КАЗАН-МӘХӘББӘТЕМ МИНЕМ
Укыту округының алты губернасын университеты тирәсенә туплаган Казанга, культура үзәге буларак, Идел буеның бар халыклары элек-электән тартылып яшәде. Өстәвенә, татар халкының үз вакыты өчен тиешле дәрәҗәдә югары культурасы, беренче чиратта, әлбәттә, төрки халыклар арасында таралып, аларның рухи казанышларына уңай тәэсир ясап килде. «Чувашстан АССР тарихында» (I том, 35—48 битләр) татарлар белән чувашларның ерак бабаларының территория, дәүләт, этник һәм культура ягыннан якынлыгы турында фикер әйтелә. Казан шәһәренә нигез салуда татарлар белән бергәләп чувашларның катнашуы мөмкинлеге бик ихтимал. Татарларга тугандаш кабилә вәкилләре буларак, чувашлар Казанның беренче кешеләре арасында һичшиксез булгандыр. Казан турында легендалар һәм тарихи риваятьләрнең, Казанга багышланган җырлар һәм табышмакларның күплеге бер дә очраклы хәл түгел. Һәр хәлдә, татар һәм чувашларның Казан йогынтысында формалаша килгән тарихи һәм рухи- әхлакый якынлыгын инкарь итә алмыйбыз. Шунлыктан татар тел галимнәренең чувашның «Хозан-ХузанХусан» кебек атамаларын аеруча игътибар белән тикшеренүләре аңлашыла. Хәлбуки, бу тема — бик киң колачлы өлкә, аңа күп томлы монографияләр багышларга мөмкин. Шушы проблеманың шәхсән минем үземә кагылган өлеше дә бар, чөнки Казан минем тормышымда искиткеч зур урын тота. Бу фактның үзендә генә дә шәхсинең иҗтимагый, миллилекнең интернациональлек белән кушылуын күрергә була. Казан — чуваш халкы тарихының мөһим һәм аерылмас элеше ул. Әгәр мин халык улы икәнмен, димәк, Казан — безнең халыкның тәрҗемәи хәленнән бер кисәк. Шулай диюем белән мин хакыйкатькә хилафлык эшләмим. Фикеремне дәлилләп кайбер мәгълүматлар гына китерим. «Чувашстан АССР тарихы»ның беренче томы 230 битле, шулардай туксан ике биттә, ә икенче томда кырык дүрт биттә Казан исеме берничә мәртәбә искә алына. Өстәвенә, аның исеме аталмаган очраклар тулып ята: тарихи вакыйга турында әйтелә, ә урыны күрсәтелми, чөнки аның Казан икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Фәннәрнең бөтен тармаклары буенча чувашлар турында җитди гыйльми басмалар революциягә кадәр Казанда басылды. Шушы борынгы шәһәрдә беренче чуваш әлифбасы чыкты, чуваш газетасы оештырылды, беренче сүзлек дөнья күрде, чуваш теленең күп томлы сүзлеген бастыру башланды, этнография буенча тәүге хезмәтләр, халык авыз иҗаты җыентыклары эшләнде. Казан университетында күренекле чуваш мәгърифәтчесе И. Я. Яковлев белем алды. Шунда татар ♦' мәдәнияты әһелләре белән дуслашып, аларның әдәби һәм фәнни х телен үзләштерде (ә сөйләм телен ул яшьтән белә иде). Иң сирәк = тарихи документлар нәкъ менә Казан архивларында һәм китапха- S нәләрендә сакланды. Казан — чуваш халык иҗатында поэтик образ. Бу образ каршы- 5 лыклы: аңарда шәһәрнең мәһабәчелеге белән соклану һәм горур- S лану, губерна чиновниклары алдында сагаеп калу хисләре дә бар. 5 Әлбәттә, чувашларны буйсындырып яшәгән Казан ханлыгы чорын- г нан калган катламнар да юк түгел. Моңсу «Элшел» җырында Казан « шәһәрендә юллар кәгазьдән дип җырлана. «Уразмәт», «Иван кыры», _ «Тархан», «Тархан авылына нигез салу», «Сарри — батыр», «Казан- < ны алу» кебек риваятьләрдә ханлык чорындагы Казан турында сүз < бара. «Казанны алу» турындагы риваятьтә кызыклы шундый бер де- * таль бар. Иван Грозный гаскәрләре арасында чувашлардан гаҗәеп ® оста гөсләче була. Гөсләнең көмеш тавышы үз шәһәрләрен каһар- ° маннарча саклаучы татарларны да әсәрләндерә. Бу гөсләчене үзлә- п ренә кунакка чакырырга дип, рус гаскәрләре станына татарлардан ° кеше килә. Мондый хәл гаҗәеп беркатлылыгы белән үзенә җәлеп я итә: шушындый авыр, чорда да татарлар кунакчыл гадәтләрен 5 онытмыйлар, гүзәллекне аңлыйлар һәм бәһали беләләр. Әмма кунак- 5 ка киткән чувашның адымнарын санап, ике араның ераклыгын бе- < леп, руслар, җир астыннан юл казып килеп, ныгытманы шартлата- 5 лар һәм Казан яулап алына. ы Кайбер очракларда ханлык һәм губерналык чорлары бердәм u бәйләнештә алынып, чувашларның Казанга бәйлелеген куәтли. Бу яктан караганда табышмаклар кызыклы. Мәсәлән, мич якканда төтен чыгуы турындагысының унлап варианты билгеле. Әйтик, берсе шундый: «Әтисе киенгәнче, улы Казанга барып җитте». Башка вариантларында исә Сарай яки Мәскәү исемнәре искә алына. Табышмакның барлыкка килүе узган гасырларның налог системасы белән бәйләнгән, ә шәһәр исемнәренең төрле булуы XIV һәм XVII гасырларда чуваш ягы белән идарә итү үзәкләренең алмашынуы турында сөйли. Чувашларның Казанга бәйлелеге шул кадәр бәхәссез, шул кадәр илаһилаштырылган ки, халык аңында губерна үзәге ханлык башкаласы буларак та сакланып калмаган булса. «Казаннан указ килмиенчә такта ярылмаячак», «Казаннан указ килми торып, тимер капкалар («алтын ишек») ачылмаячак» кебек табышмаклар тумаган булыр иде. Казаннан башка җил дә исми, яфрак та селкенми, барысын да Казан хәл итә. Әгәр тимер капка һәм алтын ишекләрнең кояш чыгу, таң ату, көн тууны аңлатуын искә алсак, табышмакның мәгънәсе гаять тирән булуын күрербез. Һәм бу хәл Казанның губерна үзәге һәм Чуваш җиреннән көнчыгышта урнашкан булуыннан гына килеп чыкмый. Казанның илаһилыгы изелгән һәм юаш чуваш халкының аңына гасырлар буена сеңдерелә килгөа: губерния ханлык чорында башланганнарны бары тик дәвам иттергән һәм ныгыткан гына. Моның шулай икәнлеге табышмакларның Казан губернасыннан читтә яшәгән чувашларда да таралган булуы раслый. Казан турындагы мәкальләр дә сакланган. Берсен генә булса да төп нөсхәдәгечә китерик әле, чөнки үзенең яңгырашы белән бик тә шигъри ул: «Ху аена пел те Хусана кай», ягъни «Зиһенеңне сынап карыйсың килсә, Казанга бар». Бу мәкаль халыкның «Язмышыңны сынап бак, Мәскәүгә бар» кебек әйтеме белән аваздаш. Мөгаен, болар чуваш тарихының төрле чорларына караган бер үк эчтәлектәге мәкальнең төрле вариантлары гынадыр. Мин чуваш халкы белән Казан мөнәсәбәтләрен идеаллаштыру ягында тормыйм, әлбәттә. Әлеге мөнәсәбәтләрдә революциягә кадәр Казан ханлыгының деспотлык режимы һәм царизмның колониаль политикасы нәтиҗәсендә милли һәм социаль изү тудырган кытыршылыклар да аз түгел. «Бүлгәлә һәм хакимлек ит!» формуласы күп гасырлар дәвамында тоткарлыксыз гамәлдә булды. Шулай да Казанны төзүчеләр, аның гүзәллеген иҗат итүчеләр, асыл тарихын тудыручылар хезмәт иясе татарлар, руслар һәм башкалар булды. Сүземне «Казан һәм казаклылар минем үз язмышымда» дип башлаган идем бит әле. Хак сүз: ул минем аңыма бала чактан җыр, әкият, табышмак, мәкаль, хикәят... булып керде. Казан — җыр, Казан — легенда. Казан — табышмак, Казан — зирәк фикер... Ләкин болар барысы да безгә революциядән соң гына иреште. Ул халыклар мөнәсәбәтләрендә үзара үпкәләшү хисләрен юып төшерде, һәм безнең алга Маяковский җырындагы Кызыл Татарстан башкаласы Казан калыкты. Бөек Октябрь... Казан — революцион легенда, революцион җыр, революцион фикер, революцион мәдәният... Революцион күтәрелеш, яңа мөнәсәбәтләр... Чуваш халкының революцион елъязмасы һәрчак Казанга мөрәҗәгать итә. Казандагы революцион вакыйгалар һәм большевикларның образлары чуваш хезмәт ияләре аңында мәңгегә онытылмас булып уелды. «Интернационал» һәм «Марсельеза» тәрҗемәчесе Тимофей Семенов (ТАЭР) үзенең дусты Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә большевиклар көрәшенә кушыла. Тугандаш ике халыкның революционерлары дуслыгы рухландыргыч көчкә ия һәм азатлыкка омтылган халыкларның алдагы көрәшләрендә туганлык үрнәге булды. Казанда эш алып барган беренче чуваш революционерларына Мулланур Вахитовның зур булышлыгы тиде. Казан белән бәйләнешле һәм чуваш халкы өчен хәлиткеч әһәмияткә ия булган революцион вакыйгалар елъязмасына күз салыйк. Болар — күренешләр генә түгел, бәлки зур тарихи юл этаплары: 1917 елның 26 октябре — Казанда власть Советлар кулына күчте. 1917 елның 30 октябре — Чабаксарда власть Советлар кулына күчте. 1917 елның 18 ноябре — Ядринга крестьян депутатларының Казан губерна Советы вәкиле И. Г. Кадыков килде. Хәрби-револю- цион комитет төзелде. 1917 елның декабре — Казанда чуваш театры төзелде. 1917 елның 10—16 декабре — Казанда чуваш хәрби-округ съезды булды. 1918 елның 12 январе — 1 феврале — Казанда Беренче Бөтен- россия чуваш хәрби съезды эшләде. 1918 елның 14 январе — Чуваш театрының беренче спектакле куелды. 1918 елның 28 феврале — «Канаш» («Совет») газетасының беренче саны чыкты. 1918 елның 5 марты — Казанда Чуваш сул социалистик комитеты оешты. 1918 елның 9—13 июне — Казанда Беренче чуваш эшче-крестьян съезды эшләде. 1918 елның 30 октябре — РКП(б) ның Казан губерна комитеты каршында чуваш секциясе оешты. 1920 елның 4—8 феврале — чуваш коммунистик секцияләре, ячейкалары һәм коммунист чуваш активистларының Беренче Бөтен- россия съезды үтте. ф 1925 ел — Казан Көнчыгыш педагогия институтында чуваш теле һәм мәдәнияте бүлеге ачылды... у Шулай итеп, хезмәт ияләренең революцион аңы үсеше. Чуваш- 5 станда политик, партия, культура төзелеше казанлы большевиклар s җитәкчелегендә һәм катнашында барды. £ Совет властеның беренче елларыннан башлап, Казан чувашларга q культура күтәрелешендә, югары квалификацияле белгечләр әзерләү- g дә, фәнни тикшеренүләр җәелдерүдә иң эшлекле ярдәм күрсәтте. ™ Гимназист Володя Ульянов тарафыннан университетка керергә 2 әзерләнгән Н. М. Охотииковның чирек гасыр басылмый яткан хез- i мәте — «Чуваш баласының үзенең тәрбиясе турында язмалары» = 1920 елда Казанда дөнья күрүе бик тә гыйбрәтле хәл. «Язмалар» < мөһим этнографик документ кына түгел, бәлки революциягә кадәрге * классик чуваш әдәбиятына кыйммәтле өлеш тә булып тора. Шуннан ♦ башланган эш «Чувашлар» дигән ике томлы фундаменталь хезмәт а булып үсте. Бу хезмәт тә шулай ук СССР Фәннәр академиясенең ° Казан филиалы галимнәре ярдәмендә тормышка ашырылды. Рево- люциядэн соң Казанда күренекле чуваш галимнәре Н. В. Николь- э окий, Н. И. Ашмарин, В. Г. Егоров һәм башкаларның эшчәнлеге ® колач җәйде. Чуваш драматургиясе классигы П. Н. Осиповның с иҗади эшчәнлеге башланды. Казанда бөек Хузангайның канатлары = ныгыды. Казан, Нижний Новгород һәм Сембер белән берлектә, чуваш = эшчеләр сыйныфын формалаштырды. Болар барысы да -г чуваш халкының биографиясе, аның тарихы. *- димәк, аның улларының да биографиясе. «Без барыбыз да Казаннан чыктык» диде төпчек энекәшем Зинон, шушы очеркның беренче вариантын укыгач. Ул Казан медицина институтын тәмамлады, шунда кандидатлык диссертациясе яклады; ә уртанчы энем биредә үк фәннәр докторы булды. Икесе дә Чуваш университетының медицина факультетында эшлиләр. Чуваш университеты... Ул — Казан университетының улы. Барлык фәннәр буенча аның төп гыйльми кадрлары казанлылар булды. И. Я. Яковлев исемендәге чуваш педагогия институты 1930 елда Казан Көнчыгыш педагогия институтының чуваш бүлеге җирлегендә туды һәм аның һәртөрле ярдәме белән үсте һәм үсә. Бу юлларны язучы үзе дә, фән кешесе буларак, Казанда формалашты. Казан—җыр, Казан — хыял, Казан—фикер... Моны мин үзем татыдым, йөрәгем белән сиздем. Шушы җырны мин Казанда җырлый алдым, хыялымны тормышка ашырдым, фәнни хезмәтләремне яздым. Язмышымда зур урын тоткан бик күп казанлыларның исемнәрен хөрмәтләп күңел түремдә йөртәм. Институт тәмамлагач, Казан педагогия институты аспирантурасына барырга карар кылдым. Кешеләрнең төрлесе бар, шул исәптән вак җаннар да очрап куя, шундыйлар арасыннан: — Норма... Анда үзләренекен генә алалар,— диюче табылды. Үз белгечлегем буенча хәлләрем ышанычлы иде. Немец теленнән дә өрекмим. Минем өчен иң хәлиткеч имтихан партия тарихын нан иде. Бер урынга без өчәү җыелганбыз, калган икесе татар кызы бе лән татар егете иде. Менә комиссия председателе М. Р. Булатов нәтиҗәләрне әйтә: начар, канәгатьләнерлек... һәм миңа мөрәҗәгать итеп: — Сезнең белемегез дә тулырак, фикерегез дә бар. Бу — бик яхшы. Ләкин җавабыгызда кайбер детальләр, фактлар җитенкерәмәде, шунлыктан сезгә «яхшы» билгесе кую белән чикләндек,— диде. Шулай итеп, мин профессор В. М. Гороховның аспиранты булып киттем. Миңа ул татар мәгарифе тарихы проблемаларын эшкәртүне йөкләде. Гарәп алфавитын белмәү бөтен эшне тоткарлый иде. Ярдәмгә доцент Т. Я. Корбанов килде. Мин аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Факультет парторгы Раилә Низаметдиновна Терегулова җитәкчелегендә мин артык юашлыгымнан арындым, докладлар, лекцияләр укый башладым, әңгәмәләр уздырырга күнектем. Ул мине гел күтәрә килде: тиздән мин партия өлкә комитетының штаттан тыш инструкторы сыйфатында эшләр башкара башладым. Мин коммунист буларак та Казанда формалаштым диясем килә. Әмма иң мөһиме — Казанны мин педагоглык бишегем дип саныйм. Биредәге галимнәр, педагоглар, зур түземлелек күрсәтеп, тырышып, миннән педагог-галим үстерделәр. Чабаксардан чакыру килгәч, ректорыбыз Ю. А. Тупшев: — Сине Чабаксар таләп итә... Турысын әйткәндә, теләгем үзебездә калдыру иде... Ләкин, мөгаен, бу чуваш халкына карата туганнарча мөнәсәбәт булмастыр,— диде. Минем өчен кадерле кешеләр Казанда күп, аларның игелекләрен, үрнәкләрен һич онытасым юк. Алар миндә үз халкыма мәхәббәт хисе тәрбияләделәр: алар өчен интернационализм үзеңнекеннән баш тартуны, читләшүне түгел, бәлки коммунист шәхесендәге сыйфатлар комплексында миллилекнең дә булуын эченә ала. Бу хакта аерым тукталып китү дә артык булмастыр. Милли нигилистлар карашынча, теләсә нинди милли хис мил- ләтчелек санала. Нигилист интернациональлекне антимиллилек белән буташтырып йши. Интернационализм җирлегендәге саф милли хис коммунист өчен изге ул. Әмма «ракета тизлеге белән мең елларга алга ашкынучы милли нигилистлар» (Хузангай) өчен изге бер нәрсә дә юк. Милли мәсьәләдәге ике тенденцияне — якынаю һәм чәчәк атуны алар сүздә генә кабул итәләр, чынлыкта исә чәчәк ату һәм якынаюны алар бер мәгънәдә генә — йотылу (ассимиляция) мәгънәсендә генә таныйлар. Бу сүзне кулланырга алар бик яраталар һәм «ирекле» бит дип акланалар. Мин андыйларны якыннан беләм, аларның тел төбен башкалар фикере һәм хисләре өстеннән көчләү дип бәялим, чөнки аның асылы пропаганда белән көчләүгә кайтып кала. Минемчә, милләтчелек һәм милли нигилизм — бер үк медальнең ике ягы, аның исеме — битарафлык. Халыкларның туганлыгына карата битарафлык, туган халкына карата битарафлык. Әгәр дә нигилистларга үз вакытында каршылык күрсәтелмәсә, битарафлыкның дошманлыкка әверелүе бик мөмкин... Патриот һәм интернационалист хисле татарларның үз халкына мәхәббәте мине һәр вакыт сокландыра. Шушы мәхәббәт тугандаш гаилә хисен баетып, яктыртып, җылытып килә. Марксның: «Һәр милләт башкалардан өйрәнә ала һәм өйрәнергә тиеш», дигән сүзләренең чын мәгънәсенә мин Казанда төшендем. Татарлар белән дуслык минем өчен зур әһәмияткә ия булды. Уңай үрнәк һәрчак актив һәм йогыняы ясаучан. Мин татарлардан тырышып өйрәндем. Һәрхәлдә, тата^оар үрнәге, милли үзаңымны үстерә һәм формалаштыра барып, минем марксистик-ленинчыл карашка нигезләнгән интернациональ (Явдемләвемне баетты һәм чарлады. Шәкертлек чорымда шундый хәл булган иде. Мин татарлар турында, аларның тарихи үрнәге, яңа эпоха, яңа илебез гражданины, интернационалистның кешелек дәрәҗәсе хисен яшәтүче камил милли горурлыкның тормышчан көче турында язган идем. Һәм чуваш тарихчы профессорларыннан табылды шундый берәү, кулъязманы кызыклы дип тапса да, ул булган кадәресе өстенә татарларның мөселманлык милләтчелеген дә онытмаска өндәде. Минем өчен бу хәл — татар коммунистының мөселманлык милләтчелеге — авыру хыял җимеше булып тоелды. Үземнең «Этнопедагогика» дигән хезмәтемдә мин әлеге профессорга Муса Җәлил мисалына мөрәҗәгать итеп җавап бирдем. Татарстаннан киткәч тә Казанга рухи һәм әхлакый тартылу эчке бер ихтыяҗга әверелде. Анда чакта ук мин «Социалистик Татарстан», «Советская Татария» газеталарына, «Казан утлары» журналына языша идем. Нәкъ менә шушы басмалар минем чуваш халкының милли герое И. Я. Яковлевның мәгърифәтчелек эшчәнлегенең тарихи әһәмияте турындагы концепциямне яклап чыкты. Казан галимнәре белән идея һәм рухи бердәмлек хисе күп очракларда минем хезмәтләремдә, лекция һәм докладларымда татар материалын файдаланырга мөмкинлек тудырды. Кимендә йөзләгән хезмәтемдә мин татарлар турында — аларның милли характеры, прогрессив традицияләре хакында яздым, аларның әкиятләрен, табышмакларын, мәкальләрен китердем, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Муса Җәлил авторитетына таяндым. Чуваш крестьяннарының тугандаш татарларга кагылышлы фольклорда сакланган фикерләрен язып алдым һәм бастырып чыгардым. Рәхмәт хисе берьяклы булмый. Булмаска тиеш. Хәлемнән килгәнчә мин дә яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә тырыштым. Казан укытучыларына лекцияләр һәм докладлар укыйм, диссертацияләргә рәсми оппонент сыйфатында чыгышлар ясадым. ВАК тапшыруы буенча аларның хезмәтләрен рецензияләдем. Татарстаннан тыш та кааанлылар белән онытылмас очрашуларым булды. Шулардай берсе йөрәк түремдә саклана. Ул 1954 елның январенда Муса Җәлилнең Мәскәүдәге квартирасында булды. Ул чакта әле шагыйрь Советлар Союзы Герое да. Ленин премиясе лауреаты да түгел иде... Әмма Җәлилнең дуслары үзләренең Герой дуслары булуларын, Җәлилнең хәбәрсез югала торган шәхес булмавын беләләр иде. Менә алар — композитор II. Җиһанов, шагыйрь Ә. Фәйзи, РСФСР һәм ТАССРның халык артисткасы Ф. Ильская, педагог Т. Корбанов... Mime кунакка нәкъ менә ул чакырды, коммунист шагыйрь фронтка, үлемссзлеккә киткән квартирага алып керде. Җәлилнең сугышчан көрәштәшләре чувашлар да булуы турында беренче тапкыр мйн шунда ишеттем. Әңгәмә татарча барды. Тугандаш халыкларның культура эшлеклеләрен тыңлаганда, мин татар теле турында рәхмәт хисе белән уйландым... Татар теле миңа үзбәк, казакъ, кыргыз һәм әзербәйҗан... телләрен аңлауга юл ачты. Соңыннан мин Җәлил иҗатын пропагандалаучыларның берсе булып киттем. Озак еллар дәвамында Мәскәүдә яшәп, татарлар белән дуслыгымны мин илебез башкаласында да дәвам нттерәм, мин аларга якташларыма караган кебек карыйм. Бу дөньяда яшәве миңа алар белән күңеллерәк. Минем Казанга мәхәббәтем, казанлыларга рәхмәтем аңлашыла. Бу шәһәр минем йөрәккә мәңгегә кереп урнашты. Казан — халкымның биографиясендә булган кебек, минем дә шәхси биографиямдә һәм мондый биографияләр меңнәрчә.