЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ

 

Күзәтүләр һәм уйланулар выл элек-электән үзенә әдипләрнең даими игътибарын җәлеп итеп килә. Фән-техника революциясе заманы булган безнең дәвер дә авылны әдәбиятта күрсәтүгә мәгълүм йогынты ясый. Бер яктан, бу чынбарлык төрле яклабрак һәм төрле-төрле аспектларда карала башлады. Икенче яктан, хәзерге авылга фән-техника революциясе актуальлек биргән проблемаларны уз эченә алган бер дөнья итеп карау көчәйде. Биредә шундый мәсьәләләрнең берничәсенә тукталасы Билгеле булганча, фән-техника прогрессы илебез халык хуҗалыгының тагын да зуррак темплар белән үсүенә китерде. Бу хәл хәзерге производство, экономика белән идарә итүне бермә-бер катлауландыра һәм җитәкчелек итү системасын камилләштерүне заманның иң мөһим мәсьәләләреннән берсе итеп көн тәртибенә куя. Табигый, бу мәсьәләдән әдәбият та читтә кала алмый. Әмма язучыларны мәсьәләнең күбрәк кеше язмышы белән бәйләнештәге ягы кызыксындыра. Икенче төрле әйткәндә. соңгы вакытта совет әдәбиятларында хәзерге хуҗалык җитәкчесен сурәтләүгә игътибар бермә-бер артты. Бу мәсьәлә белән хәзерге тәнкыйть тә якыннан кызыксына. Аның тирәсендә матбугат битләрендә әледән-әле бәхәсләр кабынып тора. 70 нче еллар татар прозасында еш кына хәзерге колхоз председателе шәхесенә дикъкать ителә. Бу шәхес күбрәк безнең көннәр әдәбиятында актуаль төс алган «эшлекле герой» мәсьәләсе яктылыгында карала. Мәгълүм ки, заманыбызның яңа герое итеп аңлатыла торган эшлекле шәхесне сурәтләгәндә әсәрләрдә аның эшлеклелек һәм кешелеклелек сыйфатларын нинди мөнәсәбәттә бирүгә игътибар артты. Бу мәсьәлә әсәрләрдә төрлечә яктыртыла. Моны хәзерге авылга багышланган әсәрләрнең үзәгенә куелган колхоз председателе образларын сурәтләүдә шактый ачык күрергә мөмкин. Экономик яктан артта калган һәм нык аксаган колхозны өзеклектән чыгару һәм аякка бастыру өчен җибәрелгән утызмеңче Халикъ Саматовны Г. Ахунов «Чикләвек төше» повестенда күбрәк менә шушы төп эшен башкару дәвамында күрсәтә. Саматов чын мәгънәсендә эш кешесе булып алга баса. Үз хезмәтенә ул зур җаваплылык белән карый һәм «булсынга» эшли. Аның гадәттән тыш тырышлыгы белән колхоз тиз арада аякка баса. Бу яктан Саматов илленче еллар башындагы авыл прозасының нык ихтыярлы җитәкче геройларын хәтерләтә кебек. Әмма үзенең эш принциплары буенча ул әлеге җитәкчеләрдән шактый аерыла да. Саматов волюнтарист түгел, бәлки акыл белән, уйлап эш итә торган җитәкче. Авылга килү белән герой ныклап экономиканы өй* А рәнә башлый Формализмның һәм коры энтузиазмның дошманы булган Саматов хуҗалыкны үстерүнең экономик яктан нигезләнгән һәм акланган принципларын алга сэра Бу юлда аңа күнегелгән карашлар һәм принциплар белән конфликтка керергә туры килә. Менә ул, бер яктан, колхоз экономикасын ныгыту, икенче яктан туфракның уң- дырышлылыгын күтәрү нияте белән җитен һәм күпьеллык үлән чәчәргә керешә. Ә бу ф вакытта үлән чәчү системасы кире кагылган була, һәм бераздан елкә газетасында Са- матовны тәнкыйтьләп «Травопольный король» дигән мәкалә чыга. Районнан исә аны 5 клевер җирләрен сөреп ташларга мәҗбүр итәләр. Моның нәтиҗәсе шул була: сөт - тапшыру буенча районда беренче урынны алып килгән колхоз, «яшен сугып сындырган агач төсле, кинәт артка авып төшә» Ә менә җитен чәчү колхозга зур файда китерә. МТС техникасын колхозларга сату башлангач, бары Саматовның гына бу техниканы алырга мөмкинлеге булуы ачыклана. Кыскасы. Саматов безнең алга аек акыл белән _ һәм киләчәккә карап эш итә торган җитәкче булып баса. Моның белән Г. Ахунов яңа тип колхоз җитәкчесенең бүген генә дөньяга килмәвен, бәлки аның инде 50 нче еллар - авылында ук формалашуын күрсәтә. Әмма бөтен игътибарын полемик рәвештә герой ның хуҗалык эшчәнлегенә һәм эшлеклелек сыйфатларын ачуга туплап, автор аның — шәхси тормышы белән азрак кызыксына Ә менә В Нуруллинның «Күпер чыкканда» повестенда, киресенчә. Саматов кебек х ук булдыклы председатель Өлфәт Хәкимовның шәхси тормышын күрсәтүгә басым яса- * ла. Автор өчен иң мөһиме — геройның шәхси язмышы, конкретрак әйтсәк, аның «бер _ минутлык дуамаллык аркасында бер гомерлек фаҗига»гә дучар булуы. Суз Хәкимов- Z ның үз гаебе белән җимерелгән гаилә тормышы турында бара Бу вакыйга геройга и бик нык тәэсир итә, аның күңеленә төзәлмәс яра сала. Җитәкче геройны әхлакый яктан сынауга Б Камаловның «Күңел кыңгыраулары» _ һәм «Ялыкмаслар» повестьларымда да шактый игътибар бирелә. Әсәрләрнең үзәк геройлары — райкомол секретаре Инсаф Заманов белән райком секретаре Хафиз Ч Кадергулов шулай ук мәхәббәт һәм семья мәсьәләләрендә уңышсыэлыкка дучар буе лалар Б. Камалов һәм 8 Нуруллин повестьларында шәхси моментка игътибарны арттыру җитәкче геройны кеше буларак җанлырак һәм күңелгә ягышлырак итеп бирергә булыша. Бу әсәрләрдә икенче бер уртак момент та бар. Сүз җитәкче геройның иҗтимагый һәм шәхси яшәешен контраст буяулар белән тасвирлау турында бара Геройлар хезмәттә кыенлыкларны һәм каршылыкларны җиңә җиңә яна үрләргә күтәреләләр шәхси тормышта исә адым саен уңышсыэлыкка очрыйлар Кыскасы, биредә авторларга җитәкче герой тормышының иҗтимагый һәм шәхси өлкәләрен үзара органик бәйләнештә карау җитенкерәми X. Хәйруллин («Канатлар талмасын» повесте) белән М. Хәбибуллин («Чоңгыллар» романы) хәзерге колхоз җитәкчесен сурәтләүгә башкачарак якын киләләр Алар икесе дә геройларының хезмәте һәм шәхси тормышы белән бердәй диярлек кызыксына. Шунлыктан бу әсәрләрнең үзәк геройлары — Рамай Вильданов һәм Талип Бикмуллин герле уй-омтылыш һәм хисләр белән яшәүче шәхесләр булып гәүдәләнәләр Дәрес әле бу әсәрләрдә дә җитәкче геройның иҗтимагый һем шәхси яшәеше беркадәр капма каршы төсләрдә сурәтләнә. Колхоз хуҗалыгын үстерүдә бик җитди кыенлыкларны җиңеп, геройлар үз теләкләренә ирешәләр һәм рухи канәгатьләнү табалар Ә менә мәхәббәттә, семья тормышында әле хәлләр башкачарак. Гомумән, безнең күп кенә әсәрләрне укыганда күңелдә: -Җитәкче геройга нормаль семья тормышы белән яшәргә язмаган микәнни?» дигән сорау туа. Бу яктан, минемчә Ф Хөснинең «Мәйдан» по аестендагы председатель Сәлим Ахунҗанов кына үзен бәхетлерәк сизә ала. Башта, яңа колхозга килгәч, яшь сатучы хатын белән бераз буталып алса да, соңыннан ул бердәнбер яраткан кешесе үзенең хәләл җефете икәнен аңлый Мораль конфликтлардан тыш безнең авылга багышланган әсәрләрнең иҗтимагый конфликтлары дә игътибарны җәлеп ите. Г Ахунов һәм X Хәйруллин повестьларында үзәк конфликт алдынгы карашлы колхоз председателе белән тормыштан артта калган райком секретаре арасында туа. Әйтергә кирәк бу безнең проза эчен яңа конфликт түгел 60 нчы еллар башында аңа беренчеләрдән булып «Язгы авазлар» романында А. Расих мөрәҗәгать итте һәм ул вакытта мондый конфликт әдәбият өчен шактый дәрәҗәдә ачыш иде. Ә инде «Язгы авазларпдан соң ул, гәрчә авторлар аны беркадәр үзләренчә аңлатырга, кайбер психологик нюанслар белән төрлеләндерергә тырышсалар да, гомумән алганда, штампка әверелде. Икенче яктан, әдәби әсәрнең гомумиләштерү көченә ия булуын дә искә алсак, әлеге конфликтны безнең көннәрдә күтәреп чыгу тормыш чынлыгын исәпкә алып бетермәү булып яңгырый. М. Хәбибуллин исә «Чоңгыллар» романында хәзерге җитәкчеләрнең эш стильләрен ачканда новатор белән консерватор арасындагы әлеге традицион конфликттан баш тарта. Әсәр геройлары — колхоз җитәкчеләре дә. район җитәкчеләре дә авыл хуҗалыгында яңалык өчен актив көрәшүчеләр булып алга басалар. Мәсьәләгә мондый карашы белән М. Хәбибуллин хәзерге авылның рухын дөресрәк чагылдыра кебек. 70 нче еллар авылының яшәеш шартларын яхшы аңлап эш итү әсәрнең стиленә дә эз салган. Әйтергә кирәк, биредә карала торган әсәрләр хикәяләү үзенчәлекләре ягыннан да берберсеннән шактый аерылалар, һәм бу хәл авторларның үз алларына куйган максатлары яки шәхси стиль үзенчәлекләре белән генә түгел, бәлки тормыш материалының характеры белән дә бәйләнгән. Колхозларның экономик хәле авыр булган һәм артель хуҗалыгын аякка бастыру өчен киеренке көрәш барган заманнарны сурәтләгән әсәрләрдә (Г. Ахунов һәм В. Нуруллин повестьларында) хикәяләү дә киеренке һәм драматик рухта алып барыла. Биредә сүзнең аерым зат исеменнән алып барылуы да мәгълүм роль уйный. «Чикләвек төше»нәдге Рокыя һәм «Купер чыккандаядагы Өлфәт һич тә тормыш турында киңләп сөйләргә омтылмыйлар, бәлки күңелләренә аеруча нык кереп калган хәлләр һәм вакыйгаларга гына мөрәҗәгать итәләр. Бу хәл хикәяләүдә эмоциональлекнең көчәюенә китерә. X. Хәйруллинның «Канатлар талмасын» повестенда 60 нчы еллар авылында тормыш стабильләшә барган кебек, хикәяләү дә салмаклана төшә, аңарда мөстәкыйльлек һәм объективлык көчәя. Ә М. Хәбибуллин романында бу сыйфатлар тагын да көчлерәк чагыла. Автор артык контраст буяулардай, геройларның үзара мөнәсәбәтләрен кискен конфликтлар ярдәмендә ачудан баш тарта. Фән-техника революциясе (алга таба, кыскартып, ФТР дип кулланыла — Ф. М.) йогынтысында авыл темасы соңгы вакытта әдипләрне тагын бер мәсьәләдә кызыксындыра башлады. Мәгълүм ки, хәзерге тормышның зур темплар белән шәһәрләшүенә китергән ФТР кеше яшәешенең борынгыдан килә торган табигый нигезләренә игътибарны арттырды. Бу нигезләрне әдипләр башлыча табигатьтә, халык тарихында, аның рухи мирасында һәм традицияләрендә күрәләр. Ә шушы нигезләрне үзендә саклаучы дөнья итеп әдәбиятта еш кына авыл карала. Тарихның иң авыр сынауларын намус белән үткән һәм яшәү өчен күп гасырлык көрәштә үзенең милли бөтенлеген саклап кала алган туган халкының рухи көч чыганакларын эзләп, Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек» повестенда революциягә кадәрге татар авылының рухи яшәешенә, аның гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә мөрәҗәгать иткән иде. Бүгенге авылны нигез мәгънәсендә карауга безнең әдәбиятта беренчеләрдән булып Ә. Еники алынды кебек. «Әйтелмәгән васыять» дигән күләмле хикәясендә ул ФТР заманы кешеләренең әнә шул нигез белән аерылгысыз бәйләнештә яшәргә тиешлекләренә басым ясады. Әсәрдә күбрәк авылның халык тарихы, аның рухи мирасы һәм традицияләрен үзендә саклаучы дөнья булуына игътибар ителде. Ә җитмеш алты яшьлек Акъәбине автор аның шәһәрләшкән балаларын шушы дөнья белән «бәйләгән бердәнбер җеп» итеп карый. Карчык үлсә, бу җепнең өзелү куркынычы бар. Язучыны менә шушы куркыныч борчый. Чөнки әлеге «тере җеп өзелү белән бергә туганүскән илгә юл да киселәчәк. Кылганлы далада утырган Юлкотлы үзе дә, аның кешеләре дә акрынлап онытылачак». Әмма моңа һич тә юл куярга ярамый. Акъәбинең шәһәрдә яшәүче балаларына әйтә алмый калган васыяте мондый сүзләр белән тәмамлана: «Әйе, сез зур кешеләр булдыгыз, илгә, дәүләткә кирәкле, файдалы кешеләр булдыгыз, хәзер менә шуның әҗерен күрәсез, рәхәтен чигәсез!.. Ләкин сезне менә без, Сәлимҗан белән Акбикә дигән гади башкорт кешеләре, дөньяга китердек, Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылы сезне үзенең туфрагында үстерде, башкорт халкы сезне бүгенге югарылыкка күтәрде, сез шуны онытмагыз, балаларым, ишетәсезме? Сезнең онытырга хакыгыз юк, аңлыйсызмы?.. Бу минем күңелем түреннән чыккан иң кайнар, иң зур, иң соңгы васыятем сезгә!» Кыскасы, Ә. Еники бу әсәрдә безнең заман кешеләренең шушы нигез дөнья белән бәйләнешләре өзелмәскә тиешлеген, әгәр өзелсә, бу хәлнең бик күңелсез нәтиҗәләргә, зур рухи югалтуларга китерәчәген чагылдыра. Гомумән, әдәбиятта авыл кешесенең шәһәр кешесенә әвереяүе мәеьәтвее- ие игътибар артты. Әгәр эшчеләр темасын яктырткан әсәрләрдә бу процесс зл быэның юрүри күренеше итеп бәяләнсә, хәзерге авылга багышланган әсәрләрдә исә ул башкачарак яңгыраш ала. М. Мәһдиевнең «Каз канатлары» романындагы Мәтәли агай оныгы Хәбибрахман образында, мәсәлән, әлеге процессның шактый катлаулы күренеш булуы һәм тормыш- ♦ та төрле нәтиҗәләргә китерүе күрсәтелә. «Шәһәр кешесе, аның да интеллигенты» булырга телеп. Хәбибрахман шәһәргә китә һәм анда диссертация яклап, галим Хәбиб Фәһмиевичкә әверелә. Әмма шәһәр интеллигенты дәрәҗәсенә герой зур рухи югалту. туган авылы белән элемтәсен өзү, нигезен корыту исәбенә ирешә. Дәрес, бу хәлгә Хәбиб һич тә үзен гаепле санамый. Әгәр сугышта әтисе үлеп калмаса, ул һич тә карт әнисен шәһәргә алып китмәс иде. Хәбибнең мондый фәлсәфәсендә күпмедер дәреслек бар. әлбәттә. Шулай да геройның үзен бөтенләй гаепсез санавы белән килешүе кыен. Хәбибнең туган нигезен корытуында аңа туган авылының киләчәге өчен җаваплылык хисе җитмәү дә зур гына роль уйный. Нәкъ менә шул җаваплылык хисе. Ленар белән Маратны, шәһәрдә яшәргә бетен мөмкинлекләре булса да, туган авылларына кайтара. М. Мәһдие» романында геройның туган ааылыннан аерылуына сугыш гаепле итеп күрсәтелсә, X. Камаловның «Аэропортта» дигән шигырендә исә тел гаеп хәзерге шәһәр естенә ташлана. Ченки бер карт белән карчыкның улларын шәһәр укытам дип ф алган да: Өйрәтеп, кеше итеп Үзендә калдырган. Җибәрми асылга. Кайтармый тел йортка. һем карт шәһәргә болай дип ялвара: Бир, шәһәр, улымны!! Нигезем бетә бит. Бир минем кулымны!! Буыннан-буынга Килгән ул бишегем Җуелыр мәңгегә. Бетәр бит ишелеп!! Бу шигырьнең идеясен кырт кисеп кенә яхшы яки яман дил әйтел булмый. Бер яктан, авылдан яшьләрнең күпләп китүләренә шагыйрьнең тирән борчылуы сизелә, һәм мондый борчылуга реаль җирлек тә бар. Яшьләрнең күлләп шәһәргә, производствога китүләре авылга һем экономии, һәм рухи зыян китерә. Икемчә яктан исә, X. Камалов бу шигырендә чал бәр хакыйкатьне искә алып бөтерми кебек. Сүэ авылның влек-электән шәһәр эчен эшче кеч чыганагы булып торуы турында бара Бу процессны бүген гене туктатып булмый торгандыр, күрәсең. Әмма бер хакыйкать ачык: авылның эшче кечләрен шәһәргә бирүгә хәзер бик уйлап, аек исәп белен, бу день яның үз ихтыяҗларын һем мәнфәгатьләрен кат иат үлчәп, искә алып кына килергә кирәк. И. Юзеевның «Карурман» поэмасында исә замандашның туган нигезгә якынлыгы һәм җаны-тене белән бирелгәнлеге күрсәтелә. Әсәрнең лирик герое — тавыш тизлегендәге самолетларда очучы егет башта «җир дә башка хәзер, җыр да башка» дип, үткәннән кило торган күп кенә нәрсәдән баш тартырга тели. Әмма бераздан аны күңеленең нидәндер канәгать булмавы борчый башлый, һәм менә шушы күңел тынычсызлыгы, рухи канәгатьсезлек аны туган авылына кайтара. Шунда мәсьәлә ачыклама. Аңа туган җир — «озын салмак кәйләр, ат кешнәве, кошлар сайравы» җитмәгән икән. Ул аларның барысын да бабасы васыять итеп калдырган карурманда таба. Карурман поэмада табигатьне, халык тарихын Һем аның күп гасырлык рухи мирасын үзендә туплаган денья булып, нигез булып гәүдәлене. День я да иң гуманлы җәмгыять булган бәзнең җәмгыятьтә табигать саклау мәсьәләсенә гаять зур әһәмият бнреле, тәбигать- не саклау максатында дәүләт күлемендә җитди чаралар күрелә. Әмма бу чаралар тиешле нәтиҗә бирсом эчен безгә кешеләрдә табигатькә дәрес караш тәрбияләргә. ХӘЗЕРГЕ АВЫЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ аның тормыштагы ролен һәм әһәмиятен тирәнтен төшендерергә кирәк. Бу бурычны хәл итүдә әдәбият өстенә чиксез зур эш йекләнелә. Г. Бәширов «Җидегән чишмә» романында бу мәсьәләне яктыртып ике моментка басым ясый. Бер яктан, әдип табигатьнең аерым шәхескә һәм бетен халыкка кирәклеге турында сүз алып бара. Мәсәлән. Урал тауларына яшьтәш булган Җидегән чишмәне тасвирлаганда язучы аны күп гасырлык тарихның җанлы шаһите итеп карый. Бу чишмә — «халыкның картаймас юлдашы, юанычы, тормышының матур бизәге. Шундый да газиз ул, әгәр бу чишмә булмаса, болыннарны сугарып, якын-тирәне ямьләндереп тормаса, Ык буена нидер җитмәс, халык тормышының кай җиредер китек булыр иде». Чишмә җыр булып, шигъри аһәң булып халык тормышына үрелеп аккан, гасырлар буе кешеләргә дару-дәрман булып килгән, «сырхауларны дәвалаган, арыганнарга ял булган. моңлыларны юаткан». Алтынбикә тугае, Ык елгасы турында сөйләгәндә дә автор аларның менә шушы вазифасына басым ясый. Табигатьне кеше яшәешенең рухи чыганагы итеп карау белән бергә, Г. Бәширов аның мөһим экономик фактор да булуын күрсәтә. Әйтик, урманнарны күпләп кисү, әрәмәлекләрне бетерү җирдә дымны киметә, туфрак эрозиясен көчәйтә. Икенче яктан, язучы табигатькә җавапсыз карау һәм аның бөтенлеген җимерүнең бик зур югалтуларга китерүен ача. Беренче карашка Алтынбикә болынын сөреп ташлау гадәти күренеш кебек. Чөнки андый хәлләр чынлыкта бик күп булды. Романның табигатькә битараф геройларына ул шулай тоела да. Ә менә автор безне бу нәрсәләргә башкача, башка күз белән карарга мәҗбүр итә. һәм без бу матур болынны сөреп ташлау зур югалтуларга, кайтарып ала алмаслык югалтуларга китергәнен күрәбез. Сөрелгән болында күп кенә үсемлекләр харап булган, кошлар юкка чыкканнар. Алай гына да түгел, бу болында башка бер җирдә булмаган бик борынгы бер үлән үскән. Язучы аны «моннан әллә ничә мең еллар элек безнең әби-бабаларыбызның шалашлары яисә землянкалары янында да үсеп утырган, аларның күңелләрен хушландырган, хәтта дару булып хезмәт иткән» үлән дип атый, һәм бу үлән юкка чыгу әсәрдә безнең замандашларны ерак буыннар белән бәйләп торган бер җеп өзелү булып яңгырый. «Җидегән чишмә»дә тасвирланган гыйбрәтле күренешләрнең тагын берсенә игътибар итеп узыйк. Химикатлар белән эшкәртелгән орлыкны аннан-моннан гына чәчү аркасында, аны чүпләгән кошлар агуланып һәлак булалар. Бу күренешне бәяләүгә дә Г. Бәширов художник буларак килә, аның рухи нәтиҗәсен ача. Ул тургай образына мөрәҗәгать итә. Бу җырчы кошның агуланган орлык ашап һәлак булуының нәрсәгә китерүен әдип карт умартачы Минһаҗ һәм колхозчы егет Гайнанның уй-кичерешләре аша чагылдыра. Минһаҗ карт тургай җырына «гомере буе гадәтләнеп беткән, ул иртән кояш чыгуы, кичен ай калкуы кебек үк тормышның җанга сеңгән табигый бер бизәгенә әверелгән иде.» Ә хәзер, «табигатьнең шушындый яфрак ярырга, чәчәк атарга, дәртләнеп яңарырга, үрчергә торган чагында» тургай җырын ишетмәү геройны шомга сала. Бала чактан ук «түземсезләнеп, юксынып көтелә торган, күктән көмеш кыңгырау чыңы булып агыла торган тургай җырын» бу язда ишетмәгәч, Гайнан да уйга кала. Чөнки «язның иң шаушулы, иң җанлы көннәре булуга карамастан»,тирә-юньне «зират өстендәге кебек шомлы тынлык баскан. Унтугыз яшенә җитеп, Гайнанның беркайчан да яз көне мондый җан өшеткеч хәсрәтле тынлыкка тарыганы юк иде әле». Тургай җырында («Юл өстендә тургай» поэмасы) шагыйрь Р. Мингалимов тагын да зуррак мәгънә, рухи көч таба. Ул кеше йөрәген яшәртә, борчуларны җуя, өметләрне яңарта. Шундый зур көчкә ия булган бу кош моңына гөл тартыла, көн тартыла. Кой артыннан тал сузыла. Үлән күккә үрелә. Таш. үрелеп көйгә таба. Йортларга әверелә... Кынысында кылычы бар Ир тартыла тургайга. Уйламагыз тартылмый дип. Җир тартыла тургайга. Әлеге тема уңаена X. Туфанның «Сандугачлар эзлиләр каенны» дип исемләнгән шигыре дә аерым игътибарга лаек. Ул шигырьдә каен замандашларның рухи культу расын, әхлакый үсешен күрсәтә торган фактор итеп карала. Бик әдәпле тәрбияле булып күренгән кешеләргә ул Болар — яшәү дусы. Алдынгылар болар, аңлылар. Җырларында минем исемне дә ф Ничә тапкыр телгә алдылар, — дип ышанып караган. Әмма югары белемле шул кешеләр, «әле генә менә унын- = чыдам, имтиханнан чыккан» яшь кызны хәтерләткән бу гүзәл агачны кисеп тураклап 2 ташлыйлар. Безнең карашка, бу шигырьдә ФТР заманының күңелне борчый торган бер күре- g неше ачык гәүдәләнә. Фән-техника прогрессы заманы кешенең профессиональ яктан j үсүен тиэләштерә, ә аның рухи үсеше исә кайчак тоткарлана яки акрынрак бара. Без- _ нең язучылар исә шундый күңелсез нәтиҗәгә китергән сәбәпләрнең берсе дил яшь- 5 ләрнең табигатькә ихтирамы җитмәү һәм аны аңлый, ярата белмәүләрен саный. < Соңгы вакытта табигатькә туристларча, бер минутлык ләззәт ноктасыннан гына ы чыгып карауга каршы керәш актуаль төс алды, браконьерлык мәсьәләсенә игътибар шактый артты. Әдипләр тормышта киң таралган бу күренешнең зарарын сәнгатьчә Q тирәнрәк ачарга, аңа зур социаль-әхлакый яңгыраш бирергә тырышалар. Хәзерге күп х милләтле соеет әдәбиятының бу олкәдәге иң зур уңышларыннан берсен, һичшиксез. ♦ Ч. Айтматовның «Ак пароход» повесте тәшкил итә. Гадәти браконьерлык күренеше- = нә — маралны үтерүгә кыргыз халкының ничек килеп чыгуы турында сейләүче борын- — гы Ана болан легендасы аша карап, әдип мәсьәләгә гаять киң идея-фәлсәфи яңгы- ' раш бирә Маралны үтерү әсәрдә табигатькә генә түгел, бәлки халыкның күп гасыр- g лык үткәненә, рухи мирасына да җинаятьчел тестә кул сузу булып, гомумән, безнең = заманның иң кешелексез һәм иң мәрхәмәтсез күреиешләреннән берсе булып гәү- > дәләнә В. Астафьевның «Балык патша» һәм М Әмирнең «Балыкчы ялганнары» пос - вестьларында да браконьерлык теге яки бу дәрәҗәдә табигатькә колонизаторларча карау дип бәяләнә Хәзерге авылга багышланган әсәрләребезгә гомум бер күз ташласак, аларда авылның өлкән буынына игътибар көчле булуын да күрербез Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыяте »ндә— Акъәби белән «әҗәлгә дә күптән кул селтәгән, ялан таптаучы йөз яшәр» Миңлебай карт. Г. Бәшировның «Җидегән чишмә»сендәге Минһаҗ абзый. Ә Ба- яновның «Төлке тоту кыен түгел.ендәге Тата, И. Юзееаның «Карурмән«ындагы аеыл карты яки М. Мәһдиеанең «Каз канаты»ндагы бер төркем карт һәм карчыклар шул хакта сөйли. Бу хәл бер безнең әдәбиятка гына түгел, башка әдәбиятларга да хас икән. Рус әдәбиятында бу мәсьәләгә игътибар зур булуның сәбәпләре турында язучы Ф Абрамов кызыклы фикер йөртә. Хәзерге авылда төп фигура булып яшь механизатор торуын белә торып, күл кенә рус язучылары ни эчен соң өлкән буын вәкилләре белен күбрәк кызыксыналар! Ф Абрамов үзалдына шушы сорауны куя да. аңа болай дип җавап бирә: «Әдәбиятта карт һәм өлкән буын кешеләре турында зур сөйләшү алып бару аларның рухи тәҗрибәсен, иң авыр сынау елларында да Россияне һәлакәттән саклап калырга булышкан әхлакый көчләрен аңларга һәм сакларга омтылу белен бәйләнгән.»1 Ф. Абрамов рус взучыларыи өлкән буын авыл кешеләренең чиксез фидакарьлеге, намуслылыгы. хезмәткә җиргә һәм гомумән тереклеккә тирән мәхәббәте аеруча кызыксындыруын белдерә, өлкән буын авыл кешеләренең шул сыйфатлары белән хәзерге яшьләргә үрнәк булып торуларын әйтә. Бу фикерләр байтак дәрәҗәдә безнең әдәбиятка да карый. Чөнки безнең әсәрләрдә дә өлкән буын авыл кешеләренең шушындый сыйфатларын ачуга дикъкать ителә. Мәсәлән. Ф Хөснинең «Гыйльмениса» повесте героинясы яки Ә Баяноаның «Тәлке тоту кыен түгел» повестендагы Тата. тарихның бик катлаулы һәм киеренке чорларында яшәп, авыл йәген сызланмыйча үз җилкәләрендә күтәргән, бернинди авырлыклардан да куркып калмаган кечле рухлы шәхесләр булып гәүдәләнәләр Шул ук вакытта Ф Хәсни Гыйльмениса карчыкны тирән хермәткә лаеклы ана итеп тә күрсәтә. Бик иртә тол калып, күп санлы балаларын «бер ялгызы, кешегә орчык зрләп. •вен сугып, үзе киенмичә киендереп, тамагын, өстен-башын карап, укытып, канат- каурый куеп дөньяга очырган» Гыйльменисаны әдип үрнәк итеп куя. Т. Миңнуллин исә «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасында туксан бер яшьлек авыл хврты Әлмәндәрнең гаҗәп тормыш сөючән, яшәүчән һәм оптимист рухлы шәхес булуын күрсәтүгә басым ясый. Үз гомерендә ул күпне күргән, күпне кичергән. Газраил да аны инде өч мәртәбә теге дөньяга алып китәргә дип килгән булган. Әмма берсендә дә теләгенә ирешә алмаган. Чөнки тормышка гашыйк Әлмәндәр һәрвакыт үлемне җиңә алган. Бөтен гомере эштә, хезмәттә үткән бу гади авыл карты зур идеаллар, уй- омтылышлар белән яшәгән. Үләр алдыннан газраил аның ирешә алмый калган иң зур хыялы турында сорагач, Әлмәндәр бу хыялының бөтен дөньяда тыныч һәм бәхетле тормыш төзүдән гыйбарәт булуын әйтә. Шул рәвешчә, язучыларыбыз хәзерге авылны сурәтләүдә кызыклы гына эзләнүләр алып баралар. Алар бүгенге авылга торган саен якынрак килергә, аның актуаль мәсьәләләрен күтәрергә омтылалар. Шуның белән бергә, бу өлкәдә алар алдында •лә җитди бурычлар һәм зур эшләр торуын да әйтергә кирәк. Бу уңайдан иң элек яаучыларыбызның бүгенге авыл белән бәйләнешләре мәсьәләсенә игътибар итәр идек. Беренче карашка, күпчелек вәкилләре авылдан чыккан әдәбият өчен бу нәрсә проблема булып торырга тиеш тә түгел кебек. Чынлыкта исә мондый проблема бар. Эш монда иң элек әдәбиятның тормыш белән бәйләнеше мәсьәләсен ничек аңлауда. Кай- яак без бу мәсьәләне гадиләштеребрәк аңлыйбыз түгелме икән?.. Без, иң беренче чиратта, язучыларыбызның хәзерге авыл белән шәхси багланышларын ныгыту турында уйларга тиешбез. Чөнки бүгенге авылны әдәби атналыкларда яки укучылар конференцияләрендә генә катнашып аңлап бетерү мөмкин түгел. Эшчеләр яки галимнәр турында җитди әсәр тудыру өчен аларның тормышын һәм хезмәтен ныклап өйрәнү кирәк булган кебек, хәзерге авылны сурәтләргә алынганда да шундый ук эш сорала. Бу чынбарлыкны сәнгатьчә гәүдәләндерү өчен яңадан-яңа ачкычлар эзләргә кирәк булуы да бәхәссез. Чөнки хәзерге авыл күзгә күренеп үзгәрә. Бүгенге колхоз хуҗалыгы күп кенә яклары белән промышленность производствосын хәтерләтә. Бу хәл, аерым алганда, колхоз җитәкчесенең эш стилендә зур гына үзгәрешләр тудырды. Әгәр элегрәк ул башлыча экономик кыенлыклар белән очрашса һәм шулерны җиңеп чыгу өчен көрәшсә, хәзер аңа күбрәк рухи-әхлакый характердагы кыенлыклар һәм мәсьәләләр белән эш итәргә туры килә. Бүгенге көндә аңардан аеруча кешеләр белән эшли белү осталыгы сорала. Әмма бүгенге күп тармаклы колхоз производствосы белән җитәкчелек итә торган председатель безнең әдәбиятта тулы гәүдәләнеш тапмады әле. Бу юнәлештә хәзергә башлангыч адымнар гына ясала. Аннан соң әдәбият инде тормышта булганны гына түгел, бәлки булырга тиешлене дә күрсәтергә, ягъни алга карап, перспективаны да ачык күзаллап эш итәргә тиеш бит. Әдәбият алдында торган тагын да зуррак бурычларның берсе — укучыда авылга, яның кешеләренә һәм хезмәтенә ихтирам хисе тәрбияләү. Моның өчен барыннан да элек авылның бөтен җәмгыять һәм аерым шәхес өчен нигез дөнья булуын, игенче хезмәтенең олы мәгънәсен һәм шигъриятен тирәнрәк ачарга кирәк. Бу мәсьәләгә игътибар итүебезнең тагын бер сәбәбе шунда: соңгы вакытта безнең әсәрләрдә гомумән хезмәт поэзиясе, романтикасы җитәрлек чагылмый башлады. Мисал өчен, Г. Бәшировның «Намус» романындагы кебек, уз хезмәтеннән зур тәм табып, мавыгып һем рухланып эшләгән геройлар бик күренми хәзер. Биредә, күрәсең, фән-тех- ника прогрессының игенче хезмәтенә зур йогынты ясавы да билгеле бер роль уйныйдыр. Дөрестән дә, фән-техника казанышларына корылган хәзерге авыл хезмәтенең романтикасын, поэзиясен ачу бик кыенлашты. Шул уңайдан күренекле немец марк- сист-философы Э. Ионның кызыклы бер фикере хәтергә килә. Ул болай ди: «Хезмәтнең примитив формалары, фән-төхника революциясе заманында алга киткән формалары белән чагыштырганда, сәнгатьчә җиңелрәк үзләштерелә. XIX йөз әдибе кырда эшләүче уракчыны чагыштырмача җиңелрәк сурәтли ала иде. Ә менә хәзер үзәк идарә пунктыннан 20 комбайн белән идарә итә торган диспетчер хезмәтен ничек бирергә?»1 Биредә тагын шундый бер мәсьәлә үзенә игътибарны таләп итә. Элегрәк авыл кешесе җир белән турыдан-туры мөнәсәбәттә була иде. Безнең көннәрдә исә җир белән • Э. Ион. Проблемы культуры и культурная деятельность. 1969. 346 бит. игенче арасына фән һәм техника килеп керде. Бүгенге авылда инде традицион игенчене табуы кыен. Аның эшен күп терле техника белән идарә итә торган мехаииэә- торлар башкара. Аларга хәзер махсус белем алырга, техниканы үзләштерергә, кыскасы, күбрәк баш белән эш итәргә туры килә. Фән-техиика авылда торган саен зуррак роль уйнавы, бик әһәмиятле якалыйлар алып килүе белән бергә, кайчак негатив күренешләр дә тудыра. Әйтик, кайбер авыл кешеләренә, бигрәк тә яшьләргә, элекке крестьянга хас булган җиргә тирән хәрмәт һәм мәхәббәт җитенкерәми, алар җиргә һәм уз эшләренә ничектер ваемсызрак карый башлыйлар. Кыскасы, бүгенге авыл кешесенең җиргә һәм игенче хезметвее менәсәбәте шактый катлаулы мәсьәлә һәм ул язучыларның җитди игътибарын кете. Авылга багышланган әдәбиятның сәнгатьчә сыйфаты да һәр вакыттагыча игътибарны сорый. Әдипләр иәрсә турында язу белән ничек язу хакында бердәй кайгыртырга тиешләр. Кайчак шулай була: автор кызыклы гына мәсьәләләр күтәрә, әмма алар әсәрде тиешле идея-эстетмк яңгыраш ала алмыйлар. Мисалга табигатьне саклау мәсьәләсен генә алыйк. Бетен совет әдәбиятын якыннан кызыксындырган бу мәсьәлә татар азучыларының да игътибарын торган саен ныграк җәлеп итә. Аларның бу елкәдо кызыклы гына эзләнүләре һәм табышлары да бар. Гомумән алганда исә табигатьне саклау идеясенең безнең әдәбиятта әле бәтенсоюэ укучысының дикъкатен җәлеп итәрлек дәрәҗәдә яңгыраганы юк. Бу кимчелек бигрәк тә прозага карый Прозаик» ларыбызның бу теманы яктыртуда Ч. Айтматовның «Ак пароход» В. Астафьеаның «Балык патша» повестьлары яки Б Васильевның «Аккошларга атмагыз» романы кебек уңышларга ирешә алганнары юк әле. Эш монда үз фикереңне сәнгатьчә гәүдәләндерү ечен үтемле әдәби чаралар таба алмауга да, аны бары сонлел бирү белен гене «мк- ленүгә дә кайтып кала. Иске алынган әсәрләр исе авторларның нәкъ менә мәсьәлә ге художникларча караулары, образлы фикер йертүләре белән аерылып торалар. Инде әйтелгәнчә, Ч. Айтматов әсәр идеясен ачу ечен мифка мерәҗәгатъ итә һем Ана болан легендасы ярдәмендә маралны үтерүнең безнең заманның аеруча кешелексез һәм җинаятьчел күренеше булуын ача. В. Астафьев повесте белен Б. Васильев романында да балык патша һем аккош образлары зур идея-фәлсәфи яңгырашка ия булып торалар һәм автор фикерен зур кеч белән ачарга булышалар. Бу әсәрләрдә безнең язучылар ечен тагын бер гыйбрәтле момент бар. Эш шунда ки, безнең әсәрләрдә кайвакыт табигатьне сакларга чакыру теп максатка һәм үзмаксатка әйләнә. Ч. Айтматов, В. Астафьев һәм Б. Васильев әсәрләрендә исә табн- гатьне саклау ечен кереш кеше сцен, аның кешелеклелеге ечен керәш булып та алга баса, һәм бу бик табигый хәл. Ченки табигатькә менәсебәт фән-техннка революциясе заманы кешесенең мораль-политик йезен, тормышта үэ-үэен тотышын билгели торган моһим факторларның берсенә әверелде. Шул сәбәпле, табигать һәм кеше әдәбиятта үзара органик бәйләнештә каралырга тиешләр. Кыскасы, хәзерге авылның фән-техннка революциясе йогынтысында күзгә күренеп үэгере, катлаулана барган тормышына тирәнрәк үтеп керү, анын яңа актуаль мәсьәләләрен кыюрак күтәрү һәм зур идея-эстетик һәм фәлсәфи кеч белән чагылдыру бу донья белән элек-электән якыннан кызыксынып килгән әдәбиятыбызның меһим бурычларыннан берсе булып кала.