Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ ТУРЫНДА ЛЕГЕНДА

Безнең укучы француз язучысы, коммунист Андре Ремакльне яхшы белә. Ул 1976 елда Чаллыга барышлый Казанда туктады, республикабыз язучылары белән очрашты, а «Советская Татария» һәм башка газеталар язучының тормышы Һәм иҗаты турында яздылар. Ул чакта үзенең ннтервыосында А. Ремакль болай дигән иде: «Чаллыга баруымның топ максаты — КамАЗ турында языласы китапка материал җыю. Китап — документаль характерда булачак. Аңа Чаллы җирендә туплаган материаллар һәм кайбер уйланулар керер. КамАЗ заводлары, шәһәр һәм кешеләр хакында бер дә бизәмичә, ничек күргән булсам, шулай язасы килә... Бу сәфәргә хәзерләнгәндә миңа, әлбәттә, КамАЗ турында СССРда һәм Франциядә басылган күп материалларны укып чыгарга туры килде. Бездә «ирекле» дип йортелгән информация органнары вакыты-вакыты белән дореслектән шактый ерак торган фактлар һәм уйдырмалар тараталар — бу берәүгә дә сер түгел. Менә шуңа күрә до мин китапта мамкин кадәр объектив булырга тырышачакмын. КамАЗ — җитди тема. Минем алда, язучы буларак, КамАЗ комплексы кебек зур эшләр тора». А. Ремакль безнең илдә нке ай ярым булды. Шул вакыт эчендә ул Татарстанның торлс шәһәрләрен күрде, колхоэ-совхозларда. балалар бакчасында, пионер лагеренда, судта, больницада, милициядә, саклык кассасында, загста, студентлар бәйрәмендә — кыскасы, кайда теләсә, шунда булып, республикабызның тормышы һом бик күп кешеләре белон танышып Йөрде. очрашты, сейләште. Хәзер бу китап язылып ботеп.«Чнт ил язучылары СССР турында» днгон сериянең беренче карлыгачы буларак дөнья күрде. Китап совет тормышын яктырта торган бәләкәй энциклопедиягә тиз арада әверелеп тә ел герле. Чөңки ул француз укучысына совет кешесенең хезмәте, уй хыяллары, идеаллары турында сойли. Язучы очеркларын КамАЗ балаларына багышлаган. Аиың исемен дә бит язучыга иокъ алар, балалар, табып биргон иде. Журналыбызнын бу санында дустыбыз Андро Ремаклыюң шул китабыннан өзекләр урнаштырабыз. Материалларны журналга А. Ремакльнең тәрҗемәчесе Лия Завьялова тәкъдим

 

Нигә Татарстан? ел очымда торган бу сорауны күптән инде бирергә вакыт, чөнки Бигеш аэропортына килеп төшкән һәр кеше, шосседан иске шәһәргә килгәндә, бер якта Яңа шәһәрне, икенчесендә — яңа заводларны күреп, бу турыда сорамый калмый. Чыннан да автомобиль комплексын ник Татарстанда төзергә булганнар? Сорауны КамАЗның генераль директоры, СССР автомобиль промышленностеның министр урынбасары Лев Васильевка бирәм. — Заводларны, әлбәттә, башка җирдә дә төзеп булыр иде, — дип башлады ул сүзен. — Мон дый мөмкинлекләр Советлар Союзының һәр республикасында диярлек бар. Бу мәсьәләдә бик күп проектлар һәм географик пунктлар тәкъдим ителде. Шулай да ахыр чиктә Татарстан сайланды. Нигә? Татарстан илебезнең Европа өлешенең уртасында диярлек урнашкан. Йөк машиналарын төрле районнарга озату өчен бу бик уңайлы. Каманың да, табигый юл буларак, уңай яклары күй: машиналарны озату һәм төрле җиһазлар ташу су юлы белән арзанга төшә. Аннан Чаллыны техника белән тәэмин итеп торучы Ярославль, Горький, Тольятти, Дмитровоград шәһәрләрендә урнашкан йөк машиналары һәм автомобиль заводлары да якын. Уралның металлургия базасын да ерак дип булмый. Шулай итеп, транспорт расходлары шактый кими. Киләчәктә тимер юл челтәре һәм шосселар күбәю сәбәпле алар тагын да кимиячәкләр. Моның өчен Чаллы белән Әгерҗене тоташтырырлык утыз километр тимер юл гына кирәк. Ул Каманың эчке бассейнын Удмуртия башкаласы Ижевск белән һәм, иң мөһиме, Иделнең Куйбышев‘линиясен, Себернең — Сургут һәм Ульяновск — Уфа — Чиләбе — Свердловск магистрален бергә тоташтырачак. Юлларның Казан — Чаллы — Әлмәт — Казак боҗрасы исәбенә элемтә киңәячәк һәм алар Казан — Горький — Уфа автострадасына барып кушылачаклар, аннан — Уфа һәм Чиләбегә кадәр сузылачак. Яңа ГЭС плотинасы төзелеп бетүгә, су юлына шоссе һәм тимер юллар өстәләчәк. Татарстанның төньяк-көнчыгыш районы су юллары, тимер юл һәм шосселар хисабына көнбатыш һәм көнчыгыш белән зур багланышларга керә, тупиклар бетә дигән сүз бу. Тиздән төзелеп бетәсе КамАЗ өч шәһәрдән — Чаллы, Түбән Кама, Зәй — зур өчпочмак хасил итә, анда миллионга якын кеше яшәячәк. Бу район киләчәктә энергетика, машина төзү һәм нефхь промышленносте үзәгенә әверелер. Боларга өстәп тагын шуны әйтергә мөмкин: ул да булса — резервтагы эшче куллар. Моңа кадәр Татарстанда эшчеләр резервы шактый зур иде. Төзелешнең башында республика утыз мең кеше бирә алды. Алар эшкә җитди тотындылар, барысы да һөнәр алырга ашыкты. Инде икенче сорау: завод нигә шул кадәр зур? Илнең төрле почмакларында берничә ваграк завод төзү дөресрәк түгелме? — Түгел шул, нәкъ менә киресенчә, — дип дәвам итте Лев Васильев.— Төрле җирдә төзелгән заводлар бик күп артык чыгымнар таләп итәр иде. Мәсәлән, су белән тәэмин итү өчен биредә без бөтен комплекска нибары бер су туплау станциясе төзедек, җылыту өчен дә шулай ук. Һәм алар арзаетарак төштеләр. Ә берничәне төзи башласаң?.. Бу — канализация системасына да кагыла. Без инде утыз процент экономия ясадык. Әлеге хуҗалыкларны эксплуатацияләү буенча да экономия якынча шундый булачак. Белгечләрнең исәпләвенә караганда, әгәр безгә тимерчелек заводы койган детальләрне ерактан китерергә туры килсә, өстәмә чыгым елга илле мең сумга кадәр җитәр иде... ♦ Совет кешеләре нигә бер урында гына яшәмиләр? * Совет кешеләре бер урында гына яшәргә теләмичә, күчеп йөрергә, S тормышларын якача корырга яраталар һәм бу инде әле генә башла- 5 нып киткән гадәт түгел. Сәбәбе бәлки илнең зурлыгында, аның йөреп * бетермәслек киңлекләрендәдер. Поездлар, пароходлар, самолетлар һәр вакыт халык белән шыг- 7 рым тулы. Мәскәү үзе генә дә көн саен миллионнан артык транзит £ пассажир кабул итә. ♦ Илдә даими төзелеш бара. Алар берсеннән-берсе зур. Күчеп йөрү дә шуннан килеп чыга. КамАЗ — шундый төзелешләрнең зурысыдыр, мөгаен. Әгәр башта тирә-юньнән җыелган утыз мең татарлар завод һәм 7 шәһәрне төзүдә төп көчне тәшкил итсәләр, соңыннан аларга илнең төрле якларыннан килгән кешеләр килеп кушылды. «КамАЗиы бөтен ил төзи» дигән девиз предприятиеләрнең төзе- £ лешкә материаль ярдәме турында гына сөйләми, ул эшче кулларны п исәпкә алып та әйтелгән. Биш елда шәһәрдә халык саны утыз меңнән ике йөз илле меңгә ' җитте. Чаллы хәзер миниатюрадагы Советлар Союзы дип әйтсәң дә дөрес була. Биредә җитмеш милләт вәкиле, йөздән артык шәһәр, район һәм республикалардан килгән кешеләр яши. Алар Киевтан да, Горький. Алма-Ата, Ташкент, Новосибирск, Уфа, Чиләбе, Мәскәү, Пермь, Одесса һ. б. шәһәрләрдән дә килгәннәр. Партия оешмалары, комсомол һәм завод администрациясе биш ел эчендә илнең төрле төбәкләреннән ике йөз меңнән артык хат алды. Хатларда төзелеш турында кызыксыналар, андагы шартлар һәм эшкә керү мөмкинлекләрен сорашалар. 1975 елның ноябрена 37500 гаилә яңа квартира алу бәхетенә иреште. • Кешеләрне КамАЗга нәрсә тарта сон? Яшь рәссам Аврик Ниязовны туган шәһәре Ивановодагы квартирын. эшен, тыныч тормышын ташлап КамАЗга килергә нәрсә мәҗбүр иткән? Удар бригада бригадиры, Социалистик Хезмәт Герое Алексей Но володский да өен, дәрәҗәле хезмәтен һәм зур хезмәт хакын ташлап 1971 елны бирегә килә, яңа бригада төзи. Моның сере нәрсәдә? Хәзер монда эшләгән йөз мең кеше йортлар да, магазин, кинотеатр, больница, хәтта юллар да булмаган чакта килеп яңа шәһәр төзи башлаганнар. Моны ничек аңлатырга? Зур хезмәт хакы беләнме? Икенче зона өчен өстәмә түләүне исәп кә алмаганда, заводта берәүгә дә акчаны өеп бирмиләр. Түләү системасы нәкъ Тольяттидагы кебек үк. КамАЗда дүрт элементтан торган прогрессив түләү системасы ка бул ителгән: 1) гадәти эш өчен, 2) продукциянең сыйфатына карап премия, 3) эш шартларына карап премия, 4) хезмәт җнтештерүчәнле- ген үстергән өчен премия. Шуңа тагын ай һәм ел азагында түләнә торган премияләр өстәлә. Ике йөз сумлык оклад монда 312—315 сумга кадәр үсә ала. «КамАЗда берәүгә дә акча күктән яумый», — диделәр миңа. Квартира мәсьәләседер бәлки? Мөһим момент, ләкин аның белән генә барысын да аңлатып булыр микән. Торак төзелешенең колачын Чаллыда без үз күзебез белән күрдек. Торак төзелеше монда шул кадәр кызу темплар белән бара ки, Советлар Союзының башка җирендә андый төзелеш бар микән дип уйлап куясың. Ике кешелек гаилә ярты елдан бүлмә бирүләрен өмет итә ала. Ләкин бу фактор гына да әле халыкның массовый төстә монда агылуын аңлатып бетерә алмый, чөнки күбесенең элекке урында да үз тормышы, йорт-җире булган. Американың Ерак Көнбатышына омтылган массовый эмиграцияне анда табылган алтын, тиз арада баерга тырышу нияте белән аңлаталар. Ләкин Кама буе Клондайк түгел, ө Даусон-ситида халык саны беркайчан да ун меңнән артмаган. Мондагы төзүчеләр, фрезерчылар, кыручылар, наладчиклар, мастерлар, тимерчеләр, бригадирлар, инженерлар, директорлар ни сөйли соң? Ачыктаначык сөйләшкәндә алар ни диләр? Әйдәгез, тыңлап карыйк: «Минем төзелешне күрәсем, шушында эшлисем килде...» «Яңа шәһәр төзешәсем ки'лэ...» «Монда тормыш кызыграк...» «Яшьләр белән яшәве күңеллерәк...» «Яңа шәһәрдә тору миңа ошый...» «Минем зур заводта эшлисем килгән иде...» «Шәһәр төзүдә катнашасым килде... Биредә төзелештәге иң яңа ысулларны кулланалар...» «Икмәк кенә җитми, кешегә үсәргә дә кирәк бит әле...» «Боларны мин гомеремдә беренче күрәм... Кызык...» «Мәскәүне нигә ташлап киттегез диярсез инде. Мин Иске Арбат- ның бер урамында яши идем. Нәрсә югалтуымны да, ни табуымны да мин яхшы беләм. Бер дә үкенмим, чөнки монда күп нәрсәне тө- шенде.м, тәҗрибәм артты. Хатыным да, балалар да бер дә үкенмиләр. Минем коллегаларым да шулай уйлый...» «Үземнең министр кабинетында утырып калган булсам, мин бо- ларның берсен дә белмәс идем. Мәскәүдә кырык биш ел яшәдем. Мин килгәндә монда ачык дала иде, бер кызык та юк. Иң авыры үтте. Без, биредә эшләүчеләр, катлаулы психологик сынаулар үттек. Кайбер нәрсәләр мине, әлбәттә, үкендерә: мәсәлән, көннәр, атналар бик тиз үтә. Менә пенсия ягһенә җитәм. Бездә җаваплы пост тапшырылган кешеләр горурлана гына. КамАЗ пионерлары коммунизм төзү тарихына керәчәкләр. Инженер өчен моннан да зур бәхет бар микән...» «Казаннан килгәч, мин монда баштанаяк пычракка чумдым. Дүрт ел буе бер генә көн дә резина итекне аягымнан салмадым, ләкин башка камазлылар кебек үк бәхетле идем...» Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: мин монда берәүдән дә акча турында сүз ишетмәдем, ә күпме французлар акча артыннан куа-куа интегәләр. Әлбәттә, материаль яктан төшемлерәк эштән монда берәү дә баш тартмый. 1965 елны үткәрелгән экономик реформаны һәм 1970 елны Щекино химкомбинатында туып, башка предприятиеләргә таралып өлгергән тәҗрибәне искә алсак, материаль кызыксындыру үз алдына ике максат куя: производствоны үстерү һәм хезмәт ияләренең тормыш шартларын тагын да яхшырту. Хезмәт ияләренең, бигрәк тә яшьләрнең, массовый рәвештә КамАЗга омтылуына матбугатта төзелеш турында ачыктан-ачык сөйләү, язу бик тә ярдәм итте. Совет хөкүмәтенең Татарстанда гжяант төзелеш башлап җибәрү турындагы карарын халык зур күтәренкелек белән каршылады. КамАЗлылар үзләренең заводы, төзегән шәһәрләре белән горурланалар, чөнки алар турында бөтен ил кайгырта, алар Ватанның игътибар үзәгендә. Кемнәр соң ул үз заводын, шәһәрен, поселогың, йортын төзергә килгән кешеләр? Килеп төшкәч, нинди һөнәр иясе булуларына карамастан, барысы да төзелештә эшләгәннәр. Мәсәлән, Яңа шәһәр поликлиникасының баш врачы хәзер үзе җитәкчелек иткән поликлиника бинасын төзешкән. КамАЗлыларны якынча дүрт категориягә бүлеп буда: 1. Яшьләр, атап әйткәндә, комсомоллар. Ал арның күбесен монда төзелеш романтикасы һәм үз эшең белән илгә файда китерү теләге китергән. 2. Төзүчеләр, дөресрәге, зур төзелешләрдә — Братскида, Волгоградта, Тольяттида, Мәскәүдә — тәҗрибә туплаган белгечләр. Алар- ны КамАЗның искиткеч зур масштаблары кызыктырган. 3. Шәһәрдә яшәргә теләүче авыл халкы, аларның күбесе — татар 'ар. 4 Илнең төрле төбәкләреннән килгән гаиләләр. Аларның кагыйдә буларак, кемнәре дә булса элегрәк КамАЗга килеп урнашкан һәм монда килгәч сыенырлык кешеләре бар. Шуңа күрә алар зур ышаныч белән киләләр. Килгәннәрдән һәр дүрт кешенең өчесе төпләнеп кала торды. КамАЗ мәктәбен үтеп башка төзелешләргә китүчеләр дә булган. «Сезгә билгеле микән, — диде миңа берәү сөйләшеп утырганда, — хәзер Ростов тирәсендә атом электростанциясе өчен реакторлар заводы төзелә. Аның директоры да, башка җитәкчеләре дә — КамАЗлылар бит. Волгоградтагы төзелеш башлыгы да — КамАЗлы. КамАЗ ул батырлык һәм ачышлар мәктәбе, чөнки монда эшне һәм тәрбияне яңача оештыру формалары һәм методлары сынау үтә». КамАЗ телгә кергәч үк монда килүчеләр җиңел тормыш эзләмәгәннәр. Реаль тормыш үзенекен сиздерә, бер дә аллы-гөлле романтик төсләр йөгертелмогән мондагы тормышка. Кайберәүләр берсен-берсе кабатласалар да, сүзне үзләренә бирик: «Иң кыены — вакыт факторы. Бик кызу темплар белән эшләргә туры килде, чөнки бер үк вакытта заводны да, шәһәр һәм аны азык белән тәэмин итүче хуҗалыкларны да төзергә кирәк иде. Килеп төшкәннәрне вагоннарга һәм авылларга урнаштыра тордык. Крестьян халкына бу бик ошап бетмәде бетүен, ләкин вакыт үтү белән, якын дуслык урнашты һәм көчәйгәннән-көчәя барды. Мәсәлән, кибетләр, икмәк пешерү базасы әле начар булу сәбәпле, халыкны икмәк белән тулысынча тәэмин итеп өлгерә алмадылар. Везгә бөтен ил ярдәмгә килде. Икмәкне Түбән Кама җибәреп торды. Үз мәшәкатьләре булуга карамастан, Алабуга да, Әлмәт, Лениногорск һәм башка шәһәрләр ярдәм итә тордылар...» «Яшьләр, җәмгыятьнең иң хәрәкәтчән, бер урында гына торуны яратмый торган өлеше булуга карамастан, сынауны чыдамлы үттеләр. Тәҗрибәле төзүчеләр, төзелештәге белгечләр тирәсендә аларның үз коллективлары тупланды...» ЬИркә, түземсез, җиңел яшәеш эзләп килүчеләр китә торды. Коллективта табигый сайланыш шулай бардлы...» «1971 ел азагында яңа шәһәрдән шактый кешегә квартиралар бирелде, алар уңай шартларда яши башладылар. Ләкнн юллар әле начар булганга язын-көзен пычракка бата идек. Магазиннар җитеш АНДРЕ РЕМАКЛЬ ф КамАЗ ТУРЫНДА ЛЕГЕНДА ми. театрлар турында әйтеп тә торасы юк. Кайчак суы да туктап торгалады...» «1971 елның язында бу урында ачык дала иде. Кешеләр монда ашкынып килсәләр дә, бер-берсен белмиләр, эш белән дә таныш түгелләр. Ялгышлар да шактый булды. Бу иң авыр этапны үткән кешеләр хәзер коллективның үзәген тәшкил итә. Ул көннәрдән соң байраклар да, җиңүләр дә күп булды, ләкин кыенлыклар җиңүләргә караганда күбрәкне өйрәтә икән...» «Эш, әлбәттә, мөһим момент. Әмма эштән башка да тормыш бар бит әле. Ә анысы бик җиңелдән түгел иде. Авылларда яшәдек, йорт хуҗасы белән бәрелешкән вакытлар да булгалады. Вагоннарда, баракта тордык. Ләкин тормыш үзенекен итте. Менә бер вагонда туй ясадылар, икенчесендә бала туды. Вакытлыча гына төзелгән поселокта магазин ачылды, мунча, ашханә... һәм гинекология кабинеты. Хәзер КамАЗлылар менә дигән йортларда торалар»... «Беренче трамвай 1973 елны гына йөри башлады... Авыр иде, әлбәттә. Ә сез Братскины төзүчеләрнең палаткада яшәгәннәрен беләсезме? Ә менә КамАЗда завод белән беррәттән торак йортлар да төзеделәр...» 1969 елны Чаллыда Беренче май демонстрациясе утыз минут, ә 1975 елны — өч сәгать дәвам иткән... Чыннан да, нигә совет кешеләре бер урында гына яшәмиләр соң? Келәмле өйдә Без «Гигант» совхозына юл ботабыз. Ике якта сөрелгән җирләр, кукуруз, бодай, арыш басулары, көтүлекләр һәм сап-сары көнбагыш кырлары чагылып кала. «Гигант» совхозы заводлардан шактый ерак урнашкан. Берничә ел элек бу гап-гад» совхоз булган, иген иккән. КамАЗ төзелә башлагач, аның масштаблары киңәйгән, ул Чаллыны азык-төлек белән тәэмин итә торган төп чыганак ителгән: яшелчә, икмәк, сөт шуннан китерелә. Совхозда төзелеп бетеп килә торган зур ферма бар. Анда ике мең баш сыер асралачак. Бөтен процесслар механикалаштырылган. Ферма каршындагы түгәрәк сигез башняның һәрберсендә тугызар тонна сенаж саклана. Совхозның төп эше терлек асрау булуга карамастан, монда кырчылыкка да зур игътибар бирелә. Совхоз — дәүләт хуҗалыгы. Эшчеләр һәм белгечләр билгеләнгән оклад һәм премияләр ала. һәр гаиләнең җир участогы бар. Анда үзләренә яшелчә, җиләк-җи- меш үстерәләр. КамАЗ тирәсендә санитар зона оештырыла. Анда торак йортлар салынмаячак. Авылларның берсе нәкъ менә шул зонага туры килгән дә. аны шуннан сигез километрда төзелгән яңа поселокка күчерергә булганнар. Поселокта хәзер ике йөздән артык йорт бар. Татарларның бүрәнәдән салынып, тәрәзә наличниклары төрле төскә буяп-сырлап эшләнгән, зур бер бүлмәдән торган һәм бүлмәсендә сандык, карават, кисея пәрдәләр, стенасында келәмнәр эленгән өйләре инде сирәгәя бара. Авыл елдан-ел шәһәр тибындагы поселокка әверелә. Аның мәктәбе, үзәктән ягып җылыту системасы, медицина учреждениесе һәм бүтәннәре бар. Поселок элекке авыл кебек яшеллеккә бик үк бай булмаса да, яшәү өчен бик уңайлы: дүртәр бүлмәле ике катлы җылы йортлар, кышын мичкә ягар өчен утын кисәсе- ярасы, су ташыйсы юк. Урамның буеннан-буена сузылган бу агач өйләр бик матур тәэсир калдыра, һәркайсы бакча, түтәлләр белән уралган, өй һәм капка төрле төстәге агач орнамент белән бизәлгән, өй каршында гөлләр. Совхоз директоры белән бергә авыл урамыннан узабыз. Бер өй янында: «Кереп карарга мөмкинме?»—дидем. «Теләсәң — рәхим ит». Хуҗа хатынга кыска гына итеп аңлатканнан соң безнең алда ♦ ишекләр киң итеп ачылды. < Беренче катта кухня. Плитәсе электр белән эшли, суыткыч... Ан- 5 нары — кунак бүлмәсе, йокы бүлмәсе. Икенчесендә — мансарданы - хәтерләтә торган түбә астында тагын бүлмәләр. Мебельләре стандарт = булса да, һәр нәрсәдә — тәрәзә пәрдәсеннән алып урын өстенә бас- < кычлап өеп куйган мендәрләргә кадәр — үз зәвыклары сизелеп тора. 5 Ләкин ин шаккаттырганы һәм көтелмәгәне стеналар иде: бүлмә са- з ен икешәр-өчәр келәм балкый. Бу — кечкенә булса да, үзенә күрә > хәзинә! Мөлаем йөзле кунакчыл хуҗа хатынга безнең гаҗәпләнүебез бик < тә сәер тоелды. Аның өчен келәм гадәти нәрсә. Келәмнең идәнгә генә ■ җәелмичә, стенага эленүе дә татарларга хас икән. Аның ире мич ягучы, үзе металлолом складында эшли. Алар монда берничә ел элек Архангельскидан күчеп килгәннәр һәм авылда торып ~ киткәннәр. Хәзер менә шушы яңа поселокта яшиләр. ж Бүлмәләрне карый торгач, мин пыяла китап шкафы каршында « тукталып калдым. — Әйе, укырга бик яратам, — диде хуҗа хатын, — ләкин китап с. табу хәзер җиңел түгел. Кайберләрен подписка белән алдырам. м Китапханәсендә өч йөздән артык китап бар. — Барысын да укып чыктыгызмы? — Укыдым, кайберләрен кабат укыйм... Шкафта рус классикасы, бүгенге заман язучылары, чит ил авторларыннан — Хемингуэй, Шарлотта Бронте һ. б. күренә. Совхозны яңадан кору шома гына үтмәгән. Кайберәүләр моннан КамАЗга киткәннәр. Бер араны авылда бөтенләй эшче куллар җитешми башлаган. Ләкин совхозга яңа кешеләр килгән. Техника да за- манчарак, камилрәк эшли башлаган. Механиклар, агрономнар саны да арткан. Хәзерге көндә белгечләрнең кырык проценты югары белемле. Завод белән элемтә җайланган. Чәчү һәм уру вакытында эшчеләр ярдәмгә килә. Заводтан кире совхозга кайтучылар да бар. — Чын авыл кешесе һәр вакыт җиргә тартыла, аның йөрәге түзәме соң? — ди совхоз директоры. Совхозга бик күп авыл хуҗалыгы техникасы кайтарылган. Юл лар яхшырган. Авыл белән шәһәр арасындагы аерма елдан-ел кими бара. . Киләчәктә «Гигант» үзенең авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүен һәм терлекчелекне тагын да үстерәчәк, чөнки КамАЗ һәм Чаллы шуны таләп итә. Авыл Һәм театр Культура сараеның тәрәзәсеннән бәрәңге кыры күренә. Алгы планда — түбәләр, өйләр, авыл. Без һәвәскәр музыкантларның репетициясенә килдек. Колхоз председателе кулына аккордеон алып бер көй уйнап җибәрә. Культура сарае моДнре — чәчләренә чал йөгергән ягымлы ханым — татар халык җырын суза, аннан үзе бии башлый. Репетициягә килгән бу ирләр һәм хатыпкызлар үзләрен бик иркен һәм горур тоталар. Исемнәре до матур, нәфис япгырый. Бу — «Коммунизм» колхозының үзәге. Колхозның 7836 гектар җире бар. Шуның 7097 гектары чәчү мәйданы итеп файдаланыла икән. Культура сарае купшырак бизәлгән, ләкин ике нәрсә аны чын мәгънәсендә матурлый: тамаша залы һәм бай китапханә. Тамаша залы өч йөз кешелек, ә авылда барлыгы ике мең биш йөз кеше яши. Биредә кич саен кино була, еш кына гастрольгә чыккан труппалар да килә. Халыкның фильм һәм спектакльләр яратуы нык сизелә. Без килер алдыннан берничә көн элек илле сыер савучы Чаллыга Казаннан килгән, татар труппасының спектаклен карарга барганнар. Китапханәдә алты меңнән артык китап бар. Шулар арасында француз язучылары да күп. Мәсәлән, Бальзак, Стендаль, Гюго, Мери- ме, Жюль Берн һәм башкалар. ' Колхоз — дәүләт тарафыннан бушлай һәм мәңгелеккә бирелгән җирне эшкәртүче ирекле кооперация ул. Колхозчы һәм совхоз эшчесенең хезмәте әллә ни аерылмый дип әйтерлек, чөнки колхозны да, совхозны да авыл хуҗалыгы машиналары, техника һәм ашламалар белән дәүләт тәэмин итә. Аерма шунда ки, совхоз дәүләт милке санала һәм аңа буйсына, ә колхоздагы бөтен байлык (корылмалар, машиналар, терлек, җитештерелгән продуктлар) колхозның үзенеке. Совхоз директорын дәүләт үзе билгели. Колхоз председателе гомуми җыелышта өч ел срокка сайлана. Гомуми җыелышта колхозның эше елына ике тапкыр тикшерелә. Идарә унбер кешедән тора. Председатель һәм идарә белән беррәттән, аларның эшен тикшереп тору өчен ревизия комиссиясе дә сайлана. Председатель, идарә членнары һәм ревкомиссия теләсә кайсы вакытта күпчелекнең теләге белән яңадан сайлана алалар. «Коммунизм» колхозында идарә һәм ревизия комиссиясенең егерме биш проценты хатын-кызлардан тора, партиясезләр кырык биш процентны тәшкил итә. Председательләре коммунист, партком члены. Миңа бу турыда: «Мәҗбүри түгел, ләкин шулай булганда яхшырак», — диделәр. Партия оешмасында туксан өч кеше бар. Колхоз председателенең эше 1959 елны алты кечкенә колхозны берләштергәч башланып китә. Алты авыл бер колхоз составына керәләр. 1941 елны председатель әле унбиш яшьлек малай гына була.Ирләрнең күбесе сугышка киткәч, ул укуын бүлеп колхоз эшенә тотына. Унҗиде яшендә аны да фронтка алалар, сугышта ул яралана. Җиңүдән соң 1950 елга кадәр армиядә хезмәт итә. Кайткач, укуын дәвам итә, соңыннан үзе балалар укыта. Ләкин игенчелек, җир аны үзенә тарта — ул күрше колхозда эшли. Аннан «Коммунизм» колхозына күчә. 1974 елны председатель итеп сайлана. Аны район советына депутат итеп тә сайлыйлар. Бу гади һәм типик биография. Без председательнең ак, алсу челтәрләр белән бизәлгән пөхтә өендә сөйләшеп утырабыз. Ул миңа вакыт үтү белән саргайган бер фото суза. Анда председательнең әтисе — 1935 елда узган колхозчылар съезды делегаты төшерелгән. Фотоның нәкъ уртасында бер төркем колхозчылар белән Сталин һәм заманның җаваплы кешеләре басып тора. Хәзер авылда күп нәрсәнең үзгәргәнен сөйли председатель. Бигрәк тә 1969 елны булган колхозчылар съездыннан соң. — Колхозның яңа уставы искергән методларны күптән инде кире какты һәм колхоз тормышына күп төрле яңалыклар өстәде. Хәзер гомуми җыелыш — колхоз белән идарә итүдә иң югары орган... Башкарылган эшнең күләменә һәм сыйфатына карап колхозчылар хезмәт хакын акчалата алалар. Продуктларны үзкыйммәтенә са'тып алу мөмкинлеге тудырылган, һәрберсенең җир участогы бар. Анда җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, мал-туар асрыйлар, артык продуктларын базарга илтеп саталар. Колхозда хосусый милеккә бирелгән җирләр 200— 500 квадрат метрны тәшкил итә, шуның естенә һәр хуҗалыкта диярлек сыер, бозау, сарыклар, дуңгыз асрыйлар, кайберәүләрнең умарталары бар. Көтүләре болында йөри. Соңгы елларда Татарстан авылында тормыш шактый яхшырган, модернизация һәм специализация бик кызу темплар белән алып барыла. Биредә бәрәңге үстерү һәм сөт җитештерү бик зур урын алып тора. Монда 320 гектар җирне бәрәңге били, 3 200 баш терлекнең 1 000 башы мөгезле эре терлек. 3 500 гектардан артык җиргә бөртекле ашлык чәчелгән. Авылда тормыш көннән-көн яңара, һәр өйдә газ, электр, радио, телевизор, көнкүреш аппаратлары бар. Колхозда яшәүче 500 гаиләгә 25 автомобиль һәм 260 мотоцикл туры килә. Мәктәп тә культура сарае, аның китапханәсе һәм тамаша залы кебек үк матур. Чәчәкләр белән бизәлгән бакча сукмагы безне якты, киң коридорлы, иркен класслары булган дүрт почмаклы бинага китерә. Мәктәп сигезьеллык һәм унъеллык белем бирә. Монда җиде яшьтән унҗидегә кадәр булган кызлар һәм малайлар укый. Советлар Союзының һәр республикасында ата-аналарга милли мәктәп белән (укыту ана телендә алып барыла, ләкин кайбер предметлар рус телендә керә) русча укытыла торган мәктәпне сайлау хокукы бирелгән (соңгысында ана теле һәм әдәбият өйрәнү мәҗбүри). Бу мәктәптә болар икесе дә практикага кергән. Менә без татар теле һәм әдәбияты укытыла торган класста. Яшь кенә укытучы миңа рәсемле альбомнар күрсәтә. Рәсемнәрне •укучылар үзләре ясаган. Алар төрле әдәби вакыйгаларга, язучыларга багышланганнар. Мәсәлән, Муса Җәлил, Тукай, хәзерге заман татар әдипләре. Төп фәннәр монда татар телендә укытыла, ә укучыларга югары уку йортларына керү уңайлы булсын өчен, кайбер предметлар рус телендә керә. Бу чара татар мәктәпләрен тәмамлап югары уку йортларына имтихан тотучы яшьләрнең хәлен шактый җиңеләйтә. Киләчәктә аларга укыту рус телендә генә алып барыла торган шартларга күнегү дә җиңелрәк булачак. Русчадан СОЛТАН ШӘМСЕТДИНОВ тәря<ем»се.